Сочинение без тынычлык телибез

Татарча сочинение “Илдә тынычлык булсын|Илдэ тынычлык булсын”

Сочинение на татарском языке на тему “Илдә тынычлык булсын”/”Илдэ тынычлык булсын”Сугыш. Бу сүз күп кенә кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята. Чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. Исегезгә төшерегез: Бөек Ватан сугышында күпме кеше һәлак булган, күпме кеше туган якларына гарипләнеп кайткан. Күп кенә балалар, аналар шушы сугыш аркасында якыннарын югалтканнар, ятим калганнар.
Сугыш, сугыш… Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш.
…Сугыш ул − өч яшендә ятим калган әбиемнең ачы язмышы да. Аңа өч яшь булганда, әнисе үлгән була, озакламый әтисеннән дә хәбәр өзелә: кара мөһерле хат кына килә…
Сугышлар беркайчан да булмасын иде. Гөрләп туйлар узсын, сабыйлар тусын, барысы да әтиле-әниле үссеннәр! Җирдә матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклый. Шуңа күрә дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар − туган илдә тынычлык булсын!Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Илдэ тынычлык булсын” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Һәр кеше тыныч, якты, матур тормышта яшәргә тели.

  Террор, терроризм, террорист — күңелне тетрәндерә торган сүзләр.

Скачать:

Предварительный просмотр:

Мин тынычлык яклы.

  Һәр кеше тыныч, якты, матур тормышта яшәргә тели.

  Террор, терроризм, террорист — күңелне тетрәндерә торган сүзләр. Терроризмның милләте дә, ватаны да юк. Террористлар бөтен җир шары буенча үзләренең күренмәс пәрәвезен үрәләр. Алар үзләреннән башка беркемгә дә хезмәт итмиләр. Илләрне, өйләрне шартлатып, яндырып,  анда баламы, әниме, ярдәмсез карт кешеме үлүен, хәсрәт кичерүен уйламыйлар.

  Америкада террористлар игезәк башнясын, Россиядэ метро шартлатып; Сириядә, Турциядә, Чечнядә, Ингушетиядә әле хәзер дә аларның җимергеч эшләре алып барыла.

   Бер кеше  дә әлеге заман чиренә игътибарсыз калырга тиеш түгел. Минемчә, әгәр җир шарының бөтен халкы да балаларны яхшылыкка, кеше  кайгысын аңларга , ярдәмчел булырга өйрәтсә , бервакытта да сугыш булмас иде.

         Мин Әлмәт шәһәре 10нчы мәктәбенең 6В сыйныфында укыйм. Безнең сыйныф бик тату,чөнки монда рус егете, үзбәк кызы, азербайҗан малае бер партада утырып белем ала.

  Алар белән уку миңа кызыклы һәм рәхәт. Бала нинди генә милләттән булмасын ул тыныч,матур тормышта яшәп,әти-әнисен күреп, якты көнгә шатланырга тиеш.

    Мин – азербайҗан малае. Әлеге шәһәрдә минем әтием, әнием, апаларым, абыйларым тора. Ә кояшлы Грузиядә минем әби-бабайларым яши. Җир шары тыныч булса, җирләр шартлаудан тетрәмәсә,без аларга кунакка кайтып йөрер идек.

 Һәр бала тыныч тормышта яшәргә тиеш.

 Кечкенәдән аларның начар гадәтләрен кисәтсәләр, якын киләчәктә әлеге куркыныч сүз бөтенләй онытылыр. Бөтен җир шарында бары тик тынычлык яшәр иде.

   Без  тынычлык яклы !

                                                 Әлмәт шәһәре 10 нчы урта мәктәбе

                                               6В сыйныф укучысы Исмаилов Эльчин.

Тыныч илдә яшәгән кешенең генә эше алга бара һәм киләчәге өметле. Җир шары болай да пыяла кебек уалырга торган хәзерге заманда, тынычлыктан да кадерлерәк һәм мөһимрәк әйбер юктыр, мөгаен. Әмма соңгы вакытта Украинада барган чуалыш һәм бәрелешләр, ызгыш-талашлар күпләрнең тынычлыгын алды. Мондагы вазгыять Кырым татарларына да тәэсир итмичә калмады.

Массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, Симферопольдә Кырым Югары Советы бинасы янында төбәк җитәкчелегеннән Киевта яңа дәүләт хакимиятен кабул итмәүне таләп итүче җирле халык һәм Украинада хакимият алмашуны хуплаучы Кырым татарлары җәмгыяте вәкилләре җыелган. Кырым татарлары Украинаның бөтенлеген саклауны таләп итә. Нәтиҗәдә, ике митингта катнашучылар арасында низаг башланган.
Шуңа бәйле рәвештә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 26 февраль көнне федераль массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан җитәкчелегенең, ТР Дәүләт Советының һәм Бөтендөнья татар конгрессының Кырым татарларына рус халкы белән тыныч һәм килешеп яшәргә өндәгән мөрәҗәгате белән чыкты. Кичә исә ТР Дәүләт Советы, Кырымда килеп чыккан вазгыятькә бәйле рәвештә, парламентның чираттагы утырышына җыелды. Парламентның Кырым автономиясе халкына рәсми мөрәҗәгате әзерләнде. ТР Дәүләт Советы иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади вазгыять уңаеннан нык борчылуын белдерә һәм Кырым халкын низагны тыныч юл белән хәл итәргә чакыра. «Кырым Автономияле Республикасының бөтен халкын — украинлылар, руслар, Кырым татарларын милләтара һәм конфессияара татулык һәм тынычлыкны сакларга, низагны хәл итүдә радикаль ысуллар кулланудан катгый баш тартырга өндибез», — диелә әлеге мөрәҗәгатьтә. Шушы ук көнне Татарстан Дәүләт Советы үз делегациясен Кырым Югары Советына җибәрде. Делегация составына ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Рафил Нугуманов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Виктор Бударин белән Роберт Миңнуллин кергән.
Утырышта катнашкан ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кырымдагы вазгыять уңаеннан үз фикерен белдерде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге проблемаларны сөйләшүләр өстәле артында хәл итәргә һәм, низаг дәвам итмәсен өчен, барысын да эшләргә кирәк булачак. Шул ук вакытта Минтимер Шәймиев бу территориядә яшәүче күпсанлы кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклау турында истән чыгармау зарур, дип саный. Разил Вәлиев: «Без Украинаның дус һәм килешеп яшәвен телибез. Аларның эчке эшләренә кысыла алмыйбыз. Без дуслыкка һәм тынычлыкка өндибез. Әгәр бөтен мәсьәләләр дә түгәрәк өстәл артында хәл ителсә, бу дөрес юл булачак», — диде.

Безгә язалар

Җирдә тынычлык булсын

«Мин сугышның нәрсә икәнен белмим. Мин генә түгел, әти-әниләрем дә сугыш узып, бик күп вакыт үткәч, туганнар. Мин һәм минем яшьтәшләрем сугыш турында китаплардан укып, фильмнар карап кына беләбез», — дип башлап җибәргән үзенең мәкаләсен Кыр Шунталысы мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Гөлзадә Гайсина.

Җирдә тынычлык булсын

— Күптән түгел мәктәп музеенда үткән сыйныф сәгатендә без авылыбызның сугыш чорындагы тарихы турында белдек. Кечкенә генә музей почмагында өчпочмаклы солдат хатлары, сугыш еллары истәлекләре, сугыш елларындагы газета материаллары саклана. Авылым тарихындагы сугыш сәхифәләре турында сөйләшү миндә кызыксыну уятты, үземнең якыннарымның сугыш елларындагы язмышларын беләсем килде. Бу турыда әни белән әбием сөйләде.

Әтиемнең бабасы Кыямов Гайса Ленинград өчен сугышларда катнашып, бу мәхшәрнең эчендә кайный. Ике аягы яраланып, госпитальләрдә дәвалангач, яңадан сугышларга керә. Сугышның соңгы көннәренә кадәр сафта булып, җиңү залпларын ишетергә насыйп була аңа.

Икенче бабайны — әбиемнең әтисен — мин дә, әни дә, әби үзе дә белми. Сугышка китәргә повестка кәгазе килгәндә, бабай кырда эштә була. Әнинең абыйсын — кечкенә малаен күтәреп бара әби кырга. Ике яше яңа тулган малай да, әнисе дә бүтән күрешмәячәкләрен белмиләр, әтиләрен өчәү каршы алырбыз, дип өметләнәләр. Өченчесе — минем әбием — бабай киткәч, 1942 елда туа. Кара кәгазь килгәнче, аның Смоленск янындагы каты сугышларда катнашуын, сугышның бик канкойгыч икәнлеген генә белеп калалар.

Карт әбиебез берүзе ике баласын тәрбияли, ачлы-туклы көннәрнең кайчан да булса бетәчәгенә, тормышның рәтләнәчәгенә, балаларын аякка бастырачагына ышанып яши ул. Яу кырыннан килгән кара кәгазьгә генә ышанмый әби, үлгәнче могҗиза көтә.

Бу дөньяда бер генә көн дә әтиле булып карамаган, әти нинди була икән, дип үскән әбием дә, ел саен Җиңү бәйрәменә бара. Аның өчен күз яшьле, авыр бәйрәм ул.

Пилоткасын кырын салган килеш, әти кайтыр төсле терелеп, …дигән юлларны тыңлаганда, әтисез балачакның һәр мизгелен күз алдыннан үткәрәдер ул.

Бүген әбием олы яшьтә, дөньяларга иминлек, тынычлык теләп яши, шуны сорап дога кыла. Быел армия хезмәтенә киткән абыем өчен икеләтә борчыла ул. Мин дә, әти-әнием дә шундый теләктә калабыз: абыем кебек солдатлар өчен армия чыныгу мәктәбе генә булсын, халыклар дус яшәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Подробности

Автор: Гузель Гимадиева

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 3690

Рейтинг:   / 8

Зиятдинов Рустем Ильшатович
2 класс
МАОУ СОШ №16 г. Альметьевск
Руководитель: Гимадиева Гузель Самигулловна
Учитель татарского языка и литературы

Илдә тынычлык булсын.
Сугыш. Бу сүз күп кенә кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята. Чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. Исегезгә төшерегез: Бөек Ватан сугышында күпме кеше һәлак булган, күпме кеше туган якларына гарипләнеп кайткан. Күп кенә балалар, аналар шушы сугыш аркасында якыннарын югалтканнар, ятим калганнар.
Сугыш, сугыш… кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш.
… Сугыш ул – өч яшендә ятим калган әбиемнең ачы язмышы да. Аңа өч яшь булганда, әнисе үлгән була, озакламый әтисеннән дә хәбәр өзелә: кара мөһерле хат кына килә…
Сугышлар беркайчан да булмасын иде. Гөрләп туйлар узсын, сабыйлар тусын, барысы да әтиле – әниле үссеннәр! Җирдә матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклый. Шуңа күрә дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын!

У вас нет прав для создания комментариев.

                         Сугышлар
кабатланмасын !

 
Сугыш… Күпе кайгы, күпме күпме югалтулар китергән ул… Күпме кеше туган
ягына әйләнеп кыйта алмаган, сугыш кырында ятып калган. Сугыш елларында
тылдагыларга да: балаларга да, хатын-кызларга да, әби-бабайларга да җиңел
булмаган. Һәрберсенең җиңүдә өлеше зур. Алар фронттагыларга икмәк үстергән,
киемнәр белән тәэмин иткән. Үзләре дә бик авыр яшәгән. Минем зурәнием сугыш
башлаганда бик кечкенә булган. Сугышка аның әтисе һәм абыйсы киткән һәм икесе
дә кире әйләнеп кайтмаган.”Без аларны бик сагынып көткән идек”, -дип искә ала
зурәнием, тирән сулап.

 
Бөек Ватан сугышы вакытында язылган шигырьләрдә туган якны ярату, сагыну
хисләре урын тапкан. Һәр солдат та туган ягына , туган авылына, туганнары,
якыннары, дуслары, янына исән кайтырга теләгәндер, ләкин аларның күбесе кайта
алмаган. Күпме татар әдәбиятының атаклы шагыйрьләре яу кырында ятып калган. Бу
Фатих Кәрим дә, Абдулла Алиш та , Муса Җәлил дә… Ә бит аларның да туганнары,
әти- әниләре, хатыннары көткән…

 
Аларның һәрберсе туган иле өчен, аны фашистлардан азат итәр өчен,
ватандашларының тыныч, аяз күк астында яши алулары өчен тырышкан. Үзләренең
көчләрен җәлләмәгәннәр, алҗысалар да туктамаганнар, алга таба барганнар һәм,
ниһаять, үзләренең изге буычларын үтәгәннәр, Ватаныбызны дошманнардан азат
иткәннәр. Хәзерге көндә шундый матур, тыныч илдә яшәвебез белән, ирекле, бәйсез
рәвештә без укый алуыбыз белән аларга бурычлыбыз.

Без
моны аңларга, аларны хөрмәт итәргә тиешбез, монысы инде безнең изге
бурычыбыз.        

 Закиров
Винер.                                                                                      

 10 класс.

Укучылар иҗаты

Без тынычлык телибез!

«Тынычлык телибез һәрчак, Тыныч булсын бу тормыш» дип шигырь язып җибәргән Мөслим гимназиясенең 3в сыйныфы укучысы Гәрәев Әмин.

Без тынычлык телибез!

Җилләр елый сызгырып,
Өй түрендә, урамда.
Елый, чөнки солдатлар,
Сугышта кырылганга.

Дошманнардан илне саклый,
Батыр якташлар сафта.
Канкойгыч дошман кермәсен,
Газиз җиремә атлап.

Җилләр тынсын, давыл узсын,
Бетсен канкойгыч сугыш.
Тынычлык телибез һәрчак,
Тыныч булсын бу тормыш.
Гәрәев Әмин, Мөслим гимназиясенең 3в сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Сочинение биография чехова 7 класс
  • Сочинение без срока давности вов 1941 1945
  • Сочинение англ огэ
  • Сочинение без срока давности 8 класс про войну написать
  • Сочинение биография тютчева

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии