ИБРАҺИМ САЛАХОВНЫҢ “КОЛЫМА ХИКӘЯЛӘРЕ” РОМАНЫ
Ибраһим Салахов — репрессия елларының бөтен авырлыгын кичергән язучыларның берсе. Үзенең “Колыма хикәяләре” әсәрендә ул шәхес культы елларында кулга алынган һәм гаепсез хөкем ителгән кешеләрнең авыр тормышын, фаҗигале язмышын бөтен тулылыгы белән сурәтли.
Жанры буенча әсәр фаҗига-хроника (автор аны үзе шулай атый).
Роман моңа кадәр татар әдәбиятында объектив чагылыш тапмаган чорга — Сталинның шәхес культы елларына, тоталитар системаның асылын ачуга багышланган. Әлеге елларда бөтен ил белән бергә татар халкының да зур югалтулар кичерүе билгеле булса да, әдәбиятыбызда бу турыда ачыктан-ачык язган кеше юк иде әле.
«Колыма хикәяләре»ндә сталинизмның куркыныч җинаятьләреннән берсен ачуга басым ясала. Әсәрдән һәм гомумән тарихтан күренгәнчә, Сталин репрессияләре беренче чиратта илнең, халыкның интеллектуаль җегәрен тәшкил итүче көчләргә каршы юнәлтелде. Сталинизм репрессияләре тудырган шушы афәтне күрсәтү өчен И. Салахов әсәрдә төп игътибарны репрессиягә эләккән күренекле әдәбият-сәнгать, фән һәм дәүләт эшлеклеләренә юнәлтә.
Мондый шәхесләрдән әсәрдә әдипнең үзеннән тыш Г.Ибраһимовка зур гына урын бирелә.
Әсәрдә әдипнең тагын яратып, үз итеп тасвирлаган геройларының берсе — ВКП(б)ның Казан шәһәре Бауман районы комитетының беренче секретаре Алкин. Автор аның язмышына бирешмәвен, алай гына да түгел, камерадагы башка мәхбүсләрне дә нык ихтыярлы булырга, күңел төшенкелегенә бирелмәскә өндәвен тасвирлый.
Романда язмышының аеруча фаҗигале булуы белән игътибарны җәлеп иткән герой бар. Ул — үз вакытында Татарстан культура идарәсе башлыгы Гений Республиканец.
«Ике очрашу» дип аталган бүлектә автор үз вакытында гаҗәеп талантлы, киң диапазонлы, искиткеч темпераментлылыгы белән танылган татар театры артисты Мохтар Мутин белән бәйле истәлекләргә туктала.
Кыска-кыска эпизодларда автор Сәрвәр Әдһәмова, Сөббух Рафиков, Галимҗан Мөхәммәтшин, Сталинга хат язу өчен көннәр буе надзирательләрдән кәгазь-карандаш сораучы Гомәр Гали, тоткыннарны фән дөньясы белән, химия яңалыклары белән мавыктырып камерага ямь өстәүче Гыйлем Камай, бертуктаусыз «кайда ялгыштым, кайда?» дип кабатлаучы Мәхмүт Баһаутдинов, беренче татар полкының комиссары, гражданнар сугышында катнашкан, Төркестанда басмачылар белән сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән Зариф Имәнкулов, әлеге полкның командиры Тупиков һәм башка күренекле шәхесләрнең берничә штрих белән истә калырлык образларын тудыра.
Әсәрнең башында ук без шундый эпизод белән очрашабыз: баш геройны һәм “халык дошманнары” дип игълан ителгән бер төркем кешене Пләтән төрмәсенә ябалар. Шул көннән башлап алар “тоткыннарга” әвереләләр. Үзләренең әле байтак вакыт дәвамында яшәячәк камераларын И. Салахов кара буяулар белән сурәтли башлый.
Пләтән төрмәсендәге тормышны сурәтләгәндә, автор төрле тел сурәтләү чараларыннан һәм стилистик алымнардан шулкадәр уңышлы файдалана ки, хәтта укучыга кайчакта төрмә эчендәге хәрәкәттә, ыгы-зыгыда үзе катнаша, күрә, ишетә кебек тоела.
И. Салахов тоткыннарның төрмә шартларында коточкыч авыр яшәешләрен күрсәтү максатыннан еш кына антитеза алымын да куллана.
Төрмә шартларында үзенә яшәргә туры килгәнлектән, И. Салахов андагы тормышның бөтен нечкәлекләрен яхшы белгән һәм әсәрендә дә күрсәтергә тырышкан. Укучының игътибарын автор иң элек төрмә жаргонына юнәлтә.
Тел-сурәтләү чараларыннан И. Салахов хикәясендә аерым игътибар метонимия һәм чагыштыруга бирелә. Әлеге тел – сурәтләү чаралары ярдәмендә автор геройларының тышкы кыяфәтләре аша аларның характер үзенчәлекләрен, яшәү рәвешләрен чын осталык белән ачып бирүгә ирешә.
Әсәрнең тәэсир итү көчен арттыру максатыннан И. Салахов күп урыннарда бер сүздән генә торган җөмләләр куллана.
Үзе кичергән тормыш трагедиясе И.Салаховны төрмәдән чыкканнан соң да эзәрлекли: гарип булып кайткач, аны иң элек гаиләсе кабул итми (үги анасы борын төбендә ишеген ябып куя), “халык дошманын” эшкә дә алырга ашыкмыйлар. Шуңа күрә бу әсәр бүгенге көн күзлегеннән караганда йөрәк каны белән язылган әсәрләрнең берсе булып тора.
Сочинение на тему «Колымские рассказы» Шаламова
Талантливый русский поэт и прозаик эпохи СССР Варлам Тихонович Шаламов посвятил свое творчество непростой теме – описанию жизни заключенных в советских лагерях.
Одним из самых известных сборников автора является его цикл «Колымские рассказы», который сам автор считал главным трудом своей жизни. На протяжении почти 20 лет в период с 1954 по 1973 год Шаламов по крупицам собирал материал для этого издания, которое впервые было опубликовано в 1978 году в Великобритании.
Российский же читатель смог познакомиться с «Колымским рассказами» только в начале 90-х годов двадцатого столетия спустя почти 10 лет после смерти творца.
В этом цикле Варлам Шаламов до боли пронзительно и правдиво описывает судьбы людей, оказавшихся в сталинском ГУЛАГе. Писатель не понаслышке знал уклад, нравы и быт в Колымских лагерях, поскольку сам не однократно попадал под гонения и репрессии со стороны советских властей.
Так свой второй и третий политические сроки Шаламов отбывал как раз на Колыме в сталинских лагерях в период с января 1937 года по 1951 год. Писателю приходилось тяжело работать на многочисленных приисках, а позднее лагерным фельдшером.
Все свои впечатления об увиденных ужасах того периода в суровой лагерной Сибири талантливый писатель излагал на бумаге, а позднее включил в книгу «Колымские рассказы». По силе воздействия на читателя и яркого реалистичного описания кошмаров жизни заключенных этот труд не уступает трудам Солженицына.
Основной темой рассказов является описание жизни людей, по воле судьбы и стечению обстоятельств, попавших на лагерные нары и пытающихся выжить в таких нечеловеческих условиях, когда, казалось бы, это невозможно.
Шаламов так пишет об отбывающих срок:
«Заключенный приучается там ненавидеть труд – ничему другому он и не может там научиться…Он приучился ненавидеть людей».
Некоторые рассказы неподготовленному читателю кажутся шокирующими, на столько страшно и реалистично описаны в них сцены насилия над человеком.
Так в рассказе «Тифозный карантин» ярко описывается такое чувство, как страх. Оно поглощает людей, превращая их в рабов перед теми, кто сильнее.
Рассказ «Васька Денисов, похититель свиней» посвящен теме голода в сибирских лагерях. Это состояние настолько сильно и болезненно, что приводит человека к смерти во время добывания еды.
«Колымские рассказы» — это уникальное произведение, оно не только описывает ужасы лагерной жизни, но и показывает нам изнанку советского строя, немного приближает нас к пониманию всей несправедливости той эпохи.
11 нче сыйныф
Ибраһим Салахов
(1911 — 1998)
И.Салахов 1911 нче елның 30 нчы агустында Казахстанның Күкчәтау шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Әмма аның нәсел шәҗәрәсе Татарстанга барып тоташа. Язучының әти-әнисе Низами һәм Маһиҗамал – чыгышлары белән Татарстанның Балтач җиреннән. Казакъ далаларына алар бәхет эзләп чыгып киткәннәр. Низами абый балта остасы, уңган куллы кеше булган.
Күкчәтау өязендә күп кенә мәчетләрне салуда да аның өлеше кергән.
Ибраһим башта Күкчәтау шәһәрендә Мортаза мулла мәдрәсәсендә белем алган. Ә мәдрәсә ябылганнан соң, татар мәктәбендә укуын дәвам иткән. Кайчандыр Корьән ятлаган Ибраһим “Яшел йортта” белем ала башлый. Беренче тапкыр парта артына утыра; такта, дөнья картасы, глобус күреп шакката. Биредә иҗат эше беләш шөгыльләнә башлый, мәктәпнең әдәби кулъязма журналында беренче өйрәнчек шигырьләрен бастыра.
Күкчәтау җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1928 нче елда зур өметләр белән Казанга килә. Биредә аны җиңел тормыш көтми. Шәһәргә килеп төшүгә үк бөтен булган акчасын югалткан егет, педагогия техникумына да укырга керә алмый, имтиханнарында уңышсызлыкка очрый! Тулай торактан куып чыгарылгач, чит шәһәрдә, урамда басып калса да, ул туган якларына кайтырга ашыкмый. Үги анасының мыскыллы елмаюын күрәсе килми аның. Көн итү өчен Казан шәһәрендге “Спартак” аяк киемнәре фабрикасына эшкә керә.
Бәхетенә каршы, беркөнне Казан урамында элеккеге укытучысы Маһитап Әбдерәшитованы очрата. Нәкъ шул остазының ярдәме белән ул хыялына ирешә, педагогия техникумына укырга керә. Монда ул мәртәбәле остазлар: Җ.Вәлиди, М.Корбангалиев, С.Габәши, С.Сәйдәшевлардан белем ала. Педагогия техникумында укыганда ук Ибраһим “Пионер каләме” (“Ялкын”) журналында, “Яшь ленинчы” (“Сабантуй” ) газетасында үзенең мәкаләләрен бастыра башлый.
Ибраһим Салахов Күкчәтауда яшәгән вакытта ук Г.Ибраһимов иҗатына гашыйк була. Аның әсәрләре белән ул Күкчәтау мәктәбендә укыганда ук кызыксына башлый. Мондый танышуның ничек башлануын Г.Ибраһимов әсәрләрен укырга яраткан, “китап җене кагылган” бабасы белән бәйләп, ул кызыклы истәлек сөйли: “Кичләрнең берсендә миңа Г.Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми” повестен укырга туры килде. Барыбызга да бик ошады. … Моңа кадәр бабай нинди китап туры килсә, шуны алып кайта иде. Ә менә “Татар хатыны ниләр күрми”не укыгач, Күкчәтау буенча йөреп, Г.Ибраһимов китабын гына эзли”. Шушы елларда автор бабасы тарафыннан Казаннан кайтарылган “Казакъ кызы”, “Безнең көннәр”, “Кызыл чәчәкләр” әсәрләре белән танышуын яза.
Соңрак Ибраһим “Алмачуар” хикәясен кызыксынып укый. Икенче көнне үк казах авылында булган ат бәйгесе турында мәкалә язып куя.
“Г.Ибраһимов белән танышуым шулай башланды. Матур әдәбиятның беренче онытылмас ләззәтен мин аның әсәрләре аша татыдым, сихерләндем. Һәм тагын да тылсымлы дөньяга, атларга тартылдым, кулыма каләм алырга җөрьәт иттем, канатландым.”
Күренекле шәхесләр белән аралашу, 30 еллар татар матбугатында актив катнашу И.Сәләховның тәҗрибәсе артуга, каләменең шомара баруына китерә. Аның бер- бер артлы “Ярату” пьессасы, “Дуэль” һәм “Мәхәббәт һәм өмет” повестьлары, «Постта» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
1937 нче елда яшь язучы И.Сәләховның тормышының көтелмәгән якка үзгәрүе дә Г.Ибраһимов исеме белән бәйле була.Авторның “Колыма хикәяләре” әсәреннән күренгәнчә, шәхес культы башлангач, ул Г.Ибраһимов белән Кави Нәҗми арасында элемтәче булуда гаепләнеп, кулга алына. Әдәбият мәйданында үсеп, танылып кына килгәндә, 1937 нче елда, көтмәгәндә, репрессиягә эләгә. 10 елдан артык гомерен “халык дошманы” булып, төрмәләрдә үткәрә.
И.Салахов озак вакытлар Сталинга тугрылыклы булып кала. Кулга алынгач та әле болай фикер йөртә: “Сталин бу хәлләрне белмидер. Белсә, безне коткарыр”. Беркатлы гади егет үзенең “кешеләрне юк итү машинасы”на эләккәнен аңлап җиткерә алмый. Сталин корбанына әйләнгәнен дә соңрак төшенә.
Кулга алынуына сигез ай дигәндә, аңа суд була. Суд бары тик 2 минут кына киңәшә дә хөкем карарын чыгара. Димәк, котылу юлы юк, өметләнергә дә куркыныч, барысы да хәл ителгән! Ул ун елга каты режимлы төрмәгә хөкем ителә.
Ибраһим Сәләхов төрмәдән бер аяксыз калган хәлдә, сынган кулы һәм начарайган күзләре белән 1947 елда чыга. Төрмә, лагерьлардан кайткач, аны җиңел тормыш көтми. Хәтта иң якын кешеләре: әти-әнисе, туган сеңлесе тарафыннан да рәнҗетелә. Аңа туган җире Күкчәтау шәһәрендә яшәү хокукы бирелми. “Төрмәдәге бет, кандала канны эчсә, түзәргә була, тик җанны гына телгәләмәсеннәр,”- дип яза ул. Комендатура урнашкан Кызыл Яр авылына җибәрелә. Һәр көнне, хакимият вәкилләренә барып, үзенең качып китмәгәнлеген раслап торырга тиеш була. Авыл сельпосы ашханәсендә буфетчы булып эшли. Хатыны Маһруй белән өй җиткергәч, тормыш бераз җайланып китсә дә, аны алда зур сынаулар көтә.
1956 елның яңгырлы, суык, шыксыз бер көне күп газапларны җиңгән И.Сәләховка , ниһаять, әйтеп бетергесез зур шатлык – аклану кәгазе китерә. СССР югары судының Хәрби коллегиясе язучының эшен яңадан карап, 1937 нче елгы хөкем карарын юкка чыгара, ул тулысынча реабилитацияләнә.
Язучы Казахстанның чирәм җирләрен үзләштерүчеләр тормышыннан алып иҗат ителгән «Күкчәтау далаларында» романы белән киң таныла. Татар казаклары тормышын чагылдырган «Имәннәр тамыр җәйгәндә» исемле роман-эпопеясы да татар халкы тарихын барлауга кертелгән зур өлеш буларак кабул ителде. Бер-бер артлы күп кенә повесть-хикәяләре басыла «Тайгак кичү» («Черная Колыма») исемле автобиографик повесте укучыларга ирешә. Әсәр 1988 елда — «Казан утлары» журналында, 1989 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты һәм 1990 елдаБу әсәр өчен аңа Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.
Ибраһим Салаховның ике дистәдән артык китабы басылып чыкты. Аның әсәрләре казах, рус, әрмән, калмык, төрек, инглиз телләренә тәрҗемә ителде. Л.Минһаҗева Ибраһим Салахов иҗатына багышлап филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе алу өчен диссертация яклады. 2002 елда аның «Ибраһим Салахов» исемле монографиясе басылып чыкты.
Инде өлкән яшьтә булуына карамастан, якташыбыз Күкчәтауда яшәүче татарлар җәмгыятен оештырды һәм аңа җитәкчелек итте.
Ибраһим Салаховка Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Ул — Күкчәтау шәһәренең Шәрәфле шәһәрдәше. 1997 елда Казахстан хөкүмәте аны иң югары бүләк — Җөмһүрият ордены белән бүләкләде.
1998 елның 7 июлендә Күкчәтау өлкәсенең Кызыл Яр авылында вафат булды, шунда җирләнде . 2002 елда Казакъстанның Күкчәтау шәһәрендәге бер урамга Ибраһим Салахов исеме бирелде.
“Колыма хикәяләре”
1956 нчы елның көзендә акланганнан соң, И.Салахов әлеге үзенең күргәннәре турында “тәрәзә капкачларын ябып, пәрдәне төшереп, ишекне бикләп” язарга мәҗбүр була. ”Үзем язам, үзем берәрсе сагалап йөрмиме дип, колак салам”, — дип искә ала ул бу хакта. Әдипнең әсәре язылып бетми, ярты юлда кала, җир астына күмелә.Әсәре төгәлләнгәч, язучыга гарәп телендә язылган әсәрне кириллицага күчерергә кирәк була. Ул вакыт өчен бик куркыныч эштә И.Салаховка Пермь өлкәсе Барда районында яшәүче сабакташы Гайшә Гыйззәтуллина ярдәм итә. Әсәрнең моннан соңгы язмышы турында автор түбәндәгечә искә ала: “Мин аларны төпләтеп берсен Казанга, икенчесен Уфага, … өченчесен Җир астына күмеп куйдым. Бәлки бу тоелган гынадыр: төбенә кулъязмамны күмгәч, алмагач ачы алмалар бирә башлады кебек. Язларын бакча шау чәчәккә төренгәндә, алмагачым миңа хәсрәттән чәче агарган кеше булып күренде”, — дип искә ала язучы. Ул әлеге әсәрне фаҗига дип атый. Бу исем дә әсәрнең эчтәлегенә туры килә, дөрестән дә, хәвефле михнәткә, язмышка ишарә бар бу әсәрдә. Аерым кешенең язмышы гына түгел, бөтен татар милләтенең авыр язмышы чагыла монда!
1970 нче елларда әсәрне бастыру мөмкинлеге туа. Мәскәү янындагы Переделкино иҗат йортына баргач, И.Салахов күптәнге дусты Евгения Гинзбург белән очраша. Е.Гинзбург әлеге әсәрне Франциядә бастырып булуын әйтә. Ләкин язучы моңа риза булмый, чөнки әсәрнең башта үз илендә, үз туган телендә дөнья күрүен тели. Әсәрнең басылып чыгуы татар әдәбиятын үз итүчеләр өчен аерым бер сенсация — яңалык була. Дөресен әйткәндә, бу әсәр Сталин репрессиясеннән иза чиккән бөек татар халкының хаксызга рәнҗетелүен сурәтләүче чын әсәр була.
Күренекле галим, әдәбият белгече Фоат Галимуллин болай язды: “Колыма хикәяләре” – хәзерге татар әдәбиятының горурлыгы. Шәхес культының халыкка алып килгән фаҗигасын бөтен тулылыгы белән күрсәткән, шул чор турында гаепләү шаһитнамәсе булырлык әсәрләр күп түгел”.
1988 нче елда әсәр “Тайгак кичү” исеме белән “Казан утлары” журналында басылып чыга. Әсәр язылып беткәч тә әле байтак еллар сандыкта, алмагач төбендә күмелеп саклана.Тәнкыйтьчеләр дә аны хуплап каршы ала, гомумән алганда, әсәр “шәхес культы корбаннарына һәйкәл” дип бәяләнә.
“Колыма хикәяләре” үз эченә күп вакыйгаларны сыйдыра. Ул 17 хикәяне берләштерә. Бу бүлекләрне берләштерүче вакыйгаларның һәммәсендә дә Сталин режимыннан җәфа чигүче кешеләрнең авыр язмышы сурәтләнә.
Автор үз күзләре белән күргән вакыйгаларны бәян итә. Монда аерым кешеләр язмышы да, татар халкының җанны тетрәткеч аянычлы язмышы да сурәтләнә.
“Ана тавышы” бүлеге
Әлеге бүлектә чегән хатынының язмышы сурәтләнә. Аннан соң 40 ел вакыт узса да, язучы аны онытмый. Кайвакыт әлеге вакыйганы исенә төшереп, төшендә күреп, шабыр тиргә батып уянып китә. Вакыйга Уфа шәһәрендә тимер юл вокзалында бара. Халык дошманы буларак гаепләнеп, чегән хатыны Земфира кулга алына. Аның гаебе расланмаса да, хатынны Колыма көтә. Ананың кулында сөеп туймас кошчыгы талпына.Ул баласын саклап калу өчен бөтен нәрсәне дә эшләргә риза, тик аңа тимәсеннәр генә. Тик конвой башлыгы кансыз, ул ананың баласын дежур милиционерга тапшырырга куша. Солдат чегән хатынының баласын алырга сузыла. Шул арада ана аның кулын тешли. Хатынны төртеп егалар, ул перронга барып каплана, сабый кычкырып елап җибәрә. Конвой башлыгы хатынны тагын бер тибеп әйләндерә. Бер кулы белән баласын күкрәгенә кысып, икенче кулы белән биштәрен кочаклаган ана яшел вагонга таба чаба. Ул вагонга менмәкче була, баласын проводницага биреп торалар. Ә чегән хатыны конвой башлыгының хәйләсен аңламый. Шундук ишек ябыла, хатынның: “Мишутка!”,- дип кычкырганы гына ишетелеп кала.
Вагон алга чаба, аның белән бергә ананың елау, сыкрау, каргау, акыру, ярсу тавышы да иярә.Тик аны беркем дә ишетергә теләми. Бары тик тоткыннарның гына йөрәкләре өзелә, җаннары тырнала, күзләренә йокы, авызларына бер тәгам да керми. Хатын иреккә ыргыла: ишеккә тибә, тырный, елый, үкерә, ыңгыраша, каргый,суга. Өч- дүрт сәгатьтән соң ул тынып кала, үз- үзенә кул салу – бердәнбер котылу чарасы була.
Мөстәкыйль эзләнү өчен сораулар
1. И.Салахов кайларда белем алган?
2. Авторның беренче әсәрләренең исемнәре ничек?
3. 1937 нче елда әдипнең нинди исемдә лирик шигырьләр җыентыгы дөнья күрә?
4. Сүз остасының чирәм җирләрне күтәрүчеләрнең тормышын һәм хезмәтен чагылдырган нинди исемдәге романы 1965 нче елда басыла?
5. И.Салахов башка милләт язучыларыннан кемнәрнең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә?
6. 1961 — 1981 нче еллар арасында казах телендә аерым китап булып әдипнең нинди әсәрләре дөнья күрә?
7. Язучының Күкчәтау якларындагы революция хәрәкәтенә багышланган тарихи романы ничек дип атала?
8. Әдипнең «Тайгак кичү» романын нинди татар әдибе рус теленә тәрҗемә итте?
9. Татарстан Республикасының кайсы театры И.Салаховның «Тайгак кичү» романы буенча эшләнгән спектакль күрсәтә?
ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.
