метки: Театр, Беренче, Булган, Театрг, Спектакль, Торган, Булып, Вакытта
Галиәсгар Камалның «Беренче театр» әсәренә анализ.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Галиасгар Камал “Беренче театр” әсәренә анализ
Жанры: комедия: тормыштагы һәм көнкүрештәге тискәре күренешләрдән көлеп, кешеләргә көлкеле якларны күрсәтеп иҗат ителгән сәхнә әсәре.
Конфликты: пьесаның үзәгендә искелек белән яңалык арасындагы тартыш ята. Каршылыкның бер ягында – театр куйдыртмаска йөрүче Хәмзә бай, икенче ягында балалары, якыннары тора. Каршылыкның төп сәбәбе – беренче театр куелу.
Вәли – Гафифә, Вәли – Биби, Хәбибрахман – Факиһә, Биби – Факиһә, Биби – Фатих, Биби – Хәмзә бай арасында чыккан ярдәмче каршылыклар бу геройларның холык-фигылен, дөньяга карашын ачарга ярдәм итә.
Тема: беренче театр куелу.
Проблемасы: искелек һәм яңалык арасындагы тартыш.
Идея: яңалык, нинди генә киртәләргә очрамасын, барыбер җиңеп чыга.
Экспозиция: беренче тапкыр татарча театр буласын белеп, Хәмзә байның балалары, якыннары театрга барырга әзерләнәләр, ә Хәмзә бай үзе театрны булдырмаска тырышып йөри. Вәли-Гафифә, Вәли-Биби, Хәбибрахман-Факиһә, Биби-Факиһә, Биби-Фатих, Биби-Хәмзә бай арасында килеп чыккан ярдәмче каршылыклар бу геройларның холык-фигылен, дөньяга карашын ачарга ярдәм итә.
Төенләнеш: Хәмзә байның балалары, якыннары театрга китәләр.
Хәрәкәт үстерелеше: асрау кыз Биби аларның театрга китүләрен Хәмзә байга әйтергә әзерләнә.
Кульминация: Хәмзә бай кайтып керә һәм Биби барысының да театрга китүләрен әйтеп бирә.
Чишелеш: Хәмзә бай нәрсә эшләргә белми, ачулана, көлкегә кала. Яңалык җиңеп чыга.
- сюжет- композиция төзеклеге;
- образ-характерларның гаять уңышлы эшләнеше;
- Укучылар Хәмзә байны – иске фикерле Казан бае, усал, кыланышларын ямьсез итеп күрсәтәләр. Аның “иске фикерле”леге нәрсәләрдә күренә соң?
2)диннең мәсхәрә ителүе.
Хәмзә бай кебекләр заманында иң түрдә булганнар, һәр җирдә аларга юл бирелгән. Хәзер әнә берсенең дә исе китми: кибетчеләрнең дә, чәч алучының да, үз гаиләсенең әһелләре дә кулыннан ычкынып баралар. Әнә шулар байның кәефен кыра.
Хәмзә бай юкка да усалланып, тузынып йөрүчене гәүдәләндерми. Иҗтимагый да, шәхси дә мәсьәләләр турында уйланып-борчылып йөри торган, конкрет чаралар да күрергә күнеккән эшлекле кеше ул. Г.Камал безнең алга җир кешесен китереп бастыра. Образ бар яктан да начар-кара түгел, гөнаһсыз ак та түгел.
7 стр., 3394 слов
Театр на татарском языке
… әлеге — музыкаль әсәрләр куюга йөз тоту. Татар театр сәхнәсендә беренче профессиональ композитор Солтан Габәши башлап җибәргән эш — … рхәмәтле бала булып үсәргә булышыр дип уйлыйбыз. Реферат на тему «Татар театры тарихы» “ Театр — безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы һәм … һ.б. шәһәрләрдә күзәтелә. Казандагы “Шәрекъ клубы”на (Татарстан урамы, 8 нче йорт) шимбә саен татарның укымышлы, зыялы яшьләре …
Шәһәр бае, ул гына да түгел, башкала, мәркәз бае. Димәк, Хәмзә байның азмы- күпме зәвыклы икәнлеге шиксез. Аңа шәһәр түрәләре янына да юл ачык: пристав янына да, глава, губернатор янына да керә Хәмзә бай. Юк-бар, тупас, зәвыксыз кешеләрне болар үз яннарына ияләштермәсләр.
Автор төсләрне дә дөрес сайлаган. “Башында бүрек, яшел кәләпүш”. Яшел – ислам дине байрагы төсе. Читекләре аягына сыланып тора, җыйнак һәм матур. Чалбар балагы аңа сыймый, шуңа күрә ул ак тасма белән бәйләнгән. Ак – татарга хас пакьлык, чисталык билгесе. “. Өстендә намаз туны, аның эченнән бишмәт, аның эченнән кыска җиңле камзул кигән. ”
Хәмзә байның прототибы – Г.Камалның кайнатасы (хатынының әтисе) була.
Хәмзә бай ролен беренче тапкыр сәхнәдә Г. Кариев башкара.
Сәхнәдә Хәмзә байның бердәнбер аралашкан кешесе – Биби. Ул – Хәмзә байның асравы, аңгыра, әмма үз кирәгенә хәйләкәр, астыртын һәм кыю кыз. Кирәк чакта буйсынучан, кирәк чакта горур, кыю була белә Биби.
Чуен – углерод белән күмер катнашмасыннан гыйбарәт эретмәдән ясалган (шуңа күрә бу металл кап-кара төстә була).
Чуенның ундүртенче кичәсе – чуенның ватык бер кисәге, китеге.
Бибинең киеме артык иске булмас, чөнки асрауны артык искедән киендерү бай кешеләргә килешми. Гади, өйдә эшләп йөрергә комачауламый торган, шул ук вакытта пөхтә, килешле булыр аның киеме.
Чыннан да, мәдрәсәдә теләсә нинди шәкерт Корьән укый ала инде. Менә кайда күренә аның астыртынлыгы, хәйләкәрлеге. Әнә шулай беренче карашка аңгыра булып күренгән хәйләкәр, үткен Биби сәхнә буйлап, кирәк чакта буйсынучан, кирәк чакта кыю, горур (Фатихка әйткән сүзләрендә күренә).Ә ялгыз калгач, пошынып, ризасызланып уйлана.
Каталог статей , Г.Камалның «Беренче театр” әсәренә
Тема: искелек белән яңалык көрәше
Идея: автор Хәмзә бай һәм аның кебек иске карашлы кешеләрнең театр, алдынгылык, мәдәният белән сугышып – көрәшеп йөрүләренә чик куярга тели. Алдынгы карашлар белән янып яшәргә өнди.
Жанры: комедия (бер пәрдәдән берничә күренештән торган бик җыйнак пьеса. Монда көлкеле һәм гыбрәтле тормыш хәлләре тасвирлана)
Сюжет – композиция: Экспозиция
Хәмзә бай
Өйдә үзен бар кешегә хуҗа итеп тота. Бибине дә, башкаларны да туктаусыз орыша.Сукрана, әмма аның «театрга каршы көрәшергә” көче кими бара: сәхнәгә ул абына – сөртенә килеп керә, мәдрәсәдә лаканга егылгпнлыгы турында сөйли.
Образ бар яктан да начар – кара түгел, гөнаһсыз ак та түгел. Ул шәһәр бае гына түгел, ә мәркәз бае да. Бу аны зәвыклы кеше итеп күрсәтә. Аңа шәһәр түрәләре янына юл ачык: пристав янына да, глава, губернатор янына да керүле ул. Юк – бар, тупас, зәвыксыз кешене үз яннарына ияләштермәсләр иде.
Автор күрсәтмәләрендә Хәмзәнең кием – салымы бик күп, берсе өстенә берсе киелгән итеп сурәтләнелә. Нәфис, затлы татарның милли киемнәре, әлбәттә, юан, ямьсез итеп күрсәтми. «Башында бүрек, яшел кәләпүш”.Төсләренә игътибар итсәк, ак – татарга хас пакьлык, чисталык, яшел – Ислам дине байрагы төсе. Тунны «дубленка” дип түгел, мәчеттә, өйдә намаз укыганда кия торган нәфис итеп, юка һәм йомшак итеп эшкәртелгән өс киеме дип аңларга кирәк.
23 стр., 11240 слов
Инша кеше уз язмышына узе хужа – Материал : «Бәхетле булу өчен …
… тә малчылыкка эшкә күчәргә кирәк була. Олы улының да укырга төшәр вакыты җитеп килә. Шуның өчен Фәрит Караганда өлкәсенд … ән соң “баш табиб вазыйфасын башкаручы” итеп куялар. 1970 елның җәендә Фәрит Салават шәһәренә апасы Рузилә янына килә. Апасы белән бер бүлм … ән соң “баш табиб вазыйфасын башкаручы” итеп куялар. 1970 елның җәендә Фәрит Салават шәһәренә апасы Рузилә янына килә. Апасы белән бер бүлм …
Хәмзә байның прототибы – үзенең кайнатасы (хатынының әнисе) була.
Биби
Хәбибрахман
Ул хатынының нинди күлмәкләре барлыгын белә. Нинди күлмәк киюенә тыкшына.Вәли,гомумән, иске тәртипләргә каршы чыгарга әзер торучы.
Фатих безнең күз алдыбызга яңалыкка омтылырга теләге булган өйләнмәгән ир – егет булып килеп баса.
Сочинение «Мин караган спектакль»
Сочинение Кәрим Тинчуринның 125 ел тулу уңаеннан Республика мәктәпләре арасында уздырылган «Ул кабызган утлар балкышы» конкурсына җибәрелде.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет районы
“8 нче гимназия” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Мин караган спектакль
8 нче сыйныф укучысы Сабирова Эльвира
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Геловани Гүзәл Фәндүс кызы
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.
Мин театрга еш йөрмәсәм дә, кечкенәдән үк аның белән кызыксындым. Театрның мохите бер дөнья кебек бит ул. Актерларның уйнавы, төз һәм матур хәрәкәтләнүләре, әдәби телләре аеруча кызыксыну уята иде. Спектакльдән кайтканнан соң ошаган геройның ролен көзге каршында уйный идем.
Үсә төшкәч, мин инде актерларның рольләрен уйнап кына калмыйча, геройның халәтенә кереп, аның уй-кичерешләрен үзем аша үткәрә идем. «Кем буласың килә?» – дигән сорауга, һичшиксез, «актриса» дип әйтә идем. Тора-бара балачак хыялым онытыла башлады.
Көзнең бер матур көнендә миңа театрга бару мөмкинлеге туды. Ул безнең татар театрының йөзек кашы булган Кәрим Тинчуринның легендар «Зәңгәр шәл»е иде. Бу спектакль миңа шундый ошар дип, мин һич тә уйламаган идем.
Өченче кыңгырау. Соңга калган тамашачы ашыга-ашыга үз урынын эзли. Зал шыгрым тулы.
Ут сүнде. Пәрдә ачылды. Спектакль башланды. Аның барышында аңлашыла башлады: төп геройлар – Булат белән Мәйсәрә. Булат ролендә Ирек Кашапов, ә Мәйсәрәне Гүзәл Минакова уйный. Алар икесе дә Кәрим Тинчуринның әсәр алдына куйган төп фикерен – тормышның бер михнәте дә чын, саф мәхәббәткә киртә була алмавын – тамашачыларга җиткерә. Булат шундый көчле, чиста күңелле, намуслы, тәвәккәл егет. Ул башка шәһәрдә шахтер булып эшләп, үзенең туган авылына кайта, сөйгәне Мәйсәрәгә бүләккә зәңгәр шәл алып кайта. Ләкин аларның мәхәббәт юлында киртәләр барлыкка килә. Шул вакытта ул үзенең көчле, тәрбияле булуын, төрле батырлык эшләргә әзер икәнен күрсәтә. Мәйсәрә – киң күңелле, ачык йөзле, түземле кыз. Явыз Җиһанша кулы астында яшәсә дә, ул бервакытта да кешене рәнҗетергә тырышмый, пакь, йомшак күңелле булып кала. Аңа үзенең сөеклесе белән бергә булу өчен бик күп тормыш михнәтләрен түзәргә туры килә.
15 стр., 7003 слов
«Р. ЗАХАРОВ И ЕГО ВКЛАД В РАЗВИТИЕ ДРАМАТУРГИИ БАЛЕТНОГО СПЕКТАКЛЯ»
… книге «Искусство балетмейстера» Р. Захаров поставил задачу проанализировать свой собственный творческий путь, прошедший в работе над балетными спектаклями и большим количеством разнообразных танцев, … г.), — «Слово о танце» (1977 г.), — «Сочинение танца» (1983 г.). Так книга «Сочинение танца. Страницы педагогического опыта» рассказывает о сложном процессе сочинения танца. Автор подробно рассматривает …
Әлбәттә, әсәрдә мәхәббәт темасы гына яктыртылмый. Ул башка темалар белән үрелеп бара. Шуларның берсе – җәмгыятьтә хатын-кызның урыны. Мәйсәрәне көчләп, байлыкка кызыгып, үз теләгенә каршы ишанга кияүгә бирүне, Җиһаншаның аны һәм ахирәте Заһирәне явызларча кыйнауны күреп йөрәкләр кысып куя. Хатын-кызның сүзе, теләкләре байлык белән бастырыла. Тора-бара саф хисләр югалып, материаль муллыкка булган хисләр генә кала. Моны инде без ишанның беренче, икенче, өченче хатыннарының кыланышларына карап аңлыйбыз. Ә Мәйсәрә боларның барсын да җинеп чыга, байлыкка бирешми.
Әсәрдә Кәрим Тинчурин күтәргән тагын бер сорауга кагылып китәсем килә. Ул – дингә кагылышлы сорау. Спектакль барышында ишанның авылдан авылга йөреп хәерче халыктан соңгы тавыгын, алдау юлы белән бозавын, ашлыгын җыеп йөрү, хатын-кызларга карата булган мөнәсәбәте, кыскасы, дин әһеленнән шулай көлү бераз аптыратты. Ләкин әсәрнең тарихын өйрәнгәч, барысы да үз урынына утырды. Мин XXI гасыр ислам динен якын күргән кеше буларак фикерлим икән, ләбаса. Ә әсәр бит 1926 елда языла. 20 нче елларда ишаннардан көлү гадәти әйбер булган, чөнки ул вакытта дин белән капланып үзенең мәкерле эшләрен эшләп йөрүче “дин әһелләре” шактый булган. “Зәңгәр шәл”дәге ишанны дин кешесе дип кабул итмисең. Ләкин аны берничек тә әсәрдән алып ташлап булмый. Ул – чорга булган бер характеристика булып тора. Күрүебезчә, халык моны аңлый, шуңа күрә дә “Зәнгәр шәл” инде 85 ел тамашачыларыбызны шатландыра. Әлбәттә, спектакль куелышы һәр заман режиссерыннан тамашачыларның дөнья күзаллавын истә тотып эшләргә бурычлы итә. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев бу бурычын тулысынча үтәгән. Ул спектакльне музыкаль шоу рәвешендә заман тамашачысына җиткерә. Ләкин аның эчтәлеге, күңелне җилкендерә торган дәртле дә, моңлы да Сәлих Сәйдәшев музыкасы үзгәрешсез кала.
Артистларның да һәркайсы үз ролен тамашачыга җиткерергә тырышып, хисләргә бирелеп уйный. Яшь кызларның матур күлмәкләре, егетләрнең җилкендереп биюләре, сәхнәдәге күренеш чынбарлыкта булган шикелле. Тарихи декорацияләр, музыкаль бизәлеш ул чорның вакыйгаларын аңларга ярдәм итә.
Бу спектакль үзенә генә хас гүзәллекне, музыкальлекне, татар халкының гадилеген, шул ук вакытта киң күңеллеген чагылдыручы легендар әсәр.
Бу кичне мин чын күңелдән көлдем дә, уйланырлык хисләр дә кичердем. Ләкин иң мөһиме: минем балачак хыялым икенче сулыш алды.
БЕРЕНЧЕ ТЕАТР
УЙНАУЧЫЛАР:
Хәмзә бай — иске фикерле Казан бае; башында ак бүрек, яшел кәләпүш, өстендә намаз туны, аның эченнән бишмәт, аның эченнән кыска җиңле камзул кигән. Чалбар балагын ак тасма белән бәйләгән.
Г а ф и ф ә — Хәмзә байның кызы.
Вәли — Хәмзә байның кияве.
Хәбибрахман — Хәмзә байның улы, аңгыра.
Факиһә — Хәбибрахманның хатыны.
Биби — Хәмзә байның асравы, аңгыра кыз.
Фатыйх — Хәмзә байның кибетчесе.
Вакыйга Казанда, Хәмзә байның өендә.
Бай сымак бер өй. Ике якта икешәр ишек. Түрдә тәрәзәләр, тәрәзә арасында көзге. Стена буенда урындыклар. Сул тарафта бер диван. Аның алдында өстәл. Пәрдә ачылганда сәхнәдә Вәли күренә; өстенә пальтосын кигән, кулына таяк тоткан, күңеле бик шат, өйнең бер башыннан бер башына кызу-кызу атлап йөри.
Вәли (кычкырып). Гафифә! Гафифә!
Г а ф и ф ә (бүлмәдән сузыбрак). Әү!
Вәли. Буласыңмы инде?
Гафифә. Хәзер булам.
Вәли. Тизрәк бул! (Халыкка таба карап.) Гафифә дисәң Гафифә, бер җиргә бара башладың исә, кеше күрә дип коты чыга. (Ян ишеккә барып, ишеккә башын тыгып.) Һи, әле тиз генә буласың юк икән. Зинһар, тизрәк була күр! Әгәр кайнатай кайтып керсә, аннан ары харап эш. Ничек итсә итәр, гомердә театрга җибәрмәс. (Башын бүлмә ишегеннән алып халыкка таба карап, куллары белән, хатын-кыз битенә пудра сөрткән төсле итеп күрсәтеп, бераз көлебрәк.) Бизәнә, мич акшарлаган шикелле итеп, битләрен буяп маташа. Шулай да булса, үзенә килешеп тора тагын. (Ян ишеккә бара, карый, төсләрен бозып.) Ул нишләвең инде ул? Мин монда кайчаннан бирле, кайчан киенеп бетәр инде, дип көтеп торам.
Гафифә (бүлмәдән). Йә, ярар ла, хәзер булам, пудра матур төшмәгән.
Вәли. Тизрәк бул инде, зинһар! (Башын бүлмәдән алып, ишекне ябып, халыкка таба карап.) Менә сиңа кирәк булса, минем инде өстемә пальтомны кигәнгә бер сәгать булды. Ә ул әле һаман пудра ягынып бетерә алмый, пудра ямьсез төште, дип яңадан битен юып ята.
Түр як ишектән кулына поднос белән чынаяклар күтәреп чыгып Биби узып бара.
Вәли (Бибине күреп). Әй, Биби, тукта әле!
Биби (борылып карап). Нәрсә дисең?
Вәли. Кара әле, ә!..
Биби. Карыйм ич инде!
Вәли. Менә нәрсә.
Биби. Белмим, нинди нәрсәдер?
Вәли. Тфү, чорт! Сөйләп бетергәнне көт!
Биби. Йә, көтәм.
Вәли. Менә нәрсә…
Биби. Белмим!
Вәли (ачуланып). Тыңлап тор, дим мин сиңа!
Биби. Тыңлыйм ич!
Вәли. Тыңласаң шул, менә без хәзер театрга китәбез…
Биби. Кая?
Вәли. Театрга!
Биби. Нәрсә төятергә?
Вәли. Баш төятергә.
Биби. Нинди баш?
Вәли. Атаң башы! Мин сиңа төятергә димим, театрга дим, аңладыңмы, театрга дим!
Биби. Йә, аңладым инде, театрга. Ул нинди җир соң?
Вәли. Ансы сиңа кирәк түгел, без киткәч кайнатай кайтыр, ул сорар безне «кайда киттеләр?» дип, син аңа әйт: «Кодаларга киттеләр», дип, театрга киттеләр дип әйтмә!
Биби. Сорамаса нишләрмен?
Вәли. Тик торырсың!
Биби. Ярый. (Кереп китә башлый.)
Вәли. Тукта әле! (Биби туктала.) Син, аңгыра нәрсә, рәтләп әйтә дә белмәссең әле.
Биби. Нишләп белмәскә!
Вәли. Йә, әйтеп кара, ничек дип әйтерсең икән?
Биби. Вәли җизниләр театрга китмәделәр, кодаларга киттеләр диярмен.
Вәли (ачуланып). Иштең ишәк чумарын! Ә мин сиңа алай дип әйттеммени?
Биби. Соң ничек дидең?
Вәли. Мин сиңа, театрга киттеләр дип әйтмә, кодаларга киттеләр дип әйт дидем.
Б и б и. Мин дә бит киттеләр димәдем.
Вәли. Фу, җәфа икәнсең, каян башыма бәла алдым? Менә, син яхшы тыңла, әгәр дә кайнатай безне кая киттеләр, дип сораса, кодаларга киттеләр диген. Башка сүз әйтмә, бар, юлыңда бул!
Биби. Ярый. (Кереп китә.)
Гафифә. (чыга)Ә, ни, синнән шуны гына сорыйм дигән идем. Ул театрда кеше күп булыр микән?
Вәли. Һу! Күп булмыйчы соң! Беләсең бит, бүген мөселманча театрның беренче башлана торган көне. Шулай булгач, инде анда бөтен шәһәр халкы агылыр.
Гафифә (борыннарын җыерып, иркәләнгән бала кыяфәтендә). Әй! Әйем! Алай булгач мин бармыйм ла, анда кеше күп булгач мин оялам.
Вәли (үз-үзенә). Менә сиңа кирәк булса! (Алдына карап башын бераз кашып.) Ничек булыр икән соң? Юк, минемчә, әле бу көн кеше ул кадәр үк күп булмас. Күбесенең картлары җибәрмәс. Кайсы берсе кеше сөйләвеннән куркып калыр.
Гафифә (янә әүвәлгечә). Алай булгач без дә бармыйк. Әти белсә, ул да ачуланыр.
Вәли (бик тирән уйга калып, башын күтәреп халыкка таба карап). Уттан котылдым, инде суга төштем. Моннан инде ничек котылырга? (Гафифәгә карап.) Мин бит инде анда барырга дип билет та алып кайткан идем.
Г а ф и ф ә. Кайтсаң ни! Бармый калган булгач, акчаңны кире кайтарып алырсың.
Вәли. Бер алган булгач, кире кайтармыйлар шул инде аны.
Гафифә. Теләсәң ни эшлә, мин барырга куркам.
Вәли. Барасың килмәсә, көчләмим, үзем генә барам.
Гафифә. Ә, ярар менә, барыр идең бугай, кара син аны, анда ялгыз гына кызлар карарга бармакчы була. Җибәрәмме соң мин сине, Алла боерса, гомеремдә ялгыз җибәрмим.
Вәли. Теләсәң ни эшлә, мин бармыйчы калмыйм. Син бармыйсың икән, мин үзем генә тотам да барам! Хуш, сау бул, мин киттем. (Чыга башлый.)
Гафифә (тиз генә Вәлинең артыннан барып тота). Җә, җә, бетте. Мин юри генә әйттем. Әйдә, мин дә барам.
Вәли (кире кайтып). Ну, әйдә алайса, барсаң, тизрәк киен.
Гафифә. Хәзер киенәм. (Бүлмәгә таба бара башлый. Соңра янә борылып.) Кара әле, анда өскә киенгән көенчә генә утыралармы?
Вәли. Юк, салып утыралар.
Гафифә. Әй! Алай булгач, бик читен икән. Кирәкми, бармыйбыз.
Вәли. Бармыйбыз дип сөйләмә, мин барам, киттем алайса. (Чыга башлый.)
Гафифә. Барам, барам.
Вәли (мыскыл итеп). «Барам, барам!» Ә үзе һаман терәлеп тора. (Сәгатен чыгарып карап.) Син, шулай итеп маташып, мине уеннан калдырмакчы була торгансың, ахры. Уен башланырга бары ярты гына сәгать калган.
Гафифә. Мин хәзер булам. Өстемә күлмәк кенә киям.
Вәли. Ну, бар, зинһар, тизрәк бул.
Гафифә ашыгып кереп китә.
Уф Алла, җаным чыга язды. (Ишеккә барып карап.) Их! Хозур! Хәзер театрга китәбез. (Таягын ике кулының бармак очлары белән генә тотып, сүз арасында төрле шатланган һәм мәсхәрә кылган кыяфәтләргә кереп җырлый.)
Бүген театр була, трат-та-та, трат-та-та! Шатлыктан күңелем тула, трат-та-та, трат-та-та! Картның кәефе бик китә, уй-уй-уй, уй-уй-уй! Уйнаучыларны тетә, уй-уй-уй, уй-уй-уй! Барам мин театрга, трат-та-та, трат-та-та! Хатыным белән бергә, трат-та-та, трат-та-та! Кайнатай кайтып кергәч, уй-уй-уй, уй-уй-уй! Безнең киткәнне күргәч, уй-уй-уй, уй-уй-уй! Ачуланса да курыкмыйм, трат-та-та, трат-та-та!
Барыбер сүзен тотмыйм, трат-та-та, трат-та-та! Кайтып кергәчтен тузар, уй-уй-уй, уй-уй-уй! Бөтен кәефне бозар, уй-уй-уй, уй-уй-уй! Бозса бозар кәефне, трат-та-та, трат-та-та! Хәзергә мин кәефле, трат-та-та, трат-та-та!
Гафифә (ишектән өстенә киенгән көенчә чыгып). Йә, бар икән Ходаем, тагы нәрсә юләрләнәсең?
Вәли. Әһә! Булдыңмы әле син, аппагым? Әйдә, алайса киттек инде, былбылым!
(Гафифәнең култыгыннан култыклап чыгып китәләр.)
Факиһә (як-ягына карап). Монда да юк! Болар кая киткәннәр? (Ишекне ачып кычкыра.) Биби! (Биби чыга.) Син беләсеңме?..
Биби. Беләм!
Факиһә. Беләсең икән, әйт алайса: кая киттеләр җизниләр?
Биби. Алар син сорасаң ничек дип әйтергә икәнен миңа әйтмәделәр.
Факиһә. Соң ничек дип кенә әйттеләр?
Биби. Абзый сораса, кодаларга киттеләр, дип әйтерсең, диделәр.
Факиһә. Ә башка кеше сораса?
Биби. Башка кеше кем сорасын? Фатыйх абый сораган иде дә, мин аңа әйтмәдем.
Факиһә. Менә мин сорасам?
Биби. Син башка кешемени?
Факиһә. Йә, әйт инде, кая киттеләр?
Б и б и. Әй лә, әйтмим!
Факиһә. Театргамы?
Биби. Ә! Үзе дә белә икән. Аны сиңа кем әйтте?
Факиһә. Йә, бар. Алдыңа кара, эшеңне эшлә…
Биби кереп китә.
Шул-шул, театрга киткәннәр. (Бик кызуланып сул як ишеккә кереп китә.)
Сәхнә бераз буш тора. Бераздан кычкырышып Хәбибрахман белән килеп
чыгалар.
Хәбибрахман (кулларын селтәп). Бармыйм дигәч, бармыйм инде! Иң әүвәл мин аның, ул театрның кайда икәнен белмим.
Факиһә (мыскыл итеп бармакларын бөкләп санарга керешә). Бу булды бер!
Хәбибрахман. Икенчеләй, кайдан керәсен, ничек керәсен белмим.
Факиһә. Ике, өч.
Хәбибрахман. Анда кергәч тә нинди урынга утырырга?
Факиһә. Шуның белән була дүрт!
Хәбибрахман. Кирәкми, бармыйбыз, мин куркам.
Факиһә. Чү, чү, куркуыңнан егылып китә күрмә! Шул кадәр зур гәүдәң белән куркам дип әйтергә сиңа кешедән оят!
Хәбибрахман. Кирәкми, бармыйм!
Факиһә (юмаларга керешеп). Җә инде дим! Барыйксана инде! Әткәйдән куркып торырга син кечкенә сабый бала түгел ич инде!
Хәбибрахман (башын кашып). Белмим шул, ничек булыр икән? Минем үземнең дә бер күрәсем килә килүен ул театр дигән нәрсәне.
Факиһә. Соң алай булгач, тагын ни кирәк инде? Әйдә, өстеңә киен дә барабыз. Мин дә хәзер киенеп чыгам. (Кызуланып уң як ишеккә кереп китә.)
Хәбибрахман (ишеккә табан карап, үз-үзенә). Мин әле барам дип әйтеп бетерергә дә өлгерә алмадым, ә ул киенергә дә кереп китте. Нишләргә икән инде? Ичмаса, әти дә кайтмады. Әллә бармыйм микән? Ничек итеп бармый калырга? Ә, булды! Менә монда качып утырам да, әти кайткач кына, торып чыгам. (Диван башына барып посып утыра.)
Факиһә килеп чыга.
Факиһә (ишектән чыгып). Монда юк, әллә кая киткән, шундый чакларда, кача торган гадәте бар иде, бер-бер җирдә качып тормыймы? (Эзләргә тотына. Почмакта тора торган кресло артларын карый, Хәбибрахман бу вакытта балалар шикелле башын эчкә яшерә. Факиһә килеп күрә дә, акрын гына көлеп, диванның икенче башына барып аягы белән идәнгә тибеп кычкыра.) һәй, бәдбәхет! Күсе бар!
Хәбибрахман. Һай! (Сискәнеп сикереп тора.)
Факиһә (көлеп)! Анда син бар идеңмени? Мин белмәдем. Ул кадәр куркытмаган булыр идем. Анда ни эшләп утырасың?
Хәбибрахман (ни әйтергә дә аптырап торып). Акчам төште. Шуны аладыр идем.
Факиһә. Нинди акча?
Хәбибрахман. Менә, театрга барырга акча җитә микән дип, санап торадыр идем дә, берсе төшеп китте.
Факиһә. Шул гомердән бирле әле өстеңә киенмиче акча санап тордыңмы?
Хәбибрахман. Мин хәзер киенәм. Башыма бүрек киям дә, тунымны гына киям. (Кереп китә.)
Факиһә (кычкырып кала). Кара аны, анда да кәнәфи башына акчаңны төшермә, анда да күсе булыр. (Көзге каршына килеп шәлләрен, калфакларын төзәтә башлап.) Ну! Ир соң! Ир димәсәң хәтере калырлык бар. (Ишеккә карап?) Биби! Биби!
Биби чыга.
Әткәй безне кая киттеләр, дип сораса, кодаларга киттеләр диген.
Биби. Ник, анда җизниләр киттеләр бит. Сез дә шунда барасызмыни?
Факиһә. Без театрга барабыз, әмма син шулай дип әйт.
Биби. Ярый, әйтермен. Бая җизни, син әйтә белмәссең дип, мине яңадан әйттереп карап маташа.
Факиһә. Әйтә белдеңме соң?
Биби. Ник белмәскә, белдем.
Факиһә. Йә әле, тагын әйтеп кара. Безне кая киттеләр диярсең икән?
Биби. Әллә белмәс дип беләсеңме? Мин инде аны Фатыйх абыйдан күптән өйрәнеп куйдым. Театрга киттеләр диярмен.
Факиһә. Һи, аңгыра! Җебегән авыз! Мин сиңа шулай дип әйтергә куштыммыни?
Биби. Ник, үзең әйттең ич, җизниләр кодаларга киттеләр, сез дә шунда барасызмыни дигәч, юк, без театрга барабыз дип…
Факиһә. Күп телеңә салынма! Яхшы тыңла! Әгәр дә әткәй сораса кая киттеләр дип, кодаларга киттеләр диген.
Биби. Ярый, ярый, аңладым, икесе дә шунда киттеләр диярмен.
Факиһә. Кайда?
Биби. Кодаларга.
Факиһә. Бар, эшендә бул!
Биби чыгып китә. Хәбибрахман тунының югарыгы төймәсен төймәли-
төймәли чыга.
Хәбибрахман. Әйдә, булдым.
Факиһә. Әйдә, әйдә, булсаң, тизрәк атла аягыңны. (Ишектән чыкканда Хәбибрахманның аркасына төртә.)
Хәбибрахман. Тукта! Төрткәләмә инде ул кадәр! Чыгам ич.
Чыгып китәләр. Сәхнә буш кала.
Бераздан Хәмзә бай кайтып керә. Күрмичә, ишек төбенә җәеп куйган
паласка сөртенә.
Хәмзә (кычкырып). Гөнаһ шомлыклары! Аяк астына әллә нәрсә җәеп куйганнар. Мал кадерен белмиләр. Тыштан килеп кергәч, күзлек парлана да, бернәрсә дә күреп булмый. (Күзлеген сөртә.) Ишек янындагы урындыкка утырып.) Әй, кая, кайсыгыз бар анда? Аякны тартыгыз әле.
Биби килеп чыга. Кая, кил, нәрсә терәлеп торасың анда, тарт аякны!
Биби салдыра башлый.
Чү, чү, чү, карап тарт! Абыстай кайда? (Биби киез итекнең берсен салдыра.)
Биби. Аш өендә.
Хәмзә. Нишли анда?
Биби. Аш пешерә.
Хәмзә. Ник, килен кая?
Биби. Алар Хәбибрахман абый белән ни… ни… әй, кодаларга киттеләр.
Хәмзә. Ныграк тарт! Кулың чергән мәллә!
Биби, кинәттән тартып җибәреп, Хәмзәне егып төшерә.
Башка кеше булса мин аңа кирәген биргән булыр идем булуын, әллә ничек кыз балага сугарга ул кадәр кул барып җитми. (Тунын салып чөйгә элеп куя.) Биби, Биби!
Ишектән Биби чыга.
Биби. Нәрсә дисез, абзый?
Хәмзә. Бар әле, берәрсенә әйт әле, мәдрәсәдәге Коръән укый торган шәкертне чакырып чыксыннар. «Абзый чәч алырга чакыра», дисеннәр.
Биби. Нинди мәче алырга?
Хәмзә. Һай, аңгыра, җебегән нәрсә! Мин сиңа мәче алырга дидеммени?! Чәч алырга дим! Чәч! (Үз чәчен тарткалап.) Менә, менә шушыны алырга дим!
Биби чыгып китә.
Бу кадәр аңгыра булырлар икән. Менә бу сакалымны шулар гына агартып бетерделәр инде. Әле ярый хәзергә үзем исән әле. Үзем үлгәч, болар дөньяда ничек итеп көн күрерләр.
Биби ишектән килеп чыга да тик тора.
(Аңа карап.) Нихәл, нишләп терәлеп торасың анда?
Үләм инде мин сезнең белән, җәфаланып үләм! Аңгыра! Бар тизрәк! Гөнаһ шомлыгы!
Биби чыгып китә.
(Хәмзә бай Ишектән кереп китә.)
Бераздан чынаяк, поднослар күтәреп Биби керә.
Биби. Үзләре юньләп йомыш куша белмиләр дә, кешене орышалар. (Чәй урыны хәзерли, өстәлнең почмагына самовар, поднос, аның янына зәңгәр эмалированный полоскатель-ный куя.) Көне-төне эшлисең дә эшлисең, аның өстенә тагын һәр көн орыш та талаш. Хәбибрахман абыйларның да, Гафифә апаларның да театрга киткәннәрен әйтәм. Мине генә орышмасын әле, аларны да орышсын.
Ишектән Хәмзә килеп чыга, башын тәмам сабын белән күперткән. Бер кулына яшел кәләпүшен, бер кулына күзлеген тоткан.
(Хәмзә урындыкка утырып.) Заманалар бозылды. Әле менә бүген теге урыс сымак нәрсәләр театр уйнап, динне мәсхәрә кылмакчы булып йөриләр. Шуны булдырмаска йөреп бүген намазга бара алмыйча калдым, бәдбәхетләрне туктатып булмады. Алла боерса, икенче вакыт уйнатмабыз әле. (Ишектән Биби килеп керә, аңа карап.) Нихәл, булдымы?
Биби. Менә булды. (Бритваны өстәлгә китереп куя.) Коръән укучы шәкерт өйдә юк, ди, иптәшләре белән театрга киткән, ди.
Хәмзә (ачуланып). Ходай орган икән! Йөзләре генә кара булсын. Бар, чакыр монда Фатыйхны!
Биби. Фатыйх абый ул син кайтканчы ук чыгып китте.
Хәмзә. Кая?
Биби. Шунда китте.
Хәмзә (ачуы тагын да кабарып). Кая шунда?
Биби. Шунда инде, театрга китте.
Хәмзә. Ә? Театрга? Кемнән сорап китте?
Биби. Берәүдән дә сорамады. Вәли кияү белән Хәбибрахманнар да киткәч, мин генә нишләп калыйм, диде дә китте.
Хәмзә (тәмам алакайланып). Ә, ни дисең? Вәли кияү дә китте дисеңме?
Биби. Китте.
Хәмзә (урыныннан сикереп торып). Хәбибрахман да киттеме? (Бибинең өстенә бара.)
Биби (кире чигенеп). Китте.
Хәмзә (яңадан өстенә килеп). Гафифә, Факиһә?!
Биби (яңадан кире чигенеп). Алар да киттеләр.
Хәмзә, кулларын йомарлап, иреннәрен тешләп, «эм-м-м-м!» дип Бибинең өстенә килә башлый, Биби чыгып кача.
Хәмзә (Биби чыгып киткәч, халыкка таба карап, кулларын сузып). Йә, әйтегез инде, зинһар, нишләтим боларны? (Гайрәтләнеп.) Юк! Барам да якаларыннан тотып, өстерәп алып кайтам. (Тиз генә өстәл янына килә дә, полоскательныйны алып кия. Аны ыргытып бәрә дә.) Тфү, чурт! (Кәләпүш алып кия. Аны тиз генә ала да.) Һай, йөзе каралар икән! Акылымнан шаштырасыз инде! (Тиз генә эскәтерне муеныннан тартып алып киемнәргә таба бара.) Мин сезгә бирим әле кирәгегезне! (Өстенә кия башлый.) Кая киез ката? Китерегез тизрәк! Ә, менә монда икән! Йөзе караларны. (Ашыга-ашыга кия.) Бәдбәхетләрне, муены астына килгәннәрне!.. (Чыгып китә.)
Пәрдә.
Г.Камалның
«Беренче театр” әсәренә
өлешчә анализ.
Тема: искелек белән яңалык көрәше
Идея: автор Хәмзә бай һәм аның кебек иске карашлы
кешеләрнең театр, алдынгылык, мәдәният белән сугышып – көрәшеп йөрүләренә чик
куярга тели. Алдынгы карашлар белән янып яшәргә өнди.
Жанры: комедия (бер пәрдәдән берничә күренештән
торган бик җыйнак пьеса. Монда көлкеле һәм гыбрәтле тормыш хәлләре тасвирлана)
Конфликт: төп — искелек тарафдарлары белән
яшьләр арасында.Ярдәмче–1) Хәбибрахманның » Минем үземнең дә бер күрәсем
килә килүен ул театр дигән нәрсәне. Нишләргә икән инде? Әти орышмас микән?” дип
икеләнүендә. 2) Вәли белән Гафифә
арасында (театр өчен). 3) Хәбибрахман белән Факиһә арасында (театрга бару –
бармау аркасында) һ.б.
Сюжет –
композиция: Экспозиция–Вәли хатыны Гафифәне театрга барырга өнди, алар җыенып
театрга китәләр, төенләнеш–Хәбибрахманнар
гаиләсе дә зур тырышлыклар белән, җыенып, театрга чыгып китәләр, вакыйгалар үстерелеше–Фатихның
Биби белән сөйләшүе, аның да театрга китүе.Хәмзә бай кайтып, кайда нинди эшләр
белән йөрүе тасвирлана. Биби белән «эләгешеп” ала. Биби коръән укучы шәкертнең
дә театрга китүен әйтә, кульминацион
нокта–Биби Хәмзә байга башта Фатихның, ә аннары балаларының да театрга
җыенып чыгып китүләрен бәян итә, чишелеш
– Хәмзә битендәге сабынын да юмыйча, балаларын алып кайту теләге белән,
театр барган җиргә чыгып йөгерә.
Образларга
характеристика
Хәмзә бай – иске фикерле Казан бае;
башында ак бүрек, яшел кәләпүш, өстендә намаз туны, аның эченнән бишмәт, аның
эченнән кыска җиңле камзул кигән. Чалбар балагын ак тасма белән бәйләгән.
Күзлек кия.
Өйдә
үзен бар кешегә хуҗа итеп тота. Бибине дә, башкаларны да туктаусыз
орыша.Сукрана, әмма аның «театрга каршы көрәшергә” көче кими бара: сәхнәгә ул
абына – сөртенә килеп керә, мәдрәсәдә лаканга егылгпнлыгы турында сөйли.
Образ бар яктан да начар – кара түгел,
гөнаһсыз ак та түгел. Ул шәһәр бае гына түгел, ә мәркәз бае да. Бу аны зәвыклы
кеше итеп күрсәтә. Аңа шәһәр түрәләре янына юл ачык: пристав янына да, глава,
губернатор янына да керүле ул. Юк – бар, тупас, зәвыксыз кешене үз яннарына
ияләштермәсләр иде.
Автор
күрсәтмәләрендә Хәмзәнең кием – салымы бик күп, берсе өстенә берсе киелгән итеп
сурәтләнелә. Нәфис, затлы татарның милли киемнәре, әлбәттә, юан, ямьсез итеп
күрсәтми. «Башында бүрек, яшел кәләпүш”.Төсләренә игътибар итсәк, ак – татарга
хас пакьлык, чисталык, яшел – Ислам дине байрагы төсе. Тунны «дубленка” дип
түгел, мәчеттә, өйдә намаз укыганда кия торган нәфис итеп, юка һәм йомшак итеп
эшкәртелгән өс киеме дип аңларга кирәк.
Хәмзә байның прототибы – үзенең кайнатасы
(хатынының әнисе) була.
Биби–Хәмзә байның асравы.
Вәли:”…Безнең бер асрау бар, йөзе нәкъ менә чуенның 14 нче кичәсе төсле кап–кара,”-ди.
Биби, димәк, кара кучкыл тәнле, кара кучкыл йөзле буй җиткән кыз бала.Бибинең
киеме артык иске – москы түгел, чөнки асрауны чамадан артык начар киендерү бай
кешене бизәми. Гади, өйдә эшләп йөрергә комачауламый торган, шул ук вакытта
пөхтә, килешле кием кигән.Йорт хуҗасы белән үз–үзен тотышында Бибинең
буйсынучан булуы күзгә ташлана. Ул төшеп калганнардан түгел, хуҗада аңа карата
кызгану һәм хөрмәт сизелеп тора.Биби–кыю кыз, бу Гафифәнең пудрасын ягуында
күренә. Аңа бу гаиләдә кайбер иркенлекләр бирелгән. Урынлы–урынсыз ачуын
китерсәләр, үч ала белә. Аны астыртын, хәйләкәр дип тә атап булыр иде: Хәмзә
бай йомышын икенче кат әйткәндә төгәл итеп әйтсә дә, Биби үзе йомышта–җөмләдә
төгәлсезлек табып, аңлы рәвештә байның ачуын кабарта.Төгәл, кыска итеп сөйләве
белән, үткен җаваплары белән дә аерылып тора. Беренче карашка аңгыра булып
күренгән хәйләкәр, үткен Биби сәхнә буйлап, кирәк чакта буйсынучан, кирәк чакта
кыю, горур (Фатихка әйткән сүзләре), ә ялгыз калгач, пошынып, ризасызланып
уйлана.
Хәбибрахман
–
Хәмзә байның улы, аңгыра. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, аның аңгыра кебек
күренүе, әтисе йогынтысында үсеп, яңалыкларның асыл мәгънәсен аңлап бетермәве
белән ачыклана. Бу образ – шук, җае чыкканда, шаярып алудан да тартынмый торган
җиңел гәүдәле ир – ат. Хәбибрахманның театрга бармау теләге – тискәре, үз сүзен
сүз итәргә яратучы кеше сүзләре. Хәбибрахман – иске тормыш кагыйдәләренә ябышып
яткан Хәмзә байның наданлыгы, караңгылыгы, деспотлыгы нәтиҗәсендә тәрбияләнгән
кеше.
Гафифә-Хәмзә байның кызы. Бу
образ беренче карашка, куркак, иркә, күлмәк сайлаучан, кыланчык яшь хатын булып
күз алдына килеп баса. Төптәнрәк фикер йөртсәң, бу алай түгел. Пудра, беренче
театр кебек үк, ул заманда яңа нәрсә була. Гафифә аны биткә төшерү
күнекмәләренә ирешмәгән. «Зәвыклы хатын буларак, кеше арасына ничек җитте,
шулай чыгып булмый”,-дип фикер йөрткән кебек ул. Куркак, кыланчык диюгә
килгәндә, ул сәхнәдә ике тапкыр гына күренеп ала.Бу, беренчедән, халык күп
булган җирләргә йөрергә читенсенүе белән аңлатыла.Күп күлмәкле бай кыз булса
да, Гафифәнең хәлләре ал да, гөл түгел. Ире Вәли аның нинди күлмәкләре барлыгын
да белә. Анда–монда барганда хатынының нинди күлмәк киюенә тыгыла. Әнә бит
зәңгәр, асыл күлмәген кияргә рөхсәт бирми. Ал, кызыл, яшел күлмәкләр дә ярамый.
Тыйнаграк төс һәм фасон ошый Вәлигә. Димәк, Гафифә — үз кадерен төшермичә, үз
дигәненә үз чаралары белән җайлашып яши белә торган акыллы татар хатыны. Ире
алдында күлмәк сайлавы–яратып кигән күлмәген өстендә калдыру өчен үзенчә көрәш
алымы.Гафифә-тормыш итү җаен тапкан акыллы, сабыр татар хатыны.
Вәли – Хәмзә байның кияве. Ул,
үзе әйтмешли, мужик. Бабасы белән сука сукалап үскән.Атасы 12 яшендә калага
килгән. Ул–демократик хәрәкәт һәм демократик мәдәният тәэсирендә өлгергән бер
зыялы. Пәрдәнең Вәли сүзләре белән ачылуы Хәмзә байга каршы күтәрелергә сәләтле
кешеләрнең берсе булуы белән аңлатыла.
Вәли —
кызып китүчән кеше: хатыны күлмәк сайлаганда һәм Биби белән сөйләшкәндә бу ачык
күренә.
Ул
хатынының нинди күлмәкләре барлыгын белә. Нинди күлмәк киюенә тыкшына.Вәли,гомумән,
иске тәртипләргә каршы чыгарга әзер торучы.
Факиһә — Хәбибрахманның хатыны.
Аның үткәне билгеле түгел. Әмма ул ничектер кыю һәм хөр табигатьле булып үскән, яңалыкны кабул итәргә тәмам
үәзерләнеп җиткән. Ирен театрга барырга кыстый, тегесенең барырга теләге
булмаса да, Факиһә җиңә: ул ирен үгетләп, ялварып күндерә.
Факиһә —
үткен хатын, тормышта оста итеп хәйләкәрлек белән үз дигәненә ирешә белүче
кеше.
Фатих – Хәмзә байның кибетчесе.
Приказчик, ягъни кибетче Фатих шартырга ярата. Бу Биби белән Фатихның үзара
сөйләшүендә ачык чагыла. Кибеттән бушаган вакытларында ишек төбендә сакта тора,
яисә кар көри, утын яра. Гомумән, якты дөнья күрмичә, Хәмзә байның тынчу
оясында кысылып яши. Ниһаять, Бибине шаяртып, бераз
сөйләшеп торгач, ул да театрга китә.
Фатих
безнең күз алдыбызга яңалыкка омтылырга теләге булган өйләнмәгән ир – егет
булып килеп баса.
информация с сайта(http://tatartele2010.ucoz.ru)
Вәли һәм Хәбибрахман образлары (Инша)
Г. Камалның «Беренче
театр» комедиясендәге Вәли − Хәмзә
байның кияве. Ул гади гаиләдә туып үскән,
шактый гына белем дә алган. Вәли, Хәмзә
байның кызы Гафифәгә өйләнеп, аларда
тора. Ул заманча уйлый, яңалыкка омтыла,
барлык вакыйгалардан хәбәрдар, кызу
канлы, уйлаганын шунда ук эшләп куярга
да ярата. Үз ихтыяры белән, ирекле яшәргә
омтыла. «Кайнатай кайтып керсә, гомердә
театрга җибәрмәс», − дип сөйләнсә
дә, яңача яшәргә теләгән Вәлинең театрга
барачагына шикләнмибез. Ул − уенчак,
шат күңелле, ачык йөзле, ипле кеше.
Хатынының вак-төяк капризларына җиңелчә,
яратып карый. Тормышта Вәли кебек кешеләр
белән яшәве, аралашуы җиңел, рәхәт.
Ә Хәмзә байның улы
Хәбибрахман − Вәлинең нәкъ киресе.
Өйләнгән булса да, ул әле һаман «әтисенең
улы», балалыктан чыгып бетмәгән сакаллы
сабый. Әтисе кушканны гына эшләп, аннан
коты очып курка торган кеше. Хәбибрахманда
бераз томаналык та бар, буйсынучан, озак
уйлаучан, беркатлы, хәйләкәр, ләкин
хәйләсе дә, балаларча, бик тиз тотыла.
Хатыны Факиһәгә аның белән яшәве җиңел
түгелдер. Хәбибрахман кебек үз фикере
булмаган, җаваплылыкны үз өстенә алмаган
кешеләр җәмгыятькә дә файда китермиләр,
минемчә. Автор бу образ аша Хәмзә бай
ише кешеләрнең акыллы фикерле балалар
тәрбияли алмаулары турында әйтергә
тели.
Биби образы (Инша)
Г. Камалның «Беренче
театр» комедиясендәге Бибине белмәгән
татар кешесе юктыр, мөгаен. Кемдер
нәрсәгәдер төшенә алмый торса, «һи, Биби
булдың инде», диләр. Димәк, син бераз
«тегеләйрәк» дигән сүз ул.
Автор да Бибине
катнашучылар исемлегендә «аңгыра кыз»
дип тәкъдим итә. Чынлап та, Вәли, Факиһә
белән сөйләшкәндә, аның наданлыгы,
томаналыгы сизелә. Бибинең бу сыйфаты
бездә көлү тудыра. Артык беркатлылыгы,
үзенчә «серле, акыллы» булырга тырышуы
Фатих белән аралашканда тагы да ачыграк
күренә. Чөнки Биби Фатихны ошатып йөри,
әмма ышанып та бетә алмый. Моны белгән
егет Бибине тагы да ныграк котырта,
үчекли.
Бибине бу өйдә бик
санлап та бетермиләр кебек. Аеруча Хәмзә
бай аны һәрчак ачулана, аңгыралыкта
гаепли. Чынлыкта исә, аның үз улы
Хәбибрахман да аңгыралыгы белән бер дә
Бибидән ким түгел.
Комедиядә Биби
образының әһәмияте бик зур. Аның аркылы
автор үзәк геройларның чын йөзләрен,
яшәү асылларын ачыграк, калкурак сурәтләп
бирә алган.
Биби әле ул
башкаларга караганда акыллырак та,
зирәгрәк тә. Кирәк булганда, курыкмыйча
үз фикерен әйтә ала. Кыскасы, ул − «акыллы
юләр». Үзен кимсеттерә торган мескеннәрдән
түгел.
С. Рәмиев. «Уку»
Бирем. Сәгыйть
Рәмиев сеңелләренә биргән киңәшне сез
бүген кемнәргә әйтер идегез?
Шагыйрь С. Рәмиев
«Уку» шигырен балаларга юллый. Укуның
кеше тормышында тоткан ролен ачып
бирергә тырыша. Аның фикеренчә, укыган,
белем алган кеше беркайчан да югалып
калмый: уку «адәмне алга илтә», бәхет
ишеген ача, зур дәрәҗәгә менгезә, укыган
кеше тәрбияле дә була. Автор телләр
өйрәнүгә дә басым ясый.
Урысча да уку, уку,
Кытайча да уку,
уку.
Бу шигырь малайларны
да, кызларны да тырышып укырга чакыра.
Мин үземнең ялкау сыйныфташларыма С.
Рәмиевнең «Уку» шигыренә игътибар
итүләрен теләр идем. Чөнки шигырьдә уку
һәркемнең дә изге бурычы («фарыз эш»)
итеп бирелә.
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
Гарипова
Алия Самат кызы «Советлар Союзы Герое
Никита
Кайманов исемендәге кадет мәктәбе» дәүләт
бюджет
гомуми белем учреждениесенең татар теле һәм әдәбият укытучысы
Тема:
Г.Камалның “Беренче театр” комедиясен йомгаклау.
Максат: 1)
әсәрне анализларга өйрәтү.
2) Укучыларда сәнгатьле сөйләү күнекмәләре үстерү;
3) Мәгълүматлы, зәвыклы, фикерли белә
торган тамашачы тәрбияләү.
Материал:
Җиһазлау:
I.
Уңай-психологик халәт тудыру.
Исәнмесез,
укучылар.
Хәлләрегез
ничек? Тынычландык.
Әдәбият дәресен башлыйбыз. Сыйныфта кем дежур тора. Сезнең каршыгызда үзбәя
карточкалары тора, һәр этаптан соң үзегезгә бәя биреп барырсыз.
II.
Актуальләштерү.
Укучылар,
сезгә өй эше итеп нәрсә бирелгән иде, өй эшен тикшереп узыйк. Молодцы,
булдырдыгыз.
Хәзер
бүген өйрәнәсе теманы билгеләр өчен һәр группага кроссвордны чишәргә кирәк
булыр, кем өлгерерәк. Әгәрдә кроссвордны дөрес чишсәгез уртадагы сүз безнең
темага кагылышлы сүз булыр. Молодцы булдырдыгыз, бу сүз йомгаклау. Ә нәрсәне
йомгаклауны без өзек карап киткәч белербез.
Шулай
итеп, без бүген сезнең белән нәрсә үтәбез.
Бүгенге
темабыз Г.Камалның “Беренче театр” комедиясен йомгаклау.
Әйдәгез
әле әсәрне искә төшереп китик.
III. Яңа
белем күнекмәләре формалаштыру.
—
Г.Камалның “Беренче театр”ы.
Нинди вакыйгага багышланган?
—
Театр кую.
—
Әйе, беренче мәртәбә куелып, татар дөньясында зур шау-шу тудырган татарча
спектакль куелу вакыйгасы сурәтләнә. Ничә пәрдә, ничә күренештә?
—
1 пәрдә,3 күренештә.
—
Әйе, әсәр бик кыска күләмле. Кемнәр катнашканын әйтеп чыгыйк әле?
—
…..
—
Вакыйга кайда бара?
—
Казанда, Хәмзә бай өендә.
—
Әсәр нинди жанрда язылган?
—
Комедия.
—
Нәрсә ул комедия?
—
Комедия – көлкеле вакыйгаларны тасвирлый. Кеше характерындагы йомшак яки
кимчелекле якларны арттырып күрсәтүче, тормыштагы кире сыйфатларны кискен
рәвештә тәнкыйтьләүче әсәр.
—
Комедия нәрсә турында?
Әсәрнең тема: Беренче театр.
—
Автор безгә нәрсә әйтергә тели?
Идея: яңалыкка илтү.
Проблема: искелек белән яңалык көрәше.
ата-ана һәм бала арасында каршылык
(каршылыкны карарга).
Сюжет-композициясе
Экспозиция: беренче тапкыр татарча театр буласын белеп, Хәмзә
байның балалары, якыннары театрга барырга әзерләнәләр, ә Хәмзә бай үзе театрны
булдырмаска тырышып йөри. Вәли — Гафифә, Вәли — Биби, Хәбибрахман — Факиһә,
Биби — Факиһә, Биби — Фатих, Биби — Хәмзә бай арасында килеп чыккан ярдәмче
каршылыклар бу геройларның холык-фигылен, дөньяга карашын ачарга ярдәм итә.
Төенләнеш: Хәмзә байның балалары, якыннары театрга китәләр.
Хәрәкәт үстерелеше: асрау кыз Биби аларның театрга китүләрен Хәмзә
байга әйтергә әзерләнә.
Кульминация: Хәмзә бай кайтып керә һәм Биби барысының да театрга
китүләрен әйтеп бирә.
Чишелеш: Хәмзә бай нәрсә эшләргә белми, ачулана, көлкегә кала.
Яңалык җиңеп чыга.
IV.
Белем күнекмәләрен ныгыту.
Укучылар,
без
сезнең белән Г.Камалның “Беренче театр” комедиясен өйрәндек.
Кыскача
искә төшереп үтик
Иҗади
тәнәфес.
Укучылар, әсәрдәге геройларни искә төшерик әле. (Искә төшерәләр). Хәзер һәр
группа тартмадан үзләренә геройларны тартып чыгарасыз һәм алдыгызда торган ак
түгәрәкләрне буййысыз. Сез ул геройны үзегез нинди төстә куз алдына китерәсез,
ни сәбәпле шулай. (Аңлаталар)
V.
Рефлексия.
—
Шулай
итеп, укучылар, бүгенге дәрестә без нәрсәләр турында сөйләштек?
—
Без
Г.Камалның “Беренче театр” комедиясе турында сөйләштек.
VI.
Өй эше. Билгеләр кую.
1.
Әсәр эчтәлегенә кагылышлы 10 мәкаль язып килергә.
2.
Реферат “театр сәнгатье”.
3.
Презентация “театр сәнгатье”.
Обновлено: 09.03.2023
- Для учеников 1-11 классов и дошкольников
- Бесплатные сертификаты учителям и участникам
Гарипова Алия Самат кызы «Советлар Союзы Герое
бюджет гомуми белем учреждениесенең татар теле һәм әдәбият укытучысы
Тема: Г.Камалның “Беренче театр” комедиясен йомгаклау.
Максат: 1 ) әсәрне анализларга өйрәтү.
2) Укучыларда сәнгатьле сөйләү күнекмәләре үстерү;
3) Мәгълүматлы, зәвыклы, фикерли белә торган тамашачы тәрбияләү.
I . Уңай-психологик халәт тудыру.
Исәнмесез, укучылар. Хәлләрегез ничек? Тынычландык. Әдәбият дәресен башлыйбыз. Сыйныфта кем дежур тора. Сезнең каршыгызда үзбәя карточкалары тора, һәр этаптан соң үзегезгә бәя биреп барырсыз.
II. Актуальләштерү.
Укучылар, сезгә өй эше итеп нәрсә бирелгән иде, өй эшен тикшереп узыйк. Молодцы, булдырдыгыз.
Хәзер бүген өйрәнәсе теманы билгеләр өчен һәр группага кроссвордны чишәргә кирәк булыр, кем өлгерерәк. Әгәрдә кроссвордны дөрес чишсәгез уртадагы сүз безнең темага кагылышлы сүз булыр. Молодцы булдырдыгыз, бу сүз йомгаклау. Ә нәрсәне йомгаклауны без өзек карап киткәч белербез.
Шулай итеп, без бүген сезнең белән нәрсә үтәбез.
Бүгенге темабыз Г.Камалның “Беренче театр” комедиясен йомгаклау.
Әйдәгез әле әсәрне искә төшереп китик.
III . Яңа белем күнекмәләре формалаштыру.
— Г.Камалның “Беренче театр”ы.
Нинди вакыйгага багышланган?
— Әйе, беренче мәртәбә куелып, татар дөньясында зур шау-шу тудырган татарча спектакль куелу вакыйгасы сурәтләнә. Ничә пәрдә, ничә күренештә?
— 1 пәрдә,3 күренештә.
— Әйе, әсәр бик кыска күләмле. Кемнәр катнашканын әйтеп чыгыйк әле?
— Вакыйга кайда бара?
— Казанда, Хәмзә бай өендә.
— Әсәр нинди ж анрда язылган?
— Нәрсә ул комедия?
— Комедия – көлкеле вакыйгаларны тасвирлый. Кеше характерындагы йомшак яки кимчелекле якларны арттырып күрсәтүче, тормыштагы кире сыйфатларны кискен рәвештә тәнкыйтьләүче әсәр.
— Комедия нәрсә турында?
Әсәрнең тема: Беренче театр.
— Автор безгә нәрсә әйтергә тели?
Идея: яңалыкка илтү.
Проблема: искелек белән яңалык көрәше.
ата-ана һәм бала арасында каршылык (каршылыкны карарга).
Сюжет-композициясе
Экспозиция: беренче тапкыр татарча театр буласын белеп, Хәмзә байның балалары, якыннары театрга барырга әзерләнәләр, ә Хәмзә бай үзе театрны булдырмаска тырышып йөри. Вәли — Гафифә, Вәли — Биби, Хәбибрахман — Факиһә, Биби — Факиһә, Биби — Фатих, Биби — Хәмзә бай арасында килеп чыккан ярдәмче каршылыклар бу геройларның холык-фигылен, дөньяга карашын ачарга ярдәм итә.
Төенләнеш: Хәмзә байның балалары, якыннары театрга китәләр.
Хәрәкәт үстерелеше: асрау кыз Биби аларның театрга китүләрен Хәмзә байга әйтергә әзерләнә.
Кульминация: Хәмзә бай кайтып керә һәм Биби барысының да театрга китүләрен әйтеп бирә.
Чишелеш: Хәмзә бай нәрсә эшләргә белми, ачулана, көлкегә кала. Яңалык җиңеп чыга.
IV. Белем күнекмәләрен ныгыту.
Укучылар, без сезнең белән Г.Камалның “Беренче театр” комедиясен өйрәндек.
Кыскача искә төшереп үтик
Иҗади тәнәфес . Укучылар, әсәрдәге геройларни искә төшерик әле. (Искә төшерәләр). Хәзер һәр группа тартмадан үзләренә геройларны тартып чыгарасыз һәм алдыгызда торган ак түгәрәкләрне буййысыз. Сез ул геройны үзегез нинди төстә куз алдына китерәсез, ни сәбәпле шулай. (Аңлаталар)
2 Смотреть ответы Добавь ответ +10 баллов
Ответы 2
прости,не особо понимаю ,но можешь мне ? как работает дирижабль в воздухе,надо кратко оформить,но понятно и по факту. ты случайно не знаешь? буду
Другие вопросы по Другим предметам
Подъемы выполняются различными укажите несуществующий скользящим шагом 2. елочкой 3. лесенкой 4. ступающим бегом 5. скользящим бегом.
Амперметром измерено 10 отсчетов протекающего тока вцепи i.амперметр, класс точности которого k=2.5, имеет максимальное значениешкалы, равное a=10 а. результаты измерений представл.
1. во сколько раз больше энергии приходит от солнца, чем от сириуса, если разница звёздных величин m_сириуса — m_солнца = 25? 2. как расположена ось мира относительно земной оси? о.
“Театр – яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми уңга илтә. Театр көлдерәдер, уйнатадыр, Тагы үткән гомерне уйлатадыр. Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең – Көләрлек булса – булмаса еларсың. Г.Тукай. “Театр”
“Конфликт (латин сүзе) капма-каршы мәнфәгатьләр, карашлар бәрелеше, фикер каршылыгы, бәхәс.” Ф.Хатипов “Әдәбият теориясе” китабы, 26 б.
Конфликт каршылык Вәли — Гафифә Факиһә — Хәбибрахман Хәмзә бай — өйдәгеләр
Эчке каршылык Гафифә. Театрга барасы килә, ләкин курка Хәбибрахман “Минем үземнең дә бик күрәсе килә-килүен ул театр дигән нәрсәне Хәмзә бай Театрны куйдырмаска тырыша.
Каршылык ничек хәл ителә? Вәли җиңә “бармак башы кадәр генә булса да революция булды” Алдынгы карашлы. Укыган. Дөньяда нинди вакыйгалар барлыгын белеп тора. Кызыксынучан. Факиһә җиңә Факиһәнең нык характерлы булуы җиңеп чыга. Кыю. Үз сүзен әйтергә курыкмый. Заманча яшәргә тели, бер генә булган вакыйганы да игътибарсыз калдырмый. Җитез, кешедән калышасы килми, Хәмзә бай Каршы булса да, театр барыбер була. Хәмзә байның үз балалары да театрга киткән, ул үз балаларын да тыңлата алмый, көлкегә кала.
Төп каршылык кайда? Хәмзә бай — Иске карашлы Балалары — Яңалыкка омтылалар Искелек Яңалык
Первая online школа татарского языка запись закреплена
Равиль, Ирләр:
Кара әле! Беренче театр дигән бит!
(Смотри ка! Первый театр ведь написано!)
Театр уйныйлар. Тамаша кылалар.
(Театр играть будут! Зрелище ставят!)
Показать полностью.
Кызык тамаша була инде ул!
(Интересное представление будет!)
Кәмит була.
(Спектакль будет.)
Татарча була.
(На татарском.)
Хәмзә бай:
Нәрсә ябыштырганнар монда?!
Нәрсә?!
(Что вывесили тут?! Что?)
Шул театр куймакчы булалар?!
(Театр собираются ставить?)
Динне мәсхәрә кылмакчы булалар!
(Собираются над религией надругаться!)
Сез шуны карап торасызмы монда?!
(Вы это чтоли смотрите здесь?!)
Ертып ташламыйча, нәрсә карап торасыз?!
(Чего смотрите, вместо того чтобы выбросить?!)
Ертып ташлагыз!
(Порвите и выбросьте!)
Гынаһ шымныглары!
(Грешники!)
Кая палисийский?
(Где полицейский?)
Палисийский! Палисийский!
(Полицейский! Полицейский!)
Анда динне мәсхәрә кылмакчы булалар
(Там потешаются над религией!)
Театр уйнамакчы булалар!
(Театр собираются играть!)
Хәмзә бай: -Аны җыртып ташларга кирәк!
Полицейский: — Миңа. Мин бер ни эшли алмыйм.
(Богатый Хамза: — Ее надо порвать и выкинуть!
Полицейский: — Мне. Я ничего не могу поделать!)
Хәмзә бай: -Бер нәрсә дә карамыйсыз!
Полицейский: -. бер ни эшли алмыйм.
(Богатый Хамза: — Ни за чем не смотришь ты!
Полицейский: — . ничего не могу поделать!)
Син бит палисийский.
(Ты же полицейский!)
Извозчик! Извозчик! Кил әле! Кил!
(Извозчик! Извозчик! Подъедь ка! Подъедь!)
Җибәрегез әле! Извозчик, тукта әле.
(Пропустите ка! Извозчик, постой ка!)
Әйдә әле! Әйдә пристефкә, пристефкә!
(Давай ка! Давай к приставу! К Приставу!)
Читайте также:
- Специфика адаптации к школе леворуких детей
- Модель инклюзивной образовательной среды школы
- Карта школьной адаптации первоклассников
- Накопительный эффект краткое содержание
- Генри форд представитель школы
«Беренче театр»
«Беренче театр» — беренче мәртәбә 1908 нче елда Казандагы «Гасыр» көтепханәсе тарафыннан бастырылган бер пәрдәлек комедия. Ул Г. Камалның иң беренче һәм уңышлы язылган комедияләреннән берсе булып тора. Атаклы татар язучысы Фатих Әмирхан теле белән әйткәндә «Беренче театр» ул «хаятлы комедия»* (* Хаятлы — үлми торган, яшәргә тиешле.).
Г. Камал, татар театрын оештырып, аның өчен беренче репертуарларны төзү белән генә канәгатьләнми; татар театрының башлану чорын, ул дәвердәге татар буржуазиясенең культура дәрәҗәсен, театрга карашын һәм аңа каршы булган көрәшен җанлы картиналар аша гәүдәләндереп, үзенең шушы классик комедиясен яза һәм шуның белән татар театрының башлану чорын тарихка кертеп, мәңгеләштереп калдыра. Язылуына инде 30 еллар чамасы булган бу әсәрне хәзерге чорда уку, бигрәк тә сәхнәдә карау, никадәр кызыклы булса, тагын 30 еллар узу белән татар әдәбияты һәм татар сәхнәсе өчен аның әһәмияте тагын да артачак. Ул татар әдәбиятының, татар сәхнәсенең «Ревизор»ына әйләнәчәк.
«Беренче театр» комедиясендә, иң үзәк образлардан берсе — бөтен искелекне, кирелекне, үзсүзлелекне, мин беләмлекне үзендә гәүдәләндергән карт Хәмзә бай. Ул, үзенең характеры белән, яңалык булганлыгы өчен генә яңалыкка каршы торучы кеше. Ул, һәрбер кеше минемчә уйларга, минемчә яшәргә, минемчә торырга, киенергә, минемчә йөрергә тиеш дип уйлый. Аныңча булсын, шуннан башка эшнең бөтенесе дә «бидгать». Әгәр көченнән килсә, ул яшьләрне дә үзенчә генә яшәтер иде. Ул үз заманындагы яшьләрнең җиңсез камзул, билсез казаки, кара бүрек киеп, чалбар балагын чыгарып йөрүләренә дә риза булып торган кеше түгел. Ләкин яшьләр арасында инде зур фикер яңалыклары башланган. Приказчикларның һәм башка шәһәр яшьләренең зур күпчелеге газета укый, әдәбият укый, җомгага бармый, ураза тотмый, хәтта, ак яка куеп, тужурка киеп, ботинка киеп, урамда папирос тартып йәри. Менә шундый зур «бидгать» эшләрне булдырмау һәм булганнарын бетерү «зур мәсьәлә» булып торганда, һичбер уйламаганда, шул яшьләр һәр «мөэмин мөселманны» юлдан яздыра торган яңа «бидгать» уйлап чыгаралар: ул да булса — ислам шәригатенә һичбер сыймаган театр уйнау. Хәмзә бай кебек иң кире карашлы консерваторга күз күрмәгән, колак ишетмәгән шул яңалыкка ничек чыдап торырга кирәк? Ул аны булдырмау һәм аның белән көрәшү өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга тырыша. Хәтта шуның артыннан йөреп, Җамали унтерга, приставка, главага, полицеймейстерга һәм губернаторга барып, ястү намазына да керми кала. Моның белән ул, үзенең «чын мөселманлык» бурычын үтәп, театрны туктатып кала алмаса да, тынычлап, үзенең шул турыдагы эшләренә отчет бирү һәм шуларны уртаклашу өчен, өенә, семьясы янына кайта. Ләкин кайтса, ни күзе белән күрсен, аның йөз каралыгына каршы, кияве белән кызы, улы белән килене, приказчигы, хәтта мәчеттә коръан укучы шәкерткә кадәр ул көне буе арып-талып булдырмаска тырышып йөргән шул театрга китеп барганнар.
Шулкадәр зур эшкә ничек чыдап торырга кирәк?!
Шулкадәр зур хәрам, бидгать эшне мөселман бәндәнең күңеле ничек йөкләсен?!
Хәмзә бай ачуыннан ярылырга җитә. Нишләгәнен белми, кәләпүш дип белеп, сабын күбеге ясаган савытны башына алып киеп, үзенең балаларын театрдан якалап-өстерәп алып кайту өчен, төнлә өеннән чыгып китә.
Хәмзә бай тибы — ул Г. Камалның үз әсәрләрендә генә түгел, бәлки бөтен татар әдәбиятында художество ягыннан гаҗәп зур осталык белән эшләнгән классик типларның берсе булып кала торган тип. Г. Камал, башка бер тип, бер образ тудырмыйча, шушы Хәмзә бай тибын тудыру белән генә дә татар художество әдәбиятының классигы исемен алырга хаклы булыр иде.
«Беренче театр» комедиясендәге башка образлар да: Вәли белән Гафифә, Биби һәм Хәбибрахман белән Факиһә образлары да бик матур эшләнгәннәр. Тик аларга караганда күп көчле эшләнгән Хәмзә бай тибы белән томаланып кына, алар беркадәр кечерәя төшәләр.
Гафифә Хәмзә байның үзенчә тәрбияләп үстергән кызы. Ул гомерендә асыл күлмәк белән ат кәмитеннән башка нәрсәне белмәгән чеп-чи мещанка. Театрга барырга хәзерләнгәч, егермеләп күлмәкне төсләре, материяләре һәм тегелү формалары белән санап чыгуга карамастан, театрга киеп барырлык килешле күлмәк таба алмый; ахырдан: «үзең дә ичмаса бер кеше төсле чибәр күлмәк алып биргәнең дә юк. Бер җиргә бара башладың исә, киеп барырлык һичбер юньле матур күлмәгем юк»,— дип иренә үпкәли.
Аның туганы Хәбибрахман, үсеп буйга җитеп, өйләнеп тә акылга тулмаган, кулыннан бер эш тә килми торган бер байбәтчә. Аннан «он суы да, тоз суы да» юк. Рәтләп саный да белми ул. Хатыны да аны «уҗым бозавы» дип кенә атый. Атасының ачулануыннан, колагын борудан куркып, ул, театрга бармау өчен, хатыны белән тарткалаша. Хатынын җиңә алмагач, ахыры диван артына качып калмакчы булып көлкегә кала. Хатыны аны төрткәләп алып чыгып китә.
Хәмзә бай үзе генә түгел, аның улы белән кызы да бу әсәрдә эч катыргыч көлкеле образлар итеп биреләләр.
Хәмзә байның асравы Биби, денщик образлары кебек, аңгыра итеп бирелсә дә, ләкин ул Хәбибрахман кебек ахмак түгел. Ул үз хәлен бик яхшы аңлый. Үзен Хәмзә байның «аңгыра» дип ачулануына каршы ул: «Үзләре юньләп йомыш куша белмиләр дә, кешене орышалар. Көн-төн эшлисең дә эшлисең, аның өстенә тагын һәр көн орыш та талаш», — дип протест белдерә. Ә Хәбибрахман кебек «әле Хаҗи Габдрахманы белән чәйгә кергән өчен әти колакны борды» дип шыңшып тормый.
Хәмзә байның кияве Вәли белән киленә Факиһә әсәрдә уңай тип булып гәүдәләнәләр. Нәсел һәм кан ягыннан аларның Хәмзә байга һичбер мөнәсәбәтләре юк. Шулай да алар, ул чордагы тормыш шартларының, мәҗбүр итүе аркасында, Хәмзә бай семьясына килеп кушылырга мәҗбүр булганнар. Ләкин аларның ул тормышка ятышып тормаганлыклары һәм бөтенләй дип әйтерлек аңа чит булганлыклары әсәрнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузылып бара. Аларның теләкләре бер генә: татар культура тарихында яңа чор башы булып тора торган татар сәхнәсенең беренче пәрдәсе күтәрелү бәйрәмен шәһәрнең бөтен яшьләре белән бергә уздыру.
Аларның күлмәктә дә, киемдә дә эшләре юк, алар Хәмзә байның ачулануыннан, колак боруыннан да курык-мыйлар. Тик алар татар тормышында беренче мәртәбә «караңгылык пәрдәсе»нең күтәрелү бәйрәмен каршыларга барырга гына ашкыналар. Вәли, хатынын ташлап, бер ялгыз китәргә дә хәзер тора. Хатыны барырга хәзерләнеп беткәч, аның шатлыгы эченә сыймый.
Әсәрдә зур урын тотмавына карамастан, Хәмзә байның кибетчесе Фатих та характерлы образларның берсе. Биби кебек, ул да үзенең тормышыннан риза түгел. «Кеше бәйрәм итә дә итә, мин дә бераз бәйрәм итеп аласы иде. Һәммә кеше йөри дә йөри, мин генә тик ябылып ятам, миңа ни бәйрәм юк, ни җомга юк. Бәйрәм булды исә ишек төбен сакла. Көне буе байга килгән бер. кешене өйгә алып кер дә чәй эчерт, җомга булды исә, ишек алдында утын яр да, кар көрә! Юк инде, булмас болай итеп», — ди ул.
«Беренче театр» комедиясе, бер пәрдәлек кенә әсәр булуына карамастан, гомумән, типларның эшләнеше ягыннан югары урын тота. Ул татар сәхнәсенең классик әсәре булып кала торган комедия.













