Амирхан еники хикэялэрендэ сугыш фажигасенен чагылышы сочинение

Статья по татарскому языку на тему Әмирхан Еники иҗатында сугыш фаҗигасенең чагылышы

Раздел Другое
Класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата 09.11.2015
Формат doc
Изображения Нет

Поделитесь с коллегами:

Тема: Әмирхан Еники иҗатында сугыш фаҗигасенең чагылышы.

Туплар гөрселдәгән чакта музалар тынып тора, дигән гыйбарә бар.Борынгы әйтем булса да, Бөек Ватан сугышы елларында ул кире кагылды. Җыр һәм шигырь, нәфис сүз өзлексез яңгырап торды. Яңа әсәрләр иҗат ителде, газета-журналлар чыгуыннан туктамады. Әдәбият һәм сәнгать, матбугат, мәгариф тә җиңү яулашты.

Татарстан язучылары фронтта да, тылда да зур эшчәнлек алып барды.

Күренекле язучыбыз Әмирхан Еники сугыш башлану хәбәрен Ташкенттан Татарстанга кайтып килешли ишетә. Ә берничә атнадан, 1941 нче елның июлендә, фронтка китә.

1941-45 нче елларда Бөек Ватан сугышы фронтында хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьләрендә рядовой солдат булып хезмәт итә.

Әмирхан Еники әсәрләрен өйрәгәндә,аның иҗатын 3 чорга бүлеп карыйлар:

  1. сугыш чоры хикәяләре

  2. 50 нче еллар иҗаты

  3. 60-80 нче еллар иҗаты

Сугыш чорында язылган «Бала» (1941), «Ана һәм кыз» (1942), «Бер генә сәгатькә» (1944), «Ялгыз каз» (1944), «Мәк чәчәге» (1944) хикәяләре һәм нәсере әдипне иҗат юлына чыгара.

Сугыш шартларында Ә.Еники яшәү һәм үлем, олы җанлылык һәм намуссызлык,бөеклек һәм түбәнлек төшенчәләрен дөнья, ил язмышы белән рәттән куя. Үлем рәхимсезлегенә каршы нык характерлы солдат образы каршы куела.

1941 нче елда язылган «Бала» хикәясе укучыны тетрәндерә. Солдат Зариф, адашып калган баланы күтәреп, станциядән китәргә торган эшелон янында кая бәрелеп, кая сугылырга белмәгән әнисе кулына исән-имин илтеп тапшыра.

Зариф- олыны олы, кечене кече итә белүче, кеше кайгысына битараф кала алмаучы, үз тормышын куркыныч астына куеп башкаларга ярдәм итүче төгәл, зирәк, тәвәккәл кеше.

Язучыларның әсәрләрендә Ана образы еш очрый. Ә.Еники әсәрләрендә дә Ана образы бар. 1942 нче елда язылган «Ана һәм кыз» хикәясе бүгенге дәреслекләрдә үз урынын табарга тиеш дип саныйм.

Солдат Хәсәнне авыру әнисе урын өстендә көтеп ята. Улын сагыну, көтү хисләре генә яшәтә Ананы. Рәхилә дә энесен көтә, ләкин егетнең сугышта үлүне турында хәбәр килә. Рәхилә бу шомлы хәбәрне авыру әнисеннән яшереп торырдай көч таба. Кызның дошманга нәфрәте зур. Бу хикәядә якыннарын югалту ачысы һәм сагыш. Кешеләрнең күңелендә Өмет һәм Көтү яши.

Сугыш чоры әдәбиятында, әлбәттә, үзәктә Солдат образы тора. Ә.Еники шунысы белән үзенчәлекле язучы, ул сугыш барган урынны тасвирламый, ә кешенең эчке хис-кичерешләрен күрсәтергә тырыша. Шул ук вакытта сугыш турында барган хикәяләрдә «җанлы» табигать урынсыз кебек. Сугыш булып узган җирләрдәге тереклекне, хайваннар дөньясын сурәтләү Ә.Еникигә хас үзенчәлек. «Ялгыз каз» хикәясе моңа дәлил.

Хикәянең төп герое- ала каз. Казны, гадәттә тыныч тормыш шартларында гына очратырга мөмкин, ягъни каз — тынычлыкны символлаштыручы кош. Аның хуҗасы Машага, солдат Иванга карата мөнәсәбәттә каз образы ачыла башлый, ләкин анда табигый башлангыч өстенлек итә: бәбкәләр күрү белән аларны ияртеп, су буена китә.

Турыдан- туры табигатьнең үзен сурәтләгән әсәр- «Мәк чәчәге» нәсере. Мәк чәчәге матурлык, тынычлык, иминлек символы булып тора. Мәк чәчәге образын тулы итеп тасвирлау өчен автор аның тирәсендәге мохитне күрсәтә. Символик образ булган мәк чәчәгенең тормышы 2 чорга бүленеп бирелә: беренчесе- явыз дошман гүзәл бакчаны кара туфракка әйләндереп куйганнан соң. Шушы капма- каршылык нәсердәге хисләрнең тирәнлеген көчәйтә.

Ә.Еники сугыш шартларында гади кешенең, солдатның чыдамлыгын, юлындагы авырлыкларны батырлык белән кичерүен, яшәүгә булган өметен чагылдырды. Үзе батыр булган, батырларча утны- суны кичкән кеше генә шундый әсәрләр яза ала.

Ә.Еникинең сугыш чоры хикәяләре яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә, Бөек Ватан сугышында җиңүен тарихи әһәмиятен, асылын тирәнтен аңлауда, төрле милләт кешеләре арасындагы дуслыкның кадерен белергә өйрәтүдә, фронтта һәм тылда өлкән буын күрсәткән батырлыкларны күз алдына китерергә булышлык итүдә бүген дә зур әһәмияткә ия.

Муниципальное  автономное общеобразовательное учреждение

Чикчинская средняя общеобразовательная школа имени Х.Х. Якина

Гагарина ул., д. 7, 625537

Тел./факс (3452) 775-016. E-mail:Chikcha @ mail.ru

ОКПО 42153060  , ОГРН 1027200881828, ИНН/КПП

7224009980/722401001

Открытый урок татарской

 литературы в 11 классе на тему:

«Әмирхан Еники хикәяләрендә сугыш һәм кеше темасының бирелеше»

Составила: Муллачанова

Гузалия Халиловна,

учитель татарского

языка и литературы

с. Чикча, 2013 г.

Тема:

Әмирхан Еники хикәяләрендә сугыш һәм кеше темасының бирелеше

Максат:

  1. XX гасыр башы әдәбиятына кереш сүз әйтү;
  2. Ә.Еникинең хикәяләр остасы, нечкә психолог булуын ачыклау;
  3. Укучыларның үз фикерләрен матур итеп сөйли һәм дәлли белү күнекмәләрен үстерү;
  4. Әмирхан Еники әсәрләрендә күтәргән проблемаларның хәзерге вакытта да мөһим булуына игүтибар итү;
  5. Җирле язучылар белән чагыштыру һәм уртак проблемаларны табу;
  6. Кеше характерының уңай моментларын ачыклау;

Җиһазлау:

  1. Унбереллык урта мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек;
  2. Ә.Еники, Б.Сөләйманов, Я.Зәнкиев хикәяләре;
  3. “Мәгариф” журналлары: 1986 ел. №3, 2002 ел. №11, 2003 ел. №3
  4. Портретлар, плакатлар
  5. Дәрескә презентация

Дәреснең тибы: әсәрләрне анализлау.

Методлар: эзләнү, тикшеренү ысулы.

Алымнар: аңлатмалы сөйләү, чагыштыру, әңгәмә үткәрү, китап белән эшләү;

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты.

1.Уңай эмоциональ атмосфера тудыру

II.Укытучы:

XX гасыр башында татар әдәбиятына бик күп каләм осталары килеп керде: Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Камал, Г.Ибраһимов кебек күренекле шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар. Бүгенге дәрестә аеруча игътибарны үзенең иҗатын XX гасырның беренче яртысында башлаган, әдәбиятыбызда зур урын алып торган күренекле әдип, хикәяләр остасы, әдәбиятыбызның аксакалы – Әмирхан Еникигә юнәлтәбез.

  1. Бер укучы Ә.Еники турында кыскача сөйләп китә.

Укучылар 4 группага бүленгән, һәркайсы группага алдан ук хикәяләр бирелгән.

1 группа Ә. Еникинең “Бер генә сәгатькә” хикәясе;

2 группа Ә. Еникинең “Тауларга карап” хикәясе;

3 группа Ә. Еникинең “Ана һәм кыз” хикәясе;

4 группа Б.Сөләймановның “Әни” һәм Я.Зәнкиевның “Кан кардәшләр” хикәяләре.

  1. Мультимедия ярдәмендә экранда сугыш күренешен карап китәбез.
  2. Бер укучы сөйли:
  • 1941т елның 22 июнендә немец-фашистлары безнең илгә басып керделәр, шәһәрләрне, авылларны талый, яндыра башладылар. Халкыбыз бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелде. Илебезнең барлык халыклары белән авыр көрәштә татар язучылары да катнашты. Күпме генә вакыт үтсә дә, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы илебез тарихында иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр. Сугыш афәтен кеше күңеленә тирән үтеп керерлек итеп сурәтләгән язучылардан Ә.Еникине китерергә була.
  1. Укытучы: Укучылар, әйдәгез группаларда эшебезне дәвам итик.

Слайдта беренче группаның “Бер генә сәгатькә” хикәясенә сораулар чыга:

  1. Бу әсәрнең төп геройлары кем һәм ни өчен әсәр шулай атала?
  2. Гомәр бер генә сәгатькә өйгә кайтып нинди тәэсирләр алып китә?
  3. Гомәрнең тагын кемне күрәсе килде?
  4. Ни өчен Гомәр белән сөйләшкәндә әти-әнисе ачуланышып китәләр?
  5. Гомәр сезгә нинди егет булып тоелды?
  6. Өйдәге кешеләр ничек яшиләр иде?
  7. Авыл малайларына нәрсә кирәк иде?
  8. Ни өчен анасы бигрәк тә борчыла иде?
  9. Өйдәге килен нәрсә турында сораша?
  10. Командирга карата нинди җылы мөнәсәбәтләр туды?
  11. Хикәянең ахыры нинди һәм сез аны ничек тәмамлар идегез?

Укытучы: «Бер генә сәгатькә» әсәрендә гади авыл халкы тормышы сурәтләнә. Сугышка киткән авыл егетенең өйгә кайтып керүе — туган иле, туган халкы өчен көрәшүче улларын сагынучы анага зур шатлык. Ләкин ана йөрәге аның бик кыска вакытка — бары тик бер генә сәгатькә кайтуын аңына сыйдыра алмый. Станция ягыннан поезд тавышы ишетелгән саен тәрәзәдән карап улларын көтеп торган ана кинәт кайтып төшкән төпчеген яраткан ризыгы белән сыйлый алмавына да, мунча кертергә өлгермәвенә дә борчыла. Ә. Еники бер генә сәгать эчендә булган күпме вакыйганы күрсәтте, шул ук вакытта төрле буын кешеләренең эчке кичерешләрен нечкә психолог кебек сурәтләде.

Слайдта икенче группаның “Ана һәм кыз” хикәсенә сораулар чыга:

  1. Әсәрдә нинди гаилә турында сүз бара?
  2. Автор ананың сәламәтлеге турында нәрсә әйтә?
  3. Рәхиләгә карата нинди уңай сыйфатларны әйтергә була?
  4. Ананың васыяте язылган моментларны китаптан табып укыгыз?
  5. (Иң мөһим җөмләләрне)
  6. Хат ташучы китергән нинди кәгазьне ни өчен Рәхилә әнисенә күрсәтми?
  7. Рәхилә дөрес эшләдеме икән?
  8. Ни өчен Рәхилә Хәлимәгә каты булды?
  9. Әсәрнең ахыры нинди? Гыйбрәтле моментлар кайда?
  10. Ананың үлүен без беләбезме?

Укытучы: «Ана һәм кыз» хикәясендә исә Рәхиләнең эчке табигате бирелә. Сугыш чорының рәхимсезлеге гади бер гаиләдә тасвирлана. Ана авырый, ул сугыштагы улын көтә. Кызына киңәшләрен бирә, гомеренең соңгы көннәрен үткәрүен аңлый. Дөнья белән саубуллашканчы, улын күрәсе килә аның, күңеле белән баласының кайтасына ышана. Ләкин… Тормыш һәм сугыш үз рәхимсезлекләрен исбатлый торалар. Бу дәһшәтле дулкын ана йортының да ишеген кага. Кояшлы көндә Рәхилә энесенең батырларча һәлак булуы турында куркыныч хәбәр ала. Аның йөрәге шашып тибә, күңеле каядыр ашкына, күзләрдән яшь ага… Ничек әйтер ул авыру әнисенә бу хәбәрне, кайдан көч табар? Авыру ана түзә алырмы? Юк, Рәхилә моны анага әйтми. Бакчадагы чәчәкләр дә, күктәге кояш та аңа сабыр булырга куша. Ә ана йөрәге көтә, өметләнә. Рәхилә гөлләрдән, кояштан үзенә рухи сыену урыны эзли. Рәхилә чыннан да көчле образ. Без аның әнисен алдавына башта гаҗәпләнсәк тә, соңыннан баш ияргә мәҗбүр булабыз.

Слайдта өченче группаның “Тауларга карап” хикәясенә сораулар чыга:

  1. Әсәрнең төп геройлары кем?
  2. Локман абзый сезгә нинди кеше булып төелды?
  3. Әсәрә күңелне тетрәндергеч нинди вакыйгалар була?
  4. Әсәр ничек һәм ни өчен шулай тәмамлана?
  5. Сез авторны нечкә психолог дип әйтә аласызмы?
  6. Әсәрдәге гыйбрәтле моментлар кайда?
  7. Сез Сания исемле яшь киленнең киләчәген нинди итеп күз алдына китерә аласыз?

Укытучы: Нәселне саклау, аның дәвамы өчен борчылу, нәсел җепләрен ныгытырга омтылу —  бу һәркем өчен аңларлык төшенчәләр, ләкин Ә.Еники кебек бөтен халкыбызның киләчәге өчен уйлану, аны безгә җиткерү – зур эш.

Слайдта дүртенче группаның Я.Зәнкиевның “Кан кардәшләр” һәм Б.Сөләймановның “Әни” хикәяләренә сораулар чыга:

  1. “Кан кардәшләр” хикәясенең кыскача эчтәлеге нәрсәдә? Төп геройлар кем?
  2. 1988 елда Гермадиядән Ева Азизга хат яза: “Кан кардәшем, кунакка кил”, — ди. Бу сүзләрдән нәрсә әйтә аласыз?
  3. Б.Сөләймановның “Әни” хикәясенең эчтәлеген кыскача сөйләп бирегез?
  4. Вәлишнең авыр язмышы турында нәрсә әйтә аласыз?
  5. Әсәрнең гыйбрәтле моментлары нәрсәдә?
  6. Ә.Еники әсәрләре белән уртак яклары кайда?
  1. Йомгаклау: Ә.Еники сугыш гарасатлары эчендә кеше булып калырга кирәклекне ассызыклый. Аның әсәрләре безне Туган илне, туганнарны яратырга, үз илеңнең патриоты булырга, нәсел җепләрен сакларга өйрәтә. Сугыш үтте, әмма Ә.Еники әсәрләре әле һаман да укучыны битараф калдырмый, безне тетрәнергә, гаҗәпләнергә мәҗбүр итә.
  2. Дәрес барышында Ватан, патриот, патриотизм, нәсел, шәҗәрә кебек сүзләрнең аңлатмаларына игътибар итәбез.
  3. Актив укучырга билгеләр куела.
  4. Өй эше (укучыларның теләкләренә карап) бирелә:

А) Тактада бирелгән план буенча “Әмирхан Еники хикәяләрендә сугыш һәм кеше темасының бирелеше” дигән темага сочинение язарга.

Б) Хикәяләрдәге геройларның уңай һәм кимчелекле якларын табып анализлагыз.

Тема.
Әмирхан Еники иҗатындагы  сугыш чоры

әсәрләренең
тәрбияви көче

I.                  
Кереш                                                          
                           3

II.               
Төп өлеш

1.    
Әмирхан Еники әсәрләрендә сугыш
темасы                        4

2.    
Әмирхан Еникинең сугыш чоры әсәрләрендә

әхлак темасы                                                                          7

3.    
Әмирхан Еники хикәяләрендә ана һәм бала
мөнәсәбәте     8

III.            
Йомгаклау                                                
                              9

IV.           
Файдаланылган
әдәбият                                                          11

КЕРЕШ

Әмирхан
Еники – татар әдәбиятын күп төрле әдәби типлар, тормышчан образлар белән
баеткан язучы. Аларда әдип заманы героеның катлаулы язмышын, каршылыклы
характерларын күрсәтә. Әдипнең иҗат дөньясы киң һәм күпкырлы. Ул – кешеләр
язмышындагы, аларның үзара мөнәсәбәтләрендәге авыр хәлләрне, драматик
кичерешләрне тирән аңлаучы һәм шуларны үзенә генә хас чаралар ярдәмендә сәнгать
чынлыгына әйләндергән сүз остасы[1].

Ә.
Еники мине үз дөньясына “Кем җырлады?” хикәясе белән алып кереп китте. Бу
әсәрне укып чыкканнан соң, мин аның сугыш чоры турында язылган тагын бик күп хикәя
– повестьларын кулыма алдым һәм укытучым Әлфия Хамисовна белән “Әмирхан Еники
иҗатындагы  сугыш чоры әсәрләренең тәрбияви көче” дигән тема буенча эзләнү –
тикшеренү эше алып барырга уйладым. Эшемнең актуальлеге шунда: югары әхлакый
сыйфатлар проблемасы кешеләрне гасырлар буе борчып килгән, чөнки кешелекнең
киләчәге ил язмышы, гаилә бәхете, киләчәктә гражданин булачак шәхеснең менә
бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле. Максатым – әдипнең әдәби
мирасы турында өстәмә материал туплау, Әмирхан Еникинең сугыш чорын тасвирлаган
әсәрләрен укып, андагы темаларны, аларның тәрбияви көчен ачыклау.

Бурычларым:

        
Әмирхан Еникинең тормыш юлын өйрәнү;

        
Әмирхан Еники турында әдәбият галимнәренең
тәнкыйть материаллары белән танышу;

        
Әдипнең  повесть, хикәяләрен  укып чыгу.

Эзләнү ысулларым:

— мәгълүмат туплау;

— мәгълүматны эшкәртү;

Эзләнү объекты:  Әмирхан
Еникинең сугыш турында язылган әсәрләрен уку Эзләнү предметы:

        
Әдәбият галимнәренең Әмирхан Еники 
турындагы  хезмәтләре;

Гипотеза

Мине
әдәбият галимнәренең Ә. Еникигә биргән бәяләре язучы иҗатына кызыксыну уятты.
Ә. Еникинең сугыш турында язылган хикәя – повестьлары шул дәрәҗәдә үзенә җәлеп
итте ки: аның әсәрләрен укыганда, үзеңне шул геройлар арасында итеп хис итәсең.
Язучының иҗатында әйдәп баручы темалар шактый күп. Шуңа күрә эзләнү эшемдә мин
Әмирхан Еники иҗатындагы темаларның төрлелеген ачыкларга, аның сугыш чорында
язылган әсәрләренең тәрбияви көчен  күрсәтергә телим.

ӘМИРХАН ЕНИКИ ИҖАТЫНДА
СУГЫШ ТЕМАСЫ

Сугыш
елларында татар халкы да тугандаш халыклар белән бер сафта торып явыз дошманга
каршы батырларча көрәште.   Язучылар Бөек Ватан сугышы елларында үзләренең
гражданлык бурычларын намус белән үтәделәр. Әдипләр Ватан азатлыгын саклап кан
койган сугышчыларның батырлыгын, тылдагы хезмәт ияләренең тиңдәшсез ныклыгын,
рухи күтәренкелеген, аларның мәңге үлмәс батырлыгын үз әсәрләрендә
тасвирладылар.

Әмирхан
Еникинең сугыш турында язылган хикәяләрнең нигезендә үзенә бер үзенчәлек ята.
Әдип турыдан – туры сугыш кырында барган вакыйгаларны сурәтләми. Ул сугышның
кеше психологиясенә ни рәвешле тәэсир итүенә игътибар итә. Сугыш китергән ачы
хәсрәт  “Бала” , “Ана белән кыз”, “Мәк чәчәге” нәсер – хикәяләре язучы
тарафыннан оста тасвирлана. Ә.Еникинең әлеге хикәяләрендә үлем рәхимсезлегенә
капма – каршы итеп, яшәү көче, кешенең мораль ныклыгы куела.

 Әмирхан
Еники сугыш афәтен кеше күңеленә тирән үтеп керерлек итеп сурәтләгән. Аның
гаҗәеп бай рухи дөньясы безне үзенә җәлеп итә. Ә. Еники үзенең “Бала” (1941),
“Ана һәм кыз” (1942), “Бер генә сәгатькә” (1942), Мәк чәчәге” (1944)  нәсер –
хикәяләрендә суыш фаҗигаләрен сурәтли. Аның фронт шартларында язылган әлеге
хикәяләре – үзенә бер төрле рухи нәфислек бөркелгән кыска, киеренке сюжетлы
әсәрләр буларак үзенчәлекле.

Сугыш
шартларында Әмирхан Еники яшәү һәм үлем, олы җанлылык һәм кешелексезлек,
гаделлек һәм намуссызлык, бөеклек һәм түбәнлек төшенчәләрен дөнья, ил, җәмгыять язмышлары
белән үлчәргә өйрәнә. Шуңа мисал итеп, “Бер генә сәгат
ькә” хикәясен китерәсем килә.

…Сугыш
вакыты. Галимҗан абзый белән Мәрьям апа да улларын моннан ике генә
чакрымдагы станциядән сугышка озатканнар. Өй тәрәзәләре әнә шул тимер юл
тарафына карап тора. Моңа кадәр Мәрьям апа үтеп йөрүче поездларга игътибар да
итмәгән. Хәзер исә аның тәрәзәдән әлеге юлга карап кына утырасы килә. Уллары
әйләнеп кайтмасмы? Әдип хикәяләүне әнә шулай башлый.

Шушындый
хәл-әхвәлне сурәтләп, психологик җирлек әзерләгәннән соң, вакыйгалар барышы бик
кызуланып китә. Көтмәгәндә ананың кече улы  Гомәр кайтып керә. Үтеп барышлый
гына тукталган. Бер генә сәгатькә. Малаеның кинәт кайтып керүе – үзе дә
каушатып җибәрә торган вакыйга. Сугыш вакытында исән-сау алдына килеп бассын
әле! Кайсы гына ананың йөрәге кузгалмас бу хәлгә? Күңел, хис киеренкелеген
кузгатып җибәрә торган бер сәбәп бар – ул да булса малайның бик аз вакытка –
нибары бер сәгат
ькә
кайтканлыгы билгеле була. Моны белеп ананың кулыннан эш төшә, аптырап кала. “И,
Ходаем, мунча да кереп өлгермәс микәнни”[2] диюе ананың каушап
калуының тирәнлеген күрсәтә. Улы мунча да керсен,чәй-коймак белән дә ризыклансын,
ата-анасы белән дә иркенләп сөйләшергә дә өлгерсен…

Бер сәгать – алтмыш минут.Ул тиз генә үтеп тә
китә. Ана улын әллә күргән, әллә юк. Боларның һәммәсе төштә генә булган сыман.
Иртәгесен ул килененнән “Гомәрем ничә чынаяк эчте әле?”, “Гомәрем катыкны
яратып ашадымы икән?”, “Гомәр нәрсә диде әле?” дип сорап-сорап куя. Болар –
шушы халәтне кичергән кеше өчен табигый сораулар. Аның халәтендә башкача  була
да алмый.

Бу хикәядә, алда әйтеп үтелгәнчә, сугыш үзе
сурәтләнми, ләкин аның барлыгы һәм кешеләр язмышына нинди тәэсир ясавы ачык
сизелеп тора.

“Бер генә сәгатькә” һәм “Ана һәм кыз”
хикәяләрендә авыр югалту, бәхетсезлекләр. Корбаннар фондында кешеләрнең тирән
кичерешләре, характерның каядыр эчкә яшеренгән сыйфатлары, ныклыгы яисә үтә
кыен сорауларны үтәргә өйрәнүе сурәтләнә. Сугыш темасы мондый хикәяләргә
якыннарны югалту ачысы, аерылышу сагышы рәвешендә килеп керә.

“Ана һәм кыз” хикәясендә исә Рәхиләнең эчке
табигате бирелә. Сугыш чорының рәхимсезлеге гади генә бер гаиләдә тасвирлана.
Кара хәсрәт, кайгы ана йортының ишеген кага. Ничек әйтер ул авыру әнисенә бу
хәбәрне, кайгыдан ничек көч табар? Авыру ана түзә алырмы? Юк, бу аяныч хәбәрне
Рәхилә анасына әйтми. Сөекле энесенең фронтта һәлак булуы турындагы шомлы
хәбәрне Рәхилә каты авыруы хәлендәге әнисеннән яшереп торырдай көч таба.

Автор бу Ана образы аша бөтен илдәге Аналарны
күрсәтә. Алар бит бик күп. Аларның да уллары, ирләре сугыш кырында ятып калган,
тик Аналар көчле булганнар. Ашарга ашлары, кияргә киемнәре булмаса да
яшәгәннәр. Ил белән күргән кайгыны ил белән күтәргәннәр. Бу – үзе бер җиңү
түгелме?!

Сугыш чоры хикәяләренең иң матур, мәгънәви
яңарышы булган – “Мәк чәчәге” нәсере – фәлсәфи мәгънәдәге әсәр. Бу әсәр мәк
чәчәгенең монологы. Кешегә – узып баручы солдатка  мөрәҗәгать итеп сөйләве. Киң
авызлы тирән бомба чокырының төбендә үсеп утырган мәк чәчәге зарлана: ялгыз ул,
әйләнә-тирәсендә биек тау кебек ком өеме, аңа берни күренми, торган җире буш,
җансыз.Тыныч тормышта бакчаның гүзәллеген, җиләк-җимешләргә бай булуын, җир
өстеннән үткән дәһшәтле сугышның барлык гүзәллекне юкка чыгаруын хәбәр итә.
Әмирхан Еники ике төрле яшәешне капма-каршы куеп, сугыш фаҗигасен ача. Сылу
чәчәк булып утырган мәк аша яшәешенең тантана итүен раслый.

Җыеп әйткәндә, Ә.Еники хикәяләренең төп геройлары
гади хезмәт кешеләре. Әдип дәһшәтле сугыш чорына туры килгән халыкның рухи
халәтен ача. Сугыш вәхшәтен кеше күңелендә барган кичерешләр позициясеннән
чыгып яктырта. Ул алып килгән фаҗигаләрнең кеше тойгыларына тәэсирен тасвирлый.

ӘДИПНЕҢ СУГЫШ ЧОРЫ ИҖАТЫНДА ӘХЛАК ТЕМАСЫ

Әхлак
– ул кешенең эш – хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка
салынган, билгеле бер кыйммәтләрдә торган сыйфат[3].
Милләтебезгә хас әхлакый сыйфатлар – кешегә яхшылык кылу, изгелек эшләү, көчле
рухлылык, кешелеклелек – Әмирхан Еники иҗатында ачык чагыла.

Ә.
Еникинең “Бала” хикәясендә вакыйга сугышка кереп баручы солдат Зарифның адашып
калган бала белән очрашуы сурәтләнә. Озак йөрүдән елап арыган кызчыкның куркулы
моңсу йөзе, учындагы бер – ике бөртек җир җиләге тәлгәше бер мәлгә аның
фаҗигасен ачып куя. Хикәя бала белән очрашкан солдатның киеренке һәм каршылыклы
хисләр агымыннан тора. Әсәрдә бирелгән бу гади генә сюжет кешедә булган иң
әһәмиятле сыйфатларны ачуга хезмәт итә: балаларга мәхәббәт, кеше кайгысына
битараф булмау, үз тормышын куркыныч астына куеп башкаларга ярдәм итү. Зариф
баланы калдырып китсә дә, аның кешелеклегенә зыян килмәс шикелле; чөнки
солдатның ротасы белән сугышка китеп барышы. Ул, иң беренче чиратта, үзенең
сугышчан бурычын үтәргә тиеш бит. Ләкин бу беренче карашка гына шулай, чөнки
бала бик кызганыч хәлдә, адашып калган. Ярдәм итмәсә, солдатның вөҗданы нишләр,
газаплы йөрәге белән ул ничек яшәр?.. Һәр  очракта да солдатның үз язмышы да
кыл өстендә.

Ә.
Еники кеше күңеленең шундый киеренке мизгелләрен укучы күңеленә җиткерә алуы
белән төрле уйларга – намус, кешелеклелек, әклак  төшенчәләренә юл ача. Бөек
әдибебез эчке матурлыкны күрсәтә белгән әсәрләре белән безнең күңелдә әхлак,
рухи байлык, мәрхәмәтлелек, миһербанлык кебек әхлакый сыйфатларны, һичшиксез,
тудыра алачак.

ӘМИРХАН ЕНИКИНЕҢ СУГЫШ ЧОРЫ ХИКӘЯЛӘРЕНДӘ

АНА ҺӘМ БАЛА МӨНӘСӘБӘТЕ

 “Күздән
яшь китерә, бәгырьне телгәли аның әсәрләре…Гүяки  каләмне язу карасына түгел,
ә бәлки хискә-моңга-сагышка манып язылганнар. Аның әсәрләрендә, мон – сагыш
белән бергә, сине сафландыра һәм пакьләндерә торган рухи көч тә бар… Шуңа да
җаныңны кая куярга белми бәргәләнгәндә, кулыңа Ә. Еники әсәрләрен аласың” ди
аның әсәрләре турында тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин.

 “Ана
һәм кыз” хикәясе табигатьнең гүзәллеген: күкнең бөеклеген, кояш нурларының
яктылыгын, муллылыгын, шифалы яңгыр алып килгән чисталык, сафлыкны сурәтләүдән
башлана. Рәхиләнең әнисенә булган күңел җылылыгы, олы җанлы, мәрхәмәтле күңел
дөньясы бу. “Ана күптән каты авыру, һәм ул бу урынга яңадан тормаска ятканлыгын
белә”. Рәхилә ананың соңгы көннәрен, сәгатьләрен мөмкин кадәр җиңеләйтергә тели
–Хәсәннең үлү хәбәрен әнисенә әйтми. Ана җилкәсенә төшәчәк кайгы-хәсрәтне дә үз
өстенә ала.

Ана
бик җайлап, ашыкмыйча гына, үзе үлгәч, балалары ничек тату яшәргә тиешлекләре
турында Рәхиләгә күңелендәге теләкләрен, сүзләрен сөйли. Кызы аны сабыр гына
тыңлый, әнисенә вәгъдә бирә. “Һәм ана үз нәүбәтендә кызына тулы ихтирам күзләре
белән карап:

        
Рәхмәт, кызым, мин сиңа ышанам! — диде.”
Һәм авыру ана бала тынычлыгы белән йоклап китә. Ул дөньядан шул тыныч күңел
белән китә. Аналарның васыятен ишетеп, ризалыгын алып калу – үз гомеренә
җитәчәк җан тынычлыгы, гомерләр буена кабатланып торган мәңгелек проблемаларның
берсе бит ул.

“Ана
һәм кыз” белән “Бер генә сәгатькә” хикәяләре — якыннарын югалту ачысы һәм
аерылу фаҗигасе, сагышы ягыннан үзара аваздашлар. Аналарга хас булган сагыну,
көтү, юксыну хисләрен хикәянең башларында очратабыз. Әлеге хисләрне өч улын
сугыш кырына озаткан Мәрьям карчык кичерә. Аның элек стан
циягә 
бара торган юлны күзәтә торган гадәте булмый. Аны шул якка борылырга мәҗбүр
иткән сәбәп – өч улының әлеге юлдан фронтка китүе. Улларыннан зарыгып хәбәр
көтүче ананың күзләре дә, йөрәге дә алар кайтыр тарафка юнәлгән.

         Фронттан һич
көтмәгәндә кайтып кергән Гомәр аз вакытка булса да барысын да үзгәртә. Көтелмәгән
очрашу халәтендә ана бөтенләй югалып кала. “Бер генә сәгатькә” хикәясендәге
Мәрьям абыстайның улы белән аерылышу мизгелендәге катлаулы кичерешләрне әдип
болай сурәтли: “Соңра Гомәр әнисенә карый. Ул әнисенең шундый бер тирән газаплы
мәхәббәт белән сүзсез караган иде тулы күзләрен очраткан, ирексездән алга
омтылып, аның кечкенә җиңел гәүдәсен  күкрәгенә кыса.”[4]

Бу
күрешү инде картаеп баручы Мәрьям абыстайга тереклек суы кебек тәэсир итә. Аның
киләсе очрашуга өмете — ышанычы ныгый.

         Хикәяләрдәге
аналарның һәрберсе үзенә бер мохиттә, үзенә бер эпизод-вакыйгада. Төрле
вакытларда катнашсалар да, бер дөнья кешеләре булып күңелдә калалар. Җир
йөзендә аналар бик күп, төрлеләре бар: бәхетлеләре дә, бәхетсезләре дә…
Ләкин  аларны берләштергән уртак сыйфат бар: алар барысы да бала дип яшиләр,
алар өчен кайгыралар, борчылалар, балаларын сагыналар. Нәкъ мәкал
ьдәгечә:
“Бу дөньяда бал татлы, балдан да бала татлы”.

         Тормыштагы төрле
каршылыклар, көтелмәгән хәлләр, бәхетле мизгелләрдә ана һәм бала кичерешләре,
алар күңелендә хисләр байлыгы әсәрдән әсәргә күчеп, Әмирхан Еники иҗатын бербөтен
итеп балкып торалар.

ЙОМГАКЛАУ

         Татарстанның
халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, бөек әдипнең
трмышы һәм иҗаты – чын Шәхес булу. Намуслы яшәү үрнәге булган Әмирхан ага Еники
бай мирас калдырды.

         Аның “Матурлык”,
“Бала”, “Кем җырлады?”, “Ана һәм кыз”, “Бер генә сәгатькә”, “Мәк чәчәге”
әсәрләрен зур кызыксыну белән укып чыктым. Әмирхан Еники әсәрләре халыкка,
туган телгә мәхәббәт, кешегә ихтирам, хөрмәт, шәфкатьлелек тәрбияли. Ул үзенең
әсәрләрендә күптөрле темаларга кагыла. Аны кеше язмышы, аның рухи дөньсы, күңел
дөньясы күбрәк кызыксындыра. Язучы кеше күңеленең сафлыгы, гүзәллеге, пакълеге
өчен көрәшә. Ә.Еникинең нәзакәтле иҗаты – бөтен Россиянең әдәби казанышы,
мәдәни горурлыгы.

Әмирхан
Еники әсәрләре – зур тәрбия көченә ия булган әсәрләр. Аның әсәрләре һәр кешенең
өстәл китабы булырга лаеклы. Әсәрләре генә түгел, ә аның тормышы ук югары әхлак
үрнәге. Ә.Еники халкыбызның акылын, зирәклеген, намусын гәүдәләндерелгән олуг
әдипләребезнең берсе. Ул үзенең әсәрләрендә фәлсәфи үткенлек, психологик
тирәнлек, алдан күрүчәнлек, сәнгати камиллек белән әхлакый – этик мәсьәләләрне
югары күтәрә. Әсәрләрендә кешеләрнең язмышы, борчу – кайгылары, көнкүрешләре
генә сакланып калмый, ә бөтен эчке дөньясы, уй – фикерләре, хисләр диңгезе
чагыла. Әмирхан Еники кешеләрнең эчке кичерешләрен, хис – тойгыларын, күңелнең
кадерле серләрен, үзәк өзәрдәй сагышны сөенеч һәм көенечләрен үзенә генә хас
булган язу алу ярдәмендә күрсәтә белә.

         Әмирхан аганың
кайсы гына әсәрен алсак та, милләтебезнең затлылыгын, татарларга хас акыллылык,
сабырлык үрнәкләрен күрәбез. Яраткан язучыбыз үзенә генә хас осталык белән бу
асыл сыйфатларны бүгенге буынга тапшыра. Шушы әзер хәзинә безнең күңелебездә
урын алырга тиеш. Әмирхан Еники әсәрләрен укып үскән буын милләтебезгә
беркайчан да тап төшермәс.

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

1.     Еники
Ә. Сайланма әсәрләр. Ике томда/Әмирхан Еники. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1970-
Т.1 -29

2.   Халит
Г.. Кешегә һәм чынлыкка мәхәббәт белән. –Казан: Тат.кит.нәшр., — 1975

3.   Татар
теленең аңлатмалы сүзлеге, өч томда, III том, Казан: Татар.кит.нәшр., 1981, 689
бит

4.   Еники
Ә. III том, Казан: Тат.кит.нәшр., 1991,
42
бит

5.    Еники 
Ә. Сайланма әсәрләр,  Казан: ТаРИХ, 2002

6.  
Әдәбият , 11 нче сыйныф, Казан: Мәгариф, 2005,
151 — 159

7.  
Мөслимова К.У. , Никитина А.И.,
Низаметдинова Г.М. “Укыту һәм тәрбия барышында Әмирхан Еники әсәрләренең
тәрбияви көче” Казан, 2011

Әмирхан Еники әсәрләрендә

сугыш темасының бирелеше

Яр Чаллы

Эчтәлек

Кереш …………………………………………………………………………………………………. …. 3

I. Әмирхан Еники − сугыш чоры хикәя-повестьлары

белән танылып киткән язучы. ……………………………………………………………… 6

II. Әмирхан Еникинең хикәя-повестьларында сугыш темасының бирелеше.

1“Сугыш темасына” багышланган беренче әсәре. ……………………………………. 9

2. Ватан азатлыгы өчен көрәштә резервта торучы гаскәрләр дә катнашуы…. 10

3.Язучының конкрет тормыш фактларына нигезләнгән әсәре. …………………… 13

4.“Бер генә сәгатькә” хикәясендә сугышның бирелеше……………………………… 14

5. Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясенә анализ…………………………… 16

6.“ Тауларга карап” әсәрендә күтәрелгән проблемалар……………………………… 18

7. Сугыш темасында символик образлар бирелеше……………………………………. 20

8. “Кунакчыл дошман” әсәрендә яшь солдат образы…………………………. 22

III. Әмирхан Еникинең сугыш темасына язылган повестьларының үзенчәлеге ………………………………………………………………………………………………. 26

Йомгаклау………………………………………………………………………………………………… 29

Кулланылган әдәбият………………………………………………………………………………. 38

Кереш

Илебез Бөек Җиңүнең 65 еллыгын үткәрергә әзерләнә. Күпме генә вакыт үтсә дә, халык хәтерендә ул иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак саклана. Без, әдәбият укытучылары, бу авыр чор турындагы мәгълүматны укучыларыбызга тапшырырга тиеш. Сугышның авырлыгы, югалтулары, аянычлылыгы, дәһшәтлелеге турында күпме сөйләсәң дә аз булыр. Шуңа күрә без бу чор турында язылган төрле жанр, төрле язучыларыбызның әсәрләреннән файдаланырга тиешбез, чөнки Бөек Ватан сугышы еллары татар язучылары иҗатында зур сыналыш һәм җитлегү дәвере булды. Илебез һәм халкыбыз өстенә ябырылган мәрхәмәтсез фашизм белән көрәш безнең барлык материаль, физик һәм рухи көчләребезне гаять киеренке тарихи сынау алдына китереп бастырды. Сугыш, явызлык һәм вәхшәт белән аяусыз, канлы бәрелеш кырларына чыгып, илнең җиңеп чыгу тантанасы булып тарихка керде.

Ә. Еники дә, безнең күпләгән язучыларыбыз шикелле, фронтка китте һәм, солдат булып, чигенү хурлыгын да, һөҗүм итү һәм җиңү шатлыгын да йөрәге аша кичерде. Сугыш еллары язучыбыз өчен драматизм белән тулы зур тормыш мәктәбе булып, аның иҗатында үз халкының рухи матурлыгына соклану белән тулы гуманизм идеясен киң итеп ачып җибәрде. Аның иҗаты тарих, тормыш һәм кеше язмышы турында җитди уйланулар белән сугарыла башлады.

Темабызны Әмирхан Еники әсәрләрендә сугыш темасының бирелеше дип алдык, чөнки ул сугыш вакытындагы хикәя-повестьлары белән танылып киткән язучы.

Без курс эшебезнең беренче бүлегендә Әмирхан Еники биографиясенең әһәмиятле вакыйгалары белән аның шундый югары дәрәҗәдәге бөек язучы булып китүен күзәтергә булдык.

Курс эшебнең икенче бүлегендә “Сугыш темасына” багышланган һәр әсәренә кыскача анализ ясар өчен берничә бүлекчәләргә бүлдек.

1. “Сугыш темасына” багышланган беренче әсәре. Бу бүлекчәдә 1941 елда язылган “Бала” әсәрен анализладык.

2. Ватан азатлыгы өчен көрәштә резервта торучы гаскәрләр дә катнашуы турындагы әсәре – “Без дә солдатлар идек”не мисаллар белән күзәттек.

3. “Ана һәм кыз” әсәренең язучының конкрет тормыш фактларына нигезләнгән әсәре икәнлеген әйтеп үттек.

4. “Бер генә сәгатькә” хикәясендә сугышның ачылыгын, бәхетсезлек кенә китергәнен әсәрне күзәтү аша дәлилләдек.

5. Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясендә укучыларга кайсы өлеше бигрәк тә бәхәс тудырганын сөйләдек.

6. “ Тауларга карап” әсәрендә күтәрелгән проблемалар һәр укучының йөрәгенә үтеп керешле икәнлеген аңлаттык .

7. Язучының сугыш темасында символик образлар бирелешенең әдәбиятка яңа үзенчәлек алып килүен күрдек.

8. “Кунакчыл дошман” әсәрендә яшь солдат образы белән горурландык.

III бүлекне Әмирхан Еникинең сугыш темасына язылган повестьларының үзенчәлегенә багышладык.

Гомере буе матурлыкка табынган, укучыны да матурлыкка сокланырга өйрәткән Әмирхан ага Еники хакыйкатькә тугрылыклы калды. Шуңа да аның әсәрләрендәге һәрнәрсәгә ышанасың, барсы да табигый, җанлы һәм тормыштагыча. Аларда ясалмалылыкның эзе дә юк. Язучының һәр хикәясе, повесте фикерне уята, татлы сызлану булып күңелләрне били, гамьлелеккә өнди. Әдип иҗатының үзәгендә тормышка, кешеләргә ышаныч ята. Шуңа аның һәр әсәре көтеп алына, яратып укыла, уйландыра, газапландыра…

“Күздән яшь китерә, бәгырьне телгәли аның әсәрләре… Гүяки алар каләмне язу карасына түгел, ә бәлки хискә-моңга-сагышка манып язылганнар. Аның әсәрләрендә, моң-сагыш белән бергә, сине сафландыра,һәм пакъләндерә торган, сине баета, зур эшләргә дәртләндерә торган рухи көч тә бар”, –дип язды Фәрваз Миңнуллин1.

_____________

1 Хафизова А. Ә.Еники иҗатында Бөек Ватан сугышы темасы. – Яр Чаллы. Фән һәм мәктәп, 2008. – 25 — 27 б.

Ә. Еники сугышны тормыш чынбарлыгы буларак сурәтли. Хикәяләрдә тасвирланган вакыйгалар, хәлләр карап торышка бик гадәти, алар үз эчләренә

зур проблемаларны да алмыйлар кебек. Әмма язучының уйлау һәм иңләү даирәсе күпкә киң. Ул сугышчы, ил сакчысын тирәлектән аермый, аның эчке сыйфатларын, омтылышларын гадәти тормыш чолганышында күрсәтә. Әдипнең төп казанышы – геройларның индивидуаль күңел дөньясын табуы. Шуңа күрә дә без Ә.Еникинең әсәрләрен анализларга булдык.

Алда язылганнардан күренгәнчә, сугыштан соң күп еллар үтсә дә, ул вакыйгалар һаман кешеләр күңелендә, хәтерендә сакланырга тиеш. Шул сәбәпле, үткән сугыш батырлыкларын да, авырлыкларын да сөйләп, без киләчәк буынга патриотик хисләрне тәрбияләргә; кирәк булса, дошман илгә яу белән килсә, корал тотып, Ватанны саклау өчен көрәшергә дә әзерләргә тиеш. Димәк, “Сугыш һәм кеше” темасы һәрвакыт актуаль булап тора.

Әмирхан Еники – олуг әдип, олуг фикер иясе. Ул инде бу фани дөньяның хикмәтләрен күп күргән, кичергән, аңлаган кеше… Ни хикмәт, ул, кайбер “бар нәрсәне белгән” яшьрәкләрдән аермалы буларак, яшәү хәлләренә һаман гаҗәпләнә, теге яки бу хәлне аңларга тырышып гасбилана, икеләнә, киңәшләшә, үзенә һәм бүтәннәргә сораулар куя, борчыла, илдәге вакыйгаларны йөрәге аша үткәреп, үзәнчә киләчәкне фаразлый… Әмирхан Еники исән чагында данда коенып, иҗатына тиереннән артыгын алган (андыйлар да булды!) язучы түгел. Чын бәһасе киләчәктә алыначак әдип ул. Әмирхан учагы дөрли генә башлады. (Р.Фәйзуллин. “Затлы әдип”.) 1

I. Әмирхан Еники − сугыш вакытындагы хикәя-повестьлары белән танылып киткән язучы.

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лаурияты, татар әдәбиятында гаять үзенчәлекле, ифрат серле һәм үтә сокландыргыч иҗат мәйданын тәшкил итүче олы әдибебез Әмирхан Еники Дәүләткәндә дөньяга күзе ачылмаса, ул язучы булып китмәс тә иде. Чөнки бары тик шушы матур табигатьле төбәктә генә аның киләчәктәге хыяллары формалаша башлый. Моның берничә төрле алшарты да була. Беренчедән, Дәүләткәннең үзәгендә бай гына китапханә була. Әмирхан аннан алып китаплар укый. Икенчедән, кайбер сәүдәгәр, приказчикларның өйләрендә сакланган “Ялт-йолт”, “Ак юл”, “Сөембикә”, “Аң”, “Шура” журналларын сорап алып укыштыргалаган була. Өченчедән, әби-бабасы йортында сакланып калган, ләкин таушалып беткән “Тутыйнамә”, “Бакырган”, “ Бәдавам”, “Бүз егет”, “Каһарман катыйль” китапларын кулга төшереп, аңлый алганнарын, укып карый. Дүртенчедән, бу якларга кымыз эчәргә килүчеләр күп була. Кымызчылар арасында бер җәйне Нәгыймә Таҗдарова (1957 елда әдип аның турында китап та яза) белән Нури Сакаев, Маһирә Мивәлиевна белән Шакир Шамильский булалар. Икенче бер җәйне Казаннан хатыннары белән Галимҗан Нигъмәти һәм Гомәр Гали киләләр. 1924 елда Мәҗит Гафури, Шәриф һәм Сәгыйть Сүнчәләйләр кымызда

_____________

1Әмирхан Еники. Мәк чәчәге. Хикәяләр. — Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 1999. – 6 б.

булалар. Әмирханның әдәбият белән “җенләнә” башлаган елларында шундый күренекле сәнгать әһелләрен, галимнәрне, әдипләрне күрүе, һәм ишетүе сайлаган юлыннан баруга этәргеч була.

1925 нче елда Әмирхан сәнгать мәктәбенә укырга керү теләге белән Казанга килә. Иптәше Фәтхерислам төзүче-инженерлар институтына укырга керә, ә Әмирхан китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша, әдәбият җыелышларында катнаша башлый. Такташ, Кутуй, Җәлил, Толымбай, Садри Җәләй, Ченәкәй кебек яшь язучыларны күрә, әдәби бәхәсләрне тыңлый. Үзе дә язып карарга тели һәм “ Озын көй тыңлаганда”(1926), “Дус кеше” (1928), “Яз башы” (1929) дигән хикәя һәм повестьларын иҗат итә.

Бөек Ватан сугышыннан кайткач, Ә. Еники Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар бүлеге мөдире булып эшли. 1950 − 1952 елларда Казан авиация техникумында татар теле укытып алганнан соң, 1953 елдан әдәби иҗат эшенә күчә. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр (2000 ел) Казанда яши, иҗат итә.

Бөек Ватан сугышы еллары татар язучылары иҗатында зур сыналыш һәм җитлегү дәвере булды. Чөнки илебез һәм халкыбыз өстенә ябырылган мәрхәмәтсез фашизм белән көрәш безнең барлык материаль, физик һәм рухи көчләребезне гаять киеренке тарихи сынау алдына китереп бастырды. Сугыш, явызлык һәм вәхшәт белән аяусыз, канлы бәрелеш кырларына чыгып, илнең җиңеп чыгу тантанасы булып тарихка керде.

Ә. Еники дә, безнең күпләгән язучыларыбыз шикелле, фронтка китте һәм, солдат булып, чигенү хурлыгын да, һөҗүм итү һәм җиңү шатлыгын да йөрәге аша кичерде. Сугыш еллары язучыбыз өчен драматизм белән тулы зур тормыш мәктәбе булып, аның иҗатында үз халкының рухи матурлыгына соклану белән тулы гуманизм идеясен киң итеп ачып җибәрде. Аның иҗаты тарих, тормыш һәм кеше язмышы турында җитди уйланулар белән сугарыла башлады.

Дөрес, аның сугыш темасына бәйле әсәрләрендә без укырга күнеккән сугыш вакыйгалары, ягъни хәрби операцияләр юк, тылдагы батырлыклар да сурәтләнми. Аның геройлары сугыш эчендә аеруча батырлык күрсәтү белән дә калкып тормыйлар, чөнки язучы андый максатны куймый. Ә.Еники әсәрләрендә дәһшәтле сугыш картинасы турыдан-туры түгел, ә аның кеше күңелендә калдырган эзе, тудырган хисләре тасвирланды. Язучы яңа төсмерләр алып килде, сугыш һәм тормыш, яшәү һәм үлем, дәһшәт һәм матурлык фәлсәфәсен сәнгать дәрәҗәсенә күтәрде. 1

Ә. Еники, иң башта, сугыш чынбарлыгы һәм драматизмның кеше рухында, психологиясендә ничек чагылышына игътибар итә. Сугыш шартларында кешенең эчке дөньясы, шатлыгы һәм кайгысы, ул нинди сынаулар кичерә − менә шуны үзәккә куюга омтылыш язучының төп максаты булып тора. Әмирхан Еники − иң беренчеләрдән булып, сугышта кешенең язмышын, аның хисләрен күрсәтә, сугышны тормыш чынбарлыгы буларак сурәтли. Хикәяләрдә тасвирланган вакыйгалар, хәлләр карап торышка бик гадәти, алар үз эчләренә зур проблемаларны да алмыйлар кебек. Әмма язучының уйлау һәм иңләү даирәсе күпкә киң. Ул сугышчы, ил сакчысын тирәлектән аермый, аның эчке сыйфатларын, омтылышларын гадәти тормыш чолганышында күрсәтә. Әдипнең төп казанышы − геройларның индивидуаль күңел дөньясын табуы.

Сугыш чоры әдәбиятында, табигый ки, үзәктә Солдат образы тора. Ә.Еники иҗатында да ул шулай. Анда Солдат образын ачу төрле ракурсларда бара: башта сугыш хәрәкәтләренең башланган вакытында солдат Зариф (“Бала”), аннары туганнары кулына үлем хәбәре килгән, бердәнбер улын көтеп

урын өстендә авырып ятучы ананың соңгы өмете булган Хәсән (“Ана һәм кыз”), туган йортына бер генә сәгатькә кайта алган Гомәр (“Бер генә сәгатькә”), штраф ротасы повары Иван (“Ялгыз каз”), бөтенләй исеме күрсәтелмәгән, аталмаган Солдат (“Мәк чәчәге”), иң куркыныч вакытта коралсыз калган Василий, Талип, Хәким (“Кунакчыл дошман”), сугышта алган яралардан сөйгәне Таһирәнең җырын тыңлау сәбәпле шатлык кичереп, якты дөньядан китеп баручы солдат егет (“Кем җырлады?”) һ.б.

Сугыш шартлары аларны бер омтылыш, бер теләк белән яшәргә мәҗбүр итә. Әлеге образларның гәүдәләнеше шул чор шартлары белән бәйләнештә

____________

1Ә. Мотыйгуллина. Психологик проза остасы.// Әмирхан Еники. Сайланма әсәрләр. 2 том.- ТаРИХ, 2002. — 9 б.

тормышка ашырыла. Алар туган илләренең, якыннарының, туганнарының, кардәшләренең тынычлыгы, иминлеге өчен көрәшәләр. Гәрчә, кылган гамәлләре, үтисе бурычлары солдатларны фронт сызыгы белән бәйләп торса да, күңел түрләрендә аларны аңлаган, яраткан, үз иткән, сагынып көткән кешеләр яши. Бу ике хис аларның күңелендә бербөтен булып яши. Ә.Еники әсәрләрендә шул кичерешләр, теләк-омтылышларның бирелеше төрле җирлектә сурәтләнә.

II. Әмирхан Еникинең хикәя-повестьларында сугыш темасының бирелеше.

1“Сугыш темасына” багышланган беренче әсәре.

“Сугыш темасына” багышланган беренче әсәре − “Бала” − 1941 нче елда язылган. Әсәрдә үлем рәхимсезлегенә капма-каршы итеп яшәү көче, кешенең мораль ныклыгы куела. Кискен, кешенең кемлеген билгеләүче моментта герой бердәнбер дөрес юлны сайлый. Сугыш дәһшәте белән дөньяның асты-өскә әйләнгән вакытта (“Бу юл – бүгенге мәхшәрнең бердәнбер телсез шахиты”), 1 анасыннан аерылып калган кызчыкны солдат Зариф күтәреп алып китә. Табигатьнең гүзәл матурлыгы (“Урман, үз-үзен тыңлагандай, хәрәкәтсез һәм тын. Кояш чыккан вакыт… Мәһабәт төз наратларның очлары җылы нурга манчылып, рәхәт бер талгынлыкка бирелгәндәй, шылт та итмичә, тик кенә торалар…

Берәм-сәрәм очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле, җилбердәшәләр…”), һәм ана сулышыннан уянып, көлә-көлә уйнап йөрергә тиешле, ләкин “озак елаудан күзләре шешенгән” кечкенә сабый – кискен каршылыкка куела. Соры күзле өч- дүрт яшьлек кыз һәм сугыш мәхшәре… Зарифта хисләр көрәше башлана: кызын хәтерләткан “…йомшак тәнле, җылы, тәмле исле” сабыйга әнисе табуда ярдәм итәргәме, әллә приказны үтәп, ротадан калмаскамы? (“Нишләргә? Дөресен әйткәндә, ул һич туктамастан ротасын куып җитәргә тиеш. Ләкин кулында сыенып утырган бала аны ике юл чатында тукталырга мәҗбүр итте”).

Солдат Зариф адашып калган баланы, күтәреп, станциядән китәргә торучы эшелон янында кая бәрелеп, кая сугылырга белмәгән әнисе кулына исән-имин тапшыра. Гүя әдипнең күңеле сугыш башындагы авыр югалтулар, кан коюлар, фаҗигалар белән килешергә теләми.

Зариф – боерыкны үтәүче солдат кына түгел, ул кирәк вакытта ярдәмгә _____________

1Мисаллар китерелә. Әмирхан Еники. Сайланма әсәрләр. 2 том.- ТаРИХ, 2002. — 74 б.

килүче кеше дә. (“Чыннан да, Зариф, беренче мәртәбә сугышка керүенә карамастан, үзендә аңлавы читен булган бер тынычлык тоя иде. Күңелендә аның кояшлы иртә тынычлыгы, хыялы исә шул иртәнең нурлы матурлыгы белән тулы. Менә ул ирексездән муенын сыпырып куйды. Гүя шунда баланың кул җылысы йогып калган иде”). Бик гади һәм очраклы булып күренгән бу вакыйганы сурәтләүдә бетмәс мәхәббәт җылысы сизелеп тора. Әсәрдә гуманизм һәм батырлык орлыгы шытып ята да инде.

2. Ватан азатлыгы өчен көрәштә резервта торучы гаскәрләр катнашуы.

Сәламәтлеге начар булу сәбәпле, Ә. Еники Төньяк-көнбатыш фронтының резервта торучы гаскәрләре рәтенә килеп эләгә. Соңрак, 1971 елда ул хәрби складлар саклаучы солдатларның хәл-тормышларын бөтен ваклыклары-детальләре белән “Без дә солдатлар идек” повестендә күз алдына китереп бастыра. Композицион төзелеше ягыннан караганда, повесть ике өлешкә бүленә: беренчесе – авторның шәхси тормышын сурәтләү, икенчесе кеше язмышларын ачу һәм милләтара мөнәсәбәтләрне, милли характерларны ачуга багышлана. Әмма алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тора, диалектик берәмлектә ачылалар. Әйткәнебезчә, повесть Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган. Биредә баталь картиналар юк, һөҗүм, дошман белән йөзгә-йөз килү күренешләре сурәтләнми.

Кечкенә генә бер взвод каравыл хезмәте үти, сугыш кораллары складын саклый. Ватан азатлыгы окопларда гына түгел, тылда да, Еникиләр булган “нестроевой” хезмәттә дә хәл ителде. Повестьта, автор образына бәйле рәвештә, сугыш шартларында төрле милләт вәкилләре арасында мөнәсәбәтләр эзлеклелеге күрсәтелә. Әлеге күпмилләтле взводта күпчелеге казакълар тәшкил итә, рус та, татар да, чуваш та, үзбәк тә бар. Казакъ Өметбаев, үзбәк Ишмәмәт, татар Төхфәт, рус Шумиловлар тыныч кына, күзгә артыык бәрелеп тормый гына үз бурычларын башкаралар, ипле бер тырышлык белән Җиңү көнен якынайтуда өлешләрен кертәләр. Монда милләтара мөнәсәбәтләрнең дустанә, тату булуын ассызыклый торган күп очракларга тап буласың.

Повестьта автор унбиш кешелек каравыл взводының сугыш чорындагы көндәлек тормышын тасвир итә. Алар фронтның алгы сызыгыннан ераклаша, шуңа күрә геройлыкларын күрсәтүләре белән аерылып та тормыйлар. Взводның төп вазифасы – боеприпаслар склады янында каравылда тору, аларны вагоннарга төяп, кирәкле урыннарга озатып тору.

Повестьның үзәк герое – хикәяләүче зат, автор үзе булуын аңлыйбыз. Ул вакыйгаларга мөнәсәбәте булган һәрбер образга характеристика биреп бара. Ләкин автор битараф хикәяләүче түгел. Ул сюжетны оештырып баручы образ. Повестьның беренче заттан хикәяләнүе дә шул турыда сөйли. Ул читтән генә күзәтүче түгел, аның өчен һәр вакыйга әһәмиятле. Шушы ук автор өстенә йөкләнгән тагын бер вазифа – күзәткән һәм катнашкан вакыйгаларны бәяләп бару.

“Без дә солдатлар идек” повестендә сурәтләнгән образлар системасы төгәл ике төркемгә бүленә: “картлар” һәм “өтелеп чыкканнар”. Картлар – алар өч ел фронтта йөреп, бер генә тапкыр да мылтык атып карамаган кешеләр. Бу төркемгә гәүдәгә зур-таза, мәһабәт, казакъның түгәрәк табыннарында күп утырган, легендаларны күп ишеткән Байәхмәтов та, гаятъ тә нечкә, йомшак бәгыръле солдат – үзбәк Ишмәмәт тә, каравылда штык шикелле торучы, үткен, грамоталы солдат Шумилов та, солдатлар арасында иң өлкәне, казакълар аксакал урынына тотучы Өметбаев та керә. Өтелеп чыкканнар – каты яраланып, госпиталъдә ятканнан соң, нестоевой булып, бирегә җибәрелгән солдатлар. (“Без кырык беренче ел солдатлары, без фашист таныкларын күкрәгебез каршы алдык, менә минем өч кабыргам юк, бер үпкәм тишек, ди…”). 1 Болар арасында

утны-суны кичкән, бик үткен, кирәк урында хәләкәр кара-калпак казагы Дорды Ходайбирдин, тиз кызып китүчән, кызу канлы чуваш Емилькин, авырлыклар аша узган, тәҗрибәле солдат Хафиз Акшалов, куркак, бәлачел, тавыш кубарырга яратучы Шинаев, солдатлар арасында иң яше булган солдат Җантимеров. Алар, фронт сызыгында дошман белән көрәшерлек дип _____________

1Әмирхан Еники. Әсәрләр. Өч томда. 2 том. – Казан: ТКН, 1991. – 240 б.

табылганнар. Әлеге кешеләрнең кылган гамәлләренә, үзара мөнәсәбәтләренә нигезләнеп, аларның характер сыйфатларын билгеләп була. Взводның күп өлешен казакъ милләте вәкилләре тәшкил итә. Автор һәр персонажны ачуда индивидуалъ сыйфатларның нигезе итеп гомумкешелеккә хас үзенчәлекләрне ала. Ләкин һәрберсе аерым шәхес, аерым характер. Арада Дорды аеруча аерылып тора: “кортежник”, “акчалы”, “хәйләкәр”. Ләкин әлеге сыйфатлары Дордыны башка солдатларга каршы куймый.Чөнки картны ул аерым зур командирлар һәм началъниклар белән генә уйный, аны киресенчә, “утны-суны кичкән”, “теләгәнен булдыра ала торган кеше буларак хөрмәт итәләр”.

Повестъның өске агымында каравыл хезмәтен үтәүче солдатларның тормыш-көнкүреше, дөнъяга карашлары, үзара мөнәсәбәтләре сурәтләнсә, аскы агым әсәрдәге песонажларның рухи дөнъясын, индивидуалъ характер сыйфатларын, төрле милләт халыклары арасындагы гореф-гадәт, традицияләрнең тотрыклылыгын ачуны алгы планга куя. Билгеле, авторның милли характер тудыруга омтылышы үзмаксат түгел. Хәтта аерым очракларда милли үзенчәлекләр күп тупланган очракта да, беренче чиратта, гомумкешелек сыйфатларын алгы планга чыгару омтылышы сизелә.

Автор-писаръ үзенә карата булган мөнәсәбәт аша төрле характер ияләренең индивидуалъ якларын ачуга ирешә. Ул үзенең биш командирын тасвилый. Арада аерылып торганы – боеприпаслар склады командиры, кыргыз егете – лейтенант Нургайбәк Кулибаев. Аңа, бер яктан, устав кушканча төгәллек, таләпчәнлек хас булса, шул ук вакытта ул милли йолаларны, ата-бабадан килгән гадәтләрне хөрмәт итүче буларак сурәтләнә.

Взводның яшәү рәвеше, көнкүреше, беренче чиратта, каравыл хезмәте белән

бәйләнгән. Ә.Еники сайлап алган геройлар, беренче карашка, гадәти булып тоелалар кебек, әмма төрле ситуацияләрдә аларның характер сыйфатларының яңа яклары ачылып китә. Әмирхан ага аеруча бер җылылык белән шулар турында сөйли һәм өмет катыш әйтә: “Онытмагыз, без дә солдатлар идек,” -ди.

Гомумкешелек дөнъясына хас әхлак нормалары Ә.Еникинең геройларын бәяләүче критерий булып тора. Әнә алар, өлкән яшьтәге җиде солдат көзге томанга кереп баралар. “Күп уздык без мондый юлларны, тагын күпме узасы калгандыр?.. Билгесез, хәтәр юлларны!.. Әмма бер юл безнең хыялыбызда көне-төне ялтырап, ярылып ята; бу – җиңү аша туган илләребезгә алып кайта торган соңгы юлыбыз…” Вакыт рәхимсез, сугыштан исән кайта алганнар да берәм-берәм арабыздан китәләр. Аларның истәлеге хәтерләрдән җуелмаска тиеш – бу безнең изге бурычыбыз.


  1. Язучының конкрет тормыш фактларына нигезләнгән әсәре.

Еш кына Ә.Еникинең әсәрләре конкрет тормыш фактларына нигезләнгән

була. Бу очракта да шулай. Язучының тугандашы Тәлгать сугыш башланган

елны Куйбышевтагы план-экономик институтын тәмамлый. Аны төгәлләп чыгу белән үзе теләп фронтка китә һәм 1941 елның көзендә һәлак була.

“Ана һәм кыз” (1942) хикәясенең дә көчле гуманистик эчтәлеге ачылып китә. Алты кыздан соң туган Хәсән бик яшьли ятим кала. Әтисе күз алмасы кебек саклап үстерергә васыять әйтеп калдыра. Хәсән бик тәртипле, тыңлаучан, тырыш егет булып үсеп җитә. Институтны тәмамларга өлгермичә дә фронтка китеп бара. Ана улы турында гына уйлап, аны гына көтеп авырып ята. Ләкин почта таратучы Маһирә конверт китерә. Анда: “… нчы танковый полк штабы шушының белән сезгә хәбәр итә ки, танк йөртүче сержант Хәсән Гыйльметдин улы Ишаев 1942 елның бишенче июнендә Ватаныбыз өчен немец-фашистларга каршы каты сугышта батырларча һәлак булды”, – дип язылган була. Рәхиләгә, энесенең үлүе турында хәбәрне укыгач, әнисенең васыятен тыңлау икеләтә авыр була. “Хат килде”, – дигән хәбәргә апасы Хәлимә йөгереп килеп җитә. Рәхилә, кайгылы хәбәрне әнисе күтәрә алмавыннан куркып, хатны әнисенә күрсәтми. Әсәр: “ Гаҗәп, Рәхилә үзендә елыйсы килү тоймый.(…) Яшьләре аның эчендә кибеп бетте һәм күңелендә тыныч бушлык, аз гына моңсу тыныч бушлык урнашып калды. Әмма моңсу бушлык төбендә кайдадыр бик тирәндә, кагылырга хәтәр сызлавыклы бер төер ята. Рәхимсез ачу-нәфрәт төере бу! Һич шик юк ки, Рәхилә менә шушы минутта бәдбәхет дошманны үз кулы белән рәхәтләнеп буар иде, буар иде һәм җиңеләеп калыр иде. Сугыш бит бу, үлем

өчен түгел, тормыш өчен сугыш!” 1 – дип тәмамлана.

Бу драматизмда илебез кешеләренең искеткеч рухи чыдамлыгы һәм тыйнаклыгы гәүдәләнеп калган. Авыру ананың армиядәге улын сагынып көтүе һәм кызы Рәхиләнең энесе солдат Хәсән турындагы хәбәрдән соң үзләре өстенә төшкән рухи авырлыкны, газапны батырлык белән кичерүе – болар миллионнар башыннан үткән хәлләр булып, үзләренең мәгънәләре белән гомумиләштерү дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр.

4.“Бер генә сәгатькә” хикәясендә сугышның бирелеше.

Беренче әсәрендә зәгыйфь тормыш үсентеләренең сугышның кырыс, ямьсез чынбарлыгында аяусыз тапталуы турында язарга кулы бармаса, “Ана һәм кыз”, “Бер генә сәгатькә” хикәяләрендә авыр югалту, бәхетсезлекләр, корбаннар фонында кешеләрнең тирән кичерешләре, характерларның каядыр эчкә яшеренгән сыйфатлары, ныклыгы сурәтләнә. Сугыш темасы мондый хикәяләргә якыннарны югалту ачысы, аерылышу сагышы рәвешендә килеп керә.

“Сугыш һәм кеше язмышы” ноктасыннан караганда, сугыш елларында һәртөрле авырлыкка чыдам, тырыш хатын-кыз образының гүзәл кешелекле

сыйфатларын тирән психологик драматизм һәм нечкә лиризм белән сурәтләгән әсәр – “Бер генә сәгатькә”(1944) хикәясе. Солдат Гомәр, госпитальдән фронтка китешли, туган өенә кереп чыгарга мөмкинлек таба. Никадәр ашкынып көтүләр, күрешүләр, аерылышулар – бер генә сәгатьлек вакыйганы сюжет итеп алган бу кечкенә әсәрнең киеренке психологик коллезиясенә әвереләләр. Әйе,

вакытның бик кыска – бер генә сәгать булуы ситуациянең драматик көчен бик нык арттыра. ( …мин бик азга, бары бер генә сәгатькә! Бу хәбәрнең тәэсире барысына да шундый булды ки, гүя ул Гомәрнең авызыннан чыкмады, ә кайдандыр, стена аша килгән ят, ямьсез бер тавыш булып ишетелде, һәм алар бу тавыштан ничектер барысы берьюлы кинәт катып калдылар. Галимҗан абзый улына кызганыч елмаю белән, ышанмыйча карый. Мәрьям абыстай исә, _____________

1Мисаллар китерелә. Ә. Еники. Әсәрләр. Өч томда. 3 том. — Казан: ТКН, 1991.- 24 б.

бөтенләй таңга калып, бернәрсә аңламаган кыяфәт белән, күзләрен зур ачып, улына текәлгән иде”).

Шушы вакыйганың якыннары күңеленә ничек тәэсир итүе, кешеләрнең аеруча киеренке хәлдә калулары үтә төгәл һәм психологик планда сурәтләнә. Галимҗан абзый белән Мәрьям абыстай кичерешләрен автор гаять төгәл, нечкә сурәтли. ( “Гомәргә әнисенең бу гаҗизлегенә карау бик авыр иде. Аның йөрәге әнисен кызганудансызлана башлады һәм күңеленә ихтыярсыз: “Юкка үзләренә күрендем”, – дигән уй да килеп куйды”).

Ана күңелендәге җилпенешләр самими, тирән, ирексездән шул ана булып уйлый башлыйсың. (“…күңел әнә шул нурлы томан артына китеп югалган яшел кырлар түреннән ерактагы поездның дәртле кычкыртып килеп чыгуын тоеп тора. Мәрьям абыстайның иреннәре акрын гына кыймылдыйлар:


  • Кайтыр, күз нурым, кайтыр!”)

Бер генә сәгатькә кайткан Гомәрне аның сөйгәне – Заһирәсе дә күрми кала. Кырда эштә булган кыз ашыгып станциягә йөгерә, поездның инде киткәнен күреп чаба. (“Бу чабуда үз-үзенә хисап бирмичә, чынлык белән килешергә теләмәү тискәрелеге сизелә иде. Чыннан да, аның Гомәре шундый көтмәгәндә кайткан иде, аның Гомәре шундый тиз дә китеп барды. Ул Заһидә, аны күрми калды. Болар бар да дөрес бит! Ләкин ни өчен дөрес?.. Ни өчен дөрес?”)

Яшь кыз күңелендәгеч хисләрне Ә.Еники менә ничек сурәтли: “…Ул бары

йөрәге төбеннән күтәрелгән, бөтен тәне буйлап йөргән тиле ярсуны баса алмыйча газаплана. Ул янындагы үләннәрне йолкып-йолкып ала, аларны тешли яки калтыранган бармаклары белән бик вак итеп өзгәли. Янә ул һаман бугазына күтәрелгән төерне кире йота алмаудан гаҗиз иде. Ул тырыша, ачу белән башын селкеп куя, аскы иренен тешләп тора, ләкин юк, – төер һаман бугазына килә. Ахырда ул башын кинәт тезләре өстенә сала һәм һичбер тыелгысыз, юка пальтосы аша түгәрәкләнеп тыгызланып торган иңбашларын калтырата-калтырата, елап җибәрә.”

Заһидә драмасы да зур мәгънәгә ия: Гомәр сөйгән кызын күреп китәрмен дип өметләнгән иде бит. Ләкин Заһидә соңга кала, егет китеп бара. Матур очрашу булмый. Димәк, кешеләр язмышы һәм теләкләре гел бертөрле шома, тигез юллардан бармый икән. Әмма укучының күңелендә бу кешеләр очрашсыннар иде, Гомәр исән-сау әйләнеп кайтсын иде дигән изге теләк уяна. Сөйгәннәрне бер-берсеннән, балаларны ата-анасыннан, ирләрен хатыннарыннан аерган рәхимсез сугышка каршы күңелдә нәфрәт уты кабына.

“Иң мөһиме: мин, бер ана кичерешләре белән генә чикләнмичә, башка кешеләрнең дә күңелендә солдат егетнең кыска гына арада күренеп китүеннән туган уй-хисләрен күрсәтергә теләдем, дип язган иде автор үзенең бер мәкаләсендә. – Шулай итеп, мин совет кешеләренең рухи ныклыгын, патриотик хисләрен үземчә тулырак ачарга тырыштым”. 1

Достарыңызбен бөлісу:

Әмирхан ага Еники “Кем җырлады” хикәясендә сугыш күренешләрен түгел, ә сугышның яшьләр язмышын челперәмә китерүе хакында сөйли. Егетнең татлы хыяллары бер мизгел генә. Автор шушы әсәрендә яшьләр арасындагы мәхәббәтнең дә никадәр көчле икәнен күрсәтә. Ләкин сугыш фаҗигасе аннан да көчлерәк һәм котылгысыз. Сугыш кешеләргә генә түгел, табигатьтә дә тирән эз калдыра. Җир-ана сыкрый, авыр сулый, аның урман-сулары мәетләр белән тулган, снаряд, бомба шартлаулары белән теткәләнеп беткән.

Ә татар җыры, татар моңы, туган як җыры… Моңардан да ләззәтлерәк нәрсә булырга мөмкин!? Халык моңнары, язучының күп кенә әсәрләрендә геройларның рухи халәтен урап ала, яшәешнең үзе, саекмас хәят чишмәсе, кабатланмас биеклек булып күтәрелә. Әдип татар җырын барлык кыйммәтләрдән аерым югарылыкка күтәрә, символга әверелдерә. Җыр –тарихны, милләтне, тарихыңны белү, үз чиратында җырны оныттырмый. Димәк, ана – халык- милләт тарихын яшәтүче буларак өскә калкып чыга.

11 нче сыйныф

Ә.Еникинең сугыш чоры иҗаты

      Ә Еники – содат булып, үз халкы белән бергә чигенү, һөҗүм итү, җиңү шатлыкларын йөрәге аша кичергән язучы.
      Күпме газап,
      Күпме әрнүләр
      Без кичердек

      Авыр елларда.
      Без җиңүгә ышандык.
      Тик ул булды

      Безнең уйларда, —
дип яза Әмирхан ага ул еллар турында.
      Язучы Бөек Ватан сугышы чорында хуҗалык һәм каравыл гаскәрендә хезмәт итә. Шул елларда сугыш темасына язылган хикәяләре басылып чыга: “Бала”, “Ялгыз каз”, “Ана һәм кыз”, “Бер генә сәгатькә” һ.б. Авторның игътибар үзәгендә — сугыш алып килгән кайгы-хәсрәт, авырлыклар.

“Бала” хикәясе

      Язучы хикәяне кызы Резедәгә багышлаган.
      Бу хәл сугыш вакытында була. Лейтенант Ивановның ротасы урман эченнән атлый. Зариф содат үзенең авылы, хатыны, баласы турында уйлап бара. Һавада самолет күренә. Сугышчылар агачлар арасына яшерәнәләр. Зариф үзеннә ерак түгел өч-дүрт яшьлек кыз баланы күрә. Кечкенә кыз бик күп елаган. Аның битләрендә яшь эзләре бар. Зариф бу баланың адашканын аңлый. Баланы күтәреп ала, аңа шикәр бирә. Бу кызчык аңа бик тиз ияләшә. Үзенең әти-әнисе, кәҗә бәтиләре турында сөйли. Зариф аптырап кала, чөнки баланы ут эченә алып барып булмый. Шуңа күрә ул тиз генә станциягә таба китә. Станциядә эшелон тора. Кешеләр вагоннарга утыралар. Кинәт бер рус хатыны: “Балам!” – дип кычкырып, алар янына чабып килә. Бу кызын югалткан ана була. Зариф тимер юл буйлап йөгереп китә. Үзенең ротасын куып җиткәч, лейтенантка кайда булуын сөйләп бирә. “Сез бик зур изгелек эшләгәнсез. Бик зур рәхмәт сезгә”, — ди лейтенант.

“Мәк чәчәге” нәсере

      Тирән бомба чокырында ялгыз мәк чәчәге үсеп утыра. Аның тирәсендә коры ком гына өелеп тора. Чокырдан югары тирә-юньдә ниләр үскәнен, юлдан кемнәр үткәнен мәк чәчге күрми. Аның янына бизәкле канатлы күбәләкләр генә очып киләләр. Аңа кунып назлап, иркәләп, китәләр. Ләкин бу сирәк була. Мәк чәчәге көннәр буе берүзе. Бу урында элек кечкенә дача-авыл булган. Анда мәк чәчәкләре, гөлчәчәкләр, сиреньнәр, алмагачлар үскән. Дошман әлеге урынга бомба ташлаган. Күз ачып йомганчы дача-авыл җимерелгән. Ләкин дошман чәчәкләрнең нәселен корыта алмаган. Ялгыз мәк чәчәге комлы чокыр төбендә матур булып үсеп киткән. Узгынчы солдат, чокыр төбенә төшеп, шул чәчәккә сокланып карый. Бу авыр сугыш вакытында да солдат чәчәк яныннан тыныч кына узып китә алмый. Матурлыкка сокланып баш ия.

“Бер генә сәгатькә” хикәясе

      Гомәр исемле солдат госпитальдән фронтка китеп бара. Аларның эшелоны станциядә туктый. Бу станция Гомәрнең туган авылыннан ике чакрым ераклыкта урнашкан. Аны бер генә сәгатькә әти-әнисе, туганнары белән күрешергә өенә җибәрәләр. Гомәрнең кайтуы әти-нисе, сеңелесе Зәйнәп, авылдашлары өчен бик зур шатлык була . Ләкин санаулы минутлар бик тиз үтә. Гомәрнең китәр вакыты җитә. Ул үзенең яраткан кызы Заһидәне дә күрә алмый. Бары аңа күп итеп сәлам әйтеп калдыра. “Мине фронт көтә, Гитлерның эшен бетерәсе бар”, — ди Гомәр. Галимҗан абый белән Мәрьям апа Гомәрне станциягә озата баралар. Командирдан уллары турында яхшы сүзләр ишетеп, алар шатланалар.

      Безгә китапларның күбесенчә маҗаралысы кирәк. Сугыш турында икән, самолетлар очсын, дөнья җимереп танклар йөрсен, пушкалар атсын, разведчиклар «тел»“тотсын… Ә Ә.Еники әсәрләрендә сугыш вакыйгалары да, хәрби операцияләр дә юк. Язучы геройларның эчке дөньясын, шатлыгын, кайгысын, үлемгә нәфрәтен, яшәүгә мәхәббәтен, дошманын җиңәргә ашкынуларын сурәтли. Аны шундый кыен шартларда кеше күңелендә туган үзгәрешләр, рухи халәт, псилогик кичерешләр кызыксындыра. Фәрваз Миңнуллин язганча, сугыш темасын фәлсәфи ноктадан карап яктырта: “Яшәеш үлемне җиңәчәк, чөнки матурлык һәм мәхәббәт – мәңгелек дигән оптимистик рух белән сугара”.
Сугыш темасына соңрак та әйләнеп кайтып, әдип “Кем җырлады”, “Без дә солдатлар идек” һ.б. әсәрләр язды.

Нәтиҗәләр ясыйк

1. Ә. Еникинең беренче әсәрләренә вакыйгаларның вакыты сыйфатында сугыш чоры килеп керә.
2. Автор сугыш күренешләрен түгел, сугыштагы кешенең хис-кичерешләрен сурәтләү объекты итеп ала.
3. Күтәргә проблемалары:
1) сайлау: намус һәм бурыч арасында сайлау. Бу мәсьәләне автор “намуслы кеше генә бурычын үти ала” рәвешендә чишә;
2) яшәү: яшәүгә омтылу – иң төп көч дип белдерә.
4. Символларга мөрәҗәгать итә (“Мәк чәчәге”, “Тауларга карап” һ.б.). Психологизм алымнарын, эчке монологны файдалана, әдәби детальләрне кешенең рухи дөньясын сурәтләү өчен куллана.


ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.

Презентация на тему: » Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләрендә лиризм. Әмирхан Еники – кешеләр язмышындагы, аларның үзара мөнәсәбәтләрендәге авыр, драматик кичерешләрне тирән.» — Транскрипт:



1


Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләрендә лиризм


2


Әмирхан Еники – кешеләр язмышындагы, аларның үзара мөнәсәбәтләрендәге авыр, драматик кичерешләрне тирән аңлаучы һәм шуларны үзенә генә хас чаралар ярдәмендә сәнгать чынлыгына әйләндергән сүз остасы. Г.Халит


3


Бала хикәясе балаларга мәхәббәт кеше кайгысына битараф булмау үз тормышын куркыныч астына куеп, башкаларга ярдәм итү сагыну җаваплылык


4


Ана һәм кыз хикәясе кайгы тетрәткән күңелнең кичерешләре кешене яшәткән өмет сабырлык-түземлек


5


Бер генә сәгатькә хикәясе сагыну очрашуны көтү юксыну шатлык үкенеч гаделсезлек өмет


6



7


Ялгыз каз хикәясе ялгызлык гаҗәпләнү таң калу сөенү табигатьнең гармониясе гаделлек


8



9


Һәр хикәядә фикер тирәнлеге һәм төгәллеге, һәрбер җөмлә камил һәм тәэсирле, һәрбер сүз үз урынында. Уңган, зәвыклы хуҗабикәнең табыны шикелле: карап торырга да матур, ризыкларын авыз итсәң, телең йотарлык. Югыйсә, анда әллә кайлардан китерелгән кыйммәтле деликатеслар да юк… Әмирхан аганы укыгач, һи, болай гына мин дә яза алам дип, ялгышуың да ихтимал. Наданнарны алдый торган гадилек. Андый гадилеккә өйрәнеп кенә ирешеп булмыйдыр. Ходай биргән сәләттер ул. Туфан Миңнуллин


Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Амины цепочки превращений егэ
  • Амины тест егэ химия
  • Амины теория для егэ
  • Амины решу егэ
  • Амины реакции егэ

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии