- Подробности
-
Автор: Teacher-rt -
Опубликовано 22 Февраль 2019
-
Просмотров: 347
Рейтинг: 
| Адиева Фирүзә Булатовна | 4 класс | МБОУ «Новокурмашевская ООШ» | Шаймухаметова Эльмира Газизяновна | Сочинение к празднику |
Әтием-горурлыгым
Син алла да түгел, әти,
Фәрештә дә түгел, әти,
Син бары тик әти, әти!
Р.Фәйзуллин
Пар канатлы гаиләдә яшим мин.Әти белән әниемнең тату гаилә коруына шатланам.Ә бүген сезне шул канатларымның берсе булган әтием белән таныштырасым килә.Ул-Адиев Булат Галиәхмәт улы 1972 елда Яңа Кормаш авылында туган.Минем әтием дөньядагы иң булдыклы әтиләрнең берседер.Ә бәхетлеме соң ул?Уйлап карыйм әле.
Кызганыч,кайгы-хәсрәт аның бәгырен сабый чактан ук телгән.Ул 7 яшеннән әтисез калган. Әмма әбием аны һәм тагын 4 кыз туганын җил-яңгыр тидерми саклап, эшкә өйрәтеп үстергән.
Әтием туган җирдән аерылмаган,тырыш хезмәте белән көн күреп гомер итә.”Кеше туган җирдән аерылса,нәсел агачы корый.Шәһәр адәм баласының йөрәген дә, хәтерен дә үтерә,”-ди.
Әнием Нәзилә белән абыйларым Азат, Айзат һәм мине тәрбиялиләр. Хәзерге вакытта әтием фермада маллар карый, аңа кадәр тракторда да, машинада да эшләде.
Табигать аңа барысын да кызганмый биргән: талантны да, акылны да, сәләтне дә.Ул төзегән төрле корылмалар аның үзенә дә һәйкәл сыман. Алар әтиемнең уңганлыгын, булганлыгын күрсәтеп тора.Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр. Әтием тире эшкәртеп бүрекләр дә тегә. Буш вакытларында шигырьләр дә яза. Билгеле, ул аларны матбугатта бастырмый. Әмма аның нечкә хисле, гаделлекне яратучы күңел серләре шул ак кәгазь битләренә төшә.
Безнең белән дә булырга вакытын кызганмый. Көндәлек аралашканда батырлык, тугрылык, иптәшлек, намус турында сөйләргә күп сәбәп таба.
Әтием белән без шашка-шахмат уйныйбыз, бергәләп китаплар укыйбыз, кинофильмнар карыйбыз. Алар буенча фикер алышабыз, ул безнең тормышка мөнәсәбәтне ачыкларга ярдәм итә.
Әтиебез йорт, бакча эшләрендә безне дә катнаштыра. Күп кенә эшне үз кулларың белән башкару осталыгы сезгә һәр һөнәрегездә ярап куяр, ди ул. Безне кыска, боерык кебек яңгыраган “кирәк” дигән сүзгә өйрәтә.
Билгеләр аркасында ул безнең белән мөнәсәбәтләрне бозмый. Түземлелек белән укудагы уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыкларга тырыша. Безгә дәресләр әзерләгәндә ярдәм итә. Укудагы кыенлыкларны җиңү — көчле ихтыяр, ныклык һәм үз дигәнендә нык торучанлык билгесе. Әлеге сыйфатлар әтиемдә бар, ул аларны бездә дә тәрбияли.
Олы йөрәкле, киң күңелле кеше дә ул. Кем генә ярдәм сорап керсә дә булышмый калмый.
Әйе, әтием бүгенге көндә бәхетле минем. Сәламәт, җан теләгән эше, аралашырга туганнары, кадерләргә әбиебез, киңәшләшергә әниебез, нәсел дәвамчылары — аны өзелеп яратучы без бар.
Кадерле әтием! Синдәге ныклы ихтыяр, мәрхәмәт, түземлелек кебек сыйфатлар миңа да күчсен иде. Мин сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр телим. Рәхмәт барысы өчен дә.
Адиева Фирүзә,
Яңа Кормаш төп гомуми
белем бирү мәктәбенең
4 нче класс укучысы
У вас нет прав для создания комментариев.
Сочинение про отца на татарском языке
Скачать:
Предварительный просмотр:
Суыксу урта гомуми белем мәктәбе укучысы
Әхмәтханов Әнис Әдһәм улы хезмәте.
Әтием горурлыгым.
Әти-әни янда булса гына
Табып була олы бәхетне.
Әйе, һәрбер кеше бу дөньяга бәхетле булыр өчен туа. Ләкин бәхет барлык кешегә дә тигез бирелми. Бала кайчан бәхетле була? Әлбәттә әти-әнисе янда булып,аңа 2 яклап ныклы терәк булганда бала үзен бәхетле тоя һәм бу шулай да.
Минем әтием — Әхмәтханов Әдһәм Әгъләм улы 1973 иче елның 10 декабрендә Биектау районы Чәмәк авылында Әгъләм һәм Илхамия гаиләсендә беренче бала булып дөнъяга килә. Элек бит кул хезмәте бик күп булган. Шуңа күрә әтиемә бик тиз олыларның кул арасына керергә туры килә. Яшьтән эшләп, чыныгып үсә әтием. Башлангыч белемне Ташсу башлангыч мәктәбендә ала, аннан Суксу урта мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач чып — чын авыл егете нишләсен, туган авылын ташлап китәсе килми аның. Тырышып, жиң сызганып колхоз эшенә керешә. Бүгенге көн дә шул туган авылында хезмәт итә. Бу тормышта ир кешенең 3 бурычы бар ди татар халкы: өй салу, уллар үстерү һәм агач утырту. Бу нәкъ тә минем әтиемә туры килгән сүзләр. Күптән түгел без яңа өй салдык. Әле кечкенә булсам да, мин дә үз көчемне куйдым өй салуда. Шушы кечкенә кулларым белән кирпеч ташыдым, нәни чиләкләр белән ком китердем. Яңа өйгә күчкәннән соң өй түренә алма агачы утыртып куйдык. Гаиләбезне тагын да түгәрәкләп 2010 нчы елда кечкенә энекәшем Рәмис туды. Шулай итеп әти үз бурычын үтәде. Үсеп җиткәч, безгә аннан үрнәк алырга инде. Безне, 2 малайны нәкъ шул эшләр көтә бит. Ә хәзер без бик күңелле һәм бәхетле итеп яшибез.Көндезләрен әтием эштә инде, ә кичләрен ул һаман безнең белән уйнарга ярата, без дә аның белән. «Качышлы», «Сукыр тәңкә», домино, шашка уеннарын бик яратып уйныйбыз.
Әтиемә һәм бөтен гаиләмә саулык, тынычлык, бәхет, шатлыклар телим. Әти-әнинең җылы канатлары астында бәхетле, мул тормышта яшәргә язсын Ходай!
Ахметханов Анис.
Предварительный просмотр:
Суыксу урта гомуми белем мәктәбе укучысы
Әхмәтханов Әнис Әдһәм улы хезмәте.
Әтием горурлыгым.
Әти-әни янда булса гына
Табып була олы бәхетне.
Әйе, һәрбер кеше бу дөньяга бәхетле булыр өчен туа. Ләкин бәхет барлык кешегә дә тигез бирелми. Бала кайчан бәхетле була? Әлбәттә әти-әнисе янда булып,аңа 2 яклап ныклы терәк булганда бала үзен бәхетле тоя һәм бу шулай да.
Минем әтием — Әхмәтханов Әдһәм Әгъләм улы 1973 иче елның 10 декабрендә Биектау районы Чәмәк авылында Әгъләм һәм Илхамия гаиләсендә беренче бала булып дөнъяга килә. Элек бит кул хезмәте бик күп булган. Шуңа күрә әтиемә бик тиз олыларның кул арасына керергә туры килә. Яшьтән эшләп, чыныгып үсә әтием. Башлангыч белемне Ташсу башлангыч мәктәбендә ала, аннан Суксу урта мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач чып — чын авыл егете нишләсен, туган авылын ташлап китәсе килми аның. Тырышып, жиң сызганып колхоз эшенә керешә. Бүгенге көн дә шул туган авылында хезмәт итә. Бу тормышта ир кешенең 3 бурычы бар ди татар халкы: өй салу, уллар үстерү һәм агач утырту. Бу нәкъ тә минем әтиемә туры килгән сүзләр. Күптән түгел без яңа өй салдык. Әле кечкенә булсам да, мин дә үз көчемне куйдым өй салуда. Шушы кечкенә кулларым белән кирпеч ташыдым, нәни чиләкләр белән ком китердем. Яңа өйгә күчкәннән соң өй түренә алма агачы утыртып куйдык. Гаиләбезне тагын да түгәрәкләп 2010 нчы елда кечкенә энекәшем Рәмис туды. Шулай итеп әти үз бурычын үтәде. Үсеп җиткәч, безгә аннан үрнәк алырга инде. Безне, 2 малайны нәкъ шул эшләр көтә бит. Ә хәзер без бик күңелле һәм бәхетле итеп яшибез.Көндезләрен әтием эштә инде, ә кичләрен ул һаман безнең белән уйнарга ярата, без дә аның белән. «Качышлы», «Сукыр тәңкә», домино, шашка уеннарын бик яратып уйныйбыз.
Әтиемә һәм бөтен гаиләмә саулык, тынычлык, бәхет, шатлыклар телим. Әти-әнинең җылы канатлары астында бәхетле, мул тормышта яшәргә язсын Ходай!
Ахметханов Анис.
Күңел дәфтәре
Әтием – горурлыгым
Әти, әни! Нинди җылы сүзләр. Минем әбием: “Әтиле-әниле, алтын канатлы булып үс, улым!” – дип әйтергә ярата. Минем иң кадерле кешеләрем әнием белән әтием – алтын канатларым.
Әтием Азат Җиһангәрәев һәрвакыт мине кайгыртып яши. Күз карасыдай саклап, акыллы киңәшләрен бирә, урынсыз эшләгән эшләрем өчен бераз әрләп тә ала.
Әтиемә “егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән әйтем туры килә. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара ул. Безнең белән дә булырга вакыт таба. Әтием барлык сорауларыма да җавап бирә ала. Без аның белән рәхәтләнеп сөйләшәбез.
Өйдә вакытта, без аның белән бөтен эшне бергә эшлибез. Яз җиткәч, кош оялары ясыйбыз, кышын канатлы дусларыбыз өчен җимлекләр элеп куябыз. Җәй көне бергәләп су керәбез,сәяхәткә барабыз, кышын чаңгы шуабыз, кар көрибез.
Мин әтиемә йорт, бакча эшләрендә дә булышам. Кечкенәдән хезмәткә өйрәтә ул мине. Әтием уңган, тапкыр, зирәк, шул ук вакытта кайгыртучан һәм таләпчән дә.
Әтием һөнәре буенча – бораулаучы ярдәмчесе. Аның эше бик авыр һәм җаваплы. Аны эш урынында да хөрмәт итәләр.
Әти-әнием минем өчен олы терәк, зур таяныч. Мин алар белән горурланам.
Үземне дөньяда иң бәхетле бала итеп тоям. Киләчәктә дә бергәләп, тату тормышта яшәргә язсын.
Гаяз Җиһангәрәев,
Кызылъяр мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза 
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Җәмгыять
Илне саклаучы, безне яклаучы әтием – минем горурлыгым
Сүзем кадерле әтием Җиһангиров Ренат Рәшит улы турында. Ул 1978 нче елның 17 декабренда Әтнә районы Югары Сәрдә авылында 3 нче бала булып дөньяга килә. Әтиемә 2 яшь булганда, әбием Фәния яшьли дөнья куя. Берсеннән-берсе кечкенә 3 баланы тәрбияләп үстерү бабам Рәшит, карт әбием Гыйззия җилкәсенә төшә.
Әтием, башта сигезьеллык мәктәптә, аннан Әтнә 121 нче номерлы һөнәри училищесында белем алганнан соң, 1998 нче елның 22 маенда хәрби хезмәткә китә. Аны Ставрополь крае Крапоткино шәһәренә җибәрәләр. Ул анда гранатометчик булып хезмәт итә. 1999 нчы елның гыйнварында Дагестан республикасының Боташ-Юрт торак пункты белән Чечня чикләрен сакларга җибәрелә, аннан апрельдә кире үз частьләренә әйләнеп кайта. Октябрь аенда кабаттан Чечня республикасына хәрби задание үтәргә китә. Әтием, авырту сәбәпле, Моздок шәһәрендәге госпитальгә эләгә. Аннан терелеп чыккач, хезмәтен Кабардино-Балкариядә дәвам итә. 2000 нче елда исән-сау туган якларына әйләнеп кайта.
Куркусыз, батыр йөрәкле әтием туган нигезен таркатмаган. Бүгенге көндә ул туган колхозында механизатор булып хезмәт итә. Әнием белән 2 бала тәрбияләп үстерә. Үз эшенең остасы дип әйтәм мин аның турында. Чөнки аны авыл халкы бик хөрмәт итә. Аның куллары алтын кебек. Нинди генә эшкә тотынса да, барысын да булдыра ул. Без апам белән аның эштән кайтуын сагынып көтеп алабыз, үзебезнең шатлык-борчуларыбызны әти белән бүлешәбез. Ә ул исә, күпме генә арыган булса да, безнең белән сөйләшергә вакыт таба, дәресләр әзерләргә булыша, үзенең акыллы киңәшләрен бирә. Әти белән безгә рәхәт, тыныч. Әтиләрнең барысы да шундый олы җанлы булалар, дип уйлыйм мин.
Әтиемә нинди генә мактау, кадерләү сүзләре әйтсәм дә, аз булыр. Аның кебек батыр, гадел, туганчыл әтиләр булганда без, балалар, барыбыз да бәхетле булыр идек. Тигез канатлы, тату гаиләдә үсүем белән мин чиксез бәхетле.
Фотода: Азалия әтисе белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза 
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Район яңалыклары
Әтием – горурлыгым
15 февраль – сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Бу безнең гаиләбез өчен дә үзенчәлекле көн, чөнки минем әтием – әфганчы. Әфганстан җиренә интернациональ ярдәм күрсәтү максатыннан җибәрелгән әтием өчен солдат чоры –пуля сызгырулары, мина һәм снаряд шартлаулары астында узган онытылмас хатирәләр ул.

Минем әтием – Рөстәм Тәфкил улы Шәкүров, 1966 елның 6 гыйнварында Сабабаш авылында эшче гаиләсендә дөньяга килгән. Башта Сабабаш башлангыч мәктәбен, аннары Килдебәк урта мәктәбен тәмамлаган. Ул агач эшкәртү машиналарының инженер-механигы һөнәрен сайлау сәбәпле, 1983 елда Мари-Эль Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендәге Политехник институтына укырга кергән. Беренче курсны тәмамлагач, әтием хәрби хезмәткә алынган. Аны 1984 елның 27 июнендә Әфганстанга сугышка алып китәләр. Башта алар Төрекмәнстан Республикасы башкаласы Ашхабад шәһәрендә 6 ай әзерлек курслары үтәләр. Аннан ул хезмәт иткән частьне Әфганстанның Шинданд провинциясенә хезмәткә җибәрәләр. Ел ярым взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт иткәннән соң, үзенең туган йортына исән-сау әйләнеп кайта, аннан укуын дәвам итә. 1990 елда укуын тәмамлап, Саба урман хуҗалыгына өлкән энергетик итеп эшкә билгеләнә. Хезмәтен 2009 елның февраленә кадәр башкара. Шул елларда, сәламәтлеге какшау сәбәпле, әтием каты авырып китә һәм гомерлеккә инвалид булып кала. Хәзерге көндә әтием үзенең гаиләсе тәрбиясендә яши. Сугышта күргәннәрен һәрдаим исенә төшерә, дуслары турында сөйли. Үзләренә йөкләнгән заданиене үтәү максатыннан башкарылган операцияләр вакытында күз каршында мина шартлап һәлак булган иптәшләрен бүген дә сагынып искә ала. Шулай ук бездәгедән күпкә аермалы булган һава шартлары да хәтерендә саклана. Күләгәдә 65 градус эссе һава булуы, шунлыктан һәр солдатка махсус чәнечкеле үләннән кайнатылган кайнатма салып
баклашка белән биреп чыгарулары, ул гына җитми калганда ялгыш кына бер йотым су капкач, көчле дизентерия авыруы белән чирләп ятуын да онытмаган ул. “Ничек кенә булмасын, без хезмәттәшләрем белән беркайчан да күңелебезне төшермәдек, хезмәтебезне бетереп, исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтачагыбызга ышана идек. Аллага шөкер, чыннан да безнең өметләребез чынга ашты. Ул шатлыклы көнне күрү бәхетенә дә ирештек”, – дип шөкер итә әтием.
Әтиемнең әфган халкына күрсәткән хезмәтләрен хөкүмәтебез дә югары бәяләгән. Ул Әфганстан Президенты Указы нигезендә 1988 елда “Воину-интернационалисту от благодарного Афганского народа”, 1988 елда “За мужество и воинскую доблесть, проявленные при выполнении интернационального долга”, 2014 елда “25 лет выполнения боевой задачи ВС СССР в Афганистане” дигән медальләр белән бүләкләнгән.
Быел әтиемә 53 яшь тулды. 2017 елның 12 февралендә әтием бабай булды. Аның Нурзадә исемле оныгы бар. Авыру булса да, әтием үзен бик бәхетле хис итә. Минем әтием – тырыш, уңган, кешелекле, ярдәмчел, һәркемгә үрнәк булырдай кеше. Мин аңа киләчәктә әнием белән тигез гомер итүен, саулык-сәламәтлек, бәхет һәм шатлыклар теләп калам. Безне шатландырып тагын да яши күр, әтием! Син безгә бик-бик кирәк!
Галия Шәкүрова,
Лесхоз урта мәктәбенең 10
сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза 
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Скачать материал

Скачать материал


- Сейчас обучается 31 человек из 16 регионов


- Сейчас обучается 304 человека из 60 регионов


- Сейчас обучается 48 человек из 26 регионов


Описание презентации по отдельным слайдам:
-
1 слайд
Иске Кенәр башлангыч мәктәбе:
-
2 слайд
Гаиләбез горурлыгы-
син әтиебез! -
3 слайд
Сиңа бәхетләр,шатлыклар
Бик күп телибез. -
4 слайд
Әтиләргә атна буе
Әзерләдек без бүләк. -
5 слайд
Әтиләр бик сөенделәр
Безнең бүләкне күргәч. -
6 слайд
“Гармунчы бит әтием,
Биеми ничек түзим!”. -
7 слайд
Аягымда ак читек,
Басамын тып-тып итеп… -
8 слайд
Зәринәнең әтисе самолет ясый…
-
9 слайд
Илфар белән Илнарның әтисе дә самолет ясый.Кем тизрәк?
-
10 слайд
Раниснең әтисе оста рәссам икән!
-
11 слайд
Ленарның әтисе дә калышмый!
-
12 слайд
Иң игътибарлы әти-Лилиянең әтисе булып чыкты!
-
13 слайд
Иң оста шигырь сөйләүче-Фәһимнең әтисе!
-
14 слайд
Иң матур җырлаучы-Раилнең әтисе!
-
15 слайд
“Бөркет” ләр сынатмады!
-
16 слайд
“Лачын”нар бирешмәде!
Исәп:ничья! -
17 слайд
Уйнап-көлеп шаярырга,кызык уйлап чыгарырга,
Китап укырга бергәләп, сабый җанлы әти кирәк! -
18 слайд
Авыр чакта җилкәсенә башны куеп,
зарны сөйләп бер еларга,
Сабыр җанлы әти кирәк! -
19 слайд
Яңа һөнәр өйрәнгәндә акыллы киңәш бирергә,
Эшне эшләргә төгәлләп алтын куллы әти кирәк! -
20 слайд
Тормыш сынаулары баскач,ялгышмыйча атлар өчен,булыр өчен җирдә терәк
Үз әтиең булу кирәк! -
21 слайд
Ваемсызланып йөргәндә,тиккә вакыт үткәргәндә, “сабак укытырга” әзрәк
Усал,кырыс әти кирәк! -
22 слайд
Минем әти иң уңган,иң шәп әти дөньяда.
Бәхәсләшмим,булса булыр,
тагын берәр семьяда. -
23 слайд
Минем әти эш сөючән,бик көчле,киң күңелле.
Тагын әле шаян да ул, күтәрә белә күңелне. -
24 слайд
Әтием Радик исемле,ул бик тырыш,ягымлы,
Нинди эшкә тотынса да, гел ятып тора кулы. -
25 слайд
Яшәсен әтиебез сәламәт һәм шат булып,
Улларының һәм кызының кадерлесе булып. -
26 слайд
Без әтиебезне яратабыз,эшләрендә булышабыз,
Аны сөендерер өчен яхшы укыйбыз,тырышабыз. -
27 слайд
Әниләрне иң кадерле дибез,әтиләрсез яшәп буламы?
Таба алмам алыштырыр кеше-
Әйләнсәм дә бөтен дөньяны. -
28 слайд
“Балам” диеп бер дәшүе дә бит
Җылы сала җанга,күңелгә.
Кайгыртуың өчен рәхмәт,әти,
Шулай булсын иде гомергә! -
29 слайд
Сез безнең күңелдә мәңгелек ышаныч.
Сез-көчле, сез-батыр, сез-безнең куаныч! -
30 слайд
Сез –алтын багана, гаиләдә сез-терәк.
Тынычлык.иминлек сагында сез кирәк!
Краткое описание документа:
Гаиләбез горурлыгы-
син әтиебез!
Сиңа бәхетләр,шатлыклар
Бик күп телибез.
Әтиләргә атна буе
Әзерләдек без бүләк.
Әтиләр бик сөенделәр
Безнең бүләкне күргәч.
“Балам” диеп бер дәшүе дә бит
Җылы сала җанга,күңелгә.
Кайгыртуың өчен рәхмәт,әти,
Шулай булсын иде гомергә!Авыр чакта җилкәсенә башны
куеп,
зарны сөйләп бер еларга,
Сабыр җанлы әти кирәк!
Уйнап-көлеп шаярырга,кызык
уйлап чыгарырга,
Китап укырга бергәләп, сабый җанлы әти кирәк!Ваемсызланып йөргәндә,тиккә
вакыт үткәргәндә, “сабак укытырга” әзрәк
Усал,кырыс әти кирәк!
Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
6 156 358 материалов в базе
- Выберите категорию:
- Выберите учебник и тему
- Выберите класс:
-
Тип материала:
-
Все материалы
-
Статьи
-
Научные работы
-
Видеоуроки
-
Презентации
-
Конспекты
-
Тесты
-
Рабочие программы
-
Другие методич. материалы
-
Найти материалы
Другие материалы
- 01.04.2014
- 2264
- 8
- 01.04.2014
- 859
- 1
- 01.04.2014
- 1827
- 3
- 01.04.2014
- 1725
- 0
- 01.04.2014
- 885
- 0
- 01.04.2014
- 1339
- 0
- 01.04.2014
- 769
- 0
Вам будут интересны эти курсы:
-
Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности учащихся в рамках реализации ФГОС»
-
Курс повышения квалификации «Сетевые и дистанционные (электронные) формы обучения в условиях реализации ФГОС по ТОП-50»
-
Курс повышения квалификации «Управление конфликтами в образовательной организации»
-
Курс повышения квалификации «Сопровождение детского отдыха: от вожатого до руководителя детского лагеря»
-
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты инклюзивного образования в условиях реализации ФГОС»
-
Курс повышения квалификации «Средства педагогического оценивания и мониторинга в работе учителя в условиях реализации ФГОС»
-
Курс повышения квалификации «Скрайбинг и веб-квест как инновационные образовательные технологии в условиях реализации ФГОС СПО»
-
Курс повышения квалификации «Теория и практика инклюзивного обучения в образовательной организации в условиях реализации ФГОС»
-
Курс профессиональной переподготовки «Тьюторское сопровождение обучающихся в системе инклюзивного образования»
-
Курс повышения квалификации «Основы педагогического дизайна»
-
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС ДО»
-
Курс повышения квалификации «Профориентация школьников: психология и выбор профессии»
-
Курс повышения квалификации «Методы интерактивного обучения»
1
Әтием – горурлыгым Гаиләдә иң зур кеше, баш кеше -әти. Чөнки ул гаиләнең барлык башка кеше- ләре турында кайгырта, җилдән, яңгыр- дан саклый,төрле авырлыклар килгәндә аларны яклый.Өйдәге иң авыр эшләрне дә әти эшли.Ул өйнең терәге,өйнең генә түгел әле, әти кеше Ватанның ныклы таянычы. Әтиегез сезне акыллылыгы, дөньядагы бар нәрсәне белүе белән сөендерә. Гаиләдә иң зур кеше, баш кеше -әти. Чөнки ул гаиләнең барлык башка кеше- ләре турында кайгырта, җилдән, яңгыр- дан саклый,төрле авырлыклар килгәндә аларны яклый.Өйдәге иң авыр эшләрне дә әти эшли.Ул өйнең терәге,өйнең генә түгел әле, әти кеше Ватанның ныклы таянычы. Әтиегез сезне акыллылыгы, дөньядагы бар нәрсәне белүе белән сөендерә.
2
Сүзлек өстендә эш Горурлык – Кайгырта – Терәк – Ватан – гордостьзаботитсяопораРодина
3
Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау
4
Максат: Максат: 1. исемнәрне гомумиләштереп кабатлау; 2. мөстәкыйль сүз төркеме буларак исем- нең моделен төзү;
5
Исем нәрсәне белдерә? Әтием – горурлыгым Гаиләдә иң зур кеше, баш кеше -әти. Чөнки ул гаиләнең барлык башка кешеләре турын- да кайгырта, җилдән, яңгырдан саклый,төрле авырлыклар килгәндә аларны яклый.Өйдәге иң авыр эшләрне дә әти эшли.Ул өйнең терә- ге,өйнең генә түгел әле, әти кеше Ватанның ныклы таянычы. Әтиегез сезне акыллылыгы, дөньядагы бар нәрсәне белүе белән сөен- дерә. Гаиләдә иң зур кеше, баш кеше -әти. Чөнки ул гаиләнең барлык башка кешеләре турын- да кайгырта, җилдән, яңгырдан саклый,төрле авырлыклар килгәндә аларны яклый.Өйдәге иң авыр эшләрне дә әти эшли.Ул өйнең терә- ге,өйнең генә түгел әле, әти кеше Ватанның ныклы таянычы. Әтиегез сезне акыллылыгы, дөньядагы бар нәрсәне белүе белән сөен- дерә.
6
Исем белдерә: предмет предметсыз төшенчә зат өйнеңяңгырдан горурлыкҗилдәнавырлыкларэшләрнетаянычыВатанны әтиемкеше
7
Исемнәр нинди сорауларга җавап бирә? Кем? Нәрсә? Кем? Нәрсә? Рус теленнән аермалы буларак татар телендә бары кешегә генә кем? соравы куела, ә рус телендә барлык тере нәрсәгә кто? соравы бирелә. Рус теленнән аермалы буларак татар телендә бары кешегә генә кем? соравы куела, ә рус телендә барлык тере нәрсәгә кто? соравы бирелә.
8
Ватан сүзе ни өчен баш хәрефтән язылган? Әтием – горурлыгым Гаиләдә иң зур кеше, баш кеше -әти. Чөнки ул гаиләнең барлык башка кешеләре турын- да кайгырта, җилдән, яңгырдан саклый,төрле авырлыклар килгәндә аларны яклый.Өйдәге иң авыр эшләрне дә әти эшли.Ул өйнең терә- ге,өйнең генә түгел әле, әти кеше Ватанның ныклы таянычы. Әтиегез сезне акыллылыгы, дөньядагы бар нәрсәне белүе белән сөен- дерә. Гаиләдә иң зур кеше, баш кеше -әти. Чөнки ул гаиләнең барлык башка кешеләре турын- да кайгырта, җилдән, яңгырдан саклый,төрле авырлыклар килгәндә аларны яклый.Өйдәге иң авыр эшләрне дә әти эшли.Ул өйнең терә- ге,өйнең генә түгел әле, әти кеше Ватанның ныклы таянычы. Әтиегез сезне акыллылыгы, дөньядагы бар нәрсәне белүе белән сөен- дерә.
9
Беренче төркемдәге сүзләр белән икенче төркем арасында нинди аерма бар? 1. Агач, урам, төн, бала, дәрес,чирәм, таң, уенчык. 2. Агачлар, урамнар, төннәр, балалар, дәресләр, чирәмнәр,таңнар, уенчык- лар.
10
Китап — Синең сүзләрең ник һәрвакыт хак? — Синең сүзләрең ник һәрвакыт хак? — Хаклыкка, дустым, өйрәтте китап. — Хаклыкка, дустым, өйрәтте китап. — Мең сорауга да син җавап таптың, — Мең сорауга да син җавап таптың, — Көче бу, дустым, көче китапның. — Көче бу, дустым, көче китапның. — Әйт, син нишлисең ялгышкан чакта, — Әйт, син нишлисең ялгышкан чакта, — Мөрәҗәгать итәм, дустым, китапка. — Мөрәҗәгать итәм, дустым, китапка. — Синең күзләрең ник һаман якты? — Синең күзләрең ник һаман якты? — Яратам, дустым, чөнки китапны. — Яратам, дустым, чөнки китапны. — Гомереңдә әгәр атса соңгы таң ? — Гомереңдә әгәр атса соңгы таң ? — Аерылмас идем дустым, китаптан. — Аерылмас идем дустым, китаптан. — Үлгәч ни була? Әйт син син шул хакта. — Үлгәч ни була? Әйт син син шул хакта. — Яши кешеләр, дустым, китапта. — Яши кешеләр, дустым, китапта.
11
Килешләр Баш килеш Баш килеш Иялек килеше Иялек килеше Юнәлеш килеше Юнәлеш килеше Төшем килеше Төшем килеше Чыгыш килеше Чыгыш килеше Урын-вакыт килеше Урын-вакыт килеше
12
кроссворд 1.Үзе җирдә, аяклары күктә. 2. Көн йөри, төн йөри, бер атлам җир китә алмый. 3. Диңгезе бар, суы юк, каласы бар, кешесе юк, урманы бар, агачы юк. 4. Башы тарак, койрыгы урак, кычкыртып быргысын, уята барысын. 5. Күктән килде, җиргә китте. 6. Аяксыз-кулсыз дөп-дөп кое казый. тӨтеньтагӘскартаӘтӘч рыгңя тамчыт а р т ы м
13
Түбәндә бирелгән сүзләр исемнәрнең ясалышы ягыннан нинди төрләре булуын күрсәтә каен каен каенлык каенлык каен бөресе каен бөресе Каенавыл Каенавыл усак-каен усак-каен
14
каен – тамыр исем каен – тамыр исем каенлык – ясалма исем каенлык – ясалма исем каен бөресе — тезмә исем каен бөресе — тезмә исем Каенавыл — кушма исем Каенавыл — кушма исем каен – усак – парлы исем каен – усак – парлы исем
15
Ясалышы тамырясалмакушмапарлытезмә кыскар тылма
16
86 нчы бит, 192 нче күнегү тамырясалмакушмапарлытезмә кыскар тылма
17
86 нчы бит, 192 нче күнегүне тикшерү тамыркапчыкбакча күбәләк -ләр ясалма яхшы- лык печән- лек бакча- чылык кушма озын- борын Илгизәрпарлы малай- шалай карт- коры тәм-томтезмә каен агачы кура җиләге кыскарт ылма драмтү- гәрәк үзөйрәт -кеч
18
Җирле шагыйребез М. Максиев шигыреннән исемнәрне табарга, аның җөмләдәге функциясен билгеләгез. 1. Тол буенда үскән камышлар да Бер-беренә серен сөйләми. Бер-беренә серен сөйләми. Тишелгәндер, ахыры, күкнең төбе, Тишелгәндер, ахыры, күкнең төбе, Сибәли дә, яңгыр сибәли. Сибәли дә, яңгыр сибәли. (Көзге моңсулык М. Максиев) (Көзге моңсулык М. Максиев) 2. Гомерлеккә килмәгәнбез, Без җирдә кунак кына. (М. Максиев) Без җирдә кунак кына. (М. Максиев)
19
Биремне тикшерү 1. Тол буенда үскән камышлар да Бер-беренә серен сөйләми. Бер-беренә серен сөйләми. Тишелгәндер, ахыры, күкнең төбе, Тишелгәндер, ахыры, күкнең төбе, Сибәли дә, яңгыр сибәли. Сибәли дә, яңгыр сибәли. (Көзге моңсулык М. Максиев) (Көзге моңсулык М. Максиев) 2. Гомерлеккә килмәгәнбез, Без җирдә кунак кына. (М. Максиев) Без җирдә кунак кына. (М. Максиев)
20
Исемнең моделен төзү исем Ялгызлыкуртаклык белдерәсорауларытөрләнеше ясалышыфункциясе предмет предмет- сыз төшенчә затны кем? нәрсә? килеш сан тартым тамыр ясалма кушма парлы тезмә кыскартылма ия хәбәр аергыч тәмамлык хәл
21
Дөрес җавапны сайла 1. а) Исем нинди? кайсы? соравына җавап бирүче сүз төркеме. б)Исем кем? нәрсә? соравына җавап бирүче сүз төркеме. б)Исем кем? нәрсә? соравына җавап бирүче сүз төркеме. 2. а) Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла. б) Ялгызлык исемнәр юл хәрефтән языла. б) Ялгызлык исемнәр юл хәрефтән языла. 3. а) Бары килеш белән төрләнә. б) Тартым, килеш, сан белән төрләнәләр. б) Тартым, килеш, сан белән төрләнәләр. 4. а) Татар телендә 6 килеш бар. б) Татар телендә 5 килеш бар. б) Татар телендә 5 килеш бар. 5. а) Ясалышы ягыннан аккош тезмә исем. б) Ясалышы ягыннан аккош кушма исем. б) Ясалышы ягыннан аккош кушма исем. 6. Икесе дә безнең өчен иң кирәкле затлы тел. а)Бу җөмләдә исем хәбәр булып килгән. а)Бу җөмләдә исем хәбәр булып килгән. б)Бу җөмләдә исем ия булып килгән. б)Бу җөмләдә исем ия булып килгән.
22
Тестның ачкычы 1.Б2.А3.Б4.А5.Б6.Б
23
Белемнәрегезне бәяләгез
24
Өй эше 1. Модель буенча исем сүз төркеме турында сөйли белергә. 2. Үзегез белгән Барда районының җирле шагыйре, язучысы, композиторының исем-фамилиясен язып килергә. 3. Исемнәрне кулланыпМинем гаиләм дигән темага кечкенә инша язып килергә.
25
рефлексия 1. Дәрестә нинди тема үтелде? 2. Максатка ирештекме? 3. Ничек ирештек? 4. Киләсе дәрестә нишләрбез?



