Гаяз Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәренә анализ.
Максат: 1) әсәрдәге психологик бизәкләр, кешенең эчке кичерешләрен дөрес һәм тәэсирле итеп сурәтләүне төшендерү, әсәрнең идея-эстетик әһәмиятен аңлату;
2) әсәрне анализлау күнекмәсен ныгыту, логик фикер йөртү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү;
3) яшәеш өчен кирәкле уңай сыйфатлар тәрбияләү, яшьләрне тормышка әзерләү.
Җиһазлау: Г.Исхакыйның портреты; плакатлар: М.Хәсәнов сүзләре : “Гаяз Исхакый- татарның бөек таланты, милли әдәбиятның классигы һәм горурлыгы”; мәкаль : ”Уңсаң да — үзеңнән,туңсаң да- үзеңнән!”; рәсем (Аннаның ике кызы белән чиркәү янындагы сурәте), мультимедиа проекторы.
Дәрес төре: әдәби әсәрне өйрәнү һәм анализлау дәресе.
Дәрес методы: әңгәмә.
Дәрес алымы: эзләнүле, чагыштырулы.
Дәрес барышы.
Оештыру моменты.
Укытучы сүзе: укучылар, без ХХ йөз татар әдәбиятында иң күренекле язучыларның берсе, үткен сүзле алдынгы фикер иясе, зур дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый әсәрләрен бик яратып укыйбыз. Бу уку елында без аның “Сөннәтче бабай” исемле повестен, ”Зөләйха” драмасын укыдык, өйрәндек. Кеше күңеленә тирән үтеп керү сәләте, эчке кичерешләрен дөрес һәм тәэсирле итеп сурәтләве, үз сүзен күңелләргә үтәрлек итеп җиткерә белүе белән ул үзенә тартты, сокландырды. Экранга игътибар итик әле, Мансур Хәсәнов та аны “ … татарның бөек таланты, милли әдәбиятның классигы һәм горурлыгы” дип атый. Бүген без Гаяз Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” исемле повестен анализларбыз, хәзерге заман яшьләре күзлегеннән – сезнең күзлектән чыгып бәяләрбез.
Повестьне сез өйдә укып килергә тиеш идегез. Әйдәгез, эчтәлекне кыскача сөйләп, искә төшереп китик әле. (Эчтәлек сөйләнә).
— Кем ул Шәмси?
— Ул Петербургта яшәүче татар кешесе. Шундагы бер кибеттә приказчик булып эшли.
— Нинди белем- тәрбия алган?
— Кечкенә чакта әти-әнисе белән яши, соңыннан Казанда мәдрәсәдә укый. Мәдрәсәдә укыганда1905 нче елгы чуалышлар башлана.Башка шәкертләр белән Шәмси мәдрәсәне ташлый.Кулында һөнәре, белеме булмаганга, төрле эшләрдә эшләп йөри. Соңыннан приказчик булып китә .Шулай итеп Петербургка да килеп чыга һәм шунда урнашып кала.
— Чыгышы белән нинди гаиләдән ул?
— Ул авылдан, бик динле, гореф — гадәтләрне тота торган мөселман гаиләсеннән.
— Әти-әнисе Шәмсине нинди , кем итеп күрергә тели?
— Үз авылларында мулла булуын, үз телен,динен саклавын, урыслашмавын телиләр. Аның татар кызына өйләнүен, семьялы( гаиләле )булуын телиләр. (Шул урын дәреслектән табып укыла).
— Гаилә нәрсә ул? Сез аны ничек аңлыйсыз?
— Гаилә ул — ир белән хатынның бергә яшәве,тормыш итүе. Ул ата-аналар, балалар булу ; аларның уртак уй-теләкләр белән яшәве, шатлыклары, борчулары. Гаилә- шушы бер төркем кешеләргә генә якын булган гадәтләр, йолалар да. Мәсәлән, бәйрәмнәр- гаилә бәйрәмнәре булу. Бәйрәмнәр генә түгел, үз гаиләң кешеләрен ярату, алар өчен шәхси җаваплылык хисе булу, борчымаска тырышу да…
— Яхшы, димәк, гаилә ул ир белән хатын мөнәсәбәте генә түгел. Шулай аңласак, Шәмсинең гаиләсе нинди?
— Киң мәгънәсендә аның семьясы юк. Анна белән Шәмсинең бергә торган урыны,өе, балалары бар. Ул үзен гаиләле итеп хис итми. Һаман да өйләнмәгән кеше кебек хис итә.
— Мин килешмим. Алар бергә торалар бит. Шулай булгач, бу инде семья. Алар бик дус, тату яшиләр.
— Ләкин бит аларның татулыгы Анна аркасында, аның җайлап торуы аркасында гына. Анна аны китәр дип уйлый. Шуңа күрә җаеннан тора…
— Нәрсә комачаулый икән соң Шәмсигә чын мәгънәсендә гаиләле булырга? Башта шундый сорауга җавап табыйк әле – кеше дөньяда ни өчен яши, сез моны ничек аңлыйсыз?
— Ниндидер зур эшләр башкарыр өчен, үзенең исемен калдыру өчен яши.
— Ләкин бит бөтен кеше дә бөек булып бетә алмый. Минемчә, кеше бала үстерү, нәселен дәвам иттерү өчен яши.
— Балалары әти-әнисенең эшен дәвам итсен, гаиләдәге гореф- гадәтләрне дәвам итсен өчен яшиләр.Үз халкының дәвамчысы итеп балаларын тәрбияләр өчен яши кеше дөньяда…
— Әйдәгез, сорауга җавап эзлик әле. Шәмсигә нәрсә комачаулый гаиләле булырга?
— Ул балаларының, хатынының татар булмавына риза түгел. Үзе Аннага һаман да никахлап өйләнми . Ә өйләнми, чөнки әти- әнисе марҗа киленне, башка диндәге кешене кабул итмәс , дип уйлый. Чынлыкта, ул үзе дә Аннаның христиан динендә булуын кабул итми, мөселман булмаганга өйләнми…
— Димәк, Шәмси христиан динен күңеле белән кабул итә алмый.Ә сез ничек уйлыйсыз, Анна ислам динен кабул итәр идеме икән?
— Юк, кабул итмәс иде. Ул бит чиркәүгә йөри, балаларын да чукындыра.
— Ә мин кабул итәр иде, дип уйлыйм. Ул бит Шәмсине ярата. Башта үз диненә дә бик бирелмәгән иде. Кымыз белән дәваланырга баргач, үзе татарча күлмәк тегеп кия. Шәмсигә , никах укытыйк, дип тә әйтә, үзен поляк мөселманы дип тә танытты…
— Сезгә Аннаның ислам диненә мөнәсәбәтен чагылдырган урыннарны өйдә билгеләп килергә кушылган иде .(Укыла).
— Димәк, Анна исламга күчә ала. Ни өчен күчмәде соң?
— Әсәрдә шундый юллар бар:”Шәмси шул тормышны балалары тугач та гаилә тормышы дип кабул итә алмый…”
— Шәмси Аннаны үз диненә күчәргә өндәмәде дә. Ул моны теләмәде дә, уйламады да. Күргәнебезчә, Анна үзе әйткәч тә, бернинди дә чара күрмәде. Шәмси, гомумән, гаиләле булырга, өйләнергә әзер кеше түгел. Авылда әти-әнисе беренче мәртәбә өйләндерергә теләгәндә дә өйләнмәде, икенче кайткач, тагын өйләнмичә качып китте. Ул христианга да, мөселманга да өйләнергә теләми. Кеше өйләнергә күңеле белән әзер булырга тиеш, ә ул һаман да әзер түгел…
— Нигә һаман өйләнми соң ул?
— Ул үз өстенә җаваплылык алырга курка. Куркак кеше ул. Шәмси гаилә тормышы алып барырлык кеше түгел. Үзен генә тәрбияләтергә ярата, башкалар турында уйламый.
— Дин турында да уйламый ул. Юкса, Анна белән, чынлап яратса, никах укытыр, балаларын, үзе уйлаганча, мөселман итеп тәрбияләр иде. Ул ихтыярсыз, көчсез кеше. Эгоист ул…
— Ә Анна нинди холык-сыйфатларга ия?
— Ул пөхтә, чиста хатын. Шәмсине бик ярата, бала караган кебек тәрбияли. Уңган, булган, бөтен эшне дә белә. Ял иткәндә дә тик тормый, кымызга баргач та гел эштә, шуңа аларга яхшы караш булды. Бушлай йөрергә ат та бирделәр. Анна бик сабыр, җайлы,акыллы, үз дигәненә ирешүчән…
— Авторның Аннага мөнәсәбәте ничек, гаеплиме яки яклыймы?
— Гаепли, дип уйлыйм. Ул татар егетенең башын әйләндерде. Анна булмаса, Шәмси татар кызына өйләнер иде.
— Мин алай уйламыйм, барысына да Шәмси үзе гаепле. Гаяз Исхакый Аннаны татар кызларына үрнәк итеп тә куя, минемчә. Чын хатын-кыз менә шундый булырга тиеш, сез дә шундый булыгыз, дип әйтергә тели…
— Димәк, нәтиҗә ясасак, автор Аннаныгаепләми. Ә аның янындагы ир-ат нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Ни өчен үзгәрде ул?
— Ир-ат көчле, акыллы, җаваплылыктан курыкмый торган булырга тиеш. Шәмси аңа башта шундый булып тоелгандыр, күрәсең.
— Шәмсидә үзенә терәк, таяныч таба алмады.Тормышы җайга салынмаган, үзе һаман эштә. Шуңа ул күбрәк үз көченә ышана башлады. Анна хыялланудан, өметләнүдән туктый, арый. Җайлы, тыныч тормыш итәсе килә аның да. Ул Шәмсидән өстен.Үзен шуңа күрә башкачарак тота башлый, үз язмышын үзе төзи, булдыра алганча көрәшә , үз диненә яңадан тартыла башлый. Анна Шәмсигә караганда көчлерәк шәхес.Ул үз язмышы өчен көрәшә ала…
— Шуны чагылдырган урын бар әсәрдә, табып укыйк әле (укыла).
— Әйе, Шәмси аны шулай чиркәүдән балалары белән чыкканда күрә дә инде. (Экрандагы рәсемдә шул күренеш чагылдырылган).
— Анна хакында без билгеле бер фикергә килдек. Аннаны балалары белән чиркәү янында очраткач, Шәмсинең ,барысын да ташлап, авылына кайтып китүен сез ничек аңлыйсыз?
— Бу аның ни эшләргә белмәвен, чарасыз калуын, үз-үзенә ышанмавын күрсәтә. Ул аның йомшаклыгының, ихтыярсызлыгының тагын бер чагылышы.Бу хәл Шәмсинең тормыштагы көчсезлеген, җиңелүен аңлата…
— Әсәрдә шул фикерләргә дәлил булырдай урын бар, табып укыйк әле( укыла). Өстәп, нәрсә әйтә аласыз?
— Шәмси үзенең йомшаклыгын күрсәтә, күз яшьләрен түгә… Бу аның үзе өчен борчылуы, үткәне белән араны өзәргә омтылуы. Ләкин аның моңа да көче җитмәгәнен күрдек…
— Әдипләр, гадәттә, төп фикерне әсәрнең исеменә чыгаралар. Повесть ни өчен “Ул әле өйләнмәгән иде” дип атала?
— Шәмси Анна белән танышканда өйләнмәгән иде әле.
— Ул бит аннан соң да өйләнми. Минемчә, Шәмси шулай гомер буе өйләнмичә, никахсыз яшәр. Ул үз өстенә җаваплылык алмас. Балалары башка милләт кешесе булып үсәр — татар буларак та нәселен дәвам итмәс. Әсәрнең ахырында да ул һаман үзен җиңә алмаган, тормышы ничек бар шулай кала бирә. Ул әле һаман өйләнмәгән… (Әсәрнең ахыры укыла).
— Әйе, Шәмси һаман да балаларын мөселман итеп тәрбияләү, Истамбулга бару турында уйлый. Бу уен тормышка ашырырга гына ашыкмый. Ә балалары инде үсә тора… Гаяз Исхакый бу әсәрендә үз халкыннан, үз нәселеннән, тамырларыннан аерылган кешенең фаҗигасен күрсәтә. Үз кыйбласы булмаган кеше көчсез, мескен. Шәмси әнә шундый. Кеше үз тормышын үзе, бары тик үзе генә төзи; үз язмышына үзе генә хуҗа була ала. Ул шуның белән көчле. Кеше көчле ихтыярлы, үзенә дә, башкаларга да игътибарлы булырга, шуңа омтылырга тиеш. Шулай булса гына ул, яшәү мәгънәсенә төшенеп, бәхетле була ала. Экранга игътибар итик, халык та бит:
Уңсаң да — үзеңнән,
Туңсаң да — үзеңнән! –
дигән.
Өйгә эш: “Кеше үз язмышына үзе хуҗа” исемле инша язу.
метки: Язмышы, Кешенен, Татарск, Кебек, Ханым, Вакытта, Шулай, Ритня
Язмышын һәркем үзе яза |
Язмышын һәркем үзе яза
13 Апрель, 2014 ел Сайт авторы Караулар: 2 417
Язмыш без дөньяга килгәнче үк маңгайга языла, диләр. Күп кеше, язмышка буйсынабыз, дип, эчкечелеккә сабыша, хәер сорашып йөри яисә бомжга әйләнә һәм, чүплекләрдә, вокзалларда кунып, кешеләрдән калган сыныклар белән тукланып яши. Ни өчен шулай? Шушы сорауларга җавап итеп, Әлшәй районының Айдагол авылында булган бер фаҗигале язмыш хакында гәзит укучыларга бәян итәргә булдым.
Әтисе сугыш кырында Мәскәүне саклаган вакытта Фәрит әле тумаган да була. Әтисе яраланып, госпитальдә дәваланганда дөньяга аваз сала ул. Ул инде әзрәк аңлый башлаганда, абыйлары Никифар мәктәбендә укып йөри. Озын кышкы кичләрдә куыксыз лампа яктысында алар дәрескә әзерләнә. Ә Фәрит һәрвакыт аларга комачаулап утыра. Берәр абыйсы шигырь ятлый башласа, Фәрит аңардан алдарак отып ала. Ә беренче сыйныфка кергәндә чатнатып укый да, яза да белә.
Әтиләре сугыштан кайта алмый, “Хәбәрсез югалды” дигән кәгазь генә килә. Әниләре Әлфия көн-төн эштә, биш баланы үстереп, кеше итәргә тырыша.
1951 елның көзендә Фәрит 4нче сыйныфка укырга керә. Фәрит белән бергә аңардан ике яшькә өлкәнрәк, бер сыйныфта икешәр ел утырган Рәсүл дә 4нче сыйныфка килә. Бу вакытта Фәритнең әнисе Әлфия апа, басу эшләреннән тыш, бригада йортында каравылда да тора.
Беркөн иртән Әлфия апа сөт аертырга китә. Ул вакытта авылда бер генә сепаратор булганга, кем иртә килә, шул тизрәк аерта. Чыгып киткәндә улы Фәритне бригада йортына җибәрә. Фәрит килгәндә бригада йортында Рәсүл генә була. Ул өстәлдәге мылтыкны алып, тәрәзәгә төбәп маташа. Мылтыкны аның ат караучы булып эшләүче әтисе калдырып киткән икән. Фәрит килеп керү белән Рәсүл Фәриткә төзи һәм чакмага баса. Әлбәттә, ул мылтыкның корулы булганын белми. Ату тавышы яңгырый… һәм Фәрит идәнгә ава. Рәсүл бик нык курка. Шулай да Әлфия апаны эзләп таба һәм: “Мин бригада йортында Фәритне атып үтердем, барып ал”, — дип әйтә ала. Әнисе килеп кергәндә Фәрит кара канга батып яткан була. Әлфия апа аны күтәреп өенә алып кайта. Тиз генә ат җигеп Никифардан табиб алып киләләр. Табибә Мәрьям апа, Фәритне карагач: “Бер күзе исән булырга тиеш”, — ди һәм Фәритне тиз арада Уфага алып барырга юллама бирә.
Уфада 15 көннән генә Фәрит аңына килә. Озак савыга ул. Декабрьнең соңгы көннәрендә генә кайта ул Айдаголга. Әлбәттә, укырга бара алмый. Шулай да кыш буена китапларыннан аерылмый. Язын укытучы апалары аны имтиханга чакыра. Имтиханнарны “отлично”га тапшыра Фәрит. Барча укытучы хәйран кала.
Үзен гарип дип санамый Фәрит. Урта мәктәпне яхшы гына тәмамлаганнан соң, бер ел колхозда эшли. Ә икенче елда Уфадагы медицина училищесына укырга керә. Уку җиңел бирелә Фәриткә. Ә менә тормыш шартлары… Әти-әнисе хәлле укучылар михнәт күрми, әлбәттә. Урам да себерә Фәрит, вагон да, баржа да бушата, җәй көннәрендә пионер лагеренда, колхозда эшли.
Фәрит, училищены кызыл дипломга тәмамлап, туган ягына кайта. Башта Мәндән авылы фельдшерлык пунктында эшли, соңыннан Красный Клин авылында шундый ук пункт ача. Бик тырышып эшли. Язгы һәм көзге кыр эшләре вакытында басуларга чыгып, механизаторларга “обход” ясый. Бер ел үтүгә аны Слак участок дәваханәсенә күчерәләр. Сигез ел эшләгәннән соң “баш табиб вазыйфасын башкаручы” итеп куялар.
1970 елның җәендә Фәрит Салават шәһәренә апасы Рузилә янына килә. Апасы белән бер бүлмәдә Мәчетле районыннан Разия исемле бик чибәр кыз яши икән. Күзе төшә бит Фәритнең шул кызга. Апасыннан Разияны үзләренә кунакка алып кайтуын үтенә. Ниһаять, 1971 елның 8 Март бәйрәменә Айдаголга апасы Рузилә белән Разия кайта. Көндез авылда бәйрәм итәләр, ә кичен Разия белән Фәрит Никифар клубына төшәләр. Башта концерт карыйлар, соңыннан бию залына керәләр. Тиңдәшсез биюче дә булып чыга Разия!
Шул көннән башлап аралары ныгый яшьләрнең. Хат язышалар, сирәк кенә очрашалар. Ниһаять, декабрь ахырында Разия Фәритне әти-әнисенә күрсәтә. Алар Фәриттән бик канәгать була. Ә инде 1972 елның салкын гыйнварында Фәрит белән Разия язылышалар. Башта — уллары, соңыннан кызлары туа.
Һәрвакыт югары белем алырга омтылган Фәрит Уфа медицина институтына керергә документлар тапшыра. Ләкин инвалид дип Фәритне институтка кабул итмиләр. Мондый хәл башына күсәк белән суккандай тәэсир итә аңа. Ни өчен инде баш табиб эшен башкарырга ярый, ә сыңар күз белән укырга ярамый, имеш. Фәриткә башын иеп чыгып китүдән башка юл калмый. Нинди мәрхәмәтсезлек! Ун ел фельдшер булып эшләгән һәм нинди зур тәҗрибә туплаган кешегә!
Ул өйгә кайтып керү белән бу хакта хатынына сөйли һәм юлга әзерләнергә куша. Ә бер айдан соң Фәрит һәм аның гаиләсе Караганда вокзалына килеп төшә. Караганда шәһәреннән 400 чакрымдагы Егиндыбулак районына юл тоталар. Әй киң дә соң Казахстан далалары! Барасың, барасың, иге-чиге күренми. Районның баш табибы Фәритне Абай совхозының Токай бүлекчәсенә фельдшерлык пункты ачарга тәгаенли. Аларны К-700 тракторы белән каршы алып, Токайга төнлә алып киләләр. Ә иртән торып, тирә-якка күз салгач, үзләре дә аптырап калалар. Бүлекчәдә нибары 14 йорт булып, аларда урысча юньләп белмәүче казахлар яши. Мине нинди җәһәннәм читенә алып килдең, дип Разия әзрәк үпкәләп, елап та ала.
Алай да Фәрит бирешми. Фельдшерлык пунктын да ача, урып җыю вакытында ындыр табагын да җитәкли, машина, трактор да йөртә. Шулай көннәр үтә. Яңа елдан соң Фәрит Целиноград авыл хуҗалыгы институтының зооинженерлык факультетына укырга керә.
Фәрит, яхшы укуы белән беррәттән, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, курс старостасы итеп сайлана. Диплом тапшырганда институт ректоры Фәритне аерым мактый һәм уңышлар тели.
Институтка кергәч тә малчылыкка эшкә күчәргә кирәк була. Олы улының да укырга төшәр вакыты җитеп килә. Шуның өчен Фәрит Караганда өлкәсендәге иң зур “Тимертау” совхозын сайлый. Мәктәптә урыс телендә укыталар, Целиноград якын. Тәүдә бүлекчә зоотехнигы булып эшли, бер ел үткәч, май заводы директоры вазыйфасына тәгаенлиләр. Ә Разия төзелештә эшли.
Сиксәненче еллар ахырында Казахстанда да буталышлар башлана. Фәрит озак уйлап тормый, туган ягына кайтып, Аксен авыл хуҗалыгы техникумына укытучы булып урнаша. Анда беркадәр эшләгәннән соң аны “Правда” колхозына баш зоотехник итеп чакыралар. Шул ук вакытта ул читтән торып Мәскәүдәге Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад факультетын тәмамлады һәм хаклы ялга чыкканчы туган колхозында баш зоотехник вазыйфасын башкарды.
Менә шулай язмышны, миңа калса, һәркем үзе яза. Моның өчен тырышлык кирәк. Әгәр Фәрит ”мин гарип” дип, күңел төшенкелегенә бирелсә, шундый биек үрләр яулый алыр идемени?
Ә инвалидлыкны ул 1995 елда гына алды. Күптән түгел аңа 70 яшь тулды, туганнары, балалары җыелды, тик 40 ел бергә гомер иткән Разиясы гына күрә алмады бу бәйрәмне. Әлеге көндә Фәрит берүзе дөнья көтә. Тик ялгыз түгел ул. Урамга чыкса, очраган һәр кеше аның белән ихлас исәнләшә, хәл сораша, ихтирам итә.
Фуат МУСИН. Әлшәй районы.
Чыганак: «Кызыл таң» 19.11.2011
ОШАШ ЯЗМАЛАР:
СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР «ВКОНТАКТЕ» АША ФИКЕР КАЛДЫРУ
Фикер калдыру ябык.
yazmysh.ru
«Кеше үз язмышына үзе хуҗа» — 4 Мая 2008 — Дневник
Кеше үз язмышына үзе хуҗа.
Кара һәм ак. Шушы капма-каршы төсләр гомер буе безнең белән. Әгәр сиңа рәхәт, син бәхетле яки уңыш синең белән икән, озакламый синең тормышыңда бәхетсез һәм авыр көннәр башлана. Әйтерсең лә, синең гомерең — каралы-аклы полоса. Беркем дә бу дөньяда гел бәхетле һәм бер кайгысыз гына яшәми, чөнки барыбер ул ак полоса карага алмаша. Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Бәхетле яшәү өчен, кемдер акча тели, кемгәдер гаилә кирәк, ә кайберәүләр сәламәтлекне өстен куялар. Сүз дә юк, бәхетле тормыш өчен боларның барысы да кирәк. Ләкин, минемчә, бәхетле тормышның нигезе — сәламәтлек. Бары тик сәламәт булсаң гына, байлыкка һәм уңышка ирешергә мөмкин. Ләкин байлык та, сәламәт булу да һәм бәхетле гаилә төзү дә үзеңнән тора. Чөнки һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа, һәм нинди тормышта яшәве дә бары тик кешенең үзеннән тора. Гаяз Исхакыйның “Көз” повесте нигезендә нәкъ менә шул фикер ята. Әлеге әсәрне мин бик кызыксынып укыдым, геройларның уй-кичерешләрен күңелемнән үткәрдем.
Повестьта Гөлсем һәм Нәфисә — төп геройлар. Кызлар икесе дә чибәр, тырыш, белемле, тәртипле, ә иң мөһиме: аларның эчке дөньялары матур. Әйе, мондый “алтын” кебек кызларга гаилә төзеп, бәхетле тормышка куанып һәм шатланып кына яшәргә дә яшәргә. Кызганычка каршы, тормыш андый җиңел нәрсә түгел шул… Дөньяда бәхетле яшәү өчен көрәшергә туры килә. Билгеле, ул юл җиңел түгел. Нәкъ менә шундый авырлыклар белән Гөлсем һәм Нәфисәгә очрашырга туры килә.
Гөлсем — мирза кызы. Кечкенә чагында әнисе үлә. Аның тәрбиясе белән апасы шөгыльләнә. Апасы аны рус мәктәбенә бирә. Гөлсем русча укый, дуслары белән русча аралаша. Әбисенә кунакка кайткач, Гөлсем үзен башкача хис итә, ләкин аңа боларның барысы да таныш була. Ураза ае башлангач, ул әбисе һәм кызлар белән ураза тота, намаз укый. Гөлсемгә бу бик тә ошый, ләкин ураза тотканын, догалар укыганын апасы белә һәм аны алып китә.
-..Шигырь бәйрәмендә Гөлсем Пашаны очрата, һәм алар бер-берсенә гашыйк булалар. Ләкин, кызганычка каршы, моңа да Гөлсемнең апасы каршы килә, аларны аерыр өчен, кулыннан килгәннең барысын да эшли. Апасы Гөлсемне акча өчен сатарга тели. Гөлсем бу турыда белә, ләкин апасына әйтә алмый: аның моңа көче җитми. Минемчә, бу Гөлсемнең йомшак күңелле булуын һәм кешеләрне, нинди генә начарлыклар эшләсәләр дә, гафу итә алу сәләтен күрсәтә. Нәкъ менә шул вакытта ул үзенең ялгыз калганын тоя һәм әнисен — иң яраткан кешесен күз алдына китерә. Әнисе аңа авыр минутларда булышыр һәм кирәк вакытларда терәк була алыр иде. Ләкин, кызганычка каршы, ул инде юк… Минемчә, Гөлсемнең үз фикерен әйтә алмавына аның ике мохит, ике милләт арасында буталып калуы сәбәпче була. Ягъни Гөлсемгә кечкенә вакыттан ук берьяклы гына тәрбия бирелмәве менә шушы нәтиҗәгә китерә. Шушы тәрбия, үз гореф-гадәтләреңнән аерыла бару, икенче тәртипләргә һәм мохиткә кереп бетмәү, кызны ныклы характерсыз, ихтыярсыз итеп формалаштыра. Шунлыктан кыз үз бәхете өчен көрәшә дә алмый, апасына да каршы чыкмый. Нәтиҗәдә, сөйгәнен — иң зур мәхәббәтен югалта һәм гомерен хәсрәт-кайгыда уздырырга мәҗбүр була.
Ә Нәфисә исә Гөлсемнең капма-каршысы. Ул кечкенә вакытыннан ук дини тәрбия ала, мөселманча укый, фикерен кыю әйтә. Хәлил белән танышкач, аның хәтта күзләре “янып” китә. Әтисе аның Хәлил белән йөрүенә каршы килә. Нәфисә, күп газаплар чигеп булса да, барыбер үз бәхетенә ирешә. Азактан әти-әниләре кызның фикере, аның тормыш юлы белән килешәләр. Нәфисәгә күңеле кушканны, үзе дөрес дип тапканны эшләү ныклык бирә. Ул иң авыр, иң хәлиткеч вакытларда Коръәнгә, изге догаларга мөрәҗәгать итә. Бары тик шушы дини тәрбия, дини мохит Нәфисәне һәм аның гаиләсен бәхетле итә.
Хәзерге вакытта күп парлар өйләнешәләр һәм бәхетле яшәргә сүз бирәләр. Ләкин, кызганычка каршы, гаиләдә проблемалар башлангач, бик тиз аерылышалар. Әйе, сүз дә юк, проблемалар һәр гаиләдә дә була (бәлкем, ул Нәфисә гаиләсендә дә булгандыр), ә бит авырлыклар килеп чыгу белән аерылышырга димәгән… Минемчә, нәкъ менә шушы вакытларда дини тәрбия парларны, алар арасындагы мәхәббәтне саклап калырга ярдәм итә. Чөнки ул кешедә бик күп яхшы сыйфатлар тәрбияли. Нәфисәнең шундый тәрбия алуы аңа иң зур бәхет — тату гаилә бәхете бүләк итә. Ә нишләп соң тормыш Гөлсемгә карата аяусыз? Ни өчен бар кеше дә дөньяда гел бәхеттә, шатлыкта гына яшәми? Әйе, Гөлсем дә намаз һәм догалар укый башлаган иде, ләкин бу изге юлдан аны апасы читләштерә. Ә нигә соң Гөлсем үз бәхете өчен Нәфисә кебек көрәшми? Беренчедән, аңа терәк була алырлык һәм ярдәм итә алырлык кешесе булмый, ә икенчедән, аның инде көрәшер өчен көче дә калмый.
Әсәрне укыгач, мин шундый фикергә килдем: нинди генә каршылыклар һәм авырлыклар килеп чыкса да, яшьтән үк үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк. Әлеге көрәш авыр, кыен булырга мөмкин. Шулай да сабыр булырга кирәк. Тормышыңны ничек корсаң, “көз”еңне дә шулай каршыларсың. Г.Исхакый язганча: “Инде көз булды… һәр агачның җимеше пеште, миләшнеке миләшчә, алманыкы алмача!” Чыннан да, кеше үз язмышына үзе хуҗа.
biklyan.ucoz.ru
Һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа
19.09.2013

Урын кешене бизәми, кеше урынны бизи
өшегән күңелләргә йөрәк җылысы, өмет чаткысы бүләк итүче, олы йөрәкле, миһербанлы, изге күңелле, юмарт кешеләр — социаль хезмәткәрләр бик күп. Ижау шәһәре Первомай районында 15 ел уңышлы гына эшләп килүче Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, әлеге районда яшәүче өлкәннәрнең сердәшчесе дә, таянычы да булып торалар. “Районыбызда яшәүче 10 меңнән артык әби-бабай көндәлек эшләрендә ярдәм итүче изге күңелле караучыларына, хезмәткәрләребезгә чиксез рәхмәтле”, — ди үзәкнең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Раушания Митюкова. Социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә пенсионерлар һәм инвалидлар өчен бушлай юридик һәм психологик консультация ярдәме алу мөмкинчелеге дә бар. Мирас калдыру, инвалидлык алу өчен документлар эшләгәндә өлкәннәр бирегә мөрәҗәгать итеп, гариза язу, кәгазьләрне кирәкле урынга тапшыру кебек ярдәм ала алалар. “Күптән түгел 1нче һәм 2нче төркем инвалидларын, сәламәтлекләре чикләнгән балаларны, сугыш ветераннарын йөртү өчен махсус такси барлыкка килде. Түләү 50% ташлама белән алына. Шулай ук үзәгебездә коляска белән йөрүче инвалидлар өчен махсус уңайлаштырылган машина да бар”, — ди Раушания ханым. Үзәктә янгыннан зыян күрүчеләр, билгеле яшәү урыны булмаган, авыр тормыш хәлендә калучылар өчен кием-салымнар да җыела. Балалары ял итәргә киткән чакта, аларның өлкән яшьтәге әти-әниләрен вакытлыча карап тору хезмәте дә күрсәтелә. Моның өчен 68-54-81, 68-19-86 телефоны аша шалтыратып, кызыксындырган сорауларга җавап алырга була. Гомер көзендә ялгыз калганнар өчен мондый үзәкләрнең никадәр мөһим һәм кирәк булулары һәркемгә көн кебек ачык.
Җилкәннәр — җилдә, кеше тормышта сынала
Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең тормышларында кайнауның нәрсә икәнен аңлау өчен бер эш көнемне социаль хезмәткәр булып карарга булдым. Раушания ханым белән сөйләшенгәнчә күрешеп, иң элек өлкән яшьтәге бер ханым яши торган йортка юл тоттык. Кыңгырау төймәсенә басуга, без киләсен түземсезлек белән көтеп торучы ябык кына гәүдәле, сабыр холыклы Рәшидә ханым Габдуллина каршы алды. Тып-тыныч, чиста, тәртип белән җиһазландырылган өч бүлмәле фатирында Рәшидә ханым үзе генә гомер итә. Әбигә тиздән туксан яшь тулуын ишеткәч, никтер таякка таянган, зиһене таралган карчыкны күз алдына китергән идем. Күрешкәч, Рәшидә ханымның үз-үзен карап, тәрбияләп торуын, яшенә күрә сәламәтлеге дә ярыйсы булуына шаккаттым. Әле җитмәсә, кичтән генә чәчтарашка барып үзен тәртипкә китереп кайткан. Йортка кереп, бераз хәл-әхвәл белешкәч, Рәшидә ханымның тормыш юлы белән кызыксындым. Ул да шуны гына көткәндәй, күңелгә тынычлык бирә торган йомшак, тыңларга рәхәт булган тавыш белән әкрен генә үзенең тормыш йомгагын сүтә башлады.
Ижау шәһәрендә күп балалы гаиләдә туган Рәшидә ханымның балачагы сугыш елларына туры килә. Кияүгә ул хәрби өлкәдә хезмәт итүче егеткә чыга. Акыл туплап, дөньяны таный белергә өйрәнеп кенә килүче яшь гаилә бер шәһәрдән икенчесенә күчеп тормыш итә. Бер шәһәрдә генә төпләнеп яшәмәгәнлектән, киләчәктә билгесезлек булганлыктанмы, Габдуллиннар гаиләсе бер бала белән генә чикләнә. Язмыш аларны төрле җирләрдә сынап йөрткәннән соң, янәдән Ижауга алып кайта. Биредә инде төпләнеп, балалар, оныкларның уңышларына сөенеп яшисе генә кала… Тик тәкъдир дигән нәрсә көтмәгәндә тез астына сугып, бөтен дөньяларын челпәрәмә китерә. Матур гына яшәгәндә, ике кызчыкны ятим итеп, башта кызы, аннан кияве дөнья куя. Дөньяда, кызганычка каршы, бар нәрсә дә без теләгәнчә бармый. Тик Рәшидә ханым язмыш сынауларына бирешмичә, тормыш сынауларын кабул итеп, тормыш иптәше белән оныкларын кешедән ким-хур итмичә, аякка бастыралар. Алда тагын бер сынау көтә, Рәшидә апа ныклы терәген, ачы җилләрдә дә янәшә булган ирен югалта. Тормыш китабын язу үзебездән торса, барыбыз да матур, тигез, рәхәт тормыш сайлар идек. Тик адәм баласына язмышына язылганын кичерергә, сабыр итәргә, күрәчәге белән ризалашырга гына кала. Рәшидә ханым бу юлы да сынмый-сыгылмый, сынауларны җиңеп, бары тик оныкларына бәхет теләп яши бирә. “Менә шулай балалар тормышы белән яши-яши, гомер көземә килеп җиткәнемне сизми дә калганмын”, — ди ул. Ә оныкларын ул чынлап та итагатьле, олыларны хөрмәт итә белә торган, максатларына ирешүчән итеп тәрбияләгән. Бүгенге көндә Рәшидә ханым үзе биргән тәрбиянең татлы җимешләрен татый. Кызлар икесе дә тормышта, үзләре әни кешеләр. Әбиләрен чын мәгънәсендә олылап яшиләр икән. “Көн дә килеп хәлемне беләләр, һәр кичке унбердә шалтыратып, сәламәтлегем, кан басымымның күпме булуы белән кызыксыналар”, — ди Рәшидә ханым. Кияүләре белән мактанып: “Ишеккә шакып: “Әби, ач, мин килдем!” — диюләреннән күңелләр эреп китә”, — ди ул тыйнак кына елмаеп. Әйе, тормыш юлында сикәлтәле юллар, күп сынаулар үтсә дә, язмышына зарланмый Рәшидә ханым. 90 яшьтә булуына да карамастан, «Яңарыш»ны яздыра, рәхәтләнеп укый. Ул әле дә бирешмичә, газиз оныкларына үрнәк булып тора. Социаль хезмәткәрләргә дә рәхмәтле ул: “Кеше хәленә керә белүләре, игътибарлы булулары, ярдәмләшеп торулары нәтиҗәсендә, без, ветераннар, тормыш авырлыкларын җиңәбез, яшәү көчебез арта”, — ди. Рәшидә апа белән саубуллашып, аңа исәнлек-саулык, озын гомер теләп, юлыбызны дәвам иттек. Ишектән чыгышлый Раушания ханым: “Рәшидә әби кебек карчыклар янына йөрү үзе бер бәйрәм булса, киләсе йортка керү мәхшәр белән бер”, — дигәч, бераз сагаеп, тынсыз калдым. Ә бит алда безне чынлап та мәхшәр көткән икән…
Эт тормышы
Икенче йортка барышлый Раушания ханым киләсе адрес буенча яшәүче Виктор Девятовның тормышы, көнкүреше белән кыскача гына таныштырып үтте. Бу кешенең авыр тормышта яшәгәнлеге турындагы хәбәр социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә 2011 елда килеп ирешкән икән. Виктор 1965нче елгы, тумыштан сәламәтлеге чикләнгән кеше була. Әнисе исән чагында урын өстендә ятучы улын караган, тәрбияләгән. Тик үзе бу якты дөньядан китеп баргач, улының бер кешегә дә кирәге калмаган. Селкенми дә урын өстендә ятучы Викторның фатиры тора-бара сукбайларның җыелу урынына әйләнгән. Берничә ел буена җыелган чүп-чардан йортның башка катларына да ис, күселәр менә башлагач, күршеләр ярдәм сорап, әлеге үзәккә мөрәҗәгать иткәннәр. Үзәк хезмәткәрләре әлеге җан өшеткеч хәбәрне алу белән Виктор яши торган йортка баралар. “Фатир ишеге ул вакытта кеше башы сыярлык кына ачыла, чөнки коридор тулысынча чүп белән тулган иде. Владимир янына эләккәнче берничә көн фатирны чүптән арындырдык, башкача кереп булмады”, — ди Раушания ханым. Билгеле булганча, бүгенге көндә Владимир әлеге үзәктә исәптә тора, тик оешма хезмәткәрләрен, аларның ярдәмнәрен кире кага. “Мәхшәрдән коткаручыларның ярдәменә ник ябышып ятмый? Ник кире кага?” — дип соравыма. “Аны төрле оешмалар үз канаты астына алып караган, тик фатирын әнисе үзе үлгәнче үк муниципаль бина итеп хөкүмәткә калдыруын белгәч, тиз арада юкка чыкканнар. Бүгенге көндә без Викторга медицина ярдәме, тәрбия, кайнар ризык булган интернатка урнашырга тәкъдим итәбез. Чөнки хәзер яши торган фатирында тормыш итү өчен бернинди дә шартлар юк. Тик ул тормышыннан риза, биредә аның өчен тулаем ирек булуын белдерә, ә без закон буенча кешенең теләгенә каршы килә алмыйбыз. Виктор бүгенге көндә безнең ярдәмнән баш кагып, шешәдәшләрен якынрак күрә, алар белән рәхәт булуын белдерә. Шунлыктан, ике елга якын тәне су күрми дә инде аның”, — ди Раушания ханым.
Йортка якынлашканда Раушания ханым бер пар бахилла сузды. Сораулы карашыма, “Сорама, ки, кергәч күрерсең, дигәндәй”, — ым какты ул. Фатир беренче катта урнашкан. Тәрәзәне пәрәвез каплаган, борынны әчеле-төчеле ис кытыклый. Ишекне этеп кенә ачып җибәреп, бераз карап торганнан соң эчкә үттек. Монда “Әстәгъфирулла!” гына да аз булыр, биредә чын мәгънәсендә мәхшәр иде. Фатирга берничә адым ясагач, эчке бүлмәдән тавыш ишетелде. Владимир телевизор карап яткан җиреннән, кем булуыбызны сорап баш калкытты. Ул ята торган бүлмәдә ике карават: берсе чүп-чар белән тулы, икенчесендә кап-кара төскә кергән мендәрдә, пәлтә, чүпрәк-чапракка уралган, чәч, сакал-мыек баскан адәм ята. Бүлмә уртасында, тау кебек өелгән чүпләр арасында тар гына сукмак. Бу куркынычлыкны «бозып», өстәлдә антенна чыбыгы ялганган шәп телевизор эшләп утыра иде. Мин күңелне болгата торган истән тын алырга да куркып торган арада, Раушания ханым Викторның янәшәсенә үк килеп хәлләрен сораша башлады.
- Ничек яшисең? Нәрсә белән тукланасың?
- Минем бар да яхшы, күршем икмәк, томат согы алып кайта, шуларны ашыйм.
Әнә, телевизор сөйләп тора…
- Бу чүп оясында ятканчы, интернатта тәрбиядә яшәр идең, көн дә кайнар ризыгың булыр иде.
- Юк, минем инде кайнар ашаудан эчем авырта башлый, болай да әйбәт.
Ә интернатта телевизор карарга да бирмәячәкләр, мин бит төннәр буе кинолар карарга күнеккән.
- Болай күрә-торып череп ята алмыйсың бит.
- Күпмегә кадәр чыдыйм инде…
Күселәр ашап бетергәнче…
Мин күселәр сүзен ишеткәч, куркып калып, як-ягыма каранып алдым. Чынлыкта да, биредә тычкан-күселәр байтак булган икән, Раушания ханым алдан сиздермәгән генә: “Бер килүемдә, мыжлап тора иде алар, йөрерлек түгел иде. Аякка юкка бахила кимәдек бит”, — дип миңа карады. Әлеге әңгәмә шул рәвешле дәвам итте…
Виктор белән Раушания ханым аралашкан арада фатирның башка бүлмәләренә дә күз салдым. Аш бүлмәсе бомба шартлавыннан соң калган кебек: бар җирдә тузан, күп еллар юылмыйча аунап яткан савыт-саба, череп, аска таба төшеп киткән идән. Кунак бүлмәсе буш, бары тик түрдәге тимер карават салкыннар җиткәч, өшүдән куркып керүче сукбайларны көтеп утыра. Әйе, бирегә яшәү урыны булмаган бик күп кешеләр җыела, ди, Раушания ханым. “Кышларын биредә көне-көне белән 8-10 ир-ат җыела. Бераз курыксам да, үземдә көч табып, аларны ничек тә куып чыгарырга тырышам. Куркыныч, әлбәттә, уйларында ни булмас”, — ди ул мине шаккатырып. Үзәк хезмәткәрләренең сабыр гына, җайлап, ничек тә Викторны бу упкыннан тартып алып, күзләрен ачарга омтылуларына исең китәрлек. Әнә бит, Виктор үзе дә беркөнне психолог белән озак кына сөйләшеп утырулары турында сөйли. Тик ул әлеге эт тормышына нык күнеккән шул, аны болай гына “оясыннан” йолкып алу җиңел булмас. Тормышка башка күзлектән карый алса гына кешечә яши алырдыр ул.
Викторның фатирыннан чыккач, иркенләп бер сулыш алдым. Ишек артында күргәннәр күңелдә кызгану, жәлләү һәм шул ук вакытта ризасызлык, ачу хисләре уятты. Әлеге тойгыларга бирелеп, күпме барганмындыр, Раушания ханымның: “Виктор янында булганнан соң күңелдә бик тә авыр, йөрәкне тырный торган тискәре хисләр туа. Яшь хезмәткәрләребезне бирегә китерү бигрәк тә кыен. Шуңа да, еш кына әлеге адрес буенча үзем йөрим. Йөрәккә якын алмыйча, бары эш итеп карарга гына тырышсаң да, күңел үзенекен итә шул”, — дигән сүзләреннән сискәнеп киттем. Шушы бер көн социаль хезмәткәрләрнең хезмәтләренең бөеклеген аңларга ярдәм итте. Аларның игелекле хезмәтләре, тырышлыклары алдында баш иярлек.
Әйе, җир йөзендә төрле кеше төрле холыклы шул. Ярдәм кулы сузганга сөенеп, илһамланып яшәүчеләр дә, Виктор кебек үз кадерен, тормыш ямен белмәүче рәхмәтсез кешеләр дә бар. Йомшак холыклылар, сынауларга каршы тору көче таба алмаучылар сынауларга тиз бирешә. Ә бит сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр арасында да үз максатларына ирешүчән, спорт өлкәсендә хәтта дөнья чемпионы булырдай холыклылар да бар.
Ничек кенә булмасын, һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа.
Ләйсән Әхмәтова
yanarysh.ru
XI сыйныф өчен татар әдәбиятыннан “Гаяз Исхакыйның “Көз” повестенда образлар бирелеше” дигән темага дәрес моделе.
XI сыйныф өчен татар әдәбиятыннан “Гаяз Исхакыйның “Көз” повестенда образлар бирелеше” дигән темага дәрес моделе.
Дәрес темасы.
Максат. Повесть жанрындагы әсәрне образлар системасы аша анализлау; логик фикерләү сәләтен үстерү; дөньяга гуманлы караш тәрбияләү юнәлешендә эшләү.
Материал һәм җиһазлау:
1. Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен / Төз. А.Г. Әхмәдуллин, Н.Г.Юзиев.- Өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2011.
2. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б.;
3. интерактив такта.
Планлаштырылган нәтиҗәләр., Метапредмет нәтиҗәләр, Предмет нәтиҗәләре
Шәхси нәтиҗәләр
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.
Шәхси: гомер буена күңел сафлыгын саклауга этәргеч бирү, кеше хәленә керә белү сыйфатын ныгыту.
Танып-белү:
Коммуникатив:, Регулятив:
Дәрес тибы.
Дәрес барышы.
I. Дәресне оештыру.
Укытучы. Дәресне Галимҗан Ибраһимовның сүзләрен укудан башлыйк: «Әдәби вә шигъри әсәрләргә һичбер төрле тәэсир бирмәгән адәм юк». Сез бу фикер белән килешәсезме?
Көтелгән җавап.
II. Укучылар эшчәнлеген мотивлаштыру
Көтелгән җаваплар.
Укытучы. Әлеге сорауларга җавап бирсәк, дәреснең максатына ирешербез. (Укучыларга максатның гомуми белем бирү һәм гамәли өлеше җиткерелә, тәрбияви өлеше дәрес ахырында ачыклана.)
III. Яңа материалны үзләштерү.
Алдан әзерләнеп килгән укучылар төркеме, презентация нигезендә, Г.Исхакыйның “Көз” повестенең эчтәлеге белән таныштыра.
Дәреслектәге сорауларга нигезләнеп, әңгәмә үткәрелә.
Укытучы. Әсәрдәге образларны санап чыгыгыз. Автор аларның кайсын үзәккә куеп тасвирлый?
Көтелгән җавап.
Укытучы. Нәфисәнең Хәлил белән беренче очрашкач, нинди хисләр кичерүе турында сөйләгез.
Көтелгән җавап.
Укытучы. Нигә ул ачыктан-ачык Хәлил белән очраша алмый? Нәфисә нинди тирәлектә үсә, аны нинди шартлар формалаштыра?
Көтелгән җавап.
Укытучы . Нәфисә үз бәхете, киләчәк язмышы хәл ителгәндә нинди ныклы адым ясый?
Көтелгән җавап.
Укытучы . Нәфисәгә үз дигәненә ирешергә нәрсә ярдәм итә?
Көтелгән җавап.
Укытучы . Гөлсем студент егет (Паша) белән очрашкач нинди хисләр кичерә?
Көтелгән җавап.
Укытучы . Нәфисәгә караганда шактый ирекле булган Гөлсем нигә үз фикерен әйтә һәм яклый алмый?
Көтелгән җавап.
Болардан чыгып, шуны әйтергә була: Нәфисә үз бәхете өчен көрәштә кыю атлый, алдындагы киртәләрдән дә курыкмый, рухи көчле. Ә Гөлсем исә әзер бәхет көтә, үзе өчен кемнең дә булса билгеле бер карар кабул итүен тели.
Укытучы . Әйе, рус мохитендә тәрбияләнеп үскән Гөлсем, гәрчә бик тәвәккәл булырга тиеш булса да, аның юлдашы консерватив карашлы мөселман гаиләсендә тәрбияләнгән Нәфисә кебек үз бәхете, үз мәнфәгате өчен көрәшү көченә ия булмаган шәхес итеп бирелә.
Гөлсем һәм Нәфисә мәхәббәтләре төшкән егетне ничек искә алалар? Шул истәлекләрдән чыгып, Хәлилгә характеристика бирегез.
Көтелгән җавап.
Укытучы. Әсәрдә геройларның психологик халәтен, уй-хисләрен чагылдыручы көз, яңгыр, Идел, пароход, бакча, төн, утар, юл, пристань кебек образлар да бар. Саналган образларны кеше образларына һәм табигать образларына аерып, интерактив тактада икегә бүлеп урнаштырыйк. Табигать образларының вазифасын ачыклыйк. Дәреслектән көз образы белән бәйле юлларның әсәр башындагысын табып укыгыз әле.
Көтелгән җавап.
Укытучы. Укылган өзектәге табигать образлары нәрсәгә бәя бирә?
Көтелгән җавап.
Гөлсем яшәгән пространство караңгылыкка чумган, алай гына да түгел ул төпсез-чиксез, аны ерып чыгу да мөмкин түгел, шул рәвешле бу Гөлсемнең авыр тормыш ситуациясен хәл итеп, аннан чыгу юлын таба алмавын аңлата. Икенче төрле әйткәндә, Гөлсем шушы Иделдәге ялгыз пароход сыман авыр язмыш сукмакларын үтә-үтә, төрле каршылыкларга очрый-очрый, алга таба, билгесезлеккә таба барырга мәҗбүр була дип аңлашыла.
Укытучы. Татар әдәбиятында киң таралган Идел образы турында әсәрдән табып укыгыз әле, ул нәрсәгә ишарә итә?
Көтелгән җавап. “Идел дә, озын Идел дә, бик күп язларны, бик күп көзләрне күргән Идел дә, йомшак нурлы кояшка каршы күп агудан арыган кебек, моңланып, сузылып яткан иде”. Идел әлеге әсәрдә кеше гомеренең агышын чагылдыра, ләкин ул аннан аермалы буларак мәңгелеккә ия:
Укытучы. Әсәрдә геройларның психологик халәтен, уй-хисләрен чагылдыручы, пристань образлар да бар, дидек. Шул турыдагы өзекне укып аңлатма бирегез.
Көтелгән җавап.
Укытучы . Повестьта мирзалар тормышын сурәтләгән вакытта утар образы күп кулланыла. Утар нинди мәгънәгә ия?
Көтелгән җавап
Укытучы. Әсәр башындагы көз герой күңелендә дә шундый ук халәтнең булуын ачыклап торса, әсәрнең ахырында исә бу көз нинди мәгънәдә килә?
Көтелгән җавап
Укытучы. Нәтиҗә ясап, шуны әйтә алабыз: Гаяз Исхакый «Көз» повестендагы төп героинялары Гөлсем һәм Нәфисә образлары аша ислам дине кануннарына нигезләнгән гаилә тәрбиясенең җәмгыяви тәрбиядән өстенрәк булуын дәлилли. Яшьтән үк дини тәрбия алган Нәфисә нык иманлы, көчле рухлы, аң-белемле,үз бәхете өчен көрәшергә сәләтле шәхес булып формалаша. Ә Гөлсем исә рус даирәсендә тәрбияләнеп, дини тәрбиядән мәхрүм була. Ул үз бәхете өчен көрәшергә сәләтсез. Дини һәм милли тәрбиядән мәхрүм булган Гөлсемнең ачы язмышка дучар булуын сурәтләп, Г.Исхакый ислам диненең татар халкын, аның телен, гореф-гадәтләрен саклап калучы бердәнбер фактор икәнен дәлилли. «Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә», – дигән сүзләренә тугры калып, татар халкын халык итә торган дин, тел, моң, гореф-гадәтләрне саклап калуның зарурилыгын исбатлый. Боларны саклап калуда хатын-кыз, тәрбияче буларак, иң зур роль уйнавын ассызыклый.
IV. Өй эше бирү.
— Өйдә “Кеше үз язмышына үзе хуҗа” дигән темага сочинение язарга тиеш буласыз. Сочинение язганда Нәфисә белән Гөлсемгә чагыштырып биргән характеристикага нигезләнә аласыз. Шулай ук әйтемнәрне куллана, тормыштан мисал китерә аласыз. Киләчәктә үз максатыгызга ирешү өчен ниләр эшли алуыгыз да урын алсын.
V. Билге кую (аңлатып).
VI. Йомгаклау.
- Дәрес тәмам. Барыгызга да актив катнашканыгыз өчен рәхмәт! Исән булыгыз!
infourok.ru
Гаяз Исхакый әсәрләрендә милләт язмышы — Разное — Выбор редакции — Образование, воспитание и обучение
Г. Исхакый әсәрләрендә милләт язмышы
Гаяз Исхакый – тәүге әсәрләреннән үк милләт язмышын алгы планга чыгаручы реалист язучы. Аның һәрбер әсәренең нигезенә милли идея салына. Дине,теле,мәдәнияте,гореф вә гадәтләре бер булган кешеләрдән барлыкка килгән җәмгыяткә (халыкка) милләт диелер. Милләт өчен аеруча әһәмиятле булган мәсьәләр – үз динен һәм мәдәниятен саклаудыр. Бу мәсьәләләргә җитәрлек игътибар бирелмәсә,халык югалыр.
Бүгенге көндә дә татар милләтенең торышы – актуаль мәсьәләләрнең берсе булып санала.
Г. Исхакый милли рух һәм халыкчанлык белән сугарылган әсәрләренең үзәгенә милләт язмышы мәсьәләсен куеп, әлеге проблеманы төрле яссыллыкта яктырта. Бер төркем әсәрләрендә ул, милләтне инкыйраздан саклап калу максатында, укучының игътибарын халыкның милли чшәешенә, милли колоритына, күркәм гореф-гадәтләренә, милли йоллаларына, нәсел-нәсәбәсенә, борынгы тамырларына юнәлтә.
Татар халкы тормышының төрле якларын һәм аңа гына хас булган мили традиия һәм гөреф-гадәтләрне, проблемаларны уңышлы чагылдырган «Сөннәтче бабай” һәм «Остазбикә” әсәрләре әдәбиятебезнең гүзәл үрнәкләре булп тора.
Татар халкы тормышының төрле якларын һәм аңа гына хас булган милли традиция һәм гөреф-гатәтләрне,проблемаларны уңышлы чагылдырган «Сөннәтче бабай” һәм «Остазбикә” әсәрләре әдәбиятыбызның гүзәл үрнәкләре булып тора.
«Сөннәтче бабай” хикәясендәге Корбанколый карт образы аша үзәк планга, алгы сызыкка чыгара. Авылда «Сөннәтче бабай” исемле белән мәгълүм булган Корбанколый карт гомер сөрә. Картның төп шөгеле – балаларны сөннәткә утырту. Шул шөгыле аша ул тормышта үз урынын тота. Г. Исхакый «Сөннәтче бабай” әсәре белән әдәбиятта психологизмны яңа төсмерләр белән баета. Хикәядә милли, фәлсәфи проблематикалар чагылыш таба. Әсәрдә мөһим проблема булып Сөннәтче бабай образы аша ачылган милли характерның асылы тора. Хикәягә Сөннәтче бабай персонаңы үзенең формалашкан характеры белән килеп керә. Анда шул характерның тик бер ягы, бер сыйфаты гына күренеп кала, әмма шуңа нигезләнеп, без мәгълүм бер халык иясен чамалый алабыз. Милли характер,милли менталитет проблемалары тыныч тормыш шартларында барлыкка килә һәм чишелә.
Милли традицияләр һәм гореф-гадәтләр Г. Исхакыйның «Остазбикә” повестенда күпмедер дәрәҗәдә чагылыш таба. Әсәрдә татар хатын-кыз бәхете мәсъәләсе үзәккә куела. Мәсъәләне мөмкин кадәр конкрет һәм ышандырырлык итеп чагылдыру өчен, Г. Исхакый үз героинясы Сәгыйдәне шул вакыттагы татар авылының мохитендә күрсәтә. Әсәрдә кыз сорау, туйга әзерләнү,никахлашу мәҗлесе, ислам диненә караган традицион йолалар
сурәтләнә: милли проблематика белән беррәттән, төп игътибар идея-әхлакый проблематикага бирелә. Г. Исхакый милли характерны ачуда төп рольне Сәгыйдәгә тапшыра. Сәгыйдә образы мисалында татар хатын-кызының җыелма образы иҗат ителә. Әхлакый проблематика Г. Исхакыйның рухи гүзәллекне, әхлакый пакьлекне көндәлек гадилектә сүрәтли алуында күренә. Идея — әхлакый проблематиканың үзәгендә Сәгыйдәнең шәхес буларак тирән асылы, характерының әхлакый тирәнлеге ята. Эчке драматизмы һәм тирән психологизмы белән көчле булган бу Һәр «кечкенә” кешенең күңел фаҗигасен үзенчәлекле рәвештә ача. Хатын кыз бәхете ана булуда дигән фикер үткәрелә.
Халык, милләт язмышы турында уйланганда, Г. Исхакый еш кына хатын-кыз мәсьәләсенә мөрәҗәгать итә.Татар халкының милли язмышын хатын – кыз язмышы белән аерылгысыз бәйләнештә карап, ул бу мәсьәләне татар әдәбиятының иң мөһим мәсьәләләреннән берсе итеп күтәрә. Хатын – кыз бәхете, иреге мәсьәләләрен яктырткан «Кәләпүшче кыз”, «Теләнче кызы”, «Зөләйха” әсәрләрдә төп игътибар идея — әхлакый проблематикага бирелә. Әлеге тип проблематикалы әсәрләрдә язучыны кешенең яшәеш позициясе һәм аның үзгәрүе кызыксындыра.Әсәрләрнең үзәгендә фәлсәфи һәм этик эзләнү, кешенең яшәү мәгънәсе, яхшылык һәм яманлык, дөреслек һәм гаделлек хакында уйланулары тора.
Г. Исхакый татар әдәбиятында беренчеләрдән булып катнаш гаилә проблемасын күтәреп чыга. Катнаш никахның милләт язмышына йогынтысы «Ул икеләнә иде”, «Ул әле өйләнмәгән иде” повестьларында ачык күзәтелә.Повестьларда алгы планга милли проблематика чыга. Әлеге проблематика әсәрләрдә куелган проблема һәм аның чишелеше ягыннан бу ике әсәрне берләштереп тора. Повестьлар өчен уртак проблематика икенче әсәрдә тулырак һәм эзлеклерәк яктыртыла.
Катнаш никах һәм интернациональ мәхәббәт проблемалары төрле яссылыктан чыгып анализлана. Г. Исхакый үз геройларының каршылыклы уй – тойгыларын һәм фикер көрәшен, шәхси драмаларын милләт фаҗигасе дәрәҗәсенә күтәрә. Әсәрләрнең нигезенә милли идея салына. Милли проблематика белән бәйләп милләт язмышы мәсьәләсе дә аңлатыла.
I бүлек. Гаяз Исхакый иҗатында гореф – гадәтләр, милли
традицияләрнең бирелеше
Борынгыдан килгән йолаларыбыз, гореф – гадәтләребез, традицияләребез инде онытыла, юкка чыга баралар дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләренең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана.
Гаяз Исхакый үз әсәрләрендә укучының игътибарын халыкның милли яшәешенә, күркәм гореф – гадәтләренә, милли йолаларына, нәсел – нәсәбәсенә, борынгы тамырларына юнәлтә.Иң гадәти авыл карты көнкүрүшен, гомер юлын сурәтләгән зур булмаган гади бер «Сөннәтче бабай” хикәясендә автор татар халкының иң түбән катлауларында да гөрләп чәчәк аткан, олы киеренкелегенә җиткән рухи гүзәллек — әхлакый пакьлекне, көндәлек гадилектә, әмма тетрәндерерлек киеренкелектә сурәтли, гәүдәләндерә алган.
Авылда «Сөннәтче бабай”исеме белән мәгълүм булган Корбанколый карт гомер сөрә. Аның яшен белгән кеше юк.Яше югалган кебек, картның исеме дә югалган. Һәммәсе аны Сөннәтче бабай дип йөртәләр.Бу картның үзе өчен бик тә кадерле булган өч әйбере була, шулар арасында иң изгесе – «Мең дә өч йөз ел буена буыннан буынга тапшырылып килгән «Сәлман Фарси пәкесе”.Ислам диненең символы. Картның төп шөгыле – балаларны сөннәткә утырту. Әнә шуның аша ул тормышта үз урынын тота.Сөннәт пычагы булса да, ул ярлы, әмма рухияктан бай, тормыш аны бөкрәйтсә дә, сындыра алмаган.Бу пычакта үткәннәрнең, ислам диненең, татар халкының яшәеш мохиты чагылыш тапкан.Әлеге сөннәт пычагына ия булу белән карт чиксез горурлана.Картның күңеле дә әнә шул җансыз әйбер белән бергә кушылган, матдиләшкән бербөтен тормышка әверелгән.Үзенә бер үзенчәлекле дөньяны хәтерләткән шушы яшәешне Г. Исхакый төрле яклап һәм шактый тәфсилләп сурәтли.
Шулай үз куанычы белән рәхәт кенә гомер кичергәндә кайгы килә: Сөннәтче бабайның бер тән, бер җан булып яшәгән карчыгы үлеп китә. Берара бу югалтудан бик хәсрәтләнеп йөргәч, картның башына өйләнергә кирәк дигән уй килә. Ул аның хәстәренә керешә. Бу юлда карт һәрвакытта уңышсызлыкка ирешә һәм ахыр чиктә бер ялкау затсыз карчыкка тап була.Карчык Сөннәтче бабайның тигез генә бер җайга салынган тормышын тәмам җимереп ташлый.Көннәрдән бер көнне Сөннәтче бабай яңа хатынының сөннәт пәкесе белән бәрәңге әрчеп утырганын күрә.Моны күргәч, ул шашып кала,телдән язып һушсыз кала.Берничә көннән Сөннәтче бабайны үзе казып куйган каберенә илтеп җирлиләр. Беренче карашка бик гади генә эчтәлек.Әмма чынлыкта исә, әсәрдә тормышның вак – төякләреннән туган шәхес трагедиясе ачыла. Сөннәтче бабайның бар юанычы, бар мактанычы – Сәлман Фарси пәкесе булып, ул аның бу дөньяда тереклек итүенең символына әверелгән.
Гап – гади вакыйгада шәхес фаҗигасе күрә алган һәм аның көчле сурәтләнешен биргән Г. Исхакый «Сөннәтче бабай” әсәре белән әдәбиятта психологизмны яңа төсмерләр белән баета.Әсәрдә татар халкының борынгыдан килгән йолаларына, гореф – гадәтләренә киң урын бирелгән.
Милли традицияләр һәм гореф – гадәтләр Г. Исхакыйның «Остазбикә” повестенда күпмедер дәрәҗәдә чагылыш таба.Әсәрдә татар хатын – кызы бәхете мәсәләсе үзәккә куела. Мәсьәләне мөмкин кадәр конкрет һәм ышандырырлык итеп чагылдыру өчен, Г. Исхакый үз героинясы Сәгыйдәне шул вакыттагы татар авылының мохитендә күрсәтә. Башка бик күпләрнеке кебек, Сәгыйдәнең иң зур хыялы – кияүгә чыгу. Әсәрдә шушы гамәл күнегелгән рухта, бөтен йолаларын башкарып, җитдилекне һәм юморны бергә кушып күрсәтелә.Әсәрдә кыз сорау, туйга әзерләнү, никахлашу мәҗлесе, ислам диненә караган традицион йолалар тәфсилләп сурәтләнә.
II бүлек. Гаяз Исхакый иҗатында хатын – кыз язмышының бирелеше
Г.Исхакый әсәрләрен халыкның милли үзаңын уяту һәм шул юл белән аның азатлыгына ирешү максатында яза.Шушындый мәсьәләләр хакында нык уйланып, борчылып һәм шуларны хәл итү идеясе белән язылган булулары сәбәпле, Г. Исхакый әсәрләре үзе яшәгән вакытта ук популярлык казаналар һәм, табигый, алар милләтнең уянуына, милли хисләр үсешенә зур йогынты ясыйлар.
Халык, милләт язмышы турында уйланганда Г. Исхакый еш кына хатын – кыз мәсьәләсенә игътибар итә.Әдип, татар халкының милли язмышын хатын – кыз язмышы белән аерылгысыз бәйләнештә карап, бу мәсьәләне татар әдәбиятының иң мөһим мәсьәләләреннән берсе итеп күтәргән.
Гаиләне, җәмгыятьне хатын – кыздан башка күз алдына китереп булмый. Хатын–кызның уңай роленнән башка үсеш–үзгәреш, прогресс була алмас иде.Татар мәгърифәтчеләре, җәдитчеләре моның асылын дөрес тоеп алалар.Шуңа күрә алар иҗатында хатын-кызның ир–ат мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүче курчак ролен башкаруына каршы чыгалар.Г. Исхакый хатын-кызның ир-ат белән тигез хокуклы булмавын инкыйразга алып баручы җитди сәбәпләрнең берсе итеп таный.Хатын-кызны хөрмәт итмәгән, аның шәхес булуын, милләтнең киләчәген – балаларны тәрбияләүче булуын танымаган милләтнең киләчәге өметсез булуын искәртә.
Иҗатының башлангыч чорында язылган һәм татар кызларының язмышына һәм, гомумән, милләткә зур зыян китерә торган яман гадәтләрнең барлыкка килүен сурәтләгән «Кәләпүшче кыз” повесте Г. Исхакыйның иң беренче танылган иҗади казанышларыннан исәпләнә.
«Кәләпүшче кыз” әсәре шул чор татар әдәбиятына хас мәгърифәтчелек реализмы кысаларында язылган. Ул XX гасыр башы татар тормышындагы күптөрле проблемаларга укучыларның күзен ача. «Кәләпүшче кыз”да башкаларга сабак булырлык гыйбрәтле мисал итеп Камәр язмышы алына. Аның язмышы мәгърифәтчеләрчә аңлатыла, ягъни балачакта дөрес тәрбия ала алмавы аркасында, героиня алга таба юньсез кешеләр кулына эләгә һәм нәтиҗәдә гомере фаҗига белән тәмамлана. Г. Исхакый чынбарлыкны кискен, реаль рәвештә тасвирлый, ләкин «мәгърифәтчелек” чоры әсәрләрендә әле ул үгет-нәсихәт бирүдән узмый. Туган проблемаларны мәгърифәт, аң-белем, гаиләдәге дөрес тәрбия ярдәме белән хәл итеп була дип саный.
Әлеге әсәрдә психологик тасвирламаларның тәүге яралгысы күзәтелә.Әдип кешенең психологик үсеш-үзгәреш этапларын оста күрсәтә. Геройларын акыл-хис көрәше, вөҗдан газабы аша үткәрә.
Җәмгыятьтә кешеләрнең әхлаклык ягыннан түбән төшү-төшмәвен дин күзәтеп тора. Г. Исхакый дини моментларны үз әсәре тукымасына кертеп, аның аша укучы акылына тәэсир итәргә тырыша. Дини кануннар кеше тормышына нигез итеп алына. Әдип, беренче чиратта, гади кебек күренгән, ләкин асылында зур мәгънә яткан, әхлаклылыкка өндәгән дини күзәтүләргә битараф булуның нәтиҗәсен күрсәтә. «Авыруын яшергән үлгән” диләр халыкта. Г. Исхакый үз милләтенең «авырулар”ын ачыктан-ачык күрсәтеп, милләттәшләрен шул «авырулар”дан арынырга чакыра. Г. Исхакый гыйбрәтле мисал ярдәмендә халыкның үзаңына тәэсир итеп, анда милләт язмышы өчен борчылу уятырга тели. Милләтнең башка кызларын шундый аяныч хәлләрдән саклау өчен кисәтү рәвешендә язылган «Кәләпүшче кыз” әсәре белән автор һәр мөселманны, бөтен татар дөньясын ямьсезли торган, милләтебезгә зур зыян китерә торган шул яман «авырулар”ны булдырмас өчен кулыннан килгән кадәр тырышырга өнди.Г. Исхакыйның «Кәләпүшче кыз” повесте идеясе ягыннан бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый.
Г. Исхакыйның хатын-кыз мәсьәләсен яктыртуга багышланган икенче бер әсәре – «Теләнче кызы” романы. Романда әсәр идеясе башкачарак яссылыкта ачыла. Г. Исхакый фәкыйрьлекнең иң каты, ачы газапларына дучар ителгән татар хатын-кыз образында югары әхлак, кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелек тойгыларының һичбер вакыт сүнмәвен, пычранмавын гаять тормышчан конкрет сурәтләрдә тасвирлый.
Г. Исхакый бу әсәрендә хатын-кыз иреге проблемасын күтәрә һәм аны гади татар кызының гыйбрәтле язмышында яктырта. Шул ук вакытта ул хатын-кыз язмышын җәмгыятьтәге иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе булган милләт язмышы белән бәйли. Романның нигезен әдипнең фәлсәфи, мәгърифәтчелек карашлары тәшкил итә.
«Теләнче кызы” романы өч кисәктән һәм бер кисәге берничә бүлектән тора.Романның беренче кисәгендә Г. Исхакый күп төрле психологик алымнар кулланып төп героиня- Сәгадәтнең бай эчке күңел дөньясын, аң-белемле, инсафлы, ата-анасын зурлый торган кыз икәнлеген тасвирлый. Төп героиняның тышкы һәм эчке матурлыгы гармоник рәвештә җылы буяулар белән бирелә.
Алга таба әсәрнең төп сюжетын Сәгадәткә кагылышлы драматик вакыйгалар һәм кызның рухи дөньясындагы кискен көрәш билгели. Г. Исхакый үзенең игътибарын крестьян кызына, аның эчке дөньясын ачуга, рухи эволюциясен күзәтүгә юнәлтә. Бу образның характеры ачылуда күренә. Героиня яңа сыйфатларга ия була, үсә. Характер процесста, вакыйгалар тезмәсе аша ачыла. Тормыш төбенә төшкән Сәгадәт үз-үзен җиңеп, кешелек сыйфатларын саклап кала ала.
Г. Исхакый милләтнең киләчәген укымышлы хатын-кызда, ә хатын-кызның бәхетен аң-белем алуда саный. «Теләнче кызы” романында бу фикернең эволюциясен күрергә мөмкин. Ул хатын-кыз бәхетен мәгърифәтле булу гына түгел, милли хисләр белән дә бәйләп аңлата.
Бу, әлбәттә, авторның үзенең дә дөньяга карашлары үсү-үзгәрү турында сөйли. Шул рәвешле ул, героинясын тормыш баскычлары буенча һаман югарыга күтәреп, аннан үзенең идеалын – халыкка хезмәт итәрлек татар хатын-кызы образы тудыра.
«Теләнче кызы” романы ХХ гасыр башы татар әдәбиятында хатын-кыз язмышын, башка әсәрләрдән аермалы буларак, романтизм һәм реализм чаралары синтезында, оптимистик планда яктыртуы белән үзенчәлекле урын ала.
1915 елда язылган һәм басылып чыккан «Остазбикә” повестенда Г. Исхакый инсафлы, итагатьле, киң күңелле, олы җанлы хатын-кыз образын тудыра. ”Остазбикә” повесте шәхеснең эчке дөньясын тагын да тирәнрәк итеп ачарга омтылган булуы белән элегрәк язылган әсәрләдән аерылып тора.
Нечкә психологизмга корылган конфликтның чишелеш табып тасвирлануы игътибарны җәлеп итә. Эчке драматизмы һәм тирән психологизмы белән көчле булган бу әсәр «кечкенә” кешенең күңел фаҗигасен үзенчәлекле рәвештә ача.
Г. Исхакый Сәгыйдә образында татар хатын-кызының иң күркәм сыйфатларын туплап биргән. Тыныч холыклы, сабыр, киң күңелле, хезмәт сөючән, олы җанлы, нык рухлы бу хатын тиз арада яхшы остазбикә булып таныла.
Татар хатын-кызының азатлыгы, бәхете өчен көрәш идеясе язучының тулаем иҗаты өчен хас. Г. Исхакыйның прозасында хатын-кыз образы иң калку булып сурәтләнгәне – «Остазбикә” повесте булса, сәхнә әсәрләре арасында беренчелекне, һичшиксез, «Зөләйха” ала.
«Зөләйха” драмасында Г. Исхакый әлегә кадәр күренмәгән көчләп чукындыруны фаш итү темасын күтәрә. Әсәрдә килешмәс капма-каршы көчләр бәрелеше. Татар халкының гасырлар буена формалашкан яшәү рәвеше, традицияләре, иреге, вөҗданы, җаны, дине – бер якта. Икенче якта – патша Россиясенең колониаль-милли сәясәте, шуны гамәлгә ашыручы рәхимсез ялчылары: руханилар, чиновниклар, полиция.Әсәр нигезендә шушы ике як арасында чишелә алмаслык көчле трагик конфликт ята. Беренче як хаклык, азатлык, вөҗдан иреге өчен көрәшә. Икенче як шуны тыя, басарга, изәргә, таптарга бөтен көчен куя. Бу көч татар халкы өчен иң газиз нәрсәләрне – аның вөҗданын, динен, җанын сатуга буйсындырылган. Зөләйха халык язмышын кичергән милләт анасы рәвешендә бирелә.Аның милли вазыйфасы – милли рух һәм әхлакның нигезен тәшкил иткән дини иманны саклау.
Г. Исхакый әсәрләрендә хатын-кыз язмышы мәсьәләсен чишүдә заманның иң әһәмиятле якларын күздә тотуын билгеләп үтәргә кирәк.
III бүлек. Гаяз Исхакый әсәрләрендә катнаш никах мәсьәләсе.
Гаяз Исхакый – беренче әсәрләреннән үк милләт язмышын беренче планга чыгарган реалист язучы. Шул исәптән, ХХ гасырның башында ук инде ул татарның рус милләте тарафыннан йотылу ихтималы хакында чаң суккан әдип. Кеше бәхетен гаилә бәхете белән бәйләп караган Г. Исхакый бу өлкәдә эзләнә, уйлана.Ул татарның рухи бишеге булган традицион авыл җирлегенә дә, шәһәр тормышына да мөрәҗәгать итә. Шәһәр, билгеле булганча, иҗтимагый-рухи яктан авылдан шактый аерыла. Биредә кеше милли мохиттә генә кала алмый, башка төрле әшәеш күренешләре белән дә очраша, заман цивилизациясенең йогынтысын ныграк сизә. Мондый шартларда кешегә шәхси бәхет, гаилә бәхете кебек мәсьәләләрне кайчак авылдагыдан аермалы рәвештә хәл итәргә туры килә. Шәһәр татарлары яшәешен төрле өлкәләрендә рус йогынтасын нык тойдылар. Бу хәл гаилә кору өлкәсендә дә үзен шактый сиздерә. Шунлыктан татар дөньясында катнаш гаилә мәсьәләсе хасил була. Бу мәсьәлә милләтчел рухлы әдип-галимнәрнең игътибарын аеруча җәлеп итә. Г. Исхакый да бу мәсьәләгә битараф булып кала алмый. Ул беренчеләрдән булып бу мөһим проблеманы «Ул икеләнә иде” (1914) һәм «Ул әле өйләнмәгән иде” (1916) повестьларында көн тәртибенә куя һәм ни дәрәҗәдә аның җитди булуын безнең бүгенге тормышыбыз дәлилли.
Повестьләрда татар егетләрен рус хатыннары куенына этәрүче сәбәпләрнең берсе – татарның тәхет әсирлегендә булуы сәбәпле мәдәният, сәнгать һәм көнкүреш яшәешендә рус һәм башка Европа халыкларыннан артта калганлыгы. Г. Исхакый үз геройларының каршылыклы уй-тойгыларын һәм фикер көрәшен, аларның шәхси драмаларын милләт фаҗигасы дәрәҗәсенә күтәрә.
«Ул икеләнә иде” повестеның төп герое Хәмит утыз ике яшькә җитеүнә карамастан, һаман әле өйләнмәгән. Аның өчен яшьли өйләнү ул – үзенең хөррияте шәхсияңне бетерү. Өйләнер өчен ул хезмәтенең алгарак китүен, банкта берәр дәрәҗәгә үрләвен,ңалованиесенең ике йөзгә җитүен көтә.
Гакыл белән өйләнер өчен Хәмит үзенә тиң татар кызын таба алмый. Өйләнергә булгач, өйләнергә. Хәмит дусларына мөрәҗәгать итә, үзенә кыз димләүләрен үтенә. Хәмиткә яңа татар кызы, татар әдәбиятын укыган,татар матбугаты артыннан бара торган кыз кирәк. Танышы Сәгыйтнең киңәше буенча Хәмит бер шәһәргә бай кызын сорарга бара.
Ләкин Нәфисә белән танышу, аралашу Хәмитне бу уеннан кайтара. Татар кызы Нәфисә Хәмиттә бернинди мәхәббәт хисе уята алмый. Бу кызда Хәмит үзенең киләчәк иптәшен,юлдашын күрми. Аның белән үзен бик уңайсыз хис итә. Татар кызына өйләнә алмагач, әсәр ахырында Хәмит элекке якын танышы Мария Ивановна белән кабат очрашу һәм гаилә кору уена якынлаша башлый. Әгәр Хәмит катнаш гаилә кору мәсьәләсен әле ахырына кадәр хәл итеп бетермәгән булса, «Ул әле өйләнмәгән иде” повестеның герое Шәмсетдин иртә тол калган рус хатыны Анна белән катнаш гаилә кора. Әсәр дөнья күргән чор әле татарның татар рухлы, үзен тулы мәгънәдә милләте белән татар икәнен тоеп яшәгән вакыт. Приказчик Шәмсетдиннең күңел газаплары менә шушы хискә бәйле. Ул татар кешесе, шуңа күрә аның хатыны да, балалары да ислам диненә булырга тиешләр. Шәмсетдин үзенең гаилә тормышын башкача күз алдына китерә дә башлый.
Г. Исхакый кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп Шәмсетдиннең ихтыярсыздан марҗа белән яшвен, чукындырган балалар үстерүен, шул ук вакытта, бу хәлләрне йөрәге кабул итә алмыйча, газап чигеп,балаларын Истанбулда укытып,чын мөселман кешесе итеп тәрбияләү хыялы белән өметләнеп яшәвен тасвирлый.
Гади бер приказчик Шәмсетдиннең яшәеше, уй-фкерләре, күңел кичерешләре аша Г.Исхакый үзен борчыган проблеманы үтемле тел белән тасвирлый. Шәмсетдин ХХ йөз башнда татар тормышында яңача яшәргә, рухи офыгын киңәйтүгә, баетуга омтылган яшьләрнең бер вәкиле. Авылдан шәһәргә мәдрәсәдә укырга килү Шәмси тормышында һәм дөньяга карашларын да тора-бара шактый үзгәрешләр кертә, аның яшәешен, рухи дөньясын катлауландырып җибәрә.Чөнки хәзер геройның күңелендә авылдан
килә торган милли-дини рух шәһәре цивилизациясе тудырган уй-хисләр очраша. Шәхәр гомумән, кичәге авыл егетен ничектер рухи яктан уятып җибәрә һәм аның күңелен яулый кебек. Шәмсетдинне үз милләтенең бүгенге яшәеше канәгатьләндерми. Ләкин шул ук вакытта ул үз милләтенә кендеге белән ябышкан бәндә. Татарлык аңа ана сөте, тәрбия белән нык сенгән. Менә шушы ике сыйфат берберсе белән килешә алмау сәбәпле, Шәмсетдиннең күңелендә таркаулык урын ала. Шәмси өчен яңача яшәү көндәлек тормышта марҗа белән яшәү дигән сүз. Шәһәрчә яшәү символына әверелгән Анна Всильевна белән танышу моңа кадәр гадәти авыл егете булган Шәмси өчен гаилә кору мәсьәләсен бермә-бер катлауландырып җибәрә. Чөнки хәзер ул кәләшенең татар кызы булуын,әммә Аннага охшаган булуын тели башлый.
Анна Васильевна тормышы баряктан да Шәмсетдиннең әти-әнисе, абыйсы белән җиңгәсе яшәгән тормыштан өстен. Ә инде Анна Васильевнаның үзенә килсәк, ул бар яктан да булган, уңган, гел уңай персонаж булып тасвирлана. Ул, татар хатын-кызлары белән чагыштырганда, башкача: матур, пөхтә, акыллы, белемле, сәнгатьне тирәннән аңлый белә, зәвыклы, Шәмсине кайгырта, карый, ялын оештыра, хәттә ул авыргач, үзен аямый аны аякка бастыра, үзе ялыга. Аның милләте, тәртибе, әхлагы, кешелек сыйфатлары автор тарафыннан гел сокландыргыч итеп күрсәтелә.
Гадәттә, Г. Исхакый иҗат иткән хатын-кызлар ирләргә караган да активрак, кыюрак. Анна Васильевна да танышуның беренче адымыннан ук инициативаны үз кулына ала. Шул ук вакытта ул, хатын-кызга хас булган. Шәмсинең ирегенә киртә куймый. Хәттә аның татар кызына өйләнү теләгенә дә каршы килми. Ана Васильевна Шәмсетдинне үзенә өйләндерүне максат итеп куймый. Бары тик ул аны ярата һәм аның һәр адымы, кылган эше шушы хискә бәйле. Анна Васильевнаның уңганлыгына, булгнлыгына, кешелек сыйфатларына соклану тора-бара Шәмсетдиндә мәхәббәт хисе уята. Тормышта бер-бер артлы килеп чыккан катлаулы ситуацияләрдә Анна Василҗевнаның үз-үзен тотышы ике арадагы мөнәсәбәтне ныгыта нына бара. Ләкин татар гаиләсе корып яшәү теләге дә Шәмситдиннең күңеленнән китми. Ничек кенә ул ул бу тормышын кабул итмәсен, Анна Васильевна тарафыннан бирелгән тормыш никадәр рәхәт һәм ләззәтле булмасын, Шәмси эчке мөхите белән татар булып кала. Ул татарлыгыннан котыла алмый һәм котылырга теләми дә. Шуңа күрә аның тормышы рәхәт белән михнәткә әверелә. Анна да, Шәмси дә бәхет төшенчәсен һәрберсе үзенчә аңлыйлар. Анна өчен баштарак бәхет-яраткан кешең белән бергә вакыт үткәрү булса, тора бара, ихтыярсыздан уртак балалар үстереп яши башлагач, чын гаилә тормышы белән никахлашып яшәүгә кайтып кала. Шушы бәхеткә ирешә алмау сәбәпле, аның күңеле китек. Күңеленә Шәмсине югалту куркынычы кереп оялый. Анна шул сәбәпле чиркәүгә йөри башлый, балаларын чукындыра. Шәмсинең бар гомере эштә үтү сәбәпле, балаларны тәрбияләү Аннага кала. Үзе марҗа булгач балаларын да рус мохитендә тәрбияли.
Хатынының балаларны чиркәүгә алып барып чукындырганнын белгәч, Шәмси, кызып китеп, аның белән араны өзә. Ниһаять, татар кызына өйләнергә ниятләп авылына кайтып китә. Ләкин янәдән марҗасы янына кайта. Әлбәттә, бу процесс Анна «ярдәменнән” башка узмый.
Бу әсәре аша Г. Исхакый урыс дөньясының катнаш никахлар аша руслаштыруның нечкәртелгән сәясәт алып баруын фаш итеп кенә калмый, башка милли мохитка эләгү татар кешесен үзеннән үзе милли җирлектән һәм яшәү рәвешеннән аеруга һәм аның нәсел тамырлары коруга китерәчәген фаразлый.
«Ул икеләнә иде” повестендә язучы Хәмитнең уй-ниятләрен, эчке кичерешләрен бәйнә-бәйнә сүрәтләп, үзенчәлекле образ иҗат итә. Психологизмга корылган бу әсәрдә, нигездә, җиткән егетнең күҗел дөньясын, кршылыклы хис-кичерешләрен җентекле тасвирлау бара. Геройның күңел дөньясында барган көрәшләр, каршылыклар сюжет киеренкелегенә сизерерлек йогынты ясый. Әсәрдә уй-хисләр, кичерешләр агымы даими бәрелешләр арылы бара. Г. Исхакый рухи хәятне табигый байлыгында күрсәтергә омтыла. Хәмит аңында дөрес фикер, карар шул әзер хәлендә генә килеп чыкмый, бәлки үтә кискен көрәш нәтиҗәсе буларак туа. Бик тиз арада Хәмит күңеленә капма-каршы дәлилләр килеп китә. Аларның берсе-бер якны, ягъни татар кызына өйләнү, икенчесе башка тарафны – Мария Ивановна белән калуны куәтли. Берсе икенчесен кысрыклый, төртеп чыгара, өстенлек ала. Герой шуларны гүя янәшә куеп, үлчәп карый, иң урынлы дигәнен кабул итәргә тырыша. Аның бу хәтле әсәрнең исеменнән үк күренеп тора. Ул икеләнәиде… Әдип фикер белән фикер, хис белән хис, акыл белән тойгы арасында психологик бәрелешләрне яктырта.
Әсәрнең буеннан буена төп герой Хәмитнең уйлануын,икәләнүен күрәбез. Өйләнү мәсьәләсенә караган очсыз-кырыйсыз уйлар, каршылыклы фикерләр Хәмитнең бәгырен бораулый, тынычлыгын ала. Ул татар кызына өйләнү хыялыннан арынырга теләми, шул ук вакыта Мария Ивановна кебек татар кызын таба алмый. Ул үзенә бу рус кызыннан да яхшырак кәләш булмаячагына ышана. Шул фикерне үз күңелендә урнаштыра, шул ниятне үстерә.
Г. Исхакыйның икенче әсәре «Ул әле өйләнмәгән иде” повестена килсәк, шулай ук психологизм белән очрашабыз. Автор әсәрнең төп герое Шәмсинең эшлексезлеген, икеләнүчән табигатен, фәлсәфәсен психологик анализ чаралары аша хөкем итә кебек. «Ул икеләнә иде” әсәрендәге Хәмиттән аермалы буларак Шәмсинең күңелендә барган каршылыклар ул кадәр кискен дип әйтеп булмый. Әгәр Хәмит рус кызына өйләнү мәсьәләсен әле ахырына кадәр хәл итеп бетермәгән булса, Шәмси рус хатыны Анна белән катнаш гаилә кора. Аның өчен марҗа белән яшәү шәһәрчә яшәү символына әверелә. Гәрчә аның күңелендә дә тора бара татар кызына өйләнү теләге булса да. Анна Васильевнага охшаган татар кызын тапканчы дип, Шәмси бу рус хатыны белән яши бирә. Ул тулысы белән үзен Анна кулына тапшырган, тормышын үзгәртергә сәләтсез. Ул туган балаларын мөселман итәргә, мйселманча тәрбияләргә хыяллана, әмма бу юнәлештә бер генә дә эш эшләми. Ир белән хатын уртак тормыш итәләр, уртак балалар үстерәләр, ә үзләре гомер буе рухи яктан, чит кешеләр төсле, бер-берсенең рухи кыйблаларын аңламыйча яшиләр.
Ике әсәр дә милли реализм методы белән иҗат ителгән. Реализм кешеләрне тирәлек, мохит белән бәйләнештә күрсәтә, иҗтимагый шартларның кеше язмышына, әхлагына, рухи дөньясына йогынты ясавын чагылдыра. Тирәлекнең эш-гамәлләргә тәэсирен, яшәештәге сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен детерминизм термины белән атап йөртәләр. Реализм өчен аеруча социаль-психологик детерминизм характерлы, ягъни биредә типның үз-үзен тотышы, эш-гамәлләре, яшәеш шартлары тормыш логикасы һәм психологик халәт белән дәлилләнә. Монда психологик нигезләүгә шактый зур урын бирелә.Төрле омтылышлар, эчке дәлил белән аклана, персонажларның холкы, карашлары, кичерешләре белән аңлатыла, капма-каршы хисләр көрәшендә теге якибу якның җиңүе, өстенлек алуы нәтиҗәсе итеп бирелә. Рухи дөньяда туган карар кайчак тормыш логикасына да геройның үзенең характер, омтылышына да каршы килә, хәтта үзе өчен үкенечле дә була, ләкин укучы аны барыбер кабул итә, күңелендә ризасызлык калса да, бәхәкә керми.
Психологик аргумент укучы аңына көчле тәэсир итә, аның ярдәмендә әдип безне үз ихтыярына буйсындыра, төрле борылышларга алып кереп китә. Бу ноктада, ягъни күңелдәге процесслар белән нигезләү өлкәсендә реализм белән романтизм позицияләре якынаеп та ала. Әмма романтизмда башлыча эчке халәткә өстенлек бирелә, реализмда тышкы факторлар белән эчке дәлил берлектә яши, ике мөмкинлек бергә кушыла.Шушы хәл әсәрнең мавыктыру, инандыру куәтен, укучының ышанычын арттыра. Чөнки ул тормыш дөреслегенә, реализм юнәлешенә хезмәт итә.
Повестьлар өчен уртак проблематика икенче әсәрдә тулырак һәм эзлеклерәк яктыртыла. Катнаш никах һәм интернациональ мәхәббәт проблемалары төрле яссылыктан чыгып анализлана. Мондый характердагы үзенчәлекле мәхәббәтнең этик, этник, мәдәни, психологик, дини, рухи, милли, фәлсәфи аспектлары тикшерелә, ике милләтнең борынгы гадәтләре белән күпьеллык йолалары арасындагы мөнәсәбәтләргә игътибар ителә.
Бүгенге көндә дә шактый киң таралган катнаш никахлар татар милләтен инкыйраз упкынына иң якын юлдан алып баручы күренеш. Ул күп санлы рус милләте чолганышындә яшәүче татарлар файдасына түгел. Кызганычка каршы, татар егете рус кызына өйләнсә дә руслар саны арта, татар кызы рус егетенә кияүгә чыкса да, татар милләте югалтуларга дучар була.
Хатын-кызга уңай булмаган мөнәсәбәт, гаилә коруда талымсызлык, өлкән буынның яшьләргә тиешенчә тәрбия бирмәве – милли рухның көчсезләнүенә китерүче сәбәпләр.
Г. Исхакый әлеге әсәрләрнең нигезенә бары милли рухта белем, тәрбия алган яшь буын гына татар милләтенең сафлыгын, бөтенлеген, якты киләчәген тәэмин итәргә сәләтле дигән фикер сала.
pedsovet.su
11нче сыйныфта «Кеше китә, истәлеккә ни кала?» темасына инша язу дәресе планы
Тема : Контроль сочинение “Кеше китә, истәлеккә ни кала?”.
Максат : 1)укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү һәм иҗади сәләтне үстерү;
2) бирелгән тема буенча фикер йөртү сочинениесе язу күнекмәсен үстерү ;
3) кеше гомеренең матурлыгы, алтын икән
Дәрес тибы – бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Җиһазлау : Төрле язучыларның эпиграфлары, мәкальләр.
Метод һәм алымнар
Дәреснең планы
I. Оештыру өлеше
Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру
II. Актуальләштерү
өй эшен тикшерү;
- ә) дәрескә кереш.
III . Яңа теманы аңлату
а) дәфтәргә число, теманы яздырту;
- ә) кеше гомере турында әңгәмә алып бару.
V. Өй эше
Иншаны язып бетерергә.
VI.Йомгаклау.
Дәреснең барышы.
I. – Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Утырыгыз. Дәресне башлыйбыз.
II . –Укучылар, өй эшенә нәрсә бирелгән иде әле?
( тел галимнәрен кабатлау).
-
Укучылар, хәзер мин сезгә карточкалар өләшәм, сез анда язылган галимнең кайсы өлкәдә, тел өлкәсендә эшләгән хезмәтләре турында язырга тиеш буласыз. 10 мин. вакыт бирелә.
II. — Бүгенге дәресебезне башлыйбыз . Бу дәрес –бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе булачак, укучылар. Бүген “Кеше китә, истәлеккә ни кала?” дигән темага контроль сочинение язабыз.
Дәфтәргә число яздыру. Контроль сочинение. “Кеше китә, истәлеккә ни кала?”.
III. – Укучылар, “Кеше китә, истәлеккә ни кала?” бу җөмләдә нинди мәгънә ята?
(һәрбер кеше бу кыска дөньяда үзеннән соң хәтирәләр калдырырга тиеш)
(яхшы, файдалы)
-
Дөрес, укучылар. Кеше гомере – уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек… Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып уза да китә гомер дигән кадерле мизгел… Әгәр шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, ләззәт- шатлыктан гына торырга, искиткеч асылташтай балкырга тиештер шикелле.
-
Тормыш никадәр катлаулы булса да, кеше үз язмышына үзе, бары тик үзе генә хуҗа була ала. Яшәеше, эш-гамәле белән үзенең исемен акларга, гомер елларын барлаганда, тирән горурлык хисе тоярга тиеш ул.
-
Укучылар, бүгенге дәрестә менә шушы “Кеше китә, истәлеккә ни кала?” дигән җөмләнең мәгънәсен ачырга тырышып, тормыш турындагы уйлануларыгызны язасыз.( укыту, дәфтәргә яздырту)
— Үзегезнең сочинениегызда, эпиграфлар кулланып язарга да мөмкин.
Мин сезгә менә берничә язучының эпиграфын алып килдем. Бәлки үзегезнең дә бардыр.
-
Телдән-телгә йөргән хатирәләр,
Халык күңелендә саклана.
Милләтеңә ихлас хезмәт итү-
Гасырларны үтеп хаклана. (Э.Шәрифуллина)
-
Үткән гомер –аккан су. Татар халык мәкале.
-
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт.
Иле өчен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып.
Замананың авырлыгын
Җилкәсендә алганда,
Олы данга ирешеп тә,, Кече булып калганда., Олы җан булып калганга,, Олы җанлы булганга. Ренат Харис.
-
Йөз кабат сөртенәм, абынам,
Йөз кабат таянам кешегә., Йөз кабат кимсәнем, алданам,, Йөз кабат ышанам кешегә., Йөз кабат читсенәм, шикләнәм,
Йөз кабат кизәнәм кешегә.
Йөз кабат сөенәм, хушланам,, Йөз кабат сокланам кешегә! Г.Афзал
-
«Гамьсез гомер өчен тумадым мин, ялкынланып яшәү – теләгем…” Ф.Кәрим.
VI. – Укучылар, өйгә эш итеп иншаны язып бетерергә.
Дәрес тәмам. Сау булыгыз.
infourok.ru
План-конспект урока (10 класс) по теме: “Кеше үз тормышына үзе хуҗа” К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәренә анализ.
Ачык дәрес.
11 нче класс.
Тема: “Кеше үз тормышына үзе хуҗа” К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәренә
анализ.
Максат: К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәрен анализлау.
Төп геройларның характер сыйфатларын ачыклау.
Һәр кешенең бәхетле тормышка хокуклы икәнлегенә төшендерү.
Җиһазлау: Язучының портреты, китаплары.
Дәрес барышы.
I Дәресне оештыру моменты.
II. Актуальләштерү.
1. Әсәрнең эчтәлеген искә төшерү.
III Яңа күнекмәләр формалаштыру.
1.Әсәр ничек башлана? Вакыйга кайсы авылда бара? Шулай итеп язучы безне нәрсәгә әзерли? Әйе, язучы безне ниндидер вакыйгага әзерли. Әсәр ни өчен “Сүнгән йолдызлар” дип атала? Нәрсә ул йолдыз? Йолдызлар дип язучы кемнәрне атый?
- Әсәрдә кемнәр инде йолдызлар?
- Беренче йолдызны карап үтик. Сәрвәр кем ул?
- Әйе, Сәрвәр – ятимә, чибәр, авторитетлы, уракта аңа җитүче кеше юк, эшчән, тәртипле, гомумән, бу – идеаллаштырылган образ.
Аның сөйгәне кем? Дөрес, Исмәгыйль. Ул кем?
- Дөрес, кешелекле, матур егет, шул ук вакытта ул – ихтыярсыз, юаш егет, мескен булып та күренә. Өченче йолдызыбыз кем инде?
— Надир — әсәрдә иң тулы итеп бирелгән, төрле яклап ачылган образ. Игътибар итсәк, драматургның иң яратып иҗат иткән образы да – Надир. К. Тинчуринның тормышын һәм иҗатын өйрәнгәндә хәтерләсәгез мин сезгә бу образны иң беренче сәхнәгә куючы да К. Тинчурин үзе икәнен әйтеп үттем. Надир табигать тарафыннан кимсетелгән, ямьсез кыяфәтле.Ул гаҗәеп горур табигатьле. Үзен кызганучыларны дошман күрә. Нәрсә аңа яшәү көче бирә?
- Әйе, мәхәббәте яшәү мәгънәсенә әверелә.Сәрвәне үзенә кияүгә чыгар дип уйлыймы ул? Әйе, ул аны белә. Моның өчен ул берничә тапкыр язмышын, хәтта алланы да каргый. Надир Исмәгыйльгә ачу саклыймы?
— Гомумән, алар бер-берсенең хисләрен хөрмәт итәләр. Надирның яшәве һәм үлеме мәхәббәт көченең зурлыгын раслау булып тора. Акылдан язган Сәрвәр белән үзенә рәхәтлек таба. Бу – Надирның үзен-үзе юатуы, хыялында туган бәхете. Авыл яшьләре Надирны үз араларына кертәләрме? Ни өчен?
- Әйе, Надир бу җәмгыять өчен чит кеше. Татар җәмгыятендә белемнең дәрәҗәсе юк. Әсәрдә “без надан” дигән фикер унлап тапкыр кабатлана. Алар өчен бу гадәти күренеш. Алар моның белән риза.
- Татар әдәбиятында язучылар еш кына мәхәббәт өчпочмагына мөрәҗәгать итәләр. Монда да шулай. Кемнәр арасында инде ул?
- Хәзер тактадагы сүзләрне укып фикер йөртегез. Бу өчпочмакны башка төрле ничек әйтә алабыз? Алар бер-берсеннән башка яши алалармы?
— Геройларның үлеменә нәрсә гаепле дип әйтә алабыз? Төшне искә төшерик әле ул нинди кыяфәттә килеп керә. Бу сугыш кемгә кирәк? Анда кемнәр генә бара? Димәк, ул чорда кешеләрнең надан булуы кемгә кирәк булган инде? Ә сугышка кем бармый? Ни өчен? Кайсы сугыш турында сүз бара? Сираҗи карт бу сугышка нинди бәяләмә бирә?
- Әсәр нинди жанрда язылган инде? Темасы нинди? Идеясе? Надир үлеме алдыннан “Мин үземә-үзем хуҗа!” диюен сез ничек аңлыйсыз? Сәнгатьчә эшләнеше нинди? Драманың әһәмияте нәрсәдә?
IV Дәресне йомгаклау.
1.Белемнәрне бәяләү.
2. Өй эше бирү. Сочинение язарга.
Ничек бәхетле булырга?
Минем Надирга мөнәсәбәтем.
nsportal.ru
Әдәби әсәрне аңлау, кабул итү һәр укучының шәхси күзаллавы аша бара. Ләкин автор әйтергә теләгән фикерне, ул күтәргән проблеманы аңларга теләсәк, әдәби әсәрне анализлау төрләрен белергә кирәк. Әдәби әсәр язучының фикерләү рәвешен чагылдырган кебек, укучыдан да әлеге фикерләү юлын әдип артыннан кабатлауны таләп итә. Әсәрне үзләштергәндә, без берничә баскыч үтәбез. Беренчесе һәм иң әһәмиятлесе- уку, аннан соң анализлау һәм йомгаклау, автор фикерен билгеләү. Иң мөһиме — автор фикере, әсәр идеясенең бүгенге көндәге яңгырашын билгеләү, заман куйган проблемалар белән янәшә куеп карау. Уку әдәби текстны субъектив, шәхси карашлар аркылы кабул итү булса, анализ автор фикерен объектив аңларга ярдәм итә. Мәктәптә анализ үзмаксат түгел, ул әсәрне тирәнрәк аңларга, әдәби әсәрне мөстәкыйль укып, бәяләргә өйрәтә. Шуңа күрә укытучыдан әдәби әсәр анализының төп төрләрен өйрәтү сорала. Югары сыйныф укучысы әсәрне укып чыккач, нинди анализ төре белән эш итәргә кирәклеген ачык күзалларга тиеш. Дәрестә укучыларга бер үк әсәрне төрле юллар белән анализларга тәкъдим итәргә мөмкин. Бүгенге көндә дә әдәби кыйммәтен югалтмаган әсәрләр җентекләп эшләүне сорыйлар. Дәрестә әдәби әсәрне анализлауның төрле төрләрен куллану принцибын Гаяз Исхакыйның 10 нчы сыйныфта өйрәнелә торган “Ул әле өйләнмәгән иде” повесте мисалында күрсәтергә телим.
Автор конспекта:
Автор(ы): — Набиуллина З.Х.
Место работы, должность: — учитель татарского языка и литературы высшей квалификационной категории МБОУ «СОШ №167 с углубленным изучением отдельных предметов» Советского района г.Казани Республики Татарстан.
Регион: — Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование
Целевая аудитория: — Все целевые аудитории
Класс(ы): — 10 класс
Предмет(ы): — Родной язык
Цель урока: —
1. Әдәби әсәрне төрле юллар белән анализлау күнекмәләрен ныгыту.
2. Бөтен гомерен төрк-татар халкының бәхете, иреге өчен көрәшкә багышлаган Г.Исхакый иҗатының төп принцибын билгеләү.
3.Әсәрнең бүгенге көндә яңгырашын бәяләргә өйрәтү. .
Краткое описание: — Система анализа художественной литературы. Аспектный анализ повести Г.Исхакый «Ул әле өйләнмәгән иде”(“Он не был еще не женатым”)
Набиуллина З.Х.учитель татарского языка и литературы высшей квалификационной категорииМБОУ «СОШ №167 с углубленным изучением отдельных предметов» Советского района г.Казани Республики Татарстан. Система анализа художественной литературы. Аспектный анализ повести Г.Исхакый «Ул әле өйләнмәгән иде”(“Он не был ещенеженатым”)
Нәбиуллина З.Х. Казан шәһәре 167 нче мәктәпнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Әдәби әсәрләрне анализлау системасы.
Әдәби әсәрне аңлау, кабул итү һәр укучының шәхси күзаллавы аша бара. Ләкин автор әйтергә теләгән фикерне, ул күтәргән проблеманы аңларга теләсәк, әдәби әсәрне анализлау төрләрен белергә кирәк. Әдәби әсәр язучының фикерләү рәвешен чагылдырган кебек, укучыдан да әлеге фикерләү юлын әдип артыннан кабатлауны таләп итә. Әсәрне үзләштергәндә, без берничә баскыч үтәбез. Беренчесе һәм иң әһәмиятлесе- уку, аннан соң анализлау һәм йомгаклау, автор фикерен билгеләү. Иң мөһиме — автор фикере, әсәр идеясенең бүгенге көндәге яңгырашын билгеләү, заман куйган проблемалар белән янәшә куеп карау. Уку әдәби текстны субъектив, шәхси карашлар аркылы кабул итү булса, анализ автор фикерен объектив аңларга ярдәм итә. Мәктәптә анализ үзмаксат түгел, ул әсәрне тирәнрәк аңларга, әдәби әсәрне мөстәкыйль укып, бәяләргә өйрәтә. Шуңа күрә укытучыдан әдәби әсәр анализының төп төрләрен өйрәтү сорала. Югары сыйныф укучысы әсәрне укып чыккач, нинди анализ төре белән эш итәргә кирәклеген ачык күзалларга тиеш. Дәрестә укучыларга бер үк әсәрне төрле юллар белән анализларга тәкъдим итәргә мөмкин. Бүгенге көндә дә әдәби кыйммәтен югалтмаган әсәрләр җентекләп эшләүне сорыйлар. Дәрестә әдәби әсәрне анализлауның төрле төрләрен куллану принцибын Гаяз Исхакыйның 10 нчы сыйныфта өйрәнелә торган “ Ул әле өйләнмәгән иде” повесте мисалында күрсәтергә телим.
Ачык дәрес планы.
Тема:Гаяз Исхакыйның “ Ул әле өйләнмәгән иде” әсәренә аспектлы аналаз.
Максат:
1. Әдәби әсәрне төрле юллар белән анализлау күнекмәләрен ныгыту.
2. Бөтен гомерен төрк-татар халкының бәхете, иреге өчен көрәшкә багышлаган Г.Исхакый иҗатының төп принцибын билгеләү.
3.Әсәрнең бүгенге көндә яңгырашын бәяләргә өйрәтү. .
Җиһазлау:портреты, китаплары, Хатыйп Миңнегулов “ Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты” китабы,“ Мирас” журналы,2005,№4, видеокассета “Батулла дәресләре”, “ Зөләйха” фильмы, Л. Шагыйрьҗанның “ Исхакый юлыннан” шигыреннән өзек, анализ төре буенча терәк-схемалар.
Дәрес формасы: конференция
Ысулы: эзләнү, өлешчә тикшеренү
Дәрес барышы
I . Кереш
Укытучы:Укучылар, без сезнең белән инде ничәнче кабат Гаяз Исхакый белән очрашабыз.Бүгенге дәресне Лена Шагыйрьҗанның “ Гаяз Исхакый юлыннан” шигыреннән түбәндәге юллар белән башлыйсым килә.
Без югалтмыйк әле шул маякны,
Җиргә ныграк басыйк аякны.
Тукталмыйча атлыйк алга, язга-
Бездән алга барган Гаязга !
Дәрес ахырында бүгенге дәреснең анализ объекты булган “ Ул әле өйләнмәгән иде” әсәренең төп фикерен билгеләп, шушы шигъри юлларның асыл мәгънәсен аңласак, мин бик шат булыр идем.
— Бөтен гомерен татар халкының бәхете һәм иреге өчен көрәшкә багышлаган олы шәхес Гаяз Исхакый бу әсәр белән нәрсә әйтергә тели, нинди проблемаларны күтәрә?
— Аның җиткерергә теләгән фикере безгә якынмы?
— Автор идеясе безне дулкынландырамы?
— Мин сезне шул турыда сөйләшүгә чакырам. Без сезнең белән әдәби әсәр анализының берничә төрен өйрәндек. Хәзер без повестьны 2 төркемгә бүленеп, образлар бирелеше аша һәм мәдәни-тарихи юл белән анализларбыз. Анализлаганда фикерләрегезне әсәрдән өзекләр белән дәлилләргә, һәр образның бирелешен бәяләп, аңа салынган фикерне билгеләргә тырышыгыз.
II.Төркемнәргә бүленеп образлар бирелеше аша һәм тарихи-мәдәни юл белән анализлау күнекмәләрен ныгыту
1 төркем җитәкчесе:
— Әдәби әсәрне образлар бирелеше аша анализлаганда, образларның үзенчәлекле сыйфатларын күзәтәбез, образның бирелешен бәялибез, авторның аңа мөнәсәбәтен билгелибез, образга салган фикерне-идеяне күрергә тырышабыз.
“ Ул әле өйләнмәгән иде” повестенда 2 төп образ – Шәмси һәм Анна. Без төркем эчендә икегә бүленеп һәр образга тулы сыйфатлама бирергә тырыштык.
Беренче төркем:
— Төп образларның берсе булган Анна повестьта тулы ачылган. Ул чибәр, тырыш, бик уңган, үз хезмәте белән көн күрүче хатын-кыз. Шәмсинең беренче тапкыр Анна тора торган фатирда булуы турындагы өзекне укып китәсем килә.” Шәмси кереп баскач та, аптырабрак китте. Озын гына, биек кенә бүлмә, тәрәзәсендә ап-ак пәрдә. Уң якта ак кына караватка җете ак мендәрләр өелгән, ап-ак юрган белән өртелгән. Сул якта зур гына диван аксыл киемендә һаваланып тора, тәрәзә янында зур гына өстәл. Аңарга ап-ак эскәтер җәелгән.” Язучы бу өзектә ак деталеннән бик оста файдаланып, Аннаның тырыш, пөхтә, эшкә булган хатын-кыз икәнен күрсәтергә тели. Бу сыйфатларның Аннага хас булуына әсәр сюжетында бик күп дәлилләр бар.
— Анна алдынгы карашлы хатын-кыз. Ул әдәбият- сәнгать яңалыклары белән һәрчак танышып бара. Бик еш театрга йөри. Үзе укыган рус классиклары әсәрләренең төп фикерен Шәмсигә дә аңлата ала. Шәмси сүзләре белән әйтсәк, Анна Шәмсигә “… ике ел буенда тулы мәгънәле тормыш бирде. Хәятка каршы күзе ачылуга, рус дөньясын танырга, рус мәдәниятен белергә хәлфә булды”.
— Минемчә, Анна ярата белә. Мәхәббәтендә ул- тугры дус, идеал хатын. Ул иренең һәр теләген тоя, Шәмсигә һәр төрле ләззәтне бирергә әзер. Мәхәббәте, яраткан кешесе өчен ул барын да эшләргә әзер. Шәмсигә дәваланырга кирәк булгач, Анна хәтта эшен дә ташлый, аны дәваларга алып китә. Анна Шәмсинең татар кызына өйләнү максатын белеп яши, аның теләгенә каршы килми. Хәтта кызлар белән танышуына шартлар да тудыра. Мәсәлән, татар кичәсенә баргач, Шәмсинең кызлар белән танышырга теләвен белгәч, Анна:
“ — Әлбәттә, кирәк. Сиңа инде өйләнергә вакыт йиткән, ләкин карап алырга кирәк. Менә мин дә карашыйм әле,- диде. Шул сүзне кыз эзли торган энесенә тутасы әйткән кебек әйтте вә театрга баргач та Шәмсидән аерылып китте.”
-Анна тормышка тиз яраклаша, тормыш итә белә. Бу сыйфат бүгенге көн кешесенә дә бик кирәк дип уйлыйм. Ул бер төрле эштән дә курыкмый. Һәр җирдә көн итәр өчен эш таба белә. Мәсәлән, Шәмсине дәваларга алып баргач, ул хуҗа хатынны тегү эшләренә өйрәтә, кызларына дәрес сабаклары бирә.
— Анна оста хуҗабикә һәм югары зәвыклы хатын. Финляндиягә ял итәргә баргач, аның төрле-төрле ашлар пешерүенә, өстәлне матур итеп әзерләвенә, барысына да өлгерүенә шаккатасың. Аңа мәхәббәте көч бирәдер дигән уйга киләсең.
Төркем җитәкчесе: Образ үзенә идея, фикер сыйдыра.Аннаны һәрьяктан камил хатын-кыз итеп сурәтләп, автор нинди фикер җиткерергә тели соң? Шәмси әсәрнең башыннан алып ахырына кадәр үз идеалына туры килгән, ягъни һәрьяктан Аннага охшаган мөселман кызы эзли, ләкин таба алмый. Анна образында идеал хатын-кыз образы тудырып, Гаяз Исхакый алгы планга татар кызлары арасында алдынгы карашлы, белемле, мөстәкыйль фикер йөртә һәм тормыш алып бара ала торган кызлар әз булуын әйтергә тели.
Беренче төркем:
-Аннаның бәхетле булырга хакы бар иде. Безнең уйлавыбызча, аның бәхетсезлегендә Шәмси гаепле. Шәмси Аннаның мөселман дине кануннарын кабул итәргә әзер булуын да күрми. Балаларын чиркәүгә алып баруы да чарасызлыктан гына икәнлеген беләбез. Автор моңа дәлилләр дә китерә. “ Аннаның Шәмсигә мөнәсәбәте һаман искечә булды. Ул һаман аны кадерләде, һаман аның өчен генә яшәде. Һаман аның тормышын мул-тулы иттерергә тырышты. Ләкин аңарда да Шәмсинең китүеннәнме, югалуыннанмы курку бетмәде. Үзенең тормышының тазалыгына иманы ныгымады, һәрвакыт өмет берлән өметсезлек арасында торып, аның күңелен көчсезлек, зәгыйфьлек бер хис биләде. Аның күңелендә әллә нинди, күренми-беленми торган куәткә шул хәлне, шул бәхетле хәлне сакласын өчен сыгыну уе туды. Ул да Шәмси күрмәгәндә чиркәүләргә бара,чукына башлады.”
— Шәмси образы да әсәрдә тулы ачылган. Яшьлегендә ул мәдрәсә тәртипләре белән килешмичә, Казан мәдрәсәсен ташлап чыга һәм тормышта үзенә урын эзли. Ул төрле шәһәрләрдә була, үзенә ошаган эш эзли. Эш эзләүдә ул зур активлык күрсәтә. Шәмсинең бу сыйфаты бүгенге көн яшьләренә дә бик кирәк дип уйлыйм.
— Минем уйлавымча, Шәмси үзен генә ярата. Ул Аннаны да , Аннага охшаган мөселман кызын да яратырга сәләтле түгел. Ул тормыштан тәм табарга, рәхәт күрергә генә күнеккән. Ул Аннаны бала тапкач, бик авыр хәлендә ташлап китә. “ Шәмсигә кинәттән мөһим бер эш берлән Төркстанга китәргә тугры килгәнгә, ул Аннаның терелеп йитүен дә, баланың яшәрлекме-түгелме икәнен дә белмәенчә сәфәргә чыкты.”
-Әсәр төп герой- Шәмсетдиннең икеләнүләре, уйланулары, хыяллары белән үрелгән. Ул “тагы, менә, насыйп булса, диндә иркенлек булыр да мөселман итәрмен, баермын да Истанбулга барып яздырып килермен, зурая башлагач, мөгаллимә алып,мөселманча тәрбия иттерермен,-дип, күңелен юата килде”. Повесть шул уйланулар белән төгәлләнә дә. Автор безгә татар җәмгыятендә Шәмсетдиннең эчке каршылыгын җиңәрлек көч юклыгын әйтергә тели.
Икенче төркем җитәкчесе:
—Мәдәни-тарихи анализ юлы белән эшләгәндә, әдәби әсәр милли тарих, иҗтимагый хәл-вакыйгалардан аерылгысыз карала. Әдәби әсәр сурәтләнгән чор, аның чынбарлыкка туры килүе, типик образлар тудыра алуы ягыннан бәяләнә. Без өйрәнгән “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәре ХХ йөз башы татар тормышында очрый торган күренешне сурәтли.Повесть 1916 елда языла,1918 елда басылып чыга. Белгәнебезчә, бу чорда патша хөкүмәтенең руслаштыру сәясәте әле бетмәгән. Г.Исхакый татар халкының киләчәге турында уйлана, руслашып юкка чыгу куркынычы зур булуын аңлата.
Икенче төркем:
—Әсәрдәге төп геройлар типик. Мәсәлән, Шәмсетдин- татар яшьләренең типик вәкиле.Чыннан да ХХ йөз башында буржуаз революция нәтиҗәсендә күп кенә мәдрәсәләрдә шәкертләр укыту программалары белән килешмичә чуалышлар оештыралар. Аларның күбесе мәдрәсәне ташлап чыга һәм үзләренә тормышта урын эзли.Шәмси дә алар белән.
-Шәмси образында автор татар яшьләренең рус культурасына якынаюларын күрсәтә.Чыннан да ХХ йөз башында алдынгы фикерле кешеләр (бигрәк тә яшьләр) рус культурасына якынаялар. Шәмси белән Анна рус театрына еш йөриләр. Куелган спектакльләрнең темасы, идеясе турында бәхәсләшәләр.Бу вакытта татар театры үзенең туу чорын гына кичерә, 1нче спектакльләр 1906 нчы елда Казан, Оренбург шәһәрләрендә куела, ә рус сәхнәсендә бәхәсләшерлек, фикер алышырлык әсәрләр куела.
— Гаяз Исхакый бу әсәрендә рус кызы Аннаның олы мәхәббәтен сурәтли. Ул мәхәббәте хакына теләсә нинди корбаннарга да әзер, хәтта диненнән язарга да. Ни өчен Шәмси Аннаны һәм балаларын мөселман диненә чыгармады соң?. Бу хәлгә дә тарихи аңлатма бар. Ул чорда русларның мөселман диненә чыгуы бөтенләй күзәтелмәгән. Ә киресенчә, катнаш гаиләдә туган балалар рус милләтен арттырганнар. Патша хөкүмәтенең 3 гасыр алып барган христианлаштыру политикасы үзенең нәтиҗәләрен биргән.
Укытучы:
1 нче төркем Аннаның бәхетле булырга лаек икәнлеген дәлилләде.Тарихи- мәдәни яктан аңлатканда,бу мөмкин хәл идеме?
Икенче төркем:Шәмсигә Анна белән бәхетле булырга аның алган дини тәрбиясе, традиция, йолалар төрлелеге комачаулый.Шәмси үзен мөселман кызына өйләнсә генә тулы бәхетле итеп хис итәчәк. Тик ул кыз нәкъ Анна кебек булырга тиеш. Әсәрдә Шәмси күп кенә кызлар белән танышып карый, тик Аннага ошаганын таба алмый. Тарихи яктан бу хәлгә аңлатма да бар. Чөнки ХХ йөз башларында укымышлы татар кызлары бик аз булган. Мәдрәсәләрдә ир-егетләр генә укыган.
Икенче төркемнән тарихчы: Чыннан да ХХ йөз башында татар кызлары арасында укымышлы, алдынгы карашлы татар кызлары бик аз булган.Мәгълүм булганча, тарихчыларыбыз тикшеренүләрендә Болгар хатын-кызлары арасында гыйлем ияләре, галимнәр дә күп булганы языла. Шундыйларның берсе хан нәселеннән булган Туйбикә абыстай. Аны хөрмәт йөзеннән олылап Ана дип йөрткәннәр. Болгарда ул төрле илләрдән килгән кызлар укыган зур мәдрәсә тоткан. Казан ханлыгында да мәктәп-мәдрәсәләрнең, бай китапханәләрнең күп булуы мәгълүм. Әмма Казан ханлыгы буйсындырылгач барлык мәчет һәм мәктәпләр җимерелә, алар урынына чиркәү, монастырьлар корыла. Патша хөкүмәтеннән үз мәгарифе өчен бер тиен дә ала алмаган татар халкы, ир балаларын чит җирләрнең мәдрәсәләрендә укытырга тырышса да, кызлар өчен бу җиңел эш булмаган. Кыз балалар өчен заманча мәктәпләр ачылу тарихы Галимҗан Баруди һәм аның хатыны Биби Маһруй исеме белән тыгыз бәйләнгән. Кыз балалар өчен җәдитче мәктәп 1890 нчы елда ачыла.Шуңа кадәр дөньяви белем бирелә торган мәдрәсәләрдә ир-егетләр генә укыган.
Укытучы:Әсәрдә берничә урында авыл һәм шәһәр тормышының җентекле картинасы бирелә.Ни өчен дип уйлыйсыз?
Икенче төркем: Минемчә, Г.Исхакый авыл һәм шәһәр тормышын контраст сурәтләп, проблеманың чишелә алмаслыгын күрсәтә.Бу ике геройның менталитеты, алар тәрбияләнгән традицияләр төрле.Шәмсетдин татар авылында, гади татар гаиләсендә туып үскән, мәдрәсә тәрбиясе алган, мулла булырга әзерләнгән. Проблеманың чишелә алмаслыгын күрсәтү өчен, авыл тормышын сурәтләгәндә автор авыл тормышына типик булмаган күренешләрне калку итеп китерә.Мәсәлән бу өзектә: “Әнисе төн буе камыр белән маташты. Түшәктән сасы килүе бетмәде. Җиңгәсе белән агасы тагы балаларын кыйнадылар….” Авылда Шәмси бер рәхәтлек тә тоймый. Аның күңеле шул чорның алдынгы яшьләренеке кебек шәһәргә омтыла.
— Әсәрдә бөтен уңайлыклар шәһәр тормышы, ә культурасызлык авыл тормышына бәйләнгән.Анна аша рус культурасына якынайган Шәмси артта калган авыл тормышында яшәргә теләми.Чыннан да ХХ йөз башында рус культурасына якынаючы татар яшьләре күп булган, һәм катнаш гаиләләр еш барлыкка килгәннәр.
Төркем җитәкчесе:Гаяз Исхакый әсәрендә, шул чорның очрый торган типик вакыйгаларына таянып, татар халкының милләт буларак юкка чыгу куркынычы проблемасын күтәрә. Урыс менталитеты көчләп тагылган чорда катнаш гаиләдә туган балалар руслашканнар, рус теле аларның туган теленә әйләнгән.
III. Нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү. Әсәрләрнең бүгенге көн укучысы өчен кыйммәтен билгеләү (Социальләштерү)
Укытучы:Шәмси мисалында автор татарның юкка чыгу куркынычы зур булуын һәм аның сәбәпләрен дә күрсәтә, соңга калу ихтималы барлыгын кисәтә.Шул сәбәпләрне билгеләп карыйк әле.
— Катнаш гаиләләр барлыкка килү татар милләтен сан ягыннан киметүгә китергән.
-Татар кызларының тиешле белем алмаулары татар егетләренең рус кызларына өйләнүләренә китергән.
Укытучы:Гаяз Исхакый ХХ йөз башында ук чаң суккан проблема бүгенге көндә ачы хакыйкать. Берничә гасыр элек урыслар белән бер үк санда булган татарларның саны бүгенге көндә 7 миллионнан артмый, ә урыслар 150 миллионга җитә. Күп кенә этнослар бөтенләй юкка чыкканнар.Бүгенге көннең хакыйкатьләреннән берсе- урыс булмаган халыкларны югары дәрәҗәдә урыслаштыру ул. Башка халыкларның телләренә, шул исәптән татар теленә дә юкка чыгу куркынычы яный. Бүгенге көндә катнаш никахларның саны буенча татарлар беренче урында торалар.Безнең мәктәп мисалында да бу проблеманы карап үтик. Мәктәптә укучы 1002 укучының 254е татар,495е рус, 189 укучы катнаш рус-татар гаиләсеннән. Катнаш гаиләдән булган балаларның 15% гына үзенең туган теле итеп ике телне дә саный, калганнары рус телен генә туган телләре дип саныйлар. Шунысы кызганыч: татар балалары да туган телләрен белмиләр.Бары 166 бала гына татар төркемнәрендә белем алалар.Ни өчен шулай соң? Өйдә уйланып килегез әле.
Өй эше: Катнаш гаилә коруга фикерегезне, анда туган баланы тәрбияләүгә үзегезнең карашыгызны язып килегез
Укытучы:Гаяз Исхакый тирәлек, язмыш каршылыгында татар милләтенең юкка чыгу проблемасын башка әсәрләрендә дә күтәргән. Хәзер без язучы Рабит Батулла әзерләгән материалны карарбыз.(“ Батулла дәресләреннән” Гаяз Исхакыйның “200 елдан соң инкыйраз” әсәре турындагы өзек күрсәтелә.)
Укытучы:Бу әсәрендә автор татар юкка чыкмасын өчен кирәкле шартларны күрсәтә. Автор фикере бүген дә үзенең кыйммәтен югалтмаган. Без сыйныфтан тыш уку сәгатендә аны шәрехләп укырбыз, ул шартларны билгеләрбез. Хәзер сезнең игътибарыгызга Гаяз Исхакый күтәргән проблеманың тагы бер ягын тәкъдим итәсем килә. Без сезнең белән “Зөләйха” драмасы буенча язылган фильмнан өзек карарбыз. (Попның отряд белән татарларны чукындырырга килү өзеге күрсәтелә.) Проблеманың кайсы ягын күрдегез?
— Христианлаштыру,татарларны чукындыру көчләп үткәрелүен күрдек.
— Чукындыру корал һәм солдатлар белән үткәрелгән. Моңа каршы авыл кешеләренең кулларында сәнәк кенә.
Укытучы:Фильмны без сезнең белән сыйныф сәгатендә карарбыз һәм нәтиҗә ясарбыз. Керәшен татарларының аянычлы язмышын бөтен зурлыгы белән күз алдына китереп бастырыр ул. Укучылар, без сезнең белән Гаяз Исхакый әсәрләрен 11 сыйныфта да укыячакбыз. Бүген “Ул әле өйләнмәгән иде” повестеннан чыгып, үзебез өчен нәтиҗә ясап карыйк әле.
-Ике милләт корган гаиләдә, хәтта олы мәхәббәткә нигезләнгән булса да, каршылыклар тууы бик мөмкин. Бүгенге көн татары үз телен белмәсә дә, аңа халкыбызның гореф-гадәтләре сеңә. Нәкъ шул нәрсә каршылык китереп чыгарырга мөмкин.
— Минем уйлавымча, кешеләр бер-берсен яратсалар, бөтен кыенлыкларны да үтә алалар. Тик моның өчен бер-береңнең традицияләрен, йолаларын хөрмәт итәргә кирәк, бу гаиләдән булган бала һәр ике телне дә тигез дәрәҗәдә белергә тиеш.
— Ә минемчә, традиция һәм йолаларны хөрмәт итеп кенә телне саклап булмый.
— Бу повесть безне уйланырга, тормыш коруга җитди карарга чакыра. Бигрәк ике милләт халкының бер гаилә кору турындагы хыялы ачык уйланылган булырга тиеш. Чөнки мондый гаиләләрдә өстәмә проблемалар гел туып торачак.
Беренче төркем җитәкчесе: Гаяз Исхакый безнең халыкны бүген дә уйландыра торган проблемалар күтәргән. Без катнаш гаиләдә туган проблемаларга җавап табуы бик авыр икәнлеген, күп очракта мөмкин түгеллеген дә аңладык. Безнең төркем укучылары киләчәктә гаиләне үз милләт кешесе белән генә төзергә кирәклегенә ышанды.
Икенче төркем җитәкчесе: Дәрес башында укылган эпиграфка кире кайтып, шуны әйтәсе килә: чыннан да Гаяз Исхакый татар халкының язмышы өчен борчылган, аны кайгырткан. Ул күтәргән проблемалар бүген дә актуаль.
Укытучы: Укучылар, әсәрне анализлау барышында сез үзегез өчен күп кыйммәтле фикерләр алдыгыз. Дәресне Исхакыйның үләренә 3 көн калгач Финляндия татары имам Хәбибрахман Шакирга язган хаты белән төгәллисем килә. “Мин бөтен гомерем буена төрк-татар халкының бәхете, иркенлеге өчен көрәштем…Тәңре сезләргә Ватаныбыз Идел-Урал азатлыгын күрергә насыйп итсен.” Амин, шулай булсын.
Методик һәм матур әдәбият
- А.Әхмәдуллин Офыклар киңәйгәндә.- Казан,2002.
- Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминова Әдәби әсәргә анализ.- Казан,2005.
- Д.Ф.Заһидуллина Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан,2004.
- Х.Ю.Миңнегулов Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты.-Казан,2004.
- Индус Таһиров Казанны яулап алу- Россия империясенең башы!- “Мирас” журналы.-2005.- №4
2.1.Г.Исхакый Сайланма әсәрләр, Vтом — ТаРИХ,2002 ( Мәктәп китапханәсе сериясе)
Файлы: Выступление.rtf
Размер файла: 88016 байт.
Слайд 1
Г.Исхакыйның
”Ул әле өйләнмәгән иде” әсәренә анализ.
Дәрес темасы:
Слайд 2Дәрес максатлары:
1.Укучыларның Г.Исхакый турындагы белемнәрен ныгыту.
2. Әсәрне анализлау күнекмәсен
ныгыту, логик фикер йөртү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү.
3. Яшәеш өчен кирәкле уңай сыйфатлар тәрбияләү, яшьләрне тормышка әзерләү.

Слайд 3ГАЯЗ ИСХАКЫЙГА БАГЫШЛАНГАН
ВИКТОРИНА.
1.Г.Исхакый кайчан һәм кайда туган?
2.Гаяз Исхакыйның әтисе
кем булган?
3.Г.Исхакыйның әнисе кем ?
4.Ул нинди уку йортларында белем ала?
5.1902 елда ул ни өчен Оренбургка килә?
6.Г.Исхакыйның гомер буе шөгыльләнгән эше.
7.Ул чыгарган берничә газетаны атагыз.
8.Безнең көннәрдә басылып чыккан беренче җыентыгы ничек атала?
9.Г.Исхакый иҗатын өйрәнүче галимнәрдән кемнәрне беләсез?
10.Г.Тукайның Г.Исхакыйга багышлап язган шигыре ничек атала?
11.Язучыга “Сүнә белми торган ялкын” дигән бәяне кем биргән?
12.Г.Исхакый кайсы рус язучыларыннан үрнәк ала?
13.”Зөләйха” драмасында нинди тарихи вакыйга үзәккә куела?
14.”Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә нинди мәсьәләләр күтәрелә?
15.Уфада 1906 елның 21 апрелендә беренче мәртәбә татарча спектакль куела. Бу Г.Исхакыйның нинди әсәре?
16.Г.Исхакый гомеренең күп өлешен кайда үткәрә?
17.Кабере кайда?

Слайд 4ГАЯЗ ИСХАКЫЙГА БАГЫШЛАНГАН
ВИКТОРИНА.
1.Г.Исхакый кайчан һәм кайда туган?
Слайд 5ГАЯЗ ИСХАКЫЙГА БАГЫШЛАНГАН
ВИКТОРИНА.
2.Гаяз Исхакыйның әтисе кем булган?

Слайд 6ГАЯЗ ИСХАКЫЙГА БАГЫШЛАНГАН
ВИКТОРИНА.
3.Г.Исхакыйның әнисе кем ?
Слайд 7ГАЯЗ ИСХАКЫЙГА БАГЫШЛАНГАН
ВИКТОРИНА.
4.Ул нинди уку йортларында белем ала?
Слайд 8ГАЯЗ ИСХАКЫЙГА БАГЫШЛАНГАН
ВИКТОРИНА.
5.1902 елда ул ни өчен Оренбургка килә?
Слайд 9ГАЯЗ ИСХАКЫЙГА БАГЫШЛАНГАН
ВИКТОРИНА.
6.Г.Исхакыйның гомер буе шөгыльләнгән эше?
Слайд 10ГАЯЗ ИСХАКЫЙГА БАГЫШЛАНГАН
ВИКТОРИНА.
7.Ул чыгарган берничә газетаны атагыз

Слайд 11ГАЯЗ ИСХАКЫЙГА БАГЫШЛАНГАН
ВИКТОРИНА.
8.Безнең көннәрдә басылып чыккан беренче җыентыгы ничек
атала?
Слайд 12ГАЯЗ ИСХАКЫЙГА БАГЫШЛАНГАН
ВИКТОРИНА.
9.Г.Исхакый иҗатын өйрәнүче галимнәрдән кемнәрне беләсез?
Слайд 13ГАЯЗ ИСХАКЫЙГА БАГЫШЛАНГАН
ВИКТОРИНА.
9.Г.Исхакый иҗатын өйрәнүче галимнәрдән кемнәрне беләсез?

Слайд 14ГАЯЗ ИСХАКЫЙГА БАГЫШЛАНГАН
ВИКТОРИНА.
10.Г.Тукайның Г.Исхакыйга багышлап язган шигыре ничек атала?

Слайд 15ГАЯЗ ИСХАКЫЙГА БАГЫШЛАНГАН
ВИКТОРИНА.
11.Язучыга “Сүнә белми торган ялкын” дигән бәяне
кем биргән?

Слайд 16ГАЯЗ ИСХАКЫЙГА БАГЫШЛАНГАН
ВИКТОРИНА.
12.Г.Исхакый кайсы рус язучыларыннан үрнәк ала?

Слайд 17ГАЯЗ ИСХАКЫЙГА БАГЫШЛАНГАН
ВИКТОРИНА.
13.”Зөләйха” драмасында нинди тарихи вакыйга
үзәккә куела?
Слайд 18ГАЯЗ ИСХАКЫЙГА БАГЫШЛАНГАН
ВИКТОРИНА.
14.”Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә
нинди мәсьәләләр күтәрелә?
Слайд 19ГАЯЗ ИСХАКЫЙГА БАГЫШЛАНГАН
ВИКТОРИНА.
15.Уфада 1906 елның 21 апрелендә беренче мәртәбә
татарча спектакль куела. Бу Г.Исхакыйның нинди әсәре?

Слайд 20ГАЯЗ ИСХАКЫЙГА БАГЫШЛАНГАН
ВИКТОРИНА.
16.Г.Исхакый гомеренең күп өлешен кайда үткәрә?

Слайд 21ГАЯЗ ИСХАКЫЙГА БАГЫШЛАНГАН
ВИКТОРИНА.
17.Кабере кайда?
Слайд 22Г.Исхакыйның
”Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрен анализлау.

Слайд 23Г.Исхакыйның
”Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрен анализлау.
1.Сезнең моңа
кадәр ике милләт кешесе арасындагы мәхәббәт яки катнаш гаиләләр турында
әдәби әсәрләр укыганыгыз бар идеме? Бу темага язылган әсәрләр ник бик аз? Сез аларны
кирәк дип табасызмы?
2.Гаяз Исхакый әсәрендә күтәрелгән проблема безнең тормышыбызда чагылыш табамы?
3.Шәмсетдин һәм Анна образлары, аларның мәхәббәте сездә нинди тәэсир калдырды?
4.Анна яхшы хуҗабикәме? Шул урынны әсәрдән табып укыйк әле(253-254бит).
5.Мәхәббәттә җаваплылык хисен сез ничек аңлыйсыз? Ә геройлар бу хакта нәрсә уйлый?
6. Шәмсетдинннең Аннага булган мәхәбәте аның үзен һәм Аннаны бәхетле итәме?
7. Синең бәхетең, мәхәббәтең яраткан кешеңнең тормышын ышанычсыз, тотрыксыз итсә,
син нишләр идең?
8. “Зиндан” китабының 650-651 битендәге фикерләр белән сез килешәсезме яки ни өчен
килешмисез?
9. Сезнеңчә, язучы бу әсәрендә нинди фикер әйтергә теләгән?
10. Хәзерге вакытта безнең җәмгыятебездә катнаш гаиләләр мәсьәләсенә караш нинди?
катнаш гаиләләрнең күп булуы милләт язмышына нинди йогынты ясый?
11. Киленегез яки киявегезнең башка милләт кешесе булуына сез ничек карар идегез?
12. Оныкларыгызның нинди диндә булуын һәм нинди телдә аралашыун теләр идегез?

Слайд 241.Сезнең моңа кадәр ике милләт кешесе арасындагы мәхәббәт яки катнаш гаиләләр
турында әдәби әсәрләр укыганыгыз бар идеме? Бу темага язылган әсәрләр ник бик аз? Сез аларны кирәк дип табасызмы?

Слайд 252.Гаяз Исхакый әсәрендә күтәрелгән проблема безнең тормышыбызда чагылыш табамы?

Слайд 263.Шәмсетдин һәм Анна образлары, аларның мәхәббәте сездә нинди тәэсир калдырды?
Слайд 27 4.Анна яхшы хуҗабикәме?
Шул урынны әсәрдән табып укыйк әле
Слайд 285.Мәхәббәттә җаваплылык хисен сез ничек аңлыйсыз? Ә геройлар бу хакта нәрсә
уйлый?

Слайд 296. Шәмсетдинннең Аннага булган мәхәбәте аның үзен һәм Аннаны бәхетле итәме?

Слайд 307. Синең бәхетең, мәхәббәтең яраткан кешеңнең тормышын ышанычсыз, тотрыксыз итсә, син
нишләр идең?
Слайд 318. “Зиндан” китабының 650-651 битендәге фикерләр белән сез килешәсезме яки ни
өчен килешмисез?

Слайд 329. Сезнеңчә, язучы бу әсәрендә нинди фикер әйтергә теләгән?

Слайд 3310. Хәзерге вакытта безнең җәмгыятебездә катнаш гаиләләр мәсьәләсенә караш нинди? Катнаш
гаиләләрнең күп булуы милләт язмышына нинди йогынты ясый?

Слайд 3411. Киленегез яки киявегезнең башка милләт кешесе булуына сез ничек карар
идегез?

Слайд 3512. Оныкларыгызның нинди диндә булуын һәм нинди телдә аралашыун теләр идегез?

Слайд 36Уңсаң да — үзеңнән,
Туңсаң да — үзеңнән!

Слайд 37 Гаяз Исхакый — татарның бөек таланты милли
әдәбиятның классигы һәм горурлыгы.
М.Хәсәнов
Слайд 38Өй эше:
“Кеше үз язмышына үзе хуҗа” дигән темага инша язарга.
Көн темасы
Кеше үз язмышына үзе хуҗа
Язмыш кешене бик күп сынаулар биреп сыный. Һәркемнең үз ихтыяры — кемдер язмышына буйсынып яши, кемдер аны үзгәртергә тырыша. Язмышка буйсыну — димәк читтән күп факторларга бәйле булып, тормыш агымына иярү. Язмышың белән үзең идарә итү — димәк үз эшеңне, үз юлыңны табып, үз теләгеңә ирешү дигән сүз.
Зирекле кешесе Айрат Габетдинов белән без очраклы рәвештә таныштык: танышларым Яңа Чишмәдәге «Пчелка» кибетеннән юкә балы (салкын тиюдән) сатып алырга киңәш иттеләр. Безне елмаеп торган ир-ат каршы алды. «Бу вакытта кибеткә керүчеләр сирәк, ул нигездә профессионаллар һәм һәвәскәр умартачылар өчен махсуслашкан. Кышка алар, кагыйдә буларак, кирәкле әйберләрне туплап бетерделәр. Шунлыктан кибет кышкы чорда даими эшләми», — диде ул.
Гәпләшеп алгач, Айратның сәүдә белән әле күптән түгел генә шөнгыльләнә башлавы ачыкланды. Ике еллап элгәрерәк ул үзен сатучы ролендә күз алдына да китерә алмаган, ул профессиональ слесарь, озак еллар «Ямашнефть»тә эшләгән, эшеннән, хезмәт хакыннан (биш кешедән торган гаиләгә ул беркайчан да артык була алмый: хатыны, өч баласы, йорт-җире, мал-туары — бар да финанс чыгымнары сорый) канәгать булган. Бар да әйбәт кенә барган. Сәламәтлеге бераз борчып торса да, Айрат аңа игътибар итмәгән, авыртыр да узар әле, дип уйлаган. Ә авыру көчәя генә барган, бу вакытта исә аңа әле 40 яшь кенә була. Озакка сузылган дәваланулар, тернәкләнү чорында Айратның янәшәсендә гаиләсе, туганнары, дуслары булган. Һәркем булдыра алганча аңа физик һәм рухи ярдәм күрсәткән. Айрат үзе дә холкы белән оптимист кеше. Телевизор карап диванда ятуны үзенә гадәт итеп алмый. Дустының, профессиональ умартачы Сергей киңәше белән «умарта корты терапиясен» кабул итә башлый, бу бик үк рәхәт процедура түгел, шулай да аңа сихәте тигән. Олы улы Камил белән алар Сергейның умарталыгында еш булалар, булдыра алганча аңа булышалар, эшнең нечкәлекләренә өйрәнәләр.
Язын исә Габетдиновлар бакчасында умарта оялары пәйда була. Бик үк авыр булмаса да, эше күп, күп вакыт һәм тиз арада эшләүне таләп итә.Ялгызы гына бу эшне башкару Айратның көченнән килмәс иде, әмма аның янәшәсендә ярдәмчеләре — балалары бар. Айрат бакчада булган кызык хәлләр турында искә алып үтте: бервакыт ул кызы Камиләгә бал кортларына су куярга кушкан, ә кыз исә ярты чиләк су алып чыккан. Тиздән кечкенә Сәриясе дә булыша башлар, әлегә ул умарта оялары артында качышлы уены уйнау белән мәшгуль.
Умартачылык белән шөгыльләнү өчен кирәк-яракларны, махсус җайланмаларны баштагы вакытларда дусты биреп торган. Ә аннан соң кәрәз, рама, саклагыч костюм һ.б. кирәкле әйберләрне каян алырга дигән сорау туган. Районда андый кибет юк, ә Чистайга гел йөреп булмый. Шулай итеп әлегә кадәр беркем дә үз өстенә йөкләмәгән эшне — кибет ачарга карар кылганнар: райондагы умартачыларга да яхшы булачак, үзенә дә умартачылык белән шөгыльләнүче кешеләр белән танышырга, аралашырга мөмкинлек туачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал «Шешминская новь»
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза 
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
- Баш бит
- Әдәбият
- Проза
- Гаяз Исхакый
- Повесть
УЛ ӘЛЕ ӨЙЛӘНМӘГӘН ИДЕ
Беренче танышу әле һаман аның хәтерендә.
Алар Народный домда «Фауст» куелганда күрше-күршегә тугъры килештеләр, бинокльләр бирештеләр. ИттифакыйИттифакый — очраклы. гына артистлар, уеннар, музыка хакында сүзләр алыштылар. Киемнәр киенгәндә дә бер урынга тугъры килеп, театрның ишегеннән дә бергә чыктылар. Озату-озатмауны уйлашмаенча гына, театрда башланган сүзләрен дәвам иттереп, бергә дә киттеләр. Урам тулы халык арасында — аннан выжлый, моннан гөжли торган автомобильләр, кычкырыша-талаша торган арбачылар арасыннан үткәндә — берсенә берсе «Сез кая?» дияргә дә өлгермәделәр.
Юлны чыгып, халыктан бераз арынгачтан гына марҗа: «Минеке — уңга таба»,— дисә дә, Шәмсетдин: «Миңа да шулай»,— дигәч, тагы сөйләшүләрендә дәвам иттеләр. Сүзнең уртасында гына Шәмсетдингә аерылып китәргә тугъры килгәнгә, ул, рөхсәт берлә, марҗаны озатырга да китте. Урамның тайгакларыннан үткәндә ул куркып-куркып басканга, Шәмсетдин аны култыклады да, аулак кына тыкрыкка кереп, ике этажлы гына агач өйгә җиткәч тә, марҗа:
— Менә минем өем, рәхмәт озатуыңызга,— дип кулын сузды.
Юлда сөйләүдән марҗаның театрга шактый йөрүе мәгълүм булганга, Шәмсетдин:
— Бәлки, әле тагы күрешермез, мин еш булам, кичләрне эш юк,— диюенә, марҗа:
— Мин дә театрны сөюче, мин әле менә «Пиковая дама»га барырга йөрим, иртәгәдән арыга куела да икән.
Шәмсетдин:
— Мин шул Александринкага билет алган идем,— диде.
— «Гроза»гамы? —дигән сөаленә «Әйе» дигәч:
— Минем дә бит аңарга билетым бар,— диде.
Шул иттифакыйлык болар арасында тагы әллә нәрсәне, мөнәсәбәттәге әллә нинди бер рәсмилекне җимерде, алар бер-берсенә чыгарып, ни өчендер, билетларын да күрсәтештеләр. Урыннар бергә үк булмаса да, билет икесендә дә галерканың сул ягы булды.
Өченче көнне Александринкада икесе дә иске танышларча күрештеләр. Марҗаның кофтасы алсу җирлек өстендә җете кызыл юллы материядән иде. Муенының ачык җиренә эре генә гәрәбәсыман кара нәрсә такканга, аның муеннары, ияк астлары тагы алсуырак, агырак күренәләр иде. Кулындагы ридикюль дә әллә нинди материядән чигеп эшләнгән булган кебек, өстендә кия торган әйбер дә теге көнгә башкача иде. Пәрдә араларында бу юлы бербуйдан бергә йөрделәр. Уеннарны тикшерделәр, бергәләп Островскийны мактадылар. Өченче пәрдә арасында, Шәмсинең тәкъдим итүе буенча, лимонад та эчтеләр, дүртенче пәрдәдә күрше белән урын алышып, янәшәдә утырыштылар.
Театрдан чыккач Шәмсетдин, бу юлы бер дә курыкмаенча, кичке ашка чакырды. Марҗа бер дә исе китмәенчә генә, гади генә иттереп:
— Минем алай ашыйсым килми, сезнеке килсә, менә гостиницага кереп кенә ашыйк,— диде.
Анда кереп, аяк үрә генә төрле нәрсәләр капкаладылар, аяк үрә генә марҗа шоколад [ашады], Шәмсетдин чәй дә эчте.
Төн матур булганга, иртәгә бәйрәм мөнәсәбәте белән икесенә дә кибеткә чыгарга булганга, Невскийны җәяүләп үтеп, Нева ашасыннан гына арбачы алып, кайтып киттеләр.
Бу юлы Шәмсетдин аның исеменең Анна Васильевна икәнен, үзенең ике ел элек ире үлгәч, ире урынына сатучы булып кереп, хәзер киемнәр кибетендә приказчик икәнен, эче пошканнан театрга йөрергә, вечерларга барырга ярата торган күңелле хатын икәнен белеп кайтты.
Өченче очрашу тагы ярты иттифакый булды. Шәмсетдиннәрнең кибет хуҗасына фәкыйрь балалар тәрбияләр өчен ясалган балалар иртәсенә ике билет көчләп саттылар. «Иртә» булачак көн бәйрәм булса да, шимбә көн тугъры килгәнгә, Шәмсетдиннең хуҗасы, яһүди приказчиклары бармасын өчен, икесен дә Шәмсетдингә бирде. Шул ук көнне Шәмсетдин телефон берлән Анна Васильевнага өченче көнгә билет барлыгын сөйләп, вәгъдә алды.
Шәһәрнең читендәге кечкенә залда тагы очраштылар. «Иртә»дә иң күп халык балалар, бала караучы хатыннар, сирәк-сирәк кенә белеш дустлар булганга, бу ике яшь пар һәркемнең күзендә тотылдылар. «Иртә» озын гына булды. Балалар хоры, балалар оркестры бик күңелле үтсә дә, икесенең дә ашыйсылары бик килде. Пәрдә арасында пирожный берлә эчелгән чәй дә тамак ялгарлык булмаганга, чыгу берлә тиз-тиз ашханә эзләргә тотындылар вә беренче очраган польский столовойга кереп, ашарга тотындылар. Ашыйсылары бик килгәнгә, Шәмсетдин берсе арты берсе төрле ашлар күтәртеп ташытып торганга, бик күп ашадылар. Ахырдан, өчәр тиенлек кызыл кесәлдән соң кофе эчәргә тотынгач кына, иренеп кенә, ашыйммы икән, ашамыйммы икән дип икеләнеп, котлет ашый торган курсисткаларны, гәзитәнең тәменә манып кына җиде тиенлек борщ ашый торган студентларны күрделәр. Кофе эчеп бетереп, авызга теге ашларның тәме килә башлагач кына, кикерткәннең соңында әллә нинди әчкелтем-төчкелтем тәмнәр килеп киткәч кенә, тегеләрнең чырайлары сытылуының мәгънәсен аңлап, өйгә таба киттеләр.
Болар урамга чыкканда Петербургның кыска көне бетеп, эңгер-меңгер вакыт кергән, урамнарга фонарьлар ягылган иде. Бәйрәм булганга, урамның буйларын халык тутырган, төрле бизәкле киемнәрдәге кешеләр, төрле төстә кычкыра торган исерек тавышлары берлән урам тулган иде. Аяк асты тайгак, халык бәрелүчән-сугылучан булганга, Анна Васильевна чыккач ук үзе Шәмсине култыклады. Икесе дә бик авыраеп киткәнгә, акыртын гына, юк-бар сүз сөйләп кенә өйләренә борылдылар. Әллә нигә, һавада торасы килгәнгә, эчтәге ашлар авырайтып басып торса да, юлның зур бер бүлеген җәяү үттеләр, Невский башына барып җиткәч тә халыкның сугыша-сугыша вагоннарда урын алуларына да бик озак катышмадылар. Ул да ялыктыргач, алар да сугышып, кысылып урын алдылар. Кысыла-кысыла, вагончы белән талаша-талаша бардылар, вагоннан чыкканда икесе дә авызларында әллә нинди күңел болгану, сару кайнау кебек үзгәрешләр сизгәнгә, икесе дә берьюлы лимон берлән чәй эчүне уйладылар. Шәмсинең өе якын булса да, миңа керик дияргә база алмады. Рестораннарның ишегеннән үк исереклек исе, аракы, сыра сасысы килеп торганга, анда чакырырга да кыя алмады. Кич иртә булса да, өйгә кайтып чәй эчәрмен дә бер нәрсә укып ятырмын дип карар бирде.
Менә Анна Васильевнаның урамына җитә башладылар. Ул борылды да:
— Әйдәңез, миңа чәй эчәргә керик,— диде.
Шәмсетдин рәхәтләнеп кабул итте. Анна Васильевна берлә талашып-кычкырышып кына алма, әфлисун алды. Вареньены, конфетны Анна Васильевна алдырмады. Ишек ачылды. Шәмсетдинне киемнәр салырга калдырып, Анна Васильевна үзе алдан китте. Ул киемнәрне салырга да өлгермәде, Анна Васильевна:
— Рәхим итеңез,— дип, коридорның эченнән чыкты.
Шәмси, кереп баскач та, аптырабрак китте. Озын гына, биек кенә бүлмә, тәрәзәсендә ап-ак пәрдә, уң якта ак кына караватка җете ак мендәрләр өелгән, ап-ак юрган белә өртелгән. Сул якта зур гына диван аксыл киемендә һаваланып тора. Тәрәзә янында зур гына өстәл. Аңарга ап-ак эскәтер җәелгән. Сул почмакта кечкенә генә, пөхтә генә комодта зур гына көзге, ислемайлар, савытчыклар, хатын-кыз шара-баралары, диварларда әллә ничек кызыл материя берлән ясаган чәчәкләр, алар арасында открыткалар. Тынык һава эчендә нечкә генә, пөхтә генә бер ислемай исе. Шәмси акыртын гына кәнәфигә утырды. Шул пөхтәлекләр эчендә аның карынындагы ашлар тагы баса төштеме, йомшак кына, сөеп кенә батуы берлән кәнәфи аз [гына] иркәли төштеме, аның күзенә йокы тыгылды. Аның бөтен тәне ару хис итеп, шул кәнәфидә, әнә шул йомшак, ап-ак урыннарда ятасы, югаласы килде.
Ул арада булмады, Анна Васильевна өстке киемнәрен салып ташлады. Кечкенә генә ак алъяпма бәйләп өлгереп, чәй урыны хәзерләргә тотынды. Комодыннан алып печенье кебек нәрсәләр куйды. Варенье савытына әллә кайдан казынып варенье тутырды. Бер тәрилкәгә дөге сумсалары салды. Матур гына савыт берлән май, сыр утыртты. Самовар килеп, чәй янына утырганда Шәмсетдин үзенең кайдалыгына хәйран булып калды. Чын, бу шул Анна Васильевна өеме, шул аена 30 тәңкә ала торган приказчик өеме?.. Ник соң ул аена 60 сум алса да, өендә ямь юк? Ник соң ул бүлмәсенә Анна Васильевна кебек ун тәңкә түгел, унсигезне түләсә дә, эт абзары кебек күренә? Ул чәй ясый башлады. Чәй тәмле, ашы-суы һәйбәт. Сүз ара сүз китте. Шәмсетдин белмәенчә дә үзенең тормышын, нәселен битәдән сөйләп, кичкә кадәр утырганын тоймый да калды.
Дүртенче, бишенче очрашулар ике тарафтан да теләшеп, вәгъдәләшеп булды. Берсендә Шәмси, тагы кич берлә, үзе кереп чыкты. Берсендә кич берлән, театрга барыр алдыннан, Анна Васильевна Шәмсине алып чыкты. Шуннан соң да мөнәсәбәтләр һаман дустлык, иптәшлек даирәсеннән узмады.
Көннәр озая төшеп, кояшлар язга таба карый башлагач та Шәмси берлән Анна Васильевна, кышның матурлыкларын чынлап татып калыр өчен кебек, кавышыр өчен, ачык һавада саф авыл тормышында көнне уздыру өчен, иртәнге поезд берлән Финляндиянең Таулар станциясенә юнәлделәр. Бик озын иттереп, берәмләп-берәмләп, икешәрләп-икешәрләп, башкалар берлән төркем-төркем булып шудылар. Тере куйны ботыннан тотып кимерерлек дәрәҗәгә җитеп ачыккач та, фин ашханәсенә кереп, фин ысулынча ачык өстәлдә ашадылар. Фин хатыннарының тәмле каһвәләрене эчеп, кадерле минутларны бушка үткәрмәс өчен, тагы һавага чыктылар. Чаңгы алып, зур киң күл өстеннән бата-чума йөгерделәр, чаптылар. Өйрәнмәгән аякларда чаңгы батты, кыекланып карны кисте. Көйләнеп китеп кенә барганда ике аяктагы ике чаңгы берсе бер тарафка, берсе бер тарафка киңәеп китеп екты. Берсе көйләнеп киткәндә, икенчесе егылып мәдәри. Аны тотып торгызырга дигәндә, икенчесе артка чүгеп карга чумды. Ботинкаларга кар тулып, оек аша үтеп, аякларга кар кереп тәнне калтыратты. Тән җылысы берлән эреп-агып чиркандырды. Болар тагы тордылар, тагы киттеләр, тагы аудылар, егылдылар. Дәрт берлән, кәеф берлән вакыт үткәнне дә, арыганны да сизмәделәр. Күлнең ар башына барып җитеп, хәл җыярга утыргач кына бөтен өстләре кар-боз белә катканны белделәр. Кояшның, актык нурларын салландырып, күрешеп, ап-ак кар артындагы урман эченә яшеренгәнене күрделәр. Анна Васильевна арый да төшкәнгә, хатын-кыз киеме үзе дә чаңгыга уңайсызлаганга, кулга-кул тотынып, акыртын гына, тын гына киттеләр. Вә илля Аллаһе гына фин өенә кереп егылдылар. Өйгә кергәч, арыган тән ут кебек яна башлады. Карлар эреп киемнәрне чылатты, юешләтте. Аякларны салып, киемнәрне чишенеп, киптерергә мәҗбурият туды. Шәмси фин абзыйның иске чалбарын, катасын киеп, чалбарларын, оекларын, ботинкаларын киптерергә элде. Анна Васильевна, фин хатынының капотынКапот — хатын-кызларның киң итеп тегелгән, өйдә кия торган күлмәге; халат. киеп калып, бөтен эчке-тышкы киемнәрен киптерергә куйды.
Арыган-талган көенчә финнең аз гына тозлы май берлән кара икмәге бик тәмле тоелды. Аның куе каймак берлән бирелгән каһвәсе телләрне йоттырды. Алар озын иттереп эчсәләр дә, киемнәр әле һаман юешлекләрен бетермәгәнгә, суыгаеп киткән тышка юеш киемнәр берлән чыгу куркынычлы булганга, һаман өйдә утырдылар. Финнәрнең начар русча берлән «еще ного ремяЕще ного ремя (еще много времени) — әле вакыт бар.» дип ышандыруларына карап, тик кенә хәл җыйдылар. Киемнәр хәзер булгач, салкын һаваны ерып, ап-ак ай яктысында җем-җем елтырый торган карларны үтеп вокзалга юнәлделәр. Вә салкын һаваның ныгайтуына, тазартуына шатлана-шатлана яшь әгъзалар белән киерелә-сузыла барганда поезд килеп тә җитте. Никадәр ашыксалар да, үтеп тә китте. Икенче поезд да тагы 4 сәгатьтән соң гына булганга, үзе Петербургта иртәгә иртә берлән генә булганга, иртәнге поездга чыгарга уйлап, әлеге үк финнәргә кунарга кайттылар. Урын хәзерләргә кушып, ап-ак кар дөньясында тагы бераз йөрергә, шул мул тын фин дөньясының тынлыгын, бертөрлелеген тагы бераз суларга, шундагы иркенлек, шундагы кыш матурлыгында тагы бераз ләззәтләнергә булып, тын, мул, ялгыз урманга таба — шул ап-ак кар диңгезендә ямь-яшел булып тора торган урманга таба киттеләр. Аның чыршы-нарат исен иснәп, аның таза нык исенә коенып, өйгә кайтсалар, кечкенә генә кунак бүлмәсенә, зур караватка ике кешелек урын хәзерләнгән, иртәгә юыныр өчен сулар, ап-ак сөлгеләр куелган таптылар. Киң урынга икесенең дә бердән күзләре төште. Икесе дә «бу ни?» дигән кебек карадылар. Берсенең дә күңелендә, гакылында «юк, болай ярамый» дигән сүзне әйтерлек уй вә фикер тумаганга, икесе дә шул иттифакыйлыкка буйсындылар.
Иртә берлән кофе эчкәндә берсенең күзенә берсе карашырга тартынсалар да, поездга өлгерсәк ярар иде дип ашыгып барганда аны да оныттылар. Шәһәрдә икесе ике вагонга утырышканда да бик дустча күрешеп аерылыштылар. Үзе генә калгач, Шәмсетдиннең башына: «Бу ни булды соң әле?» — дигән сөаль килсә дә:
— Йә, җитәр инде, бик күп фәлсәфә саттык, берни булмады. Мин өйләнмәгән бер егет, ул хөр бер хатын,— диде дә куйды.
Вә шуннан соң боларның очрашулары тагы шул юлында дәвам итте.
Көн үтә-үтә вә никадәр бер-берсенә үзләшеп китеп, эч пошканда килү-китүләр рәсмият даирәсеннән күптән чыкса да, Шәмси һәрвакыт үзен өйләнмәгән, җае туры килгәндә өйләнәчәк бер егет итеп хис итүдән туктамады, вә шуның шулайлыгыиа һичбер вакытта Анна Васильевна да сүз кайтармады. Кыяфәт, кылынышы берлән дә шулай булуына кәефе киткәнен белдермәде. Ләкин ул мөнәсәбәт арткан саен, акча мәсьәләсендә элгәре күк сарыпларга тотынды. Һәр вакытта да трамвай өчен, театр өчен, йөрергә барган җирләрдә ашаган-эчкән өчен үз өлешен мотлакМотлак — һичшиксез. түләүчән булды.
Элгәре бу холкы Шәмсигә ят күренсә дә, ике арадагы мөнәсәбәтне кытыршылаган кебек күренсә дә, ул да Анна Васильевнаның теләвенә буйсынырга мәҗбүр булды.
Яз җитеп, Петербургның иксез-чиксез сасылары, тузаннары дөньяны сарып алгач, зур шәһәрнең бәхетле бәндәләре җәйләүләргә, авылларга китсәләр дә, Шәмси дә, Анна Васильевна да эссе көннәрдә бөркү магазиннар эчендә утырдылар; тузанлы төннәрдә дүрт ягы дүрт диварлар белән капланган таш капчык кебек бүлмәчекләрдә җәйләрен үткәрделәр. Язның матур көннәрендә, июнь, июльнең чәчәк, үлән, гөлгә баткан көннәреңдә, хуҗалары, зур приказчиклары хәл җыйганга, тын алганга, болар икесе дә шәһәрнең ике очында ике магазинда диварлар сакладылар. Икесе дә эссе көндә, куе тузанлы шәһәр һавасында табигатьләре бозылган алучыларның кылынышларына, капризларына ярый-ярый әлсерәделәр, арыдылар. Әллә нидә бер килгән бәйрәмнәрдә генә йә Финляндиягә барып, йә Кронштадт кебек җирләргә пароходта йөреп килеп, җәйнең матурлыгы, яшь тормышның ачык һавада күңеллелеген күреп, теләүләрен генә кытыклап, кызыгып кына кайттылар.
*
Июльнең урталарында хуҗалар, зур приказчиклар кайтып, болар тын алырга вакыт җитсә дә, ике магазин да Мәкәрҗәгә киткәнгә, төне-көне эш китте. Анна Васильевна июльнең егерме бишләрендә котылып калып, беренче сентябрьгә кадәр хәл алырга рөхсәт алса да, Шәмси илла Алла гына Мәкәрҗәгә китмәенчә калып, беренче августсыз бушый алмады. Икесе дә арыган, икесе дә түнәсе бу көнгә охшаган тормыштан туйган булганга, шул бер айны бергәләп җәйләүдә торырга карар бирделәр. Вә Анна Васильевна үзенең бер ике-өч көн бушлыгыннан файдаланып, Финляндиянең Петербургтан ерак кына бер станциясеннән, тимер юлдан ун-унике чакрымнар бер җирдә, зур бер күл якасында, караңгы тирәк, нарат урманы буенда кечкенә генә, пөхтә генә дача алып та кайтты. Вә көн буе кибеттән кибеткә йөреп, бер айга җитәрлек кирәк-яракны төяп, Шәмсине көтмәенчә күчте дә китте.
Иртәнге поезд берлән Шәмси үзе корзиналар, чемоданнар, мендәрләр төянеп Мустамаки станциясенә килеп төшкәндә, Анна Васильевнаны платформада тапты. Ул хәзер генә килгән булырга кирәк, аның йөзендә әле һаман өлгерәмме-юкмы дип омтылу сызыгы бетмәгән иде. Өстендәге юкадан тегелгән җәйге киеме, башындагы шытырдатып басылган кырым эшләпәсе никадәр ят булса, аның төсе-бите дә шулкадәр үк ят иде. Аның йөзенә әллә нинди кызару чыккан, күзләрендә шатлыкны яшерә алмаенча нур түгелеп тора, селкенүенә, йөрүенә, кылынышына тизлек, егетлек кушылган. Ул Шәмсине:
— Синнән, шул, шәһәр исе килә,— дип каршы алды.
Үзенең алып килгән финнең арбасына әйберләрне төятте дә, юлга чыктылар. Түгәрәк кенә, кечкенә генә фин аты юлдан йомгак кебек тәгәрәргә тотынды. Күз ачып күз йомылмады, арба яшел урман эченә чумды. Аз гына юешлек кушылган нарат исе Шәмсинең борыннарыны кытыкларга тотынды. Менә кечкенә генә ялан, тәбәнәк кенә куакларын сырып алган кара җимешләр әлмисактан бирлеӘлмисактан бирле — дөнья яратылганнан бирле. шуларга тагылган кебек тик торалар. Әнә марланып киткән бер җир; аның түбәсе, тирә-юньдәге суган башлары аерылыбрак, саргаебрак тора, аның уртасында — кып-кызыл яфраклар арасына сибелгән кан кебек кызыл җир җиләкләре.
Урманның кырыенда зур-зур борынлы миләшләр, алар тармакланып, ботакланып бөтен тирә-юньне тутырганнар; аларның бөтен ботаклары алсу-кызыл миләш сабаклары берлән бизәкләнгән; аларның яфраклары шул миләш мәрҗәннәреннән оялгангамы, үзләре дә кызылга буялганнар, үзләре дә кызыл тәннәрен кояшка күрсәтеп җемелдәп торалар.
Менә тау, озын гына тау. Фин аты, шуны гына көткән кебек, йомылып-йомарланып тауга таба, ямь-яшел урманнарның өстенә чыгарга теләгән кебек, тауга таба чаба гына. Әнә тау өстендә ялан. Анна Васильевна, сулга таба күрсәтеп:
— Менә без хәзер Финляндиянең иң биек җирендә. Әнә диңгез… Күрәмсең? Еракта-еракта сыек кына, моң гына пәрдәгә төрелгән зур бер аклык… Аның кайбер җирләре кояшка таба ялтырый, кайбер җире, үзенең дәрәҗәсен төшермәс өчен кебек, һаваланып тик ята… Әнә тегене күрәмсең: бормалы-бормалы озын күл. Аның суы, дөнья яратылганнан бирле бер мәртәбә дә селкенмәгән, хәрәкәтләнмәгән кебек, тынлыкка, тынычлыкка баткан. Аның шул һавалы тынлыгына исе киткән кебек, тирәсендә озын наратлар шаккатканнар да калганнар. Бер ягындагы киң, ямь-яшел ялан да, шул моңлы матурлыкны бозмас өчен, күбәләген дә, кошын да очырмый… Аның уртасыннан ага торган, көмеш ука кебек ялтырап яткан су да ташка бәрелеп шылтырамый-чылтырамый, ярларына сугылып шауламый-гөрләми; кая барасын әллә кайчан белгән кебек, сузылып кына коела-агыла. Әнә шул яшел дачаны күрәмсең? Шул безнеке… Әнә шул урман эченнән башын гына күрсәтеп тора торган, әнә шул иртәнге кояшка каршы тәрәзәсе уйный торган. Анда да тынычлык, анда да моңлык.
Ат кызуланганнан кызуланды. Юл урман эченә кергәннән керде. Моңлык, тынлык Шәмсинең бөтен әгъзаларына, тамырларына кадәр үтте, сеңде. Бердән урман авызыннан ат борылды, югарыга таба күтәрелеп куелган киртәләр арасыннан үтеп, курчак өе кебек дача янына килеп туктады.
Анна Васильевна, тәтиләрен күрсәтә торган бала кебек, иң әүвәл Шәмсигә дачаны күрсәтте. Өч бүлмәле дача, астында урманга зур террас карап тора. Югарыда киң зур чарлак, аңардан зур.
Шәмси бер карады, ике карады: шуның үзләренеке булуына ышанмады. Бер карады, ике карады: шул дачада икәүләп, эш эшләмәенчә, тик торырга, хәл җыярга көчләре җитүенә инанмады. Бер карады, ике карады: айның ае буенча кибеткә чыгып, аршинлап үлчәп мал сатмаенча торырга булуга күңел урынлаша алмады.
Күзе җәйрәп яткан күлгә, аның тынлык-моңлыгына төште. Ул, ашыйсы-эчәсе килгәнне дә онытып, коену дәртенә чумды. Анна Васильевнаның корзинадан чишеп күлмәк-ыштаннар алганын да көтмәенчә, суга чапты. Авызына килгән әллә нинди татарча җырны җырлый-җырлый чишенде, сызгыра-сызгыра суга керде.
Әллә ни эшләгән кебек, кычкыра-кычкыра, тавышлана-тавышлана йөзде, чумды, быкырдады, быгырдады.
Шәһәрнең крахмаллы күлмәкләрен салып ташлап, Анна Васильевна хәзерләп куйган җәйге җиңел күлмәкне киенеп, аякка чәпелдәвек киеп, терраска хәзерләнгән чәй янына килеп утыргач кына, чын да, үзен үзе дачада итеп хис итте. Чәй янына куелган өйдә пешерелгән кара җиләк бәлеше берлән суганлы, йомыркалы сумсалар шул фикерне тагы ныгытты. Шул пөхтә аш яны, шул матур өйне бер мәртәбә күздән кичереп, шул ят марҗага шул кыска гомерне шулкадәр матурлавы өчен ни дип рәхмәт әйтергә белмәенчә, Анна Васильевнаның күзләренә карады — аның үзеннән-үзе разыйлык, бәхетлелек чыккан күзенә карады. Анна Васильевна, шул карашларның ни икәнен аңлаган кебек:
— Син разый? — диде.
Шәмси, сүз берлән әйтеп аңлатырга көче җитмәгәнгә, Анна Васильевнаны бик озын иттереп суырып үпте. Пирогларны мактый-мактый ашый-ашый, иксез-чиксез чәй эчге. Әллә ниләр сөйләде. Күлдән, чәйдән соң йортка чыккач, әллә нигә уйныйсы, көләсе килеп китте. Ул Анна Васильевна берлән куыш уйнады, качыш уйнады, туп уйнады, таган атынды. Эт булып арып беткәч кенә, хәл җыяр өчен генә ятса да, тиз эрегәнен, йокыга киткәнен сизми дә калды.
Күзен ачып җибәргәндә агачларның шәүләләре озая төшкән иде. Агач яфраклары, агач ботаклары арасында бер җире капланып, бер җире ап-ачык булып челтәрләнеп күренә торган күлнең төсе зөмрәдЗөмрәд — зөбәрҗәт. төсен алган иде. Дачадан башлап күлнең агымына кадәр сузылган яшел үләнгә бик нечкә генә, чынлап җентекләгәндә күренми торган сөренСөрен — сөрем. сибелгән иде. Теге якта нарат урман өстенә кыеклап кына, нечкә пәрдә кебек сыек кына ак болыттан флёрФлёр — үтә күренмәле юка, күбесенчә ефәк тукыма. ябылган иде. Күлнең кырыеннан нарат урманның янында ярылып күренгән сап-сары арпа кыры алтын кебек башаклары берлән ялтырап тора иде. Җире, үләне, суы шундагы сагыз исенә исергән иде. Шундагы нарат-чыршының яшеллегенә, яшьлегенә, матурлыгына кызыккан-күнеккән дә тынын-тышын бетереп шаккаткан иде. Эре-эре миләшләрнең кызыл тамчыларына кәефләнә торган, ара-сыра гына күренә торган кош-кортлар да шул ук тынлыкка хәйран калган иде.
Шәмси бик озак күккә карады. Андагы бер-бер селкенә торган ноктаны эзләде. Зөмрәд кебек күгендә дә, сыек ак болытында да кыймылдау таба алмады. Шәмси бик җентекләп урманга күзен текте. Таза егет кебек билен бөкмәенчә тора торган нараты, суыктан куркудан җирдән башлап ук ботакларга чормалган чыршысы, кып-кызыл миләш тамчылары берлән бизәнеп, кырык итәкле күлмәк кигән авыл кызы кебек, тармаклары берлән дөньяга җәелгән миләше дә, үзенең яфрагы ваклыгыннан, чын зифа түгеллегеннән, ботаклары түгәрәкләнеп килеп, зонтикланып, ак тәнен кояштан саклый ала алмавыннан оялып-хурланып, кечерәеп кенә агач арасына яшеренгән каенда да күз кабагы тарткан кадәре дә селкенү дә, хәрәкәтләнү дә күрә алмады. Әйтерсең лә, барысы да мәрткә киткән!
Менә Анна Шәмси янына килде. Ул атласа да, аяклары берлән җиргә басса да, аның аягыннан да тавыш чыкмады. Ул сөйләсә дә, көлсә дә, кычкырса да, аның да тавышын шундагы тынлык бетерде, урлады. Ул, Шәмсинең ялан башын сыйпап:
— Йокладыңмы? Аш өлгерде, тор! — диде.
Шәмси тагы иренеп-иркәләнеп ятырга теләсә дә, Анна Васильевна кулыннан тотып, ярты өстерәп төшерде. Үзе:
— Аш хәзер, тиз бул, әнә су,— дип өйгә юнәлде.
Шәмси салкын су берлән юынып, тәнендәге ялкаулыкларны өстеннән төшерү өчен кызу-кызу хәрәкәтләр ясап барганда, Анна Васильевна миләш төбендәге өстәлгә аш урыны хәзерләгән, ап-ак ашъяулык өстенә тәрилкәләр, чәнечкеләр, салфетлар куйган иде. Ул барып утыргач та Анна Васильевна: «Мин сине монда финчә ашатырга уйладым»,— дип, беренчегә салкынча тозлы гөмбә бирде. Шулпа берлән ашар өчен гөмбә кыстырып ясаган сумсалар китерде. Икенче тәрилкә ит шурпасын тутырып салганны күргәч, Анна:
— Ашыкма әле, тагы аш бар, капыл туеп калма,— диде, үзе ашханәдән барып лимон берлән кыздырылган форель балыгы алып килде. — Менә, бу шул күлнең балыгы, син йоклагач кына алдым әле. Бер балыкчы үтеп бара иде,— диде.
Шәмси форельдән дә артыграк капкалый башлагач, Анна Васильевна:
— Тагы туеп куйма,— дип, ашханәгә барып, балык, бәрәңге берлән кыздырылган тәкә ите китерде. Аз гына тозлаган кечкенә-кечкенә кыярлар куеп, Шәмсигә үзе салып бирде. Аш ашалып беткәч тагы күгелсыман каралып тора торган кара җиләктән ясаган кесәл күтәреп кайтты. Шәмсигә зур гына кесәл салып, куе каймак берлән коендырып бирде. Шәмси сөя-сөя ашап бетергәч, тагы берне салып бирде.
Шәмсигә бу тәмле ашлардан соң тирә-юнь тагы матур тоелды, тагы тормыш тулы кебек сизелде. Ул шул разыйлык берлән тагы гамакка барып ятырга теләсә дә, тәрилкәләр юарга кергән фин кызына әмер биреп бетереп, Анна Васильевна аны тирә-юньне күрсәтергә алып чыгып китте. Алар кешесез, кош-кортсыз урман эченнән үттеләр. Өйләр кадәр ярылып ята торган гранит ташларга менеп тирә-юньне карадылар. Урманның сыеграк җирендә кара җиләк ашый-ашый авызларын каралттылар. Ап-ачык яланга чыгып куыштылар. Тагы ике яр арасына кысылган кебек томрапТомрап — тулы булып.-карасуланып тора торган кечкенә бер күлгә барып чыктылар. Аның ярларында үсә торган зур кәкре миләш агачларыннан миләш җыйдылар. Юлда очраган зур бер бакчага кереп кура җиләге, карлыган сатып алдылар. Арасына бер-берен төреп, аннан берничә чүлмәк резеда, башка гөлләр алып, розадан букет эшләттеләр.
Йөри-йөри арып беткәч кенә, ашыйсылары-эчәселәре килгәч кенә урманнар ашасыннан, күрелмәгән дачалар яныннан өйгә кайтып киттеләр. Фин кызы кайнатып куйган самоварны Анна Васильевна югары терраска хәзерләде. Әллә кай арада пешереп өлгергән кура җиләге берлән чия җиләк вареньеләре китереп чәйгә утыртты.
Югарыдагы күлнең өстенә мәнзарәМәнзарә — күренеш. ачыла иде. Аның өсте элгәреге тигезлек, тынлыкны югалтмаенча да, аның тирәләрендәге агачларның шәүләләре күлгә таба киткәнгә, аның кырые ике яклап яшел яфраклы агачлар берлән каймаланган булып күренә иде. Теге баштагы ак дача, көзге кебек ак шәүлә төшереп, су эчендәге ап-ак зур дачага кушылып китә иде. Уң яктагы дачаның әле бер тәрәзәсе, әле бер тәрәзәсе төбенә төшкәнгә, кояшның нуры берлән чумып, алтынлап күзне чагылдыра иде. Ул бердән кып-кызыл яна торган ут кебек булып кызыктыра, бердән кызылсу көзге кебек булып күзне камаштыра иде; бердән озын кызыл нурларын җибәреп, күлдә шуларны икешәрләтә, өчәрләтә иде. Күлнең теге тарафыннан килә торган кызыл көймәдәге ак кием кигән кыз берлән акрын гына ишә торган егет тә ике көймә кебек селкенәләр; ишкәкләре янындагы энҗе кебек тама торган тамчылары кояш нурында ялтырап-ялтырап җемелдәп китә дә, ишкәк тавышы шул зур тынлыкта югала иде.
Күлнең кырыйларында сикерә-сикерә уйный торган балыклар да үзләреннән соң түм-түгәрәк сызык калдырсалар да, ул сызык киңәеп-зураеп югалганча китсә дә, аларның да көмеш аркалары кояшка каршы ялтырап сәлам бирүләре күренсә дә, аларның да суга чылт итүләре дә шул тынлыкта бата иде.
Менә кояш урманның артына яртылый яшеренде. Күлнең теге тарафындагы дачаларның югарыгы тәрәзәләре, күлдән читтәге фин авылының бөтен күзләре нурга чумды. Еракта гына яшеренеп торган өйләр, дачаларның тәрәзәләре кызыл алтынга манылды, әле генә тын-тыныш күренгән яшел урман, аның арасындагы яланнар ут берлән янарга тотынды. Яшел җирлекнең бөтен урыныннан яшеренеп кенә ята торган тормыш кояшка күз кысарга башлады.
Менә акрын гына бер җил исте. Аның артыннан, өстеннән, ерактан гына үтә торган күк күкрәү кебек тавыш моң гына бер үтте. Дача тирәләрендәге агачлар башларын иделәр, буйлары берлән салландылар, китәчәк кояшка сәлам җибәрделәр. Күл кытыршыланды, аның шадралары берсен берсе куа-куа теге очка таба киттеләр. Күлнең тирәсендәге каймаларКайма — әйбернең төсе, бизәге яки материалы белән аерылып торган кырые. озайды, сузайды. Дачалардан төшкән шәүләләр дә әле батып, әле чумды, тагы нурларын чәчеп башын күтәрде. Күл буендагы ялтыраган утлар әле берсе, әле берсе сүнә башлады. Урманга яшерелгән дачалар аркылы фин авыллары тагы шул яшеллеккә чумды. Мәңгелек караңгы урман тагы аларның барлыгын-юклыгын яшерде. Еракта-еракта гына урман өстеннән күренә торган ак дачаның гына бер тәрәзәсен кояш сөюеннән туктамады: аерыласы килмәгән яшьләр кебек, ул аңарга нур өемнәре җибәрде, һаман күз кысты. Менә ул да моңайды, ул да сүнде. Шуны гына көтеп торган кебек, өстеннән яшел сыман чәчәкләр таратып бер йолдыз йөзә башлады. Аңар кызыкты булырга кирәк, күлнең бу башында тагы берсе моң гына нуры берлән йөзә башлады. Алар артыннан икенчеләр, өченче, дүртенчеләре китте. Озак үтмәде, бөтен күл өсте йолдыз берлән тулып, бөтен күлнең буе-аркылысында йолдызлар кисешә-кисешә, ярыша-ярыша йөгерешә башладылар. Кайсылары, иптәшләре, кардәшләре килгәнне көткән кебек, шул күлнең эчендәге асыл ташлар, хикмәтле серләрне карап торган кебек, тик бер җирдә катып тордылар.
Менә тагы бер җил үтте. Йолдызлар күлгә чумдылар, баттылар, югалдылар. Тагы башларын күтәреп, өстләрендәге суларын төшерер өчен тирбәлделәр, селкенделәр, нур чаткылары аттылар. Урман да тагы шаулады, тагы улады. Әллә кая гына, ерак кына бер кош та кычкырды. Урман артыннан, мәйданга көрәшергә чыга торган батыр егет кебек, тулып килә торган ай чыкты Ул, шундагы элек чыккан йолдызларны куып җитәргә теләгән кебек, кызулап йөзәргә кереште; үзенең юлын яктыртыр өчен күл өстенә ак нурдан озын багана ыргытты. Ул яшь кызларның агарта торган киндерләре кебек яшел урман өстеннән дә сузаеп китте… Күлгә якынрак агачлар тагы юанрак шәүләләр ташладылар. Ап-ак көмешкә әйләнгән яфраклары берлән алар да суда коена башладылар.
Шәмси берлән Анна көймәгә төштеләр. Элек алар зәңгәрсу нур чәчә торган йолдызны күлдән куып җитмәкче булдылар. Алар аның юлын ярып киттеләр. Оста йолдыз ярып килә торган көймәне күргәч тә юлын кызулатты. Ул оста үрдәк кебек күлгә чумды, әле көймәнең бер ягына посты, әле бер ягына чыкты. Алар айның нур баганасына ярып керделәр. Аны бер уңга, бер сулга калдырып үттеләр. Менә койрыкта Анна ай юлында көймәне тотты.
Шәмси акыртын гына ишә-ишә ак киемнән кыегаеп койрык тота торган Аннага күзен ташлады. Аның аз гына кыегайган йөзенә аксыл көмеш төсе йөгергән, аның исе китеп ераккка бөгелгән муенына әллә нинди һавалылык төсе йотылган, күзләре зур булып ачылган… Алар, әллә ни күрергә теләгән кебек, әллә ни ашарга теләгән кебек, бер җиргә текәлгән; аның төбе беткән, нурлы бер упкынга әйләнгән… Аның күршесендәге тагы бер көймәдә тагы бер Анна бара. Ул да моның кебек ак киемдә, ул да моның кебек койрык тоткан, ул да моның кебек башын каерыбрак утырган, ләкин аның йөзендә, күзендә моңлык, дәртлелек бар. Монарда да соң нәрсә бар?
— Син нәрсә уйга калдың?..
— Калмадым… Мин тормышның рәхәте-тәменә баттым. Сөйләү, тавыш, сүз бу матурлыкны мыскыл итә,— диде.
Үзе елмайды. Ап-ак тешләре айга каршы көлде. Үзе тагы уйга, кәефкә чумды.
Шәмсинең теле селкенмәкче, авызы сөйләмәкче, аяклары биемәкче, куллары бутамакчы булды, һәммә әгъзасы үзе белгәнчә, үзенчә шул матурлык алдында баш имәкче, кычкырып гыйбадәт кылмакчы булды. Ләкин көймәнең артына утырган ак нурга чумган гөнаһсыз шул мәхлукның яшерен гыйбадәтендәге тәмен өзмәс өчен, тавышлаган ишкәкләрне акрын гына алды, акрын гына кыегайтты, сулар тамызып кына батырды, акрын гына иште. Нурлы ай аларны кырыйга илтте. Менә баскычланып-баскычланып агачлар суга бөгелгәннәр.
Юк, түгел, алар тамырлары берлән бер-берсенә кушылышып суның эченә таба, өстенә табан үскәннәр. Эченнән-тышыннан яфраклары, миләшләре ай яктысында агара төшкән. Эченнән-тышыннан сыек кына караңгылык киенеп, ботаклары-чыбыклары юаная төшкән. Әнә ап-ак дача да су кырыена кертеп салынган. Әнә кырыйда да, су эчендә дә ул озаеп, урманга кушылып киткән. Әнә ул су эченнән тәрәзәләрен ачкан. Әнә ул су өстендә дә, су эчендә дә ишекләрен ачып кунак көтә. Әнә аның чарлагында кечкенә генә ут елтырый, киләчәк кунакны каршы алырга хәзерләнеп елтырый. Әнә аның ишеге тагы ачылды, ике якка ике кыз чыгып басты. Әй, бу теге пәри патшасының сарае бит әле. Бу нурлы юл бит, шуның сихере берлән ясалган, кешеләрне алдап китерә торган юл бит. Әй, аның матурлыгы кызыктырып алдар өчен ясаган җен бит!
Аның күзе тагы Аннага төште, тагы аңарга күрше көймәдәге моңлы Анна күзгә ташланды.
Ул аның йөзендәге моң, күзендәге дәртне аңлады.
Шәмси бердән ятьрәк иттереп ишкәкне батырды, бөтен көчен сарыф итмәсә шул сихерле юлдан чыга алмас кебек иттереп, сул кул берлән җырып ай эзеннән чыкты. Көймә селкенде, су шадраланды. Анна, башын борып, «ни булды?» дип карады. Шәмси, үзенең юктан курыкканлыгын сизеп алып, шаркылдап көлде. Аннага яртылый сөйләде дә, тагы көлде. Аңарга урман көлеп җавап бирде.
Ул, батыраеп китеп, сызгырып җибәрде. Урман яфракларыннан үтеп, фин ялаларынЯла (ял, җал) — озынча, тәбәнәк калкулык. күреп, сызгыру кире кайтты. Ул әллә кайчан ишеткән бер башкорт җырын хәтерләде. Озын иттереп, моңландырып көйләргә, җырларга тотынды. Тавыш ачык күл өстендә тәгәрәп китеп урманга барып керде. Урман «һу» дип сузып җавап бирде. Ул бер көйдән икенчегә, өченчегә күчте.
Үзенең бөтен репертуарындагы җырларын җырлап бетерде. Ләкин бугаз һаман туймады, җырлыйсы килү бетмәде.
Менә Анна Васильевна җырларга тотынды. Ул нечкә генә, моң гына тавыш берлән «Вечерний звон»ны сузды. Аннаның көе, эчнең әллә кай җиреннән кабынып чыккан шул тавышның иясе шул шат тормыштан разый Аннаныкы микән дип эзләгәндә, Шәмсинең күзе күршесендәге көймәдәге марҗага төште. Аның авызлары бер ачыла, бер ябыла, йөзе җыерыла, күзләре бер ноктага текәлә иде. Әнә кем җырлый икән, моның тавышы шундый моң булса да булыр шул. Аның төсе дә кайгылы, күз карашы да дәртле шул…
Әнә күлнең кырыенда аксыл-саргылт комнар киптерергә җәелгән тары кебек җемелдәп сузылып ятканнар. Әнә аның ак бөртекләре айга каршы, Зөһрә йолдызга каршы, моң гына нур чәчә торган кайгылы йолдызларга каршы күзләр кысышалар, бүсәләрБүсәләр — үбешү ымнары. җибәрешәләр.
Көймә борыны берлән төртелеп комга терәлде. Шәмси тиз үк сикереп төшеп, һаман җырлый, һаман көйли торган Анна Васильевнаның торганын кетмәенчә, аны кырыйга тартып чыгарды. Көймә шытырдап комны ярып керүендәге тавышларыннан Анна Васильевнаның тавышына кытыршылык йөгерде. Аның моң көе шадраланып китте. Аның башы тагы иелә төште. Аның сыны, егылмыйм дип куркып, бөгелә төште. Аның тавышы, көе дә сыныклы, бөгелмәле булып чыкты. Көймәдән чыккач, шул матур мәнзарәдән аерыла алмаенча, шул нурга коенган күлнең тәэсире астыннан чыга алмаенча, берсенә берсе тотынышып, бик озак карап тордылар. Бер-берсенә сүз дәшмәенчә, шуның матурлыгын йотып, шуның матурлыгында юанып, шуның матурлыгында оедылар, югалдылар.
Менә акыртын гына бер җил исте, күл кытыршыланды. Биткә сыек кына юешлек сугылды, борынга су исе, юеш исе бәрелде. Шул Шәмсинең, зур су буенда үскән Шәмсинең, бала вакытындагы исәпсез-хисапсыз коенуларын искә төшердеме, әллә Аннага — үзенең хәзер менә теләсә кая бара торган җил кебек хөр, әнә шул күл кебек, иңе-төбе күренми торган, айлар, йолдызлар йөзә торган күл кебек күңеле, очы-кырые күренми, беленми торган күңеле үзенең шул иптәшенә, тиңдәшенә таба өстерәдеме, алар икесе дә бердән:
— Әйдә коенабыз! — диештеләр.
Шәмси киемнәрен салып, пөхтәләп көймәгә куеп өлгергәнче, Анна Васильевна тын суда эзләр калдырып, күлгә таба атлады. Толымлап үрелгән чәчләрен башына урый-урый тезгә кадәр керде дә, алдындагы үзе кебек ак тәнле, үзе кебек ай яктысындагы нурга коенган бер кызны күреп туктады. Ул, бөгелеп, бармагы берлән аңарга таба су сипте. Теге кыз да бөгелде. Ул аңарга таба бармак селекте. Теге дә: сереңне белдем дигән кебек, бармак селкеп җавап бирде. Анна Васильевна, Шәмсигә таба борылып:
— Беттеңме? — диде.
Ай аны нуры белә кочаклап алды. Ул, аның чәченең саргылт икәнен күрсәтеп бетерерлек яктысы булмаганга, аны карагылт буяуга буяды. Аның тәненә үзенең көмеш агын куйды. Шәмси яртылый суга баткан табигатьнең бөтен бизәгәннәре берлән, табигатьнең уртасына килеп, ай берлән, йолдыз берлән үлчәшә торган Аннаны карарга өлгермәде, ул, бөгелеп, нечкә генә куллары берлән су сипте. Су бөртекләре энҗе кебек ялтырашып, Шәмсинең тәненә тиеп, аны чиркандырды. Аның тамырлары буеннан суыклык йөгертте. Ул «әй!» — дияргә өлгермәде, Анна куш учлап су ыргыта башлады. Шәмси, корт чаккан кеше кебек, бөтен көче берлән дөбер-шатыр сулар актарып, Аннага таба бара башлагач та, ул ике кулы берлән судан юл ачкан кебек итеп, җиңел тез берлән йөгерергә тотынды; аның өстендә су бөртекләре күбәләк кебек очып, алар ай нурына батып, тагы күлгә чумды. Икенчесе икенче төстә күтәрелде, бриллиант кебек аллы-гөлле булып ялтырады. Шулар арасында балык кебек оста, фәрештә кебек җиңел Анна суга кергәннән керә барды. Шәмси никадәр бөтен көчен сарыф итеп алга омтылса да, суның аякны тотуларына карамаенча кулларын бутый-бутый ыргытылса да, ул һаман Аннага якынлаша алмады. Менә су тирәнләнде. Аннаның түгәрәк җилкәсе берлән кулы берлән эшләүдән кызарыбрак киткән муены, кап-кара башы гына калды. Шәмси бөтен көче берлән тагы атылды. Җилкәсеннән тотып алдым дигәндә борылып көлеп карады да чулт итеп суга чумды. Шәмси бите алдында аның кечкенә ике аягы ай нурында ялтырады да югалды. Шәмси күзе берлән кая чыгуын эзләргә тотынды. Читтә генә су ачылды. Чәчләреннән энҗе кебек сулар агызып Анна килеп чыкты. Шуны гына көткән аучы эте кебек, Шәмси тагы ыргытылды. Анна, аңар таба борылып, ике учлап су бәрергә башлады. Шәмси, авызына, борынына, колагына кергәненә карамаенча, тончыгуына, тыны бетүенә карамаенча, һаман якынлашты. Тагы, кулым җитә дигәндә, Анна суга батты. Аягының бармаклары берлән Шәмсинең аркасына тиеп кытыкландырып китте. Шәмси артыннан чумды. Су астындагы тавыш буйлап китте. Анна судан чыгып, тын алырга өлгермәде, артыннан бик каты баш килеп аягына бәрелде. Ул куркып кычкырып җибәрүенә Шәмси, судан чыгып, биленнән тотып алды да су өстендә аны выж-выж әйләндерергә тотынды. Аның су ага торган чәче таралды. Ул үзенең юеше берлән әле Шәмсинең битенә сукты, әле кулына ябышты. Ике аяклары су өстендә йөзеп җәзбәҖәзбә — циркуль. сызган кебек түгәрәкләр ясадылар. Чәчрәгән су бөртекләре энҗе кебек ялтырап аның аксыл тәнен бизәделәр. Аның таркалган кара чәченә вак тәңкәләр тезгән төсе бирделәр. Аның көмеш тавышы, серле көлүе, аның «җибәр, җибәр» дип кычкырулары берлән бәрелешеп, урманга ингыйкасИнгыйкас — монда: кайтаваз булып яңгырау. иттеләр, аннан тагы моңрак көлү алып кайттылар. Шәмси, оста көрәшче кебек, ыргытып җибәрде. Аның тәне судан шактый югары көенчә шул аклыкны ертып алга китте. Аның кара чәчләре суга тия-тия сызык сызды. Аның аяклары, куллары җәйрәп китеп, оча торган кошны хәтерләтте. Ул сикергән балык кебек ярып төште. Аның төшү тавышы ерак китте. Аның тирәсендә күбекләнеп-күбекләнеп сулар очты, энҗеләр ялтырады. Зөһрә йолдызы көлеп карады. Ай вәкарьлеВәкарьле — үз дәрәҗәсен белгән, олысымак, мәһабәт, мәгърур. нуры белән тагы яктыртты. Анна, шуларны үртәгән кебек, шуларны кызыктырган кебек, кире аркан йөзеп китте. Шәмси аны барып җиткәч, бик озак бергәләп йөзештеләр. Бергә кайтып хәл дә җыйдылар. Тагы берсен берсе куыштылар. Узышып чумыштылар, узышып йөзештеләр, йөгерештеләр. Тагы су сибештеләр, сугыштылар. Тәннәре кызарды, күзләренә ут йөгерде, сулышлары авырайды, күкрәкләре кысылды, арыдылар. Киткәндә тәннәренә, иреннәренә яшел йөгерде. Аркалары буйлап суык чапты, тешләре шакылдарга кереште. Кибәр-кипмәс, берсенә берсе тотынып, чаба-чаба өйгә менделәр. Салкын аякларны керәнКерән — кәбестәсыманнар төркемендәге тамыры аш тәмләткеч итеп кулланыла торган үсемлек. берлән тиз-тиз генә ашап, аның өстенә фин катыгы берлән сипләп, йокларга яттылар. Айның күзен текепТекү — текәү (төбәү, юнәлтү). юрган астына кадәр керүеннән котылыр өчен, чыбыктан эшләгән пәрдәне төшерделәр. Шул тирә-юньдәге олугъ тынлыкка болар да чумдылар.
Кояшның шактый күтәрелүенә дә карамаенча суның кичке талганлыгы бетмәгән кебек булса да, Шәмси бердән суга атылды. Аның тазартып-ныгытып җибәрә торган агымнары тәнне, тамырларны үз ихтыярына ала алмасын өчен, ул аякларын сугып йөзеп китте. Кул берлән зур-зур ишеп, йөрәкне тиз-тиз эшләтеп тәнен җылытты, чумды, сикерде, йөзде; кире аркан ятып, сыек кына зәңгәр күккә күзен текте, әллә ни эзләде, әллә ни хәтерләмәкче булды. Менә еракта гына бык-бык иткән үрдәк тавышлары ишетелде. Ул, бик күптән эзләгән, югалткан нәрсәсен тапкан кебек, бөтен көчен колакка бирде. Бык-бык итү икешәрләнде, өчәрләнде. Әнә ерак кына урман эченә кертеп салынган бер йорттан, дачаданмы, фин өеннәнме, үрдәк кәрваны сузылып төшә. Әнә аның беренчеләре күлгә җиттеләр. Әнә алар, гомер буйларына су күрмәгән кебек, муеннарын бөктеләр, борыннарын суга тыктылар. Арттагылары, быкылдауны тагы арттыра төшеп, кызулана-кызулана ярлардан тәгәрәп төштеләр. Менә алдагысы эчеп туйды, менә ул йөзеп китте. Аның артыннан су, ерылып, ике якка ике канатын ача-ача киңәйде. Аның артыннан киткән үрдәк тагы үзенә бер юл алды, ул тагы суны бүлеп китте. Аның канатлары яныннан ярылган эзләр тагы артка таба киңәя-киңәя турайдылар, олыгайдылар; өченче, дүртенче тагы үзләренә юллар ачтылар. Тагы шундый юллар берлән суның өстен тутырдылар. Юлларның канатлары берсе-берсен үтеп киттеләр, берсенә берсе чәбәләнделәр. Суның өстен төрле якка киткән туры сызыклар берлән тутырдылар.
Шуларның киселүләреннән, өзелүләреннән, кушылуларыннан су өсте бизәк берлән тулды. Төрле төстәге, төрле зурлыктагы чигешләр, каймалар кояшка каршы ялтырарга тотынды. Шәмсинең башы шул бизәкләр, үрнәкләр арасында батты. Ул шуларның әле берсе, әле берсе артыннан йөгерә-йөгерә үзен үзе онытты. Ул кечкенә чакта да тегермән буасында шулай була иде, анда да шулай үрдәкләр суны бизәкли иде, анда да шулай бизәкләр су өстендә йөзә иде. Ләкин анда алар берсе артыннан берсе бик тиз йөгереп, бик тиз югала иде. Әллә шунда малайлар чулт-чулт сикереп төшеп йөзәләр идеме, әллә ана каз, канатларын суга тиереп, яртылай очып, яртылай йөзеп читләрне куганда аларны югалта идеме?
Анда, буадан югары гына салынган Баһави мунчасыннан бу чыгып тора иде. Буаның бу ягыннан ук чап-чап чабынганы ишетелә иде. Кайвакытлар ишеге ачылып китеп, сыя алмаган кебек бу дулап чыга. Аның артыннан кып-кызыл ахак кебек булган, тәннәренә каен яфрагы ябышкан Миңлебай абзый, яисә аның әнисе, яисә Баһави бабай үзе үк чулт итеп суга чума иде. Борынга бүрткән-пешкән каен яфрагы исе керә иде. Әйе, шулай иде. Коенып кайткач, әнисе кара богъдай белене берлән чәй эчерә иде. Җомгадан соң яңа бәрәңге берлән, тәкә шурпасы, тәкә тутырмасы берлән сыйлый иде. Инде аңарга әллә никадәр вакыт үтте. Ул чакта Шәмси малай иде. Аннан соң шәкерт булды. Казанның ысул җәдитЫсул җәдит — яңа укыту ысулы. мәдрәсәсендә, игъдади кыйсьмендәИгъдади кыйсьмендә — башлангыч (хәзерлек) бүлегендә. бөтен фәннәрне укып, ҖәнүбиҖәнүби — көньяктагы. Америкада ничә мәмләкәт бар? Аргентина, Гватемала, Рио-де-Җанейро, Амазонка, Миссисипи… Зунд… Панама… Панама… Әйе, Панама. Гүзәл Филипп, Кыска Пипин, Папа өченче Пи, солтан Мәхмүд Газнәви, Алып Арыслан, ысул дәфтәре… Мәет үлсә, ибнИбн — улы., бинтБинт — кызы. калса, зәүҗЗәүҗ — ир. ибн гамГам — әтинең абыйсы. калса, мәсьәлә ничәдән чыга…
Әйе, өч заидЗаид — артык. дүрт, биш заид сигез… Уннан ун, берне тарыхТарых — алу гамәле. итәбез…
Менә ул шуларны биш ел укып торганда, тел астына вак сала торган иске шәкертләрдән көлеп, үзе, иптәшләре берлән мәдрәсә башына менеп, авызларны әчетеп-әчетеп тәмәке тартырга өйрәнгәндә, забастовка елы җитте. Урамнарда әллә нинди яңа көйләргә җырлыйлар, әллә кемнәрне тиргиләр, ачуланалар, әллә кемнән үч алмакчы булалар иде. Бөтен дөньяга үч алу, кирәген бирү уе тулган иде. Шәмсиләр дә забастовать иттеләр. Алар да юка гына җәгърафия китабын, төрекләрнең французлардан урлап ясаганнан урланган тарих китапларын, ысул дәфтәрләрен, нәмүнәНәмүнә — өлге, үрнәк. хисапларын — барысын да ташладылар да мәдрәсәне дарелфөнүнДарелфөнүн — университет. ясау хакында гариза бирделәр. Шунда ачуны китереп йөргән хәлфәләрдән Чуаш Хәкимне кыйнап алдылар. Бер дә кирәге булмаса да, тәмәке тарта торган чоланның тәрәзәсене таш бәреп ваттылар. Аш вакытында эмальле тәрилкәләрне өйрәӨйрә — гадәттә ярма салып пешерелгән сыек аш. эченә ыргыттылар, кашыкларны сындырып ташладылар. Шуннан соң: «Күп яттык без мәдрәсәдә, уйламадык бернәрсә дә»,— дип, бик каты җырлап таралдылар. Хәзрәт кергәч тә аның берлән дә бик каты сөйләштеләр. Аның: «Чыгыңыз!» — диюенә карамадылар. Полиция килгәч кенә, «Беренче сада»«Беренче сада» — 1905 елгы инкыйлап чорында чыккан җыр, шәкертләр гимны; (Сада — тавыш, аваз). бәетен җырлый-җырлый мәдрәсәдән чыгып киттеләр. Шул бернәрсә бирмәгән, гомерләрен әрәм иткән мәдрәсәдән котылуларына сөенә-сөенә киттеләр. Көн үтте, атна үтте. Инде, ни эшләү хакында көн дә мәҗлес ясадылар, киңәш итештеләр. Бер нәтиҗә чыкмады. Ярый әле пароход төште дә, төрлесе төрле якка таралдылар да беттеләр. Кайсылары фәсФәс — кайбер мөселман Көнчыгыш илләрендә киселгән конус формасындагы чуклы милли баш киеме. киеп «милләт хадимеХадим — хезмәтче.» булырга керештеләр, кайсылары бухгалтерия курсларына киттеләр, кайсылары кара күлмәк киеп, каеш тагып алып, аттестат зрелостига хәзерләнә башладылар. Шәмси дә шулар арасында булды. Ул да шуларның барысыннан да үтте. Ләкин ул, өйгә кайтса авылга мулла итәргә дип йөри торган әтисе, мулла әнисе булып йөрергә дип утыртып куйган әнисенең кәефләрен бик бозасы булганга, тунын сатып, самоварны ломбардка салып, Әстерханга төшеп китте. Үзенең ысул дәфтәре белүе берлән, бухгалтер дип, бер галантерейный магазинга конторга керә алды. Ләкин бер атнадан ук белүе эшкә ярамаганга, сатучылыкка күчте. Анда да артык эш эшләргә булмаганга, кыргыз эченә мулдәкәлеккәМулдәкә — мөгаллим. чыгып китте. Ул да бик тиз туйдыргач, җәйге җыйган акча берлән зур бер шәһәргә килеп, бухгалтерия курсларына керде. Курстагы укучы бер бай баласының дим-дәляләтеДим-дәляләт — тәкъдим, киңәш. берлән Сибириядәге бер мишәр баена приказчиклыкка китте. Ул фирма бер-ике елдан соң сынганга, Шәмси тагы урам уртасында калды. Үзенең бер иптәше берлән кампания булып, ат алып, корал алып, тайгага чыгып, старатель булып алтын казырга кереште. Анда да алга китәрлек эш күренмәгәнгә, кышын вак товарчы булып сатуга тотынды. Сибириядә сату-алуның бетә торган дәверенә тугъры килгәнгә, аннан да мәгънә чыга алмады. Ул мишәрләр берлән малаерак та булып, язучы да булып, Амур якларына китте. Анда рамазан җитеп калганга, араларында картлар күп булганга, Шәмси мулла да булып, тәравих та укытты. Шунда җыелган таныш-белеше берлән ул Мәскәүгә күчеп килде. Кулына аз-маз каракүлКаракүл — Урта Азиядәге каракүл токымыннан булган куй бәрәннәренең махсус эшкәртелгән тиресе. алып, ваклап сатучы булып китте. Ләкин ул, мишәр егетләре кебек уңганлыгы, эшлеклелеге булмаганга, эшендә тәрәкъкыйТәрәкъкый — алга китеш, алгарыш, үсеш, камилләшү. иттерә алмады. Йөри торгач, кечкенә генә бер мөселман кибетенә приказчик булып җирләште. ВояжерларныңВояжер — заказлар җыеп йөрүче хезмәткәр. ярдәме берлән Петербургка килеп, мануфактурчы руска приказчик булып керде. Анда бер ел торгач, күршегә генә эш ачкан яңа бер яһүд фирмасы, бәһасен ике өлеш арттырып, Шәмсине чакырды. Инде ул менә шунда дүртенче ел хезмәт итә. Дүрт ел менә инде авылына кайтканы юк.
Шундый көз көне иде. Юк, соңрак иде. Халык та кырдан кергән иде. Өч ел йөреп, Шәмси йортларына кайтты. Әтиләре, әниләре сөенделәр, шатландылар. Угыллары урыс булган дип җар суенда сөйләнгән хәбәрнең дөрест түгеллегенә шатландылар. Тәкә суеп, хәзрәтләр керттеләр, кунаклар чакырдылар. Болай йорт-җирдән китеп, азып-тузып йөремәс өчен югары очның Вахитнең кызын алып бирмәкче булдылар. Шәмси разый булмас дип уйлаганнар булырга кирәк, моңарга белдермәенчә, яучы җибәрделәр, моңарга белдермәенчә туй көнен билгеләделәр. Моңарга белдермәенчә колак сөенче алдылар. Урамда ишетеп кергән сүз берлән Шәмси зур тавыш куптарды. Атасының орышуына, анасының елавына карамаенча, өйләнмәвен бик ачык сөйләде. Картлар һаман, болай гына әле, үтәр әле дип, үз юлларында дәвам иткәнне күргәч, төнлә торып, җәяүләп тимер юлга чыкты. Шул китүдән менә китте. Әйе, аңарга хәзер күп булды инде, хәзер ул өйдә булса, ни булыр иде икән?..
Дача ягыннан:
— Тиз бул, кофе өлгерде,— дигән тавыш ишетелде; ул, урманга ярылып, чыңлап китте. Шәмсине бердән уяндырып җибәреп:
— Әйе, хәзер менә чит җирдә, ят илдә, башка бер халыкның мәдәнияте эчендә яшим. Белмәгән-күрмәгән бер марҗа берлән дачада хәл җыям, яшьлек үткәрәм. Теге вакытта өйләнгән булсам, әллә хәзер шул рәхәтне, тормышның шул тынуын татар хатыны берлән бүлешкән булыр идем? Вахит кызы Миңлесафа берлән?
Шул тирә-юньдә, шул тормыш эчендә үзенең кырык итәкле Миңлесафа шулкадәр ят булып китте, ул шул фикернең башына килүдән көлеп җибәрде. Шуларның барысыннан берьюлы аруланыр өчен кебек, тагы бер йөзеп, тагы чумды. Суның кырыенарак җиткәч кенә, ике кулы берлән су өстендә булыр ихтималлар, әллә нәрсәләрне этеп җибәрде дә:
— Арулыгым, пакьлегем… исәнлегем, саулыгым, — дип ул суга утырып чумды. Тагы аруланып җитмәде кебек, тагы шул ук: — арулыгым, пакьлегем… исәнлегем, саулыгым, — дип чумды. Өченчесендә ул ихтыярсыз итеп, озак итеп чумды. Шул сүзләрне әйткәндә аның тавышы да әллә нинди йомшара төште. Аңарга балалык кушылды, сафлык, гөнаһсызлык буявы бизәлде. Арулыгым, пакьлегем, исәнлегем, саулыгымны икешәрли-икешәрли, ул китәргә тотынды.
— Менә бит, шул сүзне Анна аңламый. Ә? Аңламый… Русчага тәрҗемә итсәң? Аны ничек тәрҗемә итәсең? Ул марҗа шул… марҗа… Әйе, марҗа…
Күңеленең бер кырые әллә нигә кәефе китте. Әллә нидән разый булмады. Марҗа берлән тору?.. Әйе, марҗа берлән тору начар инде, кәефсез инде. Ләкин бу бит тору түгел. Иттифакый очрашкан ике яшь кешенең җәйләрен бергә үткәрешүләре, яшьлек рәхәтен бергә бүлешүләре генә.
Фәлсәфә җитәр. Ел буе эшли-эшли эштән чыккан кешенең елының бер генә аенда үзенә үзе хуҗа булып, үзе теләгәнчә гомерен үткәрергә, булдыра алган кадәр тормыштан алачак ләззәт-тәмне тутырыбрак алырга хакы бар.
Әйе, шулай Аннаның ачыклыгы, тәмле кофены оста иттереп ясап бирүләре вә чәй янындагы сыйлар бик тиз шул фәлсәфәләрне оныттырды. Чәйдән соң ул үзенең җыеп килгән татар әдәбиятына кереште. Финляндиянең тын урманнары арасында нечкә-нечкә татар китаплары эч ягыннан да нечкә-сыек кебек күренде, алар югалып китте.
Анна Васильевна ашханәдә эшләрен бетереп, тагы йөрергә киттеләр. Аштан соң көймәгә төшеп, күлнең яр башындагы елга берлән әллә никадәргә барып, андагы балыкчы финдә чәй эчтеләр, балыклар алып кайттылар. Тагы йөределәр, коендылар, уйнадылар, көлделәр. Шәмсинең иртә берлән укый торган китаплары беткәч тә, Анна Васильевна:
— Әйдә, мин сиңа кычкырып русча укыйм. Син Горький берлән танышмы? — диде.
— Ник таныш булмасын, таныш.
Анна Васильевна торып:
— Син аның «Мещаннар», «Челкаш», «Изергиль»ен укыдыңмы? — дип берәм-берәм сораганда, берсен дә укымаган булып чыкты.
Чеховка килгәч тә мәсьәлә шулай булып чыкты.
— Алай булса, менә нәрсә: мин сиңа үзем сөйгәннәрдән укыйм әле,— дип тотынды.
Иң элгәре ул Горькийның «Изергиль»ен укыды. Шәмсинең батыр фикерләр уйларга төшенмәгән башы аптырап калды — мөхәррирнең фикеренең зурлыгын кочаклый алмаенча, фикернең читеннән үтә алмады. Эче пошты, күңеле тарсынды.
— Тукта әле син, тыңла әле, ул сездәге кебек хатын-кыз өчен күз яше түгүдән рус әдәбияты үткән бит инде.
Аннаның сүзе аның иң авырта торган җиренә тиде.
— Күз яше булса, күз яше начармыни?
Анна, укуында дәвам итеп:
— Күз яше начар түгел. Күз яше тормыш нигезе корырга ярамый,— диде.— Аңарга көч кирәк,— диде дә укуында дәвам итте.
Шәмси тыңларга бөтен көчен-куәтен сарыф итеп аңларга кереште. Мөхәррирнең сүз әйләндерүләренә төшенә башлады, аның фикеренең кая таба акканнарын тотып алды. Аннаның бу көмеш тавыш берлән укыган саен китапның эченә керә барды. Ул менә бөтенләй онтылды. Йомшак кына саллана торган көймәгә утырган кеше кебек, китапның язылу музыкасында тирбәнә башлады. Аның фикер агышында, фикер дулкыннарында йөзде, чумды, югалды. Укып бетергәч, бик озак ул үзенә үзе килә алмады. Бик озакка кадәре аның колагында Изергильнең сүзләре чыңнады. Көн буена кадәре Горькийның язудагы музыкасы тавышын моңлады. Әле бер җөмлә килеп чыгып, әле бер мәнзарә күз алдына басып, әле бер фикер чумып чыгып, әле сүз борылмасы тезелеп китеп көн буе башын биләде. Бара-тора шуларның барысы берләшеп, зур, көчле, гөнаһсыз, матур, нәзек бер хатын килеп басты вә шуның авызыннан таза, нык, батыр, матур музыка коела башлады. Берничә көн бербуйдан Шәмси Анна берлән моназәрәМоназәрә — бәхәс. кыйлышты. Кыен язылуы хакында кычкырышты, һәммәсендә дә, бик озакка сузып сүз бирмәсә дә, эченнән җиңелгәнен хис итте. Икенчегә Анна Васильевна Чеховның «Настенька»сын укыды. Шәмси аны рәхәтләнеп тыңлап торды. Укып бетергәч, Аннаның:
— Менә бу инде татар хатыны,— дигәч кенә аның белән кычкырышырга тотынды.
Көн үтте. Көн үткән саен яңа-яңа әсәрләр берлән Анна аны сыйлады. Ул «Мальва»ны, «Челкаш»ны укыды. Чеховның кыска хикәяләрен укып, эчен катырды. Ибсеннән, Бернштейннән дә берничә әсәрләр укыды.
Шуларның һәммәсен бик оста иттереп бүлгәнгә, ашы-суына да вакыты калды, йөрергә, хозурланырга да сәгать җитте. Иркәләнергә, сөелергә-сөешергә тар булмады. Көн үтте, тулы булып үтте. Тормыш акты. Бөтен почмагы берлән боларны күмеп, бөтен якларына тәэсир итеп, туйдырып, селектереп акты.
Һәр минутында бертөрле матурлык, һәр минутында бертөрле күңеллелек биреп, сыйлап, рәхәтләндереп акты. Икесенең дә башларында рәхәт, падишаһлык сөрде. Иртәсен-кичен белмәенчә, көндезен-караңгысын аермаенча сөрде. Икесе дә, шул кадерле минутларны әрәм үткәрмәс өчен, шул кыйммәтле рәхәтне көфране нигъмәтКөфране нигъмәт — нигъмәт (Аллаһ тәгалә биргән байлык) кадерен белмәү. итмәс өчен, шуны йоттылар, эчтеләр. Тәме озакка барсын өчен, эссе көндә салкын ширбәтне салам ашасыннан эчкән кеше кебек, нечкәләп-нәзеклэп эчтеләр. Тормышның тәмен тәмләп, татын татлап яшәделәр.
Көннәр аяз килде. Көннәр җылысу торды. Әллә нидә бер генә бөтен тирә-юньне болыт каплап, иләктән генә вак яңгыр сибәләсә дә, икенче көнне үк көн ачылды, урманнар, яланнарны яшәртеп, агач араларына ак, кызыл, алсу төсләр чәчеп, урманның эченә ашый торган вә агулы әллә никадәр ятгырыкларны утыртып, үтеп тә китте. Тагы көн элгәреге хәлен алды. Тагы кояш әүвәлге кебек кыздырырга тотынды. Өченче көнен Анна Васильевна Шәмсине иртә үк торгызып, гөмбә җыярга алып чыкты. Аның күңелендә мәдрәсәдә торганда иң җирәнә торган, рус ашханәсенә иң ямьсез төс бирә торган гөмбәләрне җыйдырды. Ашарга ярый торган, ярамый торганын өйрәтте. Аертты. Аш вакытында, шул ятгырыктан капсаң, телеңне йотарлык ашлар ясады, шулардан бөккәннәр пешерде. Көн үткән саен Шәмси тик ятуга керә барды, көн үткән саен аның табигатендә кунак булып кадерләнү үсә килде. Үзенең үзе эшли торган эшләрен дә берәм-берәм Анна Васильевнага йөкләде. Кием алыштырудан күлмәк-ыштан кию кебек эшләрен дә аның ихтыярына тапшырды. Ул, киң яланда, хатыны сауган биянең кымызын эчеп, курай уйнап, дәрт укып кәефләнеп ята торган башкорт кебек, баштанаяк эшсезлеккә чумды. Көн үткән саен Анна Васильевнаның эше күбәйде. Көн үткән саен ул йорт эшенә бата барды. Шәмсинең тегелгәннән бирле инә күрмәгән күлмәк-ыштанын актарып ыргытты. Аларның төзәтәсен төзәтте, ямыйсын ямады, каптырмалар, төймәләр кадады, баулар такты, һәр көнне йокыдан иренеп торган Шәмсигә:
— Йә әле, башкорт кантоны, рәхим итеп, үзеңезне киендерергә рөхсәт биреңез әле,— дип, Алланың биргән көнендә аның күлмәген-ыштанын алыштырды. Тирги-тирги һәр көнне аны ботинкасын чистартырга утыртты.
Егермеләре үтә башлагач, Аннаның эше тагы күбәйде. Ул әллә кайдан гөмбәләр китертеп, аларны тозлады, серкәләде. Бакчадан чия, җиләк алып, варенье кайнатты. Күрше фин хатыннарыннан майлар алып, аларны эретеп тәпәннәргәТәпән — агачтан ясалган кечерәк кисмәк, мичкә. тутырды. Бөтен керләрне юып, артык-портыкны җыя башлады. Китәргә вакыт җиткәч, икесенең дә әйберләрен өзек урынлаштырды. Ай тулып, кайтырга көне җиткәч тә, Шәмси: «Тагы бер генә көн торыйк инде»,— дигәч, Анна Васильевна тагы көлеп: «Күчмә башкорт» дип, тагы калды. Икенче көнне Шәмси тагы хәйләләр табып калдырырга теләсә дә, Анна Васильевна үзе барып финнән ат алды. Көчләгән кебек иттереп, Шәмсине киендереп, әйберләрне төятте. Китәр алдыннан дачада тоткан хисапны күрергә дә онытмады. Ул өзек кәгазь алып килеп, Шәмсигә тулы бер хисап күрсәтте. Шул цифрлар, шул вак хисаплар шәһәрдә дә башын әйләндереп бетергәнгә, иренә-иренә генә тыңлады. Анна икегә бүлеп:
— Менә сиңа шулкадәр төшә, миңа шулкадәр,— дигәч кенә ул:
— Хисап нәрсәгә? Бергә торган, бергә беткән,— дип кычкырса да, Анна аның кесәсенә калган акчаны көчләп салган кебек салды вә шул хакта Шәмсинең озын фәлсәфәләрен тыңламаенча:
— Башкорт дөнья үлчәве берлән Финляндиядә тормыйлар, мин үзем өчен тордым, үзем өчен рәхәт күрдем, үзем расходын тоттым. Син үзең өчен, үпкәләшмәскә теләсәң, озын сөйләмә,— дип, сүзен бетерде.
Шәһәргә кайтып җитеп, тагы шул тар бүлмәгә кергәч кенә, тагы шул әчеле-төчеле шәһәр исен исни башлагач кына Шәмси айнып китте. Ул хуҗа хатыны куйган самовар берлән, аның үзеннән кунак итеп биргән сохарилары берлән никадәр чәй эчәргә көчләнсә дә, булдыра алмады, чәе тәмсез булды. Сохари комнан ясаган кебек тоелды. Борыны әллә нинди авыр бер исне ташламады. Әллә нәрсәсе тулмады, әллә нәрсәне юксынды. Иртәгә иртүк торып магазинга чыгарга булганга, сәгать уннан ук урын җәеп ятса да, йокыга китә алмады, урыны каты күренде. Әллә нәрсәләр ашый кебек тоелды. Әллә нәрсә тар кебек сизелде. Ары әйләнде, бире әйләнде, күзен йомды, уйга чумды, санап карады, йөзгә җитте, үтеп китте. Күзе шар кебек ачык торудан туймады. Ут яндырып, урыныннан кандала, борча юкмы дип тентү ясады, берни таба алмады. Тагы ятарга дигәндә бөтен тәне, бөтен әгъзасы: «Кирәкми лә!» — дип ялынган кебек булды. Тагы анда әллә нинди кандалалар бардыр, борчалар күптер кебек күренде. Тагы бүлмәдәге һаваны тарсынды. Тагы әллә нәрсәнең юклыгы катырак, ныграк хис ителде. Ул, иртәрәк яттым ахрысы, бераз йөреп керим дигән булып, киенеп өйдән чыкты. Үзенә үзе җавап бирмәенчә генә, Анна урамына таба китте. Элгәре, уты булса кереп чыгармын, бик арымадымы икән дигән булса да, үтеп бара торган арбачыны күргәч, тугъры ук утырып китте. Барып җиткәч тә, уты бармы-юклыгын карарга да онытып, кызулап-кызулап баскычтан менеп китте. Ишек ачкач та, Анна Васильевна каршы чыкты. Йоклый алмадыңмыни дигән кебек, елмаебрак каршы алды. Бүлмәгә кергәч: «Чәй эчәмсең?» — дип сорады. Спиртовкада гына өлгертелгән чәй дә бик тәмле тоелды. Чәй янында вак-төяк, коры-сары гына булса да, бик туклыклы кебек сизелде. Борынга һич азатлык бирми торган теге ис, шәһәр исе бетте. Сөйли-сөйли озак чәй эчелгәннең соңында, кайтып йөрергә соң булганга, шундук кунып та калды.
*
Көн артыннан көн үтте. Эш тагы үзенең хөкемен йөртте. Магазин Шәмсинең башкортлыгын тагы куып чыгарып, аңардан җитез приказчикны тагы кайтарды. Тормыш үз юлына төште. Икесе дә приказчик, приказчица булып киттеләр. Ләкин быел һәр көнне әле берсендә, әле берсендә. кичке чәйне эчүчән булдылар, кыш буе икесе дә Финляндиядәге тормышны төштә күргән кебек кенә сагынып сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәрендә Анна Васильевна әллә кая Владимир губернасына анасы белән күрешергә китте. Шәмси җәмгыяте хәйрия файдасына куелачак театрның мәҗлесләренә йөрергә, ярдәм итешергә тотынды. Анда ул яңадан әллә никадәр укучы татар туташлары берлән, шәһәрнең ару гына сәүдәгәрләренең кызлары берлән танышты. Шуларның үз дәрәҗәсенә якынракларына җиткән кызлар дип карап, чынлабрак танышу өчен, тугъры килсә, өйләнеп тә җибәрер өчен дикъкать берлән кылынды. Кайсын берсен өйләренә дә озатты. Уен-көлке сөйләде. Белмәмешкә салынып, бер дә өйләнмәгән егет дигән кебек итеп куйгалады. Кара гына кашлы, йомры гына бер мишәр кызының бераз дикъкатен дә җәлеп итте. Аның берлән сөйләп, авызын да ача төшмәкче булды. Җәмәгать мәсьәләләре, әдәбият хакында сүзләр ачты. Тормышның ваклары хакында сөйләштерде. Йомры кыз һәммәсен дә көлемсерәбрәк кенә тыңласа да, һәр фикергә разый булуга башка бертөрле дә төс күрсәтә алмады, һичбер нәрсә хакында фикерен, зәүкын аерым итеп әйтә алмады. Шәмси, менә чын да бу шул Настенька дип, читкәрәк тартылды.
Үз үзенә охшый төшкән Касыйм кызы артыннан йөребрәк китте. Тукай шигыре, Тукай шигыре дип сөйләгәндә:
— Тукай соң ул кем? — дип, Шәмсине хәйранга калдырды.
Тукайның кемлеген, хәзер кайда торганын белмәгән бу татар кызының кай төшендә татарлыгы яшеренгәнен эзләп йөргәндә, Нурия туташ шундагы бер кыз хакында:
— Аны бит Касыймның фәлән кеше сораган иде, аннан кайтты. Ул кызны үзчирле диләр. Әнә теге кызны күрәмсез, по-моему, аның кофтасы материядән эшләнгән. Зур борынлы кешегә килешеп бетми,— дип, татарлык йөзен күрсәтте.
Өченчеләре, дүртенчеләрендә тагы шунда куркаклыкмы, үзенә үзе хуҗа түгеллекме — бер сызык күргәнгә, һәммәсендә Аннада бар хасыятьләр, сыйфатлар күрелмәгәнгә, өстән генә карарга тотынды. Театр алдындагы бер мәҗлестә бер курсистка бер студент берлән яңа бер әсәр хакында кычкырышып, моназарә кылышып киткәнне тыңлап торганда, курсистканың сүз йөртүләреннән, мөхакәмәләреннәнМөхакәмә — фикер, хөкем йөртү. Анна берлән кычкырышканда татар әдәбияты хакында сөйләргә үзенә әллә никадәр дәлилләр чүпләсә дә вә шул курсисткада әллә ниләр бар кебек күренсә дә, аңарга якынрак барырга базынмады. Сөйләп китеп, күңеле уйлар, фикерләр таба алуына ышана алмады. Театр уйналганда Анна Васильевна да кайткан булганга, Шәмси аны да алып килде вә алдан аңарга үзенең шунда невеста эзләргә теләвен аңлатты вә кичәләрдәге күргән кызлары хакында сөйләде. Анна бик дикъкать берлән тыңлап:
— Әлбәттә кирәк. Сиңа инде өйләнергә вакыт җиткән. Ләкин карап алырга кирәк, менә мин дә карашыйм әле,— диде. Шул сүзне кыз эзли торган энесенә тутасы әйткән кебек әйтте вә театрга баргач та Шәмсидән аерылып китеп:
— Бар, иркеңдә йөр, миңа бәйләнеп торма, кайткандарак күрешербез әле,— дип, читкә китте.
Шәмси пәрдә арасында аңарга чәй эчереп, залны бер мәртәбә әйләнсә дә, Анна шундагы кызлар хакында мәгълүматлар алса да вә кайсысын яратуы хакында сораса да, шундагы бик күп татар хатыннарының киенүләре, туалетлары хакында кыска-кыска гына фикерен әйтте дә тиз генә үзе аерылып китте. Шәмси яңадан бик күп кызлар берлән танышты, бик күбесе берлән сөйләште. Бию-танса башланганның соңында берничәләре берлән биеде, тансовайт та итте. Әдәби кыйсьме башланып, татарча җырлар, музыкалар киткәч, Аннаның барлыгын да онытты. Ләкин тансовайт итүче парлар арасында бер татар студенты берлән Аннаны күргәч, күңеленең әллә нинди бер җире жу итеп китте.
Театрда күргәннәр бик озакка сөйләүгә сүз булды. Шундагы уеннар, киемнәр, көйләр, җырлар, биюләр хакында Анна әллә никадәр сүз сөйләде, әллә никадәр йомшак кына тәнкыйтьләр үткәрде. Кыш үтә барды. Шәмси, өйләнәсе иде дип һаман төшенсә дә, үзе эзләгәне табылмаганга, һаман шул юлда тора килде. Шул кадәре үзгәлеге булды: Анна Васильевна театрга йөрү мәсьәләсен бер интизамгаракИнтизам — тәртип, кагыйдә. куйды. Ул, шул эшне үз өстенә алып, төрле театрдагы төрле зур пьесаларны күрсәтергә тотынды вә әдәбият базарында яңарак чыккан мәҗмугаләрнеМәҗмуга — җыентык. алып, мотлак Шәмсигә укучан булды вә буш вакытларында әдәбият хакында, бер-бер фән хакында лекцияләр булса, Шәмсине алып баручан булды, вә шулай итеп, рус әдәбият тарихы хакында мәшһүр профессорның унике лекциясен дә тыңлатты. Мәскәүдән килгән бер мөдәрриснең музыка хакындагы лекциясенә сугышып-кырылышып булса да билет тапты. Ләкин язга табарак Анна Васильевна, көтмәгәндә, урыныннан чыгарга карар бирүен сейләде. Шәмси:
— Ник, ник? — дип йөдәтсә дә, сәбәбен әйтмәде.
Менә бер көнне кич берлән Анна Васильевнаны күзе кызарган көенчә тапты, һәм дә урыныннан чыгу хәбәрен ишетте. Шәмси тагы «Ник?» — дип йөдәткәч, Анна бер хат чыгарып ыргытты. Шәмси хатның башыннан ук эсселе-суыклы булып китеп, шөбһәләнеп, Аннага карады. Бик йомшак сүзләрдә башланган хат, барган саен тирәнәя-тирәнәя, изһар мәхәббәтИзһар мәхәббәт — мәхәббәтне күрсәтү. юлына барып җитә вә ахырдан дустлык, бергә торуны тәкъдим итү берлән бетә иде. Шәмсинең укып чыгуын көтеп торган Анна Васильевна:
— Аңладынмы? Бу менә, минем хуҗам хаты. Ул бәйләнә башлаганга инде ел тулды. Моңынчы әле уен-көлкегә алып кына килгән булсам да, шул арада тагы оятсызлык юлына кереп китә башлады. Бүген менә конторага кергән җиремнән тотып кочмакчы булган иде, көчкә котылып чыктым да, магазинга чыгуы берлән, халык алдында кайчыларны битенә бәрдем дә чыгып киттем, хәзер мин анда барачак кеше түгелмен, — диде.
Шәмси, аптырабрак калса да, төрле юл берлән ярдәм итүне эзләргә тотынды вә үз тарафыннан берәр яңа һөнәргә яисә телгә өйрәнеп, яңа юл алуны мәслихәтМәслихәт — киңәш; яхшы эш. тапты. Вә үзенең жалуниясе тагы быел унбиш сум артканга, икесенә җитәрлекне сөйләде. Ләкин Анна авызын ачтырмаенча, икенче көнне үк эш эзләргә тотынды. Иртәдән алып кичкә кадәр гәзитә игъланнарына йөрде. Магазиннар, кибетләр, контораларга хатлар язды, телефонда сорады, барып белеште. Никадәр тырышса да, урын таба алмады. Кайсы — читкә китәргә булды, кайсысы — немецчә белергә тиеш булды, кайсысы бухгалтериядә осталыкны шарт итте. Ахырдан кечкенә генә бер мәхкәмәдә машинада язарга егерме биш тәңкәлек кенә бер урын тапты. Жалуниясе азлыгы элгәре куркыткан булса да, вакыты бик күп буш калганга вә кич язар өчен һәрвакыт эш табылып торганга, әүвәлгегә караганда файдалы да булып чыкты. Ләкин җәен Шәмсинең хуҗалары Сибириягә мал алырга вә андагы мөселман фирмалары берлән мөнәсәбәт бәйләргә озатканга вә Мәкәрҗә вакытында үзләре берлән Мәкәрҗәгә алып барганга, җәй төсе икесенә дә күрелмәенчә генә үтте. Кыш кергәч тә Шәмси тагы өйләнү уен алга сөрде. Берничә туташлы мөселман гаиләләренә барып йөри башлады. Бер-бер мәҗелесме, кичме булдымы, шунда эләгүгә тырышты вә шундагы кешеләр берлән, хосусән туташлар берлән әдәби, фәнни мәсьәләләрдә моназәрәләргә керешеп китеп танышмакчы, танытмакчы булды. Шәрекъ кичәсендә бик ихлас берлән бер поляк кызы артыннан йөрде. Бер Казан кызы берлән танышып алып, берәр мәртәбә театрга да барды, ләкин һәр юлында да очраган кызларда Шәмсинең теләгәне булып чыкмаганга, эше һаман әле соңайтыла килде. Анна Васильевна берлән мөнәсәбәт һаман иске дустлыгында, иске сукмагында бара бирде. Яз көне, март айлары җиткәч тә, күңелне күтәрә торган матур кояшлар алдаштыргалый башлагач та, Шәмси көннең һәйбәтлегенә кызыгып, җәйге пальтодан атауларгаАтау — утрау. китте вә анда кызуланып йөри-йөри тирләсә дә, диңгезгә кояш батканны көймә өстендә күрер өчен, көймә берлән суга керде. Кояш баюның матурлыгын карый-карый аркасы буйлап суык җил үткәнне сизми калды. Көн суыкланып китеп кыса башлаганча, урман араларында юешлек сизелә башлаганча ук, шунда калды.
*
Анна Васильевнаның шул арада эшләп бетерә торган, мөддәтләпМөддәт — вакыт, ара. алган эше булганга, авыруны дүртенче көн генә ишетте вә урында аунала-тәгәри торган Шәмсине күреп коты очты вә бик тиз доктор китертеп, авыруны белдертте. Шәмсидә плеврит башланганлыгы вә аны бик чынлап карамаганда, тырышып даруламаганда ютәл авыруына күчәчәге мәгълүм булды. Анна Васильевна эшен ташлады. Мәхкәмәсеннән бер атнага миһләтМиһләт (мөһләт) — кичектереп тору. алды. Үзе көне-төне яныннан аерылмады. Авыруны төннәрдә дә ашату-эчертү өчен вә бөтен карау өчен һәрвакыт янында булырга кирәк булганга, Анна Васильевна шул ук өйдә бушаган күрше бүлмәгә күчеп килде. Вә мәхкәмәсеннән тагы берәр атнага миһләт бирмәгәнгә, урынын да ташлады. Бераздан терелә башласа да, бик чынлап карарга кирәк булганга, ашау-эчүдә бик сак булу тиеш булганга, аш-суны Анна Васильевна үзе хәзерләргә, үзе пешерергә тотынды. Май башларында терелгән кебек булса да, үзе бик зәгыйфь, көчсез булганга, докторлар чынлап тазарыр өчен кымызга барырга мәслихәт тапканга, Шәмси никадәр авылга әтиләренә генә кайтырга теләсә дә, Анна Васильевна бөтен көчен-куәтен кымызга илтергә сарыф итте. Анда да, үзем генә барам дисә дә, Анна Васильевна көчләп кебек бергә китте. Кулында акчасы аз булганга, җәйге киемнәрне тектермәде. Язу машинасын, вак-төяк алтыннарын ломбардка салды.
Пароходта килгәндә кич җиттеме, аз гына юешлек сиздеме, Шәмсине каютка кертте, аңарга кием кигезде, күлмәген алыштырды. Капризлы бала артыннан йөргән кебек йөрде: Уфага килеп җиткәч тә, анда барып сорашып, монда барып белешеп, чахоточныйлар бармый торган читтәге бер авылны табып, Урал итәгендәге тимер юлдан кырык-илле чакрым, кешесез, кымызчысыз бер урынга алды да китте. Шәмсиләрнең умарта аланы янындагы тора торган өйләре торыр өчен салынмаган иде. Ул элгәре умарта сөюче мөәззин абзыйның умарта рамнарын, кәрәзләрен, битлекләрен, калакларын, тубалларын, корт азыкларын куяр өчен соңыннан ясалган келәт кенә иде. Шуның өчен тәрәзәсе дә бер генә, миче-учагы да юк, җиһазлары да җир сәке берлән баллар куяр өчен ясалган шүрлекләрдән гыйбарәт иде. Тирә-юнендә чолан, өйалдысы да, йорт тирәсе, коймасы, читәне дә юк иде. Ап-ак суендыСуенды — сөян (кайрысы, кабыгы салдырылган юкә агачы). диварны зур иттереп ачкан ишек тауның өстенә таба караганга, тауның сул итәгенә үскән төрле агачлар арасында ачык калган мөәззин абзыйның умарта аланы күзгә ташлана вә шулар артыннан озаеп югарыга таба менеп киткән зур тау күренә дә, аның башында үскән яшел агачлар берлән күренеше каплана иде.
Каршы яктагы кечкенә тәрәзәдән күз шоп-шома иттереп төшеп киткән хәтфә төсле үләннәр берлән ябылган, аллы-гөлле чәчәкләр берлән бизәкләнгән сырттан түбән таба тәгәри иде. Ул тау итәгендәге тирәкләр, юкәләр, карамалар, имәннәр, каеннарга бәрелә-бәрелә яшеллек уртасыннан бормаланып-борылып ага торган Дим суына туктый иде. Аның теге ягы тагы башка, суның итәгенә челтәр булып тотылган агачлар кетәгенә, киң яланга барып чыгалар. Күз алдына ямь-яшел үлән диңгезе килеп баса. Аның очы-кырые күренми торган, иңе-буе кая барып терәлгәне сизелми торган өсте кызыллы-каралы, аклы-чуарлы, сарылы-сорылы, аллы-гөлле чәчәкләр берлән чигелгән. Аның бер почмагында түгәрәк кенә күл йөзек кашы кебек мөлдерәп тора. Анын бер ягыннан агып килә торган кечкенә генә бер инеш агачлар, үләннәр арасында югалып китә, бер урманнар арасына чумган башын күрсәтеп, табалары берлән ялтырап куя.
Еракта-еракта, яшел болыннарның теге тарафында, сыек кына сөремгә бөркәнгән таулар күренә. Уңда-сулда Дим суы, куа торган киявеннән качкан башкорт кызы кебек, әле арасына кереп поскан, әле, бүредән, төлкедән куркып чаба торган куян кебек, болын буйлап сузылып киткән, әле, бик ерак китмәдемме дип курка торган карлыгач кебек, тирескәТирескә — кирегә. борылып аккан, әле, юлына тугъры килгән һавалы зур тирәккә ачуланып, аның ике ягыннан ерып чыгып, аны камап алган, әле, шул матур киң сахра эченнән китәсе килмәенчә тузылып яткан тук куй көтүе кебек, агачлар күләгәсенә яшеренә-яшеренә, үләннәр арасына чума-чума, җәелеп-сузылып яткан. Аның югарыга табан, түбәнгә табан бормалануларында, озын гына манараларын күккә күтәреп, сыек кына башкорт авыллары сибелгәннәр. Диңгез эчендәге кечкенә-кечкенә утраулар, атаулар кебек, алар акка буяган озын морҗалардан зәңгәр төтеннәрен чыгарып яталар. Кичкә таба, агачларның шәүләләре озая төшкәч, кояшның үткен күзе зәгыйфьләнә төшкәч, тау башына чыксаң, дөнья тагы киңәя, артта итәкләнеп-итәкләнеп, берсе өстенә берсе менеп, берсе янына берсе үсеп, түгәрәк озынча таулар менеп киткәннәр. Алар кара урманнан ясалган җепләр берлән бер-берсенә бәйләнә-бәйләнә озын иттереп, тәсбих кебек сузылганнар-сузылганнар да, еракка-еракка китеп, карагылт сөрем эчендәге тауларга бөтерелгәннәр. Уңда, сулда тагы берсеннән берсе кечкенә, берсеннән берсе зур таулар, түбәләр, агачлар берлән өртелеп, сулар, күлләр берлән бизәлеп, яшел үлән берлән каплап тагы еракка-еракка китеп, ачык яланга барып өртелгәннәр; яисә, тар гына суларны сикереп үтеп, кош-корт берлән тулган урманы, яланы; күбәләкләре, бал кортлары, инә караклары берлән тулган болын дөньядагы бөтен тавышларны җыеп сайрыйлар, уйныйлар, дөньяда булган-булмаган бөтен көйләргә нечкә-юан тавышлар берлән җырлыйлар…
Шул музыка тавышлары алып киләме, үзе йөриме, урманы, тавы, яланы, болыны, су яры — һәммәсе нечкә-нәзек күл исенә манчылганнар. Шуларның исе исертәме, әллә айга каршы ялтырый торган Димнең суы исертәме, әллә аның борылышларында, аерылышларында моң иттереп, шылтыр-шылтыр агуы тәэсир итәме, кояш баюга, эңгер-меңгер төшүгә сандугач сайрарга тотына. Иң элек тау итәгендәге берсе башлый, аңарга җавап итеп, күрше таудан хәбәр килә. Аларны ишетеп, тауның югарысында, түбәнендә, болынында, яланында, су буенда, су аръягында сайрау башлана. Бөтен дөнья шуның музыкасы берлән тула. Күге-җире башын иеп, шуның мәхәббәт шигырен тыңлый… Кош-корт туктый, дәрткә, моңлыкка чума, бата. Еракта гына кәккүк кенә үзенең иптәшен сагына, чикерткә генә хиссиятенә сыймаенча сызгыра, чырылдый. Дим шылтыр-шылтыр агуында, сандугачның җырларын озакка-озакка алып китүендә, сөрем итүендә дәвам итә. Акрын гына искән җил берлән урман хәйран булып башын ия. Ул шаулап-гөрләп сандугачка кул чаба, рәхмәт әйтә.
Беренче көннәрдә Шәмси, бигрәк Анна, шул һавада исерделәр, шаштылар. Төннәрен йокламадылар. Иртәнге сандугачның сайравы бетмәенчә тау башыннан иңмәделәр. Чыклы үләннәр өстендә, кояш яктысының беренче нурлануында, яфраклардагы, чәчәкләрдәге чык тамчыларының кояш-кояшка күз кысышуларында, яланда булдылар.
Кыр чыпчыгының беренче сайрауларын ишетеп, тургайның иртәнге азанын тыңлап бетереп кенә ятакларына киттеләр. Көн сүрелә төшү берлән, кармакларын күтәреп, Димнең томрап торган тобаларынаТоба — елга, күл һәм башка сулыкларда бик тирән урын, упкын; чоңгыл. балыкка төштеләр. Агач шәүләләре араларында көмеш сыртлы балыкларны берсе артыннан берсен өстерәп, көтү кайтканчы, кичке ашка мөәззин кызы чакыра килгәнче шунда калдылар. Тынлыкка бата торган киң яланны, көн буенча кояшка каршы гөлләнеп, чәчәкләнеп, бизәлеп утырудан арып хәл җыярга хәзерләнә торган чәчәкләрне, әлсерәп, сусап, күлгә таба чык сорап кулларын догага күтәргән урманнарны калдырып, тауларының башларына менделәр. Суенды келәт янындагы ачык һавага корылган өстәл өстендә суган, борыч берлән генә пешкән тәкә ботларын куллары берлән күтәреп кимерделәр. Аның хуш үлән исе килеп тора торган шурпасын тустакТустак — кечерәк, түгәрәк агач савыт; тоткасыз чынаяк; кәсә. берлән бәрәңге кабып кына чөмерделәр. Мөәззин абыстае биргән былтыргы карлыган кагы берлән, йолдызлар, айлар берлән генә яктыртылган, кош-кортның кичке сайравы уртасында, әллә нидә бер генә исеп китә торган коры тау җиле эчендә чәйгә утырдылар. Табигатьнең шул буяулары, бизәкләре арасында шәһәрнең якалары, муен баулары килешмәгән кебек тоелганга, күңелнең әллә кайсы җире кытыршыланып торганга, беренче көнне үк Шәмси якаларын, пинҗәкләрен салып ыргытты. Икенче көнне үк мөәззин кызыннан тектергән озын ак күлмәк-ыштаннан калды. Аягына яланаяк көенчә генә чүәкЧүәк — җиңел һәм йомшак аяк киеме. киеп алды. Анна да авыл базарыннан алынган ситсадан ике татарча күлмәк тегеп киде.
Кымыз беренче көннән үк Шәмсигә ошады. Анна никадәр, доктор кушуы буенча, акрынлап өйрәтергә теләсә дә, Шәмси исен сизү белән үк башкарып китте вә мөәззин абзыйның тәмләп карарга гына китергән кымыздан ук дустаклап-дустаклап эчәргә тотынды. Атна үтмәде, Шәмси, башкорт кебек уйламаенча, иртәдән алып кичкә кадәр кымызны чөмерә торган булды. Мөәззиннең бияләре күп булганга вә бу тирәдә кымызчы килеп тору гадәт булмаганга, базарга кымыз чыгарып сату мөәззин өчен хурлык буласы булганга, кымыз мул булды, күп булды, шешәгә сыймады. Стакан кебек юк нәрсәләр берлән аның олугълыгы мыскыл ителмәде, сифон кебек немец хәйләләре берлән аның тәме бозылмады. Кымыз агач савытларда — сагада гөрләде. Үзе шаулый-шаулый дустакларга бүленеп эчелде. Ашау-эчү дә бик садәСадә — бик гади; эчкерсез, саф күңелле. корылды. Мөәззин абзый кунакларны һәр көнне яңа суелган тәкә ите берлән сыйлады. Абыстай теләгән вакытта кайнаган каймак, сары май, былтыргы балны кызганмады. Хосусән атналар үтеп китеп, Анна мөәззиннең кызын русча укыта башлагач, яшь мулла хатынын кул һөнәрләренә өйрәтә башлагач, боларның кадере артты. Кунаклык зурайды. Теләсәләр кай вакыт җигеп чыгарга ат бирелде. Теләсә кая барырга ихтыярларына көймә бирелде.
Шәмси беренче атнада ук тазара башлады. Өч атна тулганда бик күп артып, тәмам авыруын онытты, тау менгәндә арымый башлады. КылганКылган — кыяклылар төркемендәге озын тар кыяклы, йомшак себеркәч чәчәкле дала үләне. чәчәк атканда, бөтен тау буйлары юкә чәчәге исенә манчылганда Шәмси тәмам сәламәтләнеп җитте. Анна Васильевнаның күпләп төяп килгән даруларына ихтыяҗ бетте. Ул аз гына суык булдыйсә Шәмсине казакиләргә төрүдән котылды. Аз гына юеш булдымы, аны бүлмәгә бикләп тотулар бетте. Инде аның вазыйфасы күргән бер су буеннан эче сыкрамаенча китә алмый торган Шәмсине коендырмауда гына калды.
Менә җыеннар җитте. Мөәззин кызы, мөәззин угылы, Анна, Шәмси чирекләргә кымызлар тутырып, пар ат җигеп, җыеннарга йөрергә тотындылар. Алар анда ат чапканны, көрәшкәнне карадылар. Кичләрне курай мәҗлесләрендә хозур булдылар. Ашказар буе башкортларының моңлы дәртләрен, шул яланнар, шул болыннар исе чыгып тора торган «Тәфтиләү»ләрен, «Сакмар буйлары»н, озын иттереп йөрәктән чыгарып, авыртусыз җырлый торган, башкортларның иркенлеге, муллыгы бетүгә сыкрый торган Салават көйләрен тыңладылар. Шәмси шуларның эченә кереп китте. Ул башкорт кызлары берлән каршыга-каршы биеде. Тау башында, якты ай астында, курай тавышыны, Әтнә көенә биюне күрсәтте. Җырчыларга кушылып җырлады. Үзеннән-үзе шәһәрдә ишеткән мишәр көйләрен көйләде. Аларны Казанның соңгы көйләренә өйрәтте. Башкортлар берлән ярышып кымыз эчеште, башкорт картларының сөйләгән Гәрди Кантон хикәяләрен, Ари Майлер әкиятләрен, Салаватулла кыйссаларын тыңлады. Шул картлар кебек, ул да, шул хикәяләрне сөйләгәндә, шул иске муллыкны кызганып, «Уһ!» дип куйды. Шул вакыттагы туй-төшем, җыеннарны сөйләгәндә, башкортлар кебек, ул да чүҗеп китте. Атаклы курайчыларның «Ашказар»ын курайлаганда, ул да сизмәенчә, «вас-вас» дип оеп калды.
Ул көне буйлары берлән үзенең ялгыз түгеллеген, шул үз сахрада, шул үз халкы эчендә кунакта торганда моның берлән бергә, ят бер кеше — моңарга бик зур хезмәт итүче, моны чахоткадан коткарыр өчен бөтен барын-югын фида итүче Аннаның барлыгын да онытты. Кай вакытларда шундагы курайның озынлап-озынлап көйләүләрендә Шәмсине коендырып, мәгъсумландырыпМәгъсум — гөнаһсыз, саф, керсез күңелле. куюларында ул: «Ник мин ялгыз түгел?» — дип куйды. Кайвакыт шул сахралар, шул таулар, шул кымызлыклар, җыеннар, курайларга ят тора торган Аннаны кайтарып җибәрим дигән уйга да керде. Ләкин авырый башлаганнан бирле иткән хезмәтләре, аны белә башлаганнан бирле күргән рәхәтләре хәтеренә килеп төште дә, коты очты. Чынлап Анна китмәдеме дип тирә-юнен эзләде. Аны барып тапмаенча күңеле басылмады. Ләкин тагы шул уйга кайтты. Тагы шул Аннаның монда артыклыгы, ятлыгы башыннан чыкмады. Ярый әле хәзер шулай читтә тора, әтисе, әнисе белсә бит котлары очачак! Дуст-иш ишетсә бит дөньяга күренә алмаячак… Аннан бит, инде аңарга өйләнеп, өй ясап, балалы чагалы булып торырга вакыт! Әйе, вакыт! Петербургка кайткач та аерылышырга кирәк тә өйләнергә кирәк. Анна үзе дә бит бер сүз дә әйтми. Аңарга инде бик рәхмәт, бик зур ярдәм итте, авырудан коткарып калды. Ике ел буенда тулы мәгънәле тормыш бирде. Хәятка каршы күзе ачылуга, рус дөньясын танырга, рус мәдәниятен белергә хәлфә булды. Тормышның авыр минутларында дуст, иптәш булды. Матур минутларын матур итә белде. Үзен үзе кызганмаенча, каршысына бер нәрсә сорамаенча, рәхәтләрне бүлешә белде. Әйе, бик рәхмәт, гомергә онытмам! Ләкин мин — татар егете, өйләнергә кирәк. Мәсәлән, шул мөәззин кызы кебек бер кызга, ләкин Анна кебек дуст була белә торган, Анна кебек үз хисабын йөртми торган, Анна кебек гомерендә бер каты сүз сөйләми торган, Анна кебек тормышның һәр борылышыннан тәм ала белә вә тәм татыта белә торган бер татар кызына өйләнергә кирәк.
Әйе, ул өйләнә. Чын да, кемгә? Шәмси башыннан кызлар портреты эзләргә тотынды. Үзенең теләгәнен җанландырды, төсләндерде. Аның төсе Аннаныкы кебек йомшак кына, моң гына, аның күзләре хәтфәләндереп карый торган шәфкатьле генә, аның буе Аннага охшый төшкән, зифа гына, холкы-табигате тәмам Аннаныкы кебек йомшак. Төсе нинди?.. Татар кызы булгач, ул инде кара туткыллырактырТуткыл (тут) — кешенең тәненә берәр төс бирә торган матдәле.. Юк, түгел. Татар кызларында да бик ак йөзле, саргылт чәчле, зәңгәр күзлеләре була. Җырлаганда аның тавышы Аннаныкы кебек үк йөрәктән чыкса да, аның көе шул «Ашказар». Ләкин ул нигәдер, «Ашказар»ны мәдәниләндеребрәк, «Вечерний звон» кебегрәк иттереп җырлый. Сүзе, тавышларының әйләнүе дә Аннаныкы кебек. Әйе, ул менә шундый татар кызына өйләнергә тиеш. Өйләнә, өйләнә… Ләкин, ни өчендер, аның шул татар кызы башына калфак кисә дә, төсендә-битендә Анна булды да килде дә басты. Ул хәтта Анна тавышы берлән русчалап ук сөйләп тә җибәрде. Юк, җитте. Алла сакласын, әллә ниләр булыр! Кушылу бар, аерылу бар. Бала-чага юк. Хуш, дусткай, рәхмәт! Петербургта аерыламыз.
Ул шул уйны уйлады гына түгел, шуңарга хәзерләнде дә. Петербургка баруны кора башлагач, планны да мотлак аерым торуга таба борды да, вә шуны ачык иттереп Аннага сөйләде дә.
*
Тазарып, сәламәтләнеп, август башы җитеп Петербургка кайткач, Шәмсинең урынсыз калганлыгы беленде. Җыелган акча даруланырга, дәваланырга беткәнгә, тормышны кечкенә кормый хәл булмады. Аннаның да урыны булмаганга, икесенә бер бүлмә алып тора башладылар. Анна иске танышларын табып, машинада язарга тотынды. Расход аз чыксын өчен үзе аш пешерде. Шәмси гәзитәләр аша, дустлар, танышлар аша урын эзләргә кереште. Көн үтте, ай үтте, урын табылмады, эш булмады; икесенә дә Аннаның машинадан алган акчасына торырга тугъры килде. Көз булды, суыклар китте. Шәмсинең туны ломбардта булганга, аның суык тиюе чахотка алуы берлән бер булганга, дәһшәтле булып тун мәсьәләсе туды. Анна көнен эшләде, төнен эшләде. Йокламаенча, хәл җыймаенча зур бер эшне тәмам итеп, Шәмсинең тунын алып кайтты. Үзенең дә көзге киеме булмаса да, мин өшемим дип, ныгыган булды, язгы киемнәрдә йөри бирде.
Менә, Аллага шөкер, Шәмси урын да тапты. Тагы нинди урын! Әүвәлгеләренең һәммәсенә караганда эш аз, һәммәсенә караганда жалуниясе күп. Иң күңеллесе шул: Шәмси бу урында ярты хуҗа. Мөселман сатучы-алучы берлән эш итәчәк. Үзе алыш-бирешне караячак. Тизрәк, жалунияне алдан алып булса да, Аннага кием-салым алырга кирәк. Шәрекъ кичәләре җиткәнчә үзенең өстен-башын төзәтеп алырга кирәк. Беренче эш, әлбәттә, аерым бүлмә тоту. Анна берлән аерылу шактый авыр булачак… Ләкин мотлакан аерылырга тиеш. Анна үзе дә сөйли…
Акрынлап кына башларга кирәк вә шул фикергә акрын-акрын гына өйрәнә-ияләшә башларга кирәк. Ләкин әле берәр ай, ичмасам, Аннаны хәл җыйдырырга, аның атналар буе этләнеп ятуларын туктатып, иркенчәрәк торырга кирәк. Яңа елларга таба авылларгамы кайтып килер. Болай гынамы, шома гына иттереп үзенә бүлмә тотар. Элгәре барып-килеп йөрерләр. Акрын-акрын аны сирәкләйтер. Баскыч-баскыч, инә-инә аны тәмамлар. Аннан соң тәмам хөр кеше булып, өйләнер, туй итәр. Үз хатыны берлән, Анна берлән торган кебек, тулы-күңелле, мәгънәле иттереп тора башлар. Әйе, шулай итәр, шулай. Карар бирелде. Ләкин хәзергә һичбер ни белгертмәенчә, Аннаны, мескенне, хәл җыйдыру…
Алдан алган егерме биш сумны күтәреп, ул зур мивәМивә — җиләк-җимеш. кибетенә керде. Алмасыннан, әфлисуныннан, йөземеннән, вареньесыннан әллә никадәр нәрсә алганнан соң, кондитерга кереп, пирожныйлар, коры-сарылар төяде. Кулын талдыра-талдыра күтәреп кайтканда очраган чәчәк кибетен дә буш калдырмады. Аннан да Аннаның сөйгән ләләсеннән, кызыл гөленнән пөхтә генә бер букет ясатып алды, һәммәсеннән күтәреп кайтырлык булмаганга, арбачы алып өйгә юнәлде. Аннаның шатлыгыннан башы күккә тиячәген уйлап, тагы шатлыкка чума-чума баскычтан менгәнен сизми дә калды. Кызу-кызу иттереп ишекне шылтыратты. Ишекне ачу берлән, бөтен әйберләрне күтәреп, шатлыгын җыя алмаенча, бүлмәгә килеп керде вә Аннаны язып утыра дип уйлаганга:
— Урын алдым,— дип кычкырды. Тавышның зурлыгыннан үзе дә өркеп китеп, тирә-юньгә каранды да, караватта бөтәрләнеп яткан Аннаны күреп, бүлмә уртасында катып калды. Ул, әйберләрен кая итәргә белмәенчә аптырап калып, аның янына килде:
— Ни булды? Ни эшләдең? — дип, бөтен барлыгы дикъкатькә әверелеп, Аннаны сөзде.
Анна борылды, сузылды, тормакчы булды. Шәмси аның күзенең елый-елый кызарып беткәнен күрергә өлгермәде, ул тагы кычкырып-кычкырып еларга тотынды. Тагы бөтәрләнде, тагы үксеп-үксеп елады. Шәмсинең кәефе бердән югалды. Үзенең алган шул мивәләре, коры-сарылары, чәчәкләре артык кебек, кирәкмәс кебек тоелды, эчен пошырды. Тунын салмаенча гына:
— Ни булды? — дип янына утырды. Ул аның башын тотты. Ут кебек яна торган баштан кызулык өреп китте.
Шәмси:
— Син авырыйсың? Суык тидеме? Әйе, шулайдыр. Бу суыкта соң җәйге пальтодан йөреп кара,— дип, үзенең тунлы булуы өчен тагы вөҗданы газапланып алды.
Шәмсинең сүзләре, кыйлынышларымы, күзенең кызганып карауларымы тәэсир итте, ни булса да булды, Анна акыртын гына сабырлана башлады. Ул көчләнеп-көчләнеп үзенә килә язды. Күзен ачты. Хәйрангарак калып карап тора торган Шәмсине күргәч, тагы бер үксеп китеп-китеп елады. Ләкин тиз генә туктады да, акыртын гына торды. Шәмси: «Җә, ни булды? Сөйлә!» — дигән кебек, бөтен кыяфәтен сөаль галәмәтенә әйләндерде. Анна бик озак әллә ни әйтергә җыенса да, тагы әйтә алмаенча: «Не могу!» — диде дә үксеп егылды. Шәмсинең күңеленә саташмадымы икән дигән шөбһә төште. Ул, киемнәрен салып, янына килеп утырды. Йомшак иттереп, сөемле сүзләр берлән юатырга кереште.
Анна тагы бераз рәткә килде. Шәмси, тагы бозылып китмәсен дип:
— Эчәсең киләме? Ашыйсың киләме?.. Менә мин никадәр бүләк алып кайткан идем,— диде.
Анна башын игәч, ул хуҗа хатыныннан самовар сорады. Сабыраеп килә торган Анна янына килеп, үзенең урын табуларын, урынның зурлыкларын мактады. Торырга җыенган Аннаны тотып торгызды. Краннан үзе су алып килеп, салкын су берлән Аннаны үзе юындырды. Анна тәмам кеше кебек булды. Ләкин аның йөзеннән куркумы, кот очумы, әллә нинди ят бер сызык китмәде. Алмалар, виноградлар янына илтеп утырткач, Шәмсинең тагы бер мәртәбә сорыйсы килде. Ләкин Аннаның кызганыч йөзен күргәч, тагы туктады. Күңелендәге куркуын бетерер өчен, тиз-тиз сөйләп, чәй эчәргә тотынды. Аннаның суык кулыннан сыйпады, кадерләде. Үзе чәй ясап бирде. Алманың асылын сайлап алдына куйды. Менә ул чәен күтәрде. Анна, зур бер йөкне ташлый торган кеше кебек, авыр иттереп сулады да:
— Шәмси, мин корсаклы,— диде. Үзе, күзен-битен яшереп, Шәмсинең итәгенә егылды.
Шәмсинең бердән бөтен тәне катты. Йоткан чәе бугазына тыгылды. Бөтен әгъзаларыннан суыклы-әчеле бер агым үтте, кисәктән башына сугылган кеше кебек, иләс-миләс булды да калды; башы уйламады, фикер йөремәде, әллә нәрсә генә, менә хәзер генә, өсткә салынган бер ят нәрсә генә басты, изде. Албасты пәрисе баскан кебек басты. Тынын бетерер өчен, тончыктырыр өчен басты. Бүлмә караңгыландымы, ул янындагы елый торган Аннаны күрмәде, колагы саңгырауландымы, аның кычкырып елагынын ишетмәде.
— Нәрсә? — диде.
— Мин корсаклы,— диде.
Әйе, ул корсаклы… Менә бераздан соң аның сары гына, йомшак кына бер баласы була, юк, аныкы түгел, Аннаныкы. Аннаныкы түгел. Юк, аныкы. Ул баланы чиркәү суында коендырып, Вася, Яша дип исем кушалар. Ул бала, ягъни ул Вася, ул Яша, Шәмсинеке була… Шәмсинең баласы була. Белемсез баласы була. Шәмси үзе ничек әтисе Габдулла угылы булса, бу да шулай Шәмсинең угылы була… Ләкин Шәмсинең әтисе — әти. Бу шул сары урыс малаена бабаБаба — папа. була. Василий Шәмсиевич була… Шәмси үлсә, ул да ягъни Шәмсигә дога кылырга чиркәүгә бара. Аның рухына төртенә, аның котылуы өчен шәм куя…
Бердән шуннан китим дигән уй туды. Ул Аннаның башы кәнәфигә төшкәнен хәтерләмәенчә дә торып чыкты. Идән уртасына җиткәч: «Кая?» — дигән сөаль басты. Чын да, ул хәзер кая китә ала? Ул бит хәзер баба… Кая китсә, бабалыгын бетерә ала, оныта ала?.
Менә Анна сикереп торды. Ул, тилергән кебек, Шәмсигә килеп ябышты, аның кулыннан тартып:
— Тукта, тукта. Син мине тыңла, тыңла!! — дип, һәр сүзенә яшь катыштыртып, яшенә тыгыла-тыгыла башлады. — Син мине гаеплисең. Беләм, ләкин… миндә һич гаеп юк… Кымызда мин бер эш эшли алмадым. Кайтканда, Самарада, акушеркага бардым. Бер ярдәм булмады. Монда кайткач, үз таныш акушеркама йөредем. Берни булмый, бетә, бетә дип ышандырды. Төрле юлларда маташты. Ахырдан, шөбһәгә төшеп, таныш докторына җибәрде, ул өйдә булмады. Аны атна көттем, ике атна көттем. Кичә кайтты. Бүген, менә, ике доктор җыелып карадылар, мөмкин түгел, вакыты үткән, бишенче айлык диделәр. Аңлыймсың, мин һәммәсен кылдым, һәммәсенә разый булдым. Аякларына ятып ялындым. Бертөрле дә сүз үткәрә алмадым. Хәзер менә синнән бер генә нәрсә үтенәм: син миңа юри иткән дип шөбһәләнмә. Теләсәң, бүген кит. Баланы үзем тәрбия итәм. Ләкин мине шул ышанмавыңнан коткар,— диде. Тагы муенына асылынып еларга кереште.
Кирәк күз яшьләре, кирәк элгәреге кылган эшләре ялганлый дияргә һичбер юл калдырмаганга, Шәмси, әлбәттә, ышанды. Тормышның шул фактысы алдында тез чүкте. Ләкин ике арага, әллә нигә, бер суыклык катышты. Шәмсинең күңеленең бер кырыенда Анна аның бәхетене урлаучы, аның аталыгын урлаучы, аны мәңгегә өйләндермәенчә, никяхсыз калдыручы кебек иттереп килеп басты. Аннаның да күңелендә, аналык күңелендә, әллә нәрсә мыскыл ителде. Үзенең шулкадәр авыр хәлендә Шәмсидән иптәшлек, дустлык күрмәде. Юату, шатлану йөзе күрмәде. Аны да хурландырды, мыскылландырды. Аның күңеленә суыклык сипте. Җылыда беленми торган, кояшта да эреми торган салкын бер боз очратты. Магазиннан кайтканда хәзер Шәмси элгәреге кебек ашыкмый башлады. Иптәшләре, дустлары берлән бер җиргә барырга тугъры килсә, шатлана-шатлана барды. Анда кичнең ахырына кадәр калды, уен-көлке арасында үз эченә үзе чумып, югалып торгаласа да, ашау-эчү мәҗлесләрендә эчте, көлде, сипте. Тәмам үзен үзе онытып, элгәреге Шәмси хәленә, дөньяга якты күз берлән карый торган Шәмси хәленә керде. Ләкин, әллә ни эшләп, мәҗлесләр озаеп китепме, яисә эчемлек азрак булып китепме, Шәмси вакытыннан иртә айныса, ул тәмам кара җут кебек булды. Салкын боз кебек мәҗлесне суытты. Берни сөйләмәенчә, көлмәенчә, уйнамаенча, бөтен мәҗлеснең өстенә авырлык сипте, күңелсезлек, өметсезлек белән томалады. Аның шул гадәтен белеп, дуст-ишләре аны күбрәк эчерергә тырыштылар. Үз бәласен үзе белеп, Шәмси үзе дә тәмам исергәнчә, үзенең эчендәге әллә нинди кытыршылар тигезләнгәнчә, күңеленең бер кырыенда ябылып тора торган уй — Анна, бала мәсьәләләре ябылганча, зур-зур кабып эчүчән булды. Тизрәк исереп, кәефле хәлгә килүчән булды. Күңелендә һаман аерылу дигән мәсьәлә бетмәсә дә, башының буш вакыты һаман төрле-төрле юллар берлән шул уйны уйласа да, ни өчендер, хәзер үзенең Анна берлән булган гаилә хәятын үзгәртүдә, Анна урынына корбан бәйрәм җитә башлаганда корбан чаласы иде дип чубаланып йөри торган, рамазан бәйрәме җитә башладисә, камырларым гына уңармы икән дип, ике атна элек шәһәр буеннан кирәк-яракны эзләп йөри торган Фатыйма белән алыштыру да, кич берлән магазиннан кайтуы берлән күкрәк кесәсеннән татар гәзитәсен-журналып алып, чәй янында кычкырып укый торган Гайшәгә алмаштыру дип кенә карый алмады. Тагы, шуның өстенә, өченче бер матдә, өченче хаклы бер кеше килеп басты, һичбер кем берлән алмаштырырга мөмкин түгел, һичбер төрле хакыннан чыкмый торган, иң авыры — һичбер төрле юл берлән хакын сакларга тырышмый торган бер бала, Васямы, Яшамы, килеп басты. Шәмси үзе разый булды, Аннаның бирә торган тормыш күңеллелекләреннән, тормыш матурлыкларыннан ваз кичте. Әйе, татар хатыны берлән үз тормышын бүлешер өчен, барын-югын бергә күрер, бергә татыр өчен татар баласы булгач, татар гаиләсе ясап, татар балалары тудырыр, үстерер өчен, үзенең шәхси кызыклыкларын корбан итте. Анна да разый булды. Әйе, ул да шул, бер-берсенә буйсынмый торган, бер-берсенә баш ими торган, бер-берсенә мөмкин кадәр хөрмәт итешеп, бер-береннән мөмкин кадәр күбрәк тормыш ләззәте ала торган хәяттан ваз кичте. Ләкин Яша, Вася ни эшләде? Аны бабасыз калдырырга кемнең хакы бар, аны тәрбиясез калдырырга кемнең көче җитә? Шул чуалчык Шәмсинең башыннан китмәде. Ике арага өченче бер кешене кушып торганга, торганча торамыз әсасенәӘсас — нигез, төп. корылган гаилә хәятына мораль дигән бер матдәне кушты. Шәмси алай бөгелде, болай бөгелде, болай уйлады, тегеләй төшенде. Үзендә шул баланың хакын аяк астына таптарга көч тә, куәт тә таба алмады. Шул эшкә факт булды инде дип ышанып, кабул итәргә вә Анна берлән ирле-хатынлы булып торып китәргә вә шул тормышны зурайтырга, менә эзләгән гаилә тормышым дип, шуны матурайтырга, шуны түгәрәйтергә тырышырга тагы әллә нәрсәсе ирек бирмәде. Мәдрәсәдә алган тәрбиясеме, әллә, ничә елдан бирле өйләнәм дип, татар кызына өйләнүне төшенүе, аның туйларына, төшләренә кадәр татар гадәте, татар йоласы буенча иттереп фараз итүеме, гаилә тормышы дигән хәятның фасылын бөтен вакларына кадәр татар исенә буяп, татар төсенә бизәп, уйлап килүеннәнме, шул бергә торуны, шул ике арада балалар тудырып, бергә яшәүне гаилә тормышы дип карый алмады. Уйласа да, төшенсә дә, Шәмси шул дәвә кошлыгыннан чыга алмады. Үзенең күңелендәге шул берсенә берсе тирес килә торган икелекнең сугышыннан, кырылышыннан котыла алмады. Анна да үзгәреп китте. Сөю-сөелүгә башка һичбер уй-төшем катышмаган, һичбер файда, зарар уйланышмаган, сөю-сөелүдә элгәреге хөрлекне, элгәреге киңлекне бетердеме, әллә анда да шул өченче кеше кереп басып, үзенең хакын ике арага куштымы, әллә Шәмсинең күңелендәге икеләнү аңарга да ингыйкасИнгыйкас — чагылу. иттеме, ул да суынды, ул да үз эченә качты. Ул да күңеленең әллә кай бер җирендә кытыклый торган нәрсәсен бетерер өчен күз яшьләре сыгарга тотынды.
Шәмси авырый башлаганнан бирле беткән хисап кәгазе тагы мәйданга чыкты, язу машинасы тагы төне-көне чык-чык эшләргә тотынды. Шәмсинең үгетләре, үзенең авыруы, ябыгуы да аны эштән туктатмады. Ул, күңелендәге әллә нинди бер планны тутырыр өчен, язмыштан килгән бер бурычны түләр өчен эшли торган кеше кебек, баш имәенчә, күңелен төшермәенчә эшләде. Язга таба кояш карый башлагач, бер көнне озын гына тик торганнан соң, Анна:
— Шәмси, миңа хәзерләнергә вакыт җитә. Монда кеше өстендә авыр булачак. Шуның өчен мин фатир алырга карар бирдем. Кечкенә генә фатир да таптым. Жиһаз-фәләнен дә айлап түләргә мөмкин булды. Мин киләсе атнага шунда күчәм. Теләсәң, сиңа да анда бер бүлмә бар. Теләмәсәң, монда кал. Мин ул бүлмәне бирермен,— диде.
Шул сүзләрне никадәр каты иттереп әйтсә дә вә шуннан соң да шул ирлегендә тормакчы булып тырышса да, күзеннән яшьләре мөлдерәде. Сүзен озайта алмаенча чыгып китте. Шәмсинең алдына тагы теге мәсьәлә килеп басты, тагы шул өч елдан бирле бәйләнеп килгән мөнәсәбәтне кисәргә, бер кизәнү берлән өзеп төшерергә көче җитмәде. Күңеленнән разый булмаса да:
— Ник миңа башыннан ук сөйләмәдең? Миндә бит акча бар. Нигә бурычка алырга-фәләнгә,— дип шелтәләнергә тотынса да, Анна өй җиһазларын бергә алырга разый булмады.
Ул үзе хуҗа булып фатир алды. Үзе фатирны җиһазлады. Хезмәтче хатын алып, аны эшкә, ашка өйрәтте. Үзе һаман машинасында булды. Бала туу никадәр якынлашса да, ике арада һаман суыкчарак калды. Менә бер төнне Анна Шәмсине уятты. Ул җыерылгын битләре, көзән җыерган куллары берлән бетен көчен, куәтен кычкырмаска сарыф итеп, фәлән урамда, фәлән йорттагы акушеркага барырга кушты.
Хезмәтче хатынын уятып, коты чыгып, Шәмси акушеркага чапты. Вә алып килгәндә Аннаның йөзендә, битендәге көчләнүдән коты очып, акушерканың:
— Сезнең кирәгеңез юк,— диюенә шөбһәләнә-шөбһәләнә чыгып китте. Урамда озак кына йөргәннең соңында да таң атмагач, арбачылар өчен генә ачылган төнге чәйханәгә кереп чәй эчте. Күңел аның берлән дә басылмагач, тагы өйгә килеп чыкты. Тагы Аннаны әче кисү уртасында табып, акушерканы тагы ачуландырып, хезмәтче хатынга: бер-бер ни булса, магазинга телефон берлән сөйләргә кушып, югалды. Өйләгә кадәр сөйләүче булмагач, ул, аш вакытында ат алып, кызуланып кайтты. Тагы Аннаны бик авыр хәлдә тапса да, тагы һичбер нәтиҗәсез көенчә, асрауга сәгать саен күрше аптекарский магазиннан хәбәр итеп торырга кушып китте. Магазинга баргач, йөзе-күзе берлән телефон көтәргә тотынды. Сәгать өчтә телефон булды, һаман берни юк. Бишенче яртыда тагы телефон булды. Аны акушерка чакырды:
— Хәл бик авыр. Доктор чакырыйкмы?
— Чакырыңыз, чакырыңыз… Кирәк булса, икене чакырыңыз.
Тагы берни дә юк. Тагы ярты сәгатьтән телефон.
— Ләкин Анна Васильевна сезне чакыра.
Шәмси арбачыны кызулый-кызулый кайтып керде. Өй тузган, әллә ни суыгаеп киткән. Бөтен бүлмәләргә әллә нинди дару исе, төче бер ис тулган, борынны ярып керә торган бер ис тулган…
Шәмсинең бүлмәсендә ак җиләнҖилән — эченә мамык куймый гына киң итеп теккән элекке милли өс киеме. кигән бер еврей докторы әллә ниләр язып маташа.
Шәмси тиз генә киемнәрен салды.
— Ни хәл, доктор?
— Хәл начар, бик начар… Өмет бик аз. Менә хәзер үземнең иптәш докторыма хат язам. Операциясез булмас. Хатыныңыз ничә яшендә?
Шәмси аптырап калды. Чын, ничә яшендә икән? Туктап тормас өчен:
— 26 да,— диде.
Доктор:
— Әйе, әйе, егерме алтыда беренче бала тудыру бик авыр, бик авыр, бик авыр,— диде дә язуында дәвам итте.
Йөзләренә, төсләренә аруы чыккан, әллә нинди искә буялган акушерка килеп чыкты. Докторга әллә нинди латин сүзе әйтте дә, Шәмсигә:
— Сезне көтә, күп сөйләмәңез,— диде.
Шәмси бүлмәгә керде. Караватка сузылып яткан Анна күзен күтәрде. Аның күзләре көя төшкән, бите бер көн эчендә ике еллык ябыккан, кулы дер-дер калтырый, тешләре шакый. Акыртын гына тавыш берлән:
— Кил,— диде.
Шәмси барган саен ис күбәйде, барган саен аның аяклары калтырады, күңеле курыкты, йөрәге кызганды, күзе йомшады. Акыртын гына караватка барып басты. Анна, күрсәтеп:
— Утыр,— диде. Шәмси идәнгә утырды. Анна йөзе берлән борылды.
— Ни хәл? — диде.
Анна, җавап бирмәенчә, кулы берлән акыртын гына аның башын сыйпады. Акыртын гына бармаклары берлән башын чәпәй-чәпәй итте. Шәмси бармакларның йөрүен генә түгел, шуларның калтыравын да хис итте. Анна, кулы берлә Шәмсинең битен үзенә таба борып, күзе берлән Шәмсигә таба тегәлде, бик озак карап торганның соңында:
— Шәмси, мине гафу ит, мин сине сөйдем,— диде.
Үзе тынды. Шул сүз, әллә ничәнче мәртәбә ишетелгән сүз, пычак кебек үткен булып, Шәмсинең киемнәрен, тәнен кисеп йөрәгенә кереп утырды. Үзенең җәрәхәтеннән агыза торган кан берлән тәмле кебек булып исертте, әче кебек булып әрнетте.
Анна, дәвам итеп:
— Мин үләм… Мин үлгәч әнигә хат яз… Ул килер, аңарга бөтен нәрсәләремне бир. Менә, бу йөзекне үзең ки,— диде. Кулыннан акыртын гына салып кашлы бер йөзек бирде.
Шәмсинең күзенә яшь тыгылды. Тамагына әллә нәрсә аркылы килде. Күзеннән ага торган яшен туктатыр өчен тырышып:
— Мине гафу ит, Анна, мин сиңа соңгы вакыт катылык иттем…
Анна, җавап урынына, кулы берлән башын чәпәй-чәпәй итте. Йөзенә аз гына елмаю килде.
Акушерка артыннан төртте. Шәмси, торып, Аннаның маңлаеннан үпте. Кулын кысты:
— Терел, Анна,— диде. Тагы әллә ни эшләп бетермәгән кебек булып китте дә, Аннаның селтәгән кулын алып үпте… Аннаның күзендә тагы елмаю кебек бер нәрсә күренде.
Ул чыгып китәргә өлгермәде, әче тавыш берлән Анна кычкыра-көчләнә башлады. Аңарга кисү тыгылды. Доктор:
— Сезгә монда булудан файда юк. Безгә мешать итәсез. Чыгып китеңез инде,— диде.
Шәмсигә баскычта карт кына поп берлән искерәк кенә киенгән дьякон очрады. Кулларында әллә ниләр, Инҗилләрме, тәреләрме күтәреп, алар Шәмсиләрнең ишекләре төбенә туктадылар.
«Әйе, Анна үлә. Шәмсинең баласыннан Анна үлә. Шәмсинең хатыны үлә. Аны теге дөньяга озатырга, Шәмси баласын каршы алырга болар килделәр…»
Ул, үзен үзе сизмәенчә, кызулана-кызулана чапты, качты.
*
Шәмсигә кинәттән мөһим бер эш берлән Төркстанга китәргә тугъры килгәнгә, ул Аннаның терелеп җитүен дә, баланың яшәрлекме-түгелме икәнен дә белмәенчә сәфәргә чыкты. Эш күп, чуалчык булганга, ул шәһәрдән шәһәргә йөрде. Андагы базарлар берлән танышты. Чыга торган малны өйрәнде. Барган җирләреннән Аннага кая китүе хакында кыска-кыска гына ачык хатлар гына җибәрсә дә, һәрбер барган шәһәрендә Аннадан озын-озын мәхәббәтле мәктүбләрМәктүб — хат, язма. алды. Анна әүвәлге хатларында терелеп килүе, баланың тазалыгы хакында язды. Бара-тора, авыруны тәмам онытып, Шәмсине сагынуыны язарга тотынды. Ахырга таба алган хат изһар мәхәббәт берлән тулды. Аның гади җөмләләре үзенең садәлеге берлән Шәмсинең әллә кай җирен кытыклады, әллә нәрсәсен сөендерде. Төркстанда кызулар китте.
Анна да Петербургта җәй булуны, үзенең тимер юл буенда, ерак түгел генә, 25 минутлык җирдә дача алуын, Шәмсине бик көтүен язды. Төркстандагы күчмә тормыш бик туйдыргангамы, әллә Төркстанда хатын-кызсыз тору, яшәү арыткангамы, ялыктыргангамы, Шәмси чын күңеленнән Петербургны, аның мәдәни уңайлыкларын сагына башлады. Хосусән Аннаның дача алдым дигән сүзе аның алдында әүвәлге елгы дача хәятларын күз алдына китереп, һәммәсен бердән җанландырды, һәммәсе Шәмсине үзенә чакыра, тарта башлады. Номерның начарлыгы аның күз алдына үзләренең өенең уңайлыгын хәтерләтте. Самоварның каралыгы, хезмәтченең тупаслыгы Аннаның мөлаемлеген, аның тәмле ашларын күз алдына китереп бастырды. Урамдагы капчыкларга тыгылган сартСарт — Үзбәкстанда элек-электән яшәүче үзбәк. хатыннарының коточкыч киемнәре нечкә генә, юка гына, оста гына киенә торган Аннаны күз алдыннан җибәрмәде. Ул чынлап та сагынды, чынлап та кайтасы килде. Тагы күңеленең бер кырые, әйтергә ярамый торган бер кырые берлән теге баланы, боларның арасындагы хөрриятне агулаган баланы, сары башлы урыс баласын күрәсе килде. Шуларны барын да Аннага язды. Аңардан тагы кайнар мәхәббәтле хатлар алды. Майның ахырында гына кайтырга чыкты. Июнь башында гына өйдә булды. Анна аны күктән төшкән кебек каршы алды. Өрмәгән урынга утыртмады, балалар кебек кадерләде, хөрмәтләде, сыйлады. Актык мәртәбәсе кебек сөйде.
Шәмсине йомшак, матур, җылы, тулы тормыш берлән каплап алды. Бер атнага алган миһләтендә Шәмсине тагы башкорт кантоны кебек кадерләнергә, ялкауланырга өйрәтеп җиткерде. Бала да, теге сары башлы урыс баласы да, Шәмсине күңелен чиркандырмады. Ул һичбер сары түгел, кап-кара башлы, түгәрәк йөзле булырга хәзерләнеп тора. Авызы, борыны гына аныкы, анасыныкы. Югыйсә, көлгән чагында бөтенләй Шәмсинең агасының баласы кебек булып китә. Шәмси акыртын гына аңарга өйрәнде, аңарга каршы әллә нинди үзе аңламаган бер хис биләде. Элгәре эченнән дошман күрү урынына кызганумы, әллә нәрсә биләде. Акыртын гына ул аны тота, сөя башлады. Акыртын гына үзлегенә өйрәнде.
Бу җәендә Анна тагы үзгәрә төште. Ул тагы Шәмсигә якыная төштеме, Шәмсине сөя төштеме, ул бөтен көчен Шәмсигә уңай итүгә борды. Элгәреге кебек үзе теләмәгәндә каршы килүләрне бетерде. Бөтен уен, бөтен тормышын Шәмси өчен генә борды. Мәкәрҗә җитеп, Мәкәрҗәгә барырга акыт җиткәч, бик күңелсезләнде. Үзенең бара алмавына үкенде.
— Көн дә хат язып тор! — дип тугый-тугый озатты. Киткәндә күзеннән яшен дә яшерә алмады. Мәкәрҗә буе һәр көнне кебек озын-озын хатлар берлән күмде. Сараның исәнлеге-саулыгы хакында тулы мәгълүматлар бирде.
Кыш көне дә тормыш шул юлыннан барды. Рождество бәйрәмнәренә кунакка килгән Аннаның суфи анасы залларына тәре куйдырып, көн дә шәм яндырып торса да, Шәмсинең чырае сытылганын күреп, карчык китү берлән тәрене алып куймаса да, шәм ягуларны бетерде вә, Шәмсинең кәефе китмәсен өчен, Сараны крестить тә итмәде.
Ләкин быел тагы бер үзгәрү хис ителде. Анна Шәмсинең ялгыз йөрүләрен яратмый башлады. Андый-мондый татар театры-фәлән булдымы, мотлакан, үзе дә барды. Әүвәлге кебек аерылып китмәде. Аның өйләнергә дигән сүзләренә кәефе китүен яшермәде. Вә кай вакытта баланы калкан тотып, ничек булса да ике арадагы мөнәсәбәтне канунландырырга тиешлеге хакында Истанбулга барыпмы, монда башка төрле юл табыпмы, никях ясауны сөйли башлады. Шәмси һаман әле шул тормышны гаилә тормышым дип ышанмаса да, элгәреге кебек, үзен егет иттереп хис итү аңарда да бетте. Мәҗлесләрдә кызлар-фәләннәр берлә дә очрашса, өйләнү, сөю хакындагы сүзләрдән качты. Никях хакында мәсьәләләр ачылса, минем ничеклегемне белә дигән кебек булып читкә китте. Вә агай-эне арасында үзенең ничек торуы хакында ап-ачык сөйләмәсә дә, юк-фәлән дип яшеренә дә алмады.
Шуны гына көткән кебек, Анна бәйрәм тугъры килгәч:
— Ник сиңа кунаклар килми,— дип йөдәтте. Әллә кайдагы татар гаиләләреннән өйрәнеп, бәйрәм ашлары хәзерләде. Үзе бәйрәмчә киенеп, гаеттән соң Шәмси берлән бергә визитләрдән кайта торган иптәшләрен юлда көтеп алып, өйгә алып керде. Вә һәммәсен тәбрикләп, үзен поляк мөселманы дип танытты, бәйрәмчә киендергән балаларын чыгарып күрештерде. Икенче бер бәйрәмдә Анна Шәмсинең якыннарына, дустларына үзе тәбрикләп барды. Телефон берлән үзе Шәмси кайтуына хәзрәтне чакырды. Шәрекъ кичәсенә дә барып, ачыктан-ачык Шәмсинең хатыны булып йөрде. Кешеләр берлән танышты, сөйләште. Гомуми эшләр хакында фикер йөртте, икенче мәртәбә корсакка калгач, ул хәзер инде Шәмсигә әйтүне кирәк тә тапмады. Шәмси үзе белгәннең соңында гына:
— Мин угыллы буласым килә, угылым синең төсле булыр иде,— диде дә сүзне тәмамлады.
Ай үтте, көн үтте. Шәмсинең марҗа берлән торуы элгәре колактан колакка гайбәт иттереп кенә сөйләнде. Бара-тора мәйданга чыгып, ачык иттереп сөйләнде. Мөхакәмә ителде. Кызганылды, бара-тора өйрәнелде. Дуст-ишенең бик күбесе аны хатынлы иттереп танымады, аны бер вакытта да хатыны берлән бергә мәҗлескә-фәләнгә чакырмады. Яшьләр, иптәшләре әллә ничек аннан тартындылар. Җәмгыять эшләренә чакырмый башладылар. Үзара була торган кечкенә-кечкенә мәҗлесләрдән калдыра башладылар. Ул үзе дә, шуны сизенеп, читкәрәк посты. Әллә нидән оялган кебек, әллә нәрсә күренмәскә теләгән нәрсәсе күренмәсен дигән кебек, яшеренә төште. Җәмгыятьләргә бармады, халык күп очрый торган урыннардан качты. Икенче кызы тугач:
— Тагы, менә, насыйп булса, диндә иркенлек булыр да мөселман итәрмен, баермын да Истанбулга барып яздырып килермен, зурая башлагач, мөгаллимә алып, мөселманча тәрбия иттерермен,— дип күңелен юата килде.
Ләкин күңеленең әллә кай бер җире ышанып җитмәгәнгә, кай вакытларны кайгыртучан булды. Вә ярдәмчесе, киңәшчесе булмаганга, елап-елап намаз укучан, Алладан сораучан булды.
Аннаның Шәмсигә мөнәсәбәте һаман искечә булды. Ул һаман аны кадерләде, һаман аның өчен генә яшәде, һаман аның тормышын мул-тулы иттерергә тырышты. Ләкин аңарда да Шәмсинең китүеннәнме, югалуыннанмы курку бетмәде. Үзенең тормышының нигезенең тазалыгына иманы ныгымады, һәрвакыт өмет берлән өметсезлек арасында торып, аның күңелен көчсезлек, зәгыйфьлек бер хис биләде. Аның күңелендә әллә нинди, күренми-беленми торган куәткә шул хәлне, шул бәхетле хәлне сакласын өчен сыгыну уе туды. Ул да Шәмси күрмәгәндә чиркәүләргә бара, чукына башлады. Марҗаларның:
— Балаларыңны чукындырмасаң, Алла сакласын, фәлән тәре шәфәгать кылмас,— дигәннәренә ышанып бетмәсә дә, аларча булсын әле дип, Шәмсигә әйтмәенчә, аларны чукындырды да вә җиде ел бармаенча торган побына тәүбәгә баргач, аның тәмуг газаплары берлән куркытуына ышанмаса да, сиңа гафу булса, булса шул: балаларыңны христиән итүдә генә дигән сүзенә дә әһәмият бирмәсә дә, аларны зур бәйрәмнәрдә чиркәүдән калдырмый башлады. Вә әтиләре алдында, аш алдында иярИяр — тәре. тоттырмаса да, кичләрен яткырганда үзе чукындырып яткыручан булды.
Шәмси, балаларны татарча сөйләтергә өйрәтер өчен, алар берлән үзе татарча сөйләшмәкче булса да, гомеренең иң күп вакытын кибеттә үткәргәнгә, җәйләрен ярминкәгә барып бер-ике ай, кышларын йә Төркстанга, йә Себергә барып бер-ике ай үткәргәнгә, аннан да бер нәтиҗә дә чыкмады. Балалар, шул, татарчадан әти, әнине белеп, әгузе Бисмилла әйтүдән уза алмады. Ләкин Шәмси күңеле берлән һаман шуларны мөселманча тәрбия итү уеннан кайтмады. Вә аларның чукындырылмауларын уйлап, Истанбулга илтеп мөселманча тәрбия итәм дигән уй берлән үзен үзе юата килде.
Менә бер көнне, тиздән аңарга Мәскәүгә барырга тугъры килгәнгә, магазиннан кызуланып, вакытсыз чакта өенә таба китте. Трамвайга өлгерә алмаганга, җәяүләп килде. Яшелчә-мивә базарына кереп, алма, карбыз алды. Вә балалары берлән актык мәртәбә ашап-эчеп, юлга чыгарга дип өйгә борылды. Кайтканда юлы үзләре тирәсендәге чиркәү яныннан үтәргә туры килгәнгә, урамның теге ягыннан барса да, әллә нигә күзе чиркәүгә таба төште. Аннан сирәк-сирәк кенә картлар, карчыклар, юан-симез марҗалар, балалар чыгып килә иде. Бердән тәненнән әллә нинди суык йөгерде. Ул чиркәү ишеге төбендә ике кулына ике кызын тоткан Аннаны күрде. Ул үзе простой гына киенгән, балаларның икесе дә шул арада гына тегелгән өр-яңа ак киемнәр, ак ленталы эшләпәләр кигәннәр, ак оеклар өстенә — кечкенә-кечкенә сары башмаклар. Шәмси бер карады — ышанмады, икенче карады — ышанмады. Менә Анна ишеккә таба әйләнде, аның берлән бергә балалар да әйләнде. Анна кулын күтәреп акыртын гына төртенә башлады.
Аның артыннан балалар да төртенде. Аларның кечкенә куллары бер күтәрелеп, бер төшерелеп һавада уйнады. Шәмсине бердән җен биләде. Ул баскан җиреннән сикереп төшеп, шул балаларны Аннаның кулыннан тартып алмакчы булды. Аннаны сугып егып таптамакчы, измәкче булды. Әллә ни тотты, әллә ни тартты. Ул яшенә тыгылды, аягы катты. Тәнен генә түгел, күңелен дә көзән җыерды. Әллә нинди көч аны куды, балалары чукынган җирдән куды. Зыр итеп борылды да китте. Кая барганын белмәенчә, ни эшләгәнен уйламаенча, карбызын, кавынын күтәреп китте. Петровский паркка барып чыкты. Кызуланып-кызуланып аны башыннан ахырына кадәр әйләнде. Үзен кая илтәргә белмәенчә, аннан да чыкты. Пароходка утырды, ул туктагач, аннан да төште. Тагы кавынын, карбызын күтәреп, Невский буйлап үтте. Шул ук карбыз-кавын берлән, кием-салым, мендәр-фәлән алмаганын онытып, Мәскәү поездына да барып керде. Бик озак вагонның тышында яланбаш басып барганның соңында гына фикерен җыя алды.
— Әйе, дөрест, шулай булды, ул Аннаны чиркәүдән чыкканын күрде, балаларын — үз балаларын чукындырып торганда очратты. Шулай булырга тиеш иде, шулай булды.
Бөртек-бөртек яшьләр коелды. Йөрәк әрнеде, күңел сыкрады, гакыл хәйранлыкта калды.
Мәскәүгә килеп җитүе берлән озын итеп Аннага хат язды. Күргәннәрен һәммәсен сөйләде. Үзенең мәңгегә аерылачагын әйтеп, калган сберегательный билеты берлән акча алырга кушты. Вә айлап та биреп торырга да вәгъдә итте.
Мәскәүдәге хуҗаларының эшләрен тәмамлаганның соңында, аларга: атасы үлә икән, өйгә кайтып киттем дип хат язып, авылына юнәлде. Юл буе шул мәсьәләне тәмам бетерер өчен үзенә хәзер өйләнергә кирәк дип утыртып куйды вә кайтуы берлән өйләнергә, чибәр генә бер мөгаллимәгәме, мулла кызынамы өйләнергә булып төенләнде.
*
Авылда ул иркенләп киткән кебек булды. Авыл мәчетенең җомгалардагы сасысы да аңарга мөкаддәс сыман тоелды. Авыл мулласының каткан чапан, майлы кулны сөртүдән ялтыраган читеге дә матур, урынлы кебек күренде. Ул зиярәткә йөреде. Әбиләре-бабаларына хәзрәттән Коръән укытты. Ерактагы Гайникамал өстазбикә чишмәсенә корбан чалып, тиресен хәзрәтләргә бирде. Әтисе-әнисенә:
— Өйләнергә кайттым,— дип сөендерде. Үзе күрше авылларның мулла кызлары, мөгаллимәләрен сораша башлады.
— Тегендә инде бит бетте. Инде өйләнергә, үземчә торырга хакым бар, өйләнергә тиеш, өйләнергә. Болай да кайтмыйм да кайтуын. Өйләнгәч бигрәк Аннага таба кайтырга һич юл, урын калмаячак. Әйе, әйе, шулай.
Үзен шул фикердә беркетү өчен, ул хәзрәтенә барып та киңәш итте. Аның фатихасын да алды. Әнисен, ходайга тапшырып, күрше авыл мулла кызын сорарга да җибәрде. Өзеп җавап бирелмәгәнгә, көтәргә, бераз сабыр итәргә тугъры килде. Әллә нигә эче поша башлады.
Абзыйсының хатынының пычраклыгы җирәндерде. Моңарга сала торган түшәкнең бала исе төн буйлары үзенә йокы бирмәде. Ашлары тәмсез булды. Әтисе-әнисенең сөйләгәне мәгънәсез булды, абзыйсы берлән җиңгәсенең орышышулары, берсенә берсе ямьсез сүзләр берлән кычкырышулары ялыктырды. Аңарда юксыну башланды. Әллә нәрсә җитмәү хисе көннән-көн артты.
— Ул, менә, өйләнмәгәнгә, менә, мулла кызын ала, туй итә. Бик һәйбәтләп торып китә.
Ләкин ни өчендер ул һәрвакыт мулла кызын Анна кебек иттереп уйлады, аңарга мөгамәләләрен Аннага иткән кебек итәр төсле булды. Юк, Аннаны ул инде онытты, бөтенләй онытты. Аерылды, тәмам аерылды. Менә ул хәзер Шәмсинең өстеннән судка бирә, балаларын ашатырга сорап судка бирә. Шәмси хакында мәхкәмәләрдә әллә ниләр сөйли, ялганлый.
Әйе, әйе… Бирсен, бирсен! Ул үз сүзеннән кайтмый. Балаларга ашарга бирәчәк, ләкин бергә торырга бетте инде.
Ул һәр көнне үзен чакырып сорауны көтте. Колоколлар килгәндә, миңа килде, дип хәзерләнде. Менә староста килде.
— Ә, килде,— дип Шәмси чыкты.
— Менә монда сезгә кәгазь бар, волостьтан бир диделәр. Кул куеп алдым.
Шул, шул!
Шәмси зур гына пакетны кулына алды. Адрес Анна кулы берлән язылган.
— Ачыйммы, юкмы, әллә ачмаенча гына җибәримме?
Ачкач та открыткада Анна ике ягында ике кыз берлән төшкән рәсем төшеп китте.
Әйе, алар. Кара, кызлары нинди матур, күзләре, йөзләре икесенеке бертөсле, абзый кызына охшаганнар, ләкин болар пөхтәләр, нәзекләр, киемнәре нинди күңелле. Аларның өстләрендә ак кием, башларында ак ленталы эшләпәләр, аякларында башмак… Анна үзе, үзе ана кебек, ләкин әллә нигә ул шатланып елмаеп тора. Әнә аның елмайган күзләре Шәмсигә карап тора. Аз гына да ачуы килүе юк. Ул шул яхшы хатын… Чын хатын. Марҗа булмаса, мотлакан, мин шуңарга өйләнер идем… Хәзер мулла кызына өйләнәм…
Ул акыртын гына хатны укырга тотынды. Йомшак сүзләр, йомшак җөмлә аулары берлә ул акыртын гына Аннаның психологиясенә кереп китте.
Әйе, ул балаларны чиркәүгә алып барган иде. Ләкин ул фотографиягә барганда, үзенең әнисенең туган көне тугъры килгәнгә генә кергән иде. Балалар бик сагына, һәр ашта, чәйдә «әти» дип көтеп тора. Сарасы бик озак ашамый. Әнисе егълаганын күрсә, әллә нәрсә сизенеп елый. Киемче яңа киемнәреңне китерде. Ни эшлим? Җибәримме, кайтуыңны көтсенме? Бер үпкә, бер шелтә юк…
— Угылым, сөенче! Муллалар бирергә разый, ди. «Үзе, Шәмсетдин килсен әле, үзе берлән күрешеп сөйләшик», дип әйтәләр, ди.
Нәрсәне сөйләшәләр? Әйе, ул бит яучы җибәргән иде. Ул бит инде Аннаны ташлады, ташлады. Ул, тәмам егет булып, яңадан өйләнә. Яңадан түгел, беренче өйләнә. Кыңгыраулар тагып, туй-төшем ясап өйләнә… Өйләнә… Барырга кирәк, барырга.
— Кайчанга соң барасыз, угылым, иртәгәдән арыгамы, аннан арыгамы?
— Барамыз, барамыз…
Балаларның төсләре, йөзләре Шәмсине ташламады. Аннаның көлеп карап торуы һаман күз алдыннан китмәде. Җиңгәсе берлән абзыйсының бәрәңге урлаган өчен балаларын кыйнаулары: «Тык, бирәнБирән — чамасыз күп һәм ни туры килсә шуны ашаучы кеше., аша, кадалгыры!» — дип каргый-каргый кыйнаулары тагы үз балаларын хәтерләтте.
— Аларга да шулай булмасмы икән. Юк, булмый. Ул үз балаларын алай иттерергә?..
Ашы тагы тәмсез булды. Әтиләре тагы юкны сөйләде. Эч пошты. Җиңгәсе юган күлмәктән сабын исе килеп торып борынны җәфалады. Зиярәткә барып килде, Коръән укыды, күңеле басылмады. Кич берлән йокыга китә алмаенча йөдәде. Төшендә балаларны, Аннаны күреп алҗып чыкты. Иртә берлән әтисе:
— Угылым, бару кирәк иде. Олугъ кешеләр. Мин трантасны майладым,— диде.
Әнисе, бүләккә дип, әллә нинди сасы катыклар чыгарып, баш кабартып йөрде.
Өйләдән соң волостьтан тагы хат килде.
— Сара авырый, өйдән чыкмый… Бик ябыкты. «Мин әти кайткач тереләм», дип ята… Үзем исән. Кайчан кайтасың?..
— Кайчан кайтам? Бер дә кайтмыйм. Әйттем бит, мин өйләнәм!..
Баш тагы чуалды. Балаларын, Аннаны сагынганлыгын икърар итмәсәИкърар итү — берәр эш-хәлнең булганлыгын тану, әйтү. дә, шуларны күрәсе, бергә утырасы килгәнгә, еш-еш карточканы чыгарып карады.
— Угылым, иртәгәдән калмаенча барырга кирәк. Муллалар көтәләр.
Әйе, көтәләр: тегендә Анна, балалар көтә. Монда муллалар көтә…
— Әйе, өйләндем, ди, мин инде ул кызга: «Мин сине бик сөям», димме?.. Әйе, шулай шул… Мин аңарга тыныч, бай тормыш бирәм, мин аңарга бүленмәенчә, тулы көенчә гаилә хәяты бирәм… Шулаймы?.. Әйе, шулай. Бу карточканы ертып ыргытаммы? Ыргытмасам соң. Ул бит аны күрми. Әйе, күрми… Аннаны онытам… Ул җиңги кебек каткан булса, җиңги кебек тупас, дорфа булса? Юк, ул Анна кебек уңган, пөхтә була. Аны мин Аннаны сөйгән кебек сөям… Мин Аннаны сөйдеммени? Юк, юк, ул болай гына. Күңеленең бер кырые көчләнә-көчләнә килде. Ул: «Юк, сөйдең, буны сөясең», — диде. Ул тагы карточканы карады: «И, бик ис китәрлек инде. Безнең татарларда мондый кызлар беткәндер инде». Юк, ул өйләнә…
Әнисе төн буе камыр берлән маташты. Түшәктән сасы килүе бетмәде. Җиңгәсе берлән агасы тагы балаларын кыйнадылар. Менә йокыга китте. Төшендә Анна, балалар, шулар арасында — шәлгә бөркәнгән бер хатын. Бер мөгаллимәме, бер туташмы? Ул:
— Болар кем балалары? — ди.
— Болар, туташым, минеке… Әйе, минеке. Менә син дә минеке.
Шәмси икесен дә ярата имеш. Маңлаена басып, песи баласы сикереп мич башына менде. Шәмси коты очып уянып китте. Сизәр-сизмәс:
— Анна,— дип куйды. Үзенең дә күзе шар кебек ачылды. Аннаны күрәсе килү, сызланып-сызланып күрәсе килү башланды.
— Син соң, әфәндем, ничек иттереп, бер хатынны сөйгәндә, һичбер белмәгән, сөймәгән, сөю ихтималың булмаган хатынны алмакчы буласың?
— Юк, мин үземне үзем коткарыр өчен. Татар гаиләсе ясар өчен,— дигән кебек булды. Күңеле ышанмады. Йөрәге карар тапмады. Күзен йомды. Тагы балалар, тагы Анна.
— Әнисенең сумсалары да уңган. Угылым, барып кил. Әйе, барып кил. Аннары туй итәрмез.
Шәмси тагы зиярәткә барды. Әтисенең җиккән атына бер сүз әйтмәенчә утырды. Абзыйсының ундүрт яшьлек малаен ат башына алды. Китте. Авылга барып җиткәндә тагы бер мәртәбә карточканы чыгарып карады. Балалар елый төсле, Анна кайгыра-сыза төсле булды. Авылга керделәр. Шәмси икеләнеп-икеләнеп килсә дә, муллалар янына җитә төшкәч:
— Үтеп кит,— дип энесенә әмер бирде. Ул аптырап калганга:
— Муллаларга кермә. Үтеп кит,— диде.
Муллаларга карамаенча гына авылдан чыкты. Сәгатенә карап стансага таба кызуларга тотынды. Анда барып җиткәч, әнисенең мулла хатынына кодагыйлык бүләге дигән сумсалары берлән урыска кереп чәй эчте дә, поезд килә башлагач, энесенә:
— Менә, кәләпүш алырсың,— дип акча бирде дә, үзе поездга утырып Петербургка китте.
*
Анда аны берни булмаган кебек Анна каршы алды. Тагы Шәмсине кадерләвен арттырды. Тагы аның тормышын тулырак иттерергә бөтен көчен сарыф итте. Өченчегә авыруы барлыгын әйткәндә дә:
— Монысы угыл була инде, төшемдә күрдем,— диде.
— Чыннан да, угыл булса ярар иде инде. Аннары өчесен дә Истанбулга бергә илтеп мөселман тәрбиясе бирдерер идем. Әле бит диндә хөррият тә була, диләр.
Ул тагы тора бирде. Тагы шул тормышка керә бирде. Тагы, хөррият диния була бит дип, үзен юата килде.
Көн үтте, ел үтте. Угыл да булды, кыз да булды. Ул һаман хөррият диния көтте, һаман, байый төшкәч, Истанбулга илтеп мөселман тәрбиясе бирүне төшенде.
— Әйе, ул мотлакан Истанбулга илтә. Хөррият диния дә бит тиз булыр. Алар үскәләгәнчә булыр, булыр…
1916 ел
Повестьны йөкләргә: TXT PDF
← Артка

