Балачакка кире кайтыр идем,
Кире кайта торган юл булса…
Бу юлларны кабатлаганда, ирексездән үзеңнең балачак елларыңа, ул елларның җылы истәлекләрен саклаган туган якларыңа, туып-үскән йортыңа иң кадерле төш күргән сыман әйләнеп кайтасың. Күзеңне йомасың, ул төшнең озаграк сузылуын, кабатлануын телисең, иң самими булган хатирәләрдән аерыласы, уянасы килми. Күңелле уеннары, уку еллары, шуклыклары, әти-әни кочагында бер борчусыз яшәгән вакытлар булып истә калган ул. Чәчләргә чал кереп, үзебез әни, дәү әни булгач кына, ул чакларның, хәзер инде буй җитмәслек еракта калган иң кадерле чор булганын, аны берничек тә кайтарып булмаслык хыял икәнен күңелебездән үткәрәбез.
Балачак кая китә? Ни өчен аны табып булмый? Балачакның чагылышын без – өлкән буын тәрбиячеләре, хәзер инде оныкларыбызда күрәбез. Ләкин… бу балачак үзгә. Тормыш юлыма, язмышыма шулай язылгандыр, эшем, һөнәрем мине балачактан аермыйча, балалар белән бергә атларга, аларның борчуларын, куаныч-шатлыкларын да уртаклашып яшәргә мөмкинлек бирде. Балалар – безнең чагылышыбыз. Алар безгә үзебез дә оныткан балачак серләрен ачалар. Үзләренең гөнаһсыз уйлары, фикерләре, гамәлләре белән дөньяны ачык, матур төсләргә буйыйлар.
Сабый чагымның кадерле мизгелләрен күз алдына китереп, мин үземнең альбомымны ачам. Хәзерге кебек төсле, чуар, бетмәс-төкәнмәс фотолар юк анда. Аклы-каралы фон, бераз тоныграк булса да, киресенчә, шул мизгелне тагын да яктырта кебек тоела. Шуның өчен алар минем өчен бик кадерле. Гади генә татар авылында, гади генә гаиләдә туып-үссәм дә, агач бүрәнәләрдән салынган гади генә мәктәптә укысам да, күңелемә күпме изгелек, миһербанлылык орлыклары чәчкән кадерле әти-әниемә, әби-бабаема, беренче укытучым Тәэминә апага, барлык укытучыларыма, авылдашларыма чиксез рәхмәтлемен һәм бурычлымын.
Балаларга белем һәм тәрбия биргәндә, нинди дә булса һөнәргә өйрәткәндә, үзеңнең аңа ничек өйрәнүең, нинди хисләр кичерүең искә төшә. Чагыштырулар аша, үзеңнең тормыш тәҗрибәсе үзеннән-үзе эшкә җигелә.
Балалар әкияттәге кебек матур, җиһазландырылган бакчаларга йөриләр, яхшы мәктәпләрдә укыйлар. Шул матурлыкның кадерен белергә өйрәткәндә, күңелдә хатирәләр яңара. Без бала чакта безнең авылда балалар бакчасы юк иде. Хәзер авылымны урап, мәктәпкә керәсе килгән минутлар була, ләкин без укыган мәктәп тә юк инде. Күп еллар элек, янгын аны юкка чыгарды. Ә хәтердә – сары баскычлар, баскычтан менә торган култыксалар (перила), мәктәп бакчасы, пионер бүлмәсе, андагы быргы, барабаннар, агач парталар, Фатыйх абыебызның директор бүлмәсе, Габдулла абыйның остаханәсе, Мөнир абый белән Гаязетдин абыйның физика, химия кабинетлары, Фәрт абыйның музее, ботаника бүлмәсе, Наҗия апаның татар теле кабинеты, мәктәп китапханәсе, Асия апа укыткан рус теле кабинеты. Укытучылар бүлмәсен үтеп, зур ишектән кергәч тә, мич янында 1нче пост, пионер бүлмәсе янында 2нче пост. Һәрберсе күз алдында. Фатыйх абый үткәргән линейкаларда бернинди микрофоннар да булмаган, чебен очканы да ишетелеп тора иде. Шулкадәр хөрмәт булган укытучыларыбызга!
1нче сентябрьдә мәктәбебез бакчасыннан чиләкләп җыеп, алма алып кереп тараталар иде. Шул алманың исләре кебек хуш исләрне… беркайда да тойган юктыр. (Зур кибетләр, базар тулы җиләк-җимеш инде, югыйсә). Озын тәнәфестә, киенмичә дә, Әлфия апа пешергән ботканы ашарга чаба идек, аның каравы, авыртып та ятмадык. Авылыбыз районда иң зур авылларның берсе. Элек 5 мәхәллә булып, 5 мәчетле авыл булган, димәк озын урамлы авыл. Мәктәп ерак дип, яңгырлы, кар-буранлы көннәрдә дә укуны калдырып, өйдә утырганны хәтерләмим. Буранлы көннәрдә Хания апай, Илһам, Илһамияләргә мәктәпкә менәргә юл ачам, дип, Миннәхмәт абый иртә таңнан ук, авылның бер башыннан икенче башына кадәр тракторы белән юлны чистартып куя иде.
Ирексездән мәшһүр язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевның чагыштырулары искә төшә. “Торналар төшкән җирдә” дигән әсәрендә ул туган авылын, авыл кешеләрен, аларның һөнәрләрен, пешергән ризыкларын, Масра басуын шулкадәр яратып, үз итеп яза. Минем өчен дә сары идәнле, мич белән җылытыла торган, гади киемле (ә берсеннән-берсе уздырып сатып алынган затлы киемнәрдән түгел) авыл балалары укыган шушы мәктәптән дә кадерле йорт булмагандыр. Матур традиция буларак, авылыбыз мәктәбендә ел саен классташлар очрашулары була. Мәктәпне 10, 20, 30, 40 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар, укытучылар белән очрашып, истәлекләрне яңартып, балачакка кайтып киләбез. Бу очрашуларны оештырган өчен классташым, мәктәп директоры Котдусов Гамилгә зур рәхмәтләрне җиткерәм. 2009нчы елда шул бәйрәмне башлап җибәргәндә Габдулла абыебыз «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй» дигән көйне уйный башлагач, елый-елый җырладым. Габдулла абыйның гармун уйнавы элек тә, хәзер дә беркемне дә битараф калдырмый. Хәтеремдә, 1975нче елда, Бөек Җиңүнең 30 еллыгын бәйрәм иткәндә, без – 4 укучы, һәйкәлдәге солдатлар булып сөйләдек. Ул вакытта һәйкәл дә классташым Муллагалиев Ифратларның каршысында иде. Габдулла абый – безнең класс җитәкчесе. Шул вакытта ул кыңгыраулы гармун белән сугышка озату көен – Герман көен уйнады. “Күңелләрне кузгаттың”, диешкән әби-бабайларның да күзләренә яшь килгән иде.
Мәктәп мине Г. Ахунов, М. Мәһдиев, Г. Бәшировлар укыган Арча педучилищесына озатты. Бу да минем өчен зур мәртәбә. Анда укыган чор балачак булмаса да, үсмер чакның матур да, моңсу да булган истәлекләрен саклаган еллар ул минем өчен. Бу уку йорты мине укытучы һәм тәрбияче итеп чыгарган, зур тормышка кертеп җибәргән. Балалар күңеленә юл табарга, үз йөрәгең аша үткәрергә өйрәткән. Шуңа күрә балалар белән аралашканда, үземнең кечкенә чактагы күзлектән карарга тырышам.
Сүзем хезмәт тәрбиясе хакында. Үземнең ничек итеп эшкә өйрәнгәнем искә төшә. Әти-әнием дә зур шәһәрләрдә, югары уку йортларында укымаганнар. Ләкин күңел матурлыгы, хезмәт сөючәнлек, миһербанлылык, яхшылык сеңдергәннәр безнең йөрәкләргә. Кечкенәдән үк хезмәт тәрбиясе бирергә кирәк, дибез. Безгә кечкенә вакытта аны сүз, әңгәмә, рәсемнәр белән башлап түгел, ә турыдан-туры эш кушып өйрәттеләр. Мин укырга керәсе елда бер яклы өйгә терәп, икенче өй салдылар. Шунда идән себереп йөргәндә, әбием “И кызым да үсеп җитте, кул арасына керә башлады” дип мактавыннан ничек үсеп китүемне белсәгез икән!? Балаларны хезмәтләре өчен мактаганда күз алдына килә шул вакытлар. Башлангычта укый башлагач та, чөгендер чүбе утап, ә соңрак печән, яфрак җыеп, бәрәңге алып эшләргә өйрәнеп үскәнбез, шөкер. Чиләк-көянтәләп су ташыганда, чишмәләрнең, су буйларының матурлыгын да күргәнбез. Шулай хезмәт итеп, чыныгып үскәнгә күрә, без бөтен нәрсәгә өлгерергә, җитешергә өйрәнгәнбез.
Балачактан сеңгән тырышлык, “мин моны эшләргә тиеш”, дип, үз алдыбызга максат кую безнең каныбызга сеңгән. Шуңа күрә мин, көнне-төнне белмичә эшли торган, балаларны тәрбияләү дигән хезмәтне сайлаганмын. Балачакның шушы “мәктәбе” безгә тормыш мәктәбенең башлангычы булган. Ул мәктәп – алда әйтеп үтелгән агачтан салынган мәктәп – йорт кына түгел, ә ял да иткән, печән дә җыйган болын-кырлар да, җиләк, чикләвек җыйган, походларга йөргән урман да. Тормыш мәктәбе – безнең өчен бәрәңге, чөгендер басуы да, алма, яшелчә бакчасы да, балык сөзгән су буйлары да, караңгыга кадәр туңып беткәнче чана шуган тау битләре дә, җәйге лагерьлар да.
Балачак бәйрәмнәре турында әйтеп үтмәсәм, язмам тулы булмас кебек. 19нчы майда пионер көнен бәйрәм итәргә барганда, шарлар кабартып, быргы, барабаннар белән авыл урамнарын узганда, олысы, кечесе безне озатып кала иде. Әле дә хәтеремдә, бәйрәмгә сумка әзерләгәндә, Балтачка төшеп, 27 тиенгә лимонад (дөньядагы иң тәмле лимонад!!!), 21 тиенгә вафли (1 пачкада өчәү), 35 тиенгә “Завтрак туриста” дигән консерва (ярмалы) ала идек. (Өйдән – ипи, 2 йомырка.) Эх, урманга барып җитеп, шуны утырып ашауларыыыыыы! Октябрь бәйрәмендә бәлешләрнең, бәрәңге алган вакытта басуда ашаган төелгән бәрәңгенең тәмнәрен бернәрсә белән дә чагыштырып булмый!
Китап кадере, дигән төшенчә турында да әйтеп китим әле. Балаларга безнең кулларга килгәнче китапларның күпме юл үткәне, аларны саклап тотарга кирәклеге турында сөйләгәндә, үзебезнең дәреслекләр эзләп, ничә чакрымнар юл үткәнебез искә төшә. Ул вакытларда дәреслекләр мәктәптә бушка таратылмый иде. Көннең иртәсе, киче дип тормыйча, район үзәгендәге – Балтачтагы бердәнбер кибеткә ниндидер дәреслек кайтканын ишетсәк (берәр тәмле ризык саталармы, дип уйларсың), тизрәк шунда чаба идек.
Халыклар дуслыгы турында әңгәмәләр үткәргәндә дә, балачак кичерешләре күз алдына килә. Безнең Балтач районы республиканың төньяк читендә урнашкан. Анда элек-электән үк татарлар, керәшеннәр, удмуртлар, марилар дус, тату гомер иткәннәр һәм хәзер дә шулай. Без кечкенә вакытта ук Нотфулла бабаем :
“Хөрмәт ит, кунакны,
Хөрмәт ит, кунакны”,
дип җырлап йөри иде. «Бабай, син нишләп һаман шул җырны җырлыйсың?», дип сорагач, “Иртәгә Бәчели (Василий) бабаң берничә көнгә безгә тегү тегәргә килә. Безгә аны кунак итәргә, сыйларга кирәк”, – дия иде. Кар явар алдыннан Питер (Петр) бабаң җылы итекләр басып алып килер. Ул да безнең өчен “кунак ”, дип, аны көтә иде. Бабаем гомеренең соңгы көннәренә кадәр авылыбызда мулла булып торып, мөселман кешесе буларак, ислам динен тотса да, башка дин кешеләренә хөрмәт белән карады һәм безне дә шуңа өйрәтте.
“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкаль, минемчә, искереп бара кебек. Ир-атлар өчен генә түгел, хатын-кызлар өчен дә туры килә аның мәгънәсе. Барлык әниләр белә торган һөнәрләр өстенә, минем әнием, әтием белән бергә 15 ел тракторчы булып та эшләгән. Менә кем өйрәткән мине тырышлыкка!
Тәрбияче ул – әни дә, әби дә, тегүче дә, язучы да, ризыклар пешерүче дә, гаиләдә чыпчык та чүпләп бетерә алмаслык эшләрне башкаручы да. Ул гына да түгел – энә белән кое казучы да, ни өчен тегеләй, ни өчен болай, дип күзеңә карап, мең төрле сорау бирүче нәниләр өчен галим дә, бергә эшләгән хезмәттәшләренә ярдәмче дә, киңәшче дә, сердәш тә. Ни өчен мин боларны шулай бөртекләп язам соң, дип уйлап куям. Һәм җавабын да табам. Шул тойгылардан торган бөртекләр миңа хәзер балалар белән эшләр өчен җылы күңел, җылы хисләр, җылы куллар биргән.
Туганнар кадерен белергә, бертуганнар белән кардәшлек, туганлык хисләрен саклап яшәргә өйрәткәннәр безне әти-әниләр, әби-бабайлар. Уртанчы сеңелем Гөлфия гаиләсе белән Менделеевскида гомер итә. Киңәшләшеп, кунакка йөрешеп, шатлыкларны уртаклашып, борчуларны бүлешеп яшибез. Кече сеңелем Язилә туган авылыбызда – Соснада яшәп, ире Тәлгать белән матур тормыш алып баралар. Асия кодагыйга да кайткан саен рәхмәтләр укыйм. Кайчан гына кайтып керсәң дә, ачык чырай, якты йөз белән каршы алалар. (Тик Фәргать кодабыз узган ел вафат булды. Урыны оҗмахта булсын.) Туган ягыңны сагынганда, шул сагынуларны басар өчен, кайтып керер кешеләрең булу – зур бәхет икән ул. Моны үзе кичергән кеше генә аңлыйдыр.
Шуның кадәр тормыш мәктәбендә укып, бар белгәнеңне ничек инде балаларга бирмисең? Рәхмәт сиңа, язмышым, рәхмәт, узган тормышым! Матур киләчәк белән дәвам итсәң иде. Истәлекләр белән тулы язмамны Фәнис Яруллинның сүзләре белән йомгаклыйм.
Яшәгән һәр көнең, эшләгән һәр эшең
Сузылыр якты бер нур булып:
Сайлаган юлыңа гомерең буена
Күңелеңдә сакласаң тугрылык.
Гөлфәния Никитина, Яр Чаллы шәһәре, 118нче “Алмакай” балалар бакчасы тәрбиячесе. (Балтач районы, Сосна авылында туып үстем.)
Автор:
Марданшин Булат Радисович
Бәхеттән бәхетсезлеккә бер адым,
ә кирегә юллар бик озын.
Яһүди халык мәкале.
Бала,балачак! Бу сүзләр кеше күңелендә бары тик яхшы хисләр генә уята,матур хатирәләрне генә искә төшерә. Балачак – кызыклы, мавыктыргыч вакыйгаларга бик бай чор.
Минем балачагым искиткеч кызыклы чорда уза . Компьютер, төрледән-төрле машиналар, яңалыклар һәркемне үзенә тарта. Егет кеше буларак , мин дә болардан читтә кала алмыйм.
Хәзер техника заманасы. Авыл урамы буйлап барсаң, һәр капка төбендә машина күрәсен. Ниндиләре генә юк аларның! Карасы,зәңгәре ,агы , кызылы… Ә маркалары нинди! “Жигули”, ”Калина”, ”Тайота”, ”Мазда”, ”Хонда”. Аларга карасаң, күзләр камаша. Капка төбеннән үз машинага утырсаң да теләгән җиреңә барасың. Бер яктан караганда, бик рәхәт. Икенче яктан караганда, бу-зур җаваплылык. Син үзең өчен генә түгел, бөтен гаиләң өчен җаваплы. Элек-электән, юлга чыкканда, әби-бабайлар хәерле юл теләгән: ”Йөрер юлларың имин, уң булсын,” — дип озатып калган. Аларның изге теләге күп вакыт төрле хәвеф-хәтәрдән саклый. Без яши торган заманда хәерле юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен һәм тапкырлык сорый торган эш. Менә шуңа күрә дә без кечкенәдән үк юлда исән-имин йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез. Кагыйдәне белмәгән, үтәмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Аҗгырып килгән машина алдыннан юл аркылы чыгу, сфетофор сигналларын санга сукмау күпчелек очракта күңелсез тәмамлана. ”Кеше гомере ике килми”, — дип җырларда җырланса да, без бу сүзләр асылын кайчакта аңлап та бетермибез бугай. Әгәр аңласак, ашыга-ашыга, инде болай да кыл өстендә торган гомеребезне куркыныч астына куяр идек микән?
Юллар кешеләрне очраштыручы да, бер-берсеннән ерагайтучы да. Әмма ялгышларны гына гафу итми, берәүне дә аямый. Юллардагы машина агымын, кешеләр ташкынын ЮХИДИ хезмәткәләре тәртиптә тотарга тырыша. Әмма бу гына җитми. Юлда йөргәндә һәркем игътибарлы булырга һәм юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.
Мәктәпләрдә һәм районыбызда балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү юнәлешендә күп төрле чаралар оештырыла.
Шундый чараларның берсе- «Хәвефсез тәгәрмәч». Бу ярышта мин дә үзебезнең мәктәп данын яклап катнаштым. Мондый ярышлар күп әзерлек сорый: юл йөрү кагыйдәләре һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча сорауларга тиз һәм төгәл җавап бирергә кирәк. Иң мөһиме- җитезлек һәм төгәллек. Велосипедта каршылыкларны узган вакытта бу — җитди таләп. Безнең команда бер дә сынатмады: район буенча икенче урынны яулады. Бу ярышта катнашып, мин шуны аңладым: хәвеф –хәтәрләр булмасын, балалар исән-имин булсын өчен шоферларның гына түгел, җәяүлеләрнең дә җаваплылыгы кирәк.
Кай тарафка юл тотсаң да,
Юл читенә караштыр.
Юл билгеләрен аңламасаң,
Өлкәннәрдән сораштыр.
Бүгенге көндә юл-транспорт һәлакәтендә бик күп балаларның гомерләре өзелә. Шунысы бигрәк тә күңелгә авыр. Шофер абыйлар, сезгә мөрәҗәгать итәм: «Зинһар, игътибарлы булыгыз, зур тизлек белән чапмагыз!» «Ашыккан ашка пешкән»,- ди бит халык. Спиртлы эчемлекләр эчкән килеш руль артына утырмагыз! Безнең дә, әти-әниләрне куандырып, бу якты дөньяда озак яшисе килә. Без-сезнең киләчәгегез. Моны беркайчан да онытмагыз! Ашыкмыйк, зинһар өчен, яшәргә өлгерми калуыбыз бар бит».
Бәхеттән бәхетсезлеккә бер адым,
ә кирегә юллар бик озын.
Яһүди халык мәкале.
Бала,балачак! Бу сүзләр кеше күңелендә бары тик яхшы хисләр генә уята,матур хатирәләрне генә искә төшерә. Балачак – кызыклы, мавыктыргыч вакыйгаларга бик бай чор.
Минем балачагым искиткеч кызыклы чорда уза . Компьютер, төрледән-төрле машиналар, яңалыклар һәркемне үзенә тарта. Егет кеше буларак , мин дә болардан читтә кала алмыйм.
Хәзер техника заманасы. Авыл урамы буйлап барсаң, һәр капка төбендә машина күрәсен. Ниндиләре генә юк аларның! Карасы,зәңгәре ,агы , кызылы… Ә маркалары нинди! “Жигули”, ”Калина”, ”Тайота”, ”Мазда”, ”Хонда”. Аларга карасаң, күзләр камаша. Капка төбеннән үз машинага утырсаң да теләгән җиреңә барасың. Бер яктан караганда, бик рәхәт. Икенче яктан караганда, бу-зур җаваплылык. Син үзең өчен генә түгел, бөтен гаиләң өчен җаваплы. Элек-электән, юлга чыкканда, әби-бабайлар хәерле юл теләгән: ”Йөрер юлларың имин, уң булсын,” — дип озатып калган. Аларның изге теләге күп вакыт төрле хәвеф-хәтәрдән саклый. Без яши торган заманда хәерле юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен һәм тапкырлык сорый торган эш. Менә шуңа күрә дә без кечкенәдән үк юлда исән-имин йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез. Кагыйдәне белмәгән, үтәмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Аҗгырып килгән машина алдыннан юл аркылы чыгу, сфетофор сигналларын санга сукмау күпчелек очракта күңелсез тәмамлана. ”Кеше гомере ике килми”, — дип җырларда җырланса да, без бу сүзләр асылын кайчакта аңлап та бетермибез бугай. Әгәр аңласак, ашыга-ашыга, инде болай да кыл өстендә торган гомеребезне куркыныч астына куяр идек микән?
Юллар кешеләрне очраштыручы да, бер-берсеннән ерагайтучы да. Әмма ялгышларны гына гафу итми, берәүне дә аямый. Юллардагы машина агымын, кешеләр ташкынын ЮХИДИ хезмәткәләре тәртиптә тотарга тырыша. Әмма бу гына җитми. Юлда йөргәндә һәркем игътибарлы булырга һәм юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.
Мәктәпләрдә һәм районыбызда балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү юнәлешендә күп төрле чаралар оештырыла.
Шундый чараларның берсе- «Хәвефсез тәгәрмәч». Бу ярышта мин дә үзебезнең мәктәп данын яклап катнаштым. Мондый ярышлар күп әзерлек сорый: юл йөрү кагыйдәләре һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча сорауларга тиз һәм төгәл җавап бирергә кирәк. Иң мөһиме- җитезлек һәм төгәллек. Велосипедта каршылыкларны узган вакытта бу — җитди таләп. Безнең команда бер дә сынатмады: район буенча икенче урынны яулады. Бу ярышта катнашып, мин шуны аңладым: хәвеф –хәтәрләр булмасын, балалар исән-имин булсын өчен шоферларның гына түгел, җәяүлеләрнең дә җаваплылыгы кирәк.
Кай тарафка юл тотсаң да,
Юл читенә караштыр.
Юл билгеләрен аңламасаң,
Өлкәннәрдән сораштыр.
Бүгенге көндә юл-транспорт һәлакәтендә бик күп балаларның гомерләре өзелә. Шунысы бигрәк тә күңелгә авыр. Шофер абыйлар, сезгә мөрәҗәгать итәм: «Зинһар, игътибарлы булыгыз, зур тизлек белән чапмагыз!» «Ашыккан ашка пешкән»,- ди бит халык. Спиртлы эчемлекләр эчкән килеш руль артына утырмагыз! Безнең дә, әти-әниләрне куандырып, бу якты дөньяда озак яшисе килә. Без-сезнең киләчәгегез. Моны беркайчан да онытмагыз! Ашыкмыйк, зинһар өчен, яшәргә өлгерми калуыбыз бар бит».
Бәхеттән бәхетсезлеккә бер адым,
ә кирегә юллар бик озын.
Яһүди халык мәкале.
Бала,балачак! Бу сүзләр кеше күңелендә бары тик яхшы хисләр генә уята,матур хатирәләрне генә искә төшерә. Балачак – кызыклы, мавыктыргыч вакыйгаларга бик бай чор.
Минем балачагым искиткеч кызыклы чорда уза . Компьютер, төрледән-төрле машиналар, яңалыклар һәркемне үзенә тарта. Егет кеше буларак , мин дә болардан читтә кала алмыйм.
Хәзер техника заманасы. Авыл урамы буйлап барсаң, һәр капка төбендә машина күрәсен. Ниндиләре генә юк аларның! Карасы,зәңгәре ,агы , кызылы… Ә маркалары нинди! “Жигули”, ”Калина”, ”Тайота”, ”Мазда”, ”Хонда”. Аларга карасаң, күзләр камаша. Капка төбеннән үз машинага утырсаң да теләгән җиреңә барасың. Бер яктан караганда, бик рәхәт. Икенче яктан караганда, бу-зур җаваплылык. Син үзең өчен генә түгел, бөтен гаиләң өчен җаваплы. Элек-электән, юлга чыкканда, әби-бабайлар хәерле юл теләгән: ”Йөрер юлларың имин, уң булсын,” — дип озатып калган. Аларның изге теләге күп вакыт төрле хәвеф-хәтәрдән саклый. Без яши торган заманда хәерле юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен һәм тапкырлык сорый торган эш. Менә шуңа күрә дә без кечкенәдән үк юлда исән-имин йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез. Кагыйдәне белмәгән, үтәмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Аҗгырып килгән машина алдыннан юл аркылы чыгу, сфетофор сигналларын санга сукмау күпчелек очракта күңелсез тәмамлана. ”Кеше гомере ике килми”, — дип җырларда җырланса да, без бу сүзләр асылын кайчакта аңлап та бетермибез бугай. Әгәр аңласак, ашыга-ашыга, инде болай да кыл өстендә торган гомеребезне куркыныч астына куяр идек микән?
Юллар кешеләрне очраштыручы да, бер-берсеннән ерагайтучы да. Әмма ялгышларны гына гафу итми, берәүне дә аямый. Юллардагы машина агымын, кешеләр ташкынын ЮХИДИ хезмәткәләре тәртиптә тотарга тырыша. Әмма бу гына җитми. Юлда йөргәндә һәркем игътибарлы булырга һәм юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.
Мәктәпләрдә һәм районыбызда балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү юнәлешендә күп төрле чаралар оештырыла.
Шундый чараларның берсе- «Хәвефсез тәгәрмәч». Бу ярышта мин дә үзебезнең мәктәп данын яклап катнаштым. Мондый ярышлар күп әзерлек сорый: юл йөрү кагыйдәләре һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча сорауларга тиз һәм төгәл җавап бирергә кирәк. Иң мөһиме- җитезлек һәм төгәллек. Велосипедта каршылыкларны узган вакытта бу — җитди таләп. Безнең команда бер дә сынатмады: район буенча икенче урынны яулады. Бу ярышта катнашып, мин шуны аңладым: хәвеф –хәтәрләр булмасын, балалар исән-имин булсын өчен шоферларның гына түгел, җәяүлеләрнең дә җаваплылыгы кирәк.
Кай тарафка юл тотсаң да,
Юл читенә караштыр.
Юл билгеләрен аңламасаң,
Өлкәннәрдән сораштыр.
Бүгенге көндә юл-транспорт һәлакәтендә бик күп балаларның гомерләре өзелә. Шунысы бигрәк тә күңелгә авыр. Шофер абыйлар, сезгә мөрәҗәгать итәм: «Зинһар, игътибарлы булыгыз, зур тизлек белән чапмагыз!» «Ашыккан ашка пешкән»,- ди бит халык. Спиртлы эчемлекләр эчкән килеш руль артына утырмагыз! Безнең дә, әти-әниләрне куандырып, бу якты дөньяда озак яшисе килә. Без-сезнең киләчәгегез. Моны беркайчан да онытмагыз! Ашыкмыйк, зинһар өчен, яшәргә өлгерми калуыбыз бар бит».
Бәхеттән бәхетсезлеккә бер адым,
ә кирегә юллар бик озын.
Яһүди халык мәкале.
Бала,балачак! Бу сүзләр кеше күңелендә бары тик яхшы хисләр генә уята,матур хатирәләрне генә искә төшерә. Балачак – кызыклы, мавыктыргыч вакыйгаларга бик бай чор.
Минем балачагым искиткеч кызыклы чорда уза . Компьютер, төрледән-төрле машиналар, яңалыклар һәркемне үзенә тарта. Егет кеше буларак , мин дә болардан читтә кала алмыйм.
Хәзер техника заманасы. Авыл урамы буйлап барсаң, һәр капка төбендә машина күрәсен. Ниндиләре генә юк аларның! Карасы,зәңгәре ,агы , кызылы… Ә маркалары нинди! “Жигули”, ”Калина”, ”Тайота”, ”Мазда”, ”Хонда”. Аларга карасаң, күзләр камаша. Капка төбеннән үз машинага утырсаң да теләгән җиреңә барасың. Бер яктан караганда, бик рәхәт. Икенче яктан караганда, бу-зур җаваплылык. Син үзең өчен генә түгел, бөтен гаиләң өчен җаваплы. Элек-электән, юлга чыкканда, әби-бабайлар хәерле юл теләгән: ”Йөрер юлларың имин, уң булсын,” — дип озатып калган. Аларның изге теләге күп вакыт төрле хәвеф-хәтәрдән саклый. Без яши торган заманда хәерле юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен һәм тапкырлык сорый торган эш. Менә шуңа күрә дә без кечкенәдән үк юлда исән-имин йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез. Кагыйдәне белмәгән, үтәмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Аҗгырып килгән машина алдыннан юл аркылы чыгу, сфетофор сигналларын санга сукмау күпчелек очракта күңелсез тәмамлана. ”Кеше гомере ике килми”, — дип җырларда җырланса да, без бу сүзләр асылын кайчакта аңлап та бетермибез бугай. Әгәр аңласак, ашыга-ашыга, инде болай да кыл өстендә торган гомеребезне куркыныч астына куяр идек микән?
Юллар кешеләрне очраштыручы да, бер-берсеннән ерагайтучы да. Әмма ялгышларны гына гафу итми, берәүне дә аямый. Юллардагы машина агымын, кешеләр ташкынын ЮХИДИ хезмәткәләре тәртиптә тотарга тырыша. Әмма бу гына җитми. Юлда йөргәндә һәркем игътибарлы булырга һәм юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.
Мәктәпләрдә һәм районыбызда балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү юнәлешендә күп төрле чаралар оештырыла.
Шундый чараларның берсе- «Хәвефсез тәгәрмәч». Бу ярышта мин дә үзебезнең мәктәп данын яклап катнаштым. Мондый ярышлар күп әзерлек сорый: юл йөрү кагыйдәләре һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча сорауларга тиз һәм төгәл җавап бирергә кирәк. Иң мөһиме- җитезлек һәм төгәллек. Велосипедта каршылыкларны узган вакытта бу — җитди таләп. Безнең команда бер дә сынатмады: район буенча икенче урынны яулады. Бу ярышта катнашып, мин шуны аңладым: хәвеф –хәтәрләр булмасын, балалар исән-имин булсын өчен шоферларның гына түгел, җәяүлеләрнең дә җаваплылыгы кирәк.
Кай тарафка юл тотсаң да,
Юл читенә караштыр.
Юл билгеләрен аңламасаң,
Өлкәннәрдән сораштыр.
Бүгенге көндә юл-транспорт һәлакәтендә бик күп балаларның гомерләре өзелә. Шунысы бигрәк тә күңелгә авыр. Шофер абыйлар, сезгә мөрәҗәгать итәм: «Зинһар, игътибарлы булыгыз, зур тизлек белән чапмагыз!» «Ашыккан ашка пешкән»,- ди бит халык. Спиртлы эчемлекләр эчкән килеш руль артына утырмагыз! Безнең дә, әти-әниләрне куандырып, бу якты дөньяда озак яшисе килә. Без-сезнең киләчәгегез. Моны беркайчан да онытмагыз! Ашыкмыйк, зинһар өчен, яшәргә өлгерми калуыбыз бар бит».
Предварительный просмотр:
Бәхеттән бэхетсезлеккә бер адым,
ә кирегә юллар бик озын.
Яһүди халык мәкале.
Бала,балачак! Бу сүзләр кеше күңелендә бары тик яхшы хисләр генә уята,матур хатирәләрне генә искә төшерә. Балачак – кызыклы, мавыктыргыч вакыйгаларга бик бай чор.
Минем балачагым искиткеч кызыклы чорда уза . Компьютер, төрледән-төрле машиналар, яңалыклар һәркемне үзенә тарта. Егет кеше буларак , мин дә болардан читтә кала алмыйм.
Хәзер техника заманасы. Авыл урамы буйлап барсаң, һәр капка төбендә машина күрәсен. Ниндиләре генә юк аларның! Карасы,зәңгәре ,агы , кызылы… Ә маркалары нинди! “Жигули”, ”Калина”, ”Тайота”, ”Мазда”, ”Хонда”. Аларга карасаң, күзләр камаша. Капка төбеннән үз машинага утырсаң да теләгән җиреңә барасың. Бер яктан караганда, бик рәхәт. Икенче яктан караганда, бу-зур җаваплылык. Син үзең өчен генә түгел, бөтен гаиләң өчен җаваплы. Элек-электән, юлга чыкканда, әби-бабайлар хәерле юл теләгән: ”Йөрер юлларың имин, уң булсын,” — дип озатып калган. Аларның изге теләге күп вакыт төрле хәвеф-хәтәрдән саклый. Без яши торган заманда хәерле юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен һәм тапкырлык сорый торган эш. Менә шуңа күрә дә без кечкенәдән үк юлда исән-имин йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез. Кагыйдәне белмәгән, үтәмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Аҗгырып килгән машина алдыннан юл аркылы чыгу, сфетофор сигналларын санга сукмау күпчелек очракта күңелсез тәмамлана. ”Кеше гомере ике килми”, — дип җырларда җырланса да, без бу сүзләр асылын кайчакта аңлап та бетермибез бугай. Әгәр аңласак, ашыга-ашыга, инде болай да кыл өстендә торган гомеребезне куркыныч астына куяр идек микән?
Юллар кешеләрне очраштыручы да, бер-берсеннән ерагайтучы да. Әмма ялгышларны гына гафу итми, берәүне дә аямый. Юллардагы машина агымын, кешеләр ташкынын ЮХИДИ хезмәткәләре тәртиптә тотарга тырыша. Әмма бу гына җитми. Юлда йөргәндә һәркем игътибарлы булырга һәм юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.
Мәктәпләрдә һәм районыбызда балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү юнәлешендә күп төрле чаралар оештырыла.
Шундый чараларның берсе- «Хәвефсез тәгәрмәч». Бу ярышта мин дә үзебезнең мәктәп данын яклап катнаштым. Мондый ярышлар күп әзерлек сорый: юл йөрү кагыйдәләре һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча сорауларга тиз һәм төгәл җавап бирергә кирәк. Иң мөһиме- җитезлек һәм төгәллек. Велосипедта каршылыкларны узган вакытта бу — җитди таләп. Безнең команда бер дә сынатмады: район буенча икенче урынны яулады. Бу ярышта катнашып, мин шуны аңладым: хәвеф –хәтәрләр булмасын, балалар исән-имин булсын өчен шоферларның гына түгел, җәяүлеләрнең дә җаваплылыгы кирәк.
Кай тарафка юл тотсаң да,
Юл читенә караштыр.
Юл билгеләрен аңламасаң,
Өлкәннәрдән сораштыр.
Бүгенге көндә юл-транспорт һәлакәтендә бик күп балаларның гомерләре өзелә. Шунысы бигрәк тә күңелгә авыр. Шофер абыйлар, сезгә мөрәҗәгать итәм: «Зинһар, игътибарлы булыгыз, зур тизлек белән чапмагыз!» «Ашыккан ашка пешкән»,- ди бит халык. Спиртлы эчемлекләр эчкән килеш руль артына утырмагыз! Безнең дә, әти-әниләрне куандырып, бу якты дөньяда озак яшисе килә. Без-сезнең киләчәгегез. Моны беркайчан да онытмагыз! Ашыкмыйк, зинһар өчен, яшәргә өлгерми калуыбыз бар бит».
Сабыема карыйм да, үземнең балачагымны күз алдыма китерәм. Ин матур чак бит! Балачак мизгелләре! Балачагым минем әбиләрем белән бәйле. Сөйкемле, ягымлы әбиләрем минем! Әбиләремнең куллары җылы, йомшак, алай гына да түгел, алтын да! Алар безгә бияләй, оекбашлар бәйләделәр. Шул бияләй, оекбашлары аша аларның күңел җылысы безгә дә күчә иде. Шуңа да көчле суыкларда да безнең кул-аякларыбыз туңмый, җылы торды. Игелекле җаннары өчен мең рәхмәт аларга.
Бәләкәй чакта әтием, әниемнең туган авылларына кайтып йөри идем. Новоспасскага кайтканда, мине әбием каршы ала иде. Пироглар, тәмле дурычмаклар пешерә иде үземә. Кибеттән туңдырма алып кайтып сыйлавы һаман истә. Иң тәмле туңдырма иде ул! Әбием, абзар тутырып, дуңгыз, үрдәк һәм казлар асрады. Дуңгыз балалары артыннан йөгереп йөрдек, ул безгә көлке тоелды. Әтиләр печән алып кайтканда, шул печәнгә менәр идек тә, таудан шуган сыман төшәр идек. Җәй көне әби бакчага чыгып миңа җиләк, алма җыеп керщ иде. Шул җиләкнен тәмлелеге! Ул бит аны җәй буе карап үстергән. Бәрәңге алырга кайткач, ярыша-ярыша бәрәңге җыйдык. Күршеләр бал кортлары асрадылар. Бал кортын күргәч, чакмасын өчен, солдатлар сыман җиргә ятып, киемнәр белән каплана идек. Хәзер шуны искә төшереп кыты-кыты көләбез. Минем сеңелләрем һәм энеләрем бик күп. Алар арасында мин иң кечкенәсе. Абыйның дус малайлары безгә килгәч, кровать астына кача идем. Бөтенесе көлә иде үземнән. Ник кача идем инде мин, үзем дә хәтта белмим… Ләкин шул чакларны искә төшереп, йөрәгем әллә нәрсә эшләп куя. Сагынып та куям бала чагымны. Икенче авылым Чыбыклы, әнием авылы. Өебез агачтан, ул һәрвакыт җылы. Әллә әбиләрем, бабам булгангамы? Аллага мең рәхмәт әйтәсем килә, карт әбине биргәне өчен. Ул безнең шундый тыныч, акыллы, ягымлы әби булды. Гел безне якты йөз белән каршы алды. Тәмле прәннекләр пешереп ашатты. Курчакларга шундый оста итеп киемнәр тегеп, сөендерде. Яшь әбиемне дә сагынам. Ул бик эшчән, тырыш булуы белән авылда дан казанды. Без аның белән тауга җир җиләге җыярга бардык. Өйгә кайткач, бөтенебез җыелып, идәнгә гәҗит җәеп, җиләк чемләдек. Бөтен тырнак асты кып-кызыл була иде. Кич белән сыерны савып керүгә, әбием сөт эчертте.
Әбием биш намазын калдырмады. Оныкларын да дога укырга өйрәтте. Сеңлем Зөлфия белән гел аның янында уралдык. Бабабыз һәм әтиләребез басудан «куян бүләге» дип күчтәнәч алып кайта иде. Улыма карыйм да, сабый, бала чагыма кайткан кебек булам. Еллар узган саен, балачагым хатирәләре күңел түремдә уелып кала. Сагындыра шундый үткәннәр! Бәлки алар сагындырыр өчен бик тиз үтеп киткәннәр…
Константинова Венера. Зәй шәһәре
Картина авторы: Robert Duncan
Сандыгым тулы серләр…
Әй, гомерләр, гомерләр
Сандыгым тулы серләр…
Нигә шулай бик тиз үтәсез икән дә, кая шулай ашыгасыз-чабасыз икән?!…
Менә, хәтер сандыгымны «ачып» куйдым да, анда сакланган кайбер хәтирәләремне барлап чыгарга булдым әле…

Әйе, хәтирәләрне яңартып, аларны барлап, сагынып, истәлекләр белән юанып яшисең икән ул олыгайгач… Юкка гына өлкән кешеләрне «Хыялый Хәйрүш» дип үртиләрдер дисеңмени? Хыялый да итә икән язмыш, уйлата да, җырлата да икән; үткәннәрне, яшьлекне, үсмер чакны, балачакны сагынып, истәлекләр белән яши башлыйсың икән. Бу хәтирәләрне барлауның рәхәтлеген дә тойсагыз… җан яңара икән.
Сагындыра үткәннәр, бик нык сагындыра!…
Балачак һәркемдә дә була инде ул, нигә шулай сагынып өзгәләнергә…- дип тә уйларсыз сез. Әйе, һәркемнең була үз заманы, үз чоры. Һәр чорның үз кыйммәте. Шул заманга яраклашып, аның кысаларына сыешып, дөнья куып яшисең дә, яшисең икән. «Без үскәндә…», дип яза бит мәшһүр Тукаебыз да. Без үскәндә… Әйе, без үскәндә бик тә бәхетле итеп тойдык үзебезне, чөнки без
«Бәхетле балачак өчен,
Рәхмәт туган илебез!»- дип җырлап үстек!
Катлы — катлы йортларда яшәмәсәк тә, үзебезнең кечкенә генә дүртпочмаклы, алтыпочмаклы түгел, менә шул өебездән дә матур һәм җыйнак, чиста һәм якты, нурлар чәчеп торган өй юк иде безнең өчен! Өй эчебез безнең шат авазлардан «шау-гөр» килеп торыр иде — чөнки без ишле гаилә идек. Бөек Ватан сугышыннан исән калып кайткан әтиемә, тормышның барлык ачысын-төчесен күреп, әтиемнең сугыштан кайтуын нәни ике кызчыгы белән көтеп алуга ирешкән һәм сугыш артыннан безгә — калган җиде баласына гомер биреп, аларны таза-сау итеп үстереп, кеше иткән гаиләдә без тугыз бала үстек.
Балачак хәтирәләре
Әтиемнең, сугыш кырында алган яралы аягының тезе өстенә утыртып, безне «Үчтеки» иттерүләрен, әниебезнең һәрберебезне иркәләп-сөеп, назлап, күкрәк сөтен имезеп, төн йокылары күрмичә, таза-сау итеп үстерүләрен, укытып, кеше итеп, яхшылыкка гына өйрәтеп тәрбия итүләрен ничек истән чыгарасың ди… Әниебезнең, «Өшемәсеннәр, туңмасыннар… «, — дип бәйләп киерткән йөзләгән носки — бияләйләре, әтиемнең тузган киез итекләребезнең астына матур һәм пөхтә итеп салып биргән олтаннарын ничек итеп онытасың ди… Хәзерге балаларның ул «олтан» дигән сүзне ишеткәннәре дә юктыр, хәтта, мәгьнәсен дә аңламыйлардыр…
Әле дә хәтеремдә: әтием үз куллары белән ясаган агач сәкедә, әнием үз куллары белән теркәп теккән корама юрган астында без тезелешеп йоклыйбыз…
Матрасыбыз — брезенттан тегелгән, салам тутырылган зур бер капчык. Аның саламы таушалгач, яңа салам тутырып алып керәбез. Ул көнне безнең өчен чын бәйрәм — яңа салам тутырылган матрасыбыз, яңа пешкән икмәк кебек күпереп тора. Аннан саф һава исе, арыш исе, иркен кыр — басулар исе тарала!..
Эх, шул минутларда без үзебезне болын — тугайларда уйнаклап йөргән нәни колыннардай тоябыз, матрасыбыз безнең өчен иркен киң кырларга, иксез-чиксез далаларга әверелә, без, аның өстендә уйныйбыз, сикерәбез, шатланабыз. Ә матрасыбызның чигендә безне яңа тормыш көтә — алда, әйтерсең, офыклар, алар артында безнең бәхетле киләчәгебез — ул безгә кул изәп үзенә чакыра: «Әйдәге-е-е-з, мин сезне көтәәәм!»… — дип безне дәшә… Куана белгәнбез, самими булганбыз. Минем кебек тагын берәр кеше шулай балачак хәтирәләрен күңел түрләрендә саклап йөртә микән? Алар ничек яшәде икән?!
Хәер, һәркем үзенең балачагын, яшьлеген сагынып яшидер, ничек онытылсын ди балачак?!.. Ялан тәпи ат арбасы көпчәкләре эзеннән барлыкка килгән тузаннарны «ерып» урамнарны үтәсе иде дә, шул юллардан басу-кырларга, болын-тугайларга, «гаскәр кеби чыршы — нарат»лар тезелгән урманнарга китәсе иде… Ай, кайнар булыр иде ул туфраклар — хәтта, аяк табаннарыбызны пешерер иде! Табасы иде хәзер шул тузанлы юлларны, шул юлларда туфракка күмелеп калган ялан тәпиебез эзләрен — балачагыбыз эзләрен! Асфальт һәм брусчатка түшәлгән юлдан йөрүчеләр бу ләззәтне гомер — бакый күрә һәм татый алмаслар инде!…
Безнең заман атлары

Язгы чәчүдән соң, Сабантуйларында күбеккә батып чабыштан килгән атларны күргәнегез бармы сезнең? Ә чабыштан иң соңгы булып, нәүмизләнеп, «сөмсере» коелып килгән атны күзәткәнегез бармы сезнең?! Бу атның, хәтта, үзенең дә күзләреннән яшь бөртекләре тәгәридер төсле тоела, күз төбе чыланган була аның… Шуңа күрә олы-карылар, күпне күргән әби-апалар, һәм, әлбәттә инде, яшь киленнәр үзләренең бүләккә дип әзерләгән чуклы сөлгеләрен шушы атка бәйлиләр иде…
Авыл көтүе
Авыл баласы булгач, хәтердән бер дә китмәгән тагын бер күренешне искә төшереп үтим әле.
Күңелем кыллары тибрәтеп, тынгы бирми торган – авыл көтүе! Хәзер иртән көтү куарга, кичен көтү каршыларга чыгучылар күренми башлады. Алар хәзер юктыр да инде, я булмаса, бик сирәктер… Ә без үскәндә, Тукай бабабыз әйтмешли: «Без үскәндә..» — кулыбызга нәни генә ипи телемнәре тотып, көтү каршыларга бара идек. Үзебезнең терлекләребезне ерактан ук тамгаларыннан танып алып, ничек сөенешә идек, исән-сау кайтканнар малкайлар, янәсе!.. Эзләп йөрисе юк.
Ә аларны авыл буйлап эзләүләре… тапкач шатланулар, хәлсерәп кайтып керүләр…
Ай-яй тирән икән минем хәтер сандыгым — ниләр белән генә «шыплап» тулмаган ул! Бер почмагында — үзебезнең 25 «сутый»лы бәрәңге бакчабыз да бар икән!!! Язын без аны, я кул белән эшкәртеп, ягьни, китмәнләп, я ат белән сукалап, бәрәңге утырта идек. Көз көне бәрәңге уңышын җыйнап алып, идән астын бәрәңге белән шыплап тутырып куяр идек тә, кыш буе рәхәтләнеп, үзебез үстергән бәрәңгедән нинди генә ризыклар пешерми идек! Ул «чикмәнле»сен дисеңме, шулпалысын дисеңме, «кабартма»бәрәңгесен дисеңме?… Ул каз “дирбия”ләреннән пешерелгән итле бәлешләр дисеңме?!…
Әй ул көнбагыш маенда гөжелдәп пешкән «кабартма» бәрәңгенең исе! — бөтен урамга таралыр иде! Кирәкми безгә хәзерге заман «чипсы»лары, һич кирәкми! Безнең үзебезнең заманның, үзебезнең чорның «чикмәнле» яисә «кабартма» бәрәңгесен бернинди «чипсы»лар да алыштыра алмый!
Әй,гомерләр, гомерләр!.. Сандыгым тулы серләр…
Нигәдер күңелем нечкәреп китте әле, серле сандыгымны актара торгач… Балачагым, бигрәкләр дә сандык түрендә калган икән шул — бигрәк тирәндә. Тирәндә калса да, һич кенә дә хәтердән дә уелмаган, йөрәктән дә җуелмаган — һәммәсе дә истә, тик барысын да язып кына бетереп булмас. Моның өчен, аны сурәтләр өчен язучы булып туарга кирәктер, мөгаен!
Сихри дөнья
Мин балачактан китап укырга яраттым, укыган повесть — романнарымдагы геройлар турында оста итеп язуларына соклана идем. Ничек итеп барысын да тегәрҗеп шикелле матурлап тезеп, «түкми-чәчми» тасфирлап, бәйнә-бәйнә яза алалар икән, дип шакката идем. Әле бит берүк вакытта табигатьнең хозурлыгын, кояшның якты нурлар чәчеп, көлеп иртән чыгып балкып торуын, ә инде кызыл шәфәкь нурлары булып кичен баюын, кошларның сайравын, чишмәләрнең челтерәп агуын, үләннәрнең кыштырдап куюын, назлы җилләр исеп чәчәкләрне сыйпап үтүен, ә чәчәкләрнең үз чиратында кояшка үрелеп үсүләрен — һәм башка бик күптөрле серле дөнья, тереклек турында да ничек матур итеп сурәтләп бирүләре мине сихри дөньяга алып кереп китә иде. Оста язучылар язган әдәби әсәрләр шулкадәр күп — иренмичә укы гына! Укы һәм нәтиҗә ясарга да онытма!
Өй сандыгымның түрендә тагын бер әйбергә юлыктым әле — минем дә үземнең күргәннәремне, кичергәннәремне теркәп барган бер көндәлегем ята икән бит!…
«Исемдә калганнар» дип атаганмын мин дә исемен. Ай-яй калын күренә, чыннан да күпне күрергә туры килде шул безнең чор балаларына ни дисәң дә, без дә бит сугыш арты балалары илне җимерекләрдән тергезгәндә, әти-әниләребезнең хезмәт көненә «таяк»ка эшләп, ит, сөт, йон, йомырка һәм башка ризыкларны әнием-мәрхүмә әйтмешли, «әгинте»ләр җыеп алып чыгып киткән заман балалары шул без…
Мин дә бер язучы булсам, язар идем барысы турында минем дә күкрәгемдә язылмаган, укылмаган китап ята — тормыш ул гел ак төсләрдән генә тормый шул — минем тормышымда да ак белән кара төсләр чиратлашып, берсен-берсе алмаштырып, тулыландырып кына торды. Тормыш ул гел ал төстә генә дә була алмыйдыр — җиде төрле төс бергә кушылгач кына, я ак, я ал төс хасил буладыр, шулай булмаса салават күпере дә игътибарны җәлеп итмәс иде. Матурлык хасил итү өчен җиде төс кирәктер, күрәсең… Бу төс инде, чыннан да бәхет төсе булырга тиештер һәм мин аның шулай буласына ышанам. Бәхет төсе барыбер бер күренер әле, өметемне өзми генә көтим әле — әле соң түгел!!! — менә шулай көтеп яшәдек без.
Сандыгымны — хәтер сандыгымны ачып куеп, актарып карый гына башладым әле, югыйсә, ә инде күпме хәтирәләрем яңарды, бәхетле балачагыма кире кайтып килгән күк булдым…
Сез дә иренмәгез, ачыгыз хәтер сандыкларыгызны, кат-кат укып чыгыгыз андагы «Балачак»дип аталган серле, сихерле китабыгызны. Бәлки, балачак иленә сәяхәтегез сезгә бетмәс-төкәнмәс яшәү чыганагын, сабыйлык самимилеген, көчле энергия бирер!
Әйе,әйе, һич шигем юк!!!
Ни әйтсәң дә, үткәннәр сагындыра!!!
Әле бу юлы сандыгымда сакланган яшьлек хәтирәләремне карамый торам — икенче тапкыр иркенләп, бергә карарбыз, дусларым!!! Ә хәзергә үзегезнекен барлый торыгыз!
Факия Шәрәфетдинова,
Арча шәһәре.
Обновлено: 09.03.2023
Балачакнын шат жырлары
Янгырасын ботен Жирдэ.
hэрчак тату, дуслар булып
Яшик без туган илдэ.
Без – бэхетле, шат балалар,
Безнен уйнар, колэр чак.
Гел кунелле жырлар белэн
Узсын безнен балачак.
Шатланып каршы алабыз
hэркон яна иртэне.
Аяз куктэ якты Кояш
Безне назлап иркэли.
Безне котэ матур тормыш,
Шатлык hэм бэхет алда.
Лаеклы хезмэт итэрбез
Газиз туган Ватанга!
Песни радостного детства
Пусть звучат по всей Земле.
Навек останемся друзьями,
Будем жить в родной стране.
Детство – время для веселья,
И беззаботных игр пора.
Пусть только радостные песни
Сопровождают нас всегда.
С радостью мы все встречаем
Каждое утро новый день.
Яркое Солнце на синем небе
Тепло и нежность дарит всем.
Нас ждёт прекрасное далёко,
Только счастье впереди.
Будем достойно жить, трудиться
И служить родной стране!
The songs of our happy childhood
Will be heard around the space.
Let all of us be always friendly
And just live in native place.
We are all so happy children,
It’s the time to sing and play.
Let only our merry songs
Accompany us every way.
With joy and hope we all are waiting
For next morning every day.
The brightest Sun in the blue sky
Gives us warmth with light ray.
We hope the life of only happiness
In the future will never end.
We shall live and work together
For the sake of motherland!
Портал Стихи.ру предоставляет авторам возможность свободной публикации своих литературных произведений в сети Интернет на основании пользовательского договора. Все авторские права на произведения принадлежат авторам и охраняются законом. Перепечатка произведений возможна только с согласия его автора, к которому вы можете обратиться на его авторской странице. Ответственность за тексты произведений авторы несут самостоятельно на основании правил публикации и законодательства Российской Федерации. Данные пользователей обрабатываются на основании Политики обработки персональных данных. Вы также можете посмотреть более подробную информацию о портале и связаться с администрацией.
© Все права принадлежат авторам, 2000-2022. Портал работает под эгидой Российского союза писателей. 18+
Беренче октябрь – Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Хөрмәтле ветераннар, өлкәннәр – сез батыр йөрәкле, хезмәт сөючән һәм рухи яктан чыныккан буын вәкилләре. Нәкъ менә сезнең тырыш хезмәтегез белән илебезнең милли байлыгы булдырыла. Ә киләчәк буыннар өчен төп мирасыгыз – сезнең тирән акылыгыз һәм бай тормыш тәҗрибәгез.
Безнең авылда авыр тормышны күргән, сугыш чорына туры килгән ветераннар елдан-ел кими. Шулай да әле кайберләре арабызда яши: Якупов Гата абый, Могыйнов Салих абый, Хасаншина Фәүзия апа. Инде өлкән яшҗтә булуларына карамастан, а ларның күбесе хезмәт эшчәнлегеннән аерылмый, иҗтимагый-сәяси тормышта катнашу өчен вакыт таба, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүгә үз өлешләрен кертә. Аларның көч һәм энергиясе, актив гражданлык позициясе һәм кешелеклеге киләчәк буыннар өчен якты үрнәк булып тора. Алар тормышның ачысын да, төчесен дә, татып караган кешеләр. Сугыш еллары авыр булса да алар исән калган, үзләрен һәм гаиләләрен саклаганнар, тырышканнар. Без аларга карап сокланабыз, горурланабыз.
Безнең мәктәбебезнең күп сыйныфлары тимурчылык белән шөгыльләнә.Алар ветераннарга, өлкәннәргә бик теләп баралар. Анда су ташыйлар, кар көриләр, газеталарын кертәләр, утыннарын өяләр. Килгәндә күчтәнәчләрен дә алып киләләр. Бәйрәмнәрдә килеп котлыйлар. Мин үзем дә бу эштә катнашам һәм тимурчылык эше миңа бик тә ошый.
Сугыш чоры балаларының балачагы шатлыклы, күңелле булмаган. Аны сугыш тартып алган. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннзн үу тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә генә түгел, зур игътибарга, хөрмәткә лаек! Без аларны сакларга-якларга, яратырга, хөрмәт итәргә тиешбез.
Безнең олыларга, дуслар,
Хөрмәтем бик зур минем.
Шундый кешеләр булганга,
Шатланам, туган җирем.
[ссылка заблокирована по решению администрации проекта]
А кто здесь может знать и понимать ваш язык? Это же русскоязычный сайт.
Уверяю Вас, людей, которые понимают этот язык достаточно. А смогут ли наверняка помочь, это уже отдельный вопрос)
- Для учеников 1-11 классов и дошкольников
- Бесплатные сертификаты учителям и участникам
Иң шәп бәйрәм-балачак.
(Башлангыч сыйныфта укучы балалар
өчен төзелгән сыйныфтан тыш чара сценариесе)
Максат: Укучыларны татар балалар шагыйрьләре әсәрләре белән таныштыру, иҗатларына кызыксыну уяту, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, балаларның сәләтләрен ачуга ярдәм итү, туган телебезгә мәхәббәт,кызыксыну , үзара дуслык тәрбияләү.
Бүген бездә зур бәйрәм,
Бик күңелле көн безнең.
Иртәдән үк кояш көлә,
Бизәп зәңгәр күк йөзен.
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
К үң елсездер сезг ә д ә ,
Б ә йр ә мн ә р кир ә к сезг ә д ә ,
Кир ә к һә мм ә безг ә д ә.
Б ә йр ә мн ә р бик к ү п болай да,
Ә шулай да, ә шулай да,
И ң ш ә п б ә йр ә м- балачак!
Кояшлы ил – безне ң ил
К ү ге аны ң гел аяз,
Кыш китерс ә Кыш бабай,
Ч ә ч ә к алып кил ә яз.
Һ авасы да , җ иле д ә ,
Салават к ү пере д ә
Я ң гыры да кары да
Безг ә якын бары да.
Б ө тен жирг ә я ң гырый
Безне ң б ә хет җ ырлары.
Туган ил ул- алтын арышлар,
Туган ил ул- зифа камышлар,
Туган ил ул- иркен болыннар,
Болыннарда н ә ни колыннар.
Туган ил ул- з әң г ә р ди ң гезл ә р,
Туган туфрак, ү ск ә н нигезл ә р.
Туган илд ә — барыбыз бертуган,
Бик кадерле безг ә ул шу ң а.
Туган ил ул була бер ген ә ,
Туган илне ң кадерен бел ген ә .
Бакча безне ң ил,
Алтын безнең җир,
Чәчәк өздем мин.
А лып б аручы . Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше
Башкаларнын телен яратмый.
“ Балам ” диеп туган телд ә
Энд ә ш ә ми ң а ә нк ә м.
“ Ә н и ем ” дип әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
Дөньяда иң матур ил-ул минем туган илем.
Д ө ньяда и ң матур тел- ул минем туган телем.
Туган телемдә сөйләшәм
Яшим мин туган илдә.
Туган ил дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
И ң изге хисл ә ремне мин
Туган телд ә а ң латам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин яратам.
1 сыйныф укучылары сөйли.
К айчакта шулай була:
Т ә ртипле малай була,
Т ә ртиплене ң ипт ә ше
Берг ә й ө рг ә нд ә алар
Малай – шалай булалар.
— Ә ни, ә ни, редискада
Бик к ү п , диде ң , витамин;
Тешл ә п карадым, эченд ә
Витамин юк бит аны ң ?
-Сикер ә д ә сикер ә гел,
Ш ә п сикер ә чикертк ә .
Алайса, ник исеме д ә
Т ү гел аны ң сикертк ә ?
Бабайда –зур балалайка,
Оныгында- бик н ә ни.
Д ө рес ә йтмил ә р бит болар,
Болай кир ә к бит, ә ни:
Бала уйный- балалайка,
Бабай уйный- бабалайка!
И әлифбам, син- тәүге фәннәрнең тәүге баскычы.
Син кадерле, син- туган телемнең алтын ачкычы.
И әлифбам,син кулымда балкыйсың,нәкъ нур булып,
Һәр баланы зур бәхеткә илтүче ак юл булып.
Әле укый белмәсәк тә,
Бу- Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бер җыр,дибез.
Безне ң дуслар барысы да.
З әң г ә р к ү л бик матур к ү л
Тир ә се камышлык.
Аны ң бел ә н без ә ле
Тик быел таныштык.
З әң г ә р к ү лне ң суларын
Ч ә чр ә теп уйныйбыз.
Елмая к ү кт ә кояш
Уйнап һ ич туймыйбыз.
Ике карчык гөрләшәләр тышта,
Берсе-әби, берсе- бабушка,
Берсе оек, берсе чулок тоткан,
Икесе дә оста бик эшкә.
Дуслар да бик: пирог пешкән көнне
Әбине дә дәшә бабушка.
Бәлеш пешкән көнне бабушканы
Дәшми калмый әби бәлешкә.
Белгән сузен русча, белмәгәнен
Үз телендә әби сукалый,
Ә бабушка,аңлаган күк аны,
Башын селки,күзен кыскалый.
Әби көлсә, ул да көлгән була,
Белмәсә дә нигә көлгәнен,
Күгәрчен күк гөрли-гөрли шулай
Уздыралар бергә көннәрен.
Яратыр идем кочып.
Уйнар идем арагызда
Күбәләк булып очып.
-Мин дә керләр удым, әни,
Сабынлап удым, әни!
-Һай кызым, үскәнсең,
Бигрәк чиста иткәнсең.
-Идәнне җыйдым, әни,
Бигрәк матур иткәнсең!
-Бәрәңге юндым, әни,
Сабынлап юдым, әни,
-Ай кызым, үскәнсең…
Без инде күптән уяндык,
Тышта кояш яп-акты.
Төнге сменадан кайтып,
Әти йокларга ятты.
Безгә әйтте шауламаска,
Дөбер-шатыр килмә ск ә .
Кил ә безме со ң ,килмибез-
Шуны гына белм ә ск ә!
Й ө рибез ә керен ген ә ,
Аяк очына басып.
С ө йл ә шс ә к т ә с ө йл ә ш ә без
Ү зара пышылдашып.
-Тсс, Фә схетдин, сызгырынма!
Иск ә нд ә р, куй ч ү кечне!
-Т ә нзил ә , дим, саграк кылан,
Ш алтыратма ч ү мечне!
— Ә ти йоклый ,шауламагыз!
Си ң а ә йт ә м,С ә гад ә т!
-С ө гъд ә не ник елатасы ң ,
Г айнулла,бу ни гад ә т?
-Фирая, җ итте си ң а да,
Ш удырма урындыкны!
— И л һ амия, сикерерг ә
У рамда урын юкмы?
Шыпырт кына ә ти
Карап торган ишект ә н.
Шулх ә тле ду кил ү г ә со ң
Ишетк ә ндер , ишетк ә н….
Шундый кызып китк ә нбез-
Шаулашабыз ик ә н без…
-Шигырь сөйләп бирәсеңме?
-Сөйлим, сөйлим, апаем!
-Әллә бии дә беләмсең?
Уйнап –жырлап та карадым,
Барыбер иск ә алмады-
Апа укол кадады!
Алып баручы Гармуныңны уйнап җибәр.
Кызлар җырлыйбыз , диләр,
Күпме безгә кунак килгән,
Жырлар тыңлыйбыз, диләр.
Оныт әле беразга.
С ыйпап-сыйпап ч ә чл ә ремн ә н
Кил утырып бер назла.
Утыр ә ле яннарыма
Ял булсы ң җ аннарыма .
Син утырса ң яннарыма
Ял булыр җ аннарыма.
Й ө зл ә ре ңә т ө б ә п карап ,
Кил ә бер с ө ен ә сем
Кил ә бер ирк ә л ә н ә сем ,
Кил ә бер с ө ел ә сем.
Б ү ген безд ә бик зур б ә йр ә м
Бик к үң елле к ө н безне ң
Иртәдән үк кояш көлә
Бизәп зәңгәр күк йөзен.
Песи малае Мыек тычкан йөргәнне тоеп,
Идән ярыгыннан кычкырды: “Чык!”- диеп.
-Әйдә малай, чык,- диде,- әни өйдә юк,- диде,
-Бергә- бергә аулак өйдә әзрәк уйнашыйк ,- диде.
-Бездә,-май да бар, шикәр дш бар, бал да бар.
“ Кунак- кунак” уйнарбыз без,кил акыллым алдамам!
-Сәгать ничәдә килим?
-Хәзер үк, хәзер кил дим,
Ашым-суым өстәлдә,зарыгып көтәм бит мин.
Тычканым шыпырт кына үз өненнән чыкты да,
Күзен салды ярыктан, башын гына тыкты да.
-Бер сүзем бар тик,- диде,-
Үзең читкә кит,-диде.
Абау! Күзең мәхәббәтсез! Чекрәйтәсең ник?-диде.
Кайда синең майларың? Шикәрләрең, балларың?
Өстәлеңдә чүп тә юк ич, ялганчы! Ник алдадың?
Тф-тфү!- дип төкерде дә тайды әкрен генә.
У-уф! Дип сулап куйды мескен
Өйгә кайтып керде дә.
Матур җәй кил безгә
Кил, кил ,кил ,тизрәк син безгә.
Гөллэр белән бизәп җирне
Чәчәкләр бир син безгә.
Ә тием кич ә мине бик нык тирг ә де:
-Гел урамда трай тибеп й ө рм ә !- ди.
Шулчак энем й ө гереп кен ә килде д ә
Ә й , ә тине юмалый бу, юмалый,
Битл ә ренн ә н ү беп- ү беп куйгалый:
Абыйдан да ш ә п тиб ә рмен, к ү рерсез!
Алып баручы Җырлыйк, дуслар, шундый бер көч белән
Һәрберебезне таный алсыннар.
Йөз мең телле моңнар арасында
Безне тыңлап хәйран калсыннар.
Син д ә җ ырла матур егет
Син д ә җ ырла матур кыз.
Матур булсын ,матур булсын
Матур булсын бу тормыш.
Илебезне ң халыклары
Матур тормыш коралар.
Матур булсын, матур булсын
Матур булсын д ө ньялар.
Төрле- төрле исем йөртсәк тә без
Төрле-төрле жирдә яшәсәк тә
Тик бер генә туган телебез,
Тик бер ген ә туган илебез!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет.
Яшибез без җ ирд ә ,
Бар халыклар бел ә н г ө рл ә шеп.
Алып баручы. Кадерле дуслар! Шуны ң бел ә н б ә йр ә мебез т ә мамланды да, игътибарыгыз ө чен бик зур р ә хм ә т. Кил ә се очрашуларга кад ә р сау булыгыз.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
Балалар әдәбияты: Хрестоматия.-Казан:Мәгариф, 2004.-543 б.
Галиев Ш.Г.Сайланма әсәрләр: Шигырьләр.- Казан: Тат. кит. нәшр., 1987.-423 б.
Б.Рәхмәт.Шигырьләр.Иң күңелле чак. Казан: татар. Кит.нә шр.,1997.-159 б.
Краткое описание документа:
Иң шәп бәйрәм-балачак.
(Башлангыч сыйныфта укучы балалар өчен төзелгән сыйныфтан тыш чара сценариесе)
Максат: Укучыларны татар балалар шагыйрьләре әсәрләре белән таныштыру, иҗатларына кызыксыну уяту, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, балаларның сәләтләрен ачуга ярдәм итү, туган телебезгә мәхәббәт,кызыксыну , үзара дуслык тәрбияләү.
- подготовка к ЕГЭ/ОГЭ и ВПР
- по всем предметам 1-11 классов
Курс повышения квалификации
Дистанционное обучение как современный формат преподавания
Курс профессиональной переподготовки
Английский язык: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Сейчас обучается 1144 человека из 83 регионов
Курс повышения квалификации
Специфика преподавания английского языка с учетом требований ФГОС
- ЗП до 91 000 руб.
- Гибкий график
- Удаленная работа
Дистанционные курсы для педагогов
Свидетельство и скидка на обучение каждому участнику
Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
5 602 595 материалов в базе
Самые массовые международные дистанционные
Школьные Инфоконкурсы 2022
Свидетельство и скидка на обучение каждому участнику
Другие материалы
Вам будут интересны эти курсы:
Оставьте свой комментарий
- 09.01.2015 445
- DOCX 77.5 кбайт
- 3 скачивания
- Рейтинг: 5 из 5
- Оцените материал:
Настоящий материал опубликован пользователем Фахрутдинова РАФИСЯ Галимзяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Автор материала
40%
- Подготовка к ЕГЭ/ОГЭ и ВПР
- Для учеников 1-11 классов
Московский институт профессиональной
переподготовки и повышения
квалификации педагогов
Дистанционные курсы
для педагогов
663 курса от 690 рублей
Выбрать курс со скидкой
Выдаём документы
установленного образца!
Учителя о ЕГЭ: секреты успешной подготовки
Время чтения: 11 минут
Студенты российских вузов смогут получить 1 млн рублей на создание стартапов
Время чтения: 3 минуты
Школьник из Сочи выиграл международный турнир по шахматам в Сербии
Время чтения: 1 минута
Ленобласть распределит в школы прибывающих из Донбасса детей
Время чтения: 1 минута
Минпросвещения России подготовит учителей для обучения детей из Донбасса
Время чтения: 1 минута
Школы граничащих с Украиной районов Крыма досрочно уйдут на каникулы
Время чтения: 0 минут
Инфоурок стал резидентом Сколково
Время чтения: 2 минуты
Подарочные сертификаты
Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.
Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.
Биография Тукая- одна из самых драматичных в истории мировой литературы. За двадцать семь лет жизни — от весны 1886 года до весны 1913 года — успел спеть свою песню так, что она уже никогда не смолкала. Творчество Тукая — это высокий образец той идейно-художественной высоты, которую достигла татарская классическая литература.
Содержимое разработки
Габдулла Тукай
“ Исемд ә калганнар ”
( Шагыйрьнең ятим балачагы турында хикәя)
Тукай биографиясе — дөнья әдәбияты тарихындагы иң драматик биографияләрнең берсе. Шагыйрь узган юл озын түгел. Аның төп урыннары Кушлавыч — Кырлай — Өчиле — Казан—Уральск, яңадан Казан. Ләкин шул авыллар, шул шәһәрләр арасында күпме фаҗига!
1909 елда Тукай үзенең үткән балалыгы турында “Исемдә калганнар” дигән автобиографик повест ь яза .
Шагыйр ь исән вакытта ук басылып чыккан повест ь ның беренче битләре.
Габдулла Тукай 1886 нчы елны ң 26 нчы апрелендә
элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында
(х ә зерге Арча районы) Мөхәммәтгариф мулла белән
Бибимәмдүдә гаиләсендә дөн ь яга килә
“ . минем туганыма биш ай заман үткәч ,
атам аз гына вакыт авырып үлгән.”
“ . анам Сасна исемле авылның
мулласына кияүгә чыккан.”
“ . минем анам бу муллада бер ел кадәрме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган”
“ . ул мулла мине Өчиле авылындагы анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән”
“ . беркөнне бабай, үги әбинең киңәше илә булырга кирәк, авылыбыз-
дан Казанга бара торган бер ям щ икка мине утыртып, Казанга озаткан”
“ . миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яңа бистәдә иде.”
“ . бабайлар өеннән чыгып, Сәг ъ ди абзыйның арбасына утырдым.” ( “Тукайның Өчиледән Кырлайга китүе”. Рәссам В.Федоров)
“ . ниһаят ь , Кырлайга барып кердек. Сәг ъ-
ди абзыйны ң йорты басу капкасыннан ерак түгел икән ”
“ . әни дә, шунда ук баздан катык алып менеп, миңа зур гына икмәк телеменең яртысын тоттырды.”
“ . менә берзаман тирә —
ягымны әллә кайдан килеп чыккан авыл малайлары сарып алдылар.”
Байназар Әлменов рәсеме
“ . ашлыклар эшен бетергәч, бакчага чыгып, бәрәңге казыр выкыт җитте”.
“ . беркөнне кич белән әти белән әни иртәгә иртүк мине абыстайга укырга илтәчәкләрен миңа мәг ъ-
“ Бәләкәй Апуш белән Сәг ъ ди абзый”
Рәссам Л.Фәттахов эше
“ . менә бераздан Сабан туе җитте.”
“ . аз булса да йорт хезмәт-
ләренә дә ярый башладым.”
“ . бервакыт, көз көне, өйләдән соң, әти белән әни ындырда иде, мин ян тәрәз төбендә “Рисаләи Газизә” укып утыра идем, безнең капкага бер арбалы кеше килеп туктады.”
“ . җизниләрнең өе бер ун са ж ин ераклыкта икән, кап-кадан кереп, биек – биек баскычлардан менеп, өйнең икенче катына мендем.”
Урал ь скида Г.Тукайның җизнәсе Галиәсгар Госманов йорты күренеше.
МОБУ ООШ Коргат урта гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
НурыеваИрина Альтаф кызының Г.Тукай. “Исемдә калганнар” автобиографик әсәренә презента ци ясе
-80%

Тукай! Татар халкы телендә, күңел түрендә яңгырап торган бу исемнең халык өчен нинди кадерле, аның язмышында никадәр әһәмиятле икәне шөбһәсездер. Нигә шулай, берәүләр, ижаты белән әдәбиятта тирән эз калдырып та, халыкныкы булып китә алмый, икенчеләре, әдәбият тарихына гына тугел, халык тарихына җуелмас битләр яза. Г.Тукайга багышланган инша.
Г.Тукай – татар халкы күгендә якты йолдыз.
“Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Курергә шаһлыгын, тәхетен татарның.
Татар бәхете өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татар. ”
Тукай! Татар халкы телендә, күңел түрендә яңгырап торган бу исемнең халык өчен нинди кадерле, аның язмышында никадәр әһәмиятле икәне шөбһәсездер. Нигә шулай, берәүләр, ижаты белән әдәбиятта тирән эз калдырып та, халыкныкы булып китә алмый, икенчеләре, әдәбият тарихына гына тугел, халык тарихына җуелмас битләр яза.
Тукай феномены, Тукай талантының бөеклеге һәм яшәү көче хакында күп уйландым мин. Бу уйланулар бер нәрсәне ачык аңларга ярдәм итте: халык язмышы милләт язмышыннан аерылгысыз, халык өметләрен һәм әрнүләрен, сөенечләрен һәм тормышын сурәтләгән иҗат кына озын гомерле, кадерле була икән.
Г.Тукай 1886 елның апрелендә дөньяга килә. Балачагы. ятимлек ачысын татып үтсә дә , язмышында зур роль уйнаган изге күңелле кешеләр яхшылыгы , туган як табигатенең гүзәллеге аны шагыйрьлеккә әзерләгән. Инде 1905 елда Тукайның шигырьләре басыла, үзе таныла башлый. Ләкин бу иҗат гомере 1913 елда туктап, өзелеп кала. Нибары унсигез елга сузылган бу юл Г.Тукайга мәңгелек дан, исем, дәрәҗә алып килде.
Жисми яктан шагыйрь тормыштан китсә дә, еллар үткән саен Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аның тарафыннан иҗат ителән 400 дән артык классик шигырь , 9 поэма, 350 дән артык чәчмә әсәре чын татар телендә язылуы, телнең нәфислеге һәм саф булулары белән аерылып тора.
Тукай ижаты куптән инде халыкара хәзинәгә әверелде. Ул татар әдәбиятында дөнья халыкларының телләренә иң күп тәржемә ителгән әдип. Тукай иҗаты дөнья мәдәнияты бакчасындагы татар чәчәге ул. Үзе дә төрек, гарәп, фарсы, рус, казах, татар телләрен яхшы белеп Пушкин, Лермонтов , Толстой, Крылов, Некрасовны, рус теле аркылы көнбатыштан Байронны, Шекспир, Гейне, шәрыкътан оригиналда Хафиз, Сабир, Сәгъди, Низаминыукыган, тәржемә иткән, алар иҗаты белән татар халкын һәм башка төрки халыкларны таныштырган язучыларның беренчесе.
Шуңа күрә дә безнең куңелләрдә, йөрәкләрдә, Тукай рухы, Тукай шигырьләре, Тукай моңнары. Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңнары яңгыраганда татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге якты булыр!
Читайте также:
- Сочинение кот в сапогах
- Не успел зарегистрироваться на итоговое сочинение
- Образ идеального среднего медицинского работника сочинение
- Сочинение мой талант пение
- Вечный спор ангела и демона происходит в нашей собственной совести сочинение
Сугыш вакытын шуннан беләм – әтинең үлгән хәбәре килгән иде (26.01.1943). Миңа ул вакытта дүрт яшь тә биш ай, сеңелем Фәниягә ике яшь тә биш ай. Әни сәкегә утырган, елый, аның янына тагын күрше апайлар утырганнар, барысы да елыйлар. Шул вакытта «дәү кешеләр дә елый икән» дип шаккаттым.
Без әтисез калдык. Күршеләргә керәм – анда күп апайлар җыелышып чабата ясыйлар. Һәм мине җырлаталар.
Ак күгәрчен дә гөрли,
Күк күгәрчен дә гөрли.
Атасыз балалар үлми,
Дөнья рәхәтен күрми, –
дип җырлыйм.
Мондагы апайлар да елыйлар, ә мин аптырыйм: үзләре зурлар, ә елыйлар, нигә елыйлар икән дим…
Шулай итеп минем өчен сугыш вакыты әтинең үлеменнән башланды. Әтием Гарифны башта сугышка алмаганнар, чөнки аның бер кулының бармаклары булмый. Ул тимерче булып эшләгән. Авыл хуҗалыгы техникасына ремонт ясаганда, кулы кысылып, Кукмара больницасында бармакларын кисәләр. Шул зәгыйфь кулы белән дә тимерчелектә тырышып эшли. Күрше авылларга да чакырып эшләтәләр. Эшләгәне өчен ашлык биргәннәр, сугыш вакытында без ипи ашадык. Әти комган, ләгән, чиләк ясаучы булган. Аның ясаган чиләкләре әле дә булырга тиеш. Аучы булган, яссы чаңгылары, мылтыгы бар иде, кыскасы, җитмеш төрле һөнәр иясе һәм бик тә ярдәмчел, юмарт, юаш кеше булган.
Юныс абый: «Абыйны кем урынынадыр җибәргәннәр», – диде.
Әти сугышка киткәч, Мәгъсүм исемле энебез туган иде, яше тулганчы үлеп китте.
Тагын истә калганы – без тауда чана шуганда «Әхтәм» яклар да безнең белән шуалар, алар арасында Хөрмәтулла исемле малай бар. Ул шуның белән истә калган: җәй көне бер мүкләк сыер артыннан елый-елый, аны алып кайта алмыйча, тилмереп йөрер иде. Хөрмәтулланың әтисе сугышта, әнисе үлгән, йортлары янган. Аны әнисенең бертуган апайсы Галимә тәтә белән Габдрахман абзый үзләренең канаты астына тәрбиягә алганнар икән. Ә Галимә тәтәләрнең үзләренең дә торырга урыннары юк, кызлары Сәгадәтбану апай белән Әгъләмҗан абыйларда торалар, үзләренең дә балалары бар, тагын Васыйл абый да бар.
1940 елны янгын чыгып, безнең ярты урамның йорт-җирләре янып бетә. Шуннан соң кем кайда урын таба, кайсы туганнарының мунчасында торды. Шулай итеп Галимә тәтәләр Хөрмәтулланы үзләренә сыендырганнар, нинди киң күңелле, шәфкатьле, мәрхәмәтле булганнар алар. Ул малайны балалар йортына бирмичә үзләре караганнар! Аның сыеры да бар бит әле. Кыш ашатып чыгарырга күпме печән кирәк! Печән чабулар, җыюлар авыр, халыкка бер җирдән дә чабарга рөхсәт юк. Ә шулай да шул сыерны биш ел асраганнар. 1945 елның декабрь ае булса кирәк, без чана шуганда, «Хөрмәтулланың әтисе кайткан!» – дигән хәбәр ишетелде. Сеңелем Фәния белән йөгердек Хөрмәтулланың әтисен күрергә. «Әҗәл» якта әтисенең абыйсының хатыны һәм малае яши торган өйгә барып кердек. Без бусагада басып торабыз, мондый күренеш: түрдә сәке, анда бик күп кешеләр утырганнар. Ишек катында да кеше күп, ә урта буш. Шунда табуреткада хәрби киемнән, медальләр таккан бик матур солдат, ә аның алдында бердән-бер улы Хөрмәтулла утыра. Ул кинодагы шикелле бер мизгел, күренеш булып истә калган. Хөрмәтулланың әтисе алдында утыруы иң бәхетле көне булгандыр… Нинди сугышлар үтеп, ул исән-сау әйләнеп кайткан, ә яшәргә тиешле хатыны үлгән… Нинди зур югалту, нинди зур кичерешләр, хатыны юк, торырга өе юк, ашарга ризыгы юк һ.б…
Һәм күп тә үтми… Хөрмәтулла әтисе белән безгә торырга килде, ягъни әни аның әтисенә кияүгә чыкты. Әни кияүгә чыккач, әнинең җылы куеныннан мәхрүм калдык. Чөнки әни сеңелем Фәнияне кочаклап йоклый иде, аңа дүрт яшь ярым, миңа алты яшь ярым. Ә мин әнинең аркасыннан кочаклап йоклый идем. Шулай итеп безнең башка кайгы төште. Әмма әтиле булдык!..
Әти солдатларча тиз генә ашый да, сәкегә барып утыра, без дә тиз генә ашыйбыз да, өчәүләшеп аның алдына барып утырабыз. Йә булмаса, әтинең эштән кайтканын көтеп торабыз да, аның каршына йөгереп барып, аягыннан кочаклап алабыз, ә ул безне күтәреп ала иде…
1946 елны Хөрмәтулла белән беренчесыйныфка укырга кердек, икебез ике сыйныфта. Безнең укытучыбыз – сугыштан кайткан Нури абый, ул дәрескә хәрби киемнән керә иде. Шул истә калган: кызыл буяу карандашы кайткан, укытучы абыебыз бер карандашны пәке белән икегә бүлеп, безгә таратты. Аннары җыр дәресенә гармуны белән кереп, «Шахта» көен уйнап безне җырларга өйрәтә иде:
Авыллардан авылларга
Телефон баганасы,
Хәзер иске заман түгел,
Техника заманасы, –
дип җырлый идек.
Укытучы абыебыз кайсы вакытта үзе белән малаен алып килер иде, калдырырга кеше булмагандыр инде. Ул – 1940 елгы Дамир иде. Ул шундый тыйнак, акыллы малай, арткы партада кузгалмыйча, тыныч кына утырыр иде. Сугыш чоры баласы бит!
Без икенчесыйныфка укырга килгәндә, укытучыбыз Ясирә апа иде. Яраткан укытучы абыебызны бик юксындык… Аны, пленда булганы сәбәпле, Сәрдегәнгә укытырга төшергәннәр икән. Анда да күп укыта алмаган, яраткан эшеннән аерганнар. Аннары механизатор булып һәм төрле эшләрдә эшләгән. Әмма укытучылык эшен бер дә исеннән чыгармаган, укыттырмаганнары өчен бик кимсенгән…
Икенчесыйныфта истә калганы шул: мәктәп залының стенасына «Яшәсен Бөек Октябрь революциясенең ХХХ еллыгы!» дип язылган лозунг элгәннәр. Рим цифрын чәчәкләп язганнар иде, шуңа сокланып карап торганым хәтердә. Менә шушы Октябрь бәйрәме алдыннан, дәрескә хәтле мәктәп ишек алдында сыйныфлап өйрәнү бара, ягъни «шагом марш»ка атларга, җырларга һәм «ура» кычкырырга өйрәнәбез. Бәйрәм көнендә Бөрбашның үзәк урамнарыннан кулга флаглар тотып, «ура» дип кычкырып үтәбез. Ул вакытта кар явып үткән була, ул суга әйләнеп, чабаталы аякларыбыз юешләнеп бетә иде…
Мәктәпкә барырга чыккач, күршебез Мәймүнә әбиләргә кереп, әти фанердан ясап биргән сумкамны аларның өйалларына куям да, чиләк-көянтә алып, чишмәдән су алып кайтып бирә идем. Ул вакытта Рәхимә апай Балтачта укый иде. Ул бер чиләк-көянтә су әнидән дә артмас иде, ә мин Мәймүнә әбигә алып кайтам. Ни өчен? Бер телем икмәк өчен! Мин су алып кайтканчы әби сумкама бер телем ипи салып куяр иде. Мәймүнә әби баланың күңелен аңлаган бит!.. Без аны озын тәнәфестә өчебез бүлешеп каба идек. Ул елны Фәния сеңелем дә укырга кергән иде. Мәймүнә әби белән Газулла бабай, гомумән, гаиләләре белән мәрхәмәтлеләр, юмартлар иде. Безне кечкенә чагында Рәхимә апай караган. Үземнең әтием әйтә торган булган: «Рәхимәнең бу яхшылыкларын кияүгә чыккач та онытмабыз», – дип. Бу әти килгәнче без алар белән бер гаилә шикелле яшәдек.
Кечкенә чакта бөтенесе истә кала икән, бу бала гына әле, бернәрсә аңламас дип һич уйларга ярамый. Урамыбызда тискәре күңелле әби дә бар иде. Мәсәлән, авыл башында Әминә апайның өй артында ике-өч хатын-кыз качыбрак басып торалар. Алар, уракчылар төшке ашка кайтканда мал алдына салырга дип култык астына кыстырып кайткан чүп үләне арасында ашлык юкмы – шуны тикшерергә килгәннәр икән. Шушы әби сорый сеңелем белән икебездән: «Анагыз ашлык алып кайтамы?» – дип. «Алып кайта», – дибез, ялганлый белмибез. Чыннан да әни чабатаастына бер уч бодай яки арыш уып салып алып кайта иде дә, шуны кыздырып безгә ашата иде. Ул әби сузып кына: «Я-арар, я-арар»ны канәгать булган шикелле әйтеп куйды. «Барыгыз, әниләрегез ашлык алып кайта күрмәсеннәр, арттан гына барып әйтегез!» – дигән булса ни булган… Һәм яңадан да шул әбинең оныгы белән урамда уйнап йөрибез. Боларга посылка килгән, бу кыз бездән качмакчы була, аның артыннан калмыйбыз. Әбисе: «Боларны алып кермә», – дигәндер инде. Тәки өйләренә кердек бит. Без барында посылканы ачтылар, башта киемнәр чыкты, аннан кәгазьсез озынча конфет, ягъни карамель чыгардылар. Шуннан әби бер карамельны алып, авызына кабып, теше белән урталай бүлде дә сеңелем белән икебезгә тоттырды һәм без шуңа канәгать булып чыгып киттек…
Тагын бер хәл булды. Өстә ямаулы бишмәт, аякта чабата, ә башымда бала одеялы… Минем вак шакмаклы, чуклы, юка гына шәлем бар иде, шуны югалттым. Кыш, салкын, башыма бүтән әйбер юк, мәктәпкә бала одеялы ябып йөрергә мәҗбүр булдым. И әни өзгәләнде инде, «Кызым, исеңә төшер әле, кайда калдырдың икән?» – ди. Ниһаять, ул шәлнең кайда икәнен белдем. Күршебездә яшь балалы апай тора иде. Аларга кереп, чишенеп, бәбәйне сиртмәле бишектә тирбәтә идем, югыйсә үзебездә дә бәбәй бар иде. Шунда калдырып чыкканмын. Шушы апай кара плюш жикет тектергән, минем шәлдән, уң ягын эчтә калдырып, жикет эчлеге ясаган. Ә мин моны әнигә дә, беркемгә дә әйтмәдем, үзем генә белдем… Әгәр әйтсәм, әни ул апайны ачуланыр дип курыктым…
Дүртенчесыйныфны югары оч мәчетендә укыдык, әле ул вакытта манарасы бар иде. Ишегалды зур, без анда бакча казып та йөрдек әле. Өйләдән кайта идек. Элекке мәчет безнең өчен клуб дип атала иде. Менә шуның янында ук ике катлы агач өй бар иде, аның капка-коймасы да, лапасы да юк, тәрәзәләренең пыялалары да юк иде. Шул өй яныннан үткәндә куркыта иде. Ә клуб каршында бик матур бакча бар иде. Яз көннәрендә канәфер чәчәкләренә күмелә иде. Җәй көне кызыл шомырт ашарга дип чыга идек, ул ирга булгандыр инде. Бакча эчендә матур беседка, бакча кырындарак ике катлы агач йорт. Аның беренче катының бер бүлмәсе авыл советы кәнсәләре, ә икенче бүлмәсе китапханә иде. Ул вакытта анда Маэва апа эшли иде. Ничек вакыт тапканбыздыр, анда күп йөрдек. Икенче катында медпункт иде.
Безнең туган йортыбыз яр кырыендарак иде. Текә яр кырые, аннан бирегә лапас һәм капка. Ат юлы, ягъни тыкрык Газулла бабайларның бакчасы аша урамга чыга, бакча ике яктан да киртәләп алынган, тыкрык башында кое, Газулла коесы. Ә безнең өй эчтәрәк, урамга табарак. Урамга чыгарга тыкрык бар. Анда өч тополь агачы үсә. Көз көне аның коелган яфраклары шундый күп була иде, без шул яфраклар астына кереп күмелеп уйный идек. Ишегалдыбыз ямь-яшел чирәм. Өебез иске иде.
Әни кышка бүрәнә араларын сыер тизәге белән сылап, саламнан нигез ясый иде, лапас түбәсе дә саламнан. Өй артында бәрәңге бакчасы, бәрәңге арасында шәмәхә чәчәкле бакча гөлләре үсә иде. Ишегалды кырында суган бакчасы һәм бер баш умартабыз бар иде. Аста инеш, суганнарга сибәргә шуннан алып менә идек суны. Анда бакалар күп иде, алар берсеннән-берсе уздырып кычкырырлар иде, аларның кычкыруы миңа бик ошый иде. Чишмә дә ерак түгел, гел чишмә буенда булдык, кер чайкыйбыз, бәрәңге юабыз, бәбәй чүпрәге юабыз, кыскасы, чишмә суын эчеп, чишмә буенда үстек инде.
Шулай итеп, өй иске булу сәбәпле, әти белән әни яңа өй салырга хәзерләнә башладылар. Үзебезнең сыер, тана бар иде. Хөрмәтуллаларның сыерын сатып, бүрәнә алып, аны әтинең нигезенә, «Әҗәл» ягына бурап куйдылар. Бәрәңгене дә шунда утырттылар. Монда урын җайсыз дип, өйне шунда салмакчылар… Бу йортта күпме әби-бабайлар яшәгән. Бу әтидән ике сеңелем дә шушы йортта тудылар. Әнинең бер дә чыгасы килми ул якка.
Яңа йортны үзебезнең туган урамыбызның башына, Усман абзый нигезенә салдылар. 1949 елның җәендә безнең туган йортыбызны сүттеләр… Хуш, туган йортыбыз, туган нигезебез! Бәрәңге бакчабыз Хөснетдин абзыйларга, суган бакчабыз Газулла бабайларга калды…
Без яңа өйдә, яңа нигездә яши башладык. Киртәнең теге ягы басу, «кечкенә басу» дип йөртәләр, анда ашлык үсә, бәрәңге утыртмыйлар иде әле. Һай, тургайларның сайравы, мәңге онытырлык түгел. Монда килгәнче тургай сайравына игътибар итмәгән булганмын икән.
Без үсеп киләбез, кулдан арба төшми, кеше йокыдан торганчы җәй көне печәнгә, көз көне утынга бара идек, яз көне җебеткәнче салам алып кайта идек. Ботакны җәй буена ташыдык. Мин ат белән әйбер алып кайтканны да, хәтта сүтелгән өйнең бүрәнәләрен дә арба белән ташыганны хәтерлим.
Хәтеремдә, 1950 ел булса кирәк, көз буе яңгыр яуды, урып салган арышлар уҗым булып үсте, кайбер җирләрдә бәрәңгеләр алынмый калды. 1951 елның язында Пүскән басуында өшегән бәрәңгегә бардык, чиләк-көянтә асып, аякта оек-чабата. Басу кырыйларында кар бетмәгән әле, чокырларда кар сулары җыелган. Су җыелган җирдә чабата-оекларыбызны салып, чиләкләребезне алып басуга кердек, җир бата, аяклар бозга терәлә… Бәрәңге сабаклары күренгән җирдән ике кулыбызны тыгып бәрәңгеләрне чыгарабыз. ике чиләк тутырып, аны кар суы кырыена салып, тагын кереп китәбез. Тагын ике чиләк алып чыгабыз да, шул кар суында юып, әрчеп, дүрт чиләк бәрәңгене ике чиләк итеп алып кайттык. Анда барганын Фәния сеңелем дә хәтерли. Әни шул өшегән бәрәңгегә тоз салып баса да, салма итеп пешерә иде. Шул вакытта әнинең, балаларыма ашарга ризык булды дип, сөенгәне!..
Ә җәй көне кычыткан, ат кузгалагы яфрагы җыябыз. Алардан әни аш пешерә. Мәсәлән, суга ат кузгалагы яфрагын, яшел суган кыягын турап сала, онны суга бутап сала, он юк диярлек; шуңа әрчемичә кабыгы белән бер бәрәңге кырып сала. Бәрәңгесе дә юк бит әле. Кайсы вакытта сепарат сөте белән дә пешерә иде. Шул аш белән тук булып йөргәнбез инде.
Урманга барганда юлыбыз «Утар» елгасы буйлап. Шуннан кузгалак, акбаш җыеп ашар идек, басу кырыенда какы, кәҗә сакалы үсә иде, шуларны ашый идек. Көзгә таба алабута җыеп, көлтәләп киптерәбез, аны тукмаклап орлыкларын төшерәбез дә, әти тегермәнгә алып барып ,тарттырып, он итеп алып кайта иде. Әни шуннан ипи пешерә. Ай, аның әчелеге, каралыгы, сөт белән ашар идек инде.
Җиләк өлгергәч, урманнан каен җиләге җыябыз. Җыйганны кар базында саклап, өч көн җыйганнан соң, Шәмәрдәнгәалып менеп, стаканлап сатабыз. Анда менгәндә яланаяк менеп, Шәмәрдәнгә кергәндә генә носки, сай галош киеп куябыз. Җиләк сатып, акча эшләп, китаплар, уку кирәк-яраклары ала идек.
Яланаяк дигәннән, кар бетүгә, чирәм чыга башлауга яланаяк йөри башлый идек, укырга барганчы. Печән чапкан җирдә дә, урак урган җирдә дә гел яланаяк. Аяклар чебиләп бетә, ярыла, каннары чыга, табан астына шырпы кереп, үлекләп, шешә иде. Без йоклагач кына әти, лезвие белән ярып, үлеген чыгара иде.
Иң күңеллесе – көз, чөнки туклык. Бәрәңге алган вакытлар үзенә бер күңелле. Көн аяз, кояшлы булса, чиләк тавышлары әллә кайларга яңгырап торыр иде. Көннәр суыткач, каз суя башлыйлар кызлар җыеп, ә безнең ишене канат сыдырырга чакыралар иде. Казларны йолкып бетергәч, чишмә буена юарга алып төшәләр. Кайтышка кабартма пешереп, каз мае белән майлап кабартма ашаталар, чәй эчертәләр, кич белән бәлеш салып, аш, ит пешереп яңадан кунакка чакыралар…
Иң матур бәйрәм – Октябрь бәйрәме! Чөнки игеннәр, бәрәңгеләр алынган тук, бай вакыт. Көндездән ук уеннар башланып, төнге уникегә хәтле барыр иде. Мәктәп укучыларын анда кертмиләр. Алай да кызыксынып уен карарга кергәч, директор Нуриев абыйга эләктем. Ул мине укучылар линейкасы каршына бастырып оялтты.
Икенче зур бәйрәм сайлау иде. Сайлаулар гел кыш була иде. Әни иртүк торып бәлешләр пешерер иде дә, сайларга чыккач, көне буе уеннар карап утырыр иде. Бәбәйләрне мин карар идем, әни шуның өчен миңа ике сум акча бирер иде. Ә әти сайлау көнне эчә иде дә, юмартланып китә иде һәм безгә «кызым» дип дәшә иде. «Сайлаулар нигә күбрәк булмый икән?» – дип әйтә идек. Әтинең характеры, үземнең әтинеке белән чагыштырганда, капма-каршы. Кырыс табигатьле, тар күңелле һ.б. Әмма эчми, тартмый, бик чиста, пөхтә кеше иде.
Кыш көне арба тартып печән, утын алып кайтасы юк. Өйдә җылы, ашарга бәрәңге бар. Әмма мәктәпкә чыкканчы төнлә бердә, икедә торгызып чабата ясаталар иде. Кичтән иртәрәк яткыралар, «Кәрәчин әрәм итеп утырмагыз», – ди торган иде әти. Өйгә бирелгән язу эшләрен тәнәфестә эшләп куя идек. Ә үзебез әйбәт укый идек. Бишенче, алтынчы, җиденчесыйныфларга күрше авыллардан, ягъни Аланнан, Кормабаштан алты чакрым килерләр иде, Сәрдегәннән менәрләр иде, укыганнан соң кире шуның кадәр араны кайтып китәләр иде, ничек йөргәннәр, ничек укыганнар? Алар да безнең шикелле ачлы-туклы булганнардыр инде. Шунысы истә: озын тәнәфестә коридорда уеннар уйнар идек, җырлар идек, биер идек… Тагын һәр атнаның шимбә көнендә, дәрестән соң, сыйныфлап концерт куярлар иде. Нинди генә авыр булмасын, укулар күңелле үтә иде.
Без кечкенә чагындагы кышның матурлыгы! Аяз, кояшлы, чатнама суык, йә булмаса буран… Әти кояш баегач уйнарга, чана шуарга чыгара иде. Ай яктысында, ат чанасына утырып, чокыр таудан төшеп китәр идек, төшеп җиткәнче берәм-берәм егылып төшеп калабыз, йә чанасы белән каплана идек. Шул да кызык иде. Бишмәт итәкләре каткан, оек-чабаталар чат кар, үзебез кып-кызыл булып кайтып керер идек.
Яз үзенә күңелле иде. Сыерчыклар сайрый, гөрләвекләр ага, ташу ага, боз китә… Аякка су үтмәсен өчен чабатага күтәрмә (агач шакмак) куялар. Бик истә калганы: без үрдәк асрый идек, әмма ата үрдәк юк, чөнки ашатырга күп кирәк. Үрдәкне атага «Әхтәм» як Шәрифулла абзыйларга илтәбез, алар барлы-көрле кешеләр, култык астына кыстырып иртән илтәбез, кич алып кайтабыз. Кайсы вакытта ычкынып очып китә торган иде, ианың артыннан суга бата-чума йөрүләр…
Ташу вакытында каникулда булабыз. Тагын да шул каникул буенча чабата ясыйбыз. Бүтән керер урын юк, әти каян юкәсен җитештергән, ничек урманнан алып кайткан, ярамый бит, саклыйлар… Каникулдан соң укырга чыктык. «Мин язгы каникулны ничек үткәрдем» дигән темага сочинение язарга кушты укытучы апай һәм ничек язарга икәнен аңлатты. Мин язмыйча утырам. Каникулга хәтле изложение язган идек. Минем язмам уңышлы чыккан һәм аны укытучы иптәшләргә кычкырып укыды. Бигрәк тә кызыл юл турында сүз булды һәм мин аны дөрес кулланганмын… Ә хәзер яза белмим… Укытучы апай килде дә: «Ник язмыйсың?»– ди. Мин: «Чабата ясадым», – дим. Укытучы: «Чабата ясадым дип язма инде, китапханәгә чыктым, әдәби китап укыдым, кунакка бардым һ.б. дип яз», – диде. Язганымны хәтерләмим. И шул вакытта шаккатканнарым, укытучы апай да ялганлый белә икән дип. Без өйрәнгән, укытучыларны иң зур кеше итеп күрергә. Укытучылар урамда очраса, малайлар баш киемнәрен салып исәнләшәләр иде, хөрмәт йөзеннән. Алар безнең өчен гомер буена хөрмәтле кешеләр булып калдылар.
Мәктәптән кайтуыбызга әни ике чиләк каралган бәрәңге юып куяр иде. Без шуны чистартмыйча, каралган җирләрен алмыйча гына кыргыч аша кырыр идек. Һәм шуңа әз генә он салып басып, әни ипи пешерер иде. Бервакыт чәй эчеп утырабыз, әни әйтә: «Кайчан бәрәңгесез ипине туйганчы ашарбыз икән?» – ди. Шунда Хөрмәтулла: «Без дәү үскәч ашарсың, әни», – диде. Әй Хөрмәтулланың шул сүзенә әнинең сөенүләре, аны кеше саен сөйләп йөргән. Кайсы вакытта әти Шәмәрдәнгә менеп, чабата сатып ипи алып кайта иде. Әмма ул туйганчы эләкми иде, әти яртышар сынык кына өләшеп бирер иде.
1953 елны Хөрмәтулла белән җиденче сыйныфны тәмамладык. Әнинең мине укытасы килде. Авылдан өч кыз документларны Балтач урта мәктәбенә илтеп бирдек. Әтиләре сугышта үлгән балалар мәктәпкә акча түләмиләр һәм аларга тулай торак та бар. Уку елы башланды, әле тулай торакка кертмиләр. Балтач башында бер әби белән бабайда өч көн тордык. Китапларны салырга сумка юк, район үзәгенә фанер сумканы алып барып булмый бит инде. Китапларны яулыкка төреп йөрттем. Тулай торакка күчкәч җайлы булды, мәктәп ишегалдында иде, беләккә салып керәм. Ул тулай торакта, бер бүлмәдә 36 кыз тордык: татар, рус, чуаш, удмурт, керәшен. Урта мәктәп фәкать Балтачта гына, районның бөтен авылларыннан килерләр иде. Чепьядаурта мәктәп бар иде, үзе район үзәге. Ашау такы-токы гына. Бәрәңгеле бер ипи, алты шакмак шикәр, яз, көз әзрәк бәрәңге алып бара идек һәм биш сум акча. Бер сумын кайтканда шоферга бирергә калдырам, яз-көз машина булгалый иде. Ашлык төягән капчыклар өстенә утырабыз, я бензавоз кырыена ябышып кайта идек. 60 тиенгә әнигә булки алып кайтам, шуны сөт белән капсам хәл керә ди иде, чөнки ул авыру. 40 тиенгә өч кечкенә сеңелләремә ландрин, өч сум үземә кала иде. Ашаган ризыгыбыз ипи белән кайнаган кайнар су, заваркасыз, анысы да туйганчы түгел. Сигезенче, тугызынчысыйныфларда укыганда көз көне тирә-күрше авылларга бәрәңге алырга йөртәләр иде. Ии… бәрәңге пешереп ипи белән ашаталар, туйганчы ипи ашый идек ичмаса. Чиләк төбенә салып бәрәңге алып кайта идек. Өс-башка килгәндә, әнинең бишмәтен киям, аякта чабата-оек, мәктәпкә кергәндә йон носки белән эче кара галош. Иртүк дүрттә, биштә торып китәбез, дәрескә өлгерә идек, әмма дәрестә утыруы авыр була иде. Дәрестә игътибарсыз утырсак, я белмәсәк, математика укытучысы Мәрьям апа (мәктәп директоры Закиров абыйның хатыны) болай дияр иде: «Сез укырга килмәгәнсез, колхоз эшеннән качып килгәнсез, барыгыз, кайтыгыз да колхозыгызда эшләгез!» Сиңа ялынып тормыйлар, укысаң укыйсың, укымасаң юк. Без болай да ач, ялангач, тилмереп укырга килгәнбез бит инде…
Балтачтан кайтканда кыш көне җәяү кайтабыз. Я буран, я бик салкын, ай яктысында кайта идек. Өс-баш юка, тез башлары туңа, өшегән чаклар да булды. Өйгә кайтып, туйганчы ашап алгач, җылынгач, хәл керә, кич клубка вечерга чыгып китә идек.
1955 ел, тугызынчысыйныфта укыйм, Хөрмәтулла колхозда эшли. Фәния сеңелемне, җиденчесыйныфны тәмамлагач, әни авылдаш апайга бала карарга җибәрде, Казанга. Семья ишле, читтә кешебез юк, урнаша торсыннар, ди.
Бу әтидән дүрт кыз туды, кечкенәсе бер яшьтән үлеп китте. И әти елады инде, тагын дүрт кыз булса да әйбер әйтмәс идем, дип. Балаларны бик яратты, бала җанлы иде, безгә дә әйбәт булды, какмады, кыерсытмады, барыбызны да бертөрле күрде. Шушы язда Хөрмәтулла Васыйл абый янында тракторист ярдәмчесе булып эшли башлады. Әнинең сөенгәннәре! Хөрмәтуллага ашлык бирерләр, Алла бирсә, дип. Әмма әни ул көннәрне күрә алмады, туйганчы ипи ашый алмыйча, 1955 елның бишенче маенда, ураза уртасында, атна кич, аяк өсте йөреп торганда, 42 яшендә кинәт вафат булды. Хуш, кадерле әниебез! Әни авырый иде инде, башы авырта, йөткерә, каны әз, җитмәсә, аңын югалтып, егыла торган авыру барлыкка килде. Фәния сеңелемне бала карарга биреп җибәргәч, гел елады ул, шуннан авыруы көчәйде. «И кызым, мин үләрмен инде, сез үстегез, өч кечкенә кызларым кала бит», – дияр иде. Шулай итеп өч төрле семьядан булган алты бала өелешеп әнисез калдык… Олысы – мин, 16 яшьлек, кечкенә сеңелемә дүрт яшь иде. Әнинең үлеме турында, аннан соң ничек яшәгәнебез турында язып тормыйм. Бик авыр булды…
Әнидән соң тугызсыйныфны тәмамладым, имтиханнар күп иде, бик тырышырга туры килде. Унынчысыйныфка укырга киттем. Әти каршы килмәде. Балалар кечкенә, атна арасында әти үзе ашарга пешерә, чөнки сугышта повар булып хезмәт иткән. Сыерны үзе сава, кыскасы, хатын-кыз эшләрен үзе эшләде. Мин ялга кайткач, мунча ягабыз, өйне җыештырам, кер юам һ.б. … Мунча дигәннән, без ул өйгә күчкәннән бирле Галимә тәтәләрнең мунчаларына яктык, рәхмәт яусын инде аларга. Мәрхүмә әни, мунча якканда, басудан юка ташлар алып кайтып, мунча пиченә утын-күмер арасына салып яндырыр иде. Алар кып-кызыл булгач, чиләккә су салып, шул суга кыскыч белән ташларны салыр иде, чыжылдап төшәрләр иде. Ул каймак шикелле, таш суы булыр иде. Шуның белән башта мунча пичен агарта, мунчаны җыештырып чыгара, аннары чиста мунчага, беренче парына Галимә тәтә белән Габдрахман абзыйга дәшәиде. Аннары үзебезгә чират җитә. Әниебез бик киң күңелле, юмарт иде, кергән кешене кире борып чыгармады инде. Әтигә әйтмичә дә бирә иде, Шәфигулла кайтканчы кертә күрегез, дияр иде. Элек көтүчеләр аерым кешеләр иде бит. Ашау чираты бездә иде, шунда сыер көтүчесе югары оч Зиннәт абый (ялгышмасам) әнине искә төшереп утырды: «Туйганчы майны Җиһан апай гына ашата иде», – диде дә, елап та алды…
Шулай итеп зур тырышлыклар белән урта мәктәпне тәмамладым. Әни булмагач, укуымны дәвам итә алмадым. Алай да урта белемле булуыма шатланып, горурланып яшәдем.
1956 елның ахыры. Сеңелем кайткан иде, апаңны алып кил, эшкә урнаштырырбыз дигәч, мин Казанга китәргә булдым. Кече сеңелем Мәдинә, аңа биш яшь, китәсемне белеп: «Дәү апай, китмә, дәү апай, китмә», – дип бик елады… Шулай итеп өч кечкенә (биш, сигез, ун яшьләрдә) сеңелләремне калдырып, язмышыма буйсынып, хуш, туган-үскән авылым, мин синнән киттем.
Әти озата менде, урманнан җәяү мендек, юл буенча елап, уйланып мендем. Әти кайтыр да, дәү апай кая дип, сеңелләрем еларлар инде. Ярый инде әти ашарга пешереп ашатыр, керләрен кем юар? Кем мунчага алып кереп юындырыр? Әнисез, апайсыз калдылар бит, мескен ятим сеңелләрем…
Шулай итеп иң кадерле бала чагым, үсмер чагым ачлыкта, ялангачлыкта, ятимлектә, михнәттә үтте. Алда тагын ниләр буласын, ниләр күрәсен бер Ходай гына белә…
… Олыгайган саен, яшьлек гомере ничек кенә үтмәсен, туган авыл, туган урам, туган нигез бик сагындыра икән. Ташу вакытлары, гөрләвекләр агуы, сыерчык, тургайларның сайравы, бакаларның кычкыруы гел күңелдә… Нинди сихри җепләр бәйләп тора торгандыр?…
Әле Аллага шөкер, йорт урыныбызда чүплек түгел, кычыткан, алабуталар үсми, бәрәңге бакчасына кереп калды, әмма нигез почмагының эзе күренеп тора, анысы да якын…
Бервакытны телевизорны ачсам, депутатларның сессиясе бара. Шунда Р.Миңнуллин чыгышында Балтач районының Бөрбаш мәктәбе турында сөйләде: «Андый мәктәп Казанда юк…», – ди. Шуның кадәр сөендем, тизрәк кайтып күрәсем килде, тыштан гына түгел эченнән дә күрергә насыйп булсын.
Аллага шөкер, авылыбызның тырыш, башлап йөрүчеләре аркасында, авылыбыз нык, һаман алга бара, йорт-җирләр яхшы, халкы да тырыш. Асфальт юллы урамнары ни тора! Алай гына да түгел, балкып торган мәчете бар. Анда күпме балалар, урта яшьтәгеләр һәм олылар гыйлем ала. Ә балаларга килгәндә, шундый рәхәт тормышта яшиләр, ашарга ризык, кияргә кием, укырга бөтен уңайлыклары булган мәктәп, дин гыйлеме алыр өчен мәчет, ягъни бөтен мөмкинчелекләр бар. Алар нинди бәхетле, кечкенәдән Аллаһны танып үсәләр. Инде әти-әнинең кадерен белеп, укытучыларны хөрмәтләп, кешеләргә ихтирамлы булып, әдәпле, тәүфыйклы булып үссеннәр, кайгы-хәсрәт күрмичә, гел бәхетле булсыннар.
Ә без бернәрсә белмичә үскәнбез. Мәчетне клуб итеп, шунда җырлап, биеп, концерт-кинолар карап үстек. Нинди зур гөнаһлы кешеләр без. Аллаһы Тәгалә каршында ничек җавап бирербез… Йә Раббым, безне кичер! Инде Аллага шөкер, олыгайган көнебездә булса да, Аллаһ кушканча яши башладык…
Аллага шөкер, авылыбыз исән, ә бит совет заманында күпме авыллар беткән. Мәсәлән, артист Нәҗибә Ихсанованың авылы юкка чыккан, зираты гына калган. Алай гына да түгел, Лаеш районында, Идел буенда күпме авыллар зиратлары белән су астында калган.
Аллага шөкер, авылыбыз бәхетле, анда яшәүчеләр тагын да бәхетлерәк. Авылда туып үсеп, гомер итеп, олыгайганчы яшәүчеләргә кызыгам. Нишлисең бит, Аллаһның тәкъдире, безгә насыйп булмаган…
Тагын шунысы куанычлы, авылыбызның шәҗәрәсе бар. Аллага шөкер, җиде буын бабайларыма дога кылам. Җәлил хәзрәт Фазлыев тырышмаса, мин аларны каян белер идем! Туган авылы өчен, аның кешеләре өчен, гомумән, халык өчен шулай тырышып йөри. Алай гына да түгел, күпме китаплар чыгарды, аның китапларын укып, гыйлем алабыз. 52 ел бергә гомер иткән ирем Наилне авыл зиратына күмәргә рөхсәт биргәне өчен, иң беренче Җәлил хәзрәткә Аллаһның рәхмәте яусын. Рәхмәт авыл советына, туганнарыма, авылдашларыма! Туган авылым зираты Наилемне үз куенына алды. Миңа да шунда кайтырга насыйп булсын дип телим.
Шушы тормышларыбызга канәгать булып, туган һәр көнебезгә шатланып, шөкеранә кылып яшәргә язсын. Йә Раббыбыз, ил-көннәребезгә тынычлык, үзебезгә исәнлек биреп, гамәл гыйбадәтле, хәерле гомерләр насыйп итсен иде.
Миңлегөл ӘХМӘТХАНОВА,
Казан шәһәре.
(Журнал өчен Айгөл Әхмәтгалиева әзерләде)
Фото: https://pixabay.com/
«Мәйдан» №5, 2020 ел.
Мөхәммәт Мирза әсәре.
Түрдә — киштә, бер очында ашъяулыкка эпекәй(1) төреп куелган; икенче очында, дүрт почмагыннан төйнәлгән ак яулыкта, сабаклар — «Рөхсәтсез кагылмаска!» — әнкәйдән һәм әбекәйдән колакка киртелгән(2.) Әнкәйнең мичтән кайнар эпекәйләр чыгарганын барыбыз да тын алмый карап утырабыз. Агач көрәгенә утыртып, мич авызына тартып китерүгә, өйгә рәхәт тәмле ис, таралып, борынны ярып керә, авыз суларын китерә. Әнкәй аларны, кабарып пешкән алты түгәрәк эпекәйне, ястык өстенә җәелгән ашъяулыкка тезеп сала — шулай иткәч, кайнар эпекәй кабарган рәвешен югалтмый.
Эпекәйләр алынып бетүгә, әнкәй мичкә бәрәңге тәгәрәтә дә капкачын ябып куя. Эпекәйләр, сүрелеп, кулга алырлык булганчы, мичтәге бәрәңгеләр пешеп чыга. Әнкәй, тимер кисәү агачы белән, аларны мич авызыннан тартып чыгара да сай табага тутыра. Өй эчен тагын да тәмлерәк ис басып ала.
Без — биш малай, ике кыз — эскәмиягә килеп урнашабыз. Әнкәй, чоланга чыгып, катык алып керә. Аңа җылытылган сөт салып болгата да ике-өч җамаяк белән өстәлгә китереп утырта. Аннары тугыз агач каптык алып бирә. Ул арада чаршау(3) эчендә ятып ял иткән әткәй, протезларын киеп, өстәл янына килеп утыра. Әнкәй шул чакта җиделе лампаны алып чыга, һәм бүлмә бермә-бер яктырып китә.
Әткәй өстәл янына утыруга, әнкәй, алъяпкычына салып, җылы эпекәйне өстәлгә китереп куя. Шуннан соң ул, пычак очы белән, калын-калын телемнәр итеп билгели дә, куллары белән сындырып алып, башта — әткәйгә, аннары безгә бүлеп бирә. Шул рәвешле, ун кешелек гаиләбез, җылы эпекәй, кабыгы үтә күренмәле булып юкарып пешкән кайнар бәрәңге һәм куе сөткә болгатылган салкынча катык белән, кичке ашын үткәрә. Ә-ә, иң мөһимен истән чыгарганмын икән әле.
Эпекәйне бүлеп бирүгә, әнкәй бишектән сигезенче бәбиен — кече энебезне кулына ала да әткәй янәшәсенә килеп утыра. Изүләрен ачып, сабыйга күкрәген каптыра; үзе дә, безнең белән бергә, җылы эпекәй һәм мичтә тәгәрәткән кайнар бәрәңге ашый. Бераздан өстәл өстендә буш савыт-саба, бәрәңге кабыгы өеме, анда-санда тамган катык, эпи валчыклары һәм ялтыратып яланган, тешләп кителеп беткән бизәкле агач кашыклар гына кала.
Без идәнгә җәелгән урынга ятып йокыга киткәч тә, әнкәйнең әле мең төрле эше була… Эшләре бетсә, әнкәй бәбине бишегенә сала да кулына бәйләм ала, үзе, көйли-көйли, аяклары белән бишек тирбәтә. Бишек көенә без дә йоклап китәбез… Әнкәйнең утны кайчан сүндереп, кайчан йокларга ятканын да, кайчан йокыдан торганын да без күрмибез. Иртән малларны карап, сыер савып кергәч, самавырын куеп, ул кайнап чыккач, сабыйны имезеп алгач кына безне уята иде. Без бераз үскәч тә, әнкәйнең эше һич тә җиңеләймәде. Зурларыбыз, авыл мәктәбендә укуны тәмамлап, шәһәргә укырга китә торды. Безне — кечеләребез, кечеләребезне бишектәгеләр алыштырды. Иң өлкән абыебыз армиядән кайтканда, аны унберенче төпчегебез бишектә каршылады.
Балачакның онытылмас истәлекләре бихисап күп, әмма җанга иң якыны — әнкәебез пешергән ризыклардыр, мөгаен. Өйнең астын-өскә китереп туздырып бетерсәк тә, шуклык белән үртәшүләр, бәргәләшеп алулар булса да, табын артында «шылт» иткән тавыш та чыкмас иде. Күрәсең, өстәл янына бик ачыгып утырганбыздыр. Әмма беркайчан да ач торганыбызны, ашамый йоклаганыбызны хәтерләмим. Алюмин савытлардан агач кашыкка һәрчак куе ризык эләкте. Тагын шунысы да хәтергә мәңге уелып калган: «Ашаганда, кеше тәлинкәсенә карамагыз!» — ди торган иде әнкәебез. Бу сүзләрнең мәгънәсе тагын да тирәнрәк булуын инде үсә төшкәч кенә аңладым.
Әнкәй генә шулай тәмле пешергән тары тәбикмәге, күкәй күмәче, көлчә, бәрәңге шәңгәсе, кыстыбый, каты камыр, каз ите кушып пешерелгән дөге, тары боткасы, угыз ашының тәме әлегәчә тел очында тора. Ишле гаиләдә, көн аралаш бер мич эпи пешергән гаиләдә, артыгын төрләнергә мөмкинлек тә булмагандыр. Тик барыбер кайнар күмәч, мичкә тәгәрәткән бәрәңге һәм катыктан өзелмәгән, сугыштан соң дөньяга килгән бәхетле балалар идек без.
1 Эпекәй — ипи (җирле сөйләш).
2 Колакка киртелгән — ныклап әйтелгән.
3 Ч а р ш а у — зур пәрдә.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза 
Мы работаем над улучшением нашего сервиса




















