Тапшырылмаган хатлар сочинение 8 класс искэндэргэ

Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә гаилә, әдәп-әхлак

мәсьәләләреннең күтәрелеше

Бакый Урманче исемендәге

«2 нче гимназия» — Татарстан Республикасы

Түбән Кама муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Зарипова Әнисә Газизулла кызы

Г. Кутуй үзен шагыйрь, драматург, прозаик,
публицист, тәрҗемәче буларак таныткан, үз заманының әдәби
хәрәкәтендә кайнаган җәмәгать эшлеклесе.

Алга омтылыш, тормышның һәр өлкәсендә зарур
үзгәрешләр, гомуми җанланыш, капма — каршы карашлар бәрелеше әлеге
сәләте тулы файдаланылмаган хатын — кызны да иҗтимагый яшәеш
мәйданына чыгара. Гадел Кутуй исә кордашлары арасында нәфис
затларга мәдхия җырлаучы буларак аерылып тора, алданрак бара. Һәм
менә нәкъ хатын — кыз бөеклеген данлаган » Тапшырылмаган хатлар »
повесте аны бөтен дөньяга танытты. Кечкенә генә күләмле, гади итеп
язылган әсәр ни өчен бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмады! Минем
уйлавымча, иң саф, иң олы хис — мәхәббәт хисе, балаларны пар
канатлы нигездә тәрбияләү — гаиләнең төп кануны , кешенең күңелен
биреп эшли торган һөнәри хезмәте һәм, гомумән, бу тормышта бәхетле
кеше булып яшисе килеп яшәү теләге, чорлар, гасырлар, буыннар
алышынса да, үзенең асыл кыйммәтләрен, мәгънәсен югалтмый.

Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәренә
бүгенге көн күзлегеннән чыгып, әдәп-әхлак каннуннарын, яшәешебезнең
асыл кыйммәтләрен, дин нигезләрен, җәмгыятебездә барган
үзгәрешләрне аңлап, хөкүмәтебезнең гаиләләрне кайгыртуга йөз белән
борылуын күреп заманча бәя бирү актуаль мәсьәләләрнең берсе.

«Тапшырылмаган хатлар» повесте исеменнән үк
күренгәнчә, эпистоляр жанрда, ягьни хатлар рәвешендә язылган.
Әсәрдә дүрт хат — дүрт сюжет сызыгы бар. Беренчесе — мәхәббәт
тарихы, икенчесе — гаилә тарихы, өченчесе — хезмәт юлы тарихы,
дүртенчесе — бәхетле булырга теләү тарихы. Бу тышкы бүленеш кенә
түгел, бәлки идея-композицион бүленеш. Һәр хат повестьта күтәрелгән
проблеманың билгеле бер ягын сәнгатьчә хәл итүгә буйсындырылган.
Аларның барысын да Галия образы ялгый, беркетә, мәхәббәт, гаилә
мәсьәләреннән хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны, бала тәрбияләү,
кешенең үз хезмәтенә җаваплы мөнәсәбәте кебек проблемаларга кадәр
үсә.

«Тапшырылмаган хатлар» повестеның төп темасы —
мәхәббәт. Г.Кутуй, гаҗәеп зур осталык һәм җылылык белән, Галия
образын психологик үсештә күрсәтә. Галия Казанда рабфакта укый.
Искәндәрне очрата, аңа чын күңелдән гашыйк була.

Мәхәббәт искиткеч гүзәл хис, ул кешегә яңа яшәү
көче, энергия, тормышына шатлык өсти торган, илһам, дәрт бирә
торган серле, сихри бер халәт. Мәхәббәт кыенлыкларны, авырлыкларны
җиңәргә булыша, яшәү дәрте сүнгәндә дә, кем өчендер бик кирәк
булуыңны аңлау, аның өчен генә яшәү — мәхәббәтнең могҗиза тудыра
алуына ышандыра. Мәхәббәт хисен тормыш азагына кадәр вакламыйча,
кадерләп саклау — кешенең тормышын тулыландыручы иң зур бәхет.
Кызганыч, безнең геройларыбыз икесе арасында туган олы мәхәббәт
хисен ахырга кадәр саклый алмыйлар. Бу очракта Искәндәрне генә
гаепләп калдыру дөрес түгел. Алар икесе дә гаилә корып яшәргә әзер
кешеләр түгел, ә гаилә кору өчен кешедә җаваплылык һәм төп тәрбияне
биргән нигез — гаилә, ата-ана җылысын, назын тоеп, гаилә тәрбиясе
нигезендә үсәргә кирәк. Искәндәрнең алдагы тормышы турында
сөйләнми. Галия ата-ана назы, гаилә җылысы күрмәгән, гомумән, гаилә
тормышының нинди булырга тиешлеген аңлап җитмәгән, яшь, беркатлы,
тәҗрибәсез кыз. Искәндәр белән Галия ир белән хатын булып гаилә
корып яши башлагач та, аларның кимчелекләрен аңлатырга, киңәш
бирергә янында әти-әниләре юк.

Галия белән Искәндәр яратышып өйләнешәләр. Бергә
китап уку, роль өйрәнү. Искәндәр Галияне ярата, спектакльдән соң
ул, мәсәлән, гримын да сөртмичә өенә ашыга.Чөнки, ди ул Галиягә
«мин бу рольне син күрсәткән төзәтмәләр белән, сине сөеп, синең
турыңда уйлап, син биргән шатлык эчендә уйнадым.»-ди.

Әмма озакламый гаилә күгендә болытлар куера
башлый. Беренче бәрелешү Галия университетның медицина факультетына
укырга керегә карар иткәч була. Искәндәр Галиягә «Артистка булырга
теләмисең икән, миңа яхшы иптәш бул. Белемең болай да җитәрлек…
Күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшик»,-ди. Искәндәр аның артистка
булуын, укымыйча, өйдә утыруын, хатын гына булып калуын тели. Ләкин
Галия Искәндәрнең сүзләре белән килешми.

Бер яктан Искәндәрнең сүзләрендә хаклык бар,
аның нияте изге. Гаиләнең ныклап аякта басу чорында бер-береңә юл
куеп, аңлашып яшәү бик мөһим. Галиягә теләгенә ирешү өчен бераз
сабыр итәргә, тормыш җаена кереп киткәч, теләкләрнең үтәлүен
тормышка ашыру турында уйларга кирәк. Хәзерге көндә Татарстан
Республикасында хатын-кызлар арасында театр әһелләре, җәмәгать
эшлекләре, журналистлар, лидер хатын-кызлар бар. Димәк, артистка
булу, эшлекле хатын-кыз булу гына гаиләсез булырга һәм аны
җимерергә сәбәп була алмый.

Мәхәббәт үз алдына гына яши алмый: ярату ике
яктан да тигез булырга тиеш. Гаилә төзеп, балалар тәрбияләп яши
башлагач, карашларның да уртак булуы кирәк. Галия гаиләдә килеп
чыккан ызгышлар турында Искәндәр белән ипләп кенә сөйләшергә тели.
Әлеге низагларда Галиянең дә гаебе бар: җәмгыять эшен иреннән,
балаларыннан өстен күрә. Балалары үскәнче генә, стена газеталары
чыгарып йөрмәсә дә ярый иде!

Галия, гаилә дәфтәре уйлап чыгарып, гаиләдәге
конфликтларны бетерергә тели. Ләкин Галия ир-ат характерын бөтенләй
белми һәм аңламый да. Бер генә ир кеше дә дәфтәр тутырып утырмый,
хәтта аның белән бер тапкыр утырып сөйләшергә мөмкин, ә гаиләдәге
конфликтларын хатын-кыз үз зиһене, акылы, сабырлыгы аша гаилә
җылысын сүндерми сакларга, туры юлдан алып барырга тиеш.

Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә
тулыландыралар. Ул-уртак бәхет. Алар теләкләренә ирешмәсә,
бу-икесенең дә гаебе. Хәтта кошлар да ояларын парлап ясыйлар,
балаларына азыкны да парлап ташыйлар. Бу галәмдә хәтта кар
бөртекләре дә бер- берсенә охшамаганнар. Кеше язмышы турында әйтәсе
дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы. Тик шунысы уртак: җир
йөзенә без яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез.

Дини күзлектән чыгып караганда да ир белән
хатының гаилә алдында җаваплылыгы бер үк дәрәҗәдә. Хатын-кыз ир-ат
сүзен санлаучы, үтәүче, балаларына дөрес тәрбия бирүче булса, ә
ир-ат гаиләнең башлыгы, туйдыручы, балаларына яхшы ата сыйфатлары
күрсәтүче, җаваплы кеше буларак бәялләнә. «Ирнең йорттагы урыны
зур. Шуның өчен дә һәр вакытта да аның белән йортта да, вә
балаларын каршында да аны кадерләп вә ихтирам итеп кенә мөгамәлә
кыл. Иреңне ихтирам итүең үзеңә ихтирамны гына арттыра, ә аны
кадерләвең-үзеңнең кадереңне генә үстерә.»1

Хатын-кыз нәселне дәвам итүче, аның табигате
шундый. Галия беренче мәхәббәтеннән, яраткан кешесеннән авырга уза,
ул аның өчен бик зур шатлык, куаныч була. Ләкин Искәндәр ана
булырга бөтен күңеле белән әзер Галияне аңлап җиткерми, бу халәттә
хатын-кызның нинди хисләр белән януын аңламый, ә бары тик үзе
турында гына уйлый, аның аталык вазифасын үтәргә әзер түгел
икәнлеге ачыклана. Ләкин Галия дә Искәндәрнең бу халәтен аңлап
җиткерми. Ата назы, җаваплылык хисе булмаган Искәндәргә тагын бер
бала — Рафаэльне бүләк итә. Балалар табып кына гаиләне саклап калып
булмаганлыгын һәм Искәндәрне үзгәртеп булмаганлыгын ул аңламый.
Галиянең балалары Искәндәрне һәрдаим сораштырып: «Әти кая?» кебек
сораулар биреп торалар. Искәндәр нинди кеше булса да, ул — балалары
өчен ата. Беркем дә балаларга әти-әниләреннән кала ата һәм ана назы
бирә алмый.

«Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канаты
пардыр…»,- борынгылар әнә шулай җырлаган. Пар канатлы булып
,бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларны да, кайгыларны да
уртаклашып яшәү бик мөһим. Өйләнешкәннән соң һәр яшь кеше бер-берсе
алдында җаваплылык тоярга, ә яшь пар гаилә бәхете һәм балалары
алдында җаваплы булырга тиеш. Шушы таләпләр үтәлгәндә генә, гаилә
нык һәм бәхетле булачак, таркалмаячак. Яшь парлар бер-берсенә терәк
булып яшәгәндә генә балалар бәхетле булачак.

Галия образы әсәрдә үсештә итеп күрсәтелә. Галия
һөнәри үсештә алга китә, осталыгы, кешеләр арасында абруе арта.
Нәфисәне коткару вакыйгасыннан соң ул безнең алдыбызга бөтенләй
икенче шәхес булып килеп баса. Ата-ана өчен баланың үлеме — зур
фаҗига, мәңгелек күңел ярасы. Галия зур батырлык эшли, Нәфисәне
үлемнән коткара. Нәфисәнең әти-әнисен гомерлек газаптан саклап
кала. Табиблар, шәфкать ияләре, кешеләрне савыктыру белән бергә
кешеләргә шатлык өләшәләр. Галия дә үз эшен яхшы белгән тәҗрибәле
белгеч. Аның бу әйтеп бетергесез зур хезмәте мактауга лаек.

Повестьның ахыры Галиянең Вәли Сафиуллин белән
гаилә корып яши башлавы, бәхетле гаилә булуы белән сурәтләп бирелә.
Тормыш булгач, төрле хәлләр була, ләкин тормышта әкияттән аермалы
буларак могҗизалар бик аз була. Хәзерге көндә үз балаларын да
ташлап чыгып киткән, «ата» исемен йөрткән ир — атлар да шактый.
Ир-ат бик сирәк очракта ике балалы хатынга өйләнә. Мәхәббәтнең әллә
нинди тормыш киртәләрен җимерергә сәләтле булуына ышанабыз.

Бәхет… Нәрсә соң ул бәхет? Г. Кутуйның
«Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә бәхет төшенчәнең бирелешен бүгенге
көн күзлегеннән чыгып аңлаганда, түбәндәге нәтиҗәгә килербез. Кеше
җир йөзенә бәхетле булыр өчен туа. Тулы бәхет минем уйлавымча,
мәхәббәт хисләрендә янып , олы мәхәббәтне вакламыйча тормыш азагына
кадәр саклау, уртак балалар булу һәм ир белән хатынның пар канатлы
булып яшәве, кешенең шәхес булып иҗади үсеше өчен яраткан эше булып
һәм һөнәри хезмәтеннән ләззәт табып, рухи, күңел тынычлыгы белән
яшәве — бәхет төшенчәсенең бөтенлеген тәшкил итүче кыйммәтләр дип
аңлыйм мин.

Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте
яшьләрне бүгенге көн тормышына әзерләүгә, җирлек тудыручы, Галия
белән Искәндәр хатларыннын сабак алып, гаилә корып яшәү — бик
җавплы, кеше тормышның асыл мәгънәсе — бала тәрбияләү, аңа ата —
ана назын тоеп яшәргә шартлар тудырырга кирәклеген бөтен тулылыгы
белән укучы күңеленә җиткерүче әсәр.

Файдаланган әдәбият

  1. Галимуллин Ф. Гадел Кутуй хаты: (Язучының сугышта язган хаты
    турында) / Фоат Галимуллин // Шәһри Казан.-2002.-5 февраль.

  2. Попов Г. Г. Кутуйның «Сагыну» нәсеренә лингво-стилистик
    анализ //Фән һәм мәктәп.-2004.-№4.-Б.30-31.

  3. Мансуров З. Мөбәрәк тәсбих мәрҗәне: Гадел Кутуйның тууына
    100 ел (Әдип каберенә бару юлында туган уйлар) // Мәдәни
    җомга.-2003.-19

  4. Ситдыйков Л.Н. Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре
    (Дәрес-композиция үрнәге) /Ләлә Ситдыйкова // Ачык
    дәрес.-2006.-№ 11.-Б.-6-7.

  5. 100 ел элек, 1903 елның 28 ноябрендә мәшһүр татар язучысы
    Гадел Кутуй туган: Кыскача биографиясе //
    Татарстан.-2003.-№9.60-61.

  6. Нуруллин Р. Сагыну: Гадел Кутуйның тууына — 100ел //
    Мәгариф.-2003.-№11.-Б.7-8

  7. Нуруллин Р. Нәфис затларга мәдхия җырлаучы: Язучы Гадел
    Кутуй // Сөембикә.- 2003.-№11.-Б.14-17.

  8. Нуруллин Р. Дәртле һәм моңлы күңел: Гдел Кутуйның тууна 100
    ел // Мәдәни җомга.-2003.-5 декабрь.

  9. Сәмигуллина В. «Тапшырылмаган хатлар» повестена анализ:
    (Гадел Кутуй әсәре) // Фән һәм мәктәп.-2004.-№6.-Б.38-40.

  10. Хөсәенов Р. Кутуйны сагыну: Гадел Кутуйның тууна 100 ел //
    Шәһри Казан.-2003.-28 ноябрь.

  11. Нурмөхәммәт Т. Җидегән йолдыз яктысы: Язучы Гадул Кутуй
    турында // Мәдәни җомга.-1998.-8 май.

  12. Рамазанов Ә. Гадул Кутуйның «Сагыну» нәсере: Дәрес үрнәге
    //Мәгариф.-2000.-№7.-31 Б.

  13. Әгъләмов М. Атадан бала яшь кала: (Шагырь Гадел Кутуйның
    иҗади портреты ) // Мәйдан.-2005.-№4.-Б.36-39.

  14. Исламов Ф. Язучы-патриот: Г. Кутуйның тууна 100 ел тулу уң
    аеннан // Ватаным Татарстан.-2003.-28 ноябрь.

  15. Исламов Ф. Тынгы белмәүче, янар хисле зат: Гадел Кутуйның
    тууына 100 ел тулу уңаеннан // Татар иле.-2003.-№48.-Б.7.

  16. Гарәпшина Л. Гадел Кутуй-драматург:(Язучы турында) // Фән
    һәм мәктәп. -2005.-№1. -Б.15-18.

  17. Гарәпшина Л. «Тапшырылмаган хатлар» язылмыйча кала: Г. Кутуй
    прозасында заман һәм герой концепциясе
    //Идел.-2003.-№11.-Б.72-73.

  18. Кутуй Г. Яза белеп языгыз!:Күренекле шагырьнең ана телебезне
    кайгыртып язган мәкаләсе //Мәдәни җомга.-2003.-28 ноябрь.

  19. Гарипова Р. Гаилә-гомер чишмәсе: (Г.Кутуйның «Тапшырылмаган
    хатлар» повесте буенча татар әдәбияты дәресе) /Ризәлә Гарипова
    //Ачык дәрес.-2007.-№5.-Б.4-5.

  20. Шакир А. Гадел Кутуй белән бергә: (тууына 55 ел тулу
    уңаеннан) // Казан утлары.-2006 .-№ 2. -Б.77-78.

  21. Кутуева Г. Сагыну: Гадел Кутуйның тууына — 100 ел //
    Сөембикә.-2003.-№11 .-Б.14-17.

1</<span> Ниязетдин мулла Миңлеәхәт әл- Хәнәфи «Ир
бәлән мөгамәлә итү серләре» Түбән Кама , 2009 нчы ел

Коммуникатив технологияләр нигезендә (ФГОСка нигезләнеп ) ясалган дәрес планы.

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча

8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.

Тема:  “Гаилә – гомер чишмәсе” , ““Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә образлар системасы аша 

       гаилә проблемасы куелышы” (теортик материал өйрәнү буенча һәм тәрбияви, үстерүче        максатлардан чыгып лексик тема алына).

Дәрес тибы: катнаш дәрес.

Дәрес максатлары:

1. Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестен укып чыкканнан соң геройларга характеристика бирү. (Өйрәтү максаты)

2. Укучыларның сорау куя белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә ирешү. (Үстерү максаты)

3. Гаилә тормышына аңлы караш, югары әхлак сыйфатлары тудыру. (Тәрбияви максат)

Җиһазлау:

— төп ресурслар: Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре, әдәбият дәреслеге;

— өстәмә ресурслар: ноутбук, проектор, дәрес өчен призентация, әсәрдән геройларның үз сүзләре язылган карточкалар.

Эш формалары: группаларда эш, фронталь эш, индивидуаль эш.

Көтелгән нәтиҗә:

предмет нәтиҗәләре: әсәрдә геройларга характеристика бирү;

 шәхси нәтиҗәләр: геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү; гаилә, мәхәббәт төшенчәләрен аңлап кабул итү; башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалашу;

метапредмет нәтиҗәләре: коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгүлүмат чаралары белән эшләү тәҗрибәсен ныгыту.

Универсаль уку гамәлләре:

танып белү УУГ: укучыларның сорау куя белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә ирешүне булдыру;

— регулятив УУГ: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; ихтияр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларга ия булуга ирешү;  

— коммуникатив УУГ: төркемдә эшли белү; мәгълуматны туплау өчен күмәк эшчәнлектә катнашу.

Дәрес барышы.

Оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек). Максаты: сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера булдыру.

(1 минут)

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Минем бүгенге дәресне Марсель Гыймазетдиновның «Уйлаганың бармы?» дигән шигыре белән башлыйсым килә:

Гомер кыска,

Әйтерсеңлә тормыш

Кошлар кебек оча,

Калышмый.

Аккошлар да моңлы итеп җырлый

Жылы якка очып барышлый.

Гомерләрдән иң-иң кыска ни бар?

Бармы шуны уйлап бакканың?

Аккош җыры кебек моңлы булсын.

Яшәгәнең,

Бала бакканың…

     Бүгенге дәресебез гомер, гаилә, яшәеш, мәхәббәт сүзләренең мәгънәсен үз эченә алыр. Дәресебезне «Гаилә — гомер чишмәсе» дип атарбыз.

Кызыксындыру. Максаты: укучыларны төп эшчәлеккә җәлеп итү.  

(10-15 мин.)

Укучылар, ни өчен сез бу сүзләрне сайладыгыз?

(Вакытка карап, өч сүзне дә кертеп җөмләләр төзетергә мөмкин).

КОНЭРС- почмаклар. Сүзләр язылган битләр почмакларга куела. Укучыларга сайлау мөмкинлеге бирелә. Уйларга вакыт бирелә. Җаваплар тыңланыла.

   I                                        

Мәхәббәт                                  

Вакыт                                  

Гафу үтенү  

   II

Гаилә

Сүз

Мөмкинлек

   III

Уңыш

Мал

Тормыш

Өй эшен тикшерү. (4-5 минут)

Сез өйдә гаилә, бәхет, мәхәббәт турында мәкальләр туплап килергә тиеш идегез. Мәкальләрне тыңлап китик.

Төркемнәр арасында ярыш оештыру. Җиңүчеләр билгеләнә.

Дәрес темасын ачу

Бүгенге дәресебез нәрсә турында булыр?

Бүгенге дәресебез гомер, гаилә, яшәеш, мәхәббәт сүзләренең мәгънәсен үз эченә алыр. Дәресебезне «Гаилә — гомер чишмәсе» дип атарбыз.

Гаилә турында.

Актуальләштерү. Максат: бүгенге темага нигез булырлык итеп, үтелгәнне кабатлау, укучыларга авыр тоелган урыннарны ачыклау.

  (4- 5 минут).

Без сезнең белән Г. Кутуйның  «Тапшырылмаган хатлар» повестен укып бетердек, әсәрдәге вакыйгалар турында сөйләшик.

Әсәр ни өчен җиңел һәм яратып укыла?

— повесть хатлар рәвешендә язылган, ә хатта кешенең иң яшерен, серле, хәтта интим хисләре чагыла;
— Галия образы – авторның табышы;
— әсәр идея-тематик яктан аңлаешлы, ачык, композициясе җыйнак;
— вакыйгалар мәхәббәт тарихына бәйле рәвештә үстерелә.

Вакыйгаларның хронологик тәртибе

1. Галиянең үткәненә бәйле хис-кичерешләрен яңартуы.
2. Төп мәсьәләгә катнашы булмаган мәгълүматлар, хәбәрләр: А.П.Мойкина, Ольга Делевская, Д.Любарская хатлары, Мәрфуганың җыелыш үткәрүе һ.б. (чор идеологиясе тәэсирендә болар турында язарга мәҗбүр булган).

Хатларның эчтәлеге

Беренче хат — мәхәббәт тарихы. Яшьләрнең танышулары, мәхәббәтләре; Галиянең үткәне белән бүгенгесе контраст буларак бирелә; әледән-әле киләчәк тормыш мактала; язучы мәхәббәт, гаилә, ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында өстәмә вакыйгалар, лирик чигенешләр бирә.
Икенче хат — гаилә тарихы. Искәндәр белән Галиянең өйләнешүе, гаиләдәге беренче каршылыклар; бәхетле, ныклы гаилә турында автор уйланулары; Искәндәр Галияне ташлап китә, ә Галия ике баласы белән Әдрәс авылына күчә.
Өченче хат — хезмәт юлы тарихы. Галиянең Әдрәстәге тормышы; аның табиб буларак танылуы; шәхси сыйфатларының тулырак ачылуы; Галия – Вәли сызыгы килеп керә.
Дүртенче хат — бәхетле булырга теләү тарихы. Галиянең Вәли белән очрашуы; хатларны Вәлигә бирүе.

Темасы

– Мәхәббәт, гаиләдә җаваплылык, ир белән хатынның урыны.

Проблемалар

— Мәхәббәт нәрсә ул, аның кешегә тәэсире ничек?
— Ир белән хатын мөнәсәбәтләре нинди булырга тиеш?
— Гаиләнең ныклыгы нәрсәгә бәйле?
— Кеше кайчан бәхетле була?

Идея

 – мәхәббәтне намус, сафлык, җаваплылык белән бәйләп караган кеше генә бәхетле була.

Үзләштерелергә тиешле материал. Максат: мәсьәләне телдән чишү юлларын бергәләп эзләү, анализлау

(7-8 минут).

   Әсәрдәге вакыйгалар турында сөйләштек. Буген шушы әсәргә бәйләп гаилә, гаилә бәхете турында фикер алышырбыз.

  Тормыш бик катлаулы. Аның баш әйләндергеч шатлыклы минутлары да, төн кебек караңгы, күңелсез яклары да очрый. Кеше шатланырга, кайгыларны җиңәргә өйрәнергә, яктылыкка, сафлыкка, матурлыкка омтылып яшәргә тиеш.

   Килер бер көн, сезнең алдыгызда гаилә кору мәсьәләсе дә килеп басар. Аның бәхетле яки бәхетсез булуы ике кешедән: ир һәм хатын-кыздан тора. Моның чагылышын без «Тапшырылмаган хатлар» повестында да ачык күрдек. Әйдәгез, башта бераз әсәр буенча фикер алышыйк. Безнең алдыбыздан күп төрле язмышлар уза. Ләкин алгы планда торганнары: Галия, Искәндәр, Вәли.

 (Төркемнәрдә эш. “Блум ромашкасы” . Ситуатив биремле күнегү эшләү. Ситуациядән чыгып бер группа икенчесенә сорау бирә, җавап ала. Укытучы биремнәр язылган карточкалар тарата.)

I төркем

II төркем

Бирем: «Мин үземнең иркемне, теләгемне, киләчәгемне корбан итәрлек дәрәҗәдә түгел идем»– Галия образы.

Бирем буенча сораулар төзергә.

Бирем: “Характерымны өйрәнеп бет, мине ярат, сорауларыма игътибар ит, сәхнә эшемә ярдәм ит” — Искәндәр образы.

Бирем буенча сораулар төзергә.

Укучылар эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Галияне сез нинди итеп күз алдына китерәсез?

Галиянең мәхәббәткә карашы нинди?
Галия гаилә бәхетен нәрсәдә күрә?
Галиянең
характер сыйфатлары.

Аның кайсы сыйфатларын үзегездә булдырырга теләр идегез?
Г
аиләсе таркалуда Галиянең гаебе бармы (булса ачыклагыз)?
Ә
леге образны ачуда автор нинди чаралар кулланган (пейзаж, психологик анализ, чагыштырулар, үзенчәлекле сөйләм һ.б.)?

Искәндәргә мөнәсәбәтегез ничек?

Искәндәрнең характер сыйфатлары.
Искәндәрнең тормыштагы хыял-максатынинди?
Искәндәрнең м
әхәббәткә, гаиләгә мөнәсәбәте нинди?
Г
аиләсен ташлап китү сәбәпләре, аларны аклап буламы?
Искәндәр ни өчен Галиягә хат язган?

Әлеге образны ачуда автор нинди чаралар кулланган (пейзаж, психологик анализ, чагыштырулар, үзенчәлекле сөйләм һ.б.)?

Ныгыту.

Максат: сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу. (1-2 минут)

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Укучылар, әйтеп карыйк әле, Галия белән Искәндәрнең аерылуына китергән сәбәпләр нинди соң?

—        Галиянең Искәндәр белән киңәшмичә, тору шартлары начар булса да, икенче баласын табуы.

—        Искәндәргә иҗат, сәнгать белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар булмау.

—     Тормышта булган карашлары туры килмәү.

Дөрес. Ә Вәли нинди кеше?        

    Вәли Сафиуллин үзенең тыйнаклыгы, горурлыгы, тормышка акыл белән каравы аркасында үзенең мәхәббәтенең сафлыгына һәм чыннанда килүенә ышанып яши. Галия үз бәхетен Вәли белән таба. Мин аңа бик шат.

Йомгаклау. Максат: әхакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең кирәклеген аңлау.

(8-10 минут)

       Кеше дигән илаһи зат ялгыз яшәү өчен яратылмаган. Бу дөньяда яшәүнең асыл мәгънәсе, мөгаен, үз парыңны табып, тормыш кадерен белеп яшәүдә һәм яшәешнең дәвамы булган балалар үстерүдәдер.

       Мәхәббәт – мәңгелек тема. Мәхәббәт турында кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле язганнар, язалар һәм язачаклар. Шагыйрьләргә дә илһам бирүче көч ул – мәхәббәт.

Сез үзегез мәхәббәт сүзен ничек аңлыйсыз?

   Минемчә, мәхәббәт сүзе олы, изге сүз. Тормышта әгәр дә бер-береңне яратсаң, хөрмәт итсәң, юл куя белсәң, яхшылыкларны күрә, ә начарлыкларны кичерә белсәң, менә шул инде ул мәхәббәт.

      Ә өйләнер вакыт җиткәч, егетләр кызларның ниндиләрен сайлыйлар?      Сезнең моңа фикерегез ничек?

    Минемчә, мәхәббәтне сакларга кирәк. Кызларның шулай ук тышкы матурлыгы гына түгел, ә эчке матурлыгына гашыйк булырга, тормышны алып барырдай, сине аңлардай кызларны сайларга кирәк.

    Ә кызлар нинди егетләрне сайларлар икән?

     Монда күп нәрсә кызларның үзеннән тора. Әдәпле кызлар янында егетләр беркайчанда үзләрен тәртипсез тотмыйлар. Әдәпле, тыйнак егетләр тормышта ныграк һәм кирәгрәк.

Ә йомгак ясап шуны беләсе килә. Бәхетле гаилә кем кулында соң?

     Бәхетле гаилә һәр кешенең үз кулында. Шуңа күрә кеше үз бәхете өчен үзе көрәшергә тиеш. Шулай булса гына бу дөньяда рәсемдәге кебек бәхетле гаиләләр күп булыр.

Гаилә бәхете өчен төгәл рецепт юк. Аны яулап алырга туры килә. Тормыш киртәләре аша, гомер юлыннан җитәкләп чыгарлык, ике йөрәккә маяк булырлык мәхәббәт  кирәк.

     Бәйләнешле сөйләм үстерү. Төркемнәрдә эш. Тексттан өзек бирелә. Һәр укучы чиратлап текстны дәвам итә.

Минем бәхетем югалды.

  Өйнең бөтен җиреннән эзләп чыктым. Пәрдә артыннан да, карават, өстәл астыннан карадым. Кухняда да, залда да юк. Кинәт күзем чемоданга төште.

Укучылар иҗади эш башкаралар.

I төркем            II төркем            

Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе). Максат: укучыларның үз уку эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяли, баш — каларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый белүе

 (2-3 минут).

Укучылар, дәресебезгә нәтиҗә чыгарыйк. — Алар нинди?

-Сез тагы да нәрсә эшләргә тиешсез?

-Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга мөмкин?

-Кайсы эшләрегез уңышлы килеп чыкты?

-Алга таба нәрсә өстендә эшләргә кирәк?

Дәресебез бик эчтәлекле, мавыктыргыч һәм тәрбияви характерда булды.

Без киләчәк турында уйларга, гаилә тормышына аңлы карашта булырга тиешбез.

Гаилә корганда, үзеңә тиң булырдай ярны эзләгәндә.

Иҗади эшебез.

Ситуатив биремле эш башкарганда активлыкны арттырырга.

Өй эше бирү.

“Галия дөресме?” темасына эссе язарга.

Галиянең Вәли Сафиуллин белән матур гаилә коруларына, бәхетле булуларына чын күңелдән ышанабыз.
Әсәр барышында Галия үтә оялчан, юаш-басынкы күренгән кыз, вакыйгалар барышында көтелмәгән каршылыкларны җиңеп үтүче, яшәеш турында тирән уйланучы белгечкә, көчле кешегә әйләнә. Бу галәмдә һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Пар канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашып яшәүче гаилә төзү — бик җаваплы эш. Сез дә үз вакытында гаилә кору алдында торачаксыз.

Поделитесь с коллегами:

Тема: Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә гаилә темасы.

Максат:

1. Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча алган белемнәрне камилләштерү.

2. Укучыларның сөйләм телен үстерү, фикер йөртергә, нәтиҗә чыгарырга өйрәтү.

3. Әсәр геройларында чагылдырылган халкыбызның матур әхлакый сыйфатларын күзәтү һәм нәтиҗәләр ясау, уңай әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау:

Интерактив такта, мультимедиа аппараты, DVD-плеер (караоке белән), CD-диск һәм компьютер.

I. Оештыру моменты.

1) Һ.Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» шигыре укыла.

Яшьлек,
Гомрең кыска синең,
Шундый кыска булып тоела,
Кичен чәчәк аткан була,
Ә таңында инде коела…
Мәхәббәт
Ул үзе иске нәрсә,
Ләкин
Һәрбер йөрәк аны яңарта,
Тиле яшьлек ярты гомрен бирә
Аның хисе белән янарга…
Янган яшьлек,
Үткән мәхәббәтләр,
Алар мәңге миндә терелмәс,
Күзләрем дә хәзер беркемгә дә
Гыйшык уты эзләп тегелмәс.

2) Укытучының кереш сүзе. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

— Бүгенге дәресебездә дөнья күләмендә таралган, күп телләргә тәрҗемә ителгән, күпме халыкта ихтыяҗ тапкан Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча фикер алышырбыз.

Ни өчен повесть яшьләр һәм өлкәннәр тарафыннан яратып, кызыксынып укыла соң?

Әсәр хатлар рәвешендә язылган, анда кешенең иң яшерен, серле, изге хисләре чагылдырылган. Г.Кутуйның тормыш иптәше Галимә Кутуева истәлекләренә караганда, әсәр гаилә истәлекләренә таянып язылган. Автор әсәрне күңеле аша үткәреп язган, шуңа да укучы күңеленә үтеп керә, аның җанына кагыла, күңелен сафландыра, яхшылыкка, мәрхәмәтлелеккә өнди. Бәхетле гаиләләр нинди була икән? Шушы әсәр нигезендә без сезнең белән сорауларга җавап эзләрбез, күтәрелгән проблемалар буенча фикер алышырбыз.

Укытучы сүзе. — Әсәр белән без таныш инде, шулай да кыскача эчтәлекне искә төшереп узыйк әле. (укучылар эчтәлек сөйлиләр)

— Ә хәзер «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендәге сюжет сызыкларына тукталыйк. Укучылар җавабы тыңлана:

«Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә дүрт хат — дүрт сюжет сызыгы бар.

  • Беренчесе — мәхәббәт тарихы

• Икенчесе — гаилә тарихы

• Өченчесе — хезмәт юлы тарихы

• Дүртенчесе — бәхетле булырга теләү тарихы

Укытучы сүзе. Аларның барысын да бер образ берләштерә. Ул — Галия образы.

Автор аның портретын ничек сурәтли? (тексттан шул урынны укып китәләр)

— Галиянең Казанга килү алу чорын сурәтләгез. (фикерләр тыңлана)

— Галия яшьтән үк язмыш ачысын татыган, шулай да авырлыкларга бирешмичә, Казан университетының рабфагына укырга керә. Яшьләр бергәләп кичәләр оештыралар, концертларга йөриләр. Ул Искәндәр белән таныша…

Ничек уйлыйсыз, Искәндәр белән язмышын бәйләп Галия ялгышмадымы икән?

(фикерләр тыңлана)

Укытучы: Р.Фәхреддиннең гаилә төзү, никах турындагы хезмәтәләре бар.Аның кайбер фикерләре белән сезне таныштырып үтәм.

Издиваҗ (өйләнешү, никахлашу). Тәне сау-сәламәт һәр кеше үзе өчен «тереклек иптәше» сайларга — өйләнергә, никахлашырга тиеш.

Кешеләр базарга барганда да яхшы юл эзлиләр. Тормыш иптәше исә 5-10 чакрым юл барыр өчен сайланган иптәш түгел, бәлки бергәләп көн күрәчәк, гомер кичерәчәк иптәш. Бу кешенең холык-фигылен, яхшы якларын тикшерү белән бергә, үзеңнең дә аңа лаекмы-юкмы икәнлегеңне белергә кирәк.

(Ләйлә Дәүләтованың «Мәхәббәт көче» шигыре укыла)

Мәхәббәт көче.

Мәхәббәт көче булганда- мин дә көчле,

Җиңеп барам юлымдагы һәр киртәне.

Сине күрсәм иде дигән теләк белән

Башлыйм бит мин яңа туган һәр иртәне.

Һәрбер җырым бары синең хакта гына,

Син күрсен дип, гел матурлык эзли йөрәк.

Башкаларда һич эшем юк, миңа бары

Синең яратуың кирәк, тик син кирәк.

Мәхәббәтне, яраткан кешеңне хөрмәт итәргә кирәк. Ярата белгән кеше бәхетле була. Мәхәббәттән югары бернәрсә дә була алмый. Мәхәббәт ул — гаилә, балалар, шулай ук җаваплылык та.

( Экранда күрсәтелә).

— Гаилә — ул ир белән хатын, һәм балалар. Ир белән хатын гаилә төзи, ягъни үзенә тормыш иптәше, тормыш юлдашы сайлый.

Юкка гына тормыш иптәше диелмәгән, чөнки алар гомер буе бер-берсенә иптәш һәм терәк, сердәшче һәм киңәшче булырга тиеш. Безнең төп геройларыбыз Галия белән Искәндәр дә матур гаилә корып җибәрәләр.

Яшьләрнең бер-берсенә карата мөнәсәбәтләре нинди була?

Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (җаваплар тыңлана)

— Ярату Галиягә көч бирә. Искәндәрдән калышмас өчен, иптәшләре арасында кыен хәлгә калмас өчен, Галия үз белемен үстерү өстендә эшли. Төрле китаплар укый, фән, техника, тарих, әдәбият белән кызыксына. Бөек кешеләрнең фәнни эшләре белән таныша.

— Яшь гаиләдәге проблемалар нәрсәдән башланып китә соң? Искәндәрнең үзгәрүен нинди сәбәпләр белән аңлата аласыз? (Фикерләр тыңлана).

— Уйлап карагыз әле, Искәндәр кебек образлар тормышта еш очрыймы? (Фикерләр тыңлана).

— Әйе, Искәндәр мондый ялгышлар ясамаса, яраткан кешесен аңларга тырышса, үзара аңлашу булса, гаилә таркалмас иде.

Гаиләне саклап калу өчен, Галия ниләр эшли соң? Бәлки, Галиянең дә кимчелекләре бардыр? (җавап бирәләр) ( Бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддинның ир белән хатын хакы турында язылган сүзләр белән язылган слайд күрсәтелә)

Хатын — ирнең тереклек иптәше, иренең йортына хуҗа булучы, аның малларын саклаучы, балаларга тәрбия бирүче. Ул курчак түгел, һәрчак уйнап-көлеп тормас. Хатын — хайван түгел, ошаса — асралып, ошамаса — базарда сатылмас. Хатын — хезмәтче дә түгел, яхшы хезмәт итсә — асралып, хезмәт итә белмәсә — куып җибәрелмәс. Хатын — тормыш юлдашы, гомерлек иптәштер.

Ир. Изге шәригать — хатынны үзенә иптәшлек өчен кабул итеп алучы. Ата-анасыннан, кардәш-кабиләсеннән, туып-үскән җирләреннән аерылып килгән хатынын олылап, хөрмәт итеп торучыдыр. Ир үзенең хатынын борчулардан, төрле зәхмәтләрдән саклар. Хатынының ялгышлык белән эшләнгән эшләрен кичерер, яхшы нәсыйхәтләр бирер, аны шәфкать канаты астында тәрбия кылыр. Юк-бар сүзләр белән хатынын борчымас, ягымлы, мәрхәмәтле булыр, авыр эшләр йөкләмәс. Үзен генә кайгыртып, үзе турында гына уйламас.

— Ирексездән, Галиянең «Нигә соң бездә матур гаиләләр аз?» дигән соравы искә төшә, һәм бүген дә актуаль яңгыраганы аңлашыла. Бу хакта сезнең фикерегез ничек? (Җаваплар тыңлана)

— Яшьләр бер-берсен яратып өйләнешәләр, ләкин шушы парлар арасыннан аерылышучыларның саны артканнан арта бара.

— Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыралар. Ул — уртак бәхет. Алар теләкләренә ирешмәсә, бу — икесенең гаебе. Менә шул кимчелекләр аркасында Галия белән Искәндәрнең дә гаиләләре таркала. Ике бала ятим кала. Галия өчен авыр чор башлана. Шул вакытта Галия нәрсәдә юаныч таба.

(Укучыларның фикерләре тыңлана)

— Әдрәскә килгәч, Галиянең нинди сыйфатлары ачыла?

Галия Әдрәстә дә, файдалы булырга омтыла, кешелек намусын саклап кала, тырыш, кыю икәнен күрсәтә. Югары культуралы, үз белгеченең остасы була, кебек фикерләр тыңлана.

— «Мин безнең чор татар хатыны турында, аның бай һәм матур эчке дөньясы турында, сәләтлеге турында сөйләргә теләдем» — дип язды Гадел Кутуй. Сезнеңчә, Галиянең иң күркәм сыйфаты нәрсәдә? (ана булуы турында укучыларның фикерләре)

Галиягә балалары хакына тормыш кыенлыкларын җиңәргә, көчле булырга өйрәнергә туры килә. Авыр, җаваплы, күп көч таләп итә торган эштә эшли, шуңа карамастан балаларына игътибарлы булуы беркемне сокландырмый калмыйдыр.

  1. Йомгаклау

Галиянең Вәли Сафиуллин белән матур гаилә коруларына, бәхетле булуларына чын күңелдән ышанабыз.

Әсәр барышында Галия үтә оялчан, юаш-басынкы күренгән кыз, вакыйгалар барышында көтелмәгән каршылыкларны җиңеп үтүче, яшәеш турында тирән уйланучы белгечкә, көчле кешегә әйләнә. Бу галәмдә һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Пар канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашып яшәүче гаилә төзү — бик җаваплы эш. Сез дә үз вакытында гаилә кору алдында торачаксыз. Моның бик җаваплы эш икәнен истән чыгармасагыз иде.

сочинение на тему «тапшырылмаган хатлар»

Ответы

Автор ответа: vladlex2017





1

Ответ:

дә сугышка китә. Рәүф абый 1905 нче елгы. Сугышның беренче айларыннан ук хәбәрсез югалган. Фәрит абый 1920 нче елда туа, сугыш алдыннан армиягә алына һәм очучылар мәктәбен тәмамлый. “Исән булсак хаттан өзмәбез”,- дигән сүзле хатлары килде. Бу хатлары икесенең дә соңгы хатлары иде. Минем әнием Әминәнең аңардан ике яшькә кечерәк энесе Рәшит абый сугышның беренче сәгатьләреннән үк фронтка китә. 1946 нчы елда гына өлкән лейтенант дәрәҗәсендә кайткан Рәшит абыйныфң язмаган урыны, эзләтмәгән..

Интересные вопросы

Предмет: Физика,
автор: Tipok728

Предмет: Музыка,
автор: Аноним

«ТАПШЫРЫЛМАГАН ХАТЛАР» (өзек). Гадел Кутуй. Искәндәр! Дусларча язылган җылы хатың өчен рәхмәт. Мин аны кат-кат укып чыктым.

Бу сагыну хатыңны укыган чакта, минем күз алдымда аерылышкан көннәрдәге тар холыклы, бозык күңелле Искәндәр түгел, бәлки моннан 8 ел элек: «Сезнең чәчегез нинди йомшак, нәфис», — дип килеп танышкан Искәндәр иде.

Нинди матур истәлек! Әйе, минем беренче мәхәббәтем дә, кешеләр белән аралаша башлаудан туган беренче шатлыгым да, сиңа, синең белән танышу вакытына барып бәйләнә. Миндә яңа хисләр тудырган, күңел күзләремә матурлык буяулары биргән бу кадерле минутларны мин бик еш искә төшерәм. Тормышның тискәре, усал, шакшы яклары белән көрәшкәндә туңсам, арысам әгәр шул рәхәт минутларны хәтерләп җылынам һәм көч җыям.

Исеңдәме беренче танышуыбыз?

Мин, матурлыкның нәрсә икәнен бары хыялда гына күреп, әкиятләрдән генә ишетеп килгән ятимә бер кыз, кинәт өнемдә чын матурлык диңгезенә чумдым, шатлык дулкыннарында йөзә башладым. Чынлап та, корып, саргаеп беткән яз чәчәген иң тәмле хуш исләр чыгарып торган чәчәккә әйләндерү — охшашы булмаган матурлык бит. Үземне, гомумән, кешеләрне чәчәккә тиңләштерү дөрес үк булмаса да, ләкин минем хәл ул чагында шуңа бик якын иде.

Мин элекке Кузнецк өязендә, караңгы мишәр авылында — Ялгашта тудым. Минем атамның гомер-гомергә күргәне бары биш-алты авыл булган. Ә мин — аның кызы — Москвада тордым, Ленинградта булдым, Харьков, Ташкент, Бакуны күрдем… Мин диңгездә йөздем, Кавказ тауларына мендем. Минем атам үз телен дә кирәгенчә белмәгән. Ә мин — аның кызы — татарча гына түгел, рус, немец телләрендә дә сөйләшәм. Минем атам бөтен гомерен көтүчелектә, газап-михнәт эчендә уздырган, үлгәндә дә сарыклар арасында үлгән. Ул бик еш сырхаулаган, ләкин бер генә тапкыр да докторны күрмәгән. Ә мин — Чулак Фәхри кызы — хәзер үзем доктор.

Зур тормышны чын-чынлап белү һәм шуны белгәннән соң киң сулыш алып эшләү шатлыгын, яшисе килү матурлыгын аңлату кыен. Миңа әле күптән түгел бер яңа роман укырга туры килде. Бу китап миңа әйтеп бетергесез сөенеч, ләззәт бирде. Чөнки хәзер доктор булган татар кызының нәселе дә, тормыш төбеннән югарыга, язучылык дәрәҗәсенә күтәрелгән язучының нәселе кебек үк, иске заман бизгәгендә, җәфа чигү утында яшәгән нәсел.

Әйе, беренче танышуыбыз! Тәртипсез язуым өчен гафу ит, иркәм. Минем өчен тормыш хәзер шундый бай, шундый күңелле, бер әйбер турында яза башладым исә, берсе-берсеннән матур булган тойгылар, фикерләр кәгазьгә агылырга гына торалар. Менә хәзер дә үзем сиңа хат язам, үзем радио аркылы Шубертның «Язылып бетмәгән симфония»сен тыңлыйм. Бу симфониядә нинди генә авазлар юк! Акрын, бик акрын башланган музыкаль тавышлар йомшак, ягымлы күченүләр белән зур зилзиләләргә җитә… тына… тагын күтәрелә. Йөрәк тә музыкага кушылып тибә башлый. Гафу ит, Искәндәр. Шубертны тыңлап бетермичә, хатымны дәвам итә алмыйм…

P.S. Дуслар, дәвамын укыйсыгыз килсә, китапханәгә ашыгыгыз;)

11 нче сыйныф

Гадел Кутуй
“Тапшырылмаган хатлар” (1935)

«Мин «Тапшырылмаган хатлар»да безнең чорның татар хатыны турында, аның бай һәм матур эчке дөньясы турында, сәләтлелеге турында сөйләргә теләдем». (Г.Кутуй)

Әсәрне укыгыз

Әсәр ни өчен җиңел һәм яратып укыла?
— повесть хатлар рәвешендә язылган, ә хатта кешенең иң яшерен, серле, хәтта интим хисләре чагыла;
— Галия образы – авторның табышы;
— әсәр идея-тематик яктан аңлаешлы, ачык, композициясе җыйнак;
— вакыйгалар мәхәббәт тарихына бәйле рәвештә үстерелә.

Вакыйгаларның хронологик тәртибе
Вакыйга-күренешләр ике катламда бирелә.
1. Галиянең үткәненә бәйле хис-кичерешләрен яңартуы.
2. Төп мәсьәләгә катнашы булмаган мәгълүматлар, хәбәрләр: А.П.Мойкина, Ольга Делевская, Д.Любарская хатлары, Мәрфуганың җыелыш үткәрүе һ.б. (чор идеологиясе тәэсирендә болар турында язарга мәҗбүр булган).

Хатларның эчтәлеге
Беренче хат — мәхәббәт тарихы. Яшьләрнең танышулары, мәхәббәтләре; Галиянең үткәне белән бүгенгесе контраст буларак бирелә; әледән-әле киләчәк тормыш мактала; язучы мәхәббәт, гаилә, ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында өстәмә вакыйгалар, лирик чигенешләр бирә.
Икенче хат — гаилә тарихы. Искәндәр белән Галиянең өйлнешүе, гаиләдәге беренче каршылыклар; бәхетле, ныклы гаилә турында автор уйланулары; Искәндәр Галияне ташлап китә, ә Галия ике баласы белән Әдрәс авылына күчә.
Өченче хат — хезмәт юлы тарихы. Галиянең Әдрәстәге тормышы; аның табиб буларак танылуы; шәхси сыйфатларының тулырак ачылуы; Галия – Вәли сызыгы килеп керә.
Дүртенче хат — бәхетле булырга теләү тарихы. Галиянең Вәли белән очрашуы; хатларны Вәлигә бирүе.

Сюжет элементлары
Хатлар, аерылышып, сигез ел үткәннән соң Искәндәргә җавап итеп язылганнар.

Экспозиция – Галия белән Искәндәрнең танышып, яратышып йөрүләренә бәйле вакыйгалар.
Төенләнеш – ир белән хатынның гаиләдәге урынына бәйле рәвештә туган каршылык.
Хәрәкәт үстерелеше – Галия белән Искәндәрнең биш ел бергә яшәү вакытында булган вакыйгалар, Галиянең авылдагы тормышы.
Кульминация – Галиянең Вәли белән очрашуы (Галиянең Искәндәргә булган җылы хисләрен Вәли тулысынча сүндерә).
Чишелеш – Искәндәр, гаебен аңлап, Галиягә сагынып хат яза, Галия күңелендә Искәндәр тулысынча юкка чыга, ул Вәли белән гаилә кора (бу эпилогтан аңлашыла).

Тема – мәхәббәт, гаиләдә җаваплылык, ир белән хатыннынң урыны.

Проблемалар:
— Мәхәббәт нәрсә ул, аның кешегә тәэсире ничек?
— Ир белән хатын мөнәсәбәтләре нинди булырга тиеш?
— Гаиләнең ныклыгы нәрсәгә бәйле?
— Кеше кайчан бәхетле була?

Идея – мәхәббәтне намус, сафлык, җаваплылык белән бәйләп караган кеше генә бәхетле була.

Түбәндәге схемалар буенча төп образларга характеристика бирегез
Галия:
1) Галиянең биографиясе;
2) мәхәббәткә карашы;
3) Галия гаилә бәхетен нәрсәдә күрә?
4) Галия – доктор;
5) характер сыйфатлары;
6) гаиләсе таркалуда Галиянең гаебе бармы (булса ачыклагыз)?
7) әлеге образны ачуда автор нинди чаралар кулланган (пейзаж, психологик анализ, чагыштырулар, үзенчәлекле сөйләм һ.б.)?
Искәндәр образы:
1) портреты;
2) характер сыйфатлары;
3) тормыштагы хыял-максаты;
4) мәхәббәткә, гаиләгә мөнәсәбәте;
5) гаиләсен ташлап китү сәбәпләре, аларны аклап буламы?
6) Искәндәр ни өчен Галиягә хат язган?
7) Искәндәрнең сөйләме.
Вәли Сафиуллин образы:
1) Студент егеткә Галия нинди бәя бирә?
2) Хәзерге Вәлине ничек характерлар идегез?
3) Галия белән Вәли гаиләсенең бәхетле булуына нигез бармы?

Сез беләсезме?

Г.Кутуйның тормыш иптәше Галимә Кутуева истәлекләренә караганда, әсәр гаилә истәлекләренә таянып язылган.

Язучының “Тапшырылмаган хатлар” әсәре рус, башкорт, казах, кыргыз, мари, тува, гарәп, монгол, вьетнам, чех, үзбәк, каракалпак, чуваш, инглиз, француз, албан, корея, кытай һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.

“Тапшырылмаган хатлар” операсының музыкасын Җәүдәт Фәйзи язган.

“Тапшырылмаган хатлар” әсәренең аерым китап булып басылган кырыктан артык басмасы бар. Җир шарында иң күп таралган дүрт татар китабының беренчесе – ул, калган өчесе: “Намус” (18 телдә 35 мәртәбә), “Моабит дәфтәрләре” (10 телдә 20 басма), “Шуктуган” (17 телдә 26 басма).


ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

2012-10-06 12:04:04 Рәүфә Латыйпова: Бик матур, бай эчтәлекле эшләр.


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.

№ 103 

Ләйлә ЙОСЫПОВА,

Чаллыдагы «Калкан» полиция кадет мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Г.Кутуй тарафыннан 1935елда язылган «Тапшырылмаган хатлар» повестенең идея тематик эчтәлеген ачыклау. Укучыларның иҗади фикер йөртә белү, фикерне цитаталар белән, тормыш мисаллары ярдәмендә дәлилли белү күнекмәләрен камилләштерү. Гаилә кыйммәтләрен, ата-анага хөрмәт кебек матур сыйфатлар тәрбияләү өстендә эш.

Җиһазлау. Дәреслек (Ганиева Ф.Ә. Әдәбият. 8 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2 кисәктә. 1 кисәк. – Казан: Татар. кит. нәшер, 2015), Интенет челтәрендә статистика мәгълүматлары, әдәби әсәргә анализның Совет чорындагы үрнәге, бүгенге көн тәнкыйди мәкаләләре, «Татар әдәбияты тарихы».

Дәрес барышы

 I. Оештыру өлеше

          Уңай психологик халәт булдыру. Видеоролик карау. Аңа анализ ясау.

Укытучы. Укучылар, мин сезгә дәрес башында социаль видеоролик карарга тәкъдим итәм. Сез ничек уйлыйсыз: бу видероликта нинди проблема күтәрелә? Рәсемдә кемнең сурәте юк? Ни өчен? Видеороликта күтәрелгән проблема бүген актуальме? Ни өчен сез шулай уйлыйсыз? Фикерегезне тормыштан алынган мисаллар белән дәлилләгез. (Укучыларның фикерләрен тыңлау.)

II. Уку мәсьәләсен кую

         1. Төркемнәрдә эш

         – Әйе, укучылар, сез, чыннан да, хаклы. Бу видероликта гаиләләрнең таркалуы, аерылышу һәм балаларның тулы булмаган гаиләдә (күпчелек очракта әтисез гаиләдә) тәрбияләнү мәсьәләсе күтәрелгән. Сез ялгышмадыгыз: бу проблема безнең илдә бик тә актуаль. Дәрескә әзерләнгәндә мин статистика мәгълүматлары белән таныштым. Бүгенге көндә Россиядә гаиләләрнең 50 проценты таркала. Бу – һәр икенче гаилә дигән сүз. Соңгы ун елда гаилә төзегән парларның аерылу очраклары үсү тенденциясе күзәтелә. Мин гаиләләрнең таркалу сәбәпләре белән кызыксындым һәм гаиләләрнең таркалуына китерүче иң популяр өч сәбәпне ачыкладым. Мин укыган мәкаләдә бу сәбәпләр популярлыгы буенча топ-рейтингка урнаштырылган. Мин сезгә бу сәбәпләрне бирәм, төркемнәрдә уйланыгыз: кайсы сәбәп иң популяр дип уйлыйсыз, шуны беренче урынга куегыз, шулай ук икенче һәм өченче сәбәпнең урынын билгеләп карагыз. Ни өчен сез нәкъ шундый эзлеклелекне билгеләдегез? Бу сорауга җавап әзерләгез. Уйланырга мин 1 – 2 минут вакыт бирәм. (Төркемнәргә сәбәпләр бирелә.)

  • Исерткеч эчемлекләр, наркотиклар куллану, акчага уйнау. Очрашкан вакытта бу сыйфатлар куркытмый, киресенчә, компаниядә мондый егетләр (кызлар) иң кызыклы, заманча итеп күренергә мөмкин, ә гаилә төзегәч, бу сыйфатлар төрле катлаулылыклар китереп чыгара
  • Хыянәт (измена)
  • Ир яки кыз ягы туганнарының гаилә мөнәсәбәтләренә артык нык керүе. Бигрәк тә гаилә аерым фатирда (квартирада) тормаган очракта.

(Укучыларның топ-рейтингны ничек урнаштырулары белән танышу. Чынлыкта, бу сәбәпләр топ-рейтингта ничек урнашкан: мәгълүмат слайдка чыга. Кайсы төркем рейтингны дөресрәк билгеләгәнен ачыклау.)

2. Дәреснең максатын ачыклау өчен әсәр буенча әңгәмә.

  • Нинди әсәр укыдыгыз? Әсәр ни өчен шулай аталган? Сез ничек уйлыйсыз: ни өчен автор хат формасын сайлаган? Мондый форманың нинди отышлы ягы бар? Әсәр сезгә ошадымы? Әсәрдә кемнәр гаилә кора? Ничек сез уйлыйсыз, аларның гаиләсе ни өчен таркала? Без рейтингта нинди сәбәпләрне санап чыктык? Кайсысы туры килә? Туры килгән сәбәп юк. Бу очракта гаилә таркалуының сәбәбе башка. Ә нинди? (Төрле фикерләр тыңлана.) Укучылар, фикерләрегез төрле, ләкин сәбәпне билгеләргә кирәк. Димәк, дәресебезнең максаты нинди? (Дәреснең максаты билгеләнә.) Галия һәм Искәндәрнең гаиләсе ни өчен таркала? – шуны ачыклау.

III. Уку мәсьәләсен чишү

          1. Төркемнәрдә эш. Искәндәрне гаепләүчеләр һәм яклаучылар бәрелеше.

          – Сәбәпне дөрес билгеләү өчен, башта гаилә таркалуына кем гаепле: шуны ачыклау кирәк? Укучылар, сез ничек уйлыйсыз Искәндәр һәм Галиянең гаиләсе таркалуына кем гаепле? (Искәндәр яки икесе дә гаепле…)

Ике төркемгә бүленәбез.

1 нче төркем бары тик Искәндәр гаепле дип уйлый. Ни өчен шулай уйлыйсыз? Фикерегезне дәлилләгез. Нинди хаталар җибәргән ул? Хаталарын санап чыгарга кирәк. Фикерегезне дәлилләү өчен әсәрдән цитаталар китерергә мөмкин. Сез – бүгенге дәрестә гаепләүчеләр.

(Гаепләүчеләр Искәндәрнең түбәндәге хаталарын формалаштырырга мөмкиннәр:

  • Карьера уңышын гаилә бәхетеннән, ата бурычыннан күпкә өскәрәк куя. Рафаэль тугач, ул: «Сәхнә кешесе һәрвакыт ирекле булырга тиеш… Ә мин семья белән, балалар белән богауландым…Үсмәгән балалар өчен үземне корбан итә алмыйм.. Хуш… Мине эзләмә», – дип әйтә һәм гаиләсен ташлап чыгып китә.
  • Җавапсыз. Балалары алдында җаваплылык тоймый.
  • Эгоист. Үзе турында гына уйлый. Галиянең белем алуына каршы. Искәндәр фикеренчә, Галия аны кызыксындырган әйберләр белән генә шөгыльләнергә тиеш. «Артистка булырга теләмисең икән, миңа яхшы иптәш бул… Белемең болай да җитәрлек… Укыма». – Галия я Искәндәр кебек сәхнә кешесе булырга һәм аңа ярдәм итәргә тиеш, я бөтенләй бернәрсә белән дә шөгыльләнмичә өйдә утырырга тиеш. Ә Галия нәрсә белән кызыксына, бәлки артистка булу аңа ошамый торгандыр, ул башка юл сайларга хаклы.
  • Балалар алдында Галия белән бертигез дәрәҗәдә җаваплы булуын аңламый. Бала тәрбияләү, карау – бөтен эш Галия өстенә генә кала.)

2 нче төркем аларның икесе дә гаепле дип уйлый. Димәк, сез Искәндәрнең адвокатлары, аны аклыйсыз. Ә Галия кайда ялгышкан? Аның хаталарын табасыз. Кайсы очракта Искәндәр хаклы? Фикерне дәлилләү өчен тексттан цитаталар китерергә мөмкин.

Аклаучылар  түбәндәге фактларга игътибар итәргә мөмкиннәр:

  • Аерылышкач, балаларның тормышы белән кызыксына. «Син үзеңнең хатыңда: «Тормышың ничек уза? Балалар мине сагынамы? Искә төшерәләрме? Үзең нәрсә эшләп ятасың? Авылда күңелсез түгелме? Берсен дә калдырмыйча яз», – дип язылган. Димәк, Искәндәр, соңарып булса да, балалары турында уйлана. Бәлки, аларны тәрбияләүдә дә катнашыр иде, ләкин бит Галиянең җавап хаты, Әдрәс авылында булуы тапшырылмаган хатта язылган. Димәк, Искәндәрнең балалар белән аралашуы мөмкин түгел. Хат адресатка тапшырылмый. Бәлки, Искәндәр үкенәдер, балаларын күрәсе киләдер – без моны белә алмыйбыз, чөнки без Галиянең генә хатын укыйбыз, аның позициясен генә күрәбез.
  • Галия: «Мин синнән бер тиен дә сорамадым, үзең аңлап бирмәдең. Хәер, сине «хәзер театрда эшләми, киткән» – дип тә сөйләделәр. (Алимент түләүдән качмагансыңдыр бит?)». Бу юллар Галиянең иң беренче чиратта балалар турында түгел, ә үзенең горурлыгы турында уйлавы турында сөйли. Ә, бәлки, Искәндәр Галия алдында үзен гаепле итеп хис итә торгандыр, ләкин аның янына барырга кыенсынадыр. Кеше белән сөйләшмичә нәтиҗәләр чыгарырга ярамый.
  • Галия беренче  баланы тапкач, Искәндәр: «Шайтан кушамыни сиңа әллә кемнәрне укытып йөрергә? Җыелышларга йөрергә берәү дә кушмый, үзең чабасың. Миннән чибәррәкне таптың, күрәсең? Дәрестән башка җиргә йөрергә мин сиңа запрещаю!» – дип бармак яный. Без бу кисәтүне урынлы дип уйлыйбыз, чөнки җәмәгать эшләрендә гаиләсе, баласы булмаган студентлар да катнаша ала, бу эшләрдә катнашу мәҗбүри түгел. Мондый эштә катнашып йөргәнче баласы белән белән вакыт үткәрү яхшырак дип саныйбыз.
  • Икесе дә бер-берсенә юл куя белмиләр. Семья дәфтәренә Искәндәр болай дип яза: «Кеше сокланырлык тормыш кору өчен күп нәрсә кирәкми. Минем характерымны өйрән, мине ярат, сорауларыма игътибар ит, сәхнә эшемә ярдәм күрсәт. Яхшы семья өчен шулар җитә», ә Галия болай дип уйлый: «Нигә мин сине өйрәнергә тиеш, син мине түгел? Синең бу сүзләрең миңа буйсын, миңа кол бул дию белән бер». Бер-береңнең уңышларыңны күрә белү – ул коллык түгел, димәк, икесе дә – гаилә төзү өчен җитлекмәгән кешеләр.
  • Беренче балага узгач, Искәндәр Галиягә болай дип әйтә: «Без әле яшь. Синең укыйсың да бар. Мин – артист, мин – иҗат кешесе. Бала икебез өчен дә тере богау булачак». Икенче баланы Галиягә соңрак планлаштырырга мөмкин булыр иде, чөнки Искәндәрнең бу сүзләре аның әти булырга әзер түгеллеген күрсәтә.

(Эш төркемнәрдә башкарыла. Фикерләшү өчен 5 – 7 минут вакыт бирелә. Төркемнәрне тыңлау. Башта – гаепләүчеләр позициясе, аннан аклаучылар позициясе тыңланыла.)

2. Иҗади бирем –  хат язу.

Укытучы. Укучылар, без Искәндәр һәм Галия җибәргән хаталарны ачыкладык. Ә сез ничек уйлыйсыз, әгәр дә Искәндәр белән Галия гаилә психологына барсалар, гаиләне саклап кала алырлар идеме? (Укучыларның фикерләре тыңлана, алар төрле булырга мөмкин.)

Хәзер мин сезгә иҗади бирем башкарырга тәкъдим итәм. 1 нче төркем – Искәндәргә, 2 нче төркем Галиягә хат язарга тиеш. Хатыгызны сез киңәш бирү формасында язарга тиешсез. Киләчәктә безнең әсәр персонажлары ныклы гаилә кора алсыннар яки гаиләне саклап кала алсыннар өчен сез аларга нәрсә киңәш итә аласыз? Хат Искәндәр белән Галия арасындагы вакыйгалардан хәбәрдар булган якын дус исеменнән язылырга тиеш. Сез язган киңәшләр Искәндәр белән Галияне битәрләми торган, тупас булмаган матур формада язылырга тиеш. (Биремне үтәргә 5 – 7 минут вакыт бирелә. Гаепләүчеләр Искәндәргә хат яза, яклаучылар – Галиягә. Хатның башы язылган, укучылар аны дәвам иттерәләр.)

Галия өчен язылган хатның башы

Исәнме, Галия! Мин синең ирең Искәндәр белән аерылуың турында ишеттем һәм синең өчен бик кайгырдым. Хатын-кызның берүзенә ике баланы тәрбияләү һәм аякка бастыру бик авыр бит ул, ләкин син бик көчле, югалып калмассың дип уйлыйм. Искәндәр белән син шундый матур пар идегез. Яшермим: күбебез көнләшеп тә йөри идек. Әйе, гаиләне төзү генә түгел, ә саклап калу да бик авыр хезмәт икән ул. Кайвакыт сине искә төшереп куям да, безнең Галиябез артык горур, артык көчле, инециативалы булганга күрә, гаиләсен саклап кала алмагандыр кебек тоела, шуңа күрә үземнем бу хатымны, киңәшләремне язасасым килә, зинһар, миңа үпкәләмә…

____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Искәндәр өчен язылган хатның башы

Исәнме, Искәндәр! Синең турыда хәбәрләр ишеткәч, хат язарга булдым. Галия белән син аерышкансың икән. Ничек шулай килеп чыкты соң әле бу? Син бит Галине шундый яратып йөри идең, җитмәсә ике балагыз да бар бит! Хәер, син һәрвакытта да артист кешегә бала богау дип әйтә идең, беркайчан да баланың, ата булуның нинди зур бәхет икәнлеген чын мәгънәсендә аңламый идең. Ә әти булу ул шундый зур бәхет!!!________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

  1. IV.           Рефлексия

Укытучы. Укучылар, без бүгенге дәрестә Искәндәр белән Галия җибәргән хаталарны ачыклый, хәтта аларга киңәшләр дә яза алдык. Хәзер дәреснең максатын искә төшерик. Төркемнәрдә киңәшләшегез – бу очракта гаилә таркалуына нәрсә сәбәп булып тора? Фикерне ике яки өч җөмлә белән формалаштырырга кирәк. Төркемнәрдә киңәшләшегез. Фикер алышу өчен бер минут вакыт бирәм. Фикерегезне әйткәннән соң, дәрес башында әйтелгән гаилә җимерелү турындагы топ-рейтингны тагын бер сәбәп белән тулыландырырбыз.

Җаваплар:

  • Гаилә коруга психологик яктан әзер булмау. Галия – Искәндәрнең матурлыгына, ә Искәндәр Галиянең җырына, артистлык сәләтләренә генә игътибар итә, ләкин тормыш иткәндә талантлы булу, матур булу кебек сыйфатлар гына җитми. Балалар хакына карьера, шәхси уңышың белән билгеле бер дәрәҗәдә яки билгеле бер вакытка корбан итә белү кебек сыйфатларга ия булырга кирәк – моңа Галия дә, Искәндәр дә әзер түгел.

          V. Өй эше бирү

         1. «Тапшырылмаган хатлар» повестенда мәхәббәт, гаилә проблемасы» темасына сочинение язарга.

         2. Галиягә характеристика языгыз.

         3. Татар һәм рус әдәбиятында хат формасында язылган әдәби әсәрләрне искә төшерегез. Хат формасының отышлы якларын ачыклагыз.

VI. Дәресне йомгаклау

Укытучы. Укучылар, әдәбият дәресләре ул – иң беренче чиратта тормыш дәресләре. Сез дә киләчәктә үзегезнең гаиләгезне төзерсез. Гаиләләрегез ныклы булсын иде, балаларыгыз тулы гаиләдә тәрбияләнсен иде. Бүгенге дәрестә соң сез үзегезнең алдагы тормышыгыз өчен файдалы була алырдай  нинди сабак алдыгыз дип уйлыйсыз. Бу бирем индивидуаль. Мин биргән кәгазь битләренә сез һәрберегез дә бер-ике җөмләлек фикер язарга тиешсез, бу кәгазьләргә исем-фамиялиягезне язмасагыз да була. Фикерегезне ак тартмага салыгыз. Киләсе дәрестә яки сыйныф сәгатендә укытучыгыз белән аларны укып чыгарсыз. Дәрестәге эшчәнлегегез өчен рәхмәт.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Тапшырылмаган хатлар повестенда мэхэббэт гаилэ проблемасынын хэл ителеше сочинение 8 класс
  • Талант примеры егэ
  • Тапер сочинение егэ
  • Талант любви в произведениях куприна сочинение 11 класс
  • Тамбовский государственный университет вступительные экзамены

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии