Сочинение на татарском жэй

Татарча сочинение “Җәй могҗизалары|Жэй могжизалары”

Сочинение на татарском языке на тему “Җәй могҗизалары”/”Жэй могжизалары”Июнь — чәчәкләр ае. Шушы айда болын-кырлар гына түгел, юкәләр дә чәчәккә күмелә. Бу айда бал кортлары армый-талмый эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар.
Июньдә кешеләр дару үләннәре җыялар. Чөнки күп кенә дарулар чәчәкләрдән ясала. Безнең республикабызда чәчәкләрнең ниндиләре генә юк!
Беркөнне без дә − әбием, сеңлем һәм мин − урманга дару үләннәре җыярга киттек. Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып, әбием күрсәткән дару үләннәрен җыя торгач, шактый ардырды. Без чишмә буенда ял итәргә туктадык. Бит-кулларыбызны юып, чишмәнең саф суын эчкәч, арыганнар онытылды. Өйгә дару үләннәре җыюыбызга шатланышып кайттык.
Июнь ахырында җиләкләр дә өлгерә башлый. Мин каен җиләге җыярга яратам. Каен урманыңда кошлар җырын тыңлый-тыңлый, иртәнге чыклы үләннәр арасыннан кызарып пешкән җиләк җыюдан да рәхәт мизгел бар микән?! Савытың тулгач, аның хуш исенә исереп, матурлыгына сокланып бер мәл карап торасың. Ә җиләк сине һаман җибәрми. Үлән арасында җемелдәп, кызыктырып тора. Аның тәме… Бернинди экзотик җимешләр дә алыштыра алмый безнең урманнарда пешкән каен җиләгенең тәмен!Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Жэй могжизалары” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Сочинение / Җәй могҗизалары

Июнь — чәчәкләр ае. Шушы айда болын-кырлар гына түгел, юкәләр дә чәчәккә күмелә. Бу айда бал кортлары армый-талмый эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар.
Июньдә кешеләр дару үләннәре җыялар. Чөнки күп кенә дарулар чәчәкләрдән ясала. Безнең республикабызда чәчәкләрнең ниндиләре генә юк!
Беркөнне без дә − әбием, сеңлем һәм мин − урманга дару үләннәре җыярга киттек. Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып, әбием күрсәткән дару үләннәрен җыя торгач, шактый ардырды. Без чишмә буенда ял итәргә туктадык. Бит-кулларыбызны юып, чишмәнең саф суын эчкәч, арыганнар онытылды. Өйгә дару үләннәре җыюыбызга шатланышып кайттык.
Июнь ахырында җиләкләр дә өлгерә башлый. Мин каен җиләге җыярга яратам. Каен урманыңда кошлар җырын тыңлый-тыңлый, иртәнге чыклы үләннәр арасыннан кызарып пешкән җиләк җыюдан да рәхәт мизгел бар микән? ! Савытың тулгач, аның хуш исенә исереп, матурлыгына сокланып бер мәл карап торасың. Ә җиләк сине һаман җибәрми. Үлән арасында җемелдәп, кызыктырып тора. Аның тәме.. .Бернинди экзотик җимешләр дә алыштыра алмый безнең урманнарда пешкән каен җиләгенең тәмен!
http://www.insha.ru/text/107

Җәйге урманда искиткеч матур.

Скачать:

Предварительный просмотр:

Җәйге урманда…

Бу җәй бигрәкләр матур инде! Кайсы ягын гына алсаң да, мактап бетереп булмас төсле.Табигать җәй аенда керфекләрен ача  төсле миңа. Тирә-як ямь-яшел. Кошлар сайравы күңелләрне моңландыра. Хуш исле чәчәкләр күзләрне камаштыра. Назлы җил мине урманга дәшә төсле. Яратам мин җәйге урманда йөрергә! Әлбәттә, болай   вакыт уздыру өчен генә түгел.

Безнең як – җиләкле як. Шуңа күрә июнь айлары җиттеме – башлана инде безнең урманга сәяхәтебез. Каен җиләге- барлык җиләкләргә караганда да файдалы ди әнием.Кара җиләк- күзләргә файдалы. Анысы да үсә бит бездә. Урман буйлап арып- талып йөрисе юк. Бер урынга утырасың да бер савыт җыеп аласың. Ә кура җиләге балдай татлы. Безгә ул салкын тигән очракларда ярдәм итә. Җиләк җыйган арада, тирә- якка да күз салырга тырышам. Төз-төз итеп үскән нарат егетләре, берсен-берсе уздыра-уздыра, көч сынашкандай, кояшка таба башларын күтәргәннәр.Ак каен кызлары оялып кына бер кырыйда басып  күзәтеп торалар. Ара-тирә миләш кызлары җимешләре белән ут янып тора кебек. Куе булмаган урыннарда кояш нурлары  тәбәнәк үскән куалыкларның башларыннан сыйпап үтә кебек тоела. Кошлар чыр-чу килә. Һәрберсенең үз мәшәкате шул. Җәй бит вакытлыча гына. Балаларын үстереп, очарга өйрәтәселәре бар. Күке генә моңсуланып аваз сала. Тирән итеп сулыш алам. Чиста саф һава  бөтен җаныма кереп тула. Анда аланлык, монда аланлык. Әнә ауган агачлар да күренгәли. Кәүсәләренә карасаң, шаккатырлык. Үзләре чыдамга ошаган.Яктылык, дым җитмәгәнмедер, әллә агач корты сәбәп булганмы- анысы миңа билгесез. Кызганып куйдам шул агачны. Эх, кеше гомере дә төрле сәбәпләр аркасында өзелә.

         Зәңгәр күктә болытлар, ак пароходлардай, узыша-узыша каядыр ашыгалар. Колак төбендә генә чикерткәләр, скрипкаларын чиртә-чиртә концерт куялар төсле Аларга черки һәм шөпшәләр дә кушыла. Мин инде  кайтыр юлга чыктым.Кырмыска өеменә тап булдым. Алар йөгерә -йөгерә  җиң сызганып эшлиләр. Берничә җиләк белән сыйлыйсым килеп, әкрен генә өем өстенә җиләкләремне куйдым. Гүя рәхмәт әйткәндәй, мыекларын селкетеп, җиләкләрне чорнап та алдылар.

Урманның матурлыгы, байлыгы бик күп.Зыян китермичә  күрә һәм файдалана белергә генә кирәк. Тар гына сукмак  мине өемә  кадәр озата барды.

  Җәйне яратмаган кеше юктыр ул бу дөньяда. Әлбәтта, бала-чага өчен җәй – өч айга сузылган зур бәйрәм, чөнки китаплар һәм мәктәп турында онытып торырга мөмкин.

       Шундый җәйнең бер көне турында сөйләп китәсем килә минем. Без балачакта гел бергә уйнап үскән өч малай җәйне мәшәкатьсез, дәресләр турында уйламыйча гына үткәрә идек. Шундый бер көнне без урманда үткәрергә уйладык. Җәйге урманда бит бик рәхәт! Анда җиләс һәм тыныч, кошларның матур итеп сайрауы таң калдыра, ә иң мөһиме – урманда рәхәтләнеп җир җиләге, кура җиләге белән тамак туйдырып кайтасын. Ә куян яки керпе күрә алсаң – үзе бер зур вакыйга!

       Безнең якларда зур кара урманнар юк. Дөресен әйткәндә, кечкенә агачлыклар, анда төз каеннар, баһадир имәннәр, биек усаклар үсә. Кайсебер якта олы чыршы-наратларның куе яшеллеге күренгәли. Ә урман җәнлекләреннән җитез куянны, эшчән керпене һәм дә хәйләкәр төлкене генә очратырга мөмкин.

       Ул көнне без иртән иртүк торып, тиз генә юынып, ашап, кәрзиннәребезне күтәреп юлга чыктык. Урманга юл ике сәгать вакытны ала иде. Көн бүген бик эссе булырга охшаган. Көнчыгышта күк йөзе ал ут кебек яна, һава чиста һәм якты. Кайдадыр сандугач иртәнге җырын җырлый, авылда әтәчләр яңа көнне каршылап кычкыралар, ә көтүче малларны яланга ашыктыра инде. Урманга без кояш кыздыра башлаганчы барып җитәргә ашыктык.

       Без агачлыкка килеп җиткәндә, беренче кояш нурлары каеннарның яшелендә уйный башлаган иде инде. Аяк астындагы үләндә чык тамчылары ялтырый. Урман эчендә кошларның моңлы тавышлары агыла, барлык табигать яңа көнне каршылый, төнге җиләс һава әкрен генә күтәрелеп бара. 

       Без кошлар тавышын тыңлый-тыңлый урман эченә үттек. Тар урман сукмагы безне кечкенә генә яланга алып чыкты. Ялан кояш нурларында иркәләнә иде. Ә иң кызыгы шунда – ямь-яшел үлән өстендә әллә күпме кызыл нокталар ята, әлбәтта, бу җир җиләге! Без барыбызда җиргә утырып хуш-исле җиләкне башта туйганчы корсакларыбызга, аннары кәрзиннәргә тутырдык. 

       Безнең кәрзиннәребез тулганда көн уртасы якынлашкан иде инде. Кошлар тавышы тынган, тик тукран гына арымыйча тукылдый да тукылдый. Без авыр кәрзиннәребезне күтәреп сукмак буенча экрен генә атладык. Сукмак безне бу юлы чылтырап аккан саф чиста сулы чишмәгә алып килде. Авыр кәрзиннәребезне дәү чыршы астына куеп без тәмле суны эчеп ял итеп алырга киңәшләштек. Шулай урман тавышларына колак салып утырганда кинәт кайдадыр бездән ерак түгел генә ботаклар шыгырдауы ишетелде һәм күз ачып йомганчы безнең каршыдан гына бер зур соры куян йөгерде дә юк та булды. 

       Аннары без үзебезнең юлыбызда тукранны очраттык, ул безнең башлар очында гына тырыша-тырыша эшен башкара иде. Без аны куркытмыйча гына юлыбызны дәвам иттек.

Көн кызу, тузанлы, бөркү иде. Без авылга кайтып җиткәндә кояш көнбатышка якынлашып җитте. Арып-талып, ачыгып кайтып кердек без өйгә, ләкин барыбызда бик шат идек, чөнки бу җәйге көнне без файда белән үткәрдек. Без бу көнне салкын кыш килгәч тә хуш-исле җиләк вареньесе белән тәмле чәй эчеп искә алырбыз.

triolana

triolana

+19

Решено

9 лет назад

Другие предметы

1 — 4 классы

НАПИСАТЬ НА ТАТАРСКОМ СОЧИНЕНИЕ «Жэй»

ЗАРАНЕЕ СПАСИБО.7-6 ПРЕДЛОЕНИЙ

Смотреть ответ

1

Ответ

4
(11 оценок)

20

igo1000
9 лет назад

Светило науки — 3 ответа — 56 раз оказано помощи

Быел мин этием hэм энием белэн Торкиядэ ял иттем. Иртэ белэн уянып, иртэнге аш ашадык. Шуннан сон дингезгэ яки аквапаркка бардык.  Мина бу ил бик ошады!  Жэй ахырында без Прагага киттек. Анда да без иртэ уянып шэхэр буйлап йордек.  Бу сэяхэт тэ мина бик ошады

(11 оценок)

https://vashotvet.com/task/1892953

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Минем иң яраткан ел фасылым - ул җәй.Мин аны  көтеп
 алам.
Чөнки җәй ул иң кү...

    1 слайд

    Минем иң яраткан ел фасылым — ул җәй.
    Мин аны көтеп
    алам.
    Чөнки җәй ул иң күңелле,рәхәт вакыт.

  • Җәен мин  әниемә дә, дәү әниемә дә булышам. Без дәү әнием белән сап-сары  йом...

    2 слайд

    Җәен мин әниемә дә, дәү әниемә дә булышам. Без дәү әнием белән сап-сары йомшак каз бәбкәләрен саклыйбыз.
    Ә озын колак — куркак куяннарны әнием белән бергәләп карыйбыз. Мин аларны сусыл үлән белән сыйлыйм.

  • Кыш көне ашатыр өчен печәнне дә бергәләп әзерлибез.Бу эштә дә мин әниемнең яр...

    3 слайд

    Кыш көне ашатыр өчен печәнне дә бергәләп әзерлибез.Бу эштә дә мин әниемнең ярдәмчесе.

  • Җәйнең иң күңелле вакыты – ул җиләк өлгергән вакыт.Кып-кызыл җиләкләр белән т...

    4 слайд

    Җәйнең иң күңелле вакыты – ул җиләк өлгергән вакыт.Кып-кызыл җиләкләр белән тулган чиләкләрне күтәреп кайтканда бөтен аруларың онытыла.

  • Җәй көне эш күп булса да , мин дусларым белән ял итәргә дә,төрле уеннар уйнар...

    5 слайд

    Җәй көне эш күп булса да , мин дусларым белән ял итәргә дә,төрле уеннар уйнарга да өлгерәм. Болында туп уйнавы ,
    я Ашытта су коенуы ничек күңелле.

  • Җәй көне мин бакчабызның шау чәчәккә күмелеп утыруын яратам,чәчәкләремә су си...

    6 слайд

    Җәй көне мин бакчабызның шау чәчәккә күмелеп утыруын яратам,чәчәкләремә су сибәм, чүпләрен утыйм.

  • Минем тагын  бер яраткан шөгылем- велосипедта йөрү. Җәйге җылы көннәрдә велос...

    7 слайд

    Минем тагын бер яраткан шөгылем- велосипедта йөрү. Җәйге җылы көннәрдә велосипедта йөргәндә җиләс җил биттән иркәли.

  • Шундый күңелле булганга җәй сизелми дә үтеп китә.Бакчабыздагы кып-кызыл балан...

    8 слайд

    Шундый күңелле булганга җәй сизелми дә үтеп китә.Бакчабыздагы кып-кызыл баланнар алтын көз якынлашуын хәбәр итә.

  • Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

    9 слайд

    Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Краткое описание документа:

Яраткан ел фасылым-җәй! темасына презентация.

Презентацияне укучы бала укытучы ярдәме белән төзеде.

2 нче сыйныфта татар теле дәресендә «Ямьле җәй»темасын үткәндә кулланырга мөмкин.(Үрнәк материал буларак)Өй эше итеп иҗади эшләүче балаларга бирергә була.Мондый төр биремнәрне балалар бик яратып башкаралар.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Сочинение на татарском ана кунеле пыяла
  • Сочинение на татарском ана боек исем
  • Сочинение на табасаранском языке на тему мой родной язык
  • Сочинение на табасаранском языке на тему кьюрдун тятилар
  • Сочинение на табасаранском языке на тему кьюрд

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии