Абый турында сочинение

                                     Абыем-минем горурлыгым.  

       Мин гади генә авыл баласы.Башка яшьтәшләрем кебек,туган авылым кырыендагы буада дус малайлар белән жәй көне су кереп,балык тотып,кышын чана-чаңгы шуып,балачакның мөмкин булган барлык рәхәтен татып калырга тырышучы гади бер малай.                                                

       Һәр дус малайның,сыйныфташымның әти-әнисе,якын кешеләре бар.Әти-әниле ,тигез канатлы булып үс,дип теләк телиләр бит олылар.Минем дә дөньяда иң –иң якын кешем-әнием бар.Ә әтием…ни кызганыч…миңа, әтиемне җитәкләп,балалар бакчасына,хоккей мәйданчыгына ,кинога барырга туры килмәде.Тик,беләсезме,әнә шул иң якын,иң изге кешене алмаштырырдай кешем бар бит минем.Шул турында сөйлисем килә сезгә,дусларым.Ул- минем Айрат абыем,әниемнең бертуган әнесе.Абыема да әти назын тату насыйп булмаган.Әтисез үссә дә ,ул бүгенге көндә үзе Әти,чын әти.Өстәвенә,әбиемә,әниемә,миңа ныклы терәк,тормышта таяныч.Бик әйбәт шул минем абыем.Ул үз сүзендә нык торучан,төпле киңәшләрен бирә белүче ышанычлы дустым,сердәшем.Айрат абый мәктәптә бик яхшы укыган.Алабуга шәһәрендә педагогия институтының филология факультетын тәмамлаган.Мурманск өлкәсендә,хәрби бурычын үтәп,хезмәт итеп кайткан.Бүгенге көндә ул Азнакай шәһәрендә гаиләсе белән яши,”Витязь”сак оешмасында эшли.Мактау грамоталары,рәхмәт хатлары аның намуслы хезмәткәр булуы турында сөйли.Ул хезмәт урынында  зур хөрмәткә ия,спорт эшләрен оештыруда бик актив,волейбол уеннарында даими уенчы.Сәламәт яшәү рәвеше-аның төп тормыш девизы.Һөнәре буенча укытучы ,педагог булуы аңа эшендә, хезмәттәшләре белән аралашуда  да нык ярдәм итә.Һәр кеше күңеленә ачкыч таба белә минем абыем.Мине дә бик ярата .Кирәк чакта яклый ,кирәк чакта  кырыс та була,кимчелекләрем булса,хата җибәрсәм,шунда ук төзәтә .Айрат абыем мине  күп яхшы гамәлләргә өйрәтә.Ул бик төгәл,пөхтә кеше,һәр җирдә тәртип булганны ярата.Һәр эшне башлар алдыннан ул миңа башта эш тәртибен бөртекләп,ваклап аңлата.Аның белән булганда һәр эш бик җинел,тиз башкарыла.Армыйсын да,эшлисе генә килеп тора.» Һәр эшне уз вакытында эшләргә гадәтлән,сузеңдә тора бел,иптәшләрең белән чын дус була бел,өлкәннәргә һәрвакыт ярдәмле,игътибарлы бул,энекәш,-ди ул мина.Аның белән балыкка бару,кармак салу-минем иң яраткан шөгылем.Ботен ыгы-зыгыдан качып,абыем белән пышылдашып кына сөйләшә-сойләшә балык тотуның рәхәтен белсәгез иде сез!?Айрат абый бик оста шахматчы,шашкада бик оста уйнаучы икәнен әйтми кала алмыйм. Мине дә шашка уйнау серләренә өйрәтте.Мактанып әйтүем түгел,үземнән өлкән уенчыларны да җиңгәнем бар минем.Бу бит абый дәресләре нәтиҗәсе.

        Мин гел аңа охшарга тырышам.Математика,инглиз теле фәннәрен яратам.Башка фәннәрдән дә сынатырга исәп юк.Хәрәкәттә бәрәкәт диләр бит.Мин дә авылыбыз мәдәният йортында күп еллар эшләп килүче “Наз” бию төркеменә йөрим.Безнең төркем ел саен беренчелекне алып,район данын  яклый.Анда бию миңа бик ошый.Ә иң зур хыялым,сер итеп кенә әйтәм,ул-табиб булу.Әниемне,әбиемне,һәмма кешене терелтү,дәвалау,яшәү шатлыгы,бәхет бүләк итү –минем иң олы теләгем.Тагын мин район,республика күләмендә үткәрелә торган конкурсларда,бәйгеләрдә катнашырга яратам.Рәсем ясау,сочинение язу,бию-минем хоббиларым.Кышын кар көрим,ишек алдын себерәм,җәен әбиемә бәбкә саклашам,бер дә тик тормыйм.Алда әйткәнемчә,болар барысы-абыемның мине шулай тәрбияләве,минем өчен җан атуы нәтиҗәсе.Шундый абыем була торып,сынатмаска иде исәп .

        Абыем-алтыным! Әни-назлы бер җан дисәм,ә син-тормыш терәге дим мин синең турыңда.Минем өчен һәрвакыт синең җылы кочагың,ачык йөзең,җылы сүзең,әтиләрчә кайгыртуың бар.Исән-сау,сәламәт бул,абыем,гаиләң белән  сөенеп яшә.Шундый булганың өчен чын,кешеләрчә рәхмәт сиңа,минем көчле,баһадир,акыллы,кешелекле Айрат абыем!Бик яратам сине!

         Эх,абыем,синең кебек була алсам иде!

        Фазлыев Ильнар,ТР Азнакай районы Зур Сукаеш авылы төп гомуми белем мәктәбе, 6 нчы сыйныф укучысы .

                                 Январь,2013 ел.

Минем һөнәрем – минем киләчәгем

Һәрберебез бала чактан ук булачак һөнәре турында хыяллана, тормышта үз урыны хакында уйлана. Мин үзенең профессиясенең кадерен белүче, яраткан эшенә бөтен гомерен багышлаучы кешеләргә баш иям.

Безнең мәктәптә профессияләр турында күп сөйлиләр, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар уздырыла, оешмаларга экскурсияләр үткәрелә.

Менә мин мәктәпнең Туган якны өйрәнү музеенда. Монда намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән якташлар турында сөйләүче материаллар бар. Үз вакытында сыер савучы Е. Ильина һәм бозаулар караучы Н. Романова Ленин орденына лаек булганнар. Алдынгылар арасында “Татарстанның атказанган нефтьчесе”, “Татарстанның атказанган агрономы”, “Татарстанның атказанган терлекчесе” бар. Болар барысы да авылдашларның хезмәт батырлыгы турында сөйли. Безнең авыл үзенең мич салучылар, балта осталары, тегүчеләре белән дан тоткан. Мин үземнең ерак бабайларымның алдынгы тракторчы булулары белән горурланам. 1976 нчы елда бабамның әтисе Андрей фидакарь эше өчен Хезмәт Кызыл Байрагы белән бүләкләнгән.

Һичшиксез, һөнәр сайлау күп факторларга бәйле. Шуларның берсе – кумирың булу. Минем өчен олы абыем Владислав юл күрсәтүче булып тора. Аның әлегә зур хезмәт тәҗрибәсе юк, мәктәп музее экспонатлары сөйли торган дәүләт бүләкләренә ия түгел. Ул әле ике ел элек кенә Лениногорск полтиех көллиятен тәмамлады. Абыем мәктәптә дә яхшы укыды. 9 нчы сыйныфтан соң көллиятнең “Электромеханика һәм электр җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү” бүлегенә укырга керде. Ул бирелеп укыды, анда аңа бар нәрсә дә ошый иде: төркемдәге микроклимат та, тулай торактагы шартлар да, уку бүлмәләре дә. Мин үзем дә бу уку йортында күп мәртәбәләр кунакта булдым.

Лениногорск политех көллияте – шәһәрнең иң дәрәҗәле уку йортларының берсе. Ул 1952 нче елның 2 нче октябрендә Татарстан Республикасы идарәсе “Хезмәт резервлары” әмере белән оешкан. 65 еллык юлы булган уникаль уку йортында минем абый да белем алган.

Уку дәверендә ул күп тапкырлар төрле һөнәри конкурсларда катнашты, грамоталарга, Рәхмәт хатларына лаек булды. Соңгы курста укыганда Казахстанда практика үтте. Укуын отличие белән тәмамлады. Хәзер исә үзенең белгечлеге буенча Әлмәт нефть институтында укуын дәвам итә. Абыемнан менә дигән энергетик килеп чыгасына ышанычым юк.

Абыем Владислав спорт белән даими шөгыльләнә. Кыш көне рәхәтләнеп мине хоккейда уйнау серләренә өйрәтә. Балык тоту белән мавыга, күп укый, әти – әниебезгә хуҗалыкта ярдәм итә, начар гадәтләр белән дус түгел.

Хезмәткә мәхәббәт безгә гаиләдә тәрбияләнгән. Әниебез эш сөючәнлеге белән безгә үрнәк. Әти белән хуҗалыкта эшлибез: техника ремонтлыйбыз, кышка печән әзерлибез, бакчада бәрәңге, малга чөгендер үстерәбез һ. б.

Хәзерге вакытта мин 9 нчы сыйныфта укыйм. Мине дә башкаларны кебек һөнәр сайлау борчый. Тик минем юлым инде сызылган. Бу – абыемның юлы. Мәктәптән соң укуымны политех көллиятендә дәвам итәргә хыялланам, электрик һөнәренә өйрәнәсем килә. Электрик профессиясе шактый яшь. Әлеге белгечлеккә ихтыяҗ көннән – көн арта. Аңа таләпләр дә үзгәрде. Элек примитив җайланмалар турында белем җитәрлек булса, хәзер алдынгы технологияләр тирән белем һәм техник мәгълүмат яңаруын таләп итәләр. Энергетик булу – җаваплы һәм почётлы. Кайчан алар чын батырлык күрсәтәләр. Электролинияләрдә, җитештерүдә еш кына аварияләр була. Мондый хәлләрдә энергетиклардан профессиональлек һәм кыюлык таләп ителә. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында электроэнергия сүндерсәләр, күңелсез була. Әйтерсең, тормыш тукталган. Һәм кабат яктылык! Энергетиклар, тылсымчылар кебек: җитешсезлекләрне бетерәләр, ут кабызалар, кешеләрне куандыралар. Менә ул нинди кирәкле, шәфкатьле һәм заманча һөнәр!

Егоров Вячеслав

Егоров Вячеслав

метки: Татарск, Кебек, Синий, Хатын, Булып, Лилия, Гомер, Башлан

Татарча изложение “Минем әбием|Минем эбием” (154 сүз) |

Изложение на татарском языке на тему “Минем әбием”/”Минем эбием”

Инде әбиемнең куллары каткан, бармаклары нечкәреп, сөякләнеп калган…

Ләкин әбием мине башымнан сыйпаганда, ул куллар миңа йомшак, иң җылы булып тоелалар.

Нигә докторлар тизрәк кешене яшәртә торган дару уйлап чыгармыйлар икән? Ә бит андый дару булыр. Кеше шул даруның бер генә тамчысын эчер дэ яшереп китер. Их,шул дару табылсын иде дэ,эбием безнен белен тагын озак елларгомер итсен иде (154 сyз)

*Транслит*

Минем эбием хэзер дэ бик матур эле. Тик кызларча тугел, эбилэрчэ матур ул. Анын йозе ап-ак. Бит уртасы, балаларныкы кебек, аз гына алсуланып тора. Анын шул ак йозенэ комеш кебек ак чэчлэр бик тэ, бик тэ килешэ. Ул чэчлэр гомер буе шундый ак булганнар диярсен. Башка торле чэч, хэтта чем-кара булса да, минем эбиемэ мондый матур тос бирмэс иде. Куз читлэреннэн сызылып киткэн жыерчыклары эбиемне хаман елмаеп торган шикелле ачык йозле итэлэр. Анын йозенэ карасан, кунел тынычланып кала. Эйтерсен доньяда кайгы да, сагыш та юк. Бар да тыныч, бар да житкэн кебек була.

Инде эбиемнен куллары каткан, бармаклары нечкэреп, сояклэнеп калган…

Лэкин эбием мине башымнан сыйпаганда, ул куллар мина йомшак, ин жылы булып тоелалар.

Нигэ докторлар тизрэк кешене яшэртэ торган дару уйлап чыгармыйлар икэн? Э бит андый дару булыр. Кеше шул дарунын бер генэ тамчысын эчер дэ яшереп китер. Их,шул дару табылсын иде дэ,эбием безнен белен тагын озак елларгомер итсен иде (154 сyз) Еще изложения на татарском языке со схожей к “Минем эбием ” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

tatar16.ru

Татарча сочинение “Дәү әнием|Дэу энием” |

Сочинение на татарском языке на тему “Дәү әнием”/”Дэу энием”

Минем дәү әнием бар. Аның исеме − Маһруй. Мин аны бик яратам. Аның өендә гел чисталык, пөхтәлек. Аның башында һәрвакыт ап-ак яулык. Ул шундый уңган, тәмле телле, мөлаем, ягымлы. Без килгәч, ул нинди дә булса тәмле ризык пешерә. Без дәү әнием пешергән кыстыбый һәм арыш оныннан сөт белән пешерелгән кесәлне бик яратып ашыйбыз. Кесәлне авылда бары тик ул гына пешерә белә. Ә чәй эчкәндә, дәү әни безгә үз тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйли.

9 стр., 4271 слов

Татарстан — минем республикам

… торган кояш та ул көнне яктырак, матуррак карый кебек. Бар дөнья матурлана, гүзәллеккә төренә. Бөтен … гомере белән үз гомерен чагыштыра, нәтиҗә ясый. Минем туган ягым Югары Кибәхуҗа авылы да Татарстан Республикасыны … к каным белән Ил бирдем дә Күкрәк сөтем белән Тел бирдем. Саклый алсаң — мәңгелек фатихам. Җ … уйсаң, сатсаң — күкрәк сөтем хәрам!.. С. Сөләйманова Язмамны мәрхүмә шагый

Күзләре начар күрсә дә, дәү әни безгә җылы бияләйләр, оекбашлар бәйләп тора. Безне дә бәйләргә өйрәтә.

Дәү әнием инде картаеп бара. Чал чәчләре дә көннән-көн арта кебек. Битендә җыерчыклар булса да, минем өчен ул − бик якын, кадерле һәм иң матур кеше. Минем аның яныннан бер дә китәсем килми, аннан аерылганда, елыйсым килә. Ул бит авылда берьялгызы яши, ә без − шәһәрдә. Бик чакырсак та, аның шәһәрдә яшисе килми. Әтиләремә дә үпкәләп куям: нигә калдырып киткәннәр инде аның берүзен? Мин алай эшләмәс идем. Дәү әниләр янында яшәү бик рәхәт бит. Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Дэу энием ” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

tatar16.ru

Әни – Стихи на татарском языке

Әниләргә

Ходай биргән әниләргә

Чиксез бетмәс сабырлык.

Көч тә биргән, биргән куәт

Баласын үстерерлек.

Рәхмәт әнкәй бүләк иттең

Якты дөньяның ямен.

Яшлегеңне кызганмыйча,

Бирдең син матур көнен.

Авырганда керфек какмый

Яннарымда утырдың.

Кысып җылы кочагыңа

Җил давылдан сакладың.

Куанганда, син дә әнкәй,

Бала кебек куандың.

Егылганда, елаганда,

Иркәләдең, назладың.

Бишек җырын тыңлап үстек,

Әнкәй, сиңа мең рәхмәт.

Аллам бирсен озын гомер,

Гомереңдэ бәрәкәт.

Лилия Гиматдинова

*****

Иртән уянгач йокымнан

“Әни!” — беренче сүзем.

Күзләрем күреп куана

Әнинең нурлы йөзен.

Әнием куллары тигән

Ашны ашау күңелле.

Әни кебек аңламыйдыр

Бүтән кеше күңелне.

Бәхетле булсын, балам, дип

Әни бик нык тырыша.

Үпкәләмим, кайчагында

Әз-мәз генә орышса.

Әнием, тик син булганга

Бәхетле көлүләрем.

Кояшлы якты дөньяда

Очынып йөрүләрем.

Гади дә син һәм гадел дә

Син — тормыш гүзәллеге.

Йомшак булсаң да, үзеңдә

Әтиләр түземлеге.

Иртән уянгач йокымнан

Әни !” — беренче сүзем.

Күзләрем күреп куана

Әнинең нурлы йөзен.

Люция Аблеева

*****

Әнкәй булмый үткән заманда

Күпме еллар үтте, сулар акты,

Киткәнеңә безнең арадан.

Әлегәчә сыкрый, каны тама,

Йөрәктәге тирән ярадан.

Мәгънәләрен кайбер киңәшеңнең,

Яши-яши генә аңладым.

Ник аларны үзең исән чакта,

Дога итеп үземә алмадым?

Нигә соң ул, 20-дә әйткән сүзләр,

Тик кырыкта җитә аң булып?

Ә бүген ул миңа кояш булып,

Һәркөн иртән туа таң булып.

Бу тормышта якын кешеләр бар,

Иң якыны миңа, син, әнкәм.

Колагымда әле яңгырап тора,

2 стр., 660 слов

Минем нием укытучы сочинение татарча

… әдәге уңышларыбыз, һичшиксез тагын да зуррак булыр. Мин бер гади укытучы булып Хезмәт итәм бүген тормышта. Һәр укучым язылмаган роман, Һәр … яманнан аера белергә ярдәм итеп, кешелеклелек, бер-береңә ярдәм итү кебек сыйфатларны тәрбияли. Укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтү генә җитми, ул … Бу — укучыларны рухи яктан сәламәт шәхес итеп тәрбияләү минем бер уңышым. Мин дәресләремдә укучыларымның сөйләмен лексик …

“Тәртип белән генә йөр, бәбкәм!”

“Әннә” диеп телем ачылган да,

Әнкәй, диеп яшим һаман да.

Бүген дә бит әнием минем белән,

Әнкәй булмый үткән заманда.

Фирдат Валеев

*****

Тәмле төш

Әниемне төштә күрдем,

Үләнле чәй эчерде,

Үзе пешергән икмәккә

Каймагын ягып бирде.

Гүя мин кайтканны көткән —

Коймагын да пешергән,

Самавыры чыжлап тора,

Белмим, кайчан өлгергән?!

Нинди бәхет татый алу

Сый-хөрмәтен әнинең !

Уянгач та телдә иде

Тәме хуш исле чәйнең.

Күзем йомдым күрергә дип

Дәвамын тәмле төшнең,

Йокым качты, аңлагач та

Аның мөмкин түгелен.

Нур Ахунов

*****

Әнигә хат

Әни, көтәм сине көн дә —

Зур ишектә күзләрем.

Күрмәсәләр тәрәзәгә

Менеп басам тезләнеп.

Ник әнием ташлап киттең

Мине тугач куркудан?

Нигә әнисез чыкканмын

Бала тудыру йортыннан?

Дистәләгән еллар яшим,

Мин хөкүмәт өендә.

Башкалар кебек әниле

Булыр идем бит мин дә!

Дөньялар яктырыр иде —

Нурлы йөзеңне күрсәм.

Туйдырды инде тормышта —

Зур бина, соры түшәм.

Бер тапкыр да күрмәсәм дә

Иң кадерле кешем син!

Кочагыңда үсмәсәм дә

Сагынамын, нишлим соң?

Ташлап китәсеңне белсәм —

Тумаган булыр идем.

Артык кашык нигә булдым,

Әйтче, зинһар, әнием ?

Инде күпме сүзләр яздым

Сине эзләп хатларда.

Каршыларга күп йөгердем

Апа күрсәм чатларда…

Кил әнием, ал кочаклап

Үсәсем килми ятим!..

Күздән аккан яшьләремне

Әйтче, әнием, нишләтим?

Роберт Шаймарданов

*****

Әни

Гади генә бер сүз «әни»,

Күпме аклык, сафлык анда!

«Әни» диюгә җылылык

Һәм ышаныч туа җанда.

Җылы куеныңа сыенып,

Җил-яңгырны мин белмәдем

Алтын канатлы балачак

Насыйп булсын һәркемгә дә.

Сабырлыгың, түземлегең,

Кыя-тауга тиңләшерлек

Йөрәк җылың, җан рәхәтең

Җәйге кояш көнләшерлек.

Кичер, әни , чәчләреңне

Ак карларга манган өчен,

Нурлы йөзеңә борчудан

Җыерчыклар салган өчен.

Рәхмәт, әнием, бердәнберем,

Миңа гомер биргән өчен,

Бар дөньямны мәхәббәткә,

Сөю-назга күмгән өчен.

Римма Гайнанова

*****

Әнкәй җиләк җыя

Тау битендә әнкәй җиләк җыя

Кулларында — алсу чиләге.

Чиләгендә кызыл җиләгең дә

Үзем дә бит җирнең бизәге.

Талгын җилләр үбә җиләкләрен

Яфракларын читкә этәреп.

Ачуларын әйткән төсле була

Күлмәк итәкләрен күтәреп.

Алсу чиләгең дә, җиләгең дә

Алсуланып калган йөзләрең.

Күкнең зәңгәрлеге төшкән төсле

Төсен югагалтмаган күзләрең.

Тау битеннән әнкәй җиләк җыйган,

җиләкләрдән тулган чиләге.

23 стр., 11240 слов

Инша кеше уз язмышына узе хужа – Материал : «Бәхетле булу өчен …

… әйрәмне. Әлеге көндә Фәрит берүзе дөнья көтә. Тик ялгыз түгел ул. Урамга чыкса, очраган … Мәскәүне саклаган вакытта Фәрит әле тумаган да була. Әтисе яраланып, госпитальдә дәваланганда дөньяга аваз сала ул. … нисенә күрсәтә. Алар Фәриттән бик канәгать була. Ә инде 1972 елның салкын гыйнварында Фәрит белән Разия … кергәч тә малчылыкка эшкә күчәргә кирәк була. Олы улының да укырга төшәр вакыты җитеп килә. …

Кызктырып күзне камаштыра

Чиләгендә кызыл җиләге.

Гузалия Файзуллина

Рәхмәтлемен әнигә

Әниемнең изге сүзе

Гел минем күңелемдә.

Әнием якын дустым да

Таяныч, терәгем дә.

Ул кылган изгелекләрне

Онытмам гомердә дә.

Хөрмәт йөзеннән исемен

Уярлык бит һәйкәлгә.

Лилия Сәлахетдинова

*****

Әниемнең кытыршы куллары

Башларымнан әгәр сыйпаса,

Я аркамнан ипләп кагып куйса,

Я каршымда коймак майласа…

Гүя әйлэнәм мин бер сабыйга,

Бәхет баса: зуры, олысы.

Җитмеш җиде курорт бирә алмый

Әнкәй кочагының җылысын.

Йомшак мамык шәлләр бәйләп куйган,

Күзәнәге саен — ак теләк.

Күз нурларын түккән,

салган кул җылысын.

Сагынуын тезгән, җыр көйләп.

Тик йөзендә аның бетмәс сагыш,

Адым калмый, йөри озатып.

Ерак калалардан теләсәң дә,

Еласаң да булмый гел кайтып.

Озак еллар буе әйтсәк иде,

Ач ишегең, Нәнә, без кайттык.

Мең караңгы көнне балкыта бит,

Әнкәй йөзендәге бер шатлык.

Фирдания Нугаева

*****

Кайдан башлана хатын-кыз?

Сыгылмалы билдәнме,

Ак йөз, йомшак кулларданмы,

Назлы, тәмле телдәнме?

Кайдан башлана хатын-кыз?

Гөл, чәчәк чагыннанмы,

Наз, иркәдән, мәхәббәттән,

Нурланган чагылданмы?

Кайдан башлана хатын-кыз?

Яз ачкан бөредәнме,

Чәчәкләре серкәләнеп

Җимешен күрүдәнме?

Кайдан башлана хатын-кыз?

Әнилектән башлана!

Өмет чәчә ак дөньяга,

Гөмер җебе — тантана!

Найля Аюпова

*****

Әни булу-бәхет ул

Иң зур бәхет бит ул әни булу,

Сөеп,назлап карау балаңа.

Сабыеның көләч йөзен күрү,

Иң зур шатлык бит ул анага.

Әннә,- диеп нәни кулын сузса,

Кочагыңа назлап сыенса.

Шул түгелме бәхет әни өчен,

Сабыена карап сөенсә.

Тик бәхетләр тели баласына,

Әни бит ул үзе изге җан.

Рәнҗетергә шуңа хакыбыз юк,

Әниләрне безгә һич кайчан.

Әни булу бәхетеннән ходай,

Аермасын иде беркемне.

Һәр хатын-кыз тоеп ул бәхетне,

Булсын иде һәрчак сөйкемле.

Гульфия Гизатова (Муртазина)

*****

Умач уам

Умач уам, чит уйларны

баштан куам,

Күңелемә чит уй кертмим,

Күз яшь түгеп, яшем сөртмим.

Умач уам әнкәй кебек,

Яннарымда тора кебек әнкәй көлеп,

Әнкәемнең

Йөрәгемне ала телеп.

Умач уам,аш пешерәм,

Бала чак искә төшерәм,

Әнкәйнең умач ашларын

Күңелем аша кичерәм.

Ачы катык,арыш оны

Үсәр өчен көчен биргән,

Әнкәемнең бишек җыры

Күңелемә җылы өргән.

Найля Аюпова

*****

Ана

Кырау төшкән әткәм чәчләренә…

2 стр., 601 слов

«Укытучы булу җиңелме?»

… тәрбияләүдә тирән эз калдыручы, бала күңеленә иң якын кешене — УКЫТУЧЫ дип атыйлар. Авыр юлны халкы белән бергә үткән, … хатирәләрнең үзәгендә — укытучы. Бала күңеленә укытучы ничек үтеп керә соң? Әлбәттә, укытучының бала җанлы, кешелекле, зыялы, ярдәмчел, тырыш, … күңел биреп башкарганда гына ирешеп була. Ә хәзерге заман укытучысына тормыш нинди генә таләпләр куймый? Укытучы шул сынауларны җиңәр өчен …

Көмеш кунган әнкәм толымына.

Тик күзләре якты нур чәчәләр

Сөеп баккан чакта улына.

Карашары аның шундый назлы,

Әмма сагыш-моң да бар анда.

Язмышымны юрап төн йокламый,

Әйтерсең мин сабый hаман да.

Ул үпкәндә минем маңгаемнан,

Күрше кызының тавышын ишетәм:

«Биләүдәге бала булды инде…

Мәңге төшмәс, ахры, бишектән!»

  • Күгәрченем-күршем, ил тоткасы

Булып җиргә туган балалар

Буйга җитсәләр дә … ана өчен

Барыбер сабый булып калалар.

…Юлда тоткарланып, эштән тагын

Соңга калып кайтам бүген дә.

Нарасыен көтеп торган кебек

Көтә әнкәй капка төбендә.

Җолдас Сәетназаров

Рәшит Гәрәй тәрҗемәсе

*****

Ана назы

Ана назы-иртәнге чык,

Кояш сызган якты нур,

Эчкерсез йолдыз сафлыгы,

Зурлыгы-hичшиксез зур!

Ана назы-кыр гөлләре,

Баламның елмаюы,

Изгелектә үткән көнең

Имин кояш баюы.

Ана назы-тау чишмәсе,

Могҗизалы, тылсымлы,

Көне изге, юлы изге,

Рәнҗеш алмый бер кылы.

Газиз җанда ана назын

Имгәтмичә саклармын,

Гомер басып баhа куя

Хурлатмыйча аклармын.

Найля Аюпова

*****

Әниләр

Әниләр – алар иң якын,

Иң кадерле кешеләр.

Йөзләрендә җыерчыклар,

Ул — еллар салган эзләр.

Әниләрдә генә була

Кадерле, якын күзләр.

Алар гына әйтә ала

Безне юатыр сүзләр.

Әниләрнең күңелләре

Ярсыз тирән диңгезләр.

Без бәхетле алар барга,

Рәхмәт Сезгә, Әниләр!

Лилия Сәлахетдинова

*****

Сүндермәле, әнкәй, утларыңны

Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.

Тәрәзәңдә утың балкысын.

Ераклардан тоеп яшибез без

Тәрәзәләреңнең яктысын.

Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.

Караңгылык салма күңелгә.

Синең якты тәрәзәңнән, әнкәй,

Бәхет нуры безгә сибелә.

Сүндермәле, әнкәй, утларыңны.

Тәрәзәгә казак кактырма.

Синең тәрәзәңдә ут янганда

Күңелләрдә кояш яктыра.

Физәлия Дәүләтгәрәева

*****

Әнкәемнең кәшемир яулыгын

Бик еш алып бәйлим башыма,

Әнкәй карый төсле көзгеләрдән

Күзләр ошаш, ошаш кашлар да.

Күкрәгемә кысып исен исним

Әнкәй исе килә яулыктан,

Бала холкы һаман китми, никтер,

Яшем дә бит инде таулыкта.

Килеш,килбәт, карашлар да ошаш,

Аш пешерәм әнкәй шикелле,

Әнкәй кебек кенә була алмам,

Әнкәй кебек булмам сөйкемле.

Әнкәй бөеклеген кем ала алган?

Әнкәй бөеклеге — биектә.

Ошый алмам, юк мин ошый алмам

Әнкәй киемнәрен киеп тә.

Найля Аюпова

*****

Ана булган хатын — бәхетле

Җирдә фәрештәләр була диләр.

Әйе, алар әни исемле!

5 стр., 2195 слов

Описание картины Исаака Левитана «Ненюфары» (Водяные лилии). …

… подписал «Милой и Дорогой Люлю…» opisanie-kartin.com Описание картины Исаака Левитана «Ненюфары» (Водяные лилии) 26.06.2015 Однажды летом художнику посчастливилось отдыхать в Витебской области, в … всё совсем страшно, кто хочет, может прочесть:)Юрков А.Флорентийская мозаика » Ненюфары» mysea.livejournal.com И.И. Левитан. «Ненюфары». 1890-е | izi.TRAVEL Есть художники, имена которых светят нам из …

Саклый, алар яклый балаларын,

Исемендә булса җисеме.

Хатын-кызлар булсын фәрештәләр.

Булмагызчы, аналар, күке!

Берни җитми, берни алмаштырмый

Ана булу — иң зур бәхетне!

Лилия Сәлахетдинова

*****

Бәхет ул — ана булу

Бәхетнең иң зурысы ул — Ана булу!

Шул исемгә, чын мәгънәдә, тугъры калу.

Сабыеңны биләүләргә биләп салу.

Белгән бишек җырларыңны көйләп алу.

Бәхетнең иң зурысы ул — Ана булу!

Нәниеңнең бармакларын учта тою.

Иң соң ятып, кояштан да иртә тору.

Бала исе килә торган керләр юу.

Хатын-кызның төп бурычы — Ана булу!

Лилия Сәлахетдинова

*****

Җылы мич башыннан ала әнкәй

Олтан салган киез итекне.

Үскән чакта шуннан да яхшырак

Аяк кием күргән идекме?

Кып иттереп кидерә дә куя

Ике кат оекбаш өстеннән.

Кадерләдең, әнкәй, биш балаңны,

Килә алган чаклы көчеңнән.

Әле булса аңлыйм, әнкәй, син бит

Тазалыкны безнең сакладың.

Эх, кая соң әткәй олтан салган

Киез итек кигән чакларым…

Физәлия Дәүләттгәрәева

*****

Әнкәй

Әнкәй укый догалар

Аллах сүзләре алар.

Тасбиг төймәсен тарта

Пышылдап зикер эйтэ.

Ишетелә ерактан

Сүзләр чыга йөрәктән.

Эйтерсең әнкәй ятлый

Һәр сүзен ул кабатлый.

Рәхәтлек бирә җанга

Җиңеллек бирә тәнгә

Укыган догалары

Теләгән теләкләре.

Сакласын сине АЛЛА

Диеп кабатлый ана.

Тәрәзәдә күзләре

Моңсу карый үзләре

Әнкәй баласын көтә

Кайтыр дип өмет итә

Туып ускән өенә

Әнкәсенең янына.

Әнкәй сагындым диеп

Башкаен аска иеп.

Кочып алыр әнкәсен

Иң кадерле кешесен.

Лилия Гиматдинова (Хисамова)

*****

Ана көтә баласын

Чал чәчләрен тарап, тәрәзәгә карап

Ана көтә сагынып баласын,

Уена да кереп чыкмагандыр аның

Карт көнендә ялгыз каласын.

Иңнәрендә еллар, калтырана куллар,

Күзкәйләре моңсу, сагышлы,

Өмет итә ана, кайтыр, — диеп, бала,

Санаулы шул гомер агышы.

Догаларын кыла, ак хыяллар кора-

Имин, аман булсын баласы,

Ялгыз аналарга сабырлыклар биреп,

Тазалыклар теләп каласы.

Найля Аюпова

*****

Төшләремә бүген әнкәй керде.

Күргәнем юк иде байтактан.

Өстендәге килешле күлмәге

Күзләр камашырлык, ап-актан.

Шелтәле бер караш ташлады да,

Күрешергә теләп кул сузды.

Үреләмен генә, дигән мәлдә

Борылды да, китеп юк булды…

Әнкәй, әнкәй… һәрчак шат күңелле,

Елмаюлы,йөзе балкыган…

Күңелеңнең серен аңламауда

Гаепләрем һаман бар сыман…

Мин бит үзем… үзем синең төсле-

Йөрәгемдә ялкын йөретәм.

Бары үз җаныма яшем түгеп,

Таштай бәгыремне эретәм…

5 стр., 2027 слов

Сочинение белые лилии лежат на воде 5 класс

… Когда юноши добежали к пруду, то на том месте, где минуту тому назад мелькали белые платья русалок,- поднимались из воды две белые лилии: злая никса превратила русалок в цветы. … Шрейбером в стихе («Русалково озеро»: Высоко на горе, заросшее елями, лежит красивое озеро, и на озере том плавает белая, будто снег, лилия. Однажды приходит к этому озеру пастушек …

Мөлдерәмә тулы чагы була,

Гаҗиз калган чагы күңелнең…

Синең сүзләр: ”Беркем алдында да

Ахыргача бетмә түгелеп!

Читтә генә торма,курыкмыйча

Упкыннарның йөре эчендә!

Җанга иңгән тынлыкның да бары

Бөтен сере давыл көчендә.”

Мең кат өзеп,мең кат уем ялгыйм…

Ашыгулар була… уйланмый…

Ялгышулар… тормыш үзе һаман

Сынауларын бирә аямый….

Ак күлмәктән кердең төшләремә…

Шелтәләвең,әнкәй… беләм мин…

Юатмадың… дөрес сизенәсең,-

Яшем сыкмас өчен көләм мин…

Кул сузмадың… синең холык миндә-

Бары үз көчемә таянам.

Авырлыкны җиңә алып кына

Мин бәхетнең тәмен тоялам.

Борчылма син, әни , ни кылсам да

Үз җанымнан эзлим җавабын.

Үзе теләп алган… хата кылса

Йөрәк үзе татыр газабын….

Дания Закирова

*****

Әнкәй ниләр уйлыйсың

Әнкәй ниләр уйлыйсың.

Җырлыйсың да елыйсың

Төштеме әллә искә

Әллә кердеме төшкә

Авыр сугыш еллары

Ачыгып йөрүләре

Әрнүле югалтулар

Йөрәктә калды алар.

Кеп-кечкенә кыз, узең

Ничек җиткәндер көчең

Алып кайтасың көндә

Чагырдан бәйләп көлтә.

Өшегән бәрәңгене

Табалсаң бер-икене

Йөгерәсең син өйгә

Ризык булды дип , миңа.

Була ул безгә тамак

Кырып пешерсәң коймак.

Диеп эби мич яга

Бәрәңге куя аңа.

Күгәреп калган башак

Күп халык үлгән ашап.

Олысы да кечесе

Өендәге барысы.

Йөрәктә калды яра

Ул ярага юк дава.

Тетсенә шуңа күңел.

Үтеп китсә дә гомер.

Лилия Гиматдинова (Хисамова)

*****

Сочинение

“ Минем әбием –  сугыш чоры баласы”

Автор – Ахметзянова Кадрия,

МБОУ “Татарско-Кандызская СОШ”

Руководитель – Ахметзянова Роза Гамировна

      Илләр, кешеләр язмышында мәңге онытылмаслык вакыйгалар аз түгел. Әнә шундый вакыйгаларның берсе булган Бөек Ватан сугышын, фашист илбасарларына каршы халкыбызның героик көрәшен бөтен Җир шары хәтердән мәңге җуймас. Кешелек тарихына иң күп канкойгыч сугыш булып кергән Бөек Ватан сугышында Җиңү армиябезгә, халкыбызга дан һәм шөһрәт китерә.

      Моннан 70 ел элек, халкыбызның нык ихтыяр көченә, югары әхлак сыйфатларына ия, куркусыз булуын бөтен дөньяга танытып, безнең сугышчылар Берлиндагы рейхстаг өстенә Җиңү байрагы кадый.

      Фашистик Германия,10 ел һөҗүм итешмәү турындагы пактны бозып, 1941 елның 22 июнендә илебезгә басып керә. Бөек Ватан сугышы башлана.

       Сугыш… Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул 27 миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган…

       Сугыш… Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы, Туган илгә бирелгәнлеге, чиксез мәхәббәте, төрле милләт халыкларының бердәмлеге күренде. Ил өчен авыр сынау көннәрендә халкыбыз бер йодрыкка тупланды. Фронт һәм тыл бердәм булды.

        Авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Ә тормышны алып барырга кирәк иде – игенне дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, бик күп салымнар да түләргә кирәк иде. Әмма тыл халкы сынатмады, сыгылмады.

       Бөек Ватан сугышы чоры халык өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк  русы, татары, чувашы, удмурты, һ.б. милләт кешеләре туган илен – Ватанын сакларга күтәрелде.

      1418 көн һәм төн барган бу мәхшәрдән халкыбыз җиңүче булып чыкты. Совет солдатлары үз илебезне генә түгел, бөтен Европаны фашизм коллыгыннан коткарды.

       Җиңү тылда да яулана. Сугышка киткән ир – атларның эш урынына хатын-кызлар һәм балалар баса.

        Татарстан илнең көчле тыл базасына әверелә. Казан авиация, ясалма каучук заводлары, кинопленка, тегү фабрикалары, мех комбинаты фронт өчен эшли. Мех киемнәрнең -50, киез итекләрнең 25 проценты безнең республикада җитештерелә. Җиңү көннәрен якынайтуга колхозчылар да үзләреннән зур өлеш кертә.

      Сугышның утлы мәхшәре Татар Кандызы авылы халкының җилкәсенә дә авыр хезмәт, ачы күз яшьләре булып төшә.Җиңүгә 70 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы үзен сиздерә. ”Әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар, ничә еллар буена олы юлдан күзен ала алмый газиз улын, ирен көткән аналар, сөйгән ярларын көткән кызлар…

      Авылда да кызлар, картлар, балалар колхоз эшен җигелеп тартканнар.Көне-төне эшләсәләр дә, ашарларына җитми.Икмәкне фронтка озатырга кирәк була. Җәй көннәрендә балтырган, кузгалак, ачы какы, төче какы, кычыткан, чөгендер яфрагы – барысы да ризыкка әйләнгән.Бу авыр елларда авыл язмышы ил язмышына кушылган. Ирләре, уллары, туганнары яу кырында батырлыклар күрсәткәндә тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләгәннәр. Алар арасында минем әбиемнең әнисе Мурзина Шәкирә Инсаф кызы (1911-1980) да булган.

     Шәкирә әбиемнең ире – Мурзин Салих Морзан улы (1912-1942).Ул, 1941 елда сугыш башлангач та, үзе теләп фронтка киткән.Шәкирә әби 4 бала белән ялгыз калган.Тагын олы яшьтәге биатасы һәм бианасы булган. Шулай итеп, ачлык елларда, аңа 7 җанны  ашатырга туры килгән.

     Шушы 4 бала арасында минем әбием – Шакирова Наилә Салих кызы да булган. Ул 1935 елның 10нчы июнендә туган.Әбием миңа менә нәрсәләр сөйләде: “ Әти сугышка киткәндә миңа 6 яшь булган.Әтинең йөзен дә чак-чак хәтерлим.Без ике малай, ике кыз калдык. Тагын әби белән бабай бар иде.1942 елда әтинең «үлде,күмелде” дигән язуы килде.Бик кечкенә булу сәбәпле,кайда күмелгәнен хәтерләмим.Кызганыч, “похоронка”сы сакланмаган.

      Сугыш вакытында тормыш бик авыр иде.Өйне салам ягып җылыта идек.Саламның күпме генә җылысы чыга инде, тәрәзәләр һәрчак боз белән капланган була иде.

     1943 елда авылда “борын канау чире” чыкты. Бик күп кешеләр үлде, шул исәптән минем Кәмил абый да.Бу чир кар астында кышлаган башакларны җыеп ашаганнан килеп чыккан, диделәр.

     Бераз үскәч, без Наил абый белән ,бәләкәй арба тартып , урманга утынга йөри идек.Утын дигәне дә инде сынып төшкән ботак-сатаклар була иде.Ул елларда утынга дип зур агачларны кисәргә рөхсәт юк иде.

     Безнең өстә киндер күлмәк, аякта чабата иде.Бишмәтнең дә тышы киндердән була иде.Бала-чагаларның кайберләре, өсләренә кием булмау сәбәпле, мәктәпкә укырга йөри алмыйча, мич башында җылынып утыралар иде.Мин үзем дә мәктәпкә 8 яшьтә генә бардым.Карлы су вакытында күтәртмәле чабата кия идек.Ягъни, чабата астына ике агач шакмак беркетелгән була.Ләкин барыбер, су аның эченә керә дә, чыгып та китә иде.Ничек авырмаганбыздыр, бик чыныккан балалар булганбыз инде,күрәсең.

     Киндерне дә уңган кеше генә ясый ала.Чөнки үсеп утырган киндерне өстеңә кием итеп кигәнче, 20 төрле эш башкарырга кирәк! Иң беренче, җирне көрәк белән казыйсың.Киндер орлыгын чәчеп, тырмалыйсың.Үскәч, сабагын җыясың.Аны су буена илтеп, батырып куясың.Кире алган вакытта инде бик салкын була иде, өши-туңа аны судан чыгарасың.Шуннан аны киптерәсең, талкыйсың, сүс килеп чыга.Аны килегә салып, килсап белән төясең (киле тәпән кебек,ләкин сай була; килсап төйгеч була).Шуннан соң, сүс йомшый.Аны тәрәш тарак белән тарыйсың, тәрәшле барлыкка килә.Аннары шуны эрлисең.Эрләгәннән соң,чүбеге кала, аннан палас ясыйлар иде. Эрләгән җепне киләпкә саласың.Шуны көлгә су салып, агартырга куясың (озак тотарга ярамый).Аннан алгач, елгага илтеп,бәләкләп чайкыйсың.Җепне киптереп, сүтәсең.Шуны сәке буена күшәгә саласың.Шүре ясыйсың.Туку станогына җепләрне тезәсең, тукыйсың.Ак киндер кирәк булса, шул килеш кала.Төсле тукыма кирәк булса, буяу белән манасың.Кайчак җеп килеш үк мана идек.Шуннан соң инде әзер тукыманы кисеп, күлмәк, ыштан, башка киемнәр тегәсең.Менә шуның кадәр эшне башкарып чыга алсаң, киемең була.Ул вакытта бит әле гаиләләрдә 7-8әр кеше иде, кайчагында күбрәк тә.Инәй шушы эшләрнең барысын да эшли иде, ә без аңа булыша идек.

    Киндернең орлыгыннан май чыгаралар иде.Бодай оны булмагач,алабутадан ипи пешерәләр иде.Я булмаса, бәрәңге кабыгын киптереп, он тарталар иде.

    Яз көне кәлҗемә ашый идек.Аның өчен кырдан барып былтыр калган бәрәңгеләрне җыеп кайта идек.Ул яртылаш черегән, яртылаш кипкән була.Кайчак хәтта кортлаган да була. Шуны чистартып, коймак кебек ясыйсың да, мичтә пешереп аласың.Ач булгач, шуннан да тәмле нәрсә булмый иде,”- дип сөйли әбием.

    7 еллык мәктәпне тәмамлагач,әбием, 1 сезон, әтисенең  бертуган энесе тракторчы Мурзин Гарифулла абый янында, плугар (сабанчы) булып эшли.Шуннан соң үзе дә тракторчыга укырга карар итә. Әбием 1953-1954нче елларда Бөгелмә шәһәрендә тракторчыга укый.1954нче елның 12 апрелендә аттестат ала (аттестаты әле дә сакланган ).Ул имтиханнарын “5ле”гә биргән.Аннан соң 3 ел “ДТ-54” тракторында эшләгән. Сәлимә апа белән сменалап хезмәт иткәннәр.Ул хәзер Поповка авылында яши.

     Талипов Нурислам абый бригадирлары булган.Ул Бөек Ватан сугышы ветераны иде, 2013нче елда вафат булды. Вагизов Шәдит абый әбиемдә сабанчы (плугар) булып эшләгән.Ул әле дә исән, 84 яшьтә.

      Кырга ягулыкны, суны ат ташыган. Әбиемнәр яз көне җир сөргәннәр, уңыш җыю вакытында комбайннар тартып йөргәннәр.Чөнки ул вакытта комбайннар хәзерге кебек үзйөрешле булмаган. Халтобина фамилияле хатын-кыз комбайнер булган.

      Ындыр табагында ашлык суга торган машина – молотилка эшләгән.

      3 ел тракторчы булып эшләгәннән соң, 1957нче елда әбием Шакиров Гамир бабама кияүгә чыккан. ”Тормышка чыккач, бабаң бүтән тракторда эшләтмәде, хатын-кыз өчен авыр эш ул, дип әйтте.

     Мин, мәктәпне бетергәч, шәфкать туташына укырга барырга теләгән идем.Көчкә генә паспортлар алуга ирештек, ул елларда бөтен кешегә дә паспорт бирмиләр иде.Ләкин, сугыштан соңгы ачлык еллар булу сәбәпле, мин Бөгелмә шәһәренә тракторчыга укырга киттем.Ни өчен дисәң, ул елларда тракторда эшләүчеләргә күп итеп икмәк бирәләр иде.Әтием сугышта үлеп калды, гаиләбез ишле иде.Тамагыбыз икмәккә туйсын дип, ир-ат һөнәрен сайларга мәҗбүр булдым.Менә шундый авыр, ач еллар иде, кызым.Бүгенге рәхәт тормышның кадерен белегез, сезнең тамагыгыз тук, өстегез бөтен, аллага шөкер.

       Шулай да, механизаторга укыганыма һич тә үкенмим, гомер буе техниканы белеп яшәдем мин.Абыйларың мотоцикл төзәткәндә, аларга да киңәшләр бирә идем әле,”- дип көлә әбием.Чөнки аның аттестатында : “тракторчы, 4нче разрядлы слесарь” дип язылган.

      Минем әбием кебек бик күп балалар шушы сугыш аркасында ятим калганнар.”Әти” дигән изге сүзне әйтергә тилмереп, үлән белән кәлҗемә ашап үскәннәр алар.

       Күп сугышчылар өчен кайту турындагы уйлар хыялда гына кала.Кызганыч, алар ят җирләрдә, безнең бәхетле тормышыбыз өчен ятып кала. Аналарның йөрәгенә тирән, мәңгелек хәсрәт ясап, авылга шомлы хатлар гына килә.

“Үлде” диләр, юк, ышанмый

                                                Бу хәбәргә һич күңел,

                                                Ул – үлемне җиңә торган!

                                                Ул – үлә торган түгел!!!

                                                Ут кебек үткен күзләре

                                                Юк, сүнмәгәндер алар,

                                                Һәрвакыт күргән шикелле

                                                Нык күрәләрдер алар…

     Шулай аналарның күңелләре якыннарының үлгәненә ышанасы килми…Татар Кандызы авылыннан 535 кеше Туган илне сакларга киткән булса, 206сы гына туган нигезенә әйләнеп кайткан. Ә 329ы киләчәк буыннар бәхете өчен яу кырында ятып калган.

     Әйе, бу сугыш илебезгә күпме кайгы-хәсрәт, күпме күз яше китереп, күпме сабыйларны ятим калдырды. Шулай булуга да карамастан, Ватанга булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан да көчле булып, Бөек Җиңүгә китерде.

      Сугыш тавышлары күптән тынды,

      Төзәлделәр җирнең яралары.

      Әтиләрнең окопларын сөреп,

      Иген чәчә хәзер балалары.

      Сугыш тавышлары тынды, ләкин

      Күңелдәге шомы яши һаман.

      Сугыш агачларын аударсак та.

      Кайлардадыр әле тамыры калган…

     2014-2015нче елларда Украина җирендә тагын күпме кеше үлде, тагын күпме бала ятим яки гарип калды…Безнең бабаларыбыз җиңгән, оясын туздырган фашизм яңадан баш калкытырга азаплана…

     Шөкер, илебезнең күге аяз.Сугыш турындагы кинофильмнарны караганда йөрәк сыкрый, күңел елый.Данлы еллар ерагайган саен, үткәннәрне онытмасак иде. Үткәннәрдән башка киләчәк юк. Әйдәгез, үзебезнең данлы үткәнебез белән горурланудан туктамыйк, ул чорның данлы улларына һәм кызларына ихтирамыбызны киметмик.

     200дән артык Советлар Союзы Герое, Дан орденының 60 тулы кавалеры, эре хәрби берләшмәләр белән командалык иткән адмирал һәм генераллар безнең горурлыгыбыз түгелмени? Ниһаять, Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән тыл каһарманнары алдында ничек баш имисең?! Алар олы ихтирамга, игътибарга лаек!

     Гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп, Фәнис Яруллин әйткәнчә, “Чигенми яшисе бар, ялгышмый яшисе бар!”

      Киләчәктә сугышларны булдырмаска иде. Моның өчен сабырлык, дуслык, бердәмлек кирәк.Күркәм холыклы кешеләр кирәк. Андый холыклы кешеләр бар.Алар безнең күңелләргә мәрхәмәт, шәфкать, сабырлык орлыклары чәчәләр.

      Без – балалар, киләчәкне төзүчеләр.Киләчәк безнең кулда.Ә киләчәк бүгеннән башлана.Сугышлар китереп чыгармабыз, барлык бәхәсләрне тыныч юл белән чишәрбез.Дөньядагы илләр арасында дуслык урнаштырырбыз.

          “Дуслык булса, яшәр гомергә

          Бөтен җир шарында тынычлык…”

      Әмма шуңа җан әрни – сугышсыз да ятимнәр күбәя. Балаларга ана назы, ана тәрбиясе кирәк. Шөкер, республикабызда моны аңлаучылар бар. Балаларны гаиләләргә бирү сәясәте бара.Ятим балаларга һәм балалар йортларына ярдәм итүчеләр күбәя.Күренекле җырчы Салават Фәтхетдиновны гына алыйк.Күпме балаларга ярдәм итә ул! Үзләре турында шундый ярату һәм тәрбия күргән балалар мәрхәмәтле, шәфкатьле, тыныч булып үсәрләр. Аларга ходай сабырлык бирер. Бәхәсләрне түгәрәк өстәл артында чишәрләр, сугышлар булмас.

     Яшәсен тынычлык!!!

Последнее обновление: 6 мая 2015 г., 22:10

Җәмгыять

Әбием – иң якын кешем!

Әби безнең өчен икенче әниебез, чөнки әби безгә үзенең җылысын, назын бирә. Күз алдыгызга китерегез әле: әгәр бу дөньяда әбиләребез булмаса, шундый җылы хатирәләр каян алыр идек?

Әбием – иң якын кешем!

Әниемнең әнисе
Әбием була минем.
Әби генә түгел әле,
Ул минем дәү әнием!

Мин сезгә үземнең сөйкемле һәм яраткан әбием Гөлия турында сөйлисем килә.

Минем әбием Көшкәтбаш авылында яши. Аннан читтә торсак та, мин әбиемне онытмыйм, аңа еш шалтыратып, хәлләрен белешеп торам. Без һәр ял әбигә кунакка кайтырга тырышабыз. Күчтәнәчләр тотып кайтып кергәч, бик сөенә. Әле алай гына түгел, ул да безгә сюрпризлар әзерләп куя. Шулай ук ул безгә тәмле ризыклар пешереп ашата. Минем әбинең куллары алтын. Ул төрле кул эшләре дә ясый. Бу үзенчәлекле һөнәренең серләрен абыем белән миңа да өйрәтә.

Әбигә кайткач, мин аңа булышам. Тавык-чебешләрне карашам, печән җыешам, чүп уташам.

Илфат һәм Гөлия Шәйхетдиновлар

Җәй көне әби безне, абый белән мине, походка алып чыга.  Безгә йомырка пешереп, тәмле үлән чәе ала. Аргач, болында шул ризыкларны утырып ашыйбыз. Шул хәтле тәмле була инде, әйтеп бетергесез!

Хашим һәм Рауза Төхфатуллиннар

Әби безнең өчен икенче әниебез, чөнки әби безгә үзенең җылысын, назын бирә. Күз алдыгызга китерегез әле: әгәр бу дөньяда әбиләребез булмаса, шундый җылы хатирәләр каян алыр идек? Әбигә күп кирәкми, аңа бары тик берничә җылы сүз җитә: “Әбием, матурым, мин сине бик нык яратам!”.

Төхфәтуллин Инсаф,

Балтач гимназиясенең

2А сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги:

Әби-бабайем турында

Минем гаилэм!

Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгырткан кешеләр яши. Гаилэдэ син узенне иркен, рэхэт, ышанычлы итеп тоясын. Эти эниен сине ярата, жылылык белэн караса шуннан да зур бэхет бармы сон ул! 

Минем гаилэм 5 кешедэн тора: этием, энием, абыем, апам hэм мин! Безнен гаилэ бик дус-тату! Без бер -беребез очен улеп торабыз, яратабыз,hормэт итэбез! Авыр чакта бер кайчан да булышыйча калмыйбыз!!! 

 Без гел очэу, безгэ рэхэт, бер беребезгэ терэк!

Абый белэн апа хэзер узлэре тормышлы, шунын очен гел курешеп булмый. Шуна да карамастан, мин аларны сагынып котеп алам! Алар кайткач без hэрвакыттагыча фотога тошэбез!!!

Гаилэ тулы булганда гына, тынычлык та була! Эти энигэ зур рэхмэт безне тэртипле, ярдэмчел булып яшэргэ ойрэткэннэре очен! Без очэу-бер беребезгэ нык ошаганнар!!!

Зэнгэр кузлелэр булып, без энигэ ошаган! анын да кузлэре кук йозе кебек зэп-зэнгэр!!

Бу фото — апамнын никахында.

Э менэ бу фото — абыемнын никахында.

 

Мин гаилэмне бик нык яратам!!!!

Рейтинг: +21

13802 просмотра

Комментарии ()

#
11 ноября 2015 в 12:12

0

У тебя дружная, красивая семья)

Далия Ловцова
#
11 ноября 2015 в 12:23

0

Очень все красивые.
Нас тоже пятеро в семье, только из детей я самая старшая.

Арслан Хасанов
#
13 ноября 2015 в 10:39

0

И мне понравилась и статья и семья smile

Dina Zainullina
#
20 января 2016 в 13:35

0

ОСОБЕННО КРАСИВО УЛЫБКА НА ВАШИХ ЛИЦАХ БУДЬТЕ СЧАСТЛИВЫ И ДРУЖНЫ МОЛОДЦЫ ВСЕ У ВАС ХОРОШО.

Мин өйдә генә, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнәм, иремнең дә эшендә бар да яхшы. Безгә күршеләребез дә гел көнләшеп, кызыгып карый — әти-әниләр белән дә искиткеч яхшы мөнәсәбәтләрдә, иремнең абыйсы Илсурның гаиләсе белән дә без күршеләр генә, бик дус-тату яшибез. Ә ничек дус булмаска соң? Илсур иремнән 2 яшькә олырак, ул кечкенә вакытында ук энесен гел караган. Ул вакытта әти белән әни күп эшләгән, ә Илсур Фәритне бакчага да, мәктәпкә дә йөрткән, укырга, дәресләрен әзерләргә булышкан. Бер сүз белән генә әйткәндә, Фәрит өчен абыйсы Илсур — чын авторитет. Ә мин нишләп бертуган абый-эненең арасына керергә, аларны ачуланыштырырга тиеш әле. Туганнар арасын бозарга сәбәп тә, моңа хакым да юк.

Илсурның хатыны Сәрия дә бик мөлаем, ягымлы, ачык йөзле, уңган хатын-кыз. Аның белән уртак телне тиз таптык. Төрле хатын-кыз кызыксынулары турында да сөйләшергә яратабыз. Тагын бер яраткан шөгылебез бар — чәчәкләр үстерергә яратабыз. Авыл җирендә бөтен кешенең дә чәчәккә исе китми бит, аңа ашый торган әйбер булсын. Ә без Сәрия белән чәчәк орлыкларын, үсентеләрен интернеттан да кайтартабыз, шәһәргә дә барып алабыз. Шуңа күрә аның да, минем дә ишегалды — чын гөлбакча.

Сәрия бик яхшы хатын-кыз, ләкин бер проблемасы бар — бала таба алмый. Ниндидер хатын-кыз авыруы бар анда, мин аны ничек булдыра алам, шулай тынычландырырга тырышам.

«Ул кадәр кайгырма инде. Хәзер нәрсә генә эшләмиләр бит. Хатыны булмаган ир-атлар да бала алып кайта. Онык үстерер яшькә җиткән җырчылар, артистлар үзләре бала табып ята. Әле син яшь, көчле, ниндидер юк-бар авыру өчен борчылма. Хәзер медицина көчле бит, бер ел да узмас, дәваларлар. Яки операция ясарлар, яки башка берәр нәрсә уйлап табарлар», — дип юата идем.

Сәриянең моңа бик ышанасы килә иде, хәтта күзләрендә очкыннар кабынды. Әмма вакыт уза, бернинди медицина да аларга ярдәм итә алмады.

Илсур да балаларны бик ярата иде. Безгә килгәч тә башта бөтен бала-чага белән күрешеп, алар белән шаярышып алмыйча, безнең янга да килми иде. Балалар янына күчтәнәчсез, бүләксез бер тапкыр да килгәне булмады. Безнең балалар да аны бик ярата инде.

Ул көнне без улыбыз Рөстәмнең 3 яшьлек туган көнен уздырган идек. Гадәттәгечә, табын түрендә — Илсур белән Сәрия. Күңелле итеп, җырлап-биеп бәйрәм иттек.

Кунаклар таралышкач, мин балаларны йоклатырга бүлмәләренә алып кереп киттем, ә Сәрия табынны җыештырып калды. Балаларны яткырырмын да, Илсур, Сәрия белән сөйләшеп утырырбыз дип уйладым.

Улымны йоклатканда бүлмәгә Илсур белән Фәрит килеп керде.

Ирем: «Әйдә, улымны йоклатам, монда сиңа Илсурның әйтәсе сүзе бар әле», — ди.

«Ииий, беләм инде мин аның нәрсә әйтәсен. Тагын сине балыкка җибәрүемне сорыйдыр. Юк, җибәрмим!» — дип көлеп куйдым.

«Юк, мин ул хакта түгел. Миңа бала табып бир әле, Гөлнәзирә?» — диде Илсур.

Мин аптыраудан агарынып каттым. Сүз дә әйтә алмадым. Әле бит бу сүзләрне ирем дә ишетеп тора, әмма кылы да селкенми. Ә Илсур сүз дә әйтергә ирек бирмичә сөйли башлады:

«Гөлнәзирә, күреп торасың бит инде, безнең Сәрия белән берни дә барып чыкмый. Сезгә килеп балаларыгызны күргән саен, йөрәгем кысылып куя. Сәрияне ташлый да алмыйм, ә ул бала таба алмый. Менә сездә утырам, сездә күңелле, өегездә бала-чага тавышы яңгырап тора, чыр-чу. Ә бездә кабер тынлыгы…»

«Илсур, бәлки балалар йортыннан бала алырсыз», — дидем, нәрсә әйтергә белмәгәннән.

«Була да соң. Безнең эштәге бер ир алды уллыкка бала — хәзер хастаханәдә кайтып керә алмыйлар. Юкса, башта сау-сәламәт бала иде, соңыннан бер чир артыннан икенчесе китте. Мин сабыемның авыртудан интеккәнен, ә үземнең аңа берничек тә ярдәм итә алмавымны күз алдыма китерәм… Ә сезнең балалар сау-сәламәт. Мин дә сәламәт. Ул балага бездә яхшы булачак», — диде.

«Илсур, син үз акылыңдамы соң? Мин 9 ай йөрәк астымда йөрткән нарасыемны, песи баласы биргән кебек сезгә бүләк итәргә тиеш буламмы? Суррогат әни тап, мондый эшләр хәзер җиңел эшләнә», — дидем ачуым чыгып.

«Син беләсеңме аларның күпме акча сораганын? Бер миллион белән генә дә котылып булмый! Ә монда… Син бала табуга без башка җиргә күченеп китәчәкбез. Әтинең мирасыннан да баш тартырмын, барысы да Фәриткә калсын», — диде Илсур.

Чыктым да Сәрия янына атылып кердем.

«Ишеттеңме безнең ирләр нәрсә уйлап чыгарган? Бөтенләй акылдан чашканнар ахры!» — дидем.

«Нишләп чашсыннар… Башкача мөмкин түгел, ахры. Бала булмаса, ташлаячак ул мине. Ә монда, син бала тапсаң да, Илсур сиңа кирәкми бит, ә башка хатын-кыз булса… Олыгайган көнемдә бер ялгызым калачакмын. Мондый гарип-гораба кемгә кирәк булсын», — диде Сәрия авыр сулап.

Бу хакта озак бәхәсләштек инде. Ирем дә һәрвакыт абыйсы яклы, хәтта шушы очракта да. Ә менә мин үземә урын таба алмый бәргәләнәм. Хәзер барысы да миннән тора, җавап бирергә кирәк. Ә мин һич кенә дә очына чыга алмыйм, нишләргә?

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Абсентеизм план егэ
  • Абсентеизм определение обществознание егэ
  • Абрикосовый правление диалогический бархатистый жестикуляция блистательный выращенный коснуться егэ
  • Абрикосовое повидло егэ
  • Абрамцевский колледж вступительные экзамены

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии