Сочинение энием ин кадерле кешем

                  Кадерле кешем.

Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул
сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче
әйткән сүзләреңне ишетеп, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган.Без үзебезнең
тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз.
Алар – безнең дөньябызның яме.

Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле
кеше, миңа да үз әнием бик
 кадерле. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем»әннә»,
  «әни» сүзе белән ачылган. Минем әнием бик әйбәт, сабыр,тыйнак кеше. Әниемнең
йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа
 шатлык китерә. Мин әниемә кулымнан килгәнчә булышырга,  аны
борчымаска тырышам. Әнием миңа дәресләремне эшләргә дә булыша: аңламаган
сорауларыма да сабыр гына җавап таба, файдалы киңәшләрен дә бирә.

 Мин мәктәптән кайтуга, өйдә
тәмле ис таралган була. Әнием инде тәмле-тәмле ризыклар пешереп куярга дә
өлгергән!  Без аның белән тәмләп чәй эчәбез, серләребез белән
уртаклашабыз. Ял көннәрендә без саф һавада йөрергә яратабыз. Әнием мине һәр
кичне  назлап йоклата, ә иртән «кызым» диеп сөеп уята.  Нинди
зур бәхет! Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар!  Әнием, мин сине бик яратам!
Сиңа иң изге теләкләремне генә телим.

                                                                                  
Гайсина Гүзәл.

                                                            
6 класс.

Әниләргә багышланган сочинение 

Скачать:

Предварительный просмотр:

Иң кадерле кешем-әнием

 Язды:Гайфуллина Айгөл                                                                                  175нче мәктәпнең 7 Б сыйныфы укучысы

Укытучы: Хәкимова М.С.

   Әнкәй, әни, нәнә, инәй… Никадәр мәгънә ята бу сүзләрдә! Сиңа балаларың нинди генә сүзләр белән эндәшмәсен, эчтәлегең бер үк кала. Син-Ана!  Һәркемгә үз әнисе бик кадерле булган кебек, миңа да үз әнием – иң кадерле кеше. Безнең  телебез “әни” сүзе белән ачылган. Әни – безгә тормыш биргән кеше. Күкрәк сөтен имезеп үстергән, төннәрен, безнең өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә керфек какмаган Әни син.

  Иртән йокыдан безне, мине һәм энемне, үзеңнең ягымлы тавышың белән  “кызым”, “улым”  диеп сөеп уятуыңны бик яратам. Тәмле ризыклар пешереп, татлы чәйләр ясагач, безне өстәл янына чакырасың.Хәерле юл теләп мәктәпкә озатасың.Без авырган вакытта да гел янәшебездә була, кайгыртып тора. Үзенең җылы куллары белән мине сыйпап алса да, авыруым бетеп киткәндәй була. Ул әле минем иң якын сердәшчем, аңа серләремне сөйләсәм рәхәт булып китә. Дәресләребезне дә без әни белән бергә әзерлибез. Ул һәрвакыт безгә булышып, акыллы киңәшләрен биреп тора. Әниләр синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да бик тиз сизеп ала. Әнинең сүзен тыңларга тырышам, алар бит һәрвакыт дөрес әйтәләр. Борчылган чагымда, әниемнең чын йөрәктән чыккан сүзләрен тыңлагач, минем борчуларым һәм проблемаларым онытыла. Тынычландыручы да, кичерүче дә,  бәхетле итүче дә син , әни .

   Әни… Нинди олы сүз!Кеше өчен иң кыйммәтле сүз. “Әни” диеп эндәшү насыйп булсын һәр беребезгә. Без аларга бары тик шатлык китереп, булышып торырга тиешбез. Алар нинди эшкә тотынсалар да, барысы безнең өчен дип эшлиләр. Ачулансалар да, шелтәле сүзләр әйтсәләр дә, без яхшы булсын өчен әйтәләр. Әни, без сине үпкәләткән чакларыбыз булса, безне гафу ит!  Безнең өчен җан җылыңны биреп, ял итмичә, һәрвакыт тырышып хезмәт иткәнең өчен рәхмәт! Ярый әле янәшәмдә син бар! Биргән киңәшләреңне истә тотып, барысы да яхшы буласына ышанып калам.Сөенеп озак яшә, бәхетле бул, әнием!

Тәмле ашлар пешерүче,

Матур гөлләр үстерүче,

Йомшак телле, назлы сүзле,

Ул бит минем әнием .

Ходай мәрхәмәтле булсын

Һәрчак сиңа карата.

Белеп яшә: балаларың

Сине бик-бик ярата!

Минем иң кадерле кешем.

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерлем,әнием

Яхшылыкка,яктылыкка

Алып бара мине әниием!

Һәр кешенең бу дөньяда иң кадерле, иң якын кешесе бар — ул әни. Һәр бала кечкенәдән үк ул матур сүзне белә, ярата. Минем әнием дә минем өчен иң газиз, иң яраткан кешем. Аны ничек яратмыйсың?

Минем әниемнең исеме Гүзәл . Ул шундый матур. Аның күзләре безнен бакчадагы голлэргэ охшаш. Әни безнең гел шат күңелле,һәрвакыт елмаючан . Ул игътибарын олысына да,кечесенә дә күрсәтергә вакытын таба.Әнием минем бар эшкә дә оста .Алар этием белэн бергэ куп мал асрыйлар. Ә анын пешергэн ашлары ашап туйгысыз.Әнием без авырганда,безне дәвалый,иркәли.Тәмле ашлары белән гаиләбезне һәрвакыт сыйлый.

Мин әниемне бик яратам.Аны ярату гына җитми,аның кадерен белергә,сүзен тыңларга кирәк. Яхшы укуым ,үземне үрнәк тотуым,эшкә өйрәнеп үсүем белән аны шатландырырмын.Киләчәктә әниемә ныклы тазалык , озын гомер . бетмәс шатлык телим .

Сапакеев Алмаз 2 класс

Әнием Кадерлем!

  Әни… Әнием… Нинди ягымлы һәм йөрәккә  якын бу исем! “Әни ”дип эндәшә алу – үзе зур бәхет ул.  Мин –  дөньяда бик бәхетле бала, чөнки    янәшәмдә   минем өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгымны уртаклашучы, кочагына сыенганда: ”Кызым, йөрәк җимешем!” –дип иркәләп эндәшүче газиз әнием бар.  

    Әни! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Авыр чакларыбызда да, шатлыклы минутларыбызда да без әниләребезнең җылы кочагына сыенабыз. Әниләрнең йөрәк җылысы, “Балам!” дип эндәшкән ягымлы сүзләре безгә яшәргә көч бирә.  Йомшак куллары белән башыңнан бер сыйпап узса, бөтен авыруларың, борчуларың беткән кебек була. Әнә шундый тылсымлы, бөек көчкә ия ул- ана дигән изге зат.

    Әгәр без бүген зәңгәр күктә йөзгән ак болытларга, кояшлы җылы яңгырларга,  түбәләрдән тып-тып итеп тамган язгы тамчыларга карап сөенәбез икән, без моның өчен әнкәйләребезгә бурычлы. Чөнки алар — безгә бу матур дөньяны бүләк итүчеләр, төнге йокыларын йокламыйча, җил-яңгыр тидермичә безне үстерүчеләр. Димәк, алар – безне  яклаучыбыз да, саклаучыбыз да.

   Минем үземнең әнием турында язып үтәсем килә.  Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем «әни» сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары миңа шатлык китерә.

    Әнием  безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән «кызым» диеп сөеп уята.  Әни булганда, өебез нурлы, аның күзләреннән бөркелгән  нур һәрберебезгә җылылык  бирә. Әнием янәшәсендә булганда гына мин үземне бәхетле хис итәм.  Әнием   кешеләргә карата шәфкатьле,  ягымлы, ярдәмчел булырга өйрәтә, минем миһербанлы, шәфкатьле, акыллы булып үсүемне тели. Әниемнең биргән киңәшләре җанга дәва бирә, киләчәккә ышаныч уята, яшәү дәрте бирә.    

   “Җәннәт -аналарның аяк астында,” -диләр. Әйе, бу дөрестән дә шулай. Һәрбер ана үзенең йөрәк җимеше — баласы өчен кайгырып яши. Үз чиратыбызда, без дә, әниләребезне яратып, аларга кайгы-хәсрәтләр китермичә яшик. Әниләребезнең йөзләреннән беркайчан да елмаю чаткылары сүнмәсен  иде. Барыр юлларыбызны яктыртып торучы, мәңге сүрелмәслек кояшыбыз бит алар безнең.

Рейтинг: 0

866 просмотров

Комментарии ()

Нет комментариев. Ваш будет первым!

Обновлено: 11.03.2023

Для вашего поискового запроса Җәвит Шакиров Әгәр Әни Кайткан Дисәләр Әниләр Турында Искиткеч Матур Шигырь мы нашли 31 песню, соответствующие вашему запросу. Теперь мы рекомендуем загрузить первый результат ӘНИЛӘР КӨНЕ БЕЛӘН ҖӘВИТ ШАКИРОВ ӘГӘР ӘНИ КАЙТКАН ДИСӘЛӘР С ДНЕМ МАТЕРИ который загружен ЧИТАЕТ ГУЗЕЛЬ ЯППАРОВА размером 3.22 MB, длительностью 2 мин и 27 сек и битрейтом 192 Kbps.

Обратите внимание:

Слушают сейчас

Җәвит Шакиров Әгәр Әни Кайткан Дисәләр Әниләр Турында Искиткеч Матур Шигырь

Suicide Ywn Melly Tik Tok

Прекращение Вещания Канала 2010

Azerbaijan Music 2021

Татарский Сборник 2021 В Машину

Hard Aggressive Violin Rap Beat Ethnic Fast Lane

Last Night P Diddy Nightcore

Ваши Храбрые Речи Теряются При Встречи

Мы Родились В Джамбуле

Бухорча Рустам Файзиев

Сборник 2021 Года

Man Sani Qalbimi

Я Девочка Я Хочу Колечко

Bring Me The Horizon Drown На Русском Cover By Skg

Шум Поезда Стук Колёс Поезда 10 Часов

The Matrix Allstars Fireflies 2012

Анна Громова Люби Меня

Андрей Кураев Последнее

Солнце Мёртвых Сага Третья Часть 8

Платина Каждый Раз Speed Up

Можливо Знову Загримлять Гармати Василь Симоненко

Navai Эгоист Remixs

Минусовка Песня Кайф Кайф

Концерт Арии С Симфоническим Оркестром Глобалис 01 06 2002

Новый Чит Для Pubg Aim Wh Esp Читы Для Пубг Бесплатно Яндекс Диск

Если Будешь Плакать То Я Буду Плакать Тоже

Скачивают

Смуглянка Минус Русское Караоке

Ария Потерянный Рай Speed Up Tik Tok Тик Ток Засыпай На Руках У Меня Засыпай

Yoasobi Iphone Ringtone Full Version Racing Into The Night Ni Kakeru

Владимир Песня The Best Лучшее 2021

Мухаммадхабиб Исламов Нашид На Даргинском Языке

Fnaf Sfm Dancing Down Below Collab Part For Me

Chaki Chaki Remix

Шрек Right Version Gachi Remix

Оу Ну Да Это Я Как Я Докатился До Жизни Такой Серкан И Эда Постучись В Мою Sen Cal Kapimi

Allein Gott In Der Hoh Sei Ehr Fantasia Bwv 716

Good Morning Vietnam Creedence Clearwater Revival Fortunate Son

Еврохит Топ 40 Europa Plus 13 02 2022

Imron To Y Bo Ladi Yohud Yomon Qiz 2 Узбекская Версия На Песню Арсена Шахунца Девочка Cтоп

Нажмите, чтобы узнать подробности

Әйе,чыннан да бу шулай. Безгә көн саен мең төрле игелекләр кылып,ярдәм итеп,яратып,хөрмәтләп торучы әниләребезнең аяклары астында ул җәннәт.

Шатлыкларымны уртаклашучы,кайгыларымны таратучы,хәсрәтләремә дәва бирүче, төпле киңәшләре белән ярдәм итүче,самими назлы карашларын бүләк итүче,күз карашлары белән иркәләүче, минем өчен вакытын һәм көчен кызганмаучы,усаллардан яклаучы, авырлыклардан саклаучы,тәмле ризыклар белән сыйлаучы,һәрчак кәефемне күтәрергә тырышучы,зур эшләргә канатландыручы,уңышларыма сөенүче, күңелемдә өмет уты кабызучы,бар җиһанны һәм кешеләрне яратырга өйрәтүче кешем ул – әнием.

Әйе,минем өчен иң якын кешем ул — минем әнием. Ул мине бөтен көчен, тырышлыгын куеп, тәрбияләп үстерде.Кечкенә чагымнан миңа бар назын,җылысын бирде. Минем беренче сулышымны тоючы, күкрәгенә кысып юатучы,елмаерга,кешеләрне танырга өйрәтүче, тәүге тапкыр тәпи китәргә өндәүче,һәр яңа сүземә һәм хәрәкәтемә куанучы кешем ул- әнием. Мине кеше итәр өчен, никадәр авырлыклар, мәшәкатъле юллар үтте. Минем авырган чакларымда, төн йокыларын калдырып, яннарымнан бер минутка да китмичә “ бары тик улым гына терелсен” диеп,авыртуны үзенә алырга да риза булып, төннәр буе теләкләр теләде.

Юкка гына “Ана җылысы – кояш җылысы”димәгәннәр бит.Әниемнең назлы карашы да җир йөзендә яшәүче меңнәрне җылытырлык.Әнием чәчкән нурдан,аның карашыннан,тәмле сүзләреннән,үрнәк гамәлләреннән җылы тоеп яшим мин.

Игелек китерүче,шушы барлык сыйфатларга да ия кешеләребез – әниләребез- җәннәткә керергә хаклы бит.Шуңа күрә дә, җәннәт – әниләребезнең аяклары астында.

Ул мине киләчәк көндә тырыш, итагатъле, тәрбияле, әдәпле, инсафлы булырга өйрәтә. Акыллы киңәшләре белән миңа туры юлдан барырга ярдәм итә. Һәр эштә тырышырга, ялкауланмаска кирәклекне кат-кат аңлата. Ул минем өчен барлык эштә дә үрнәк, ышанычлы дус. Уңышларым өчен, минем үземнән дә артык сөенә, ә кайгыларым өчен үземнән дә артык көенә. Мин шуңа күрә дә әнием белән барлык серләремне уртаклаша алам. Чөнки мин аңа ышанам. Һәм үземнең дә әниемнең ышанычын аклыйсым килә. Алдагы көндә мин дә әниемнең ярдәмчесе, киңәшчесе булып, зур уңышларга ирешеп, әниемне сөендерәсем килә. Ул бит мине иң кадерле кешем!

Энилэр коненэ багышланган сценарий

Кичә Римма Ибраhимова башкаруында композитор Р.Абдуллиннын, Т.Миннуллин сузлэренэ язылган жыры янгырый. «Бишек жыры».

Сәхнәгә ике алып баручы чыга.

1.А-б. Ана назы — жирдэ ул мэнгелек,
Мэнгелек жыр — бишек жырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.

Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез.

2 а.б. На свете добрых слов немало,

Но всех добрее и важней одно:

И нету слов дороже, чем оно.

Поздравляем вас с Днем Матери.

Без сна ночей прошло немало,

Забот, тревог не перечесть.

Земной поклон вам все родные мамы

За то , что вы на свете есть !

1.а.б . Елмайса йозеннэн анлыйм
Энкэемнен телэген.
Донья кинлегенэ тинлим
Энкэемнен йорэген,
Энкэй, сина булэк итэм
Ботен донья голлэрен.
Юллар кебек озын булсын,
Энкэем, гомерлэрен.
Ай нурыннан да нурлырак
Энкэемнен йозлэре.
Монлы койдэй кунелемдэ
Энкэемнен сузлэре.

Айдан, кояштан кадерле — син ул, әнием.

Иң ягымлы ,иң сөйкемле — син ул, әнием

Безнен бугенге бэйрэм кичэбез кадерлелэребез сезгэ, газиз энилэребезгэ багышлана

1 а.б. Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән… ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга!

Мэрхэмэтле безнен энилэр.
Жиргэ матурлыкны, илгэ батырлыкны
Сез бирэсез, гузэл энилэр.
Сездэ яши сурелмэслек хислэр,
Йөзегездэ шәфкать нурлары.
Сезнен жырлар аша кучә безгә
Туган халкыбызнын моннары

Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән — сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.

Концерт номеры.________________________________________________________________

Лирик көй яңгырый. алып баручылар чыга.

1.а.б . Энием! Энкэем! Газиз Анам! Синнэн дэ якынрак, кадерлерэк кем бар сон доньяда?! Кукрэк сотен имезеп, конен-тонгэ, тонен-конгэ ялгап, куз карасыдай устерэсен бит син балаларынны.

2.а.б . Мама! Мамочка! Сколько тепла таит это магическое слово. Материнская любовь греет нас до старости. Мама учит нас быть мудрыми, дает советы, заботиться о нас, передает свои песни, оберегает нас.

При солнышке- тепло , при матери –добро.

1.а.б. Ана өчен баладан газиз нәрсә булмас.

2. а.б. Нет лучшего дружка, чем родная матушка.

1 а.б. Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.

2.а.б. Без отца полсироты, а без матери и вся сирота.

1.а.б. Улы данга чыкса, анасы яшәрер.

1 а.б . Әйе, Ана – бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга!

Зур горурлык белән

Без сөйлибез АНА турында.

Концерт номеры.________________________________________________________________

Лирик көй яңгырый. алып баручылар әкрен генә чыга.

1 А. б. Бар хэстэрем, бар хэсрэтем
Бала очен.
Хормэтем да, хезмэтем дэ
Бала очен.
Укенулэр, утенулэр
Бала очен.
Тынгысыз кон,
йокысыз тон
Бала очен.

2 А.б. Утка, суга укталуым
Бала очен.
Чыгар юлдан тукталуым
Бала очен.
Таннан эувэл кайнар аш та
Бала очен.
Тэгэрэгэн кайнар яшъ тэ
Бала очен.

1 А.б. Иртэн — кичен йорэк хисем
Бала очен.
Барлык эшем, барлык кочем
Бала очен
Янам — тузэм ,кеям — кунэм
Бала очен.
Горур башны тубэн иям
Бала очен.
Тонен якты таннар котэм
Бала очен.
Кунелемдэ жырлар йортэм
Бала очен.
Бала очен.

Концерт номеры________________________________________________________________
!.А.б. Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә,сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, әшкә өйрәнеп үсүең белән анны шатландырырга кирәк.

1А.б . Ак чэчлэрен жем-жем килэ,
Энкэй, ул шатлыктандыр.
Гомереннен бакчасында
Былбыллар озмэсен жыр.
Кадерлелэребез! Бу жырыбыз сезгэ багышлана.

Концерт номеры________________________________________________________________

2 а.б. Люблю тебя мама, за что не знаю.

Наверно за то , что дышу и мечтаю.

И радуюсь солнцу и светлому дню,

За это тебя, я родная люблю.

За небо, за ветер, за воздух вокруг.

Люблю тебя мама , ты лучший мой друг!

1.а.б. Есть мама у жеребенка,

Есть мама у львенка,

Есть мама у самого маленького котенка

И у ребенка есть мама

Любимая, славная, самая!

Лирик җыр яңгырый

1А.б. Аналар ботен йорэк жылыларын биреп устергэн балалар, усеп буйга житу белэн, очар кошлар кебек, тирэ-якка таралалар. Нишлисен бит, ананын боеклеге дэ энэ шунда — ул илебез-нен, hэр почмагында, намус белэн хезмэт итэ алырлык, белемле, тырыш сэлэтле, илhамлы балаларын устереп Ватаныбыз кулына тапшыра.

2 А.б. Э аннан сон?!
Аннан сон, кош теледэй генэ бер хат котэ, изге хэбэр котэ ана.
Хат ташучы килми микэн, диеп. ,
Борылып карый барган юлыннан.
Конгэ чыкса, кузе тэрэзэдэ,
Иртэ — кичен сунми уты да.
Хатлары юк, узе кайтыр, диеп,
Бик сон гына китэ йокыга.
Ана котэ,
Ана омет итэ.

1 А.Б.Менэ шулай, усеп буйга житкэн, инде узлэре эти hэм эни булган, туган ояларыннан еракта яшэуче балалар, соекле энилэренэ хат яздылар.

Лирик җыр яңгырый. Балалар урындыкларга утыралар, дәфтәр, ручка алалар.

1 бала.
«Кил син безгэ, эни, ботенлэйгэ
Бер кайгысыз, рэхэт торырсын,
Оебезнен. курке булырсын».
2 бала.
«Син безгэ кил, эни!
Без доньянын, ожмахында гомер итэбез.
Килэм дисэн, шушы сэгатьтэ ук
Алыр очен кайтып житэбез»
3 бала.
«И шатланыр идек, эни эгэр,
Килер ризалыгын белдерсэн.
Туп-тугэрэк бэхетебез безнен
Тулып ташыр иде, син килсэн».
4 бала.
«Кайчан курешербез, бик сагындык. »
5 бала.
«Кон туды исэ сине котэбез».
6 бала.
«Ник килмисен инде, эни, ник килмисен?»

А. б.: Алты бала шундый хат язды
Озелеп-озелеп, сагынып ананы.
Шушы сузлэр булды ананын
Алты хатка язган жавабы.

(Прожектор Ана образын яктырта). (кой янгырый)
(Ана балаларына язган хатын укый)

«Бара алмыйм сезгэ, балаларым.
Сагынсагыз, кайтып курегез,
Кайта алмас жирдэ тугелсез.
Ана кунеле ераклыкны белми,
Тоеп яшим сезнен, хэллэрне,
Кирэклекне сизсэм, узем барырмын мин,
Котеп тормам сезнен хэбэрне.
Китэ алмыйм буген, .
Эгэр китсэм, мэрхум эткэегез кайтып керер сыман,
Мине таба алмый бер ялгызы
Боегып йорер сыман.
Чит нигездэ сагыну авырлыгы
Ныграк сизелер сыман,
Туган нигез белэн бэйлэп торган
Жеплэр озелер сыман.
Яудан каитмый калган зур улым да
Кайтып житэр сыман.
Туган нигез хэтерлэтэ мина,
Сезнен бергэ чакны,
Туган нигез сезнен hэp адымын
истэлеген саклый.
Нигез ташлап киту авыр мина,
Кем белми сон аны, кайсыгыз?!
Сез узегез жыелып кайтыгыз!
Мин сорамыйм сездэн артыгын,
Сез тоярсыз кайту шатлыгын».

А.б. Ана, ана!
Син куш йорэкледер,
Кэусэр сенгэн синен кунелгэ.
Баштан сыйпап бер елмайдын исэ,
Ботен донья ямьгэ кумелэ.
Ана булу-изгелекнен тажы,
Доньяда ин олы дэрэжэ.
Ана хеше hэрбер баласынын
Бэхетенэ ача тэрэзэ.
Ана сина гел яхшылык тели,
Гаеплэрен булса — кичерэ.
Турылыклы калыйк гомер буе
Ана дигэн куркэм кешегэ.

Әниләр турында җыр башкарыла.

2 а.б. Мама! Самое понятное слово на земле. Оно звучит на всех языках мира одинакого нежно. У мамы самые ласковые и нежные руки, они все умеют. У мамы самое доброе и чуткое сердце. Оно ни к чему не остается равнодушным. И сколько бы ни было человеку лет 5 или 50, ему всегда нужна мама…

Руки мамы качали детей в колыбели, когда они были маленькими. Это мама согревала их своим дыханием и убаюкивала своей песней.

1.Солнца ярче для меня- мама!

2. Мир и счастье для меня-мама!

1.Шум ветвей, цветы полей-мама!

2.Зов летящих журавлей- мама!

1. В роднике чиста вода-мама!

2. В небе яркая звезда-мама!

1. Пусть звенят повсюду песни

Про любимых наших мам.

Мы за все, за все родные

А.б. Татар хатыннары. Безнен, жан сойгэннэр, аналар.
Аналарны хормэтлэп жирдэ шигырьлэр языла,
аналарны хормэтлэп жирдэ сурэтлэр ясала,
аналарны хормэтлэп жирдэ hэйкэллэр куела,
Э аналар тапкан балаларнын жаннары кыела.
Жирдэ hаман эле тынмаган сугышларда кыела.
Аналарны кадерлилэр, аналарны соялэр,
аналарнын алдында башларны иялэр,
э аналар йокысыз тондэ бишек жырлары жырлыйлар,
сугышларда жаннары кыелган уллары очен елыйлар.

Безнен тобэктэн дэ никадэр ана Боек Ватан сугышына газиз баласын озатты, шунын күпмесе яу кырында ятып калды, хэбэрсез югалды. Ачы хэсрэттэн чэчлэренэ чал тошкэн, вакытсыз картайган энкэйлэрнен дэ инде кубесе вафат, урыннары ожмахтадыр, арсландай батыр уллар устергэн, фэрештэлэрнен.
Купме солдат, Ватан алдындагы сугышчан антын утэп, Эфган сугышында, Чечня сугышында hэлак булды.

А.б. Хормэтле энилэр!
Без сезнен алда баш иябез. Мен-мен рэхмэт сезгэ!

1 А.б. Газиз Энкэй!
Йомшактыр кулларын,
Татлыдыр сузлэрен,,
Жылыдыр карашын,
Тансыктыр табынын.
Сабыйлык языннан
Бугенге конгэчэ
Безлэргэ зур бэйрэм
Тибеше жаныннын!
И, Ходай, кабул ит
Безлэрдэн зур гозер
Энкэйгэ бир саулык!
Энкэйгэ бир Гомер!

2 А.Б. Пусть день твой будет
Солнечным, прекрасным.
И розами твой будет устлан путь.
И каждый вечер – звездным,
Чистым, ясным.
О, мама!
Всегда счастливой будь!

А. б. Газиз Энкэй!
Ин сойкемле сузлэр-синеке!
Йомшак, жылы куллар-синеке!
Ин-ин татлы сузлэр-синеке!
Жан изрэткеч жырлар-синеке!
Синсез донья курмэс идек,
Синсез берни белмэс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез кеше булмас идек!

2 А.Б. Пусть этот день станет своеобразным днем благодарения нашим дорогим и любимым мамочкам, за их неоценимый труд, за их всемогущую любовь.

1.А. Б. Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

Ходай Сезгэ жан тынычлыгы, тэн сихэтлеге, озын гомер насыйп итсен. Мен-мен рэхмэт Сезгэ, энкэйлэр!

2 А.Б. На этом наш праздник заканчивается. И мы еще раз поздравляем Вас, милые мамы! И пусть не покидает вас терпение, которое так необходимо сейчас вам всем. И пусть все восхищаются вашей красотой. Ведь вы — самое прекрасное, что есть. Вы – самый красивый, нежный и благоуханный цветок в мире. До свидания!

Барлык катнашучылар сәхнәгә чыга.

Читайте также:

      

  • Мы живем под собою не чуя страны сочинение
  •   

  • Напишите сочинение рассуждение объясните как вы понимаете смысл финала текста когда гроб с телом
  •   

  • Сочинение на тему мой любимый транспорт самолет
  •   

  • Спор в моей жизни сочинение
  •   

  • Сочинение почему человек деградирует по на дне

Татарча сочинение “Әти-әни – иң кадерле кешеләрем|Эти-эни – ин кадерле кешелэрем”

Сочинение на татарском языке на тему “Әти-әни − иң кадерле кешеләрем”/”Эти-эни – ин кадерле кешелэрем”Әти, әни, әткәй, әнкәй… Кеше өчен иң кыйммәтле, иң кадерле сүзләр бу. Әниең сине күкрәк сөтен имезеп үстергән, әтиең белән икесе төннәрен дә, көндезләрен дә синең өчен борчылган. Алар нинди генә эшкә тотынсалар да − барысы да синең өчен дип, синең хакка дип эшләнә. Әти белән әнидә кояш җылылыгы да, йолдызлар нуры да бар. Ачулансалар, шелтәләсәләр дә, без ул илаһи затларга ачу һәм үпкә сакларга тиеш түгелбез. Чөнки аларның шелтәле сүзләре дә син әйбәт булсын өчен әйтелә. Күңелләребездән, күз алдыбыздан аларның нурлы йөз сурәтләре китмәсен, югалмасын иде. Гомеребез буе әнкәй, әткәйләрнең җылы карашлары безне озата барсын иде.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Эти-эни – ин кадерле кешелэрем” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Шәхесләр

Иң кадерле кешем

Дөньяда иң кадерле кеше-әни. Кечкенәдән үк әни безне көчле, сабыр булырга өйрәтә.

Без һәрвакыт аңа таянабыз. Әнинең йөрәге һәрчак баласына карата мәхәббәт белән яна. Иң беренче сүзебез дә бит безнең «әни». Кем төн йокысын йокламыйча безне тирбәткән, күкрәгенә кысып җылыткан, бишек җырын җырлаган? Әлбәттә, әни. Ул безне йөрәк җылысын биреп, күңел нурын сибеп үстергән. Әни безгә арыган чакта, борчылган вакытта, авырлыклар килсә яхшы сүзе белән киңәш биргән, якты, көләч йөзе белән дәвалаган. Арып талгач, өметемне өзгәч әниемне күз алдына китерсәм, яңа көч, дәрт өстәлә миңа.

Аның җылы, назлы куллары безне назлый, җылыта. Шушы ук куллары безнең өчен күпме көч түгә. Шуңа күрә әниләргә һәрвакыт булышырга, һәрвакыт аны тыңларга кирәк.

Минем әнием иң яхшы дустым һәм киңәшчем. Аның исеме Гөлия. Ул һәрвакыт янәшәмдә, һәрвакыт миңа ярдәм итәргә әзер. Әнием мине авыр чакта юата. Ул минем якты кояшым. Әнием белән миңа берни дә:буран да, яңгыр да, кар да куркыныч түгел. Мин әнигә аның җылысы, аның назы өчен бик рәхмәтле.

Әнием, тормыш чәчәгем,

Сау-сәламәт яшә син.

Тормышымның бар яме,

Синдә яшәүнең тәме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Сочинение энием бэгърем 7 класс
  • Сочинение эни диеп эйтер кешен булсын на татарском
  • Сочинение эллинов 8 букв
  • Сочинение элегия некрасов
  • Сочинение экспо 2017

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии