Авылыбыз тарихыннан сэхифэлэр сочинение

2000 елның 6 июлендә ТР Мәдәният министрлыгы һәм Арча районы хакимияте тарафыннан, Арча урман хуҗалыгы ярдәме белән Гөберчәк авылында Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Сөнгатулла улы Мәһдиевнең мемориаль музее ачылды. Шул көннән башлап биредә, әдип һәм аның нәсел-нәсәбенә нисбәтле төрле мәгълүматлар, экспонатлар туплау белән бергә, Гөберчәк авылының да тарихы өйрәнелә. Ә инде авылыбызның тарихын Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җир­дә», «Бәхилләшү» кебек әсәрләре һәм дистәләгән мәкаләләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Сезнең хозурыгызга да әдипнең музей фондында сакланучы «Авылыбыз тарихыннан бер кисәк» дип исемләнгән мәкаләсен тәкъдим итәм. «Арча хәбәр­ләре» газетасының 1991 елның 3 декабрь санында басылып чыккан әлеге язма төбәкне өйрәнүчеләр өчен кызыклы булыр, дип уйлыйм.

Мәкаләне укый башлаганчы, андагы кайбер мәгълүматларга тукталып үтик.

Авылыбызның әүвәлге мәчетен төзеткән игелекле шәхес Габдрахман Әхәт улы Ишморатов (1857-1922) – 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре, эшмәкәр, җирбиләүче. Аның Арча районы Үрнәк авылында ат заводы, Казанбаш авылында май заводы, бәз мануфактурасы, Казанда чәй үлчәү-бүлү бинасы булган. Атларына күп мәртәбә Россия һәм чит илләрнең дәрәҗәле бүләкләре бирелгән.

Сөнгатулла абзый исә, Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе, заманында авылыбызның имамы һәм мөдәррисе булган. Музеебызда аңа нисбәтле экспозиция бар.

М.Мәһдиев Гариф Ахуновны Ярулла староста нәселеннән икәнлеген телгә ала. Мәгълүм булганча, әдипнең әнисе Бибинур, Гөберчәк авылы кызы, Кече Өчиле авылының Ахунҗанына кияүгә чыккан. 2001 елдан авылыбызның бер урамы Гариф Ахунов исемен йөртә.

М.Мәһдиев «манара ук куя алмаслар инде безнең төбәктә», дип яза. Әдипнең 1991 елда ак кәгазьгә басылып калган хыялы 2005 елның ноябрендә генә гамәлгә ашты – авылыбызның үзәгендә өр-яңа мәчет халыкка иман нуры чәчә башлады. Әмма, музей тө­зелгән көннәрдә, данлыклы Габдрахман Ишморатов салдырган, Сөн­гатулла хәзрәт имамлык иткән, йөз елдан артык тарихка ия мәчет бинасы авария хәлендә дип сүтелде, аның урынына башлангыч мәктәп төзелде. Кызганыч, 2014 нче елның сентябреннән бу мәктәптә укулар туктатылды.

Халидә Габидуллина, 
Мөхәммәт Мәһдиев музее җитәкчесе

Гөберчәк авылына мәчетне XIX гасыр азагында-XX гасыр башында Казан арты бае Габдрахман Ишморатов салдырган. 1915 елга кадәр анда Кышкар мәдрәсәсен тәмамлаган Хәким хәзрәт муллалык иткән. Ул зур укымышлы кеше булган, чыгышы белән дә шул Кышкар ягыннан. Аның бер малае Нурислам Беренче Бөтендөнья сугышында үлеп калган, икенче малае Шәйхелислам авылның мөәзине булып хезмәт иткән. 1914 елны Хәким хәзрәт авырып китә. 1961 елда мин аның архивыннан «Кыйссаи Йосыф»ның бер кулъязмасын табып Казанга илтеп бирдем, гыйльми әдәбиятка ул кулъязма 37 нче сан белән кереп китте һәм ул бөтен дөньяга «Гөберчәк кулъязмасы, Мәһдиев нөсхәсе» дигән исем астында мәгълүм. «Кыйссаи Йосыф» китабында (1983, Казан) Хәким хәзрәт турында кыскача мәгълүмат та бар. Поэманы тикшергән игелекле галим Ф.Фәсиев Гөберчәк кулъязмасын текстология, графика һәм палеография (хәрефләр формасы) ягыннан әһәмиятле дип билгели.

Хәким хәзрәт авырып киткәч, Гөберчәк халкы яшь мулла эзли башлый. Бу хәбәр Сикертән авылында яшәүче бер тол хатынга ишетелә. Аның бөтен булган малайлары сугышка алынырга тиеш икән. Арадан берсе – Сөнгатулла исемлесе, мәдрәсә тәмамлаган икән. Тол хатынга әйтәләр: улыңны мулла итсәң, сугыштан калдырып була, дип. Чыннан да III һәм IV Дәүләт думасы депутаты Галиәсгар Сыртланов таләбе белән татар-башкорт муллаларын хәрби хезмәттән азат итү турында закон чыгарылган була. Тол хатын Шәмсикамал бу турыда хәбәрдар икән. Сугыш башлануга аның бер малаен алалар: карчык кайгыдан югалып кала, кулыннан эш төшә. Ике көннән соң (август башы) икенче улын чакыртып алалар. Карчык урынга егыла. Атна үтми – өченче улын, укымышлысын, аеруча яратканын сугышка алалар, карчык, хәсрәттән торып утыра һәм эшкә керешә. Гөберчәк авылына торып йөгерә һәм халыктан приговор җыйдырып, шуны күтәреп волостька чаба. Ул вакытта почта бик төгәл эшләгән, приговор һәм аның белән волостьның үтенече 10 августта Казан шәһәрендә урнашкан 95 нче запас батальонның командирына килеп керә. Беренче резолюция: «отказать». (Бу документларның барысы да миндә сак­лана.) Сөнгатулла солдатның 95 нче запас батальондагы 5 нче рота командирына язган «Докладная записка»сында аның Арчадагы урыс-татар училищесын уңышлы тәмамлавы, Оренбургтагы Диния нәзарәтеннән «имам-хатыйп, мөгаллим булырга яраклы» дигән белешмәсе булуы һәм Гөберчәк халкының аны мулла итеп сайлаулары (приговор) турында әйтелгән. Һәрхәлдә, бераз резолюцияләр сала-сала, аны Алатырьдан кайтарып җибәргәннәр. Тол карчык теләгенә ирешкән. Солдат кайткан – телисеңме, теләмисеңме, хәзер инде Гөберчәк авылына барып Хәким хәзрәттән мәхәлләне кабул итәргә кирәк…

Әмма Гөберчәк авылы алпавыт Габдрахман Ишморатов йогынтысында. Мәчетне шул салдырган, димәк, мулласын да ул куярга тиеш. Г.Ишморатов, гадәттә, Гөберчәк авылындагы Мөсә­гыйт байда туктый. Килә, авыл ба­ла­­ларына бушлай китап тарата, крестьяннарның ат нәселен яңарту буенча эш алып бара, мәчетне карап чыга. Бу юлы да, килгәч, авылның булачак мулласын Мөсәгыйт бай өенә чакырталар. Чәй мәҗлесендә Ишморатов әлеге солдатны сынап карый: мулла булырга яраклымы, юкмы? Ә тегесе ун ел буе Сатыш мәдрәсәсендә укыган. Алпавытка ошап куя бу егет һәм Ишморатов аңа фатиха бирә: авылны кабул ит, староста белән бергәләп халыкны тәрбияләгез, йорт-җир, урам-тыкрыкларны, чишмәләрне карагыз, халыкның әхлагын күзәтегез. Ул вакытта авылда Ярулла исемле кеше староста була (мин аны әле картлыгында күреп белә идем, киң җилкәле, бияләйләре җиргә тиям дип салынып торган озын куллы мәһабәт карт иде, кырык беренче елда үлде, Гариф Ахунов шул нәселдән, дип беләм).

1915 елның 9 ноябрендә Гөберчәк авылында мәктәп ачыла. Төрле елларда туган малайларның (нигездә 1900-1905 елгылар) исемлеге булдырыла – барлыгы 57 малай. Боларның барысын да диярлек мин күреп белә идем, аларның бик күбесе Ватан сугышы фронтларында һәлак булды. Сөнгатулла мөгаллимнең беренче «наборы»ның исемлеге миндә саклана. Мәкаләне язар алдыннан моны тагын бер мәртәбә карап чыктым: исәннәрдән ике генә кеше – Әхмәдуллин (Хәмитов) Нигъмәтҗан, Хәнәфиев Ислам Ватан сугышында яраланып кайттылар, агротехник, бригадир булып колхозга хезмәт иттеләр. Гөберчәк авылында алардан да өлкән берәү дә юктыр инде.

1936 елга кадәр мәчет эшләде. Муллалыгыннан 1918 елда рәсми рәвештә баш тартса да, Сөнгатулла кулында мәчет ачкычы саклана. 1929 елда латин хәрефенә күчкәнче («Яңалиф») ул шунда балалар укыта, 1930 елда «Яңалиф» буенча әзерлегем җитми», дип укытудан баш тарта. 1925-1926 елларда ислам дине, аның халыкка зарары турында күп җирдә дискуссия-бәхәсләр оештырыла. Бәхәс-дускуссиянең иң зурысы (1926 елда булса кирәк) Арчада уздырыла. Минем белүемчә (расларлык документларым кулда юк), бу дискуссиядә галим Г.Шнаси*, ике-өч тапкыр кыйбласын алыштырып, төрле Аллага хезмәт иткән шагыйрь Нәҗип Думави катнаша. Бәлки әле Богырослан мулласы, Октябрь борылышыннан соң татар муллаларының «кара эшләре», «ислам диненең халыкка зарары» турында китаплар язып, Мәскәүдә «Фән һәм дин» исемендә журнал чыгарып яткан, динне, Тукайны сүккән, ләкин үзен мөселманча җеназа укытып, юып, кәфенләп күмәргә васыять әйткән Чыгътай да (Галиәсгар Гафуров) Арчага килгәндер. Шул елның газета төпләмнәрен карарга кирәк. Һәрхәлдә, Сөнгатулла абзый ул бәхәсләрдә катнашкан, анысы – факт.

1935 елның ахырында булса кирәк, авыл советы һәм колхоз активистлары мәчет ачкычын алу өчен көрәш башладылар. Шәйхелислам мөәзин, аның урынына еш кына манарадан азан әйтүче Мөхәммәтсафа карт борчылып йөгерештеләр… Ачкычны Сөнгатуллага китереп бирделәр. Ләкин көннәрдән беркөнне власть ияләре аннан мәчет ачкычын алдылар һәм шул көнне мәчеттә «вичыр» ясадылар. Мәчет манарасына 1929 елда колхоз оешканда бер тапкыр флаг элгән булганнар инде. Ачкыч кулга кергәч ул флаг, манарада ук булмаса да, мәчет түбәсенә гел эленде. Сталин туган көнгә дә, Ленин үлгән көнгә дә, Париж Коммунасына да, 8 Мартка да… Мәчет ишегалды ямь-яшел тавык үләненнән генә тора иде. Без, бөтен урам малайлары, шунда уйнап үстек. Хәер, кызлар да. Хәтфә чирәм өстендә нинди генә йөгереш-куышлар, сынамышлар булмый иде…

1937 елның декабрендә авылның элеккеге мулласы, 1915-1929 еллардагы мөгаллиме Сөнгатулланы НКВД органнары кулга алды һәм, унҗиде көн төрмәдә тоткач, атып үтерде. 1939 елны мәчетнең манарасын кистеләр. Май ае иде. Мәчет янына кара болыт булып халык җыелды. Әни бу фаҗигане күрмәс өчен күрше Сикертән авылына йомыш табып китте. Манара шыгыр-шыгыр килеп озак чайкалды. Моны кисүчеләр Сикертән ТБУМнең (тулы булмаган урта мәктәп) математика укытучысы Фәизов Мәгъсум (Саба районы Оет авылы егете дип хәтердә калган) һәм Гөберчәк башлангыч мәктәбе укытучысы Гатият Әсәдуллин (Яңа Масра авылы егете) иде. Манара гөрселдәп ауды, аның цинк­тан коелган ике шарлы ае (өч метрлар чамасы озынлыкта) безнең бәрәңге бакчасына очып төште. Аны шундук пар ат җигелгән арбага салып Арчага озаттылар. Манара тактасыннан мәктәпкә утын лапасы, бәдрәф салдылар. Халык манара кисүчеләргә бик рәнҗеде, аларны каргады. Ни хикмәттер, шул ук җәйне М.Фәизовның кулы шеште, халык телендә «сырхават» дигән бер авыру бар, «Фәизовка сырхават булган, кулы чери икән», дигән хәбәр таралды. Бераздан ул ниндидер бер махинациядә гаепләнеп төрмәгә дә керде бугай (бу турыда мәктәп ветераны, Иске Му авылында яшәүче Гөлниса апа Фәһмиева белә). Әсәдуллин Гатият исә Ватан сугышында һәлак булды.

Гомерләренең соңгы минутларында бу кешеләрдә халык күңелен рәнҗеткәннәре өчен үкенү хисе булгандырмы-юкмы, хәзер инде әйтүе кыен. Хәзер күп кенә ветераннар «заманы шундый иде», дип акланалар. Әмма, мәчет-манарасын кисәргә берәүне дә беркем дә мәҗбүр итмәде. Аны кискән өчен, әгәр ялгышмасам, күпмедер күләмдә акча да түлиләр иде кебек… Халкы ныграк торган авылларда манаралар исән калды.

Мәчет бинасы Гөберчәк авылында әле дә тора. Аның астында – клуб. Өске катын хәзер дә мәчет, китапханә итеп файдаланырга була. Хельсинкида (Финляндия) шулай, мин анда булдым. Шәһәр муниципалитетыннан бер бинаны алганнар да, шунда татар мәктәбе, шунда буфет, ашханә, намаз-нияз өчен зал, китапханә… И утыралар тройка-костюм кигән егетләр, и сөйләшәләр телефоннан, и басалар компью­тер кнопкаларына… Безгә бит инде мулланы болай тасвирлап килделәр: яшел чапанлы, капкорсаклы, таяклы, чалмалы… Без шулай тәрбияләнгән. Әмма Көнбатышта алай түгел. Хәтта Көнчыгышта да. Мулла аларда өч-дүрт тел белә, европача киенә, рок музыка да тыңлый, кинофильм да карый. Чит илләрдә диннән көлмиләр.

Ничек кенә булмасын, мәчет – изге, пакь урын. Аның янында гел пакьлек кенә булырга тиеш. Хәзерге тимер юл станцияләрендәге кабахәтлектән генә торган бәдрәф кебек нәрсәләрне мәчет территориясендә тотуны ислам дине тыйган. Мәчет яныннан кырык адым киткәч кенә үзеңнең табигый хаҗәтләреңне үтәргә мөмкин, дип өйрәткән ислам.

…Элек яшел-хәтфә чирәм белән түшәлгән Гөберчәк авылы мәчетенең ишегалдын күптән бетерделәр инде. Сугыштан соңгы елларда җитәкче иптәшләр гел читтән булды шул. Хәзер анда сазлык: трактор, комбайн борыла. Алар борылган җирдә нәрсә калганын без беләбез инде. Быел Апас, Чүпрәле, Буа, Чистай якларында халык мәчет салып ятканда, авылыбыз җитәкчеләренә мин дә язма рәвештә дәшеп карадым: манара ук куя алмаслар инде безнең төбәктә, һичьюгы шул ишегалдын сак­ларга иде… Юк, булмады. Балаларга тәрбия урыны булган элеккеге хәтфә ишегалдына быел ясин чыктылар. Манара кисүчеләрнең рухы әле дә яши. Бик кызганыч. Без бик кара як шул…

Мәкаләнең журналдагы исеме: «Авылыбыз тарихыннан бер кисәк»

Эчтәлек                                    

Кереш өлеш ……………………………………………………………………………….2                                                                                                                                  

Төп өлеш…………………………………………………………………………………….4

Йомгаклау…………………………………………………………………………………..14

Кулланылган әдәбият исемлеге…………………………………………………….19

Кереш

Ватан — кешенең изге туган җире. ”Ватан — кеше үзе туган һәм шуның гражданины булган ил; туган ил; кешенең туган ягы, туган җире” дип аңлатма бирелә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә. Ә Ватанын сөючене без патриот дибез. Патриот — Ватанын ,туган җирен, халкын, илен сөюче генә түгел, ә  шулар өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган кеше.

    Патриотизм орлыклары гаиләдә үк салынырга тиеш. Кешенең нинди мохиттә тәрбияләнүе  тормышта зур роль уйный. Җанга рухи дәва бирүче туган як табигате, аның сихри көчкә ия булган чишмәләре, сабый чакта уйнап үскән хәтфә үләнле болыннары аша без  туган илебезне чын күңеленнән яратучы, милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр — Ватанның лаеклы уллары һәм кызлары  булып үсәргә тиеш. Бишек җырларыннан, ана теленнән башлап, без  әйләнә-тирәбездәге бар нәрсәне яратырга тиеш — әти-әниебезне, дусларны ,  туып-үскән нигезне.Чын йөрәге белән тоеп ярата белгән кеше генә туган иленең  патриоты була ала.

        Шулай ук чын күңеленнән туган ягын яраткан кеше туган як тарихын өйрәнергә тиеш.Туган як тарихы ул — шунда яшәгән кешеләр тарихы.Кешенең тарихта тамырлары гаиләсенең традицияләрендә, халкының, туган ягының үткәнендә.Туган як тарихын өйрәнү туган җиреңдә яшәгән кешеләр турында күбрәк белергә, якыннан танышырга мөмкинлек бирә.

        Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.Һәркем  үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аркылы халык тарихына якынаерга тиеш. Шәҗәрәләр төзү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен  кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала.  

Туган якка кагылышлы җирле материалларны өйрәнү кечкенәдән үк  балалар күңеленә патриотизм орлыклары сала.Туган җиребезнең   авыллары  да  күз  карасыдай  кадерле һәм газиз  безгә.Аларда  безнең  тамырларыбыз,  өметебез.Аларда  безнең  үткән  тарихыбызның  бер өлеше, халыкның  моңы, кайгысы-шатлыгы, куанычлары һәм сагышы.    

Һәр авылның үз тарихы. Аларның  берләре  бик  борынгы, икенчеләре   шактый соң  барлыкка килгән. Һәрберсенең үз  даирәсе,үз  мохите,үзенең  данлыклы  кешеләре  бар. Шуның  өстенә  авыллар милләтебезгә ,  халкыбызга җиң  сызганып  хезмәт итүче  кадрлар  бирә торган изге  урыннар. Авыллар гөрләтеп  яшәсә ,милләт, халык  яшәр,үсәр һәм көчәер.Менә шуңа күрә мин әлеге хезмәтемдә әниемнең туган ягы –Арча  районы  Күәм  авылының бай тарихын өйрәнүне , бу авылда яшәгән халыкның тату бер гаилә булып яшәвен, аларның культурасы, гореф-гадәтләре, һөнәрләре белән таныштыруны максат итеп куйдым.                                                                                                                                   Туган өен белмәгән                                                                                                Туган авылын белерме?

Туган авылын белмәгән                                                                                                      Туган илен белерме?-  дип яза күренекле якташыбыз, танылган галимебез Ш.Мәрҗани. Аның бу сүзләре минем күңелемә бик якын. Әйе, әгәр без борынгы бабаларыбызны, туган авылларыбызны онытсак, аның тарихын белмәсәк, күренекле шәхесләребезнең эше белән кызыксынмасак, берникадәр вакыттан соң үзебезне дә онытырлар. Шуңа да без аларны өйрәнергә тиешбез дип исәплим. Ш.Мәрҗани дә бит туган төбәгендәге авыллар тарихын, танылган шәхесләрен, мәчетләрен өйрәнгән, алар турында язып калдырган. Мин дә бу эшемдә аның юлын дәвам итәргә телим.

                                                  Төп өлеш

    Әтнә  төбәгенә татарларның килеп урнаша башлавы  Болгар дәүләтенең XIII гасырда монголлар тарафыннан харап ителүеннән соң башланган. Үзәге Иделгә Кама (Чулман) елгасы койган урыннан көньяктарак урнашкан Болгар дәүләтенең халкы, басып алучылар изүе аеруча көчле булгач, туган җирләрен ташлап, төньякка, урманнарга качкан.  Мондый күчү процессы XIII гасыр ахыры-XIVгасыр башында башланып, төрле иҗтимагый сәбәпләр аркасында, берничә гасыр дәвам иткән. Казансу, Ашыт елгалары  буенда беренче мәртәбә татарларның торак пунктлары барлыкка килүе дә XIV гасыр башларында булса кирәк.

    1552 нче елны Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, Рус администрациясе 1565-1568 нче елларда Казан өязендәге авыл һәм шәһәрләрнең исәбен ала. Шушы чорларда Әтнә районы территориясендә Әйшияз, Күәм, Олы Әтнә, Кече Әтнә, Күшәр, Шәкәнәч, Мокшы, Олы Мәңгәр, Иске Мәңгәр, Ябынчы, Төрекләр, Олы Өшкәтә, Олы Бәрәзә, Түбән Бәрәскә,  Югары Сәрдә, Атамыш авыллары телгә алына.. Югарыда саналган татар авыллары исә Казан ханлыгы чорында ук барлыкка килгәннәр. Моны аларның  зиратларындагы кабер ташлары раслый. 1771 нче елда хәзерге Әтнә районы җирлегендә 49 авыл булган. Бу вакытта иң зур авыллар булып Олы Әтнә һәм Күәм торган. Әтнәдә 397 ир-ат, ә Күәмдә 342 ир-ат яшәгән.

  Район 1930  нчы елның 10нчы  августында Тукай районы буларак оештырыла. 1920  нче елга  кадәр территориясе Казан губернасының Казан һәм Краснококшай  өязләренә, 1920-30  нчы елларда ТАССРның Арча кантонына керә. Оешкан вакытында районга 58 авыл советы, 61402 кеше (татарлар — 60333, руслар — 1069) яшәгән 81 торак пункт керә. Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 2005 нче елның 26  нчы  гыйнварында муниципаль район дип үзгәртелә.                                                                                                                                Әтнә районы –Татарстан Республикасының төньяк-  көнбатышында   урнашкан. Мари Ил белән чиктәш. Мәйданы  681.4 км².  

 Әтнә районы — нигездә, авыл хуҗалыгы районы. Мөгезле эре терлек һәм сарык асрау тармаклары нык үскән. Районда 15 авыл хуҗалыгы предприятиесе, шул исәптән 1 совхоз, 13 авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы, җаваплылыгы чикләнгән оешма исәпләнә. Район үзәгендә сәнәгать предприятияләре  урнашкан.

Минем әниемнең авылы да  Әтнә районында урнашкан.Атамасы да  бик матур-Күәм. Атама тарихи чыганакларда, халык авыз иҗаты әсәрләрендә һәм башка хезмәтләрдә телгә  алына.                                                                                                                                                                                Алат юлы өстендәге  Күәм авылы  Казан ханлыгы чорында ук булган.Казан өязенең теркәү кенәгәләрендә  (1602-1603нче  еллар)  Күәм авылы  искә алына , анда йомышлы һәм ясаклы  татарлар яшәгәнлеге күрсәтелә(Писцовая 1978,217). 1648нче  елның  май ае белән Күәм атамасы И.П.Ермолаев хезмәтендә теркәлгән.(Ермолаев 1978,№716).                                                                                                                    

Күәм атамасы нәрсә аңлата соң? Исемендә нинди сер саклый бу авыл? Куман-кубан, коман-кобан  сүзләре  Кубян  атамасының  борынгы формасына якын тора.Урта Идел буйларына команнар болгарлар килеп утырганга кадәрге чорларда ук саркып     кергәннәр һәм бу тирәләргә әле кыпчаклар килгәнче үк коман-кобан-кабан атамасы алган ойконимнар һәм гидронимнар барлыкка килүгә сәбәпче булганнар. Авылымның исеме дә шул  тарихка бәйле.

    Авыллар тарихы турында сүз барганда, алар урнашкан мохит турында сөйләү, һичшиксез, зарури.

Безне чолгап алган мохит — безнең хәзергебез һәм үткән тарихыбыз ул. Һәм бу мохиттәге һәр атама шул тарих  сәхифәләренә алтын хәреф белән язылган.                                                                                                                                               Күәм авылында да бар андый урыннар. Халык ул урыннарны үзенчә атаган  һәм бу урыннар белән горурлана.

    Авыл утырган урын бик матур. Аны икегә бүлеп Күәм елгасы ага. Аның  ярларын бөдрә таллар бизи. Җәй көне ул каз-үрдәк белән тула, балаларның шат тавышына күмелә.

   Тирә-юнендә печәнлек, җиләклек. Табигатьнең матур почмакларына килсәң, моннан кайтып китәсе дә килми.

«Даулы болыны» Күәм авылының көньяк читеннән башлана. Ул Ашыт елгасына кадәр  барып куаклыкка килеп төртелә. 19 нчы гасырда Ашытның тугайланып Әтнә җиренә кереп торган өлеше, бик яхшы печәнлек җир, Әтнәлеләр кулына кала. Чөнки Ашытның шул бөгелгән урыны, югары агым белән түбән өлеше турыдан тоташтырылып, канау казыла.

   Истәлекле урыннарның берсе-«Казаклар елгасы». Кайчандыр  авылыбызга  йомышлы казаклар    күчереп утыртыла.Авылның көнбатыш өлешендәге коры елга буена   аерым бер урам булып төпләнәләр алар. Катнаш никахлар нәтиҗәсендә алар татарлашып бетәләр. Алардан калган зират — «Казаклар зираты», ә шул коры елга, күптән инде анда йортлар булмаса да «Казаклар елгасы» дип атап йөртелә.

    Авылыбыздан чыгып, ике йөз метр чамасы барсаң ,«Урыс аланы» на килеп чыгасың. Бу, җиләк кенә үсә торган урын түгел, анда җитмеш төрле дару үләне үскән  искиткеч алан . Россия империясе составында яшәгәндә башка милләт халыкларына тимерчелек белән шөгыльләнү тыелган була. Шул исәптән безнең Күәмебездә дә дүрт тимерчелек булып, анда берәр урыс тимерчесе эшләгән. Авыл халкы аларны кадерләп, карап тоткан.

Менә шушы алан урыс тимерчеләре өчен печәнлек итеп файдаланылган.

    Күәм авылының көньяк-көнчыгышында Ашыт елгасы буенда авыш таулык бар. Аны «Имәнсәр басуы» дип атыйлар. Чөнки моннан 1000 еллар элек анда шаулап имәннәр үскән. Бу тирәгә күчеп килгән кыпчак токымнары имәннәрне кисеп төзелешкә файдаланганнар. Тамырларын төпләп, яндырып беренче басуларын булдырганнар. Хәзер дә «Имәнсәр басуы» дип йөртелә.Туң ышна,Имәнсәр һәм Каенсар атамалары бу тирәләрдә элек калын урманнар булуын күрсәтеп тора.

 Минем иң яраткан бер урыным бар. Ул — Калатау асты. Бу авылның иң матур урыннарының берсе. Кирмән булган урыннан бер чакырым чамасы төньякта тагын да биегрәк калкулык бар. Аны«Каланча тавы» дип тә атыйлар. Авылыбыз аксакалы Галиев Мөбәрәкҗан ага әйтүенчә, шәһәрчек шушында булырга тиеш. Бу тауны әле дә булса «Калатау» дип йөртәләр.                                                                                                                                        Әтнә районындагы Калатау турында документлар бик аз сакланып калган. Шундыйларның берсен мин галимә Фирдәүс Гарипованың «Исемнәрдә – ил тарихы” дигән китабыннан таптым. Ул анда «Эраст Фадеев тарафыннан 1848 елда бастырып чыгарылган мәгълүматларга таянып, тарихчы-галим С. М. Шпилевский Ашыт бассейнындагы Әйшияз һәм Күәм авыллары арасында шактый озын ур булуы хакында яза. Ур өстенә кирпечтән стена салынган булса кирәк, дип фараз итә галим. Урның көньяк һәм төньяк өлешләрендә чыгу өчен капка урыннары да беленеп торган. Тирә-юньдәге авылларда яшәүче татарлар сөйләвенә караганда, бу урында ниндидер шәһәр булган, анда хан яисә башка берәр хөкемдар яшәгән…(Биектау районы Кече Солабаш авылында яшәгән Габдрахман бабай тирә-юнь тарихын сөйләгәндә Алат ханлыгы, Күәм ханлыгы дип күп тапкырлар искә алды)” дип яза (126-127 нче битләр). 
Риваятьләргә караганда, бу тирәләргә килеп чыккан кыпчак ханы Габдулла ханның улы Әйшә хан 960-985 елларда кала төзү максатында «Ашыт» елгасының иң биек таулыгында крепость төзетә башлый. Ул заманда «Ашыт» суы киң булган, 1,5-2 чакрым чамасы, дип фаразлана. Аның суында сал белән ак чыршылар да агыза торган булалар. Крепостьның көньягында «Ашыт» суына төшеп менү өчен дамба салынган. Шул чор белгечләренең, «су юлының киләчәге юк, ул саегачак”, дигән фаразлары шик салган, ахры, төзелеш тукталган. Әмма хан яшәп калган. Шушы крепостьның көнчыгыш юнәлешендә, крепостьтан 500 метрлар ераклыкта, «Хан зираты» бар. Анда хан һәм аның сәхабәләре гаиләсе күмелгән.Мәҗүси динен тотучы  хан үзенең дин әһелләрен дә шунда җирләтә. Кабер ташы да куелган. Элегрәк 3 таш бар иде, хәзер 2 генә, берсе ашалып, таркалып беткән. Менә шул ташлар урынына ТР Эчке эшләр министры, якташыбыз Әсгать Сәфәров манара ясатып, 2005 нче   елда таш куйдыртты.                                                                     Иң истәлекле урыннарның берсе-“Әүлияләр каберлеге”.Бу урын иң изге урыннарның берсе.Һәр ел бу изге  урынга   олылар,кечеләр,ерактан кайткан кунаклар җыела.Алар анда әйткән нәзерләрен үти, изгеләргә дога кылып, сәдака калдыра, саф сулы чишмәсеннән су алып эчә.Бу җиргә атама ничек бирелгән соң?                                                                                                                             Биредә яшәгән вакытта Әйшә ханда өлкән дин әһеле булган Ирәмәлинең балалары вафат була һәм крепостьтан ерак түгел урында Сөләйман Хаҗи, мулла Таҗетдин, Гайшәбикә абыстай, Хәлифәбикә абыстай һәм 5 сабый дәфенләнә. Кабер өстенә имән агачлары утыртыла. “Элегрәк имән агачы икәү иде, без бәләкәй чакта шуның берсе картаеп, череп ауды”, – ди Күәм авылы имамы Тәлгать бабай. Меңьяшәр, колач җитмәслек бер имән исән әле. Менә шушы урында «Әүлияләр каберлеге» барлыкка килә. Шушы каберлектән ерак түгел, яр астында чишмә тибеп чыга һәм аны халык «Изгеләр чишмәсе» дип атый. Чишмәнең суы салкын һәм күпме торса да бозылмый, кешеләр аны дәвалану өчен тота. Бу изгеләр чишмәсен авыл халкы бик кадерләп, саклап тота.                                                                                 Халык тарихка сак карый. Сугыш вакытында  да бирегә килеп дога кылганнар,елый-елый сугыш бетүен теләгәннәр.                                                                                                     Авыл  тирәсендә Җәмилә,Ишчүрә чишмәләре ага.Каенсар авылы белән ике арада Чирмеш тау башы  дигән урын бар.Чупай тау башы дип аталган җиргә

Чупай исемле кеше килеп утырган.                                                                                                                                                             Тарихка без, чумсак, чыга алмабыз,

                    Тик исемен дә әйтми кала алмыйм.

                     Ни рәвешле исеме шулай булган

                    Төньяк басуыбыз — «Канауның».

                    Җогып белән чиктәш Күәм җирен

                    Җогыплылар сука белән ярган.

                    Шулай сука белән «канау» ярып,

                    Үзләренә аны бүлеп алган.    

                    Безнең бабайлар да кайнар булган,

                     Орышканнар җогыплылар белән.

                    «Канау» дигән җиребез шулай итеп

  Хәтта адәм канын, яшен күргән.                                                                                             Авыл тирәсендә, ямь өстенә ямь өстәп, Чупай, Шәриф, Шомыртлы яки Үртәм, Дусым, Аргы күпер, Бирге күпер, Усаклы күпер, Көсәкәй, Таңатыр, Кала асты, Казаклар, Татлы бай, Каенлык, Җәлбәк, Балчык базы, Ишчүрә, Коры елга, Күәм Казаклары, Шәриф һ.б. исемле елгалар ага.

   Күәм авылы Иске авыл, Югары оя, Яңа урам, Баш-аяк, Аргы як, Түбән оч дигән өлешләргә бүленә.                                                      

Күәм авылында борынгыдан сакланып калган искиткеч  матур бәйрәм бар,ул — әләшә бәйрәме “Әләшә”- элек-электән үткәрелеп килгән җыеннарның бер төре. Уҗымнар тишелеп чыгышына карап, сыерчык бала очырган атнаның җомга көнендә үткәрелә, июнь аеның беренче җомгасына туры килә ул. Сынамышлар буенча әгәр җирдә басып торган сыерчык бодай уҗымына күмелсә, ул атнада яңгыр күп яуса, иген дә мул була. Бу бәйрәм, мәрхүм аксакал Мөбарәк ага Галиев әйтүе буенча, Калатау тирәсендә генә үткәрелгән. Халык бирегә җыйналып мул уңыш, елларның имин булуын сораган. Елларга карап, бәйрәмнең асылы үзгәрә бара, совет власте, күмәкләшү елларында ул бөтенләй тыела. Тик авылдашларыбыз, әби-бабаларыбыз йолаларын онытмыйча саклап, буыннан-буынга тапшыра килде.     2005нче елда үткәрелгән Әләшә бәйрәмендә калатауга нигез салган Әйше ханга кара мәрмәрдән кабер ташы куела,манаралы ярымайлы бина сафка баса.                                                                                                                                       Менә шундый олы тарихи юл үткән туган  авылымда туып үскән кешеләр арасында игенчеләр, укытучылар, хәрбиләр, табиблар һәм башка бик күп һөнәр ияләрен очратырга мөмкин. Аларның күбесе үз бәхетләрен туган җирендә тапкан, илебезнең төрле төбәкләрендә фидакарь хезмәт итүчеләре дә бар. Менә аларның кайберләре:  республика күләмендә  танылган шагыйрь  Самат Шакирны  тәрҗемә ителгән әсәрләре аша чит илләрдә  дә беләләр.   Укытучы, шагыйрь, прозаик һәм журналист Самат Шакир әдәбият мәйданында чын күңелдән бирелеп, тырышып эшләп килде. Үзе исән вакытта 38 китабы басылып чыкты. Самат ага вафат булганнан соң тагын ике китабы басылып чыкты.Әдипнең шигырьләре 22 телдә басыла. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Самат Шакир Долорес Ибаррури,  Евгений Долмотовский,  Ян Судрабкали,  Павло Тычина, Сәйфи Кудаш  кебек  мәшһүр  затлар белән озак вакытлар дәвамында хатлар алыша. Бай иҗатында Бөек Ватан сугышы,  халыклар дуслыгы темаларын киң  һәм тулы яктырткан,  яшь буында ватанпәрварлык,  гуманлылык сыйфатларын тәрбияләргә омтылган сугыш ветеранын меңләгән укучылары хөрмәт белән искә ала.                                                                                                                                                                  Авылдан чыккан танылган шәхесләр арасында  тагын   Г.Камал театры артисты  Фәнис Җиһанша исемен  дә  әйтми булмый. Ул төрле   характердагы образлар иҗат итә. Аның сәхнә образлары  киң диапазонлы артист булуын раслый.  .                                                                                                                             Күәм авылы  халкы Бөек Ватан сугышы елларында  да илебезне фашист илбасарларыннан чистартуда үзенең өлешен кертте. Бик күбесе сугыш кырларында мәңгегә ятып калды.Менә шул батыр авылдашларымның берсе турындангы хәбәр 65 елдан соң авылда яшәгән туганына кайтып иреште.                                                                                                                                                     65 елдан соң  эзләнү отрядлары   Зубцов  районының  Гредякио  авылы янында элеккеге немец  блиндажына тап булалар. Аннан исә  26 солдат табыла, шуларның нибары икесенең генә медальоннары аша исемнәрен ачыклау мөмкин була. Арадан берсенең Әтнә районы Күәм авылы егете Һидият Сибгатов икәнлеге ачыклана. Телгәләнеп беткән кәгазьдә солдатның үз кулы белән язганнарын укып карарга мөмкин  була. Егерме яшьлек укытучы егет 1942 елның 13  мартында  сугышка алына. Өйгә аның бары бер хаты килә. Рәсми документларда ул 1943 елның  ноябрь аенда югалган, икенче бер архив язмасында 1942 елның 10 августында ук Зубцов районының Кошелево авылында һәлак булган дигән  мәгълуматлар  бар.  Ә инде 2009елның 23 августында ул кабат Тверь өлкәсе Зубцов районы  Веригино авылында  туганнар каберлегенә күмелә.Бүгенге көндә Күәм авылында Һидият абыйның  бертуган сеңлесе Һиндия  апа  гомер кичерә.                                                                      Сугыш минем гаиләмне дә читләтеп узмаган. Бабам Абдуллин Фаяз Абдулла улына сугыш башланганда нибары 15яшь  була, 1943нче елда ул фронтка китә. Курск дугасында барган сугышларда катнаша.Ул зенитчик була. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен  “Батырлык өчен”   медале белән бүләкләнә.                                                                                                                                Әтнә районы татар  әдәбиятына, мәдәниятенә бик күп күренекле шәхесләр биргән район:  Шиһабетдин Мәрҗани,  Габдулла Тукай,  Сибгат Хәким,  Хәкимҗан Халиков, Лена Шагыйрьҗан, Луара Шакирҗан  һ. б. Шулар белән  янәшәдә безнең авылдашларыбыз Самат Шакир, Илдар Хөсни, Габдрахман Сәлимов, Фәнис Җиһаншаһлар булуы белән без лаеклы горурлана.                                                                                                                                                                                                    Күәм авылы мәгариф хезмәтенең тарихы.                                          

Күәм авылы  мәгариф хезмәтенең тарихы  20 гасыр башыннан ук башлана.Балаларга дин сабагы электән үк бирелгән.Иске авыл мәдрәсәсендә  ,чыгышы белән Сап  авылыннан булган  Фазылҗан  мулла  ир балаларны,ә Фатыйма абыстай кыз  балаларны укыткан.  1916-1918 елларда Фазылҗан мулланың улы  Нурияздан һәм хатыны Хәдичә  дөньяви  белемнәр бирә башлаганннар. 1917елгы революциядән соң авылда да совет мәктәбе ачыла.  Ләкин төп биналары булмау сәбәпле,балаларны укыту  авылның хуҗасыз калган йортларында  башкарыла.   Хәзерге мәчет каршында Югары оч  мәдрәсәсе дип аталган йортта 1920 еллар тирәсендә ,чыгышы  белән Мамыш авылыннан булган ,Вәли исемле укытучы җәдитчә  укырга, язарга һәм санарга өйрәткән. Бер зур бүлмәдә егермеләп бала укыган. Маһи Ибраеның ике катлы йорты булган. 1925елларда анда Рбига исемле укытучы балаларга белем биргән.        

“Колаксыз” кушаматлы, күптән вафат булган бабай йортында ,чыгышы  белән Күлле-Киме авылыннан булган Җәләлиева Мәдинә,1926елда шул ук  авылдан Хәтимә, 1928елда  Лотфулла Һидият укыталар.  30нчы елларда  Күәм авылы балалары төрле урыннарда укуларын дәвам иткәннәр.                                                                                                                    1932елда авыл уртасында дүрт еллык типовой мәктәп салына.1936елда мәчетен сүтеп, яңа мәктәп бинасы янына, ике катлы башлангыч мәктәп итеп төзиләр. Җидееллык мәктәпнең беренче директоры –Бариев Габделхай.1932-1937нче елларда мәктәп ТБУМ, ягъни тулы булмаган урта мәктәп дип атала.                                                                                                                    1937нче елның җәе Татарстанда репрессияләрнең котырган чагы. Кыска гына гомерен  мәгариф эшенә багышлаган, мәктәпнең беренче директоры  Бариев Габделхай  бер гаепсезгә  репрессиягә эләгә һәм халык дошманы буларак кулга алына.  Мәктәпнең беренче уку-укыту буенча директор урынбасары-Лотфуллин Һидият –Күәм авылы мәктәбенең  иң беренче дәрәҗәле мәгариф хезмәткәре-“Татарстанның атказанган укытучысы”, “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены  кавалеры. Аны хәзер дә тырыш, таләпчән һәм һәрчак ярдәмчел кеше буларак искә алалар.                                                              1937-1938нче елларда мәктәп белән 19 яшьлек  разрядлы спортчы бик үткен һәм чая егет Чигашев Гавриил Федор    улы җитәкчелек итә.    Бөек Ватан сугышы башлангач хәрәкәттәге армия хезмәтенә алына һәм 1944нче елда hәлак була.

        Мәктәбебезнең тагын бер күренекле шәхесе Әхмәтов Мөхәммәтҗан  абый. 1949-1950,1954-1975нче елларда  Күәм урта   мәктәбе директоры . Бу чорда  ул  кирпечтән ике катлы заманча  мәктәп бинасы  салдыра, мәктәп яны тәҗрибә участогын киңәйтә, зур җиләк-җимеш бакчасы оештыра.                                                                                              

 1962нче елдан мәктәп сигезьеллык, ә 1976 нчы елда  унъеллык урта мәктәп итеп үзгәртелә.

 Мәктәпнең тарих  кабинетында   1990нчы елда  тарих укытучысы Батталова Нурания Бакиевна җитәкчелегендә  “Бабайлар эзе” исемендәге туган якны өйрәнү музее эшли башлый.                                                                      

Ә 1998нче елның 9нчы апреленнән алып  Самат Шакир  музее эшли башлады. Үзе исән вакытта ук, шагыйрьнең тууына 74 яшь тулган көнгә  ачылган музей —укучылар өчен  чын тәрбия үзәге, яшәү үрнәге  булып тора.   Бүгенге  көндә  авылым   матурланганнан матурлана, авылга газ кертелгән, асфальт салынган, яңа кибетләр һәм мәчет төзелгән.Авыл яңара, яшәрә һәм үсә.                                                                                                                                       Әйе, изгелекне онытмаган, ата-бабалар рухына тап төшермәгән, аны олылаган кавем генә бәхетле була. Ә Әтнә халкы,Күәм авылы халкы бәхетле. Мул, имин тормыш белән көн күрә.Тарихын хөрмәт итеп , элекке бәйрәмнәрен барлап,  аллаһыга шөкер итеп, булганына ризалашып, тырышып яши.

                                 Йомгаклау.

Кеше өчен иң кадерле сүзләр. Туган җир, туган туфрак… Кеше дөньяга килү белән тәүге тапкыр аваз салган, тәпи баскан җир. Шуңа күрә дә һәркемгә үзенең туган ягы якын.

   Бу хезмәтем әниемнең  туган авылына багышлана. Һәр төбәкнең , һәр авылның тарихи үткәне бар.Ул ерак гасырларга барып тоташа.

   Әтнә районындагы авыл атамасы Күәмнең тарихы тирәнгә китә. Куман-кубан,   коман-кобан  сүзләре  Кубян  атамасының  борынгы формасына якын тора.Урта Идел буйларына команнар болгарлар килеп утырганга кадәрге чорларда ук саркып     кергәннәр һәм бу тирәләргә әле кыпчаклар килгәнче үк коман-кобан-кабан атамасы алган ойконимнар һәм гидронимнар барлыкка килүгә сәбәпче булганнар. Авылымның исеме дә шул  тарихка бәйле булуын ачыкладык.

Авылымның тирә-ягында истәлекле урыннар бик күп. «Даулы болыны» -Күәм авылының көньяк читеннән болын башлана. Ул Ашыт елгасына кадәр  барып куаклыкка килеп төртелә. 19 нчы гасырда Ашытның тугайланып Әтнә җиренә кереп торган өлеше, бик яхшы печәнлек җир, Әтнәлеләр кулына кала.

   Истәлекле урыннарның берсе «Казаклар елгасы». Кайчандыр  авылыбызга  йомышлы казаклар    күчереп утыртыла.Авылның көнбатыш өлешендәге коры елга буена   аерым бер урам булып төпләнәләр алар. Катнаш никахлар нәтиҗәсендә алар татарлашып бетәләр. Алардан калган зират — «Казаклар зираты», ә шул коры елга, күптән инде анда йортлар булмаса да «Казаклар елгасы» дип атап йөртелә.

 Авылыбыздан чыгып, ике йөз метр чамасы барсаң «Урыс аланы» на килеп чыгасың . Россия империясе составында яшәгәндә башка милләт халыкларына тимерчелек белән шөгыльләнү тыелган була. Шул исәптән безнең Күәмебездә дә дүрт тимерчелек булып, анда берәр урыс тимерчесе эшләгән. Авыл халкы аларны кадерләп, карап тоткан.

    Ул җиләк кенә үсә торган урын түгел, анда җитмеш төрле дару үләне үскән  искиткеч алан  да. Менә шушы алан урыс тимерчеләре өчен печәнлек итеп файдаланылган.

    Күәм авылының көньяк-көнчыгышында Ашыт елгасы буенда авыш таулык бар. Аны «Имәнсәр басуы» дип атыйлар. Чөнки моннан 1000 еллар элек анда шаулап имәннәр үскән. Бу тирәгә күчеп килгән кыпчак токымнары имәннәрне кисеп төзелешкә файдаланганнар. Тамырларын төпләп, яндырып беренче басуларын булдырганнар. Хәзер дә «Имәнсәр басуы» дип йөртелә.Туң ышна,Имәнсәр һәм Каенсар атамалары бу тирәләрдә элек калын урманнар булуын күрсәтеп тора.

        Калатау асты- авылның иң матур урыннарының берсе. Кирмән булган урыннан бер чакырым чамасы төньякта тагын да биегрәк калкулык бар. Аны«Каланча тавы» дип тә атыйлар. Кайчандыр кешеләр яшәгәнлектән бу тауны әле дә булса «Калатау» дип йөртәләр.                                                                                                                                                              
Риваятьләргә караганда, кыпчак ханы Габдулла ханның улы Әйшә хан 960-985 елларда кала төзү максатында «Ашыт» елгасының иң биек таулыгында крепость төзетә башлый. Ул заманда «Ашыт» суы киң булган, 1,5-2 чакрым чамасы.Аның суында сал белән ак чыршылар да агыза торган булалар. Крепостьның көньягында «Ашыт» суына төшеп менү өчен дамба салынган. Шул чор белгечләренең, «су юлының киләчәге юк, ул саегачак”, дигән фаразлары шик салган, ахры, төзелеш тукталган. Әмма хан яшәп калган. Шушы крепостьның көнчыгыш юнәлешендә, крепостьтан 500 метрлар ераклыкта, «Хан зираты» бар.  Мәҗүси динен тотучы хан үзенең дин әһелләрен кирмәннән көнбатыштарак имәнлеккә җирләтә. Соңрак бу изгеләр зияратына ислам дине әһелләре дә җирләнә. Шунлыктан бу урынны «Әүлияләр каберлеге» дип атыйлар Кабер ташы да куелган. Элегрәк 3 таш бар иде, хәзер 2 генә, берсе ашалып, таркалып беткән. Менә шул ташлар урынына ТР Эчке эшләр министры, якташыбыз Әсгать Сәфәров манара ясатып, 2005 елда таш куйдыртгы. Биредә яшәгән вакытта Әйшә ханда өлкән дин әһеле булган Ирәмәлинең балалары вафат була һәм крепостьтан ерак түгел урында Сөләйман Хаҗи, мулла Таҗетдин, Гайшәбикә абыстай, Хәлифәбикә абыстай һәм 5 сабый дәфенләнә. Кабер өстенә имән агачлары утыртыла. “Элегрәк имән агачы икәү иде, без бәләкәй чакта шуның берсе картаеп, череп ауды”, – ди Күәм авылы имамы Тәлгать бабай. Меңьяшәр, колач җитмәслек бер имән исән әле. Менә шушы урында «Әүлияләр каберлеге» барлыкка килә. Шушы каберлектән ерак түгел, яр аегында чишмә тибеп чыга һәм аны халык «Изгеләр чишмәсе» дип атый. Чишмәнең суы салкын һәм күпме торса да бозылмый, кешеләр аны дәвалану өчен тота. Бу изгеләр чишмәсен Борһанетдин бабай чистартып, буралар иңдереп, 1960 елларга кадәр карап тора. 1965 елда 102 яшендә вафат була. Аның игелекле гамәлен оныгы Әгъзәм Борһанов дәвам итә.Һәр  җәйне бу урынга әби-бабайлар килә,изгеләргә дога кылып,сәдака калдыра,саф сулы чишмәсеннән су алып эчә.                                                                                                                        

.Күәм авылында борынгыдан сакланып калган искиткеч  матур бәйрәм бар,ул -әләшә бәйрәме.“Әләшә”- элек-электән үткәрелеп килгән җыеннарның бер төре. Уҗымнар тишелеп чыгышына карап, сыерчык бала очырган атнаның җомга көнендә үткәрелә, июнь аеның беренче җомгасына туры килә ул. Сынамышлар буенча әгәр җирдә басып торган сыерчык бодай уҗымына күмелсә, ул атнада яңгыр күп яуса, иген дә мул була. Бу бәйрәм, мәрхүм аксакал Мөбарәк ага Галиев әйтүе буенча, Калатау тирәсендә генә үткәрелгән. Халык бирегә җыйналып мул уңыш, елларның имин булуын сораган. Елларга карап, бәйрәмнең асылы үзгәрә бара, совет власте, күмәкләшү елларында ул бөтенләй тыела. Тик авылдашларыбыз, әби-бабаларыбыз йолаларын онытмыйча саклап, буыннан-буынга тапшыра килде.          Менә шундый олы тарихи юл үткән туган  авылымда туып үскән кешеләр арасында танылган шәхесләр дә бар: республика күләмендә  танылган шагыйрь, укытучы, шагыйрь, прозаик  һәм журналист Самат Шакирнең үзе исән вакытта 38 китабы басылып чыкты.Әдипнең шигырьләре22 телдә басыла. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Самат Шакир Долорес Ибаррури,  Евгений Долмотовский,  Ян Судрабкали,  Павло Тычина, Сәйфи Кудаш  кебек  мәшһүр  затлар белән озак вакытлар дәвамында хатлар алыша омтылган сугыш ветеранын меңләгән укучылары хөрмәт белән искә ала.

Авылдан чыккан танылган шәхесләр арасында  тагын   Г.Камал театры артисты  Фәнис Җиһанша исемен  дә  әйтми булмый. Ул төрле   характердагы образлар иҗат итә. Аның сәхнә образлары  киң диапазонлы артист булуын раслый.                                                                                                                             Күәм авылы  халкы Бөек Ватан сугышы елларында  да илебезне фашист илбасарларыннан чистартуда үзенең өлешен кертте. Бик күбесе сугыш кырларында мәңгегә ятып калды.Менә шул батыр авылдашларымның берсе турындангы хәбәр 65 елдан соң авылда яшәгән туганына кайтып иреште.                                                                                                                        65 елдан соң  эзләнү отрядлары   табылган медальоннар аша Әтнә районы Күәм авылы егете Һидият Сибгатовның исемен  ачыклыйлар. Егерме яшьлек укытучы егет 1942 елның 13  мартында  сугышка алына. Өйгә аның бары бер хаты килә. 2009елның 23 августында ул кабат Тверь өлкәсе Зубцов районы  Веригино авылында  туганнар каберлегенә күмелә.Бүгенге көндә Күәм авылында Һидият абыйның  бертуган сеңлесе Һиндия  апа  гомер кичерә.                                                                   Сугыш минем гаиләмне дә читләтеп узмаган. Бабам Абдуллин Фаяз Абдулла улына сугыш башланганда нибары 15яшь  була, 1943нче елда ул фронтка китә. Курск дугасында барган сугышларда катнаша.Ул зенитчик була. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен  “Батырлык өчен”   медале белән бүләкләнә.                                                                                                                                Әтнә районы татар  әдәбиятына, мәдәниятенә бик күп күренекле шәхесләр биргән район:  Шиһабетдин Мәрҗани,  Габдулла Тукай,  Сибгат Хәким,  Хәкимҗан Халиков, Лена Шагыйрьҗан, Луара Шакирҗан  һ. б. Шулар белән  янәшәдә безнең авылдашларыбыз Самат Шакир, Илдар Хөсни, Габдрахман Сәлимов, Фәнис Җиһаншаһлар булуы белән без лаеклы горурланабыз   .                                                                                                                                            Күәм урта мәктәбенең тарихы бай. Россиянең атказанган укытучысы Әхмәт абый Галимҗанов, Татарстанның атказанган укытучысы Һидият абый Лотфуллин,  20 елдан артык мәктәп директоры булып эшләгән Әхмәтов  Мөхәммәтҗанов  абыйлар-безнең  мәктәбебезнең горурлыгы.                                                                                                             Мәктәпнең тарих  кабинетында   1990нчы елда  тарих укытучысы Батталова Нурания Бакиевна җитәкчелегендә  “Бабайлар эзе” исемендәге туган якны өйрәнү музее эшли башлый,ә  1998нче елның 9нчы апрелендә шагыйрьнең тууына 74 яшь тулган көнне Самат Шакир музее  ачылды.                                                                                                                                    

   Күәм авылы Иске авыл, Югары оя, Яңа урам, Баш-аяк, Аргы як, Түбән оч дигән өлешләргә бүленә.

   Хәзерге вакытта авылга газ кертелгән, асфальт салынган, яңа кибетләр һәм мәчет төзелгән.Авыл яңара, яшәрә һәм үсә.                                                                                                                                       Әйе, изгелекне онытмаган, ата-бабалар рухына тап төшермәгән, аны олылаган кавем генә бәхетле була. Ә Әтнә халкы,Күәм авылы халкы бәхетле. Мул, имин тормыш белән көн күрә. Аллаһыга шөкер итеп, булганына ризалашып, тырышып яши.

 Хезмәтемне Р. Фәхретдин сүзләре белән тәмамлыйсым килә.                                                                                                             “Күге астында яшәгән, һаваларын иснәгән, суларын эчкән вә икмәкләрен ашаган ватаныбызны арттырып сөегез, аның исемен бөек итү өчен тырышыгыз.Ватан- кешеләрнең хөрмәте вә һәркем хозурында тора торган кадерле бер мактанычыдыр. Шуңа күрә ватан өчен малыгызны кызганмагыз, көчләрегезне аямагыз, ватан хакына болай фидакяр булмаган кеше анда яшәргә лаек түгелдер”.

                            Кулланылган әдәбият исемлеге.

1. Ф.Гарипова “Авыллар һәм калалар тарихыннан”                                         2.Даутов Р.Н, Нуруллина  Н.Б. Совет Татарстаны язучылары.-  Казан,Татарстан китап нәшрияты,1                                              

3. Интерент чыганаклары аша табылган материаллар .

Элегрәк елларда мондый төр басмалар күбрәк шәхси истәлекләргә нигезләнгән булса, соңгы вакытларда архив чыганаклары һәм археология материалларына таянып язылган ярыйсы гына җитди китаплар да дөнья күрә. Бу фактны тарихчы галимнәр дә раслый.

Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе Альберт Борһанов белдергәнчә, авыл тарихын язучылар елдан-ел активлаша бара. Мәсәлән, Чирмешән районында 42 авыл бар, шуларның тарихын чагылдырган китапларның саны бүгенге көндә 84кә җитә икән.

— Татарларның зыялы шәхесләре элек-электән үз тарихлары белән кызыксынган. ХIХ гасыр азагында ХХ гасыр башында ук безнең Шиһаб Мәрҗани, Каюм Насыйри, Риза Фәхретдин, Касыйм Бикколов һ.б. мәгърифәтчеләр үз төбәкләре тарихын өйрәнә башлый.1920 елларда Татарны өйрәнү (татароведение) үзәге төзелә, шуның нигезендә татар авыллары барлана, ләкин Сталин чорында төбәкчеләрнең эшләре туктатыла. 1960 елларда галим Равил Фәхретдинов һәм башкалар тарафыннан әлеге мәсьәлә кабат кузгатыла. 

Ә инде 1990 елларда яңа дулкын чыкты: үз авылларының тарихын язучы үзешчәннәр барлыкка килә башлады. Китап нәшер итәргә булышучы эшмәкәрләр үз ярдәмен күрсәтә башлады.

Авыл тарихын язганда кирәкле ун факт:

1. Авыл турында язарга ниятләгән кешегә мәгълүмат туплый башларга һәм өлкән буынның истәлекләрен язып алырга кирәк.

2. Район музеена һәм архивына мөрәҗәгать итәргә.

3. Республика архивларындагы чыганакларны өйрәнергә.

4. Район газетасы төпләмнәрен җентекләп карап чыгарга. Авыл турындагы мәгълүматларны терки барырга (районда табылмаган очракта, ул газета төпләнмәләрен республиканың Матбугат архивында табарга була).

5. Тарихка нисбәтле моңарчы басылган китапларны укырга. Үзегезгә кызык тоелган фактлар картотекасын булдырырга.

6. Барлык мөмкин булган чыганаклардан фотосурәтләр табу яки үзең төшерү.

7. Китапның план-проектын (эчтәлеген) төзү һәм язып чыгу.

8. Спонсор табу.

9. Язылган хезмәтеңне редактор һәм фәнни рецензентка күрсәтеп алу.

10. Нәшрияткә тәкъдим итү.

Иң кызыгы шунда: тарихны өйрәнү, документлар анализлау, фотолар туплау – ул өзлексез процесс. Шуңа күрә, китапны язганда, бу пунктлар бер-бер артлы баскычлап эшләнмичә, параллель рәвештә дә барырга мөмкин.

Һәвәскәрләр хезмәтенә профессионаллар фатиха бирергә тиеш!

Тарих — җитди өлкә, бер төбәкнең үткәннәрен язарга алынасың икән, хата һәм ялгышуларны мөмкин кадәр киметү максатында, китапны нәшриятка тапшырганчы, профессиональ тарихчыга укытып алу гаять мөһим. Килер буыннарга тапшырылачак бу мирасның тел-стиль ягы да аксамасын. Моның өчен профессиональ редактор карап-төзәтеп чыкса да зыян итмәс, чөнки тел ягыннан да шактый кайтыш, зәгыйфь хезмәтләргә юлыкканыбыз бар.

Беренче адымнарны ничек ясарга? Төбәкчеләр профессионаллар ярдәменә таяна алачак. Татар авылы тарихын язарга теләгәннәр “Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте”нә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Мәгълүматны кайдан туплый башларга икәнен белү өчен, шушы җәмгыятьтәгеләр ярдәм итә ала. Ә инде һәвәскәрләрнең авыл тарихы турында язылган хезмәтләрен профессионаллар да һичшиксез бәяләргә тиеш дигән мәсьәләне узган елгы съездда да күтәргән идек, — диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров.

Авыл тарихында – милләт язмышы

Авыл тарихын язарга алынучылар эшне нәрсәдән башларга тиеш соң? Үз авылы турында 720 битле китап язган Илдар Кыямов болай ди:

— Төбәгегез тарихын язарга уйлагансыз икән, эшне аксакаллардан башларга кирәк. Авылда гомер иткән өлкәннәрнең җанлы хатирәләре — менә дигән кызыклы чыганак. Алар исән чакта бөтен белгәннәрен язып алып калу, яисә шуңа омтылу бик мөһим нәрсә. Әмма табыш-ачышлар ансат кына килми.

Авыл тарихы буенча материал юллау – кибәннән энә эзләүгә тиң. Нидер табылган көн бәйрәмгә әйләнә. 30-40лап “эш”кә заказ биреп тә, күңел сөенердәй бер кәлимә табылмаган көннәр дә була. Оборона министрлыгының Подольскидагы Үзәк хәрби архивына запрослар җибәргәч, алардагы мәгълүматның “кырык йозак” артында торганлыгына инандым.

«Шәхси мәгълүматлар турындагы закон» да эзләнүләрне чикли. Бу – ифрат та катлаулы, җаваплы хезмәт. Узгандагы сәхифәләрне барлау көн саен, сәгать саен тырышлык куюны, акыл көчеңне һәм физик җегәрлегеңне сорый. 

Әле хезмәтең басылып чыккач, канәгатьсез, ризасыз кешеләр булачагына да әзер торасы. Андыйлар да табыла. «Мине аз язгансың, безнең нәселне кертмәгәнсең, миндә фотолар бар иде бит» һ.б. Бер генә юл кала инде — күңелеңне иркен тотып, куелган максатыңа бар да бар!

Авыл тарихын язганда очрый торган үзенчәлекле һәм кыен фактлар

1. Һәрбер авторның үз авылын бик борынгы итеп күрәсе һәм күрсәтәсе килә. Ләкин авыл тарихларын революция еллары яки гражданнар сугышы чорыннан гына язып китүчеләр дә бар. Мондый авторларга төбәкчеләр җәмгыяте киңәшләре бик урынлы. Борынгырак чорларны “казу” өчен кая барырга кирәген алар төшендереп бирер.

2. «Ревизия сказкалары» һәм метрика кенәгәләре дә бик әһәмиятле чыганак. Алар авыл тарихы хакында күп нәрсә «сөйли» ала. «Сказкалар» Борынгы актлар дәүләт архивында саклана. Моның өчен Мәскәүгә бару зарур.

3. Гражданнар сугышы чоры турында фактлар аз сакланган. Ләкин архив фондларында кайбер кызыклы нәрсәләр табыла. Юллары мәгълүм.

4. Бөек Ватан сугышы чорына караган 4 төрле интернет-ресурс эшләп килә: «Мемориал», «Подвиг народа», «Память народа», «Солдат.ру». Әмма анда солдатларның адреслары күрсәтелми. Бу — РФнең “Персональ мәгълүматлар турындагы закон” таләбе. Әлеге факт эзләнүгә нык комачаулык тудыра — шул солдат микән бу, түгел микән, дип юрап утырасы. 

5. Хәрби комиссариатларның эшегездә ярдәм итәчәгенә өметләнмәгез. Югарыдагы кануннарга таянып булса кирәк, аерым кешеләр турындагы документларны эзләргә атлыгып тормыйлар.

6. Авыл кешеләренең шәхси архивларында сакланган истәлек дәфтәрләре, шәҗәрәләр һәм фото сүрәтләрне кулга төшерү дә автор өчен шактый кыен эш. Хәзер компьютер заманы, фотоның күчермәсен алу бик җайлы гына булса да, авыл кешесе кадерле ядкарьләрен никтер бик күрсәтергә теләми.

7. Авыл халкының фикер сөреше дә шактый үзенчәлекле. Китапны әзерләү барышында үзләрендә булган тарихи материаллар белән уртаклашырга теләмәсәләр дә, күбесенең инде басылып чыккан китапта туганнары, нәселләре хакында мул итеп укыйсы килә.

8. Һәр авылның үзенчәлеге, «төсе» була. Табигате, «базарлы авыл», завод-фабрикалы авыл һ.б. Шуларны тәфсилләп язу да артык түгел.

9. КФУ китапханәсендә төрле еллардагы археография материаллары да бар. Аларны күзәтеп алу авыл тарихын тагын да баетачак, ләкин анда эләгү кыенлыклар тудырырга мөмкин.

10. Репрессия чорын язганда да иплелек һәм сабырлык сорала, чөнки бу хәзер исән булган дәвамчыларның йөрәк ярасына кагыла. Мондый очракларның тормышта еш булгалап торганын беләбез.

Һәвәскәрләргә грантлар оту мөмкинлеге булачак

Казанда 2017 елда төбәкчеләрнең беренче съезды булып узган иде. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган проектта “Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” төзелде. Бүгенге көндә җәмгыятьнең 34 бүлеге эшләп килә. Бу җәмгыять аерым авторларга методик ярдәм күрсәтүне һәм тәҗрибә уртаклашуны да үзенең төп максаты итеп күрә.

Шунысы да мөһим: “Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” грант оту мөмкинлеген дә кайгырта. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр бүлеге мөдире Рөстәм Гыйльметдинов белдергәнчә, һәвәскәр тарихчыларга архивларда эшләү мөмкинлеге дә арта. 

— Элегрәк төбәк өйрәнүчеләрне архивларда колач җәеп каршы алмыйлар иде. “Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” вәкиле булгач, аларны аерым каршы алалар, ярдәм күрсәтәләр. Оешма барлыкка килгәч, грантлар алу мөмкинлеге дә туды. Олы яшьтәге төбәкчеләр еш кына үз пенсияләренә яки спонсор акчасына хезмәтләрен бастыра иде. Хәзер махсус җәмгыять булгач, китап чыгару өчен грант оту мөмкинлеге бар, — ди Рөстәм Гыйльметдинов.

Спонсор дигәннән, китап чыгымнарын күтәргән хәлле якташларның нәсел-нәсәбен, туган-тумачаларын гына яктырткан “тарих”лар да бастырыла. Гомумән, авыл тарихы өчен алар кызыклы гына чыганак булса да, киң катлам авыл халкының мәхәббәтен яулый алмый шул. Шуңа күрә дә авторның намус төшенчәсенә тугъры булуы да гаять мөһим. Авылның тарихын шул авылда туып үскән зыялы кеше язу мәслихәт.

Һәр авылның тарихы язылырга тиеш!

— 1966 елда Татарстанда 4855 авыл исәпләнсә, 1987 елның 1 гыйварында авыллар саны 3266га калган. Безне алыштырачак яшь буын бу урыннарда авыл булганын җөмһүриятебезнең картасыннан карап кына беләчәк. Шуңа күрә авыллар тарихы, һичшиксез, язылырга һәм киләчәк буын вәкилләренә кадерле мирас итеп тапшырылырга тиеш, — дип яза авыллар тарихы буенча танылган галимә Фирдәвес Гарипова.

Игътибарны саннарга юнәлтсәк, соңгы 30 ел эчендә кабат 200ләп татар авылының җир йөзеннән юкка чыгуы билгеле. Шушы вәзгыятьтә, авылларыбыз тарихын теркәүнең әһәмияте бермә-бер артканы шик кузгатмыйдыр, дип уйлыйм.

Төбәкчеләр юридик яктан якланмаган

Язучы, журналист, авыл тарихлары буенча китаплар авторы Гөлүсә Закированың авыллар тарихын өйрәнгән дүрт китабы дөнья күрде, тагын икесе басмага әзерләнә.

 — Мине борчыган төп мәсьәлә: авыл китабы язучыларның юридик яктан да якланмаган булуы. Әйтик, син шул төбәккә кайтып, кешеләрдән мәгълүмат җыясың, алар исеменнән аны китабыңа кертәсең. Соңыннан мәгълүмат бирүче кеше: «Юк, мин алай әйтмәдем», — дияргә дә мөмкин. Әгәр “боларны мин сөйләдем, басарга рөхсәт” дигән имзасы белән нотариаль ныгытылган кәгазең юк икән, ул сине судка да бирә ала. Күз алдына китерегез — авыл буйлап йөзләгән кешене сөйләтеп, аны нотариуска алып бара башласаң… Әле бит яхшырак мәгълүматлар алу өчен, аларның күңелен дә ача белергә кирәк. 

Яки ветеран укытучы үзенең тупланмалары арасыннан бер укучысының авыл турында язган шигырен синең кулга тапшыра, китапта басылып чыгуын тели. Укып карыйсың, гадәти такмак – авыл исеме кергән, ярар, күңелләре булсын, дисең. Ә чынлыкта ул шигырьнең авторы булып чыга, бу бала сочинениесенә “бишле” алу өчен генә аны берәүдән урлап алган да, авыл исемнәрен үзгәртеп куйганлыгы ачыклана. Ә каян беләсең аның кемнекедер икәнне? Антиплагиат программасы да йөз процент уникаль әсәр дип күрсәтергә мөмкин. Чөнки татар әсәрләренең барысы да интернетка кермәгән бит. Авыл турындагы “сиңа кайтам, сагышымны басам, бәхетемне синдә табам” шәкелендәге шигырьләр, аеруча. Ә авылларда үзләштерелеп, үз булып беткән көйләр, такмаклар дөнья ич. 

Үземнең туган авылда гына да: “Әйдә, әйдә, әйдә Болгаерга, кунакка барасыңмы?” — дип мин туганнан бирле җырлыйлар. Баксаң, ул Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган җыр икән, авыл исеме генә үзгәртелгән. Ләкин инде ул шушы авыл көенә әйләнгән — бөтен авылда да бөек шагыйрь, композиторлар тумый. Аны авылдашларга плагиат дип аңлатып кара, бар! Авыл китабы язганда менә шундый юридик каршылыклар шактый әле. Ә җыеннарда авыз тутырып, әйдәгез, авылларда булган фольклорны да җыйыйк, татар тарихы туплансын, галимнәр өчен менә дигән ярдәмлек ич ул, дип бер-беребезнең кулларын кыскан булабыз. Бу – чын мәгънәсендә энтузиастлар эше генә, утлы күмергә басып, энҗеләр җыюга тиң хезмәт, — дип үз фикерен белдерә Гөлүсә.

Китап язу — җаваплы эш

 2016 елда тарих фәннәре кандидаты Альта Мәхмүтованың туган авылы Бәзәкә турында (Менделеевск районы) саллы хезмәте дөнья күрде. 

— Нәрсә ул авыл тарихы? Бер яктан караганда, безнең авыл да, меңләгән башка авыллар кебек, салмак кына бер алган юлдан гасырлар аша үзгәрешләрсез генә барган да барган сыман. Аның үткәнендә бернинди кызыклы, истә калырлык вакыйгалар, күренекле шәхесләр дә булмаган кебек. Ләкин болай уйлау урынсыз. Тарих ул аерым кешеләрнең язмышыннан тора. Авыл тарихы – танылган шәхесләр тарихы гына түгел, ә бәлки анда яшәгән һәр кеше тарихы. Бу тарихта һәркем кадерле. Шәҗәрәсеннән аерылган бүгенге буыннар өчен моны аңлау бигрәк тә мөһим. Һәрбер авылның йөзен билгеләүче нәселләр, буыннан-буынга ихтирам белән искә алынучы шәхесләр булса да, авылны бар итүче, аны яшәтүче алар гына түгел, ә авылның хезмәт сөюче барлык халкы икәнлеген онытмасак иде. 

Мин һәрвакыт: “Китап язу – бик җаваплы эш, аны минем кебек тарих укытучысы башкарып чыга алмый”, — дигән фикердә тордым. “Бәзәкәм, туган бишегем” китабымны язган дәвердә ышанычлы таянычларым, киңәшче-ярдәмчеләрем һәм тәнкыйтьчеләрем булмаса, мин бу авыр хезмәтне төгәлли алыр идем микән?

Димәк, авылның кичмешен барлау бер кеше өстендә генә булырга тиеш түгел, объектив, ышанычлы тарих бергәләп языла.

Кереш.

Туган җир… Туган авыл…

Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан туган авылы бар.Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас,истә кала торган урыннары күп.Сокланып туймаслык тугайлар,челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары,җикән камыш белән капланган сазлыклар,балыклы күлләр,куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре ,туган ягыбызның кырлары,басулары,шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп ,туган туфракка мәхәббәт тәрбияли.Кая гына барсак та,нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та,туган төбәгебезнең күңеллелеген берни дә алыштыра алмый.

Туган төбәгең турында уйлаганда аның тарихи үткәненә һәм байлыгына сокланасың. Фаҗигаләрен дә күңелдән кичереп борчыласың. Якташларның бүгенге игелекле эшләренә сөенәсең. Билгеле инде кайбер хәлләрдән көенәсең.Һәм күзаллау, тискәре вакыйгаларны алмаштырырга уңайларын тагын да шул гүзәллекләрне хәтер чиратына бастыра. Туган якның һичкайчан да онытылмаячагына нәкъ менә яманлыкны яхшылык алыштырган чакта инанасың. Нәкъ шул күчештәге күркәмлекне күз алдына калку булып басуы гел белергә өйрәтә. Һәм син бу хәзинәне барларга, аны ишәйтергә мәҗбүрсең.Моны исә гадәти сораудан башларга да мөмкин икән:

-Нинди ул минем туган төбәгем-Сәрдә яклары?

Бүгенге көндә татар тарихы архив һәм музейларда, борынгы кулъязмаларда һәм китапларда, милләт тарафыннан гасырлар буе кулланылган әйберләр дә саклана.

Татар тарихын ,милләтнең үткәнен шулай ук борынгы каберлекләрдә һәм курганнарда,җир-су атамаларында, авыл, кеше, нәсел атамаларында да очратырга мөмкин.

Борынгы тарихның күзгә бик үк ташланмаган истәлекләре Саба районы Сәрдә авылында шулхәтле мул сибелгән. Бу якларның бик тирән, борынгы, хикмәтле зур тарихы бар.

Мин бүгенге фәнни чыгышымда инде рәсми чыганакларга, китапларга кертелгән тарихи истәлек-авылым тарихын яктыртасым килә.Минем максатым- әби-бабаларымның, нәселемнең, милләтемнең үткәннәрен барлау, кешелекнең чәчәкле болыннарыннан, туган якның шомлы кара урманнарыннан хакыйкатьне эзләү, буыннан-буынга ,бабадан-атага, атадан-балага күчеп бара торган хәтер-истәлек-Сәрдә тарихы истәлеген җиткерү.Максатыма ирешү өчен мин төрле китаплардан, фәнни чыганаклардан файдаланып, үз җаным аша уздырып, авыл халкының буыннан-буынга сөйләнгән истәлекләреннән файдаланып һәм бабам Мансур Исхаков, авылыбыз аксакалы Сираҗетдин бабай Сәләхиев, авылдашым Җәүһәрия Хәбирова сөйләве буенча шушы сорауларга җавап бирергә тырыштым.

Төп өлеш.

Һәр кешенең биографиясе булган кебек һәр авылның үз биографиясе, тарихы була. Ул авылда яшәгән кеше үз авылы, аның табигате, ил табынына авылы керткән өлеше белән горурлана. “Сәрдә”. Нигә безнең авыл шулай аталган, ул кайчан барлыкка килгән?Безнең бабаларыбыз нәрсә белән шөгыльләнгәннәр?Ил халкы белән бергә сәрдәлелеәр бүгенге матур тормышыбыз өчен көрәштә ничек катнашканнар?Бу сораулар һәркемдә кызыксыну уята.

Сәрдә авылы атамасының килеп чыгышы турында анык кына белүче юк. “Авылыбызга урман бик якын булган, Сәрдек печәне күп үскән. Шуннан чыгып, авыл “Сәрдә” дип аталган,”- дип сөйлиләр. Авыл Эзмә авылыннан аерылып күчеп утырган булырга тиеш. Элек авылда чирмешләр яшәгән. Алар, ниндидер сәбәпләр аркасында, бу авылдан күчеп китәләр. 1902 елгы Сираҗетдин бабай сөйләвенчә, ул хәтерләгән бала вакытта, авыл башында бер тәре баганасы була. Чирмешләрнең авылга ерак түгел, Шекше елгасы дип йөргән елгадан чыккач, уң якта зиратлары да булган. Элекке бабаларыбыз, терлекләре чирләсә, терлекләрен шул зират яныннан әйләндереп алып кайта торган булганнар. Сәрдә авылы элек Елга буе Сәрдәсе дип йөртелгән. Безнең авылга XIV гасыр урталарында ук нигез салынган дип уйлыйлар. Чөнки зиратта бабаларыбыз 1400 елгы кабер ташы булганлыгын хәтерлиләр.

Авыл биек тау итәгенә урнашкан. Авыл әкренләп зурайган. Бабаларыбыз игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Авылда байлар, урта хәлле крестьяннар һәм ярлылар катлавы булган. Ашлык уңмаган елларда ярлылар ачтан үлү хәленә җиткәннәр. Татар кешесенең киеме кулдан эшләнгән киндер күлмәк, алача ыштан, мескен бүрек, чикмән, тула оек, киез итек, чабата, башмак булган. Авылда бик оста тегүчеләр, итекчеләр, чабатачылар, кул белән агач(такта) яручылар булган. Көзен, уңыш җыелгач, ир-атлар уллары белән күрше өязләргә таралганнар. Эш тапкан урыннарга тукталып эшләгәннәр. Шуннан яз башына гына кайтып налог түләрлек орлык алып кайта торган булганнар.

XVIII – XIX гасырларда озак сроклы хәрби хезмәт – рекрут хезмәте дә халыкны бик интектергән. Россия патшасы Пётр I хәрби хезмәткә алынуның “рекрутишна” тәртибен урнаштыра. 1699 елдан 1793 елга кадәр гомерлеккә, аннан соң 25 елга, 1834 елдан башлап хезмәт срогы 20 елга кала.

1724 нче елга кадәр 20 йорттан 1 рекрут, соңрак елына карап 1000 ир-егетнең 10 сы, ә 1853 – 1856 елларда (Кырым сугышы чоры) 1000 ир-егетнең 50-70 е хәрби хезмәткә алынган. Рекрут бирү шобага салу белән хәл ителгән.Алдан биш ел элек солдат булган гаиләләр шобага исемлегеннән төшереп калдырылган. Бай балаларын солдат хезмәтенә җибәрмәс өчен, рекрутны сатып алып, акчага икенче кеше яллап җибәрү очраклары да булган. Патша армиясендә безнең авылдан 25 ел хезмәт итеп кайткан солдат Садыйк бабайны хәтерлиләр. Аны, хезмәт срогын тутырып кайткач, авылда танымыйлар,чөнки ул татарча сөйләшүне оныта язган була.Әтисенең өенә кайтып,түргә менеп утыра. Бу вакытта әтисе өйдә булмый.Эштән кайтканда әтисенә:”Сезгә кунак кайтты,”- дип авыл кешеләре хәбәр итә.Ул :”Минем солдат хезмәтендә улым бар иде,шул кайткандыр,” дип танып ала.Садыйк солдат үзе белән авылга самовар алып кайткан була.

Безнең авыл эченнән олы юл – “Әби патша” юлы узган. Бу киң һәм чирәмле юл. Ул Мәскәүдән Екатеринбург шәһәренә кадәр дәвам иткән. Бу юлдан рәттән 6 ат йөге төялгән арба янәшә барырлык булган. Юлның ике кырыена каен агачлары утыртылган. Кызганычка каршы берсе генә бүгенге көндә исән.

Әби патша бу юлны Мәскәүдән Екатеринбургка заводлар карарга бару өчен салдыра. Элек бу агачларны кисү, сындыру катгый рәвештә тыелган булган. Бу юл буенча өзлексез юлчылар узып торганнар. Юлда атлар яратып ашый торган печән үскән.Юлчылар атларын туарып,үзләре ял итә торган булганнар. Дугаларына кыңгырау таккан унар олаулы Казан сәүдәгәрләре шушы юл буенча Уфа, Екатеринбург, Оренбург базарларына, Эрбет ярминкәсенә үткәннәр. Урал сәүдәгәрләре исә эрбет чикләвеге, кыйммәтле ташлар, хрустальдән эшләнгән әйберләр, мүк җиләге төяп, Казан ягына агылганнар. Ел буена бу юл буш тормаган.Юлдан кантон, волость түрәләре өзлексез йөреп торганнар. Бу юл буенча Әби патша үзе дә, 3 ат рәттән җигелгән, ике катлы арбасына утырып, берничә тапкыр узып киткән, имеш, дип сөйлиләр.

Кантон, волость урядниклары бу юлның күперләрен төзекләндереп, тикшереп торганнар. Юлны өлешләп төзәтергә төрле авылларга бүлеп биргәннәр. Безнең авыл тирәләрендәге өлешен Чүриле авылыннан килеп төзәткәннәр. Сәрдә кешеләре юлның Тарлау дигән авыл тирәсеннән узган җирен төзәткәннәр.

Безнең авылның да һөнәр осталары, үзләренең эшләгән әйберләрен төяп, шушы юлдан сатуга китә торган булганнар. Кайтканда үзләренә кирәкле товарларын сатып алып кайтканнар. Сәләхи исемле абзый Ырымбурдан авыл кешеләренә ак бодай оны алып кайтып сата торган булган. Колхозлашу чорына хәтле авылда крестьяннар үстергән бодай начар үскән, гөмбәле, оча торган була.

Авылдан Явлаштауга китә торган юлны (элек Явлаштау дамбасы дип йөрткәннәр) 1910 елны Патша хөкүмәте эшләтә. Тау бик текә була. Анда кыш буе эшлиләр. Шул тауны кискәндә, авылның Тимергали исемле кешесе, тау ишелеп, балчык астында басылып үлә. Аны казып алгач, тиз генә күмәргә куркалар. Авыл уртасына алып кайтып, староста – Мәҗит Садыйгы кешеләргә берничә көн сакларга куша. Югарыдан түрәләр килеп тикшергәч кенә җирлиләр Тагын авылдан тауга менә торган кыек юл бар. Анысы “Базар юлы” дип аталган. Аннан авыл сәүдәгәрләре Шекше базарына йөргәннәр.

Авылда Минһаҗ, Шәмсетдин, Сәләхетдин исемле байлар кибет ачканнар.

Бабаларыбыз якындагы урманнарны кисеп, чистартып, чәчү мәйданнарын киңәйтәләр, авыл зурая бара. Авылда 150 хуҗалык була. Анда 700 гә якын кеше яшәгән.

Авылда мәчет булган. Мәчетнең кайчан салынганын хәтерләмиләр, бик борынгы, тузган була. 1916 елда аңа ремонт үткәрәләр, түбәсен яңадан ябалар. Сираҗетдин бабай: ”Мәчетне ремонтлау өчен агач кисәргә әтиләр белән мин дә Тенеки урманына бардым”-дип сөйли. Тенеки урманы алпавытныкы була. Бер Казан бае, шул алпавыт урманыннан агач кистереп, мәчетне ремонтлата.

Авылда Һади һәм Исхак муллалар булуын хәтерлиләр. Малайлар бәләкәй генә бер өй-мәдрәсәдә, кызлар Һади мулла өенә аның хатыны белән әнисе янына укырга йөри.

Революциядән соң муллаларны куа, җәберли башлыйлар. Һади мулланы Архангельскига сөргенгә озаталар. Ул шуннан кайта алмый. Исхак мулланы да Кукмара төрмәсенә алып барып ябып 3 ай тоталар, Казан төрмәсендә 5 ай тоталар. Судтан соң гаебен тапмыйча кире кайтаралар.

Безнең як авыллары крестьяннары да азатлык өчен ил халкы алып барган көрәштән читтә калмаганнар. Үз хокукларын яклап патша власте органнарына протест хатлары язганнар, авыл эчендә ялчылар тотучыларга протест йөзеннән байлардан көлеп мәзәкләр, чәнечкеле җырлар чыгарганнар.

1917 елда патша төшкәч, Казаннан отряд килеп, кешеләрнең кибәндәге ашлыкларын суктырып, Казанга ташыталар. Патша төшерелгәч, гражданнар сугышы башлана. Авылдан бик күп ир-атлар сугышка китеп, кире әйләнеп кайта алмыйлар. Сугышта тиф авыруы белән дә кеше бик күп кырыла. 1918 елда Колчак армиясе Казанга хәтле килеп җитә. Безнең авыл башындагы тауга да сугыштан саклану өчен, окоп казыталар. Окопны авыл советы председателе Зәйнетдинов Фәсхи армиягә китәсе призывникларны, авылдагы яшьрәк ир-атларны җыеп казыта. Сираҗетдин бабай да бу окопны казуда катнаша. Тау башында окоп чокырлары хәзерге көндә дә саклана.

1921 елда авылда бик көчле янгын чыга, ике урам — 60 капка янып бетә. 1921 елда җәй бик коры була, икмәк булмый, ачлык башлана. Кешеләргә дәүләт тарафыннан бернинди ярдәм булмый. 1921 елда ачлыктан да күп кеше кырыла. Кайбер кешеләр бәхет эзләп, Казахстан якларына да чыгып китәләр. 1922-23 нче елларда читкә киткән кешеләрнең кайберләре авылга кире әйләнеп кайталар.

1927-28 нче елларда балаларны иске мәдрәсәдә гарәпчә беренче колхоз председателе булган Заһидуллин Сәйфулла хатыны Бибинур укыта. 1929 елда мәчеттә Һәдия исемле укытучы балаларга латин әлифбасы укыта башлый. Балалар ике төрле укуга йөриләр. Төшкә хәтле хәзрәткә, абыстайга гарәпчә укырга барсалар, төштән соң латин әлифбасы укыйлар.

1927 елда колхоз оештыра башлыйлар. Аның беренче председателе Заһидуллин Сәйфулла була. Бу вакытта колхозга 18 генә хуҗалык керә. Колхозга авыл башыннан җир алмакчы булалар. Авыл халкы каршы чыга, чуалышлар була. 30 кешене, районнан килеп, Кукмара төрмәсенә алып барып ябалар. Кайбер кешеләрне шул киткәннән 1 ел буе кайтармыйча яткыралар. Колхоз оешканда авылда 140 хуҗалык була. 1930 елда колхоз ныклап оеша. Аңа “Ирек” дип исем бирәләр, рәисе Хәеретдинов Сафа була. Колхозны өч бригадага бүләләр.

1929 елда мәчет бинасын клуб итәләр. Ә 1930 елда яңадан кире кайтарыла, 1940 нчы елга кадәр мәчет булып эшли, дини йолаларны үти.Ә аның манарасын бары тик 1957 елда гына кисәләр.

Байларның йортлары, маллары тартып алына. Авылдан Шәйхулла, Әгъләмҗан, Шакир исемле кешеләрне кулак итеп куалар. Колхоз оешканнан соң, Шәйхулла бай өе контора ителә. Шәмсетдин исемле абзый өен ясле итеп салалар. Һадиулла, Шәйхулла, Шакир бай өйләрен берләштереп, өч яклы башлангыч мәктәп төзиләр.

Яңа мәктәпкә читтән килгән Габделбәр, керәшен егете Учып, Шәйхи, Гыйльми, Җәүһәр, Билал, Бибинур, башкорт егете Нурулла, Сәет исемле укытучылар 4 еллык белем бирәләр.

1936 елдан 1941 елга кадәр Васильев Петр, Вәли, Шәмсенурлар, сугыш елларында Кашапова Сәлимә, үзебезнең авыл кызы Ибәтуллина Гөлчирәләр укыта.

1931 елда авылдан 40 хуҗалык Ерак Көнчыгышка бәхет эзләп чыгып китәләр. Бу елны корылык була. Җәй көне, яңгыр яумагач, кайбер кешеләр тагын ачлык булыр дип куркалар. Алар китү белән, яңгыр ява. “Бакчаларда бәрәңге булды, ачлык булмады”,-дип сөйлиләр өлкәннәр. Киткән хуҗалыклар 1933 елда кире әйләнеп кайталар.

Колхоз акрынлап үсә. Җир эшкәртергә тракторлар кайтарыла. 1931 елда авылга Азин МТСыннан, колюсный тракторлаы килеп, җир эшкәртәләр. Безнең авылдан беренче тракторист Сибгатуллин Нигъмәтҗан була. Иген уңышы күтәрелә башлый. Колхозда сарык, сыер фермалары, байлардан җыйган умарталардан умартачылык оештырыла. Мәрданов Сәли дигән председатель бик зур, җайлы итеп амбар төзетә. Бу амбарга тирә-күрше авыллардан да ашлыкларын сакларга китереп салалар. 1933 елда колхозчыларга күп итеп ашлык бирәләр. 23 нче сентябрьгә, оркестр чакыртып, авылда уңыш бәйрәме ясыйлар. “Аннан соң ашлыкны кире җыйдылар”,-дип сөйли 1920 нчы елда туган минем Мансур бабам Исхаков.

Бөек Ватан сугышы башлангач, авылдан 100дән артык ир-ат, кулларына корал алып, сугышка китә. Ватаныбыз азатлыгы, Европаның һәм Азиянең күп кенә дәүләтләрен империя коллыгыннан азат итү өчен барган сугыштан 50 дән артык кешегә туган авылыбызга кабат әйләнеп кайту насыйп булмый. Колхозда карт-коры, хатын-кыз, бала-чага, яшүсмерләр генә кала. Колхозның бөтен эше, бар авырлык алар җилкәсенә төшә. Сугыш чорында колхозда председатель булып, Хәсәнов Зиннәт, Әхмәтов Сәли, Мөхәмәтҗанов Салих дигән кешеләр эшли. Колхозда бу вакытта 4 бригада була. Бригадирлар булып Шәйхуллина Һаҗәр, Латыйпова Тәкълимә, Закирова Зәкирә, Шиһабиева Саҗидәләр эшли. Хатын-кызлардан Шәйдуллина Һаҗәр, Газизуллина Нәсимә, Исхакова Фәрхинур, Вәлиева Фәгыйлә, Гандәлиф апалар тракторларда, комбайннарда эшләгәннәр. Авырлыклар күп булган, ләкин тылдагы кешеләр армый-талмый эшләгәннәр. Хатын-кызлар кул арбасы белән тартып симәнә, ягулык ташыганнар, вагон төяргә, урман кисәргә, окоплар казырга барганнар. Шулай үзләреннән җиңү көнен якынайтырга зур өлеш керткәннәр.

Сугыш 1945 елны тәмамлана. Сугыштан исән-сау кайткан ир-атлар, авылда калган хатын-кызлар, үсеп килүче яшьләр авылны торгызу эшенә керешәләр. Тормыш әкренләп рәтләнә. Авылга яңа техникалар, машиналар кайта башлый. Колюсный У-2, шакмак тракторларында Сәмигуллин Динислам, Закиров Минсалих, Сәләхиев Гыйльметдин, Сираҗиев Вәлиәхмәт, Галиев Галиәхмәт, Мөбәрәков Гарифҗан, Мортазин Әхмәдиша, Дәүләтшин Мәрданша, Закиров Шәйхелгали һәм бик күп башка механизаторлар кырларда иген уңышы күтәрүдә хезмәт итәләр.

Сугыштан соңгы елларда колхоз председателе булып Исмәгыйлев Касыйм, Мәрдәнов Шәрифҗан, Гали, Мөхәмәтшин Нургаяннар эшли. 1952 елда безнең колхозга урман почмагында урнашкан кечкенә генә “Шмид” дигән авылны кушалар, соңыннан ул авыл таркала. 1956 елда Сәрдә, Шекше, Алан-Елга авылларын берләштереп, бер колхоз итеп төзиләр. Аңа “Ирек” дип исем бирәләр. Сәрдәдәге фермаларны, амбарларны, тегермәннәрне бетерәләр. Бөтен корылмаларны, келәтләрне сүтеп, Шекшегә ташыйлар. Авылда сарык фермасы гына калдырыла. Авыл перспетивасыз авыллар рәтенә кертелә, әкренләп кечерәя башлый. Кешеләрнең бер өлеше авылны ташлап китәләр. Авыл башында утыртылган алма бакчасы һәм су буендагы яшелчә бакчасы юкка чыга. Авыл кешеләре Шекшегә йөреп эшли башлый. Колхоз экономикасын күтәрүдә тырышып эшлиләр.

Авылда мәктәп бинасының бер классында китапханә ачыла. 1957 елда мәчет клуб итеп үзгәртелә, соңрак ул икенче урынга күчереп салына. Анда Шәвәлиева Саимә апа клуб мөдире булып эшли башлый. Шул ук вакытта ул авылда партоешма секретаре да була. Ул вакытта бу оешмада 7-8 коммунист исәпләнә. 1958 елда партоешма Шекше белән берләшә. Партоешма секретарьлары булып Яхин Әхмәт, Димидов Рәүф, Гибадуллин Фоатлар эшли. Шәвәлиева Саимә апа клуб мөдире булып 1976 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы эшли. 1976 елдан 2006 елга кадәр клубта Хәбирова Җәүһәрия, ә аннан соң Садыйкова Гөлзидә эшли. 1982 елда яңа клуб салына.

Бай йортыннан салынган иске башлангыч мәктәп 1972 нче елга кадәр эшли. Анда озак еллар Сара Хәбибуллина, Рәүф Демидов, Галимова Суфиялар укыта. Бу мәктәптә Галимова Суфия читтән килгән яшь укытучылар белән 1994 нче елга кадәр эшләп, гомеренең 30 елын яшь буынга белем бирүгә багышлый.

1982 нче елда колхозда председатель булып Шиһабиев Раиф Сәмигуллович эшли башлый. Ул эшләгән чорда “Ирек” колхозының III бригадасы булып саналган Сәрдә авылын перспективасыз авыллар рәтеннән чыгару өчен бик күп эш башкарыла.

Авылыбыз төзекләнә, яңара башлый. Шекше белән Сәрдә авыллары арасына юл күтәртелә. Бүгенге көндә(2008) асфальт юл салынды. Ике яңа сыерлар торагы төзеделәр.

1997 нче елда яңа медпункт бинасы төзелеп файдалануга тапшырыла. Авыл халкына Фәсхетдинова Гөлчирә апа хезмәт күрсәтә.

1997 елда авыл эчендәге электр баганалары, чыбыклары алмаштырылды. Авылның барлык йортларына дип әйтерлек газ кертелде.

Авыл халкына бер кибет сәүдә хезмәте күрсәтә.Авылыбыз үсә, матурлана. Авылыбызда эшчән, тырыш кешеләр яши. Яшьләр авылда кала, семья коралар, үз куллары белән заманча итеп матур – матур йортлар салалар.

Сәрдә авылы игенчеләре белән 1996 елга кадәр 23 ел дәвамында Сабирҗанов Раиль җитәкчелек итте. Хәзерге вакытта хуҗалыкның техникалар паркында мөдир булып эшли. Бүгенге көндә бригадир булып 1959 нчы елда туган Вәлиев Җәмил эшли. Ул бик тырыш, тынгысыз кеше. Бригадада эшне оста оештыручы буларак танылды.

Ирек” күмәк хуҗалыгы 1997 нче елда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 34 ц. уңыш җыйнап алды. Бу уңышта Сәрдә бригадасы игенче механизаторларының да өлеше зур. Авылда 30 ел тракторда эшләп, лаеклы ялга чыккан механизатор Мортазин Ахмәдиша, комбайнда пенсия яшенә хәтле эшләп, “Атказанган колхозчы” исеменә лаек булган, уңган комбайнер Вәисов Римнәрне хәзер яшь аламаш алмаштырды. Хәзер 20 елдан артык тракторда эшләгән тәҗрибәле механизаторлар Хабиров Тәлгать, Аглиуллин Камилләр белән беррәттән яшь механизаторлар Сибгатуллин Васил, Ваисов Газинур, Мәҗитов Радик, Шарифуллин Фәйзулла, Сәгыйтов Айнур; комбайнерлар Галиев Илһам, Хөсәенов Рифкать, Аглиуллин Шамил, Сәгыйтов Илсур; шоферлар – Галимов Азат, Галимов Әнәс, Шәрифуллин Минтаһир, Исхаков Әгъзәмнәрнең хезмәте мактауга лаек. Алар авылда төп көч булып торалар. Игенчеләрнең хезмәттә ирешкән уңышларына күмәк идарәсендә, районда югары бәя бирелә.

Тау башына менеп карасаң, авыл һәм аның тирә — ягы әкияттәге кебек матур булып күренеп тора. Авылга урман бик якын. Урманнан авыл башына “Зиреклек” һәм “Бынау” елгалары килеп кушыла. “Зиреклек” елгасында элек печәнлек, болын булган. Хәзер бу елгада хуҗалык һәм ферма көтүләре йөри. Тау итәгеннән чыккан чишмәләрдән авылга хәтле кечкенә генә инеш агып төшә.

Бынау елгасы авыл башыннан уң якта урнашкан. Бу елгада да элек печәнлек, болын булган. 1982 нче елда бу елгада зур буа төзеделәр, буага балык җибәрелде. Җәй көне буага тирә — як авыллардан да су коенырга, балык тотарга киләләр.

Авылның нәкъ урталагыннан тау астыннан шаулап чишмә ага. Чишмә юлыннан яшь киленнәр, кызлар өзелеп тормый.

Авылыбызның кешеләре тырышып эшли, күңелле итеп ял итә беләләр.Клубта алар өчен күңелле кичәләр еш оештырыла.

Йомгаклау.

Минем туган авылым табигатьнең бик матур җиренә, биек тау итәгенә урнашкан. Тау кырыенда артыш агачлары, тау өстендә чыршы, нарат, миләш, шомырт, каен һәм башка күп төрле агачлар үсә. Җәен тау итәгеннән үк бу тауда җир җиләге пешә.

Авылда йортлар матур һәм чиста, халыкның тормышы нык. Яшьләр авылда калу ягын кайгырта һәм алар ялгыз яши торган карт-карчыкларга һәрдаим ярдәм итеп торалар.Авыл халкы әби-бабай ята торган зиратны да карап, тәрбияләп тора. Биредә эшчән һәм булдыклы халык яши.Авыл таралуга таба түгел, үсүгә йөз тота.

Авыл аксакалларына караганда, авыл шактый борынгы.Моны тарихи мәгълүматлар да раслый.Авыл халкы электән килгән барлык йолаларны, кануннарны һәм гореф-гадәтләрне изге итеп саный. Сабан туе, каз өмәсе, өй туе, никах укыту, бәби туе бәйрәмнәре гөрләп үтә. Соңгы елларда авылыбызда якташлар очрашуы үткәрү традициягә керде.

Авылның нәкъ уртасыннан, тау астыннан шаулап чишмә ага. Чишмә юлыннан яшь киленнәр, кызлар өзелми. Сәрдәнең гүзәллеге турында авылдашыбыз Җ. Хәбирова бик матур шигырь иҗат иткән.

Безне чолгап алган мохит –безнең хәзергебез һәм уткән тарихыбыз ул.Һәм бу мохиттәге һәр атама шул тарих сәхифәләренә алтын хәрефләр белән язылган.
Менә шундый бай тарихы бар безнең авылыбызның! Шундый талантлы шәхесләр, батыр хезмәт кешеләре биргән безнең туган ягыбыз. Безгә аларның тырыш хезмәтләрен күреп сокланырга һәм аларның эшләрен дәвам итәргә генә кала!

Кулланылган әдәбият.

1. Бәйрәмова Ф.Ә. Таралып яткан татар иле – Фәнни-популяр язмалар, Казан: “Аяз” нәшрияты, 2003 ел.

2. Гарипова Ф.Г. Авылларны сөям җаным – тәнем белән: Фәнни – популяр очереклар.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1994 ел.

3. Гарипова Ф.Г. Авыллар һәм калалар тарихыннан.I, II том, Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 2001 ел.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/39907-avylym-tarihy

Авыл халкы арасында Балчыклы авылының барлыкка килүе турында бер легенда

йөри. Иң элек бу якларга, Иван Грозный чукындыру политикасы алып барган чорда, Рәим

һәм Ядкәрь исемле ике кеше гаиләләре белән күчеп килгәннәр. Алар, иң беренче, хәзерге

Иламан урманы янындагы чокырлырак җиргә урнашканнар. Урманда урын яшәү өчен

Җайсыз булган, шуңа күрә, алар хәзерге Балчыклы авылына күчеп килгәннәр. Ләкин

Авылның исеме булмаган. Менә бер көнне Аксакаллар авылга исем кушарга җыелганнар.

Ә бер төркем халык урман кисәргә киткән булган. Алар арасында бала-чагалар да була.

Бер юкәне кисеп аударгач, анда кыргый бал кортлары куышын күрәләр. Аннан бал ага

башлый. Балалар «бал чыкты» дип кычкырып авылга йөгергәннәр. Авылга исем уйларга

җыелган Аксакаллар бу тавышны «Балчыклы» дип ишеткәннәр һәм шуны авылга исем итеп

биргәннәр.

Балчыклы авылының барлыкка килүен авыл картлары 1552нче елда булган вакыйга — Иван

Грозныйның Казанга походы белән бәйлиләр. Идел һәм Кама буенда урнашкан татар

Халкын чукындыру башлана, патша зур күләмдә налог сала. Шул җәзалардан качып

котылу өчен, халык туган җирләрен ташлап китеп, кеше аяк басмаган җирләрдә яшәргә

мәҗбүр була.

Картлар сөйләвенчә, Балчыклы авылының борынгы бабалары Түбән Кама районындагы

Балчыклы авылыннан күчеп утырган булырга тиеш, ә бу авылга исем, аның утырган

урынының үзле — балчыклы булуыннан чыгып кушылган һәм халык аны үзе белән бу

якларга да алып килгән дигән караш бар.

Октябрь революциясенә кадәр авыл халкының тормышы.

Патша Россиясенең Казан окрашнасына кергән бер авылы — Балчыклы халкының да

тормышы гадәттән тыш авыр булган. Халыкны бер яктан патша законнары изсә, икенче яктан

җирле татар буржуазиясе изә. Крестьяннарның яшәү шартлары бик начар була. Кешеләр 2-3

тәрәзәле, салам түбәле, җир идәнле кечкенә өйләрдә яшиләр. Авылда атлы-сыерлы кешеләр

бик сирәк. Авыл халкының төп кәсебе — игенчелек. Җирне яхшылап эшкәртергә атларның көче

җитмәгәнлектән иген уңышы бик начар була . Кайбер кешеләр җирләрен эшкәртергә техника

булмаганлыктан җирсез калганнар. Алар җирләрен баерак крестьяннарга бик аз бәягә сатып

җибәргәннәр. Авылда бик тә авыр тормышлы кешеләр — Равил, Кәлимулла, Әхәт, Сәлим һ.б

булалар. Иген уңышы түбән булганлыктан, крестьяннарның ихтыяҗлары капланмый. Кышын

ирләр гаиләләрен калдырып шәһәрләргә, шахталарга китеп эшләгәннәр. Сәгъдиев Хәйретдин,

Исхаков Хөснетдин, Хәсән һ.б. Түбән Новгород шәһәренә барып, кышкы ярминкәләрдә,

кибетләрдә каравылчы булып эшләп, аз — маз акча юнәтеп, өс — баш алып кайтканнар. Хатын —

кызлар җеп эрлиләр, өс — башка тукыма тукыйлар. Урманнан юкә алып кайтып, чабата ясап,

30км ераклыктагы базарга барып сатып, акча хәзерлиләр. Кичләрен ут юк, керосин юк, утыннан

чыра ясап ягалар. Гаиләдә кыз туса кайгы, чөнки хатын — кызларга җир юк. Гобәйдуллин Вәли,

Галиев Исмәгыйль гаиләләре шундыйлардан, аларның ир балалары юк.

Авыл һәр яктан бөлгенлеккә төшкән. Ягарга утын юк. Урман алпавытныкы, аннан җиләк җыярга

да рөхсәт юк. Халык әрем һ.б. чүп үләннәре киптереп яга.

Авылда бай, мулла балаларыннан берничә кеше генә укый — яза белә. Кызлар абыстайдан дин

сабагы укыйлар. Малайлар мәдрәсәдә укыйлар. Аларны Сөнгатулла мулла һәм Галәветдин

хәлфәләр күп еллар буе укыталар. Авыл мәдрәсәсендә укыган малайлардан авылда ярлы

баласы Җәләлетдинов Минһаҗ гына укый — яза белә иде. Ул бөтен кешегә килгән хатларны

укып чыгып җавап хаты яза торган була.

Халыкка күп төрле налоглар салдылар. Аны ярлылар түли алмаган. Шуның өчен аларның актык

әйберләрен, урын — җирләрен алып чыгып киткәннәр.

Авылыбыз колхозлашу чорында.

Бөек Октябрь социалистик революциясе крестьяннарның тормышына тамырдан бүзгәреш кертте. Совет дәүләтенең беренче җир турындагы декреты белән крестьяннарга җир бүленеп бирелде. Балчыклы авылына Тәмте

Алпавытының җирләре тия. Башта бу җирне авылдан барып эшкәртәләр, соңыннан Балчыклы

авылыннан 1925нче елларда 20 хуҗалык шушы җиргә күчеп китә. Яңа авыл барлыкка килә.

Халык башта бу авылны»Кечкенә Балчыклы» дип йөртә, ә чын исеме «Кызыл юл» була. Анда

«Чапай» исемле колхоз төзелә, ә соңрак «Мичурин» исемендәге колхозның бер бригадасы

булып йөри. Хәзер ул авыл таралган. Балчыклы авылы халкы 1931нче елга чаклы гариза биреп

колхозга керә башлыйлар. Ярлылар җыелыш ясап, иң беренче түбән хәлле кешеләр колхозга

берләшәләр. 15 хуҗалыктан торган колхозга «Роза Люксембург» исеме бирелә. Беренчеләрдән

булып колхозга Хәйретдинов Гайнетдин, Сабирҗан, Минневәлиев Бари, Сәгъдиев Хәйретдин,

Мозаффаров Җаббар, Камалиева Газизәләр керәләр һәм колхозны оештыручылар булалар.

Әкренләп, язгы чәчүгә чыккан вакытта колхоз яхшы гына зурая, урта хәллеләр дә колхозга керә

башлыйлар. Колхоз әкренләп ныгый, язгы чәчүне чәчкән вакытта колхозда 50ләп хуҗалык була.

Ләкин, бөтен авылның колхозга керүе бик озакка сузыла. Күпчелек хуҗалык 34 -35 нче елда

гына колхозга кереп бетә. Авыл хуҗалыгы коллективлашкач, авылның йөзе тамырдан үзгәрә.

Коллектив хуҗалыкта ярлы крестьяннар өчен бөтен мөмкинлекләр туа.

Шул елларда ук авыл халкын культуралаштыру буенча төрле чаралар күрелә. Авылда яңа тип

мәктәп, клуб ачыла. Беренче клуб мөдире Атабай авылы кызы Кафия була. Мәктәптә дин сабагы

укыту бетерелә. Төрле фәннәр укытыла башлый. Авылның беренче укытучылары Карамал кызы

Асмабикә, Балчыклы килен Сөнгатуллина Маһирә, Сөнгатуллин Хикмәт, Сәгъдиев Фәсхиләр

авылның тарихына керерлек алдынгы карашлы укытучылар булалар.

1941 -1945нче еллар.

Авылның культурасы һәм тормышы яхшырып кына килгәндә, 1941нче елда Бөек Ватан сугышы

башлана. Авыл янә авыр хәлдә кала. Балчыклыдан 100дән артык ир — егет сугышка чыгып китә.

Хуҗалыкның бөтен тармагында эшләү һәм җитәкчелек итү хатын — кызларга , бала — чагаларга

Кала. Колхоз рәисе Хасанова Нурлы, партоешма секретаре Нигъматуллина Гөлсем, авыл советы

рәисе Гаврилова Мапуся була. Алар кыен хәлләрдә булсалар да фронтны икмәк, кием — салым,

һ.б кирәк — яраклар белән тәэмин итү өчен халыкны оештыралар.

Окоплар казырга, чит нәрәтләргә йөрүдә актив катнашучылар Валиева Хөсниҗамал,

Гыйниятуллина Сәхипҗамал, Камалиева Миннебәян, Гатауллина Хаҗәр һ.б. үзләренең

көчләрен кызганмыйлар. Сугыш күпме гаиләгә кайгы алып килде. Кайсысының газиз ирләре,

уллары сугыш кырларында ятып калдылар.

Бу чорда авылыбызның алдынгы хатын — кызлары Хөснетдинова Мәстүрә, Гыйниятуллина

Сәхипҗамал, Гарифуллина Бану, Гайшә, Гайнетдинова Миңлегөл һ.б.ның намуслы хезмәте

авылыбызның тарихына мәңгегә кереп кала.

Авылыбыз бүгенге көндә.

Балчыклы авылында 1930 нче елда иң беренче «Роза Люксембург» исемендәге колхоз оеша. Бу

Колхозга Балчыклы һәм Торловка авыллары керә. Беренче колхозны оештыручы һәм җитәкчесе

Миневәлиев Барый була. Элеккеге старосталар урынына авыл җитәкчеләре куела. Беренче

җитәкче Исхаков Хөснетдин була. Колхозлрны эреләндерү сәясәте башлангач, 1959нчы елда,

«Роза Люксембург» һәм «Искра» колхозлары берләшеп, «Искра» колхозы булып кала. Идарә Олы

Бортас авылында була һәм Олы Бортас авылы советы барлыкка килә. 1990нчы елда Балчыклы

авылы «Алга» колхозы булып аерылып чыга. 1995нче елда колхозлар күмәк хуҗалыкларга

үзгәртелә һәм Олы Бортас җирле үзидарә составында «Алга» һәм «Искра» күмәк хуҗалыклары

эшли башлый.

2003нче елның август аеннан колхозлар агрофирмаларга берләшә һәм «Кама Тамагы» агро

фирмасы дип атала башлый.

Бүгенге көндә Балчыклы авылында 60 хуҗалык бар, 195 кеше яши.

Авыл терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнә. Авылда кибет, мәдәният йорты, китапханә

Мәчет, башлангыч мәктәп, медпункт, балалар бакчасы бар. Авыл зур түгел, ике генә урамы бар.

Халкы бик тырыш, уңган. Авыл район үзәгеннән 34 километр ераклыкта «Сарауль» елгасы буена

Урнашкан.

Балчыклы һәм Бортас авылларының микротопонимнары.

Безнең авыллар урнашкан җирләр сихри матурлыкка чумган табигать һәйкәле булган. Үзенең

җиләкле, чикләвекле урманнары, мул сулы елгалары, чәчәкле аланнары, таулары, балыклы

күлләре белән гомер — гомергә табигать үз халкына ярдәм иткән.

Кайгы — хәсрәте булса, урманга барып, кырларга чыгып, моңлы җырлары белән күңелен

баскан.

Авыр ачлык елларында табигать баласы җиләк, балтырган, кычытканнар белән тукланган,

Көнне төнгә алыштырган. Авылдашларыбыз авылыбызның һәр елгасына, күленә, тавына,

Урманына, кырларына үзенчә исем кушкан. Һәрберсенең исеме ерак тарихларга барып тоташа.

Алар буыннан — буынга күчә барып, бүгенге көнгәчә артык үзгәрмичә диярлек, безгә килеп

җиткәннәр. Шунлыктан алар әйләнә — тирәнең табигате, халкының теле, тормышы, гореф —

гадәте турында мәгълүмат бирәләр. Тауларына: Күрекле, Сөягән, Султыкый, Дәлүл өсте, чокыр

  • ермакларына : Елан чокыры, Рәем чокыры, урманнарына: Иламан, Таштау, елгаларына:

Үләмә, Коры елга, басуларына: Мәдинә кыры, Ирәҗәп кыры дип исем кушыла.

Тау атамалары.

Завод чирәмлеге — тигезлек атамасы. Географик урынга бәйле атама.

Балак — кыр атамасы. Кырның формасына бәйле рәвештә кушылган.

Таштау урманы — таштау таулыгындагы урыны өчен кушылган атама.

Сулы чокыр кыры — чокыр атамасы белән бәйле кыр.

Сарысаз кыры — кыр саз буена урнашкан.

Иламан җире — бу атаманың төгәл этимологиясе билгесез. Картлар кул арбасы белән печән ташучы хатын — кызлар кушкан атама дип фарыз ителә.

Күл, елга атамалары.

Таштау — Балчыклы авылындагы тау атамасы. Әлеге тау бик ташлы, шул нисбәттән чыгып, атама биргәннәр.

Казаклар — ермак атамасы. Анда кайчандыр казаклар яшеренгән булган.

Рәем чокыры — Балчыклы авылына иң якын чокыр атамасы. Анда Рәем исемле кеше иген чәчкән.

Йөрәк чокыры — бу чокыр йөрәк формасында. Шул нисбәттән кушылган атама.

Республиканский конкурс исследовательских

и проектных работ учащихся 1-9 классов

«Я познаю мир»

Секция: татарский язык и литература

Балчыклы авылы тарихы.

(История деревни Балчылы )

Мухаметзянов Ильмир Рауфович.

МБОУ «Сюкеевская средняя общеобразовательная школа»

Камско — Устьинского муниципального района РТ, 9 класс, Республика Татарстан Камско — Устьинский муниципальный район село Сюкеево.

Научный руководитель:

Гарифуллина Р.Г., учитель татарского языка и литературы

Камское — Устье 2013г.

Эчтәлек

  1. Эшнең максаты һәм бурычлары…………………………………..………2

  2. Кереш ……………………………………………………………….……….3

  3. Төп өлеш…………………………………………………………..………5

  1. Туган авылымның барлыкка килү тарихы………………….………5

  2. Авылыбыз колхозлашу чорында…………………………….…….7

3. !941 — 1945 нче еллар…………………………………………….…..8

4. Авылыбыз бүгенге көндә……………………… …………….…8

5. Авылымның хәзергесе…………………………………………………………….9

6. Балчыклы һәм Бортас авылларының микротопонимнары…………..

а) Тау атамалары.

б) Күл, елга атамалары………………………………

  1. Нәтиҗәләр. Йомгаклау …………………………………….…………10

V Кулланылган әдәбият исемлеге……………………………………………………..10

  1. Кушымта. Авылымның хәзергесе…………………………………………..11

Эшнең максаты:

  • Туган авылның тарихын өйрәнү;

  • Авылыбызда яшәгән, эшләгән һәм үзеннән якты эз калдырган атаклы шәхесләрне барлау.

Бурычлар:

  • Милләтебезгә, мәдәниятебезгә, туган төбәгебезгә, хезмәткә мәхәббәт, кешелеклелек, мөстәкыйльлек тәрбияләү;

  • Гаилә һәм күренекле кешеләр тарихын өйрәнү, гаиләнең гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү;

Нәтиҗәләр.

Мин бу фәнни — тикшеренү эшемне әзерләгәндә үз алдыма максатлар һәм

бурычлар куйган идем. Киләчәктә үземнең тикшеренү эшем өстендә киңрәк эшләр

өчен җирлек бар. Чөнки туган авылым тарихы матур һәм истәлекле вакыйгаларга, күренекле шәхесләргә бай.

Туган авылның борынгысын һәм хәзергесен өйрәнү минем өчен кызык һәм

файдалы булды. Безнең бабаларыбызның ничек яшәгәнен, көн итүләрен өйрәндем

һәм бүгенге көндә авылыбызда яшәгән, эшләгән һәм үзеннән якты эз калдырган

атаклы шәхесләрне барлауны мин киләчәктә үземнең бурычым дип саныйм.

Йомгаклау.

Бу эшемне эшләү барышында, тагын бик күп эшлисе эшләр бар икәне дә ачыкланды.

  1. Авылымның күренекле кешеләрен, сугышта киткән һәм кире әйләнеп кайта

алмаган берничә ватандашымны барлап, аларны «Гүзәл Кама Тамагы»дип

аталган китапка кертергә кирәк дип саныйм.

  1. Туган ягымның табигате, үсемлекләре, хайваннары турында да язма эш эшләргә кирәк.

Кулланылган әдәбият исемлеге

1.Бәдретдинов Х.Ф. Гүзәл Кама Тамагы. Казан:»Идел-Пресс», 2006

2.»Идел таңнары» газетасы, 2012ел

3.Авыл кешеләре сөйләгәннәргә таянып язылды.

Яңалыклар

Авылым тарихы. Үрәзмәт

“Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.

Авылым тарихы. Үрәзмәт

Үрәзмәт авылы Сикия елгасы буена урнашкан. Район үзәгеннән төньяк-көнчыгышка таба 39 километр ераклыкта. Архив документларында 1753 елдан башлап телгә алына, әмма 1735 елда нигез салынган булырга мөмкин. Ул елны Бүләр волосте килешү буенча берничә ясаклы татарны кабул итә, алардан 8 сум күләмендә түләү алына. Яңа күченеп килүчеләр ел саен салым рәвешендә 1 сум түләргә тиеш була. Шартлар үтәлгән очракта күченеп килүчеләр үзләрен тулы хокуклы авыл кешесе итеп тоя алган. 
     Өченче ревизия (1762) мәгълүматлары буенча Үрәзмәт авылында 46 типтәр ир-ат яшәгән (башка милли төркемнәр турында мәгълүматлар юк). Минай Бикбауов Бүләр волосте старшинасы итеп сайлана. Үрәзмәт Йосыпов шул ук волостнең икенче старшинасы була. Аның исеме 1760 елгы документта искә алына. Бәлки, бу кеше авылга нигез салучы булгандыр. Үрәзмәт авылы халкының күпчелеге Емельян Пугачев җитәкчелегендә хөкүмәт гаскәрләренә каршы көрәштә катнаша. 
       Бишенче ревизия (1795 ел) материалларыннан күренгәнчә, халыкның күпчелеген типтәрләр тәшкил итә (93 ир-ат), калганнары (30) – башкортлар. Һәр ревизия саен халык санының артуы күзәтелә. 1870 елда 114 хуҗалык исәпләнә. Авылда бер мәдрәсә, мәктәп, су тегермәне эшли. 
     1897 елда Россиядә беренче тапкыр гомуми халык санын алу үткәрелә. Аның мәгълүматлары буенча авылда 365 ир-ат, 381 хатын-кыз яши. ХХ гасыр башында Үрәзмәт Әмәкәй волостенең чагыштырмача эре торак пункты санала. 
       1913 елда авылда ике агач мәчет эшли. Беренчесендә –  Мөхәммәтлатыйф Гәбделхәмидов, икенчесендә Әхмәтшакир Әхмәтҗанов имам-хатыйп була. Беренче мәчеттә ир-егетләр өчен мәдрәсә дә эшли. 1912-1913 уку елында мәдрәсәнең ике укытучысы 50 шәкерткә белем бирә, мөдир булып Габделфәттах исемле кеше эшли. 
      Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышлары чорында күпчелек ирләрне фронтка алалар. Авылда яшәү кыенлаша. 
1920 елга кадәр Үрәзмәт авылы Уфа губерниясенең Минзәлә өязе Әмәкәй волостена керә. 1920 елдан – Татарстан АССРның Минзәлә кантоны. 1930 нчы елның 10 августыннан – Мөслим, 1935 нче елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 нчы елның 10 октябреннән – Мөслим, 1963 нче елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 нче елның 12 гыйнварыннан янә Мөслим районы составында. 
      1929 елда башланган коллективлаштыру Үрәзмәт авылын да читләп үтми. Гыйлмеҗиһан Ханнанова, Хәйретдин Фәрхетдинов, Мансуров, Мәхмүтов исемле кешеләр күмәк хуҗалык төзүдә актив катнаша. 1950 елда Үрәзмәт, Бүләк, Сикия, Үрәзмәт-Чишмә авыллары К. Маркс исемендәге колхозга берләшә. 
        Үрәзмәт авылында беренче мәктәп 1923 елда Хәйретдин Фәрхетдинов йортында ачыла. Укыту яңача алып барыла. Шулай ук Ситдыйк һәм Арслан бай йортларында да укыталар. 1932 елда авылда – тулы булмаган урта мәктәп, 1954 елда урта мәктәп ачыла. 1969 елда 25 урынга исәпләнгән балалар бакчасы эшли башлый. 
      1930 елда Арслан Биктимирев йорты урынында беренче агач клуб бинасы төзелә. 1964 елда 320 урынлык яңа клуб салына, шунда ук китапханә дә эшли. 2016 елда авылда мәчет, урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, медпункт, кибет эшли. Халык башлыча кырчылык, сөтчелек белән шөгыльләнә. 
      Бүген Үрәзмәт авылында 200 кеше яши. 
      Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды. 
      Сәхифәне Мөнирә Арсланова алып бара. 
      Фото Туган як музее архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

 “Авыллар тарихы ул – әби-бабайлар истәлеге генә түгел”, –

ди туган як тарихын өйрәнүгә ике дистә елдан артык гомерен багышлаган Гарифҗан Мөхәммәтшин.

–Гарифҗан абый, районыбызда авыллар, төбәк тарихы белән кызыксынучылар, өйрәнүчеләр, бер-бер артлы дистәләгән китап язучылар шактый. Бу яктан да Балтач республикада беренче, башкаларга үрнәк булып тора. Шулай да тарих белән кызыксыну кемнән һәм кайчан башланды?

–Үткән гасырның сиксәненче елларында КПСС райкомының бүлек мөдире мәрхүм Илдус Юнысов район архивы, партия архивын кузгатып, кызыклы гына язмалар бастыра башлады.  Район газетасында басылган ул язмалар бүгенге күзлектән караганда бик гади, кыска гына мәгълүмат бирә иде. Әмма кешеләрне кызыктырырга, кузгатырга, оеткы салырга шул да җитте. Аңардан күреп, Бакый Зыятдинов, Рәфхәт Зарипов, Мәгъсүм Мөхәммәтҗановлар инде киңрәк масштабта өйрәнүләр, эзләнүләр башлады.

–Ә сез бу сафларга ничек кушылдыгыз?

–Марат Әхмәтовның район җитәкчесе чагы иде. Кемдер аңа бер районның энциклопедиясен бүләк иткән. Социаль мәсьәләләр буенча урынбасар буларак, мине чакырып кертте дә, бу китапны күргәнең бармы ди. “Юк”, – минәйтәм. “Мә, танышып чык әле”, – дип биреп чыгарды. Бер атнадан сорый: “Карадыңмы, ошадымы?” “Ярыйсы ”, – дим. “Ә нишләп бездә юк ул? Яхшысы?!” – ди. Булдырырга кирәк дип, галимнәр табарга кушып чыгарды. Тормышта шундый очраклар була: гомер буе синең күңелеңдә йөргән фикерне кузгатырга, уятырга бер этәргеч табыла. Бу сөйләшү дә шулай булды. Өч галим таптым. Өч ай эшләп карадылар, әмма алар эшләгән вариант күңелгә хуш килмәде. Мөгаен, мин инде үзем күңелем белән бу эшкә әзер булганмындыр. Ни дисәң дә, балачактан мин гел өлкәннәр тирәсендә кайнашырга, алар сөйләгәннәрне тыңларга ярата идем. Үткәннәр турындагы бу сөйләшүләр миңа бик кызык һәм алар ничектер күңелгә сеңеп тә барган иде. Тик болар кызыксынудан үтмәгән, аларның барысын язып, теркәп барырга кирәк булган. Әле әти исән чакта да ничектер уйланылмаган, юкса ул гадәттән тыш яхшы хәтерле, бик тирән фикерле кеше иде. Гомерем буе үкенәм мин моңа. Әле әтидән тыш та бик акыллы Гыйлметдин абзый Җәләлетдинов, Арборда туып үсеп,Мәскәүдә яшәгән Әхәт абыйларда да авыл тарихы буенча бик күп мәгълүмат тупланган булган. Кызганычка, бу истәлекләрнең барысының да язмышы бик аяныч: юкка чыккан, ташланган, таралган. Җыйнап алырга өлгермәдем, монысы тагын бер үкенеч.

–Килешәсезме, энциклопедия язу өчен энциклопедик белем кирәк, диләр.

–Әйе, гомумән, тарихи китаплар язу өчен киң мәгълүматлы булу кирәк. Гарәп имлясын да, латин графикасын да, борынгы рус язуын да белергә, өйрәнергә кирәк. Боларны белмәгән килеш чын тарихны өйрәнеп, язып булмый дип саныйм мин. Була инде ул, өстән-өстән генә, авылларда исән калган әби-бабайлар истәлегенә таянып та язып була. Әмма мин шундый тәрбия алган кеше: бер эшкә алынам икән, аны төбенә төшеп, асылын аңлап, җиренә җиткереп, ахырынача эшләргә тырышам. Юк, мин әби-бабайлар, өлкәннәр истәлекләре кирәк түгел димим, алары да кирәк, бик кирәк, әмма алар тарихи фактларның, документларның асылын тирәнрәк аңлау өчен бизәк булырга тиеш. Берсен-берсе тулыландырып,  үзебезнең әдәби, йөгерек телебез белән дә язылса, менә шул очракта бу китаплар укучыларның өстәл китабына әйләнергә мөмкин.

–Ә бит бүген архивларга үтеп керү бик кыен, һәр мәгълүмат акчага корылган дигән зарлар ишетелә.

–Безнең район тарихын өйрәнүчеләр менә шуның белән дә күпне отты: без бик вакытлы керештек. Без өйрәнә башлаганда әле бөтен архивлар ачык иде. Киров, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа архивларында атналар буе утырырга туры килде.  Хәтерлим әле, Киров архивына баргач, күтәреп кенә алмадылар, нинди мәгълүмат сорыйсың, барысын табып биреп, булышырга әзер торалар иде. Тора-бара безне инде барлык архивларда таный-белә башладылар, бу исә мәгълүмат алуны тагын да җиңеләйтте. Хәзер вәзгыять күпкә катлаулы. Ул чордагы кешеләр дә алышынды, күбесендә яшьләр, һәм сез әйткәнчә, һәркайсы акча белән дә бәйле.Шулай да китап язуны, минемчә, китапның концепциясен эшләүдән, гади генә әйткәндә, бөтенесен нечкәләп планлаштырудан башларга кирәк. Нәрсә турында, ничек язасыңны күзалламый торып, бу эшкә тотынып булмый. Район энциклопедиясенә тотынганда без, мәсәлән, бер китапка барысын сыйдырабыз дип тотынган идек, әмма яхшылап уйлагач, беренче томын шәхесләргә багышларга булдык. Бер китапка меңнән артык райондашыбыз, эш-гамәлләре белән данлыклы якташларыбыз турында мәгълүмат керде. Бу хезмәтемне титаник хезмәт дип бәяләүчеләр булды һәм алар хаклы да иде. Унбиш елга якын хезмәтем керде аңа. Икенче томны авыллар тарихына багышладык. Анысы, аңлашыла булыр, тагын да катлаулырак булды. Дөрес, кулда әзер материал бар иде инде. Ни дисәң дә, архивларда утырганда мин күзгә чалынган үзебезнең районга, авылларга кагылышлы һәр мәгълүматны мөмкин булганча алырга, тупларга тырыштым. Билегеле, үземнең туган авылым Арбор турындагыларны аерым папкага туплап бардым. Миндә аннан элегрәк үк авылның чын тарихын язарга иде дигән уй бар иде инде.

–Эзләнүләр чорында шаккатарлык табышлар булдымы?

–Шушы тарих белән кызыксына башлагач, нәсел шәҗәрәсен дә өйрәнергә керештем. Җиде буынга җиттем дә, эш тукталды. Һичбер мәгълүмат табып булмый. Киров архивында утырганда якташыбыз, тарихчы, олы галим Михаил Худяковның революциягә кадәрге Вятка губернасында яшәүче марилар, удмуртлар, татарлар турында язган аерым мәкаләләрен укыйм. Шулар арасында Түнтәрдән ике, Арбордан бер нәселнең ул төзегән шәҗәрәләренә юлыктым. Әйе-әйе, Арбордан безнең нәселнең шәҗәрәсен төзегән булып чыкты ул! Нәселебездә Үтәгән Уразмәтов исемле бик тиктормас, елдам кеше булган. Аның җирләре дә, тегермәне дә булган, чоры өчен бик белемле булып, губернаторлар белән язышкан. Арбор волостен оештырган, аның беренче җитәкчесе булган. Улы Гобәйдулла, аның улы Габделхалик та күп еллар аның эшен дәвам иткән. Худяковның әтисе сәүдәгәр, безнең якларда еш булган, волость җитәкчеләре белән даими аралашкан, димәк, безнекеләр белән кызыксынуы шуннан килеп чыккан. Шунысы кызык һәм гаҗәп: Худяков шәҗәрәне икенче яктан, нәкъ мин килеп төртелгән урынга кадәр төзегән. Миңа икесен берләштерәсе генә калды һәм бүген мин ундүрт буынга кадәр нәселебезне беләм.

–Без гомергә Арбор дип йөрткән авылыгыз тарихына багышланган китапны ни өчендер Урбар дип үзгәрттегез.

–Арбор ул мари сүзе, авылның рәсми исеме. Янәшәбездә генә Мари Арборы дигән авыл да бар. Россиядә волостьлар оештырылган чорда волостьның үзәге итеп, әнә шул мари авылы билгеләнергә тиеш булган. Инде телгә алынган Үтәгән Уразмәтов авылның исемен Арбор дип теркәтүгә ирешә һәм волость үзәге безнең авылда тәгаенләнә. Үзе волость идарәсе җитәкчесе булып китә. Арбор волосте Казан арты төбәгендә иң беренчеләрдән булып оешкан, иң зурысы була. Халык телендә исә авылның исеме татарчалаштырылып, Урбар булып китә. Мин китапның исеме итеп әнә шул атаманы сайладым.

–Һәм бу китабыгыз халыкта шулкадәр зур резонанс тудырды…

–Әйе, шуннан соң безнең авылның да тарихын языгыз әле дип кемнәр генә, кайлардан гына килмәделәр! Нәрсә сорасагыз да бирәбез, диләр. Тик мин инде ул яшьтә түгел шул, кызганычка. Яшермим, миндә мәгълүмат та, язарга кызыклы язмышлар да бик күп, әмма үзеңне алдап булмый, яшь бара, көч кими… Инде берәр генә ел булса да, үземчә, үземнең иҗатым белән, кешечә ял итеп, тынычлап яшисе дә килә. Тик шундый кешеләр була: аларга каршы килеп булмый. Кариледән Гөлсем-Мулланур Миңнебаевлар үтенечен аяк астына сала алмадым. Кариле авылы турындагы искиткеч баймәгълүматлы китап әнә шулай дөньяга килде. Аннан инде районыбыз мәчетләре, имамнары тарихын языйк инде диделәр. Бу шулай ук бик мавыктыргыч тарихлы, каршылыклы, кызыклы бер дөнья. Рус булмаган халыкларның укыту системасы булмаган чорда ук татарлар үз укыту системасын булдырганнар – бу тарихта тиңе булмаган, аерым өйрәнүне таләп итә торган мәсьәлә.  Ничектер авыллар тарихы турында китап язучыларның күпчелеге мәчет-мәдрәсәләр темасын читләтеп үтә. Ә бит революциягә кадәр авыллар мәчет-мәхәллә системасы белән яшәгән. Аның ник эшләмиләр дип тиргәргә җитәкчесе дә, ярдәм сорап барырга колхоз рәисе дә, эшне оештыручы башка кешесе дә булмаган. Бөтен мәхәллә белән үзләре хәл иткәннәр. Әлеге зур китап та үз укучыларын тапты дип беләм.

–Ник элегрәк тотынмадым икән димисезме?

–Юк, ул чакта андый эшләр белән шөгыльләнеп булмый иде. Мин бит башта бөтен башкарма комитетка бер урынбасар идем. Күперләр төзелеше белән дә, районга газ китерү белән дә шөгыльләнергә туры килде, хәтта 1982 елгы корылык елны Казахстанга барып ярты ел район өчен салам әзерләтеп, кайтартуны да оештырырга туры килде – ул елларда искиткеч күп эшләнде! Кызганыч, аларны язарга вакыт юк һәм җитмәс тә дип куркам инде. Әмма мондый истәлекләрне-хатирәләрне дә язарга кирәк. Шулай ук кешеләр турындагы язмаларны, фикерләрне дә, туплап, китап итеп бастырырга кирәк. Шөкер, бу яктан төрле матбугат чараларында басылган язмаларымны, публицистик уйлануларымны вакытында ике том итеп бастыра алдым. Ташка басылган югалмый дигән гыйбарә бар бит. Нинди генә заман килсә дә, нинди генә китапларны юк итсәләр, тыйсалар да, алар тәмам югала алмый – кайдадыр сакланып кала. Димәк, тарих та әнә шулай саклана. Әйтик, минем китапларым Америкада, Германиядә, Кытайда, Япониядә,Франциядә бар, Төркиядә, Ерак Көнчыгышта, Пермь һәм тагын әллә кайларда бик күп. Китап мәңгелек, китап язу ул киләчәккә эшләү дигән сүз.

–Бүген күп кеше китап яза, китап чыгара – моңа ничек карыйсыз?

–Мин үзем сыйфатлы китап яклы. Әмма үткәнебезгә, тарихыбызга кагылышлы һәрбер китап, китапчык, миңа калса, зур мәгънәгә ия.

–Бүген яшьләр китап укымый диләр. Алар әдәби китапны гына түгел, тарихи, документаль әйберләр белән дә кызыксынмый кебек.

–Миңа калса, бердән, бөтенесен бер калыпка салып булмый. Ә икенчедән, моннан фаҗига ясарга да ярамый. Бүгенге көндә җәмгыятьтә яңа укладка көйләнү бара. Вакыт үтәр, без дә үз кальбебезгә кайтырбыз. Бүген исә тормышыбызны әхлаксызлык басып алды, һәм, кызганычка, бүген ул яклана, хуплана да… Әмма әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Әлегә район авыллары тарихлары турындагы китаплар мәктәпләрдә, дәресләрдә кулланыла дип мактана алмыйбыз. Бер мәктәп директорыннан сорагач: “Кушсалар, кулланырбыз”, – диде. Юкса, бакча баласында да, мәктәп укучысында да туган як авылларының үткәне белән кызыксыну уятуның мең дә бер юлын табып була. Ә бездә әле ничек: бала чит илдәге шәһәрләрне белә, ә районының авылларын исемләп тә белми, авыл өлкәннәренең исемнәрен белмәгән кебек. Зур оттырыш бу. Менә шуннан соң бу бала ничек авылны яратсын ди инде?! Пропагандалау да җитми, укытучылар корпусы да шактый “сыекланды”. Ә икенче яктан аларны кәгазь боткасына күмделәр, тар рамкага куып керттеләр, аларда инициатива күрсәтергә вакыт та, мөмкинлек тә, теләк тә калмады шикелле.

–Сез бит тарихчы түгел, шагыйрь… Иҗатка вакыт табыламы? Тарихи китаплар язу бит ул мәҗбүрият, ә иҗат  – күңел эше…

–Кызганыч, бик кызганыч, бик илһамланып робагыйлар яза башлаган идем. Аларны туплап китап та чыгардым. Ул язучылар берлегенең премиясенә дә лаек булды. Күп җырлар язылды, матур гына планнарым да бар иде. Аларга вакыт та калмый һәм инде энергия дә бүтән… Ә тарихка кагылышлы китаплар язуга кире кайтсак, миңа калса, бу юнәлешне көчәйтергә кирәк. Бүген мөмкинлекләр бик күп, әле урыннардагы кайбер җитәкчеләр аның кирәклеген, мөһимлеген  аңлап та бетерми. Аларның финанс ярдәменнән башка авыррак буласы. Әмма тәвәккәлләп тотынган кешегә бу да киртә була алмый.

–Тарихи романнарда  фактлар бозып күрсәтелә, иң җиңеле тарихи роман язу дигән фикерләр дә ишетелә.

–Билгеле, әдәби әсәр буларак, тарихи повесть-романнарда һәр вакыйга бизәп, матур тел белән сурәтләнә. Бу кешеләрне кызыксындыру, җәлеп итү өчен, уйландыру өчен бик кирәк. Аларның ролен, әһәмиятен киметергә ярамый.

–Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” китабына (шулай ук фильмына да) фикерләр капма-каршы булды.

–Бу китапка бер яклы гына бәя биреп булмый. Бер яктан караганда, совет чорының үз халкына җәбер-золымы бөтен чирканыч асылы белән бәян ителә,  икенче яктан әсәрдә татар тормышы үтә бер яклы, тискәре сурәтләнә, татарның күпсанлы дошманнары өчен татлы җим булып тора. Бусы кабул ителми, чынбарлыктан ерак. Авторның үз халкын аңламавын дәлилли, укучыларда нигезле ризасызлык тудыра.

–Ике дистәдән артык китабыгыз дөнья күрсә, шуның яртысы диярлек туган як тарихын чагылдырган китаплар. Әле язардай мәгълүматыгыз күп, барысы да китап булып язылып, басылып бетмәде дип беләбез. Районда сезнең шәхси архивыгыз бармы?

–Минем эш кабинетым сарай кебек. Дөрестән дә, әле файданланмаган мәгълүмат бик күп. Район архивында аерым фонд булдырдылар. Акрынлап кулъязмаларымны туплап, шунда күчерә барам. Боларның һәммәсен тәртипләп күчерер өчен дә вакыт кирәк. Беркем дә мәңгелеккә килмәгән, Аллаһы Тәгаләдән әнә шуларны эшләп бетерерлек гомер булса иде дип сорыйм. Иртүк торам, соң ятам, ашыгырга кирәк икәнен беләм. Әмма шактый арылды, алҗытты инде. Тик әлегә бу ритмнан чыга, туктый алмыйм. Ни генә дисәк тә, күпчелек үз тарихына, үткәненә битараф түгел, башланган эшеңнең кирәклеген аңлау аны дәвам итәргә, тәмамларга көч бирә дә инде.


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Авыл туризмы сочинение
  • Авыл иртэсе сочинение
  • Авы перед экзаменом
  • Авы на устный экзамен мем аниме
  • Авы для экзаменов

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии