Татарча сочинение “Батырлык”
Сочинение на татарском языке на тему “Батырлык”
Без ишегалдында уйный идек. Кызлар скакалка сикерәләр, малайлар туп уйный. Кинәт эт өргән тавыш ишетелде, һәм без үзебезгә таба йөгереп килгән зур бер эт күрдек. Ул бик усал иде. Бу этне мин бик яхшы беләм. Ул шундый усал, аны хуҗасы да урамга авызлык киертеп кенә алып чыга. Ә ул әнә бүген бавын өзеп качкан.
Эт туп-туры Камиләгә таба чаба иде. Камилә куркуыннан калтырый башлады һәм елап җибәрде. Шунда котырган этнең каршына Булат сикереп чыкты. Аның кулында нечкә чыбык кына иде. Тик Булат аның белән эткә шундый итеп кизәнде, эт шүрләп калды. Шунда бөтенләй без көтмәгән хәл булды. Усал, көчле эт туктады һәм… куркуыннан койрыгын кысып качып китте.
Без барыбыз да Камилә белән Булатны чолгап алдык. Алар икесе дә агарынган, күзләрендә яшь иде. Әмма алардан берәү дә көлмәде. Мин аларга карадым да, үзем дә шулай эшли алыр идемме икән, дип уйладым. Шулай эшләгән булыр идем, мөгаен.
Шул көннән башлап, без Булатны иң көчле һәм батыр малай дип саныйбыз. Ә мин шундый күршем белән горурланам.
Эчтәлек.
I.
Кереш
.
II.
Төп
өлеш.
1. Матур
әдәбиятта батырлык темасы.
2. Сугыш чоры әдәбиятында батырлык темасы.
III.
Йомгаклау.
I. Кереш.
Батыр
үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
Нәрсә соң ул батырлык? Батырлык ул – рухи матурлык.
Әнә шуңа күрә дә батырларның кылган
изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә
күчкән, җыр – дастаннарга кергән. Һәм буыннардан –
буыннарга күчеп, бүгенге көннәргә килеп җиткән. Аның
төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай
да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара
алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне
аямауны таләп итә.
Ф.Яруллин
болай ди: “Батырлык! Нәрсә
соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман
амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы телем икмәгең белән бүлешүме?
Кешеләр төрле — төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул”.1
Безнең Бөек Ватан сугышында һәлак булган дистә
меңнәрчә каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк. Аларның батырлыгы, максатка нык
омтылышы, рухи һәм физик ныклыгы, героик көрәш безгә һәрчак үрнәк булып тора. Әлбәттә,
сугыш аяусыз. Ул беркемне дә аяп тормый. Сугыш дигән сүзне әйтү белән нәрсә күз
алдына килә? Күз яше, кайгы, бәхетсезлек, үлем … Безнең үзебезнең
авылдан да әлеге дәһшәтле сугышта 278 якташыбыз катнашкан. Шул
китүдән аларның яртысыннан азрагы гына туган – үскән җирләренә әйләнеп кайта
алган. Дошманга каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен җөмһүриятебезнең
200 дән артык кешесе иң югары мактаулы исемгә — Советлар Союзы Герое исеменә
лаек булган.
1Ф
Яруллин. Җилкәннәр җилдә сынала. Сайланма әсәрләр. – 1 том. – 272 – 273 битләр
Газинур Гафиятуллин, Бари Шәвәлиев,
Муса Җәлил, Мәгубә Сыртланова, Фатих
Кәрим һәм башка милләттәшләребезнең тиңдәшсез батырлыгы алдында баш иябез.
Чыннан да, батырлык темасы бүгенге көндә
дә актуаль. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез, рәссамнар бу темага үз әсәрләрендә
зур урын бирәләр.
Батырлык турында Минтимер Шәрипович
Шәймиев болай дигән: “Батырлык ул –
рухи матурлык… Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары
бәяләгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән,
җырларга кергән. Шул олуг батырлык алдында безнең чор кешеләре генә түгел,
киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле…”
Шул уңайдан мин үземнең эшемне
“Батырлык
ул – рухи матурлык”
дигән темага багышларга
булдым. Иҗади эшемдә түбәндәге максатка ирешүне күздә тотам: әдәби әсәрләрдән батырлык үрнәкләрен эзләү
һәм анализлау.
Эшенең
бурычы бүгенге буын яшьләрендә батырлыклар эшләүгә ихтыяҗ тудыру.
Бу теманы мин актуаль дип саныйм, чөнки
буыннан-буынга күчә торган батырлык сыйфаты вакытлар узу белән һич тә әһәмиятен
югалтмый, киресенчә, аның кыйммәте арта гына. Моның шулай булуы әдәби әсәрләр
мисалында тагын бер кат исбатлана, курку белмәс геройларга сокланабыз, алар
белән горурланабыз, алар үрнәгендә батырлыклар яуларга омтылабыз.
Фәнни эшемнең ахырында түбәндәге нәтиҗәләр
билгеле булды:
1.
Сугыш чоры әдәбиятында батырлык
сыйфатына ия булу әһәмиятле роль уйный.
2.
Батырлык
темасы бүгенге көндә дә актуаль.
Хезмәтнең
структурасы. Фәнни-эзләнү
эше максат һәм бурычлар ачык билгеләнгән Керештән, проблема чишелгән бер
бүлекле Төп өлештән һәм шул бүлектә чыгарылган нәтиҗәләрне бергә кушып биргән
Йомгактан, аны язуда ярдәмче материал буларак файдаланган әдәбиятны һәм
чыганакларны чагылдырган исемлектән тора.
II.Төп
өлеш.
1.
Матур
әдәбиятта батырлык темасы.
Батырлык турында мин китаплардан укып
беләм. Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышның беренче көннәрендә үк, башка
милләт язучылары кебек татар әдипләре дә үзләренең бөтен көчләре белән
дошманга каршы күтәреләләр. Алар сугышны зур фаҗига буларак кабул итәләр һәм
шуны үзләренең иҗатларында чагылдыралар. Сугышның беренче көннәрендә үк
язучыларыбыз фронттан килгән борчулы хәбәрләргә үзләренең ялкынлы әсәрләре
белән җавап бирәләр: гади сугышчыларның тиңдәшсез батырлыкларына дан җырлыйлар.
“Илебезнең бөтен күмәк көче, явыз дошманга ачу уты белән ялкынланган хәлдә,
хәзерге көндә бары бер генә максатны күз алдында тота, аның бөтен игътибары,
бөтен омтылышы бер генә максатка төбәлгән: дошманны тар-мар китерү, җир йөзеннән
аны юк итү”, — дип яза күренекле әдип Шәриф Камал.
Күп кенә язучылар фронт
газеталарында эшлиләр. Бөек Ватан сугышы елларында татар телендә уналты фронт
газетасы чыгарыла.Язучылар монда да үзләренең ялкынлы сүзләре белән солдатның
йөрәгенә үтеп керергә, аны дошманга каршы көрәштә батырлыклар кылырга
рухландырырга тиеш булалар.
М.Җәлил, А.Алиш, Р.Саттар, Х.Мөҗәй һ.б.
фашистлар тоткынлыгына эләгеп, чын батырлык үрнәге күрсәтәләр. Авырлыклар
никадәр генә зур, фаҗигале булмасын, татар язучылары бер генә минутка да Ватан,
халык, үз намуслары алдындагы бурычларын онытмыйлар. Мәсәлән, адәм баласы түзә
алмаслык төрмә шартлары да Җәлил һәм аның иптәшләренең рухларын сындыра
алмый, дошманның үз өнендә килеш бу геройлар фашизмга каршы көрәшәләр, үлемсез
әсәрләр тудыралар, ахырдан батырларча һәлак булалар. Еллар үткәч, аларның
дошманга нәфрәт, туган илгә тугрылык, мәхәббәт, чын батырлык белән сугарылган
әсәрләре халкыбызга әйләнеп кайтты һәм әдәби мирасыбызның кыйммәтле җәүһәренә
әверелде.
2. Сугыш чоры әдәбиятында батырлык темасы.
Мин үзем төрле кешеләрнең батырлыклары
турында укырга, үземчә нәтиҗәләр чыгарырга яратам. Бу әсәрләр миңа көч-дәрт
бирә, тырышып укырга рухландыра. Сугыш чоры әдәбияты аеруча батырлык темасын
яктырта. Кайсы гына әсәрне укысак та, батырлык үрнәге белән очрашабыз.
Өлкәннәрнең, балаларның, яшьтәшләремнең батырлыгы алдында баш иям.
Ф.Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат”
поэмасында төп геройлар — солдат, Гөлчәчәк, партизанка Ләлә. Солдат Гөлчәчәккә
хат яза. Язган хатын җырга тиңли. Әлеге җырның матур булуын, тау чишмәсе кебек
чылтырап торуын тели. Без дә аны хат-җыр дип укыйбыз. Хатны Гөлчәчәккә юллау —
шагыйрь сайлаган бер алым гына. Гөлчәчәк ул — сугыш чорының теләсә кайсы
баласы. Шул ук вакытта хатны укыган һәрберебез аны үзебезгә адресланган дип
саный алабыз. Шигырьнең икенче бүлегеннән без солдатның разведчик икәнлеген
аңлыйбыз. Вакыйгаларны сөйләүче солдат Гөлчәчәк исемле кыз җибәргән
яулыкның, халык хисе булып, төнге окопларга килгәненә сөенә. Анда исә —
батырлыкка чакыру юллары. Димәк, ир-егет каһарманлык күрсәтүне- халык алдында
бурыч үтәү дип саный. Өченче бүлектә героебыз батырлык эшләү шартына куела.
Безне шундый вакытта ул үзен ничек тотар дигән уй борчый. Герой өметебезне
аклый: урман буйлап яшь бер кызны куып килгән ике фашист аның гомерен өзәргә
тели. Разведчик коткарган кыз партизаннар ярдәмчесе булып чыга. Ляля-Ләйлә аның
кулына бик мөһим бер хат тоттыра. Бу вакыйга сугыш вакытында сабыйларның да
зур батырлыкларга сәләтлелеген күрсәтә. Гөлчәчәк җибәргән чигүле яулыкның
файдасы тия. Егет аның белән Ләйләнең яралы башын бәйли. Ф.Кәрим бу шигырьдә
батырлыктан туган бер матурлык хакында сөйли. Сугыш кырларында турыдан- туры
катнашкан лирик мин белән Ләйлә генә түгел, хәтта алар өчен төннәрен чигү
чиккән Гөлчәчәк кебек йөзләгән, меңләгән илебез кызлары әнә шул матурлыкның
үрнәкләрен күрсәтә. Поэмадан без өч батырны күрәбез. Аның иң беренчесе итеп мин
партизанка Ләйләне атар идем. Яшь кенә 13 яшьлек кыз- партизан. Ул турыдан-туры
сугышта катнаша. Партизаннарга ярдәм итә.Ә икенче кыз- Гөлчәчәк. Ул үзенең
матур кулъяулыклары белән солдатларны рухландыра. Өченче батырыбыз- кыю
разведчик.
“Гөлсем” поэмасы 1941 -1942 елларда
язылган. Шагыйрь поэмада фашистларның вәхши йөзләрен, кансызлыкларын һәм
мәрхәмәтсез булуларын чагылдыра. Фашисит докторының күңелендә бернинди кызгану
хисе булмавын күрәбез . һәм шул ук вакытта аларның рухи яктан көчсезлеген дә
күрергә була. Сабый баладан кан алу, аның тиресен кисү ,үзәк өзгеч күренешләр.
Ни өчен алар шулай эшли? Ник алар балага кагыла? Баланың ни гаебе бар? Шул
сораулар безне борчый. Шуның өстенә каршылык күрсәткәне өчен Гөлсемнең озын
толымын чабып өзәләр. Безнең гүзәл хатын -кызларыбыз тылда зур батырлык
күрсәтеп кенә калмыйлар, алар үзләре дә корал тотып дошманга каршы күтәреләләр.
Гөлсем дә партизаннарга кушыла Поэманың ахырында без Гөлсемнең искиткеч зур
батырлыгын күрәбез. Ул коедан су алган булып немецларның штаб телефонының
чыбыгын өзә. Кое янына килгән офецир Гөлсемең баласын вәхшиләрчә җәзалауда
катнашкан була. Гөлсем аның кулына көянтә белән суга һәм чәч толымы белән буып
үтерә. Гөлсем партизаннарга ярдәм итә, шулай итеп ул баласы өчен , иле өчен
дошманнан үч ала. Бу бик зур батырлык. Ф.Кәрим “Гөлсем” поэмасында Гөлсем
образы аша безнең кыю, батыр йөрәкле татар хатын -кызларын сурәтли.
“Партизан хатыны” поэмасында ире
партизан булган татар хатыны сурәтләнә. Авылны фашистлар чолгап ала. Аларны
тик бер сорау борчый: партизаннар кайда? Партизан хатыныннан бер сүз дә ала
алмагач, немец, балага хәнҗәр белән кадап күлә ташлый. Бер мәлгә яшь хатын
югалып кала. Ләкин ул үзен тиз генә кулга ала, нинди генә ачы хәсрәт булса да,
ул фашист алдында баш ими һәм җавап итеп аңа шул сүзләрне әйтә:
Кулымны кис,күзләремне чокы
Башымны яр,мә өз телемне,
Бер сүз көтмә,мин
иремне сатсам
Бу бит сату Туган
илемне!
Ул фашист кулыннан үләргә теләмичә, улы
янына күлгә ташлана. Автор поэмадагы партизан хатыны образы аша меңләгән
татар хатын-кызларының фидакәрь батырлыгын күрсәтә.
Г.Әпсәләмовның “Миңа унтугыз яшь иде”
әсәрендә батыр егет Малик белән очрашабыз. Малик тыныч тормышта да бер эштән дә
курыкмый, спорт белән дә шөгыльләнә. Шуңа күрә дошманга каршы көрәшнең
серләренә тиз төшенә. Гади татар егете сугышның иң кискен моментында зур
батырлыклар күрсәтә. Хикәядә геройның халәтен тасвирлау аша, сугышның канлы,
куркыныч күренеше тулы бер картина булып күз алдына килеп баса. Автор геройның
рухи дөньясы аша батырлыкка алып килгән эчке сәбәпләрне тыныч тормышка,
солдатның туган якларына, туган як белән бәйле хатирәләргә бәйли. Малик,
сугышчан бурычны үтәгәндә дә, дошман кулында рәхимсез җәзаланганда да туган як
җыры, “Сагыну” җыры тәэсирендә була.
“Йолдызлы малай”(1943) хикәясендә
И.Гази фашизм явызлыгының чиге юклыгын күрсәткән бер вакыйгага тукталып китә.
Гөнаһсыз сабый — унике яшьлек Илгизәрнең малайлар белән сугыш уены уйнаганда
беләгенә төшерелгән йолдызы аның өчен аянычка әйләнә. Фашистлар шуны күреп
алып, малайны нык җәзалыйлар – аның колагын кисәләр, тимер белән кыздырып
тәненә йолдыз уялар. Ләкин ул бу газапларга кыюларча түзә, сыкранмый, рухын
сындырмый. Аның күз алдына халык бәхете өчен көрәшкән каһарманнар күз алдына
килә. Алар иң кыен, авыр мизгелләрдә дә дошманга буйсынмаганнар, туган илләрен
сатмаганнар. Бу әсәр өлкәннәрнең генә түгел, балаларның да үзләрен горур
тотулары, буйсынмас табигатьле, көчле рухлы икәнлекләрен сүрәтли. Илгизәрнең
батырлыгы – рухи батырлык.
Йомгаклау
Безнең кайсыбызның
гына батыр буласы, илне шаулатырлык эшләр эшлисе килми икән? Әле генә барлап
чыккан әсәрләрдә, батырлык кылган кешеләр турында укыганда, йөрәкләребез
уттай ялкынлана, җанда әллә нинди хыяллар уяна. Әйе, батырлык безнең
күңелне бервакытта да битараф калдырмый, ул гел дәртләндерә, ашкындыра, матур
яшәргә, матур эшләргә чакыра. Дөньяда барлык батырлыклар да үз-үзеңне җиңүдән,
көндәлек кыенлыклар алдында каушап калмаудан, һәр кылган эшең өчен үзеңдә
җаваплылык тоюдан башлана. Тормышта һәрчак
батырлыкка урын бар дибез икән, үзеңдә бурычлылык хисе, сәяси өлгергәнлек,
җаваплылык, әхлакый тотрыклылык тәрбияләргә кирәк. Батырлык, тәвәккәллек, намуслылык,
гаделлек кебек сыйфатлар ялкаулык, тәртипсезлек, таркаулык, ялган белән көрәштә
дә барлыкка килә. Кешенең героик характеры үзендәге начар сыйфатларны җиңүдән
башлана.
В.А.Сухомлинский “Батырлык
һәм тәвәккәллек – ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер
очракта гына түгел, ә көндәлек тормышта, эштә дә кирәк”, – дип язган. Батырлык, тәвәккәллек,
намуслылык, гаделлек кебек сыйфатлар ялкаулык, тәртипсезлек, таркаулык, ялган
белән көрәштә дә барлыкка килә. Кешенең героик характеры үзендәге начар
сыйфатларны җиңүдән башлана.Тыныч тормышта да үзләренең батырлыклары белән
дөньяны сокландырган кешеләр бар, мәсәлән, спорт батырлары, хезмәт батырлары ,
табиблар, янгын сүндерүчеләр. Батырлыкны бүгенге тыныч
шартларда да эшләргә мөмкин. Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер
батырлык. Тырыш хезмәт куеп эшләп, Хезмәт Батыры була ала. Батыр булу өчен,
кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз – үзен аямый торган булырга тиеш. Яраткан
язучыбыз Ф. Яруллин яшәве һәм иҗат итүе үзе бер батырлык. Гарип килеш тә
үзендә көч табып, иҗатка тартылып гомер кичерүе, күп кешеләр кабатлый алмый
торган батырлык үрнәге. Ә Нурсөя ханымның аны аңлап, яшь сабыйлардай тәрбияләп
торуы – тагын бер батырлык.
Без бу дөньяга ярату, Җирне матурайту
өчен килгәнбез. Без тынычлык яклы. Без сәламәт яшәү яклы. Матур яшәү үзе
батырлык ул. Җир йөзендә сугышлар кабатланмасын, яшь егетләрнең-кызларның
гомерләре вакытсыз өзелмәсен, әти – әниләр кайгы яше түкмәсен. Батырлыкка
һәрвакыт урын бар. Безгә батырлыкны бары тик тыныч томышта эшләргә язсын!
Кулланылган әдәбият:
1. Фатих Кәрим. Шигырьләр. I том. «Казан». 1979 ел.
2. Фатих Кәрим. Поэмалар, балладалар
һәм драма. «Казан». 1980 ел.
3. Кәрим Ф.
Илең турында уйла.Думай о Родине — Казань: Тат. кн. изд., 1989. – 191 с.
4. Фронтовик
шагыйрь дәфтәре// Ватаным Татарстан, 2000. — №95 (23653).
5. Татар әдәбияты тарихы.6 т.: 6 т.:
Проза. – Казан, 2001. – 70 б.
6. Ф Яруллин. Җилкәннәр җилдә сынала.
Сайланма әсәрләр. – 1 том. – 272 – 273 битләр
Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре “Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе
Бөек Ватан сугышы еллары поэзиясе.
Эшне башкарды:Шәрифуллин Камил Марат улы
11 нчы сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбият укытучысы Ямалеева Әлфия Казыйм кызы
Әлмәт 2018
Эчтәлек
1.Кереш.
2.Төп өлеше.
Беренче бүлек. Муса Җәлил . Сугыш чоры иҗаты
Икенче бүлек. Фатих Кәрим иҗатында сугыш темасы .
3. Йомгаклау
4. Кулланылган әдәбият.
Кереш
Бөек Ватан сугышы еллары поэзиясенең үзәгендә сугышка кадәр формалашып килгән сыйфатлар тора: бу чор поэзиясенә дә нигездә халыкчанлык,югары патриотизм,ялкынлы хис һәм романтик дәртлелек хас.Сугыш чоры шартларының чиксез авырлыкларына карамастан,ут эчендә,дошман пулялары астында татар совет поэзиясе яңа баскычка күтәрелде.Бу,барыннан да элек, патриотизм тойгысының чиксез тирәнәюендә, гражданнар сугышы чорында да,утызынчы елларда да күрелмәгән гаять зур поэтик көч белән яңгыравында иде.Патриотик хисләрнең алгы планга чыгуы поэзияне утызынчы елларда яшәп килгән гомум-риториклыктан арындырып, җанлы, предметлы итте.Сугыш чорында поэзиянең сурәтләү объекты да үзгәрде.Бу хәл поэзиянең үзәгенә тормышчан һәм гаять кискен конфликт куюны таләп итә иде. Төп конфликт булып яктылык һәм караңгылык, яшәү белән үлем арасындагы, фашизм һәм социализм көчләре арасындагы каршылык күтәрелде.Поэзиянең халыкка якынаюы да шушы шартлар белән бәйләнгән.Яшәү яки үлем мәсьәләсе хәл ителгән бу чорда күпмилләтле совет әдәбияты үзенең бөтен сулышы белән яшәү ягында торды,тормышны,киләчәкне яклады.Бу чор поэзиясендә сурәтләнгән герой-утлар-сулар кичеп чыккан совет солдаты,Ватан язмышы өчен соңгы тамчы канын да кызганмаган, “Үзең турында уйлама,илең турында уйла” дип фикер йөрткән каһарман иде.Аның йөрәге туган халкына һәм иленә,кешелек культурасына,яктылыкка,тормышка мәхәббәт хисләре белән тулы.Ул караңгылыкны,коллыкны,фашизмны дошман күрә.Бу кеше татар совет поэзиясендә дә тулы канлы булып,бай рухи дөньясы белән сурәтләнде.Сугышның баштагы чорында поэтик әсәрләр нигездә публицистик характерда булып,совет халкын дошманга каршы бердәм көрәшкә күтәрелергә чакырдылар.1942 ел урталарыннан поэзиядә фронт вакыйгаларының,окоп тормышының җанлы гәүдәләнеше зур урын ала.1943 ел урталарыннан,совет гаскәрләре бөтен фронт буйлап дошманны кууга күчкәч,поэзиядә дә үзгәреш барлыкка килә.Поэзия совет гаскәрләренең һөҗүм итеп баруын,дошман кулы астында калган җирләребезне азат итү мотивын,ә соңрак-җиңүле рәвештә дошманны үз җирендә кыйнавын чагылдырды,сугыш елларының соңгы этабында совет халкының җиңү тантанасын җырлады.Татар совет поэзиясенең бу авазы илебез чикләрен үтеп чыкты,бөтен дөнья халыкларының йөрәгенә барып иреште.Күпләр яу кырында башын салды,бөек Совет иле белән бергә аларның җырлары да җиңеп чыкты,дистәләгән еллар үтсә дә әһәмияте җуелмаслык поэтик җәүһәрләр калды.Фашист илбасарлары башлап җибәргән сугыш татар совет поэзиясенең бу чордагы беренче әсәрләрендә үк илебезнең тыныч тормышына каршы куеп гәүдәләндерелде.Сугыш башланган вакытларда язылган шигырьләрдә сугышка кадәрге тыныч тормыш бакчаларда ал чәчәк аткан вакыт белән чагыштырыла,фашизмның җирдәге иң нәфис,иң тыныч күренешләргә һөҗүм итүе ачып салына.Сугышның беренче чоры әсәрләренә хас булган уртак темаларның берсе-совет кешесенең дошманга каршы күтәрелгәндә ант бирүен гәүдәләндерү.Бу тема бөтен совет әдәбиятының Ватан язмышы хәл ителгән җитди чорда иң югары,патриотик тойгылар белән яшәвен,сулавын күрсәтүче көзге иде.Сугышның беренче көннәрендә үк поэзия изге Ватан язмышы өчен зур җаваплылык тойгысы белән сугарылды.Татар поэзиясендә бу чорда күзәтелгән әдәби процесс тугандаш халыклар поэзиясенең күпчелеге белән уртак.Аларда да изге сугышка күтәрелергә,гомереңне биреп булса да ватаныбызны саклап калырга чакыру мотивы үзәктә тора.Саубуллашу һәм ант,тыл белән фронтның бердәмлеген күрсәтү,фашизмга чиксез нәфрәт һәм ачу,гадел үч алырга өндәү-сугышның беренче айларындагы совет халыклары поэзиясендә уртак темалар.Явыз дошманны тар-мар итү өчен изге сугышка чакыру 1941 елның көзенә фронт вакыйгаларын фашистларның җинаятьләрен һәм сугышның җанлы эпизодларын күрсәткән шигырьләр белән тулылана бара.Фронтта сугыш вакыйгаларының үзгәрүе поэзиянең тематикасына да,аһәңенә дә йогынты ясый.Тематикадагы мондый үзгәрү процессы 1942 елның язына кадәр дәвам итә.Шуның белән бергә, поэзиядәге мондый үзгәрешләр әле яңа тематиканы үзләштерү юнәлешендә генә бармый.Заман белән бергә,мөһим сыйфат үзгәреше-шигърият үсеше бара.Шагыйрьләр яңа темаларга хас яңа форма эзлиләр,үзләренә таләпчәнлекне күтәрәләр.Әсәрнең укучыга барып җитүе,үтемле булуы-шагыйрьләрне борчыган иң мөһим мәсьәләләрнең беренчесе.Поэзиядә 1942 елның язында күзәтелә торган мондый сыйфатлар аеруча көчле булып Ф.Кәрим һәм М.Җәлил иҗатында чагылды.Алар сугыш чоры тудырган хисләрнең һәр вакыйга һәм һәр ай саен тирәнәя,көчәя баруын,әйтерсең лә,түкми-чәчми шигырьгә күчереп баралар.
Муса Җәлил . Сугыш чоры иҗаты.
Бөек Ватан сугышы Җәлил иҗатында үзе бер этап буларак аерылып тора.Дөрес,бу чор үзендә әллә ни күп вакытны эченә алмый(1941,июнь-1945,август).Әмма ул шагыйрь кичергән тормыш вакыйгаларының халык һәм ил язмышы белән турыдан-туры бәйле булулары белән вакытның һәм вакыйгы-хәлләрнең тарихи мәгънәлелеген,сәнгатьчә тыгызлыгын бик нык көчәйтеп җибәрә.Шагыйрь алдына куелган бурычны Җәлил тирән аңлап эш итә.Ул халыкны изге көрәшкә чакыра,бөтен көчне җиңү өчен тупларга өнди.Аларда совет халкының җиңүенә ышаныч яңгырый. Шагыйрь “котырынган этнең безнең корыч сафка таш маңгаен бәреп ярачагына” нык ышана.Сурәтләү чараларының бирелешендә дә үзенчәлек бар: тойгыга тәэсир итә торган,фашистларга каршы нәфрәт хисен ачыктан-ачык әйтә торган,нык ачуланган вакытта кулланылган эпитетлар,метафоралар сайлана.Фашистлар ,мәсәлән,”котырган эт”, “бирән”, “мисез Гитлер” дип аталалар.Сугыш барышында халык батырлыгы һәм аның героик рухы фронтта ныграк ачылган саен,шушы рух Җәлил шигъриятендә дә сәнгатьчә тирәнәя бара. Чакыру-лозунг рухындагы шигырьләрдән шагыйрь уйлану-кичереш планындагы публицистик шигырьләргә,сугышчыларның батырлыгын күрсәткән тасвирый шигырьләргә күчә. Әлеге күчешне “Окоптан хат”(1941) шигырендә дә ачык күрергә мөмкин.Ул сугышчы шагыйрьнең тылдагы дусына җавап хаты рәвешендә язылган.Сугыш башлангач ук иҗат ителгән шигырьләрендә күренеп калган рухи тетрәүне тора-бара сабыр акыллылык һәм йөрәк аша кичерү алыштыра. Җәлилнең фронтта иҗат иткән лирик- публицистик шигырьләре патриот шагыйрьнең ут эченнән җибәргән,окоп тормышын,сугыш хәлләрен ихлас күңелдән сөйләп язган хатлары булып кабул ителде.Алар сугышчының туган илен саклап соңгы сулышынача көрәшергә биргән шигъри анты булып яңгырадылар.Фашист тоткынлыгында туган шигырьләре,җырлары,балладалары шушы антның шагыйрьгә нинди көтелмәгән авыр шартларда үтәргә туры килүе турында сөйлиләр.
“Моабит дәфтәрләре”-шартлы исем. Бу исемне Җәлил үзе куймаган. Моабит төрмәсендә дәфтәрләргә теркәлүеннән һәм байтагының төрмәдә иҗат ителүеннән чыгып, шигырьләре туган илгә кайтып җиткәч,алар шул исем белән атала башлый. Бу исем хәзер ныклы урнашып китте, һәм дөнья укучыларына да шагыйрьнең әсирлектә һәм тоткынлыкта язганнары “ Моабит дәфтәрләре” дип мәгълүм булды. Шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы батырлыгы турында укучыларга иң элек шушы шигырьләр сөйләде. Бу дәфтәрләргә шагыйрьнең төрле халәттә һәм әсирлекнең төрле шартларында иҗат иткән әсәрләре теркәлгән.Шул шартларга бәйле рәвештә аларның мотивлары да, темалары да үзгәрә тора. Дәфтәрнең беренче битләрендә-1942 ел белән билгеләнгән шигырьләрдә- шагыйрьнең концентрацион лагерьларда кичергән фаҗигале,аяныч тормышы сурәтләнә.Бу чорда да Җәлил шигъри сүзне көчле рухи корал итә. Шигырьләре әсирләрдә фашистларга нәфрәт хисе тәрбияли,көрәшкә дәрт-көч уята. Дәфтәрләргә теркәлгән шигырьләрнең байтагы,яшерен оешма ачылып, шагыйрь төрмәгә ябылганнан соң-1943 елның августыннан соң иҗат ителгән:
Мин беләм:бик татлы
Да яшәү тойгысы!
Тик инде мин үләм,
Бу җырым соңгасы….
Әмма шагыйрь ялгыша. “Соңгы җыр” төрмәдә язылган шигырьләрнең иң соңгысы булмый. Кыйналу-газаплану да,үлем карары игълан ителү дә аның рухын сындыра алмый. “Таш капчык” эчендә тоткын булса да фашистлар аның рухын богаулый алмыйлар.Ул көчле рухы,мәгърур поэзиясе белән төрмәдә дә азат кеше булып кала .Мөмкинлек тууга,төрле кәгазь кисәкләреннән дәфтәрләр ясап,шунда үзенең ярсу хисләрен,фашистларны гаепләү акты булып яңгыраган фикерләрен терки. Туган илгә Җәлилнең ике дәфтәре кайтты. Шигырьләренең язылу тарихлары гаҗәпләндергән кебек,бу ике дәфтәрнең язмышы да гаять гыйбрәтле. Җәлилнең фашист тоткынлыгында иҗат иткән шигырьләренең беренче дәфтәре катлаулы юллар аша Казанга 1946 елда кайтып җитә.Дәфтәрне Җәлилләр утырган төрмәдән 1944 елның февралендә алып чыгалар,Франциягә аны Габбас Шәрипов алып килә. Франциядәге Ле-пюи лагерендагы татар әсирләре кулына килеп эләккән ул шигырьләр югалмый. Аларны әсир Нигъмәт Терегулов Каршылык хәрәкәтендә катнашкан француз партизанкасы Мария Дубизага сакларга тапшыра. Шигырьләр сугыш тәмамланганчы аның өендә саклана. 1946 елда туган иленә кайтырга мөмкинлек тугач, Нигъмәт Терегулов үзе белән бергә Җәлил һәм Алиш шигырьләрен дә алып кайта һәм Татарстан Язучылар союзына тапшыра. Икенче дәфтәре дә катлаулы һәм авыр юл үтә.Анысын фашизмны дошман күрүче Бельгия патриотлары саклап кала.Җәлил бу дәфтәрен үзе белән бер камерада утырган бельгияле Андре Тиммерманска Берлиндагы Моабит төрмәсендә, үзен судка җибәрүдән ярты ай гына элек тапшыра.Тиммерманс ул шигырьләрне саклый һәм үз әйберләре белән бергә әнисенә- Бельгиягә җибәрә.Аңа үз өенә исән-сау кайтырга насыйп була һәм ул,камердаш дустының васыятен үтәп,дәфтәрне 1947 елда Брюссельдәге Совет илчелеге аша СССР Язучылар союзына җибәрә. Шулай итеп ,төрле ил,төрле милләт халыкларының ярдәме белән Җәлилнең ике дәфтәргә теркәлгән 94 шигыре туган иленә кайтып җитә. Җәлилнең фашист тоткынлыгында иҗат иткән әсәрләре, әлбәттә, болар белән генә чикләнми. Җәлил шигырьләр әсирләр кулдан-кулга күчереп йөрткәннәр, ятлаганнар. Исән калган җәлилчеләр шагыйрьнең кайбер әсәрләрен хәтерләрендә саклап алып кайтканнар. Шулай да Җәлилнең тоткынлыкта язган байтак әсәрләре билгеле түгел әле. Аларны эзләү дәвам итә.Сугышка кадәрге иҗатында һәм фронт лирикасында ирешелгән казанышлар “Моабит дәфтәрләре”ндә тагын да үстерелде,баетылды. Сугыш эчендә кеше,солдат һәм әдип буларак олы сынау үтүе,зур фаҗига кичерүе,искиткеч шартларда рухи көрәш алып баруы шагыйрьнең сәнгатьчә осталыгын да үстерә,фикерен дә үткенәйтә,шигъри хисләрен дә яңа биеклеккә күтәрә. “Моабит дәфтәрләре”нең сәнгатьчә байлыгы-шагыйрь характерының ныклыгы һәм шагыйрьнең рухи байлыгы белән аерылгысыз бәйле.Аларда шагыйрьнең нык характеры,фаҗигале,әмма гаҗәеп кешелекле бай рухи дөньясы ачыла.Үз тормышында батырлык белән фаҗигалелек бер-берсе белән кушылган кебек ,аның шигырьләрендә дә фаҗигалелек батырлык рухы белән аерылмас бердәмлектә яши. “Тау елгасы”(1943) шигырендә ташларга сикерә-сикерә аккан елга турында языла һәм елганың үзеннән түбәндәгечә сөйләтелә:
Мин котлыйм кояшны,
Мин хурлыйм җир астын.
Шуңарга мин ярсу,
Шуңарга мин шашкын.
Бу күренеш шагыйрьнең үз характерына бик тә туры килә.Фашист тоткынлыгында коллык газапларын татыган шагыйрьнең “елларча җыйналган нәфрәт һәм дәрте”,озак җир астында яткан елганың ярсуы шикелле,ташып чыга. Җәлил “Кошчык”(1942)шигырендә фашистлар кулына тоткын булып эләккән,аяк-куллары богауланган, әмма рухы ирекле калган шагыйрь-көрәшче образын сурәтләде. “Катыйльгә”, “Дуска”, “Батырлык турында”(1943) кебек лирик шигырьләрендә дә шагыйрьнең көрәш рухы белән сугарылган образы,батырлык фәлсәфәсе ачыла. Бу шигырьләрнең күп юллары хикмәтле сүз,афоризм булып яңгырый. “Бүреләр” исемле(1943) шигырьнең нигезендә,кешеләр үзләренең вәхшилекләре белән хәтта ерткыч хайваннардан да уздыралар,дигән фикер ята. Бу фикерне шагыйрь канлы сугыш кырын тасвирлау һәм шунда ике ерткычны- бүреләрне һәм кешеләрне-очраштыру,аларның яралыга мөнәсәбәте аша күрсәтә. “Таш капчык” шигырендә үлем “фабрикасы” кешеләрне он иткән тегермән итеп гәүдәләндерелә.“Сакчы” шигырендә “коллык, вәхшәт, үлем ялчысы” тоткыннарның йөрәген чукыган козгын образында гомумиләштерелә:
Тоткыннарның йөрәк итен чукып
Үтә аның козгын тормышы.
Аңа икмәк- кан һәм күз яшьләре,
Мәхкүмнәрнең соңгы сулышы.
“Вәхшәт”(1943)шигырендә дә шагыйрь фашистларның кешелексезлеген бөтен вәхшилеге белән күрсәтә. Алар тарафыннан үлемгә хөкем ителгәннәр арасында сабый бала да бар:
Ул сарыла шашкан анасына,
Нәни күңеле сизә,күрәсең!
-Аталар бит,әнием,яшер мине,
Әнием,бәгърем,килми үләсем!
Ана баланы үзләренә төбәлгән мылтык көпшәсенә каршы тота,чөнки ул аның тере килеш җиргә күмелүен теләми.
Ауды җиргә бергә ике тормыш,
Бер-берсенә ябышып,сарылып.
Җәлил вәхшәтне тарихның,кешелекнең олы фаҗигасе итеп күрә,һәр шигырен шушы вәхшилеккә каршы юнәлгән сугышчан чакыру белән тәмамлый.Фашистлар вәхшилеген күргән Җир-ананың яшь түгүен дә, кояшның үксез балаларны “соңгы кабат кысып суырып үбүләрен дә” шагыйрь “үзем күрдем,үз күзләрем белән” дип яза,һәм артабан да “үзем күрдем” дигән сүзләр рефрен буларак кабатланып киләләр. Бу- шартлы алым,әмма ул вәхшилекнең коточкыч булуын эмоциональ тәэсирле итеп күрсәтү өчен кирәк. “Моабит дәфтәрләре”ндәге лирик герой да –тормыш эченнән килгән,тормышчанлыгы белән олы һәм мәһабәт булган герой.Авыр сынау шартларында Җәлилнең гади җир кешесенә-совет кешесенә хас кешелекле сыйфатлары мул булып ачылып китә.Вакыты белән аны сагыш хисләре биләп ала.Вакыты белән күз яшьләре дә күренә.Кайчагында ул ярсу,кайвакытта тыныч,уйчан, сабыр. Үз хәленең аянычлы язмышын уйлап әрни,сызлана.Вакыты белән күңеле киләчәккә омтыла,татлы хыялларга бирелә,сугыштан соңгы тыныч көннәрне күз алдына китерә. Шагыйрь сүзләре-хакыйкать сүзләре. Шагыйрь сүзләргә үзенең йөрәк җылысын ,җан серләрен күчерә,үз җанының автобиографиясен яза.Җәлилнең әсирлектә иҗат иткән шигырьләре үзенең һәм көрәштәшләренең фаҗигале язмышын документаль чыганакларга караганда да төгәлрәк һәм тулырак итеп сөйләп бирделәр. “ Моабит дәфтәрләре”- җан документы булганы өчен күп барьерларны үтә алды,туган иленә кайтты,адресатларына иреште.Җәлил Ватаныннан,халкыннан аерылу сагышын ялыктыргыч бикле тормыш эчендә яшәүдән,ирексезлек,тарлыктан туган рухи газаплануларын тирән кичергән.Ул фашистларның тел белән аңлатып бирә алмаслык вәхшилекләрен үз күзе белән күргән.
Татымадым элек мин һичкайчан
Мондый көчле,мондый әрнешле
Йөрәктәге дәртне һәм нәфрәтне,
Мәхәббәтне,үчне,сагышны!-( “Авыру сызмалары”,1942)
Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясендә М.Җәлилнең мәхәббәт лирикасы тагын да үсеп, баеп китте. “Моабит дәфтәрләре”ндә Җәлилнең мәхәббәт турындагы шигырьләре үзе бер тематик төркем тәшкил итә. Шагыйрь иң җылы,иң тирән хисләрен сөйгәненә багышлый.Аның өчен мәхәббәт- кешене яшәргә һәм җиңәргә омтылдыручы иң изге хисләрнең берсе.
Мин моңарчы синең көтү белән
Көчле булдым сугыш кырында,
Синең сөю серле тылсым булып
Саклап килде йөргән юлымда.
Сөйгәненә ул мәхәббәтнең олы көченә ышанырга,еллар буе хаты килмәсә дә, өметен өзмичә көтәргә куша. Мәхәббәт тормышны ямьләндерә, кешене көчле итә, ди шагыйрь. Шушы фикерне ул “Дару”, “Кылыч”(1942), “Терелү” кебек шигырьләрендә дә, “Сөю”, “Күлмәк”(1943), “Назлы сөяркә”(1944) кебек балладаларында да үткәрә… “Күлмәк”шигырендә Дилбәр фронттагы егетенә бүләккә күлмәк кайый. Кинәт аңа егетенең батырларча үлүен хәбәр итәләр. Кыз үзе чиккән зәңгәр күлмәкне егетенә кидерүне үтенә:
Тыңладылар аны.Сөйгән кызның
Сүзе чындыр кебек күренде.
Һәм күлмәкне илтеп яшь егеткә
Кидерделәр…
Егет терелде.
“Буран”(1943) шигырендә инде үзенең яшьлек юлында очраган бер истәлекле вакыйганы-салкын буранда юл табалмый адашкач,бер авыл йортына кереп җылынулары һәм шунда болыт арасыннан көлгән ай күк балкып чыккан бер сылу кыз-матурлык белән очрашуларын һәм вакыт үзенең йөрәгендә “утлы-җилле буран”кузгалуын моңлы сагыш хисе белән искә төшерә:
Калды инде ерак серле өем
Калын болытларга яшеренеп,
Калды инде татлы хыял булып
Тил буранда тиле яшьлегем.
Туңдырса да тәнне,кыздырса да
Адаштырып кырда,урамда-
Тын тормыштан,дуслар ,мең мәртәбә
Күңеллерәк икән буранда.
Ватанга мәхәббәт һәм сөйгәненә мәхәббәт аның йөрәгендә бергә яши:
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Муса индеүлгән”,-дисәләр,
Син ышанма,бәгърем!Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс,сине сөйсәләр.( “Ышанма”,1943)
Моабит төрмәсендә бер камерада утырган Тиммерманс Җәлилнең тормыш иптәшен һәм баласын сагынып еш искә алуы турында сөйли.Фронттан язган хатларында да, Моабит шигырьләрендә дә Җәлил нечкә күңелле ата буларак күз алдына килә. Баласын сагыну хисе төрмәдә тагы да көчәеп, үлемгә якынайган саен үткенәеп китә Менә үлемгә хөкем ителгән әсир.Ул үз бурычын үтәгән. Күз яшьләре дә кипкән. Аның хәзер бөтен кайгысы-баласында.
Төрмә тып-тын,моңсу караш белән
Күктән карый тулган ай гына.
Ә ул мескен,балам-йөрәк парәм
Ятим үсә,диеп кайгыра.( “Мәхкүм”,1943.)
“Төрмәдә төш”(1943) шигырендә дә Җәлил аталарга хас гадилеге һәм кешечә табигыйлеге белән күренә. Атаның һәм ананың сөю хисендә, балаларның ата-аналарны хөрмәтләвендә, яратуында шагыйрь торыш дәвамлылыгын, яшәү тулылыгын һәм татлылыгын күрсәтү белән бергә,шушы ике буын арасындагы мәхәббәт тойгысын да ил һәм халык язмышы белән тыгыз бәйләнештә сурәтли. “ Ана бәйрәме”(1943) балладасында Җәлил кешелекле,батыр рухлы ана образын сурәтләде,ана хисләренә дан җырлады. Шагыйрь батыр уллар үстергән Анага, ил иминлеге өчен олы кайгылар кичерә алган, Ватан шатлыгы белән терелә алган олы йөрәкле Анага дан җырлый.
Фатих Кәрим иҗатында сугыш темасы .
Фатих Кәрим үзенең тормышы һәм иҗаты ,ялкынлы йөрәге, саф хисләре һәм какшамас рухы белән Муса Җәлилгә бик якын. Ялкынланып яшәү һәм иҗат итү теләге белән янган шагыйрь яу кырында ятып калганда аңа бары 36 яшь иде. Ф.Кәрим үзенең сугыш темасына багышланган беренче әсәрләрендә үк җиңүгә булган тирән ышанычны җырлады. Бу гади бер өмет кенә түгел,совет кешесенең хаклыгын,көчен аңлауга нигезләнгән ышаныч иде.1945 елның февраленә кадәр Ф.Кәрим сугыш кырларында дошманга каршы көрәште, Мәскәүдән Көнчыгыш Пруссиягә кадәр араны батыр солдат, җиңүче булып үтте. Ф.Кәрим үзенең иҗат эшен һөнәр итеп кенә карамый, зур эш, халык өчен башкарылган мактаулы хезмәт итеп карый.Ул, фронтның авыр шартларына карамастан, сигез поэма , ике повесть, бер пьеса һәм йөз егермегә якын шигырь иҗат итә.1941-1942 елларда язылган “Гөлсем” исемле поэмасында Ф.Кәрим фашистларның вәхши йөзләрен фаш итә һәм совет илендә тәрбияләнеп үскән яшь хатын Гөлсемнең гитлерчылар каршында тезләнеп калмавын, партизаннар белән бәйләнешкә кереп, дошманнан каты үч алу юлына басуын күрсәтә. “Гөлсем” поэмасы фашистларның канечкеч вәхшилеген һәм безнең ил кешесенең алардан рухи өстенлеген тетрәндергеч күренешләрдә ача. Татар кешесенең матурлыгы, физик камиллеге, акыл үткерлеге күптән расланган. Донбасс шахтеры хатыны дә үзенең эчке һәм тышкы матурлыгы белән сурәтләнгән. Аның озын толымы-милли күркәмлегенең аерылмас билгесе .Сабый баласын өзелеп сөюе, зенитчы ирен сагынып өзгәләнүе аның эчке матурлыгын тагын да затлы итә.Әмма матурлык белән янәшә бу җирдә фашист дигән ерткычлар да бар. Алар, гомерләрен озайту өчен, баланың канын актык тамчысына кадәр суыртып алалар һәм сабыйның тәнен дә үзләренең яраланган урыннарына күчереп утырту өчен кискәлиләр.Тап-таза йөргән баласының әнә шулай үтерелүенә шаһит булу- ана өчен күтәрә алмаслык газап, кайгы-хәсрәт.
Көлә доктор, сыйпап пеләшен:
-Бик беләсең килсә, менә шул-
Яра ямау өчен, баланың
Бераз тиресен турап аламын.
Шушы дүртюллыкта гына да нинди вәхшилек, кансызлык, фашист докторының күңелендә бернинди кызгану хисе булмаганлыгы ята. Әлеге поэмадагы вакыйгалар фашист-йорткычларының чын йөзен дөньяга фаш итәрлек дәрәҗәдә көчле итеп бирелгәннәр:
Сыны гына түгел, сулышы да,
Сине хәтерләткән улыңның
Күкрәгенә хәнҗәр кадап,
Каерып алды ана кулыннан.
Фашист- ерткыч ул. Кешелекнең киләчәгенә- балаларга кылыч күтәрүчеләр үзләре үк шул кылычтан һәлак булырга тиешләр. Фашист Гөлсемнең матур чәч толымын да кисеп ташлый. Бу инде мөселман хатын-кызын мәсхәрәләүнең иң явыз төре. Нәфрәтнең дә бер чиге була, ул хис дошман белән көрәштә хатын-кызны да арысландай көчле итә. Гөлсемнең киселгән чәч толымы белән фашист офицерын буып үтерүе күптән көтелгән финал булып кабул ителә.Бу кадәр чиктән ашкан явызлыклар өчен бирелгән җәза шуңа бәрабәр булырга тиеш.Матурлык билгесе булган чәч толымы тиешле шартларда җәза коралы булып та әверелә ала.
Бу толымы хәзер көч аңа,
Җиңүенә Гөлсем ышанып
Селки-селки буа дошманын,-
Улы ,улы өчен үч ала.
Поэма партизаннарның авылны фашистлардан азат итүләре белән төгәлләнә. “Өмет йолдызы”(1944) әйтерсең лә “Гөлсем” әсәренең дәвамы.Һөҗүм итеп килүче безнең армия белорус авылын азат итә.Өйләрнең күбесе янып беткән.Фашистлар авыл халкын бер сарайга җыеп бикләгәннәр.Ләкин бинаны яндырырга өлгерми калганнар,бикашыгыч рәвештә табан ялтыратырга туры килгән үзләренә.Сарайга ябылудан бер кыз гына котылып калган,ул азат итүче солдатларны әлеге сарай янына алып килә,авылдашларын шушы зинданны ачып чыгаруларын үтенә.
Гүя аның калку күкрәгенә
Килеп кунган өмет йолдызы;
Каршыбызда тора бәхет көтеп
Күзе талган белорус кызы.
Лирик геройның уйлары ярдәмендә вакыйгаларны тирән бәяләү, кешеләрнең фаҗига белән бәхет янәшәсендә халәтләре психологик дөреслек белән бирелгән.Безнең солдатлар ишекне ваткач, куркышудан почмакка сырышкан халыкка инде шушы мизгелдә аларның ирекле булуын әйтергә бик кирәк,ләкин:
Ә кыз һаман хисләр ташкынында
Әйтә алмый сүзен…Күзенә
Тулган яше кайнар эзен сала
Аның сула язган йөзенә
Ф. Кәрим, вакыйгалар чынлыгыннан тыш, кешеләрнең эчке халәтен бик нечкә төсмерләр белән сурәтләп бирүнең дә остасы. “Тимер һәм тимерче” балладасында (1942) тасвирланган вакыйга укучыны сугыш кырына алып китә. Ихтимал, бу – сугышның гадәти бер күренешедер. Саттар исемле солдат немец танкы белән очраша һәм шушы тартышта җиңеп чыга. Бер карасаң, көчләр бөтенләй тигез түгел. Фашист тимергә төренгән, бронялы танк эчендә утыра, кулында җен кебек көчле машина, көпшәсеннән ут яудырып бара.Татар солдаты Саттар исә шушы тимер тавына ялгызы каршы чыга. Дөрес, ул сугышка кадәр авылда тимерче булып эшләгән. Ләкин, тимерче булса да, аның тәне тимердән түгел бит. Автор Саттарның тимерче булуын очраклы гына ассызыкламый. Бу аның тыныч чактагы һөнәре генә түгел, бәлки рух ныклыгын, ихтияр көчен дә күрсәтә. Тагын шунысы мөһим: тимерче буларак, ул тимер тавы-танкның “йомшак” якларын да белә булыр. Тимерче Саттар белән танк күзгә-күз капма-каршы калалар. Әлбәттә, Саттар бу тирәлектә бердәнбер солдат түгел. Бар аның иптәшләре. Әмма танкка иң якыны ул.Димәк, аның язмышын хәл итү бу очракта Саттар өстенә төшә.
Танк килә – кара тәреле,
Улап килә Саттар янына;
Тимерчеме тимер тавына,
Таумы тимерчегә бәрелер?
Бик киеренке халәт барлыкка килә. Хәзер кем-кемне мәсьәләсе хәл ителә. Якында гына яткан берәү түзми, артка таба йөгерә. Ләкин Саттар андый куркаклардан түгел. Дөрес, Саттарда да курку бар.Тик “берәү” дигән кешенең куркуы белән Саттар “куркуы” арасында җир белән күк аермасы.
Яшереп булмый,курка тимерче:
“Ычкынмасын кулдан бу “үлем”,
Үзем үлсәм,бәхил бул,илем”,-
Дип тимерче җыйный бар көчен.
Ул үлем алып килүче фашист танкының, кулдан ычкынып, алга үтеп китүеннән курка.Шулай да автор аны гадәттән тыш кеше тиеп сурәтләү юлыннан китми, чөнки Саттар мәңгелек суы эчкән кеше түгел.Ул үзенең үлү мөмкинлеге турында да уйлап ала,рух ныклыгын җыя,туплый.Игътибар итегез: ул хәтәр мизгелдә илгә мөрәҗәгать итә,бәхиллекне иленнән сорый.Баллада каһарманының тимерче булуының әсәр тукымасы өчен тагын бер әһәмияте бар: ул,сугыш кораллары рәвешендәге тимерләрне эретеп,халыкларга иксез-чиксез хәсрәтләр китерүче илбасарларның үзләрен авызлыкларга яраклы әйберләр ясар.
Танк ватыкларын сандалга
Салыр бу көн безнең тимерче
Чүкеч үтә йөртеп бар көчен,
Богау ясар һәрбер вандалга.
Шулай итеп, шагыйрь үзе сурәтләгәннәргә бик уңышлы нәтиҗә ясый,нәкъ кирәк урында нокта куя.“Партизан хатыны “(1943) да шушы ук темага багышланган.1942 елның ноябрь һәм декабрь айларында шагыйрь, бик күп еллар аерылып торганнан соң,үзенә аз таныш булган әдәби төргә- прозага мөрәҗәгать итә. Ике ай эчендә Ф.Кәрим “Разведчик язмалары” повестен язып бетерә. Шунсы характерлы: автор бу әсәрендә дә чор өчен иң мөһим булган проблемаларны үзәккә куя. Повестьта сугышның дәһшәтле сулышы, батыр совет сугышчыларының җанлы портретлары уңышлы күрсәтелә. Разведчиклар, төрле кыенлыклар җиңеп, үз бурычларын үтиләр һәм дошман тылыннан кирәкле мәгълүматлар алып кайталар. Кырысрак, ләкин ышандырырлык буяулар белән эш итә белгән Ф.Кәрим проза өлкәсендә яңа уңышка ирешә.1944 елны ул солдат дуслыгын , төрле милләтләрдән җыелган совет армиясенең рухи һәм сугышчан бердәмлеген уңышлы чагылдырган икенче күләмле әсәрен- “Язгы төндә” повестен тәмамлый, “Шакир Шигаев “ исемле пьесасын иҗат итә.
Ф.Кәрим иҗатына гомуми бәя җиреп,шуны әйтергә кирәк: ул, үзе кулланган җанрларның тулы мөмкинлеген файдаланып,сугыш кырындагы кешенең кичерешләрен, башыннан үткәннәрен килер буыннарга ихлас дөреслек белән сурәтләп калдыра алды.
Йомгак.
Татар поэзиясенең башка вәкилләре дә солдат тормышының күп якларын шигъри сурәтләделәр.Ул әсәрләргә карап татар солдаты үткән фронт юлларын гаять ачык күз алдына китерергә мөмкин.Төрле фронтларда сугышып йөрүче һәм иҗат итүче шагыйрьләрне бер уртак сыйфат берләштерә-алар барысы да ялкынлы поэтик сүзнең бу бөек көрәштә халык өчен,гади сугышчы өчен кирәк икәнен,аның бөтен йөрәк белән әйтелгән чын иптәшләрчә сүз булырга тиешлеген төшенәләр.Поэзиянең эстетик функциясен аңлауда бердәмлек татар поэзиясенең сугыш елларындагы гомуми күтәрелешенә нигез булып тора.Сугыш еллары татар поэзиясе үзенең тирән тамырлары белән татар халкының фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыкларына тоташа.Гасырлар буе рус һәм башка халыклар белән бергә яшәгән һәм бергә азатлык өчен көрәшләрдә катнашкан татар халкы Бөек Ватан сугышы елларында үзенең батыр һәм фидакяр халык икәнен бик ачык раслады.Татар халкының гасырлардан килә торган батырлык традициясендә тәрбияләнгән шагыйрьләр сугыш кырларындагы көрәшчеләрнең йөрәгенә тиз юл таптылар,солдатның күңел түрендә сакланган уй һәм хисләрен дә,аның дошманга каршы көрәштә үзен ничек тотуын да бөтен йөрәкләре белән сизделәр,күңел күзләре белән күрделәр.Шуңа күрә солдат йөрәгендәге моңны һәм сагынуны да,шатлык һәм җорлыкны да,кеше хисләренең бөтен нечкәлекләрен дә шагыйрьләр тулы канлы итеп гәүдәләндерәләр.Поэзиядә шагыйрь һәм солдат әнә шулай берләште.Поэзиябезнең бу этаптагы әсәрләрендә татар халкының хис һәм фикер байлыгы күренә,Ватан язмышы өчен ярсып типкән олы йөрәгенең тибеше тоела.Шушында инде татар поэзиясенең югары идеялелеге чагыла.Татар совет шагыйрьләре дә явыз дошманга каршы көрәшчеләр сафында булдылар,ут-ялкынлы солдат юлларын намус белән үттеләр.Татар поэзиясе сугышта үзенең күп солдатларын югалтты,шагыйрьләр сафы сирәгәйде.Ләкин ул сугыштан җиңүче солдат кебек чыныгып чыкты. Бөек Ватан сугышы елларында татар әдәбияты совет кешеләренең иң матур һәм күркәм сыйфатларын, батырлыгын, какшамас характерын сурәтләде. Дөньяны фашист илбасарларыннан чистарту өчен сугышучы совет солдаты әдәбиятның үзәк героена әверелде һәм үзенең бөтен мәһабәтлеге белән күтәрелде.
Кулланылган әдәбият:
- Әхмәдуллин А.Г., Ганиева Ф.Ә. Унберьеллык урта мәктәпнең 11нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия.- Казан: Мәгариф,1995
- Ганиева Ф.Ә., Гыйләҗев И.Г., Ф.Ф. Исламов. Татар урта гомуми белем мәкт. 8нчы сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия
- Даутов Р., Нуруллина Н. Совет Татарстаны язучылары: библиографик белешмә.- Казан: Татар. Кит.нәшр.,1986
- Ибраһимова Ф.Бәхетле балачак җырчысы//Социалистик Татарстан.-1976
- Мустафин Р. Муса Джалиль- детский поэт// Детская литература.-1983
- НизамовР. Муса Джалиль- педагог// Народное образование.-1988
- Нуриева А.Х., Хәбибуллина З.Н., Мифтиева Ф.К. Туган тел китабы,Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1989.
8. Яхин А.Г.,Зәкиев М.З. Татар әдәбияты тарихы 5 том, Казан,
Татарстан китап нәшрияты, 1989.
Нәрсә ул — батырлык? Сезнең шундый сорау биргәнегез бармы үзегезгә?
Ә бүгенге көндә батырлык эшләп буламы соң? Батырлыкны кайларда очратырга була? Әйдәгез, бу сорауларга җавап биргәнче, батырлыкның нәрсә икәнлеге турында уйланып алыйк әле. Батырлык ул — һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр, ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз – үзеңне аямауны таләп итә. Беренче карашка, батыр булу өчен күп нәрсә кирәкми кебек. Батыр булу өчен иң мөһим шарт- куркак булмау. Безнең кайсыбызның гына батыр буласы, илне шаулатырлык эшләр эшлисе килми икән? Батыр кешеләрнең тормышлары турында укыганда, йөрәкләребез уттай ялкынлана, җанда әллә нинди хыяллар уяна. Әйе, батырлык яшь күңелне бервакытта да битараф калдырмый, ул гел дәртләндерә, ашкындыра, матур яшәргә, матур эшләргә чакыра. Ләкин, дуслар, батырлык турында һәрберебез хыялланса да, кеше тормышындагы батырлык дигән иң гүзәл мизгелнең нәрсә икәнен без әле белеп бетермибез.
Кечкенә бала өчен усал әтәчтән, яисә каздан курыкмау да — батырлык. Өстеңә очып килгән әтәчкә, яки казга каршы торып кара әле! Син аның “атакасын” кире какканнан соң, нинди тойгылар кичергәнеңне үзең генә беләсең!… Үсә төшкәч, сиңа ошаган кызны яклау да — батырлык. Менә ул, Алиһә! Син аның өчен барысын да эшләргә әзер… Ниндидер бер усал малай аңа ямьсез сүзләр әйтә. Син шуңа түзеп тораласыңмы? Юк… Син ул малай янына килеп кыздан гафу үтенүен сорыйсың. Бу да – батырлык. Ә әти – әниеңә, ярамаган эш эшләгәннән соң, дөресен сөйләү — батырлыкмы? Батырлык.
Дөньяда барлык батырлыклар да үз-үзеңне җиңүдән, көндәлек кыенлыклар алдында каушап калмаудан, һәр кылган эшең өчен үзеңдә җаваплылык тоюдан башлана. Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар, тик аңа юл үзеңдә бурычлылык хисе, сәяси өлгергәнлек, җаваплылык, әхлакый тотрыклылык тәрбияләү аша үтә. В.А.Сухомлинский “Батырлык һәм тәвәккәллек – ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек тормышта, эштә дә кирәк”. – дип язган. Батырлык, тәвәккәллек, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатлар ялкаулык, тәртипсезлек, таркаулык, ялган белән көрәштә дә барлыкка килә.
Тормышта булган югалтулар турында сөйләве һәрвакыт авыр, ләкин яшьләрнең китүе, икеләтә авыр. Минем сезгә хәзерге тормышта булган батырлык турында сөйлисем килә. Хәзерге тормышта дидем дә, уйланып калдым. Күптәнме без тормышны элеккеге һәм хәзергегә бүләбез? Элеккеге — ул әби – бабаларыбыз сөйләгән Алман иле белән булган канкойгыч сугыш, хәзергесе – Әфган, бәйсез Ичкерия белән барган сугыш. Күпме безнең батыр йөрәкле егетләребез шул сугышта башларын салдылар? Күпме әниләр күз яшен койды? Санап бетергесез…
Бүген минем сезгә үзебезнең мәктәп укучысы турында сөйлисем килә. Яр Чаллының гади бер мәктәбе ул – 53 нче номерлы мәктәп. Гади, акыллы, киң күңелле, миһербанлы укытучылар эшли анда. Бу — буш сүзләр түгел. Шулай булмаса, кайдан чыккан соң шундый батыр йөрәкле егетләр? Әйдәгез, тәртибе белән сөйлим әле.
1984 елның июнь аенда ишле гаиләдә дөньяга килә Марат. Тыныч, тәртипле малай булып үсә. 1991 елда Марат 1 нче класска укырга килә. Тәртипле укучы була Марат, кирәк чакта кызларны да яклый, классташ малайларны да. Мәктәпне дә уңышлы гына тәмамлый. Алда күпме хыяллар! Аның бар теләге армия хезмәтенә китү була. Ни өчен дисәң: Маратның ике абыйсы инде Ичкериядә үзләренең шәхси бурычларын үтиләр. Маратның теләге тормышка аша. Аны 2002 елда армия хезмәтенә алалар.
Марат яшьтән үк физик яктан үзенең яшьтәшләреннән аерылып тора, шуңа күрә аның диңгез пехотасына эләгүе беркемне дә шаккаттырмый.
Ул 95152 нче номерлы хәрби бүлектә гранатометчик булып хезмәт итә. Марат яхшы солдат була. Аны хезмәттәшләре һәм командирлары кыю, намуслы, туры сүзле булганы өчен яраталар.
Соңгы сугышны Маратның хезмәттәше Александр Ляхов болай искә ала: “Иң зур бәрелешләрнең берсе 2003 елның 2 августында булды. Ул вакытта безне боҗрага алдылар һәм төрле яктан утка тоттылар. Боҗраны өзеп үтү берничек тә мөмкин түгел иде. Без инде исән калуыбызга өметне өзгән идек. Кинәт Маратның гранатометы “телгә килде”. Аның өлгерлеге һәм кискен адымы аркасында гына без боҗраны өзеп чыга алдык. Бәрелештән соң без машиналарга утырдык. Күперне чыкканда, каты шартлау ишетелде. Марат авыр яраланган иде. Аның соңгы сүзләре:”Санёк, шул хәтле авырта”- булды. Ул башка бер сүз дә әйтә алмады. Ә иртән мин Маратның, аңга килмичә, үлгәнен ишеттем”.
Үз гомере исәбенә иптәшләрен үлемнән коткарып кала Марат. Ул “Батырлык өчен” ордены белән бүләкләнә. Маратның батырлыгын мәңгеләштереп безнең мәктәптә Марат Хөснуллинга мемориаль такта ачтылар. Тантанага Маратның әнисе дә чакырылган иде. Тантананы мәктәп директоры Хуҗин Рөстәм Нияз улы ачты: “Югалтулар турында сөйләве авыр, яшьләр турында әйтәсе дә юк инде. Тыныч тормышта яшьләрне югалту бигрәк тә авыр. Кеше яшәү өчен алга барырга тиеш. Бүген безнең мәктәп бинасында мемориаль такта барлыкка киләчәк, ул безгә сугыш китергән кайгы — хәсрәт, үзләренең газиз балаларын югалткан аналарның күз яшен кабат – кабат исебезгә төшереп торачак”.
Тантананы ачуда катнашкан укучыларның күзләрендә яшь күрдем мин. Алар беркемнән дә оялмыйча, чын күз яшьләре белән елыйлар иде. Мин ышанам: алар Марат эшләгән батырлыкны онытмаячаклар, һәм үзләренең балаларына гына түгел, ә балаларының балаларына да сөйләячәкләр. Буыннан – буынга күчәчәк…
Батырлык. Бу купшы сүз түгел,
Хәтерләрдән тиз җуела торган.
Мәгънә — асылында, мәңгелеккә
Күңелләргә, җанга уела торган.
Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы?
Чорлар җиле ташларны да уя,
Тик мәңгелек хәтер кыясы!
Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,
Күпме аны күккә күтәрмик,
Ише бармы бөеклекнең солдат
Кылган батырлыкка тиңләрлек!
Батырлык ул – гомерлек… Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җырларга кергән. Шул олуг батырлык алдында безнең чор кешеләре генә түгел, бездән соң киләчәк буыннар да башларын иярләр әле.
Кешенең героик характеры үзендәге начар сыйфатларны җиңүдән башлана. Батыр булыгыз, тәвәккәл булыгыз, бернәрсәдән дә куркып калмагыз. Кыюлык ул – үзе зур батырлык, дип тәмамлыйсым килә үземнең язмамны.
53 нче номерлы гомуми белем
бирү мәктәбененең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гаффарова Резеда Кәшиф кызы.
“Батырлык”
Безнең заманда кешеләр батырлык эшләргә атлыгып тормыйлар. Ни өчен икәнен дә белмим. Мин һәрвакыт батырлык кылган кешене күрәсем килде. Ләкин әлегә кадәр очрата алмаган идем. Хәзер андый кешене беләм. Ул − минем күршем Булат. Без ишегалдында уйный идек. Кызлар скакалка сикерәләр, малайлар туп уйный. Кинәт эт өргән тавыш ишетелде, һәм без үзебезгә таба йөгереп килгән зур бер эт күрдек. Ул бик усал иде. Бу этне мин бик яхшы беләм. Ул шундый усал, аны хуҗасы да урамга авызлык киертеп кенә алып чыга. Ә ул әнә бүген бавын өзеп качкан. Эт туп-туры Камиләгә таба чаба иде. Камилә куркуыннан калтырый башлады һәм елап җибәрде. Шунда котырган этнең каршына Булат сикереп чыкты. Аның кулында нечкә чыбык кына иде. Тик Булат аның белән эткә шундый итеп кизәнде, эт шүрләп калды. Шунда бөтенләй без көтмәгән хәл булды. Усал, көчле эт туктады һәм… куркуыннан койрыгын кысып качып китте. Без барыбыз да Камилә белән Булатны чолгап алдык. Алар икесе дә агарынган, күзләрендә яшь иде. Әмма алардан берәү дә көлмәде. Мин аларга карадым да, үзем дә шулай эшли алыр идемме икән, дип уйладым. Шулай эшләгән булыр идем, мөгаен. Шул көннән башлап, без Булатны иң көчле һәм батыр малай дип саныйбыз. Ә мин шундый күршем белән горурланам.
метки: Турында, Батырлык, Татарча, Татарский, Горурлык, Героизм, Батырлыкны, Сугышта
Демонстрационный вариант 2017 г. — задание 11.2
1)Степан Игнатьевич безнең дөнья хәлләре, илебездәге яңалыклар белән ни дәрәҗәдә таныш булуыбыз, бу өлкәдә ничегрәк фикерләвебез белән кызыксынып тора иде. 2) Үзе ул бик күп белә, безгә төрле кызыклы нәрсәләр, халыкара хәлләр, дөнья яңалыклары сөйли. 3) Без нинди әдәби китаплар укыйбыз, нинди газета-журналлар белән танышып барабыз, шул хакта да белешеп-сорашык торырга онытмый иде.
4) Ул безгә Бөек Ватан сугышы батырлары турына сөйләргә ярата иде. 5) Шулай без Брест крепостен саклаганда искиткеч батырлыклар күрсәткән якташабыз майор Петр Гаврилов турында белдек. 6) Степан Игнатьевич безгә Зоя Космодемьянская, Лиза Чайкина, Олег Кошевойлар хакында күп сөйләде. 7) Һәрберсенең гомере үзенә бер соклангыч һәм тетрәндергеч тарих иде аларның… 
10) Бу әңгәмәләр безнең күңелләребезне торган саен ныграк яулый барды. 11) Гаҗәеп җылы, кызыклы очрашуларга, әдәби кичәләргә әверелеп китте. 12) Алар безнең өчен чын тарих, әдәбият дәресләре булдылар. 13) Степан Игнатьевич безнең өчен кызыклы әңгәмәче, түзем, игътибарлы укытучы, тәрбияче иде.
(Резеда Вәлиева)
Резеда Вәлиева
11.2. Батырлыкта матурлык .
«Батырлык»
Сочинениеның күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениены пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз. Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый. Бирелгән текстны күчереп яисә аның чтәлеген аңлатмаларсыз өчен ноль балл куела.
Решение:
- Текстны игътибар белән укыгыз.
- Сорау-биремнең мәгънәсе турында уйлагыз һәм тексттан әйтелгән фикерне ачыкларга ярдәм итә торган сүзләрне табыгыз.
- Куелган сорауга җавап бирергә ярдәм итә торган мәгънәви кисәкләрне табыгыз.
- Сорауның эчтәлеге буенча үзегезнең тезисыгызны формалаштырыгыз (1-2 җөмлә)
- Тексттан фикерегезнең дөреслеген раслый торган 2дәлил китерегез. Мисалларны өземтә (цитата) рәвешендә бирегез яки җөмләнең тәртип номерын күрсәтегез.
- Дәлилләрнең тезиска туры килү-килмәвен тикшерегез.
- Нәтиҗәдә күчегез (бер җөмлә дә җитә)
- Композицияне тикшерегез: сочинение текстының тезисы, дәлил һәм нәтиҗә өлешләренең булуы, абзацларга бүленү, өлешләр арасында бәйләнеш булу һ. б.
- Фикерегезнең автор позициясе белән туры килү-килмәвен ачыклагыз.
- Сочинениегезне берничә тапкыр укыгыз. Язмагызның грамоталылыгына (сөйләмһәм грамматик нормаларның үтәләше, орфография һәм пунктуация) игътибар итегез.
- Беренче теманы билгеләгез. (Бу өзек нәрсә турында?)
- Текстның мәгънәсен аңларга ярдәм итә торган ачкыч сүзләрне билгеләгез.
- Ачкыч сүзләргә нигезләнеп, текстның төп мәгънәсен формалаштырыгыз. ( Ни өчен?) Аннан соң үз фикерегезне белдерегез.
- Сочинениегезнең башламын формалаштыру турында уйлагыз. Башлам вариантлары:
1. Минем алдымда Р.Вәлиева язган текст. Автор нәрсә турында яза соң? Әлбәттә, бу текстта …( теманы язабыз) турында язылган.
7 стр., 3480 слов
Сэламэтлек турында
… а шул көнне. Их, нинди кызыклы нәрсәләр сөйли иде ул урмандагы кошлар һәм җәнлекләр турында! Ә менә хәзер бабасы да, … Алмазның башыннан сыйпап һәм кулындагы ап-ак сөлге белән елкылдап торган самавырның өстен сөртеп алды. Алмаз йөгереп бакчага чыгып китте. … аптырап. – Куркышып, – диде аңа бабасы. – Менә Алмаз килә, хәзер безнең барыбызны да йолкып бетерә инде бу малай, дип калтырыйлар. Ә менә ел саен …
2. Автор, текстның «…» фразалары (язарга кирәк) белән тәмамлап, безне … турында һәм аны ни өчен … (текстның темасын, идеясын билгеләргә, ягъни текстның язылу максатын һәм автор әйтергә теләгән фикерне ачыкларга) уйланырга мәҗбүр итә.
3. «Бирелгән фраза». Безгә анализларга бирелгән текст менә шулай тәмамлана…
- Фикерегезне (тезисны) раслый торган җөмләләрне тексттан табыгыз да аларны үз сүзегез белән языгыз. Җөмләләрнең номерларын курсәтегез.
Игътибар! Җөмләнең номерын күрсәтү яки күчереп язу, вакыйга аңлатылганда һәм тексттан алынган берәр мисал булганда гына, дәлил дип санала.
- Сочинениегез ахырында автор тәкъдим иткән темага карата үзегезнең мөнәсәбәтегезне белдерегез.
Сочинение түбәндәгечә тәмамларга мөмкин:
1. Нәтиҗә ясап, түбәндәгеләрне әйтергә була: …
2. Без … исбатлардык дип уйлыйм.
- Сочинениегезнең төзелешен (тезис, дәлилләр, нәтиҗәләр) тагын бер тикшереп чыгыгыз.
- Сочинениегезнең эзлекле, аңлаешлы булуына игътибар итегез, тикшереп чыгыгыз, хаталарыгызны төзәтегез.
Ответ:
Үрнәк:
Батыр кеше матур була ул. Мин бу очракта кешенең тышкы кыяфәтенең матурлыгын гына түгел, ә эчке дөньясын күздә тотам. Үзен кызганмыйча башкаларга ярдәм итәргә омтылган, кыю, тәвәккәл кеше батыр була. Кешеләргә чыннан да үрнәк булырлык батырлар бик күп бит бу якты дөньяда.
Бу теманы ачыклау өчен, тексттан мисал китерәсем килә. 4 нче җөмләдә Бөек Ватан сугышы батырлары турында сүз бара. Белгәнебезчә, сугышта катнашкан бөтен кеше дә ил, халык өчен көрәшә. Алар бер дә куркып артка чигенмәгәннәр. Алар батырлык күрсәтеп алган тыныч тормышта без хәзер рәхәт яшибез.
Икенче дәлилне тормыштан китерәсем килә. Телевизорларда гел яшь балаларның башкаларны коткаруы турында ишетеп торабыз. Аларга чыннан да баш иясем килә, чөнки күп очракта батыр йөрәкләр башкалар өчен якты дөнья белән хушлаша бит.
Шулай итеп, без батырлыкның кеше бизи торган бер сыйфат икәнлеген аңладык. Әгәр дә кеше намус кушканча эшләсә, беркайчан да югалып калмас.
Демонстрационный вариант 2016 г. – задание №11.2
Керпе
1) Урмандагы алан буйлап керпе бара. 2) Кая карама кыштырдавык яфраклар. 3) Алар яңгыр шикелле ашыкмый гына агач ябалдаәларыннан явалар да явалар. 4) Аяк асты, бөтен тирә-як сары, кызгылт яфраклар белән түшәлгән.
21 стр., 10300 слов
Болгар дэулэте турында
… елъязмасында 1229 елда Жаек (Урал) елгасы буенда болгар сакчыларының монголлар белән бәрелеше турында әйтелә. Кайбер соңгырак чыганакларда, мәс … ньяк-көнбатыштагы протоболгарлар каберлекләрендә һәм авыл урыннарында очрый торган керамикадан бик нык аерылалар. Алар башка этник дөнья— угызлар, … Ә моны дөньядагы барлык мөселманнарның башлыгына мөрәҗәгать итеп кенә эшләргә мөмкин. Ул кеше — Багдад хәлиф …
5) Калын итеп түшәлгән яфрак келәм өстеннән баруы уызык та, рәхәт тә. 6) Көзнең шушундый җылы, вак яңгыр сибәләп торган вакытын ярата Керпе. 7) Җылы яктан килгән кошлар кире китеп баралар, алар кыштан кыштан качалар. 
9) Керпе кышка әзерләнә. 10) Эше күп, өлгер генә! 11) Хәзер дә аркасында зур гына гөмбә салып, оясына алып кайтып бара. 12)Коры яфракларны җыеп оясына ташырга, аны салкын үтеп кермәслек итеп җылытырга кирәк. 13) Шулчак Керпе күптәнге танышы Чыркый — чыпчыкның чыркылдавын ишетеп алды.
- 14) Кая ашыгасың, Керпе, бераз ял итеп ал, күптән күзгә күренгәнең юк.
-15) Чыркый, ял итәргә вакытым булмады быелгы җәйне: төннәрен тычкан аулыйм, көндез черем итеп алам да оя ясыйм, шулай эш, мәшәкать белән нурлы җәй үтеп тә киткән. 16) Үзең ничек үткәрдең җәйне?
- 17) Мин бит хәзер шәһәрдә яшим. 18) Шәһәрдә бөтен нәрсә дә бар! — диде Чыркый.
— 19) Безнең чыпчык халкына ризык та мул. 20) Адым саен зур-зур савытлар, андагы азыкныд исәбе юк. 21) Шул саытлар тирәсендә кешеләр дә нидер актарып эзли, этләр-песиләр җыела, чәүкә-саесканнар да очып килә. 22) Интекмә, әйдә син дә күчеп кил шәһәргә.
- 23) Гөмбәне үзем белән алыйммы?
- 24) Шәһәрдә сиңа ник кирәге бар аның? 25) Шәһәрдә кая карама гөмбә! 26) Тибеп кенә китәләр.
Факил Сафин
язучы, шагыйрь
11.2
Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Бу темага сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.
50 сүздән
Сочинениены чиста һәм танырлык итеп языгыз.
язылмаган
Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен 0 балл куела.
Решение:
- Текстны игътибар белән укыгыз.
- Сорау-биремнең мәгънәсе турында уйлагыз һәм тексттан әйтелгән фикерне ачыкларга ярдәм итә торган сүзләрне табыгыз.
- Куелган сорауга җавап бирергә ярдәм итә торган мәгънәви кисәкләрне табыгыз.
- Сорауның эчтәлеге буенча үзегезнең тезисыгызны формалаштырыгыз (1-2 җөмлә)
- Тексттан фикерегезнең дөреслеген раслый торган 2дәлил китерегез. Мисалларны өземтә (цитата) рәвешендә бирегез яки җөмләнең тәртип номерын күрсәтегез.
- Дәлилләрнең тезиска туры килү-килмәвен тикшерегез.
- Нәтиҗәдә күчегез (бер җөмлә дә җитә)
- Композицияне тикшерегез: сочинение текстының тезисы, дәлил һәм нәтиҗә өлешләренең булуы, абзацларга бүленү, өлешләр арасында бәйләнеш булу һ. б.
- Фикерегезнең автор позициясе белән туры килү-килмәвен ачыклагыз.
- Сочинениегезне берничә тапкыр укыгыз. Язмагызның грамоталылыгына (сөйләмһәм грамматик нормаларның үтәләше, орфография һәм пунктуация) игътибар итегез.
- Беренче теманы билгеләгез. (Бу өзек нәрсә турында?)
- Текстның мәгънәсен аңларга ярдәм итә торган ачкыч сүзләрне билгеләгез.
- Ачкыч сүзләргә нигезләнеп, текстның төп мәгънәсен формалаштырыгыз. ( Ни өчен?) Аннан соң үз фикерегезне белдерегез.
- Сочинениегезнең башламын формалаштыру турында уйлагыз. Башлам вариантлары:
1. Минем алдымда Ф.Сафин язган текст. Автор нәрсә турында яза соң? Әлбәттә, бу текстта …( теманы язабыз) турында язылган.
9 стр., 4108 слов
Инша коз турында башкортса – Алтын көз. Инша. | Социальная сеть …
… Батдалов Илнур эше 2014 ел nsportal.ru Хикэя коз турында. >>> Хикэя коз турында Казакша Сканворд. >>> Казакша Сканворд Казакша … среди которых нужно выбрать одну и написать сочинение. Подробнее Six acts torrent espaol Six acts torrent … әйтерсең лә төрле төсләрдән торган палас җәелгән. Мин көз көне шушы … әп, бер җепкә тезелгәндәй тигез итеп очалар. Мин аларга һәрвакыт“Хәерле, юл!” …
2. Автор, текстның «…» фразалары (язарга кирәк) белән тәмамлап, безне … турында һәм аны ни өчен … (текстның темасын, идеясын билгеләргә, ягъни текстның язылу максатын һәм автор әйтергә теләгән фикерне ачыкларга) уйланырга мәҗбүр итә.
3. «Бирелгән фраза». Безгә анализларга бирелгән текст менә шулай тәмамлана…
- Фикерегезне (тезисны) раслый торган җөмләләрне тексттан табыгыз да аларны үз сүзегез белән языгыз. Җөмләләрнең номерларын курсәтегез.
Игътибар! Җөмләнең номерын күрсәтү яки күчереп язу, вакыйга аңлатылганда һәм тексттан алынган берәр мисал булганда гына, дәлил дип санала.
- Сочинениегез ахырында автор тәкъдим иткән темага карата үзегезнең мөнәсәбәтегезне белдерегез.
Сочинение түбәндәгечә тәмамларга мөмкин:
1. Нәтиҗә ясап, түбәндәгеләрне әйтергә була: …
2. Без … исбатлардык дип уйлыйм.
- Сочинениегезнең төзелешен (тезис, дәлилләр, нәтиҗәләр) тагын бер тикшереп чыгыгыз.
- Сочинениегезнең эзлекле, аңлаешлы булуына игътибар итегез, тикшереп чыгыгыз, хаталарыгызны төзәтегез.
Тема. Нәрсә ул батырлык?
(ДЙА таләпләренә туры китереп сочинение язу)
Максат.
- Текстка нигезләнеп, сочинение – фикерләмә язу күнекмәләрен камилләштерү.
- Укучыларның сөйләм эшчәнлеген үстерү.
- Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлекне дәвам итү
- Укучыларда батырлык хисе тәрбияләү
Җиһазлау. Модель, кагыйдәләр җыентыгы, компьютер презентациясе
Дәрес тибы – белем һәм күнекмәләрне системалаштыру дәресе.
Дәрес барышы.
- Актуальләштерү.
Укытучы. Хәерле көн, укучылар, килгән кунаклар. Барыбыз өчен дә бүгенге көн чынлап та хәерле булсын, шатлык – куанычлар гына алып килсен. Күңелләребездә иман нуры балкысын. Шундый яхшы теләкләр белән татар теле дәресебезне башлыйбыз.
Дәреснең эпиграфы итеп мин беренче презедентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиевның сүзләрен алдым.
“Батырлык ул – рухи матурлык… Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җырларга кергән. Шул олуг батырлык алдында безнең чор кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле…”
Дәресебезне минем кечкенә генә фонетик уен белән башлыйсым килә. Сезнең каршыгызда хәрефләр тезмәсе.
В С Б О Ж Ч Ң И Д Н В Е Н И М Е — Й Ф В И Г К Д Е Р З Ж Л Җ Ә Г В М Д З Ә
- Бу хәрефләр тезмәсеннән яңгырау тартыкларны сызгач, нинди сүз килеп чыгар икән? Астына сызылган яңгырау тартыкларны калдырабыз.
Укучылар. Сочинение — фикерләмә
Укытучы. Бик дөрес укучылар. Димәк, бүген без сезнең белән дәрестә нәрсә эшләрбез?
Укучылар. Сочинение – фикерләмә язарбыз.
Укытучы. Ә нинди темага язарбыз икән, ничек уйлыйсыз?
Укучылар. Батырлык турында.
Укытучы. Ни өчен батырлык турында дип уйлыйсыз?
Укучылар. Чөнки дәресебезне Сез батырлык турындагы эпиграф белән башлап җибәрдегез.
Укытучы. Әйе, укучылар, без бүген сезнең белән бирелгән текст буенча сочинение – фикерләмә язарбыз. Ә сочинение – фикерләмәнең исеме – “Нәрсә ул батырлык?”
- Яңа белем үзләштерү.
Укытучы. Сочинение язуга керешкәнче, аның гади сочинениедән нәрсә
белән аерылып торуын, нинди өлешләрдән торуын искә төшереп китик әле?
1. Сочинение – фикерләмә язуга кереш.
- Сочинение — фикерләмә дип без нинди сочинениегә әйтәбез?
Укучылар. Сочинение – фикерләмә — билгеле бер фикерне дәлилләп язылган текст. Анда язылган фикерләр укылган тексттан алынган мисаллар белән дәлилләнеп барырга тиеш.
- . Сочинение – фикерләмә нинди өлешләрдән тора?
- . Тезис- дәлилләр белән расланырга тиешле төп фикер, аргументлар — укылган тексттан дәлилләр, мисаллар, нәтиҗә – аргументлар ярдәмендә дәлилләнгән тезис.
- . Димәк, безнең сочинение — фикерләмәбез 3 өлештән тора: кереш, төп өлеш, йомгаклау өлеше.
- . Кереш өлештә нәрсәләр языла?
- . Кереш өлештә исбатланырга тиеш фикер күрсәтелә һәм автор яктырткан тема, күтәрелгән проблема һ.б. турында мәгълүмат бирелә. Керешне язганда, минем фикеремчә, минемчә, әйтелгәнчә, автор күрсәткәнчә, бирелгән җөмләдән аңлашылганча һ.б.кебек кереш сүз, җөмләләрдән, гыйбарәләрдән файдаланырга мөмкин.
- . Ничек уйлыйсыз, төп өлеш нәрсәдән гыйбарәт? Төп өлештә без нәрсәләр язабыз?
- Төп өлеш текст белән эштән гыйбарәт.
- . Бик дөрес, укучылар. Сочинение – фикерләмә язуга аз гына таләпләр үзгәрде. Хәзер безгә төп өлешне язу өчен берничә, сорауга җавап табу сорала:
А) проблема нәрсәгә нигезләнеп ачыла?
Б) автор игътибарны нәрсәгә юнәлтә?
В) гомуми проблеманың кайсы яклары нәкъ менә бу текстта чагылыш таба.
Дәлилләр автор позициясен чагылдырырга тиеш нинди җөмлә (сүз, гыйбарә һ.б.) ярдәмендә автор бу проблемага үз фикерен белдерә? Шуны онытмагыз: бирелгән тезисны дәлил итеп алырга ярамый
Ул әлеге хәлне (ситуацияне) ничек бәяли? Геройларга (бу вакыйгада катнашучыларга) карата авторның мөнәсәбәте нинди һәм аны кайсы җөмләдән белеп була?
Күтәрелгән проблемага карата сезнең фикерегез нинди (автор белән килешәсезме яки аның фикерен кире кагасызмы)?
Димәк, без төп өлешне язганда, әле генә санап киткән мөһим мәгълүматларны онытмаска тиешбез, ягъни текстка анализ ясыйбыз. Автор фикерен дә табабыз, аңа карата үз фикеребезне дә белдерәбез.
- . Ә йомгаклау өлешенә нәрсәләр язабыз?
- . Йомгак эшкә нәтиҗә ясаудан гыйбарәт. Сочинениене дәлилләгән фикергә нәтиҗә ясап, димәк, алда әйтелгәннәрне гомумиләштереп, нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була, гомумиләштереп әйткәндә, шулай итеп, нәтиҗә ясап әйткәндә һ.б. кебек гомумиләштерүче сүзләр ярдәмендә төгәлләргә мөмкин.
- . Әйе, укучылар. Без сезнең белән сочинение – фикерләмә язуның шаблонын карап чыктык. Ә хәзер мин сезгә сочинение – фикерләмә язганда файдаланырга мөмкин булган яңа клише – шаблон гыйбарәләр бирәм һәм алда язылачак сочинение – фикерләмә язганда бу клише – шаблон гыйбарәләрне кулланырга тәкъдим итәм.
- автор позициясендә чагыла;
- автор фикерен … белән дәлилләп була;
- автор түбәндәге проблеманы күтәрә;
- автор тарафыннан …. мәсьәләләр искәртелә;
- автор … белән укучыга тәэсир итә;
- шул рәвешле мөһим проблема ассызыклана;
- автор … ярдәмендә үз фикерен укучыга җиткерә;
- … җөмләләр авторның …. мөнәсәбәтен күрсәтә;
- бу проблема уйланырга мәҗбүр итә;
- проблема битараф калдырмый;
- автор әйтергә теләгән фикер түбәндәгедән гыйбарәт;
- дәлилләр күтәрелгән проблеманың мөһимлеген исбатлый;
- фикеремне раслап һ.б.
- Белем һәм күнекмәләрне системалаштыру
1. Текст белән эшләү
Укытучы. Ә хәзер, укучылар, мин сезгә Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Республикабызның халык шагыйре, “Халыклар дуслыгы” ордены кавалеры иясе Фәнис абый Яруллинның бер әсәреннән өзек укыйм. Игътибар белән тыңлагыз. Әлеге өзектә сүз нәрсә турында бара? (Укучыларның һәрберсенә өзекләр бирелә)
Нәрсә ул батырлык?
1)Безнең кайсыбызның гына батыр буласы, илне шаулатырлык эшләр эшлисе килми икән? (2) Батыр кешеләрнең тормышлары турында укыганда, йөрәкләребез уттай ялкынлана, җанда әллә нинди хыяллар уяна. (3) Әйе, батырлык яшь күңелне бервакытта да битараф калдырмый, ул гел дәртләндерә, ашкындыра, матур яшәргә, матур эшләргә чакыра. (4) Ләкин, дуслар, батырлык турында һәрберебез хыялланса да, батырлык дигән кеше тормышындагы иң гүзәл мизгелнең нәрсә икәнен без әле белеп бетермибез.
(5) Ә бүгенге көндә батырлык эшләп буламы соң? 6)Батырлыкны кайларда очратырга була? (7) Әйдәгез, бу сорауга җавап биргәнче, батырлыкның нәрсә икәнлеге турында уйланып алыйк әле. (8) Беренче карашка, батыр булу өчен күп нәрсә кирәкми кебек. (9) Батыр булу өчен тәүге шарт (…) куркак булмау.
(10) Дөньяда барлык батырлыклар да үз-үзеңне җиңүдән, көндәлек кыенлыклар алдында каушап калмаудан, һәр кылган эшең өчен үзеңдә җаваплылык тоюдан башлана.
(Фәнис Яруллинның “Яз сулышы” китабыннан)
Укытучы. Текстта сүз нәрсә турында бара?
Укучылар. Текстта сүз батырлык турында бара?
Укытучы. Сезнеңчә нәрсә соң ул батырлык? СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЕЙБЛ
— Сезнең каршыгызда ак битләр бар. Һәрберегез шул битләрне алыгыз һәм “Нәрсә ул батырлык?” дигән сорауга җавап языгыз. Аннан соң батырлык турында фикерләрегезне бер – берегезгә сөйләгез. Шулар арасыннан иң уңышлысын сайлагыз. Сезгә барысы өчен 3 минут вакыт бирелә.
Батырлык – и. 1) Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык.
- 2) Батырчылык, тәвәккәллек. (134 б., I том.)
- Ә хәзере 1 номерлы укучы җавапны укый.
Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Батырлыкның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.
2. Сорау — җавап
- Батырлык дигәч, сезнең күз алдына нәрсәләр килә?
- Кемнедер суга батудан коткару, апа – абыйларның сугышта күрсәткән батырлыклары, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү һ.б.
- Укучылар, әйтегез әле, менә сезнең үзегезнең батырлык эшләгәнегез бармы?
- ?????????
- Ә батырлык турында нинди әсәрләр укыганыгыз бар?
- Г.Әпсәләмовның “Газинур” романы, Фатих Кәримнең “Үлем уены” поэмасында, Нәбирә Гыйматдинованың “Төнбоек” хикәясе, Роберт Миңнуллинның “Батыр булыгыз” шигыре, Фатих Хөснинең “Малай белән Солдат”, Ибраһим Газинең “Йолдызлы малай”, Ләбибә Ихсанованың “Лачын кыз”, Гадел Кутуйның “Сагыну”, Әмирхан Еникинең “Кем җырлады?”, Шамил Рәкыйповның “Чәчәкләр дә сөйли белә”, Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында”
- . Әйе, саный китсәң, тагын бик күп әсәрләрне әйтеп булыр иде.
- . Ә хәзер, укучылар, текстны бер кат бик игътибар белән укып чыгыгыз әле.
- . Текстны эчтән укыйлар.
- . Ә менә Фәнис Яруллин әсәрендә китерелгән өзектә батырлык турында сүз барганын кайсы җөмләләрдән белеп була?
- .1 нче җөмлә, 9 нчы җөмлә, 10 нчы җөмлә
- Бик дөрес, укучылар. “Дөньяда барлык батырлыклар да үз-үзеңне җиңүдән, көндәлек кыенлыклар алдында каушап калмаудан, һәр кылган эшең өчен үзеңдә җаваплылык тоюдан башлана, – ди автор.
- Бу җөмләсе белән автор нәрсә әйтергә тели? Менә хәзер без сезнең белән шул хакта сочинение – фикерләмә язарбыз. Сочинение – фикерләмә язганда, алда әйтеп узганнарны да онытмаска кирәклеген ассызыклыйм, чөнки бүген язылачак сочинение – фикерләмә алда язганнардан аз гына аерылып торачак дидем. Сочинениенең күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш.
- . Укучылар, әйтегез әле, автор биредә нинди теманы яктырткан?
- . Батырлык темасын.
- . Ә сез кереш өлешне ничек башлар идегез?
- .
- Текст “…..” җөмләсе белән тәмамлана. Минемчә, автор батырлык турында фикер алырга чакыра.
- Китерелгән өзектә төп мәгънә салынган. Минемчә, батырлык төшенчәсе беребезне дә битараф калдырмый һ.б.
Укытучы. Төп өлештә нинди фикерләрне аерып була?
Укучылар.
- Батырлык – матур сыйфат (2-3 нче җөмлә раслый)
- Нәрсә ул – батырлык? ( 8-9 нчы җөмләләр)
- Һәрбер кешенең дә батырлык эшлисе килә. (1нче җөмлә)
- Бүгенге көндә батырлык эшләп буламы? (5-7 нче җөмлә)
- Җаваплылык – батыр булуның иң төп сыйфаты
- Куркак булмау
Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Тезисны беләбез Тексттан фикерләрне, дәлилләрне таптык. Ә хәзер безгә сочинение фикерләмәне язасы гына калды. Ә бу эшебезне без бүген МОДЕЛЬ ФРЕЙР (Frayer Model) ярдәмендә башкарырбыз. Сочинение фикерләмә язганда, мин биргән клише – шаблоннардан да файдаланырга онытмагыз.
Укытучы. Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага сочинение фикерләмә дип язабыз. Беренче баганага тезисны, икенче баганага фикер, өченче баганага дәлил, дүртенче баганага йомгаклау дип язабыз. Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Cезгә барлыгы алты минут вакыт бирелә.(таймер куела, укучылар мөстәкыйль башкаралар)
Укытучы. Ә хәзер сочинение – фикерләмәләребезне укып карыйбыз. Игътибар белән тыңлагыз, фикерне укучы мисал белән дәлилләп бирә алганмы?
Укучылар. (Төркемнәрдәге 2 нче номерлы укучы үзенең сочинениесен укый)
Укытучы. Модель фрейрга нигезләнеп, имтиханга әзерлек дәфтәренә сочинение – фикерләмәгезне тиешле таләпләргә туры китереп язарбыз.
IV.Йомгаклау.
Укытучы. Укучылар, дәресебез ахырына якынлашып килә. Без бүген сезнең белән сочинение – фикерләмә язарга өйрәнүне дәвам иттек. Сочинение — фикерләмә язганчы, бик игътибар белән текстны берничә кат укып чыгыгыз. Сочинение – фикерләмә язуның шаблонын өйрәнегез. Шулай булганда, сез бердәм дәүләт тестын, һичшиксез, уңышлы тапшырачаксыз.
- Өй эше. Шаблонга таянып, бирелгән текст буенча, сочинение – фикерләмә язарга.
- Белемнәрне бәяләү.
Укытучының йомгаклау сүзе. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә:
Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар, тик аңа юл үзеңдә бурычлылык хисе, сәяси өлгергәнлек, җаваплылык, әхлакый тотрыклылык тәрбияләү аша үтә. В.А.Сухомлинский “Батырлык һәм тәвәккәллек – ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек тормышта, эштә дә кирәк”. – дип язган. Батырлык, тәвәккәллек, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатлар ялкаулык, тәртипсезлек, таркаулык, ялган белән көрәштә дә барлыкка килә. Кешенең героик характеры үзендәге начар сыйфатларны җиңүдән башлана. Батыр булгыз, тәвәккәл булыгыз, бернәрсәдән дә куркып калмагыз. Кыюлык ул – үзе зур батырлык.


