Гаилэ турында сочинение традициялэре

Гаиләм – җылы учагым.

Мине саклаучы

Ачы җилдән, бураннардан

Мине яклаучы.

Гаилә турында сүземне Мәдинә апа Дәүләтова шигыре белән башлыйсым килә. Һәрвакытта, һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Гаилә — ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер – берсен яраткан, бер – берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Ни генә булмасын, кеше узенең гаилә кочагында ял итә , рухи көч һәм дәрман җыя, күңелен бушатып җан җәрәхәтләрен дәвалый ала. Гаилә тормышы туктаусыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы ул.

Гаилә дигәч, әти-әнием һәм туганарым искә төшә. Әнием, әтием! Нинди җылы сүзләр. Картәнием “Әтиле — әниле алтын канатлы булып үс, улым!” – дип әйтергә ярата. Минем иң кадерле кешеләрем әнием белән әтием – алтын канатларым. Пар канатлы гаиләдә яшим мин. Әти белән әниемнең тату гомер итүләренә чиксез шатланам. Ни дисәң дә, гаиләнең ныклыгы әни һәм әтидән тора. Аларның һәрберсенең гаиләдә үз урыны бар. Әни безне дөньяга тудыра, ашата, киемнәребезне юа, иркәли, юата. Ә салкыннардан, кыенлыклардан батыр йөрәкле, көчле рухлы әтиебез саклый. Бу дөньяда алардан да яхшырак, миһербанлырак, якынрак, кадерлерәк кеше юктыр кебек. Алар безне сулыш ала башлаган көнебездән алып кайгырта башлый. Һәр яңа эшебезгә сөенә, кечкенә уңышларыбызны да шатланып кабул итә. Минем кадерлеләрем һәрвакыт безнең өчен кайгырып, ярдәм итеп торалар. Күз карасыдай саклап, төпле киңәшләрен бирәләр, урынсыз эшләгән эшләребез өчен бераз әрләп тә алалар. Ачуланганда да күзләреннән усаллык түгел, назлы караш бөркелә.

Әтиемә “егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән әйтем туры килә. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара алтын куллы әтием. Безнең белән дә булырга вакыт таба. Төрле темаларга фикер алыша, тормышка мөнәсәбәтне ачыкларга ярдәм итә.

Өйдә вакытта без аның белән бергә йөрибез, эшлибез. Яз җиткәч, кош оялары ясыйбыз, кышын канатлы дусларыбыз өчен җимлекләр элеп куябыз. Җәй көне бергәләп су керәбез, кышын чаңгы шуабыз.

Йорт, бакча эшләрендә безне дә катнаштыра әтиебез. Кечкенәдән хезмәт кадерен белеп үсәргә, эшсөяр булырга өйрәтә.

Ул уңган да, тапкыр да, зирәк тә, шул ук вакытта кайгыртучан һәм таләпчән кебек сыйфатларга ия гаилә башлыгы.

Әнием дә бик сабыр, уңган, ярдәмчел. Кулларыннан гөлләр тама, дисәм, бер дә ялгыш булмас. Ул бар эшкә дә өлгерә, җитешә, оста. Аның назлы карашы, ягымлы елмаюы күңелләребезне эретә. Телеңне йотарлык аш-сулар әзерләве, күз явын алырлык бәйләнгән кул эшләре белән һәрвакыт сөендереп тора ул безне. Ул яхшы белән яманны да аерырга өйрәтә. Акыллы киңәшләрен дә бирә.

Әни — әтиебезне эш урыннарында да хөрмәт итәләр, авылдашлары арасында да үрнәкле гаилә исемен йөртәләр, абруйга лаек кешеләрнең берсе алар.

Магазинда сатучы булып эшләүче әниебез кеше белән тиз аралашучан, уртак тел таба. Үз һөнәрен яхшы башкаруы нәтиҗәсендә, сәүдә ноктасыннан халык өзелми, сатып алучылар һәрчак канәгать булып, бары рәхмәт, мактау сүзләре генә юллана аның адресына карата.

Әтием үтә дә җаваплы, кирәкле һөнәр иясе. Ул – янгын сүндерүче. Аннан һәрвакыт уяу, сизгер, җитез булу таләп ителә. Шуңа күрә ул кеше гомерләрен саклап калу өчен утка керергә дә әзер булып тора.

Өстәвенә, кадерлеләрем умарта тоталар. Балның никадәр файдалы һәм шифалы булуы һәркемгә мәгълүм. Ә аны тәрбияләү өчен күпме тырышлык, көч, түземлек кирәк.

Бар яклап уңган, булдыклы, үрнәкле газиз кешеләремне бик яратам, хөрмәт итәм.

Без дә алар үрнәгендә үсеп, укуларыбызны уңышлы тәмамлап, теләгән һөнәр сайлап, бу тормышта үз юлыбызны табарбыз, дип ышанам.

Әни-әтием – безнең өчен олы терәк, зур таяныч. Без алар белән горурланабыз.

Үземне дөньяда иң бәхетле бала итеп тоям. Ни өчен дигәндә, минем картәнием һәм картәтием дә исән – саулар. Кирәк чакта барып сыенырдай якыннарым барлыгына язмышыма рәхмәтлемен. Мин һәрвакыт алар янына барырга тырышам. Ярый әле бер авылда яшибез, шуңа күрә мәктәпкә барганда да, кайтканда да яннарына еш кына кереп чыгам. Хәлләрен белеп, тәмле — тәмле ризыклары белән сыйланам. Ә алар исә мине генә көтеп торгандай ихлас елмаеп каршы алалар. Картәнием “баланың баласы – балдан татлы була”, — дия – дия, гел кочагына алып, рәхәтләнеп сөяргә ярата мине. Шулайдыр да, чөнки нәрсә генә сорасам да, һәр үтенечем, теләгем шул ук минутта тормышка аша.

Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар күпләп мал-туар, кош-корт тәрбиялиләр. Бакчаларында төрле — төрле җиләк – җимеш, яшелчә үстерәләр. Уңганнарга – уңыш юлдаш, дигәндәй, алмагачлары алмалардан сыгылып тора, җиләкләре гел өлгереп, күзне кызыктыра. Ә помидор, кыяр уңышы дисәң, картәнием аларны җыеп бетерә алмый. Мин дә ярдәмләшеп торам. Быел бергәләп, алардан күпме кышкылыкка азык әзерләгәнбездер, исәбе-хисабы да юк. Җимешләрдән эшләнгән кайнатмалар, яшелчәләрдән тозланган, маринадланган ризыклар белән баз тулды. Кышын исә җәйге көннәрне искә төшереп, аларны тәмләп авыз итәсе генә кала.

Картәтиемнең дә олы ярдәмчесе мин, дип мактанырга ашыгам. Аның белән йорт алдындагы эшләрдә кул арасына керергә өлгерәм. Ул малларның телен белеп сөйләшә диярсең, һәрберсенә исем кушып, алар белән аралашып, һәрчак аларны тыңлата белә.

Якынннарымның капкасын ачып керүгә үк гаҗәпкә каласың, һәр нәрсә үз урынында, җыештырылган ихата, бакча алдында аллы – гөлле чәчкәләр үсеп утыра. Кай арада шулай тәртипкә китереп җитешә ала икән бу йорт хуҗалары?! Ә йорт эченә керсәң, тагы да ямьлерәк күренеш карашны үзенә җәлеп итә. Картәнием пөхтә итеп бүлмәләрне җыештырып куя, берсеннән-берсе матур гөлләр үстерә, алар тәрәзә төпләрен бизи.

Алардан кунак та өзелми ул. Авылдашлары, туганнары белән аралашып, дус яшиләр. Шундый кунакчыл, ачык йөзле, киң күңелле кешеләр белән аралашып яшәве рәхәт тә, күңелле дә, күрәсең.

Картәнием бәйләм эшләренә дә бик оста. Безгә, оныкларына, биялиләр, оекбашлар бәйләп бирә. Кыш көннәрендә зур рәхмәтләр әйтеп, ул бәйләгән киемнәрне киеп йөрибез.

Картәтием – минем якын сердәшем. Кирәк вакытта гел аннан киңәш сорыйм. Ул һәрвакыт ярдәмгә килә. Акыллы, сабыр, шул ук вакытта таләпчән, гадел дә ул.

Кадерлеләремнең уңганлыгына, тырышлыгына сокланып туя алмыйм, алардан үрнәк алып яшим.

Алар — әни — әтиемнең дә иң якын ярдәмчеләре, таянычлары. Авырлыклар килсә, тәүдә алар белән уртаклашалар, шатлыклы хәбәрләрне бергә — бергә бүлешәләр.

Картәни — картәтиләрем тагын да бик озак еллар сау-сәламәт яшәсеннәр иде безнең арада. Алар йортының уты сүнмәсен, балаларының, оныкларының шат авазыннан тынмасын, һәрвакыт туганнар җыелып, шау — гөр килеп, гел шулай аралашып яшәсеннәр иде.

Туганнарымның һәрвакыт шулай матур, сәламәт булуларын телим. Киләчәктә дә бергәләп, тату тормышта, гаилә учагының җылысын тоеп, бәхетле яшәргә язсын.

  • Главная
  • Разное
  • Образование
  • Спорт
  • Естествознание
  • Природоведение
  • Религиоведение
  • Французский язык
  • Черчение
  • Английский язык
  • Астрономия
  • Алгебра
  • Биология
  • География
  • Геометрия
  • Детские презентации
  • Информатика
  • История
  • Литература
  • Математика
  • Музыка
  • МХК
  • Немецкий язык
  • ОБЖ
  • Обществознание
  • Окружающий мир
  • Педагогика
  • Русский язык
  • Технология
  • Физика
  • Философия
  • Химия
  • Шаблоны, фоны, картинки для презентаций
  • Экология
  • Экономика

Презентация, доклад на тему Безнең гаилә традицияләре

Содержание

  • 1.

    Безнең гаилә традицияләре

  • 2.

    Проектның максаты:Үз гаиләңә, туганнарыңа ярату һәм хөрмәт хисен тәрбияләү.

  • 3.

    Таныш булыгыз – минем гаиләмӘтием-Ринат ОлеговичӘнием-Лилия НаилевнаЭнем-ИнсафМин-Фагим.

  • 4.

    Безнең гаиләбез тырыш һәм тату.Әтием шофёр

  • 5.

    Безнең гаилә

  • 6.

    Безнең гаилә традицияләре«Ял итү көннәре»Җәй көннәрендә, әтиемнең

  • 7.

    Безнең гаилә традицияләре«Ничек мин өйдә булышам»Безнең тәрәзә

  • 8.

    Гаилә – бәхет ачкычыМин үз гаиләмне бик

Проектның максаты:Үз гаиләңә, туганнарыңа ярату һәм хөрмәт хисен тәрбияләү.

Слайд 1ПРОЕКТ

«Безнең гаилә традицияләре»

ПРОЕКТ «Безнең гаилә традицияләре»


Слайд 2Проектның максаты:
Үз гаиләңә, туганнарыңа ярату һәм хөрмәт хисен тәрбияләү.

Проектның максаты:Үз гаиләңә, туганнарыңа ярату һәм хөрмәт хисен тәрбияләү.


Слайд 3Таныш булыгыз – минем гаиләм
Әтием-Ринат Олегович
Әнием-Лилия Наилевна
Энем-Инсаф
Мин-Фагим.

Таныш булыгыз – минем гаиләмӘтием-Ринат ОлеговичӘнием-Лилия НаилевнаЭнем-ИнсафМин-Фагим.


Слайд 4 Безнең гаиләбез тырыш һәм тату.Әтием шофёр булып эшли. Ул бик

ягымлы, йомшак күңелле кеше. Эш яратучан.Кая гына эшкә чакырсалар да, ул беркайчан да кешене кайтармый, һәрвакыт ярдәмгә килә. Үз эшен бик ярата ул.
Әнием хәзер энемне тәрбияли, аңа 1 яшь. Әнием минем бик чиста һәм пөхтә кеше. Шул чисталыгы Һәм булдыклыгы, тырышлыгы өчен аны эшендә дә хөрмәт итәләр. Ашка да уңган хатын ул, бик тәмле ризыклар белән сыйлый безне.

Безнең гаиләбез тырыш һәм тату.Әтием шофёр булып эшли. Ул бик ягымлы, йомшак күңелле кеше. Эш яратучан.Кая


Слайд 5 Безнең гаилә традицияләре
“Туган көн” бәйрәме

Туган көннәребезне

без гаиләбез белән үткәрәбез. Безгә кунакка әбиләребез һәм апаларыбыз килә. Безгә әниебез тәмле бәлеш пешерә, төрле ризыклар белән сыйлый безне. Безгә бик күңелле була. Бу бәйрәмдә без кызыклы уеннар оештырабыз, җырлар җырлыйбыз.

Безнең гаилә традицияләре“Туган көн” бәйрәмеТуган көннәребезне без гаиләбез белән үткәрәбез. Безгә кунакка


Слайд 6Безнең гаилә традицияләре
«Ял итү көннәре»
Җәй көннәрендә, әтиемнең ял көнендә ул безне

су буена чыгара. Су коенабыз, кояшта кызынабыз. Су буеннан без бик күңелле ял итеп кайтабыз.

Безнең гаилә традицияләре«Ял итү көннәре»Җәй көннәрендә, әтиемнең ял көнендә ул безне су буена чыгара. Су коенабыз, кояшта


Слайд 7Безнең гаилә традицияләре
«Ничек мин өйдә булышам»
Безнең тәрәзә каршында бакчабыз бар. Анда

төрле яшелчә утыртабыз: помидор, кәбестә, кишер, кыяр үстерәбез. Җәй көне мин аларны коям.

Безнең гаилә традицияләре«Ничек мин өйдә булышам»Безнең тәрәзә каршында бакчабыз бар. Анда төрле яшелчә утыртабыз: помидор, кәбестә, кишер,


Слайд 8Гаилә – бәхет ачкычы
Мин үз гаиләмне бик яратам. Алар минем иң

газиз һәм якын кешеләрем дөньяда. Мин аларның бәхетле булуын телим.

Сүрелмәсен шатлык!
Ташламасын саулык!
Булсын гел татулык!
Яшәсен яхшылык!

Гаилә – бәхет ачкычыМин үз гаиләмне бик яратам. Алар минем иң газиз һәм якын кешеләрем дөньяда. Мин


Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк!

                      (Ш.Галиев)

     
Мин, 33 нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучысы Шәмсетдинова Зәлинә , көн дә иртән
күземне ачкач, әти-әнием, туганнарым  исән булганга Ходайга рәхмәт әйтәм. Мин —
аталы-аналы, алтын канатлы бала. Әтием, әнием, апам Язилә, энем Фазыл белән дус
гаилә булып гомер кичерәбез. Безнең  гаилә тулы
гаилә дип санала һәм анда һәр кеше үзен бәхетле тоя. Кош канаты белән,
гаилә-татулыгы белән көчле, диләр бит.  Аны
ң нигезе нык
булырга, какшамаска тиеш. Гаилә ул – йорт кебек,  нигезе нык булмаган йорт
җимерелә. Ә мин үзебезнең йортның җимерелүен теләмим. Әтием белән әнием  –
йортның тоткасы, ә без – аның көзгесе.

    Минем
әтием -уңган, көчле, акыллы, эшчән, сабыр кеше.

Әткәй булса өйдә
ешрак,

Өебез балкып тора.

Әнкәйнең дә йөзе
якты,

Елмаеп кына тора.

      Өйнең
яме-ана белән, ди татар халкы. Чыннан да, әнием гаилә учагын саклаучы, уңган,
сөйкемле кеше. Ул безне, өч баласын, җаныннан артык күрә, киләчәккә якты
өметләр баглый. Безнең өчен утка – суга керергә дә әзер ул минем әнием!

   Без өч бала —
аларның киләчәге. Әти-әнине хөрмәт итсәк, аларның сүзләрен тыңласак, киләчәгебез
ныклы, көннәребез имин булыр.

Әткәй –әнкәй – пар канатым,

Сез булганга, дөнья түгәрәк.

Иңне – иңгә, җанны җанга куеп,

Яшик әле, яшик бергәләп.

Скачать:

Предварительный просмотр:

                                                                         Безнең гаилә.

       Минем исемем Рөстәм. Миңа ун яшь. Безнең гаиләдә дүрт кеше бар- әтием, әнием, абыем һәм мин. Абыем Риаз исемле. Аңа унбиш яшь.

       Мин үземнең гаиләмне яратам һәм кадерлим, чөнки гаиләдә генә чын ярату таба алам.

       Гаиләдә генә балалар дөрес тәрбия ала. Минем әти-әнием безне бик яраталар. Мин шатлыгымны да, борчуларымны да аларга сөйлим. Алар мине аңларга тырышалар.Әгәр мин хата ясасам, аларны тыңламасам да әтием мине ачуланмый. Ул миңа яхшылап аңлата, шуңа да минем аны гел тыңлыйсы гына килеп тора.

      Безнең гаилә бик тату һәм бәхетле. Әти-әнием өйдә тынычлык, ярату булсын өчен күп көч куялар. Безнең балачагыбыз күңелле, матур булсын өчен тырышалар. Алар безгә матур киемнәр алып бирәләр, тәмле ризыклар белән сыйлыйлар.

      Ял итүләрне һәм күңел ачуларны без бергә уздырабыз. Хәтта кунакка да гел бергә барабыз. Әби-бабайның, туганнарның хәлләрен белешеп торабыз. Шулай ук без бергә ял итәргә яратабыз. Җәй көннәрендә еш кына су коенырга барабыз. Гаилә дуслары белән табигать кочагына ял итәргә чыгабыз, төрле уеннар уйныйбыз.

     Минем әти-әнием бигрәк тә рухи яктан тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр. Безне яхшылык белән начарлыкны аера белергә, кешеләр белән уртак тел табарга, укытучыларны хөрмәт итәргә, тыңлаучан, хезмәт сөючән һәм намуслы булырга өйрәтәләр.

      Алар безгә әфьюнбазлык, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин икәнлеген аңлаталар. Моннан тыш киләчәктә безгә гаилә кору өчен нинди сыйфатлар кирәклеген аңлаталар. Мин үземнең иң якын кешеләрем – әти-әниемә бик рәхмәтлемен, алар тормышта иң ныклы терәк. Сәламәт булыгыз, озак яшәгез безнең кадерлеләребез!

Ганеев Рөстәм

2 сыйныф

Нык тату гаилә нинди була? Мөгаен, бу сорауга кистереп кенә 
җавап бирүе мөмкин түгелдер. Бик гади нәрсә түгел  ул гаилә. Яхшы гаилә 
– саф чык тамчысы кебек. Анда безнең җәмгыятебездәге социаль һәм 
әхлакый мөнәсәбәтләрнең күпкырлы дөньясы чагыла. Яхшы гаилә­кеше 
өчен зур бәхет ул. Безнең илебездә гаилә­аерым кешенең эше генә түгел, ул 
дәүләтнең өзлексез игътибар үзәгендә торучы бер берәмлеге. Дәүләт гаилә 
турында зур кайгыртучанлык, игьтибарлылык күрсәтә. Балалар 
учрежденияләре киң җәелдерелә. Төрле пособияләр түләнә, балалар сау­
сәламәт үссеннәр, яхшы тәрбия алсыннар өчен күп көч түгелә.Тик бәхетле 
гаилә кору өчен әти­әнинең барыннан да элек бер­берсенә булган 
мәхәббәте, ихтирам итүләре, җитдилекләре, бер­берсен аңлаулары, әдәпле 
булулары һәм башка бик күп нәрсәләргә бәйле икәнлеге күренә.
          Әйе, әти гаиләдә – баш кеше, ул үзе гаилә әгъзаларына үрнәк  
булырдай кеше. Ул иң күп табучы, иң көчле, иң җаваплы, барлык 
мәсьәләләрне  хәл итүче. Ул уйнап кына бодай белән капчыкларны күтәрә 
ала, печән чапканда чалгысы да аның кулында уйнаклап кына йөри. Әтием 
мине ачуланганы да юк, ләкин аның сүзе шундый да үтемле, ә күз карашы? 
Ул миңа караганда, мине үтәли күрә кебек тоела.Әтиемне мин яратам да, 
хөрмәт итәм, кайвакыт нишләптер куркам да …
            Әни, әнием, әнкәй… Һәркем өчен бик кадерле, назлы, җылы сүз бу. 
Күңелебездә булган бөтен матурлыкны, рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз. 
Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, канатланып, 
кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән мәрхәмәтле әниебезгә эндәшәбез.
             … Бер кечкенә кыз әнисеннән аерылып калганда, кызчыкка ярдәм 
итәр өчен, аннан сорыйлар: “Синең әниең нинди?” Шунда кечкенә кызчык 
җавап бирә: “Сез белмисезмени? Минем  әнием иң матуры, иң яхшысы”. 
Шулай  кечкенә вакытта да, олайгач та һәр кешегә үз әнисе иң изге, иң 
матуры, иң ягымлы һәм игътибарлы булып күренә.
             Миңа да үз әнием – иң гүзәл, иң сылу, иң күркәм. Буе белән ул озын 
түгел, русча әйткәндә “ и ноги не от ушей растут”, муены да бик озын түгел,
чәчләре дә бик куе озын түгел, ә күзләренә карасаң – дөняның гүзәллеген, 
әниемнең сабырлыгын, акыллылыгын, барысын да белгәнен, аңлаганын 
күрәсең. Аңа артык сүз дә әйтергә кирәкми, ул бөтен минем хис­
тойгыларымны, уй­хәсрәтләремне минем күзләремнән карап белә.Бервакыт 
мәктәптән эчем пошып кайткан идем. Рус әдәбиятына кич буе әзерләндем, 
укыдым, тырыштым, ятладым, дәрестә тырышып җавап бирдем, җаным­
фәрманым белән ышанган  идем: дәрестә миңа яхшы билге куячаклар, 
чөнки мин гадәти  тырышлыгым белән тырышмадым, бүтәнчә, җанымны 
биргән кебек тырышкан идем.Ә миңа салкын су сипкән кебек, “Ладно, на маленькую троечку пойдет”, ­ диде. Мин  бит әниемә: “Мин дүртлегә 
тырышып укырмын”, ­ дип сүз биргән идем. Һәм менә яңадан өчле. Өйгә  
кайтасы да килмәде. Әнием  мине үзе каршы алды да, күземә карап: “И 
балам мин сине көтә­көтә бик сагындым, мин бит сине нинди билге алсаң да
яратам”, ­ диде. “Намус белән генә тырыш”, ­ дип өстәде. “Өчлегә дә бит 
тырышырга кирәк, өчле дә бит билге…”
            Ничек ул укытучының миңа өчле куйганын белде? Ничек күңелемнең
кителгәнен күрде? Әниемнең мине аңлавы миңа шундый да рәхәт булып 
тоелды.
           Гаиләдә тынычлык иминлек булганда шундый да яшәве рәхәт. Ә 
гаиләнең иминлеге, бәхетле тормышы дөньяның тынычлыгы  белән бәйле.
Шуңа күрәдер әниемнең һәрвакыт кабатлана торган сүзләре гел колагымда: 
“Дөньяда тынычлык, иминлек кенә булсын !”
           Аналарның күз яшьләре  түгелмәсен, балалар ачынып еламасын өчен 
дөньяда тынычлык кирәк.
               Әкрен генә җилләр исә,
               Ел артыннан еллар үтә,
               Ә халыкта тик бер теләк
               Гүя бердәм сулыш:
               Мәрмәр һәйкәлләр каршында
               Яшьле күзләр карашында катгый таләп:
               Җирдә кабат
               Кабынмасын сугыш!

Минем гаилэм!

Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгырткан кешеләр яши. Гаилэдэ син узенне иркен, рэхэт, ышанычлы итеп тоясын. Эти эниен сине ярата, жылылык белэн караса шуннан да зур бэхет бармы сон ул! 

Минем гаилэм 5 кешедэн тора: этием, энием, абыем, апам hэм мин! Безнен гаилэ бик дус-тату! Без бер -беребез очен улеп торабыз, яратабыз,hормэт итэбез! Авыр чакта бер кайчан да булышыйча калмыйбыз!!! 

 Без гел очэу, безгэ рэхэт, бер беребезгэ терэк!

Абый белэн апа хэзер узлэре тормышлы, шунын очен гел курешеп булмый. Шуна да карамастан, мин аларны сагынып котеп алам! Алар кайткач без hэрвакыттагыча фотога тошэбез!!!

Гаилэ тулы булганда гына, тынычлык та була! Эти энигэ зур рэхмэт безне тэртипле, ярдэмчел булып яшэргэ ойрэткэннэре очен! Без очэу-бер беребезгэ нык ошаганнар!!!

Зэнгэр кузлелэр булып, без энигэ ошаган! анын да кузлэре кук йозе кебек зэп-зэнгэр!!

Бу фото — апамнын никахында.

Э менэ бу фото — абыемнын никахында.

 

Мин гаилэмне бик нык яратам!!!!

Рейтинг: +21

13809 просмотров

Комментарии ()

#
11 ноября 2015 в 12:12

0

У тебя дружная, красивая семья)

Далия Ловцова
#
11 ноября 2015 в 12:23

0

Очень все красивые.
Нас тоже пятеро в семье, только из детей я самая старшая.

Арслан Хасанов
#
13 ноября 2015 в 10:39

0

И мне понравилась и статья и семья smile

Dina Zainullina
#
20 января 2016 в 13:35

0

ОСОБЕННО КРАСИВО УЛЫБКА НА ВАШИХ ЛИЦАХ БУДЬТЕ СЧАСТЛИВЫ И ДРУЖНЫ МОЛОДЦЫ ВСЕ У ВАС ХОРОШО.

Минем гаиләм алга, киләчәккә атлый

Гаиләм — ныклы терәгем,Гаиләм — таянычым,Йөрәк җырым, сер сандыгым,Һәм илһам чыганагым.

Гаиләм — ныклы терәгем,
Гаиләм — таянычым,
Йөрәк җырым, сер сандыгым,
Һәм илһам чыганагым.
Без Башкортстанда яшәвебез белән бик бәхетле. Республикабыз бай тарихы, матур табигате һәм талантлы кешеләре белән дан тота. Шушы гүзәл җирдә әти-әнием, абыем, туганнарым һәм дусларым белән яшәү минем өчен зур бәхет.
Дөньяда һәр кешенең үз юлы, үз сукмагы һәм үз язмышы. Алар бер-берсенә охшамаган. Тик шулай да араларында бер уртаклык бар: җир йөзенә без барыбыз да нәсел калдырырга, бәхетле булырга килгәнбез. Кеше исемен йөртүче затның бу тормышта якты эзе, матур эше калырга тиеш. Ә үзеңнең якты эзеңне калдыру өчен туган йортың, гаиләң булу кирәк. Гаилә — ул кешенең таяныр ноктасы. Безнең бәхет гаиләдә. Гаиләбез бар икән, димәк безнең киләчәгебез бар! Без бәхетле!
Биш хәрефтән генә торган гаилә сүзе бик зур мәгънәгә ия. Гаилә диюгә, безнең күз алдыбызга баш өстендәге түбә, бер үк фамилияләр, әти-әни һәм бу гаиләне дәвам итүче балалар килә. Гаилә, минемчә, бер-берсенә ярдәм итүче, яклаучы, саклаучы бер оя ул. Бу ояда кеше ял итә һәм үзен тыныч, рәхәт итеп тоя. Һәм һәр кешенең тормышы шушы оядан, гаиләдән башлана. Ә гаиләнең ныклыгы, әти-әнинең җылы мөнәсәбәте, әлбәттә, без, балалар белән бәйләнгән. Мин үземне бик бәхетле итеп тоям, чөнки минем яраткан кешеләрем, гаиләм бар.
Нинди бәхет үз әниең булса,
Үз әтиең булса яныңда.
Шатлык хисе, җылы кояш нуры
Балкып торса һәрчак җаныңда.
Минем әтием белән әнием зур җаваплылык тоеп, олыгая башлагач кына гаилә корганнар һәм Октябрьскийда яши башлаганнар. Әти-әниемнең дәвамчысы булып абыем белән мин туганбыз.
Зәңгәр күлдә ике аккош кебек,
Сез йөзәсез — ике бәхетле.
Шул бәхеткә мине кушкан өчен,
Җаным-тәнем белән рәхмәтле.
Алар безне тигез мәхәббәттә яратып үстерә, тәрбияли. Безгә үрнәк алар. Кечкенәдән әти-әниемнең җылы мөнәсәбәтен тоеп, күреп үсәм. Болар барысы да хәтеремә сеңеп кала. Үсеп җитеп, үз гаиләмне коргач, мин дә алар кебек булырмын. Мин үземне гаиләмнән, җылы өебездән башка күз алдына китерә дә алмыйм. Шуңа күрә дә, киләчәккә юл гаиләдән башлана дип уйлыйм. Шулай ук гаиләдәге яхшы мөнәсәбәтләр, туган җирдә әти-әни, дуслар һәм туганнар белән аралашып дус яшәү, гаиләбезгә киләчәккә алга омтылырга ярдәм итә.
Гаиләм белән бик бәхетлемен. Бәхетле гаилә һәрвакыт алга, киләчәккә атлый дип уйлыйм. Ә бәхетле булу өчен гаиләдә аңлашып, хөрмәт итешеп, тату яшәргә кирәк. Безнең гаиләдә нәкъ шулай. Әти-әниемнең тигез матур яшәве миңа көч, ышаныч биреп тора. Өебездә бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Ничек инде алар бәхетле булмасын да, киләчәккә омтылмасын! «Гаилә бәхете — ил бәхете», — ди халык. Ә ул бәхетне әти белән әни тудыра. Кадерле кешеләрем тормыш юлында очраган борчу-мәшәкатьләрдә бер-беренә юл куеп, гафу итә белеп, түзем һәм сабыр булып яши.
Язмышыма нигез салган җаннар,
Сезнең белән тибә йөрәгем.
Сүрелмәсен гаилә учагыбыз —
Күңелемдә шушы теләгем.
Җир йөзендә гомер юлын матур итеп бергә атлаучы, минем әтием белән әнием кебек күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәүче, матур киләчәккә омтылучы гаиләләр күп булуын теләр идем.
Чәчәк атсын гаиләм алмагачы,
Шаулап-гөрләп үтсен көнебез.
Бергә атлыйк тормыш сукмагыннан,
Чәчәк атсын бәхет гөлебез!
Эмилия ХИСМӘТУЛЛИНА,

8 нче мәктәпнең 9 г сыйныф укучысы, «Республикамны данлыйм» шәһәр бәйгесе җиңүчесе.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Гаи екб сдать экзамен
  • Гаи ханты мансийск сдача экзамена
  • Гаи евпатория экзамен
  • Гаи для сдачи экзамена на права в москве
  • Гаи для сдачи экзамена на права в екатеринбурге

  • Добавить комментарий

    ;-) :| :x :twisted: :smile: :shock: :sad: :roll: :razz: :oops: :o :mrgreen: :lol: :idea: :grin: :evil: :cry: :cool: :arrow: :???: :?: :!: