Сочинение «Моя любимая профессия» на татарском
Мин кечкенә чагымда, биюче, сатучы, тикшерүче, укытучы булырмын дип хыялландым. Танылган тикшерүчеләр, табиблар, укытучылар, артистлар турында китапларны күп укыдым. Шулай уйланып утырганда , телевизордан шәфкать туташлары, табиблар турында тапшыру башланды. Ак халатлар, мөлаем йөзләр, кешеләргә күрсәткән ихлас ярдәм, игелек күңелгә сеңеп калды. Табиб – ул иң авыр һәм җаваплы шул ук вакытта һәрмәткә лаеклы һөнәр. Борынгы заманнарда бик сирәк кешеләр авыртуны баса торган дарулар уйлап чыгара торган булганнар. Шуңа күрә дә аларның урыннары түрдән булган. Табибның һөнәре бик авыр булса да, мин шул һөнәрне сайлармын дип уйлыйм. Минем дә кешеләргә ярдәм итәсе, аларның сөенечләрен үземнеке итәсе, кешеләр белән матур итеп, үз итеп аралашасым килә. Табиб сүзе 5 хәрефтән генә торса да, аның эчендә зур мәгънә ята. Ул тырыш, ярдәмчел, акыллы. Мәктәптә, гаиләдә, урамда үземне булдыра алган кадәр уңай яктан гына күрсәтергә тырышам. Минем киләчәк тормышым өчен сайлаган һөнәрем- иң күркәм һөнәрләрнең берсе бит.
Минем һөнәрем – минем киләчәгем
Һәрберебез бала чактан ук булачак һөнәре турында хыяллана, тормышта үз урыны хакында уйлана. Мин үзенең профессиясенең кадерен белүче, яраткан эшенә бөтен гомерен багышлаучы кешеләргә баш иям.
Безнең мәктәптә профессияләр турында күп сөйлиләр, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар уздырыла, оешмаларга экскурсияләр үткәрелә.
Менә мин мәктәпнең Туган якны өйрәнү музеенда. Монда намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән якташлар турында сөйләүче материаллар бар. Үз вакытында сыер савучы Е. Ильина һәм бозаулар караучы Н. Романова Ленин орденына лаек булганнар. Алдынгылар арасында “Татарстанның атказанган нефтьчесе”, “Татарстанның атказанган агрономы”, “Татарстанның атказанган терлекчесе” бар. Болар барысы да авылдашларның хезмәт батырлыгы турында сөйли. Безнең авыл үзенең мич салучылар, балта осталары, тегүчеләре белән дан тоткан. Мин үземнең ерак бабайларымның алдынгы тракторчы булулары белән горурланам. 1976 нчы елда бабамның әтисе Андрей фидакарь эше өчен Хезмәт Кызыл Байрагы белән бүләкләнгән.
Һичшиксез, һөнәр сайлау күп факторларга бәйле. Шуларның берсе – кумирың булу. Минем өчен олы абыем Владислав юл күрсәтүче булып тора. Аның әлегә зур хезмәт тәҗрибәсе юк, мәктәп музее экспонатлары сөйли торган дәүләт бүләкләренә ия түгел. Ул әле ике ел элек кенә Лениногорск полтиех көллиятен тәмамлады. Абыем мәктәптә дә яхшы укыды. 9 нчы сыйныфтан соң көллиятнең “Электромеханика һәм электр җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү” бүлегенә укырга керде. Ул бирелеп укыды, анда аңа бар нәрсә дә ошый иде: төркемдәге микроклимат та, тулай торактагы шартлар да, уку бүлмәләре дә. Мин үзем дә бу уку йортында күп мәртәбәләр кунакта булдым.
Лениногорск политех көллияте – шәһәрнең иң дәрәҗәле уку йортларының берсе. Ул 1952 нче елның 2 нче октябрендә Татарстан Республикасы идарәсе “Хезмәт резервлары” әмере белән оешкан. 65 еллык юлы булган уникаль уку йортында минем абый да белем алган.
Уку дәверендә ул күп тапкырлар төрле һөнәри конкурсларда катнашты, грамоталарга, Рәхмәт хатларына лаек булды. Соңгы курста укыганда Казахстанда практика үтте. Укуын отличие белән тәмамлады. Хәзер исә үзенең белгечлеге буенча Әлмәт нефть институтында укуын дәвам итә. Абыемнан менә дигән энергетик килеп чыгасына ышанычым юк.
Абыем Владислав спорт белән даими шөгыльләнә. Кыш көне рәхәтләнеп мине хоккейда уйнау серләренә өйрәтә. Балык тоту белән мавыга, күп укый, әти – әниебезгә хуҗалыкта ярдәм итә, начар гадәтләр белән дус түгел.
Хезмәткә мәхәббәт безгә гаиләдә тәрбияләнгән. Әниебез эш сөючәнлеге белән безгә үрнәк. Әти белән хуҗалыкта эшлибез: техника ремонтлыйбыз, кышка печән әзерлибез, бакчада бәрәңге, малга чөгендер үстерәбез һ. б.
Хәзерге вакытта мин 9 нчы сыйныфта укыйм. Мине дә башкаларны кебек һөнәр сайлау борчый. Тик минем юлым инде сызылган. Бу – абыемның юлы. Мәктәптән соң укуымны политех көллиятендә дәвам итәргә хыялланам, электрик һөнәренә өйрәнәсем килә. Электрик профессиясе шактый яшь. Әлеге белгечлеккә ихтыяҗ көннән – көн арта. Аңа таләпләр дә үзгәрде. Элек примитив җайланмалар турында белем җитәрлек булса, хәзер алдынгы технологияләр тирән белем һәм техник мәгълүмат яңаруын таләп итәләр. Энергетик булу – җаваплы һәм почётлы. Кайчан алар чын батырлык күрсәтәләр. Электролинияләрдә, җитештерүдә еш кына аварияләр була. Мондый хәлләрдә энергетиклардан профессиональлек һәм кыюлык таләп ителә. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында электроэнергия сүндерсәләр, күңелсез була. Әйтерсең, тормыш тукталган. Һәм кабат яктылык! Энергетиклар, тылсымчылар кебек: җитешсезлекләрне бетерәләр, ут кабызалар, кешеләрне куандыралар. Менә ул нинди кирәкле, шәфкатьле һәм заманча һөнәр!
Егоров Вячеслав
Егоров Вячеслав
Мин нәрсә эшләргә яратам соң? Китап укырга, компьютерда төрле уеннар уйнарга, савыт-саба юарга һәм, әлбәттә инде, торт пешерергә яратам.
Әле кайчан гына мин ашарга пешерергә бөтенләй дә яратмый идем, чынлап торып бәрәңге дә кыздырганым юк иде. Әмма, әни белән торт пешерергә уйлаган көннән соң, барысы да үзгәрде.
Беркөнне шулай әни белән торт пешерергә керештек. Ләкин әни үзе дә торт пешерә белми икән бит. Безнең камыр табага ябышып көйде. Крем артык сыек булып агып бетте. Никадәр ризыкны гына әрәм иттек. Ә әнинең бик тә өйдә пешергән торт ашыйсы килә иде. Щуннан соң мин әниемә сюрприз ясарга булдым.
Икенче көнне, мәктәптән кайткач, мин торт пешерергә керештем. Аш-су китабын алдым да андагы бер рецепт буенча торт ясый башладым. Килеп чыкты бит! Тәмле торт ясау алай ук авыр түгел икән.
Әни эштән кайтуга, крем белән матур итеп бизәлгән яңа пешкән хуш исле торт өстәлдә тора иде инде. Мин дә үз-үземнән канәгать булып, шатланып, әниемне каршы алдым. И, әнинең мине мактаганын күрсәгез!
Мин, берникадәр вакыттан соң гына әниемнең тортлар пешерә белүен аңладым. Ә теге көнне ул торт пешерә белмәгән булып юри генә кыланган икән. Шулай итеп ул минем пешерергә өйрәнүемне теләгән. Әнинең хәйләсе үзен тулысыңча аклады. Хәзер тортлар һәм бәлешләр пешерү − минем иң яраткан шөгылем.
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Средняя общеобразовательная школа №27
с углубленным изучением отдельных предметов»
Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Сочинение “Минем яраткан һөнәрем”
|
Ф.И.О. учащегося (полностью) |
Французова Азалия Руслановна |
|
Контактная информация (класс, адрес, телефон, факс, эл. почта) |
МБОУ «СОШ№27» НМР РТ, 10 в класс, 423570, Нижнекамск, Химиков, 106-50. 8(8555)410423, school27n-kamsk@mail.ru |
|
Школа (номер школы, адрес и телефон, эл. почта) |
МБОУ «СОШ№27» НМР РТ, 423570, Нижнекамск, Менделеева, 37а, 8(8555)410423, school27n-kamsk@mail.ru |
|
Ф.И.О. директора школы |
Ярцева Лидия Васильевна |
Нижнекамск, 2016
Минем яраткан һөнәрем.
Җир йөзендә төрле һөнәрләр бар. Тормыш үзгәрә, җәмгыять үсә барган саен, аларның саны да арта бара. Һәр кешенең дә һөнәр сайлау буенча үз фикерләре, уйлары бар. Кемдер укытучы булырга хыяллана, ә кайбер кеше күңеленә табиб һөнәре хуш килә, шәфкать туташы да буласы килә. Кайбер кызлар үзләрен балалар бакчасы тәрбиячесе итеп күрә, ә кайбер дусларым заводта эшче булып эшләргә уйлый. Дусларым арасында бизнес белән шөгыльләнергә теләк белдерүчеләр дә бар.
Без менә шулай мәктәп елларында киләчәк һөнәребез турында уйлана башлыйбыз. Минемчә, хыял буш җирлектә генә туарга тиеш түгел. Минем һөнәр сайлавыма бер вакыйга сәбәпче булды.
Көзге каникул чорында авылга кунакка кайттым. Әбием, чөгендер төйгеченә кулын кыстырып, бармагын җәрәхәтләде. Мин әбиемә беренче ярдәм күрсәттем: бармагын дару белән эшкәртеп бәйләдем. Каннан куркучы әнием минем осталыгыма шаккатып та, сокланып та карап торды һәм : “Кызым, хирург булырсың әле,”- диде. Табиб булу уе миндә күптән туган булса да, мин бу хыялымны туганнарыма әйтмәгән идем. Алар мине дөрес аңламаслар, миннән көләрләр дип уйладым, чөнки нәселебездә бер генә медицина хезмәткәре дә юк бит.
Әнием минем сайлавыма каршы килмәде, киресенчә, сөенде генә. Мин химия, биология фәннәрен тырышып өйрәнә башладым.
Табиб — иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Кешеләр бик иртә дәвалау серләренә төшенергә теләгәннәр. Дару үләннәре белән дәвалаучы карчыклар булган. Алар үз эшләрен теләп башкарганнар. Һәр төбәкнең кендек әбиләре, сөннәтче бабайлары булган. Авыл кешеләре аларны бик хөрмәт иткәннәр.
Еллар узу белән, кешеләр белемгә омтылганнар, сәламәтлек, дәвалау серләренә төшенгәннәр. Шулай итеп, медицина барлыкка килгән, ул үскән, ныгыган. Дарулар, аппаратлар, приборлар уйлап тапканнар.
Табиб булып эшләү кызыклы гына түгел, ә авыр да, җаваплы да. Мин бу һөнәр ияләрен бик белемле кешеләр булырга тиеш дип саныйм. Алар биология, анатомия, химия нигезләрен дә, барлык даруларның куллану тәртибен, медицина приборларының ничек эшләвен дә белергә һәм үз белемнәрен практикада дөрес кулланырга тиешләр.
Кайчагында дусларым белән һөнәр сайлау турында әңгәмә корабыз. Бервакыт, мин үземнең табиб булырга хыяллануым турында әйткәч, дус кызым миңа гаҗәпләнеп: “Син нәрсә! Аларның эшләре авыр, тынгысыз, җаваплы, шуңа карамастан хезмәт хаклары түбән,”- диде. Бәлки шулайдыр. Һөнәр сайлаганда хезмәт хакына карап түгел, ә күңелгә карап эш итәргә кирәк, дип саныйм. Минемчә, ашыга-ашыга яраткан эшеңә бару, сөенеп эшеңнән өйгә кайту — зур бәхет.
Һәр һөнәр иясенә аерым сыйфатлар хас, дип уйлыйм мин.Табиблар үз эшләрен яратырга, белемле, түзем булырга тиешләр. Авыруларны игътибар белән тыңлап, аларга дөрес диагноз кую зур сабырлык сорый.
Табиб үзе дә сәламәт булырга тиеш. 7-8 сәгать буена операция ясау хирургтан зур көч, саулык сорый.Шуның өчен мин сәламәт яшәү рәвешен алып барам, физик эшне теләп башкарам. Кышын чаңгыда шуам, җәен суда коенам.
Табиб авыруларны дару белән генә түгел, ә җылы мөгамәләсе, карашы белән дә дәвалый. Әниемнең дә, әбиемнең дә мине бик тәрбияле итеп күрәселәре килә. Алар миндә татар кызларына гына хас сыйфатлар тәрбияләргә тырышалар.
Табиб ике телне дә яхшы белергә тиеш, дип уйлыйм мин. Гомер буе авылда яшәгән әбиемә Казан хастаханәсендә ятарга туры килде. Дәвалаучы табибының татар булып, рәхәтләнеп аның белән үз телендә сөйләшүе турында әбием бөтен авылдашларына сөйләде. Димәк, мин телемне камил белергә тиешмен. Үземә шундый нәтиҗә ясадым.
Әлегә мин мәктәптә укыйм. Барлык фәннәрне дә тырышып өйрәнәм. Мәктәптә алган белемнәрем киләчәк һөнәремә нигез булыр дип уйлыйм мин.
Ответ:
Aөнәр сайлау — һәр кеше тормышында иң мөһим адым, чөнки аның киләчәк язмышы аның сайлавына бәйле, һәм хата бик кыйммәт булырга мөмкин. Aөнәр сайлаганда күпләргә кыенлыклар туа, һәм мин дә аларда идем. Ләкин соңыннан мин программист һөнәре белән кызыксындым. Беренчедән, мин программист булырга булдым, чөнки бу бик таләпчән һөнәр, чөнки безнең заманда төрле технологияләр киң кулланыла, алар программаларсыз гына эшләмиләр, һәм компьютерлар һәм Интернет хәзерге заман тормышының барлык өлкәләренә керәләр. Икенчедән, бу һөнәр кирәк булса, ул шулай ук югары түләүле, һәм карьера үсеше, хезмәт хакы һәм түләүләр белән тагын да күбрәккүбәячәк. Моннан тыш, компьютер программаларын булдыру уйлап табучыга тотрыклы керем китерә.
Объяснение:
на татарском
Кем генә хыяллана кешеләр булырга: знаменитыми космонавтлар буларак, Ю. Гагарин, отважными пожарниками, табиблар, өчен, коткарырга йөзләгән кешенең гомерен, берничә кечкенә җырчысы белән килгән булсын блистать сәхнәдә, укытучылар өчен белем бирергә… Һөнәр бар, бик күп, иң мөһиме – ошибиться үз сайлап алу һәм багышлау бу һөнәр ияләре гомер буе. Һәркемнең бар үз мәнфәгатьләрен, үз яраткан дәресләр, кемнең дә булса таланты, ә кемдер сәләтле тиз һәм җиңел бөтен өйрәнергә. Балачакта хыялланган булырга певицей, чөнки яраткан җырларга һәм теләдем булырга знаменитой, ә аннары аңладым, бу иде гына балалар хыял. Мин яратам күп укырга һәм язарга, нидер кызыгы, үз фикерләрен һәм спорить турында нәрсә дә булса булырга мөмкин, менә шуңа күрә дә мин булды һөнәре турында уйлана журналист. Хәзер инде мин ышанычлы әйтә алам, бу нәкъ менә шунысы миңа кирәк.
Журналист булырга – бу кызык! Бу бәлки кызыграк караганда алырга интервью белән таныша, яңа кешеләр, узнавать нечкәлекләре, аларның тормышы турында сөйләде, алар ничек добивались уңыш? Яки күрергә беренчеләрдән нинди дә булса вакыйга, ә соңыннан бу хакта сөйләргә бөтен ил, бөтен дөньяга һәм мөһим түгел рәвешле: язарга бу турыда газетада ясарга яки бу хакта репортаж? Мин хыялланам эшләргә үз репортажлар һәм, кирәк икән, китәргә моның өчен далекую глубинку безнең зур ил яки исә, киресенчә: лететь берничә сәгать самолетта бару » далекую илне, аннары сөйләргә бөтен ил буенча телевидение, дигән булган. Журналист һөнәре һәм трудна һәм кызыклы. Әмма шул ук вакытта бик җаваплы эш, чөнки дөнья белер турында яңалыклары нәкъ менә авызыннан журналистлар һәм мөһим җиткерергә тамашачы яки укучыга мәгълүматны, диләр аны.
Мин уверенна һәркем табар үз сәләт һәм булачак яратырга, үз эшен, посвятит аңа гомер буе, мөһим генә дөрес сайларга кирәк » выбор үз һөнәре!
Скачать материал
Скачать материал


- Сейчас обучается 412 человек из 63 регионов


- Сейчас обучается 266 человек из 64 регионов




Краткое описание документа:
Минем һөнәрем – минем киләчәгем
Мәктәпкә укырга кергәнче, минем әнием каты авырып китте. Еш анализлар бирү, уколлар кадау, кыйммәтле дарулар эчү, операцияләр ясау, ультратавыш тикшеренүләр үтү һәм башка дәвалану ысуллары бик күп вакыт, чыгым һәм сабырлык сорыйлар. Иртән торганда, күзләремне ачкач, иң беренче әнием сулыш аламы икән дип, күкрәк читлегенең хәрәкәтен күзәтәм. Шуннан соң Ходайга әниемнең тагын бер көн исән булуына шөкер итеп дога кылам. Кич белән шулай ук рәхмәтләр укып, иртәгә дә әниемнең елмаюын күрергә теләкләр теләп, йокларга ятам.
Һәр көнне безнең өйгә авылыбыз шәфкать туташы Ирина Владимировна уколлар ясарга килә иде. Ул ягымлы елмаюы белән килеп керә дә өйдәгеләрдә өмет уятып китә. “Борчылма, 1 нче сентябрьгә әниең сине мәктәпкә үзе җитәкләп алып барачак!” – диеп мине юата иде һәм мин аңа ышана идем. Ул миңа ак халатлы фәрештә кебек тоела иде.
Аллага шөкер, әнием хәзер исән – сау! Мин моңа шатланып бетә алмыйм, чөнки дөньяда иң курыкканым – ятим калу. 1 нче сентябрьдә, Ирина апа әйткәнчә, әнием мине мәктәпкә алып барды. Бу көнне миннән дә бәхетле кеше булмагандыр!
Безнең гаиләбез Ирина апага бик рәхмәтле. Гаиләбез генә түгел, бөтен авыл халкы аны хөрмәт итә. Гади хезмәт кешесе булса да, олы йөрәкле, киң күңелле, ярдәмчел кеше ул.
Шәфкать туташы һөнәре ошавына, миңа калса, нәкъ менә Ирина апа сәбәпчедер. Аның кебек кешеләргә ярдәм итәсе, халыкка тугры хезмәт итәсе, авыр чакта булышасы, йомшак сүзләр, ягымлы тавыш белән авыруда яшәргә теләк, күңелендә өмет чаткысы тудырасы килә. Әнием дә, башка гаилә әгъзалары да минем шәфкать туташы һөнәрен сайларга җыенуым белән килешәләр, хуплыйлар.
Бу һөнәрне сайлар өчен әнием яхшы укырга кирәк, ди. Мин “4” ле һәм “5” ле билгеләренә генә укырга тырышам, биология фәне буенча олимпиадада катнашам, “Яшь биолог” түгәрәгенә йөрим. 9 нчы сыйныфтан соң медицина көллиятенә укырга керергә планлаштырам. Шулай ук белемле генә булу аз, тагын физик яктан да сәламәт булырга кирәк. Иртән зарядка ясыйм, физик эштән тарсынмыйм. Мәктәптә яраткан дәресләрем – физкультура, биология һәм әдәбият. Татар теле укытучым Маргарита апа минем медицина хакында хыялланганымны белеп, миңа Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романын укырга тәкъдим итте. Якындагы планымда – шул әсәр белән танышу.
Киләчәктә мин үземне ак халаттан, хастаханәдә яки поликлиникада шәфкать туташы итеп күрәм.
Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
6 155 508 материалов в базе
- Выберите категорию:
-
Выберите учебник и тему
- Выберите класс:
-
Тип материала:
-
Все материалы
-
Статьи
-
Научные работы
-
Видеоуроки
-
Презентации
-
Конспекты
-
Тесты
-
Рабочие программы
-
Другие методич. материалы
-
Найти материалы
Другие материалы
- 23.09.2018
- 2451
- 1
- 23.09.2018
- 234
- 1
- 23.09.2018
- 2569
- 15
- 23.09.2018
- 735
- 0
- 23.09.2018
- 910
- 50
Рейтинг:
2 из 5
- 23.09.2018
- 7394
- 82
- 23.09.2018
- 389
- 0
- 23.09.2018
- 1783
- 11
Вам будут интересны эти курсы:
-
Курс повышения квалификации «Экономика и право: налоги и налогообложение»
-
Курс профессиональной переподготовки «Клиническая психология: теория и методика преподавания в образовательной организации»
-
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС медицинских направлений подготовки»
-
Курс повышения квалификации «Экономика: инструменты контроллинга»
-
Курс профессиональной переподготовки «Организация менеджмента в туризме»
-
Курс профессиональной переподготовки «Управление сервисами информационных технологий»
-
Курс профессиональной переподготовки «Риск-менеджмент организации: организация эффективной работы системы управления рисками»
-
Курс профессиональной переподготовки «Эксплуатация и обслуживание общего имущества многоквартирного дома»
-
Курс профессиональной переподготовки «Техническая диагностика и контроль технического состояния автотранспортных средств»
-
Курс повышения квалификации «Международные валютно-кредитные отношения»
-
Курс профессиональной переподготовки «Технический контроль и техническая подготовка сварочного процесса»
-
Курс профессиональной переподготовки «Стратегическое управление деятельностью по дистанционному информационно-справочному обслуживанию»
