Сочинение белем турында

Татарча сочинение “Белем − якты нур”

Сочинение на татарском языке на тему “Белем − якты нур”Белем алырга теләмәгән кешенең тормышы кыргый кеше тормышына охшаган: банан күрдең дә өзеп алдың − ашап бетердең, ә иртәгә нәрсә булыр − мөһим түгел. Шундый кыргый кешеләргә охшамас өчен, белем алырга омтылырга, аны үзеңә сеңдерә белергә кирәк.
Элегрәк, кечерәк чагымда, мин үзем дә белемнең әһәмиятен аңлап бетермәгәнмен. Ипине агачта үсә дип уйлый идем шул. Әмма, үсә төшкәч, тормышта белемсез бернинди дә файдалы эшләр эшләп, максатка ирешеп булмаслыгын аңладым. Белем алмыйча, һөнәрле дә, акыллы да булып булмый. Тормышны дөрес, матур итеп төзү өчен, белем кирәк. Мин шуңа төшендем.
Белем − яктылык, тормышыбыз яхшырак һәм баерак (матди һәм бигрәк тә рухи яктан) булсын өчен, безнең яшәеш юлыбызны гел яктыртып торучы нур ул.
Безнең халкыбыз белемле кешегә зур бәя биргән, олылаган, хөрмәтләгән. Бу турыда халыкның күпсанлы мәкаль-әйтемнәре дә сөйли. “Белемсез − берне, белемле меңне егар”, “Белгәнгә − якты, белмәгәнгә караңгы”, “Белем − бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы”, “Белемнән зур хәзинә юк” ише мәкальләр халкыбызның белемгә булган карашын күрсәтәләр. Бу мәкальләр бүген генә тумаганнар. Димәк, кешеләр борынгы заманнарда ук белем алуның кешелек язмышында тоткан олы ролен аңлаганнар. Бу урында 18 нче йөз шагыйре Г. Утыз-Имәни шигырен китереп үтәсем килә:
Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,
Баш иярләр һәрвакыт белемлеге.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Белем − якты нур” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Татарча сочинение “Белемнең тормыштагы әһәмияте | Белемнен тормыштагы эхэмияте”

3/29/2021


“Китап − белем чишмәсе” дигән мәкаль бар. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Ә кешегә белем ни өчен кирәк, аның кеше тормышындагы әһәмияте нинди соң? Бер караганда, бик гади сораулар кебек. Әмма күп вакытта шундый гади сорауга җавап бирү кайбер нәрсәләрне яхшырак аңларга ярдәм итә. 

Белем безнең тормышта искиткеч зур әһәмияткә ия. Белемнән башка йортлар да төзеп булмый, кешене дә дәвалап булмый, автомобиль дә йөртеп булмый, пианинода да уйнап булмый. Билгеле бер белем булмыйча, гомумән, берни дә эшләп булмый. 

Хәтта иң гади эшләр өчен дә нәрсә дә булса белергә кирәк. Мәсәлән, дөрес ашарга өйрәнү өчен генә дә, кечкенә балага кашык, чәнечке, чынаякның нәрсә икәнлеген белергә кирәк. 

Ә катлаулырак нәрсәләр турында әйтеп тә торасы юк. Техниканы белми торып, машинада бер метр да барып булмый. Анатомияне белми торып, кешегә дөрес итеп операция ясап булмый. 

Белемнең кеше тормышыңдагы әһәмияте турында күп мисаллар китереп булыр иде. Халык бу турыда бик белеп: “Белемсез бер эш тә чыкмый”, “Белемнән зур хәзинә юк”, “Белем − бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы”, − дигән.

Скачать:

Предварительный просмотр:

                                             Белем учагы.Султангареев Илнар 5 А сыйныфы. Укытучысы- Исмагилова Г.Ш.

        Мәктәп һәм андагы булган барлык шатлыклы һәм моңсу вакыйгалар кешенең истәлегендә сакланалар.  Әлбәттә, мәктәп дигәч, бәлки, шатлыклы хәлләр генә искә төшмәс, чөнки безне барыбызны да укымаган дәресләр, эшләнмәгән өй эшләре, яман билгеләр өчен ачуланалар. Ләкин болар барсы да мөһим түгел. Һәрбер укучы үсеп җитеп еллар биеклегеннән үзенең мәктәп елларына караса, барыбер тик мәшәкәтьсез, тыныч балачагын һәм мәңгелеккә узып киткән мәктәп елларын гына искә аладыр. Һәркемгә үзе укыган мәктәп кадерле һәм якын.

     Мин Лениногорск шәһәренең 5 нче мәктәбендә укыйм. Быел безнең мәктәбебез олы юбилеен-60-еллыгын билгеләп үтәргә җыена.Сезне үземнең мәктәбем белән таныштырып китәсем килә.   Беренче карашка ул башка мәктәпләрдән, бәлки, аерылмыйдыр. Әмма монда күңелгә үтеп керә торган җылылык һәм ниндидер рәхәтлек бар, бу хисләр мәктәпнең тупсасын атлап кергәч тә, сине урап алалар кебек. Мәктәп кешегә беренче бик мөһим булган белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләрен дә бирә.

        Мәктәп җитәкчебез Новичкова Г.А.-бик акыллы,итәгатьле кеше.Ул безне иртән мөләем елмаю белән каршы ала.Һәрбер укучы белән уртак тел таба белә ул.Җитди карашлы җитәкчебез булганга күрә, безнең мәктәбебез бүген алдынгы мәктәпләрнең берсе булып тора.Галина Александровна тырышлыгы белән мәктәптә капиталь ремонт ясалды.Безнең сыйныф бүлмәләре якты һәм җылы. Анда яңа белем алыр өчен бөтен шартлар  каралаган.

        Укытучыларыбызның төп бурычы – безне чын һәм яхшы кешеләр итеп тәрбияләү. Без үзебезнең укытучыларыбызны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез.

     Укудан буш вакытыбызны без үзебезнең иркен спорт залында үткәрәбез. Без монда рәхәтләнеп волейбол, баскетбол уйныйбыз, ә кышларын саф һава сулап чаңгыда шуабыз.

      Мин 5 сыйныфта укыйм.Безнең сыйныф мәктәп тормышында бик актив катнаша, бернинди вакыйгадан да читтә калганыбыз юк безнең .  Без бик тату сыйныф, бер-беребезгә гел ярдәмгә килергә ашыгып яшибез.

     Мин үземнең туган мәктәбемне һәм дусларымны нык яратам . Кыңгыраулы мәктәп еллары күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм мәшәкәтьсез мизгелләрнең берсе.

Китап − белем чишмәсе.
Мәкаль.

Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм мин. Без
китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе
тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый.
Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап
геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз.

Үзем әле укый белмәгәндә, миңа китапларны әнием я әтием укыйлар иде.
Алар миңа кечкенә вакытта бик күп китаплар укыдылар, ә аннары мин үзем укырга
керештем. Аларның эчтәлекләрен аңлый башладым.

Минем иң яраткан китабым − Роза Хафизованың «Актәпи ник моңая? » дигән китабы. Аны миңа
әнием Яңа ел бәйрәменә бүләк итте. Башта миңа китап укып чыга алмаслык калын
булып тоелды. Ә укый башлагач, мин китапның ахырына килеп җитүемне сизми дә
калдым. Китапта әкиятләр, пьесалар тупланган. Миңа бигрәк тә «Курай малай
маҗаралары» һәм «Кирлемән» дигән әкият-повестьлар ошады. Курай
малай бик яхшы герой, аннан үрнәк алырга була. Курай малай һәм Талсылу белән
хыял канатларында сәяхәт итүе күңелле дә булды соң! «Кирлемән» дигән
өкият-повестьны укыганда, үземне читтән күргән кебек булдым. Бу китап яхшылык
белән яманлыкны аерырга өйрәтте. Кирлемән белән дуслашмаска кирәклегенә
ишарәләде. Ул бары тик начарлыкка гына өйрәтә.

Соңыннан «Актәпи ник моңая? » дигән әкиятне укып чыктым. Бу
әкият минем өчен кызыкта, кызганыч та булды. Шулай итеп, үземдә китап укырга
теләк уянуын сизми дә калдым! Мин киләчәктә дә кызыклы китаплар белән
дуслашырга хыялланам.

Филиза Әкрам кызы Гыйльфанова,

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы “Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү  учреждениесе югары  квалификацион категорияле физика-математика  укытучысы.

Белемле булу –үзеӊ өчен бәхет, дустыӊ өчен — бүләк, ә дошманың өчен – һәнжәр. Бу сүзләр минем күӊелемдә бик кечкенә чакларымнан ук уелып калган һәм әлеге сүзләрне мин укучыларыма хәзер дә кабатлыйм. Ә белемле булу өчен күп укырга, тырышырга кирәк. Белем алуны инә белән кое казуга тиӊлиләр. Димәк, белем һәм күнекмәләргә ия булу өчен даими акыл хезмәте башкарырга,  уй-фикерләреӊне кабат –кабат  барларга, гадәти уйны фәнни эзләнүләр аша дәлилләргә, нигезле нәтиҗәне башкалар белән уртаклашырга,кыскасы, өйрәнүдән туктамаска кирәк була. Гомереӊ буе үзеӊ өчен гыйлем туплау белән шөгыльләнү  җәмгыятьтә артык үзгәрешләр китереп чыгармый. Белемне башка берәүләргә дә “күчерү” әкренләп кешелекнеӊ үсешен тәэмин итүдә, җәмгыятьнеӊ алга китешенә бер адым булып тора. Ә белемне буыннан –буынга тапшыручы кеше — укытучы ул.М.Җәлилнеӊ “Бер үгет” шигырендәге

Син яшәмә җирдә файдасыз бер

Түмгәк булып тигез урында.

Янып калсын гомереӊ маяк булып

Үзеӊнән соӊ килгән буынга. – дип язылган  юллары укытучылар өчен яӊгырый кебек. Гыйлемнән артык байлык, ә наданлыктан артык фәкыйрьлек юктыр, дигән Р.Фәхреддин. Менә шушы дөньядагы барлык байлыклардан да өстен торган гыйлемне өйрәтүче, дәрес укытучы һәм яшь буынныӊ җаннарын тәрбияләүче, халыкны агартучы һөнәрен сайлап мин үз өстемә зур җаваплылык алганмына мин бик шатмын. Инде 25 ел дәверендә балаларга физика һәм математика серләренә төшендерергә тырышам. Үз эшемне яратып башкарам. Физика укытучысы буларак, минем бурычым – табигатьтәге процессларны гади һәм мавыктыргыч итеп укучыларга җиткерү, аларныӊ гыйлем эстәүгә омтылышын тудыру, яӊа технологик алымнар белән танышу, фәннеӊ  практика белән бәйләнешен тәэмин итү тора.Әлеге эшчәнлек аша мин  үземә илһам алам, яшәү ямен табам.

Укытучылыкны  һөнәр дию генә аз, ул- яшәеш; ул мөгаллим булып гомер кичерү. Укытучысы дәрестә фәкать гыйлем өйрәтү, укыту белән генә чикләнми, ә мәктәптәге балаларныӊ күӊелләренә яхшы гадәтләр, үз дигәненә ирешү, тырышлык, гүзәл холык, тугрылык, гайрәтлелек, активлык кебек яхшы холыклылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү һәм тәрбияләү, яшь буын­га хезмәт, эстетик, әхлакый тәрбия, һөнәри юнә­леш бирү, шулай ук аның танып-белү сәләтен үстерү, анда мөстәкыйль эшчәнлек, мөстәкыйль фикерләү күнекмәсе формалаштыру вазифаларын да үти.

Үзең белемле булу бер нәрсә, ә шул белемне балаларга җиткерә алу – монысы педагогик осталык. Укытучы балалар күңеленә ачкыч, юл салучы психолог та, әти-әни җылысыдай җылы бирердәй шәхес тә, артист та, югары сөйләм әдәбенә ия булырга тиешле кеше дип тә саныйм

“Укытучы булу өчен уку гына җитми, ул синең йөрәгеңдә булырга тиеш,” – дигән Татарстанның беренче президенты М.Шәймиев. Укытучы – иң кирәкле, иң авыр хезмәт ул, бөтен барлыгың белән укучыларыңны яратырга, белем биреп, аларны чын кеше итеп тәрбияләү өчен бөтен көчеңне куясың, әлбәттә, замана белән дә атларга кирәк. Укытучы баланың күңеленә беренче юллар сала, баланың белемле кеше булып үсүе өчен әти-әнисе белән бергә җавап тота. Укытучы дөнья серләрен ачучы, офыкларны киңәйтүче, миһербанлык үрнәге күрсәтүче.

Авыл укытучысыныӊ мөгаллимлек мәйданы бик киӊ. Мәктәптә ул – өлкән өйрәтүче, белем бирүче, ярдәм итүче, балаларныӊ күӊелләренә фән белән кызыксыну орлыкларын чәчүче булса, урамда, җәмәгатьчелек урыннарында үрнәк күрсәтүче, замана үзенчәлекләренә бәйле рәвештә эш йөртүче, авылга яӊалык кертүче, үз артыннан ияртүче дә. Авыл үз укытучысын замана җилләренә каршы тора алырлык көчле рухлы, кирәк чакта үзенеӊ яклаучысы итеп күрергә тели, шул ук вакытта үзе белән бергә  бернинди  физик эштән дә курыкмаучы, барлык яшәешнеӊ өлгесе буларак кабул итә. Шуӊа күрә авыл укытучысыныӊ һәр гамәле “үтә күренмәле”.

Ә авыл укытучысына авыл  халкыныӊ ышанычын аклау өчен кылган һәр гамәлләребезнеӊ сөйләгән һәр сүзебез белән тәӊгәл килүе шарт. Киләчәктә дә үзем белем биргән укучыларым белән биек үрләргә омтылырга, бетмәс-төкәнмәс иҗат дәрте белән яшәргә иде …

Көн үзәгендә

Китап – белем чишмәсе

Тапталган сүзләр, әмма бик тирән мәгънә салынган аларга. Бөек Тукай да: «…Шул вакытта мин кулыма китап алам», — дигән бит. Китап яшәргә, фикер йөртергә өйрәтә, кыскасы, суы кимемәс рухи чишмә ул.

Бала чактан башлап гомерем буе китап укыйм. Сердәшем дә, киңәшчем дә, рухи таянычым да ул. Китапханәче хезмәтен дә юкка гына сайламаганмындыр. Озак еллар китапханәдә эшләү дәверендә минем кулдан никадәр китап үтте. Кулга яңа китап алгач, аны ачып укыр алдыннан була торган гаҗәеп рәхәт мизгелләр китапханәче хезмәтенең иң татлы, иң бәхетле минутларыдыр, мөгаен. Китапханәбезнең китап фонды бай. Шуның өстенә көндәлек матбугат — газета-журналлар күпме тагын. Рәхәтләнеп укы, күңел байлыгы тупла. Борынгылар: «Беләге көчле — берне егар, белеме тирән — меңне егар», — дип юкка гына әйтмәгәннәр.

Сабыйларның мәш килеп китап сайлауларын күреп куану, күпләрнең серен йөрәгенә сыйдырып, китап сүзе белән юатып, укый башлагач, дөньяларны оныттыра торган, китап укучының холык-фигыленә туры килә торган китапны сайлап бирү, үзең шуннан куаныч табу — барлык китапханәчеләр өчен дә уртак сыйфаттыр.

Күзкәй китапханәсенең 85 еллык тарихы бар. Ничәмә буын авылдашларга белем-мәгълүмат биргәндер бу рухи чишмә, кемнәрдер тормыш юлында адашканда китаплардан, андагы геройлар язмышыннан үзенә өлге алгандыр, яшәргә көч тапкандыр. Баксаң, инде кырык елга якын гомерем шушы китапханәдә узган. Авылдашлар белән бергәләп нинди генә кызыклы чаралар: юбилейлар, язучылар белән очрашулар, шигърият кичәләре, конкурслар, әдәбият атналыклары уздырылмаган. Әдәбият белән кызыксынучы укучылар, яшьләр өчен «Учак» клубы оештырылды, өлкәннәребез өчен бәйләү түгәрәге эшли. Бүген китапханә китап бирү урыны гына түгел, авылдашларның аралашу урыны да.

Китапханәбез — заман таләпләренә туры китереп яңартылган бинада. Ике компьютерыбыз бар. Алар интернетка тоташтырылган. Кызыклы материалны күчереп алырга теләгән кешегә шунда ук ксерокс тора. Болар барысы да кирәк, барысы да заманча. Ләкин китап укучылар белән очрашып, хәл-әхвәл сорашып, талгын музыка астында шигырь тыңлау — үзе бер җан рәхәте. Сөйләшеп күңел бушатасың, кайчакларда гыйбрәт аласың, киңәшләргә колак саласың. Бүген кешеләргә әнә шундый аралашу җитми, ә безнең китапханәдәге очрашулар шул бушлыкны тутыра. Кыскасы, хезмәтемне яратып башкарам. Форсаттан файдаланып, коллегаларымны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, китап укучыларының күбрәк булуын, иҗади табышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги:

27 май – Китапханәләр көне

китап

китапханђ

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Сочинение асанне на чувашском языке
  • Сочинение благотворительность в наши дни
  • Сочинение богатство русского языка 11 класс
  • Сочинение беларусь радзима беларусь
  • Сочинение архитектура древнего рима

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии