Чишмәләр – яшәү чыганагы
Сафин Айназ Алмаз улы
Саба муниципаль районы, Мичән төп гомум белем бирү мәктәбе, 3 класс
Фәнни җитәкче: Мифтахова Г.Р., башлангыч сыйныфлар укытучысы.
2018 ел
Эчтәлек.
I.Кереш…………………………………………………………… 2-3
1.Су чыганакларының әһәмияте…………………………3
2.Нәрсә ул чишмә?…………………………………………….4
3.Су-инеш,чишмә атамалары җырларда…………….4
II.Төп өлеш………………………………………………………..5
1.Туган авылым чишмәләре………………………………6
2.Күркәм йолалар……………………………………………..6
III.Йомгаклау……………………………………………………….7
1.Чишмәләрнең безгә мөрәҗәгате…………………….7
2.Чишмәләргә юл өзелмәсен……………………………7
IV.Кулланылган әдәбият………………………………8
I.Кереш
Чишмәләр иле син,Туган як!
Еракка китмәгез,су сорап.
Бу җирдә таулардан көй алып,
Чишмәләр яшиләр чылтырап.
Ә.Исхаков.
Дөньяда ,тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе-су.Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел.Су иген игергә,җиләк-җимеш,терлек,кош-кортлар үстерергә ярдәм итә. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бөтенләй яшәмәс иде.Моның шулай икәнен татар халык табышмаклары да дәлилли:
1)Исе юк,төсе юк,
Аннан башка тормыш юк.
2)Булмаган җире сирәк,
Үзе һәрвакыт кирәк.
Минем кызыксынуым тагын да артты. “Киләчәккә адым” проект эше билгеле булуга, без, җитәкчем Гөлсирин Расимовна белән “ Чишмәләр – яшәү чыганагы” дигән теманы сайладык. Укытучым минем чишмәләр турында тагын да күбрәк белергә, эзләнергә теләвемне хуплады. Бергәләп бу эшкә алынырга тәкъдим ясады. Соңыннан классташлар алдында чыгыш ясарга, әзер материалны интернетка куярга мөмкин булачагын әйтте.
Зур кызыксыну белән мин эзләнү-кызыксыну эшенә тотындым. Ни өчен бу теманы сайладык соң без? Нәрсә соң ул чишмә? Кешеләргә чишмәләр кирәкме? Ни өчен? Аларның аталу тарихы нәрсә турында сөйли? Татар халкында чишмәләргә бәйле нинди гореф-гадәтләр бар? Шушы сорауларга җавап табу максатыннан без әлеге эзләнү эше белән шөгыльләндек.
Тикшерү эшенең темасы – “Чишмәләр- яшәү чыганагы”.
Теманың актуальлеге – Табигатькә сакчыл караш булдыру,туган авылымның чишмәләрен барлау, атамаларның килеп чыгу тарихын белү
Эзләнү объекты – Туган авылым чишмәләре
Эшне башкарды – Сафин Айназ Алмаз улы.
Проектның җитәкчесе – Мифтахова Гөлсирин Расыйм кызы.
Эзләнү максаты – Чишмәләр турында күбрәк белү, туган авылымда урнашкан чишмәләрнең килеп чыгышы турында төрле чыганаклардан файдаланып, мөмкин кадәр күбрәк материал туплау һәм өйрәнү.
Бурычлары:
-
Су чыганакларының әһәмиятен белү, күркәм йолаларны барлау.
-
Авылым чишмәләренең килеп чыгышы турында өлкәннәрдән сораштыру.
-
Җыелган материалны проект эшенә туплау.
-
Әзер проект эшен интернетка кертү һәм классташларыма сөйләү.
Гипотеза : Чишмәләр турында күбрәк белү,авылым чишмәләре турында кызыклы материал табып башкаларга җиткерү.
Эзләнү методлары : 1. Интернет чыганакларда казыну.
2. Су чыгынакларының әһәмиятен барлау.
3. Чишмәләргә сәяхәт.
4. Өлкән кешеләрдән авылымдагы чишмәләрнең килеп чыгышын, атамаларының нәрсә аңлатуын сораштыру.
6. Нәтиҗә чыгару.
1.Су чыганакларының әһәмияте.
Елгам минем-аллам минем”, “Елгаларым-тормыш тоткаларым” дигән мәкальләр халыкның елга-инешләрне,чишмәләрне илаһилык дәрәҗәсенә күтәреп олылавын күрсәтә.Шуны истә тотып булса кирәк,борынгы бабаларыбыз элек-электән авылларны урман белән капланып алган зур елга ярларына һәм аларның тирә-юненә,күл буйларына,чишмәләрдән сулар мул чыккан ,җире уңдырышлы булган урыннарга салганнар.Халыкның ихтыяҗын су чыганаклары,урман кебек табигый байлыклар үтәгән.Халык көнкүреше табигать белән нык үрелеп барганга,туган ягыбызның һәр кечкенә һәм зур су чыганаклары халык хуҗалыгында киң файдаланылган.
2.Нәрсә ул чишмә?
Ата-бабаларыбыз суның кадерен белгәннәр,зурларын һәм кечерәкләрен дә аерым атама белән йөрткәннәр.Ә нәрсә соң ул чишмә?
Җир астыннан агып, бәреп чыга торган су чишмә дип атала . Чишмәләр-кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрүче. Халык әйтсә, чынлап та, хак әйтә. Чишмәләргә карата кулланылган “Башы – тауда, аягы – диңгездә” дигән табышмак аларның җитез, йөгерек, эшчән, халыкка намус белән хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли.
3.Су-инеш,чишмә атамалары җырларда.
Челтер-челтер ага чишмә,
Һич тә тыймалы түгел.
Ә сулары шундый йомшак-
Эчеп туймалы түгел!
Р.Миңнуллин.
Халык су чыганакларына атама биреп кенә чикләнмәгән,бәлки,күбесенең исеменә атап җырлар һәм шигырьләр чыгарган.Һәр атама үзе бер тарих ул.Су-инеш,чишмә атамалары дастаннарда,тарихи җырларда,легенда-риваятьләрдә дә киң кулланыла. Әйе, чишмәләр турында бик күп шагыйрьләрнең шигырьләре җырга әйләнгән. Менә алар: Сибгат Хәкимнең “Фазыл чишмәсе”, “Ага чишмә”, “Сусау”, “Бер тауда ун чишмә”; Гомәр Бәшировнең “Җидегән чишмә”;”Салкын чишмә”, “Су юлы”исемле халык җырлары; Нәҗип Мәдияровнең “Чишмә”, Нәкый Исәнбәтнең “Бормалы су юллары”, Илдар Юзеевнең “Балачак чишмәсе”, М.Садриның “Чишмә буенда”җырлары. Бу җырларда мәхәббәт, гомер юллары чагыла.
II.Төп өлеш
1.Туган авылым чишмәләре.
Тау башына салынгандыр безнең авыл
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.
Габдулла Тукай.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның бу шигъри юллары нәкъ безнең авыл турында язылган кебек.
Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә. Өченчеләре җир куеныннан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да. Коеларны тутырып торалар.
Борын-борыннан бабаларыбыз авылларны елга, күл, чишмә буйларына салганнар.Чөнки су булган урында тереклек җанлана, тормыш кайнап тора.
Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә.
Чишмәне халык изге урын дип исәпли. Чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз, туган якларына кайткач, иң беренче чишмә янына баралар. Чөнки Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан, кое тирәләреннән башлана да инде. Алар чишмәнең челтер-челтер итеп аккан тавышын ишетеп, балачак көннәрен сагынып куялар.
Чишмә сулары белән безнең әби-бабаларыбыз авыру кешеләрне дәвалаганнар, дарулар урынына кулланганнар, кешене соңгы юлга да саф чишмә суы алып, юып озаталар бит.
Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. Авыл үзенең чишмәләре белән матур да, бай да инде ул. Минем туган авылым – Керәнне дә табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Аның әйләнә-тирәсендә иксез-чиксез киң басулар, көтүлекләр җәелеп ята. Ә инде чишмәләрен әйтеп тә торасы юк! Авылымның кайсы ягына чыгып бассаң да, чишмәләр моңы ишетелә.
Чишмәләр, газиз чишмәләр! Чишмә буе – җәй көне минем иң яраткан урыным.Элекке заманнарда чишмә буенда кичке уеннар оештырылган, кичәләр үткән. Шат, моңлы җырлардан, дәртле бию көйләреннән чишмә тирәсе яңгырап торган. Чишмә яшьләрне таныштырган, кавыштырган. Чишмә буйларында шомырт, карлыган, гөлҗимеш, балан агачлары үскән. Боларның барысыда кеше өчен, кешеләрнең бәхете өчен табигать тарафыннан бүләк итеп бирелгән. Мин дә туган авылымның чишмә суларын эчеп үсәм. Шуңа да ул миңа газиз һәм кадерле.
Касыйм чишмәсе.
Авылыбызда тау астыннан чыгып агучы чишмә бар.Аны карап,чистартып торучысы хөрмәтенә Касыйм чишмәсе дип атаганнар.Аның тирә-юнен агачлар чорнап алган.Монда табигать искиткеч матур.Әлеге чишмәнең суы шундый тәмле һәм сихәтле.Чит җирләргә киткән авылдашлар туган авылына кайткач,шушы чишмә янына киләләр,яшьлекләрен сагынып искә алалар.Мин дә аның янына гел киләм.Монда сандугач сайрауларын,суның челтер-челтер моңлы тавышын тыңларга,табигать белән хозурланырга яратам.Без,дусларым белән,шунда туктап тәмле чишмә суын эчәбез.
Сафа чишмәсе.
Ничә буын Керәнне халкына хезмәт иткән бу чишмә,ике тау арасында. Авылга су кертер өчен башня куелгач, хәзер су саркып утыра торган урынга әйләнде.”Безне күмелүдән коткарыгыз,”-дип ага төсле.
Салкын чишмә.
Авылым халкы бик яраткан бу чишмә дә, тау итәгеннән бәреп чыккан.Суы бик салкын булгангадыр, аңа халык Салкын чишмә дип исем биргән.Салкын чишмәнең суы үзе бик салкын,бик йомшак,тәмле,файдалы һәм шифалы да.Үзенең көмештәй саф сулары белән ул безне сөендереп ага да ага.
Тау астында җырлап чишмә ага,
Камышлыкка кереп югала.
Татлы суы,дәртле җыры белән
Гөлчәчәкле җирне сугара.
Җир яшәрә аның суын эчеп,
Ак каеннар яфрак яралар.
Таң алдыннан аның җырларыннан
Сандугачлар канатланалар.
Теләр идем мин дә гомерем юлын
Чишмә төсле җырлап үтәргә
Җырым белән җирне сугарырга,
Күңелләрне бакча итәргә.
М.Җәлил.
Рәфкать чишмәсе.
Кешеләрнең кайгы-хәсрәттән аккан күз яшьләрен юган Рәфкать чишмәсен гасырлар шаһиты булган дибез.
Көнчыгышка карап агучы авыл башындагы чишмә,безнең авыл кешесе Миннехан улы Рәфкать тарафыннан казылган.Шуңа күрә ул “Рәфкать” чишмәсе дип йөртелә(халык аны түбән оч чишмәсе дип тә атый).
Хәзер дә үсеп буйга җиткән балалары,оныклары чишмәне карап,төзекләндереп торалар.Исеме арткан саен чишмәләрнең кадере дә арта гына.Кемнең исеме белән бәйле булса да,су алучыларның барысын да куандырып ага бирә ул.
Авылым урманнарга бай, Авылны икегә бүлеп,
Бар тагын чишмәләре. Агып ята инеше.
Авыл яныннан узганда, Көзен зур уңышлар бирә
Керми калмагыз яме. Бакчаларның җимеше.
Урманында кошлар сайрый, Авылымның байлыгы зур,
Яши төрле җәнлекләр. Бар уңган кешеләре.
Биек таулар итәгендә, Авыл яныннан узганда
Пешә кызыл җиләкләр. Керми калмагыз яме.
2.Күркәм йолалар.
Чишмәләр турында бик күп шигырьләр, җырлар ,әдәби әсәрләр иҗат ителгән.Халык элек-электән чишмәләргә табынган.Чишмәләргә бәйле йолаларны сакларга тырышкан.Кайбер йолалар бүгенге көндә дә башкарыла.Әйтик, тормыш юлына аяк басучы яшьләр, гаиләләре нык булсын өчен,тормыш чыганагы булган чишмәгә киләләр,аңа баш ияләр.Чишмә янын ямьләндереп агачлар утырталар.
Яшь кәләшләр килен булып төшкән көнне,иңнәренә көянтә-чиләк асып , чишмәгә суга барганнар. Йола буенча авылның берәр мөхтәрәм кешесе су юлы күрсәтүче булган.Чишмә янында җыр-биюле уен-көлке оештырганнар.Суын түкмичә алып кайтып җиткерүче кәләш яхшы тормыш иптәше,уңган килен булып саналган.
Егет-кызлар чишмә янында уеннар оештырганнар,йөрәкләренә ял тапканнар.Чишмәләр бик күп гашыйкларның серләрен саклаган.Чишмә янында корылган матур хыяллар тормышка ашкан. Ә авыру кешеләр туган ягы чишмәсенең суын авыз итсәләр,савыга торган булганнар.Менә нинди сихри көч бар чишмә суында!
Чишмә буена язгы-җәйге коры көннәрдә авылның мөхтәрәм ак әбиләре Аллаһы Тагәләдән яңгыр сорарга бара торган булганнар.Бу йола җомга көнгә туры китерелә торган булган.Ак әбиләрнең Ходайга ялваруы могҗиза тудырган:бөтен дөньяны суга туендырып яңгырлар яуган.
Туган якның изге чишмәләре,
Туган якның татлы сулары,
Тәнгә сихәт,җанга дәва бирә-
Татып кына кара,нибары!
III.Йомгаклау
1. Чишмәләрнең безгә мөрәҗәгате.
Чишмәләребезне җанландырып, аларга тел бирсәк ,ни турында сөйләр иде микән алар? Бер чишмәнең моң-зарына колак салыйк әле:
-Без ага башлаганга күп еллар үтте.Элекке матурлыгыбыз югала бара,суларыбыз кими,ярларыбыз җимерелә,чишмә башларыбыз томалана.Вакытлар үтә,яшьләр үсә, ә без һаман агабыз.Күп туганнарыбыз томаланды,яшәүдән туктады.Тау итәкләрендә көтү йөри,үсә торган агачлар,куаклар таптала.Хайваннар күзебезгә баса,имгәнәбез,суыбыз җир астына кача.Безнең тирә-юнебезгә рәшәткәләр кирәк.Төбебезнең дә ел саен чистарылуын телибез.Вак һәм зур елгаларга су бирер идек, чөнки вак елгаларның да суы бетүгә таба бара.Ярларыбызга,тирә-юнебезгә,чишмә башларына агачлар утыртсыннар иде.Агач үсмәгән җирдә дым юк,дымсыз җирдә су булмый.Бабайлар заманында безгә әһәмият күбрәк булган икән.Безне карап,чистартып торучы аерым кешеләр бар иде.Кайчандыр кешеләр,яныбызга килеп,төпләребезне,чишмә башларыбызны чистарталар иде.Хәзер алар ,машиналарга утырып, кырыбыздан выжлап кына үтәләр.Ә кайбер рәхимсезләре, яныбызда утырып ял иткәч ,үзеннән соң кочак-кочак чүп-чар калдырып китә.Безне карау өчен күп вакыт кирәкми,югыйсә…
Менә ни дип серләшәләр икән чишмәләр.Димәк,бүгенге көндә алар кеше ярдәменә,безнең ярдәмгә мохтаҗ.
2. Чишмәләргә юл өзелмәсен.
Проект эшен башкарганнан соң мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем:
Безгә чишмәләр кирәк. Безнең әби-бабаларыбыз да кадерләгән, хөрмәт иткән аларны.Ләкин табигать байлыгы чиксез түгел.Аны соңгы чигенә кадәр сыкканчы,табигатькә һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйларга кирәк.Киләчәк буыннар безне начарлык белән искә алмасын иде. Киләчәктә дә чишмәләргә юл өзелмәсен иде! Алар озын гомерле булсын, һәм кешеләрнең дә гомерләрен озынайтсыннар иде! Сакчыл караш белән алдагы көндә дә чишмәләрне саклыйк! Табигать белән кечкенәдән үк дуслашкан кеше — яхшы тәрбияле, мәрхәмәтле, бәхетле кеше ул! Туган төбәгенең матурлыгын күрә белүче, суның тәмен тоючы бала әти — әнисен , кардәш — ыруларын , тирә – юньдәге кешеләрне ихтирам итә. Туган йортын, туган авылын, туган ягын чын куңелдән яраткан кеше генә Ватанын ярата һәм кирәк вакытта , аны саклау өчен , үз – үзен аямыйча , көрәшкә күтәрелә . Аны исә чишмәләрдән , елга — күлләрдән башка күз алдына китереп тә булмый. Туган ил , туган нигез, ата-ана , туган авыл туган төбәктән , туган туфрак- суларыннан башлана. Онытмыйсы иде бу хакыйкатьне!
Көлгәндә дә , чишмә кебек челтерәп,
Нәкъ татарча, тыйнак көлегез,
Тәнгә сихәт, җанга дәрман биргән
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Дулкынланып, йөрәкләргә агып,
Үтсен сезнең һәрбер көнегез,
Күпме сәхра сусыз кибә, сула,-
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Сусыз калсак әгәр, корыячак
Табигатьнең иркә гөле без!
IV.Кулланылган әдәбият
-
Интернет мәгълүматлары
-
Өлкәннәр сөйләве
-
“Авылым чишмәләре” папкасы
Обновлено: 12.03.2023
- Для учеников 1-11 классов и дошкольников
- Бесплатные сертификаты учителям и участникам
Региональный конкурс исследовательских и творческих работ для
Творческая работа (исследовательская работа)
Мирхайдарова Азалия Рамилевна
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
Елабужского муниципального района ,4 класс
Учитель Салимова Гульнара Габделнуровна
Елабуга, 2016 год
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызнең ямен, суын тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән. (Г.Тукай)
Авылыбызның нинди урынга урнашуына игътибар итик. Мондый матур урынны борынгы бабаларыбыз озак эзләгәннәр бит. Күрәсең, алар теләсә кайсы урында төпләнмәгән. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болыны, инеше, салкын чишмә чыга торган җайлы калкулыклары булган урын кирәк икән.Нәкъ шундый урынны сайлаган да инде авылыбызга нигез салучы Юраш атлы кеше.
Су-яшәү чыганагы.Синең тәмең дә,төсең дә юк.Сине тасвирлап бетерергә дә мөмкин түгел,нәрсә икәнеңне белмичә генә синең белән ләззәтләнәләр!Сине тормыш өчен кирәк ,дип әйтү аз булыр,чөнки син үзең –тормыш.Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел.Җир йөзендә су булмаса, тереклек яшәмәс иде.Моның шулай икәнлеген татар халык табышмагы да дәлилли.
Аннан башка тормыш юк.
Булмаган җире сирәк,
Үзе һәрвакыт кирәк.
Чишмәләр-су чыганагы да,гүзәллек чыганагы да,җан тынычлыгы бирүче ял урыны да,экология дә, табигать чарасы да ул.Безнең Юраш авылы да чишмәләргә бик бай.Бездә унга якын чишмә бар.Авылның иң изге газиз бер өлеше итеп, яратып,халык чишмәләргә ягымлы исемнәр дә кушкан: Игенче,Рим,Изгеләр чишмәсе,Гөлсинә чишмәсе,Атау чишмәсе,һ.б лар.Бу чишмәләрнең һәрберсенең тарихы бар.Гөлсинә чишмәсен шәһәрдән авылга күчеп кайткан әби хөрмәтенә куштылар.Ул -аны чистартучы да тәрбияләүче дә. “Суы бик тәмле,”- дип чын күңелдән изге догаларын укый-укый кыстый ул авыл халкын.Рим чишмәсе бик борынгылардан санала .Хәтта аның ни өчен шулай аталуын төгәл генә әйтүче дә юк.Изгеләр чишмәсе-изге урын.Бу чишмәгә кызлар теләк тели –тели барганнар ,үзләренә тазалык,саулык,бәхет сораганнар.Хәтта узган елларны яңгыр булмау сәбәпле,җир йөзе корылыктан интеккәндә,чишмә янында яңгыр чакыру йоласы да башкарылды.Иң элек өлкәннәр чишмә тирәли тезелеп утыралар, дога кылалар һәм тезләнеп,берәм-берәм чишмә суыннан авыз итәләр,йөзләрен сөртәләр.Ак әби, Ак бабай дип йөртелгән иң өлкән һәм мөхтәрәм кеше,үз киеменнән җеп өзеп,чишмәнең улагына бәйләп куя.Бу йоладан соң яңгыр да явып китә.
Урманнарда,болыннарда ,басуларда йөреп,сусагач,чылтырап аккан чишмә буена килеп чыккач,суның чисталыгына карап ,аның җирдән бәреп чыгуын күреп,сокланып карап торасың.Ә аның суын татып карагач,нинди тәмле,нинди салкын икән диябез,колонкалардан аккан суың бер якта торсын.Әйе,читтән кайткан кешеләр дә арган җаннарына чишмә суыннан көч алып,ял итеп китәләр.
Безнең шагыйрьләребез чишмәләр турында матур-матур шигырьләр,җырлар иҗат иткәннәр.Якташларыбыз Ләлә Абдуллина һәм Владимир Мироваев юкка гына “Юрашым”җырында
Челтер-челтер ага бормаланып,
Авыл уртасыннан агым су.
Агым суга карап,моңаямын,
Юраш синнән китү ямансу,-
Чишмәләр ага башлаганга,күп еллар үтте,элекке матурлыклар югала бара,сулары кими,ярлары җимерелә,чишмә башлары томалана.
Су алырга төшәм тау астына
Бу ни хикмәт: чишмә югалган. Улаклардан ташып моң түгелә, Тирәкләргә сагыш уралган.
Юл буена җырлый-җырлый киләм, Чиләкләрем төшеп калдылар.
Төсе китте, гүя, көянтәмнең—,
Чишмә эзләп киттем тау юлыннан,
Сусыз ничек кайтыйм авылга?
Мөлдерәмә тулы чиләкләрне
Иңнәремә хәтле сагынган.
“ Чистартыгыз,арындырыгыз безне зинһар өчен бу чүп-чарлардан.Вак һәм эре елгаларга су бирер идек,чөнки елгаларыбыз завод-фабрика кадыкларыннан пычранып,суы бетүгә таба бара.Тирә-юнебезгә агачлар утыртсыннар иде.Кай- чандыр балалар да яныбызга килеп,чишмә башларыбызны чистарталар иде.Хәзер алар мопед ,велосипедларга утырып,яныбыздан выжлап кына үтеп китәләр.Безнең янга килү,безне карау өчен күп вакыт кирәкми югыйсә,”-дип кычкырыр иде чишмәләр.Әмма аларның телен беркем дә аңламый шул.
Бу дөньяга килүебез,үсүебез,яшәвебез белән без табигатькә бурычлы. Шуңа да ,табигатькә рәхмәтле,рәхимле булырга кирәк.Тормышыбыз өчен аның әһәмиятен,зарурлыгын,гүзәллеген аңларга тиешбез.Авылның экологик проблемалары һәркемне борчый.Безнең якның табигате искиткеч матур,һавасы саф,чиста.Монысы бәхәссез.Тик менә шуны аңламаучыларны белә торып, тирә- як мохиткә зыян салучыларны күреп йөрәк әрни.Көмеш һәм саф сулы чишмәләребезгә ярдәм итик,аларның җыры беркайчан да тынмасын иде.
Быел Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде.Президентыбыз Рөстәм Миннеханов бу турыда Указга кул куйды .Әлеге карар белән мин бик килешәм һәм табигатьне саклау һәр кешенең изге бурычы дип саныйм.
1.Г.Тукай, Л.Шакирҗан, Л.Абдуллинаның шигырь җыентыклары.
2.Ә.Исхаков “Чишмәләр иле, син,Туган як!”Казан.Татарстан китап нәшрияты,2001.
Описание зимней природы в сочинении учащейся Гареевой Луизы.
Ҡыш миңә ни өсөн оҡшай?
Ябалаҡлап ергә ҡарҙар яуа,
Сабый ҡарҙар уйнай hayaлa.
Йөрәккәйем уҙенә дауа ала.
Оҙаҡ көттөрөп , һағындырып әсе елле ҡыш та килеп етте. Ер-әсәгә хужа булыуын күрһәтеп һалҡындары башланды .
Ябалаҡлап ҡарзар яуа. Уларҙы ситтән генә күзәтеп торһаң куңелгә рәхәтлек хисе тула. Шаян ҡар бөртөктәре керпектәргә , биткә ҡунып ҡапыл юҡ була. Ҡайҙалыр ашығыусы шаян ел ҡарҙарҙы төрлө ергә туҙҙыра, ҡар бөртөктәрен үҙ көйөнә бейетә, шулай узенең көсөн , ҡеүәтен күрһәтә .Балаларҙы ҡыуандырып , ҙур-ҙур тауҙар өйөп ҡуя, ә саналарын һөйрәп, шатланышып өйҙәренән сыҡҡан ҡыҙ, малайҙарҙы күрһә улар менән уйын башлап ярышкандай була, ҡалышмаҫҡа тырыша .
Ҡыш көнөндә урман менән ялан үҙе бер әкиәт донъяһы ул! Аҡ мамыҡ шәлдәрен ябынған, көмөш бәҫ ҡунған ағастар бер һоҡланғыс мөғжизә .Ара-тирә йәшел энәләрен тырпайтып , маһайышып ултырған шыршы , ҡарағайҙар күренә. Ошо сихри тынлыҡты боҙоп һайыҫҡан шаҡырлай , урман докторы тумыртҡа туҡылдауы ишетелә.
Ялан бөтенләй буш ҡалған . Мамыҡ ҡар һибелгән киң яландың уртаһында ғына төлкө , ҡуян эҙҙәре сыбарланған. Матур ҙа инде ҡышҡы тәбиғәт! Ер һулышы ис киткес саф һәм тәрән. Үҙеңде ожмахта тояһың . “ Әл дә ошонда тыуып – үҫкәнмен!”-тип ҡыуанаһың . Уйланырға, хистәргә бирелергә яратҡанғамы , мин ҡышты үҙ итәм .
Ҡыш-бик танылған рәссам –скульптор ҙа . Төн үткәнсе йылға аша көмөш күпер һалып куя. Өйҙәргә , ҡаралты – ҡураға осло бүрек кейҙерә, тәҙрәләргә һырлап-семәрләп матур биҙәктәр төшөрә.
Ҡыш миңә бик оҡшай, сөнки рәхәтләнеп саңғыла йөрөйһөң, санала шыуаһың, саф һауа һулайһың . Ҡыштың бөтә матурлығы шунда . Ул уҙенең сатлама һыуыҡтары, ҡарлы бурандары , ыжғыр елдәре менән кешеләрҙе сыныҡтыра , үҙенсә һынай ҙа .
Ҡар яуа! Яуһын ,яуһын ҡар! Ул-шаулап килер яҙыбыҙ ,шау сәскәле , йәйебеҙ , мул уңышлы ҡөҙөбөҙ.
2 Смотреть ответы Добавь ответ +10 баллов
Ответы 2
урман читендә биек агач үскән. агач куышында тиен яшәгән. җәй буе тырышып-тырышып кышкылыкка азык әзерләгән ул.
шулай бер тапкыр ул үзенең дустына кунакка киткән. куян белән тиен урман хәлләре турында сөйләшеп утырганнар. куян дустын тәмле гөмбәләр белән сыйлаган. тиен рәхмәт әйтеп кайтып киткән.
кайтып үзенең куышына керсә, ни күрсен – куышта бер азыгы да калмаган. ул елап җибәргән. аның елаганын ишетеп, куян йөгереп килеп җиткән. тиенне тыңлагач, урманга чапкан ул. куян барлык җәнлекләргә дә тиеннең кайгысын сөйләп биргән һәм дустына ярдәм итәргә чакырган. тиз арада тиеннең куышы җиләкләр, гөмбәләр, чикләвекләр белән тулган. җәнлекләр үзләренең байлыклары белән бүлешкәннәр. дусларың күп булса, берни дә куркыныч түгел икән. “йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын”, – ди, халык мәкале.
урман читендә биек агач үскән. агач куышында тиен яшәгән. җәй буе тырышып-тырышып кышкылыкка азык әзерләгән ул.
шулай бер тапкыр ул үзенең дустына кунакка киткән. куян белән тиен урман хәлләре турында сөйләшеп утырганнар. куян дустын тәмле гөмбәләр белән сыйлаган. тиен рәхмәт әйтеп кайтып киткән.
кайтып үзенең куышына керсә, ни күрсен – куышта бер азыгы да калмаган. ул елап җибәргән. аның елаганын ишетеп, куян йөгереп килеп җиткән. тиенне тыңлагач, урманга чапкан ул. куян барлык җәнлекләргә дә тиеннең кайгысын сөйләп биргән һәм дустына ярдәм итәргә чакырган. тиз арада тиеннең куышы җиләкләр, гөмбәләр, чикләвекләр белән тулган. җәнлекләр үзләренең байлыклары белән бүлешкәннәр. дусларың күп булса, берни дә куркыныч түгел икән. “йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын”, – ди, халык мәкале.
Описание зимней природы в сочинении учащейся Гареевой Луизы.
Ҡыш миңә ни өсөн оҡшай?
Ябалаҡлап ергә ҡарҙар яуа,
Сабый ҡарҙар уйнай hayaлa.
Йөрәккәйем уҙенә дауа ала.
Оҙаҡ көттөрөп , һағындырып әсе елле ҡыш та килеп етте. Ер-әсәгә хужа булыуын күрһәтеп һалҡындары башланды .
Ябалаҡлап ҡарзар яуа. Уларҙы ситтән генә күзәтеп торһаң куңелгә рәхәтлек хисе тула. Шаян ҡар бөртөктәре керпектәргә , биткә ҡунып ҡапыл юҡ була. Ҡайҙалыр ашығыусы шаян ел ҡарҙарҙы төрлө ергә туҙҙыра, ҡар бөртөктәрен үҙ көйөнә бейетә, шулай узенең көсөн , ҡеүәтен күрһәтә .Балаларҙы ҡыуандырып , ҙур-ҙур тауҙар өйөп ҡуя, ә саналарын һөйрәп, шатланышып өйҙәренән сыҡҡан ҡыҙ, малайҙарҙы күрһә улар менән уйын башлап ярышкандай була, ҡалышмаҫҡа тырыша .
Ҡыш көнөндә урман менән ялан үҙе бер әкиәт донъяһы ул! Аҡ мамыҡ шәлдәрен ябынған, көмөш бәҫ ҡунған ағастар бер һоҡланғыс мөғжизә .Ара-тирә йәшел энәләрен тырпайтып , маһайышып ултырған шыршы , ҡарағайҙар күренә. Ошо сихри тынлыҡты боҙоп һайыҫҡан шаҡырлай , урман докторы тумыртҡа туҡылдауы ишетелә.
Ялан бөтенләй буш ҡалған . Мамыҡ ҡар һибелгән киң яландың уртаһында ғына төлкө , ҡуян эҙҙәре сыбарланған. Матур ҙа инде ҡышҡы тәбиғәт! Ер һулышы ис киткес саф һәм тәрән. Үҙеңде ожмахта тояһың . “ Әл дә ошонда тыуып – үҫкәнмен!”-тип ҡыуанаһың . Уйланырға, хистәргә бирелергә яратҡанғамы , мин ҡышты үҙ итәм .
Ҡыш-бик танылған рәссам –скульптор ҙа . Төн үткәнсе йылға аша көмөш күпер һалып куя. Өйҙәргә , ҡаралты – ҡураға осло бүрек кейҙерә, тәҙрәләргә һырлап-семәрләп матур биҙәктәр төшөрә.
Ҡыш миңә бик оҡшай, сөнки рәхәтләнеп саңғыла йөрөйһөң, санала шыуаһың, саф һауа һулайһың . Ҡыштың бөтә матурлығы шунда . Ул уҙенең сатлама һыуыҡтары, ҡарлы бурандары , ыжғыр елдәре менән кешеләрҙе сыныҡтыра , үҙенсә һынай ҙа .
Ҡар яуа! Яуһын ,яуһын ҡар! Ул-шаулап килер яҙыбыҙ ,шау сәскәле , йәйебеҙ , мул уңышлы ҡөҙөбөҙ.
Читайте также:
- Сочинение хороший ли я слушатель
- Можно ли прожить без семьи сочинение
- Как искусство влияет на человека сочинение выпрямила
- Как убийство может повлиять на того кто его совершил сочинение
- Понять значит простить сочинение
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ЯШЕЛ ҮЗӘН МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
АЧАСЫР ГОМУМИ ТӨП БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
«Туган авылым чишмәләре»
(тикшеренү-эзләнү эше)
7 нче класс укучысы:
Шиһабетдинова Ләйлә Альберт кызы
Югары категорияле башлангыч класс укытучысы:
Замалиева Фәридә Гаптелбари кызы
2017 нче ел
ЭЧТӘЛЕК
- Кереш. Тикшеренү-эзләнү эшенең максаты.
- Төп өлеш.
- Үзем турында.
- Чишмәләр турында гомуми мәгълүмат.
- Туган авылым чишмәләре.
- Эшкә нәтиҗә ясау.
- Йомгаклау өлеше.
- Кулланылган әдәбият.
I. КЕРЕШ.
Тикшерү эшенең темасы: Олы Ачасыр авылы чишмәләренең аталу тарихы.
Теманың актуальлеге: атамаларны өйрәнеп, алынган нәтиҗәләрне авылның тарихын торгызуда файдалану.
Эшнең максаты: төрле чыганаклар аша Олы Ачасыр авылы чишмәләренең аталу тарихларын тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү һәм нәтиҗә чыгару.
Тикшерү объекты: авылыбыздагы чишмәләр, ясалма күл.
Тикшеренү методлары: эзләнү, тикшерү, нәтиҗә чыгару.
Тикшеренү вакыты: 2013-2016 нчы еллар.
II. ТӨП ӨЛЕШ.
1) Мин, Шиһабетдинова Ләйлә Альберт кызы, Яшел Үзән районының матур табигатьле, чишмәләргә бай Олы Ачасыр авылында туганмын. Хәзерге вакытта Ачасыр гомуми төп белем бирү мәктәбенең 7 нче классында белем алам. Беренче укытучым – Замалиева Фәридә Гаптелбари кызы. Ул безне Туган илебезне, җиребезне, авылыбызны яратырга өйрәтте. Авылыбыз, чишмәләребезнең тарихы белән таныштырды. Без укытучыбыз белән бергәләп чишмәләр буйлап сәяхәт иттек, чишмә яннарын чистарттык, саф, шифалы суын эчеп хәл алдык.
Минем өем яныннан “Бәйрәш” чишмәсенә юл үтә. Чишмәнең борынгы исеме Бәйрәш бабай белән бәйле. Соңыннан бу чишмәне безнең Нигъмәтҗан бабай карап торган. Ул чишмә янына тал утырткан.. Әбием, бу талга инде 160 яшь, ди. Мин әнием белән шул чишмәдән су алып кайтам. Чишмә суы белән әби-бабайларны да сыйлыйм. Алар бит элек-электән шул чишмә суларын эчеп яшәгәннәр. Чишмәнең шифалы сулары алар өчен бик кирәк дип уйлыйм.
Мин чишмәләребез турында материал җыйдым. Сезгә дә эшемне тәкъдим итәм.
2)
Тау башына салынгандыр безнең авыл
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.
Габдулла Тукай.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның бу шигъри юллары нәкъ безнең авыл турында язылган кебек.
Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә. Өченчеләре җир куеныннан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да. Коеларны тутырып торалар.
Борын-борыннан бабаларыбыз авылларны елга, күл, чишмә буйларына салганнар.Чөнки су булган урында тереклек җанлана, тормыш кайнап тора.
Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә.
Чишмәне халык изге урын дип исәпли. Чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз, туган якларына кайткач, иң беренче чишмә янына баралар. Чөнки Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан, кое тирәләреннән башлана да инде. Алар чишмәнең челтер-челтер итеп аккан тавышын ишетеп, балачак көннәрен сагынып куялар.
Чишмә сулары белән безнең әби-бабаларыбыз авыру кешеләрне дәвалаганнар, дарулар урынына кулланганнар, кешене соңгы юлга да саф чишмә суы алып, юып озаталар бит.
Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. Авыл үзенең чишмәләре белән матур да, бай да инде ул. Минем туган авылым – Олы Ачасыр да табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Аның әйләнә-тирәсендә иксез-чиксез киң басулар, көтүлекләр җәелеп ята. Ә инде чишмәләрен әйтеп тә торасы юк! Авылымның кайсы ягына чыгып бассаң да, чишмәләр моңы ишетелә.
Мин дә туган авылымның чишмә суларын эчеп үсәм. Шуңа да ул миңа газиз һәм кадерле.
Вак чишмәләрдән зур елгалар барлыкка килә, кечкенә авыллар толы тарихыбыз – Туган илебез тарихы туа. Кем булуыңны белү өчен туган ягыңны тарихи яктан гына өйрәнү җитми, ә географик яктан өйрәнү дә зур әһәмияткә ия. Шул максатны истә тотып, мин үз авылым тирәсендәге чишмә, күлләрнең аталу тарихларын бик кызыксынып өйрәнәм.
3) Безнең авыл табигате чишмәләргә бик бай: барлыгы 6 чишмә һәр иртәдә үзенең моңлы җырын суза. Әби-бабаларыбыз чишмәләргә элек-электән бик матур исемнәр биргәннәр: “Бәйрәш чишмәсе”(“Олы инеш”), “Тимер улак”(“Ат улагы”), “Гафәр чишмәсе”, “Әнүкә чишмәсе”, “Күҗәмкә чишмәсе”, “Исемсез чишмә”(“Күл чишмәсе”).
Кайбер кешенең күңелендә мондый сорау туарга мөмкин: хәзерге вакытта, урамда су колонкалары булганда, авылдагы күп өйләргә чишмә суы торбалар аша агып килгәндә, ул чишмәнең нинди исем белән аталуын белү безгә ни өчен кирәк соң? “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк”, — ди халык. Димәк, без авылның үткән тарихы белән кызыксынабыз икән, киләчәгебез дә мәгънәле булыр дип уйлыйм мин.
Һәр чишмә турында аз гына сөйләп үтәм.
Чишмәләр иле син, Туган як!
Еракка китмәгез су сорап.
Бу җирдә таулардан көй алып,
Чишмәләр яшиләр чылтырап…
(Ә.Исхаков)
“Тимер улак”(“Ат улагы”) Бу чишмә авылымның төньягыннан агып чыга. Чишмә ике улак буйлап ага, берсе тимердән ясалган, шуңа аны “Тимер улак” дип йөртәләр. Ә икенче исеме электән килгән. Әлеге чишмә янында туктап, атларны эчергәннәр. Шуңа күрә ул “Ат улагы” дип атала да. Бу чишмәнең исеме җисеменә туры килә дип әйтеп була. Матур җәй айларында авылымның бер төркем ирләре бу чишмәгә бура ясап куйдылар. Хәзер чишмә яны тагын да матураеп китте.
Дөньяда бар төрле чишмә ,
Шуның берсе – «Бәйрәш чишмә».
Суы тирән — төпсез аның,
Юлы ерак — чиксез аның. (Ш. Ләйлә)
“Бәйрәш чишмәсе”(“Олы инеш”). Бу мул сулы инеш “Тимер улактан” ерак түгел. Әлеге чишмә Бәйрәш исемле бабай белән бәйле. Ул элек вакытта инешне карап, яннарын чистартып торган. Соңыннан бу чишмәне безнең Нигъмәтҗан бабай карап торган. Ул чишмә янына тал утырткан. Әбием, бу талга инде 160 яшь, ди. Чишмәне әле “Олы инеш” дип тә йөртәләр. Әби-бабайлар әйтүенчә, бу чишмә – иң олысы, иң күп сулысы. Хәзерге вакытта бу чишмәне авылыбызның мөхтәрәм кешесе Әнвәр абый Миңнуллин ярдәме белән карап, яннарын төзәтеп торалар. Ул чишмәне өйле һәм күперле итте.
“Гафәр чишмәсе”. Ә инде бу чишмә авылымның төньяк-көнбатыш ягында урнашкан. Аның турында сөйләгәндә. Элеккегеләр Гафәр бабайны искә төшерәләр. Исеме ни өчен шулай аталган икән соң? Әлбәттә, чишмәнең тирә-юнен карап торучы шул Гафәр бабай булган. Чишмә аларның бакча артындагы чокыр буеннан бәреп чыккан икән.
“Әнүкә чишмәсе”. Бу чишмәнең исеме дә, үзе дә бик серле. Әлегә мин аның нигә шулай аталганын төгәл белә алмадым. Әмма бу чишмәнең суы әле аз гына чыга, әле югала икәнен ишеттем. Бәлки бу чишмә шундый кушаматлы кеше белән бәйледер?….
Туган якның изге чишмәләре,
Туган якның татлы сулары,
Тәнгә сихәт, җанга дәва бирә-
Татып кына кара, нибары!
( Гөлназ Гарипова)
«Күҗәмкә чишмәсе”. Әлеге инеш авылымның көньягыннан чыгып ага. Исеме авылның Күҗәмкә дигән ягыннан астагы чокырдан бәреп чыкканга күрә шулай аталган. Элегрәк бу чишмәгә төшүче аз булган. Ә хәзер кеше бер дә өзелми. Күҗәмкәдә туып-үскән Гыймрановларның балалары чишмәне уратып алдылар, бик матур өй ясап куйдылар. Чишмәгә юл басмалар буйлап төшә. Хәзерге вакытта чишмә янын Күҗәмкәнең уңган кешеләре карап торалар.
“Исемсез чишмә”(“Күл чишмәсе”). Бу чишмәнең исеме юк. Ул авылның төньяк-көнчыгышындагы чокырдан бәреп чыккан. “күл чишмәсе” дип йөртелә, чөнки аның сулары янәшәдә ясалган күлне тулыландырып тора.
“Корттишек күле”(“Балык күле”, “Бассейн”). Безнең авылда күлләр юк. 10-15 еллар элек авылның төньягында зур трактор белән Габбас абый (“Корттишек”) күл казый. Аны башта “Корттишек күле” диләр. Балалар күлдә су коена башлагач, “Бассейн” дип исемлиләр. Тора-бара анда балыклар җибәрәләр. Шуннан ул “Балык күле” дип аталып йөри. Хәзерге вакытта да күл буенда балык тотучыларны күреп була.
“Балык күле” – безнең иң яраткан урыныбыз. Һәр ел саен, укулар беткәч, без аның янына экскурсиягә киләбез. Ул – авылыбыз күрке.
2017 нче ел Россиядә һәм Татарстанда Экология елы дип игълан ителде. Шул уңайдан безнең күл буен матур ял итү урыны итеп ясарга дип уйлап тора авылым халкы. Шулай ук чишмәләребезне чистарту өстендә дә эшләр күздә тотыла.
Авылымның һәр чишмәсе кыйблага таба ага, мондый чишмәләрне изге чишмәләр дип атыйлар. Бу чишмәләрнең сулары бергә кушылып, көнбатыштан агып килүче кечкенә елганы дәвам итәләр. Ул елгачык башта Буа елгасына, аннары Зөя елгасына һәм, ниһаять, Идел елгасына барып тоташа.
III. Нәтиҗә ясау.
Тикшеренүләрдән күренгәнчә, чишмә исемнәренең барлыкка килүләре – җәмгыятьнең һәр чорына хас күренеш. Аларның чыганаклары бик еракка, борынгы тарихка барып тоташа. Гасырлар үтү белән кайбер атамаларның баштагы исемнәре онытылган. Авыл халкы аларга яңа исемнәр кушкан, ә күбесе исә борынгы атамалары белән аталып йөри.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә, без, яшь буын — туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы кешеләр. Туган җиребезнең тарихын өйрәнеп, эш-гамәлләребезне аның табигатенә зыян китермәслек итеп оештырырга тиешбез. Шулай булганда гына без сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый мирас калдырырбыз.
IV.Йомгаклау сүзе.
Бер-бер артлы заманалар алышынып тора, табигать фасыллары үзгәрә, буыннар яңара, ләкин чишмәләр үзгәрми. Алар һаман элеккечә челтер-челтер агалар. Ләкин аларга игътибар, ярдәм һәм тәрбия кирәк. Кызганычка каршы, юкка чыккан чишмәләр, ташландык коелар бик күп. Бу күренешләргә минем йөрәгем әрни. Сусыз бер генә көн дә яши алмыйбыз бит. Чишмәләр безгә рәнҗемәсен иде, аларның матурлыгы югалмасын иде. Инешләребез безнең ярдәмгә мохтаҗ. Ә кеше куллары барысын да булдыра. Бары тик битарафлыктан арыныйк та, табигатькә, аның байлыкларына мәрхәмәтле булыйк!
Чыгышымны шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.
Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен
Челтерәүләреңнең аһәңе.
Яшь буын да белсен тәмен суның,
һәрбер кеше белсен бәһәңне!
Сакласыннар күз карасы кебек,
Телмәсеннәр җирнең бәгырен.
Саклыйк җирне, саклыйк табигатьне !
Белик, дуслар, чишмә кадерен!
(Гөлназ Гарипова).
V. Кулланылган әдәбият.
1. Гарипова Ф. Авылларны сөям җаным-тәнем белән. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1994
2. Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992.
3. Әнәс Исхаков “чишмәләр иле син, Туган як!”. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2001.
.4. Шагыйрьләрнең шигырьләре.
5. Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан, 1998.
Тәмле сулы ак чишмә.
Тау астыннан тишелеп чыккан да, челтер-челтер килеп , үзенә генә хас моңлы көй көйләп, ага да ага. Ул тау астыннан, ташлар арасыннан, ерак юллар уза-уза, җир өстенә ашкынып ,күпме кыенлыклар кичереп ,тирәндә яткан каты токымнарны әйләнеп, үз юлын ярып килеп чыккан иде. Әйе, башка эздән китмичә, бары үз улагыннан мөлдерәмә,көмештәй ак суын кояш нурларында чайкый-чайкый, иреккә чыгып агар өчен җиңел булмады аңа. Тәмле, шифалы суын һәр теләгән кешеләргә, киек кошларга, сусаган җанварларга эчерер өчен ашкынуы иде аның . Тирә ягында үсеп киткән таллар, кипарис куаклары кебек, тезелеп киткәннәр дә тамырлары аша шифалы судан тукланып, чишмәгә сихри матурлык өстиләр сыман. Һәр иртәдә су эчәргә килгән сайрар кошлар, сандугачлар сыгылмалы тал чыбыгына кунып тирбәлә-тирбәлә, җәй буе җыр суздылар. Көз җиткәч исә, туган җирләрен калдырып, җылы якларга очканда, чишмә белән саубуллашып, туйганчы суын эчеп, канатларын чылатып ерак юлга шуннан китәләр иде… Чишмә һаман үзенең җырын көйли-көйли ага да ага. Челтер-челтер, чер-черр,чер-черр…
****
Тик… Табигатьне дә замана җилләре читләтеп үтми икән. Чишмәне дә шундый язмыш кагылмый узмады. Бер дә көтмәгәндә, тау өстендәге болынга зур-зур машиналар китерделәр, төзелеш эшләре башланды. Бу урыннан юл үтәчәк, дип белдерделәр. Сылу таллар, ак каеннар, кайсылары киселеп, кайсылары авыр тәгәрмәчләр астында калып, тиз арада юкка чыкты. Кара җир катламын казып алып , аның урыны читтән кайтарылган таш белән тутырылып, бик пөхтәләп, юл төзелеше машиналары белән катлам-катлам итеп таптатып куелды.Җырлый-җырлый аккан чишмә мәңгегә таш астында калды.
Бу хәбәрне ишеткән авыл картлары, аксакаллар җыелып :» Чишмәне ябу Аллаһыбыз каршында зур гөнаһ,» — дип кисәттеләр. Юл узасы урынны күчереп,башка җирдән төзү турында сүз дә алып бардылар. Ләкин бу якларның хуҗасы булган , үзен «зур түрә» итеп хис иткән кешенең сүзе бер булып калды: «Юл шуннан узачак !» — диде «УЛ».
****
Чишмә сулары кабат җир асты кабырчыгына яшеренде. Бер уйлаганда , тын гына ятасы да ятасы, бер нигә дә игьтибар итмичә шунда яшисе иде… Юк шул. Иреккә чыгып, җир өстенә, бар тереклеккә шифасын биреп, һәр юлаучыга татлы, шифалы суын эчертеп, һәр таңда килгән җырчы кошлар белән челтер-челтер килеп агасы килә иде аның. Өстендә олы тау токымы яткан җир куенында көрәш башланды. Җиңел булмавын белсә дә чишмә олы эшкә кереште. Ул, җиңәчәгенә ышана иде…
****
Юл төзелеп бетте. Матур итеп тасмалар кисеп ачу тантанасын билгеләп үттеләр. Бу эшләрне башкарып чыккан башлыкка зур мактаулар булды, олы бүләкләр тапшырылды. Шома юлдан йөрүчеләр шат иде, билгеле, тик чишмәне сагынучылар да аз булмады.
****
Хастаханәдә булырга туры килмәсә дә, «УЛ» бүген шунда барырга уйлады. Күзләр табибына. Менә ничә айдан бирле күзләре күрүе начарайганнан начарая бара иде. Табиб озаклап, кабат-кабат карасада, авыруның кайдан килеп чыгуын төгәл генә әйтеп бирә алмады. Ниндидер дарулар язып, күзләргә салып дәвалау курсы турында аңлатып җибәрде, яңадан килеп күренү кирәклеген әйтте.
Кабат күренергә килгәч,операция ясарга кирәк, диделәр. Табибларның барлык күрсәтмәләрен дә алар кушканча үтәргә тырышты, операциясен дә вакытында ясатты. Бик күп хастаханәләр бусагасын таптады «УЛ». Ләкин, дәваланулар да, бер-бер артлы ясалган операцияләр дә көткән нәтиҗәне бирмәде. Күзләре бөтенләйгә күрмәс булып сукырайды. Аптырашта калган якын туганнары күрәзәчегә барып карарга киңәш иттеләр… Күпне күргән олы яшьтәге күрәзәче сорауга җавабын озак көттерми, эчке сиземлегенә таянып, кыска, ләкин аңлаешлы итеп әйтеп бирде: «УЛ» изге чишмәне агуыннан туктаткан, шуның җәзасын кичерә»,- диде…
****
Җир асты сулары җыела-җыела, бергә берләшеп, өскә чыгу юлын эзләде. Бер ярган юлыңнан аерылып, яңа эздән китүе бердә җиңел түгел шул. Тик язмыш җилләре ул табигатьтә, дә кешеләрдә дә бер үк төсле икән. Уйласаң — табигатьне дә, кешеләрне дә кеше куллары җәберсетә, кыерсыта, түбәнсетә бит. Кешеләр мондый чакларны ачы язмыш дип кабул итә, көмеш төсле ак, диңгез суы кебек тозлы күз яшьләрен чыгарып, кайсылары кешегә күрсәтмичә генә, кайсылары, киресенчә , кычкырып, елый-елый йөрәк әрнүләрен басарга тырыша. Ә табигать ? Еламый дисезме? Юк, ялгышасыз. Табигать тә елый, әле ничек кенә! Язлар саен туган якларына кайткан кошлар чишмә урынына киләләр дә, кунып сайраган талларын, каеннарын сагынып, эзли-эзли очып әйләнеп, таба алмагач китеп баралар … Табигатьнең бу күзгә күренмичә,ләкин сулкылдап елавы …
Вакыт үтү белән җир асты сулары яңадан бәреп чыкты. Ташлар астында калган чишмә бар көчен туплап, күзләрне чагылдырган кояшлы җәйге иртәдә тәүге тапкыр, җирнең гүзәл табигатен тулыландырып, беренче адымын ясаган яшь баладай, агып китте.Чуерташларны юа-юа, челтер-челтер килеп , инешкә таба юл алды…
Беренчеләрдән булып көмеш сулы чишмәдән киек кошлар, авыз итеп, туйганчы су эчтеләр. Һәм, бер-берләренә саф сулы чишмә турында хәбәр иттеләр. Олы юлдан читтәрәк булган чәчәкле болын аша сукмак салынды. Шул якка күрсәтеп уклы такта кадап куйганнар. Узгынчы мосафирлар биредән үткәндә шифалы суны авыз итмичә китмәделәр. Чишмә турындагы хәбәр бик тиз таралып өлгерде. Утырып ял итеп алу өчен өстәл белән эскәмия җайлап куйдылар, суга килүчеләр бер дә өзелеп тормады.
Көннәрдән бер көнне, чишмә янына, төрле җиһазлар, төзелеш материаллары төягән машиналар һәм осталар килеп төште. Тиз арада эш башлап, санаулы вакыт эчендә, чишмәгә әкияти корылма төзеп куелды. Биш почмаклы күшәк өстән караганда йолдыз формасын кабатлап, искитмәле матурлык биреп тора. Почмакның һәр ягыннан дугалап эшләнгән ишек уелмалары . Корылманың өстендә, кыйбла ягына каратып, алтын белән капланган, мәчет манараларындагы кебек, ярым айлы шпиль куелган. Су ага торган торбасы көмеш төсле ялтырап торган тутыкмас тимердән эшләнгән. Корылманың тирә ягы аяк тайдырмас ташлардан түшәлгән. Инешкә агып төшә торган улакның ике ягыннан да өчәр рәт агачлар утыртып куелган. Таллар белән каеннар янына туя агачы да өстәлеп соклангыч бер манзара хасил булган. Чишмә тирәсен уратып алган тимер койма өстенә бу гүзәл корылманың паспорты эленгән. Алтын төсле хәрефләр белән «ШИФА ЧИШМӘСЕ» — дип язып, корылманы эшләткән кешенең исем, фамилиясе һәм кара күзлекле берәүнең фоторәсеме эленгән . Рәсемдә — «УЛ» иде.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Чишмә, чишмә!
Җырла җырыңны!
Чишмәләр — кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрә торган табигать байлыклары. Алар турында «Башы — тауда, аягы — диңгездә», дигән табышмак та бар. Ул чишмәләрнең җитез, йөгерек, халыкка хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли.
Көмештәй саф сулы, тәннәргә һәм җаннарга сихәт бирүче чишмәләр минем туган авылымда да бар. Алар табигатебезнең төрле җирләрендә, күбесенчә тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан. Бу табигать могҗизалары безне үзләренең төрлелеге белән дә шаккаттыралар. Аларның сулары да төрлечә: ургып, уртача, салмак, шаулап, кайнап ага. Ә суларының тавышы?! Тыңлап торсаң, гаҗәпкә каласың, сокланып туймыйсың. Көйләре, моңнары бер-берсен кабатламый. Шулай булгач, аларны моңлы, җырчы чишмәләр димичә ни дисең?!
Әлеге чишмәләрнең һәрберсенең үз исеме, үз тарихы бар. Фәхразый, Зиннәт, Сәхәри, Югары оч, Галәү бабай чишмәләре авылым халкын күп еллардан бирле тәмле сулары белән куандырып тора. Бу чишмәләр бик борынгы. Аларда ниндидер серлелек бар. Тирәннән, җир астыннан агып чыгып, алар кешеләрнең яшәү чыганагына әйләнә, күпме халыкка көч, шифа бирәләр.Шул чишмәләр янында басып торганда ничектер күңелгә шундый рәхәт, барлык күңелсез уйлар да онытылган кебек була.
Һәр чишмәнең үз яме, үз тәме бар. Мәсәлән, Зиннәт чишмәсе бик салкын сулы. Җәйге челләдә аның суын йотлыгып эчсәң, салкын тиясен көт тә тор! Галәү чишмәсе — бик йомшак сулы. Аның суыннан кайнатылган чәй бик тәмле була.
Хәзер авылда һәр өйгә газ, су кертелгән. Чишмәгә күбесенчә каз өмәләре вакытында казларны юу өчен, керләр чайкар өчен йөриләр. Ә ут булмаганда, барыбызны да шул чишмәләр коткара.
Чишмәләр саклап, чистартып торсаң гына яши. Юк икән, аларның томаланып юкка чыгуы бар. Һәр яз, җәй айларында өмә ясап, чишмәләрне чистартабыз. Шуңа күрә кайчан гына барма, чишмәләребез җырдагы кебек көмеш, саф сулары белән челтерәп авыл халкын сөендереп тора. Чишмәләр — безнең яшәү чыганагыбыз ул.
ЗИННӘТ ЧИШМӘСЕ Авылыбызда тимер юлга якын гына агучы бер чишмә бар. Аны карап, чистартып торучысы хөрмәтенә Зиннәт чишмәсе дип атаганнар. Бу чишмәнең тарихы бик кызыклы. Ул җир астыннан сузылган таш торбалар аша бер чакрым ераклыктан килә.
1905 нче елда Каенсар авылы буеннан тимер юл сузалар. Калкулык урыннарны кисеп тигезләргә дә туры килгән. Хәзерге казармалар урнашкан урыннан бер чакрым ераклыктагы калкулыкны кисәргә туры килә. Менә шул казу эшләре барышында, 200 метрлап җир узгач, су чыганагына тап булалар. Шушы шуны мелиорация системасы буенча, дренаж торбалар аша сузып, авыл башына кадәр китерәләр. Шулай итеп, авылда тагын бер чишмә барлыкка килә. Бу чишмәне Зиннәт абзый карап, чистартып торган.
СӘХӘРИ ЧИШМӘСЕ Сәхәри чишмәсе тау астына урнашкан. Аның тирә-юнен агачлар чорнап алган. Монда табигать искиткеч матур. Чишмәдән өстәрәк кенә бөя дә бар. Әлеге чишмәнең суы шундый тәмле һәм сихәтле. Чит җирләргә киткән авылдашлар туган авылына кайткач, шушы чишмә янына киләләр, яшьлекләрен сагынып искә алалар. Мин дә аның янына гел киләм. Монда сандугач сайрауларын, суның челтер-челтер моңлы тавышын тыңларга, табигать белән хозурланырга яратам. Без, дусларым белән, мәктәптән кайтканда шунда туктап тәмле чишмә суын эчәбез.
САЛКЫН ЧИШМӘ
Авылым халкы бик яраткан бу чишмә дә тау итәгеннән бәреп чыккан. Суы бик салкын булгангадыр аңа халык Салкын чишмә дип исем биргән. Салкын чишмәнең суы үзе бик салкын, бик йомшак, тәмле, файдалы һәм шифалы да. Үзенең көмештәй саф сулары белән ул безне сөендереп ага да ага.
Тау астында җырлап чишмә ага,
Камышлыкка кереп югала.
Татлы суы, дәртле җыры белән
Гөлчәчәкле җирне сугара.
Җир яшәрә аның суын эчеп,
Ак каеннар яфрак яралар.
Таң алдыннан аның җырларыннан
Сандугачлар канатланалар.
Теләр идем мин дә гомерем юлын
Чишмә төсле җырлап үтәргә
Җырым белән җирне сугарырга,
Күңелләрне бакча итәргә /М.Җәлил/
ГҮЗӘЛ ТАБИГАТЕБЕЗНЕ, ЧИШМӘЛӘРНЕ САКЛЫЙК, ДУСЛАРЫМ!
Татарстан Республикасы
Апас муниципаль районы
Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе
ПРОЕКТ ЭШЕ
Тема : Авылым чишмәләре
Эшне башкарды:
3б нче сыйныф укучысы
Атауллина Ә.
Фәнни җитәкче:
башлангыч класс укытучысы
Саматова Мәдинә Әхмәтгали кызы.
2019
Эчтәлек
- Кереш…………………………………………………………………3
- Төп өлеш:
Авылым чишмәләре………………………………………………………………………………….3-4
- Йомгаклау…………………………………………………………4
I.Кереш
Чишмәләр иле син, Туган як!
Еракка китмәгез, су сорап.
Бу җирдә таулардан көй алып,
Чишмәләр яшиләр чылтырап.
Ә.Исхаков.
Безнең проект эшенең темасы «Авылым чишмәләре” дип атала. Ни өчен бу теманы сайладык соң без?Нәрсә соң ул чишмә? Кешеләргә чишмәләр кирәкме? Ни өчен?Болгаер төбәгендә нинди чишмәләр бар ?Аларның аталу тарихы нәрсә турында сөйли? Татар халкында чишмәләргә бәйле нинди гореф-гадәтләр бар? Шушы сорауларга җавап табу максатыннан без әлеге эзләнү эше белән шөгыльләндек. Алдыма түбәндәге бурычны куйдым: үз авылым чишмәләренең тарихын белү, мәгълүмат җыю. Әлеге хезмәтне эшләгәндә миңа Маһирә дәү әнием хәтирәләре,”Искитмәле Олы Болгаер”китабы (автор-төзүче Х.Бәдретдинов) терәк булды.Шулай ук интернет челтәре мәгълүматләре ярдәм итте.
Ә нәрсә соң ул чишмә?
Җир астыннан агып, бәреп чыга торган су чишмә дип атала . Чишмәләр-кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрүче. Халык әйтсә, чынлап та, хак әйтә. Чишмәләргә карата кулланылган “Башы – тауда, аягы – диңгездә” дигән табышмак аларның җитез, йөгерек, эшчән, халыкка намус белән хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли.
2.Төп өлеш.
Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агышы, үз юлы бар.Беришесе шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә, гүя үзалдына гына сөйләнәләр, өченчеләре җир куеныннан кайнап, ургылып чыга, ә җырлары, көйләре?
Татарстан җирлегенең һәр авылында диярлек кеше исеме белән аталган чишмәләр очрый.Безнең авылда да Биктимер чмшмәсе бар. Бу чишмәне Биктимер исемле кеше ачканлыктан,ул шулай аталган.Чишмәнең суы тәмле.Ул чыннан да җырдагыча челтерәп ага.
Без өйрәнгән икенче чишмә-“Урам кизләве” дип атала.Бу чишмә суын авыл халкы еш куллана.Беренчедән анын суы йомшак”диләр,икенчедән урнашу урыны да уңайлы.Шәһәрдән кайтучылыр да шушы кизләүдән су ала.
Авылдагы ике чишмә дә каралган,тирә-ягы чистартылган.Моны шул тирәдә яшәүче кешеләр башкара.Ә безгә бары тик чишмә буйларын чүпләмәскә генә кала.
3.Йомгаклау.
Чишмәләргә юл өзелмәсен.
Проект эшен башкарганнан соң мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем:
Безгә чишмәләр кирәк. Безнең әби-бабаларыбыз да кадерләгән, хөрмәт иткән аларны.Ләкин табигать байлыгы чиксез түгел.Аны соңгы чигенә кадәр сыкканчы,табигатькә һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйларга кирәк.Киләчәк буыннар безне начарлык белән искә алмасын иде. Киләчәктә дә чишмәләргә юл өзелмәсен иде! Сакчыл караш белән алдагы көндә дә чишмәләрне саклыйк! Табигать белән кечкенәдән үк дуслашкан кеше — яхшы тәрбияле, мәрхәмәтле, бәхетле кеше ул!
Проект эшемне шагыйрә Гөлназ Гарипованың “Чишмәләр” шигыреннән алган түбәндәге юллар белән тәмамларга телим:
Җырла,чишмәм,гасырларга җитсен
Челтерәүләреңнең аһәңе.
Яшь буын да белсен тәмен суның,
Һәрбер кеше белсен бәһаңне!
Сакласыннар күз карасы кебек,
Телмәсеннәр җирнең бәгырен.
Саклыйк җирне,саклыйк табигатьне,
Белик ,дуслар, чишмә кадерен!
«Кыйблага карап аккан чишмәләрне изге дип санаганнар»
Кайсы гына район кешесеннән сорама, аларның үзләренең изге, тәмле сулы чишмәләре бар. Азнакай районы Сәпәй авылындагы чишмә турында белештек.
«Элек безнең авыл зур, анда хәтта базар булган. Аның аркылы үтеп йөргәннәр. Килгән кешеләр чишмә суларын эчеп, шунда ял итеп киткәннәр. Авылга агып килми ул. Аны алып кайтып эчәбез. Уразай авылына шушы чишмәдән су үткәрелде», — дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева.
Сәпәй авылы янындагы изге чишмә турында күбрәк белүче, туган якны өйрәнүче Мирфаяз абый Солтановка шалтыраттык. Ул «Сәпәй: горурлыгым, шатлыкларым, сагышларым» китабының авторы да.
«Бөтен җирдә дә кыйблага карап агып чыга торган чишмәләрне изге чишмә дип атау гадәткә кергән. Чатыр тавында 4 изге чишмә бар, алар кыйблага карап агалар. Зирекле чишмәсе көнбатышка таба ага башлаган хәзер, элек, без кечкенә чакта алай түгел иде әле. Изгеләр тавыннан агып чыккан чишмәнең исеме Изге чишмә булды гомер-гомергә. Хәзер аңа нигәдер «Рамазан чишмәсе» дип язылган.
Суының составын тикшердек, алай аерма бар дип әйтә алмыйм. Кыйблага карап акканга гына изге ул. Изгеләр тавы астына кайчандыр изге кешеләрне җирләгәннәр дип ишеткәнем бар. Ул сүз дөрес тә түгелдер, бәлки. Булдыра алганда кешене зиратка күмәләр, читтә җирләмиләр анысы.
Биктаһир чишмәсе Ибрай тавыннан агып чыга. Оренбург янында Ибрәй авылы бар. Аңа Пенза татарлары нигез салган. Шуннан бер көтүче Сәпәйгә килгән. Ибрай тавы итәгендә Таһир бабай чишмә казыган һәм исеме дә шуннан калган булса кирәк.
Чишмә кеше килгәнне, аның белән сөйләшкәнне ярата. Үткән ел чистартып, әйбәтләп ясап, тирәли агачлар да утыртырга ниятләп кайткан идек. Быел көзен үз көчебез белән миләшләр утырттык.
Аннан Азнакайлар су алып китәләр. Халык аны изге чишмә дип саный, ул борынгы мөселман законнары буенча шулай. Узган елдан башлап, шул чишмә буена төшеп, Сәпәйнең бер шәҗәрәсенә багышлап дога кыла идек. Быел Шәңгәрәй бай шәҗәрәсенә үткәрәсе идек тә, билгеле сәбәпләр аркасында булмады», — дип сөйләде Мирфаяз абый.
Алабуганың «Балавыз чишмәсе»
Алабуга районы, Морт авылы янында «Балавыз чишмәсе» бар. «Абыйлы-энеле Назыйм белән Разыйм Әхмәтовлар чишмәне яңартып, матур итеп эшләп бирделәр. Чишмәгә кадәр керү юлын да салдылар. Авылыбызның күрке булып тора. Яңа өйләнүшечеләр шунда төшәләр. Әллә кайлардан килеп тә алалар суын. Сәламәтлек өчен әйбәт дип эчәбез инде. Өйгә су керсә дә, чәйгә дип чишмәгә төшеп алабыз», — диде Морт авылыннан Фәрдия Шәгыйдуллина.
Мамадышның «Күз чишмәсе»
Мамадыш районы, Урта Кирмән авылы үзидарәсе җитәкчесе Булат Хәсәнов үзләренең авыллары тирәсендәге изге чишмә турында сөйләде: «Суын бик файдалы диләр аның. Безнең авыл агайлары төшеп, Коръән укып, азаннар әйтәләр. Ул борынгыдан калган изге урыннардан санала. Халык телендә аны „Изгеләр чишмәсе“ дип кенә йөртәләр. Шул чишмәләрдән читтәрәк тагын „Күз чишмәсе“ дигәне дә бар. Суы еллар буе бозылмыйча саклана ала, яшелләнми дә. Безнең авылдан ераграк ул. Күбрәк үтеп баручылар туктый анда. Ул чишмәдән кеше өзелми. Комплекс кебек димме соң… Ялгышмасам, аннан 7 чишмә агып чыга», — дип сөйләде Булат Хәсәнов.
Чишмә турында күбрәк белер өчен тарих укытучысы Ренат Хәйруллин белән элемтәгә кердек. «Бездә Кирмән җыеннары була. Элек бу җирләрдә Кирмәнчек дигән болгар шәһәре булган. Аларның каберлекләре дә бар, ханнар зираты дип йөртелә. Изге җирләрдә барлыкка килгән чишмәләрне һәм кыйблага карап акканын да изге дип атаганнар. Риваять буенча, Кирмәнчек яулары барган вакытта 7 кыз суга киткән. Алар дошман кулына эләгә һәм һәлак булган урында 7 чишмә бәреп чыга.
Кама белән Нократ елгасы кушылган җирдә бик матур, Грахань дигән рус авылы бар. Ул Гәрәй ханның резиденциясе булган, диләр. Сөембикә дә бу урыннарда туктала торган булган. Казан дошман кулына эләгәсен белгәч, аның күз яшьләре тамган урыннан чишмә барлыкка килгән. Шулай итеп, аны «Күз чишмәсе» дип атап йөртәләр. Ул чишмә суының күзләргә дәвасы бар. Табакка су алып, битне шунда батырып, күзләрне ачып-йомып чайкарга кирәк. Шуның шифасы бар, диләр. Халык йөри торган бик матур аулак җир инде ул.
Ә менә изгеләр чишмәсенең суына анализ ясадылар һәм аны Татарстандагы иң сыйфатлы су дип таптылар. Шуннан су алып менеп, банкаларны стерильләштереп тә тормыйча кыярлар ябабыз, диләр авыл хатыннары.
Заманында Чаллыдан бер экстрасенс та килгән иде. Чишмә янында таулар бар. Анда элек зур яулар булган. Болгар халкы җиңелә башлагач, шул тауларга качкан дип сөйләде. Анда 1993 елда ук калай чатыр куелган иде. «Менә шул калай чатырны ул изге җаннар үзләренең мәчетләре иткәннәр, алар шунда төшеп намаз укый», — дип сөйләп китте ул экстрасенс. Җомга көннәрендә анда бик йөрергә ярамый, җаннар намазга әзерләнә.
Бу чишмәләр җир астында кешенең кан әйләнеше системасы кебек тоташып беткәннәр инде. Һәм һәрбер чишмә аерым бер әгъза өчен файдалы булып исәпләнә», — дип сөйләде чишмәнең хикмәтләрен Ренат Хәйруллин.
Биләрнең «Изгеләр чишмәсе»
Алексеевск районы, Биләр авылындагы изге чишмә турында Биләр дәүләт тарих, археология һәм табигать музей-тыюлыгы хезмәткәре белән сөйләштек. «Бу бик үзенчәлекле урын. Әби-бабайлар шулай дип сөйли иде. Чишмәнең үзеннән өскә таба 444 баскыч алып менә. Мәҗүсилектән калган йола да бар: килеп яулыклар, тасмалар бәйләп китәләр. Мөселманнарда да, христианнарда да мондый нәрсә юк бит үзе. Уң якта ак таш тора. 1236 ел белән бәйле ул. Чыңгыз хан оныгы Батый хан Биләрне яндыра. Риваятьләр буенча, шәһәрне якларга 40 кыз чыга. Кызлар тавын кызлар үзләренең яулыклары белән ясаганнар. Аларның җаннары кош булып очып киткән җирдә чишмә барлыкка килгән. Бу бары тик риваять кенә инде. Ташлары да кошка охшаган бит аның. Тирәли 40 чыршы утыртылган. Галимнәр бу урынның энергетикасы бик көчле икәнен әйтә. Күпләр шул тауга менеп, теләк тели, авыруларыннан терелә.
1997 елда реконструкция булганда бу җирләрдән бик күп көмеш кушылмасы булган зәңгәр балчык чыкты. Элек бу чишмә суында табиблар үзләренең энәләрен, шприцларын кайнатканнар. Күпләр килеп юына — күз күремен яхшырта, ашказаны җәрәхәтләрен (язва) дәвалап китәләр. Бу суларны тере су дип атап йөртәләр хәтта. Без белмәгән бер сере бар инде аның. Моңа бары тик ышанырга кирәк. Ышану үзе бер могҗиза тудырырга сәләтле.
Биш еллар элек булгандыр бу хәл: музейга бер ир кеше килде. Онкология булган анда. Тауга менгән һәм терелгән. «Елына ике тапкыр киләм монда», — дип сөйләп киткән иде. Баласы булмаган парлар соңыннан тагын килеп үзләренең бәхетле тарихларын сөйләп китәләр. Төрле авырулардан терелүчеләр бик күп инде», — дип сөйләде музейның көнчыгыш залы мөдире Лариса Свинкова.
«Безнең чишмәгә ял көннәрендә меңләгән кеше килә»
Минзәлә районы Татар Мөшегесе һәм Рус Мөшегесе авыллары арасында да бер хикмәтле чишмә бар икән. Бу хакта безгә Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов сөйләде. «Татар Мөшегесе авылының 500 еллык тарихы бар. Хәтта 1527 елгы җанисәп мәгълүматлары да сакланган.
Бу җирләрдә борынгыдан ук урман эченнән ага торган зур чишмә булган. Мин үземне белгәннән бирле агыла да агыла анда халык. Шул чишмәгә ышанып, файдасы тия дип уйлап, изге чишмә итә инде аны халык.
Шушы чишмәгә Актаныштан бер укытучы килеп йөри. Ел саен автобус белән балалар алып килә. Ул бер тарих сөйләде. «Аклар заманында минем бабай белән бергә өч кешене атарга бер адәм килгән. Боларны атканнар, бер сәгатьтән җайдак чабып килеп, аларны ялгыш атканнарын хәбәр иткән. Икесе шунда ук үлгән. Минем бабай бик каты яралы булса да, өенә кайтып җитә алган. Әби торып шушы чишмәгә чапкан, моннан су алып кайтып, бабайны аякка бастырган».
Укытучы сөйләве буенча, аның бабасы әле икенче сугышта да катнашкан. Шундый тарихларны ишеткәннән соң үзебез дә ышанабыз.
Безнең район башлыгы керәшен иде, килде дә «Изге чишмә» янына часовня куеп китте. Соңыннан янына мәчет тә төзедек — ул бөтен халыкка да яраклы булырга тиеш. Теләгән кеше шәм куя, чукына. Мәчетендә намаз укый ала. Дөрес, бу символик урын гына инде. Чумынып чыгарга теләгәннәргә анда махсус купель, өстендә киенү-чишенү өчен урын да бар. Җәйге ял көннәрендә меңнән артык кеше килә монда. Халык бер дә өзелми.
Суның составын ел саен тикшертеп торабыз. Көмеш бар диләр анда, микроэлементларга да бай ул. Бу су күпме торса да, исе дә, төсе дә үзгәрми.
Бер әби сукырая башлагач, шул суга ышанып килгән, юынган да терелгән. Ышанып, үз-үзенә көч биреп терелә кешеләр. Чишмә белән бәйле мондый тарихлар бик күп. Кайвакыт олы юлга кузгалганда, эшләребез уңсын дип, ул суны эчеп чыгып китәбез. Анда кешеләр яулыклар да бәйләп калдыралар, без аларны алып, чистартып торабыз. Нинди максат белән эләләрдер, монысын белмим», — диде Рөстәм Газизҗанов.
Казанда яшәүче Ландыш та шул чишмә белән бәйле кызыклы хәл сөйләде. Ул кызының бармакларындагы сөялләрен шул су белән бетергән. «Кызымның кулындагы сөялле бармакларын шул чишмә суы салынган савытка көн саен берничә минутка тыгып тора идек. Шулай итеп бетердек. Эзе дә калмады», — дип сөйләде ул.
Балтачның «Изге чишмәсе»
Балтач районы, Бөрбаш авылының көньягында да «Изге чишмә» бар. «Авыл халкы чишмәне бик карап тота. 2018 елда үзарасалым акчасына яңартылды, чистартылды ул. Җир астыннан чыккан чишмәнең суы нәкъ кыйблага таба ага, шуңа күрә авыл халкы аңа шундый исем биргән. Суы тәнне яшәртә, күнелне чистарта дип санала», — диделәр авыл җирлегендә.
«Халык мондый урыннарга гозер белән килә»
Изге чишмәләрнең каян барлыкка килүен һәм ни өчен бөтенесенең дә «изге» сүзе белән аталуын белергә теләп, фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәровага мөрәҗәгать иттек. «Татар-мөселман мәдәниятендә изге чишмәләр гаять зур урынны алып тора. Легендалары, анда башкарыла торган йолалары белән без аны мәдәни күренеш буларак кабул итәргә тиешбез һәм аның асылында суфи мәдәният ята.
Урта Азия якларында шактый гына корылык, анда арыклар системасы. Халыкка су бирү Аллаһы тарафыннан зур нигъмәт санала. Әгәр су табып бирәсең икән, син үзеңә зур савап аласың. Изге чишмәләрне бер системага салып карасак, аның асылында мөселман динендәге бер шәхес ятуын күрербез.
Мәсәлән, Яшел Үзән районы Татар Исламы дигән авылда атакалы «Касыйм бабай чишмәсе» бар. Ул җирләргә бик күп кеше йөри. Изгеләр зираты, шунда ук Касыйм бабай җирләнгән. Касыйм шәехнең бер мең мөрите булган. Ул Казан ханлыгы яуларында катнашкан. Касыйм шәех үзенең чапан итәге белән сазлыкларны ярып арык ясый. Аның аңа көче җиткән, чөнки Аллаһы Тәгалә булышкан. Халыкка су табып бирүче Касыйм шәех — халык акылында, хәтерендә изге булып сакланган. Ул үзе өчен түгел, ә халык өчен тырышкан. Аның белән бәйле могҗизалы тарихлы легендалар бик күп. Монда булганмы, булмаганмы дигән сорау кую урынсыз. Бездә шәехләргә бәйле чишмәләр бик күп.
Сәхабәләргә бәйле чишмәләр дә аз түгел: Тәтеш, Апас районнарында бар. Изге чишмә — сәхабә чишмәләре, диләр. Бу очракта Болгар дәүләтенә Ислам динен таратырга килгән сәхабәләрнең каберләре дип аңларга кирәк. Алар кайда үлгән, шунда җирләнгән. Күпме гасырлар үтсә дә, халык аларны һаман саклый. Совет заманында безнең күп зиратларны сукалыйлар. Басу урталарында утырган бер генә изгеләр каберенә дә тимиләр. Аның үз-үзен саклый торган көче бар.
Хаҗдан кайтучылар, гомумән, хаҗ юлында вафат булганнар да изгеләр рәтендә бездә. Андый каберләр дә бик күп. һәм алар янында чишмәләр булырга мөмкин. Ләкин бөтен очракта да түгел.
Чишмә янында берәр яулык, тастымал, я булмаса чүмеч калдыру мәҗүсилектән килә. Кешеләр нәрсә генә калдырмый! Изге чишмәләргә, гадәттә, төрле милләт вәкилләре килә һәм анда нәрсә генә калдырмыйлар. Табигый күренеш ул. Аның белән көрәшергә кирәк дип әйтә алмыйм. Изге чишмәгә болай гына килмиләр. Кешеләр анда гозер белән баралар һәм үзеннән нәрсә булса да калдыралар. Изге кешеләр белән бәйле урыннардан бәреп чыккан чишмә янында Аллаһы Тәгаләгә тизрәк барып ирешә дигән ышану бар халыкта», — дип аңлатты Фәнзилә Хәкимовна.
«Иң изге су — ул зәм-зәм суы»
Изге чишмәләр турында дин әһелләренең дә фикерен ишетәсе килеп, Рамил хәзрәт Юныска мөрәҗәгать иттек. «Чишмә буйларында яулыклар бәйләүнең Ислам диненә бернинди дә катнашы юк. Бу ырымнар Ислам динен кабул иткәнче калган дигән фикер бар. Хәзер, әнә, изге басмалар да чыкты. Өйләнешкән парлар килеп, йозак куеп китәләр. Моның да дингә карата бернинди мөнәсәбәте юк. Без чишмәләргә барабыз, суларын эчәбез, догалар кылабыз, шифаларын алабыз, әмма ниндидер хорафатлар белән шөгыльләнмибез.
«Изге» дигән сүзгә төрле кеше төрле мәгънә сала — авыл, йорт, билгеле бер кеше дә кем өчендер изге була ала. Бәлки, ул аның өчен якын, чиста әйбердер. Алай китсәк, иң изге су — ул зәм-зәм суы. Пәйгамбәребезнең зәм-зәм суына кагылышлы шундый хәдисе бар: аны нинди теләк белән эчәсең, шул кабул була дигән. Аны эчкәндә дога кылсаң, догаларың ирешә. Дөньядагы башка чишмәләрнең шундый дәлиле юк.
Су, гомумән, шифа, әмма аның ниндидер бер рухи көче, файдасы барлыгына дәлил белмибез. Әби-бабайлар «болар изге» дип әйткәннәр инде. Кеше үзенә якын теләсә нинди әйберне изге дип әйтергә мөмкин. Аның бу терминны ничек итеп куллануы да бик мөһим. Без үзебезнең күп кенә гамәлләребезне Коръән белән үлчәргә тиешбез», — диде хәзрәт.