Кышкы уеннар турында сочинение 2 класс

Укучылар иҗаты

Кышның энҗе-мәрҗәннәре

Мөслим гимназиясенең 2нче сыйныфы укучылары «Туган ягыма кыш килде» дигән темага хикәяләр язганнар.

Кышның энҗе-мәрҗәннәре

Кышның энҗе-мәрҗәннәре

Туган ягыма кыш килде. Бар дөньяны ап-ак кар каплады. Салкын һава битләрне өшетә. Энҗе кар бөртекләре йомшак кына керфек очларына куна да, минем сулышымнан эреп юкка чыга. Ә менә агачлар энҗе бөртекләрдән мамык шәл бәйләп бөркәнгәннәр. Шәлләренә нәфис бизәк булып кызылтүшләр тезелгән.

Бу сихри җиһанга кояш үзенә бертөрле серлелек өсти. Җир өслегендә ялтырап яткан энҗе-мәрҗәннәр күз явын алырлык! Кыш бик матур ел фасылы шул!

Бәдертдинова Зәринә


Кыш бик матур ул!

Ап-ак карлар яудырып, кабат Мөслимебезгә кыш килде. Көннәр бик нык суытты, салкын җилләр исә башлады. Кайбер көннәрдә матур итеп кар ява. Ул көнне мин өйдә утырмыйм, тизрәк тышка чыгам. Кар бөртекләре минем өстемә, битемә куналар. Балалар урамда рәхәтләнеп чанада, чаңгыда шуалар, Кар бабай ясыйлар.

Кар тирә-юньдәге агачларны да суыктан саклый, үзенең ак юрганы белән төрә. Кыш бик матур ул!

Галиева Иркә


Кышның мамык шәле бар…

Бөтен дөньяны ап-ак кар каплады. Табигать җем-җем итеп торган яңа матур күлмәген киде. Агачлар да җылы мамык шәлләрен ябынды. Елгалар, күлләр көзге кебек шома боз белән капланды. Урман кырлар өстендә тантаналы тынлык.

Кыш көне көннәр салкын булса да, без курыкмыйбыз. Барыбыз җыелышып тауга барабыз. Чана, чаңгы, тимераякта шуабыз. Безнең тавыштан тау яны шау-гөр килеп тора. Мин кышны яратам. Кыш — елның иң матур ел фасылы.

Гәрәев Данис


Мөслимемә кыш килде

Минем туган ягым Мөслимгә дә кыш килде. Җир өсте ак кар белән капланды. Көннәр салкынайды. Агачлар әллә кайчан алтын яфракларын койды. Күк йөзен авыр соры болытлар каплады. Ул болытлардан көн саен җир өстенә ап-ак мамык кебек кар төшә. Кайчагында кышның саран гына саргылт кояшы да күренгәли.

Кыш — күпме шатлык алып килүче ел фасылы ул! Без тауда чана, чаңгы шуабыз, Кар бабай ясыйбыз. Әле тиздән Яңа ел киләчәк! Безгә Кыш бабай күчтәнәчләр өләшәчәк. Мин кышны бик яратам!

Гыйлметҗанова Эльвира


Ап-ак дөнья

Салкын карлары, көчле бураннары белән туган ягыма кыш килде. Бөтен дөнья ак төскә төренде. Агачларга бәс кунды. Бик күп җәнлекләр тирән йокыга талды.

Ә урамнар балаларның тавышыннан шаулап тора. Анда балалар чаңгы, чана шуалар. Мин кышны бик яратам.

Нафикова Регина.


Шыгыр-шыгыр кар таптап…

Кыш килде. Ул бөтен дөньяга ап-ак юрганын каплады. Җәнлекләр кар юрганы астында тирән йокыга талды. Агачларга бәс кунды.

Тышта салкын. Ә без шыгыр-шыгыр кар таптап, урамда йөрибез. Төрле кышкы уеннар уйныйбыз. Мин туган ягымны да, туган ягымның кышын да яратам.

Нафикова Рената.


Кыш

Менә туган ягыма кыш килде. Төн чыкканчы бар җирне ап-ак кар каплап киткән. Бөтен җир ап-ак булган. Урман җәнлекләре татлы йокыга талды.

Кыш елгаларны боз белән каплады. Балалар тимераякларын киеп бозда шуарга киттеләр. Кыш килгәнгә алар бик шатландылар, чөнки кыш көне бик рәхәт!!!

Садыйкова Әминә


Кар өсте — үзе матурлык!

Кар-бураннарын туздырып, салкын җилләрен ияртеп кыш та килеп җитте. Барлык дөнья ап-акка күмелде. Урман-кырлар, елга-күлләр, барысы да ак кар астында калды.

Кыш көне кар өсте — үзе матурлык! Яңа яуган кар өстендә куянкайларның, эт-төлкеләрнең эзләре ярылып ята. Мондый чуар бизәкне без бары тик кыш көне генә күрә алабыз.

Кышны балалар да бик көтеп ала. Кыш көне чана-чаңгы шуасың, кардан сыннар ясыйсың, кар атышлы уйныйсың. Бу уеннарны бары тик кыш көне генә уйнап була. Шуңа да без кышны бик яратабыз.

Мөхәммәтдинова Әминә


Кыш көне бөтен дөнья сихри матурлыкка төренә. Агачларга ак бәс сарыла. Җир өстен каплаган ап-ак кар энҗе кебек ялтырап тора.

Без өсләребезгә җылы туннарыбызны, аякларыбызга киез итекләребезне киеп урамга чыгабыз. Анда бик рәхәт. Без чыр-чу килеп тау шуабыз, кар атышлы уйныйбыз. Суык битләребезне чеметә, ләкин без бер дә курыкмыйбыз. Тышта күңелле, саф һава. Шуңа да мин туган ягыма кыш килгәнен көтеп алам.

Кашапова Әминә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Яз көне өйдә гөлләрнең саны арта. Алар җәй ахырында шау чәчәктә утыралар.

Китап

Китаплар укырга яратам. Рәсемле китапларым бик күп минем. Аларның барысында да әкиятләр генә. Минем үземә «Су анасы» китабы ошады. Аны Тукай абый язган икән.

Китап

Көн саен китапханәгә барам. Шигырьләр язам бит мин. Андагы китапларны укыгач, тагын да матуррак язармын кебек.

Минем әнием дә — язучы. «Китап укымаган кеше ша­ гыйрь була алмый», — ди ул.

Китап

Китап. Минем иң кадерләп саклаган әйберемдер ул. Өебездәге китапларның кайберләрен әбием дә укыган. Ан­ нан алар әтигә калган. Ул китапларның барысын да ми­ нем бүлмәдәге киштәгә куйды.

Саргая башлаган китап битләрен ачканда, әби-бабам ту­ рында уйлыйм. Алар бик белемле булган. Китап укыганга ул, ди әти.

Безнең сыйныф

Мин беренче сыйныфта укыйм. Без — алты бала. Өче­ без — кыз, өчебез — малай. Апа кызларны малайлар белән утыртты. Минем урыным Алмаз янында.

Сыйныф бүлмәсе

Менә безнең сыйныф. Ул матур, якты, чиста. Аның идән-

нәре агачтан. Тәрәзәләренә ап-ак челтәр пәрдәләр эленгән.

Сыйныф бүлмәсендә ун парта бар. Арттагы парталар алдагыларыннан биегрәк. Апа өстәле сыйныф бүлмәсенең уртасында тора. Мин аның каршы­ сында утырам.

Безнең сыйныф

Безнең сыйныф бүлмәсе — икенче катта. Монда гел кеч­ кенә балалар гына. Сыйныф бүлмәсендә санау һәм язу так­ талары бар. Тәрәзә төбендә гөлләр үсә.

Шкаф киштәләренә төрле уенчыклар тезелгән. Аларны апа тәнәфестә безгә бирә. Бергәләп уйныйбыз. Дәрес баш­ ланыр алдыннан җыеп куябыз.

Безнең гаилә

Безнең гаиләдә өч кеше. Әни, әти һәм мин.

Әнием балалар укыта. Әтием машина йөртә. Мин мәктәпкә йөрим. Һәркайсыбызның эше бар.

Безнең гаилә

Гаиләбез зур безнең. Әбием белән бабам, әтием белән әнием, энем белән миннән тора ул.

Гаиләдә иң олы кеше — бабай. Гаиләдә иң тырыш кеше — әти. Өебездә иң сабыр кеше — әби.

Өебездә иң матур кеше — әни. Аларның акыллы малайлары — мин. Минем яраткан энем — Әнис.

Безнең гаилә

Гаиләсен яратмаган кеше булмыйдыр. Мин әтием белән әниемне дә, әбием белән апамны да бик яратам.

Әти миңа рәсем ясарга өйрәтә. Әни миңа дәрес хәзерләргә булыша. Әби минем өчен тәмле әйберләр пешерә. Апам белән бергәләп уйныйбыз.

Мин аларның барысына да дөнья хәлләрен сөйлим. Тыңлыйлар, ял итәләр.

Көзге яфрак

Кулымда — көзге яфрак. Каен ботагыннан очып төште ул. Аның бер ягы кызыл, икенче ягы сары. Көзге өрәңге яфрагы ул.

Көзге яфрак

Көзге яфрак кешенең эштә арган кулларына охшаган. Җыелган уч кебек ул. Әнә бер учка яңгыр тулган. Икенче берсенә җил ком салган.

Учларын йоммый яфрак. Көзге яңгыр суын миңа суза.

Көзге яфрак

Көзге яфрак очып йөри. Бу көз соң килде. Калган яф­ раклар агачта әле.

Ялгыз яфракны кызганам. Иптәшләре яши. Ул инде үзен үстергән ботактан өзелгән. Яфракның өзелгән килеш булса да яшисе килә. Һаман иптәшләре янында бөтерелә ул.

Кышкы уеннар

Кыш җитте. Җир ап-ак. Көне буе урамда уйныйбыз. Чана-чаңгы шуабыз. Өйгә керәсе дә килми.

Кышкы уеннар

Кыш көне уйнарга бик күңелле. Тау өсте тулы бала-чага. Мин дә алар арасында. Үзебез ясаган чаналарда сикертмәдән сикереп уйныйбыз.

Акбай да миңа иярә. Тауга чананы ул алып менә. Безгә башка уен кирәкми дә!

Кышкы уеннар

Кыш көне уеннарның ниндиен генә уйнамыйсың! Җылы көндә кар бабай тәгәрәтәсең. Салкын көндә окоп казый­ сың. Күп вакытта чаңгыда узышасың.

Мин үзем хоккей уйнарга яратам. Күбрәк капкада то­ рам.

Айрат — оста сакчы. Алия — капкага туп тибүче. Гөлнур белән Маратка кем булсалар да ярый.

Тамчы

Түбәдән тамчы тама. Кар эри башлаган. Яз җитә бугай. Түбә кыегындагы боз сөңгесе кечерәйгән. Аның да очы там­ чыга әйләнгән.

Тамчы

Тып-тып. Тамчы тавышымы ул? Әйе, тамчы икән. Яз җит­ кәнен хәбәр итә. Бик каты чиртә. Тәрәзәне ватмас микән?

Тамчы

Тәрәзә кыегында тамчылар бии. Алар аннан баскыч төбенә сикереп төшәләр. Аяк киемнәрем шунда минем. Тамчы тулгандыр инде.

Чынаяк өстендә тамчылар бии. Самавыр борыны шаяра. Тыштагы тамчы аларны да үз янына чакыра. Тамчы! Тыптып! Чык-чык!

Әбием

Әбиемә алтмыш яшь. Бер дә карт түгел ул. Битләре алсу. Күзләре кара. Үзе гел көлеп тора.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]

  • #
  • #
  • #

    04.02.2016283.14 Кб11Obrazovanie_6.doc

  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #

Исәнмесез хөрмәтле “Ачык дәрес” газетасын
оешытучылар. Мин Гарифуллина Илзирә. Сезнен газетага беренче тапкыр  дәрес
эшкәртмәсе җибәрәм.  Зинһар өчен. материалны, мөмкин булса, киләсе санда
бастырмассыз микән. Дикрет ялыннан соң эшкә чыктым. Аттестация  өчен бик кирәк
иде. Алдан ук рәхмәт.

2нче
сыйныфның рус төркеме татар теле дәресе

 Илзирә
Гарифуллина,
Түбән Кама районы Кама Аланы 2нче
урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема: “Кыш”
темасын кабатлау. “Кышкы уеннар”

Максат: Кыш
темасына караган сүзләрне кабатлау, аларны укучы сөйләмендә активлаштыру;
өйрәнгән сүзләрне диалогта куллану.

Көтелгән нәтиҗә

Шәхси нәтиҗә:
Аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.

Предмет нәтиҗәсе:
Белемнәрне практикада куллана белү.

Кышкы уен төрләрен
әйтә уенга чакыра белү. Һава  торышын әйтә белү.

Метапредмет
нәтиҗәсе.

 Регулятив:
Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәтү.

Танып белү:
Укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү.

Коммуникатив:
Әңгәмәдешең белән аралашу калыбын төзү.

Дәрес төре:
Кабатлау дәресе.

Җиһазлау:
индивидуаль карточкалар, смайликлар, кыш темасына рәсемнәр, мультимедия, Р.З.
Хәйдәрова  2нче сыйныф өчен “Күңелле татар теле” дәреслеге.

                                 
                            Дәрес барышы.

1.     Оештыру
өлеше.

-Исәнмесез
укучылар. Хәерле көн. Укучыларда яхшы кәеф тудыру.

(Укучылар
хор белән шигырь әйтеп үтәләр)

Хәерле
көн телим алсу таңнарга.

Зифа
талларга,

Туган
илемә,

Туган
җиремә


Кәефләрегез ничек?(укучылар смайликлар кулланып үз кәефләрен белдерәләр)

Дежур
укучыны тыңлау.

2.     Актуальләштерү.

-Әйдәгез,
искә төшерик әле, без алдагы дәресләрдә нәрсә турында сөйләштек? (Кыш турында)


Декабр
ь, гыйнвар, февраль – бу нинди айлар?
(бу кыш айлары)

-Кыш
көне һава торышы нинди була? (Укучылар кышның билгеләрен әйтеп үтәләр: салкын,
кар ява, елгада су туңа һ.б.)

Без
ничек киенәбез? (җылы киенәбез)

3.     Уку
мәсьәләсен кую.

Интерактив
тактада рәсем.

-Тактадагы
рәсемгә карыйк әле. Бу рәсемдә сез нәрсәләр күрәсез? (Балалар уйныйлар.)


Алар нинди уеннар уйныйлар? ( Кышкы уеннар)

-Димәк,
без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (Кыш һәм кышкы уеннар турында)

      4. Уку
мәсьәләсен чишү.


Әйтегез әле, кыш көне без нинди уеннар уйныйбыз? (Кыш көне чаңгы, чана,
тимераякта шуабыз. Кар бабай ясыйбыз һ.б.)

Парларда
эш.

-Мин
сезгә чиста битләр өләштем. Хәзер һәр пар “Кышкы уеннар” темасына диалог төзи.
(диалог төзиләр)

-Әйдәгез,
бергәләп төзегән диалогларны тыңлыйк. (Диалог сөйләтү)

-Хэзер
алдыгызда яткан смайликлар белән һәр сөйләгән парның эшен бәялик эле.

(Смайликлар
белән бәяләү
J-“5”, K
“- “4” ,
L“3”)

5.    
Ял минуты.

Мин
сезгә сүзләр әйтәм. Әгәр кыш темасына кагылышлы булса 1 тапкыр чәбәклибез, ә
кагылмаса тыпырдыйбыз.

Кыш,
яңгыр ява, урамда буран, кошлар җылы яктан кайттылар, чаңгы, кар ява, кояш
кыздыра, шугалак ясыйбыз һ.б. (Укучылар хәрәкәтләр ясыйлар)

Ситуатив
күнегүләр.

        
Спроси у друга. любит ли он кататься на
лыжах;

        
Спроси у друга выйдетли он играть на
улицу;

        
Спроси у друга, есть ли у него коньки;

Группаларда
эш.

Укучылар
4 группага бүленә. Һәр группа алдында карточкалар. Карточкада бирелгән нокталар
урынына сүзләр куеп җөмләләр төзергә.

1карточка:
Мин кыш … яратам.

2
карточка: Кыш көне без … , … , … шуабыз.

3
карточка: Мин … шуарга яратам

4
карточка: Вәли кошларга … ясады.

(Укучылар
эшләп бетергәч, дөреслеген интерактив тактадан тикшерәләр. Үзләре бәялиләр.
J-“5”,
K
— “4” ,
L“3”)

Тыңлап
аңлау күнегүләре.

-Дәреслектә
бирелгән “Тауда” текстын табабыз. Искә төшерү өчен укып чыгыйк әле.


хәзер мин җөмләләр укыйм, ә сез текстка туры килә яки текстка туры килми
җавабын бирәсез.

 1.
Вәли белән Нәсим кар бабай ясадылар.(текстка туры килми)

 2.
Вәли белән Нәсим тау ясадылар. (текстка туры килә)

 3.
Сәлим урамга чыкмады. Ул авырды (текстка туры килә)

 4.
Бу синең тау түгел, -диде Вәли (тектка туры килә)

 5.
Шу, син дә шу, — диде Сәлим. (текстка туры килми)

6.
Дәресне йомгаклау.

  
Бүген без сезнең белән кышкы уеннар турында сөйләштек. Хәзер    һәркем кыш көне
нинди уеннар уйнарга ярата, әйтеп китегез әле. (һәр  укучы җөмлә төзеп яраткан
уены турын да әйтә)

6.    
Рефлексия.

Бүгенге
дәрестә нәрсәләр белдек? Сезгә нәрсә җиңел булды?

Кайсы
сорауларда авырлыклар туды?кебек сораулар бирү. Әгәр дәрестә бар нәрсә дә
аңлашылса, авырлыклар тумаса
J-“5”, Әгәр кайда
да булса кыенлык туган булса
K “- “4”, Әгәрдә
дәрестә сезгә бернәрсә дә аңлашылмаса
L“3”куегыз.
(Һәр укучы үз белемен бәяли)

Смайликлар
ярдәмендә дәрескә нәтиҗә ясау, билгеләр кую.

7.    
Өйгә эш.

Һәр
укучыга кыш темасына рәсем таратыла. Рәсемне буярга һәм рәсем астына рәсемгә
туры килгән җөмләләр язарга. Икенче дәрестә рәсемнәр җыеп алынуы һәм “Кышкы
уеннар” дигән кечкенә китапчык ясаячаклары турында әйтелә.

Слайд 1

КЫШКЫ УЕННАР Бәйләнешле сөйләм үстерү

Слайд 2

Үзе салкын , үзе бик матур …

Слайд 3

КЫШ БИЛГЕЛӘРЕ

Слайд 4

Бездә к унакта- Кыш бабай!

Слайд 6

РЕБУС ЧИШҮ КЫ 10 НАР Е КЫШКЫ УЕННАР

Слайд 7

Урамда … ява. Балалар …… ясыйлар. Кызлар … , … шуалар. Малайлар … уйныйлар. чана чаңгы кар хоккей кар бабай СҮЗЛӘРНЕҢ УРЫНЫ КАЙДА?

Слайд 8

Әйдәгез , сөйләшәбез!

Слайд 9

ЯЛ МИНУТЫ

Слайд 10

СОРД КАРДС Чана ,буран,хоккей уйный, чаңгы шуа,тимераяк, кыш,кар бабай ясый,җил,кәшәкә,чана шуа, кар, чаңгы,кар атыша,тауда шуа чана чаңгы тимераяк кәшәкә кар җил буран кыш хоккей уйный чаңгы шуа кар бабай ясый чана шуа кар атыша тауда шуа

Слайд 11

КЫШ БАБАЙ СОРАУ БИРӘ Как вы скажете? -на улице снег идёт -на улице холодно -У меня лыж нет , а санки есть. -Я иду на горку. Как вы спросите у друга? -У тебя лыжи есть? -Ты катаешься на санках?

Слайд 12

СЕЗ НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ? ВЫ КАК ДУМАЕТЕ?

Слайд 13

Карточкалар белән эш Малай тауда шуа. Малай таудан кайта. Малай тауга бара.

Слайд 14

С А Й Л А Г Ы З ВЫБИРАЙТЕ

Слайд 15

Р ӘХМӘТ

Слайд 16

Иг ъ тибарыгыз өчен рәхмәт ! САУ БУЛЫГЫЗ

Хатлар – тормыш көзгесе

Кышкы каникуллар

Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар. Ә миңа ак тунлы кыш ошый. Чана-чаңгыда шуарга, кар атышып уйнарга, тәгәрәтеп, Кар бабай ясарга була. Ә кар күп булса, уеннар тагын да кызыклырак. Биек таудан выжылдап очып төшәсең, күмәкләшеп, карда аунап аласың да, тирләп-пешеп өскә үрмәлисең, аннан тагын, тагын. Бер дә туйдырмый андый…

Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар. Ә миңа ак тунлы кыш ошый. Чана-чаңгыда шуарга, кар атышып уйнарга, тәгәрәтеп, Кар бабай ясарга була. Ә кар күп булса, уеннар тагын да кызыклырак. Биек таудан выжылдап очып төшәсең, күмәкләшеп, карда аунап аласың да, тирләп-пешеп өскә үрмәлисең, аннан тагын, тагын. Бер дә туйдырмый андый уеннар. Бияләйләр боз булып ката, битләр уттай яна, үзе шундый рәхәт!
Дусларым белән тимераякта шуарга да яратам. Боз өстенә беренче чыгу белән җиңел генә шуып китеп булмый, әлбәттә. Таеп китеп, бозга барып төшкән чаклар да күп булды. Тик без аннан гына куркып кала торганмыни?! Шугалакка берничә тапкыр барганнан соң, хәйран шәп шуа башладым. Биючеләр бии-бии остара дигән кебек, мин дә шуа-шуа остардым. Кышкы каникуллар җитүгә чанада да, чаңгыда да, тимераякта да шуарбыз.
Гатиятова Вәсилә,
IVА сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги:

250

Гатиятова
Люция Ленаровна

Учитель
татарского языка

ВСОШ
№2 Зеленодольский район, п.Васильево

Тема:
Кышкы уеннар

Максат:
Балаларның кыш фасылы турында булган
белемнәрен баету һәм системалаштыру,
кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы
белемнәрен ныгыту; бәйләнешле сөйләм
телен камилләштерү; эзлекле һәм мөстәкыйль
фикерләүне үстерү; татар теленә өйрәнүгә
кызыксыну уяту.

Җиһазлау:
дәреслек, компьютер, мультимедийный
проектор, сорау һәм җаваплары презентация
итеп ясалган.

Дәрес
барышы.

  1. Оештыру
    өлеше.

  1. Уңай
    психологик халәт тудыру.


Сегодня у нас, ребята, будет необычный
урок. В чем же заключается его необычность?
Мы соединили урок татарского языка и
урок изобразительного искусства(рисования).
У нас сегодня гости. Это учителя татарского
языка из разных городов и сел РТ. Давайте
поздороваемся с ними, ребята.


  1. Исәнмесез балалар, утырыгыз.


Бүген ничәнче число?


Атнаның нинди көне?


Урамда бүген көн нинди?

  1. Белемнәрне
    актуальләштерү.

а)
сүзләрне кабатлау: җил, салкын, җылы,
болытлы, аяз, бозлавык, кыш, кар ява,
буранлы, суык, карлы, кыш бабай, кар
бабай, кар кызы, чана, чаңгы, тимераяк,
шуа, шуабыз, шугалак, уйныйбыз.

б)
1 енче укучы.

Синең
исемең ничек?

(Минем
исемем …)

-Синең
фамилияң ничек?

(Минем
фамилиям …)


Сиңа ничә яшь?

(Миңа
… яшь)


Синең чанаң бармы?

(Әйе,
минем чанам бар)


Син таудан шуарга яратасыңмы?

(Әйе,
мин таудан шуарга яратам)

2
нче укучы

Синең
исемең ничек?


Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

(Мин
беренче сыйныфта укыйм)


Син чаңгыда шуа беләсеңме?

(Әйе,
мин чаңгыда шуа беләм)

3
енче укучы


Синең исемең ничек?


Син кайда яшисең?

(Мин
Васильевода яшим)


Син кайсы республикада яшисең?

(Мин
Татарстан республикасында яшим)

4
енче укучы


А теперь ты, Данил, спроси своего соседа,
как его зовут? Пойдет ли он сегодня на
каток?

в)
Түбәндәге диалогларны тәрҗемә итү:


  1. Саша, син бүген урамга чыгасыңмы?


Юк, бүген салкын, җил.

  1. Алсу,
    әйдә чана шуабыз.


Минем чанам юк, чаңгым бар.


Ярар. Мин чана шуам, син чаңгы шуарсың.

  1. Әни,
    бүген салкынмы?


Әйе, уналты градус салкын.

  1. Азат,
    әйдә тауга барабыз.


Әйдә. Бүген көн җылы, рәхәт.

Физ.
минут. (Карусель)


  1. Дәреслек.(72
    бит, кышкы көн)

  1. Укып
    чыгу (укытучы)

  2. Балалардан
    укыту, тәрҗемә итү.

  3. Сорауларга
    җавап бирү:

  • Бүген
    көн нинди?

  • Җил
    исәме?

  • Салкынмы?

  • Нәрсә
    ява?

  • Урамда
    ничек?

  1. А
    теперь посмотрим на картинки и вспомним,
    в какие игры мы любим играть зимой.
    (рәсменәр күрсәтелә һәм балаларның
    җаваплары)

  2. Рәсем
    ясала(кар бабай).

  3. Ребята,
    о чем мы говорили сегодня на уроке
    татарского языка?

(Кыш
турында, кышкы уеннар турында). А сейчас
давайте споем
песню
«Кыш»

-Молодцы,
наш урок окончен. Сау булыгыз!

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.

Татарча сочинение “Кышкы салкын көннәрдә|Кышкы салкын коннэрдэ”

Сочинение на татарском языке на тему “Кышкы салкын көннәрдә”/”Кышкы салкын коннэрдэ”Менә кыш та килеп җитте. Дөнья мамыктай ак карга күмелде. Ул энҗе карда ятып ауныйсы килә, ләкин бик салкын.
Әйе, кыш үзенең суыкларын сиздерә башлады. Кыш үзен күрсәтә! Битне, колакларны чеметтерә. Хәтта мәктәпкә дә бармадык. Урамда салкын булса да, тәрәзәдән караганда, бик матур күренешләр ачыла. Кар бөртекләре ак чәчәкләрне хәтерләтеп төшә. Нәкъ Такташтагыча:
Ак чәчәкләр ява.
Дөнья матур,
Шундый матур булып тоела;
Күге зәңгәр, гүя йолдызлары
Ак кар булып җиргә коела…
Кар яуганда, тәрәзәдән күзләремне алмыйм. Өйдә күңелсез миңа. Урамга чыгасы килә. Әмма тәрәзәгә рәсем булып төшкән ак сакаллы Кыш бабай күз кысып, шаян елмаеп: “Урамда салкын, колак-борыннарыгызны өшетермен”, − дип әйтә сыман.
Шулай да кайбер балалар урамга чыкмыйча түзмәгәннәр. Алар барыбер тимераяк, чаңгы-чана шуа бирәләр, кар атышып уйныйлар, кар бабай ясыйлар, тау өяләр, тауны су белән катыралар. Шулай итеп суыкны үртиләр. Ә ул аларны тагын да катырак чеметә.
Ә миңа өйдә күңелсез. Ләкин мин беләм: тиздән көннәр җылыныр, кояш чыгар. Каян беләсең, дисезме? Беләм. Әбиемнең тәрәзә төбеңдәге гөлләре, өебездә үсеп утырган яшел лимон агачы сер итеп әйттеләр миңа. Алар да нәкъ минем кебек ямьле язны көтәләр. Тиздән кошлар канатларында язны алып кайтырлар, күңелемдәге хыялларым тормышка ашар.
Кар ява, буран уйный. Ләкин болар барысы да тәрәзәнең урам ягында. Шулай моңланып, хисләнеп күңел язны көтә.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Кышкы салкын коннэрдэ” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Кфу дополнительные баллы к егэ
  • Кышкы уеннар сочинение 2 класс на татарском языке
  • Кфу графический дизайн экзамены поступающим
  • Кышкы табигать сочинение 11 класс
  • Кфу графика вступительные экзамены

  • Добавить комментарий

    ;-) :| :x :twisted: :smile: :shock: :sad: :roll: :razz: :oops: :o :mrgreen: :lol: :idea: :grin: :evil: :cry: :cool: :arrow: :???: :?: :!: