Алмачуар галимжан ибрагимов сочинение

Ул − кичерешләргә бай малай. Әти-әнисенең төпчек малае. Шуңа күрә ул бераз иркәрәк. Әти-әнисе аның һәр теләген үтәргә әзер булып торалар. Малай да аларны ярата.
Закир тормышында зур вакыйга була. Башкорт Әлемгол бүләк иткән бурлы бия колынлый. Малай аңа Алмачуар дип исем куша. Алмачуар малайның бөтен тормышын биләп ала. Закир аның яныннан китми. Очып кына йөри. Шатлыгы эченә сыймый. Закир, яңа туган колынны күргәч, аның сылулыгына исе китеп, озак кына һушына килә алмый тора.
Колын төсе белән дә хәйран калдыра − күгелҗем ак чәчәк төсе кебегрәк ялтырап тора.
Күз тимәсен өчен дога укып, кызыл тасмалы кыңгырауны колынның муенына тагып куйгач, Сафа бабай колынның асыл сөякле агаларына охшавын, төсе алмачуарга әйләнеп, чабышкы булачагын әйтә. Авыл халкы да колынга битараф түгел, аның һәр көн, һәр сәгать тулышып, «сылу, асыл сөяк» булып үсүенә куана, Закирның яшьтәшләре аңа кызыгып карый.
Тормышта шатлык-куанычлар белән янәшә күңелсезлекләр дә йөри шул: матураеп килә торган колынны бүреләр яралый. Закир бик нык кайгыра, ашау-эчүдән кала. Бәхеткә, Алмачуарның ярасы тирән булмый, атна дигәндә аякка баса.
Алмачуар икенче яшь китә − «кырыкмыш» була. Закир тайны матурлый. Атның маңгай чәчен күзенә төшмәслек итеп кенә кистерә, ялга ике яклап чуклар, тасмалар тага. Койрыгын да матур гына итеп түгәрәкләтә. Ул «рус боярларының матур кызларына» охшап кала. «Алмачуар исә кунакка барырга ясанган бояр егете кебек чибәр булды»,− ди ул. Атны ничек бизәү үрнәген ул башка малайларга да күрсәтә.
Кирәк чакта Закир үз сүзен дә әйтә белә. Әтиләренә ул Алмачуарны сабанга җиктерми. Бу очракта күз яшен дә кызганмый.
Закирның колынны әнә шулай яратып, сөеп, тырышып тәрбияләве бушка китми: асыл, сылу сөяк Алмачуарның даны тирә-якка тарала.Сабан туенда Алмачуар беренче килә. Ләкин җиңүче дип башканы билгелиләр. Закир моңа бик хурлана. Старостаның битенә камчы белән суга һәм китеп бара. Бу − Алмачуарның беренче һәм соңгы чабышы була, ул үлә. Шушы вакыйга Закирга бик авыр тәэсир итә. Атның үлемендә малай үзен дә гаепли. «Шуннан соң дөньяда һичбер малга, һичбер әйбергә күңелем дә, күзем дә төшмәде: һичбер нәрсәне сөя алмадым»-ди.
Минемчә, Закир барыннан да  күбрәк үзен ярата. Искә төшерик, узышканда ул атын җан көченә кыйный. Аңа ат кызганыч түгел, ничек кенә булса да беренче урынны алырга кирәк.Үлеп яраткан атны шулай кыйнамыйлар.Чабыштан кайтып кызган атны туктатырга ярамый, йөртергә кирәк.Закирның кайгысы ул чакны атында булмый. Ул үзенә беренче урын яулап йөри. Ипләп кенә хәл итәсе эшне зурга җибәрә. Үзен тыеп тора алмый, олы кешегә камчы белән суга.
Ә бит ул атына карата зур гаделсезлек эшли. Аты, беренче булып килер өчен, көчен дә, үзен дә кызганмый. Хуҗасын шулай теләгенә ирештерә. Закир исә, шуңа җавап итеп, атын йөртми, харап итә.
Бу гаделсезлеге өчен Закир җәза да ала-дөньяны ярату хасиятен югалта. Ә дөньядан ямь таба алмау – кеше хәсрәтенең иң зурысы.

Автор:Шайхутдинова Гузель Дамировна, ученица 6 класса МБОУ «Шубанская ООШ», Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район
Руководитель: Учитель татарского языка и литературы Салахутдинов Инсаф Исрафилович

Башкортстан Республикасы Стәрлетамак шәһәре шәһәр округының

«2нче гимназия»муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесы

Эзләнү-тикшеренү эше

«Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясендә

тәрбия-әхлак мәсьәләләре»

Галиев Айнур Айдар улы

7 нче сыйныф укучысы

Җитәкче

Хисмәтуллина Рәүзилә Рәвис кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Стәрлетамак 2012

Эчтәлек

I.Кереш өлеш.………………………………………………………………………………………….3

II. Төп өлеш. «Алмачуар» әсәрендә әхлак-тәрбия мәсьәләләре »

II.1. Гомумкешелек кыйммәтләре………………………………………………………4

II.2.Табигать – тәрбия факторы………………………………………………………….5

II.3. Гаделлек – намус көзгесе……………………………………………………………..6

III. Йомгаклау. Тәрбия – дәүләт күләмендә хәл ителергә тиешле мәсьәлә……………………………………………………………………………………………………..7

Кулланылган әдәбият исемлеге………………………………………………………………8

I. Кереш

Һәркемгә мәгълүм булганча, бүгенге көндә җәмгыятьтә әхлаксызлык күренешләре белән еш очрашабыз. Әледән әле: “Заманалар чуалды, замана белән бергә кешеләрнең рухлары да ярлыланды, әхлак түбән төште”, — дигән фикерләрне ишетергә туры килә. Җәмгыятьтәге әхлаксызлык аеруча яшь буынга тискәре йогынты ясый.

Тормышыбызда мәрхәмәтлелек, гаделлек, шәфкатьлелек, игелек  дигән төшенчәләргә караганда тискәре сыйфатлар өстенлек ала бара. “Кая барабыз без? Киләчәк кем кулына калыр? Уйланыйк әле, кешеләр!” – дип кычкырасым килә минем. Ни өчен бүгенге көндә тәрбия мәсьәләсе шулай түбән тәгәри? Элек ничек булган? Тәрбия өлкәсендә кешелек кайчан, нинди ялгышлар җибәргән?

Үземне борчыган шушы сораулар эзләнү-тикшеренү эше өчен «Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре» дигән тема сайлауга этәргеч бирде.

Эзләнү – тикшеренү эшенең максаты:

1.Җәмгыятьтәге, аеруча яшьләр арасындагы әхлаксызлык күренешләренең сәбәпләрен ачыклау һәм бу проблеманы хәл итү юлларын эзләү.

2. Галимҗан Ибраһимовның « Алмачуар »  повестын укып өйрәнү, шушы әсәргә нигезләнеп, эзләнү эшенең темасын ачу.

Әби-бабаларыбыз җәмгыятьтәге әхлаксызлык күренешләренең сәбәпләрен нидә күрә икән? Шушы сорау белән өлкән буын кешеләренә мөрәҗәгать иттем.

Хәмзина Нәзифә әби (80 яшь): «Тәртипсезлекләрнең сәбәбен тормышның һәр яктан җитеш булуында күрәм. Безнең буын авыр физик хезмәт башкарып, яшәде. Тәртипсезләнеп йөрергә бер буш вакыт та калмый иде».

Ишморатова Нәзирә әби (78 яшь): «30-40 нчы елларда планлы рәвештә динне юк итәргә тырыштылар: мәчет манараларын кистеләр, муллалар, аларның нәсел-нәсәбе һәрьяктан кыерсытылды, дини йолаларны тыйдылар. Тәрбия өлкәсенә бу бик зур зыян китерде».

Әбдрәхимова Фәнирә апа (64 яшь): «Яшьләрне телевизор бик нык боза. Элек хәзерге кебек рекламалар, әхлаксыз тапшырулар юк иде».

Мәксүтова Кәүсәрия әби (78 яшь): «Элек балалар бакчалары булмады. Безнең балалар да өйдә әби-бабай тәрбиясендә үсте. Әлбәттә, дин тоткан, Алла хакын хаклаган өлкән буын яшьләрне дә үзләре кебек үк әдәпле итеп тәрбияләде».

Әйе, әби – бабаларыбыз сүзенә колак салырлык. Мин алар фикере белән тулысынча килешәм. Тормышлары ярлы, авыр булса да, рухи яктан бай булган безнең әби – бабаларыбыз. Балаларын да халык педагогикасы нигезендә әдәпле, инсафлы, шәфкатьле, хезмәт сөючән итеп тәрбияләгәннәр.

II. « Алмачуар » хикәясендә тәрбия — әхлак мәсьәләләре»

Сокландыргыч әсәрләр була: син аларны кулыңа алып, беренче юлларына күз төшерү белән үк  үзеңне тоя алмыйча укырга керешәсең, тирә-юньдәге бөтен шау-шуны, кешеләрнең дөнья мәшәкатьләре белән кайнашып йөрүләрен, ыгы-зыгыларын – барысын онытасын. Синең өчен хәзер бу сәгатьләрдә  бер генә нәрсә бар: ул да булса – кулындагы китап битләреннән синең күңелеңә, йөрәгенә агып керә торган, моңарчы сиңа билгеле булмаган дөнья, яңа образлар, аларның көрәшләре, шатлыклары, кайгылары ….

Татар әдәби дөньясына Галимҗан Ибраһимов хикәя жанры белән 1907 нче елда килеп керә. Аның “Алмачуар” хикәясе 1922 нче елда язылган. Әсәр кеше һәм табигать гармониясе турында. Хикәянең төп герое – Закир. Ул авылда яши, кечкенәдән табигать белән аралашып, эшләп үсә. Закир – саф күңелле, романтик рухлы. Ул үзенең туган җирен, туган авылын ярата, анда үскән һәр нәрсәгә игътибарлы. Әсәрдә ат образына зур урын бирелгән. Билгеле булганча, авыл кешесенең тормышында ат бик зур роль уйнаган. Закирларның да атлары бар. Менә бер елны аларның бияләре колынлый. Колын ак таплы, күк төстә була. Закир аңа Алмачуар исеме бирә. Колын төз гәүдәле, озын аяклы ат булып үсә. Ул Закирның тормышында зур урын ала башлый. Малай колынны карый, ашата, өйрәтә. Бервакыт бүреләр атның колынын ашыйлар, Алмачуарны да яралыйлар. Закир бик борчыла, елый. Бәхеткә, Алмачуар терелә. Закир әтисенә Алмачуарны эшләтергә рөхсәт бирми. Ул аны Сабантуйга, ат чабышына әзерли, җиңәргә тели. Менә Сабан туе да җитә. Авыл атлары арасында Алмачуар кебекләр юк. Ләкин бу Сабантуйга Башкортстаннан бик данлыклы чабышкы ат килә. Ул Алмачуарның төп көндәше була. Шуңа карамастан Алмачуар беренче килә. Закир бик шатлана. Ләкин бу шатлык озакка бармый. Ярыштан соң Алмачуар йөри алмый башлый, ашамый, эчми һәм бер атнадан үлә. Закир өчен бу хәл фаҗига була, ул хәтта елый да алмый. Алмачуар Закирның йөрәгендә, күңелендә мәңгелек яра булып кала. Төп геройның хисләре, кичерешләре тирән психологизм белән язылган. Хикәя пейзаж картиналарына бик бай. Әсәрдә авыл халкының тормышы, татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре бик оста сурәтләнгән.

II.1. Гомумкешелек кыйммәтләре

Хикәянең исеме астына автор: «Бер мәхәббәтнең тарихы»  дип куя. Сюжет та әлеге мәхәббәт тарихына, төп герой Закирның колынга булган мөнәсәбәте, хыялларына бәйле рәвештә, әсәр дәвамында үстерелә. Геройның кичерешләре, борчу һәм эчке тартылышлары ышандыра. Туган авылы табигатен, колынын һәм кешеләрне чын күңелдән ярату хисе дә сокландыргыч итеп сурәтләнгән. Алмачуарга мәхәббәт хисе белән яшәгән Закирның рухи халәте тәэсирле итеп күрсәтелә. Нинди генә үкенечле мәхәббәт булса да, ул инде Закирның йөрәген урап алган,аның изге хисләрен уяткан. Авыр тетрәнү кичерсә дә, Закир тормышның башка сынауларын,мөгаен,сабыррак кабул итер һәм җиңелү газабыннан соң чыныгу сыйфатларын арттырыр. Бу һәркем өчен мотлак мәсьәлә.

II.2. Табигать- тәрбия факторы

Табигать — халык тәрбиясенең күпкырлы һәм универсаль факторы. Г. Ибраһимов әсәрләрендә дә, тәрбия факторы буларак, табигатьнең педагогик мөмкинлекләре, аның холык – фигыль, әдәп-әхлак формалашуга тәэсире калку итеп күрсәтелгән.

    Авыл халкы хайваннарга, кошларга карата  да гаять игътибарлы. Алмачуарны бүреләр зыянлаганда, бар авыл халкы дәррәү күтәрелеп хайваннарны коткарырга җыела.

Ат – татар халкының изге хайваннарыннан берсе. Борынгы заманнарда ук көнкүреш яшәешне атсыз күз алдына китерегә дә мөмкин түгел. Кырда, өйдә, төрле күңел ачу бәйрәмнәрендә дә ат мөһим рольне уйнаган. Хәтта татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй да ат чабышларыннан башланып киткән,һәм бу традиция әлеге көнгәчә дәвам итә.

Ат – бәхет китерүче хайван буларак билгеле,һәм әлеге дага да бәхет символы булып тора. Ул йортларны төрле бәла-казалардан саклый дигән фараз бар. Менә шушы кечкенә генә элемент та халыкның атларга булган мөнәсәбәтен, ихтирамын күрсәтеп тора. 

Ат – бәхет-шатлык, яшьлек иртәсе булып тора. Ә ат нинди хайван соң ул? Аңа карап, нинди сыйфатларын билгели алабыз?

Ат — сабыр карашлы, түзем, чыдам, хуҗасына тугры, эшчән хайван. Шул сыйфатларны кешеләргә дә үстерергә кирәк.

II.3. Гаделлек – намус көзгесе

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясен өйрәнү барышында, без, гадәттә, хайваннарга, табигатькә мәхәббәт тәрбияләүне яхшы күрәбез. Ә менә башкорт Әлемгол образына аз игътибар итәбез. Шушы образ иман, кыйбла тәрбияләүдә зур урын алып торыр иде. Вакытында явызлык эшләгән, көрәшкәндә сиздерми генә Хафизны аяк чалып егуга ирешкән бу кеше гомере буе үз-үзен битәрли. Аңа намусы тынычлык бирми. Кылган гамәлләре өчен ул Ходайдан кичерү сорый. Күрәсең, ул гаделлек, шәфкатьлелек, игелек дигән бөек көч алдында баш ия. Әнә шундый кылган эшләребез алдында җаваплылык хисе тою, үзанализ ясау җитми кешеләргә.

Кешене олылау, тирә-юньдәгеләргә яхшылык эшләү халкыбызда hәрчак макталган, яман гадәтле кешене халык гаепләгән, күрәлмаган.

Йомгаклау

Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе үзара мөнәсәбәтләр, бала тәрбияләүдә гаилә һәм хезмәт традицияләре, өлкәннәрнең роле соклану уятты миндә. Шул хикәяне укып, үземне борчыган: «Тәрбия мәсьәләсе элек ничек хәл ителгән? Әхлаксызлыкның нигезе нидә?» – дигән сорауларга җавап таптым.

«Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре» темасына эзләнү-тикшеренү эше башкарып, мин шундый нәтиҗә ясадым: балада тәрбияләнергә тиешле сыйфатларга, беренче чиратта , гаиләдә өлкәннәр ия булырга тиеш, чөнки бала шуларны күреп үсә, шулар тәэсирендә тәрбияләнә.

Әлбәттә, балаларын  халкыбызның гасырлар буена тупланган тормыш тәҗрибәсе, гореф-гадәтләре, йолалары нигезендә тәрбияләгән гаиләләр дә аз түгел. Ләкин, кызганычка каршы, гаиләдә яхшы тәрбия алып үскән балаларның да язмышына җәмгыять тискәре йогынты ясарга мөмкин. Тормыштагы шушы әхлаксызлык күренешләренә ничек чик куярга соң? Ничек итеп гөнаһсыз булып туган һәр баланың әдәпле, тәрбияле булып үсүенә ирешергә? Мин моны дәүләт күләмендә хәл ителергә тиешле мәсьәлә дип саныйм. Проблеманың чишелешен түбәндәгеләрдә күрәм:

1) Яшьләрне әдәп-әхлакка кайтару өчен, көчле законнар системасын булдыру һәм аларны тормышка ашыру – кичектергесез бурыч.  

2) Бала тәрбияләү мәсьәләсендә гаилә, балалар бакчасы, мәктәп, һөнәри уку йортлары һәм җәмәгатьчелекнең кулга – кул тотынып эшләүләре кирәк.  

3) Тәрбия халык педагогикасына, әби – бабаларыбызның бу өлкәдәге бай тәҗрибәсенә нигезләнергә тиеш.

4) Әхлаксызлыкны пропагандалаучы рекламалар бирүне, төнге клублар эшен тәртипкә салу таләп ителә.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. Ибраһимов Г.Г. Алмачуар: хикәя / Г. Ибраһимов.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990.
  2. Хәкимова Л.З. Галимҗан Ибраһимовның иҗтимагый-сәяси һәм тарихи карашлары.Татарстан китап нəшрияты, 2007.

Интернет – чыганаклар:

  1. http://www.teacher-rt.ru/index.php/biblioteka/d-biyat/2355
  2. http://belem.ru/node/5612

Алмачуар тай булыр (Инша)

Шәп маллар
аякланып туа, диләр.

Г.
Ибраһимов.

Г.
Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясендә
бурлы биядән туган колынның «ай үсәсен
көн үсеп» кырыкмыш һәм чабышкыга әйләнүе
әкияттәге кебек матур итеп сурәтләнгән.

Закир,
яңа туган колынны күргәч, аның сылулыгына
исе китеп, озак кына һушына килә алмый
тора. Үз сүзләре белән әйтсәк: «Аның
ботлары ничектер җиңел атлыйлар.
Бәкәлләре озын, шундый нечкә озын ки,
мондыйлар тик чабышкы атларда гына
була, диләр. Әле яңа гына кибеп килә
торган койрыгы белән ялы, әз генә, кыска
гына булсалар да, озаклап үреп, кабартып
ясаган җефәк бәйләме кебек үзеннән-үзе
дулкынланып торалар. Түм-түгәрәк сырты
өстеннән, нәкъ арка үзәк турыннан, бармак
калынлыгы кара тасма кебек булып,
койрыктан ялга җиткәнче кара җефәк йон
сузылган. Озынча, акыллы башның киң
маңгаендагы озын яра кашка − бу колынны
мең миллион иптәшләре арасыннан бөтенләй
аерып, матурлыгы белән ялгыз итеп
күрсәтәләр. Бөтен гәүдәсе әйтерсең
Ходайның үз кулы белән, фәрештәләрнең
ярдәме белән тигезләп, матур итеп, коелып
ясалган. Шундый сылу, шундый асыл сөяк
булып яратылган».

Колын
төсе белән дә хәйран калдыра − күгелҗем
ак чәчәк төсе кебегрәк ялтырап тора.

Күз
тимәсен өчен дога укып, кызыл тасмалы
кыңгырауны колынның муенына тагып
куйгач, Сафа бабай колынның асыл сөякле
агаларына охшавын, төсе алмачуарга
әйләнеп, чабышкы булачагын әйтә. Авыл
халкы да колынга битараф түгел, аның
һәр көн, һәр сәгать тулышып, «сылу, асыл
сөяк» булып үсүенә куана, Закирның
яшьтәшләре аңа кызыгып карый.

Тормышта
шатлык-куанычлар белән янәшә күңелсезлекләр
дә йөри шул: матураеп килә торган колынны
бүреләр яралый. Бәхеткә, Алмачуарның
ярасы тирән булмый, атна дигәндә аякка
баса.

Алмачуарга
икенче яшь китә − «кырыкмыш» була. Закир
аның маңгай чәчен күзенә төшмәслек итеп
кенә кистерә, ялга ике яклап чуклар,
тасмалар тага. Койрыгын да матур гына
итеп түгәрәкләтә. Ул «рус боярларының
матур кызларына» охшап кала.

Закирның колынны
әнә шулай яратып, сөеп, тырышып тәрбияләве
бушка китми: асыл, сылу сөяк Алмачуарның
даны тирә-якка тарала.

Һ.Такташ. «Ак чәчәкләр» Кышкы салкын көннәрдә (Инша)

Менә кыш та килеп
җитте. Дөнья мамыктай ак карга күмелде.
Ул энҗе карда ятып ауныйсы килә, ләкин
бик салкын.

Әйе, кыш
үзенең суыкларын сиздерә башлады.
Гыйнвар бик салкын булды. Хәтта мәктәпкә
дә бармадык. Урамда салкын булса да,
тәрәзәдән караганда, бик матур күренешләр
ачыша. Кар бөртекләре ак чәчәкләрне
хәтерләтеп төшә. Нәкъ Такташтагыча.

Ак чәчәкләр ява.

Дөнья матур,

Шундый матур булып
тоела;

Күге зәңгәр, гүя
йолдызлары

Ак кар булып җиргә
коела…

Өйдә
күңелсез миңа. Урамга чыгасы килә. Әмма
тәрәзәгә рәсем булып төшкән ак сакаллы
Кыш бабай күз кысып, шаян елмаеп: «Урамда
салкын, колак-борыннарыгызны өшетермен»,−
дип әйтә сыман.

Тиздән
көннәр җылыныр, кояш чыгар. Каян беләсең,
дисезме? Беләм. Әбиемнең тәрәзә төбендәге
гөлләре, өебездә үсеп утырган яшел лимон
агачы сер итеп әйттеләр миңа. Алар да,
нәкъ минем кебек, ямьле язны көтәләр.
Тиздән кошлар канатларында язны алып
кайтырлар, күңелемдәге хыялларым
тормышка ашар.

Кар ява, буран
уйный. Ләкин болар барысы да урамда,
күңел язны көтә.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]

  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #

Дәреснең темасы: Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе. (1нче сәгать)

Дәреснең максаты:

  1. Язучы биографиясе белән танышу һәм иҗаты турында гомуми күзаллау булдыру.
  2. “Алмачуар” хикәясенә кызыксыну уяту, аны әдәби телдә үзләштерү.
  3. Балаларда хайваннарга карата мәхәббәт, миһербанлылык хисләрен тәрбияләү. Шул әсәргә таянып, татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын саклап калуның һәм дәвам итүнең әһәмиятен аңлау.

Дәрес барышы

I. Башлам

Исәнмесез, укучылар! Бүген без сезнең белән күренекле язучы Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз.

Г.Ибраһимовның исемен белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр ул, мөгаен. Аның турында безнең күренекле галимнәребез, язучыларыбыз истәлекләр, очерклар язып калдырганнар. Алар аша әдибебезнең атаклы язучы, талантлы әдәбият галиме, татар тарихчысы булуы белән бергә, нечкә күңелле, миһербанлы, табигатьне яратучы шәхес булганын да белә алабыз. Хәзер мин сезгә берничә истәлек укып китәм. Алар аша язучының нинди кеше булганлыгын билгеләп буламы икән? Игътибар белән тыңлагыз әле!

“Ибраһимов!

Ул – гаҗәеп матур, нечкә тел маһиры, тормышның бөтен катламнарын тирәнтен өйрәнеп, белеп иҗат иткән чын реалистик әсәрләр – романнар, повестьлар, хикәяләр язган проза остасы, ул — әдәбият галиме, күренекле тәнкыйтьче, тарихчы һәм телче, педагог, күп яшьләрнең турыдан-туры дәрес биргән укытучысы; ул – журналист та, башлап йөрүче – оештыручы, җәмәгать эшлеклесе” (Р.Гатауллин).

“Бер генә күреп, бер генә сәгать сөйләшеп, гомергә хәтердә кала торган кеше сирәк очрыйдыр. Шундыйларның берсе минем өчен татар халкының бөек язучысы Г.Ибраһимов булды.” (С.Ариш).

“Безнең Галимҗан бер татар халкының гына булмыйча, барлык шәрык халыкларының да зур язучысы” (С.Вурун).

“Әһәмияте үз илендә генә калмыйча, еракларга тарала торган сәнгатьчеләр була.Галимҗан да – шуларның берсе. Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасында күкрәк киереп керә ала” (П.С.Коган).

“Галимҗан минем беренче укытучым булды: өстәп әйтеп, ихтимал, бердәнбер укытучым булгандыр… Һәм мин Г.Ибраһимовның бер генә әсәрен дә укымый калмадым. Аның һәр сәхифәсе минем өчен бер ачыштай була иде” (Б.Кербабаев).

Укытучы: Димәк, әлеге истәлекләр буенча без язучының нинди кеше икәнлеген билгели алабызмы?

Укучы: Укымышлы, белемле…

Укытучы: Бик тә кызыксынган укучыларга “Г.Ибраһимов турында истәлекләр” дигән китапны тәкъдим итәм. Әлеге китаптан үзегезне кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар табарсыз дип ышанам.

II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

II.1. Укытучы: Ә хәзер Г.Ибраһимовның портретына игътибар итик. Портрет аша язучының нинди характер үзенчәлекләрен билгели аласыз?

Укучы: Кырыс, күз карашы мәгънәле…

Укытучы: Әйе, укучылар, кырыс акыллы йөз, гүяки, кискен сораулар белән төбәп караучы күзләр, күпне күргән, кичергән булуы турында сөйләүче йөз чалымнары, олылык, олпатлык, азамат ирләрчә мәһабәтлелек, ныклык.

Укучылар, без сезнең белән истәлекләрдән, портреттан чыгып, язучы турында кыскача мәгълүмат ясадык. Әдипкә биргән характеристикабыз дөресме икән? Шуны ачыклау йөзеннән мин сезгә аның биографиясен сөйләп китәм.

II.2. Ә башта аның китаплары белән таныштырып үтәсем килә.(Китаплар күргәзмәсе белән таныштыру).

II.3.Г.Ибраһимовның сабый чагы Башкортсан җирендә, табигатьнең күркәм байлыгы белән бизәлгән Солтанморат авылында уза. Ул шушы авылда мулла гаиләсендә туа. Галимҗан әти-әнисен, бик сагынып, иң җылы хисләр белән искә ала: “Әнием бик миһербанлы, эшчән, кунакчыл иде. Без аны бик ярата идек. Ләкин бик кызганыч, иртә үлеп китте…” Әтисе турында да болай ди: “… Әти безне бик иркәли иде дип әйтә алмыйм. Андый кеше түгел иде. Шулай да ул безне кеше итәргә бик тырышты. Заманы өчен үз даирәсендә алдынгы кеше иде. Шуңа күрә указын кайтарып, муллалыгын ташлады, гомеренең соңгы көннәренә чаклы гади крестьян булып үткәрде. Башта ул минем язучы булып китүемә шактый кырын карады…. Минем беренче әдәби адымнарыма кырын каравы аның язучылык эшенә ихтирамы булмаганлыктан түгел, ә минем, үз эшемне тиешенчә булдыра алмыйча, тормышта үзенең урынын, сәләтен таба алмаган кеше булып калуымнан куркуы булгандыр дип уйлыйм. Ул исән чакта минем кайбер хикәяләрем басылып чыкты. Боларны күреп шатланды гына. Минем тормыш юлыма, җәмгыятьтәге урыныма ышана иде…”

Солтанморат авылы тирәсендәге матур табигать күренешләре аның күңеленә тирән тәэсир ясый:анда очсыз-кырыйсыз тигезлеккә ямь биреп, җәйрәп яткан көзгедәй күлләр, боргаланып аккан елгалар, авыл кырыннан ук башланып киткән иген басулары, яшел тугайлар, ә авылның икенче ягында биек-биек таулар, калын урманнар, Галимҗанга әкияттәге сыман сихри, җырдагыдай серле күренәләр. Чөнки Галимҗан әйләнә-тирәне күзәтүче, табигатьтәге һәр үзгәрешне сизгер тоючы, туган якларының очсыз-кырыйсыз табигать байлыкларына карап тәэсирләнүче, шигърияткә омтылучы малай була. М.Ибраһимов та болай искә ала: “Бу җирләрнең сихри матурлыгы Галимҗанны нечкә күңелле әдип итеп тәрбияләп үстермәдеме икән?” Мөгаен, бу сүзләрдә хаклык бардыр. Аның табигать турындагы язган әсәрләре әлеге сүзләрне раслыйлар. Аның әсәрләрендә кояш нурының җылысы да, талгын искән йомшак җил дә, боргаланып аккан чишмә тавышы да ишетелә. Гүзәл табигать кочагында үткән балачакның күңел түрендә уелып калган истәлекләре соңыннан язучының әсәрләрендә дә чагылыш таба.

Бала чакта Галимҗанның тормышы башка крестьян малайлары тормышыннан берни белән дә аерылмый. Җәй көннәрендә ул иптәшләре белән бергәләп җиләккә йөри, елгада һәм кондызлы күлдә балык каптыра. Җәйге төннәрдә малайлар белән бергәләп, яланга яисә урманга ат сакларга китә. Кыскасы, Г.Ибраһимов – табигатькә гашыйк кеше була.

II.4. Ат – татар халкының изге хайваннарыннан берсе. Борынгы заманнарда ук көнкүреш яшәешне атсыз күз алдына китерегә дә мөмкин түгел. Кырда, өйдә, төрле күңел ачу бәйрәмнәрендә дә ат мөһим рольне уйнаган. Хәтта татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй да ат чабышларыннан башланып киткән,һәм бу традиция әлеге көнгәчә дәвам итә.

Яшь егетләр Сабантуйларныннан
Ут уйнатып чыгып киттеләр.
Күңелемә яткан толпарларга
Камчы белән сызып үттеләр…
(Р.Ягъфаров).

(Дага күрсәтелә)

Кайсыгыз ишек башларында әлеге даганы күргәне бар? Булса, ул ни өчен анда куелган?

(Укучыларның җавапларын тыңлау)

Игътибар итсәгез, һәр ат тоягының астында дага кадакланган. Бу ат тоягы ашалмасын өчен куела.

Ат – бәхет китерүче хайван буларак билгеле,һәм әлеге дага да бәхет символы булып тора. Ул йортларны төрле бәла-казалардан саклый дигән фараз бар. Менә шушы кечкенә генә элемент та халыкның атларга булган мөнәсәбәтен, ихтирамын күрсәтеп тора.

(“Бәхет дагасы” җыры яңгырый. И.Хөснетдинов сүзләре,Г.Сәйфуллин көе).

Җыр ошадымы? Аны ишеткәнегез бармы? Әлеге җырны тыңлагач, сездә нинди хисләр уянды?

(Укучыларның җавапларын тыңлау)

Димәк, ат – бәхет-шатлык, яшьлек иртәсе булып тора. Ә ат нинди хайван соң ул? Аңа карап, нинди сыйфатларын билгели алабыз?

Укучы: Сабыр карашлы, түзем, чыдам, хуҗасына тугры, эшчән хайван.

II.5. Укытучы: Кечкенә вакытта ук атта утырып йөрергә хыялланмаган бер генә малай да юктыр ул! Бүгенге дәрестә без сезнең белән ат яратучы малай турында укып китәрбез. Әсәрнең исеме – “Алмачуар”.

Алмачуар – ат исеме, чуар булган атларга шулай диләр.Әйтеп үткәнчә, Галимҗан үзе атларны бик яраткан һәм болай ди: “Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк…”Алмачуар” дигән хикәям дә үз тормышымнан алып язылган дисәм дә ялгыш булмас…”

Ә хәзер мин әсәрне укый башлыйм, ә сез дәвам итәрсез.(81-84нче битләрне уку).

II.6. Аңлашылмаган сүзләргә игътибар итик:

фатиха кылдыра-ата-ананың, остазның һ.б. рәсми рәвештә белдерелгән изге теләге, ризалыгы, юлламасы;

әбүҗәһел-хәйләкәр, алдакчы, явыз кеше;

хәер-дога-яхшы теләк, яхшы дога;

хәрәмләде-алдады, ялганлады;

әүлия-изге кеше;

хәстә-авыру, кыерсыту,кысу,урынсызга кимсетү, җәберләү;

нәзер-үз өстенә алган эш, шартлы вәгъдә;

нәфес-нәрсәне дә булса булдырырга көчле омтылыш, күпне өмет итү, комсызлык.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

III.1. Укытучы: Укучылар, әсәрдә нинди геройлар белән таныштык?

Укучы: Хафиз, Әлемгол, Сафа бабай белән таныштык.

Укытучы: Әсәр нәрсә белән башланып китә?

Укучы: Тирә-якка усаллыгы, саранлыгы белән даны чыккан Әлемгол тик торганда үзенең гомерлек дошманы Хафизга, ягъни малайның әтисенә, бия китереп бирә.

Укытучы: Ни өчен ул моны эшли? Әсәрдән шушы урынны табыгыз.

(83-84нче битләр, 3нче кызыл юл)

Укытучы: Әлемгол һәм Хафиз арасындагы каршылык кайда һәм кайчан башланып китә?

Укучы: Сабантуй бәйрәмендә Хафиз белән Әлемголның мәйданга көрәшкә чыккан вакытыннан башланып китә.

Укытучы: Әлеге бүлекләрдән чыгып, Хафиз картка нинди сыйфатлар хас дия аласыз?

(Укучыларның җавапларын тыңлау)

Укытучы: Без капчыкта ятмый” дигән мәкальне әсәрдә нинди геройга туры китереп була һәм ни өчен?

Укучы: Әлеге мәкальне Әлемголга туры китереп була, чөнки ул Сабантуйда көрәшкәндә хәрәмләшә һәм авырый башлый. “Терелсәм, кара бияне Хафиз картка илтеп бирер идем”-дип әманәт әйтә һәм сүзендә тора, шуның белән хәрәме беленә.

Укытучы: Димәк, Әлемгол яманлык эшли, һәм бу яманлыгы аңа чир булып кайта. Яхшылык эшли, хатасын таный һәм бияне илтеп бирә- күңел тынычлыгы ала..

III.2. Укытучы: Хәзер һәр бүлеккә исем куеп карыйк.

1б. – Бияне алып китү;

2б. – Хәрәмләшү;

3б. – Дөреслек.

Укытучы: Бүлекләргә исем куйдык. Ләкин әлеге исемнәр дөрес тәртиптә бирелгәнме соң?

Укучы: Юк.

Укытучы: Әйдәгез әле, бүлекләрне вакыйгалар үстерелеше тәртибе буенча куеп чыгыйк.

1б. – Хәрәмләшү;
2б. – Дөреслек;
3б. – Бияне алып килү.

III.3. Укытучы: Укучылар, игътибар итсәгез, Хафиз белән Әлемгол икесе ике авылдан. Бу вакыйгалар тирә-күрше авылларга бик тиз арада мәгълүм булалар. Ни сәбәпле?

Укучы: Чөнки әлеге вакыйга Сабантуй вакытында була.

Укытучы: Әйе, Сабантуйга тирә-күрше авыллардан дуслар, туганнар җыелалар. Димәк, Сабантуй – барлык милләт халкын берләштерүче, милли рухта сугарылган бәйрәм булып тора, чөнки Хафиз – татар, Әлемгол – башкорт милләтеннән.

Ә сез үзегез Сабантуйлар турында нәрсәләр беләсез? Ул нинди бәйрәм? Кайчан уздырыла?

(Укучыларның җавапларын тыңлау).

IV. Йомгаклау

IV.1. Укытучы: Укучылар, сезгә укылган бүлекләр ошадымы?

(Укучылар җавапларын тыңлау)

Укытучы: Язучы турында нинди мәгълүматлар алдыгыз?

(Укучылар җавапларын тыңлау)

Укытучы: Дәресебезне Г.Ибраһимовның тормыш иптәше Гөлсем Мөхәммәдованың сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

“Галимҗан – бала җанлы кеше иде…

Моңа инаныр өчен “Алмачуар” әсәрен генә укып карау да җитә. Бу гүзәл повесть минем иң беренче укыган әсәрем иде. Мин аны хәзер дә кайта-кайта укыйм. Ул шундый әсәр. Аны бөек язучы һәм бала җанлы кеше язган.

Ә бөек язучы – үз күңелендәге балалыкны җуймаган кеше ул”.

IV.2. Бүгенге дәрестә билгеләр…

V. Өй эше

Укытучы: Өйгә эш итеп Г.Ибраһимовның биографиясен укып, сөйләргә әзерләнергә һәм үзегезгә ошаган бер эпизодка иллюстрация ясап килергә.

Дәрес шуның белән тәмам. Саубулыгыз.

Алмачуар

I
Ярый, бара торгач, мин дә бер теләгемә ирешәм, ахрысы!
— Алмачуар тай булмас, — дип җырлыйлар.
Бу юк сүз икән!
Алмачуар тай була, тик колын гына булмый икән.
Дөньяны күп күргән, күп елкы асраган картлар колынның да, туганда башка төстәрәк булса да, әзрәк үскәч, алмачуарга әйләнәчәген алдан беләләр икән.
Туры бурлы булып туган кайбер колыннарның сабыйлык йоны бераздан соң, җир өстенә сибелгән ак чәчәкләр яисә ак йөзгә чыккан матур кара миңнәр кебек, тәңкә-тәңкә булып чуарлана башлый.
Миңа, күп куйганда, җиде-сигез яшь булгандыр, әллә нинди коточкыч кара йөзле, усал елтыр күзле бер башкорт һич көтелмәгән җирдән үзенең кара бурлы, матур, зур симез биясен безгә бүләк итте, — алай-болай гына түгел, үз кулы белән йортыбызга китерә, капка төбендәге зур ташка утыра да кешеләр алдында дога кылдырып бирә.
Авыл халкы бу эшкә башта аптырап калалар: ни сәбәптән бу тирә-якка усаллыгы, саранлыгы белән даны чыккан явыз көрәшче Әлемгол тик торганда, үзенең гомерлек дошманы Хафизга (безнең әткәйгә) бер бия китереп, фатыйха кылдыра?!
Эштән чыккан бер мал булса, тагы бер хәл иде! Биясе нәрсә бит: бөтен тирә-якта дан тоткан ике алмачуар чабышкының анасы! Җитмәсә тагы карынында бер колын бар!!
Мондый бер хәл һичкемнең башына сыя алмый. Безнең күрше карчык Фатыйха әби башкорт баһадирының үз күзе алдында ук:
— Балалар, бу эш хәерлегә булмас!! Моның астында берәр хәйлә бардыр, — ди.
Безнең кардәш Сафа карт та, ак сакалын сыйпап, бу сүзне куәтләп куя:
— Китапча итеп әйтсәң инде, — ди, — мин әйтәм, ди, таштан су чыгар, усак агачы алма бирер, ди, Әбүҗәһел иманга килер. Әмма, ди, Әлемгол бай, ди, бу данлыклы бияне карынындагы колыны белән тиктән-тик Хафизга китереп бирмәс, монда берәр этлек юкмы икән, балалар, — ди.
Башкорт боларның һәммәсен тыныч кына тыңлап тора да, бераз елмаеп, кара күзләрен тагы ныграк елтыратып, үзенең хәлен сөйләп бирә.
Ул сөйләгәч, халыкның аптыравы шатлыкка, хәер- догага әйләнә.
II
Безнең әткәй Мөхәммәтхафиз исемле булса кирәк. Буйга зурлыгы өчен аны Озын Хафиз дип йөртәләр. Ул яшь чакта имән кебек таза, лачын кебек үткен, арыслан кебек гайрәтле булган, дип сөйлиләр. Тирә-якта теләсә сугышка булсын, теләсә көрәшкә булсын, аңа тиңдәш, охшаш чыкмаган. Иң зур сабан туйларында да ул әллә кайлардан килгән данлыклы көрәшчеләрне шаяртып кына чөеп ташлый торган булган…
Менә бервакыт Чишмәдә зур сабан туе ясала.
Асыл сөяк чабышкы атлар, үз тирәсендә исем казанган көрәшчеләр, шәп йөгерүче егетләр бу җыенга йөзәр чакрымнан киләләр — көч сынамакчылар, үзләрен күрсәтмәкче, дан алмакчылар.
Көрәш башлана.
Ни күрәсең? Хафизга кем чыдасын!
Безнең әткәй чыккан бер баһадирны аз-маз шаярта да чөеп үк ташлый.
Ахырдан килеп чыга ябык, чандыр, бер кара башкорт.
Ике баһадир, билләрен берәр тартып сыныйлар да, бер-берсенең сыртларына кулларын салган хәлдә, бөтен халыкның күзе астында, түгәрәк мәйданда әйләнәләр. Я ходай! Бу ни эш!?
Кинәт данлыклы Хафиз тәгәрәп-тәгәрәп китә дә чалкан барып төшә!
Мәйдан гөж килә. Әткәйнең дуслары бу хурлыкка чыдый алмыйлар:
— Башкорт хәрәмләде, аяк чалды! — дип шау-шу күтәрәләр, янадан көрәшергә чыгуны сорыйлар.
Ике як та риза була. Баһадирлар тагы түгәрәк мәйданда. Бөтен халык тагын, тыннарын да алмыйча, бу зур көрәшкә карап катканнар!
Ал аякларын бер-берсенең сыртларына салган арыслан белән юлбарыс кебек, ике ир каһарман ярты сәгать буенча бер-берсенең билләреннән алган хәлдә мәйданны урап йөриләр.
Тагы кинәттән, һич көтелмәгән бер секундта, башкорт каһарман сиздермәстән генә кысып ала да үзе җиргә ята, баш очыннан Хафиз баһадирны шундый көч белән селтәп җибәрә ки, ул, әллә кая барып, сул кулы өстенә бик каты егыла.
Халык шау-шу килә. Мәйдан кайный!
Безнең әткәй исә тиз генә бер якка чыга да Зариф остага кулын күрсәтә:
— Сынганмы, чыкканмы?
— Зарар юк, чыккан гына, — ди.
Мин ул вакыт бик бәләкәй идем, шулай да хәзерге кебек күз алдымда тора: сабан туе элеккечә шаулап калды, әткәй күп баһадирларны җиңеп алган кызыл башлы сөлгеләр белән яшел чапанны бер як кулбашына салды да, икенче кулын кызыл билбау белән муенына асып, акрын гына кайтып китте.
Мин аңар сүз дәшәргә курыктым, әллә тирләгәнгә, әллә ачуланганга, аның йөзе кара көйгән иде.
Ахрысы, бик гарьләнгәндер:
— Җитәр инде: заманында көрәштек, бусы — актыгы булыр! — диде.
Һәм сүзендә торды: шуннан соң сабан туйларына аяк атламады. (Тик телләрдә генә аның баһадирлыкларын әкият итеп сөйләргә калды.).
Аңа байтак заманнар үткән иде инде, шулай да ул көннәр бөтен авылның хәтерендә иде. Шуңа күрә башкортның, безнең әткәй белән көрәшеп, аны җиңүен сөйләгәндә:
— Без боларны беләбез… -дип тордылар.
Әлемгол, ачуланып, халыкка күз ташлый да:
— Шулаймы? Сез татарлар да боларны беләсезме?
Әмма менә җиңүче башкортның йөрәгендә аннан соң ниләр булганы — сезнең төшегезгә дә кермәгәндер, -ди. — Хафиз агакай, ди, мин сине екканда хәйлә ясадым… Үзеңә дә, карап торучыларга да сиздермәстән, уңаягыңны бераз чалдым… Бу вакыт күңелемә шик килде. Шулай да үземне тыя алмадым, — ни булса, шул булыр, бәлки, бер юлга ходай кичерер, дидем дә сине шул хәрәмләвем аркасында баш аша чөйдем…
Күңел — әүлия, диләр бит, дөрес сүз икән: сабан туеннан кайтып та җиттем, түшәккә дә егылдым: — эчем бора, сул кабыргам астында нәрсәдер тырный, чәнчә башлый. Шуның белән өч ай акырып ятам, ашаганым — аш, эчкәнем — су булмый… Шул каты хәстә чагымда:
— Бу авыру Хафизга каршы хәйлә эшләп, аны рәнҗетүдән килгәндер, терелсәм, бурлы биямне аңа дога кылдырырмын дип нәзер әйткән идем.
Терелдем. Нәфес — шайтан бит: әй, ул татарның рәнҗеше төшәме соң дип уйладым. Бияне бирергә кызгандым.
Берничә ел үткәч, тагы шул хәстә эчем бора, сул кабыргам астында нидер тырный, нидер чәнчә… Һич түзәр хәлем калмады, бөтенләй аптырыйм. Шул вакыт әллә кайчан үлгән бабам үзенең зур ак сакалы, ак кәфене, ниндидер зур яшел таягы белән минем төшемә керә, миңа шелтәләп карый, ачулы тавыш белән:
— Ахмак бала: сиңа җан кыйбатмы, бурлы бия кыйбатмы? — ди.
Үзе шунда ук гаип була.
— Терелсәм, бер көн кичекми, илтеп бирәм, дип тагы нәзер әйтәм. Күрәсез, мин терелдем. Менә нәзеремне үтим.
Картлар бөтенләй хәйран калдылар. Сафа бабай башкортның аркасыннан кага:
— Китапка язган кебек сөйлисең: этлеккә генә түгел, яхшы сүзгә дә синең акылың, телең җитә икән, — ди.
Башкалар да рәхмәт укыйлар, яңадан чүгәләп дога кылалар.
— Хафизның бик авыр еллары иде. Улы белән кызыннан да аерылган чагы иде. Бурлы бия җиңел аягы белән килгән булсын. Бу йортка бәрәкәт китерсен! -диләр.
Башкорт китә, картлар таралалар.
IV
Картларның сүзе дөрес: безнең йортның, чынлап та, авыр еллары иде. Әткәй кебек зур, таза, баһадир, сылу абзамны нахак бәлага эләктерделәр. Авылыбызда бик череп беткән бер кара бай бар иде. Акчасы күп, имеш; күкрәкчә ясап, янында йөртә, имеш, дип сөйлиләр аның хакында. Ул бай белән безнең әти арасында, ниндидер бер җир талашы сәбәбеннән, әллә кайчаннан бирле дошманлык бара иде. Кыш көне шул кара черегән байны, каядыр китеп барган чагында, урманга алып кергәннәр да, авылдан бер чакрым җирдә, көпә-көндез суйганнар. Гөнаһ шомлыкка каршы, шунда ук бетерә алмаганнар. Өенә кайткач, үләр алдыннан, әзрәк һушына килеп, бөтенләй нахактан:
— Башкаларын танымадым… Берсе Озын Хафизның улы Шәяхмәт иде… — дигән.
Абзыйны шул сәгатьтә үк богаулап алып китәләр. Хөкем була.
Әткәй, бу нахак бәладән коткарыйм дип, көн чаба, төн чаба. Бөтен авылда мәлгуньнең дошманлыктан гына әйткәнен беләләр. Әткәй коткарам дип йөри торгач, актык атыннан, сыерыннан яза, абзыйны егерме елга каторгага хөкем итәләр… Без бөтенләй фәкыйрьлектә калабыз…
Шул кайгы җитмәгән кебек, бердәнбер абыстай да түбән очның гармунчы Фәхригә ябышып чыга. Ул инде яшьтән үк бик башсыз кыз иде: аулак өй булса, биегән дә ул, җырлаган да ул, гармун тарткан да ул, егетләрне кертеп, аякларыннан түшәмгә асып, мәсхәрә кылган да ул.
Шулар аркасында аты-чабы чыгу белән генә калмады, ул, әтинең «быел еллар авыр, бераз сабыр итик» дигәнен тыңламастан, Фәхри белән күрше авылга барганнар да никах укытып кайтканнар.
— Безгә фатыйха бирегез, без ирле-хатынлы булдык инде, — ди.
Әнкәй бик елап карады, «Үз балаң бит, кич», — диде.
Әткәй:
— Егеткә сүзем юк, хәлле чагым булса, туйлап бирер идем, Гайния минем авыр елымны хәтергә алмады… -дип, аларны куып чыарды.
Әнкәй һаман сүз уңае саен күз яшьләрен сөртә-сөртә:
— Картым, ачуланмасаң, балаларны кунакка чакырыр идем, — дип ялына торган иде. Әмма әткәй үзсүзеннән кайтмый:
— Мин үлгәч чакырырсын! — дип, кырт кисә иде…
Картларның «авыр ел» дигәне менә шулар иде.
Аларның догасы кабул булды. Башкорт биясе безнең йортка җиңел аягы белән килде һәм үзе белән безнең йортка бәрәкәт тә китерде: атсызлыктан газап чиккән әткәй бу, моңарчы муены камыт күрмәгән симез бияне ике көн эчендә җигәргә өйрәтте дә, дөнья җимереп эшләргә тотынды. Һәм шундый бәрәкәт булды инде: көз көне безнең әткәй шул кәсептән, йөрүдән, игеннән җыелган акчага икенче ат та алды. Башкача да йорт-җирне байтак төзәтте. Без бурлы бия аркасында аякка бастык.
Әмма, әмма бу көз минем өчен зур кайгы булып төште.
Нә арба, нә чана вакытта әткәй, бурлы бияне җигеп, урманга барган иде. Кайтканда, елга аша чыкканда, таеп егылып, бия колын салган. Әле өч-дүрт айлык кына иде. Шулай да йон чыккан иде, ди. Үзе мәчедән зуррак иде, ди. Моны ишеткәч, мин кин еладым, төн еладым: ничек еламассың, бурлы бия бит, ике алмачуар чабышкы биргән. Буаз дигәч, мин инде аның булачак колынын, әлбәттә, алмачуар дип, чабышкы дип, башыма да утырткан, бөтен иптәшләргә дә мактанып беткән идем. Шул каһәр төшкән тайгак юл — мине мәхрүм итте бит! Әнкәй елаган өчен мине һаман орыша:
— Бу чаклы тиле булырсың икән, — ди, — тумаган тай өчен шулай елыйлармыни, — ди.
Әткәй ачуланмый, ике өлкән баласының хәсрәтеннән соң бөтен йөрәген миңа баглаган булса кирәк, ул мине ярата, сүземне тыңлый, һәрвакыт иркәли:
— Елама, балам, — ди. — Хәзер ике ат булды инде.
Башкортка илтеп, алмачуар айгырдан чаптырырбыз да, киләсе җәйгә бер дә җикмәбез. Сиңа алмачуар тай булыр, — ди.
Мин җәйне, кышын гына түгел, атналар, көннәр үтүен дә бармак белән санап барам…
Кыш үтеп бара, шулай да бик күп көтәсе әле…
Көткән көннәр якынлыйлар.
Бурлы бия буаз. Без хәзер аны җикмибез. Җиксәк тә, бик җиңелгә, якынга гына.
Әнкәй моның өчен һаман сукрана:
— Ике атың бар өстеннән, нәрсә шул хәерче кебек лырт-лырт бер белән йөрисең?.. — ди.
Әткәй аны бер сүз белән туктата:
— Я, куй шул сукрануыңны, — ди, — нигә, ди, баланы юкка елатырга, — ди.
«Бала» дигәне мин булам.
Чыннан да, берәр авыр йөккә, ерак җиргә җигә башласалар, мин әткәйгә барып сыенам, иркәләнәм, ул минем күзләремдә мөлдерәп төшәргә-ташарга торган күз яшьләремне күрә дә, мыек астыннан көлеп, башымнан сыйпый:
— Я, син, Закир, юкка елап барма… Ярар, җикмәбез, — ди.
Мин шатлыгымнан кая сикерергә урын тапмыйм. Көн буена аягым кая басканны белмим. Ни кушсалар, минуты белән эшлим.
Кайберәүләрнең бияләре кар эри башлагач та колынлады, язгы сабанга чыккач инде, авылда, һәр йортта диярлек, колыннар күренә торган булды.
Әнә алар инде уйнаклап йөриләр. Әнкәләреннән аз гына калсалар, үзләренең яшь, көмеш тавышлары белән бөтен тауны, урманны яңгыратып кешниләр.
Их, кайчан минем колын да шулай булыр икән!
Хәер, күп көттермәс инде: биянең эче калынайганнан калыная бара. Сафа бабай әйтә, озакламас колынлар инде, ди. Күз-колак була торырга кирәк, ди.
Малайлар мине һаман:
— Сөенчегә нәрсә бирәсең Закир? — дип шаярталар.
Шауламагыз, бирәсе әйберем әллә кайчан әзерләнгән. Тик тизрәк тусын гына!
Соңгы көннәрдә әткәй белән бик нык бәрелешү дә булып алды.
Колын итен бүреләр бик яраталар булса кирәк, Фәхриләрнең матур бер колыны бар иде. Төнлә шуны бүре яралаган, ди. Кичә шуны ишеткәч, әтидән сорамый-ча-нитмичә, нукта тоттым да йөгердем. Бияне яланда калдырырга ярамый. Кем белә, төнлә очрар да, колынны бүре ашап китәр.
Бия ерак түгел икән. Тиз таптым. Тотар өчен икмәк катысы да алып барган идем. Элек ул, аз гына кул сузып чакырсаң, үзе үк килә торган иде… Бу арада әллә ничек үзгәреп тора: юк-барга ачулана, якын барсаң, өстеңә йомылып килә.
Әле дә бардым. Икмәкне күрсәтеп чакырдым. Элекке кебек тоттыру кая, пырых-пырых итеп, үз алдына холыксызланып, кызып тора. Мин, аны тота алмыйча, елап кайттым да әтигә ялына башладым:
— Колыннар чагы киткән, — дим, — йортта гына асрыйк… Мин аны үзем карар идем, — дим.
Әти риза булмый:
— Ашатырга азык юк. Бернәрсә дә булмас, шунда, болында, елга буенда йөрсен, — ди.
Мин еларга тотынам. Бүре куркынычын сөйлим. Әти һаман үзенекендә тора:
— Акылсыз булма: авыл янындагы болынга бүре килми ул, — ди. — Йортта ашатырга юньле нәрсә юк, монда тотсаң, колыны начар булыр, ди. Бик курыксаң, малайлар белән көндез каравыллап йөр, кич өйгә кай- тарырсын, — ди.
Бияне яхшы ашатмасаң, колыны начар була, дигән сүз мине җиңде. Мин баш-аяк риза булдым.
Тавык ояларыннан йомырка урладым. Яшереп куйган шырпыны алдым да, шуларга алдап, малайларны үзем белән елга буена, болынга, бия каравылларга алып китәргә әзерләнә башладым.
Көн матур. Язгы кояш нуры минем күзләремә карый, ул, ахрысы, минем шатлыкны сизәдер, бераз елмайган кебек тоела.
Йомырка белән шырпы барлыгын белгәч, малайлар сикерә-сикерә минем белән бия сакларга бармакчылар.
VI
Мин бер атуда ике куянны алмак булам: бияне дә сакларга, балык та тотарга. Балык дигәч, малайлар бары бер авыздан Кондызлы күл ягына тарталар:
— Анда каптырырга да әйбәт, менә дигән чуртаннар, алабугалар да эләгә… — диләр.
Фәхри малае күзләрен елтырата-елтырата сөйли башлый:
— Без өченче көн, — ди, — иртән, көтү киткәч барган идек, кояш төшлеккә җиткәнче каптырдык… Галәви утызны, мин егерме дүртне алдым… Арада беләк юанлыгы кызылканатлар бар иде, бик зур бер җәен эләккән иде, җебем чыдамады — кармакны өзеп алып китте, — ди.
Боларны ишеткәч, башкаларның да күзләре кыза, барысы да риза булып, шул Кондызлы күл ягына йөгерергә торалар.
Кызылканатлар, җәеннәр дигәч, мин дә, үземне үзем онытып, иптәшләргә кушыла язган идем, бүген, иртәгә колынларга торган бурлы бия хәтеремә килгәч, кинәт туктадым:
— Юк, мин анда бармыйм, — дим,- әйдәгез, Өзән елгага барыйк, анда да шәп каба, — дип, бурлы бия ягына тарта башладым.
Мин ялгыз идем.
Шулай да җиңдем: минем ак киез эшләпәгә тутырылган йомыркалар белән шырпыны исләренә төшергәч, малайлар риза булдылар. Шул ук Апуш:
— Әйдәгез Өзән елганы сынап карыйк… Анда да былтырларда мин зур бер сазан белән шүкәләр эләктергән идем, — ди башлады.
Кармакларны, селәүчәннәр, икмәкләр, йомыркалар, шырпыларны алабыз да кыйбла якка, якты кояшка карап, болын буйлап Өзән елгага чабабыз…
Алабугамы, сазанмы эләгер, бөтенләй буш кайтырбызмы — миңа алары кыйбат түгел: минем бүген-иртәгә колынларга торган бурлы биям Өзән елга буенда, болынлыкта йөри. Әткәй аның муенына зур арканны бәйләгән дә тышауламый-нитми генә җибәргән. Арканның икенче башына кызыл калын дуга тагылган. Минем бөтен күңелем менә шул дугасын, арканын өстерәп, су буенда, таллар арасында акрын гына йөргән бурлы биядә.
Без авылдан чыкканда, көн матур, җил юк иде. Болында безне кошлар сайрап каршы алдылар. Минем булачак колынымның әнкәсе, без барып җиткәндә, Әчеле тамак ярында ашамый-нитми, башын түбәнгәрәк салып, тик кенә тора иде. Ул миңа нәрсәдер уйлый кебек тоелды. Малкаем, син ни турында уйлыйсың? Аны күргәч, малайлар мине үрти-үчекли башладылар. Берсе әйтә: айгыр булыр, ди; берсе: бия булыр, ди… Миңа барыбер, тик исән-сау гына күрергә язган булсын иде.
VII
Безнең бия йөргән җиргә якын гына зур яту бар. Бу Әчеле тамакның түбән ягында, шуның белән янәшә генә. Монда өч яктан өч елга килеп кушыла. Болар кушылалар да, ул җиргә чаклы кечкенә бер «кул» гына булып агып яткан Өзән елганы берьюлы зурайтып җибәрәләр. Боларның суларын үз эченә алгач, безнең Өзән елга киңәеп, тулып китә: әллә ничек олысыман булып, мәһабәт булып ага башлый.
Яратам мин үзебезнең авылны, бигрәк тә яратам авылның төньягын каплаган зур тауларны! Аңардан да бигрәк яратам шул таулар өстендә мең еллар буенча шаулап утырган зур карт урманны!
Дөрес, бу урман хәзер безнеке түгел, аны әллә ничек итеп безнең кулдан бер бай тартып алган, хәзер безгә аннан бер чыбыркы сабы да алырга ярамый! Шулай булса да, бу урманның гөрләп утыруы, бигрәк тә аның язгы кузгалагы, көпшәсе, җәйге чәчәкләре, исәбе-хисабы булмаган җир җиләге, кура җиләкләре, карлыганнары, бигрәк тә көзге чикләвекләре минем күңелемне ул урманга тарталар, аны йөрәккә якын, бик якын, бик сөйкемле итәләр…
Бу урманнан да бигрәк миңа шул өч яктан килеп төшкән «кул»ларның суларын үз эченә алгач, ярдан-ярга тулып аккан сабыр, мәһабәт Өзән елга буйлары минем өчен әллә ничек кадерле тоелалар…
Беләсе иде, кайдан чыга, кайларга бара икән бу сулар!
Беләм, бик беләм: таулар, болыннар буйлап килеп, безнең авылның буеннан аккан бу елга Өршәккә, Өршәк Димгә, Дим Агыйделгә коя. Агыйдел кая барадыр — анысын бер алла белә.
Тик бик күп дөнья гизгән Сафа бабай гына кайвакыт сөйләп куя: көз көне кошлар китә торган якта, ди, Әчтерхан дигән бер зур шәһәр — борынгы ханнар шәһәре бар, ди, шуның аръягында, ди, гаҗәп зур бер диңгез бар, ди. Агыйдел, ди, бик күп авыллар, шәһәрләр, таулар, кара урманнар эченнән агып, айлар, еллар буенча бара-бара да, ди, әнә шул олуг диңгезгә барып коя… ди, сез моннан бер йомычка салып җибәрсәгез, ди, ул, ди, Өршәкләр, Димнәр, Агыйделләр буйлап агар-агар да әнә шул ерак диңгезгә барып төшәр, ди… Их, күрәсе иде ул диңгезләрне!
Мин әллә нинди уйлар белән бурлы бия тирәсендә, аңардан күземне ала алмый уралып йөргәндә, тегендә, яр башында балык каптырып йөргән малайлар миңа кычкыра башлыйлар:
— Закир, Закир, шырпы белән йомыркаларны китер, тизрәк ягабыз да көлдә пешерәбез, — диләр.
Кармакларны ташладылар, уйнап, шаярып, көрәшеп, янган ут тирәсендә йомыркалар пешүен саклыйлар.
Безнең яннан гына Өзән елга һаман ага да ага… Минем хәтеремә бабайның сүзе килде: беләсеңме, Апуш, дим. Бу елга кая коя, дим. Ул бик усал нәрсә: бер йомырка артык бирсәң, барын да сөйләп бирәм, ди.
— Ярый, — дим, — бирермен.
Ул, юеш балчыкны йомарлап, әллә кайларга, күздән югалырлык итеп югары ыргыта да бармак белән санап сөйләргә керешә:
— Өзән елганы күрәсеңме? — ди. — Күрсәң, карап тор ди… Бу елга, ди, унике чакрым киткәч, Өршәккә төшә, Өршәк Димгә кушыла, ди… Дим матур болыннар арасыннан бара, бара да Өфе дигән зур кала янында, әллә нинди биек таулар каршында, Агыйделгә барып чыга, ди…
Кемдер аның сүзен бүлә:
— Агыйдел кая бара?
Апуш тагы балчык йомарлый да, баш өстебездән очып барган торналарга төзәп, һавага очыра.
— Агыйделме? — ди. — Агыйдел, ди, урманнар, таулар, калалар ашасыннан бара-бара да Әчтерхан диңгезенә төшә, — ди.
Малайлар кычкырыша башлыйлар. Егет син, Апуш: ал бер йомырканы, диләр. Апуш биргәнне дә көтми, бер йомырканы миннән тартып ала да ашарга тотына.
Аяк астында бер зур йомычка ята иде, шуны алдым да, малайларга күрсәтеп:
— Әйтегез, мин әйтәм: Өзән елгага салып җибәрсәм, менә бу нәрсә шул кыйбла ягындагы ерак диңгезгә барып төшәрме, юкмы?.. — дим, йомычканы ярдан ярга тулып аккан Өзән елганың киң күкрәгенә ташлыйм.
Дулкыннар аны кочаклап алалар да, ашыктырып-ашыктырып, үзләре белән түбән таба алып китәләр.
Малайлар талашырга тотына. Апуш тукталмас та, батмас та, диңгезгә барып төшәр, ди… Башкалары: җитә алмас, су белән авыраеп батар, яисә, читкә чыгып, камыш арасында туктар, диләр.
Инде төш тә ауды…
Йомыркаларны ашап беттек тә, кармакларны, балыкларны күтәреп, Өзән елга буйлап кайтырга чыктык.
Малайлар: килү бушка китмәде, диештеләр: унар-ун-бишәр балык алганнар. Арада зур ук чабаклар, алабугалар, кызылканатлар бар.
Мин күздән югалганчы, биягә борылып карый-карый бардым. Ул һаман шул хәлендә: ашамый, урыныннан кузгалмый, башын бераз аскарак салган да тик кенә тора. Ниләр уйлый икән минем бурлы биям!?
VIII
Өйдә табак тутырып, бәрәңге пешергәннәр. Мин эттән яман ачыкканмын. Күземә ак-кара күренмәде, каз йомыркасы зурлыгындагы бәрәңгеләрне, тозлап-тозлап, арыш икмәге белән бөгәргә тотындым.
Үзем авыз тулы көенчә бурлы бия турында туктамый һаман сөйлим.
Әнкәй бер көлә, бер ачулана:
— Сиңа, ахры, ат җене кагылгандыр, торсаң — шул, ятсаң — шул, бер белгәнең шул булды, — ди.
Мин аның белән карулашырга уйлап авызымны гына ачкан идем, түбән оч Фәхринең зур улы Сәпәр урам як тәрәзәдән баш тыкты да, ут чыккан кебек, акырып җибәрде:
— Закир! Закир! Сөенче! Бурлы бияң колынлады, -ди.
Ни эшләгәнемне белмәдем, әни, аптырап:
— Ай, бу бала харап була инде шул мал өчен! — дип, кычкырып калды, мин, ашъяулыклар, табаклы бәрәңгеләр өстеннән атылып, йортка чаптым.
Әткәй бакча буенда арба төзәтеп маташа иде. Туры аңа ташландым.
— Әткәй, әткәй, әйдә тизрәк, бия колынлаган, — дип акырам.
Гаҗәп яратам мин әткәйне! Ул әз генә дә ачуланмады, минем сүзне ишетү белән, урыныннан торды да коймага эленгән нуктаны алды:
— Кем әйтте, сөенче бирдеңме?
Ул арада капкадан Фәхри малае Сәпәр сөенче сорап килеп керде.
Минем, каз кавырсыннары, чүпрәкләр сатып, сөенчегә дип әзерләнгән алты тиен акчам бар иде. Карап та тормадым, яшергән җирдән тиз генә алдым да Фәхри малаена китереп тоттырдым.
Без әткәй белән Өзән елга буена колынны алырга киттек.
IX
Шәп маллар аякланып туа, диләр.
Ахрысы бу сүз дөрестер.
Без барып җиткәндә, колын үзенең, әле бик ныгып бетә алмаган, нечкә аяклары белән саклана-саклана басып йөри башлаган иде инде.
Бичаракаем, бик ачыгып туган күрәсең: әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып, әнкәсенең сөт белән тулып каткан имчәкләрен суырып азаплана.
Бу арада бурлы бия бик артык холыксызланып киткәнгә, мин аның янына барырга курыктым. Үзенең нуктасы белән аңа якын килә башлагач та, ул, баласын бирмәскә тырышкан ана арыслан кебек, әллә нинди яшел тавыш белән чинап, әткәй өстенә ташланмакчы булды. Йомылып тешләргә, чыелдап, колынының әле бер, әле икенче ягында йөгереп тибәргә итеп карады.
Ләкин безнең әткәй курку дигәннең нәрсә икәнен белми, маллар да аның болай икәнен аңлыйлар булса кирәк. Биянең дулавына — тешләргә, тәбәргә омтылуына карамастан, әткәй туры барды да муенына нуктаны ташлады, алай-болай иткәнче, бурлы биянең башы калын нукта эченә, кереп тә өлгерде. Мин аптырап, хәйран булып тик тордым. Шатландыммы, юкмы — белмим.
Тик өйгә алып кайтып, бияне кое баганасына бәйләп куйгач кына, мин үз-үземә исәп бирә алырлык булдым.
Колын чыннан гаҗәеп бер нәрсә иде: аның ботлары ничектер җиңел атлыйлар. Бәкәлләре озын, шундый нечкә озын ки, мондыйлар тик чабышкы атларда гына була, диләр. Әле яңа гына кибеп килә торган койрыгы белән ялы, әз генә, кыска гына булсалар да, озаклап үреп, кабартып ясаган ефәк бәйләме кебек үзеннән-үзе дулкынланып торалар. Түм-түгәрәк сырты өстеннән, нәкъ арка үзәк турыннан, бармак калынлыгы кара тасма кебек булып, койрыктан ялга җиткәнче, кара ефәк йон сузылган. Озынча, акыллы башның киң маңгаендагы озын яра кашка — бу колынны мең миллион иптәшләре арасыннан бөтенләй аерып, матурлыгы белән ялгыз дип күрсәтәләр. Бөтен гәүдәсе, әйтерсең, ходайның үз кулы белән, фирештә-ләрнең ярдәме белән тигезләп, матур итеп, коелып ясалган. Шундый… сылу, шундый асыл сөяк булып яратылганнар.
Төсе хакында аптырап калдым. Кара түгел, күк дип тә булмый. Анасы кебек саф бурлы да түгел — ничектер, күгелҗем ак чәчәк төсе кебегрәк булып ялтырап тора.
Бер самовар кайнарлык вакыт үтмәгәндер, йортка бала чага җыела башлады. Бары да, авызларын ачып, хәйран булып, бу асыл сөяк колынга карап каталар.
Кайдандыр ишетеп, безнең Сафа бабай да ак сакалын җилбердәтеп килеп керде. Ул бөтен тирә-якка ат тану белән дан тоткан кеше.
«Я ходай! Ни әйтер?» — дип, мин аңа карап каттым.
Колынны күрүгә бабайның йөзе ачылды:
— Сөбханалла… Сөбханалла… Күз тимәсен… Бу колын да үзенең элекке ике агасына охшаган икән, — диде.
Дәшми-тынмый тагы бик озак карап торды да:
— Шулай, шулай! Яңлышмыйм. Бу да нәкъ агалары кебек… — диде.
Әти, миңа белдермичә генә, әллә кайчаннан кечкенә генә көмеш кыңгырау алып куйган икән. Әни кызыл тасма бирде.
Карт акрын гына, оста гына килеп, колынны кинәт кенә кочаклап алды да:
— Бисмилла… Сөбханалла… Яман күздән, эт-бүредән ходай сакласын, — дип, догалар укый-укый, минем айгырымның муенына шул кызыл тасма белән кыңгырауны такты.
Тагы бераз читкәрәк китеп карады да әткәйгә:
— Беләсеңме, Хафиз, бу нәкъ агалары кебек булыр, төсе дә тиз арада алмачуарга әйләнер… Хәерле булсын, хәсрәтең зур иде, ике өлкән балаң хафасы сине бик картайткан иде, бурлы бия бу йортка җиңел аяк белән килде, бәрәкәт китерде, — диде.
Ике өлкән баласын хәтергә төшерү һәрвакыт безнең әткәйнең йөрәгенә авыр була, мондый чакта, ничектер, аның тавышы үзгәрә, сүзләре башкачарак чыга. Мин, аптырап, күзләрендә яшь юкмы дип, ана карыйм.
Юк, ул еламаган. Шулай да әсәрләнгән. Әллә нинди эчке тавыш белән:
— Сөйләмә инде, Сафа абзый, ул ике балам адәм түгел, лачыннар, арысланнар иде. Үзләре дә бәхетсез булды, минем дә вакытсыз чәчләремне агарттылар… -диде. Бераз туктап торып: — Язганы шулдыр инде…
Менә бар өмет бу кечкенәсендә, — дип кушты.
Сафа бабай тагы, теләкләр теләп, колынны мактады да минем колагымнан шаярып тартты:
— Закир, бәхетең зур икән: башкортның бурлы биясе атаңны аякка бастырды, сиңа алмачуар колын де, бу колын ике агасы кебек асыл сөякләрдән… Күз тимәсен, бу да чабышкы булыр… — дип сөйләнә-сөйләнә чыгып китте.
Мин кая басканымны белмим. Бер көндә әллә ничаклы үскән кебек булдым: уенмыни?! Минем колыным бар. Ул айгыр! Төсе алмачуарга әйләнәчәк! Тирә-якта дан тоткан ике агасы кебек чабышкы булачак!
Әнә күрегез: ул ничек көмеш тавыш белән яңгыратып кешни! Ничек асыл сөякле гәүдәсе белән матурлап сикереп уйный.
XI
Шул көннән алып Алмачуар минем тормышымның үзәге була. Шатлыкларым, кайгыларым шуннан чыга, шуңа кайталар. Төшемдә шуны күреп саташам. Иртән торуга, киенмәстән, битемне юмастан, мин абзарга, Алмачуарны карарга, аның исәнлеген белергә йөгерәм. Исән, бик исән!
Ул, әкияттәге баһадир кебек, ай үсәсен көн үсә, үзе көннән-көн матурлана, асыллана бара. Хәзер авылда аңа тел тидергән кеше юк, һәркем аңа:
— Күз тимәсен, сөбханалла! Бигрәк асыл сөяк нәрсә икән! Яхшы нәселдән шул!.. — дип кенә карыйлар.
Тирә-якта асыллыгы, сылулыгы белән генә түгел, тавышы, җиңел, җитез, килешле һам акыллы уйнавы белән минем Алмачуарга тиңдәш булырлык бер колын күренми дә, ишетелми дә.
XII
Җәй, аның артыннан көз үтеп китә. Әллә нинди карлы, яңгырлы, болытлы чаклар килә. Мин иртәгә «Покрау» бәйрәме дигән көндә, ничектер, иртәрәк уяндым, шулай да торырга иренеп ятам.
Кайдадыр, кемнәрнеңдер нәрсә хакындадыр ашыгыч-ашыгыч сөйләшкәннәре ишетелә.
Нидәндер йөрәгем шу-у итеп китте.
Колак салдым:
Әткәй белән әнкәй чаршау артында пыш-пыш сөйләшәләр. Тавышларында әллә ни бар: куркалармы, кайгыралармы, нәрсәдәндер, кемнәндер яшерергә телиләрме? Бернәрсә белмим.
— Син аңа белдермәскә тырыш! Ишетмәсен! — диде дә әткәй, кулындагы арканын җилкәсенә салып, тиз генә чыгып китте.
Мин тагы курка төштем.
— Ни бар, әнкәй, ни бар?.. — дип, әнкәйнең итәгенә барып асылдым.
— Юк, балам, бернәрсә дә юк… Сиңа торырга иртә әле, бар, ят… Менә мин мичкә ягам да белен пешерәм… Самовар кайнагач, эссе беленгә уятырмын, — диде.
Күңелем тынычланмый, ятсам да, күземә йокы керми. Әни мич алдында, чыж-пыж итеп, нидер кыздыра калды, мин аннан-моннан киендем дә урамга чыктым. Каршыма Апуш килә:
— Их, малай, бәхетең бар икән… Исән калган бит, — ди.
Мин шашып киттем:
— Ни бар?.. Ни булган? Кем исән?
Апушның күзләре дүрт булды:
— Әй, тавык баш! Шуны да белмисенме?.. Бүген тауга бер көтү бүре килгән. Дүрт колынның бугазын чәйнәп, каннарын эчкәннәр, үтереп киткәннәр… Синең Алмачуарың үлмәгән, тик азрак яраланган гына… — ди.
Башыма нидер сукты, телем тотлыкты, сүз әйтә алмый катып калдым.
Апуш, моны күргәч:
— Тиле, нәрсә торасың! Бар, йөгер! Әнә алып кайтып киләләр, — дип, түбән очка, күпергә таба күрсәтте…
Чыннан да, ул яктан бер көтү халык әллә ничаклы бияләр, тайлар, колыннар куып киләләр иде.
Үземне үзем белмәдем, шул якка очтым.
Ни күрим!
Зур арбага безнең кола ат җигелгән: тәртә янына бурлы бия бәйләнгән, ул бер туктамый кешни, кайдадыр китәргә, ычкынырга азаплана.
Арба янында әткәй килә…
Якынрак баргач, тагы авыр хәл: минем Алмачуарым, аяк-кулы бәйләнеп, арбага салынган…
Ни эшлим? Аптырадым. Каттым…
— Әткәй, безнең колынны да үтергәнмени! — дип кычкырып елап җибәрдем.
Әткәй, мине иркәләп, култыгына алды:
— Елама, Закир… Дүрт колынны үтергәннәр… Безнеке исән… Тик азрак арткы ботыннан тешләнгән генә.
Шул ярадан кан күп акмасын дип кенә бәйләп арбага салдык, — ди.
XIII
Яра тирән түгел икән. Минем бәхет җиңде: көн-төн карау аркасында, бер атна дигәндә, минем Алмачуарым бөтенләй элекке хәленә кайта алды. Тик аның уң ботында бер илле чаклы яра булып, бүренең ике теш эзе генә ак йонлы булып сузылып калды…
Алмачуарым белән бергә мин дә авырган — йокымны, ашау-эчүемне югалткан идем: ул, терелеп, уйный башлагач, мин дә аңардан калышмадым. Кыш шулай үтеп китте.
XIV
Икенче яшькә чыкканда, бездә яз көне тайның ялын, койрыгын бөтенләй кыркалар: «кырыкмыш» ясыйлар.
Мин алай ямьсез итеп боздырасым килмәде: маңгай чәчен күзенә төшмәслек кенә ясап, тип-тигез кистердем.
Бу хәзер, алдан караганда, рус боярларының матур кызлары кебек күренеп тора. Ялны да, башкалар кебек, бөтенләй бетертмәдем: бер чирек кадерлерәк калдырып, үзеннән-үзе дулкынланып, күперенеп тора торган итеп төзәттердем генә.
Әнидән алып, ул ялга ике яклап чуклар, тасмалар тактым. Койрыкны да бүтән кешеләр кәбестә күчәне кебек, ялангач беләк кебек ямьсезләп кыралар. Моңа да якын җибәрмәдем: сөяктән түбән ягын гына кистеләр дә матурлап түгәрәкләделәр. Кырыкмыш тайлар, бигрәк тә язгы сабан өстендә, йолыккан карга кебек чырсыз булып йөриләр. Минем Алмачуар исә кунакка барырга ясанган бояр егете кебек чибәр булды.
Мин моны Әпсәләм байларының берсендә, әтиләр ялланып урак урырга йөргән чакларында күргән идем. Шулай итик дип сөйләп биргәч, әти карышмады:
— Их, балам, көенечкә генә булмаса ярар иде синең бу кылануларың, — диде дә бөтенләй мин әйткәнчә эшләде.
Авылда минем тайның болай матур кыркылуын күргәч, малайлар таң хәйранга калдылар… Алдагы елларда башкалар да шулай ясый башладылар.
XV
Җәй, көз, кыш үтә. Яз килә.
Минем Алмачуар өченчегә керә. Авылда бу яшькә җиткәч, тайларны «беренче сабанга керде» дип сөйлиләр. Акрынлап, җиңелчәләп җигә башлыйлар.
Мин үзем моңа якын китермәдем.
Безнең Алмачуардан башка ике атыбыз бар. Бурлы бия быел кысыр калды. Ул бура кебек таза, калын булып симереп китте. Бер үзе биш атның эшен эшләрлек. Кола айгыр да аңардан күп калышмый. Шулай булганга, әткәй дә Алмачуарны юк-барга җигәргә дип, тел кузгатмый. Сафа бабайның: бу колын ике агасына охшаган, бу чабышкы булыр, дигән сүзен ул да онытмый булырга кирәк. Ләкин гөлләр чәнечкесез булмый икән шул. Гөнаһ шомлыкка каршы, тарыны йомшакка чәчсәң, чүп басып, харап итә дигән дә, әткәй. Кысылдык башкортларыннан мәңге сабан-сука кермәгән бер җир, каты чирәм сатып алган. Тимер сабанны чыдатырлык түгел -урыны-урыны белән ташлы, чыбыклы җирләре дә бар. Шуңа күрә әллә кайчаннан кузгалмый яткан авыр төрән сабанны тартып чыгаралар. Моны ике ат йөртә алмый. Дүрт, иң азында, нык, таза өч кирәк.
Үзара сөйләшкәннәр дә, өченчегә Алмачуарны җигәргә булганнар. Моны ишеткәч, мин, еларга җитешеп, әткәйгә бардым.
— Ни бар? Кем тиде? — ди.
— Берәү дә тимәде! Ник минем Алмачуарны сабанга җигәсез? — дидем дә түзә алмый елап ук җибәрдем.
Минем тавышка әнкәй дә килеп керә.
Ул Алмачуарны миннән көнләшә булса кирәк. Кайчан гына шул турыда сүз чыкмасын, мине тиргәргә, каһәрләргә тотына. Әле дә әткәй ни барын сөйләп бетмәде, әнкәй, миңа каршы кызып, ачуланып китте:
— Фу, илаһым, — ди, — нинди бәла-каза килгән, дип торам… Бер тай өчен адәм шул чаклы акырыр икән, ди. Әллә аны гомер буена җикми асрар идеңме? Менә тилергән нәрсә!.. — ди.
Әткәй ачуланмый, кызмый, мине юатырга тырыша:
— Чү, Закир, алай юк өчен елап барма, — ди. -Бернәрсә дә булмас, без аны буразна яклап очка гына җигәрбез… Үзең ат куарсың…. Карап кына йөртерсең, — ди.
Мин аның саен ярсыдым, аның саен елый бирдем.
Ашарга чакырдылар — кермәдем. Самовар кайнаган, диделәр, — аңа да карамадым. Туктаусыз еладым да еладым; шулай елый-елый барып, эштән чыгып, бакча буендагы такта өстендә йоклап та калганмын.
Уянып китсәм, ишек алдында түшәктә ятам.
Төш ауган. Кояш түбәнәеп бара. Дөнья бик рәхәт кенә, талгын гына тора, йортта бер кеше дә күренми. Сабаннар, арбалар да юк, капка тулы ачык тора.
Сикереп тордым да абзарга йөгердем.
Барсам, ни күрим!? Минем Алмачуар, озын тезген белән бәйләнгән хәлдә, улакның бер башыннан икенче башына йөреп тора.
Ахрысы, сагынгандыр, мине күрүгә кешнәп үк җибәрде.
Телләребез сөйләмәсә дә, без бер-беребезне бик тирән аңлыйбыз. Мин килеп күренүгә, ул шатланып ук китте, өстен, ял, койрыгын тазартканда, йөзеннән сыйпаганда, айгырым бертуктаусыз иһи… иһи… дип, йомшак кына кешнәп, иркәләнеп тора, улагын төзәттем, коега илтеп, су эчердем дә өйгә кердем.
Әткәй ярым шелтә, ярым елмаю белән каршы алды:
— Елак малай! Җиңдең бит, ахрысы!.. Вилдан абзыйларың да безнең белән бергә янәшә чирәм алганнар икән, шулар белән алмашлап сөрергә булдылар… — ди.
Шатлыгым йөрәгемнән тулып таша. Җире, күге, бөтен дөньясы минем шатлыгымнан һәммәсе бииләр кебек тоела.
Бүген әни яныннан китмәдем. Ни кушса, барын-ба-рын тыңладым.
Утын керт, диде, — аны керттем. Каз бәбкәләрен Өзән елгага илтеп кайт, диде — аларны илттем. Тавыклар йомырка салгандыр, ояларны кара, диде, — аңа йөгердем.
Әткәйләр киткәндә, катык оеп җитмәгән, икмәк тә пешеп өлгермәгән; шуңа күрә азык алмый киткәннәр икән, аларга ашарга илтергә кирәк булды.
— Бар, Мохтарга әйт, — диде, — аркылы агач белән тотарсыз да яланга икмәк белән катык илтеп кайтырсыз, — диде әнкәй.
Бер сүзенә карышмадым, тик:
— Мин үзем генә дә илтә алам, әнкәй, — дидем.
— Булдыра алмассың, катыкны түгеп, әрәм итәрсең, икәү барыгыз, — дигәч, аңа да күндем.
Яланга баргач, безнекеләр янында сабан сөрә торган Апуш мине көлеп каршы алды:
— Ну, малай, эт икәнсең, җиңдең бит, Алмачуарны җиктермәдең бит, — ди. — Әйдә, бирешмә, Закир, чабышкы буласы асыл сөякне сабанга җигепәрәм иттермә, — ди.
Бу юлга җиңүен җиңдем…
Әмма бу җиңүләр миңа бик кыйбат төшкән чаклар да булды.
Мин берәр төрле карулаша башласам, тыңламасам, хәзер күз алдыма Алмачуарны китереп куялар.
— Бик күп сөйлән тагын! Алай бик каршылансаң, Алмачуарынны тотарбыз да урманга җигәрбез, — дип куркыталар.
Моңа җавап кайтарырга сүзем булмый, телем киселә: үземне җиксеннәр, аңа риза, тик минем Алмачуарыма гына тимәсеннәр.
Тирә-якта ат тану белән дан чыгарган Сафа бабай:
— Бу колын үзенең ике агасына охшар, алар кебек чабышкы булыр… — дигән иде. Һәммә кеше дә шулай юрыйлар. Урманга, тауга-ташка, сабан-сукага җиксәң, ул ничек чаба алачак? Анарда нинди чабышкылык калачак?! Ни булса булыр, авырга җиктермим, менәм, чабыштырам, чабарга өйрәтәм, тирә-якта берен че чабышкы ясыйм!
XVI
Менә күптән көтелгән килеп җитте.
Бүген сабан туе!
Андый-мондый гына түгел, тирә-якта бик сирәк була торган, — бик зурысы, бик шәбе! Данлыклы чабышкылар җыелалар. Атаклы көрәшчеләр киләләр. Исемле йөгерек ирләр бүген көчләрен сынашмакчылар. Алмачуар белән минем өчен дә бүгенге көн, бәлки, гомергә бер генә килеп китә торган зур көннәрдәндер. Айгырым сыналмаган түгел. Өченче яшенә чыккач та, менемгә өйрәттек. Шуннан бирле авылыбызда үзара ат ярыштырулар күп булды. Әйтәсе дә юк, һичкемнең аты минем Алмачуарга якын килмәде — кузгалып китү белән мин очам, башкалар күз күреме җир артта калалар.
Күрше авылларның атлары белән дә ярышкаладым. Болар арасында күп сабан туйларында беренче, икенче килгәннәр дә бар иде. Алмачуар боларны да бик җиңел, бик уйнап уза иде.
Әмма, әмма бу сабан туе башкарак. Әллә кайдагы, тау эчендәге башкортлар дан тоткан чабышкылары белән килгәннәр, диләр. Араларында бер күк бияне бик мактап сөйлиләр, үткән ел Өфе каласында чаптырганда, бөтен атларны адәм көлкесенә калдырган, диләр.
Башкаларын уйламыйм да. Менә шул күк бия мине куркыта. Кайдан гына килеп чыкты икән соң, ул гөнаһ шомлыгы нәрсә!
Әткәй белән Сафа бабай да минем хәлне бик аңлыйлар булса кирәк. Чаба торган атны бөтенләй башкача хәзерләргә тиешле була икән: заманында күп чабышкы асраган Сафа карт, яз чыккач ук, әткәйгә моның юлларын өйрәтте: нәрсә ашатырга, ничек эчертергә, көн саен ничек аз-аз гына йөртеп кайтарырга — һәммәсен әйтеп бирде. Аның белән генә дә калмыйча, һәр көн диярлек, үзе килә, карый, яңадан өйрәтеп китә.
Сабан туена бер атна калгач, бигрәк каты тотына башладылар. Печәннең корысын гына бирәбез, бүлеп-бүлеп солы салабыз, азлап-азлап апара суы эчерәбез… Әти иренми, көн-төн карый. Мин аңа ияреп йөрим. Ансыз да асыл сөяк булган Алмачуарым бу арада карап туйгысыз булып чибәрләнде. Ял, койрык ефәкләнеп, дулкынланып тора. Эч, каеш белән тарттырган кебек, нечкәреп, тип-тигез булып эчкә керде. Буе тагы да озыная төшкән кебек күренә. Аяк атлаулары шундый җиңел инде, әйтерсең ул җиргә басмый, бәлки, күзгә күренми торган канатлары белән очып кына бара.
Ул электән дә ашауга бик назлы иде. Ахрысы, ярыш көннәренең якынаюын сизәдер, үзен бик артык саклый башлады… Шуның белән бергә аны тыюлар бик авырайды.
Мин башка һичбер малайны мендермим, йөрергә чыкканда, һаман үзем. Шул вакытларда кайда гына булса да, нинди генә булса да, атланып кына барырга кирәк чакта да, башка берәр ат, арттан килеп, уза башласа, тыеп тотармын дип уйлама, — авызлыкны тешләп ала да канатланып оча гына!
Бер дә шик юк, Алмачуар тиз арада сабан туе буласын белә, анда үзенең чабачагын да сизә һәм шуңа бик нык хәзерләнә. Минем хәзерләнүем дә аныкыннан ким түгел.
Әткәй белән Сафа бабай, шаяртыпмы, чынлапмы, кайбер вакыт башка берәр малайны мендереп чаптыру турында сөйлиләр:
— Син яшьсең. Алмачуар да әле зур җирләрдә чабып өйрәнмәгән, — диләр.
Мин якын да килмим. Тагы әйтсәләр, күзләрем яшәрә башлый. Сафа бабай мине юата:
— Ярар, балам, ярар, ни күрсәң, үзең күрерсең, узсаң да — үзең, уздырсаң да — үзең! — ди.
XVII
Бүген бөтен авылның асты өскә килә. Әллә ничә йөзләп егетләр ат менеп чыкканнар да, яшь киленле йортларга кереп, сөлге җыеп йөриләр. Малайлар, кайсы атта, кайсы җәяү, өйдән өйгә йомырка сорарга чыкканнар. Аларга яшелле-кызыллы буяуга буяп әзерләп куйганнар. Хатын-кыз бертуктаусыз кайный: киенәләр, ясаналар, буяналар, тырт-мырт өйдән өйгә йөгерәләр.
Башка сабан туйларында мин дә шулар эчендә кайнаша идем. Бусында күңелем ул якка бармый.
Алмачуарның йөрәге түзми, баскан җирендә тора алмый. Мин аны менеп берничә мәртәбә урап кердем. Яраулануы җитсен, дим.
Сафа бабай әйтә: яраулануы килмәсә, иң шәп атлар да артта калалар, ди.
Камчының бик зәһәрен әзерләделәр. Аңа әтидән беләзеккә эләрлек итеп элмәк куйдырдым. Өскә кызыл киҗеле күлмәкнең калынын кидем. Түбәтәй төшеп кала, диләр, чабарга барган малайларның күбе аны кими, башларына яулыкмы-ниме, бернәрсә генә бәйлиләр.
Мин дә, әнкәйнең сандык төпләрен актарып, бер яшел яулыгын эзләтеп алдым. Кызыл яулыкны яратмыйм. Минем ат чибәрлектә беренче: аңа атланган малай да начар күренмәсен, дим.
XVIII
Мәзин өйлә намазына азан әйтергә дип манарага менгән генә иде, тагы Сафа бабай килде:
— Атлар китәргә вакыт җитә, әйдәгез мәйданга барыйк, — ди.
Йөрәгем суга, тәнем бераз калтырый, күкрәгем никтер кысып-кысып ала.
Алмачуар миннән дә яманрак тынычсызлана.
Әти айгырны җитәкләде, мин аякны чишендем, чалбарны салдым да бер кулга камчы белән яшел яулыкны алдым.
Өчәүләп Җамалый карт тыкрыгыннан туры мәйданга таба карап киттек.
Безнең авылның кояшбатыш ягында зур киң бер сырт бар. Сабан туен һәрвакыт шунда ясыйлар.
Бер якта аллы-гөлле, кызыллы-яшелле чүпрәк диңгезе үз алдына дулкынланып тора, — болар хатын-кызлар. Икенче якта бик куе булып, ирләр бер түгәрәк ясап оешканнар. Монда көрәш барадыр. Болардан читтә балачага, карт-коры, сатучы-фәлән; ат, арба, белмим, әллә-ниләр кара болыт кебек бөтен сыртны каплап алганнар.
Бераз еракта, басу киртәсе буендарак, атлар йөреп тора.
Кайберенең өстендә яулыклы малай, кайберләрен икенче атка менгән кеше җитәкләп йөртә… Барының да эчләре суырылганнар. Бары да карап торырга сөлек кебек маллар. Болар чабышкылар.
Без теге халык диңгезеннән сулга, шул чабышкылар йөргән якка таба киттек. Боларга якынайган саен, минем Алмачуарның сабырсызлыгы арта бара иде.
Ул арада мәйданнан Садыйк абзый атка атланып килеп чыкты. Кулында зур таяк, аның башына кызыл башлы сөлге эленгән…
Ул чабышкыларга якынрак килде дә:
— Вакыт җитте, китә башлагыз, алдан китүчеләр «Ялгыз каен» янында көтәрләр, — дип кычкырды.
Мине Алмачуарга күтәреп мендерделәр, яулыкны урадылар, кәләпүшне әткәйгә бирдем.
Башка сүз әйтмәделәр. Тик Сафа бабай гына:
— Башта бик каулама, аерманың бу ягына чыккач, кызганма, нык сук! Берүк тезгенеңне иркен куй! Тарт калап баруны ярата торган мал түгел бу! — дип, кат-кат әйтеп калды.
Без, Ялгыз каенга карап, үзеннән-үзе очарга барган атларыбызны көч белән тыя-тыя киттек.
XIX
Ялгыз каен бездән унбиш чакрым.
Башка елларда булса, җиде-сигез чакрымнан чаптыралар иде, быел, төрле илләрнең данлыклы атлары килгәнгә, шулай ерактан куйганнар, диләр. Ялгыз каенга ничек килеп җиткәнне белмим. Бу — бик артык газап булды. Әлбәттә, атлап кына барырга кирәк. Алмачуарны тыяр хәл юк. Алда, яисә артта берәр ат күрсә, авызлыкны тешләп ала да оча гына. Мин барып җиткәндә, атларның күбесе андалар иде инде. Ерак китмичә, туктаусыз йөреп торалар.
Боларны күргәч, каушап калдым: берсеннән-берсе сылу, бер-берсеннән асыл маллар. Өметем азаеп ук калды. Болар бит берсе дә Алмачуардан ким түгел!
Теге данлыклы күк бия дә килеп җитте. Күрүгә шуңардан күзләремне алмадым. Гаҗәп бер мал икән: кыска яллы, сирәк койрыклы, чандыр гәүдәле нәрсә. Очасы тар, бер якка бераз чалыш, аркасы бераз бөкрерәк. Әмма күкрәк дигән бөтенләй арысланныкы — шундый киң, шундый нык күренә. Тезләре ике якка-рак китеп тора, бәкәлләренә карагач, тагы хәйран калдым: алар шундый озыннар ки, мин гомеремдә андый-ны күргәнем юк. Күзләре зурлар, уйнап, ялкынланып торалар. Өстенә кечкенә, кап-кара, башы бөтенләй ялангач, кулына камчы тотып, бер башкорт малае менгән.
Кечкенә булса да, күп чапкан малайдыр, ахры: бер дә каушамый, атның холкын белгәнгә охшый.
Чабышкылар арасында иң тыныч торганы шул күк бия иде.
Атлар килеп бетте. Садыйк абзый безне тезә башлады. Бусы бик зур бәла икән: инде тигезләп тездем генә дигәндә, я берәүнең аты, кузгалып, алга китеп бара, я баскан урынында тора алмыйча, кире чигенә. Күп азаплардан соң, тезеп җиткерде:
— Берәү, икәү, өчәү! Һайди, туганнар! — дип кычкырып та җибәрде. Ул «һайди»ның «һ» сен әйтеп бетә алмагандыр, атлар, әйтерсең, канатланып очтылар.
Башкалар кая киткәннәрдер, узганнардырмы, артта калганнардырмы, — белә алмадым. Урыннан кузгалуга, без өч ат мин, күк бия, тагы бер җирән чабышкы, берберебезгә бәрелә язып, янәшә оча идек.
Аяклар җиргә тияме, әллә атлар яшерен канатлары белән һавадан баралармы — әле дә аерып җитә алмыйм. Агачлар, елгалар, зур-зур баткаклар — алда, ничектер, күзгә чалынырга өлгерә алмыйлар, без ал арны яшен кебек үтеп тә киткән булабыз.
Аер кул дигән бер тайгак елга бар. Бу юлда иң куркыныч нәрсә шул, диләр иде.
Очкан кошлар кебек, без бер-беребезне таптап, узып, каулашып, ул баткаклы елгага өчәү килеп кердек, ләкин ярның янында күк бия белән минем Алмачуар гына иде, өченче иптәш — җирән чабышкы, малае белән баштүбән шунда баткакка чумды булса кирәк.
Инде икәү ярышабыз…
Көчләр бик тигез: бервакыт аның аты чак кына арттан бара, ләкин тагы бер каулый, минем атның башы күк биянең койрыгы янына кала. Тагы бер баткак, минем башым әйләнә, үзем егылам кебек булам. Күңелгә шөбһә килә; күзне йомам да Алмачуарның ялларына тотынам. Ачсам, баткакны чыкканбыз, ләкин күк бия миннән 3-4 сажень алдан оча.
Инде якынаябыз да бугай: авылның манаралары күренгән кебек була.
Гайрәт белән бер тартам, камчы белән уңга-сулга җан ачуы белән сугам. Алмачуарым «эһ» дип суырып ала да, күз ачып йомганчы, күк биянең алдына барып чыга…
Менә авыл, әнә басу капкасы, менә сырт өстен каплаган кара болыт кузгала!
Чабышкы ияләре безгә каршы ат өстендә киләләр. Арада әткәй дә күренеп кала.
— Һайди, Закир, тагы бер сук! Тагы бер! Тагы!
— Һайди, Алмачуар! Һайди, күк бия! Һайди, Алмачуар! Һайди, күк бия!..
Ике яклап безне каулыйлар… Кычкыралар, сугалар, шаулашалар.
Ләкин Алмачуар белән күк бия бөтенләй диярлек янәшә киләләр.
Тагы бер тартып җибәрдем, тагы бер бөтен гайрәтем белән уңнан-сулдан сугам…
Алмачуар «эһ» дип бер суырып ала да, күк бияне аршын ярым чамасы калдырып, мәйданга килеп тә керәбез…
Кара болыт икегә ярыла.
Күк биянең башы минем Алмачуарның кабырга-сындарак булган хәлдә чикне дә узып китәбез!
Шау-шу, тавыш, тапталыш! Әйтерсең, мәхшәр көне!
Старостаның бер кулында яшел чапан — бусы беренче килгәнгә, икенче кулында зур сөлге — бусы икенче килгәнгә билгеләнгән.
Тузан, шау-шу эчендә староста, ялгышмы, ничектер, чапанны күк биягә сузды, минем Алмачуарның муенына сөлгене ташлады:
— Син икенче килдең, бугай, — ди.
Ни эшләгәнемне белмәдем, күз алдым караңгыланды, камчы белән уратып-уратып старостаның йөзенә селтәдем дә, кызулык белән күк биядән чапанны тартып алып, бу кара болыт эченнән чыгып, читкә киттем. Камчы тигәндерме, юкмы, белмәдем…
Аны карап торырга вакыт та юк: чабып килгән атны туктатырга ярамавы һәркемгә билгеле бит!
Ул арада Сафа бабай, әткәй, күршеләр, килеп, мине ат башыннан кочаклап алдылар, һәммәсе мактый, һәммәсе рәхмәт укый, Сафа бабай, кат-кат башымнан сыйпап:
— Егетсең, балам, йөзне хур итмәдең, — ди. Әткәй Алмачуарны җитәкләп йөртә башлады. Мин,
яулыкны ташлап, кәләпүш кидем дә кайнашып торган халык туфанына барып кердем.
Малайлар мине куркыта башладылар:
— Камчы белән сугып, старостаның битен яргансың. Ну, бирер үзеңә дә кирәгенне! — диештеләр.
Ул арада староста үзе дә килде йөзе чыннан да ярылган булса кирәк: ак яулык белән бер күзе ашасыннан бәйләнгән.
Мин аңардан курыкмадым, тик аптырап калдым. Ул ачуланмады гына түгел, мине кочаклады, башымнан сыйпады да:
— Мин бала чакта үзем дә, ат менеп, күп чапкан кеше… Алдан килеп тә, икенченең бүләген бирсәләр, кан түзәлми аңа… Мин сиңа ачуланмыйм, аргансың, бар кайт инде, — дип, миңа егерме тиенлек көмеш бирде.
Дөнья минеке иде. Бөтен тирә-якта дан тоткан күк бияне узып килү Алмачуар өчен һичкемнең акылына килмәгән бер бәхет иде.
XX
Ләкин бу бәхет тиз арада бик артык авыр бәхетсезлеккә әйләнде. Белмим, атымны кызу каулап яндырганмынмы, белмим, килеп җиткәч, староста белән талашып, туктап тору харап иткәнме? — ни дә булса булган: сабан туеның икенче көнендә Алмачуар аякларына баса алмас булды, ашавыннан, эчүеннән калды. Бичаракаем, адәмнән болай акыллырак күзләре белән һәркемгә мөлдерәтеп карап, бер атнага якын ыңгырашып ятты да җомга көн, иртә белән сәгать унда дөньядан үтте.
Алмачуар җан биргәндә, мин аның баш очында идем. Елый алмадым, йөрәгем таш булып катты.
Шуннан соң дөньяда һичбер малга, һичбер әйбергә күңелем дә, күзем дә төшмәде: һичбер нәрсәне сөя алмадым.
Алмачуар минем йөрәгемдә: җиргә, күккә, адәмнәргә, бөтен нәрсәләргә булган мәхәббәтемне үзе белән бергә алып китте.

Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр / Г. Ибраһимов.- Казан : ТаРИХ, 2002.- Б.218-242.

Обновлено: 09.03.2023

Алмагуль Тлеуханова — генеральный продюсер Alma Pictures (Казахстан):

Ильшат хотел, чтобы с ним находилась его коллега Гульнара Иванова, с которой он писал сценарий, хотел привезти своего оператора-постановщика, не шел на обсуждение по условиям гонораров и так далее. А тут еще в связи с пандемией COVID-19 закрылись границы и стало невозможным привезти из России большое количество как членов команды, так и актеров. Мы с Миляушой Лябибовной пытались убедить его в том, что это не только его авторский проект, а такой, который будет создаваться по заказу министерства культуры и спорта Казахстана, возможно, и Татарстана, а значит, он должен придерживаться определенных правил. И тогда он сам заявил о своей неготовности работать на этом проекте.

И в таком составе мы вновь начали работать в юридических рамках, человеческих и профессиональных. Ильшат об этом знал. После того как он отказался, я несколько раз обращалась к нему и Гульнаре Ивановой с просьбой выкупить сценарий, но они ни на какие условия не шли. Мое мнение — он повел себя непрофессионально и неэтично. Мы написали новый сценарий, собрали сильную команду с казахстанской стороны, пригласили режиссером-постановщиком Юлию Захарову, привлекли на одну из ролей Алсу Абульханову.

Ильшат Рахимбай — режиссер (Казань):

— Во-первых, они не поставили меня в известность о том, что решили продолжить снимать этот фильм. У меня есть тому доказательство — переписка, в которой они сообщили, что будут снимать другой проект на те же деньги, а не этот же с другим режиссером. Никто о подобном мне не сказал. Я узнал об этом через несколько месяцев от совсем других источников, а не от продюсеров. О чьей непрофессиональности здесь может идти речь?

Во-вторых, про экспертизу. То, что сценарий якобы не обнародуется до премьеры фильмы, — что за закон? Это кто придумал? Почему в такой конфликтной ситуации он не может быть для ознакомления преподнесен? Если они не хотели конфликта, нужно было просто мне его показать еще три месяца назад, и тогда никаких споров не возникло бы, тем более если сценарий кардинально отличается от нашего. Камон, коллеги, так в чем проблема, почему тогда вы его так старательно скрываете, мы же общались пару месяцев назад как лучшие друзья?

Здесь юридически, понятное дело, мы не сможем доказать, что сценарий или проект украден, авторское право — одна из самых непонятных ситуаций в мире юриспруденции. Потому что могут быть немного другие актеры, перипетии и так далее. В суде такое доказать невозможно, даже если это так. Здесь вопрос в морали сторон, в продюсерско-режиссерских, человеческих отношениях. У меня подход к данному проекту был, видимо, более трепетным, личным. И поэтому попытка залезть в творческие механизмы его создания вызвали у меня, как и у любого адекватного режиссера, неприятие.

В-четвертых, при любых обстоятельствах, как бы продюсеры ни хотели оправдать свои действия, любые попытки выйти из воды сухими будут тщетны. Тут нет серых мастей, предельно ясная ситуация с антагонистами и протагонистами. Вопрос в том, если уж это случилось, для чего дана такая ситуация от Всевышнего мне, им, нам всем. Что ж, нужно уметь делать правильные выводы и идти дальше более мудро и осмысленно.

P. S. Знаете, в чем внутренний конфликт продюсеров? Они думают, что балом правят деньги и тот, кто их нашел. В действительности все прекрасно понимают, что миром правят идеи. И если бы это было не так, то продюсеры крали бы деньги, а не идеи… Всем желаю фрактальных благостных открытий и гармонии.

А если рассматривать этот случай через теорию божественных учителей, которые в зависимости от танцев планет могут приходить к тебе как в черном, так и в белом обличии, то я безмерно благодарен учителям на данном этапе жизни. Они научили меня быть чутким, внимательным и уважительно относиться к чужому труду.

ЛЮДИ помогите безотлагательно пожалуйста короткое содержание сказки Алмачуар Ибрагимова ли просто о чём она.

  • Вашнев Виталий
  • Разные вопросы
  • 2019-02-15 17:18:38
  • 2
  • 1

Это не притча, а рассказ. В ней рассказывается о том, как мальчишка участвовал в скачках на лошадях(на лошадки по имени Алмачуар, ее имя говорит какая она: она вся не одного цвета, а с великими белоснежными пятнышками, за что ее окрестили так, она самая прекрасная посреди всех лошадок. Еще потомство этой лошади лучшие бегуны), а после скачек через пару дней лошадка умирает, так как мальчишка не знал, что ее нельзя поить после скачек.Мальчишка очень страдает после этого варианта.

Аватар

Это не сказка, а рассказ. В ней рассказывается о том, как мальчик участвовал в скачках на лошадях(на лошади по имени Алмачуар, ее имя говорит какая она: она вся не одного цвета, а с большими белыми пятнами, за что ее прозвали так, она самая красивая среди всех лошадей. Еще потомство этой лошади лучшие бегуны), а после скачек через пару дней лошадь умирает, так как мальчик не знал, что ее нельзя поить после скачек.Мальчик очень страдает после этого случая.

Вопрос

Если вы не нашли ответа на свой вопрос, или сомневаетесь в его правильности, то можете воспользоваться формой ниже и уточнить решение. Или воспользуйтесь формой поиска и найдите похожие ответы по предмету Другие предметы.

ЛЮДИ помогите срочно пожалуйста краткое содержание сказки Алмачуар Ибрагимова ли просто о чём она.

Это не сказка, а рассказ. В ней рассказывается о том, как мальчик участвовал в скачках на лошадях(на лошади по имени Алмачуар, ее имя говорит какая она: она вся не одного цвета, а с большими белыми пятнами, за что ее прозвали так, она самая красивая среди всех лошадей. Еще потомство этой лошади лучшие бегуны), а после скачек через пару дней лошадь умирает, так как мальчик не знал, что ее нельзя поить после скачек.Мальчик очень страдает после этого случая.

Читайте также:

      

  • Стивен кинг мужчина который любил цветы краткое содержание
  •   

  • Школа 55 кружки и секции
  •   

  • Массовая культура краткое содержание 10 класс
  •   

  • Книга маруся 2 краткое содержание
  •   

  • Особенности испанской школы живописи

Үткәрү вакыты: 14.10.16

Сыйныф:

Дәреснең темасы: Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе.

Дәреснең максаты:

  1. Язучы биографиясе белән танышу һәм иҗаты турында гомуми күзаллау булдыру.

  2. “Алмачуар” хикәясенә кызыксыну уяту, аны әдәби телдә үзләштерү.

  3. Балаларда хайваннарга карата мәхәббәт, миһербанлылык хисләрен тәрбияләү. Шул әсәргә таянып, татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын саклап калуның һәм дәвам итүнең әһәмиятен аңлау.

Планлаштырыла торган нәтиҗәләр:

Предметлы УУГ: “Алмачуар”хикәясендә нинди ва -кыйгалар тасвир-

ланганын аерып алып сөйләргә; шул мисалда сюжетны танырга өйрәнергә.

Кемнәр, нинди хәлләр каршы куелганын ачыклап, конфликтны табарга өйрәнергә.

Регулятив: эш өчен максат куя белү.

Танып белү: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

Коммуникатив:сөйләм этикеты нормаларын үтәү:исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү; парларда эшли белү.

Чыганак: дәреслек, презентация, “Бәхет дагасы” җыры, Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры спектакле. 2009 ел. (өзек)

Дәрес барышы

I. Актуальләштерү

Исәнмесез, укучылар! Бүген без сезнең белән күренекле язучы Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз.

Г.Ибраһимовның исемен белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр ул, мөгаен. Аның турында безнең күренекле галимнәребез, язучыларыбыз истәлекләр, очерклар язып калдырганнар. Алар аша әдибебезнең атаклы язучы, талантлы әдәбият галиме, татар тарихчысы булуы белән бергә, нечкә күңелле, миһербанлы, табигатьне яратучы шәхес булганын да белә алабыз. Хәзер мин сезгә берничә истәлек укып китәм. Алар аша язучының нинди кеше булганлыгын билгеләп буламы икән? Игътибар белән тыңлагыз әле!

Ибраһимов!

Ул – гаҗәеп матур, нечкә тел маһиры, тормышның бөтен катламнарын тирәнтен өйрәнеп, белеп иҗат иткән чын реалистик әсәрләр – романнар, повестьлар, хикәяләр язган проза остасы, ул — әдәбият галиме, күренекле тәнкыйтьче, тарихчы һәм телче, педагог, күп яшьләрнең турыдан-туры дәрес биргән укытучысы; ул – журналист та, башлап йөрүче – оештыручы, җәмәгать эшлеклесе” (Р.Гатауллин).

Бер генә күреп, бер генә сәгать сөйләшеп, гомергә хәтердә кала торган кеше сирәк очрыйдыр. Шундыйларның берсе минем өчен татар халкының бөек язучысы Г.Ибраһимов булды.” (С.Ариш).

Безнең Галимҗан бер татар халкының гына булмыйча, барлык шәрык халыкларының да зур язучысы” (С.Вурун).

Әһәмияте үз илендә генә калмыйча, еракларга тарала торган сәнгатьчеләр була.Галимҗан да – шуларның берсе. Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасында күкрәк киереп керә ала” (П.С.Коган).

Галимҗан минем беренче укытучым булды: өстәп әйтеп, ихтимал, бердәнбер укытучым булгандыр… Һәм мин Г.Ибраһимовның бер генә әсәрен дә укымый калмадым. Аның һәр сәхифәсе минем өчен бер ачыштай була иде” (Б.Кербабаев).

Укытучы: Димәк, әлеге истәлекләр буенча без язучының нинди кеше икәнлеген билгели алабызмы?

Укучы: Укымышлы, белемле…

Укытучы: Бик тә кызыксынган укучыларга “Г.Ибраһимов турында истәлекләр” дигән китапны тәкъдим итәм. Әлеге китаптан үзегезне кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар табарсыз дип ышанам.

II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

II.1. Укытучы: Ә хәзер Г.Ибраһимовның портретына игътибар итик. Портрет аша язучының нинди характер үзенчәлекләрен билгели аласыз?

Укучы: Кырыс, күз карашы мәгънәле…

Укытучы: Әйе, укучылар, кырыс акыллы йөз, гүяки, кискен сораулар белән төбәп караучы күзләр, күпне күргән, кичергән булуы турында сөйләүче йөз чалымнары, олылык, олпатлык, азамат ирләрчә мәһабәтлелек, ныклык.

Укучылар, без сезнең белән истәлекләрдән, портреттан чыгып, язучы турында кыскача мәгълүмат ясадык. Әдипкә биргән характеристикабыз дөресме икән? Шуны ачыклау йөзеннән мин сезгә аның биографиясен сөйләп китәм.

II.2. .Г.Ибраһимовның сабый чагы Башкортсан җирендә, табигатьнең күркәм байлыгы белән бизәлгән Солтанморат авылында уза. Ул шушы авылда мулла гаиләсендә туа. Галимҗан әти-әнисен, бик сагынып, иң җылы хисләр белән искә ала: “Әнием бик миһербанлы, эшчән, кунакчыл иде. Без аны бик ярата идек. Ләкин бик кызганыч, иртә үлеп китте…” Әтисе турында да болай ди: “… Әти безне бик иркәли иде дип әйтә алмыйм. Андый кеше түгел иде. Шулай да ул безне кеше итәргә бик тырышты. Заманы өчен үз даирәсендә алдынгы кеше иде. Шуңа күрә указын кайтарып, муллалыгын ташлады, гомеренең соңгы көннәренә чаклы гади крестьян булып үткәрде. Башта ул минем язучы булып китүемә шактый кырын карады…. Минем беренче әдәби адымнарыма кырын каравы аның язучылык эшенә ихтирамы булмаганлыктан түгел, ә минем, үз эшемне тиешенчә булдыра алмыйча, тормышта үзенең урынын, сәләтен таба алмаган кеше булып калуымнан куркуы булгандыр дип уйлыйм. Ул исән чакта минем кайбер хикәяләрем басылып чыкты. Боларны күреп шатланды гына. Минем тормыш юлыма, җәмгыятьтәге урыныма ышана иде…”

Солтанморат авылы тирәсендәге матур табигать күренешләре аның күңеленә тирән тәэсир ясый:анда очсыз-кырыйсыз тигезлеккә ямь биреп, җәйрәп яткан көзгедәй күлләр, боргаланып аккан елгалар, авыл кырыннан ук башланып киткән иген басулары, яшел тугайлар, ә авылның икенче ягында биек-биек таулар, калын урманнар, Галимҗанга әкияттәге сыман сихри, җырдагыдай серле күренәләр. Чөнки Галимҗан әйләнә-тирәне күзәтүче, табигатьтәге һәр үзгәрешне сизгер тоючы, туган якларының очсыз-кырыйсыз табигать байлыкларына карап тәэсирләнүче, шигърияткә омтылучы малай була. М.Ибраһимов та болай искә ала: “Бу җирләрнең сихри матурлыгы Галимҗанны нечкә күңелле әдип итеп тәрбияләп үстермәдеме икән?” Мөгаен, бу сүзләрдә хаклык бардыр. Аның табигать турындагы язган әсәрләре әлеге сүзләрне раслыйлар. Аның әсәрләрендә кояш нурының җылысы да, талгын искән йомшак җил дә, боргаланып аккан чишмә тавышы да ишетелә. Гүзәл табигать кочагында үткән балачакның күңел түрендә уелып калган истәлекләре соңыннан язучының әсәрләрендә дә чагылыш таба.

Бала чакта Галимҗанның тормышы башка крестьян малайлары тормышыннан берни белән дә аерылмый. Җәй көннәрендә ул иптәшләре белән бергәләп җиләккә йөри, елгада һәм кондызлы күлдә балык каптыра. Җәйге төннәрдә малайлар белән бергәләп, яланга яисә урманга ат сакларга китә. Кыскасы, Г.Ибраһимов – табигатькә гашыйк кеше була.

II.3. Ат – татар халкының изге хайваннарыннан берсе. Борынгы заманнарда ук көнкүреш яшәешне атсыз күз алдына китерегә дә мөмкин түгел. Кырда, өйдә, төрле күңел ачу бәйрәмнәрендә дә ат мөһим рольне уйнаган. Хәтта татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй да ат чабышларыннан башланып киткән,һәм бу традиция әлеге көнгәчә дәвам итә.

Яшь егетләр Сабантуйларныннан
Ут уйнатып чыгып киттеләр.
Күңелемә яткан толпарларга
Камчы белән сызып үттеләр…
(Р.Ягъфаров).

(Дага күрсәтелә)

Кайсыгыз ишек башларында әлеге даганы күргәне бар? Булса, ул ни өчен анда куелган?

(Укучыларның җавапларын тыңлау)

Игътибар итсәгез, һәр ат тоягының астында дага кадакланган. Бу ат тоягы ашалмасын өчен куела.

Ат – бәхет китерүче хайван буларак билгеле,һәм әлеге дага да бәхет символы булып тора. Ул йортларны төрле бәла-казалардан саклый дигән фараз бар. Менә шушы кечкенә генә элемент та халыкның атларга булган мөнәсәбәтен, ихтирамын күрсәтеп тора.

(“Бәхет дагасы” җыры яңгырый. И.Хөснетдинов сүзләре,Г.Сәйфуллин көе).

Җыр ошадымы? Аны ишеткәнегез бармы? Әлеге җырны тыңлагач, сездә нинди хисләр уянды?

(Укучыларның җавапларын тыңлау)

Димәк, ат – бәхет-шатлык, яшьлек иртәсе булып тора. Ә ат нинди хайван соң ул? Аңа карап, нинди сыйфатларын билгели алабыз?

Укучы: Сабыр карашлы, түзем, чыдам, хуҗасына тугры, эшчән хайван.

II.4. Укытучы: Кечкенә вакытта ук атта утырып йөрергә хыялланмаган бер генә малай да юктыр ул! Бүгенге дәрестә без сезнең белән ат яратучы малай турында укып китәрбез. Әсәрнең исеме – “Алмачуар”.

Алмачуар – ат исеме, чуар булган атларга шулай диләр.Әйтеп үткәнчә, Галимҗан үзе атларны бик яраткан һәм болай ди: “Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк…”Алмачуар” дигән хикәям дә үз тормышымнан алып язылган дисәм дә ялгыш булмас…”

Ә хәзер мин әсәрне укый башлыйм, ә сез дәвам итәрсез.(81-84нче битләрне уку).

II.5. Аңлашылмаган сүзләргә игътибар итик:

фатиха кылдыра-ата-ананың, остазның һ.б. рәсми рәвештә белдерелгән изге теләге, ризалыгы, юлламасы;

әбүҗәһел-хәйләкәр, алдакчы, явыз кеше;

хәер-дога-яхшы теләк, яхшы дога;

хәрәмләде-алдады, ялганлады;

әүлия-изге кеше;

хәстә-авыру, кыерсыту,кысу,урынсызга кимсетү, җәберләү;

нәзер-үз өстенә алган эш, шартлы вәгъдә;

нәфес-нәрсәне дә булса булдырырга көчле омтылыш, күпне өмет итү, комсызлык.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

III.1. Укытучы: Укучылар, әсәрдә нинди геройлар белән таныштык?

Укучы: Хафиз, Әлемгол, Сафа бабай белән таныштык.

Укытучы: Әсәр нәрсә белән башланып китә?

Укучы: Тирә-якка усаллыгы, саранлыгы белән даны чыккан Әлемгол тик торганда үзенең гомерлек дошманы Хафизга, ягъни малайның әтисенә, бия китереп бирә.

Укытучы: Ни өчен ул моны эшли? Әсәрдән шушы урынны табыгыз.

(83-84нче битләр, 3нче кызыл юл)

Укытучы: Әлемгол һәм Хафиз арасындагы каршылык кайда һәм кайчан башланып китә?

Укучы: Сабантуй бәйрәмендә Хафиз белән Әлемголның мәйданга көрәшкә чыккан вакытыннан башланып китә.

Укытучы: Әлеге бүлекләрдән чыгып, Хафиз картка нинди сыйфатлар хас дия аласыз?

(Укучыларның җавапларын тыңлау)

Укытучы: Без капчыкта ятмый” дигән мәкальне әсәрдә нинди геройга туры китереп була һәм ни өчен?

Укучы: Әлеге мәкальне Әлемголга туры китереп була, чөнки ул Сабантуйда көрәшкәндә хәрәмләшә һәм авырый башлый. “Терелсәм, кара бияне Хафиз картка илтеп бирер идем”-дип әманәт әйтә һәм сүзендә тора, шуның белән хәрәме беленә.

Укытучы: Димәк, Әлемгол яманлык эшли, һәм бу яманлыгы аңа чир булып кайта. Яхшылык эшли, хатасын таный һәм бияне илтеп бирә- күңел тынычлыгы ала..

III.2. Укытучы: Хәзер һәр бүлеккә исем куеп карыйк.

1б. – Бияне алып китү;

2б. – Хәрәмләшү;

3б. – Дөреслек.

Укытучы: Бүлекләргә исем куйдык. Ләкин әлеге исемнәр дөрес тәртиптә бирелгәнме соң?

Укучы: Юк.

Укытучы: Әйдәгез әле, бүлекләрне вакыйгалар үстерелеше тәртибе буенча куеп чыгыйк.

1б. – Хәрәмләшү;
2б. – Дөреслек;
3б. – Бияне алып килү.

III.3. Укытучы: Укучылар, игътибар итсәгез, Хафиз белән Әлемгол икесе ике авылдан. Бу вакыйгалар тирә-күрше авылларга бик тиз арада мәгълүм булалар. Ни сәбәпле?

Укучы: Чөнки әлеге вакыйга Сабантуй вакытында була.

Укытучы: Әйе, Сабантуйга тирә-күрше авыллардан дуслар, туганнар җыелалар. Димәк, Сабантуй – барлык милләт халкын берләштерүче, милли рухта сугарылган бәйрәм булып тора, чөнки Хафиз – татар, Әлемгол – башкорт милләтеннән.

Ә сез үзегез Сабантуйлар турында нәрсәләр беләсез? Ул нинди бәйрәм? Кайчан уздырыла?

(Укучыларның җавапларын тыңлау).

IV. Йомгаклау

IV.1. Укытучы: Укучылар, сезгә укылган бүлекләр ошадымы?

(Укучылар җавапларын тыңлау)

Укытучы: Язучы турында нинди мәгълүматлар алдыгыз?

(Укучылар җавапларын тыңлау)

Укытучы: Дәресебезне Г.Ибраһимовның тормыш иптәше Гөлсем Мөхәммәдованың сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

Галимҗан – бала җанлы кеше иде…

Моңа инаныр өчен “Алмачуар” әсәрен генә укып карау да җитә. Бу гүзәл повесть минем иң беренче укыган әсәрем иде. Мин аны хәзер дә кайта-кайта укыйм. Ул шундый әсәр. Аны бөек язучы һәм бала җанлы кеше язган.

Ә бөек язучы – үз күңелендәге балалыкны җуймаган кеше ул”.

IV.2. Бүгенге дәрестә билгеләр…

V. Өй эше

Укытучы: Г.Ибраһимов “Алмачуар” хикәясе. 4-8 нче бүлекләр.

Дәрес шуның белән тәмам. Саубулыгыз.

5

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Аллоды онлайн квест экзамен для героя
  • Алло экзамен сдавайся
  • Аллигатор 80 егэ производитель
  • Аллигатор 40 егэ характеристики
  • Аллигатор 40 егэ купить в москве

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии