Кышкы кич сочинение на татарском языке

Диктант на татарском языке на тему “Кышкы кичтә”/”Кышкы кичтэ”Атна буе инде буран котыра. Ишегаллары, урам коймалары тау-тау булып өелгән көрт астында калган. Буран исә һаман котырына, ак ялын уйнаклатып, тәрәзә пыялаларына сарыла, моржага кереп, кемнедер тирги, үзе белән көч алышырга тышка чакыра.

Безнең өйдә җылы, рәхәт. Мич кашагасына утырткан сукыр лампадан бүлмәгә сүрән генә яктылык сирпелә. Әби, чуар яулыгын артка чөеп бәйләгән дә, мич буендагы утыргычта йон эрли. Анын орчыгы, буран белән узышып, зыр-зыр әйләнә. Аш урынын жыеп алгач, кайнар су белән сап-сары итеп юган өстәл артында без, дүрт бала, рәттән тезелеп дәрес карыйбыз. (88 сүз)

*Транслит*

Атна буе инде буран котыра. Ишегаллары, урам коймалары тау-тау булып оелгэн корт астында калган. Буран исэ хаман котырына, ак ялын уйнаклатып, тэрэзэ пыялаларына сарыла, моржага кереп, кемнедер тирги, узе белэн коч алышырга тышка чакыра.

Безнен ойдэ жылы, рэхэт. Мич кашагасына утырткан сукыр лампадан булмэгэ сурэн генэ яктылык сирпелэ. Эби, чуар яулыгын артка чоеп бэйлэгэн дэ, мич буендагы утыргычта йон эрли. Анын орчыгы, буран белэн узышып, зыр-зыр эйлэнэ. Аш урынын жыеп алгач, кайнар су белэн сап-сары итеп юган остэл артында без, дурт бала, рэттэн тезелеп дэрес карыйбыз. (88 суз)Еще диктанты на татарском языке со схожей к “Кышкы кичтэ” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Менэ килеп житте кышкы ял кэннэре дэ. Бездэ бу елны куп итеп кар явды, урмандагы тирэклэр ап-ак кар астына кумелде. Бердэнбер кэнне мин чангы шуарга урманга киттем. Андагы кошларнын куплеген куреп ислэрем китте, тукран тирэктэ шакылтый-шакылтый корт чуплий, саесканнар парлап очалар, тавышлары урманда янгырый, кызыл тушлэр оешмалап бер берсен куышлы уйныйлар. Тирэ як тулган хайваннарнын эзлэре белэн, бигрэктэ куп куян эзе, тэлке эзлэредэ куренэ. Бераз бара торгач кыр кэжэлэрен курдем, магаен бер биш баш бар иде, мине кургэч башларын кутэреп, колакларын минем якка турайтып карап тордыларда, капылт борылып куркып качтылар. Мин болай якындан бердэ кургэнем юк иде кыр кэжэлэрен. Вакытнын уткэнен сизмий дэ калдым, карангы тэшэ башлагач эй борылып кайту ягына чыктым. Рэхэтлэнеп чангыда шуа-шуа арып эйгэ кайтып кэрдем…..

Оцени ответ

Бу кышкы каникуллар вакытында мин моңа кадәр шәһәрдә. Каникуллар башланды берничә көн эчендә Яңа елга кадәр, кебек тоелды миңа алар барырга бик озак. Яңа ел алдыннан төшми бик күп кар, придавало кышка, бигрәк тә, әкият төре. Без яңа елны каршыладык, өйдә бөтен гаилә белән. Булса да, мин инде ышанмыйм әкият, миңа синнэн нинди дә булса могҗиза яки волшебства. Һәм менә ул булган!

Дөресрәге, бу бик сәер случайность. Кыямәт көне кайчан бәйрәм алдыннан әни озак возилась кухняда, ә без папа наряжали чыршы, ишек кинәт шалтыраттылар. Без көттек, ђбине белән цезарь, һәм шуңа күрә мин побежала ишекне ачарга. Взглянула » глазок һәм поверила нең глазам. За дверью басып тордылар чын Кыш Бабай кш пәлтәсенекен белән зур бородой, ә аның янында кар кызы белән белокурой косой. Нигә мин шунда уйлап куйдым, чын, чөнки соңгы тапкыр иде бу уңышсыз переодетый әти. Барысы да булып чыкты җиңелрәк, яхшырак булыр иде. Кыш бабай һәм кар кызы булып чыкты актерлар, алар ялгышты фатиры, тик волшебную конфет мин барыбер алды.

Беренче январские көннәре, кышкы каникуллар булып чыкты солнечными һәм бик морозными. Бу көннәрдә әйбәт иде гулять урамда уйный, төрле кышкы уеннары-уеннар. Дөрес, слепить снеговика булмады, чөнки мондый салкыннар, кар булып чыга сыпучим һәм бөтенләй липким. Соң, шундый күңелле җәяү йөрү, бигрәк тә, рәхәт калырга йорт, анда мине көтте кайнар әниләр төшке аш. Ә кичләрен без папа укыдылар, китаплар һәм уйнады өстәл уеннары, дип хыялланып күпкә интересней компьютер.

  Мин кышны бик яратам.Чонки без кыш конендэ чангыда шуабыз,хоккей уйныйбыз.Туган ягыма кыш килде 
Алтын көз китүгә, таягына таянып, ап-ак сакаллы кыш кунакка килде. Ул акрын гына җир өстенә күбәләк-күбәләк кар яудырырга кереште. Кар бөртекләре, жемелдәшеп, берсе белән берсе уйнап, җир-анага коелдылар. Озакламый җир өсте ап-ак юрган ябынды. Кыш үзенең ак келәмен җәйде. Елгалар, күлләр өсте көзге кебек шома боз белән капланды. Зифа каеннар кар кызларыдай басып торалар. 
Узган җәйнең табигый уңайсызлыкларыннан тәмам аптырап алҗыган урман-кырлар, хәзергә барысы да тукталып торып, киләсе елда эшне яңа көч белән һәм яңача башлап җибәрү өчен ак юрганга төренеп, тирән йокыга талган. Тик песнәкләрнең агач очыннан килеп җитәр-җитмәс нәзек авазлары һәм урман гайбәтчесе — саесканның, юк хәбәрне бар итеп, агачтан агачка сикергәләп, чыркылдап йөрүе генә кышкы урманга бераз җанлылык өрә. Матур кышкы кунакларыбыз — кызылтүшләр инде октябрь ахырында ук килеп җиткәннәр иде. Безнең кышкы урманнар, бакчалар бу матур кошлардан башка бик ямансу булыр иде. 
Көзге яңгыр көннәрендә, затлы каурыйларын чылатудан куркып, агач куышында ачлы-туклы гомер уздырган зур чуар тукран, кышкы салкын көннәр урнашкач, һәр көн иртүк торып эшкә тотына: «Тук-тук-тук» . 
Урман-кырлар өстендә кышкы тантаналы тынлык. Тик басу-кырлар өстеннән туктаусыз агылып торган җәяүле буран гына һәр төбәктә кышкы кырыс тәртипләрнең ныклыгын күзәтеп, барлап йөри. Көннән-көн соңарып чыккан кояш, бераз вакыт салкынча елмаеп, урман-кырларны биләп алган кышкы күренешләргә күз ташлый да, күңелгә ятышсыз вакыйгалардан тизрәк читләшергә ашыккандай, яңадан офыкка таба тәгәри башлый һәм тиздән урман артына төшеп югала. 
Тыныч еллар, уңышлы һәм бәхетле еллар килсен! Төкле аякларың белән түрдән уз кыш!

Кышкы  урмандагы  табигатьнең  гүзәллеген күзәтү, аны  тасвирлау. 

Скачать:

Предварительный просмотр:

Сочинение.    Иҗади хикәя.

Кышкы  урман.

  Карлары,  бураннары  белән  салкын  кыш  килде. Әйе, кыш безнең  кирәкне бирә! Колакларны, битләрне чеметә,  борыннарны  кызарта.  Кояш  та,  аз гына күренеп тора  да,  ашыга-ашыга  офыкка  кереп югала.                                                                                             Ә  кышын табигать   бик матур була.  Аеруча, кыш  көне  урман  бик матур һәм якты.  Куаклар ап-ак  бүрек кияләр.  Нарат — чыршылар яшел күлмәкләре өстеннән мамык  шәл ябыналар.  Алар, әйтерсең  лә, моңсуланып, тирән  уйга  чумганнар.

    Урман хуҗасы  аю, тәмле  төшләр күрә-күрә,  рәхәтләнеп   йоклый. Куянкайлар  соры  туннарын  акка  алыштырганнар.  Урман  тавыгы  да  кышның  рәхәтен  белә: әйбәтләп  бөре,  миләш,  кипкән  җиләкләр  ашый  да,  карга чумып  йоклый.  Өстеннән  чаңгы  белән  үтеп  китсәң  дә  уянмас.  Чукырлар  салкыннан  бер  дә курыкмыйлар.  Алар  кыш  көне  дә  бала  чыгаралар.  Сирәк  кенә  ата  чукыр  ояга  очып  килә  дә,  ана  чукырны  алыштыра. Үзе  байтак   кына  утырып,  нәни  йомыркаларга  тән  җылысын  бирә.  Бу  вакытта анасы  куак,  агачлар тирәсендә  чыр-пыр  очып  йөри,  тамагын  туйдыра.  Бу салкында  утырып,  чеби  чыгарып  кара!  Чукырлар  гына  шулай  итеп  кыш көне  бала  чыгаралар.  Бигрәк  гаҗәеп  бу  табигать!

    Урмандагы  сихри  тынлыкны  тукран  боза. Ул  агачлардагы  кортларны ашый.  Менә  бер  ботактан  көртлек  очып  төште.  Шунда ук  аның  артыннан  көлтә  койрыклы  төлке  йөгерде. Бер  мәлдә  көрттә  алар  арасында   көрәш  башланды: кайсы  җиңәр?  Тирә – якка  кар  тузаны  очты, пырылдап,  көртлек  төлке  агайдан   котылырга  азапланды,  ләкин  җирәнкәй  көчле  иде.  Төлке  аны  муеныннан  тотып  алган  да,  тыпырчынуына   карамыйча,  тирән  кардан  сөйрәп  алып китте. Ул  урында  кошның  йоннары , төлке  эзләре  генә  калды. Әйе,  кышын  да урманда  тормыш  дәвам итә…                                                                                                      

   Менә  кинәт җил  чыкты. Җәяүле  буран  башланды. Моны күреп,  агачлар  башларын  селкеп  куйдылар. Тынлыкның  бетүе   кош –кортларга  да ошамады. Кошлар   я  түбәнәйделәр,  я  күккә  күтәрелделәр. Буран  көчәйгәч,  алар  дә  ояларына  ашыктылар.  

     Мин,  кардагы  урман  картасын  укый – укый,  чаңгыда  сәяхәтемне  дәвам иттем. Шулай  да,  бик матур  һәм  серле  ул  кышкы  урман!  Табигатьнең  гүзәллеген  күрә  һәм  тоя  белергә  кирәк.

Светило науки — 60 ответов — 921 помощь

Кыш
Без ял көнендә чаңгыда урманга барырга уйлаган идек.
Менә бүген ял көне. Кыш шундый матур! Тирә-якка күз салсаң, әйтерсең лә бөтен җир йөзенә ап-ак, тип-тигез келәм япканнар. Әле ул гынамы соң? Келәм өстендә меңләгән көмеш йолдыз җемелди диярсең.
Ак кардан күзләр камаша. Күк йөзе зәп-зәңгәр, бер генә болыт әсәре дә юк. Кояш югары күтәрелгән, тик ул хәзер җылытмый. Әйләнә-тирә тып-тын, ара-тирә чыпчыклар чыркылдашканы ишетелеп куя.
Без урманга юл тоттык. Ниһаять, урманга килеп җиттек. Биредә агачлар бик горур кыяфәттә һәм тыныч кына басып торалар. Алар инде күптән җәйге яшел киемнәрен салып, кар-бәсләргә төренеп, кышкы йокыга талганнар. Кайбер агачлар башларына ак бүрек кигәннәр. Биредә дә үзенә бер төрле тынычлык хөкем сөрә. Чү! Нәрсә кыштырдый? Кышкы ак тунын кигән куян икән. Әнә, як-ягына каранды да, колакларын торгызып, чабып китте. Кайдадыр тук-тук иткән тукран тавышы да ишетелгәләп куя.

Минем кышкы каникулларым.Бу каникуллар мина бик охшады, лэкин алар бик тиз утеп тэ киттелэр… Каникуллар башлангач, без безнен гаилэбез белэн чоршы бизэдек, чыршы бизэу бик кызык хэм рэхэт икэн, чонки без аны бетен гаилэбез белэн бизэдек.Шуннан сон Яна ел да килеп житте.Мин Яна елны уземнен эти энилэрем хэм туганнарым белэн каршыладым.Без жырладык, биедек, безнен президентыбызнын сэгать унике тулганчы сойлэвен тонладык.Сэгать унике тулып киткэч, без чыршы карарга бардык, ул шундый матур хэм куркэм иде.Тагын без анда верблюд курдек хэм анын белэн фотага тештек.Каникуллар беткэндэ мин литература фэненнэн сочинение яздым, хэм дэреслэргэ эзерлэнэ башладым.Каникуллар бик тиз утеп киттелэр, дэкин алар мина бик ошады!
                  Перевод-
Эти каникулы мне очень понравились. Сначало я наряжала ёлку- это было так увлекательно и интересно. Потом мы всей семьёй справляли Новый год. Пели, танцевали, смотрели обращение президента по телевизору. И ходили на елку. Она была очень красивая, яркая и большая. А ещё мы там видели верблюда. Я конечно же сфотографировалась с ним. 
Когда каникулы заканчивались
я начала писать сочинение по литературе, подготавливаться к урокам.

Каникулы пролетели незаметно и очень быстро. Но они мне очень понравились!

Оцени ответ

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Кышкы каникуллар турында сочинение татарча
  • Кфу вступительные экзамены биология
  • Кышкы каникуллар турында сочинение на татарском
  • Кфу востоковедение экзамены
  • Кышкы каникуллар турында сочинение 6 класс

  • Добавить комментарий

    ;-) :| :x :twisted: :smile: :shock: :sad: :roll: :razz: :oops: :o :mrgreen: :lol: :idea: :grin: :evil: :cry: :cool: :arrow: :???: :?: :!: