Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә чор идеологиясе чагылу
Гадел
Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте
язучыларның беренче съездыннан соң
ижат ителә. Анда Горький, совет
хатын-кызының якты образын тудырырлык
материаллар булса да, бу эш тормышка
ашырылмады, ди, һәм татар язучысының
әлеге әсәре шул сүзләргә җавап рәвешендә
кабул ителә.
Бер
караганда, социаль йөкләмә үтәлеше
кебек булса да, нигезендә тормышчан
материаллар яткан китапны татарлар да,
хәтта башка милләт вәкилләре дә бик
ярата. Ул тиз арада русчалаштырылып
бастырыла, зур популярлык казана.
Повестьта
сурәтләнгән героинялар совет
хатын-кызларының калку образлары дип
бәяләнә. Артыкбикә исеменә кирәксезлек
мәгънәсе салынса да, ул — авылда үз
урынын тапкан комсомолка. Галия — югары
белем алган, илгә танылган татар табибәсе.
Төп
героинябыз, язмыш тарафыннан зур
сынауларга дучар ителсә дә, үзен югалтмый.
Иреннән аерылган хатын-кыз җәмгыятьтә,
өйдә, эш урынында үзенә авторитет казана.
Язучы әйтерсең тол хатыннарга аның
үрнәгендә яшәү өлгесе тудыра.
Гадел
Кутуй «Тапшырылмаган хатлар»да үзе
белгән тормышны, милли зыялылар тормышын
сурәтли. Бер артистның үз-үзен тотышына
таянып кына, бу социаль төркем турында
кискен нәтиҗәләргә килүдән дә курка
шикелле. Бөтен тормыш
ларын
намуслы хезмәткә, гаиләләренә багышлаган
күпләгән совет артистлары бар, ди ул. Ә
менә Искәндәрнең әхлакый тотрыксызлыгы
аның мещанлыгыннан килә, дип аңлата.
Язучы,
совет гаиләсе нинди булырга тиеш,
кебегрәк сорауга да җавап эзли. Аеруча
ул аның әхлакый ягына киң туктала.
Утызынчы еллар — совет җәмгыяте төзелгән,
аның идеологиясе һәр җирдә ныгытылган
чор, шуңа күрә язучының нәкъ менә совет
кешесе, совет интеллигенциясе гаиләсе
нинди әхлакка ия икәнлеге хакында
уйлануы гаҗәп түгел.
Г.
Кутуй үзенең героинясын чиктән тыш
ватанпәрвәр итеп бирә. Галия ерак бер
авылда Мәскәү турында, ул мине онытмый,
дип уйлый. Казан аның өчен әйтерсең
революция бишекләренең берсе буларак
кадерле. Университет, В. Ленин адымнарын,
Горькийны исенә төшерә. Рус әдәбияты
классигы Толстойны да хәтеренә китерә.
Галия, болар хакында, үзе хакында
уйлаганда, ерак үткәнгә дә еш кайта.
Элек
әтиләренә рәсем ясарга ярамаган, җырларга
рөхсәт ителмәгән… Аларга Галиягә
эләккән бәхет тәтемәгән.
Галия
өчен чын мәхәббәт — ирләре артыннан
Себергә киткән декабрист хатын-кызлары
мәхәббәте. Ул, бер-берсен яраткан кеше
бергә яшәргә, илгә хезмәт итәргә тиеш,
дип исәпли, инде акыл җыйганнан соң
бигрәк тә.
Галия
иренә, илгә гади бала гына түгел, ә батыр
тудырырга, үстерергә хыяллана. Үзенең
тормышка, яшәешкә, гаиләгә бәйле
фикерләрен В.И. Ленин гаиләсендәге
вакыйгалар, бандитлар кулыннан һәлак
булган Ольга Дилевская хаты һәм башкалар
аша ныгыта.
Ул
совет кешесенең генә саф әхлак белән
гомер итә аласына ышана шикелле. Япония
тормышыннан алып язылган бер китаптан
өзек укыгач, анда фәхишәлек барлыкка,
кешенең, килешү төзеп, шул юлга басуына
гаҗәпләнә. Әлеге килешү турында кәгазьне
социаль гаделсезлек турында документ
дип бәяли.
Галия
буржуаз җәмгыятьтә кимсетелүгә дучар
ителгән хатын-кызлар турындагы материаллар
өчен махсус папка башлый. Икенче бер
папкада — Крупская, Клара Цеткин,
парашютист ханымнар һәм башкалар турында
истәлекләр. Галия шулар үрнәгендә
тәрбияләнә, тәрбияли. Киләчәктә әлеге
кыз-ханымнарның һәрберсе җырларга
салыныр, дип өметләнә.
Элек
һәм хәзер, «аларда» һәм бездә, Искәндәр
һәм Вәли, син һәм мин — Галиянең фикер
сөреше әнә шул схема рәвешендә корыла.
Ул уйлардан чыгып, без Галия инанганнарны
түбәндәгечә терки алабыз:
— совет
илендә генә хатын-кыз чын бәхетен таба;
— совет
хатын-кызы хуҗабикә генә булырга тиеш
түгел, аңа зур һәм мактаулы иҗтимагый
вазифалар йөкләнгән;
— һөнәргә
ия булмаган хатын-кыз тормышта үзен
таба, ача алмый;
— мещанлык,
әхлакый бозыклык һәм башкалар — буржуаз
җәмгыятькә хас сыйфатлар, һәм алар совет
илендә яшәргә хаксыз…
Кыскасы,
«Тапшырылмаган хатлар» повестеның төп
героинясы совет системасына мәдхия
укый. Әсәрнең шул чор идеологиясен
чагылдыруы бәхәссез.
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә гаилә, әдәп-әхлак
мәсьәләләреннең күтәрелеше
Бакый Урманче исемендәге
«2 нче гимназия» — Татарстан Республикасы
Түбән Кама муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең
югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Зарипова Әнисә Газизулла кызы
Г. Кутуй үзен шагыйрь, драматург, прозаик,
публицист, тәрҗемәче буларак таныткан, үз заманының әдәби
хәрәкәтендә кайнаган җәмәгать эшлеклесе.
Алга омтылыш, тормышның һәр өлкәсендә зарур
үзгәрешләр, гомуми җанланыш, капма — каршы карашлар бәрелеше әлеге
сәләте тулы файдаланылмаган хатын — кызны да иҗтимагый яшәеш
мәйданына чыгара. Гадел Кутуй исә кордашлары арасында нәфис
затларга мәдхия җырлаучы буларак аерылып тора, алданрак бара. Һәм
менә нәкъ хатын — кыз бөеклеген данлаган » Тапшырылмаган хатлар »
повесте аны бөтен дөньяга танытты. Кечкенә генә күләмле, гади итеп
язылган әсәр ни өчен бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмады! Минем
уйлавымча, иң саф, иң олы хис — мәхәббәт хисе, балаларны пар
канатлы нигездә тәрбияләү — гаиләнең төп кануны , кешенең күңелен
биреп эшли торган һөнәри хезмәте һәм, гомумән, бу тормышта бәхетле
кеше булып яшисе килеп яшәү теләге, чорлар, гасырлар, буыннар
алышынса да, үзенең асыл кыйммәтләрен, мәгънәсен югалтмый.
Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәренә
бүгенге көн күзлегеннән чыгып, әдәп-әхлак каннуннарын, яшәешебезнең
асыл кыйммәтләрен, дин нигезләрен, җәмгыятебездә барган
үзгәрешләрне аңлап, хөкүмәтебезнең гаиләләрне кайгыртуга йөз белән
борылуын күреп заманча бәя бирү актуаль мәсьәләләрнең берсе.
«Тапшырылмаган хатлар» повесте исеменнән үк
күренгәнчә, эпистоляр жанрда, ягьни хатлар рәвешендә язылган.
Әсәрдә дүрт хат — дүрт сюжет сызыгы бар. Беренчесе — мәхәббәт
тарихы, икенчесе — гаилә тарихы, өченчесе — хезмәт юлы тарихы,
дүртенчесе — бәхетле булырга теләү тарихы. Бу тышкы бүленеш кенә
түгел, бәлки идея-композицион бүленеш. Һәр хат повестьта күтәрелгән
проблеманың билгеле бер ягын сәнгатьчә хәл итүгә буйсындырылган.
Аларның барысын да Галия образы ялгый, беркетә, мәхәббәт, гаилә
мәсьәләреннән хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны, бала тәрбияләү,
кешенең үз хезмәтенә җаваплы мөнәсәбәте кебек проблемаларга кадәр
үсә.
«Тапшырылмаган хатлар» повестеның төп темасы —
мәхәббәт. Г.Кутуй, гаҗәеп зур осталык һәм җылылык белән, Галия
образын психологик үсештә күрсәтә. Галия Казанда рабфакта укый.
Искәндәрне очрата, аңа чын күңелдән гашыйк була.
Мәхәббәт искиткеч гүзәл хис, ул кешегә яңа яшәү
көче, энергия, тормышына шатлык өсти торган, илһам, дәрт бирә
торган серле, сихри бер халәт. Мәхәббәт кыенлыкларны, авырлыкларны
җиңәргә булыша, яшәү дәрте сүнгәндә дә, кем өчендер бик кирәк
булуыңны аңлау, аның өчен генә яшәү — мәхәббәтнең могҗиза тудыра
алуына ышандыра. Мәхәббәт хисен тормыш азагына кадәр вакламыйча,
кадерләп саклау — кешенең тормышын тулыландыручы иң зур бәхет.
Кызганыч, безнең геройларыбыз икесе арасында туган олы мәхәббәт
хисен ахырга кадәр саклый алмыйлар. Бу очракта Искәндәрне генә
гаепләп калдыру дөрес түгел. Алар икесе дә гаилә корып яшәргә әзер
кешеләр түгел, ә гаилә кору өчен кешедә җаваплылык һәм төп тәрбияне
биргән нигез — гаилә, ата-ана җылысын, назын тоеп, гаилә тәрбиясе
нигезендә үсәргә кирәк. Искәндәрнең алдагы тормышы турында
сөйләнми. Галия ата-ана назы, гаилә җылысы күрмәгән, гомумән, гаилә
тормышының нинди булырга тиешлеген аңлап җитмәгән, яшь, беркатлы,
тәҗрибәсез кыз. Искәндәр белән Галия ир белән хатын булып гаилә
корып яши башлагач та, аларның кимчелекләрен аңлатырга, киңәш
бирергә янында әти-әниләре юк.
Галия белән Искәндәр яратышып өйләнешәләр. Бергә
китап уку, роль өйрәнү. Искәндәр Галияне ярата, спектакльдән соң
ул, мәсәлән, гримын да сөртмичә өенә ашыга.Чөнки, ди ул Галиягә
«мин бу рольне син күрсәткән төзәтмәләр белән, сине сөеп, синең
турыңда уйлап, син биргән шатлык эчендә уйнадым.»-ди.
Әмма озакламый гаилә күгендә болытлар куера
башлый. Беренче бәрелешү Галия университетның медицина факультетына
укырга керегә карар иткәч була. Искәндәр Галиягә «Артистка булырга
теләмисең икән, миңа яхшы иптәш бул. Белемең болай да җитәрлек…
Күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшик»,-ди. Искәндәр аның артистка
булуын, укымыйча, өйдә утыруын, хатын гына булып калуын тели. Ләкин
Галия Искәндәрнең сүзләре белән килешми.
Бер яктан Искәндәрнең сүзләрендә хаклык бар,
аның нияте изге. Гаиләнең ныклап аякта басу чорында бер-береңә юл
куеп, аңлашып яшәү бик мөһим. Галиягә теләгенә ирешү өчен бераз
сабыр итәргә, тормыш җаена кереп киткәч, теләкләрнең үтәлүен
тормышка ашыру турында уйларга кирәк. Хәзерге көндә Татарстан
Республикасында хатын-кызлар арасында театр әһелләре, җәмәгать
эшлекләре, журналистлар, лидер хатын-кызлар бар. Димәк, артистка
булу, эшлекле хатын-кыз булу гына гаиләсез булырга һәм аны
җимерергә сәбәп була алмый.
Мәхәббәт үз алдына гына яши алмый: ярату ике
яктан да тигез булырга тиеш. Гаилә төзеп, балалар тәрбияләп яши
башлагач, карашларның да уртак булуы кирәк. Галия гаиләдә килеп
чыккан ызгышлар турында Искәндәр белән ипләп кенә сөйләшергә тели.
Әлеге низагларда Галиянең дә гаебе бар: җәмгыять эшен иреннән,
балаларыннан өстен күрә. Балалары үскәнче генә, стена газеталары
чыгарып йөрмәсә дә ярый иде!
Галия, гаилә дәфтәре уйлап чыгарып, гаиләдәге
конфликтларны бетерергә тели. Ләкин Галия ир-ат характерын бөтенләй
белми һәм аңламый да. Бер генә ир кеше дә дәфтәр тутырып утырмый,
хәтта аның белән бер тапкыр утырып сөйләшергә мөмкин, ә гаиләдәге
конфликтларын хатын-кыз үз зиһене, акылы, сабырлыгы аша гаилә
җылысын сүндерми сакларга, туры юлдан алып барырга тиеш.
Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә
тулыландыралар. Ул-уртак бәхет. Алар теләкләренә ирешмәсә,
бу-икесенең дә гаебе. Хәтта кошлар да ояларын парлап ясыйлар,
балаларына азыкны да парлап ташыйлар. Бу галәмдә хәтта кар
бөртекләре дә бер- берсенә охшамаганнар. Кеше язмышы турында әйтәсе
дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы. Тик шунысы уртак: җир
йөзенә без яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез.
Дини күзлектән чыгып караганда да ир белән
хатының гаилә алдында җаваплылыгы бер үк дәрәҗәдә. Хатын-кыз ир-ат
сүзен санлаучы, үтәүче, балаларына дөрес тәрбия бирүче булса, ә
ир-ат гаиләнең башлыгы, туйдыручы, балаларына яхшы ата сыйфатлары
күрсәтүче, җаваплы кеше буларак бәялләнә. «Ирнең йорттагы урыны
зур. Шуның өчен дә һәр вакытта да аның белән йортта да, вә
балаларын каршында да аны кадерләп вә ихтирам итеп кенә мөгамәлә
кыл. Иреңне ихтирам итүең үзеңә ихтирамны гына арттыра, ә аны
кадерләвең-үзеңнең кадереңне генә үстерә.»1
Хатын-кыз нәселне дәвам итүче, аның табигате
шундый. Галия беренче мәхәббәтеннән, яраткан кешесеннән авырга уза,
ул аның өчен бик зур шатлык, куаныч була. Ләкин Искәндәр ана
булырга бөтен күңеле белән әзер Галияне аңлап җиткерми, бу халәттә
хатын-кызның нинди хисләр белән януын аңламый, ә бары тик үзе
турында гына уйлый, аның аталык вазифасын үтәргә әзер түгел
икәнлеге ачыклана. Ләкин Галия дә Искәндәрнең бу халәтен аңлап
җиткерми. Ата назы, җаваплылык хисе булмаган Искәндәргә тагын бер
бала — Рафаэльне бүләк итә. Балалар табып кына гаиләне саклап калып
булмаганлыгын һәм Искәндәрне үзгәртеп булмаганлыгын ул аңламый.
Галиянең балалары Искәндәрне һәрдаим сораштырып: «Әти кая?» кебек
сораулар биреп торалар. Искәндәр нинди кеше булса да, ул — балалары
өчен ата. Беркем дә балаларга әти-әниләреннән кала ата һәм ана назы
бирә алмый.
«Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канаты
пардыр…»,- борынгылар әнә шулай җырлаган. Пар канатлы булып
,бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларны да, кайгыларны да
уртаклашып яшәү бик мөһим. Өйләнешкәннән соң һәр яшь кеше бер-берсе
алдында җаваплылык тоярга, ә яшь пар гаилә бәхете һәм балалары
алдында җаваплы булырга тиеш. Шушы таләпләр үтәлгәндә генә, гаилә
нык һәм бәхетле булачак, таркалмаячак. Яшь парлар бер-берсенә терәк
булып яшәгәндә генә балалар бәхетле булачак.
Галия образы әсәрдә үсештә итеп күрсәтелә. Галия
һөнәри үсештә алга китә, осталыгы, кешеләр арасында абруе арта.
Нәфисәне коткару вакыйгасыннан соң ул безнең алдыбызга бөтенләй
икенче шәхес булып килеп баса. Ата-ана өчен баланың үлеме — зур
фаҗига, мәңгелек күңел ярасы. Галия зур батырлык эшли, Нәфисәне
үлемнән коткара. Нәфисәнең әти-әнисен гомерлек газаптан саклап
кала. Табиблар, шәфкать ияләре, кешеләрне савыктыру белән бергә
кешеләргә шатлык өләшәләр. Галия дә үз эшен яхшы белгән тәҗрибәле
белгеч. Аның бу әйтеп бетергесез зур хезмәте мактауга лаек.
Повестьның ахыры Галиянең Вәли Сафиуллин белән
гаилә корып яши башлавы, бәхетле гаилә булуы белән сурәтләп бирелә.
Тормыш булгач, төрле хәлләр була, ләкин тормышта әкияттән аермалы
буларак могҗизалар бик аз була. Хәзерге көндә үз балаларын да
ташлап чыгып киткән, «ата» исемен йөрткән ир — атлар да шактый.
Ир-ат бик сирәк очракта ике балалы хатынга өйләнә. Мәхәббәтнең әллә
нинди тормыш киртәләрен җимерергә сәләтле булуына ышанабыз.
Бәхет… Нәрсә соң ул бәхет? Г. Кутуйның
«Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә бәхет төшенчәнең бирелешен бүгенге
көн күзлегеннән чыгып аңлаганда, түбәндәге нәтиҗәгә килербез. Кеше
җир йөзенә бәхетле булыр өчен туа. Тулы бәхет минем уйлавымча,
мәхәббәт хисләрендә янып , олы мәхәббәтне вакламыйча тормыш азагына
кадәр саклау, уртак балалар булу һәм ир белән хатынның пар канатлы
булып яшәве, кешенең шәхес булып иҗади үсеше өчен яраткан эше булып
һәм һөнәри хезмәтеннән ләззәт табып, рухи, күңел тынычлыгы белән
яшәве — бәхет төшенчәсенең бөтенлеген тәшкил итүче кыйммәтләр дип
аңлыйм мин.
Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте
яшьләрне бүгенге көн тормышына әзерләүгә, җирлек тудыручы, Галия
белән Искәндәр хатларыннын сабак алып, гаилә корып яшәү — бик
җавплы, кеше тормышның асыл мәгънәсе — бала тәрбияләү, аңа ата —
ана назын тоеп яшәргә шартлар тудырырга кирәклеген бөтен тулылыгы
белән укучы күңеленә җиткерүче әсәр.
Файдаланган әдәбият
-
Галимуллин Ф. Гадел Кутуй хаты: (Язучының сугышта язган хаты
турында) / Фоат Галимуллин // Шәһри Казан.-2002.-5 февраль. -
Попов Г. Г. Кутуйның «Сагыну» нәсеренә лингво-стилистик
анализ //Фән һәм мәктәп.-2004.-№4.-Б.30-31. -
Мансуров З. Мөбәрәк тәсбих мәрҗәне: Гадел Кутуйның тууына
100 ел (Әдип каберенә бару юлында туган уйлар) // Мәдәни
җомга.-2003.-19 -
Ситдыйков Л.Н. Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре
(Дәрес-композиция үрнәге) /Ләлә Ситдыйкова // Ачык
дәрес.-2006.-№ 11.-Б.-6-7. -
100 ел элек, 1903 елның 28 ноябрендә мәшһүр татар язучысы
Гадел Кутуй туган: Кыскача биографиясе //
Татарстан.-2003.-№9.60-61. -
Нуруллин Р. Сагыну: Гадел Кутуйның тууына — 100ел //
Мәгариф.-2003.-№11.-Б.7-8 -
Нуруллин Р. Нәфис затларга мәдхия җырлаучы: Язучы Гадел
Кутуй // Сөембикә.- 2003.-№11.-Б.14-17. -
Нуруллин Р. Дәртле һәм моңлы күңел: Гдел Кутуйның тууна 100
ел // Мәдәни җомга.-2003.-5 декабрь. -
Сәмигуллина В. «Тапшырылмаган хатлар» повестена анализ:
(Гадел Кутуй әсәре) // Фән һәм мәктәп.-2004.-№6.-Б.38-40. -
Хөсәенов Р. Кутуйны сагыну: Гадел Кутуйның тууна 100 ел //
Шәһри Казан.-2003.-28 ноябрь. -
Нурмөхәммәт Т. Җидегән йолдыз яктысы: Язучы Гадул Кутуй
турында // Мәдәни җомга.-1998.-8 май. -
Рамазанов Ә. Гадул Кутуйның «Сагыну» нәсере: Дәрес үрнәге
//Мәгариф.-2000.-№7.-31 Б. -
Әгъләмов М. Атадан бала яшь кала: (Шагырь Гадел Кутуйның
иҗади портреты ) // Мәйдан.-2005.-№4.-Б.36-39. -
Исламов Ф. Язучы-патриот: Г. Кутуйның тууна 100 ел тулу уң
аеннан // Ватаным Татарстан.-2003.-28 ноябрь. -
Исламов Ф. Тынгы белмәүче, янар хисле зат: Гадел Кутуйның
тууына 100 ел тулу уңаеннан // Татар иле.-2003.-№48.-Б.7. -
Гарәпшина Л. Гадел Кутуй-драматург:(Язучы турында) // Фән
һәм мәктәп. -2005.-№1. -Б.15-18. -
Гарәпшина Л. «Тапшырылмаган хатлар» язылмыйча кала: Г. Кутуй
прозасында заман һәм герой концепциясе
//Идел.-2003.-№11.-Б.72-73. -
Кутуй Г. Яза белеп языгыз!:Күренекле шагырьнең ана телебезне
кайгыртып язган мәкаләсе //Мәдәни җомга.-2003.-28 ноябрь. -
Гарипова Р. Гаилә-гомер чишмәсе: (Г.Кутуйның «Тапшырылмаган
хатлар» повесте буенча татар әдәбияты дәресе) /Ризәлә Гарипова
//Ачык дәрес.-2007.-№5.-Б.4-5. -
Шакир А. Гадел Кутуй белән бергә: (тууына 55 ел тулу
уңаеннан) // Казан утлары.-2006 .-№ 2. -Б.77-78. -
Кутуева Г. Сагыну: Гадел Кутуйның тууына — 100 ел //
Сөембикә.-2003.-№11 .-Б.14-17.
1</<span> Ниязетдин мулла Миңлеәхәт әл- Хәнәфи «Ир
бәлән мөгамәлә итү серләре» Түбән Кама , 2009 нчы ел
11 нче сыйныф
Гадел Кутуй
“Тапшырылмаган хатлар” (1935)
«Мин «Тапшырылмаган хатлар»да безнең чорның татар хатыны турында, аның бай һәм матур эчке дөньясы турында, сәләтлелеге турында сөйләргә теләдем». (Г.Кутуй)
Әсәрне укыгыз
Әсәр ни өчен җиңел һәм яратып укыла?
— повесть хатлар рәвешендә язылган, ә хатта кешенең иң яшерен, серле, хәтта интим хисләре чагыла;
— Галия образы – авторның табышы;
— әсәр идея-тематик яктан аңлаешлы, ачык, композициясе җыйнак;
— вакыйгалар мәхәббәт тарихына бәйле рәвештә үстерелә.
Вакыйгаларның хронологик тәртибе
Вакыйга-күренешләр ике катламда бирелә.
1. Галиянең үткәненә бәйле хис-кичерешләрен яңартуы.
2. Төп мәсьәләгә катнашы булмаган мәгълүматлар, хәбәрләр: А.П.Мойкина, Ольга Делевская, Д.Любарская хатлары, Мәрфуганың җыелыш үткәрүе һ.б. (чор идеологиясе тәэсирендә болар турында язарга мәҗбүр булган).
Хатларның эчтәлеге
Беренче хат — мәхәббәт тарихы. Яшьләрнең танышулары, мәхәббәтләре; Галиянең үткәне белән бүгенгесе контраст буларак бирелә; әледән-әле киләчәк тормыш мактала; язучы мәхәббәт, гаилә, ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында өстәмә вакыйгалар, лирик чигенешләр бирә.
Икенче хат — гаилә тарихы. Искәндәр белән Галиянең өйлнешүе, гаиләдәге беренче каршылыклар; бәхетле, ныклы гаилә турында автор уйланулары; Искәндәр Галияне ташлап китә, ә Галия ике баласы белән Әдрәс авылына күчә.
Өченче хат — хезмәт юлы тарихы. Галиянең Әдрәстәге тормышы; аның табиб буларак танылуы; шәхси сыйфатларының тулырак ачылуы; Галия – Вәли сызыгы килеп керә.
Дүртенче хат — бәхетле булырга теләү тарихы. Галиянең Вәли белән очрашуы; хатларны Вәлигә бирүе.
Сюжет элементлары
Хатлар, аерылышып, сигез ел үткәннән соң Искәндәргә җавап итеп язылганнар.
Экспозиция – Галия белән Искәндәрнең танышып, яратышып йөрүләренә бәйле вакыйгалар.
Төенләнеш – ир белән хатынның гаиләдәге урынына бәйле рәвештә туган каршылык.
Хәрәкәт үстерелеше – Галия белән Искәндәрнең биш ел бергә яшәү вакытында булган вакыйгалар, Галиянең авылдагы тормышы.
Кульминация – Галиянең Вәли белән очрашуы (Галиянең Искәндәргә булган җылы хисләрен Вәли тулысынча сүндерә).
Чишелеш – Искәндәр, гаебен аңлап, Галиягә сагынып хат яза, Галия күңелендә Искәндәр тулысынча юкка чыга, ул Вәли белән гаилә кора (бу эпилогтан аңлашыла).
Тема – мәхәббәт, гаиләдә җаваплылык, ир белән хатыннынң урыны.
Проблемалар:
— Мәхәббәт нәрсә ул, аның кешегә тәэсире ничек?
— Ир белән хатын мөнәсәбәтләре нинди булырга тиеш?
— Гаиләнең ныклыгы нәрсәгә бәйле?
— Кеше кайчан бәхетле була?
Идея – мәхәббәтне намус, сафлык, җаваплылык белән бәйләп караган кеше генә бәхетле була.
Түбәндәге схемалар буенча төп образларга характеристика бирегез
Галия:
1) Галиянең биографиясе;
2) мәхәббәткә карашы;
3) Галия гаилә бәхетен нәрсәдә күрә?
4) Галия – доктор;
5) характер сыйфатлары;
6) гаиләсе таркалуда Галиянең гаебе бармы (булса ачыклагыз)?
7) әлеге образны ачуда автор нинди чаралар кулланган (пейзаж, психологик анализ, чагыштырулар, үзенчәлекле сөйләм һ.б.)?
Искәндәр образы:
1) портреты;
2) характер сыйфатлары;
3) тормыштагы хыял-максаты;
4) мәхәббәткә, гаиләгә мөнәсәбәте;
5) гаиләсен ташлап китү сәбәпләре, аларны аклап буламы?
6) Искәндәр ни өчен Галиягә хат язган?
7) Искәндәрнең сөйләме.
Вәли Сафиуллин образы:
1) Студент егеткә Галия нинди бәя бирә?
2) Хәзерге Вәлине ничек характерлар идегез?
3) Галия белән Вәли гаиләсенең бәхетле булуына нигез бармы?
Сез беләсезме?
Г.Кутуйның тормыш иптәше Галимә Кутуева истәлекләренә караганда, әсәр гаилә истәлекләренә таянып язылган.
Язучының “Тапшырылмаган хатлар” әсәре рус, башкорт, казах, кыргыз, мари, тува, гарәп, монгол, вьетнам, чех, үзбәк, каракалпак, чуваш, инглиз, француз, албан, корея, кытай һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.
“Тапшырылмаган хатлар” операсының музыкасын Җәүдәт Фәйзи язган.
“Тапшырылмаган хатлар” әсәренең аерым китап булып басылган кырыктан артык басмасы бар. Җир шарында иң күп таралган дүрт татар китабының беренчесе – ул, калган өчесе: “Намус” (18 телдә 35 мәртәбә), “Моабит дәфтәрләре” (10 телдә 20 басма), “Шуктуган” (17 телдә 26 басма).
ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.
2012-10-06 12:04:04 Рәүфә Латыйпова: Бик матур, бай эчтәлекле эшләр.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.
Слайд 1
Гадел Кутуй иҗаты . “Тапшырылмаган хатлар ”.
Слайд 2
Тормыш юлы
Слайд 3
Иҗат юлы Гадел Кутуйның иҗат эше 1920-еллар башында активлашып китә. 1923 елда «Безнең юл» журналының 4-5 саннарынла «Яшь футурист шагыйрь » дигән исем белән , аның бер төркем шигырьләре басыла . 1924 елда исә « Көннәр йөгергәндә » исемле иң беренче җыентыгы дөнья күрә . Андагы футуристик шигырьләр Владимир Маяковский һәм башка урыс шагыйрьләренең шигырьләренә тышкы яктан охшатып язылган булалар . Гәрчә аларда аерым уңышлы чагыштырулар, образлы тәгъбирләр булса да, тулаем аңлаешсыз һәм бик тә сәер яңгыраган бу әсәрләр шул заман әдәби тәнкыйтьтенең кискен каршылыган очрый
Слайд 4
«Җидегәнчеләр» эше буенча гаепләнгә күрә, Кутуй 1930-елларда әдәби эшне ташлап, бары мөгаллимлек белән генә шөгыльләнергә мәҗбүр була. 1935 елда гына ул беренче тапкыр «Совет әдәбияты» журналында нәшер ителә, аның « Тапшырылмаган хатлар » повесте 9-12 саннарда басылалар . Кутуйның сугыш алды чоры прозасында исә тормышны артык бизәп , аның бары яхшы якларын гына күрсәтү чагыла . Бу чордагы әсәрләрдән , мәсәлән , « Солтанның бер көне » (1938) исемле озын хикәясендә ул гаилә корырга йөрүче яшь укытучы егетнең көндәлек тормышы, күңел ачулары турында сөйләп, тормышның гүзәллегенә дан җырлый. Шундый рухта «Вөҗдан газабы» (1939), «Нишләргә?» (1940), «Илһам» (1941) хикәяләре, «Шатлык җыры» пьесасы (1935) һәм «Талантлар ватаны» поэмасы (1937) да язылганнар.
Слайд 5
Бөек Ватан сугышының беренче елында Гадел Кутуй патриотик әсәрләр: «Озату җыры», «Партизанка», «Батыр каберендә », « Яңа ел бүләге » һ.б . Шигырьләрен « Рәссам », « Хәнҗәр » кебек хикәяләрен , «Патриот Тукай», « Партизаннар », « Җиңү хәбәрчесе » кебек зур күләмле мәкаләләрен иҗат итә . Сталинград сугышы катнашканнан соң ул «Без – сталинградчылар » нәсерен яза , 1945 елда исә тагын бер патриотик хисләр белән сугарылган «Сагыну» нәсерен иҗат итә. 1944 елда бик кыска иҗади ялга Казанга кайткач, «Рөстәм маҗаралары» исемле фантастик-хыялый повестен иҗат итә. Ул аны улы Рөстәмгә багышлап яза . Гадел Кутуйның иҗаты тикшеренүчеләр тарафыннан киң өйрәнелә. Шулай ук татар әдәбияты дәреслекләренә дә аның тормыш юлы хакында мәгълүмат һәм сайланма шигырьләре, нәсерләре кертелә.
Слайд 6
» Тапшырылмаган хатлар «
Слайд 7
Повестьның автор төзәткән нөсхәсе .
Слайд 8
» Тапшырылмаган хатлар » Беренче хат- мәхәббәт тарихы Икенче хат- гаилә тарихы Яшьләрнең танышулары , мәхәббәтләре ; Галиянең үткәне белән бүгенгесе контраст буларак бирелә ; әледән-әле киләчәк тормыш мактала ; язучы мәхәббәт , гаилә , ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында өстәмә вакыйгалар , лирик чигенешләр бирә . Искәндәр белән Галиянең өйл ә нешүе , гаиләдәге беренче каршылыклар ; бәхетле , ныклы гаилә турында автор уйланулары ; Искәндәр Галияне ташлап китә , ә Галия ике баласы белән Әдрәс авылына күчә .
Слайд 9
» Тапшырылмаган хатлар » Өченче хат — хезмәт юлы тарихы Дүртенче хат – бәхеткә омтылу тарихы Галиянең Әдрәстәге тормышы ; аның табиб буларак танылуы ; шәхси сыйфатларының тулырак ачылуы ; Галия – Вәли сызыгы килеп керә . Галиянең Вәли белән очрашуы ; Хатларны Вәлигә бирүе
Слайд 10
Тапшырылмаган хатлар ” әсәренең аерым китап булып басылган кырыктан артык басмасы бар. Җир шарында иң күп таралган дүрт татар китабының беренчесе – ул. Әсәр рус, башкорт , казах, кыргыз , мари, тува , гарәп , монгол, вьетнам , чех, үзбәк , каракалпак, чуваш, инглиз , француз, албан , корея , кытай һ.б . телләргә тәрҗемә ителә .
Слайд 11
Мин » Тапшырылмаган хатлар»да безнең чорның татар хатыны турында , аның бай һәм матур эчке дөньясы турында , сәләтлелеге турында сөйләргә теләдем . Г.Кутуй
№ 185
(8 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)
Язилә ХӘЙРЕТДИНОВА,
Теләче районы Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат. Мәхәббәт һәм гаилә төшенчәсен әдәби әсәр эчтәлеге аша ачу.
Дәреснең бурычы. Әдәби әсәрнең темасын, идеясен, проблемасын ачыклау максаты белән текстны анализлау күнекмәләрен формалаштыру; текстны анализлау барышында критик фикерләү сәләтен үстерү; укучыларны олы тормышка әзерләү, конкурентлыкка сәләтле һәм креатив фикерли белүче, әхлаклы шәхес тәрбияләү.
Җиһазлау: интерактив такта, проектор,ноутбук, презентация, китаплар күргәзмәсе.
Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу.
Метод һәм алымнар: иҗади уку һәм эзләнүле ысуллар: укытучы сүзе, эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү, текст өстендә эшләү, әсәргә проблемалы анализ, проблемалы сорауларга җавап табу, биремнәр үтәү. Әңгәмә, чыгыш, сәнгатьле уку, анализ, проблемалы сорау.
Дәреснең эпиграфы. Кешенең бар нәрсәсе дә гүзәл булырга тиеш:йөзе дә, киеме дә, йөрәге дә, уйлары да.(А.П.Чехов.)
Дәрес барышы
- Оештыру өлеше.
Уңай психологик халәт булдыру.
- Белемнәрне тигезләү
Биремнәр үтәү.
- Татар әдәбиятында хатлар жанрында иҗат иткән автор.
а) Г.Бәширов; ә) Ш.Камал; б) Һ. Такташ; в) М.Фәйзи.
- Әсәрне дәвам иттерегез.
Ап ак карга басып Алсу килә …
- «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендәге Галиянең Искәндәр белән танышкан кичне башкарган җырын билгеләгез.
а) «Тормыш турында җыр»; ә) «Язылып бетмәгән җыр»; б) «Галиябану»; в) «Уралда гына».
- «Тик булса иде ирек» шигыренең авторы кем?
а) Һ.Такташ; ә) Ф.Кәрим; б) М.Җәлил; в) Ф.Яруллин.
- Гомәр – кайсы әсәр герое?
а) Ф.Кәрими. «Салих бабайның өйләнүе»; ә) Ш.Камал. «Акчарлаклар»; б) Г.Бәширов. «Туган ягым – яшел бишек»; в) М.Фәйзи. «Галиябану».
- Портрет ул – …
а) әдәби әсәрдә сурәтләнгән табигать күренеше; ә) әдәби әсәрдә геройның тышкы кыяфәтен: йөзен, фигурасын, гәүдә тотышын, хәрәкәтләрен, үз-үзен тотышын, киенү рәвешен сурәтләү; б) әдәби әсәрдә геройның үз-үзенә сөйләве яки башкаларга төбәп сөйләгәннәре; в) ике яки берничә кешенең кара-каршы сөйләшүе.
- Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган әдип …
а) Ф.Кәрим; ә) Г.Кутуй; б) М.Җәлил; в) А.Алиш.
- Пролог ул – …
а) әдәби әсәрнең бетем өлеше; ә) әдәби әсәрнең кереш өлеше; б) әдәби жанр; в) сюжет элементы.
Үзбәя. Экранда җаваплар һәм бәяләү нормалары чыга. Укучылар үз эшләрен бәялиләр һәм билге куялар.
III. Укучыларны дәрескә мотивлаштыру
Экрандагы картина нигезендә эш.
Укытучы.
– Сез картинада ниләр күрәсез?
– Картина сездә нинди идеяләр тудырды?
– Сез нинди фикерләр әйтер идегез? (А4 битенә укучыларның һәркайсы үз фикерен яза. Һәр төркемнән бер укучының фикере тыңлана. Өстәмәләр кертелә.)
Үзбәя
- Уку мәсьәләсен кую. Дәреснең темасын билгеләү
Укытучы. Укучылар, бу рәсем белән безнең бүгенге дәрес арасында нинди бәйләнеш була ала?
Укучылар. Алдагы дәрестә без Гадел Кутуй иҗатын өйрәнә башладык. «Тапшырылмаган хатлар» повестен укырга бирелгән иде. Әсәрдә гаиләдәге мөнәсәбәтләр чагыла. Бирелгән рәсемдә дә гаилә сурәтләнгән. Гаилә мәхәббәт нигезендә туа.
Укытучы. Укучылар, димәк, без бу дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
Укучылар. «Тапшырылмаган хатлар» повестенда мәхәббәт һәм гаилә темасы.
- Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
Укытучы. Укучылар, язучы әсәргә ни өчен «Тапшырылмаган хатлар» дигән исем биргән икән?
Укучылар. Хатлар язылган, әмма иясенә тапшырылмаган.
Укытучы. Әсәрнең сюжетын сез ничек күз алдына китерәсез? (А3 битендә модельләштерү. 2 минут вакыт бирелә. 2 нче төркем чыгыш ясый.)
Укытучы. Сез беренче хатны «Мәхәббәт тарихы» дип исемләгәнсез. Нәрсә соң ул мәхәббәт? Шул турыда сөйләшеп алыйк әле. Сүзне 1 нче төркемгә бирәбез. (Алдан әзерләгән презентация буенча чыгыш ясыйлар.)
Презентация буенча фикер алышу
Укытучы. Сез мәхәббәтнең берничә төрен күрсәткәнсез, шулай да беренче урынга кайсын куяр идегез?
1 нче төркем. Ватанга мәхәббәт.
Үзбәя
Укытучы. Әйдәгез, беренче хатның эчтәлеген искә төшерик. (Бер укучы кыскача эчтәлек белән таныштыра.)
Укытучы. Укучылар, беренче хаттан мәхәббәт турындагы урыннарны табабыз. (Җаваплар тыңлана.)
Укытучы. Галия белән Искәндәр гаилә коруга әзерме?
Укучылар. Юк, алар бер-берсен бик аз беләләр. Юк, арага хыянәт керде.
(Укучылар төркемнәрдә уртак нәтиҗәгә киләләр: мәхәббәт һәрвакытта да сөенечләр генә китерми.)
Укытучы. Укучылар, Икенче хатны «Гаилә тарихы» дип исемләдегез. Нәрсә соң ул гаилә? (2 нче төркем презентация нигезендә чыгыш ясый. 1 нче төркемдәгеләр сораулар бирә. Әңгәмә.)
Үзбәя
Укытучы. Гаилә нинди мөнәсәбәтләргә нигезләнергә тиеш?
Укучылар. Гаиләдә бер-береңә хөрмәт, ихтирам, үзара аңлашу, чын ярату хисләре булырга тиеш.
Укытучы. Ә хәзер яшь гаиләнең тормышын искә төшерик. (Бер укучы 2 нче хатның кыскача сюжетын сөйли.)
Укытучы. Галия гаилә бәхетен нәрсәдә күрә? Искәндәр белән Галиянең бу мәсьәләдә карашлары туры киләме? (Әсәрдән табып укыйлар. Җаваплар тыңлана, төркемнәрдә фикер алышу.)
Укытучы. «Семья дәфтәре» нинди максат белән языла башлый?
Укучылар. Галия, тормышларының көйсезләнә баруын сизү белән, «Семья дәфтәре» башлый. Минемчә, гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләрне кәгазьдәге язу гына саклап кала алмый.
Укытучы. Укучылар! Мин гаилә корганда якыннарыбыз шушындый мәгънәле теләкләр җиткергән иде. 32 ел узса да, бу юллар бүгенгедәй минем колакта һаман да яңгырыйлар. Сез дә шигырьдәге фикер белән килешерсез дип уйлыйм.
Загс биргән язу – кәгазь бит ул,
Саргаер ул сандык төбендә.
Саргаймасын сезнең саф мәхәббәт,
Саклансын ул бөтен гомергә.
Укытучы. Гаилә ни өчен таркала? (Һәр төркем А3 битендә эшли. Шул вакытта «Искәндәр җыры»н тыңлыйбыз. Һәр төркемнең бер укучысы уртак фикерне җиткерә.)
Нәтиҗә. Гаилә коруга җитди карарга кирәк.
Укытучы. Укучылар, өченче хатны сез ничек атадыгыз?
Укучылар. Хезмәт юлы тарихы.
Укытучы. Әдрәстә булган кайсы вакыйгалар «Галия – үз һөнәренең остасы» дип әйтергә мөмкинлек бирә? (Җаваплар тыңланыла.)
Укытучы. ИСкәндәр: «Галия кызу эш аркасында балаларны оныткан», – дип уйлый аламы?
Укучылар. юК. чӨНКИ гАЛИЯ КҮП ВАКЫТЫН БАЛАЛАРЫНА БАГЫШЛЫЙ. аЛАР БЕЛӘН шУБЕРТНЫҢ “яЗЫЛЫП БЕТМӘГӘН СИМФОНИЯ”СЕН ТЫҢЛЫЙ, РӘСЕМ ЯСЫЙ, ФИКЕРЛӘРЕ БЕЛӘН УРТАКЛАША.
тӨРКЕМНӘРДӘ ЭШ. уКУЧЫЛАр өченче хатка нәтиҗә ясый.
Нәтиҗә. Галия – чын Ана һәм яхшы врач. Балаларын ташлап китүче аналар да бар бит.
Укытучы. Укучылар, дүртенче сюжет сызыгына тукталабыз. Бу хатны сез «Вәли белән очрашу» дип исемләдегез.
«Ирең безгә ял итәргә килде», дигән сүзләрне ишетү Галиягә ничек тәэсир итә?
Укучылар. Галия Кем килде икән дип аптырашта кала. «искәндәрме, Вәлиме? Искәндәр килсә, үземне ничек тотармын? Вәли килсә, күзенә ничек күренермен?» – дип уйлый.
уКЫТУЧЫ. Ни сәбәпле Галия Вәлине үз өенә чакырырга теләми?
Укучылар. Галия бик күп еллар дәвамында балаларына фотографиядәге Вәлине әтиегез дип әйтеп килде. Ялганлавы өчен аңа оят иде.
Укытучы. Аерылышканда Галия ни өчен Искәндәргә язган хатларны Вәлигә бирергә була?
Укучылар. Искәндәр Галияне иң авыр вакытта ике баласы белән ташлап китә, анда кешелеклелек сыйфатлары юк. Ул Галиянең язган хатларына лаек түгел.
Укытучы. Укучылар, Сез галия белән вәли урынында булсагыз, бу очрашуда үзегезне ничек тотар идегез? (рольләрдә – укучылар.)
Укытучы. бАРЛЫК ХАТЛАРНЫ ДА НӘРСӘ БЕРЛӘШТЕРӘ?
Укучылар. ГАЛИЯ ОБРАЗЫ.
Укытучы. ЯЗУЧЫ НИНДИ ӘДӘБИ АЛЫМНАРДАН ФАЙДАЛАНГАН?
Укучылар. аНТИТЕЗА,ЧАГЫШТЫРУ, ХАТ ҺӘМ ХАТ ЭЧЕНДӘ ХАТ.
Укытучы. УКУЧЫЛАР, Әсәрдән әдәби алымнарга МИСАЛЛАР табыйк ӘЛЕ. (МИСАЛЛАР УКЫЛА.).
Укучылар, хәзер А3 битендә эшлибез. 1 нче төркем – Искәндәр-Вәли, 2 нче төркем Галия-Искәндәр образларына чагыштырма характеристика бирә. (Һәр команда үз эше белән чыгыш ясый.)
Укучылар (гомуми нәтиҗә ясый). Кешенең характерлы сыйфатлары язмышында зур роль уйный.
Үзбәя
Укытучы. Укучылар, автор ни сәбәпле Шубертның «Язылып бетмәгән симфония»сен керткән?
Укучылар. Галиянең тормышы да тәмамланмаган симфония сыман. Аның бәхетле тормышы әле башлана гына.
Укытучы. Гадел Кутуй ни сәбәпле хатлар жанрын сайлады икән?
Укучылар. Әгәр әсәр башка жанрда язылган булса, автор геройларының эчке кичерешләрен бөтен нечкәлекләре белән укучысына җиткерә алмас иде.
Үзбәя
- Яңа белемне үзләштерүне тикшерү
Укытучы. Автор бу повесте белән укучыларына ни әйтергә тели?
Укучылар.
– Гаилә коруга җитди карарга кирәк, ул – зур җаваплылык.
– Тышкы матурлыкка нигезләнеп кенә гаилә кормагыз.
– Гаилә сыналган мәхәббәткә нигезләнеп барлыкка килергә тиеш.
Үзбәя
VII. Яңа белемнәрне ныгыту
Укытучы. Укучылар, әйдәгез, гомуми нәтиҗәгә килик. Сезнеңчә, бәхетле гаилә нинди була?
Укучылар. Бер-береңә хөрмәт, ихтирам һәм үзара аңлашуга, саф мәхәббәткә корылган, җылы мөнәсәбәтләр өстенлек иткән, сау-сәламәт балалар тәрбияләүче гаилә бәхетле була.
VIII. Өйгә эш (өч вариантта бирелә, сайлап, бер эшне үтәргә).
- «ТАПШЫРЫЛМАГАН ХАТЛАР» ПОВЕСТЕНЫҢ БИШЕНЧЕ ХАТЫН ЯЗАРГА.
- «МӘХӘББӘТ – УЛ ҮЗЕ ИСКЕ НӘРСӘ…» ТЕМАСЫНА СОЧИНЕНИЕ ЯЗАРГА.
- «ХАТЫН-КЫЗНЫҢ БӨТЕН МАТУРЛЫГЫ, БӨТЕН КҮРКЕ АНА БУЛУДА» ТЕМАСЫНА ИҖАДИ ЭШ БАШКАРЫРГА.
- Рефлексия. Дәрескә йомгак ясау
Укытучы. Укучылар, исегезгә төшерегез әле, повесть ничәнче елда язылган?
Укучылар Әсәр 1935 елда язылган.
Укытучы. Ни өчен «Тапшырылмаган хатлар» повесте бүген дә яратып укыла?
Укучылар. Гаилә – җәмгыятьнең бер кечкенә оешмасы. Гаиләләр никадәр нык булса, җәмгыять тә көчле була. Гаилә һәм мәхәббәт темасы – мәңгелек һәм әһәмиятле тема. Әсәрнең уңышы да шунда. Бу әсәр 70 нче елларда сәхнәләштерелгән. 2016 елда повесть нигезендә фильм эшләнде. Башлангыч серияләрен яратып карадык. Фильм белән әсәр арасында шактый аермалы яклар булса да, мин фильм уңыш казаныр дигән фикердә.
Укытучы. Укучылар, дәрестә нинди авырлыклар белән очраштыгыз?
Укучылар. Сорауларга әсәргә нигезләнеп, җавап бирдек, әлегә бездә тормыш тәҗрибәсе аз.
Укытучы. Укучылар, буген дәрестә алган белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга мөмкин?
Укучылар. Тормыш юлдашын сайлаганда бик игътибарлы булырга кирәк. Бер-береңә ышаныч, хөрмәт булмаса, бәхетле гаилә төзеп булмый.
Укытучы. Укучылар, һәрберегез үзбәя карточкаларыгызны аласыз һәм тутырасыз.
– Мин бик яхшы эшләдем …
– Мин яхшы эшләдем …
– Миңа тырышырга кирәк …
Үзбәя, бәя
Укытучы. Укучыларым, рәхмәт сезгә. Бүгенге дәрестә алган белем-күнекмәләрегез сезгә олы тормыш юлына аяк басканда, гаилә корганда ярдәм итсен дигән теләктә дәресне тәмамлыйбыз.
1
Тема: Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар повесте буенча сочинение.
I. Максатлар:
—коммуникатив:повесть буенча монологик сөйләм оештыру;
—тәрбияви: татар әдәбиятына карата ихтирам уяту; укучыларда эстетик зәвык
тудыру.
II. Бурычлар:
Укучыларның сүз байлыгын арттыру;
Сөйләм культурасын үстерү.
III. Принциплар:
Дидиктик: уку—укытуның тәрбияви характерда булуы;күрсәтмәлелек.
Гомумметодик:коммуникатив, ситуатив—тематик принциплар(матур әдәбият
белән бәйле булуы).
IV. Уку—укыту ысуллары: өлешчә эзләнү.
V. Укыту алымнары: повесть буенча хикәя яздыру; текст белән
эшләү,сүзлек белән эшләү.
VI. Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм үстерү.
VII. Җиһазлау: Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте,
акбур,такта.
VIII. Файдаланылган әдәбият:
1)Ганиева Ф.Ә.,Рамазанова Ч.Р. Әдәбият.8нче сыйныф/Ф.Ә.Ганиева,
Ч.Р,Рамазанова.—К.—2015.-269 б.
2)Харисов Ф.Ф., Шәкүрова М.М., Хөснетдинов Д.Х. Педагогик практика
көндәлеге/Ф.Ф.Харисов, М.М.Шакурова,Д.Х.Хөснетдинов.К.-2016.-81б.
3)Кутуй.Г. Тапшырылмаган хатлар/Г.Кутуй.К.-1996.-345б.
2
Дәрес планы
I. Мотивлаштыру—ориентлаштыру.
1.Оештыру. Психологик уңай халәт тудыру.
2.Уку мәсьәләсен кую:
а) Укучыларны матур әдәбият дип аталган сәнгать төрен кабул итәргә
әзерләү.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
1)Анализлау
а)әсәрдәге төп образларны билгеләү.
ә) вакыйга барган чорны билгеләү.
б)әсәрнең идеясе.
III. Рефлексив бәяләү.
1.Йомгак.
2.Үзбәя.
3.Өй эше.
3
Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру—ориентлаштыру
1.Укытучы: Исәнмесез,укучылар!Хәерле көн! Мин сезгә уңышлы эш телим.
Кәефләрегез ничек?
Укучы: Бик яхшы.
Укытучы:Кем бүген сыйныфта дежур?
Укучы:Мин.
Укытучы:Бүген ничәнче число?
Укучы:Егерменче декабрь.
Укытучы:Атнаның кайсы көне?
Укучы:Сишәмбе.
Укытучы:Дөрес.Ә кем бүген сыйныфта юк?
Укучы:Барыбыз да биредә.
Укытучы:Алайса дәресебезне башлыйбыз.
2.Укытучы:Укучылар,бүген без сезнең белән берничә дәрес өйрәнгән әсәр—
“Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча сочинение язарга тиеш булабыз.
Шул сәбәпле мин сезгә 266 биттәге Иҗади эш өчен дигән бүлеккә игътибар
итәргә тәгъдим итәм. Таптыгызмы?
Укучы:Әйе.
Укытучы:Монда дүрт сочинение темасы бирелгән. Сезгә аеруча ошаганы
бармы?
Укучы:Мина беренче тема бик ошый.
Укучы:Ә миңа соңгысы.
Укучы:Ә минем өченче темага язасым килә.
Укытучы:Димәк, һәр кеше үзенә ошаган теманы сайлап ала. Сезгә хәл итәр
өчен ике минут вакыт бирелә.
Укытучы:Бөтен кеше темасын сайладымы?
4
Укучылар:Әйе.
II. а)Укытучы:Алайса әйдәгез бергәләп сөйләшеп карыйк,
сочинениеларыгызда сез нинди образлар турында сүз алып барачаксыз?
Укучы:Вәли,Искәндәр.
Укытучы:Дөрес.Тагын?
Укучы:Төп героиня –Галия турында.
Укытучы:Дөрес. Ә ничек уйлыйсыз,кемгә атап җавап хаты язарга җиңелерәк
булачак?
Укучы:Минемчә,Галия исеменнән.
Укытучы:Ни өчен?
Укучы:Чөнки Искәндәргә караганда Галия хислерәк,ул
эмоциональрәк.Шуңа күрә аның исеменнән хат язу кызыграк һәм дөресрәк
булыр дип уйлыйм.
Укытучы:Яхшы.Тагын кемдә нинди фикерләр?
Укучы:Ә мин үзем Искәндәр исеменнән җавап хаты язачакмын.
Укытучы:Ни өчен?
Укучы:Чөнки Галия язган хатларның эчтәлеген инде без беләбез, ә менә
Искәндәр фикерләрен ишетү,уйлап бетерү кызыклы булыр иде.
Укытучы:Бик тә кызыклы һәм үзенчәлекле фикер. Ә кем мәхәббәт—гаилә
проблемасын сайлады?
Укучы:Мин.
Укытучы:Ни өчен?
Укучы:Чөнки әсәрдә нәкъ менә әлеге проблема—төп проблема.
Укучы:Яхшы.Ә синеңчә автор әлеге проблеманы кем образлары аша ачык
күрсәтекән?
Укучы:Минемчә, Галия һәм Вәли гаиләсе мисалында.
Укытучы:Ә Вәли образы мәхәббәт мәсьәләсен ачыкларга ярдәм итәме?
Укучы:Юк, дип уйлыйм.
5
Укучы:Ә мин,әйе, дип уйлыйм. Чөнки нәкъ менә Вәли аркасында Галия
үзгәрә.
ә)Укытучы:Балалар,әсәрдәге вакыйгалар кайсы елларда барганы билгелеме?
Укучы:Әйе,егерменче гасырда.
Укытучы:Яхшы,ә төгәлрәк әйтеләме?
Укучы:Әйе, мәсәлән,беренче хатта төгәл дата —1923нче ел күрсәтелә.
Укытучы:Димәк?
Укучы:Вакыйгалар егерменче гасырның 20—50 еллар аралыгында бара.
Укытучы: Яхшы, димәк сез әсәрне бик игътибар белән укыгансыз,молодцы!
б)Укытучы:Балалар,әйдәгез әле әсәрнең төп идеясен билгеләп карыйк.
Укучы:Төп иядея мондыйрактыр: мәхәббәткә саф, җаваплы, тугры булганда
гына аны саклап калып була.
Укытучы:Яхшы.Тагын кемдә нинди фикерләр туды?
Укучы:Бары тик гаиләсен яраткан,хөрмәт иткән,яклаган,гаиләсе алдында
ихлас булган кеше генә бәхетле була ала.
Укытучы:Бик дөрес.
Укытучы:Яхшы. Хәзер дәфтәрләрегезне ачып бүгенге числоны, сочинение
дип язып куегыз. Язып бетердегезме?
Укучылар:Әйе.
Укытучы:Алайса игътибар белән тактага карыйк. Тактада мин дүрт теманы
да язып куйдым. Сез инде аларны сайлап алдыгыз,шулаймы?
Укучылар:Әйе.
Укытучы:Һәр тема астына мин сезнең өчен терәк сүзләр язып куйдым.
Укучы:Ә алар безгә нәрсә өчен кирәк булачак?
Укытучы: Әлеге сүзләр сезгә сочинениегызда кирәк булырга мөмкин. Сез
аларны дөрес җөмлә башлау өчен кулланыла аласыз. Шулай ук Темагызга
бәйле ярдәмлек сүзләр: сурәтләүче сыйфатлар, монда мәкаль—әйтемнәр дә
бирелгән.
6
Терәк сүзләр:
1 тема: “Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестенда Искәндәр һәм
Вәли образлары”:
—Чын ир—ат
—Кыю йөрәкле
—Битараф
—Бәхетсез
Минем фикеремчә,…
—Шуны әйтәсе килгән иде
—Беренчедән,…
2 тема: “Тапшырылмаган хатлар” повестенда мәхәббәт—гаилә
проблемасының хәл ителеше”:
—Матур гаилә, тату гаилә
—Мәхәббәт ул—үзе иске нәрсә…
—Бер—берсен хөрмәт иткән гаилә бөтен кайгыны җиңәр
—Гаиләдә мәхәббәт булса…
—Бер—береңә карата игътибарлы булсаң гына…
Ахырдн шуны әйтәсе килә,…
3тема: “Галиянең дүрт хаты да Искәндәргә тапшырылган дип уйлап,
Искәндәр исеменнән Галиягә хат языгыз”:
—Кадерле, Галиям!
—Галиякәй!
—Җавап хаты язарга батырчылык иттем
—Ачу саклама…
—Беләсеңме…
—Синең хатларың миңа…
7
—Моңа кадәр сиңа җавап бирмәвемнең сәбәбе:…
4тема: “Галия яки Искәндәргә үз исемегездән хат языгыз”:
—Искәндәр,ни өчен син…?
—Галия,бәлки хатларны тапшырырга кирәк булгандыр?
—Шуңа күрә,шул сәбәпле…
—Матур гаилә
—Бер—берегезгә хөрмәт…
—Әлеге гамәлең өчен…
—Гаиләнең көче…
Укытучы: Балалар,хәзер сочинениене яза башласагыз да була.
III.Рефлексив бәяләү.
1.Йомгак
Укытучы:Бүген без сезнең белән нинди әсәр өстендә эшне тәмамладык?
Укучы: Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестена нигезләнеп
сочинение яздык.
Укытучы: Яхшы. Сезгә әсәр ошадымы?
Укучылар:Әйе, әсәр бик тә ошады.
Укытучы:Ә ни өчен?
Укучы:Чөнки ул бик кызыклы,аның язылу формасы да бик үзенчәлекле.
Укытучы:Тагын ни өчен?
Укучы:Бу повесть бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган.
2.Үзбәя
Укытучы:Балалар, тәкъдим ителгән темалар сезгә ошадымы?
Укучы:Әйе. Аларның һәрберсе бик кызыклы иде.
Укучы:Ә миңа сочинение хат формасында язу ошады.
3.Өй эше.
