Минем яраткан
укытучым.
Дөньяда һөнәрләр бик күп. Аларның төрле һәм
кызыклы булуы турында һәркем белә. Минемчә, һәр кеше һөнәрнең үзенә ошаганын
сайларга тиеш. Үзең сайлаган һөнәрнең чын остасы булуы өчен бик куп укырга,
белемле булырга кирәк. Белемнең кеше тормышындагы әһәмияте турында бик күп
мисаллар китереп була. Халык бу турында бик белеп: “Белем – бәхет ачкычы,
дәрәҗәнең баскычы”, — дигән. Ә белемле булырга кешене укытучы өйрәтә.
Һәр кешенең иң матур, иң татлы һәм җылы истәлекләре
аның балачагы белән бәйләнгән була. Иң күңелле хатирәләр, әлбәттә, мәктәп
еллары. Мәктәп дигәч, күз алдына шунда ук укытучы килеп баса. Беренче тапкыр
мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә атлый ул.
Сабыйны кулына алып, белем дөньясына алып керә. Хәреф танырга, язарга,
санарга өйрәтә.
Минем үземнең яраткан укытучым турында сөйләп китәсем
килә. Аның безне беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Ипләп
кенә кулымнан тотып, якты сыйныфка алып керүе… Нечкә тавыш белән әйткән
сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора. Ул – бик әйбәт укытучы. Гадел һәм
түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең
уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша. Дәресләрне дә аңлаешлы һәм күңелле
итеп үткәрә ул. Аңламаган темаларны кат – кат аңлатырга да вакытын кызганмый.
Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга җавап таба. Һәрберебезнең хәленә
керә, булыша, аңлый. Аның белән бергә без мәктәп тормышындагы һәрбер эштә бик
актив катнашыз. Ул безне төрле бәйгеләргә әзерли. Шуңа күрә без гел югары
урыннар алабыз. Ниниди генә уеннар уйлап чыгармый ул. Ул безне бик купкә
өйрәтте. Яхшыны яманнан аерырга да, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга да,
фикерләү сәләтен үстерергә дә. Бездән чын шәхес тәрбияләргә бәтен көчен бирде.
Ул укытучы гына түгел, ә артист та, язучы да!
Укытучы булу җиңел түгел. Ул зур сабырлык, балаларга
карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә карата чиксез бирелгәнлек таләп итә.
Укытучыдан башка беркем дә бер һөнәргә дә өйрәнә алмый. Укытучы – барлык
һөнәрләргә юл ачучы кеше. Киләчәктә нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә,
уңышларыбзның башында укытучы торганын онытмыйк. Алар балалар күңеленә нинди
орлык сала алса, хезмәтләренең дә җимешләре шундый булачак. Мин укытучымны бик
яратам һәм хөрмәт итәм. Аңа авыр һәм мактаулы эшендә зур уңышлар, сәламәтлек телим.
Мой первый учитель: сочинение на татарском
На чтение 3 мин Просмотров 211 Опубликовано 09.02.2023
Кстати, как настроение после вчерашнего?
Тема сочинения на сегодня «Мой первый учитель» на татарском и русском языках, пишем по просьбе читателей сайта Сочиняка.
«Минем беренче укытучым» әсәре
Сочинение «Мой первый учитель» на татарском
Минем беренче укытучым башлангыч сыйныф укытучысы Анна Сергеевна иде. Ул искиткеч укытучы иде, ул безгә барлык фәннәрдә ныклы нигез бирде һәм безгә тырыш хезмәтнең һәм тугрылыкның мөһимлеген өйрәтте. Ул игелекле һәм сабыр иде, ләкин шул ук вакытта өй эше һәм дәресләрдә катнашу турында нык һәм таләпчән иде.
Анна Сергеевна сыйныфта дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итә белә иде, бу бездә укуга мотивация һәм кызыксыну уятты. Ул һәркемгә кирәкле игътибар бирелүен, шул ук вакытта сыйныфның эштән читкә китмәвен күзәтте. Ул шулай ук безне сораулар бирергә һәм биремнәрне критик рәвештә үтәргә өндәде.
Анна Сергеевнадан өйрәнгән иң мөһим нәрсә-Белем-көч. Ул безне беркайчан да өйрәнүне туктатмаска һәм яңа идеялар өйрәнергә өйрәтте. Ул безне йолдызларга омтылырга өндәде, һәм мин аңа беренче укытучым булганы өчен бик рәхмәтле. Аның эш сөючәнлеге һәм фидакарьлеге дәресләре минем белән гомер буе торды һәм миңа бүгенге кеше булырга булышты.
Сочинение «Моя первая учительница»
Моим первым учителем была Анна Сергеевна, моя учительница начальной школы. Она была замечательной учительницей, которая дала нам прочную основу по всем предметам и научила нас важности упорного труда и преданности делу. Она была доброй и терпеливой, но в то же время твердой и требовательной, когда дело касалось домашних заданий и участия в занятиях.
Анна Сергеевна умела сделать занятия в классе веселыми и увлекательными, что поддерживало в нас мотивацию и интерес к учебе. Она следила за тем, чтобы каждому было уделено необходимое внимание, но при этом следила за тем, чтобы класс не отвлекался от работы. Она также поощряла нас задавать вопросы, если они у нас возникали, и критически подходить к выполнению заданий.
Самое важное, чему я научилась у Анны Сергеевны, — это то, что знание — это сила. Она учила нас никогда не прекращать учиться и исследовать новые идеи. Она побуждала нас стремиться к звездам, и я благодарна ей за то, что она была моим первым учителем. Ее уроки трудолюбия и преданности делу остались со мной на всю жизнь и помогли мне стать тем человеком, которым я являюсь сегодня.
метки: Укытучым, Беренче, Татарск, Булган, Булып, Укырг, Укучылар, Рвакыт
Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да , иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына . Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык… Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң.
Уйлап карасаң , укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгәллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгәен.
Әнә шундый абруйлы укытучыларның берсе шәһәребезнең 17 нче мәктәбендә укыта. Ул тирән белемле татар теле укытучысы , 28 ел буе туган телнең нечкәлекләрен балаларга аңлатучы, югары категорияле, “Россия Федерациясенең белем бирүдәге мактаулы хезмәткәре” дигән күкрәк билгесенә лаек булган, күп санлы мактау грамоталары белән бүләкләнгән мөхтәрәм укытучы Зөмәрә Тәхәү кызы Миндибаева . Аның бөтен гомере туган телебез, мәктәп, балалар, киләчәк өчен лаеклы алмаш үстерүгә багышланган.
Укытучыма балалар укытуга 17 яшеннән керешергә туры килгән, авырлыклар берсе артыннан берсе туа, күңелгә төрле уйлар килә.
Ләкин яшь кыз кыенлыклар алдында каушап калмый, куелган максатына кыю атлый. Югары белем алып , бөтен гомерен мәктәпкә багышлый, әдәпле-әхлаклы ,тәртипле-тәрбияле укучылары шуның ачык мисалы, минемчә. Укытучым һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле , эчкерсез һәм тыйнак кеше. Аның ”Үскәнем, балам”,- дигән сүзләре һәрберебезнең күңелен йомшарта ала. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, укытучым җавап бирә, аңлап хәлеңә керә, күңелдә өмет чаткылары уята белә. Аның аңларга, ярдәм итәргә әзер торуы чагылган йөзен күз алдыма китерәм һәм миңа җиңел булып китә.
Зөмәрә Тәхәутдиновна – безнең сыйныф җитәкчебез, ул һәрчак үсештә. Аның зур тәҗрибәсе өстенә, тирән кызыксыну һәм эзләнүләр алып бару сыйфаты да бар. Юкка гына аның фәнни хезмәтләре шәһәрдә гына түгел, республика күләмендә дә югары бәяләнмиләр инде. Һәм, билгеле инде, шундый укытучыбыз барлыгы белән без чиксез горурланабыз.
2 стр., 601 слов
«Укытучы булу җиңелме?»
… тик хезмәтеңне яратып һәм күңел биреп башкарганда гына ирешеп була. Ә хәзерге заман укытучысына тормыш нинди генә таләпләр куймый? Укытучы … туа. Ачасыр мәктәбендә дә бу юнәлештә зур эш алып барыла. Әдәби атналыкларда “ Сәнгатьле шигырь уку” конкурслары, тематик викториналар, … тирән эз калдыручы, бала күңеленә иң якын кешене — УКЫТУЧЫ дип атыйлар. Авыр юлны халкы белән бергә үткән, Һәм язмышын халкы …
Мин Зөмәрә апаның һәр дәресен яратып, көтеп алам. Ул һәр теманы җентекләп аңлата. Авырракларын безгә аңлашылганчы, йөз тапкыр аңлатырга да риза ул. Безне: “Бу тема буенча сораулар имтиханнарда еш очрый, шуңа күрә аңлап калыгыз”-, дип һәрчак кисәтеп тора. Быел имтихан бирәсе елыбыз булганга күрә, укытучыбыз вакытын да, көчен дә җәлләми.
Зөмәрә апаның дәресләре бик кыска тоела, үтеп киткәне сизелми дә. Чөнки ул аларны файдалы да, мавыктыргыч та итеп төзи белә. Авыр тема булып, алҗаганыбыз сизелә башласа, үзе яисә башка кешеләр белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләп ял иттереп ала, яңа әсәрләр белән таныштыра.
Безгә һәрвакыт ял итәргә кушса да, үзенең ял иткәнен күргәнем юк. Ул безнең белән төрле чаралар оештыра. Кайчан ярдәм сорап килсәң дә, ул: вакытым юк” яисә “ардым”, дип кире бормый. Игътибар белән тыңлый, аңлата, ярдәм итә. Шуңа аның яныннын кеше өзелми. Дәресләрдән соң да, кичке якта да мәктәптә күрергә була аны. Аның өчен иң мөһиме –мәктәп һәм без-укучылары. Кайвакыт кызганып та куям үзен. Ул да бит арый, алҗыйдыр. Кайчан ял итәргә өлгерә икән соң ул? Һәркөн кочак- кочак дәфтәр тикшереп, журнал тутырып, ничә дәрескә планнар да язасы бар бит әле аның. Мөгаен, төне буе шуларны эшлидер. Ә иртән елмаеп укучылар каршына кереп баса да, гадәттәгечә, “Исәнмесез. Дәресне башлыйбыз…“-дип яңа көнен башлап җибәрә. Шул минутларда ул чиксез бәхетледер кебек тоела миңа. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән. Без апабыздан үрнәк алабыз, аны шатландырыр өчен яхшы билгеләренә укырга тырышабыз . Тик тиздән аерышу мизгелләре көткәне генә күңелне тырный, моңсуландыра. Ләкин мәктәбебезне һәм укытучы апабызны онытмыйча, аралашып торачагыбызга мин ышанам. Бу – табигый, чөнки ул безнең яклаучыбыз, киңәшчебез, тәрбиячебез.
Киләчәктә бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таныр. Әйе, нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керделәр. Хәреф танырга, язарга өйрәттеләр, белгәннәрен хәтеребезгә сеңдерергә тырыштылар, шуларны үзебездән таләп иттеләр, Кеше булырга әйдәделәр. Шундый да тырыш, шундый да булдыклы, үз фәнен бик яхшы белүче, балалар белән уртак тел табып, мәктәптән кайтырга да онытып эшләүче Зөмәрә апабыз алдында без баш иябез. Сез –Укытучы исемен горур йөртуче кеше.
Җылы караш, назлы сүзләреңнән
Тойдым синең йөрәк җылыңны.
Укытучым, иң кадерле кешем,
Бүләк итеп ал син җырымны.
Министерство образования и науки РТ
ТР фән һәм мәгариф министрлыгы
Конкурсное сочинение на тему :
“Мой любимый учитель”
“Минем яраткан укытучым”
ТР Әлмәт районы Түбән Мактама Нижнемактаминская СОШ №2
2нче урта мәктәбе Альметьевского района
Башкарды: 7“б” сыйныф укучысы Выполнила: ученица 7 ”б” класса
Абдрашитова Зарина Абдрашитова Зарина
Җитәкче: Әһлиева Гөлназ Руководитель: Аглиева Гульназ
Фоат кызы Фоатовна
Альметьевск 2011
Әлмәт 2011
Укытучы төшендә дә дәрес бирә,
Балалар дип hаман җан ата.
Үз hөнәрен, мәктәпне hәм балаларны
Өнендә дә, төшендә дә ул ярата.
Рания Кәримуллина.
Укытучы-баланың чын дусты, киңәшчесе, ярдәмчесе ул. Ул безгә белем генә бирүче түгел, ә безнең сәламәтлек өчен кайгыручы да, безнең шатлыклар өчен куана белүче дә. Бер сүз белән әйткәндә, икенче әни ул безнең. Минем әбием дә укытучы. Аның hәрвакыт әйтә торган сүзе бар: “Укытучы бирелеп, намус белән, чын күңелдән балаларны яратып эшләсә генә дәрәҗәгә ирешәчәк, ихтирамга лаек булачак”,-ди әбием миңа.
Һәр укучының да үзенең генә яраткан, хөрмәт иткән укытучылары була. Минем дә яраткан укытучыларым бар. Шулар арасыннан аеруча иң якыны- минем сыйныф җитәкчем, татар теле hәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Фоатовна.
Әле бүгенгедәй хәтеремдә… Көзнең иң матур көннәренең берсе- 1-нче сентябрь иде. Күгелҗем томан таралып, яктырып кояш чыкты.Шул матур мизгелдә, чәчәкләр белән тулы мәктәп бусагасында, Ул безне каршы алды. Безнең әле яңа башлангыч сыйныфны тәмамлап, 5-нчегә килүебез. Шул көннән башлап үзара дус яшәргә, мәктәп елларын онытылмаслык итеп хәтердә калдырырга, гүзәл сүзләр табып безнең кәефләрне күтәрергә, яхшы укырга өндәүче укытучым минем. “Аз гына белер өчен дә бик күп укырга кирәк,-ди ул безгә.
Гөлназ Фоатовна туган телебезнең искиткеч матурлыгын күрергә, байлыкларын белергә өйрәтүче дә. Аның дәресләре бик кызыклы, мавыктыргыч hәм эчтәлекле үтә. Аның елмаюын күргәч, туган телебезне өйрәнү теләге тагын да арта. Дәресләрдән тыш кызыклы кичәләр уздырабыз, экскурсияләргә, төрле күргәзмәләргә, музей hәм театрларга йөрибез. Үзебез дә театр күрсәтәбез. “Һәр кеше үз туган телен, ана телен белергә тиеш. Шул вакытта гына ул әти-әнисен, туганнарын хөрмәт итәчәк ”,- ди hәрвакыт безгә укытучыбыз. Шуңа күрә без бик тырышып, күңел биреп тел дәресләренә йөрибез.
Минем укытучымның исеме дә җисеменә туры килә. Ул гөлләр кебек матур, назлы. Аның белән hәрвакыт серләшәсе, күңелдәгене сөйлисе, көлеп кенә торасы килә. Тәнәфескә звонок булгач та, укытучыбыз яныннан китәсе килми.
Мин көн дә күтәренке күңел белән мәктәпкә барам, чөнки анда мине яраткан укытучыларым көтә. Минемчә, Гөлназ Фоатовна hөнәренә тугрылыклы, олы җанлы, киң күңелле, зирәк hәм таләпчән, зур ихтирамга лаек укытучы. Бәя биреп бетергесез авыр хезмәтендә укытучыбызга иҗади уңышлар, күңел байлыгы телисе килә.
Сез- иң мәртәбәле Кеше,
Сез- иң чын Укытучы.
Шәкертем кеше булсын дип
Утлы күмер йотучы.
(Э.Шәрифуллина)
Яңалыклар
Минем беренче укытучым
Минем яраткан укытучым – Людмила Юрьевна Тихонова. Ул – минем беренче укытучым. Башлангыч сыйныфларда безне укытты.
Людмила Юрьевна мине дә кулыбызга каләм тотып язарга, беренче белем серләрен үзләштерергә өйрәтте. Без – укучылар арасында төрле тыңламаган чаклар да булгалый инде, андый вакытларда ул тыныч, матур итеп кенә аңлата белә. Мин аңа һәрчак сокланам һәм хөрмәт итәм. Людмила Юрьевна — белемле, таләпчән, гадел укытучы. Хәзер дә, инде V сыйныфта укысам да, укытучым янына киңәш сорап барам. Ул һәрвакыт файдалы, кирәкле киңәшләрен бирә. Укытучы бит ул һәркем өчен маяк булып тора. Бер кеше дә үзенең беренче укытучысын онытмый, минемчә. Мин Людмила Юрьевнаны күргән саен сөенәм. Аңа эшендә уңышлар, сәламәтлек телим.
Азат Хадиев, 6нчы мәктәпнең V сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза 
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Минем яраткан укытучым.
Укытучы! Мөгаллим!
Бу сүзләрне ишетүгә, минем күз алдыма бер кулына китап, икенче кулына акбур тоткан ягымлы, мөлаем апа, абый килеп баса. Менә ул үзенә төбәлгән самими күзләр алдында һич тә каушамыйча дәрес бирә. Аңа таба күпме сораулы күзләр төбәлгән! Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап көтәләр.
Миңа белем серләрен төшендерүче укытучыларымның һәммәсен “Иң гүзәл кешеләр”, дип атыйм.
Иң гүзәл кеше –укытучы. Барысына түзүче, ягымлы тавышлары белән безне иркәләүче, тыйнак , таләпчән, һәммәбез белән уртак тел таба алучы, күңелебезне күтәрүче, кәефсез чакларыбызны сизеп алып ярдәм итәргә тырышучы мөгаллимнәр эшли безнең мәктәптә. Шуларның берсе Илүзә Дәлиф кызы.
Ул безнең сыйныфта татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Үзенең көләч йөзе, ягымлы күз карашы һәм тыныч тавышы белән барыбызны да үзенә каратты, күңелләребезгә ачкыч тапты. Менә шулай зур сабырлык белән безне белем диңгезенә алып кереп китте.
Илүзә Дәлиф кызы дәресләрне мавыктыргыч, кызык итеп алып бара белә. Авыр темаларны да җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирә. Ул безнең арабызда берәр нинди аңлашылмаучанлык килеп чыгуын, авырып китүебезне яки кәефсез чагыбызны бик тиз сизеп ала. Һәрвакыт игътибар белән тыңлый, юата, ярдәм итә.
Ул безнең тырышканны күреп, мактый, кирәкле урында ачулана да белә. Кызганычка каршы без кайчакларда үзебезнең билгеләребез белән аның күңелен дә төшерәбез, әмма аларны шундук төзәтергә дә тырышабыз. Ә инде “4”ле, “5”леләр алган көнебез безнең өчен зур шатлык. Иң кызыгы шунда — “Тырышып укысагыз, “5”леләр алсагыз, ул сезнең миңа бүләгегез”, -ди. Әлбәттә, һәр укытучыга укучылары үз фәненнән яхшы билгеләр алганда бик тә күңелле. Мин дә яраткан укытучымны үземнең яхшы укуым белән сөендерергә тырышам.
Ул шундый матур итеп безгә шигырьләр,хикәяләр укыган да, үзеңне шул шигырьләрдәге бакчаларда кебек итеп хис итәсең. Язучыларның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгәндә төрле презентацияләр кулланып безнең игътибарны үзенә җәлеп итә. Ничек кенә барысына да өлгерәдер?
Менә шушы сыйфатлары өчен мин укытучымны бик яратам һәм аңа ныклы сәламәтлек, авыр эшендә зур уңышлар телим.
Павлова Валерия
Укытучым – илаһи зат! (нәсер)
Зәңгәр томаннар артыннан сизелер –сизелмәс кенә кояш нурлары ал нур булып сузыла. Шушы нәзек нурлар томаннарны, әйтерсең лә эретеп юкка чыгара. Җиһан яктырып, кояш нурларына күмелә. Җылылык, иркенлек, әйтеп-аңлатып бетермәслек рәхәтлек күңелне иркәли.
Кояш нурына тиң сез, Укытучым! Бала күңелендәге шик-шөһбәләрне таратып ак юл сызасыз.
Әнием укытучы булгач, бу һөнәр ияләренең, өйгә кайткач та, күпме көч түгеп тырышуларын, укучыларының уңышларына –шатлануын, арттарак калучылары өчен борчылуларын аңлап үстем мин. Һәр укучыга аерым биремле карточкалар эшләве, дәфтәрләр тикшереп утыруы белән дә кечкенәдән үк яхшы таныш мин.
Укытучыларымны әнием кебек яратам, хөрмәт итәм. Үземнең беренче укытучым, Сәрия Җәвит кызының, һәр сүзен, һәр хәрәкәтен әнием белән чагыштыра идем. Чыннан да, изге һөнәр ияләре үз эшләрен чын күңелдән яраталар икән.
Еллар узган саен, аларның маңгайларындагы тирән буразналар арта, күз төпләрендә җыерчыклар арта. Олыгайса да безнең күңелләрдә яшь булып калучылар алар…
Шулай беркөнне безнең сыйныфны әни укытты. Шул көндәге каушавымны әле хәзер дә онытмыйм. Әни дияргә дә, апа дияргә белмичә, кул күтәреп утырам. Дәрестә актив катнашырга тырыштым. Кайткач: “Яхшылап җавап бирмәдең”,-дип әйтмәсә ярар иде дип, борчылганым хәтердә. Әлеге дәрестә тиешенчә җавап бирмәсәм, әниемә дә кыен буласын аңлый идем мин… Юк, юк, алай гына түгел, әле хәзер дә аның йөзенә кызыллык китермәскә тырышам. Без тәрбиясез булсак, аңа да бик авыр булачак бит.Укытучы укыта, тәрбияли. Ә өйдә үз баласы белән утырырга, бераз иркәләп алырга вакыты бармы аның? Бөтен тырышлыгын үз укучыларына биргән укытучы-ананың баласы булганнар гына аңлый икән аны.
Укытучы -илаһи зат. Ул канатланып дәрес бирә. Аның һәр сүзен йотлыгып тыңлыйсы да тыңлыйсы килә.
Гарифуллин Ильмир
Татарча сочинение “Укытучым”
Сочинение на татарском языке на тему “Укытучым”
Ул − минем укытучым. Аның мине беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора: “Исәнме, матурым, без сине яратабыз”.
Ул − бик әйбәт укытучы. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша.
Дәресләрне дә бик күңелле итеп үткәрә ул. Аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга да җавап таба. Һәрберебезнең хәленә керә белә.
Без мәктәп тормышындагы һәрбер эшкә катнашабыз һәм югары урыннар яулыйбыз. Моңа да безне укытучыбыз әзерли. Нинди генә кызыклы уеннар уйлап чыгармый ул. Укытучы гына түгел, ә артист та, язучы да!
Укытучы менә шундый оста һөнәр иясе икән ул! Мин укытучымны бик яратам!
