Табигатьне саклагыз!
«Табигатьне саклагыз!»Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма,аларнын чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән?Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул.Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турында зур мәгънә салынган.
Туган як табигате- чиста һава һәм экологик яктан чиста ашамлыклар гына дигән сүз тугел әле ул.Ул-Туган илебезнеңмматурлыгы да,җаны да. Туган илебезне чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату, очсыз-кырыйсыз урманнарны бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларының агулы газлары белән чиста һавабызны бозып бетерү, туган ягыбыз табигатенә салган зыянының бер өлеше генә. Табигатьне пычратучылар белән көрәшне без бүгеннән үк башламасак, берничә дистә елдан соң,бөтен тереклек көеп беткән чүл уртасында калуыбыз бар бит. Ул вакытта инде протиогаз кимичә сулап та булмас .Без табигатҗе сакларга тиеш. Кибеттән алган эйберләрнең чүпләрен табигатҗкә ташларга ярамый. Ул чүпләрне алып кайтып чүп савытына яки яндырырга тиеш. Урманнарда учаклар ягырга кирәк тугел!
Анкета-заявка
участника заключительного этапа
XVIII
Республиканского фестиваля детской, юношеской
и молодежной прессы «Алтын
калэм» – «Золотое перо»
Фамилия Имя Отчество _Костецкая
Анастасия Богдановна
Дата и место рождения ________________г.Наб.Челны__________________________________________________
Место учебы МБОУ
«СОШ п.Новый» _______________________________________________
Паспортные данные (свидетельство о
рождении):
серия _I-КБ___номер___514552____
О ЗАГС администрации г.Наб.Челны РТ
__________________________________________________________________
ИНН
163902982030___________________________________________________
Пенсионное страховое свидетельство
(по достижении возраста):
152-616-009-36
Домашний адрес,
контактный телефон
РТ Тукаевский район п.Новый ул.Дружбы
д.110 кв 40 ______________________________________________________________
Перечень представленных
работ __________________________________________________________________
__________________________________________________________________
С какими СМИ сотрудничает __________________________________________________________________
Татарстан Республикасы яшьләр,спорт
һәм туризм министрлыгы
Тукай муниципаль районы администрациясе
яшьләр,спорт һәм туризм бүлеге.
“Алтын каләм” фестивале
“Иң яхшы публикация”номинациясе
“Табигатьне саклагыз!”.
Автор:
Костецкая
Анастасия
МББУ 6нчы сыйныф укучысы
Җитәкчесе:
Шириева Әлфия Әләм кызы
МББУ
укытучысы
2013 ел.
Берәүләр шәһәрдә яшәсә, без исә, гаҗәеп гүзәл
авыл табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып үскән табигать балалары, җир
балалары. «Шәһәрне макта,авылда тор” – дигәннәр борынгылар һәм ялгышмаганнар.
Мин үзем рус милләтеннән булсам да, Татарстан Республикасының табигатен яратам,
хөрмәт итәм һәм горурланам,чөнки ул минем туган ягым.
“Табигать кочагында
яшәү, аны күреп тору, аның белән сөйләшү- бәхет”.Без шул бәхеткә төренеп
яшибез,чөнки без барыбыз да табигать балалары. Яшел урманнарның
шавы,чишмәләрнең челтерәгән агышы, күлебезнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт
бирә. Табигать безне туендыра,рухландыра, яшәү өчен дәрт бирә, көч-күәт
өсти,матурлата,илһамландыра. Ә без, шушы матурлыкны үз кулларыбыз белән
җимерәбез,пычратабыз. Ул бит безнең ярдәмгә мохтаҗ.Без табигатьне күз карасы
кебек якларга,усаллардан сакларга тиешбез.
Табигатьне
пычратучылар белән көрәшне бүгеннән ук башламасаң, берничә дистә елдан соң,
бөтен тереклек көеп беткән чүл уртасында калуы бар.Ул вакытта инде противогаз
кимичә сулап та булмас.Табигать – анадагы матурлыкны бер югалтсаң, табып
булмаячак. Табигать үзенең гүзәллеген ят иткән кешеләргә битараф,мәрхәмәтсез
була.
Әйдәгез,
һәрберебез булдыра алганча,табигатьне саклыйк һәм безнең барыбызның да
тырышуыбыз нәтиҗәсендә табигатькә карата начарлык кимер.Әйе,без табигать
балалары, ә табигать- безнең хуҗабыз! Моны беркайчанда истән чыгармыйк һәм
табигатьнең кагыйдәләренә,кануннарына каршы килмичә аңа булышыйк.
Табигатьне
саклау һәркемнең бурычы.Без,үзебездән соң килгән буынга, суларыбызны чиста,
һаваларыбызны пычратмыйча калдырсак,изге бурычларыбызны үтәгән булырбыз.Яшел
дусларыбызны саклыйк.Шул чакта гына без алардан файдалана алырбыз.Тирә-юнебез
чиста,ямьле булсын,һәрчак балкып торсын.
- Подробности
-
Автор: Назиля Абдрахманова -
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 21013
Рейтинг: 
Табигать — туган йортыбыз.
Табигать ул – безнең әйләнә – тирәбез. Кояш, болыт, су, таш, үсемлекләр, хайваннар – барысы да безне чолгап алган тирәлек – табигать дип атала.
Һәр җир йөзендә гомер иткән кеше үзенә кирәкле әйберләрне табигатьтән ала. Кеше иген, яшелчә, җиләк – җимеш үстерә, терлек, кош – корт үрчетә. Үзенә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыра. Елга – күлләрдән балык тота, урманнардагы җиләк – җимешен, агачын файдалана. Үзләренә азык туплый.
Табигатьебез аллы – гөлле чәчәкләргә күмелеп утыручы болын – кырлары, чишмәләрдән челтерәп аккан саф, чиста сулары, көмештәй саф сулы күлләре, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклары белән бай.
Табигать – ул безне яшәтүче дә, терелтүче дә, дөньяны танырга өйрәтүче дә. Без табигатьнең һәр ел фасылына сокланып, саклап, кадерләп, яшеллеккә һәм матур чәчәкләргә күмеп, зыян китермичә үз туган йортыбыз итеп кадерләп яшәтергә тиешбез. Табигать матурлыгы – ул безнең матурлык.
Кызганычка каршы, бүгенге кешелек табигатьнең кадерен белеп бетерми. Табигатьебезнең чиста сулы елга – күлләрен пычрату, очсыз – кырыйсыз урманнарын бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларның агулы газлары белән чиста һавабызны бозу, урамнардагы чүп – чарларның җәелеп ятуы күңелләрне тетрәндерә. Моны булдырмау – ул безнең изге бурычыбыз.
Менә ямьле яз җитте. Кыя таулардан ташулар ага башлады, урамнарда ташланып калынган чүп – чарлар кар астыннан калкый башладылар. Беркөнне безне укытучыбыз, мәктәп тирәсен чүп — чардан арындыру максаты белән , урамга алып чыкты. Чыккан идек, анда нәрсә генә юк?! Анда кәгазь калдыклары, тәмәке чүпләре, шешә савытлары һәм башкалар. Шушы ташландык әйберләрне күреп гаҗәпләнеп тә куйдым. Шуның хәтле кешенең тәртипсезлеге, җыйнаксызлыгы, әдәпсезлеге борчый мине. Мәктәп тирәсен чүп – чарлардан арындыргач, укытучыбыз белән сыйныфка кереп, табигатьнең кадерен белү, аны чиса тоту турында кызыклы һәм кирәкле мәгълүматлар тупладык.
Берничә кисәтү белән язылган фикеремне дә әйтеп үтәсем килә:
Урман, болын, сулык, күлләрне пычратма, чүп ташлама, теләсә кайда учак якма!
Агачларны рөхсәтсез кисмә, ботакларын сындырма, үләннәрне тамыры белән йолкыма!
Табигать байлыкларын кирәгеннән артык кулланма!
Табигатьебезгә зыян салучыларга юл куймыйк. Аны үз туган йортыбыз итеп саклыйк, яклыйк һәм матурлыгына, иркен саф һавасына, елга – күлләренә игътибарсыз калмыйк.
Табигать ул – безне ашата, эчертә, киендерә, сәламәтлекне саклый.
Үзебезнең кылган эшләребез өчен хәзер дә, киләчәк буыннар алдында да җаваплы икәнлегебезне тоеп яшик.
У вас нет прав для создания комментариев.
Татарча сочинение “Табигатьне саклагыз”
Сочинение на татарском языке на тему “Табигатьне саклагыз”
Туган як табигате − чиста һава һәм экологик яктан чиста ашамлыклар гына дигән сүз түгел әле ул. Ул − Туган илебезнең матурлыгы да, җаны да. Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату, очсыз-кырыйсыз урманнарны бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларының агулы газлары белән чиста һавабызны бозып бетерү, хәрби уеннар вакытында туфракны һәм һаваны агулау, авиация ягулыгының агулы калдыклары − болар әле хәзерге цивилизациянең туган ягыбыз табигатенә салган зыянының бер өлеше генә. Табигатьне пычратучылар белән көрәшне без бүгеннән үк башламасак, берничә дистә елдан соң, бөтен тереклек көеп беткән чүл уртасында калуыбыз бар бит. Ул вакытта инде противогаз кимичә сулап та булмас, радиациядән саклый торган скафандрлар киеп яшәвебез дә бик ихтимал. Бу инде ниндидер фантаст язучының пессимистик уйдырмалары түгел, бу турыда фәннең төрле өлкәләрендәге атаклы белгечләр − биологлар, экологлар, химиклар, астрофизиклар, метеорологлар безне хәзер үк кисәтә.
Ә бит әле туган як табигате ул − калкулыктагы кипкән печән эскертләре арасындагы каен агачлары да, тынлык һәм хуш исләр белән тулган чыршы урманы да, иң кызу җәй көннәрендә дә салкын һәм көмештәй саф сулы күлләр дә, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклар да.
Әйдәгез, туган табигатебезне саклыйк, һәрберебез, булдыра алганча, табигатьне саклыйк, һәм безнең барыбызның да тырышуларыннан кешелекнең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә табигатькә карата начарлыклары кимер. “Миннән соң су басса да ярый” дигән принцип белән яшәргә ярамый. Минем фикерем шундый һәм ул шагыйрь Ә. Баянов фикерләре белән аваздаш. Ул үзенең “Сәяхәтнамә” поэмасында болай ди:
Атом кебек шартлап, үкереп түгел,
Тавыш-тынсыз атлый һәлакәт.
Һаман итәр яшереп хәрәкәт ул,
Бакчабызның кадерен белмәсәк без,
Саклый белмәсәк.
Мәдәният
Табигатьне саклау – һәркем эше
Тирә-ягыбыз, туган җир — яшел бишегебез, сулар һавабыз, эчәр суларыбыз кешеләр битарафлыгыннан сыкрап утыра түгелме соң?! Уйлап карасаң, туган табигатебез, баласын баккан анадай, үзенең байлыклары белән кешегә хезмәт итә бит. Шуңа күрә дә кайбер язучылар җирне, табигатьне ана белән тиңлиләр: Җир-Ана, Табигать-Ана. Ә кешеләр — аларның балалары. Балалар сәламәт булса…
Татар халкы элек-электән үзенең чисталыгы белән аерылып торган. Тәртип, чисталык саклау буенча халкыбызда төрле сынамышлар, язылмаган кагыйдәләр урнашып калган. Мәсәлән, чәчне тараганнан соң теләсә кая ташларга ярамый — башың авыртулы булыр. Тырнакны көн яктысында кисеп яндырырга кирәк. Теләсә кайчан киссәң, эт тырнагы чыга һ.б. Боларның асылында чисталыкка, тәртипкә, әдәпкә өйрәтү ята бит. Әйләнә-тирәне, табигатьне саклау өчен иң беренче кешенең үзенең, тәненең һәм җанының чиста булуы кирәк. «Коега төкермә — суын эчәрсең» дигән тирән мәгънәле мәкаль дә бар халкыбызда.
Туган як, туган җир. Әти-әни кебек үк бик тә якын һәм кадерле бу сүзләр. Кеше үзенең туган төбәге белән горурланганда, иң элек, аның табигате, уңган-булган кешеләре турында сөйләргә ярата. Бу чыннан да шулай. Һәр кешегә үзенең туган ягының табигате иң матуры, иң гүзәле булып тоела. Минем өчен дә туган ягым күңелемә бик якын.
Әйе, элек-электән кешеләр табигатькә тартылган. Табигать-Анабыз ачлык елларында аларны үлемнән саклап калган, дошманнардан яшеренергә булышкан. Әмма адәм баласы табигатьнең әлеге мәрхәмәтлелегеннән явызларча файдалана шул. Урманнардагы агачларны рәхимсез рәвештә кисә, яфрак-миннек әзерлибез дип, аларның ботакларын сындыра. Ә ул агачларның үсүе өчен ничә еллар кирәклеген онытып җибәрә. Кешеләр күңеле елдан-ел катылана бара кебек тоела миңа. Көн саен диярлек калкып чыккан завод-фабрикалар гына да табигатькә никадәрле зыян сала. Алардан күтәрелгән төтен һаваны зарарлый, елгаларга агып чыккан калдыклары сулыкларны пычрата. Ә үзебез эчәргә яраклы суның күләме елдан-ел кими дип чаң суккан булабыз. Болай дәвам итсә, берничә дистә елдан соң бөтенләй сусыз калмабызмы? Мине әлеге сорау бик борчый. Чөнки чишмәләребез дә кибеп, корып бара. Аларны чистартырга теләүчеләр көннән-көн сирәгәя. Элек пионерлар бергәләшеп чишмәләрне чистартырга йөргәннәр. Урманнарга агачлар утыртканнар. Гомумән, табигатьне саклауга үзләреннән зур өлеш керткәннәр.
Хәзер техника заманы дияргә яратабыз. Һәр ике кешенең берендә машина. Руль артында ир-егетләрне генә түгел, гүзәл затларыбызны да күпләп күрергә мөмкин. Ә ул тимер атлардан чыгучы төтен исенең һаваны пычратуы хакында күпләребез уйлап та карамыйдыр. Иң мөһиме, миңа җайлы һәм уңайлы булсын, җәяү йөрергә генә туры килмәсен. Мин дә кешегә уңайлылык ягында, әмма машиналарның ягулыкларын табигатьне пычратмый торган итеп чыгарсыннар иде.
Табигатьне сакларга кирәк, дип күп сөйлиләр. Әмма һәр кеше үзенең кылган эш-гамәлләре белән табигатьне саклауга өлеш кертергә тиеш. Урамнан барганда тәмәке төпчеген яисә чүп-чарыңны теләсә кайда ташлап калдыру, бу инде табигатьне саклауга керми. Өлкәннәр балаларына үрнәк күрсәтергә тиеш. Табигать кочагына ял итәргә чыккач, үз артыңнан җыештырып китәргә, агачларны сындырмаска, елга-күлләрне пычратмаска кирәклеген балаларга кечкенәдән аңлату зарур. Моны балалар бакчаларында ук аңлатырга тиешләр, минемчә. Бергәләп экскурсиягә чыккач, үзенең чүбен агач төбенә ташлаган баладан аны кире алырга мәҗбүр итү мөһим. Шулай эшләгәндә ул аны башка ташламаячак.
Табигатькә булган саксыз караш нәтиҗәсендә күпмедер еллардан соң тереклек бетмәсме? Агачлар да, елга-күлләр дә бетсә, безгә кислородны кем бүлеп чыгарыр? Тәмле җиләк-җимешләре белән кем сыйлар?
Әйдәгез, барыбыз бергә табигатебезне яклыйк, аны саклыйк. Яз көннәрендә өмәләргә чыгыйк, чүп-чардан арындырыйк, сыерчыклар килүгә оялар ясап элик.
Альбина Вәлиева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза 
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Подробные видеоинструкции на тему: «Без Табигать Сакчылары Сочинение 4 Класс»:
Как написать сочинение в начальной школе
Рособрнадзор перенес до 5 апреля сроки итогового сочинения или изложения для одиннадцатиклассников.
Итоговое сочинение перенесено как минимум до 5 апреля
КАК ПРОСТО НАПИСАТЬ СОЧИНЕНИЕ НА 5?
Учимся писать сочинения. Часть первая.
Сочинение-отзыв по картине «Золотая осень» (с субтитрами)
Итоговое сочинение для выпускников перенесли на весну
КАК ПИСАТЬ СОЧИНЕНИЕ БЫСТРО? [IrishU]
Онлайн-урок 4 класс. Учимся писать сочинение по картине
Как написать сочинение-рассуждение. 3-7 класс.
Без – табигать балалары
Табигать ул – безнең туган йортыбыз. Балыклар сусыз, җәнлекләр урмансыз, урманнар агачларсыз була алмаган кебек, кешеләр дә табигатьсез яши алмый. Адәм баласы кайда гына яшәмәсен, ул һәрвакыт үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр белән әйләндереп алынган. Шуңа күрә дә кеше- табигатьнең аерылгысыз бер кисәге, дип әйтер идем мин. Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул — кешенең яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елгалар, күлләр, иксез-чиксез җәелеп яткан далалар күз алдына килә. Табигать безгә азык, кием, торыр урын бирә. Кеше тормыш өчен кирәкле бар нәрсәне табигатьтән ала, шуңа күрә аннан башка яши алмый. Табигатькә чыгып, без ял итәбез, кошлар җырын тыңлыйбыз, хуш исле үләннәр, чәчәкләр иснибез, күңелләребезне сафландырабыз. Мәрхәмәтлелек тамыры табигатьтән башлана. Ә мәрхәмәтлелек ул – мәхәббәт, ярату. Мәхәббәт – җәнлекләрне, кошларны, бар табигатьне ярату, саклау.
Табигать – без сулаган һава, безне иркәләгән җил, җылы кояш нурлары. Табигать – Ана, Җир-ана дибез. Беркем дә табигатькә битараф түгел. Һәр язучы, шагыйрь, рәссам, композитор табигать турында язмый калмый. Алар һәрберсе үзенчә күрә, тасвирлый, укучыга төрле тел бизәкләре, сурәтләү чаралары, әдәби алымнар аша ачып бирә. Әйе, һәркем табигатьне матур итеп, аны үз мәхәббәте белән, шигъри бизәкләргә төрә, ямьләндереп күрә. Туган җиребезнең табигатендә сокландыргыч урыннар, чыннан да, бик күп. Яшел тугайлы болыннарга, балыклы, кош-кортлы агымсуларга, түгәрәк күлләргә бай ул.
Балаларның яраткан язучысы Абдулла Алиш әкиятләренең күпчелеге хайваннар тормышыннан алып язылган. Аның әкиятләрендә аеруча күзгә ташланган нәрсә ул – язучының табигатькә булган мәхәббәте, аны яхшы белүе, матурлыкны башкаларга да җиткерү омтылышы һзм гадилек. Әдип табигатьне, хайван һәм кош-корт тормышын кайсы яктан гына алып яктыртмасын, гади һәм аңлаешлы, җиңел формада сурәтләп бирә, вакыйгаларны катлауландырмый.(«Нечкәбил», «Сертотмас үрдәк», «Кем көчле» һ.б.)
Табигать – кешенең яшәү урыны. Әйткәнебезчә, ул анда туа, яши, тереклек итә. Әмма кешегә матди азык кына түгел, рухи чыганак та кирәк. Әйе, табигать кешене сокландыра да, моңландыра да, тынычландыра да. Кеше кечкенәдән табигать кочагында үсә.
Гомәр Бәширов “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә ачык чырайлы Бикә карчык образы аша балаларда туган җиргә мәхәббәт тәрбияли, табигатьнең матурлыгын күрә белергә, аны сакларга өйрәтә. Язучы бу әсәре белән борынгыдан килгән гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләргә, табигый байлыкларның кадерен белергә, өлкәннәргә хөрмәт белән карарга чакыра.
Табигатьне пычрату, аңа саксыз карау иманлы кешеләрдә борчылу уята. Табигатьне саклау проблемасы Ә.Баяновның «Сәяхәтнамә» поэмасында күтәрелә. Кешелек дөньясын саклап калырга чакырып, сәяхәтнамәнең ахырын ул болай тәмамлый:
Чаң кагам мин:
— Бар халыклар!
Барлык теләк-гадәтләрне
Буйсындырып бары акылга,
Кул бирегез бер-берегезгә
Җир хакына, яшәү хакына!
Кешеләр! Әйдәгез әле, табигатькә карата бераз мәрхәмәтлерәк булыйк! Аны саклап калу өчен бар көчебезне кызганмыйк! Табигать һәм бөтен галәм киңлеген саклап калу — безнең бурыч кебек фикерне аңлап була бу юллардан.
Таулар, урманнар, авыл күренеше аша туган як гүзәллеген тасвирлаган әсәрләр бик күп. Шулар арасында М.Әмирнең “Агыйдел” әсәре. Бу әсәрдәге табигать турындагы урыннарны бергә җыйсак, тулы бер сюжет булыр иде. Әсәрдәге матурлык аша язучы вакыйгаларның чынлыгына ышандыра, кешеләрне, аларның эш-гамәлләрен ачык итеп күз алдына китерергә ярдәм итә.
Әдәбиятта пейзаж аша кеше күңеле, язмышлар тасвирланган әсәрләр шактый. Мәсәлән, Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрендәге гүзәллек, якты кояш, чәчәкләр, кошлар сайравы – Хәят күңелендәге хисне ачу өчен бирелә.
Ә.Еникиның “Матурлык” хикәясендә табигать искиткеч матур итеп тасвирлана, шушы матурлыкны күреп үскән кешеләр ямьсез була алмый. Автор кеше белән табигать арасындагы гармония бозылмасын дигән фикерне җиткерә кебек укучыга.
Туган якның табигате һәркемнең күңелендә тирән хисләр уята. Табигать кешеләрне матурлыкны күрергә өйрәтә.Шуңа күрә язучылар үз әсәрләрендә туган яклары, аның табигате турында язалар, чөнки кешеләр тормышын табигатьтән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Нәбирә Гыйматдинованың барлык әсәрләре табигать белән бәйләнешле. Аларның нигезендә «кеше – табигать баласы» дигән әйтем үзәккә куела. Язучының төп геройлары – табигать балалары. Әдибә әсәрләрендә кешеләрне табигать кочагына кире әйләнергә өнди, табигать белән тыгыз бәйләнештә булганда гына адәм баласы шәфкатьлелек, бер-береңне аңлау, ягымлылык, хөрмәт итү һәм башка шундый сыйфатларны югалта баруын күрсәтмәкче була. Шулар белән укучылар күңеленә тагын да якыная.
Без – табигать балалары, ә табигать – безнең хуҗабыз! Моны беркайчан да истән чыгармыйк һәм табигатьнең кагыйдәләренә, кануннарына каршы килмичә аңа буйсыныйк! Табигать безгә – балаларына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар һава, эчәр су. Болар – бәяләп бетергесез байлык: берсе генә булмаса да, җирдә тормыш юк. Шушы матурлыкны шигырь юлларына салучыларыбыз шактый. Табигатьнең матурлыгын, серлелеген Тукаебыз үзенең җаны, саф күңеле, йөрәк җылысы салынган шигъри юллары белән укучы җанына, аның күңеленә салучы, ныгытучы, мәңгеләштерүче. Г.Тукай үзенең шигырьләрендә туган җиребез матурлыгына, гүзәл табигатенә дан җырлаган шагыйрь. Ул күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача. Шагыйрьнең пейзажы туган туфрактан, балачагы үткән Кырлай якларыннан аерылгысыз. Пейзаж күп очракта сабыйлык хатирәләре аша үтеп тасвирлана. Тукайның туган як табигатенә балаларча мәхәббәте сизелеп тора. Шигырьләренең исемен дә күңелгә якын, үз итеп «Туган җиремә», «Туган авыл», «Җәйге таң хатирәсе» һ. б. дип атый.
Тау башында салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.(Г.Тукай “Туган авыл”) – дип яза шагыйрь туган авылының матурлыгына сокланып. Г.Тукайның табигатькә багышланган шигърияте укучыны дөньяга гаҗәпләнеп карарга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Г.Тукай күп кенә шигырьләрендә табигатьнең төрле җан ияләре образлары аша укучыда кешелеклелек, йомшак күңеллелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияли. Читлектән чыгарылган сандугачның сайравы кызда шатлык хисе уята.
Килде дә бер явыз аучы
Атты үтерде аны мылтык белән («Фатыйма һәм Сандугач ») — дигән юллар укучыда табигатьнең тере җан ияләренә кызганучан, мәрхәмәтле караш тәрбияли.
Табигать үзенчәлекләрен тирән аңлап язганлыктан, Г. Хәсәнов кошларны, җәнлекләрне, хәтта үсемлекләрне дә нәкъ кешеләр турында язган кебек, җанландырып, кызыксынып укырлык итеп яза. Ул табигатькә чын күңелдән соклана, хәтта аның кайбер күренешләренә гаҗәпләнә, хәйран кала, аларны эчкерсез беркатлылык белән ярата белә. «Табигать таңга калдырырга ярата, үзен һәрдаим көтелмәгән яктан ачып сала»,— ди ул.
И.Юзеев табигатькә гашыйк шагыйрь дияргә була. Аның барлык шигырьләрендә дә кыр чәчәкләредәй гади, саф рух чагыла. Ул табигатькә игътибарлы, үтә сизгер һәм күзәтүчән мөнәсәбәте белән аерылып тора.
“Каеннар” ны мин телим!
“Каеннар” ны !
Андый җыр бездә юк! Дисез?
Табыгыз! Мә – мең булсын!
Ул җыр булмаса, башкасын
Но… Безнеңчә моң булсын
Барыбер каен булсын. (» Мәңгелек белән очрашу»)
Хәзерге яшьләрдә табигатьтән читләшү, шәһәрдә яшәү омтылышы көчәйде. Балаларның яраткан шагыйре Шәүкәт Галиевне тормыштагы үзгәрешләр: табигатьне саклау, авыл-шәһәр, балалар-өлкәннәр проблемалары кызыксындыра. Аның кечкенә герое табигать эчендә яши, табигатьтәге үзгәрешләргә сизгер, матурлыкны күрә белә. Шагыйрь табигатькә булган дорфа мөнәсәбәтнең төзәтеп булмаслык үкенечле хәлләргә китерү мөмкинлегенә басым ясый.
Яшел урманда, яшендәй,
Балталар ялтырыйлар.
«Быел кемгә чират»,-диеп,
Чыршылар калтырыйлар.
«Яңа ел җитә» дип исемләнгән әлеге дүртьюллыкта күпме яшерен рәнҗеш салынган. Ш.Галиев баланы бүгенге җәмгыятьнең кешелекне борчыган олы һәм тирән каршылыкларына, катлаулы күренешләренә алып керә, шулар турында уйланырга этәрә, кечкенәдән үк табигатьне саклаучы, аны яратучы, кешелекле шәхес тәрбияләргә омтыла.
Роберт Әхмәтҗановның шигъри әсәрләре тематик яктан бай һәм күптөрле. Әмма шагыйрьнең кайта-кайта мөрәҗәгать иткән даими темалары да юк түгел. Шундый “хикмәтле” темаларның берсе – табигать. Авторның иҗатында өч шигырьнең берсе турыдан-туры табигать күренешләрен тасвирлауга багышланган:
Таралды инде болытлар,
аязды һавалар.
Иделдә зәңгәр дулкыннар
ярларга кагалар:
“Саумы, кояш,
саумы, иртә,
Исәнме!” диләр…(“Саумы кояш!”).
Табигать Р.Әхмәтҗанов өчен тематик язу объекты гына түгел. Аңардан шагыйрь башка темаларны ачуда төп җирлек, фон, шигъри бер алым буларак та файдалана. Туган авылы турында язамы ул, әти-әнисе, якташлары-игенчеләр тормышын тасвир итәме, бала чагын искә төшерәме, мәхәббәте яисә яшәү яме хакында сүз алып барамы- янәшәдә һәрвакыт табигать!
Гамил Афзал табигатьне үзенчә күрә: аның һәрбер үсемлеген, агачын үзенчәлекләре белән кабул итә, шигырьләрендә зирекләре җырлый, тирәкләре төш күрә, хәтта апрель җиле бии-бии исә. Әйе, шагыйрь туган җиребезнең матурлыгын, сихәтле көчен сурәтләгән вакытта, кеше рухын табигать сурәте аша тирән итеп тасвирлый ала, шуңа күрә дә аның лирик каһарманы − көчле ихтыярлы шәхес.
Шәйхи Маннур шигырьләрендә укучылар күңеленә кошлар, җәнлекләр, җир-сулар һәммәсе дә безнең дусларыбыз дигән гыйбарә салып куя. Шуның аша табигатькә сакчыл караш тәрбияли, балаларны табигатьтәге һәр мизгел белән соклана белергә өйрәтә. Автор «Җәй җыры». «Су буе», «Лагерьда», «Туган ягым», «Печән җыйганда» кебек шигырьләрендә туган якның урман-кырлары, тауларының, суларының поэтик картинасын рәсемләп, балада табигатькә, туган авылына мәхәббәт тәрбияли. Нәни герой туган якның шифалы яңгырларын, назлы кояшын, җылы җилләрен тоя, чишмә суларын эчеп көч җыя.
Табигать образларына мөрәҗәгать итү Хәсән Туфан иҗатында төп урынны алып тора. Табигать нәкъ кешеләрчә хәрәкәт итә. Табигать күренешен кеше хәрәкәте белән чагыштыра шагыйрь, шигырьнең образлылыгы үзенчәлекле төс ала. Туган иленә, туган җиренә булган тирән мәхәббәтен туган табигатькә мөнәсәбәте ярдәмендә гәүдәләндерә:
«Яшел шәлең белән күләгәләп,
Ял иттер бер, сеңлем, ак каен, – дип яза шагыйрь.
Гомумиләштереп әйткәндә, татар әдәбиятында табигать зур урын алып тора. Шагыйрьләр һәм язучылар, үзләренең әсәрләрендә төрле сурәтләү чаралары кулланып, туган як табигатенең кабатланмас матурлыгын ачалар, аны күрергә һәм тоя белергә мәҗбүр итәләр һәм шул әсәрләре белән кешеләргә: “Табигатьне саклагыз!” – дип әйтәләр кебек. Аларның әсәрләре безне асылыбызга кайтара, табигать дөньясы белән тагын да якынайта. Киләчәк буын вәкилләре дә әлеге әсәрләр аша гүзәллек дөньясын күреп, тоеп, киләчәктә аны кайгыртып яшәсә иде.
Файдаланылган әдәбият исемлеге:
1. Баянов Ә. — “Сәяхәтнамә”.
2. Гыймадиева Н.С. Дәрестә һәм дәрестән соң. – Казан: “Яңалиф”, 2004.- 13б.
3. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. – Татар әдәбияты. Теория. Тарих . – “Мәгариф” нәшрияты. — 2004.
4. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х.- Татар балалар әдәбияты: гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары педагогик уку йртлары өчен уку әсбабы.-Казан:»Хәтер» нәшрияты (ТаРИХ),-2009.
5. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.- Казан: Татарстан Республикасы ”Хәтер» нәшрияты (ТаРИХ), 2002.
6. Татар әдәбияты тарихы. 6 том. – Казан. “Раннур” нәшрияты. – 2001.

