Татарча сочинение “Укытучы булсам”
Сочинение на татарском языке на тему “Укытучы булсам”
Уйладым, уйладым да шундый фикергә килдем: укытучы булам. Укытучы һәрбер баланы укырга, язарга өйрәтә. Хәтта президентларны да укытучылар укыткан бит.
Укытучы булу җиңел түгелдер. Моның өчен бик күп белергә, балаларны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк.
Шул көннән бирле, мин һәр көн укытучы булу турында уйланам. Кечкенә чагымны, беренче тапкыр мәктәпкә баруларымны искә төшердем. Күз алдыма балалар бакчасындагы тәрбиячеләрем, беренче укытучым килеп басты, һәм мин бер фикергә килдем: укытучы − иң мактаулы һәм иң намуслы хезмәт иясе. Укытучыдан башка беркем дә һөнәргә өйрәнә алмый. Укытучы − барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше. Шуның өстенә, алар әле һөнәр генә түгел, ә тәрбия дә бирәләр. Ә мин нинди укытучы булыр идем соң?
Әгәр дә мин укытучы булсам, һәр укучымны ихтирам итәр идем, чөнки һәр кеше, шул исәптән, бала да − шәхес бит.
Укытучы булсам, мин дәресләрне кызыклы, балалар сулыш алырга да онытып, кызыксынып, игътибар белән тыңларлык итеп үткәрер идем. Мин аларга слайдлар, проекция экраннарында компьютер программалары күрсәтер идем. Бөтен биремнәрне принтерда яхшы кәгазьгә бастырып бирер идем. Һәрбер карточка темага туры килгән рәсемнәр яки фотографияләр белән бизәлгән булыр иде. Мин һәр укучының партасында компьютер торуын булдырыр идем һәм күпчелек биремнәрне өйрәтүче программалар рәвешендә бирер идем. Ә билгеләр икәү генә булыр иде: “үти алган” һәм “әлегә йомшаграк”.
Менә шундый укытучы булыр идем мин!
Мин-укытучы
(Эссе)
Укытучы!
Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән,
Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.
Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел,
Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен,
Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.
Мин-укытучы!
Кешенең якты хыяллары, иң матур истәлекләре балачагы яки үсмер еллары белән бәйләнгән. Мин кечкенә чагыннан ук укытучы булырга хыялландым. Бала вакытта күрше кызлары белән “укытучылы” уйный идем. Әниләрнең мич агарта торган акшарлары арасыннан йодрык кадәрле акбур табып алып, такта кисәкләренә язып, “ яңа теманы” аңлатам, сораулар бирәм. Хәтта дәфтәр битләреннән журнал ясап, билгеләр куя идем. Балачак хыяллары матур хатирәләр булып истә калган.
Кем генә беренче укытучысын сагынып искә алмый икән? Минем беренче укытучым- Чернова Александра Игнат кызы. Ул бик төгәл, таләпчән, мәрхәмәтле иде. Беренче тапкыр укырга, кулларымнан тотып язарга өйрәтүче дә Шура апа булды. Шул вакытта мәктәпкә Иске Кормаш авылыннан яңа укытучы Мәсхүдә апа Шәмсетдинова килде. Ул безгә яңа җырлар, биюләр өйрәтте. Урта сыйныфларда укыганда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче укытучым- Ибраһимова Зәкия апа.Мин аларны хәзер дә якты, җылы хисләр белән искә алам, зур рәхмәтемне белдерәм.
Мәктәпне бетергәч, укытучым Зәкия апа киңәшен истә тотып, мин Казан Дәүләт пединститутының филология бүлегенә юл тоттым. Пединститутта укыганда безгә педагогия фәннәре докторлары, профессорлар: Харисова Чулпан Мөхәррәм кызы, Галимуллин Фоат Галимулла улы, академик Зәкиев Мирфатыйх Зәки улы ныклы белем бирделәр. Кулыма диплом алгач, мин туган якларыма кайттым. Шунысы кызык, институтка укырга кергәндә дә “Мин ни өчен укытучы булырга телим?” дигән темага сочинение язган идем. Инде хәзер ни өчен укытучы булдым дигән сорауга җавап эзлим.
Хатирәләр белән тулы хезмәт юлын барлаганда беренче тапкыр аяк басып кергән мәктәп баскычлары, саф күңелле балаларның өмет тулы карашлары күз алдына килә. Башта төрле уйлар… “Балаларга ныклы белем бирә алырмынмы? Аларның күңеленә ачкыч табып булырмы?” Парта артында балкып утырган балаларны күргәч, бу шикләр юкка чыкты, шау-шулы мәктәп тормышы башланды.
Укытучы һөнәрен сайлаганыма һич кенә дә үкенмим.Минем укучыларымның да күбесе югары уку йортларында белем алдылар. Алар арасында шәфкать туташлары, тәрбиячеләр, укытучылар бар, Хәзер инде үзләре гаилә корып,балалар үстерәләр.Мәктәп тәмамлауларына күп еллар үтсә дә, укучыларым килеп исәнләшәләр, хәлемне сорашалар. Ул мизгелләр мактаулы кәгазьләрдән дә кыйммәтрәк. “Куйган хезмәтем бушка китмәгән, балаларның тәрбияле кеше булуында минем дә өлешем бар бит”,- дип горурланып куясың.
Укытып чыгарган балаларың өчен син хәзер дә җаваплы.Башлангыч сыйныфтан югары сыйныфка күчкәч, аларның ничек укулары белән кызыксынасың. Бердәм Дәүләт имтиханнарын биргәндә дә җан атып йөрисең. Олы юлга аяк баскач та укучыларыңның тормышлары турында белешеп торасың. Гүя үз балаларың кебек якын алар. Шатлыкларына сөенеп, кайгылары өчен борчыласың. Шулай гомеренең ахырына кадәр укытучы балаларның икенче “әниләре” булып каладыр. Үзенең хезмәт җимешен күреп сөенү, үзен бәхетле итеп сизү өчен аңа бик күп еллар кирәк.
Мин – укытучы. Ә укытучы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Аның һәр адымы гына түгел, кызыксынулары, бөтен яшәеше күз алдында. Авылда һәр йортта диярлек ул укыткан укучы яши. Димәк, сине бала гына түгел, әти-әни, әби-бабай да күзәтә. Шулай булгач, синең сөйләмең, киемең, килеш-килбәтең, тормыш алып баруың да читтә калмый. Укытучы гаиләсендә үрнәк әни булырга, үз балаларына да яхшы тәрбия бирергә тиеш, дип саныйм.
Укытучы ,белем бирү белән бергә, тәрбия эшләрен дә алып бара. Укытуның нигезе тәрбия булганлыктан, тәрбия эше дә акрынлап һәм тәртип белән камиллеккә ирешү икәнлеген күрсәтеп, Риза Фәхреддин тәрбияче- укытучының тырышлыгы нәтиҗәсендә балаларда булган көч-куәтләрнең һәм табигый сәламәтлекләрнең арта баруын аңлатып бирә. Дөньяга килгән һәр баланы бөек һәм гүзәл шәхес итеп җитештерү өчен аларны сабый вакытларында ук тәрбияләү кирәклеген ассызыклап күрсәтеп, ул “Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс. Мондый тәрбия – иң кирәкле эш булачактыр”, — дип яза.
Мин башлангыч сыйныфларда укытам. Башлангыч сыйныф укытучысына аеруча зур җаваплылык өстәлгән. “ Бала күңеле ак кәгазь, ни чәчсәң шуны урырсың”, — дигәннәр өлкәннәр. Бала белән никадәр иртәрәк шөгыльләнә башласаң, нәтиҗәсе шулкадәр яхшырак булачак, ди белгечләр. Галимнәр раславынча, бала 6 яшькә кадәр бөтен гомер буена аласы тәрбиянең 70 процентын алып бетерә икән. Бүгенге көндә сабыйлар белән эшләүнең бөтен дөнья белә торган методикалары бар. Мария Монтессори, Глен Демон, Массару Ибука… М. Монтессори методикасына килсәк, ул вак моторикага һәм сенсорикага зур әһәмият бирә. Башлангыч сыйныфларда да моториканы үстерү дәвам итә. Аңа төрле уеннар, уенчыклар керә: шнур чишү, бәйләү, мәрҗән тезү, сәйләннәр белән эшләү камыр һәм пластилин әвәләү, туп белән уеннар, текстуралы тукымалар белән танышу, бармак уеннары.
Башлангыч сыйныф укытучысы баланы укырга, язарга, аңлаешлы итеп сөйләм төзергә, кешелекле, игелекле , сәламәт балалар тәрбияләргә тиеш. Туган җиргә мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү дә безнең бурыч булып тора. Ризаэддин Фәхреддин сүзләре белән әйтсәк, “Бала чакта алган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү- минем төп бурычым. Тәрбия эшемдә кулланма итеп Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы чыгарган “Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану” дигән җыентыкны алдым. Башка укытучыларга да бу җыентыктан кулланырга тәкъдим итәр идем.
Тәрбияле бала – мәктәпнең генә түгел, гаиләнең дә җимеше. Тәрбия эшләрен ата-аналар белән бергә алып барырга кирәк. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада ышаныч тудырсак, ул тормыш авырлыклары алдында каушап калмас, дөрес юлны табар дип ышанам.
Тормыш алга бара, үсә, үзгәрә.Заман мәгариф системасы алдына балаларга белем бирү максатын һәм бурычларын тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куя. Мәктәпләргә яңа технологияләр, интернет ресурслар, яңа төр программалар керә. Уку-укыту процессында яңалыкларны тормышка ашыру өчен, яңа дәүләт стандартлары төзелде. Яңа федераль дәүләт белем бирүнең мәгариф стандартына күчү “Безнең яңа мәктәп” милли мәгариф проекты инициативасы юнәлешләренең берсе булып тора.
Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, кечкенәдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү, үз иленең чын гражданины тәрбияләү. Яңа стандарт укыту процессында милли һәм региональ компонентларны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Ник дигәндә, укыту стандартларының берничә пунктында милли, региональ һәм этник үзенчәлекләрне өйрәнү турында сүз бара. Региональ компонентларны өйрәнү атнасына бер – ике дәрес белән генә чикләнмичә, мәктәптән тыш эшләрдә дә алып барылачак, башка предметларны укытканда да региональ үзенчәлекләрне истә тотарга кирәк булачак. Бала туган телен, әдәбиятын, тарихын белергә тиеш.
Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыларда универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперт, җитәкчесе булырга да тиеш.ФГОС кертү традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә, укытуның үзбәясен күтәрүгә ярдәм итәчәк.Укытучы да заман белән бергә атларга тиеш. Ул үз эшендә яңа алымнар кулланып, укучыларга төпле белем бирә, мәктәп, район,республика, бөтенроссия, халыкара конкурсларда һәм олимпиадаларда катнаша, үз белемен күтәрү өстендә даими эшли.
Мин үзем дә дәресләрдә компьютер, интерактив такта, интернет ресурслардан файдаланырга тырышам. Чыбыксыз интернет аша методик әсбаплар белән танышырга, электрон китапханәдән кулланырга, башка укытучыларның хезмәтләре белән танышырга һәм өйрәнергә була. Хәзерге заман мәктәпләрендә белем бирү һәм иҗат итү өчен зур мөмкинлекләр тудырылган. Бары тик эзләнергә, иренмәскә, үзеңә максат куеп эшләргә генә кирәк. Балалар да интернет челтәреннән дәресләргә әзерләнгәндә, олимпиада, КВН, төрле интеллектуаль конкурсларга катнашканда кирәкле мәгълүмат белән таныша алалар. Аларга кирәкмәгән, зыянлы сайтларга кермәскә кирәклеген аңлатырга кирәк. Шуның өчен балаларга аерым сайтлар булдырылган. Мәсәлән, “Солнышко”, “Чудесенка”, “Мультикейс”, төрле мультфильмнар һәм әкиятләр булган интерактив тавышлы мультимедияле китапханә “Бала”. Башлангыч сыйныфларда ук укучылар интернет челтәре аша хәбәрләр, электрон хатлар яза белергә, компьютерда татар һәм рус телендә генә түгел, чит телдә текстлар җыярга өйрәнергә тиеш. Дәрестә акбур гына түгел, проектор, флэшка, видеокамера, диктофон да куллану таләп ителә. Башлангыч сыйныф укучылары проектлар төзи белергә тиеш. Ләкин, чынлыкта ничек соң? Дөресен әйткәндә, проект эшләү күпчелек укытучы җилкәсенә кала. Минем уйлавымча, проект эшләүне иң башта кызыксынган укучы белән бергә эшләп карарга кирәк. Укучы эшләрен мәктәптә күрсәтергә, аның эшләре белән калган укучыларны да кызыксындырырга, кыюрак булырга өйрәтергә кирәк.
Укучы укытучы белән берлектә, үзе компьютер артында утырып, интернет битләреннән мәгълүматлар эзләсен, китапханәләрдән кирәкле китаплар табып, проектка кагылышлы темага материаллар тапсын. Авыл халкыннан да үзләре кызыксынган сорауларга җавап табып, бу эшкә ата-аналарны да тартсыннар иде. Эзләнү барышында фотоаппарат белән фотога төшерергә дә, әкренләп презентация эшләргә дә өйрәнсен. Минем уйлавымча, башлангыч сыйныфларда укучы бала 20-30 битлек проектлар эшли алмый. 5-6 битлек презентация булса да бала үзе эшләсен, үзе өйрәнсен иде. Аз булса да, укучы үзенең эшләгән эшенә сөенсен, күңел биреп эшләсен. Безнең халык: “Тамчыдан күл җыела”,- дип юкка гына әйтмәгән.
Минем дә проектлар конкурсында катнашканым бар. Кайбер проектларны карагач, укучы проекты түгел икәнен аңлыйсың. “Моны укучы мәңге эшли алмый инде”,- дип утырасың. Безгә үз-үзебезне алдамаска, проект эшләргә укучыларны өйрәтергә кирәк. Проект эшләргә өйрәтергә, эзләнергә, табарга күбрәк вакыт бирелсен иде.
Без балаларга нинди белем һәм тәрбия бирәбез, киләчәгебез дә шундый булачак. Заман укытучысы һәрдаим үз өстендә эшләргә, белемен арттырырга, заман белән бер сафта атларга, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Риза Фәхреддин әйткәнчә: “Әгәр син һәрбер укучыга олы шәхес итеп карасаң, аның нәтиҗәсе дә, әлбәттә инде, яхшы булачак…” Бары тик үз һөнәреңне яратсаң гына, эшеңә бар көчеңне биреп эшләсәң генә син чын укытучы булачаксың.
Һәркөн иртән торып , якты хыялларым белән укучыларым янына ашыгам. Киләчәктә укучыларыма маяк булып, аларга остаз һәм киңәшче булсам, аларны ялгыш адымнардан саклап кала алсам, мин бик бәхетле укытучы булыр идем.
Мин -укытучы (эссе)
Бу тормышта минем адымым нык,
Укытучы минем һөнәрем
Бар көчемне, талантымны биреп,
Балалар, дип уза көннәрем.
Һәрберебезнең күңелендә еш кына кеше ни өчен яши дигән, төгәл җавап бирә алмаслык мәңгелек сорау туа. Бу сорауны үземә дә еш бирәм дә акланырлык сәбәпләр эзлим. Без бу дөньяда ни калдырабыз дигән сорауны еш ишетәбез һәм уйланабыз. Шушы мең сорауларга җавапны мин үземнең яраткан эшемдә таптым. Укытучы һөнәрен сайлавым очраклы гына түгелдер, мөгаен. Хыялыма ирешүдә, беренчедән, туган авылымда укыткан ачык йөзле, киң күңелле, сабыр холыклы, олы йөрәкле татар теле укытучысы- сыйныф җитәкчем юнәлеш бирсә, икенчедән, татар теле һәм әдәбияты укытучысының үз эшен яратып башкаруы этәргеч булгандыр, мөгаен.
Бүгенгедәй хәтеремдә, әниемнең кулларына тотынып мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә ап-ак алъяпкыч, толымнарымда ап-ак тасмалар, күңелемдә ап-ак хыяллар…
Әйе, хәзер дә күз алдымда: тәүге мөгалимәм — мәрхүмә Нәкыя апамның елмаюлы серле карашы. Мәктәп бусагасын атлап кереп, чыгып киткәнче ул миңа: ”Синең урының мәктәптә, балалар янында, син укытучы булыр өчен яратылган “,- ди иде. Мәктәп елларының якты хатирәсе җанымны җылытып җибәрә. Мәктәпне тәмамлавыма утыз тугыз ел вакыт үтеп тә киткән. Кайларда гына йөрсәм дә, мәктәптән баребер аерыла алмадым. Кеше тормышында мәктәпнең нинди мөһим урын тотканына тагын бер кат ышандым. Укытучы!
Бу яшь буын юллар юнәлешен
Синнән ала кая барырга?!
Алар гомере заман килере өчен
Җаваплы син тормыш алдында, — дип яза, яраткан шагыйрәбез Клара Булатова.
Әйе, мин дә 25 ел мәктәптә эшләү дәверендә бу эшне ни дәрәҗәдә җаваплы икәнлеген аңладым. Мөгалим — дөньяга яктылык, җылылык иңдерүче кояш бит ул! Укытучы күңелендә һәрчак яз гына. Башкача булуы да мөмкин түгел. Ул бит үзенең укучыларына самими хисләр бүләк итә.
Укытучы– дөньны танып белергә омтылучы балаларның керсез пакъ күңелләренә гыйлем орлыкларын чәчүче һәм аларның матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, әниләр белән бер үк дәрәҗәгә куярлык – изге зат. Минемчә, бала күңеленә иң якын кеше ул – Укытучы. Укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш ул? – дигән сорауга мин болай дип җавап бирер идем. Укытучы кешегә иң башта – табигать биргән сәләт, сабырлык, тирән белем, күркәм холык, һәрвакыт үз-үзеңне башкаларга үрнәк итеп тота белү сыйфаты хас булырга тиеш. Шушы зур исемне аклау өчен бөтен көчемне куям. Үземнең укытучы һөнәрен сайлаганыма горурланып яшим. Үзеңнең яраткан эшең булу — үзе зур бәхет бит ул! Зур сулыклар бәләкәй чишмәләрдән башланган кебек, һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята. Чишмә башыбызда торучы, олы тормышка тәүге адым ясарга ярдәм итүче бит мин — Укытучы!
Куйган максатларыма ирешү өчен, белем алырга кирәклегенә төшендем. 11 классны бетереп, туган авылдан чыгып китү һәрбер бала өчен авырдыр, дип уйлыйм. Минем авылым — Кызыл Күл әрәмәле болыннарга, калын урманнарга, челтерәп аккан чишмәләргә кош- кортларга, җәнлекләргә бай Биектау районында урнашкан. Биектау районы үзенең эшчән халкы, талантлы яшьләре белән дан тоткан. Мин дә урта мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамладым. Түбән Кама педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлап, хезмәтемне Яр Чаллы шәһәренең 41нче урта мәктәбендә башлап җибәрдем. Беренче педпрактика вакытында укытучы минем һөнәрем булуына төшендем. Минем мәктәп тормышым башланды. Олы тормыш юлына беренче адымнар. Мәктәпнең милли эшләр урынбасары Диләрә Вагыйз кызы мине ягымлы итеп каршы алды. Укытуның беренче елында ук сыйныф җитәкчесе дә булырга туры килде.
Язмыш… Кеше бер генә урында тапталып тора алмый, гомере буе эзләнә, хыяллана, шуңа күрә зур сынауларга дучар була. Язмыш мине дә 21 елдан соң кире туган якларыма алып кайтты. 2001 нче елдан Биектауның 3 нче мәктәбендә укытучы эшчәнлегемне дәвам итәм.
Безнең мәктәп табигатьнең бик матур җирендә урнашкан. Иртән табигать белән серләшә-серләшә мәктәпкә киләм, юлда сине нихәтле әти-әни сәламли! Аларның җылы карашлары күңелдә яшәү чаткылары уята. Бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек кабинетларда эшләү — үзе бер бәхет. Эшләү өчен бөтен уңай шартлар да тудырылган.
Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда–күзләр, күзләр. Ә бу күзләрдә мең төрле сорау, мең төрле проблема. Бу сорауларга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Мин аларның күзләренә карап, шул сорауларга көн саен әкрен гена җавап эзлим, алар белән бергә уйлыйм, көләм, шатланам. Минем бурычым — укучыда эчке матурлыкка омтылыш тудыру, киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карый белергә өйрәтү. Әдәбият дәресендә бала әсәрдәге вакыйгалар һәм янәшә сурәтләнгән язмышлар белән таныша: күтәрелгән тема буенча фикер алыша, аңа үз мөнәсәбәтен белдерә. Мин укучыларның һәрберсенә әйтергә мөмкинлек бирәм, чөнки һәр бала – үз фикерен әйтергә хокуклы шәхес. Ничек бар шулай кабул итәм мин аларны. Аларның һәрберсе сәләтле. Сыйныфларда балаларны өч төркемгә бүләм: бик көчлеләр, уртача сәләтлеләр, йомшаграклар. Мин беренче дәрескә кергәндә үк аларны үзем өчен билгеләп куям һәм дәресне шул юнәлештә оештырам. Укучыда булган сыйфатларны үстерү, камилләштерү – минем бурычым.
Дәресләр… Алар укучы белән укытучының бергәләп иҗат итүенә нигезләнергә тиеш. Мин дәрестә – киңәшче, өйрәтүче, ярдәмче, юнәлеш бирүче, әйдәп баручы. Мин алар белән бәхәсләшәм, иҗат итәм, фикер алышам, мөстәкыйль карарлар кабул итәм. Балаларның кызыксыну күзләрен күреп сөенәм. Әзерлексез килгән укучыларны да үз фикерен әйтергә өйрәтәм, чөнки белемгә омтылу чаткыларын кабыза белү — укытучының тагын бер бурычы. Мин тәгъдим иткән биремнәр укучының проблемасына әйләнергә, аның яшәеше белән тыгыз бәйләнгән булырга тиеш. Минем максатым – укучыда иҗади мөмкинлекләрне ачу, үзенең сәләтле булуына ышандыру.
Көн артыннан көн үтә. Һәр көн мине укучыларым сыйныф каршында басып каршы алалар. Аларның һәрбер көнгә үз фикерләре, үз карашлары бар. Алар нәрсә ишеткәннәрен, нәрсә уйлаганнарын әйтергә ашкыналар. Алар белән мин сөйләшәм, серләрен тыңлыйм, үз киңәшләремне бирәм. Балалар, алар – серле бер дөнья. Аларның дөньясына керү өчен, үзеңә дә балачакка кайтырга туры килә.
Теләсә кем укытучы була алмый. Укытучы булу өчен белем генә җитми. Үзенә хас талант кирәк.
Күңелем түрендә яткан кайбер фикерләремне шушы юлларга салып, минем ихлас күңелдән яшь укытучыларга теләгемне әйтәсем килә: мәктәптә эшләү белән горурланырга кирәк, укытучы һөнәре катлаулы хезмәт булса да, зур хөрмәткә лаеклы хезмәт. Бары тик балаларны һәм үз эшеңне яратканда гына Укытучы дигән исемгә лаек булырга мөмкин.
Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Алар барысы да тормышта үз урынын тапты. Димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары — ул минем хезмәт җимешләрем. Бик җаваплы, авыр булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмим. Гомерем бушка үтми, шуңа сөенеп туя алмыйм.
Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле. Балалар – безнең киләчәгебез.Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Язмамны матур шигырь юллары белән бетерәсем килә.
Мин бәхетле булыр идем, әгәр
Ярата һәм яраттыра алсам,
Гүзәллеккә сокландыра алсам,
Олы җанлы булып кала алсам.
Мин бәхетле булыр идем, әгәр
Белгәнемне шулай бирә алсам,
Шәкертләрем өчен һәрвакытта
Матур үрнәк булып кала алсам.
Мин -укытучы (эссе)
Бу тормышта минем адымым нык,
Укытучы минем һөнәрем
Бар көчемне, талантымны биреп,
Балалар, дип уза көннәрем.
Һәрберебезнең күңелендә еш кына кеше ни өчен яши дигән, төгәл җавап бирә алмаслык мәңгелек сорау туа. Бу сорауны үземә дә еш бирәм дә акланырлык сәбәпләр эзлим. Без бу дөньяда ни калдырабыз дигән сорауны еш ишетәбез һәм уйланабыз. Шушы мең сорауларга җавапны мин үземнең яраткан эшемдә таптым. Укытучы һөнәрен сайлавым очраклы гына түгелдер, мөгаен. Хыялыма ирешүдә, беренчедән, туган авылымда укыткан ачык йөзле, киң күңелле, сабыр холыклы, олы йөрәкле татар теле укытучысы- сыйныф җитәкчем юнәлеш бирсә, икенчедән, татар теле һәм әдәбияты укытучысының үз эшен яратып башкаруы этәргеч булгандыр, мөгаен.
Бүгенгедәй хәтеремдә, әниемнең кулларына тотынып мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә ап-ак алъяпкыч, толымнарымда ап-ак тасмалар, күңелемдә ап-ак хыяллар…
Әйе, хәзер дә күз алдымда: тәүге мөгалимәм- мәрхүмә Нәкыя апамның елмаюлы серле карашы. Мәктәп бусагасын атлап кереп, чыгып киткәнче ул миңа:”Синең урының мәктәптә, балалар янында, син укытучы булыр өчен яратылган “,- ди иде. Мәктәп елларының якты хатирәсе җанымны җылытып җибәрә. Мәктәпне тәмамлавыма утыз тугыз ел вакыт үтеп тә киткән. Кайларда гына йөрсәм дә, мәктәптән баребер аерыла алмадым. Кеше тормышында мәктәпнең нинди мөһим урын тотканына тагын бер кат ышандым. Укытучы!
Бу яшь буын юллар юнәлешен
Синнән ала кая барырга?!
Алар гомере заман килере өчен
Җаваплы син тормыш алдында, — дип яза, яраткан шагыйрәбез Клара Булатова.
Әйе, мин дә 25 ел мәктәптә эшләү дәверендә бу эшне ни дәрәҗәдә җаваплы икәнлеген аңладым. Мөгалим — дөньяга яктылык, җылылык иңдерүче кояш бит ул! Укытучы күңелендә һәрчак яз гына. Башкача булуы да мөмкин түгел. Ул бит үзенең укучыларына самими хисләр бүләк итә.
Укытучы– дөньны танып белергә омтылучы балаларның керсез пакъ күңелләренә гыйлем орлыкларын чәчүче һәм аларның матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, әниләр белән бер үк дәрәҗәгә куярлык – изге зат. Минемчә, бала күңеленә иң якын кеше ул – Укытучы. Укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш ул? – дигән сорауга мин болай дип җавап бирер идем. Укытучы кешегә иң башта – табигать биргән сәләт, сабырлык, тирән белем, күркәм холык, һәрвакыт үз-үзеңне башкаларга үрнәк итеп тота белү сыйфаты хас булырга тиеш. Шушы зур исемне аклау өчен бөтен көчемне куям. Үземнең укытучы һөнәрен сайлаганыма горурланып яшим. Үзеңнең яраткан эшең булу-үзе зур бәхет бит ул! Зур сулыклар бәләкәй чишмәләрдән башланган кебек, һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята. Чишмә башыбызда торучы, олы тормышка тәүге адым ясарга ярдәм итүче бит мин — Укытучы!
Куйган максатларыма ирешү өчен, белем алырга кирәклегенә төшендем. 11 классны бетереп, туган авылдан чыгып китү һәрбер бала өчен авырдыр, дип уйлыйм. Минем авылым — Кызыл Күл әрәмәле болыннарга, калын урманнарга, челтерәп аккан чишмәләргә кош- кортларга, җәнлекләргә бай Биектау районында урнашкан. Биектау районы үзенең эшчән халкы, талантлы яшьләре белән дан тоткан. Мин дә урта мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамладым. Түбән Кама педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлап, хезмәтемне Яр Чаллы шәһәренең 41нче урта мәктәбендә башлап җибәрдем. Беренче педпрактика вакытында укытучы минем һөнәрем булуына төшендем. Минем мәктәп тормышым башланды. Олы тормыш юлына беренче адымнар. Мәктәпнең милли эшләр урынбасары Диләрә Вагыйз кызы мине ягымлы итеп каршы алды Укытуның беренче елында ук сыйныф җитәкчесе дә булырга туры килде.
Язмыш… Кеше бер генә урында тапталып тора алмый, гомере буе эзләнә, хыяллана, шуңа күрә зур сынауларга дучар була. Язмыш мине дә 21 елдан соң кире туган якларыма алып кайтты. 2001 нче елдан Биектауның 3 нче мәктәбендә укытучы эшчәнлегемне дәвам итәм.
Безнең мәктәп табигатьнең бик матур җирендә урнашкан. Иртән табигать белән серләшә-серләшә мәктәпкә киләм, юлда сине нихәтле әти-әни сәламли! Аларның җылы карашлары күңелдә яшәү чаткылары уята. Бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек кабинетларда эшләү — үзе бер бәхет. Эшләү өчен бөтен уңай шартлар да тудырылган.
Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда–күзләр, күзләр. Ә бу күзләрдә мең төрле сорау, мең төрле проблема. Бу сорауларга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Мин аларның күзләренә карап, шул сорауларга көн саен әкрен гена җавап эзлим, алар белән бергә уйлыйм, көләм, шатланам. Минем бурычым — укучыда эчке матурлыкка омтылыш тудыру, киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карый белергә өйрәтү. Әдәбият дәресендә бала әсәрдәге вакыйгалар һәм янәшә сурәтләнгән язмышлар белән таныша: күтәрелгән тема буенча фикер алыша, аңа үз мөнәсәбәтен белдерә. Мин укучыларның һәрберсенә әйтергә мөмкинлек бирәм, чөнки һәр бала – үз фикерен әйтергә хокуклы шәхес. Ничек бар шулай кабул итәм мин аларны. Аларның һәрберсе сәләтле. Сыйныфларда балаларны өч төркемгә бүләм: бик көчлеләр, уртача сәләтлеләр, йомшаграклар. Мин беренче дәрескә кергәндә үк аларны үзем өчен билгеләп куям һәм дәресне шул юнәлештә оештырам. Укучыда булган сыйфатларны үстерү, камилләштерү – минем бурычым.
Дәресләр… Алар укучы белән укытучының бергәләп иҗат итүенә нигезләнергә тиеш. Мин дәрестә – киңәшче, өйрәтүче, ярдәмче, юнәлеш бирүче, әйдәп баручы. Мин алар белән бәхәсләшәм, иҗат итәм, фикер алышам, мөстәкыйль карарлар кабул итәм. Балаларның кызыксыну күзләрен күреп сөенәм. Әзерлексез килгән укучыларны да үз фикерен әйтергә өйрәтәм, чөнки белемгә омтылу чаткыларын кабыза белү — укытучының тагын бер бурычы. Мин тәгъдим иткән биремнәр укучының проблемасына әйләнергә, аның яшәеше белән тыгыз бәйләнгән булырга тиеш. Минем максатым – укучыда иҗади мөмкинлекләрне ачу, үзенең сәләтле булуына ышандыру. Шуның өчен, укучыларны татар теле һәм әдәбият фәненә мәхәббәт тәрбияләү өчен төрле метод –алымнардан, заманча технологияләрдән файдаланам.
Көн артыннан көн үтә. Һәр көн мине укучыларым сыйныф каршында басып каршы алалар. Аларның һәрбер көнгә үз фикерләре, үз карашлары бар. Алар нәрсә ишеткәннәрен, нәрсә уйлаганнарын әйтергә ашкыналар. Алар белән мин сөйләшәм, серләрен тыңлыйм, үз киңәшләремне бирәм. Балалар, алар – серле бер дөнья. Аларның дөньясына керү өчен, үзеңә дә балачакка кайтырга туры килә.
Теләсә кем укытучы була алмый. Укытучы булу өчен белем генә җитми. Үзенә хас талант кирәк.
Күңелем түрендә яткан кайбер фикерләремне шушы юлларга салып, минем ихлас күңелдән яшь укытучыларга теләгемне әйтәсем килә: мәктәптә эшләү белән горурланырга кирәк, укытучы һөнәре катлаулы хезмәт булса да, зур хөрмәткә лаеклы хезмәт. Бары тик балаларны һәм үз эшеңне яратканда гына Укытучы дигән исемгә лаек булырга мөмкин.
Урыс төркемнәрендә эшләү – үзе бер тормыш. Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Алар белән эшләү – иҗадилыкка нигезләнгән. Баланың “чыктым аркылы күперен” төзәтү, аны булдырмау өстендә эшләгәндә “Кар йомарламы” принцибын иптәшеңнең җавабына үзеңнекен өстәп сөйләмне үстерү); коллегам уйлап чыгарган схемалар буенча җөмлә төзү (яки җөмләне төзәтү) , “Ком сәгате” буенча хикәя эчтәлеген, автор фикерен тиз вакыт эчендә билгеләп, калган вакытны текст буенча бәйләнешле сөйләм үстерүгә сарыф итү; “Кызыл шар” ату (кызыл шар эләккән укучы сорауга җавап бирә); “Ассоциация” уенын үткәрү (тема буенча яңа сүзләрнең истә калуын тикшерү) көтелгән нәтиҗәләрне бирә. Әлеге үзенчәлекле төркемнәрдә монологик сөйләм үстергәндә кластерлар (схемалар, терминологик модельләр, терәк сүзләр, сүзтезмәләр) куллану зур ярдәм күрсәтә. Яңа тема буенча кластерларны тулыландыру укучыларның сүзлек байлыгын арттыра. Бәлки шушы эш алымнарын куллану рус төркемендәге укучыма-Гущина Екатеринага фән буенча район олимпиадасында призер булырга ярдәм иткәндер. Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Алар барысы да тормышта үз урынын тапты. Димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары- ул минем хезмәт җимешләрем. Бик җаваплы, авыр булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмим. Гомерем бушка үтми, шуңа сөенеп туя алмыйм. Мәктәптә укытучының инновацион эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күп төрле чараларга бәйле. Болар методологик, оештыру-педагогик, методик һәм техник чаралар. Ләкин хәлиткеч чара булып, әлбәттә,педагогның белем бирү өлкәсендәге һәр яңалыкны күрә белүе һәм аны үз эшендә куллануы тора.
Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле. Балалар – безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Язмамны матур шигырь юллары белән бетерәсем килә.
Мин бәхетле булыр идем, әгәр
Ярата һәм яраттыра алсам,
Гүзәллеккә сокландыра алсам,
Олы җанлы булып кала алсам.
Мин бәхетле булыр идем, әгәр
Белгәнемне шулай бирә алсам,
Шәкертләрем өчен һәрвакытта
Матур үрнәк булып кала алсам.
«Әгәр мин укытучы булсам»әсәре татар телендә
На чтение 3 мин Просмотров 17 Опубликовано 28.02.2023
Кстати, как настроение после вчерашнего?
Балачакта укытучы булырга хыялландым. Нәтиҗәдә, шулай килеп чыкты да. — Мин гомеремнең озын, матур елларын мәктәптә үткәрдем. Башкалар да кайвакыт үзләренә сорау бирәләр, әгәр мин укытучы булсам, нәрсә булыр иде. Бу темага яхшы сочинение язарга тырышыгыз. Ә мин үрнәк бирәм!
Әгәр дә мин укытучы булсам: сочинение-уйлану
Әгәр дә мин укытучы булсам, мин укучыларымның тормышына уңай йогынты ясар идем, аларга кызыклы һәм стимуллаштыручы уку тәҗрибәсе бирер идем. Укытучы буларак минем төп максатым Минем укучыларымны дөньяга кызыксыну һәм дәрт белән бөтен тормышны өйрәнергә дәртләндерү булыр иде
Бу максатка ирешү өчен, мин сыйныфта өйрәнү өчен уңайлы һәм уңайлы шартлар тудырыр идем. Мин һәр укучым белән шәхес буларак танып, уникаль уку стильләренә һәм ихтыяҗларына укыту ысулын җайлаштырып ныклы мөнәсәбәтләр урнаштырырга омтылыр идем. Мин шулай ук класста җәмгыять хисе булдыру өстендә эшләр идем, барлык студентлар арасында ачык аралашу һәм үзара хөрмәт тәрбияләү.
Уку методларына килгәндә, мин укучыларымның материалда катнашуы һәм кызыксынуы өчен төрле укыту стратегияләрен һәм технологияләрен кулланырга теләр идем. Мин мөмкин булганда практик дәресләр, төркем проектлары һәм реаль тормыш мисалларын кертә алыр идем, чөнки бу алымнар тирәнрәк өйрәнүне һәм белемнәрне саклауны җиңеләйтү өчен эффектив дип саныйм.
Академик тренингка өстәп, мин шулай ук укучыларымның социаль һәм эмоциональ күнекмәләрен үстерүгә зур игътибар бирер идем. Мин аларга бергә эшләргә, эффектив аралашырга, башкаларга кызгану һәм кызгану үстерергә киңәш итәр идем. Мин шулай ук укучыларны авырлыкларны кабул итәргә һәм хаталарны өйрәнү һәм үсеш өчен мөмкинлекләр итеп карарга өндәп, үсеш фикерен үстерүгә өстенлек бирер идем.
Ниһаять, мин класс эчендә дә, читтә дә укучыларым өчен уңай үрнәк булырга омтылыр идем. Мин укучыларыма кертергә өметләнгән кыйммәтләрне һәм тәртип модельләрен модельләштерергә омтылыр идем, шул исәптән намус, ныклык һәм өйрәнү мәхәббәте.
Гомумән алганда, мин укытучы булсам, минем укучыларым өчен кызыклы, ярдәмчел һәм үзгәрүчән булган уку мохитен булдырырга теләр идем. Мин аларны гомер буе укучы булырга дәртләндерергә һәм дәртләндерергә телим, алар сайлаган юлда уңышка ирешү өчен кирәкле белем, күнекмәләр һәм мөнәсәбәтләр белән.
метки: Булырг, Килэчэктэ, Бугенг, Жэмгыятьтэ, Башкирский, Татарча, Татарск, Кебек
Максат : 1. Укучыларны һөнәрләр дөньясына алып керү, аларда теге яки бу һөнәргә кызыксыну уяту; теләк — омтылышларын ачыкклау һәм эш дәвамында һөнәр иясенә кирәкле күнекмәләр булдыру өстендә эшләү;
2. Укучыларны алдынгы хезмәткәрләр үрнәгендә тәрбияләү;
3. Туган якка мәхәббәт тәрбияләү;
4. Хезмәтнең һәрнәрсәдән дә өстен, куәтле көч булуын, җәмгыятьтьтә барлык байлыкның эш, хезмәт белән генә тудырылуын төшендерү;
5. Илебез байлыгын тудыручы, аның чәчәк атуы өчен армый — талмый хезмәт куючы һөнәр ияләренә мәхәббәт хисе уяту;
6. Яңа һөнәр — шәфкать туташы һөнәрен үзләштерү;
Җиһазлау :» Авылымның алдынгы кешеләре» — альбом.
Дәрес барышы :
Укытучы:
— Укучылар, сезгә билгеле булганча, сыйныф сәгатебез «Минем яраткан һөнәрем» дип атала.
— Һөнәрләр… Катлаулы да, мактаулы да алар. Теләгәнеңне сайла! Һәркайсыгызның үзенә генә хас исе бар. Икмәк пешерүчедән хуш исле икмәк исе аңкый, табибтан дару исе, остаханәдә эшләүче балта остасыннан йомычка исе килә.
— Укучылар сез шушы һөнәрләрнең кайсын сайларга уйладыгыз икән? Ягез әле, тыңлап узыйк.
1 нче укучы — тәрбияче.
Һәркемнең күңеле тарткан һөнәре була. Минем хыялым — балалар тәрбиячесе булу. Мин бик тә балалар яратам. Аларга төрле уеннар, җырлар өйрәтер идем. Кечкенә балаларга игътибарлы булырга кирәк, чөнки алар әле бик нәниләр, бик кечкенәләр.
Тәрбиячегә бала җанлы булырга кирәк, сабыйның хәлен аңларга, аның кебек уйнарга, көләргә кирәк. Бары тик шул вакытта гына син аларның күңелен яулый аласың һәм үз эшеңнең остасы буласың. Мин тәрбиячегә кирәкле сыйфатларны үземдә булдырырмын. һәм киләчәктә хыялым тормышка ашар дип уйлыйм.
6 стр., 2561 слов
Кеше р яктан г з л булырга тиеш
… әп һәм хезмәт сөючән халык булып та, беркайчан да алдынгы илләр кебек мул һәм иркен яшәгәне булмады. Чөнки дәүләтебез нич … елда милли хәрәкәт башланды. Бу хәрәкәт «Татар иҗтимагый үзәге» дип аталды. Үз халкы язмышына битараф булмаган һәр кеше бу хәрәкәтк … керә барды. Без үзебезнең кем икәнлегебезне дә онытырга тиеш идек һәм… дистәләгән «гобәрнә»ләрнең берсе итеп йөртелдек. Аннан соң күпме …
2 нче укучы — сатучы.
Мин киләчәктә сатучы булырга телим. Бу — мактаулы һәм игелекле һөнәр. Сатучы булу — ул бик җаваплы һәм шул ук вакытта кызыклы эш. Аның бурычы кешеләргә теге яки бу товарны тәкъдим итү генә түгел, ә бу төр товар турында төгәл мәгълүмат та бирү.
Ул ихтирамлы, игелекле, сатып алучылар белән яхшы мөгамәләдә булырга тиеш. Сатучылар арасында да төрле кеше очрый. Кешелекле, игътибарлы, түзем, сабыр холыклыбулырга кирәк.Мин үземдә бу сыйфатлар бар дип уйлыйм. Киләчәктә мактаулы, ихтирамга лаек сатучы булырмын.
3 нче укучы — умартачы.
Мин киләчәктә «татлы һөнәр иясе» булырга телим. Кем соң ул татлы һөнәр иясе? Ул — умартачы. Минем абыем тирә-юньдә умартачы буларак дан тота, мин киләчәктә үзебезнең умартачылар нәселен дәвам итәрмен.
Күңелем балыклы күле, ямҗле табигате, җәнлекле урманнары бәлән дан тоткан авылыма тартыла.
Бу хезмәт кешесеннән нәрсә сорала соң? Беренчедән — хезмәтеңне ярату. Икенчедән — бал кортларын яшь баланы тәрбияләгән кебек карарга кирәк. Ояларны урыннан — урынга күчерү дә бал мул булсын бик әһәмиятле.Бал кортлары карабодай басуларын серкәләндерүдә зур файда китерәләр.Умартачыга ярдәм,киңәш сорап та күп киләләр.Бал-кешене дәвалый,күп авырулар балдан җаннарына-тәннәренә сихәт табалар.Мин һәркемгә хәлемнән килгәнчә прополис белән дә,киңәшләрем белән дә булышырмын.Киләчәктә кәрәзле бал җитештереп,карт-карчыкларны шатландырырга уйлыйм.Киләсе елдан аабыем бал корты агуын һәм ана кортларның»сөт»ен җитештерүне дә үайга салырга тели.Чөнки аларга дәвалау һәм косметика өлкәләрендә ихтыяҗ зур.Ә моңа умарта башы саннарын арттырып кына ирешергә мөмкин.
4 нче укучы — огроном.
Минем алтын үстерүче буласым килә.Сез гаҗәпләнерсез:алтын үстерүче дә буламы?Әйе,була икән.Ул-агроном,ягъни авыл хуҗалыгы белгече,кыр хуҗасы.Авыл
хуҗалыгы белгече хезмэте бик тынгысыз .Мин кечкенәдән үк бабайдан «чәчү»,»урак»,»җир» дигән сүзләрне ишетәм.Җиргә,ипекәйгә хөрмәте зур аның.Шулай булмый мөмкин түгел,чөнки бабай Бөек Ватан сугышында да катнаша,тормышның ачысын-төчесен дә күп татый.Бабам җирнең уңдырышлылыгын арттыру,һәр гектардан мул уңыш алу өчен алдынгы тәҗрибәне киң куллана.
Бервакыт бабай Мәскәүдән ярты капчык яңа сорт бодай күтәреп кайтты. Ишек төбендә басып тора, шатлыгы бөтен кыяфәтенә чыккан, йөзе дә кояш кебек балкый. «Бабай, әллә алтын биреп җибәрделәрме?» — дип шаяртуыма ул: «Улым, бу алтынга алмаштыра торган әйбер түгел, бодай бу, бодай, — диде. Аннан ул дәртләнеп бу сорт хакында, аның гектардан күпме уңыш бирәчәге, киләсе елда уңышның күпме киләчәге хакында сөйләде.
Икмәк үстерергә бөтен көчен бирүче, җиргә гашыйк бабам белән горурланам мин. Ул алтынны үзе үстәрә.
2 стр., 568 слов
Китап укып елый алганнарны к еленд булмый каралык
… хмәтле. (24) Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! (25) Китапсыз күңел — буш күңел, китапсыз йорт — нурсыз йорт, … фотосурәтләре дә, хәтта шпаргалкалары да… (15) Классикларыбызны укып үсмәгән, бүгенге язучыларыбызны белмәгән милләтт … йе, бу шулай. Бүген укучы, кибеткә кереп, китап алмый. Китап геройларын кызганып еламый, алар белән бергә шатланмый. Көне-төне компьютерда уйный. …
Шул ук вакытта безнең президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев тә авыл хуҗалыгы белгече. Аны зирәк акылы шул югары баскычка — президент дәрәҗәсенә күтәргән.
Мин алардан — туган туфракка, җиргә гашыйк кешеләрдән үрнәк алам, алар кебек булырга тырышам. Өстәлебездә һәрвакыт хуш исле икмәк булсын өчен мин көчемне кызганмам.
5 нче укучы — китап басучы.
Бүгенге тормышыбызны китап, гәзит, журналдан башка күз алдында китерүче дә читен. Һәркем үзенең беренче укытучысын, беренче китабы — әлифбаны, укыган беренче шигырен яхшы хәтерлидер. Ә алар китап басучыларның оста куллары белән эшләнгән бит. Китап басучы һөнәре бик борынгылардан саналмый, әмма җәмгыять өчен бик кирәкле һөнәр. Кино, трамвай, поезд билетлары, төрле эш кәгазьләреннән файдалану безгә зур уңайлык туйдыра, вакытны янга калдырырга ярдәм итә. Мин балаларны матур — матур китаплар белән шатландырырга телим. Китаплар зурлар өчен дә, гомүмән, һәркем өчен кирәк. Китап — безнең дустыбыз ярдәмчебез, киңәшчебез.
«Китапсыз өй — тәрәзәсез бүлмә»дип юкка гына әйтмәгәннәр.Китаптан башка белем юк.Китап булмагач бик кыен.Мәсәлән,хәзерге вакытта мәктәпләрдә укучыларга дәреслекләр җитми.Мин күп итеп дәреслекләр бастырыр идем,бер укучы да дәреслеккә аптырап утырмасын,рәхәтләнеп укысын һәм шул ук вакытта алар китапларга сакчыл булсыннар иде.Мин бу һөнәр турында туганыбыздан белдем.Бу белгечлекне алу өчен Казандагы 4 нче һөнәри-техник училищеда белем алырга кирәк,ә аннан соң Мәскәү полиграфия институтына конкурссыз (ярышсыз)керү хокукы бирелә.
Минем теләгем тормышка ашар дип уйлыйм.
6 нчы укучы — табиб.
Минем киләчәктә шәфкать туташы буласым килә.Үз эшеңнең остасы булу өчен белем,еллар дәвамында тәҗрибә тупларга кирәк,бары тик шул вакытта гына уңышка ирешеп була.Шәфкать туташына,гомумән,табиюка чисталык,пөхтәлек,шәфкатьлелек,игелеклелек кебек сыйфатлар булдырырга кирәк.
Ә бәлки әле мин шәфкать туташы гына түгел,ә хирург булырмын.Бу һөнәр иясе булу өчен төпле белем,түземлелек,сабырлык кирәк.Хирурглар,кинолардан күргәнемчә,сәгатьләр дәвамында катлаулы операцияләр ясыйлар.Әгәр дә батыр йөрәкле,алтын куллы хирурглар булмаса,күп кенә кешеләрнең чәчәктәй гомере өзелер иде.Мәсәлән,Русиянең беренче Президенты Борис Николаевич Ельцинның гомерен милләттәшебез саклап калды дип әйтергә тулы хакыбыз бар.Батыр йөрәкле,алтын куллы,тирән белемле Ринат Акчурин белән горурланам,аның кебек булырга тырышам,киләчәктә сәламәтлек сагына басармын,кешеләрне авыру-чирләрдән йолып калырмын.
7 нче укучы — укытучы.
Дөньяда бик күп һөнәрләр бар.Мәсәлән,шофёр,йөк ташучы,өй төзүче,шәфкать туташы һәм башкалар.Шофёр йөк ташый,төзүче өйләр төзи,йортлар сала,шәфкать туташы кешеләрне дәвалый.Ә мин үзем өчен һөнәр таптым.Укытучы!Нинди бөек исем!Ничек горур яңгырый!Укытучыдан башка шагыйь дә,язучы да,төзүче дә,табиб та юк.Нәни бала күңеленә изгелек орлыгы салучы ул-укытучы.
2 стр., 660 слов
Минем нием укытучы сочинение татарча
… ң тарихына, мәдәниятенә, бөек кешеләренә ихтирам тәрбияләү, ана телебез белән горурлану хисе уяту. Укытучы кайсы гына чорда яшәмәсен, ул чын … Бу — укучыларны рухи яктан сәламәт шәхес итеп тәрбияләү минем бер уңышым. Мин дәресләремдә укучыларымның сөйләмен лексик … әдәге уңышларыбыз, һичшиксез тагын да зуррак булыр. Мин бер гади укытучы булып Хезмәт итәм бүген тормышта. Һәр укучым язылмаган роман, Һәр …
Укытучы!Сине яратсыннар,тыңласыннар өчен синең йөрәгеңдә күпме ялкын,җылылык булырга тиеш.
Укытучы эшен ювелир хезмәте белән чагыштырып карыйк әле. Аз гына төгәлсезлек җибәрдеңме асылташ яраксызга әйләнә.Тик кеше җаны таш түгел.Аны зиннәтле түш бизәгеннән алып ташлап булмый.Менә шуңа укытычыга кеше рухының һәр кисәкчеге ахактай саф булсын,аңа бер тап та төшмәсен өчен тырышырга туры килә.
Мин кечкенә балалар яратам,аларга төрле уеннар өйрәтәм,укытучы-укучы булып уйныйбыз.Телевизордан балалар чыгышларын кызыксынып карыйм.
Үз хезмәтеңнең чын остасы булу өчен тырышып укырга,фән нигезләрен үзләштерергә,көндәлек үз өстеңдә эшләргәң,белемеңне баетырга кирәк.Шунда гына син үз хезмәтеңнең чын остасы буласың.Юкка гына әйтмиләр бит:
Хезмәт аша туа чын батырлык,
Хезмәт илтә иң зур хөрмәткә
Хыялым тормышка ашса,
Мин үземне бәхетле санар идем.
Укытучы:
—Әйе,укучылар,бәхет төшенчәсенә яраткан һөнәреңне үзләштерү,үз максатыңа ирешү дә керә.
Бәхет нәрсә?Ничек табыла ул?Син яшь кеше сорау бирәсең.Менә болай кыска гына итеп килә сиңа җавап бирәсем:
-Гади хезмәт белән дус бул да син,
Җиң сызганып каршы ал гына!
Шул чагында бәхет кулын сузып,
Үзе килер синең алдыңа.
(З.Туфайлова.)
Бөек татар шагыйре Г.Тукай да «Зур бәхетләр җиң сызганып эшкә бирелгәннән килә», — дигән.
Сезнең һәркайсыгызның олы максаты булырга тиеш. Ә олы максатлы кешеләр, дулкыннарны ярып алга барган зур кораб кебек, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәләр.
Укытучы:
— «Һөнәрләр күп, теләгәнеңне сайлап ал!»- дип атадык сыйныф сәгатен. Хәзере тормышта бөтен теләкләреңне дә тормышка ашырып була. Әгәр тарихыбызга күз салсак, әби — бабаларыбызның бала чакларын бәхетле булган дип әйтеп булмый. Алар бик күп югалтулар да кичергән. Югалтуларның иң авыры сугыш елларына туры килгән. Бу темага мин, укучылар, юкка гына мөрәҗәгать итмәдем. 2010нчы ел нинди дата белән истә калачак?
Укучы:
— Бөтен дөнья халкы Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итәчәк.
Укытучы:
— Сугыш кешеләрне зур сынау алдына куйган. Тыл фронтны киендерергә һәм ашатырга тиеш булган. Сугыш беркемне дә аямаган. Барлык көндәлек мәшәкать хатын — кыз һәм үсмер балалар җилкәсенә төшкән. Барлык кешелек сугыш законнарына буйсынырга тиеш булган. Хәзерге көндә алар безнең өлкән яшьтәге әби — бабалаларыбыз.
2 стр., 601 слов
«Укытучы булу җиңелме?»
… бары тик хезмәтеңне яратып һәм күңел биреп башкарганда гына ирешеп була. Ә хәзерге заман укытучысына тормыш нинди генә таләпләр куймый? Укытучы шул сынауларны … тирән эз калдыручы, бала күңеленә иң якын кешене — УКЫТУЧЫ дип атыйлар. Авыр юлны халкы белән бергә үткән, Һәм язмышын халкы бел … ән уртак иткән, Иле белән бергә кайнар сулыш алса, Кеше …
Һәр ел саен , салкын кыш үтеп, табигатькә гүзәл яз аяк баскач,күркәм гадәт буенча, бөтен дөнья халкы Бөек Җиңү көнен бәйрәм итә.
Җиңү… Бөек Җиңү, дибез. Аны яулау өчен нинди озын юллар үтәргә, нинди зур авырлыкларга, сынауларга түзәргә туры килгән бит. Йокысыз төннәр, куркыныч көннәр… Туган иле өчен, Ватаны өчен күпме кеше яу кырында ятып калган… Күпме гөнаһсыз сабыйларның, аналарның чәчәктәй гомерләре өзелгән… Әйе, шатлыклы кән булу белән беррәттән, моңсу, ямансу көн дә әле ул — Җиңү көне. Күп кеше аны шатлыклы елмаю һәм, шул ук вакытта, күз яшьләре белән каршы ала…
Мәктәбебездә ветераннар белән очрашулар һәрчак булып тора. Без укучылар бу очрашуларны гел көтеп алабыз, ветераннарга үзебезне кызыксындырган сорауларыбызны бирәбез. Алар да безнең янга теләп киләләр.
— Сез, балалар, чәчәкләр төсле. Сез — безнең киләчәгебез. Бәхетле булыгыз! Сугыш зур афәт ул. Без күрдек инде аны, ә сезгә күрергә язмасын, — диләр алар. Кешелекле ветераннарыбызның изге теләкләре, Ходай кушып, чынга ашсын иде.
Аллага шөкер, без тыныч һәм бәхетле тормышта яшибез. Без моның өчен ветераннарга, тол әбиләргә рәхмәтле булырга тиеш. Аларның саны елдан — ел кими. Димәк, безнең «җанлы тарихыбыз» юкка чыга дигән сүз! Ләкин, бернәрсәгә дә карамастан, без аларның берсен дә онытмаска тиешбез. Ветераннар — зур хөрмәткә лаек кешеләр алар. Чын күңелдән рәхмәт аларга!
Рәхмәт сезгә! Сез бит безнең өчен
Авыр, озын юллар үттегез.
Сез бит безгә матур һәм бәхетле,
Якты тормыш бүләк иттегез!
Еллар узар, буыннан — буынга
Таралачак сезнең даныгыз.
Ә сез һаман якты йолдыз булып
Зәңгәр күктә балкып яныгыз!
Күңелемнән чыккан саф теләкләр
Яңгырыйлар сезнең хөрмәткә.
Сәламәт һәм бәхетле булыгыз,
Сез һәрвакыт безнең йөрәктә.
Бу шигырь юлларын үзебезнең мәктәп укучыбыз Ләйсән Гәйнетдинова ветераннарыбызга багышлап язган. Без дә аның белән бер теләктә булып дәресебезне төгәллибез.
Барыгызга да зур рәхмәт!
Һөнәр — кулдагы алтын беләзек диләр. Әмма бу мәкаль чынлыкка туры килсен өчен чын-чынлап күңелеңә яткан һөнәрне сайлау мөһим. Әйтергә кирәк, әлеге эш җиңелләрдән түгел. Алдагы бөтен тормыш күп очракта яшьлектә кабул ителгән карарга бәйле бит.
23 стр., 11240 слов
Инша кеше уз язмышына узе хужа – Материал : «Бәхетле булу өчен …
… йорт булып, аларда урысча юньләп белмәүче казахлар яши. Мине нинди җәһәннәм читенә алып килдең, дип Разия әзрәк … ре Әлфия көн-төн эштә, биш баланы үстереп, кеше итәргә тырыша. 1951 елның көзендә Фәрит 4нче … әнче үк маңгайга языла, диләр. Күп кеше, язмышка буйсынабыз, дип, эчкечелеккә сабыша, хәер сорашып йөри … ре Әлфия көн-төн эштә, биш баланы үстереп, кеше итәргә тырыша. 1951 елның көзендә Фәрит 4нче …
Бүген мәктәпне тәмамлаучылар тырыша-тырыша бердәм дәүләт имтиханы биреп изалана. Әмма алда яшүсмерләрне тагын да катлаулырак сынау көтә. Кая укырга керергә, нинди һөнәр сайларга дигән сорау аларның җилкәләрендә авыр йөк булып ята. Әле бит карарны алдагысын күзаллап кабул итү зарур. Югыйсә, университет-институт тәмамлап, эшсезләр сафын тулыландыруың ихтимал (мәшгульлек үзәкләре исәбе буенча Татарстанда 30 меңгә якын кеше эшсез).
Тормышта мондый сансызлык мисаллары шактый күп. Кайда да ярый, укырга гына булсын дип белем йортын сайлаучылар бүген җитәрлек. Аннары алар йә эш таба алмыйча интегә, йә сайлаган белгечлеге белән гомерен бәйләргә теләми. Ахыр чиктә заяга узган биш-алты ел турында үкенергә генә кала.
Соңгы бер-ике елда, ниһаять, икътисадчы, юрист, психолог булырга ашкынучылар берникадәр кимеде. Җитәкчеләребез сөенеченә техник белгечлекләр алырга теләүчеләр саны ишәйде. Эшче һөнәрләренең абруен күтәрә торгач, егет-кызлар техникум-училищеларга баруны оят санаудан да туктады кебек.
Югары белемле эшсезләр саны арткан мәлдә электр һәм газ ярдәмендә эретеп ябыштыручылар, сәнәгать корылмалары монтажчылары, токарьләр, шоферлар, ташчылар, экскаваторчылар, аш-су осталары, тракторчы-машинистлар, кунакханә хезмәткәрләре, туризм өлкәсендә эшләүчеләрне колач җәеп каршы алалар бит. Шуңа да яшьләр беренче чиратта нәкъ менә хезмәт базарындагы вәзгыяткә игътибар итеп эш йөртсен иде.
Ә гомумән алганда, артист буласың киләме синең, хисапчымы, инженермы — эш анда гына түгел. Хикмәт сайланган һөнәреңнең остасы була белүдә, башка бернинди һөнәргә дә алыштырмаслык итеп шөгылеңне гомерлеккә сайлауда. Шул очракта гына һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинәгә әверелә ала.
чык тәрбия сәгате 23 январь, 2014 ел
9 класс
Укытучы :Галиева Л.И.
Тема: Һөнәр сайлау-җаваплы эш
Максат: Укучыларга кеше тормышында һөнәрнең бик мөһим урын тотуына төшендерү.
Укучыларга тиешле белгечлек сайлап алу юнәлеше бирү.
Һөнәр сайлауда җаваплылык хисе, җитди булу сыйфаты формалаштыру,
гаилә тарихын өйрәнүгә этәргеч булдыру, һәртөрле хезмәткә, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: презентация, аңлатмалы сүзлек, «Актаныш-туган җирем» китабы, 2 төркемгә карточкалар
Дәрес барышы:
Кереш өлеш (Слайд1)
Балачакны ташлап китәр чаклар
Сизелми дә үтеп китәчәк.
Балачаклар инде кире кайтмас:
Алда юллар сезне көтәчәк.
Алда юллар — кайсын сайларга?
2 стр., 522 слов
На татарском языке о профессиях
… әлләрдә энергетиклардан профессиональлек һәм кыюлык таләп ителә. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында электроэнергия сүндерс … атказанган агрономы”, “Татарстанның атказанган терлекчесе” бар. Болар барысы да авылдашларның хезмәт батырлыгы турында сөйли. Безнең авыл үзенең мич салучылар, балта … полтиех көллиятен тәмамлады. Абыем мәктәптә дә яхшы укыды. 9 нчы сыйныфтан соң көллиятнең “Электромеханика һәм …
Мең төрле уй баштан үтәчәк.
Дөрес һөнәр сайлаганда гына
Көтәр сезне матур киләчәк
Безнең бүгенге класс сәгатенең темасы: » Һөнәр сайлау- җаваплы эш» ( 2нче слайд.)
Бу дәрес сезгә файдалы булыр дип уйлыйм, чөнки сезнең алда хәзердән үк «Нинди һөнәр сайларга?» дигән сорау тора, һәм кайберләрегез 9 класстан соң ук инде үзенең сайлаган һөнәре буенча укырга китәчәк.
Һөнәр сайлау — кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14 — 15 яшьтән үк уйлана башларга кирәк. Тора-бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин. Ә инде югары сыйныфларда укыганда үзеңә кирәкле профиль буенча белемнәрне арттыра алу мөмкинлеге
булганда 9 нчы класста дөрес профиль сайлау — иң мөһим мәсьәлә. Бүгенге дәресне без 2 төркемгә бүленеп алып барарбыз.Сез фикерләрегезне бергә уйлап җавап бирерсез.
Уку мәсьәләсен кую.
Күренекле мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри үзенең
» Тәрбия китабы»нда балаларга биргән нәсыйхәте белән танышыйк. ( слайд) «Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез — һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал»
Бу хикәяттән ниләр белеп калдыгыз? Нигә К. Насыйри аны беренче хикәят итеп алды икән?Һөнәргә өйрәнергә куша. Тәрбияле дә, белемле дә булыгыз, ди.Һөнәрле кеше — бай кеше. Малы югалса да, ул үзе югалмый. К. Насыйри да иң беренче баланы кечкенәдән һөнәргә өйрәтергә кирәклеген әйтә. -Әйе укучылар, һөнәре булган кеше үз белгәннәрен башкаларга да өйрәтә
Һөнәрнең кеше тормышында мөһим урын тотуы турында фикер алышырбыз.
Уку мәсьәләсе чишү.
1нче бирем.-Нәрсә ул һөнәр? Лексик мәгънәсен ачыклыйкКул көче белән башкарылган эш.
Нинди һөнәрләр турында ишетеп, күреп, укып беләсез?Балта остасы, тимерче, сәгать төзәтүче, аш пешерүче, элемтәче.2 нче бирем.- Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк, кайсы сыйфатларны үзеңдә булдырырга кирәк? ( Укырга, түземлек, сабырлык, ихтыяр көче, тырышлык, теләк, сәләт) — Нәрсә ул профессия? — Билгеле бер хәзерлек, белем таләп итә торган хезмәт.- Һөнәр белән профессия арасында аерма бармы?- Бар. Профессия алу өчен махсус уку мәҗбүри, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча да үзләштереп була.
Һөнәр- 1.Кул көче белән нинди дә булса эшләнмәләр ясау, җитештерү очен махсус күнекмәләр таләп ителә торган эш, кәсеп. Нинди дә булса олкәгә караган белгечлек, профессия, шогыль.
3 стр., 1265 слов
«Укытучы- иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе» темасына
… еш уйланам. Математика һәм информатика укытучысы нинди булырга, нинди замана таләпләренә җавап … җавап табарга тырышырмын. Укытучы булырга карар кылган кеше үзенең җилкәсенә шәхес т … – катлаулы һәм җаваплы һөнәр иясе, укытучы – шәхес формалаштыручы, ләкин … туган авырлыкларны җиңәргә булыша. Укытучының яхшы күңелле булуы укучының мәктә … эшләргә дә эшләргә… Үзенең хезмәт җимешен күреп сөенергә, үзен б …
2.Үзенә хас алым , методлар системасы булган берәр төрле практик эшчәнлек өлкәсе. Һәвәскәрлек, нинди дә булса эшкә осталык, мавыгулык.
(Татар теленең аңлатмалы сүзлеге)
Үзегезнең танышларыгыз, дусларыгыз, туганнарыгыз арасыннан нинди Һөнәр осталарын әйтә аласыз? (җаваплар)
Сезгә кызыклы сорау бирәсем килә. Укымыйча яки эшләмичә яшәп буламы? ( Кешенең һөнәре, кәсебе, шөгыле булырга тиеш. Юк, бу очракта кеше начар юлга баса.)
Сезгә бигрәк тә һөнәрле булу кирәк. Сез барыгыз да егетләр — булачак гаилә башлыклары. Шулай булгач, сез яклаучы, саклаучы, туендыручы кеше булачаксыз. ( нче слайд)
«Хезмәт — дөньяда бары тик кешегә генә хас һәм ул гына лаек булган бәхет ул » дигән сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. ( К.Ушинский )
Гадәттә, малайлар әтиләренә охшарга тырыша. Әтиегез яки әниегез белән уртак шөгылегез, алардан өйрәнгән һөнәр турында сөйләгез. Сезне кызыксындырган һөнәр нинди? (Егетләрнең җавапларын тыңлау)
Кызларны әниләре нинди юнәлештә тәрбияли икән?(Кызларның чыгышы.)
Һөнәрләр иле син, Актаныш
Безнең районның танылган үз һөнәр ияләре бар. Алар менә шушы китапларга кертелгән. Анда безнең авылдан Хәмзин Гыйлмегали абый да кертелгән. Аның оныгы безнең сыйныфта укый. Ул- Илһам. Әйдәгез ул үзенең бабасы белән безне дә таныштырсын әле.
Илһам бабасы турында сөйли.
Без бу шәхесне зурлап искә алырга тиешбез. Аның шундый дәвамчылары булуы да бик зур горурлык.
Бирем
Профессия сайлаганда, без иң элек нәрсә турында уйлыйбыз нинди факторларга игьтибар иттегез? (Укучыларның фикерләре тыңлана).
хезмәт шартлары; эш хакының күләме;
профессиянең популярлыгы; әһәмиятлеге;
сәләт; күңелгә ятуы;
әти-әни, туганнар, дуслар киңәше; инең һөнәреңә ихтыяҗ булу, сәламәтлеккә.
Профессияне сайлаганда өч төшенчәне онытмаска кирәк: ТЕЛИМ БУЛДЫРАМКИРӘК
Телим булдыра аламмы кирәк
Профессия сайлауның 5 принцибы.
-Профессия сайлау җиңел түгел. Аны сайлауның үз принциплары бар. Хәзер шулар белән танышып китик:
1. Шәхси кызыксынулар. (Һәр бала ниндидер профессия белән кызыксынырга мөмкин).
2. Гаилә традицияләре. (Кайбер гаиләләрдә барысы да укытучы, бухгалтер, хәрби хезмәткәр, механизатор һ.б. булырга мөмкин).
3. Укудагы уңышлар. (Аерым фәннәр «5»легә генә укып, ул фән белән тирәнтен кызыксыну).
69 стр., 34179 слов
Гариф ахунов артышлы тау буенда
… 47 Н. Арсланов иҗаты 47 Г. Ахунов иҗаты 48 Г. Ахунов. «Артышлы тау буенда» 48 Хәсән − минем яшьтәшем … вадис образы (Инша) 50 Эчкән кеше − беткән кеше (Инша) 50 Мирзаның үлеме − иң югары дәрәҗәдәге мәгън … кайтып кала. Шуңа күрә, әсәр турында нинди дә булса фикер әйтү өчен, аны тулысынча укып чыгарга … да аларның озак яшәвенә сәбәп буладыр. Кеше кыска сюжетлы әсәрләрне исендә калдыра, аларны башкаларга …
4. Җәмгыять тарафыннан таләп ителүе. (җәмгыятьтә яңа һөнәрләр барлыкка килә).
5. Укырга керү өчен мөмкинлекләр булуы. (Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, югары уку йортына бер имтихант биреп кенә керү, яки вузның түләүле бүлекләрендә уку өчен финанс кыенлыклары булу).
Профессияләр төркемнәре.
(Укучылар белән бергәләп).
1. Кеше-кеше (тәрбияче,сатучы, шәфкать туташы һ.б.).
2. Кеше-табигать (агроном, зоотехник, урманчы һ.б.).
3. Кеше-техника (токарь, слесарь, машина йөртүче һ.б.).
4. Кеше- тамгалар системасы (компьютерда җыючы, хисапчы,
кассир һ.б.).
5. Кеше-сәнгать образы (рәссам, буяучы, чәчәкләр үстерү остасы
һ.б.).
Безнең укучылар һөнәр сайлау турында уйланалармы ? Аларның фикерләрен белү максатыннан, түбәндәге анкета сораулары бирелгән иде. ( нче слайд).Нәтиҗәләр белән танышыйк.
1. Киләчәккә нинди һөнәр сайлар идең?
2. Ни өчен бу һөнәрне сайладың?
3. Әти-әниең фикере белән туры киләме?
4.Кайсы мөһимрәк:
а) кызыклы эшме;
ә) зур акчамы;
б) югары дәрәҗәме?
5. Югары белем алырга телисеңме?
6. Ни өчен югары белем алырга телисең?
а) армиягә бармас өчен;
ә) күп акча эшләү;
б) яхшы укыйм;
в) әти -әни тели.
Анкета нәтиҗәләренән күренгәнчә һөнәр сайлау теләкләрегез зурдан икәне күренә.
Сорауга җаваплар төрле: тәрҗемәче, эретеп ябыштыручы, тәрбияче, инженер, юрист, программист,укытучы
Кызыклы, һәрвакыт кирәк, балалар яратам, әтием шул һөнәр иясе, ошый кебек җаваплар
Кызыклы эш-2, зур акча-3, югары дәрәҗә-2
Әйе-7
Әти-әни тели- 2, күп акча эшләү- 4, яхшы укыйм-1
Нәтиҗә. Үзегез эшли алырдай сәләтегез булган гына һөнәр сайлагыз.
ТНВ да «Һөнәр» тапшыруы бара, шуны карарга тәкъдим итәм.
Мәкальләрне дәвам ит!
Һөнәр иясе бай булмас, бай булмаса да ач булмас.
Эшчән бәхетне эшендә күрер, ялкау бәхетне төшендә күрер
Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә
Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.
Һөнәрленең кулы алтын, акыллының акылы алтын.
Һөнәрле үлмәс,………………һөнәрсез көн күрмәс.
Хезмәт иясе-……………..хөрмәт иясе.
Эше барның……………ашы бар.
Эш сөйгәнне………………ил сөйгән.
Агачны яфрак бизәсә,……………….кешене хезмәт бизи.
Игътибарлылыкка уен.
1 төркем.
1. Күзе яхшы күрә, сәламәт, акыллы, түзем, тиз фикерли, компьютерны яхшы белә (программист)
2. Аралашучан, батыр, сабыр, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең бөтен авырлыгына түзә алучы (почтальон)
3. Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биектән курыкмаучы кеше (очучы)
4. Иҗади, хыялый, күп күрә белүче, тырыш, сабыр, төсләрне аеручы, табигатьне һәм кешеләрне яратучы, эш коралы — пумала (рәссам).
2 төркем.
1. Хезмәт ярата, игътибарлы, сабыр, төсләрне аеручы, юл билгеләрен яхшы белә, кешеләр белән тиз уртак тел таба (шофер)
2. Үсемлекләр үстерү өчен җанын-тәнен кызганмаучы хезмәт иясе, җәй көне басудан кайтмый (агроном).
3. Сызымны яхшы сыза, укый, планлаштыра, оста сөйли, ышандыра, үзен яклый, эшен күрсәтә, төрле проектлар эшли. (архитектор)
4. Матур яза, балаларны ярата, әдәпле, күп белән, сабыр, таләпчән (укытучы, педагог)
Бу кызыклы!
Бүгенге көндә хезмәт базарында кирәкле профессияләр турында сөйләшү.
Бүгенге заманның зур проблемаларының берсе — эшсезлек.
Хезмәт базарында ниләр бар икән?
Укытучы: Соңгы еллардагы статистик мәглүматълар буенча 40 000 төр һөнәр булуы билгеле. Һөнәр сайлаганда хезмәт базарындагы хәлләрне дә истә тоту зарур.
Хезмәт базарындагы яңалыклар
1.Чыгыш. Бүген Татарстан республикасында югары белем алырга теләүче яшьләрнең саны артык күп. Ә республика икътисады югары белемле белгечләргә түгел, нәкъ менә эшче кулларга 4 мәртәбә кытлык кичерә. Предприятияләрдә белгечләр гeнә түгел, эшче куллар да җитешми. Бүгенге көндә аларда теләсә кем эшли дә алмый. Иң беренче чиратта компьютерны бик яхшы белү таләп ителә. Бүгенге көндә Татарстанда hөнәри белем бирүнең сыйфатын күтәрү программалары тормышка ашырыла. Кайда белем алуың мөhим түгел иде. Хәзер, киресенчә, hөнәри хәзерлек алга чыкты.
2 Чыгыш. Яшьләр арасында нинди һөнәрләр популяр?
— Хезмәт күрсәтү-сервис өлкәсендәге һөнәрләр: аш-су остасы, чәчтараш, заманча, яңа — IT-технологияләр белгечлеге, программалаучы, эшче һөнәрләреннән электр-газ белән эретеп ябыштыручы, автомеханик, машина йөртүче, электромонтер, төзүче һөнәрләре популяр.
Чыгыш .
Республикага, Республика предприятиеләрендә хәзер инженер-техник белгечләргә — технолог, конструктор, төзүче,
Чыгыш. Актаныш районынабүген кирәкле һөнәрләр
Актаныш районында бүгенге көндә кирәкле һөнәрләрне белер өчен без мәшгүллек үзәге директоры Әмирҗан абый Хәмидуллинга мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне җиткерде: авыл хуҗалыгы районы буларак , иң беренче урында махсус югары белемле мал табиблары, агроном, зоотехниклар җитешми. Яңа технологияләр белән идарә итә торган, заманча техниканы иярли алучы механизаторлар, токарьлар, электр газ белән эретеп ябыштыручылар, төзелешкә- инженер- төзүчеләрләр кирәк. Районга югары белемле табиблар кирәк. Укытучы, тәрбиячеләргә мохтаҗлык юк. Мәдәният өлкәсендә киләчәктә үзен чын профессиональ итеп күрә торган талант ияләре кирәк. Баш белгеч бухгалтерларга ихтыяҗ зур. Юрист, экономистлар күп, ләкин квалификацияләре түбән. Димәк, ул һөнәрләрне дә үз итә алабыз.
Укытучы: Безнең җирлеккә мал табибы, савымчы, шофёр, механизаторлар җитешми.
Тест.
Бу тест киләчәктә нинди һөнәр иясе булуыгыз һәм сезнең хыялларны билгеләячәк.
Үзегез турында күбрәк белер өчен геометрик фигуралар белән эшләнгән шаян тест ярдәм итәр. 3 геометрик фигура- өчпочмак, түгәрәк, квадрат кулланып 10 элемнттан торган кеше рәсеме ясарга. Бөтен фигураларны кулланырга. Эшнең сыйфаты әһәмиятле түгел.Артык өлешләр ясалса, аларны сызып куярга, ә җитмәсә өстәп ясарга. 30 секунд вакыт бирелә. (Укучылар ясый).)
Тестның нәтиҗәсен ачыклау өчен өчпочмакларны санагыз
Беренче тип: 6-8 өчпочмак. Җитәкчеләр тибы, яхшы укытучылар. Лидерлык сыйфаты бик ачык сизелә, кешеләрне бик яхшы аералар, мәгълүмат белән эш итәләр.
Икенче тип: 5 өчпочмак. Җаваплы башкаручы, яхшы оештыру сәләтле. Үзенең эшчәнлеген азагына кадәр уйлап эш итүче яхшы белгеч.
4 өчпочмак. Талант һәм кызыксыну төрлелеге бар. Шәхси эшкә сәләтле.
3 өчпочмак. Галим тибы. Бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә ала.
2 өчпочмак . Сәнгать белән , кеше белән кызыксыну көчле. . Яңа, гадәти булмаганны бик тиз сизүчән.
1 өчпочмак. Уйлап табучы, рәссам, конструктор. Күзаллау сәләте көчле.
Бу тест сезнең төрле яклап талантыгызны күрсәтми. Ә шулай да ул үзегез, мөмкинлекләрегез, сәләтегез турында уйланырга мәҗбүр итәр. Бу сәләтегезне үстерә башларга , һөнәр сайларга ярдәм итәр.
Нәтиҗә ясау, йомгаклау.
Укытучы: — Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз.
Шуны онытмагыз: һөнәр сайлаганда сез үз язмышыгызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез үзегезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.
Һөнәрләр күп: кем булсаң да
Игенчеме, эшчеме?
Тик онытма бер нәрсәне:
Хезмәт бизи кешене.
Яраткан хезмәтең булу — зур бәхет. Бу бәхет сезне читләтеп үтмәсен, илгә-көнгә яраклы, туганнарыгызга, якыннарыгызга, гаиләгезгә кирәкле булып яшәгез дигән теләктә калам.
Профессияне без, кием сайлаган кебек, үзебезгә ошавын-ошамавын исәпкә алып сайлыйбыз. Һөнәр сайлаганда башкаларның нәрсә эшләгәненә игътибар ит, тик аларны кабатлама. Әйтик, синең белән бер үк төрле профессия сайлаган иптәшеңә игътибар ит — икегезнең кызыксынуларыгыз туры киләме?
Әгәр икегез ике төрле икән, тагын бер кат уйлан — бәлки, кайсыгыз да булса, һөнәр сайлаганда ялгышадыр?
Ә хәзер миңа һөнәр сүзенең синонимнарын әйтегез әле. (белгечлек, эш, профессия, хезмәт, кәсеп һ.б.)
Бераз ял итеп, башларны эшләтеп алыйк. Телдән генә кроссворд чишәбез.
1. Күзе яхшы күрә, сәламәт, акыллы, түзем, тиз фикерли, компьютерны яхшы белә (программист)
2. Аралашучан, батыр, сабыр, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең бөтен авырлыгына түзә алучы (почтальон)
3. Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биектән курыкмаучы кеше (очучы)
4. Иҗади, хыялый, күп күрә белүче, тырыш, сабыр, төсләрне аеручы, табигатьне һәм кешеләрне яратучы, эш коралы — пумала (рәссам).
5. Хезмәт ярата, игътибарлы, сабыр, төсләрне аеручы, юл билгеләрен яхшы белә, кешеләр белән тиз уртак тел таба (шофер)
6. Үсемлекләр үстерү өчен җанын-тәнен кызганмаучы хезмәт иясе, җәй көне басудан кайтмый (агроном).
7. Сызымны яхшы сыза, укый, планлаштыра, оста сөйли, ышандыра, үзен яклый, эшен күрсәтә, төрле проектлар эшли. (архитектор)
8. Урман-кыр белән бәйле һөнәр иясе (аучы)
9. Кибеттә эшли (сатучы)
10. Матур яза, балаларны ярата, әдәпле, күп белән, сабыр, таләпчән (укытучы)
11. Кәгазь — каләм белән бәйле һөнәр иясе. (язучы)
метки: Яраткан, Курчагым, Телла, Ташып, Балаларын, Торган, Китта, Булырг
Мин үземнең яраткан укытучым – Роза Юныс кызы Исмәгыйлева истәлегенә аның турында язарга булдым. Бу язмам аның рухына дога булып барсын.
Кем соң ул укытучы? Укытучы хакындагы сүзләрнең гомер-гомергә кеше теленнән төшкәне юк. Авылда да, шәһәрдә дә алар күз өстендәге каш кебек: гел игътибар үзәгендә торалар. Ләкин бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбыз башында укытучы торганын һәркем таный. Нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керә, хәреф танырга, укый-яза белергә өйрәтә. Ана баласын белемле, бәхетле итеп күрергә теләгән кебек, укытучыларыбыз да безне акыллы, әдәпле булырга өнди. Алар да укучыларның уңышлары өчен борчылып яшиләр.
Бүгенге көн укытучысы белем чыганагы гына булып калмыйча, галим дә, күпләр өчен идеал, үрнәк тә булырга тиеш. Минем өчен шундый мөгаллим булып, беренчедән алып, җиденче сыйныфка кадәр укыткан укытучым – Роза Юныс кызы Исмәгыйлева торды.
Укытучым 1944 елда Лениногорск районының Шишминка авылында гади колхозчы гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Укытучылык эшен Роза апа башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый. 1968 елда Ульяновск шәһәренең дәүләт педагогия институтында чит телләр факультетын тәмамлап, 1971 елда безнең мәктәптә немец теле укытучысы булып эшли башлый. Коллективта да, балалар һәм аларның әти-әниләре арасында да бик тиз зур абруй казана. Ә 1988 елда ул өлкән укытучы исеменә лаек була.
Республикабызда татар теле дәүләт теле дип игълан ителеп, рус мәктәпләрендә татар телен кертү эше башлангач, Роза Юныс кызына милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары вазифасын тәкъдим итәләр. Шундый җаваплы эшне укытучым бер дә икеләнмичә үз өстенә алып, зур җаваплылык тоеп, җитдилек белән башкара. Бар көчен, вакытын эшенә, мәктәп тормышына юнәлтә.
Минем өчен татар теле – үз һәм газиз. Татарлык бөтен каныма, беренче чиратта, анам сөте белән сеңсә, аннары телгә мәхәббәт уятуда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Юныс кызының да өлеше зур булды. Аның дәресләре бер-берсенә охшамаган, тормыш белән тыгыз бәйләнештә булды. Укытучыбыз сөйләгәнне без авызларыбызны ачып, тын да алмыйча тыңлый идек. Төркемдәге ундүрт баланы бер йодрыкка төйнәп, бер гаилә итеп яшәтте ул, һәрберебезнең кечкенә генә талантын да күреп үстерә белде. Без үзебезне “бөек” рәссамнар, алып баручылар, җырчылар дип хис итеп үстек. Ул безне туган телебездә укырга, сөйләргә өйрәтте. Мактап, кайчагында шелтәләп, кирәк чакта шаян, назлы һәм шул ук вакытта таләпчән, кырыс та була белде. Без тәртипсезләнсәк тә, Роза апабыз сабырлыгын җуймады. Киресенчә, яныбызга килеп, башыбыздан сыйпап, аркабыздан сөеп, безне тынычландырырга тырыша иде. Үзе җитди, ләкин юмор хисен югалтмаган, знергиясе ташып торган кеше буларак, безне дә шундый булырга өндәде. Үз ана телен яхшы белән кебек, рус, немец, француз телләрен дә “су кебек эчте”.
9 стр., 4489 слов
Проектная работа по татарской литературе «Татар халкының …
… башка милләтләр 4,2% алып тора. Татар халкы — республикабызның төп халкы. Ул төрле кабиләләр кушылуыннан … м бәйрәмне үткәрү көне турында базар көнне игълан иткәннәр. Шуның … ннәре дә бар. Мәсәлән, безнең татар халкында елның төрле вакытлары белән б … генә уеннар уйнамаганнар. Сабантуйның төп ярышы булып көрәш тора. Көрәшне кечкенә … әнүе, Сабантуй ярышлары оста итеп күрсәтелә. Бигрәк тә язучы көрәшне яратып …
Роза Юныс кызы безнең өчен генә түгел, хәтта башка укытучылар өчен дә үрнәк, өлкән дус, остаз була белде. Һәрвакыт пөхтә, заманча, зәвык белән киенгән, озын толымнарын төйнәп җыеп куйган бу ханымның яшен беркем дә белми иде кебек. Ул мәктәпнең һәр укучысын, укытучысын, аларның гаилә хәлләрен белеп, аңлап, киңәшләрен белеп торды.
“Кирәк түгел ул татар теле”, – диючеләр дә булгалады. Аларга укытучыбыз тарихи шәхесләребезнең буыннан-буынга күчеп килгән канатлы сүзләрен мисалга китереп, татар теленең бөеклеген дәлилли иде: “Без – татарлар, телебез татар теле, мөстәкыйль камил тел ул. Үз теленнән бизгән кеше белән бер дә горурланмыйм”, – дип әйтә торган иде Роза апабыз. Шул сүзләрне раслап, безне татарча сөйләшергә өйрәтте, телебезнең матурлыгына төшендерде, мәктәп һәм шәһәр күләмендә уздырылган барлык чараларга әзерләде.
Кызганыч, шундый ару-талу белмәс, энергиясе ташып торган, гел изгелекләр генә кылган кеше яман авыру белән арабыздан вакытсыз алып китте.
Тик, кеше китә, эзе кала, диләр. Роза Юнысовна да безнең тормышта тирән эз калдырып китте. Ул барлык тормышын безгә – мәктәп балаларына, мәктәпкә багышланды. Мәктәпкә иң беренче булып килүче дә, иң соңыннан китүче дә ул иде. Башка укытучылар да аны җылылык белән искә алалар: “Мәктәптә ул үзара дус коллектив туплап, безне эшләргә өйрәтеп китте”, – диләр алар.
Авыр чакта терәк булганы, безне үз балаларыдай яратканы өчен, безгә – мәктәп балаларына икенче әни була белгәне өчен без аны мәңге онытмабыз.
- .. Укытучы булган көннәрендә
Укытучы идең! Гомерең буе
Фәнең белән бергә
Балаларны сөйдең…
Бөгелмә муниципаль районы
муниципаль белем бирү учреждениесе
16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең
8нче сыйныф укучысы
Гиззатова Айгөл Рамис кызы
(рус төркеме)
_tn.jpg)
«Мин — Укытучы»
Йөрәгемне балаларга бирәм..
(Сухомлинский)
Табигатьтә кыш. Бөтен җир ап-ак. Ак кар өстенә матур итеп балалар рәсем ясый. Ак кар! Яңа гына мәктәп бусагасына аяк баскан бала күңеле дә нәкъ шулай ап-ак! Бүгенге көн вакыйгаларын тагын бер тапкыр күңелдән кичереп, аларны күз алдымнан берәм-берәм үткәреп, алдагы көннәргә яңа планнар корып, үз уйларыма бирелгән хәлдә, таныш сукмактан әкрен генә өйгә таба атлыйм. Уйларым еракларга юл ала.
Укытучыны изге затка тиңләгән заманнар булган. Булган, әмма узган. Кызганычка каршы, бүгенге көндә укытучының дәрәҗәсе белән мактана алмыйбыз шул әле. Шулай да Рәсәйдә соңгы вакытта мәгариф өлкәсенә булган игътибар бездә өмет чаткылары уятты. Белем бирү өлкәсендәге күпсанлы проблемаларның кайберләре генә булса да чишелде, өметләребезнең бик азы гына булса да акланды.
Кайвакыт күңелемә шундый уйлар килә:”Ә нигә соң әле мин укытучы һөнәрен сайладым? Сайлап ялгышмадыммы? Мин кечкенә чагымда артист булырга хыяллана идем, чөнки җырларга, биергә яратам, гел кеше күзе алдында буласым килә иде. Үсә төшкәч, минем никтер фикерем үзгәрде. Укытучы һөнәренең мин җитдирәк, кызыклырак, алдагы көн өчен кирәклерәк икәнлеген аңладым. Укытучы шул ук артист түгелмени инде ул?! Кирәк вакытта җырлый, бии һәм әле үзе дә укучыларны моңа өйрәтә. Артист кешегә сәхнәгә көн саен чыгарга туры килми, ә мин укучыларым каршында көн саен чыгыш ясыйм. Балаларга белем бирүче, алдагы тормышларына әзерләүче генә түгел, авыр чакларында киңәш бирүче, таяныр кешеләре дә без бит аларның! Тикмәгә генә бу нарасыйлар безне икенче әни дип атамыйлар бит.
Өйгә кайтып, укучыларымның сочинениеләрен тикшерергә утырдым. Темасы – “Минем яраткан укытучым”. Төнге тынлыкта, өстәл лампасының саран яктылыгында, балаларның ак кәгазь битләрендә урын алган укытучыларына булган җылы хис-тойгыларын, изге теләкләрен чагылдырган язмалар белән танышам. Кем ничек уйлыйдыр, әмма, минемчә, иҗади эшләрне тикшергәндә, иң элек хәреф хаталары, өтерләр түгел, ә укучыларымның уйларының чисталыгы, фикер йөртүләренең дөреслеге, дөньяга карашларының киңлеге алгы планга чыгып баса.
Нәрсә турында гына язмыйлар?! Укучыларымның күпчелеге иншаларын миңа багышлаганнар. “Тормышта белем кешегә ашый торган икмәк, эчә торган су, сулый торган һава кебек үк кирәк дип әйтсәк, ягъни аны тереклек чыганагы рәтенә кертсәк, һич кенә дә ялгышмабыз. Бу – төп Закон белән беркетелгән безнең хокукыбыз да, бурычыбыз да. Белемсез яшәп булмый. Әлеге гаять катлаулы, бик тә җаваплы һәм шул ук вакытта мактаулы да булган миссияне башкару Укытучыга йөкләнә. Укытучы мифологик герой Атлант кебек бөтен дөньяны үз җилкәсендә тотып тора кебек”, – дип язган Зилә. Бер укучым үзенең язмасын түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлаган:
Ул зур түгел, әмма олуг үзе.
Гади, ләкин гали сүзләре.
Аның һәрбер сүзе күңелләрдә,
Кояш кебек карый күзләре.
Рәхмәт сиңа, олуг укытучым,
Син дөньда ачтың күземне.
Туган телдә туган халкым өчен
Әйтәчәкмен мин үз сүземне.
Бу юлларны укыгач, күңелем йомшарды, күзләремә яшь бөртекләре килде. Үзең турында укучыларыңнан шундый матур, җылы сүзләр ишетү сөенеч түгелмени? Бу юллар укучыларымның миңа, минем хезмәтемә биргән бәяләре, йокысыз төннәремнең олы нәтиҗәсе бит! Ап-ак кардай ак кәгазь битенә сибелгән шушы юллар тормышта укытучы һөнәрен сайлап ялгышмавымны, балаларым өчен борчылуларым юкка булмаганны күрсәтә түгелме соң?! Һәм мин тагын уйлар диңгезенә чумам… Укучыларымның хөрмәтенә, мәхәббәтенә ничек ирештем соң мин?
Тышта ап-ак кар ява. Бөтен җиһанда аклык, чисталык хакимлек итә! Әйтерсең, бөтен җиргә ак кәгазь япканнар. Бала күңелен дә ап-ак кәгазь битенә тиңлиләр бит. Безгә әнә шул чиста күңелгә матурлык, игелеклелек, шәфкатьлелек орлыкларын ничек күбрәк салырга? Әдәби китапларны яратып укырга ничек этәрергә, китап белән ничек дуслаштырырга? Шушы сорауларга җавап табарга тырышам, шундый уйлар белән борчылып яшим мин. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре укучыларга кызыклы һәм мавыктыргыч булсын өчен, төрле юнәлешләрдә эш алып барам, яңа технологияләр кулланып эш итәм. Максатым — балаларыма заманча дәрес бирү генә түгел, аларда туган телебезгә мәхәббәт, әхлак нормалары тәрбияләү, киләчәгебезнең лаеклы, күпкырлы шәхесләре булуга омтылыш уяту.
Дәрестә һәр укучым әйтәсе килгән фикерен үз ана телендә җиткерергә өйрәнсен, дәлилли алсын, матур, эзлекле сөйләргә өйрәнсен өчен, бар көчемне куям. Минем бурычым белем бирү генә түгел, яшь буынны уйларга, фикер йөртергә, эзләнергә, иҗади эш итәргә, мөстәкыйльлеккә өйрәтү. Дәресләрдә нәкъ менә шуңа ирешергә омтылам. Балаларны һәрбер сүзне уйлап, үлчәп һәм ачык итеп әйтергә өйрәтү — төп алымнарымның берсе булып тора.
Тырышлык нәтиҗәсез калмый, билгеле. Район, шәһәр һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулап килгән укучыларым районда уздырылган төрле бәйгеләрдә дә актив катнаштылар. Күп кенә укучыларымның фәнни-гамәли конференцияләрдә, иншалар, шигырь бәйгеләрендә катнашып, Мактау грамоталары белән бүләкләнүләре дә йокысыз төннәрем нәтиҗәсе!
Әйе, балаларда туган телгә, сәнгатькә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү укытучыдан зур тырышлык сорый, ә максатка ирешү өчен, дәрес кысалары гына җитми, боларга төрле класстан тыш чаралар аша гына ирешеп була.
Без мәктәбебездә, халык педагогикасына нигезләнеп, туган телгә, халык җырларына багышланган бәйрәмнәр, җырлы-биюле уеннар оештырабыз. Укучыларымны милләтемнең дәвамчылары, кешелекле, әхлаклы, рухи яктан сәламәт шәхесләр итеп тәрбияләүдә төрле класстан тыш чаралар оештыру тагын бер методик уңышым булуын аңладым. Мәктәптә эшләү дәверендә, ата-аналарның укытучының ышанычлы ярдәмчеләре булуына төшендем. Алар белән тыгыз элемтәдә эшләү, бергәләп төрле бәйгеләр, әдәби-музыкаль кичәләр, КВН нар уздыру – уңышка ирешүдә тагын бер баскыч, минемчә.
Икенче баскыч – үз һөнәри осталыгыңны үстерү өстендә эш. 2001 нче елда район укытучылары арасында үткәрелгән “Ел укытучысы” бәйгесендә — III урынны, ә 2007 нче елда – II урынны , 2012нче елда Бөтенроссия күләмендә үткәрелүче “Туган тел” мастер-класслар бәйгесендә “Инновацион технологияләрне оста файдаланучы” номенациясендә җиңү яулагач мин моны тагын да тирәнрәк аңладым. Укытучы үсә, камилләшә барырга тиеш бит. Шул чагында гына ул укучылары өчен кызыклы шәхес булып калачак.
Тырышкан хезмәтемнең нәтиҗәләре дә куанычлы: район мәгариф бүлеге тарафыннан “Мәгарифне үстерүгә керткән өлеше өчен” грамотасы белән бүләкләндем.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин, шәхсән үз эшем белән чын мәгънәсендә горурланам. Кире кайтып, тормышымны яңадан башларга туры килсә, мин бу эшемә тугъры калыр идем. Үзем сайлаган язмыштан тайпылмыйча, Ходаем сәламәтлек биреп, шул юлымны ахыргача дәвам итеп бетерергә язсын иде дим.
Тышта ап-ак кар ява да ява. Шул ак карга карап, мәктәпкә юл алган нарасыйларны күзәтәм. Ак кәгазьдәй ак күңелегезгә мәрхәмәт, шәфкать орлыклары сибелсен! Ак карга Сез язган язуларны әшәке куллар пычратмасын! Ак күңелле, пакъ күңелле кешеләр юлдаш булсын сезгә! Ә мин Сезнең янәшәгездә булырмын, тормышның матурлыгын күрергә, аны яратырга өйрәтермен. Ярата белгән йөрәк кенә бәхетле була.
Мин бик бәхетле, чиксез бәхетле! Укучыларымны, тормышны, кешеләрне, үзем сайлаган һөнәрне һәм шушы аклыкны яратам!!!
