Безгэ сугыш кирэкми сочинение

Сочинениедә сугыш вакытындагы авыр тормыш тасвирлана.

Скачать:

Предварительный просмотр:

Кирәкми, кирәкми безгә сугыш!

Сугыш — һәркем өчен дә зур фаҗига. Сугыш елларындагы ачлык, ялангачлык, сугыш кырларында ятып калган корбаннар, фашистлар тоткынлыгында хурлыклы һәм мәсхәрәле үлемен көткән әсирләр язмышы турында без китаплардан укып, әби-бабайларыбыз сөйләгәннәрдән ишетеп кенә беләбез.

Бөек Ватан сугышы башланганда, карт бабам Хәкимов  Динмөхәммәт Хәким улы Бурят-Манголиядә гомер кичергән (хәзерге вакытта Улан-Удэ). Ачы хәсрәт бөтен гаиләне дә били. Бабама да сугышка китәргә повестка килә.Ул көнне бабам үзенең кечкенә улын көне буе күтәреп йөргән.

Кайгылы һәм авыр көннәр. Авылда  ир-атлар көннән-көн кими. Тормыш авырлыгы әниләр, бала-чага җилкәсендә. Атларны сугышка алалар. Колхоздагы бар эшне үгезләр, сыерлар белән башкару: җир сөрү, сукалау, тырмалау. Миннәхмәт бабам сөйли: “Әниләр колхозда (безнең авыл Хамней Закаминский районында иде) ашлык сукканда, без алар янына барып тырмаларга булыша идек. Чөнки әниләрне кайтарганда ашлык куырып ашаталар иде. Без дә шунда тамакны туйдырып кайта идек. Ул вакытта мәктәпкә киеп барырга аяк киемнәребез, өстебезгә кияргә дә юк иде. Без юклы-барлы киемнәрне чиратлап кия-кия мәктәпкә йөрдек.”

Шулай  интегә-интегә белем алырга тырышып йөргән мизгелдә, мәктәптә янгын чыгып, ул кара кисәүгә әйләнә. Шушы көннән башлап бөтен вакыт азык эзләүгә, аны сатып әз генә булса да акча эшләүгә кайтып кала. Җәй көннәрендә Силинга елгасыннан   балык тотып  аны сатарга тырышалар, кыш көннәрендә өшегән җиләк-җимешләрне җыеп ашарга алып кайта торган булалар. Сугыш чоры әниләре, әбиләр  нинди генә эш эшләмәгәннәр. Хәтта агач кисеп, алардан шакмак ясап, сугышка җибәрә торган булалар. Бу  шакмакларны машинага ягулык итеп кулланалар. Шундый авырлыкларны кичеп, ачлык, ялангачлык аша бу сугышның бетүен түземсезлек белән көткәннәр. Ниһаять, бу көн җитә. Карт бабам, сугыш бетеп өч ай үткәч, гаиләсе янына кайту бәхетенә ирешә. Үзе белән немец тамгасы салынган кашык, шкатулка, көзге, савыт та алып кайта ул.

Бу әйберләрне, үзләренең туган ягы Балыклы авылына әйләнеп кайткач, бабам Олыяз урта мәктәбенең  музеена тапшыра. Бу хатирәләр, мизгелләр бүгенгедәй күз алдыннан үтә, җан җылый, йөрәк үрсәләнә. Бүгенге матур, тыныч тормышның кадерен белеп яшик! Кирәкми, кирәкми безгә сугыш!

Димиева Рәзинә, Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара 1нче гимназиянең  8-а сыйныф укучысы.

Җәмгыять

Кирәкми безгә сугыш!

Урамда яз…Түбәләрдән тып-тып итеп тамчы тама, бар җиһанда яз исе.. Аяз күк йөзендә зәңгәр болытлар йөзә. Күгебез аяз, тирә- ягыбызда шат авазлар тавышы ишетелә. Бу шатлык хисләрен безгә — хәзерге буын балаларына, хөрмәтле ветеран бабаларыбыз бүләк итте.

Кирәкми  безгә  сугыш!

Яз белән Бөек Җиңүнен 70 еллык бәйрәме дә якынлаша. Ветераннарыбызның сафы сирәгәйгәннән сирәгәя бара. Шул чорларның утлы хәтирәләрен, безнең тарафтан, истәлекләрен барлау, туплау киләчәк буынга тарихи чыганак булып тора.

Классыбызда бабалары сугышта булып та, исән калганнары бик сирәк. Сыйныф җитәкчебез Фәридә Раифовна классташыбыз Инсафның бабасы Ахмадуллин Габделхәй абыйга кунакка барабыз дигәч, без барыбыз да бик сөендек.

Өйнең түрендә 90 яше тулуга карамастан, ягымлы йөзле, ачык карашлы Габделхәй абый, үз оныклары диярсен, җылы каршы алды. Рафис абый, Рәсимә апа тәрбиясендә яшәүче бабай, кызганычка каршы, үз күргәннәрен безгә үзе бәян итә алмады. Рәхмәт улына, әтисенең истәлекләрен түкми-чәчми сөйләп, безне дә шул чорларга алып керде.

Смәел авылында, гаиләдә 4 нче бала булып дөньяга килгән, балачагы безнекеннән күпкә аерыла шул аның. Яз көне кара балчыклы кырдан черек бәрәңгене бата-чума пычрактан җыеп йөргән малайга, алабута белән бутап пешерелгән ипидән дә тәмле ризык булмаган. Ә менә матур яшьлегенен гүзәл мизгелләре Бөек Ватан сугышына туры килгән ветеранның, Курск дугасында үтә. 19 яшендә бер аяксыз калып, инвалид булып кайткан әтисе хакында сөйләгәндә, бар кешенең күзендә яшь тамчылары ялтырады.

Рафис абый сөйли дә сөйли…Ә без, авызыбызны ачып, шушы олы йөрәкле, нык ихтияр көченә ия булган Габделхәй абыйга сокланып туя алмыйбыз. 1 аяксыз килеш тә, үзендә яшәргә көч таба алган ветеран бүгенге көндә бик күпләргә үрнәк кеше. Аның кулы иҗат иткән сандыклар, талчыбыктан ургән урындыкларын күреп, таң калдык. Бабасының гармунда уйнау сәләте, оныгы Инсафка да күчкән. Ул уйнады, ә без матур җырларыбызны башкардык, үз кулларыбыз белән ясаган открыткалар бүләк иттек.

Сугыш…Ачы афәтле, дәхшәтле еллар кайтаваз гына булып калсын иде. Без — тынычлык балалары, сезгә дәшәбез: «Кирәкми безгә сугыш, без тынычлык яклы!»

Ихтирам белән Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе, 4Б сыйныф укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги:

250

Тема: “Кирәкми безгә сугыш!”

    Халкыбыз Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итте… Шулкадәр вакыт үтсә дә, кешеләр күңелендә калган яралар төзәлеп бетмәгән әле, буыннан-буынга күчә киләләр. Бөек Ватан сугышы илебезгә, халкыбызга бик күп авырлыклар китергән. Авылдан  527 кеше Ватанны сакларга китә, 311 кеше туган якларына әйләнеп кайта, яу кырында 216  сы ятып кала.

   Бүген дә авылның горурланып сөйләрлек батыр уллары халык күңелендә мәңге саклана.

            Авылдашыбыз Әюп бабай сөйләгәннәр аркылы минем күңелгә дә күчкәннәр алар…

          Сугыш башланганда аңа 19 яшь тулмаган була. Ватан чакыруы буенча барлык халык  изге көрәшкә күтәрелә. 1942 елның 3 мартында Әюп абый да сугышка китә. Башта ул Саранскига полковая школага җибәрелә, ләкин рус телен белмәү сәбәпле, Ижевскига күчерелә, анда сугышка әзерлек үтәләр. Аннары аны, үзе кебек үк солдатлар белән, Воронеж тирәсенә, кызу сугыш барган Сомово станциясенә озаталар…

1-2 көн Воронеж  шәһәрен бомбага тотканны карап торганнан соң, алар Воронеж елгасына таба юнәләләр. Юлда, елгага җитәрәк, яраланган, хәлсезләнгән сугышчылар очрый. Алардан дошманның 30 чакрым алда икәнлеген беләләр.

Воронежны  калдырып, Дон елгасы буена төшәләр. Монда кызу сугыш бара. Бер генә минутка да тынмыйча артиллерия, минометлар ата. Аларга станоклы пулеметларның тыкылдаулары, автомат тырылдаулары килеп кушыла. Һавадан самолетлар һөҗүм итә. Кызу сугыш барган вакытта Әюп бабай сугыш кырында аңын югалта. Шинеленнән кемдер тартканны сизеп, Әюп бабай аңына килә. Күзен ачып җибәрсә!.. Я  ходай, нигә шул чакта ук, тәненә дошман тимере кисеп керү белән җан бирмәде икән?! Бүреләргә азык булырга язган микәнни аңа? Күпме атлар тәгәрәшеп ята бит шунда, әле җылылары да сүрелеп бетмәгәндер, нигә инде бу бүреләргә тере җанны өзгәләргә? Әюп бабай тагын аңын югалта. Аны кызганыч тавыш шыңшыган авазлар аңына китерә. Нәкъ  менә шул чакта санитар этләр турында ишеткәннәре исенә төшә солдатның. Ничек кирәк алай көч табып, яралы гәүдәсе белән чанага шуып-тәгәрәп менә. Этләр кузгалып китә һәм кызыл хачка илтеп тапшыралар.

Авыр юлларда, авыр елларда түш кесәсендә генә йөрткән алюмин кашыкның да үзенә күрә тарихы бар. Немец котелогының металлын эретеп ясалган кашык: сабы кыска, сынмый да, бөгелми дә, кулга тота торган өлеше хатын-кыз сыны рәвешендә. Латвия җирендә Ригадан 5 чакрымда Әюп бабай каты яралана. Баулы егете Нуриәхмәт Әхмәтҗанов аның кашыгын, сәгатен, авторучкасын сакларга дип алып кала. Балтыйк буенда аерылып калган сугышчан дусларын Әюп  абзый Кытай җирендә куып җитә, Дайринь шәһәрендә истәлекле кашык Әюп солдатның кесәсендә үз урынын ала.

Мәктәбебез музеенда кашык  бабайның истәлеге булып саклана. Сугышта әйткән нәзеренә хыянәт итмичә, Әюп бабай хуҗалыгында үлгәнче эт асрады. Өй почмагындагы кечкенә мендәрчеккә тезелгән медальләр кебек, ишек алдындагы эт тә сугыш афәтләрен бабайның гомере беткәнче искә төшереп торды.

Авылдашыбыз Әюп бабай сөйләгәннәр кызык, ләкин ул сугышның куркыныч булуын да искәртә. Мин кечкенә булсам да, сугышның кабатлануын теләмим. Әтиебезнең үз эшендә эшләвен, әниебезнең гаилә учагын саклап, гаиләбезнең бергәләшеп мул тормышта яшәвен телим. Илебез күгендә якты кояш балкып торсын!

Хәтерлибез! Горурланабыз! (сочинение)

Сугыш…сугыш, каһәр төшкән сугыш. Күпме ачы күз яшен,кайгы-хәсрәтләрне үз эченә алган нинди авыр, шомлы, куркыныч сүз бу! Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган…Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Аны ишетүгә үк,күз алдына янып каралган иген басулары,ятим калган сабыйлар,газиз ирләрен,сөекле балаларын югалткан аналар килеп баса.

…1941нче елның 22нче июнь таңы. Сәгать 4. Илебез халкы авыр эш атнасыннан соң тирән йокыда. Беркем дә, хәтта саташулы төшендә дә, берҗирдән дә явызлык көтми. Ләкин нәкъ менә шушы минутларда фашист илбасарлары, үзләренең меңләгән туплары һәм очкычлары белән, безнең чик буе заставаларын, хәрби казармаларны, элемтә үзәкләрен тупка тоталар. Шул ук минутта дошман бомбардировщиклары да, һавага күтәрелеп, тыныч илебез өстенә меңәрләгән бомбаларын ташлыйлар. Сабан туена дип хәзерләнгән тастымалларга батырлар биленең ныклыгын сынарга насыйп булмый. Чиккән кулъяулыклар кыңгыраулы дугаларга, ат башларына бәйләнми кала – барысына да сугыш тутыгы куна, күз яше сеңә. 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугыш шулай башланып китә. Бу 1418 утлы көн һәм төн халкыбыз җилкәсенә күтәрә алмаслык йөк булып ята. Сугышның иң беренче көннәреннән үк Татарстан ир – егетләре, кызлары илне саклаучылар сафына баса. Яу кырына республикабызның 560 меңнән артык кешесе чыгып китә, 350 меңнән артыгы әйләнеп кайта алмый.

Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Күпләр илгә кире кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

“Бәхетле бул, балам! 1941 нче елның 22 нче июнь таңында кайсы гына ана үз баласына бу изге теләкне теләмәде икән? Илебезне, туган Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклап калырга, аның азатлыгы, тынычлыгы өчен гомерләрен кызганмыйча көрәшергә ант иткән һәм антларын изге кайнар каннары белән үтәгән миллионнарча ир-егетләрнең, хатын-кызларның, ятим калган кайгылы балаларның газиз аналары да дөньяга килгәндә сабыйларына шушы теләкне теләгәндер. Бәлки халыкны зар елаткан канэчкеч Гитлерның да әнисе улын кешеләргә шәфкатьсез, явыз ерткыч булсын дип түгел, ә иленә лаеклы алмашчы, халыкка шатлык китерүче булсын дип үстергәндер.”
Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

Һәрбер кешенең үз яшәү тарихы, үз язмышы бар. Тамырларың – туганнарың, әби-бабайларың , авылдашларың турында яңа мәгълуматтан хәбәрдар булу бик кызык. Әмма иң кызыгы – бөек шәхесләр, геройлар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында белү. Әлеге кешеләр – чын мәгънәсендә каһарманнар, курку белмәс, Ватаннарына тугры булып калган кешеләр.

Бөек Ватан сугышы геройларының берсе –Вәлиев Әнвәр Абдрахман улы. Ул 1920 елның апрелендә Буа районының Яңа Тинчәле авылында туган. 1938 нче елда Шәйморза урта мәктәбен тәмамлый. 1938-1941 нче елларда вуз студенты, бер үк вакытта Казан шәһәре “Конопленка” фабрикасы каршындагы кичке мәктәп укытучысы булып эшли. 1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында катнаша, зенитчылар взводы командиры, Суслонгерны кичә, запастагы капитан була. Сугыш беткәч, үзенең башлаган укуын дәвам итә һәм 1946 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1946-1957 нче елларда Мамадыш районы Тәкәнеш урта мәктәбе директоры, 1957-1982 нче елларда Кукмара районы Лубян урта мәктәбе директоры булып эшли. Лубян поселогы, Кукмара район Советы депутатлары булып берничә чакырылышта сайлана. Икенче дәрәҗә (1945), Беренче дәрәҗә (1985) Бөек Ватан сугышы орденнары; “Германияне җиңгән өчен”(1945), “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгы”(1966), “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30 еллыгы”(1976), ), “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгы”(1985), “Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез флотының 30 еллыгы”(1948), “СССР Кораллы Көчләренең 50 еллыгы”(1978), “СССР Кораллы Көчләренең 70 еллыгы”(1988), “Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 еллык уңаеннан (1970) медальләре; “РСФСР Халык мәгарифе отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. “ТАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы” почетлы исеме бирелгән. 1994 нче елда вафат, Лубян поселогында җирләнгән.

Утны-суны кичкән Буа районы малае Кукмара районының иң матур, иң тылсымлы җиренә килеп урнаша. Вәлиев Әнвәр Абдрахман улы-мәктәбебез горурлыгы. Мәктәптә директор булып эшләү дәверендә ул әле тарих фәнен дә укыта.Әйе, аңа тарих укыту авыр булмый, чөнки ул узе бер тарих дип әйтсәк тә дөрес булыр. Үзенең туган җиргә мәхәббәтен яу кырында күрсәтә, аннан мәктәп укучыларына җиткерә. Әнә шулай, кайда гына эшләсә дә, укучыларның һәм ата-аналарның, авыл халкының хөрмәтен яулый. Төгәл, гадел, тырыш булуы белән хезмәттәшләренә үрнәк булып тора. Чын-чынлап хезмәттә үткән гомер. Бүгенге көндә дә аның укыткан укучылары аны бик сагынып, рәхмәт хисләре белән искә алалар. Тормыш иптәше Гөлбестан Фатих кызы белән алар ике ул, ике кыз үстерәләр. Гөлбестан Фатих кызы – бүгенге көндә безнең арабызда яши. Киләчәк буын балаларының тыныч тормышта яшәүләре өчен көндә дога укый.

Мин дә, миллионнарча кешеләр кебек үк, сугыш теләмим. Кайвакыт уйланам. Хыялым ак аргамактай еракларга оча… Бер минут. Әйтерсең бөтен дөнья елмая: кешеләр дә, кояш та, чәчәкләр дә, бөтен тереклек дөньясы да. Бөтен дөнья тып-тын. Тоташ елмаю. Ә еракта ак каеннар шавы. Әнә ни өчен елмая кешеләр. Димәк, әле алар ишетә! Ишетә! Димәк, күңелләрендә матурлыкны тоя белү, тышкы ялтыравыкны гына түгел, эчке рухи матурлыкны тоя белү сакланып калган. Бер генә минутка дөньядагы барлык кешеләр үзара дуслык җепләре аша бер-берсенә бәйләнгән. Чөнки аларның һәммәсенә дә уртак булган елмаю җир шарында патшалык итә.
Әнә шуңа кушылып, мин дә елмаям. Үзем уйлыйм: чыннан да, әгәр җир шарында бер генә минут тоташ елмаю булса, һәм кешеләр бер үк күренештән елмайсалар, шуннан соң да бер-берсенә «сугыш» дип янарлар идеме икән? Шундый матурлыкны бер секунд эчендә көлгә әйләндерергә, юк итәргә куллары барыр идеме икән? Бер генә минут! Барын да онытыгыз!

Көннәр, еллар бер – бер артлы үтә тора, дөньяга яңа буыннар килә. XX гасырның ишекләрен ябып, яңа гасырда яши башлавыбызга да дистә елга якын вакыт үтеп киткән. Алда – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Бәйрәмнәрнең иң олысы, иң кадерлесе — әлбәттә, Җиңү бәйрәме. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.

Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы. Алар күрсәткән батырлык, тиңдәшсез хезмәтләрне бөтен кеше олылый һәм алар тарих битләренә мәңгелеккә кереп калсын иде. Cугыш афәтен, аның китергән фаҗигаләрен экраннарда гына күрик, әдәби китаплардан гына укып белик, беребезгә дә, беркемгә дә моны яңадан кичерергә язмасын.

Дөньялар әле дә тыныч түгел. Җир өстендә туплар, снарядлар ярыла. Халык күпләп кырыла, яшь балалар гомере вакытсыз өзелә. Үлем ачысына түзә алмыйча Җир-Анабыз да ыңгыраша. Ишетәсезме, кешеләр, гасыр бусагасын атлаганда вәхшилеккә юл куела бит?! Бүгенге якты көн туачак нәни сабыйлар хакына сугышта җаннарын биргән корбаннар рухын рәнҗетергә ярамый. Тарих моны бервакытта да гафу итмәс.

Бөек Ватан сугышының тынганына алтмыш елдан артык вакыт үтте. Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар!
Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.
Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!

Сочинение

“ Минем әбием –  сугыш чоры баласы”

Автор – Ахметзянова Кадрия,

МБОУ “Татарско-Кандызская СОШ”

Руководитель – Ахметзянова Роза Гамировна

      Илләр, кешеләр язмышында мәңге онытылмаслык вакыйгалар аз түгел. Әнә шундый вакыйгаларның берсе булган Бөек Ватан сугышын, фашист илбасарларына каршы халкыбызның героик көрәшен бөтен Җир шары хәтердән мәңге җуймас. Кешелек тарихына иң күп канкойгыч сугыш булып кергән Бөек Ватан сугышында Җиңү армиябезгә, халкыбызга дан һәм шөһрәт китерә.

      Моннан 70 ел элек, халкыбызның нык ихтыяр көченә, югары әхлак сыйфатларына ия, куркусыз булуын бөтен дөньяга танытып, безнең сугышчылар Берлиндагы рейхстаг өстенә Җиңү байрагы кадый.

      Фашистик Германия,10 ел һөҗүм итешмәү турындагы пактны бозып, 1941 елның 22 июнендә илебезгә басып керә. Бөек Ватан сугышы башлана.

       Сугыш… Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул 27 миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган…

       Сугыш… Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы, Туган илгә бирелгәнлеге, чиксез мәхәббәте, төрле милләт халыкларының бердәмлеге күренде. Ил өчен авыр сынау көннәрендә халкыбыз бер йодрыкка тупланды. Фронт һәм тыл бердәм булды.

        Авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Ә тормышны алып барырга кирәк иде – игенне дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, бик күп салымнар да түләргә кирәк иде. Әмма тыл халкы сынатмады, сыгылмады.

       Бөек Ватан сугышы чоры халык өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк  русы, татары, чувашы, удмурты, һ.б. милләт кешеләре туган илен – Ватанын сакларга күтәрелде.

      1418 көн һәм төн барган бу мәхшәрдән халкыбыз җиңүче булып чыкты. Совет солдатлары үз илебезне генә түгел, бөтен Европаны фашизм коллыгыннан коткарды.

       Җиңү тылда да яулана. Сугышка киткән ир – атларның эш урынына хатын-кызлар һәм балалар баса.

        Татарстан илнең көчле тыл базасына әверелә. Казан авиация, ясалма каучук заводлары, кинопленка, тегү фабрикалары, мех комбинаты фронт өчен эшли. Мех киемнәрнең -50, киез итекләрнең 25 проценты безнең республикада җитештерелә. Җиңү көннәрен якынайтуга колхозчылар да үзләреннән зур өлеш кертә.

      Сугышның утлы мәхшәре Татар Кандызы авылы халкының җилкәсенә дә авыр хезмәт, ачы күз яшьләре булып төшә.Җиңүгә 70 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы үзен сиздерә. ”Әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар, ничә еллар буена олы юлдан күзен ала алмый газиз улын, ирен көткән аналар, сөйгән ярларын көткән кызлар…

      Авылда да кызлар, картлар, балалар колхоз эшен җигелеп тартканнар.Көне-төне эшләсәләр дә, ашарларына җитми.Икмәкне фронтка озатырга кирәк була. Җәй көннәрендә балтырган, кузгалак, ачы какы, төче какы, кычыткан, чөгендер яфрагы – барысы да ризыкка әйләнгән.Бу авыр елларда авыл язмышы ил язмышына кушылган. Ирләре, уллары, туганнары яу кырында батырлыклар күрсәткәндә тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләгәннәр. Алар арасында минем әбиемнең әнисе Мурзина Шәкирә Инсаф кызы (1911-1980) да булган.

     Шәкирә әбиемнең ире – Мурзин Салих Морзан улы (1912-1942).Ул, 1941 елда сугыш башлангач та, үзе теләп фронтка киткән.Шәкирә әби 4 бала белән ялгыз калган.Тагын олы яшьтәге биатасы һәм бианасы булган. Шулай итеп, ачлык елларда, аңа 7 җанны  ашатырга туры килгән.

     Шушы 4 бала арасында минем әбием – Шакирова Наилә Салих кызы да булган. Ул 1935 елның 10нчы июнендә туган.Әбием миңа менә нәрсәләр сөйләде: “ Әти сугышка киткәндә миңа 6 яшь булган.Әтинең йөзен дә чак-чак хәтерлим.Без ике малай, ике кыз калдык. Тагын әби белән бабай бар иде.1942 елда әтинең «үлде,күмелде” дигән язуы килде.Бик кечкенә булу сәбәпле,кайда күмелгәнен хәтерләмим.Кызганыч, “похоронка”сы сакланмаган.

      Сугыш вакытында тормыш бик авыр иде.Өйне салам ягып җылыта идек.Саламның күпме генә җылысы чыга инде, тәрәзәләр һәрчак боз белән капланган була иде.

     1943 елда авылда “борын канау чире” чыкты. Бик күп кешеләр үлде, шул исәптән минем Кәмил абый да.Бу чир кар астында кышлаган башакларны җыеп ашаганнан килеп чыккан, диделәр.

     Бераз үскәч, без Наил абый белән ,бәләкәй арба тартып , урманга утынга йөри идек.Утын дигәне дә инде сынып төшкән ботак-сатаклар була иде.Ул елларда утынга дип зур агачларны кисәргә рөхсәт юк иде.

     Безнең өстә киндер күлмәк, аякта чабата иде.Бишмәтнең дә тышы киндердән була иде.Бала-чагаларның кайберләре, өсләренә кием булмау сәбәпле, мәктәпкә укырга йөри алмыйча, мич башында җылынып утыралар иде.Мин үзем дә мәктәпкә 8 яшьтә генә бардым.Карлы су вакытында күтәртмәле чабата кия идек.Ягъни, чабата астына ике агач шакмак беркетелгән була.Ләкин барыбер, су аның эченә керә дә, чыгып та китә иде.Ничек авырмаганбыздыр, бик чыныккан балалар булганбыз инде,күрәсең.

     Киндерне дә уңган кеше генә ясый ала.Чөнки үсеп утырган киндерне өстеңә кием итеп кигәнче, 20 төрле эш башкарырга кирәк! Иң беренче, җирне көрәк белән казыйсың.Киндер орлыгын чәчеп, тырмалыйсың.Үскәч, сабагын җыясың.Аны су буена илтеп, батырып куясың.Кире алган вакытта инде бик салкын була иде, өши-туңа аны судан чыгарасың.Шуннан аны киптерәсең, талкыйсың, сүс килеп чыга.Аны килегә салып, килсап белән төясең (киле тәпән кебек,ләкин сай була; килсап төйгеч була).Шуннан соң, сүс йомшый.Аны тәрәш тарак белән тарыйсың, тәрәшле барлыкка килә.Аннары шуны эрлисең.Эрләгәннән соң,чүбеге кала, аннан палас ясыйлар иде. Эрләгән җепне киләпкә саласың.Шуны көлгә су салып, агартырга куясың (озак тотарга ярамый).Аннан алгач, елгага илтеп,бәләкләп чайкыйсың.Җепне киптереп, сүтәсең.Шуны сәке буена күшәгә саласың.Шүре ясыйсың.Туку станогына җепләрне тезәсең, тукыйсың.Ак киндер кирәк булса, шул килеш кала.Төсле тукыма кирәк булса, буяу белән манасың.Кайчак җеп килеш үк мана идек.Шуннан соң инде әзер тукыманы кисеп, күлмәк, ыштан, башка киемнәр тегәсең.Менә шуның кадәр эшне башкарып чыга алсаң, киемең була.Ул вакытта бит әле гаиләләрдә 7-8әр кеше иде, кайчагында күбрәк тә.Инәй шушы эшләрнең барысын да эшли иде, ә без аңа булыша идек.

    Киндернең орлыгыннан май чыгаралар иде.Бодай оны булмагач,алабутадан ипи пешерәләр иде.Я булмаса, бәрәңге кабыгын киптереп, он тарталар иде.

    Яз көне кәлҗемә ашый идек.Аның өчен кырдан барып былтыр калган бәрәңгеләрне җыеп кайта идек.Ул яртылаш черегән, яртылаш кипкән була.Кайчак хәтта кортлаган да була. Шуны чистартып, коймак кебек ясыйсың да, мичтә пешереп аласың.Ач булгач, шуннан да тәмле нәрсә булмый иде,”- дип сөйли әбием.

    7 еллык мәктәпне тәмамлагач,әбием, 1 сезон, әтисенең  бертуган энесе тракторчы Мурзин Гарифулла абый янында, плугар (сабанчы) булып эшли.Шуннан соң үзе дә тракторчыга укырга карар итә. Әбием 1953-1954нче елларда Бөгелмә шәһәрендә тракторчыга укый.1954нче елның 12 апрелендә аттестат ала (аттестаты әле дә сакланган ).Ул имтиханнарын “5ле”гә биргән.Аннан соң 3 ел “ДТ-54” тракторында эшләгән. Сәлимә апа белән сменалап хезмәт иткәннәр.Ул хәзер Поповка авылында яши.

     Талипов Нурислам абый бригадирлары булган.Ул Бөек Ватан сугышы ветераны иде, 2013нче елда вафат булды. Вагизов Шәдит абый әбиемдә сабанчы (плугар) булып эшләгән.Ул әле дә исән, 84 яшьтә.

      Кырга ягулыкны, суны ат ташыган. Әбиемнәр яз көне җир сөргәннәр, уңыш җыю вакытында комбайннар тартып йөргәннәр.Чөнки ул вакытта комбайннар хәзерге кебек үзйөрешле булмаган. Халтобина фамилияле хатын-кыз комбайнер булган.

      Ындыр табагында ашлык суга торган машина – молотилка эшләгән.

      3 ел тракторчы булып эшләгәннән соң, 1957нче елда әбием Шакиров Гамир бабама кияүгә чыккан. ”Тормышка чыккач, бабаң бүтән тракторда эшләтмәде, хатын-кыз өчен авыр эш ул, дип әйтте.

     Мин, мәктәпне бетергәч, шәфкать туташына укырга барырга теләгән идем.Көчкә генә паспортлар алуга ирештек, ул елларда бөтен кешегә дә паспорт бирмиләр иде.Ләкин, сугыштан соңгы ачлык еллар булу сәбәпле, мин Бөгелмә шәһәренә тракторчыга укырга киттем.Ни өчен дисәң, ул елларда тракторда эшләүчеләргә күп итеп икмәк бирәләр иде.Әтием сугышта үлеп калды, гаиләбез ишле иде.Тамагыбыз икмәккә туйсын дип, ир-ат һөнәрен сайларга мәҗбүр булдым.Менә шундый авыр, ач еллар иде, кызым.Бүгенге рәхәт тормышның кадерен белегез, сезнең тамагыгыз тук, өстегез бөтен, аллага шөкер.

       Шулай да, механизаторга укыганыма һич тә үкенмим, гомер буе техниканы белеп яшәдем мин.Абыйларың мотоцикл төзәткәндә, аларга да киңәшләр бирә идем әле,”- дип көлә әбием.Чөнки аның аттестатында : “тракторчы, 4нче разрядлы слесарь” дип язылган.

      Минем әбием кебек бик күп балалар шушы сугыш аркасында ятим калганнар.”Әти” дигән изге сүзне әйтергә тилмереп, үлән белән кәлҗемә ашап үскәннәр алар.

       Күп сугышчылар өчен кайту турындагы уйлар хыялда гына кала.Кызганыч, алар ят җирләрдә, безнең бәхетле тормышыбыз өчен ятып кала. Аналарның йөрәгенә тирән, мәңгелек хәсрәт ясап, авылга шомлы хатлар гына килә.

“Үлде” диләр, юк, ышанмый

                                                Бу хәбәргә һич күңел,

                                                Ул – үлемне җиңә торган!

                                                Ул – үлә торган түгел!!!

                                                Ут кебек үткен күзләре

                                                Юк, сүнмәгәндер алар,

                                                Һәрвакыт күргән шикелле

                                                Нык күрәләрдер алар…

     Шулай аналарның күңелләре якыннарының үлгәненә ышанасы килми…Татар Кандызы авылыннан 535 кеше Туган илне сакларга киткән булса, 206сы гына туган нигезенә әйләнеп кайткан. Ә 329ы киләчәк буыннар бәхете өчен яу кырында ятып калган.

     Әйе, бу сугыш илебезгә күпме кайгы-хәсрәт, күпме күз яше китереп, күпме сабыйларны ятим калдырды. Шулай булуга да карамастан, Ватанга булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан да көчле булып, Бөек Җиңүгә китерде.

      Сугыш тавышлары күптән тынды,

      Төзәлделәр җирнең яралары.

      Әтиләрнең окопларын сөреп,

      Иген чәчә хәзер балалары.

      Сугыш тавышлары тынды, ләкин

      Күңелдәге шомы яши һаман.

      Сугыш агачларын аударсак та.

      Кайлардадыр әле тамыры калган…

     2014-2015нче елларда Украина җирендә тагын күпме кеше үлде, тагын күпме бала ятим яки гарип калды…Безнең бабаларыбыз җиңгән, оясын туздырган фашизм яңадан баш калкытырга азаплана…

     Шөкер, илебезнең күге аяз.Сугыш турындагы кинофильмнарны караганда йөрәк сыкрый, күңел елый.Данлы еллар ерагайган саен, үткәннәрне онытмасак иде. Үткәннәрдән башка киләчәк юк. Әйдәгез, үзебезнең данлы үткәнебез белән горурланудан туктамыйк, ул чорның данлы улларына һәм кызларына ихтирамыбызны киметмик.

     200дән артык Советлар Союзы Герое, Дан орденының 60 тулы кавалеры, эре хәрби берләшмәләр белән командалык иткән адмирал һәм генераллар безнең горурлыгыбыз түгелмени? Ниһаять, Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән тыл каһарманнары алдында ничек баш имисең?! Алар олы ихтирамга, игътибарга лаек!

     Гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп, Фәнис Яруллин әйткәнчә, “Чигенми яшисе бар, ялгышмый яшисе бар!”

      Киләчәктә сугышларны булдырмаска иде. Моның өчен сабырлык, дуслык, бердәмлек кирәк.Күркәм холыклы кешеләр кирәк. Андый холыклы кешеләр бар.Алар безнең күңелләргә мәрхәмәт, шәфкать, сабырлык орлыклары чәчәләр.

      Без – балалар, киләчәкне төзүчеләр.Киләчәк безнең кулда.Ә киләчәк бүгеннән башлана.Сугышлар китереп чыгармабыз, барлык бәхәсләрне тыныч юл белән чишәрбез.Дөньядагы илләр арасында дуслык урнаштырырбыз.

          “Дуслык булса, яшәр гомергә

          Бөтен җир шарында тынычлык…”

      Әмма шуңа җан әрни – сугышсыз да ятимнәр күбәя. Балаларга ана назы, ана тәрбиясе кирәк. Шөкер, республикабызда моны аңлаучылар бар. Балаларны гаиләләргә бирү сәясәте бара.Ятим балаларга һәм балалар йортларына ярдәм итүчеләр күбәя.Күренекле җырчы Салават Фәтхетдиновны гына алыйк.Күпме балаларга ярдәм итә ул! Үзләре турында шундый ярату һәм тәрбия күргән балалар мәрхәмәтле, шәфкатьле, тыныч булып үсәрләр. Аларга ходай сабырлык бирер. Бәхәсләрне түгәрәк өстәл артында чишәрләр, сугышлар булмас.

     Яшәсен тынычлык!!!

Последнее обновление: 6 мая 2015 г., 22:10

МБББУ “Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Сочинение

Җиңү көне җиңел бирелмәде”

11 класс укучысы

Сабирова Илүзәнең эше.

2015 ел

Язлар җитә, язлар… Көннәр шактый салкын торуга да карамастан, тышта яз исе, яшәү, тереклек исе аңкый. 70 ел элек тә җиргә шундый язлар килгәндер. Юк, ул язлар тулы бер кешелекнең өметен, ышанычын аклаган язлар булган бит. Яз һәркемдә яңа хыяллар, өмет, ышаныч уята. Ул авыр елларда да шушы өмет, ышаныч, бер-берсенә терәк була белү авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм иткәндер, мөгаен. Илебезгә шактый кыйммәткә төшкән бу җиңү шатлыгын үз күзләре белән күреп, безгә тынычлык бүләк итүчеләрнең саны да бүген авылларда санаулы булып тора. Яшисе килү теләге, тормышны, туган җирне ярату барысыннан да көчлерәк булган күрәсең. Нәкъ шушы чор кешеләре үз язмышына төшкән сынауларны сыкранмый, намусына тап төшерми үтә белгән буын. Шушы гади генә татар хатыннары, әби-бабайлар, яшүсмер егет-кызлар көнне-төнгә ялгап эшләмәсәләр, Җиңү таңын күрү насыйп булыр иде микән?

Тыл батырлары, сугыш чоры балаларының кичерешләрен тыңлагач үзеннән-үзе горурлык хисе туа. Үзләре ачлы-туклы булса булган, ә фронттагыларны ач итмәгәннәр, кулдан килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләгәннәр. Хатын-кыз тереклекнең дәвамчысы гына түгел, ә бөтен җиһанны ачлык афәтеннән дә саклап калган түгелме соң?    

Әйе, сабырлыгы, тыйнаклыгы, гадилеге белән матур авылымның ак яулыклы асыл затлары. Зәйтүнә апа Фаррахованың уй-кичерешләрен тыңлагач моның шулай булуына тагын бер кат инандым. Аның үзен «аяклы тарих» дип атасаң да ялгыш булмас. Зәйтүнә апа, шактый олы яшьтә булуына карамастан, чорларны кичәгедәй хәтерли. Бугенге көндә аңа 86 яшь. Гаиләдә 5 бала үскәннәр. Бүгенге көндә Зәйтүнә апа белән Әлфия апа гына исән. Сугыш башланганда, Югары Табында колхоз эшендә була ул. Кайта-килә шунда эшлиләр. Сугышка Зәйтүнә апаның әтисе – Фаррах абый китә, һәм ул кире кайтмый – хәбәрсез югала.

1941-1946 елларда Бөек Ватан сугышы ветераны була.

Кая куйсалар да сынатмый Зәйтүнә апа. 1957 нче елда экономист, 1987 елда техник булып эшли, бик зур вазифа башкара. Аеруча үзәген өзгән бер вакыйганы оныта алмый ул: “Икмәк өлгергәч, көлтә бәйли идек, көлтә бәйләгәндә куллар канап бетә иде.” – ди.

Сугыш бетеп, дөньялар үз җае белән барса да, авыр фронт юлларын онытып, аны мәңге хәтердән сызып ташлау мөмкин түгел шул. 

“Колхозда эшче кешеләр җитешмәү сәбәпле, безгә барысын да башкарырга туры килде,” — дип сөйли Зәйтүнә әби. 

Сабыр, киң күңелле Зәйтүнә әби белән бүген дә горурланам һәм аңа баш иям. Һәйкәл куярлык бит үзләренә. 

Югарыда искә алган хезмәт сөючән Зәйтүнә әби кебекләр, мөгаен, һәр авылда бардыр. Тыйнак кына гомер итәләр. Өметләрен өзмичә, алар әле дә хәл белүләрен көтәләр.

Уйласаң чәчләрең агарырлык хәлләр. Язмышларны, гомерләрне, авыл, калаларны берсен дә аямады бу сугыш дигәннәре. Кисте, турады, җимерде, яндырды, бар дөньясын көл, яшәү яменә сусаганнарны кол итте. 

Сугышның авыр җәрәхәтен иңнәрендә күтәргән хөрмәтле ветераннарыбыз бу афәтне мәңге үз хәтерләреннән җуймыйлар. 

Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичергән. Күп аналар тол калган, улларын һәм кызларын югалткан. Тирән яра калдырган, йөрәкләргә әрнү салган ул сугыш.. Күңелләр һаман сызлана, сыкрый әле.

Саклау-Баш авылында туып үскән бабам Сабиров Харрас Салих улы да сугышның ачысын-төчесен татыган кеше. Харрас бабам 1932 нче елның 2 нче февралендә дөньяга килә. Гаиләдә 4 бала булалар. Иң зурысы – Тәскирә – 1929 нче елда, аннан кала Харрас бабам белән Гаяз абый (игезәкләр булалар) -1932 нче елда, аннан кала Суфия апа. Бүгенге көндә барысы да исән, аллага шөкер. Бабам күп вакыйгалар, сынаулар кичерде бу гомер. Сугышка бабамның әтисе китә, бик каты яраланып кайта. Сугыш вакытында бабам урак машинасында эшли, арыш, икмәк ура. Аннан соң,үсә торгач, 1952 нче елда армиягэ китә, анда 3 ел хезмәт итә. Армиядән сон Украинага Донбасс шәһәренә шахтада эшләргә китә. Аннан кайткач, 1958 нче елда Казанга тозелеш техникумына укырга керә. Техникумны тәмамлап кайткач, Саклау-Баш авылына кайтып совхозда эшли. Шул ук вакытта столяр вазифасын башкара, ул вакытта столярныйда эшләгәндә уллары аның ярдәмчеләре булалар.

Тыныч тормышлар башланып киткәч, Фиюзә әби белән тормыш корып җибәрә. Фиюзә әбием белән 5 ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, 2013 елнын 3 нче апрелендә Фиюзә әбием дөньядан китеп бара.

1941-1945 нче елгы сугыш бабамның хәтерендә иң авыр, иң дәһшәтле сугыш булып исендә кала. Ачлык, ялангачлык – ачлыгы бигрәк тә авыр шул. Әнкәсенең балаларына, авызыннан өзеп, соңгы кабым икмәген биргәнен, көне-төне колхоз эшеннән кайтып кермәгәне бүген үзәкләрне бигрәк тә өзә шул.”Эх, әнкәй-әткәйләрне бүгенге өстәл яннарына кайтарып утыртсаң иде!” – дип уфтана бабай.

Һәр елны Җиңү бәйрәме көнне без барыбыз да җыелышып бабамны бу бәйрәм белән котлыйбыз, бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден — медальләр таккан чал чәчле ветераннар арасында минем бабам да була. Мин аның белән чиксез горурланам.

   Без бик бәхетле балалар, чөнки тыныч тормышта яшибез. Быел илебез зур бәйрәмгә әзерләнә. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җитмеш ел вакыт үткән. 

Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу җан өшеткеч сүз турында китаплар укып, кинолар карап һәм әби-бабаларыбыз сөйләгәннәрдән генә ишетеп беләбез.

Безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен мин дә чал чәчле ветераннарыбызга карата рәхмәт хисләре яши. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы,  һәрберсенә мең рәхмәт әйтәсе килә! 

  Шулай да, хәзерге тормышнын кадерен белик, яратыйк, үткәннәрне онытмыйк!

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Безголосый чересчур воспламенять решу егэ
  • Безголосый чересчур воспламенять дьячок карьера пьедестал егэ
  • Безволие никчемность родная сестра подлости аргументы к сочинению
  • Без экзаменов конкурс аттестатов
  • Без человечности не будет вечности сочинение рассуждение

  • Добавить комментарий

    ;-) :| :x :twisted: :smile: :shock: :sad: :roll: :razz: :oops: :o :mrgreen: :lol: :idea: :grin: :evil: :cry: :cool: :arrow: :???: :?: :!: