Ата ана йорэгенен тирэнлеген балалар белми сочинение

             Тема :”Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл

                     итү юллары”

              Максат :1.Гаиләдә барлыкка килүче низаглы хәлләрне билгеләү

           2.Ата-аналарны низаглы хәлләрдән чыгу юлын таба һәм мондый хәл-

            ләрне анализлый белергә өйрәтү

          3.Тест ярдәмендә ата-ана буларак үз-үзеңә бәя бирү

           Гәилә-тормышның нигезе.Гаилә нык ,тату икән , димәк , дәүләт тә нык , тату дигән сүз.Һәр кеше  бәхетле   гаилә корырга омтыла. Чөнки һәр кешегә кайтып сыенырлык җы-лы учак ,тыныч почмак кирәк. Әмма илдәге катлаулы социаль-икътисадый хәл кешеләрнең рухи халәтендә киеренкелек, тормыш ыгы-зыгысы  тудыра. Бу узара мөнәсә-бәтләрдә ,шул исәптән ата-аналар белән балалар арасында еш кына низаглар китереп чыгара.Ә балаларга  җылы мөнәсәбәт ,игътибар кирәк . Ата-аналар исә һәрчак акча эшләү белән мәшгуль, өйгә соң гына кайтканлыктан ,аларның балалар белән аралашырга вакытлары калмый.Нәтиҗәдә  үзара аңлашылмаучылык барлыкка килә ,ягъни конфликт туа .

I.Нәрсә соң ул конфликт ?  Конфликт- ике кешенең яки социаль төркемнең бер үк дәрәҗәдә югары бәяләнгән әйбергә ия булу өчен бәхәсләшүе, бәрелеше . Конфликт ул-бәхәс, ызгыш, бер-береңә үпкә , бер-береңне күрәалмаучанлык . Шулай ук ул-кешеләрнең бер-беренә булган мөнәсәбәтләрен тикшерү мөмкинлеге ,үз дәрәҗәңне яклау алымы да .

 Иң киң таралган  конфликтлар — гаилә конфликтлары .Алар һәркөнне булып тора .Сан буенча башка барлык конфликтлар суммасыннан  да артып китә.Бу конфликтлар кинәттән килеп чыгалар һәм кинәттән сүнәләр .Ә конфликттан соңгы киеренкелек – тискәре эмоцияләр ,авыр кичерешләр – болар барысы да  гаять көчле җимергеч факторлар . Әмма бу тормышта конфликтларсыз яшәп булмый . Ата – аналар һәм балалар арасында була торган низагларның сәбәпләре ниндиләр соң ?    ( Презентация)

  1. Бер – береңне  аңламау
  2. Канәгатьсезлек
  3. Фикер каршылыклары
  4. Бер-береңне кимсетү
  5. Артык зур таләпчәнлек
  6. Мөнәсәбәтләрне өзү                                                                                                                                                                                                                                                                          

  Шулай ук күчеш чоры да балаларда ата –аналар белән аңлашылмаучылык китереп чыгара.Яшүсмер чак тәрбиягә кыен бирелә торган вакыт дип исәпләнә .Бу чорда алар  белән бәрелешләр дә ешрак була.Яшүсмер тиз үпкәли,кызып китүчән. Кызлар да, малайлар да әти – әниләрен якын итеп сөйләшмиләр .Кайчакта ата – ана моңа бик борчыла, баланың үзләреннән читләшү сәбәбен эзли , бу хәлгә бер-берсен гаепләгән чаклары да була. Ата – аналарның ул  читләшүгә ышанасылары килми . 13 яшьлек балаларда үзенең хисләрен яшерү ихтыяҗы  барлыкка килә .Тик иң якын дустына гына ул серен бераз ача . Өлкәннәр исә аны хиссезлектә гаепли .Бу дөрес түгел.                                               Килеш –килбәте ,начар укуы,өйдә хуҗалык эшләрендә катнашмавы турындагы тәнкыйть  сүзләре  яхшы нәтиҗә бирми .Үсмер аны акыл өйрәтү дип кабул итә. Мораль уку ,аның ачуын китерә,ул әти – әнисеннән тагын да ныграк читләшә .Өлкәннәр моны искә алырга, түзәргә тиеш.14 яшьтә үсмер тагын әти – әнисенә якынлаша башлый .

   Психологлар бик әһәмиятле закончалыкны ачканнар .   Күп кенә ата –аналар балачакта үзләре  әти- әниләре белән низагта булганнар икән . .Ата-ананың  балачакта әти – әнисе белән булган низаглары үзеннән – үзе аның баш миенә языла бара.Бу хәл  бик иртә, мәктәпкәчә яшьтә ук,уйламыйча эшләнә  .Ә инде олыгайгач,  ата-  ананың бала белән аралашу алымы  үзеннән –үзе шулай кабатлана бара.Шулай буыннан –буынга дәвам итә :күп кенә әти – әниләр  үзен ничек тәрбияләгән булсалар , балаларын да шулай тәрбиялиләр .Димәк, бала   —  ата — аналарда  булган сыйфатларның чагылышы .Ата –ана әхлаклы булса ,бала да бәхетле була ,диелә татар халык әйтемендә . “Кешене тәрбияләү ул тугач та башлана ; кеше әле сөйләшми дә,   тыңламый да , әмма ул өйрәнә “,-дигән Ж.Ж. Руссо .

    “Нәрсәсе куркыныч соң моның диярсез? Чынлап та, әгәр  тормышыгыз белән канәгать булсагыз , үзегезне бәхетле итеп тоясыз икән  , мөһим проблемаларыгыз  килеп чыкмаса , сезнең бу турыда уйлавыгыз бик икеле. Димәк ,сез тәртипле гаиләдә үскәнсез,сезнең балаларыгызга шуның белән бәхетле .

       Яратуга ,кемнеңдер кайгыртуына  мохтаҗлык – һәркемгә иң  әһәмиятле  кешелек ихтыяҗларының берсе.Димәк ,кеше үзенең кемгәдер кирәклеген тоя.Көндәлек тормыш мәшакатьләренә күмелеп ,без  балаларыбыз  белән киңәшеп алырга өлгерми калабыз .Ә баланың үзе белән исәпләшү ,аңа мөрәҗәгать итү ,аны үсендереп җибәрә . Ул һәрнәрсәне  төптәнрәк уйлый башлый . Димәк ,ул кемгәдер кирәк бит.Балага ярату ,мактау сүзләре бик  кирәк .Урынлы мактау балага көч бирә ,аны яңа уңышларга  дәртләндерә. ”Әле ярый син бар ! “,Син өйдә булганда  нинди рәхәт “ ,Сине күрүемә шатмын ”  дип йомшак кына кагылып ,сөеп ,иркәләп җибәрү аңа үзенең кирәклеген тоярга ярдәм итә.  Аны   матур булганы ,яхшы укыганы, тырышлыгы өчен генә түгел ,ә бала буларак кабул итәргә   кирәк .Безнең иркәләүләребездән ,яратуыбыздан ,игътибарыбыздан башка аңа бик кыен булыр иде.Әгәр балагызны    игътибарсыз калдырып ,битарафлык күрсәтәсез икән,аңа дөньяның матур төсләре тоныклана башлар. Менә шулай итеп, балагыз “кыен тәрбияләнүчеләр “ рәтенә килеп эләгер  . Бөтенесе дә ата – аналардан тора.   “Җылы сүз таш  эретә”, дип юкка гына әйтмиләр шул . Димәк ,конфликтларны чишү юлларына нәрсәләрне кертәбез инде? (Презентация )

      1.Ягымлылык,мөлаемлылык.

      2.Юмор ,мәзәккә борып җибәрү

      3.Компромисс – юл куеп килешү

      4.Арадашлык — -проблеманы читтән торып чишүдә өченче якның катнашуы

      5.Үз гамәлләреңә бәя бирү

      6.Бер – береңне аңларга тырышу

      7.Фикер бердәмлеге

      8.Мөнәсәбәтләрне вакытлыча өзү

 II.Укучыларның һәм әти – әниләрнең  анкета сорауларына җавапларын  анализлау .

Исәпләүләр нәтиҗәсендә ,әти – әниләре белән конфликтка кергән укучылар  — 79% ,ә конфликтка кермәүче балалар  -21 % тәшкил итә. Бөтен конфликтларның 30 % ы уку ,дәрес хәзерләү буенча, 18 %  дуслары сәбәпче, уйнарга чыгу өчен – 14%, кич чыгуга – 14% ,кием – салым алганда – 21%, юк – бар өчен – 9%  ызгышлар булган.

Ә конфликтны чишүдә беренче адымны кем ясый ? дигән сорауга       48 % ата-аналар   беренче булып,39 % балалар үзләре ,13 % сәбәбенә карап ясала . Мәсьәлә кайсы якка кирәгрәк ,шул уңай якка беренче адымны ясый .

  III.    Конфликт һәрчак кирәкме ? Аны булдырмый калып буламы ?  Моның өчен нәрсә эшләргә ?  Тормышта  ничек булуын ситуацияләр ярдәмендә карыйк .

  (Төркемнәргә ситуацияләр таратыла .2-3 минут эчендә киңәшләшеп, фикерләребезне әйтик.)

 IV .Ата –ана бала шәхесен  төп проектлаучы ,уйлап табучы ,төзүче ,иң  катлаулы рольне башкаручы  .  Шундый катлаулы рольне без ни дәрәҗәдә үтибез соң ? Моны белү бик мөһим .

 Ә хәзер «Сез нинди ата-  ана» дигән тест үткәрик. (1, 4, 6, 7, 9, 10, 13 җаваплары өчен-2шәр балл, калган җаваплар өчен 1әр балл куела)

7-8балл – балагыз белән бер җан булып яшисез. Ул сезне чын күңелдән ярата, хөрмәт итә. Үзара мөнәсәбәтегез аның шәхес буларак үсешенә уңай тәэсир итә.

9-10 балл – һәрвакытта да ачыктан- ачык сөйләшмисез. Балагыз сезне хөрмәт итә, тик һәрчак ачылмый.

11-12 балл- балагызга игътибарлырак булыгыз. Авторитет яратуны яратмый.

13-14 балл- сезнең арада бер- берегезгә ышану юк. Балагыз белән бергә күбрәк булыгыз

                    Сез нинди ата- ана?

Гаиләгездә еш әйтелә торган фразаларны билгеләгез.

1.Сиңа ничә тапкыр әйтергә кирәк?

2.Зинһар өчен миңа киңәш бир әле.

3. Синнән башка нишләр идем микән мин!

4.Кемгә охшап шундый тудың икән син!

5.Синең дусларың бик яхшы!

6.Кемгә охшадың соң син!

7.Менә мин синең кебек вакытта…

8.Син минем булышчым, терәгем!

9.Бу дусларыңны дус дип әйтеп буламы инде?

10.Нәрсә турында гына уйлыйсың соң син?

11.Син молодец!

12.Ә син ничек уйлыйсың?

13.Барысының балалары бала төсле, ә минеке?

14.Син минем акыллым!

                     Сез нинди ата- ана?

Гаиләгездә еш әйтелә торган фразаларны билгеләгез.

1.Сиңа ничә тапкыр әйтергә кирәк?

2.Зинһар өчен миңа киңәш бир әле.

3. Синнән башка нишләр идем микән мин!

4.Кемгә охшап шундый тудың икән син!

5.Синең дусларың бик яхшы!

6.Кемгә охшадың соң син!

7.Менә мин синең кебек вакытта…

8.Син минем булышчым, терәгем!

9.Бу дусларыңны дус дип әйтеп буламы инде?

10.Нәрсә турында гына уйлыйсың соң син?

11.Син молодец!

12.Ә син ничек уйлыйсың?

13.Барысының балалары бала төсле, ә минеке?

14.Син минем акыллым!

      Ата – аналарга тормышның үзеннән алынган сорауларга җавап эзләү кызыклырак та,нәтиҗәлерәк тә. Балалар белән уртак тел табуда  аларның ярдәме тими калмас .Ата – аналар һәм  балалар арасында ягымлы, кешелекле ,ихтирамлы, кайгыртучан мөнәсәбәт урнашкан гаиләләр икеләтә бәхетле .Моңа ирешү максатыннан хәзер ата –аналарга киңәшләр тәкъдим итәбез .

                 Әти – әниләргә киңәшләр :

  • Балага елмаюлы караш белән карагыз : ул табак – савыты юамы , дәрес хәзерлиме , үзенең уенчыклары белән уйныймы , барыбер ;
  • Аны мактагыз , аркасыннан сөегез , башыгызны җилкәсенә куегыз … ;
  • Аның тәртибендә кечкенә генә яхшылык  күренсә дә телдән мактагыз ;
  • Балагызның теләкләренә  , кызыксынуларына , уй – фикерләренә игътибарлы  булыгыз .
  • Сез  үз балагыз өчен үрнәк .Сездә ул яхшы сыйфатларны күрергә тели . Гаиләдәге ызгышлар,үзара мөнәсәбәтләр ачыклау ,баланың күз алдында эчкечелек белән шөгыльләнү , хезмәткә җиңелчә карау – болар барысы да аның күңеленә тирән яра сала ,аны оялта ,  нәфрәтләндерә . Шуңа күрә бала тәрбияләү белән бергә ,үзегезне дә тәрбияләргә , начар сыйфатларыгызны бетерергә омтылыгыз .
  • Гаиләдә уңай гадәтләрне  даими камилләштерә барыгыз .Балагызны эшкә өйрәтегез, сәләтләрен ачыклагыз .Бары тик өйдә хезмәт күнекмәләре алган бала гына үзенең эш сөючән ,кешеләргә шәфкатьле, ярдәмчел булуын күрсәтә ала  һәм башкалар хезмәтен дә ихтирам итә .

Хөрмәтле әти – әниләр ! Кулыгызда – уч төбегездә чын бәллүрдәй нәфис бала йөрәге икәнен онытмагыз!  Балагызның йөрәге куансын , шатлансын,  сөйсен , горурлансын өчен сез барысын да эшләргә тырышыгыз .

Бала – өйдәге  кояш . Шуны онытмагыз : туктаусыз кайгыртып , тәрбияләп үстерсәң генә ул һәрвакыт балкып торыр , өйгә җылы  нурларын сибәр.

Җыелышта актив катнашуыгыз өчен рәхмәт .Бала тәрбияләүдә сезгә уңышлар телибез. Барыгыз да исән –сау ,бәхетле булыгыз !

Укучылар өчен анкета

  1. Гаиләдә син кем белән дус?
  2. Эч серләреңне кемгә сөйлисең?
  3. Синең турыда әти- әниең барысын да беләме?
  4. Сине әти- әниең аңлыймы?
  5. Сиңа гаиләдә һәрвакыт ышаналармы?
  6. Авыр вакытларда гаиләдә беренче кемгә мөрәҗәгать итәсең?
  7. Әти_әниең белән конфликтка кергәнең бармы? Сәбәбе нидә?

                  8.Конфликтны чишүдә беренче адымны кем ясый?

                 Укучылар өчен анкета

1.Гаиләдә син кем белән дус?

                  2.Эч серләреңне кемгә сөйлисең?

                  3.Синең турыда әти- әниең барысын да беләме?

                  4.Сине әти- әниең аңлыймы?

5.Сиңа гаиләдә һәрвакыт ышаналармы?

6.Авыр вакытларда гаиләдә беренче кемгә мөрәҗәгать итәсең?

                  7.Әти_әниең белән конфликтка кергәнең бармы? Сәбәбе нидә?

                  8.Конфликтны чишүдә беренче адымны кем ясый?

                    Укучылар өчен анкета

                  1.Гаиләдә син кем белән дус?

                  2.Эч серләреңне кемгә сөйлисең?

                  3.Синең турыда әти- әниең барысын да беләме?

                  4.Сине әти- әниең аңлыймы?

                  5.Сиңа гаиләдә һәрвакыт ышаналармы?

6.Авыр вакытларда гаиләдә беренче кемгә мөрәҗәгать итәсең?

                  7.Әти_әниең белән конфликтка кергәнең бармы? Сәбәбе нидә?

                  8.Конфликтны чишүдә беренче адымны кем ясый?

                                Әти – әниләр өчен анкета

  1. Гаиләдә балагыз кайсыгызны якынрак күрә?
  2. Балалар гаиләдә эч серләрен кемгә ышанып сөйлиләр?
  3. Авыр вакытларда балагыз иң беренче кемгә мөрәҗәгать итә?
  4. Балагызга һәрвакыт ышанасызмы?
  5. Конфликтлар ни сәбәиле була?
  6. Конфликктны чишүдә беренче адымны кем ясый?

       Әти – әниләр өчен анкета

  1. Гаиләдә балагыз кайсыгызны якынрак күрә?
  2. Балалар гаиләдә эч серләрен кемгә ышанып сөйлиләр?
  3. Авыр вакытларда балагыз иң беренче кемгә мөрәҗәгать итә?
  4. Балагызга һәрвакыт ышанасызмы?
  5. Конфликтлар ни сәбәиле була?
  6. Конфликктны чишүдә беренче адымны кем ясый?

      Әти – әниләр өчен анкета

  1. Гаиләдә балагыз кайсыгызны якынрак күрә?
  2. Балалар гаиләдә эч серләрен кемгә ышанып сөйлиләр?
  3. Авыр вакытларда балагыз иң беренче кемгә мөрәҗәгать итә?
  4. Балагызга һәрвакыт ышанасызмы?
  5. Конфликтлар ни сәбәиле була?
  6. Конфликктны чишүдә беренче адымны кем ясый?

      Әти – әниләр өчен анкета

  1. Гаиләдә балагыз кайсыгызны якынрак күрә?
  2. Балалар гаиләдә эч серләрен кемгә ышанып сөйлиләр?
  3. Авыр вакытларда балагыз иң беренче кемгә мөрәҗәгать итә?
  4. Балагызга һәрвакыт ышанасызмы?
  5. Конфликтлар ни сәбәиле була?
  6. Конфликктны чишүдә беренче адымны кем ясый?

2011 Апр 22

И, газиз балалар! Ата-аналарыгыз сезгә иң авыр һәм мәшәкатьле хезмәтләрне кылдылар һәм алар сезгә хезмәт итүдә һәмишә дәвам итәләр, һәр­вакыт сезнең өчен тырышалар. Аллаһы Тәгаләгә ялварып сезнең өчен догалар кылалар. Инде сез дә аларның бу яхшылыкларын һәм бу хезмәтләрен ка­мил кылып кайтарыгыз, көчегездән килгәнчә һәми­шә аларга чын күңелдән хезмәт итегез һәм хөрмәт күрсәтегез! Аллаһы Тәгалә дә ата-анага яхшылык кылырга кушкан. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәй-һиссәләм дә: «Ата-аналарын риза кылучы балалар­дан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр», — дигән.

Ата-аналарыгыз киләчәк көндә сезнең хөр­мәтле һәм файдалы булуыгызны өмет итеп, Алла­һы Тәгаләдән ялварып сорыйлар. Инде сез дә мон­дый игелекләргә каршы явызлык кылучылар бул­магыз, аларның үгет-нәсыйхәтләрен алардан кур­кып һәм өркеп түгел, бәлки яратып кабул итегез. Чөнки алар күп тәҗрибә аркылы бу дөнья хәлен һәм аның серләрен сездән күбрәк беләләр.

Сезгә иң якын кешеләр ата-аналарыгыз. Шу­ның өчен аларга һәрвакыт итагатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның да һәм үзегезнең дә күңелләрегез рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр.

Ата-аналарыгыз алдында әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тотыгыз. Алар белән кыч­кырмый гына, әдәп белән ачык итеп сөйләшегез. Алар аяк өстендә торганда сез утырып тормагыз.

Баһадирлык — адәм балаларындагы хөрмәтле бер сыйфат. Олылар мәҗлесендә утырып, алардан хикмәтле сүзләр ишетү акылны арттыра һәм гый­лемлекне күбәйтә. Шуның өчен йөрәксез балалар кебек ата-аналарыгыз белән утырудан курыкмагыз һәм белмәгән, аңламаган нәрсәләрегезне сораудан тартынмагыз.

Әгәр йөргән вакытыгызда әти-әниегез очраса аларга һәм алар белән бергә булганнарга сәлам би­реп, хезмәтләрен үтәргә әзер торыгыз! Әгәр уты­рып торган вакытыгызда килсәләр, ачык йөз белән урыныгыздан торып каршылагыз!

Ата-аналарыгыз сезгә нәрсә бирсәләр дә үз­ләренең миһербанлыклары белән бирерләр. Шуның өчен нәрсә сорасагыз да әдәп белән сорагыз. Әгәр сораган нәрсәгезне бирмәсәләр, аларны борчыма­гыз. Сезгә нәрсә кирәк, нәрсә кирәк түгел икән­леген һәм сезгә нинди эшләр туры килү-килмәвен алар сездән яхшырак беләләр.

Атагызның иң якын дустыннан булса да, ата­гыз рөхсәтеннән башка нәрсә булса да сорау гаеп эш һәм гаилә хөрмәтен җибәрү була. Шуның өчен йомышларыгызны башкалардан түгел, ә атагыздан сорагыз.

Бала чагында акча тотарга өйрәнмәгән бала­лар олы булгач та акча тота белмиләр һәм бөтен байлыкларын исраф итеп, дөнья рәхәтен күрмиләр. Шуның өчен сез ата-анагыз биргән акчаларны тота белергә өйрәнегез. «Бу акча аз» димәгез, чөнки олегә сезнең кирәкләрегез дә аз.

Кайбер балалар аталарының малларына ыша­нып, һичбер кәсеп юлына кермичә ялкаулыкка га­дәтләнеп китәләр. Нәтиҗәдә беркөнне акчалары да бетә, тереклек итәр өчен кулда һөнәрләре дә бул­мый. Шуның өчен ата малына ышанып тормыйча, нинди зур бай баласы булсагыз да, һөнәр өйрәне­гез.

Дөньяда вакытта шатлыкларны һәм кайгы­ларны уртаклашыр өчен якын һәм ышанычлы ке­шеләр кирәк була. Балалар өчен әти-әниләреннән дә ышанычлырак кеше һич булмас. Алар баланың шатлыгы өчен үзеннән дә артыграк сөенәләр, ә кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтү өчен кулларыннан килгән чараларның бөтенесен эшләргә тырышалар. Шуның өчен серләрегезне аларга гына сөйләгез, серләрегезнең хәзинәләре һәрвакыт ата-аналары-гызның күңелләре булсын.

Күзгә күренгән һәрбер нәрсәгә кызыгучы булмагыз. Аналарыгызның кунаклар өчен әзерләп куйган нәрсәләренә тимәгез. Рөхсәтсез әйбер алырга өйрәнгән балалар ахырда угры булалар.

Тәнегезгә көч кергәч кулыгыздан килгән эш­ләрдә ата-аналарыгызга ярдәм итегез. Алар сезне яшь вакытыгызда тәрбияләп үстерделәр. Бер көнне сез дә әти, әни булырсыз, шунда сезне дә балала­рыгыз хөрмәтләр. Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһис-сәләм дә: «Ата-аналарыгызга игелек итегез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр», — дигән.

Ата-аналарының тәрбияләре һәм мәшәкать­ләре күләгәсендә рәхәт күреп үскән кайбер бала­лар соңыннан аларның фикерләренә каршы килә­ләр, хәтта сүзләрен ишетергә дә теләмиләр. Бер­нәрсә дә белмисез, дип алардан көләләр. Сез дә шулар кебек инсафсыз балалар булмагыз.

Әгәр ата-аналарыгыз сезгә тиешсез бер эш кушсалар һич тартынмыйча һәм шул ук вакытта күңелләрен рәнҗетмичә генә инсаф белән ул эш­нең тиешсез икәнлеген аңлатырга тырышыгыз.

* * *

Аллаһы Тәгалә әйткән:

«Аллаһ Раббың Үзенә генә гыйбадәт кылырга һәм ата-анага игелек эшләргә боерды. Әгәр алар­ның берәрсе яки икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» дип тә әйтә күрмә, аларга кычкырма, ә яхшы, мөлаем сүзләр генә сөй­лә. Аларга үзеңнең рәхим-шәфкать канатларыңны җәй һәм дога кыл: «Ий, Раббым, алар мине бала чагымда ничек рәхим-шәфкатьлелек белән тәрбия­ләп үстергәннәре кебек, Син дә аларга рәхмәт кыл!» Коръән аяте: (Исра-23,24)

«Без кешегә әти-әнисе хакында васыять кыл­дык: әнисе аны хәлсез калып күтәреп йөрде, ә күкрәктән аны ике яшь тулгач аералар. Миңа һәм оти-әниеңә шөкерләр кыл, рәхмәтләр укы: кире кайту Миңа булачак». Коръән аяте: (Локман — 14)

Нинди югары тәрбия, һәм акыллы өйрәтүләр бу сүзләрдә «Миңа һәм әти-әниеңә шөкерләр кыл». Ислам дине ата-анага нинди бөек һәм мәртәбәле урынны биргән!

Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән:

«Бер кешенең үзенең әтисе яраткан кешеләр белән элемтәдә булуы — игелекле булуның иң күркә­медер».

Димәк хакыйкый һәм ихлас күңелле бала әти-әнисе яраткан кешеләрне дә яратыр. Ата-анасының вафатыннан соң да аларны онытмас, араны өзмәс.

Нурислам Ибраһимов,

Камил Бикчәнтәев.

ата ана бердэм булса балалар куркэм усэ сочинение

Ата-аналар да кызларынын жыенда хэм уеннарда катнашуына каршы килмэгэн. Чонки халыкта гаилэ монэсэбэтлэренен топ нигезе итеп тигез мэ- хэббэт хэм бер-беренэ хормэт саналган. Яраткан кешен б-н гомер иту – кешенен рухи бэхете хэм гаилэ ныклыгынын топ нигезе итеп каралган.  Кичке уеннар элек-электэн халыкнын ин матур, ин куркэм йолаларыннан саналган хэм алар жыен булган коннэн башлап печэнгэ тошкэнче дэвам иткэн. Халыкта хэр нэрсэнен уз тэртибе булган. Жэйге матур кичлэрдэ, кояш баткач, картлар яткач, су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьлэрнен шат авазларына кумелгэн.

Тәрбиягә бала алган гаиләләр күз өстендәге каш кебек. Һәрвакыт дәүләтнең дә, гади халыкның да күзәтүендә торалар. Аларга карата мәнәсәбәт тә төрле.  Авыру балалар белән шактый җәфа чиккәннән соң, гаиләгә килгән өч яшьлек Диана аларга гөлҗимеш чәчәге шикелле тоела. Үзе матур, үзе чәнечкеле. Гаиләбезнең бизәге булыр дип, Казаннан алып кайталар аны.  Максимовлар гаиләсе быел Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен оештырган ата-аналар һәм балалар сменасында «Йолдызлы» лагеренда ял итеп ятканда, Диананың Таҗикстаннан әбисе килеп төшә. Бер авыз урысча белмәгән бу ханым тәрҗемәче дә иярткән.

Ана образы − язучының һәрбер әсәрендә диярлек лаеклы урында. Бу образ белән без Ә. Еникинең сугыштан соңгы әсәрләрендә дә еш очрашабыз. Автор сугыш чоры хикәяләрендә ана образын Ватан-ана белән тиңләштерсә, сугыштан соңгы әсәрләрендә башка вазифалар да өсти: ана гореф-гадәтләр, милләт язмышы сакчысы буларак килеп баса. Шул ук вакытта ул тәрбияче дә була. Әдипнең 1964 елда язылган «Матурлык» хикәясенең сюжеты гади генә. Шәкертләр җәйге ялга кайтышлый Бәдретдиннәргә тукталып, чәй эчеп чыгалар.

— Бер танышыма: «Син инде үләргә тиеш булгансың, намаз укуың гына коткарган», — дигәннәр. Намаз үлемнән алып кала аламы?  Танышларның күз тиеп хәтта берничә баласы харап булган. Күршедә торучы бер хатын: «Ай, синең шундый булдыклы балаларың бармыни?» — дип кенә әйткән. Шуннан балалар тәгәрәп үлгәннәр Менә шулай, күз тию кешене үтерә дә. Шундый «каты күзле», бездән ерак түгел генә яшәгән бер кеше бар иде. Әни ул килгәндә күз тиярдәй бөтен нәрсәне җыеп куя. Пәйгамбәребез (сгв): «Шундый кеше булса, үзен өшкерегез», — дигән. Күрәзәчеләр җен белән эш итә. Аларны өшкерсәң алар җеннәрдән чистарыналар. Һәм шулай күрәзәлек итүче кешеләрнең өшкерелү аркасында яхшы юлга басканнары булды.

Әткәй-әнкәй өчен бала hәр чак сабый булып кала. Язмышыгыз берүк сынмасын. Ата-ана уе бала, Баланыкы чиксез дала, Фатихамны алып китегез.

Балаларның әти- әниләренә мөнәсәбәте. Һәр ата- ана баласының күзләрендә шатлык кына түгел, үзенең дәвамын да, картлык көнендә ризыкландыручысын да күрергә тели. Әмма моның өчен бала күңеленә тиешле орлыклар чәчеп, мул уңыш көтәргә кирәк. Баланың мөстәкыйльлеге, әти-әнисенә картлык көнендә җылы мөнәсәбәте -үзебезнең тәрбия нәтиҗәсенә бәйле.  Аллаһка Иман китергәннән соң, Коръәндә иң мөһим сорауларның берсе булып, әти-әнигә итагать итү тора.  Ата- анасын рәнҗетүче фани дөньяда ук сынауларга дучар була, ә әҗәле җиткәндә шаһада әйтә алмас,- диелә Пәйгамбәребез(сгв)нең бик күп хәдисләрендә. Кайбер балалар, мөстәкыйль тормыш көтә башлау белән, ата- анасына игътибарын киметә.

Кәефемнең бик үк шәптән түгеллеген сизенәм. Кәеф кырыла, күңел төшә, атап кына сөйләрлек чирем дә юк кебек. Әлбәттә, поликлиникага барсаң, тикшереп карасалар, ниндидер кимчелек табарга мөмкиннәр. Ләкин поликлиникалардагы чират, бу нишләп йөри инде дигән гаепле карашлар безне соңгы чиккә килеп җиткәч кенә дәваханә бусагасын атлап керергә мәҗбүр итә. Мин дә

Туган йортта мин кадерле бала булдым. Итагатьле, инсафлы һәм белемле итеп тәрбияләдегез. Сезнең киңәшләрегез, бетмәс-төкәнмәс йөрәк җылыгыз тормышта үз урынымны һәм үз тиңемне табарга ярдәм итте.  Минем бәхетле, шатлыклы гомер кичерүемне телисез. Мин сезнең үрнәктә ир хакын, ата-ана һәм бала хакын хакларга өйрәнеп үстем. Гомер елгасын кичкәндә: «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», дигән гыйбарәне һәрчак истә тотармын. Сезгә минем өчен кызарырга туры килмәс дип уйлыйм.

Ата-ана бердәм булса бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык бәдәнле, зирәк акыллы, үзегез кебек тәмле сүзле булсын! Улы барның үзе бар, кызы барның эзе бар, эзле булырга да язсын үзегезгә! Хөрмәтле … ханым!  Ата-ана өчен баланың кадере хакында әйтеп тору урынсыз дип уйлыйм. Чөнки бу хисләрне кеше сүзләре белән генә әйтеп булмый. Ул хис — нәкъ шул елмаюдан башланган һәм гомерлеккә үзенә чорнап алган акыл белән генә аңлатып булмаслык хис. Сезгә шул хисне бөтен барлыгыгыз белән кичереп шул туган нарасыегыз өчен җаваплылыкны истән чыгармыйча, берни белән дә алмаштырып булмаслык ата-ана назын кызганмыйча гел куанышып яшәргә дигән теләктә калабыз!

Ата-ана өчен бала, инде үзе әти, әни булса да, барыбер бала. Менә без үзебез — әниләр, әтиләр, хәтта яннарыбызда оныкларыбыз да йөгереп йөри – шушы самими балалык хисләрен яңадан тоемлар өчен, сезнең янга җыелабыз. Без менә шушы бәйрәм табыны артында да үзебезнең кайчандыр беренче адымны атлаганда ничек куанган булсак, шулай куану хисен, беренче тапкыр мәктәпкә барганда ничек сөенгән булсак, шундый сөенү хисен һәм тагын әллә никадәр куанычлы көннәрне хәтергә төшереп, үзебезне бала итеп хис итеп утырабыз. Балачакка вакытлы гына булса да кайту бәхетенә без дөньяда сез яшәгәндә генә ирешәбез.

Ата-ананын бала алдындагы бурычлары. Бала бэгерь жимеше. Хэрбер ата-ана баласына узенен йорэк жылысын, назын биреп , жил- янгырдан саклап, усаллардан яклап ,аны сау-сэлэмэт жэмгыяткэ яраклы итеп устерергэ тели.  Районыбызда бугенге кондэ куп кенэ гаилэлэрнен балалар йортларыннан икешэр -очешэр баланы тэрбиягэ алып , шул балаларны тэрбиялэугэ барлык кочлэрен куеп йоргэн эти-энилэрне куреп кунел соенэ. Шул ук вакытта районыбызда торле спиртлы эчемлеклэр белэн мавыгып, узлэренен балаларына тиешле ихтибарны бирмэуче ата –аналарыбыз да бар.

Бала өчен сез үзегез укый алмыйсыз, билгеле. Шулай да сез аны укырга өйрәтә аласыз Һәм моны эшлэргә тиешсез.Ә бит баланы өйдә укырга өйрәтү кайчак, мәктәптә хәреф танытуга караганда, күп җиңелрәк була.Әгәр бу эшне мавыктыргыч итеп оештыра алмасыгыз, үзегезгә ярдәмче итеп матур бизәкләр төшерелгән шакмаклар, китаплардан файдаланмасагыз, укуны башта ук мәҗбүри бер күңелсез шөгылҗгә әйләндерсәгез, балагыз мондый укудан баш тартачак.  Укучының даими эш урыны булсын.Дәресен һәрвакыт шунда әзерләсен.Әгәр ата-аналар, укучыга өйдә уңай

Һәрбер улга бәхет-тәүфыйк, һәр ата-анага балалар шатлыгы, балалар мәрхәмәте! Татарлар • талантлар • туганнар. Фрида Машковская. Уллы аналар бәхетле,унлы ана унлата.. Уллы булган аналарны Ходай үзе ярата. Уллар Ватанны саклый,аналарны яклый. Гаилә туйдыручы,ятимнәрне дә какмый. Уллы аналар бәхетле,бәхетлеләр унлата. Ул үстергән аналарны ,Ходаем үзе ярата. Машковская (Исламова)Фрида.

“Әйтелмәгән васыять” әсәренең төп герое – Акъәби. Аның чын исеме Акбикә була. Кыз чагында аны Аксылу дип, кияүгә чыккач – Аккилен дип, аннары Акҗиңгә дип, ә картайгач Акъәби дип йөртәләр. Аның бөтен гомере Юлкотлы авылы халкы күз алдында үткән. Ул гомере буе ак, пакъ күңелле булган. Шуңа күрә авыл халкы аңа җисеменә хас матур исем биргән.

Ата-ана өчен бала, инде үзе әти, әни булса да, барыбер бала. Менә без үзебез — әниләр, әтиләр, хәтта яннарыбызда оныкларыбыз да йөгереп йөри – шушы самими балалык хисләрен яңадан тоемлар өчен, сезнең янга җыелабыз. Без менә шушы бәйрәм табыны артында да үзебезнең кайчандыр беренче адымны атлаганда ничек куанган булсак, шулай куану хисен, беренче тапкыр мәктәпкә барганда ничек сөенгән булсак, шундый сөенү хисен һәм тагын әллә никадәр куанычлы көннәрне хәтергә төшереп, үзебезне бала итеп хис итеп утырабыз. Балачакка вакытлы гына булса да кайту бәхетенә без дөньяда сез яшәгәндә генә ирешәбез.

Язмыш аны төрлечә сынап тора: кемдер чирли, кемдер баласын югалта, кемдер эшсезлектән тилмерә, кемдер бер сынык икмәккә дә мохтаҗ Әмма Аллаһы Тәгаләнең әлеге сынавын бөтен кеше дә бертөсле кабул итми. Араларында, сынауларга бирешеп, эчүгә сабышучылар да, үзенә кул салучылар да очрый.  Араларында, сынауларга бирешеп, эчүгә сабышучылар да, үзенә кул салучылар да очрый. Ә икенчеләр, Аллаһының тәкъдиренә буйсынып, аны түземле һәм сабыр гына үткәрергә тырыша. Тормышта синең белән нинди генә хәл була калса да, сабыр канатларын сындырмыйча, алга таба яшәргә үзеңдә көч табар өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Ата-ана өчен тәрбияле баладан да зур оайлык булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле баланы һәркем яратыр, әмма тәрбиясез баланы беркем дә яратмас, бәлки хурларлар вә кимсетерләр. Тәрбияле бала булу нинди зур хәзинә булса да, аңа ирешү бик җиңел. Атам, анам шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтеп, мине яратсыннар дигән һәрбер баланың тәрбияле бала булырга көче җитә.  Тәрбияле бала иң беренче шушы рәвештә булыр: ул иртән йокысыннан олы кешеләр белән бергә торыр. Алардан элек тә тормас, шулай ук соңга да калмас. Кешеләр торып беткәннән соң йоклап яткан балага ялкау, йокы чүлмәге диярләр.

Мэсэлэн, татар драматургиясенец кYренекле вэкиллэреннэн берсе булган З. Хэким пьесаларында терле характердагы изYлэргэ каршы керэш, протест, ягъни оппозицион караш ачык булып ^ з г э ташлана. Эдипнец яца форма, стиль, образлар системасы  «Очраклы очрашу» драмасыныц Yзэгендэ, мэсэлэн, кеше hэм ^эмгыять каршылыгы эхлакый проблемалар белэн тыгыз бэйлэнештэ гэYДЭлэндерелэ. Авторны яшь буынныц Yзара hэм шул ук вакытта олыларга карата булган менэсэбэтлэре, дуслык, мэхэббэт, гаилэ кору, ^эмгыятьтэ YЗ урыннарын, шэхси бэхетен табу мэсьэлэлэре кызыксындыра.

“Әйтелмәгән васыять” әсәренең төп герое – Акъәби. Аның чын исеме Акбикә була. Кыз чагында аны Аксылу дип, кияүгә чыккач – Аккилен дип, аннары Акҗиңгә дип, ә картайгач Акъәби дип йөртәләр. Аның бөтен гомере Юлкотлы авылы халкы күз алдында үткән. Ул гомере буе ак, пакъ күңелле булган. Шуңа күрә авыл халкы аңа җисеменә хас матур исем биргән.

Балалар куптэн котте. -Здраствуйте ребята и гости нашего праздника! Исэнмесез!  Мы тебя очень ждали и целый год по тебе скучали. Сюмбеля: Исэнмесез, балалар! Исэнмесез, кунаклар! Я Сюмбеля.  Ведущая: Гомбэлэр биюе. Урмандагы аланда. Тэмле гомбэлэр усэ. Эйе шул,эйе шул. Тэмле гомбэлэр усэ. Эйлэн-бэйлэн йорибез. Кунел ачып уйныйбыз.

Тәрбиягә бала алган гаиләләр күз өстендәге каш кебек. Һәрвакыт дәүләтнең дә, гади халыкның да күзәтүендә торалар. Аларга карата мәнәсәбәт тә төрле.  Авыру балалар белән шактый җәфа чиккәннән соң, гаиләгә килгән өч яшьлек Диана аларга гөлҗимеш чәчәге шикелле тоела. Үзе матур, үзе чәнечкеле. Гаиләбезнең бизәге булыр дип, Казаннан алып кайталар аны.  Максимовлар гаиләсе быел Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен оештырган ата-аналар һәм балалар сменасында «Йолдызлы» лагеренда ял итеп ятканда, Диананың Таҗикстаннан әбисе килеп төшә. Бер авыз урысча белмәгән бу ханым тәрҗемәче дә иярткән.

Әнисенең елы якынлашу белән, Газизә аны үткәрергә әзерләнә башлый. Вагыйзә карчыкның вафат булуына шактый гына вакыт үтүенә карамастан, ул, ел саен туган нигезенә кайтып, әнисенең, ата-бабаларның рухына атап, сәдака бирә, дога укыта. Күп еллар элек гүр иясе булган әтисе Ясәви рухын да онытмый. Вакыты иркен чакта дога белән генә калмый, алдан азык-төлеген, бирәсе хәерен ныграк хәстәрләп, авыл карчыкларын, мулла абзыйны чакырып, Коръән дә укытырга тырыша. Тыныч ятсын әтисе белән әнисе бакый йортларында. Авыр туфраклары җиңел булсын. Догалы булсыннар. Исәннәрнең бурычы шул: ата-бабаларын догадан калдырмау, зиратларын тәрбияләп карау. Быел да Газизә, эшеннән бер атнага ял сорап булса да, җәй башында туган авылына кайтты. Күптән кеше тормаган йортның буш икәне, өйгә, хуҗалыкка кул тимәгәне исеннән үк сизелеп тора. Кешесез йортның исе башка, төсе башка шул. Яме юк. Иясез йорт мисез баш кебек димәсләр иде. Нишлисең, туган нигезне һич кенә дә чит-ят кешегә сатасы килми. Читтә үз тормышлары белән яшәгән өч туган – Газизә, апасы Рәсифә, энекәшләре Хәлиф – сирәк булса да кайтып торалар. Бу юлы да туганнар кайтырга килештеләр. Үзара кунакка барышып йөрсәләр дә, шушында үзенә гел дә тартып, сагындырып торган җыелыр бер үзәкләре бар. Кайчак, өйгә сыймаслык булып, бала-оныкларын ияртеп кайталар. Кайвакыт, дөнья мәшәкатьләрен бер читкә куеп, үзләре генә кайтып төшәләр. Шулдыр инде тамыр тартулары. Кош балаларыдай еракларга таралган балалар өчен шулдыр инде туган нигез кадере. 
Кайтуларының беренче көнендә Газизә белән Рәсифә йорт эчен тәртипкә китерделәр. Почмакларга эленгән үрмәкүч пәрәвезләрен алып, диварларның тузанын сөрткәч, идән-тәрәзәләрне юып, ишекне ачып җилләткәч, йорт эченә ямь кереп, өй балкып китте. Тышта җылы булуына карамастан, беразга гына мич ягып, дымланган өй эчен корытып, кипшендереп алдылар. Газизә тәрәзә пәрдәләрен алыштырды. Рәсифә, тышка чыгарып, урын-җирне әйбәтләп какты. Хәлиф ишегалдындагы, урамдагы кычыткан-үләннәрне кырып чыкты. Койманың купкан такталарын каккалап, ихатаны төзәткәләгәч, йорт-каралтыга җан кергәндәй булды. Нәкъ мәрхүмә әниләре әйтергә яратканча килеп чыкты: «Бай булмасаң, бай төшәрлек йортың булсын!» Иртәгәсе табынга дип, туганнар күршеләреннән шактый гына хәләл ит сатып алдылар. Җептәй нечкә итеп токмач кисеп куйдылар. Шулай күтәренке күңел белән бергәләшеп иманлы кичәгә әзерләнү туганнарны тагын да ныграк берләштерде, якынайтты. Өчесенең дә күңелендә дә, телендә дә әти-әнисе, ата-бабалары, туганнары иде. Газизәгә исә, әтисе белән әнисе барысын да күреп-белеп, сөенеп торалар кебек тоелды. Кичен өч туган, балачак истәлекләрен барлап, көлешеп тә сөйләшеп дигәндәй, озак кына йоклый алмый яттылар. 
Газизә белән Рәсифә таңнан торып, табын әзерли башладылар: аш салдылар, бәлешкә камыр куйдылар. Һәр авылның үз оста пешекчесе була. Мондый зур табын үткәргәндә яисә туй табыннарын тулы, матур үткәрү максаты белән, авылның хатын-кызлары шул уңган пешекчегә барып ялына: «Хәтимәкәем, кызымның туена шуны гына пешереп бирче Алла ризалыгы өчен?..» Хәтимә, әлбәттә, Алла ризалыгы өчен ни кылырга да әзер. Ул күпереп торган, авызда эреп китә торган чәкчәген дә әзерли, әллә ничә төрле бәлешләрен дә күтәреп килә. Бер яктан, хуҗабикәне һәм кунакларны сөендерсә, икенчедән, саваплы була. 
Шау чәчәкле яулыкларын аркаларына төшереп бәйләгән, кулларына дисбе тоткан әбиләр җыелганда ашъяулык белән капланган табын әзер иде инде. Азактан, үз дәрәҗәсен белеп кенә, авылда мулла вазыйфасын үтәп йөргән Кадим карт килде һәм, тезелешеп утырган җәмәгатьтән рөхсәт алып, кыласы догаларны башлап җибәрде. Әллә ни дини белеме булмаса да, мулла абзый үз исемен аклый иде. Төртелә-төртелә дәфтәргә дә карамады. Үзалдына моңлы бер тавыш белән кирәклесен укыды да укыды. Ахырдан үтемле сүзләр белән озак кына вәгазь сөйләде. Газизә, үзен иманлы санаса да, берничә сүрәдән башканы белми иде. Түр почмакта дисбесен тартып утырган әнисе күз алдына килде. «Әнием, әтием, белер-белмәс кылган догаларыбыз сезнең рухыгызга барып ирешсен. Җирдә кылган гөнаһларыгызны Ходай кичерә күрсен. Урыннарыгыз җәннәттә булсын, илаһым». Ихлас күңелдән Ходайга инәлеп ялварган Газизә догаларының ата-анасы рухына барып җитәсенә ышанып, аларның каршысында булган бурычы үтәлүдән кинәнде һәм җан тынычлыгы алды. Хатын, өстеннән тау төшкәндәй, күңелендә искиткеч җиңеллек тойды. Ул уйлары белән булса да ата-анасы белән күреште, алар алдында, ата-бабалары каршында тагын бер тапкыр ихлас баш иде. Газизә дә, Рәсифә дә кат-кат сәдака тараттылар. Азактан тереләргә атап, исәнлеккә-иминлеккә дога кылынгач, хуҗалар кунакларны табынга чакырды. Ике хуҗабикәнең, уңган куллы Хәтимәнең тырышлыгы белән мулдан әзерләнгән ризыклар барсының да күңеленә хуш килде. Энесе Хәлифне күпме генә эзләсә дә, Газизәнең күзләре аны таба алмады. Карчыкларны сыйлап мәш килеп йөргән Рәсифә дә: «Хәлиф кайда?» – дип сорагач, белмим шул, дип кенә куйды. Кылган игелекләренең савабы булсын дип тели-тели, кунаклар таралыша башладылар. Аларны озатырга чыккан Газизә ишегалдында да энекәшен күрмәде. Әти-әнисенең рухына багышлап җыйган табынның ямен җибәреп йөргән өчен туганына ачуы кузгалса да, бүген нинди көн икәнлеген искә төшереп, үпкәсен басарга тырышты. Энекәшенең дингә ышанмавын белсә дә, бүгенге иманлы кичәдә катнашмавы, ата-анасына кылган догаларны тыңламавы Газизәнең күңелен тырнады. Ничектер бик газиз, бик якын, бик изге хисләрен кыерсытты энекәше Газизәнең. Алар Рәсифә белән тырышып үткәргән табыннан йөз чөерде Хәлиф. Ата-ана истәлеге хөрмәтенә үткәрелгән табыннан… Болай табыннан зур булып йөргәч, нигә кайтты икән соң ул? 
      Газизә соңгы кунакларны озатып керде дә Рәсифә апасына савыт-саба юарга булыша башлады. Хәлифнең югалуын искә алмаганда, апалы-сеңелле ике туганның тырышлыклары бушка китмәде, изге догалар, теләкләр кылынды, мәҗлес яхшы гына үтте. Савабы булсын. Шулай апасы белән сөйләшә-сөйләшә өстәл җыештырып йөргәндә Газизә идәнгә иелгән Рәсифәнең күкрәк турысыннан асылынып төшкән алтын муенса чылбырына игътибар итте. Әйләнеп, эшен дәвам итмәкче иде, кулларына тоткан чынаягы кинәт кенә төшеп китә язды… Апасы Рәсифә муенында тавык тәпие – тәре йөртә иде… Күземә күренәме соң әллә, дип Газизә апасы янына иелде һәм, ышанасы килмичә, муенсага кулы белән кагылды. Һәм, бармаклары пешкәндәй, кире тартып алды. Әйе, Рәсифәнең муенындагы алтын чылбырда тәре эленеп тора иде. Рәсифә берни аңламагандай янына чүгәләгән сеңлесенә тиз генә карап алды да, идән сөртүеннән туктап, муенсасын эчкә яшерде. Газизә бары: «Бу ни бу, апа?» − дип чак-чак сорый алды. Ярты сәгать элек кенә авылның хөрмәтле карт-корысы янында кул күтәреп, мөселманча дога кылып утырган, хәер тараткан апасы башка дин кешесе булып чыгамы? Ике аллага инанамы? Моны ничек аңларга?  Һаман да берни дә эндәшмәгән апасына төбәлеп, Газизәнең башыннан мең төрле уй үтте. Кулындагы савыт-сабаны төшереп ватмас өчен кире өстәлгә куйды да, хәле беткәндәй лып итеп урындыкка утырды. Ул әле ачкан яңалыктан һушын җыя алмый иде. Ярый инде, Рәсифә апасының, ата-ана ризалыгыннан башка, еракта яшьли урыска чыгып, ике бала табуы. Аннан аерылуы. Монысын яшьлек хатасы дип тә санарга була. Ә бусын ничек аңларга? «Апа, әллә чукындың дамы?» − дип сорады Газизә, нигәдер аның өчен курыккан сыман. Рәсифә бер сүз дә әйтмәде, идән юган чиләген күтәреп, кече якка чыгып китте.Тик аның җавапсыз калуы үзе җавап иде. Газизә өчен бүгенге кадерле көннең яме китте. Ярты гомереннән күбесе шәһәрдә, бихисап күп халык арасында үткән, анда төрлесен күргән Газизә, әлбәттә, кешене нинди дингә инануына карап аермый иде. Аның чукынган урыс дуслары да, католик диненә табынган танышлары да бар. Соңгы елларда будда, кришна белән мавыккан таныш-белешләре дә юк түгел. Газизәнең, кемнең кем булуына карамастан, алар белән дин буенча бәхәскә кергәне, үзен өстен күргәне, кемнедер кимсеткәне булмады. Барысын да тигез хөрмәт итә, үзенә карата да шундый ук мөнәсәбәт көтә. Тик, мөселман гаиләсендә туып, әнисенең догаларында тәрбияләнеп, чит динне үз иткән апасын ул аңлый алмады. Барысын да күреп-белеп торган әнисе карчык белән әтисе карт каберләрендә ничек түзәдер?!
       Башында кайнаган мең сорауга җавап таба алмыйча, Газизә, бар эшен ташлап, өстәл янында утырды. Судан кайтып кергән апасына бераз гаҗәпләнеп карады. Ул берни булмагандай эшләп йөри. Сеңлесе белән аңлашудан качуы шулмы икән? Берникадәр вакыттан Рәсифә сеңлесенең каршысына килеп утырды. 
− Сеңлем, − дип, сүз башлады Рәсифә. − Беләм, минем хакта әллә ниләр уйлыйсыңдыр. Тик мин үземне әллә ни җинаять кылганга санамыйм. Төптән уйласаң, барлык диннең дә асылы шул ук, уртак. Ходай ул бер генә. Ә төрле динне, ягъни Ходайга бару юлларын кешеләр уйлап тапкан. – Газизә туганына икенче күзләр белән карады.
− Шулайдыр да. Тик безнең әти-әниләр хак дин кешеләре иде бит. Без аларның дәвамы түгелмени? – дип сорады ул Рәсифәдән. Әйтерсең лә апасы өстәл аша түгел, бик еракта, буш кыр аша утыра иде.
− Сиңа фәлсәфә коруы җиңел. Син монда, якында гына, үз милләтебез арасында яшисең. Татар егетенә тормышка чыктың. Ә миңа еракта, башка халык арасында ни эшләргә кала?
Турысын әйткән – туганына ярамаган. Рәсифә йөзенә үпкәләгән чырай чыгарды. Газизә, иягенә таянып, уйга калды. Хәтта үскән чагында әнисенең, иягеңә таянма, ярамый, дигән кисәтүен дә онытты ул бу юлы. Әниләренең тәрбиясе ничек көчле булмасын, алар үскән замана йогынтысы, андагы тәртип көчлерәк иде. Алар алласыз чорда үстеләр. Мәктәптә көн саен Алла юк икәнлеген ишеттеләр. Китаплардан шул турыда укыдылар. Хөкүмәт башында торган кешеләрне Алла урынына күрделәр. Рәсифәнең, бер дигән авыл егетләренә күз салмыйча, шәһәрдә башка диндәге егеткә чыгуы да гаҗәп түгел. Дөресен генә әйткәндә, Газизә үзе дә дине, милләте, тамырлары турында олыгая башлагач кына уйлый башлады. Аның да шәһәрдә туып-үскән оныгы үз телен белми. Балалар бакчасында урысча сөйләшкән бала татарча белгәнен дә әйтми. Газизәгә «маңкорт» дигән ямьсез сүз бер дә ошамый. Шулай да ул, чит милләт белән кушылып, туган телен бар дип белмәгән балалар үстергән апасының үз тамырларын югалтуын, маңкортлашуын авыр кичерә иде. Ярый, бәхетле булса бер хәл бит әле. Ата-анасының фатихасыннан башка тормышка чыгып, балалар тапкач аерылуда ни фәтва? Инде менә башка дингә күчүен әйт. «Яшьрәк чакта очрамады бер юньле генә татар кешесе!» − дип ачынып үкенүеннән хәзер ни файда Рәсифәнең? Бу уйлардан Газизәнең башы кайнады. Ятныкы яннан үтәр, үзеңнеке үзәктән үтәр шул! Ул апасына тагын-тагын әйткәләде. Синең тормыш, апа. Синең ялгышың, синең сайлап алган язмышың… Шулай да, ялгышларны киметергә түгел, ә зурайтырга тырышасың түгелме?
Газизә, Рәсифәне өй эчендә калдырып, ишегалдына чыкты. Апасының тормышы турында уйланып утырып, Хәлиф энекәшен бөтенләй исеннән дә чыгарган. Чынлап та, кая булды ул? Хәлифнең еш кына әтисе кабере янына барып утыруын исенә төшереп, Газизә су буйлап кына зират ягына атлады. Кич тә якынлашып килә, яңгыр да яварга җыена. Кайда йөри бу исәр энесе? Хәлиф, чынлап та, зиратта иде. Андагы карт өянкеләр җилгә кушылып зарлана-сагышлана шауласалар да, койма буена килеп баскан Газизә әтисенең кабере янында утырган энесенең өзек-өзек әйткән сүзләрен ишетте: «Әти, синең кебек була алмадым… Белсәң икән… Кая барып… сугылырга-бәрелергә белмим… Ничек яшәргә…» Газизә арты белән утырган энесенең тавышыннан аның салган икәнен аңлады. Йә Аллам! Бу гына җитмәгән иде! Ата кабере янына улы хәмер күтәреп килгән дә оятын югалтып эчеп утыра! Алла сугар дип ничек курыкмый! Зират капкасыннан керергә җөрьәт итмичә, Газизә энесен өйгә кайтырга әйдәде. Тегесе, борылып, комачаулама дигәндәй, кул гына селтәде дә, нидер сөйләнүен дәвам итте. Башындагы яулыгын, өстендәге киемен төзәткәләп, Газизәгә зират эченә керергә туры килде. Өйгә кайтырга башта һич тә ризалашмаган Хәлиф, тарткалаша торгач чыгу юлына таба атлады. Изге ният белән корылган табыннан читләшеп, шундый көндә эчеп йөрүе өчен исерек абыйсын бүген тиргәү бик урынлы түгел иде, әлбәттә. Барыбер берни дә аңламаячак. Шулай да Газизә әти-әнисе рухын борчыган өчен абыйсына каты-каты гына әйткәләде. Абыйсы белән ул айныгач сөйләшергә булды. 
Алар өчесе дә бер ата-ана балалары түгелмени? Вәгыйзә белән Ясәвинең балалары түгелмени? Кичен йокларга яткач та, иртәгәсен юлга чыгар алдыннан да Газизәнең уеннан бу сорау китмәде. Җавап өмет итмәсә дә, ул үзен борчыган бу сорауны туганнарына да бирде. Милли гореф-гадәтне, динне мирас итеп ата-бабасыннан алган, шул хәзинәне балаларына тапшырган бер әти-әнинең балалары түгелмени алар? Кайда югалттык без үзебезне? Ата баласы кемнән туганын онытмый диләр түгелме? Ясәвинең бер кызы муенында тәре йөртә, ә бер улы зиратта эчеп йөри! Газизәнең ачынуы үзенә дә кагыла иде. Кайчан дингә килер кырык тугыз яшьлек хатын? Кайчан оныгына туган телен өйрәтер? Бу хәлләрне күреп, рухыгыз ничек түзә, әти-әни?! Каргап ятмыйсызмы безне? Сезнең рухыгызга атап кылган догаларның, изге табынның савабы булырмы? Бу дөньядан киткәндә иманлы ата-баба мирас итеп милекне дә түгел, ә иманын, җиде буын тарихын, милли гореф-гадәтен калдырырга тырышкан. Башка халыклар арасында эреп югалмас өчен туган тел биргән. Иле барның – теле бар. Теле юкның – иле дә юк. Мөселман динен иманы иткән татар балалары түгелмени без?! Халыкның юкка чыгуы аерым бер кешенең телен онытуы, динен югалтуы, гореф-гадәтен белмәвеннән башлана түгелме? Үз туган телен белмәгән зат баласына ни өйрәтсен? Менә шулай бер-ике буында татар милләтен йөрткән нәсел туктала, юкка чыга. Кызганычка, мондый нәселләр берәү генә түгел. «Син нинди заттан?» Күпләребез моны әйтә алмый. Затсызга әйләнеп барабыз. Әйе, күпләребез чит халыклар арасында яшәргә мәҗбүрбез.  Чит җирләрдә чит халыкка яраклашырга тырышабыз. Рәсифәләр, Гөлсемнәр, Фәридәләр шәһәрдә Раяга, Галяга, Фаяга әйләнә. Телебезне түгел, исемебезне генә дә танучы юк. Үз халкыңны үз итсәң, чит халыкка кол булмассың димәгәннәрме? Ә бит беребезне дә көчләп чукындыручы, муеныбызга тәре тагучы юк. Алты көн ач булсаң да, ата гадәтен ташлама, дигәннәр. Шулай ук беркемне дә көчләп эчертүче юк. Әйе, Газизә энесе Хәлифнең тормышы бик җиңелдән булмавын әйбәт белә. Хатыны белән тыныша алмыйлар. Бер балалары чирләш. Шулай да, тормыш авыр дип аракыга бирелү ул – көчсезләр гамәле, абый. Бәлки бу кыенлыклар сиңа юкка гына бирелмидер, кем белә. Бәлки, шушы авырлыклар аша сиңа Аллага сукмак сызылгандыр? Газизәнең үгет сүзләрен абыйсы, гаепле башын иеп, өнсез генә тыңлады. Юлга чыгарга җыенып йөргән Рәсифәнең дә тавыш-тыны ишетелмәде. Газизә күрде – апасы яшереп кенә муенындагы тәресен салып куйды. Туганнарның инде әти-әни кебек акылга өйрәтерлек кешеләре юк. Уртанчы туганнары бу эшне үз өстенә алырга мәҗбүр. Тыңласыннар. Туган әйтми, кем әйтер аларга? Читне үз иткәнче, үз туганыңа сыен. Башларында әз генә акыллары булса, бәлки, уйланырлар. Бала түгелләр – инде уйланырга бик вакыт. Ата баласы үз хатасын үзе юар, дигәннәр. Өч туган, бер ата-ана балалары, тиздән өч якка – үз юллары белән китәчәк. Тормышта да һәркемнең үз юлы. Тик адашмас, югалмас өчен безгә ата-баба сызган сукмактан атлау фарыздыр. Ата юлы балага такыр.

Фото: Изображение от wirestock на Freepik

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы “Туймәт төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе

ГАИЛӘ БӘЙРӘМЕ

Ата – ана бердәм булса, балалар күркәм үсә.

8 нче сыйныф укучылары һәм ата-аналары белән үткәрелгән гаилә бәйрәме эшкәртелмәсе.

Сыйныф җитәкчесе: Сагирова Ландыш Мөҗип кызы.

2015 – 2016 нчы уку елы

Гаилә бәйрәме.

Ата – ана бердәм булса, балалар күркәм үсә.

Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Р.Фәхретдинов

Максат: мәктәп белән ата-аналар арасында үзара элемтәне ныгыту;

гаилә эчендә татулык, дустанә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтү;

татар халык педагогикасы өйрәтүләрен һәр гаиләдә

кулланырга күнектерү;

вакытларын файдалы итеп үткәрүне оештыру;

Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, укучылар, килгән кунаклар! Белгәнебезчә без “Гаилә бәйрәме”нә җыелдык. Тату гаилә — бәхетле гаилә, ди халык. Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете — аның гаиләсе. Гаилә — һәр кешегә кирәкле җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була. Димәк, гаилә — ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Безнең йорт — безне саклаучыбыз, җылы учагыбыз. Анда һәрвакыт туры юл күрсәтүче, шәфкатьлелек орлыкларын иңдерүче, үзара мөнәсәбәтләрне җайлаучы ялкын булырга тиеш.   Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр бер — береңә мәхәббәт, ышаныч, үзара аңлашуларга нигезләнә. Бары шул чакта гына гаиләдә һәркем үзен чын мәгънәсендә бәхетле итеп тоя ала. Анда бер — берсен яраткан, бер — берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Безнең сыйныфтагы гаиләләр барысы да шундыйлар.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә, Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек — ярты бәхет диләр, Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез Урын алсын йөрәк түрендә.

Зур бәхетләр. Шатлык – куанычлар Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Имин булып атсын таң кояшы, Йөзегезгә нурлар сибелсен.

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык Һәм гомерлек бәхет китерсен.

Җыр:

Гаиләнең терәге – ир – ат, әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше – гаилә башлыгы. Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Әтиләр ил терәге, гаиләнең төп таянычы да. Безнең әтиләребез без тыныч матур яшәсен, шатланып уйнасын, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Шуның өчен безгә якын кешеләребезне, әтиләрне, үтеп киткән, 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә, әтиләр, ныклы сәламәтлек, балаларга үрнәк әти булуыгызны, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәвегезне телибез! Күгебез аяз, көннәребез имин булса, җирдә икмәк тә игелә, табыннарыбыз да мул, җаннарыбыз тыныч була. Ә безнең иминлегебезне саклап, Ватаныбыз сагында кыю йөрәкле, лачындай ир егетләребез тора.

Хөрмәтле ир – егетләребез! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз!

1 нче укучы:

Һәрвакытта иңнәремдә

Тоям әтием кулларын.

Һәрчак тыныч һәм бәхетле

Булсын барыр юлларым.

Кирәк булса, әтиләр күк

Утлар-сулар кичәрбез.

Илебезне саклау өчен

Батыр булып үсәрбез.

Әтиемнең гадел киңәшләре

Гаиләбезне түм-түгәрәк итә,

Өйне нурлы, ә безне бәхетле

Итү өчен шулар бик җитә.

2 нче укучы:

Минем әти кебек кеше

Җир йөзендә бер генә.

Дөньяда иң яхшы әти

Ул минеке шул менә.

Әтием — өйнең терәге,

Безнең өчен тырыша.

Безгә шатлык китерә

Аның һәрбер уңышы.

Без — әтинең балалары,

Аны бик яратабыз.

Һәр яктан да без әтигә

Охшарга тырышабыз

3 нче укучы:

Әтиләр сез, безнең газиз әтиләр сез, —

Нәсел күрке, дәүләтебез таянычы.

Матур узган бәйрәмнәрнең түрендә сез,

Иминлеге илнең, гаилә куанычы.

Әти булса, хәвеф – хәтәр дә юк,

Бәлалардан калкан кебек каплыйсыз сез.

Балаларның тынычлыгын, әниләрнең

Саф ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.

4 нче укучы:

Мин әтиемнең көчле кулларына

Күкрәгенә килеп сыенам,

Әйтерсеңлә кояш җылысында

Нурларында аның коенам.

Синең белән әти горурланам,

Син бит минем иң зур терәгем.

Авыр тормыш юлын җиңеләйтеп

Озак яшә, шушы теләгем.

Өйнең яктылыгы, җылылыгы

Күзләреңнән синең бөркелә.

Газиз әтиләрдән — әниләрдән

Аерылмасын иде беркем дә.

5 нче укучы:

Әтиләрнең олы йөрәкләре

Һәммәбезне тигез кайгырта.

Бөтен матур эшләре

Юлыбызны яктырта.

Әтиләрнең иң әйбәте,

Иң назлысы, яхшысы,

Иң шаяны, эшчәне,

Минем әти, ахрысы.

Ир – ат сезнең исемегез,

Атларга тиң үзегез.

Нәфис затлар сокланырлык,

Эшләгән һәр эшегез.

А.Б.: Җир йөзендә һәрбер бала әти диеп әйтсен, әти канаты астында үссен иде. Һәр бала әтисенең җылы, ягымлы карашын тоеп, таләпчән ныклы сүзен ишетеп, дус, тату гаиләнең терәге — әти икәнлеген сизеп яшәсен иде.

Кадерле әтиләр!

Тормышыбызның сез – терәге,

Ару белмәс йөрәге,

Урап узсын кайгы- хәсрәт,

Иминлек – җан терәге!

Җыр:

Ал.б. Халык гаиләдә атаның урынын югары бәяли. Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзен уйлап сөйләшүе, җаваплы кешеләргә итагатьле булуы, иҗтимагый активлыгы игътибарга лаек. Халык авыз иҗатында һәм педагогикасында ата кеше гаиләне яклаучы, туендыручы, яшәү шартларын булдыручы һәм гаилә намусын саклаучы итеп күрсәтелә. Бер үк вакытта ата — аек акыл иясе дә. Ул булмаса тормышның рәте китә.

1 нче укучы:

Әниләрне иң кадерле дибез,

Әтиләрсез яшәп буламы?

Таба алмам алыштырыр кеше-

Әйләнсәм дә бөтен дөньяны.

2 нче укучы:

Әтиләр узган җирдә

Шаулый игеннәр.

Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.

3 нче укучы:

Сез безнең күңелдә мәңгелек ышаныч.

Сез – көчле, сез – батыр, сез – безнең куаныч.

Сез – алтын багана, гаиләдә сез терәк

Тынычлык, иминлек сагында сез кирәк.

4 нче укучы:

“Балам” диеп бер дәшүе дә бит

Җылы сала җанга, күңелгә

Кайгыртуың өчен рәхмәт, әти,

Шулай булсын иде гомергә!

5 нче укучы:

Әткәй – әнкәй – минем пар канатым,

Сез булганга дөньям түгәрәк.

Иңне – иңгә, җанны – җанга куеп,

Яшик әле, яшик бергәләп!

Кадерле ӘНИЛӘР!

Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сез — безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез — әниләр! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез! Бөек татар шагыйре Хәсән Туфан әниләргә багышлап искиткеч матур һәм фәнни дөрес диеп тә өстисем килә, шигырь язган. Тыңлап үтегез әле.

И әниләр!

Сезнең сөт аша, әниләр,

Изге сөт аша керә

Сүзе дә илнең, үзе дә

Сабыйлар йөрәгенә,

Сезнең сөт белән керә.

Әманәт булып иленнән

Һәр гүзәл, әйбәт гадәт

Бәгъренә күчә баланың,

Тик сезнең аша, әниләр,

Сезнең сөт аша фәкать.

Үзе дә илнең, сүзе дә

Сабыйлар йөрәгенә

Сезнең сөт аша, әниләр,

Изге сөт аша керә,

Сабыйның йөрәгенә.

Гаиләдә иң кадерле зат — әни кеше. Әниләрдәге кебек мәрхәмәтлелекне, үзен — үзе кызганмыйча кайгыртучанлыкны, гадилекне, әйбәтлекне тагы кемдә күрә алабыз? Алар булганда гына көннәребез якты һәм җылы. Алар булмаса, тормышның яме, ашыбызның тәме булмас иде. Ә безнең   әниләр барысына да өлгерә: эшендә дә эшли, безне дә тәрбияли, әтиләрне дә көйли, йорттагы эшләр дә алардан башка эшләнми.

Татар хатыннары. Безнең, җан сөйгәннәр, аналар…
Аналарны хөрмәтләп җирдә шигырьләр языла, 
Аналарны хөрмәтләп җирдә сурәтләр ясала,
Аналарны хөрмәтләп җирдә hәйкәлләр куела, 
Ә аналар тапкан балаларның җаннары кыела. 
Жирдә hаман әле тынмаган сугышларда кыела.
Аналарны кадерлиләр, аналарны сөяләр, 
Аналарның алдында башларны ияләр,
Ә аналар йокысыз төндә бишек җырлары җырлыйлар, 
Сугышларда җаннары кыелган уллары өчен елыйлар.

Безнең төбәктән дә никадәр ана Бөек Ватан сугышына газиз баласын озатты, шуның күпмесе яу кырында ятып калды, хәбәрсез югалды. Ачы хәсрәттән чәчләренә чал төшкән, вакытсыз картайган әнкәйләрнең дә инде күбесе вафат, арысландай батыр уллар үстергән, фәрештәләрнең урыннары оҗмахтадыр.
Күпме солдат, Ватан алдындагы сугышчан антын үтәп, Әфган сугышында, Чечня сугышында hәлак булды.

Ярдәм сорап күп килделәр безгә

Барсына да бу ил булышты…

Тик беләсе иде.

Без соң тагын

Кайсы илгә күпме бурычлы.

“Интернациональ бурыч”, дидек,

Әллә нәрсә итеп сөйләдек.

Бурычтырмы…

Нигә меңәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

Япь-яшь кенә килеш күпме гарип-

Аналарның йөрәк түзерме?!

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк –кулы кирәк идеме?!

Илдә нигә кадерсезләнделәр,

“Бурыч” түләде бит алар да?

Ахыр чиктә йөрәкләре нигә

Граната булып ярыла?!

“Интернациональ бурыч” имеш,

Табалмадык шуннан башканы.

Ил “бурычы” булып,

Әсирлектә…

Газап чигә кемнең башлары?!

Тагын кемгә күпме “бурычлы” без,

Нигә белми халык?

Бүгенге

Яңа буын егетләре үсә-

“Бурыч” түләр өчен түгелме?!

Игътибар иткәнсездер безнең бүгенге кичәбездә сүз моң, сагыш, югалту ачысы һәм батырлык турында да булачак. Быел 2016 нчы елның 15 нче феврале — соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга – 27 ел. Әйе, моннан нәкъ 27 ел элек 1989 нчы елның 15 нче февралендә Брежнев хөкүмәте башлап җибәргән “тантаналы марш” тәмамлана. Брежнев хөкүмәте башлаган “тантаналы марш” безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә кайта. Гомерләре чәчәк таҗлары шикелле ачылып кына килгән 15 мең егетне ил буенча чәчеп йөргән “кара кызалаклар”, ”Әфган казалаклары” була.

Чит-ят җирдә киләчәкне раслап

Башын салды япь-яшь солдат.

Халык хәтереннән һичберкем дә

Югалтмас аны, юа алмас.

Ана газаплар белән баласын тудыра, аны аякка бастыру өчен сәламәтлеген дә, вакытын да кызганмый. Гаиләдә ананы изгеләштерү, аның баласының бөтен язмышы, шәхес булып формалашуы, олы тормыш юлында үз кыйбласын таба алырлык булып үсүе өчен җаваплылык тоюы, баласы — йөрәк парәсе өчен һәрчак җан атуы, аның бәхете хакына бөтен авырлыкларга барырга әзер торуы белән аңлатыла. Гаиләдә ана — иң изге, хөрмәтле кеше. “Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да, кайтара алмассың” ди халкыбыз.

Хәзер кадерле әниләребезне тыңлап үтик әле.

1 нче әни:

Бар хәстәрем, бар хәсрәтем
Бала өчен.
Хөрмәтем дә, хезмәтем дә
Бала өчен.
Үкенүләр, үтенүләр
Бала өчен.

2 нче әни:

Тынгысыз көн, йокысыз төн
Бала өчен.

Утка, суга тукталуым
Бала өчен.
Чыгар юлдан тукталуым
Бала өчен.

3 нче әни:

Таңнан әүвәл кайнар аш та
Бала өчен.
Тәгәрәгән кайнар яшь тә
Бала өчен.

Иртән — кичен йөрәк хисем
Бала өчен.

4 нче әни:
Барлык эшем, барлык көчем
Бала өчен
Янам — түзәм, көям — күнәм
Бала өчен.
Горур башны түбән иям
Бала өчен.
Төнен якты таңнар көтәм
Бала өчен.
Күңелемдә җырлар йөртәм
Бала өчен.
Бала өчен…

Рәхмәт, әниләр. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез.

1 нче укучы:

Елмайса йөзеннән аңлыйм 
Әнкәемнең теләген. 
Дөнья киңлегенә тиңлим 
Әнкәемнең йөрәген,
Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын, 
Әнкәем, гомерләрең.
Ай нурыннан да нурлырак 
Әнкәемнең йөзләре.
Моңлы көйдәй күңелемдә
Әнкәемнең сүзләре.

2 нче укучы:

Айдан, кояштан кадерле — син ул, әнием.

Иң ягымлы, иң сөйкемле — син ул, әнием

Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

3 нче укучы:

Газиз Әнкәй! 
Иң сөйкемле сүзләр — синеке! 
Йомшак, җылы куллар — синеке! 
Иң-иң татлы сүзләр — синеке! 
Җан изрәткеч җырлар — синеке!
Синсез дөнья күрмәс идек,
Синсез берни белмәс идек, 
Синсез берни кылмас идек, 
Синсез кеше булмас идек!

4 нче укучы:

Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием.

Аш – суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора, әнием.

Нинди назлы, нинди эшчән

Синең куллар, әнием!

Бөтен дөнья бәйрәм итә

Сине зурлап, әнием.

Гомер буе кайгыртасың

Безнең хакта, әнием.

Сүнмәс бәхет кояшыбыз

Син, чынлап та, әнием.

5 нче укучы:

Кая барма, шунда әнкәй йөзе,

Кая барсам – әнкәй күңелдә.

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп яши гомергә.

Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә:

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

Җан җылысын тоя күңелебез,

Әнкәй көчен тоя кулыбыз.

Үпкәләмәсеннәр! Әнкәйләргә,

Гел изгелек кенә кылыгыз.

Җыр:

Гаиләләребездә балаларыбыз булмаса, гаиләбезнең бер чите китек булыр иде. Алар безнең гаиләләребезгә ямь бирүчеләр, нәселебезне дәвам итүчеләр. Безнең укучылар үзләренең гаиләләрен бик яраталар. Һәрберсе үзләре һәм үз гаиләсе турында бик матур фотосурәтләр алып килделәр. Аларны сез презентациядә күрәсез.

(презентация карап алу)

Әрләмәгез берүк баланы,

Мең – мең төрле уе бар аның.

Ялгышса да читкә какмагыз,

Һәр эшеннән гаеп тапмагыз.

Әрләмәгез берүк баланы,

Шуклык белән үтә балалык.

Үткән балалыкның нәрсәсендер,

Булсын сагынып искә алырлык.

Әрләмәгез берүк баланы,

Балачаклар – фәкать гүзәллек.

Нәкъ әнә шул гүзәллеген аның

Мәрҗән итеп җепкә тезәрлек.

Хәтер дистәләрен чүпли – чүпли,

Бала чакта тезгән шул мәрҗән

Олыгайгач була олы тәсбих

Балачакта йөргән эзләрдән.

Халкыбызның иң әһәмиятле беренчел педагогик әсәре, һичшиксез, бишек җырлары. Туган телгә, иксез — чиксез дөнья киңлегенә алып керә торган рухи чыганакларның берсе – бишек җырлары. Әйдәгез, хәзер әниләребезне тыңлап китик, нинди бишек җырлары беләләр икән.

Әниләр бишек җырлары башкаралар.

Хәзер әтиләребезгә бәйге игълан итәбез.

Ә хәзер, кадерле әтиләребез, сезгә хыялыгыздагы йортны төзү мөмкинлеге бирәбез. Мин сезгә кирпечләр җыелмасы бирәм (турыпочмаклык формасындагы 6 картон кәгазь – “кирпеч”, өчпочмаклы түбә салынган конверт). 3 кирпечтә “сәламәтлек”, “елмаю”, “ярату” сүзләре язылган. Калган кирпечләргә бәхетле гаиләне билгели торган сүзләр язылырга тиеш. Үзегезнең гаҗәеп өегезне нинди кирпечләрдән төзерсез икән? Түбәгә аерым исем бирелергә мөмкин. (6 кирпеч, өчпочмаклы түбә, өстәмә ак кәгазьләр, төсле кәгазьләр, кайчылар әзерләп куела.)

Әтиләребез өй төзегәндә улларыбыз аларны матур җырлары белән рухландырып торырлар.

Җыр:

Әтиләрнең өйләрен карыйбыз, аларның фикерләрен тыңлыйбыз.

(Өй эчендә бәхет урнашу, аның бәхетле нигезле булуы бик мөһим.)

Хәзер әйдәгез, балаларны да сынап карыйк әле. Кадерле кешеләре авырып киткәндә, баласы әти — әнисен ничек дәвалар икән? Әлбәттә, тәмле сүз белән. Сөйдергәндә тел, биздергән дә тел ди халык. Матур, йомшак, ягымлы сүзләрне ишетү һәркем өчен бик рәхәт. Ләкин мондый сүзләрне ишетү өчен, үзеңә дә тәмле телле булырга кирәк. Юкка гына “Авызың ни әйтсә, колагың шуны ишетә”, — димиләр бит. Матур сүз кешенең кәефен күтәрә, тынычландыра, эшчәнлеген арттыра. Шуңа күрә бер-беребездән ягымлы сүзне кызганмыйк. Әйдәгез эле, егетләр, “Кем күбрәк ягымлы сүз белә?

(укучылар бер сызыкка тезелеп басалар, чиратлап ягымлы сүз әйтәләр, бер сүз әйткән саен бер адым алга атлыйлар.)

Беләбезме, таныйбызмы, онытмадыкмы икән?” уены.

Ромашка” Балаларга:

1). Әти — әниегезнең туган көне, елы кайчан?

2). Әти — әниегезнең яраткан ризыгы нәрсә?

3). Әти — әниегезнең яраткан төсләре?

4). Әти — әниегезнең өйләнешкән көннәрен, елын әйтегез.

5). Әти — әниегезнең яраткан җыры нинди? Әгәр мөмкин булса, 1 куплетын җырлап күрсәтегез.

6) Тиздән 8 март – халыкара хатын-кызлар көне. Кызларны шушы бәйрәм белән котлагыз.

Җор телле кеше үз сөйләмендә мәкальләрне еш куллана. Мәкальләр, гадәттә, кешеләргә әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирә. Аларны өйрәнү, сөйләмебезне баета, фикерләвебезне үстерә, халыкка, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Хәзер, шуны ачыклау максатыннан , “Мин башын әйтәм, сез дәвам итегез”уены оештырыла.

Агачны яфрак бизәсә, кешене (хезмәт бизи.)

Аз сөйлә, күп (эшлә.)

Ашаганың белән мактанма, (эшләгәнең белән мактан.)

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез (көн күрмәс.)

Ул ояты атага, (кыз ояты анага.)

Атасы барның (бәхете бар.)

Атасы кем (улы шул.)

Оясында ни күрсә, (очканда шул булыр.)

Атаң данын онытма, (дан эшләүдән курыкма.)

Ата юлы (балага такыр.)

Атаның сүзе – (акылның үзе.)

Атасы барның (бәхете бар.)

Атаңа ни кылсаң, (алдыңа шул килер.)

Баланың бармагы авыртыр, (ананың йөрәге авыртыр.)

Улы данга чыкса, (анасы яшәрер.)

Эшләгәнең кеше өчен булса, (өйрәнгәнең үзең өчен).

Җылы җил бозны эретә, (җайлы сүз җанны эретә).

Ана күңеле балада (бала күңеле далада).

Өйнең яме (бала белән).

Каты сүздән тал сына, (йомшак сүзгә таш сына)

Әйдәгез, тапкырлыкта – зирәклектә дә көч сынашып алыйк әле.

Әйткәч, беләсегез килә, белгәч көләсегез килә. (табышмак)

Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. (мәктәп)

Кашыктан аягын салындырып утыра.( токмач)

Җаны да юк, тыны да юк, үзе күлмәк кия. (мендәр)

Ач булса ята, тук булса торып утыра. (капчык)

Җаны юк, каны юк, үзе тимерне тарта. (магнит)

Кайвакыт ул мамык төсле йомшак, кайвакыт таш кебек каты, кайчагында баллы, кайвакытта әремнән дә әче, кылыч кебек үткен дә була. Ул нәрсә? (тел)

Өнсез, җансыз — иң яхшы дус, Теле юк, үзе аңлата.(китап)

Бер байлык бар — янмый, Карак та урлый алмый,

Төшеп тә югалмый. (белем)

Күңелсезгә – юаныч, күңеллегә – куаныч. (җыр)

Җыр:

Ал.б. Хәзер гаиләләргә тормыш көнкүреш турында сораулар биреләчәк. Ромашка таҗыннан үзегезгә тиешлеләрен сайлап алыгыз.

1.Сезнеңчә, бала тәрбияләүне кайчан башларга кирәк?

2. Телевизордан нинди тапшыруларны яратып карыйсыз?

3. Нинди газета – журналлар алдырасыз?

4. Сезнең гаиләдә кем фикере өстенрәк?

5. Гаиләгез белән нинди уеннар уйныйсыз?

6. Ял вакытыгызны ничек үткәрәсез?

7. Сезнеңчә бәхет нәрсә ул?

8. Бала эшкә кайчан өйрәнергә тиеш?

Ал.б. Бәйрәмебезнең беренче өлеше төгәлләнеп килә. Бүгенге кичәбездә катнашкан, безнең белән бергә уйнаган, җырлаган, күңелле итеп вакытын үткәргән барлык әти – әниләргә, балаларыбызга зур рәхмәт. Гаиләләрегез тату, күркәм, тигез булсын. Балаларыгыздан авыр сүз ишетмәгез, аларның мәрхәмәтлелеге, шәфкатьлелеге тормышыгызны тагын да нурландырып, бизәп торсын.

Сезнең бәхет капкасын,

Кайгы — хәсрәт какмасын.

Бәла — каза дигән нәрсә,

Сезнең өйне тапмасын.

Кулыгыз — кулга нык торсын,

Бәхетегез мул булсын.

Ахыр сулуларга кадәр

Нигезегез бер булсын.

Тигезлектә — тиңлектә,

Гомер итеп иректә,

Аерылмыйча — каерылмыйча,

Картаегыз берлектә.

Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер — берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, яратылырга, оя корырга, очарга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Безнең сыйныф гаиләләре барысы да “Үрнәк гаилә”, “Сөйкемле гаилә”, “Тату гаилә”, “Тырыш гаилә”, “Бердәм гаилә”,”Сәнгатькә гашыйк гаилә”, “Тапкыр гаилә”.

Бүгенге очрашуга нәтиҗә ясап, мин сезне танылган гаилә психотерапевты Вирджиния Сатир киңәшләре белән таныштырып үтәсем килә. Ул баланы көнгә берничә тапкыр кочаклап алырга киңәш итә. 4 тапкыр кочаклау һәр кешегә (балага, иреңә, өлкән кешегә һ.б.) гади яшәеш өчен кирәк, ә үзеңне бәхетле итеп тою, һәрвакыт күтәренке кәефле булу өчен, 8 тапкырдан да ким кочакламаска кирәк икән. Хөрмәтле кунаклар, бер – беребезгә җылы, ягымлы сүзләррне кызганмыйк, бәхетле булыйк.

Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны янында үтә.

«Һәр халыкның мәкале үзенчә. Аның кайчан туа башлаганы билгесез, авторлары исемсез, шулай ук аның әле дә туудан туктаганы юк. Тормыш һәм халык яшәгән җирдә аның тумавы мөмкин дә түгел: чөнки кеше үз табигате буенча шагыйрь, үзе тәҗрибә һәм иҗат иясе. Шунлыктан мәкаль башлап ялгыз кеше авызыннан әйтелсә дә, һәр уңышлы иҗатны эләктереп алучы халык аны телендә саклый, тагын да шомарта, чөнки аны гомуми мәгънәгә күтәрүче халык үзе бөек шагыйрь, үзе тормышны иҗат итүче бөек даһи ул». Нәкый Исәнбәт

Ата-ана, бала-чага турында мәкальләр

* Анадан күлмәксез туалар, күлмәкле булалар.
* Бабайга таяк кирәк, бәбәйгә сиртмә кирәк.
* Бала заманасына охшап туар.
* Баланы кыйнап юатма, көйләп юат.
* Бала кошның авызы зур булыр.
* Күгәрчен баласы күрексез булса да, үскәч күгәрчен була, ди.
* Ана дигән хәзинә.
* Анаңдай ана булмас.
* Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да бурычыңны кайтара алмассың.
* Ана — шәфкать диңгезе.
* Ана яхшылыгын авырсаң белерсең.
* Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул җыймас.
* Анасыз корт ил булмас.
* Анасына өргән эт бүре авызына төшәр.
* Суга ага башлагач, бабай да: «Әнием!» дип кычкырган.
* Әни суккан авыртмый.
* Әнкәм йорты алтын бишек.
* Йорт анасы белән корт анасы бер.
* Мең нәнкә дә бер әнкәне алыштыра алмас.
* Өйнең яме ана белән.
* Туган ана бер, туган Ватан бер.
* Үз анаңны яратсаң, минекен мыскыл итмә.
* Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.
* Алтмышка җитсен бала,
Ана өчен һаман да бала.
* Алып анадан туар, аргамак биядән туар.
* Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.
* Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
* Ана бала өчен төн йокысын өч бүлә.
* Бала моңын ана белер.
* Баланың телен анасы белер.
* Баласы өчен ана арыслан утка кергән.
* Бала тугач ук анасы телен аңлый, имеш.
* Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,
Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.
* Ханнан бала олы,
Баладан ана олы.
* Алтын канат атаң бар, көмеш садак анаң бар.
* Ата-ана гаебен тикшерү бала эше түгел.
* Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.
* Ата-ана теләге
Утка-суга батырмас.
* Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.
* Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,
Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
* Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр.
* Ата аркасы — кала аркасы.
* Ата — беләк,
Ана — йөрәк.
* Ата — җизнә,
Ана — казна.
* Ата — йортның матчасы,
Ана — йортның өрлеге,
Балалар — стенасы.
* Ата йөрәге — таудан өлкән,
Ана йөрәге — диңгездән тирән.
* Атаның каны,
Ананың сөте.
* Атаң-анаң — чын дусың,
Дус-ишләрең — юлдашың.
* Атаң кебек кешегә тел озайтма.
* Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер.
* Атаңны башыңда тот,
Аңаңны учыңда тот!
* Ата өчен улы җан бирсә, улга дан.
* Ата сүзен тыңламаганны, атауга ыргытканнар, ди.
* Атасы барның бәхете бар.
* Атасын алдаган илен дә алдар.
* Ата угылының үзеннән шәбрәк булуын тели.
* Ахмак малай ата-анасын үзенә дошман дип уйлый.
* Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама!
* Аю да баласын «йомшагым» ди.
* Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: бере ата, бере ана, бере карендәш.
* Әти тунын күтәреп кисәң, тап-таман.
* Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.
* Йомырка тавыкны өйрәтми.
* Мөгезен кем сындырганны болан онытмас,
Атасын кем хур иткәнне олан онытмас.
* Үзең бел, ата-анаңа киңәш ит.
* Ымны белмәгән нине белсен?
Атасын белмәгән кемне белсен?
* Эт атасын танымас.

14383. Алтын-көмешнең искесе булмас, ата-ананың бәһасе булмас.

14384. Ана барда атаның бер күзе сукыр, ана юкта ике күзе дә сукыр.

14385. Ана камчысы мамыктан, ата сүзе тимердән.

14386. Ана каргышы үтермәс, ата каргышы калдырмас.

14387. Ана өйрәтсә, балалар җитез булыр; ата өйрәтсә, балалар акыллы булыр.

14388. Аналы-аталы — алтын канатлы.

14389. Анасы юк кыз ятим, атасы юк ул ятим.

14390. Анасына карап кызны, атасына карап улны мактама.

14391. Анаң үлсә, дәрьяң кибәр; атаң үлсә тавың авар.

14392. Ата — алтын садак, ана — алтын канат.

14393. Ата-ана бердәм булса, балалары күркәм үсә.

14394. Ата-ана гайрәтле булса, бала гыйбрәтле була.

14395. Ата-ана догасы утка-суга батырмас.

14396. Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.

14397. Ата-ана күңеле бала-чагада, бала-чага күңеле тауда-ташта.

14398. Ата-анага ала карга гына охшый.

14399. Ата-анага кадер күрсәткән бала-чагадан кадер күрер.

14400. Ата-анадан калганчы башсыз кал.

14401. Ата-аналы бала — алтын канатлы бала.

14402. Ата-ананы тыңлаган әдәм булган, тыңламаган — әрәм булган.

14403. Ата-ананың үлгәне — баладан хурлык күргәне.

14404. Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр.

14405. Ата-анаңны тәрбия ит, үзең дә тәрбия күрерсең.

14406. Ата байлыгы улга җитмәс, ана байлыгы кызга җитмәс.

14407. Ата — беләк, ана — йөрәк.

14408. Ата — йортның матчасы, ана — йортның өрлеге, балалар — стенасы.

14409. Ата йөрәге таудан өлкән, ана йөрәге диңгездән тирән.

14410. Ата күргән ук ата белер, ана күргән тун кисә белер.

14411. Ата күргән ук юнар, ана күргән җеп җегерләр.

14412. Ата малы белән ул тормый, ана малы белән кыз тормый.

14413. Ата телен ул ала, ана телен кыз ала.

14414. Ата үлү — арка сыну, бала үлү — канат сыну, ана үлү бәгырь ите сулу.

14415. Ата — җизнә, ана — казна.

14416. Атага тартып ул тумас, анага тартып кыз тумас.

14417. Атадан калсаң да, анадан калма.

14418. Аталы бала аркалы, инәле бала — иркәле.

14419. Аталы ятим — гарьсез ятим, аналы ятим — иркә ятим.

14420. Атам үлде — аркам сынды, анам үлде — чырагым сүнде.

14421. Атаны узып ул сөйләмәс, ананы узып кыз сөйләмәс.

14422. Атасы суккан ул уңар, анасы суккан ул уңмас.

14423. Атасы торып улы сөйләгәннән биз, анасы торып кызы сөй-ләгәннән биз.

14424. Атасы юк ул куштан, анасы юк кыз куштан.

14425. Атасы юкта ул баштак , анасы юкта кыз баштак.

14426. Атасын кара — улын коч, анасын кара — кызын коч.

14427. Атасыз ятим — кол ятим, анасыз ятим гел ятим.

14428. Атасызны кияү итмә, анасызны килен итмә.

14429. Атаң-анаң барда хөрмәт ит, үлсәләр зиярәт ит.

14430. Атаң-анаң — чын дустың, дус-ишләрең — юлдашың.

14431. Атаң арыш чәчмәсә, анаң урак урмас.

14432. Атаңны башыңда тот, анаңны учыңда тот.

14433. Ачтан үлсәң дә, ата-ананы ташлама.

14434. Бала — ананың йөрәк тамырыннан, атаның җилкә тамырыннан.

14435. Бала, кыңгыр булса да, ата-анага сөйкемле.

14436. Бала-чагага ата-ана мал биргәннән акыл биргәне артык.

14437. Бала яман булса, ата-анасына оят булыр.

14438. Бала өчен ананың — йөрәге, атаның беләге авыртыр.

14439. Балага мәхәббәт анада туксан тугыз өлеш, атада бер өлеш, ди.

14440. Баланың ата-анасы, карга булса, «карр-карр» дияр.

14441. Баланың гаебе — ата-ананыкы.

14442. Баланың хәле көнчыгыштан көнбатышка таралыр — ата белән анага беленмәс.

14443. Дөньяда ата-анадан башка бар да табыла.

14444. Ир бала — анасына, кыз бала атасына охшаса, бәхетле була, ди.

14445. Кемнән туган — шуны куган.

14446. Корбан башы — коры баш, әти белән әнигә; чуртан ба¬шы — чур җелек, хатын белән үземә.

14447. Кыз баланың ата-ана кулында кырык бер ел гомере бар, ди.

14448. Мең асрамый, бер асрый.

14449. Тайкалы чакны яхшы ата-ана өендә торырга, тастарлы булгач авыр.

14450. Чапкан атка дала кадерле, ата-анага бала кадерле.

14451. Ул күрекле, кыз күрекле — ата-ананың килер дәүләте; ул күрексез, кыз күрексез — ата-ананың китәр дәүләте.

14452. Улның ояты атага, кызның ояты анага.

14453. Ыргак тотып атаң калганчы, уймак тотып анаң калсын.

14454. Әдәм баласын әдәм иткән дә ата-ана, әрәм иткән дә ата-ана.

14455. Әнкә белән бала калса — анага көч , әткә белән бала калса — балага көч.

14456. Әнисе юкның әтисе күптән юк.

14457. Әти-әни бар булсын, авызы-борыны юк булсын.

14458. Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.

14459. Өч яшьлек малай атага булышыр, өч яшьлек кыз анага булышыр.

14460. Үлгән атадан ярлылар кала, үлгән анадан ятимнәр кала.

14461. Ана басмаган, ата кысмаган.

14462. Ата улны белми, ана кызны белми.

14463. Атам юк ырылдарга, анам юк мырылдарга.

14464. Атасын сорасаң — таныксыз, анасын сорасаң — белексез.

14465. Атаң яхшы, анаң яхшы, кемгә охшаган син шакшы.

14466. Атаң үлсә ни миңа, анаң үлсә ни миңа, биш сум акча бир миңа.

14467. Кыямәтлек ата-ана.

14468. Әтисен-әнисен тапмадым.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Асу тп вопросы к экзамену
  • Асу структура экзамена
  • Асу сдать экзамен
  • Астрофизика что сдавать на егэ
  • Астрофизика для егэ

  • Добавить комментарий

    ;-) :| :x :twisted: :smile: :shock: :sad: :roll: :razz: :oops: :o :mrgreen: :lol: :idea: :grin: :evil: :cry: :cool: :arrow: :???: :?: :!: