Без тынычлык яклы сочинение

Һәр кеше тыныч, якты, матур тормышта яшәргә тели.

  Террор, терроризм, террорист — күңелне тетрәндерә торган сүзләр.

Скачать:

Предварительный просмотр:

Мин тынычлык яклы.

  Һәр кеше тыныч, якты, матур тормышта яшәргә тели.

  Террор, терроризм, террорист — күңелне тетрәндерә торган сүзләр. Терроризмның милләте дә, ватаны да юк. Террористлар бөтен җир шары буенча үзләренең күренмәс пәрәвезен үрәләр. Алар үзләреннән башка беркемгә дә хезмәт итмиләр. Илләрне, өйләрне шартлатып, яндырып,  анда баламы, әниме, ярдәмсез карт кешеме үлүен, хәсрәт кичерүен уйламыйлар.

  Америкада террористлар игезәк башнясын, Россиядэ метро шартлатып; Сириядә, Турциядә, Чечнядә, Ингушетиядә әле хәзер дә аларның җимергеч эшләре алып барыла.

   Бер кеше  дә әлеге заман чиренә игътибарсыз калырга тиеш түгел. Минемчә, әгәр җир шарының бөтен халкы да балаларны яхшылыкка, кеше  кайгысын аңларга , ярдәмчел булырга өйрәтсә , бервакытта да сугыш булмас иде.

         Мин Әлмәт шәһәре 10нчы мәктәбенең 6В сыйныфында укыйм. Безнең сыйныф бик тату,чөнки монда рус егете, үзбәк кызы, азербайҗан малае бер партада утырып белем ала.

  Алар белән уку миңа кызыклы һәм рәхәт. Бала нинди генә милләттән булмасын ул тыныч,матур тормышта яшәп,әти-әнисен күреп, якты көнгә шатланырга тиеш.

    Мин – азербайҗан малае. Әлеге шәһәрдә минем әтием, әнием, апаларым, абыйларым тора. Ә кояшлы Грузиядә минем әби-бабайларым яши. Җир шары тыныч булса, җирләр шартлаудан тетрәмәсә,без аларга кунакка кайтып йөрер идек.

 Һәр бала тыныч тормышта яшәргә тиеш.

 Кечкенәдән аларның начар гадәтләрен кисәтсәләр, якын киләчәктә әлеге куркыныч сүз бөтенләй онытылыр. Бөтен җир шарында бары тик тынычлык яшәр иде.

   Без  тынычлык яклы !

                                                 Әлмәт шәһәре 10 нчы урта мәктәбе

                                               6В сыйныф укучысы Исмаилов Эльчин.

Татарча сочинение “Илдә тынычлык булсын|Илдэ тынычлык булсын”

Сочинение на татарском языке на тему “Илдә тынычлык булсын”/”Илдэ тынычлык булсын”Сугыш. Бу сүз күп кенә кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята. Чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. Исегезгә төшерегез: Бөек Ватан сугышында күпме кеше һәлак булган, күпме кеше туган якларына гарипләнеп кайткан. Күп кенә балалар, аналар шушы сугыш аркасында якыннарын югалтканнар, ятим калганнар.
Сугыш, сугыш… Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш.
…Сугыш ул − өч яшендә ятим калган әбиемнең ачы язмышы да. Аңа өч яшь булганда, әнисе үлгән була, озакламый әтисеннән дә хәбәр өзелә: кара мөһерле хат кына килә…
Сугышлар беркайчан да булмасын иде. Гөрләп туйлар узсын, сабыйлар тусын, барысы да әтиле-әниле үссеннәр! Җирдә матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклый. Шуңа күрә дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар − туган илдә тынычлык булсын!Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Илдэ тынычлык булсын” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Тыныч илдә яшәгән кешенең генә эше алга бара һәм киләчәге өметле. Җир шары болай да пыяла кебек уалырга торган хәзерге заманда, тынычлыктан да кадерлерәк һәм мөһимрәк әйбер юктыр, мөгаен. Әмма соңгы вакытта Украинада барган чуалыш һәм бәрелешләр, ызгыш-талашлар күпләрнең тынычлыгын алды. Мондагы вазгыять Кырым татарларына да тәэсир итмичә калмады.

Массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, Симферопольдә Кырым Югары Советы бинасы янында төбәк җитәкчелегеннән Киевта яңа дәүләт хакимиятен кабул итмәүне таләп итүче җирле халык һәм Украинада хакимият алмашуны хуплаучы Кырым татарлары җәмгыяте вәкилләре җыелган. Кырым татарлары Украинаның бөтенлеген саклауны таләп итә. Нәтиҗәдә, ике митингта катнашучылар арасында низаг башланган.
Шуңа бәйле рәвештә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 26 февраль көнне федераль массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан җитәкчелегенең, ТР Дәүләт Советының һәм Бөтендөнья татар конгрессының Кырым татарларына рус халкы белән тыныч һәм килешеп яшәргә өндәгән мөрәҗәгате белән чыкты. Кичә исә ТР Дәүләт Советы, Кырымда килеп чыккан вазгыятькә бәйле рәвештә, парламентның чираттагы утырышына җыелды. Парламентның Кырым автономиясе халкына рәсми мөрәҗәгате әзерләнде. ТР Дәүләт Советы иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади вазгыять уңаеннан нык борчылуын белдерә һәм Кырым халкын низагны тыныч юл белән хәл итәргә чакыра. «Кырым Автономияле Республикасының бөтен халкын — украинлылар, руслар, Кырым татарларын милләтара һәм конфессияара татулык һәм тынычлыкны сакларга, низагны хәл итүдә радикаль ысуллар кулланудан катгый баш тартырга өндибез», — диелә әлеге мөрәҗәгатьтә. Шушы ук көнне Татарстан Дәүләт Советы үз делегациясен Кырым Югары Советына җибәрде. Делегация составына ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Рафил Нугуманов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Виктор Бударин белән Роберт Миңнуллин кергән.
Утырышта катнашкан ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кырымдагы вазгыять уңаеннан үз фикерен белдерде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге проблемаларны сөйләшүләр өстәле артында хәл итәргә һәм, низаг дәвам итмәсен өчен, барысын да эшләргә кирәк булачак. Шул ук вакытта Минтимер Шәймиев бу территориядә яшәүче күпсанлы кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклау турында истән чыгармау зарур, дип саный. Разил Вәлиев: «Без Украинаның дус һәм килешеп яшәвен телибез. Аларның эчке эшләренә кысыла алмыйбыз. Без дуслыкка һәм тынычлыкка өндибез. Әгәр бөтен мәсьәләләр дә түгәрәк өстәл артында хәл ителсә, бу дөрес юл булачак», — диде.

Безгә язалар

Җирдә тынычлык булсын

«Мин сугышның нәрсә икәнен белмим. Мин генә түгел, әти-әниләрем дә сугыш узып, бик күп вакыт үткәч, туганнар. Мин һәм минем яшьтәшләрем сугыш турында китаплардан укып, фильмнар карап кына беләбез», — дип башлап җибәргән үзенең мәкаләсен Кыр Шунталысы мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Гөлзадә Гайсина.

Җирдә тынычлык булсын

— Күптән түгел мәктәп музеенда үткән сыйныф сәгатендә без авылыбызның сугыш чорындагы тарихы турында белдек. Кечкенә генә музей почмагында өчпочмаклы солдат хатлары, сугыш еллары истәлекләре, сугыш елларындагы газета материаллары саклана. Авылым тарихындагы сугыш сәхифәләре турында сөйләшү миндә кызыксыну уятты, үземнең якыннарымның сугыш елларындагы язмышларын беләсем килде. Бу турыда әни белән әбием сөйләде.

Әтиемнең бабасы Кыямов Гайса Ленинград өчен сугышларда катнашып, бу мәхшәрнең эчендә кайный. Ике аягы яраланып, госпитальләрдә дәвалангач, яңадан сугышларга керә. Сугышның соңгы көннәренә кадәр сафта булып, җиңү залпларын ишетергә насыйп була аңа.

Икенче бабайны — әбиемнең әтисен — мин дә, әни дә, әби үзе дә белми. Сугышка китәргә повестка кәгазе килгәндә, бабай кырда эштә була. Әнинең абыйсын — кечкенә малаен күтәреп бара әби кырга. Ике яше яңа тулган малай да, әнисе дә бүтән күрешмәячәкләрен белмиләр, әтиләрен өчәү каршы алырбыз, дип өметләнәләр. Өченчесе — минем әбием — бабай киткәч, 1942 елда туа. Кара кәгазь килгәнче, аның Смоленск янындагы каты сугышларда катнашуын, сугышның бик канкойгыч икәнлеген генә белеп калалар.

Карт әбиебез берүзе ике баласын тәрбияли, ачлы-туклы көннәрнең кайчан да булса бетәчәгенә, тормышның рәтләнәчәгенә, балаларын аякка бастырачагына ышанып яши ул. Яу кырыннан килгән кара кәгазьгә генә ышанмый әби, үлгәнче могҗиза көтә.

Бу дөньяда бер генә көн дә әтиле булып карамаган, әти нинди була икән, дип үскән әбием дә, ел саен Җиңү бәйрәменә бара. Аның өчен күз яшьле, авыр бәйрәм ул.

Пилоткасын кырын салган килеш, әти кайтыр төсле терелеп, …дигән юлларны тыңлаганда, әтисез балачакның һәр мизгелен күз алдыннан үткәрәдер ул.

Бүген әбием олы яшьтә, дөньяларга иминлек, тынычлык теләп яши, шуны сорап дога кыла. Быел армия хезмәтенә киткән абыем өчен икеләтә борчыла ул. Мин дә, әти-әнием дә шундый теләктә калабыз: абыем кебек солдатлар өчен армия чыныгу мәктәбе генә булсын, халыклар дус яшәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Без тынычлык яклы!

Хөрмәтле хәрби хезмәткәрләр, Кораллы Көчләр ветераннары, запастагы һәм булачак хәрби белгечләр! Кадерле октябрьскийлылар!
 

Без тынычлык яклы!

Без тынычлык яклы!

Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Бу көн Кораллы Көчләрнең данын һәм батырлыгын, Русия армиясенең хәрби каһарманлыкларын, буыннарның аерылгысыз бәйләнешен чагылдыра. Ул һәр русияле өчен туган ил хакына хезмәт иткән, бүген дә җир йөзендә тынычлык һәм иминлек сагында торучы һәркемгә хөрмәт белән тулы һәм тирән мәгънәгә ия бәйрәм.

Батырлык, ныклык, тәвәккәллек — Русия яклаучыларының ихлас ихтирам уята торган чын сыйфатлары. Илебез тарихында бөек җиңүләр, каһарманлык һәм батырлык, Ватанга тугрылык турында күп дәлилләр бар. Без хәрби бурычларын намус белән үтәгән һәм бүген дә үти торган барлык якташларыбыз белән горурланабыз.

Ватан мәнфәгатьләрен, аның бәйсезлеген яклаган Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Сез — батырлык һәм хөрмәт үрнәге! Бөек Ватан сугышы елларында совет солдатлары тудырган традицияләрне интернациональ бурычларын үтәгән сугышчылар дәвам итте. Шәһәребезнең хәрби хезмәткәрләре төрле «кайнар нокталарда» лаеклы хезмәт юлы узды.

Бүген янәдән дөньяда тыныч түгел. Бөтен ил халкы белән беррәттән шәһәрдәшләр кабат Ватанны яклауга басты. Махсус хәрби операциядә батырлык һәм каһарманлык үрнәкләрен Шәйморатов, Доставалов, Салават Юлаев исемендәге башкорт батальоннары, башка ирекле отрядлар хәрбиләре күрсәтә.

Замана үзгәреп тора, тик үз Ватанын, йортын, туганнарын һәм якыннарын саклаучы солдатларыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге генә үзгәрешсез кала. Бүген Русия армиясе сафларында җиңел булмаган хезмәт юлыннан атлаучы һәркемгә ихлас рәхмәтлебез. Чын ир-егетләр тәрбияләп үстергән ата-аналар алдында түбәнчелек белән баш иябез!

Ватанны саклаучыларга чын күңелдән нык сәламәтлек, сугышчан тугры иптәшләр, хәрби уңышлар һәм махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын телим! Хәрби хезмәткәрләрнең туганнарына һәм якыннарына, барлык Октябрьский халкына — ир-егетләребез җиңү белән әйләнеп кайтсын өчен, көч, сәламәтлек һәм дөньяда тизрәк тыныч көннәр урнашуын телим.

Сынау тулы бу көннәрдә зур илебезнең бөтен халкы берләште һәм алар бары тик җиңүгә йөз тота! Җиңү безнең якта булачак!

Алексей ШМЕЛЕВ,
шәһәр хакимияте башлыгы

Хәбәрләр

«Без — тынычлык яклы», — диләр Пычак авылы балалары

Пычак авылы клуб мөдире Галимова Фирдәүсә милләтара татулыкны ныгыту, терроризм һәм экстремизмның нинди куркыныч афәт булуын аңлату максатыннан, балалар белән «Без — тынычлык яклы » дигән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балаларга кирәкле киңәшләр бирелде.Үзеңне, якыннарыңны ничек куркыныч астына куймаска кирәклеге аңлатылды. Балалар әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, үзләренең төпле фикерләре белән…

"Без  - тынычлык яклы", - диләр Пычак авылы балалары

Пычак авылы клуб мөдире Галимова Фирдәүсә милләтара татулыкны ныгыту, терроризм һәм экстремизмның нинди куркыныч афәт булуын аңлату максатыннан, балалар белән «Без — тынычлык яклы » дигән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балаларга кирәкле киңәшләр бирелде.Үзеңне, якыннарыңны ничек куркыныч астына куймаска кирәклеге аңлатылды. Балалар әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, үзләренең төпле фикерләре белән уртаклаштылар, дип яза «Наш Кукмор».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

4CQwVszH9pSXqSEDanF

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

4CQwVszH9pSXqSEDanF

Подробности

Автор: Гузель Гимадиева

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 3688

Рейтинг:   / 8

Зиятдинов Рустем Ильшатович
2 класс
МАОУ СОШ №16 г. Альметьевск
Руководитель: Гимадиева Гузель Самигулловна
Учитель татарского языка и литературы

Илдә тынычлык булсын.
Сугыш. Бу сүз күп кенә кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята. Чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. Исегезгә төшерегез: Бөек Ватан сугышында күпме кеше һәлак булган, күпме кеше туган якларына гарипләнеп кайткан. Күп кенә балалар, аналар шушы сугыш аркасында якыннарын югалтканнар, ятим калганнар.
Сугыш, сугыш… кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш.
… Сугыш ул – өч яшендә ятим калган әбиемнең ачы язмышы да. Аңа өч яшь булганда, әнисе үлгән була, озакламый әтисеннән дә хәбәр өзелә: кара мөһерле хат кына килә…
Сугышлар беркайчан да булмасын иде. Гөрләп туйлар узсын, сабыйлар тусын, барысы да әтиле – әниле үссеннәр! Җирдә матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклый. Шуңа күрә дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын!

У вас нет прав для создания комментариев.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Без срока давности конкурс сочинений 2022 положение всероссийский бланки для сочинений
  • Без срока давности конкурс сочинений 2022 победители
  • Без срока давности конкурс сочинений 2022 итоги
  • Без срока давности 2020 конкурс сочинений
  • Без срока годности сочинение

  • Добавить комментарий

    ;-) :| :x :twisted: :smile: :shock: :sad: :roll: :razz: :oops: :o :mrgreen: :lol: :idea: :grin: :evil: :cry: :cool: :arrow: :???: :?: :!: