Эчтәлек.
Кереш…………………………………………………………………………………………………………..3
М. Фәйзинең «Галиябану» драмасында образлар системасы………………………….4
М. Фәйзинең «Галиябану» драмасында тема һәм идеяләр дөньясы…………………6
Әсәрнең композициясе…………………………………………………………………………………..7
М. Фәйзинең «Галиябану» драмасында психологизм үзенчәлекләре……………..10
М. Фәйзинең «Галиябану» драмасында сөйләм-стиль үзенчәлекләре……………..14
Йомгак………………………………………………………………………………………………………….29
Кулланылган әдәбият…………………………………………………………………………………….30
Кереш.
1916 елда М.Фәйзи үзенең иҗатында гына түгел, гомумән бөтен татар драматургиясендә иң камил, иң халыкчан әсәрләрнең берсе булган мәшһүр «Галиябану» («Сәгадәтбану») драмасын ижат итә. Әсәр беренче тапкыр 1917 елның 19 мартында Оренбургтагы «Нур» труппасы тарафыннан сәхнәдә уйнала һәм зур уңыш казана. Шуннан аның бүгенгә кадәр дәвам иткән озын гомерле сәхнә тормышы башлана.
«Галиябану» драмасына төп тема итеп дөнья әдәбиятында мәңгелек дип исәпләнгән тема -— ике яшь йөрәкнең саф мәхәббәте һәм бу мәхәббәтнең тормыш шартларында фаҗигале язмышын күрсәтү алынган. Драматург тормышчан сюжет һәм драматик коллизия төзү остасы икәнен раслый. Романтизм эстетикасына хас романтик сызык, традицион романтик-символик образлар, җыр, музыка, сәнгать культы, романтик шартлылык драманың тамашачыга тәэсир итү көчен тагы да көчәйтә.
«Галиябану» драмасы беренче буларак сәхнәгә җыр-музыка алып менә һәм татар сәнгатеңдә яңа бер жанрга — музыкаль драма жанрына нигез сала. Гомумән, бу әсәр дөнья классикасының җәүһәрләре янәшәсендә мәхәббәтнең көчен, кешелек яшәгәндә, аның мәңге яшәячәген раслаучы драма булып тора.
М. Фәйзинең «Галиябану» драмасында образлар системасы
Драма әсәрләрендә образлар бирелеше эпик төрдән аерылып тора. Сәхнә өчен язылган булуы драмада субъектив образның яшеренлегенә китерә. Объектив образлардан драма нигездә кеше образлары белән чикләнә.
«Галиябану» драмасында төп геройлар өчәү: Галиябану, Хәлил, Исмагыйль. Алар арасындагы мәхәббәт өчпочмагы, ягъни ике егетнең бер кыз өчен көрәше хәрәкәт хасил итә.
Драма әсәрендә образ тудыру катнашучылар исемлегеннән башлана. М. Фәйзи дә геройларның тышкы кыяфәтен, җәмгыятьтәге хәлен, өс киемнәрен аңлатып уза. Мәсәлән: «Хәлил яшьләй ата-анасыннан аерылган. Урта хәлле матур егет, һәр җирдә — аягында спай итек, каплавыч яка, итәкләре чигелгән кук сатин күлмәк өстеннән төймәләми генә простойрак пиджак кигән. Башында кырынрак салынган җәйге бүрек. 21 дә». Әсәр барышындагеройларның өчесен бергә аллегорик чагыштырулар китерелә. Галиябану — сыерчык, сандугач, Исмагыйль — козгын, Хәлил сыерчыкны козгыннан коткарган карчыга белән тиңләштерелә.
Галиябану характер дәрәҗәсендә ачылган. Образ һәр яктан да идеаллаштырып тасвирлана, Башта ук үз сөйләме кызны башкалардан аерып куя. Менә беренче монологы: «Ай, шушы көй өзә бит минем үзәгемне. Беркөн кайдан, күкрәгемнең кайсы җиреннән алып кына җырладым икән соң мин бу көйне. Инде менә уз исемемне кушып җырлый башладылар…» Шагыйрьләр теле белән сөйләүче, көй-җыр чыгаручы, җырчы булуы, ягъни талантлары белән Галиябану үзгә дәрәҗә тота. Портреты башка персонажлар сөйләшүендә күзаллана. «Кыйгач, кап-кара сызылып киткән кыйгач каш», «Кызыбыз әле дә авылда бер»,— ди Галимә. Бәдри дә: «…төсен, буен, акылын, фигылен, белемен, җитезлеген, үткерлеген Ходай «мә сиңа!» дип биргән дә куйган»,— ди. «Менә кыз дисәң кыз, чәчрәп тора. Уңган, җитез (…) бөтен тирә-юнь егетләре күз тотып торган…» кебек бәяләр яучы Бәдига сөйләмендә дә, яшьләрнең үзара сөйләшүендә дә күп.
Галиябану һәм Хәлил — романтик геройлар, гадәттән тыш матур һәм талантлы, башкалардан бер башка өстен торучы, 13 яшьтән бирле бер-берсен яраткан бу ике яшь кешенең мәхәббәте традицион шәркый әдәбияттагыча, соклангыч һәм кызганыч итеп сурәтләнә.
Исмагыйль һәм Хәлил бер-берсенә капма-каршылыкта ачылалар. Исмагыйль образы башка персонажларның капма-каршы бәясе аша күзаллана башлый. «Үзе черегән бай, үзе яшь»,— диюче Галимә соңрак мондыйрак бәя бирә: «Бай, төскә дә ярыйсы гына, артык бозыклыгы да ишетелми», «Егет менә дигән. Үзе бай, үзе хуҗа. Дөньяны дер селкетеп тора»,— диюче Бәдри: «Кесәң калын булса, йөрәкнең чуарлыгы күренми ул»,— дип ачыклык кертә. Галиябану исә: «Ходай башымны шул кансызга герифтар итмәсен». Бу персонажны аңлауга үзенең монологлары ярдәм итә. Аларда Исмагыйль үз-үзен генә яратучы, мин-минлекле һәм усал булып калка. «Моңарчы бөтен тирәне селкетеп тордым. Моннан соң да миннән куркырга тиешләр»; «Минем исемем ишетелгәндә бөтен тирә халкы тетрәп торалар. Минем бөтен авыл халкын бармагымда уйнатырга кулымнан килә» дигән бәя башка персонажлар сөйләшүендә дә һәрдаим сизелә. Хәлил образы да башкалар сөйләшүендә матур, тырыш, акыллы егет кебек калка. Ләкин Хәлил дә, Исмагыйль дә характер дәрәҗәсенә күтәрелмәгән, алар үзара капма-каршылыкта, уңай һәм тискәре геройлар буларак схематик, берьяклы ачыла: ярлы — бай; тырыш — ялкау; гадел — явыз; талантлы — усал. Шушы каршылык Исмәгыйльнең Галиябануга ни өчен өйләнергә теләгәнлеге тулысынча ачыкланганда иң югары ноктага җитә: «Моңарчы алам дип йөреп, инде читкә җибәрү миңа үлем белән бер. Монда минем Исмагыйлълегем изелә. Мин үземнең исемемне әллә нинди малайлардан таптатмас өчен, һәртөрле юлга керергә хәзер». Хәлил Галиябануны ярата, ә Исмагыйль үзен яратканга Галиябануга өйләнергә тели! М. Фәйзи персонажларны берьяклы, мәхәббәт өчпочмагы каршылыгында уңай-тискәрегә аерып бәяли.
Ярдәмче образлар — Галиябануның әти-әнисе Галимәбану белән Бәдри әсәрдәге күп кенә эш-гамәлләрне аңлатып баралар. Алар драмага юмор алып килә. Мәсәлән, Бәдри егетләр җыры хакында «өзелеп-өзелеп әйтә бит ул, бер күрергә интизар булам, Галимәбану» дип шаяртып ала. Аларның хат уку күренеше дә, кызларын Исмагыйльгә бирәбез дип аңлаулары да юмор белән бирелгән. Ләкин Исмагыйль вәгъдә иткән мең тәңкә күзләрен томалаганнан соң, язучы аларга карата сатира куллана. Текстта берничә тапкыр «сату» сүзе күренеп китә. Әсәрдә ярдәмче образлар каршылыкны көчәйтергә, драматик ситуация тудырырга ярдәм итә.
Эпизодик образлар өч максатта әсәргә кертелгән: беренчесе — авыл тормышын укучы күз алдына бастыру (Көтүче, Хатын); икенчесе — яшьләр тормышын тергезү (Рәхмәт, Сәгыйдә, Гөл-ми, Гали, Сибгать, Хәмзә, Биктимер, Хәерниса, Шәмси, Шә-ми, Рабига); өченчесе — ситуацияне ачыклау (Старшина, Гый-мади һ. б.). Алар вакыйгаларга фон вазифасын башкара, аны ачыклый.
Аталып үтүче геройлар, кызлары Фатыйманы бикләп куеп, көчләп кияүгә биргән Гыйльметдиннәр, әти-әнинең татар кызын үз ризалыгыннан башка кияүгә бирә алуына дәлил булып килә.
Драмада әйбер образлары әһәмиятле роль уйный. Хат, кулъяулык — мәхәббәт, шәл — сафлык, револьвер — явызлык билгесе буларак әсәргә кертелә. Алар драманың романтик яңгырашын тирәнәйтә.
Шулай итеп, драма әсәрендә кеше образлары беренче планга чыга. Төп геройлар конфликтка мөнәсәбәтле ачылалар. Аларның кайберләре характер, хәтта тип дәрәҗәсенә күтәрелергә мөмкин. Ярдәмче, эпизодик геройлар исә драмадагы ситуацияләрне тудыруда, төп геройлар бирелешен тирәнәйтүдә катнаша. Табигать, әйбер образлары, җыелма яки ясалма образлар була икән, алар кеше образларын ачуга хезмәт итәләр.
М. Фәйзинең «Галиябану» драмасында тема һәм идеяләр дөньясы
М. Фәйзи үз әсәренең жанрын «дүрт пәрдәле, биш картинадан торган» драма дип билгели, гәрчә пьесада трагедиягә хас сыйфатлар да көчле: әсәр Хәлилнең фаҗигале үлеме белән тәмамлана. Трагик пафос әйдәп баручы, доминанта ролен уйный, шул ук вакытта Галиябану һәм Хәлил арасындагы мөнәсәбәтләрдә романтизм көчле: геройларның хисләре, үзара мәхәббәтләре автор тарафыннан идеаллаштырыла. Моны, аерым алганда, татар һәм Шәрык әдәбиятлары өчен традицион, идеаль семантикага ия образлар кулланылуда да күрергә мөмкин: бакча, сандугач, энҗе, нур. Бу образлар беренче пәрдәдәге Галиябану көенә иҗат ителгән, гашыйк геройлар җырлый торган җырда күренә.
Ахыр чиктә романтика фаҗигалелеккә юл бирә. Бәхеттән бәхетсезлеккә кискен борылыш ясала. Геройлар озак вакыт бәхетле билгесезлектә яши: алар Галиябануның әти-әнисе Бәдри белән Галимәбану яшьләрнең өйләнешүенә риза дип уйлыйлар. Ялгышлык ачылганнан соң, хәрәкәт тиз үсә, ул фаҗигале чишелешкә омтыла.
Бер-берсен яраткан геройлар ни өчен бәхетле була алмый соң? Беренчедән, Галиябануның ата-анасы кызларын авыл бае Исмагьтйльгә бирергә тели. Аларның теләге аңлашыла: Исмагыйль белән туганлашып, Бәдри авылдашлары каршында хөрмәт казанырга хыяллана. Исмагыйлъ вәгъдә иткән мең тәңкә аның материаль хәлен нык яхшыртыр иде. Бу ноктадан караганда, татар җәмгыятендәге хатын-кыз язмышы темасы хакында сүз алып барырга мөмкин. XX гасыр башында иҗат иткән күп язучылар кебек үк, М.Фәйзи дә хатын-кызның җәмгыятьтә хокуксызлыгын күрсәтә.
Ләкин геройлар фаҗигасе иҗтимагый сәбәпләр белән чикләнми. Әсәр ахырындагы (көчле позициядә) Галиябану җырында язмыш, илаһи хәл ителгәнлек мотивы калкып чыга.
Әсәрнең композициясе.
Драма — нигезендә хәрәкәт ята торган әдәби төр. Ләкин драмадагы хәрәкәтне гадәти хәрәкәттән аерырга кирәк: «…Хәрәкәтне ниндидер ачык, практик максатларны тормышка ашыруга юнәлтелгән эш-гамәл итеп караган фигыльләрдән аермалы буларак, «драма» сүзенең нигезенә салынган, хәрәкәтне проблема кебек билгеләүче «дран» вакытның кеше хәрәкәткә керешергә карар кабул итә, үз-үзен тотыш тәртибен сайлый, шуның белән бергә сайлау өчен бөтен җаваплылыкны үз өстенә ала торган аралыгын колачлый». Димәк, драматик хәрәкәт — нигезендә ниндидер тормыш каршылыгы, конфликт ята торган киеренке ситуация ул.
Драматик хәрәкәт ике төрле була: тышкы һәм эчке. Тышкы хәрәкәт ике геройның ниндидер максатлар өчен үзара көрәшенә нигезләнә. Тышкы хәрәкәткә корылган драмада экспозиция, төенләнеш, перипетияләр (персонажлар язмышындагы кинәт һәм кискен үзгәрешләр), кульминация, чишелеш төгәл билгеләнә.
Анализ өчен сайланган М. Фәйзинең «Галиябану» драмасы, бер яктан, традицион (тышкы хәрәкәткә корылган) драманың барлык сыйфатларына ия. Анда экспозиция (беренче күренештә Бәдри һәм Галимәнең кызлары Галиябануны авыл бае Исмагыйльгә бирү исәбе барлыгы, Галиябану һәм Хәлилнең бер-берсен яратуы ачыклана), төенләнеш (Хәлилнең яучы җибәрүе һәм Галиябану әти-әниләренең, Бәдига Исмагыйльдән килгән дип уйлап, «ризалык» бирүе), перипетияләр (ялгышлык мәгълүм булганнан соң, Исмагыйльнең вәгъдәләренә кызыккан өлкәннәрнең кызларын Исмагыйльгә чыгарга үгетләве), кульминация (кызның Хәлил белән өйдән качу омтылышы һәм егетнең Исмагыйль тарафыннан үтерелүе), чишелеш (Хәлилнең үлеме һәм Галиябануның елавы) бик төгәл билгеләнә. Драманың традиционлыгына очраклылыкның чагылышы буларак хата, ялгыш мотивы да ишарә ясый.
Конфликт та традицион: аерым персонажлар (Галиябану, Хәлил бер якта һәм Исмагыйль икенче якта, Галиябануның әти-әнисе өченче якта) мәнфәгатьләре бәрелешә.
М. Фәйзи драмасында, тышкы коллизияләр белән янәшә, эчке каршылыклар да бар. Алар тышкы каршылыкларга янәшә үсә. Автор эчке коллизияләрне «Галиябану» җырындагы үтәли мотив (лейтмотив) ярдәмендә ача.
Музыкаль мотив драманың башында ук, авыл егетләре Галиябануның тәрәзә төбеннән үткәндә кыз чыгарган көйгә җырлаган җырда күренә:
Бакчада гөлләр ал икән,
Гөлдә былбыл бар икән;
Кашы кара, буе зифа,
Галиябану, сылуым иркәм,
Кемгә насыйп яр икән?
Бу мелодия героиняның йөрәгенә якын, күңелендә якты хисләр уята, Галиябану Хәлилгә мәхәббәте белән бәйле күңел күтәренкелеге тоя.
Беренче пәрдәнең җиденче күренешендә музыкаль мотив диалог формасында уйнатыла. Автор гашыйкларның күрешү мизгелен тасвирлый, җыр хисләр белдерү чарасына әверелә. Күрешү Хәлилнең яучы җибәрергә вәгъдә бирүе белән төгәлләнә, ул Галиябану күңелендә бәхеткә өмет уята, соңгысы җырдагы образлар ярдәмендә ассызыклана. Беренче чиратта, бу — саф мәхәббәт символы буларак энҗе образы:
Ак укага энҗе тездем,
Бер бөртеге калганчы;
Ак теләкләр тели-тели,
Озатканда карап калам,
Күз керфегем талганчы.
Әсәр башыңда «Галиябану» җыры тудырган эмоциональ фон беренче ике пәрдәдә үзенчәлекле эмоциональ доминанта булып килә. Алга таба, «тышкы коллизияләр» кискенләшкән саен, эмоциональ доминанта үзгәрә. Өченче пәрдәдә музыкаль мотив башкача яңгырый. Исмәгыйльнең дуслары кызны хурлый, аңа рухи газап сала:
Җәйнең ямьле көннәрендә
Асыл кошлар кычкыра;
Әллә нинди җебегән авыз
Егет саен кочтыра.
Ахыр чиктә, тышкы коллизияләр чишелгәннән соң (Исмагьгйль Хәлилне үтерә), автор яңадан музыкаль мотив кертә. Хәзер инде мотив фаҗигале яңгырый, үлгән кешегә соңгы дога төсен ала:
Ак атласым җитмәде,
Алмас кайчым үтмәде;
Унөч яшьтән бирле сөешеп,
Күзебез күзләрдән китмәде,
Ходаем насыйп итмәде.
Шулай итеп, М. Фәйзи драмасында, тышкы хәрәкәт белән янәшә, героиняның эмоциональ халәте үзгәрү кебек бирелгән эчке хәрәкәт үсә. Эчке хәрәкәтнең нәтиҗәсе нәрсә сон? Тагын бер тапкыр драманың соңгы күренешенә күз ташлыйк. Монда автор ремаркасында кызыклы образ пәйда була: «Бу вакыт ерактан скрипкада «Галиябану» көен уйнаган тавыш ишетелә, һәммәсе дә тын гына тәэсир белән тыңлап торалар. Бераздан Галиябану бик моңлы итеп кушылып җырлап китә». Игътибар итик: скрипка тавышы каяндыр ерактан ишетелә (авылдашларыннан берәү уйный дип уйлау мөмкин түгелдер). Музыкаль образ, безнең фикеребезчә, монда символик табигатьле. Аның мәгънәсе ахырга кадәр ачыкланмаган, ул күпмәгънәле. Анда ниндидер гомуми (тормыш) сагышка ишарә яшерелгән, сагыш Галиябану белән генә бәйле булмыйча, аны әйләндереп алган барлык катнашучыларга мөнәсәбәтле аңлашыла. Бу халәт — узгынчы түгел, ул тотрыклы, стабиль, субстанциаль.
Күренекле инглиз драматургы Б. Шоу, конфликтның белдерелү рәвешеннән чыгып, драма әсәренең өч төрен аера: хәрәкәт пьесасы, халәт-кичереш пьесасы, пьеса-бәхөс. М.Фәйзи драмасына без ясаган композиция анализы әсәрнең катнаш характерлы булуын ачыклый: анда хәрәкәт пьесасы (тышкы хәрәкәткә нигезләнгән) халәт-кичереш пьесасы (эчке хәрәкәткә нигезләнгән) белән тоташып китә. Бу объектив катлам белән янәшә лирик катлам аерылып чыгу нәтиҗәсендә хасил була.
М. Фәйзинең «Галиябану» драмасында психологизм үзенчәлекләре
М. Фәйзи әсәренә психологик анализ ясау, беренчедән, әдәбиятның драматик төре үзенчәлекләре, икенчедән, геройларның үз-үзен тотышында антропологик мотивлаштыруның әйдәп баручы роле, өченчедән, әдипнең әхлакый концепциясе һәм эстетик идеалы белән бәйле. Шуңа нисбәтле, драмада персонажларның төрле психологик типлардан оешкан ике төркеме аерыла.
Беренче төркемгә Бәдри, Галимәбану, Исмәгыйль — исәп-хисап белән яшәүче рационалистлар, гадәти һәм примитив кешеләр керә. Алар көндәлек тормыш мәшәкатьләренә чумып көн күрәләр. Галиябануның әти-әнисе байлыкны, матди кыйммәтләрне кеше хисләреннән өстен куя. Исмагыйльнең үз-үзен тотышы эгоизм, үзен башкалардан өстен санау, «барысы да рөхсәт ителгән» принцибына барып тоташа. Бу очракта Исмәгыйльнең өченче пәрдә, IV күренештәге монологы әһәмиятле: «…Юк, Галиябануның миннән башкага баруын уйларга да ярамый. Бу була торган эш түгел. Хәлилнең дә башы ике түгел, белә торып минем арага керергә…» Романтик явыз итеп сурәтләнгән Исмәгыйль үзенең усаллыгы, нәфрәте, үче белән укучы һәм тамашачы күз алдына килеп баса. Бу образ пьесада байлыкның ерткыч һәм кешелексез хакимлеге хакындагы фикерне ныгыта.
Икенче төркем персонажларга Галиябану һәм Хәлил — намуслы, чиста күңелле, тормышны югары омтылышлар яктылыгында кабул итүчеләр керә. Алар беренче тип персонажларга үзгә, тирәң һәм катлаулы, нәфис эчке дөньялары, күңел хәрәкәте белән каршы куелган. Бу геройларның күңел дөньясы барыннан да ныграк мәхәббәттә ачыклана. Галиябану һәм Хәлил мәхәббәте — кешеләр арасындагы табигый мөнәсәбәтләр үрнәге. Ул аларны көнкүрешнең гадәтилегеннән югары күтәрә, ниндидер бөеклеккә һәм кабатланмас матурлыкка якынайта.
Кешенең эчке дөньясы драматург тарафыннан төрле чаралар ярдәмеңдә ачыла. М. Фәйзидәге психологизм геройлар күңелендәге тотрыклы, статик халәтне тасвирлауга да, эчке динамиканы, бер хиснең башкаларына үсеп-үзгәрүен тасвирлауга да юнәлтелгән.
Геройларның тышкы сөйләме гадәттән тыш психологик тәэсирле: тонның һәм гыйбарәләрнең төзелешендә үк билгеле бер эмоциональ халәт тоемлана. Мәсәлән, Галиябануның беренче монологы мәхәббәт сагышын белдерә: «Ай, шушы көй өзә бит минем үзәгемне. Беркөн кайдан, күкрәгемнең кайсы җиреннән алып кына җырладым икән соң мин бу көйне?.. Шушы көйне, шундый җырларны никадәр тыңласам да туя алмыйм, бигрәк тә гармонъны ул уйнаса». Хәлил белән бергә булуларына риза тоелган әнисе белән сөйләшкәннән соң, Галиябануны чиксез бәхет тойгысы чолгап ала, бу халәт түбәндәге сүзләрдән дә күренә: «И, мин нинди бәхетле, нинди бәхетле! Бу кадәр бәхетле булырмын дип уйламаган идем…»
Психологик сурәтнең әһәмиятле формасы булып җырлар килә. Алар пьесаның беренче битләреннән әсәргә килеп керә, сурәтләнгән вакыйга һәм характерларны халык иҗаты мәйданына чыгара. Геройлар язмышына янәшәлектә бирелгән җыр образлары һәм ситуацияләре аларның рухи тәҗрибәсенә универсальлек һәм гомумәһәмиятлелек өсти, иҗади гомумиләштерү чарасына әверелә. Галиябану һәм Хәлил язмышы артында — халык җырларындагы, үз хакыйкате өчен ахыргача барырга әзер, ләкин тирә-юньдә ярдәм һәм терәк таба алмаган геройларның язмышы. Чөнки кеше никадәр нечкә күңелле, рухи бай һәм әхлакый чиста булса, аның тышкы таянычлары да шулкадәр азрак, тормышы — фаҗигалерәк. Үзенчәлекле эпиграф, әсәрнең шигъри үзәге-төше һәм фаҗигале төгәлләнүе булып килә торган «Галиябану» җыры да шушы хакта искәртә.
Драмада матур, психологик яктан бай күренешләр — дуэтлар да, массачыл хәрәкәтләр дә урын алган. Гомуми күренешләрдә (өченче пәрдә, I күренеш) типик ситуацияләр тергезелә, кызлар һәм егетләрнең үз-үзен тотыш вариантлары билгеләнә. Җырларның ритмик сурәте яшьлек динамикасын, уеннар ритмын, куркудан һәм өметтән туктап калучы йөрәк тибешен бирә.
Галиябану һәм Хәлил җырлый торган җырлар (беренче пәрдә, VII күренеш) шәхси кичерешләрне ача, яшерен күңел хәрәкәтен күрсәтә. Җырларга югары эмоциональ дулкынлану хас, ул геройлар хисенең киеренкелегенә һәм көченә тәңгәл. Хәлил җырларында ихлас ярату хисе үз-үзеңнән ваз кичүгә кадәр килеп җиткән бурыч тойгысы белән кушыла:
Җидегән йолдыз бар чагында,
Чулпан йолдыз калкырмы?
Сөйгәне өчен корбан булудан
Яшь егет баш тартырмы?
Төрле вариацияләрдә кулланылучы кабатлаулар әһәмиятле:
Кашы кара, буе зифа,
Галиябану, сылуым иркәм,
Кемгә насыйп яр икән?
Яки:
Кара кашым, карлыгачым,
Галиябану, сылуым иркәм,
Кем бәхетенә үстең син?
Алар — ярату хисенең, Галиябану матурлыгына соклануның тотрыклы билгеләре.
Җырларның стиле дә геройларның романтик кичерешләренә тәңгәл: мәхәббәт аңлату, мактау, соклану, нәфис һәм югары-шигъри сүзләр, дулкынландыргыч сораулар, ышаңдыру-вәгъдә-ләр бөтенлегеннән тора.
Сөйгәне белән музыкаль сөйләшү башлаган Галиябану җырларына да тиз ритм хас:
Егет әйтә, кыз булсын,
Кызлар әйтә, үз булсын.
Алдым-бирдем шушы булсын,
Вәгъдә өчен сүз булсын.
Гомумән алганда, реализм һәм романтизм синтезы рәвешендә язылган әлеге әсәрдә музыканың роле, эстетик вазифасы үзгәрә, ул очраклы бизәк төсендә генә түгел,ә пьеса эчтәлегенең төп тукымасын хасил итә. Ул чынбарлыктагы күренешләрне, персонажларның уй-хыялларын, омтылышларын аңлауда булыша, геройларның эчке кичерешләрен тасвирлый, булачак вакыйгаларга ишарә ясый,фаҗигане куатләп килә һ.б. ул әсәрнең эчтәлегенә органик рәвештә үрелеп, вакыйгаларның башыннан ахырынача озата бара. Шуның белән бергә, җыр драманың конфликты белән тыгыз бәйләнгән.
М. Фәйзи каләменә, сюжеттагы кинәт борылышлар хасил иткән чиктән тыш киеренке эчке кичерешләрне, тирән дулкынлануларны тергезеп, укучының хыялын-кузаллавын «тотып тору» хас. Мәсәлән, Исмәгыйльгә кияүгә чыгарга мәҗбүр ителүче Галиябануның кичерешләре шундый дәрәҗәгә житә, ул әтисенә турыдан-туры болай дип белдерә: «Мин аңар барырга мәңге риза түгел»; «Үтерсәң дә, риза булыр хәлем юк. Мин Хәлилнеке». Геройларны рухи тотрыксызлык, эш-гамәлләре акылга буйсынмаган психологик сынаулар вакытында сурәтләп, драматург психологик баетылган монологларны киң файдалана. Галиябануның Хәлил гәүдәсенә карап әйткән соңгы монологы шундыйлардан, ул җыр белән төгәлләнә:
Ак атласым җитмәде,
Алмас кайчым үтмәде;
Унөч яшьтән бирле сөешеп,
Күзебез күзләрдән китмәде,
Ходаем насыйп итмәде.
Анда Хәлил белән саубуллашу да, аңа тугрылык хакында ант та, бәхетле булырга омтылыш та, аңа ирешү мөмкин түгеллекне аңлау да, мәхәббәт һәм үлемнең аерылгысызлыгына төшенү дә, чиксез кайгы да сиземләнә.
Символик образлар һәм детальләр дә психологик сурәтнең әһәмиятле формасына әверелә. Күз яшьләре — чиксез кайгы һәм хәсрәт билгесе. Чәчәкләр — яшьлекне, чәчәк атып килүче мәхәббәтне һәм гүзәл хиснең нәфислеген метафорик билгеләү. Вакыйгалар барышында геройлар башкарган җырларда тотрыклы шигъри формулалар, образлар, чагыштыру һәм метафоралар китерелә. Алар тормышның кырыслыгы, мәхәббәт һәм шигърият хакында драматург иҗатына хас булган уйлануларны көчәйтә.
Шулай итеп, М. Фәйзи шәхеснең әхлакый-психологик халәтен ачу өчен төрледән-төрле чараларга мөрәҗәгать итә. Болар әдипнең иҗат алымнарын, иҗатындагы идея-эстетик концепциясен һәм стилен билгели.
М. Фәйзинең «Галиябану» драмасында сөйләм-стиль үзенчәлекләре
Һәр драма әсәре кебек үк, «Галиябану» да диалог-монолог (сөйләшү-сөйләү) формасында иҗат ителгән. Ләкин диалоглар өстенлек ала. Монологлар нигездә персонажларның эчке дөньясын, кичерешләрен ачу өчен хезмәт итә:
Галиябану. Ай, шушы көй өзә бит минем үзәгемне. Беркөн кайдан, күкрәгемнең кайсы җиреннән алып кына җырладым икән соң мин бу көйне. Инде менә үз исемемне кушып җырлый башладылар. Мин аны үземнең сөйгәнем өчен генә җырлаган идем…
Гомумән әсәр стилендә өстенлек алган чаралар икәү: фразеологизмнар һәм аллегорик образлылык. Сөйләү һәм сөйләшүләрдә алар һәрдаим күзәтелә. Фразеологизмнар арасында халык мәкальләрен, әйтемнәрен турыдан-туры куллану күп. «Ходай күктән көткәнне җирдән бирде» (Галимә), «Без ике баштан дүрт куллап риза» (Бәдри), «Төкле аягың белән» (Бәдри), «Көймә комга терәлде» (Хәмзә), «Авызыңнан җил алсын» (Галиябану), «Юлыңа гөлләр үссен» (Исмагыйль), «Көчле белән көрәшмиләр» (Исмагыйль) һ. б. Кайчакта алар бер-бер артлы тезелеп килеп, градация хасил итә. Менә Бәдри сүзләре: «Бозыклыгы дип, андый гына гаеп хан кызында да була. «Егет булса — мут булсын, мут булмаса — юк булсын» ди. Кесәң калын булса, йөрәкнең чуарлыгы күренми ул. Алтын күзнең җавын ала, диләр бит… Инде, хатын, Галиябану үзенә тиешен үтәде. Без генә йоклап тормыйк… Галиябануны ул үзе алтын-көмешкә чумдырыр…» һ. б.
Шуның белән бергә, тасвирларны төгәлләштерер өчен, халык телендәге фольклордан килгән тотрыклы эпитет, метафора, чагыштырулар аеруча еш кулланыла. «Урта бармактай егетләр», «ал да гөл булып гомер итәләр» (чагыштыру), «җан көеге», «башымны ашадылар», «башы ике түгел» (метафора), «алар белән җик күргәнем», «бәхетең канатлы булсын», «чүплек башындагы өй» (эпитет), «чүпрәк баш» (синекдоха) шундыйлардан.
Фразеологизмнар, бер яктан, әсәр телен халык сөйләменә якынайта, икенче яктан, сурәтлелек хасил итә. Бу әсәрдә фразеологизмнарның бәяләү вазифасы алга чыга.
Драмада бәяләүче аллегорик сөйләм әйдәп бара. Мәсәлән, «Синең тирәдә козгыннар очканы беленмиме?» дигәндә, козгын — Исмагыйль күздә тотыла. Аллегорик образлылык авыл яшьләре сөйләмендә дә күзәтелә. Галиябану — сыерчык, сандугач, Исмагыйль — козгын, Хәлил карчыга буларак бәяләнә. Төлке, бүре, сарык, бүре тиресе ябынган сарык аллегорияләре дә яшьләр телендә очрый. Исмагыйльне Хәлил — кара елан, Галиябану ерткыч дип атый. Исмагыйль үзен таракан белән (ашка таракан төшү — комачау итү мәгънәсендә) чагыштыра. Бәдри Хәлилне урам көчегенә тиңли. Эпизодта килеп кергән Хатын сөйләмендә эт һәм дуңгыз аллегорияләре файдаланыла һ. б. Аллегорик образлылык персонажлардагы аерым бер сыйфатларны гомумиләштерү өчен хезмәт итә.
Чагыштырулар ярдәмендә персонажлар үзара бәяләнә, укучы күз алдына бастырыла. «Хәлил белән икесе пар алма кебек пар иттереп яратылганнар инде… Чәчәк кебек кыз иде, ярый әле егетенә туры килде» дигән Бәдига сүзләрендә чагыштырулар яшьләргә бәя бирә. Галимә дә кызын чагыштыру ярдәмендә бәяли: «Без сиңа бердәнбер алма кебек кызыбызны бирергә йөрибез тагы» һ. б.
Гипербола куллану да үзен нык сиздерә. «Шатлыгымнан шашам инде» (Галиябану), «Тау чаклы иттереп сәлам әйтте» (Бәдига), «Теләләр бәгырьне» (Рәхмәт), «Юлыма таш яуса да бармый калмам» (Хәлил) һ. б. персонажларның хис-кичерешләрен көчәйтеп җибәрә.
Драмада буйдан-буйга кабатланып, лейтмотив дәрәҗәсендә килгән гыйбарә бар: бәхетне киртәләү. Ул төрле персонажлар исеменнән кабатланып тора, һәр персонажның эш-гамәле Галиябануның «бәхетен киртәләмәүгә» омтыла, бу эш-гамәлләр бер-берсенә капма-каршы килә. Күрәсең, гыйбарәне ачкыч-сүз ясау драматургка субъектив фикер белдерү, ягъни башкаларны алар теләген исәпкә алмыйча бәхетле итәргә тырышуның бәхетсезлеккө китерүен искәртү өчен кирәк булган.
Сөйләм үзенчәлекләре ягыннан Галиябану һәм Хәлил, яшьләр; Галимәбану һәм Бәдри, Исмагыйль сөйләмнәре аерылып тора.
Галиябану һәм Хәлил, яшьләр сөйләме сурәтләү чаралары белән чиктән тыш баетылган. Һәр җөмләдә нинди дә булса чара образлылык тудыра. Чагыштыру {чуртан чабакларны качырган кебек, башкаларны читкә кагып, колак итемне кимерергә тотына), метафора (Ул Исмагыйль дә бер җан көеге булды миңа), кабатлаулар (Хатлары белән, сәламнәре белән, җырлары белән тәмам теңкәмә тиде инде), эпитет (аның кызыксыз байлыгына бер дә исем китми), гипербола (Галиябану. Тау чаклы рәхмәт!) литота (Хәлил. Миннән чыпчык чаклы рәхмәт!) белән янәшә Исмагыйль сөйләме лексик яктан кызыклы. Бу сөйләмдә «мин» сүзе гел кабатлана, ул егетнең мин-минлелегенә ишарә ясый. «Юк, мин моңа ышанмыйм. Мин барында ничек аңа бирергә кыйсыннар. Мин ничә тапкыр сүземне ишеттердем бит аларга. Теләгән вакытта да миннән куркырга тиеш алар. Төшенмим… Мөгаен, мине котыртып әйткәннәрдер…» Яки: «Галиябану, җаным! Мине шул Хәлилдән ким күрәсеңмени? Үз бәхетеңне киртәләмә. Минем кемлегемне беләсеңме! Минем исемем ишетелгәндә бөтен тирә халкы тетрәп торалар. Минем бөтен авыл халкын бармагымда уйнатырга кулымнан килә. Минем күңелемне егып, башкага китүнең ахыры бик яхшы булмавын уйлап кара» һ. б.
Галимәбану һәм Бәдри сөйләшүендә юмор өстенлек ала. Аларның үзара мөнәсәбәтләре, тормыш вак-төягенә карашлары төрле булу үзара төрттереп сөйләшү аша аңлашыла. Юмор Галимәбану белән Бәдри арасындагы җылы хисләрне калкыта, нәкъ менә юмор байлыкка омтылу сыйфаты алга чыккан характерны берьяклылыктан коткара. Менә бер мисал;
«Бәдри. И чүпрәк баш, син дә мыскыл иткән буласың тагын.
Галимә. Чүпрәк баш булу чүбек баш булудан артык, дип әйткән ди бер хатын иренә.
Бәдри. Кара, кара, нинди җилле кундырды…» һ. б.
Юморның алымы булып килгән софизм аны ирониягә үстерә. Бу алым Галимә белән Бәдри хат укыганда һәм туйга-мәһәргә ике йөз сум акча бирү турында сөйләшкәндә күзәтелә.
Драма тексты тезмә сөйләм: җырлар, такмаклар белән баетылган. Бер яктан, алар халык җырларына охшатып стильләштерелгән: баштагы ике тезмә белән ахыргы тезмәләр арасында мәгънәви уртаклык юк. Алар образлылык ягыннан да халык җырларына якын. Икенче яктан, җыр-такмаклар драмада бара торган хәл-күренешләргә бәя бирә яки аларга ишарә ясый, персонажларның күңелендәге хис-кичерешләрне белдерүгә хезмәт итә. Мәсәлән, драма ахырында Галиябану мондый җыр җырлый:
Ак атласым җитмәде,
Алмас кайчым үтмәде;
Унөч яшьтән бирле сөешеп,
Күзебез күзләрдән китмәде,
Ходаем насыйп итмәде.
Җырда бер-берсен яратучы яшьләрнең бергә була алмау үкенече тагын бер кат белдерелә.
Җыр-такмак текстлары әсәргә махсус урнаштырылган этнографик материал төсен ала. Бу тезмәләр халыкның бай, моңлы күңеле хакында сөйли, татар авылы кешеләренә бәя булып яңгырый. Алар стильгә халыкчанлык сыйфаты өсти.
Драмада диалог-монологларга килеп кергән тезмә текстлар әсәрдәге лирик башлангычны көчәйтә. Лиризм хасил була.
Персонажларның сөйләм рәвеше, үзенчәлекле сүзлек составы рухи дөньяларын һәм холык-фигылъләрен генә чагылдырып калмый. Тамашачы алар сөйләменнән төрле дәрәҗәдәге мәгълүмат та ала: иҗтимагый хәлләрен, ниндирәк хезмәт башкаруларын, кайда эшләүләрен, кайсы милләт вәкиле булуларын. аң-культура дәрәҗәләрен, тормыш-көнкүреш шартларын да ачыклый. Мәсәлән, Бәдри — игенче, туй мәшәкатьләре белән ул базарга жыена:
Бәдри. Инде икеләнеп торасы да юк. Бодайны салып тизрәк калага китәргә генә… Быелга артыгырак чыгым булса да, бай кияүне кара мунчага кертеп булмас бит.
Диалогларда драматург персонажны табигый иҗтимагый чолганышта тасвирлый. Образлар да әлеге шартлар очен табигый сөйләмнәре, әлеге катлам кешеләре өчен хас сүзләре — жаргон, арго, архаизмнар, калыплашкан әйтелмәләр һ.б. белән тасвирланалар. Яшьләр үзара көлешүгә исәпләнгән шаян сүзләр белән сөйләшәләр:
Ш ә м и. Күзенә генә басалар бит.
X ә м з ә. Күзең санадыңмы, Сибгать?
Сибгать. Санадым. Ике күзе бар Гөлминең.
Яки менә Бәдри белән Галимәбануның үзара сөйләшүендә калыплашкан әйтемнәр:
Бәдри. …Менә син, эш пеште бит, ә? Егет тә сөя. кыз да сөя, без ике баштан дүрт куллап риза.
Тапталып беткән әйтелмәләр, күп кабатланган сурәтләр, сөйләмнең артык чуарлыгы персонажның фикерләү һәм культура дәрәҗәсенен түбәнлегенә ишарә. Исмәгыйль куштаннарының Галиябануны мәсхәрәләп җырлавында бу хәл күренә:
Сары атым саз буенда,
Җиз камыты муеныңда;
Алмасам да үкенмимен,
Күп йокладым куенында…
Белем яки культура дәрәҗәсе чамалы персонаж үзенең уй-фикерләрен мәгънәсез сүзләр җыелмасы, сәнгатьчәнлеге югары булмаган әйләнмәләр белән әйтүчән була. Исмәгыйль, вакыйгаларның асылына төшенгәч, сабырын җуеп Бәдрине ачуланып ташлый:
И с м әгы й л ь (туктап бик ачу белән). Син тиле, син аңгыра!
Персонажлар сөйләмен оештыруда драматург һәрвакытта да татар әдәби теленең һәм дә халыкның җанлы сөйләме үзенчәлекләрен истә тота, ягъни ситуациягә карап, сәхнә күренеше, вакыйга барышының һәр очрагына, үзгәрешенә тәңгәл килүче, үзенең төп фикеренә, халыкның, тапкыр сөйләменә туры килүче әйтелмәне сайлап ала.
Мирхәйдәр Фәйзинен «Галиябану» драмасы — поэтик әсәр, концентрик фабулага корылган.
«Галиябану» пьесасы хроникаль фабулага корылган булса, вакыйгалар бик гади булырга мөмкин иде: әйтик, кыз димләргә бер бай егеттән яучы килә. ләкин кызның үз сөйгән егете бар.Шуна карамыйча, әти-әнисе аны көчләп кияүгә бирәләр. Нәтиҗәсе, әлбәттә, бәхетсез тормыш яки фажиганын башкача тәмамлануы мөмкин иде. М.Фәйзи әсәрендә исә вакыйга аңлашылмаучылык механизмына корыла кызның ати-әнисе яучыны бай егеттән дип аңлап риза булалар. Җитмәсә, бу аңлашылмаучылыкны яучы карчык та куертып жибәрә. Кыз аның Хәлилдән килүен тәгаенлән, шатлана-шатлана ризалыгын бирә Яучы карчык та. «Шатлыкларыннан» башлары чуалган ата-ана да кияүнен исемен телгә алмыйлар. Шул мизгелдән. акрынлап. Аристотель термины белән әйткәндә.коллизия (конфликт! башланып китә — тора-бара яшьләр уенында мәсьәләмен асылы Исмәгыйльгә билгеле була башлый. Вакыйгалар куера һәм коллизия фаҗига белән тәмамлана. Әсәр болан да поэтик темага багышлану өстенә (анда бернинди дә сәяси момент юк), ул музыкаль күренешләр, халык уеннары белән тагын да күркәмрәк тос ала. Шунысы игътибарга лаек: әсәрнең топ аһәңе булган көйне героиня үзе ижат иткән. Урам әйләнүче егетләрдән ишеткән турында өйдә кул эше белән утыручы Галиябану менә нәрсә ди:
Галиябану.. Ай шушы көй, өзә бит минем үзәгемне. Беркөн кайдан, күкрәгемнең кайсы жиреннән генә алып җырладым икән сон мин бу көйне. Инде менә үз исемемне кушып жырлый башладылар. Мин аны үземнең сөйгәнем өчен генә җырлаган идем, ул каршымда булган вакытта гына жырлый алган идем бит…
«Галиябану» пьесасы героиняның жыр чыгаруы турындагы сүзеннән башлана. Әтисе дә, кызына җыр багышлануны ерак базардан ишетеп кайткач, куанып бетә алмый. Кичке уенда да бу жыр яңгырый, Галиябануны «сандугач» исеме белән лә атыйлар. Пьесадагы фаҗига да җыр турындагы сүз һәм жырнын үзе белән тәмамлана:
Галиябану. … Хәлил! Бу көйне синен өчен генә жырлый алган илем. Менә шуны женазаң өстендә синең исемеңә мәңгелек бүләк итеп багышлыйм… (җырлый).
Вакыйга яки характер үзгәрешең сүзләр белән аңлатмыйча драматург фабула тезүдә әйтми калу ысулын куллана. М.Фәйзи фажигага китерүче вакыйга нигезе — ялгышлык, аңлашылмаучылык механизмын — баштан-ахыргача бербөтен итеп калдыруда да әйтеп бетермәү алымын сайлаган. Ин элек Бәдри хатыны белән сөйләшкәндә шикләнү. төпченүгә урын калдырмаучы реплика ташлый:
Б ә д р и…Яшьләр алар күңелләренең сәламен шулай читтән әйләндереп китереп, осталык белән генә җиткерә торган.
Ире белән фикердәш Галимәбану кызының: «Минем киенү-ясанудан башка бер теләгем бар… Тик әйтергә генә» оялам. Үзегез дә беләсездер инде…» — дип әйтер-әйтмәс сөйләшүенә, игътибарсыз калган кебек була. Пьесадагы характерларның бөтенлеген саклау өчен. образларны тормышчаң, табигый яңгырату өчен драматург әйтми калу алымын бик урынлы файдаланган.
Пьесада ике пландагы уен алымы да кулланылган. Мәсәлән, әтисенең базарга баруын белеп, әнисе аркылы Галиябану аңа бер үтенечен тапшыра:
Галиябану. Әни әтигә ике генә бармак тамбур жебе алырга кушсам, орышыр микән?
Гали м ә. Ник орышсын, орышмас. Тагы башка йомышларын булса да әйт…
Биредә һәр ике як ният-теләкнен нәрсә турында булуын әйтмәсәләр дә: бер-берсенен күнелдәгесен яхшы сизенәләр (ягъни, алда әйтелгәнчә, моны ике яклы уен дип атарга мөмкин).
Драматик сөйләмнең сәнгатьчелеген күтәрүдә инверсия — үтемле алым. М.Фәйзи Галиябануның лирик кичерешләрен әледән-әле инверсия белән сугарылган монолог алымы белән бирә:
Г а л и я б а н у …(Торып.) Шушы көйне, шундый җырларны никадәр тыңласам да туя алмыйм, бигрәк тә гармунны ул уйнаса.
Персонажларның хисси халәте тиз алышынуын сурәтләгәндә, фабула үстерелешендә драматург махсус тел чараларын табып, төрле синтаксик конструкцияләр куллана. Мәсәлән. Исмәгыйльнең Галиябануны сагалап йөргәндәге монологында:
И с м ә г ы й л ь … Менә нинди генә юл белә;-: булса да, миң шул хурлыкны күтәрмәскә тиеш. Тәмам кармакка эләктергәнче, кирәк булган сәбәпләрне-ниндиеннән лә мин качмам..
Әлеге очракта сөйләмгә чикләү төсмере кертеп, төп фикергә дә ачыклык кертү максатын куйган драматург.
Галиябануның суын түгү күренешендә кискенләшә баручы коллизияне драматург берсеннән-берсе кискен яңгырашлы, аз сүзле диалог алымы белән сурәтли:
Галиябану (Исмәгыйльгә). Хәтта минем синен белән сөйләшәсем дә килми!(Китмәкче була).
И с м ә г ы й л ь (бик ачу белән).Мин сина китмәскә кушам!
Г а л и я б а н у. Миндә синен эшең юк.
И с м ә г ы й л ь. Китә алмасеың!
Г а л и я б а н у. Артык тора алмыйм.(Китә башлый.)
М. Фәйзинең «Галиябану» драмасындагы күчерелмә мәгънәдәге сүзләр кулланылышына игътибар итик. Мәсәлән, Бәдри үзенең хатынын, ул куйган калымны азсынып, ачуыннан «чүпрәк баш» дип атый. Бу – метонимиягә корылган эпитет:
Галимәба н у… туйга илле сум, мәһәренә йөз илле сум булса…
Б ә д р и (ачуланып). И чүпрәк баш, чүпрәк баш! Ташла ичмасам шул яулыгынны… Сон, Исмәгыйль кебек бер байга кыз бир дә имеш. ике йөз белән генә эш бетер.
Нәрсәдәдер охшаш предметларны яки бөтенләй якынайтып күзаллап булмаучы предметларны чагыштыру нигезендә М.Фәйзи сурәтлелек тудыра. Пьесада егетләрнең менә бу җырында «тышка чыккан нурыгыз» көтелмәгәнчә чагыштыру булып яңгырый:
«Үзегез өйдә утырасыз
Тышка чыккан нурыгыз;
Нурыгызга күз чагыла.
Галиябану, сылуым-иркәм.
Яшел пәрдә корыгыз.
Мәсәлән, бу жыр текстында киңәйтелгән уңай чагыштыру:
«Бакчада гөлләр ал икән,
Гөлдә былбыл бар икән:
Кашы кара,буе зифа,
Галиябану, сылуы миркәм.
Кемгә насыйп яр икән”
Исмәгыйльнең мыскыллы такмагында «җебегән авыз» әйтелмәсе Галиябануны кимсетүгә юнәлтелгән булса да, бер үк вакытта, характерлый, һәм жырлаучынын үзен дә тискәре яктан бу тискәре чагыштыру булып чыга:
«Җәйнен ямьле кичләрендә
Асыл кошлар кычкыра:
Әллә нинди жебегән авыз
Егет саен кочтыра.
Пьесада чагыштырулар да хисси йөк тә үтиләр. Галиябануны яучылау күренешен күзәтик:
Б ә д и г а. Менә кыз дисәң кыз, чәчрәп тора. Ул төс дисәң, юлында башыңны җуярлык. Хәлил белән икесе пар алма кебек пар китерелеп яратылганнар инде…
Бу репликадан яучы карчыкның үз эшенең остасы булуын гына түгел, геройларның тиң мәхәббәтләре белән соклануы да(«пар алма»), борынгы грек трагедияләрендәге «рок» — «язмыш» ролен башкаруы да («юлында башыңны җуярлык») аңлашыла.
М.Фәйзинең «Галиябану» драмасы телендә метафоралар да сюжет линиясе буенча төзелә. «Эт өрер, бүре йөрер» әйтеме кешеләрнең үз-үзләрен тотышына карата кулланыла:
Г а л и м ә б а н у. Эт өрер, бүре йөрер, ди. Кеше сүзенә карап бетеп булмас инде.
Автор образны бер сүз белән ачып бирү чарасын — аллегорияне оста файдалана. «Галиябану» пьесасында кичке уенда, сүз иярә сүз чыгып, персонажларга, көтелмәгәндә, төгәл аллегорик характеристикалар бирелә:
Сәгыйд ә. Сыерчыкны козгыннан коткарган карчыга ул.
Әлеге чагыштыруларның кемнәр турында булуын әйтеп торасы юк. Шулай ук. драматик вакыйга барышында Галиябану, Исмәгыйль. Хәлил яшәеше-уенында да халык поэтикасының бу традицион образлары белән тәнгәллек чагыла.
«Галиябану» драмасындагы персонажлар телендә ситуациясенә, вакыйга, конфликтның үстерелешенә карап төрле-төрле формадагы метонимия кулланыла:
Б ә д р и. Ә, капчыкларны төяп тә куйдыңмы әллә
Бу репликада «капчык” дигәннән әлеге сүзнең төп мәгънәсе түгел, бәлки аларнын эченә салынган бодай күздә тотыла.
Г а л и я б а н у. …син «Галиябану» дип атаган көй минем бердәнбер юанычым булып калды.
Бирелә көйнең исеме — «Галиябану» — метонимия ролен ала.
И с м ә г ы й л ь. Алайса, кулыңны гына бир!
Б ә д р и, Г а л и м ә б а н у (икесе бергә). Кулыңны бир. Бир, кызым!
Әлеге күренештә «ризалашу» — кул бирү — метонимия була.
Г а л и я б а н у. Аягыңдагы итеген
Болгар-икән олтаны.
Бу жырда «Болгар күненнән» димичә, «Болгар» дип әйтелү — метонимия булып килә.
Исмәгыйль. …Түбәсез өйгә шәлсез килен дә ярый…
«Галиябану» драмасында Исмәгыйль кулланган “түбәсез өй» метонимиясеннән сүзнең Хәлил турында баруын, аның ярлылыгына ишарә дип аңлыйбыз.
С и б г а т ь. Әйдәгез әле, килен хөрмәтенә уз көе белән бер әйттереп җибәрегез!..
Бу репликада ике метонимик әйтелмә аша («килен», «үз көе») сүзнен Галиябану хакында булуына төшенәбез. Яшьләр, алдан үзара килешмичә, Хәлил беләң Галиябануның «ярәшү» уенын үткәрәләр, шаяру-көлү, уен жырлары белән тамашачының ла күңелен яулыйлар.
Төшенчәләр, вакыйгалар арасындагы микъдар-күләм сан ягыннан бәйләнешләрне чагылдыручы метонимияләр синекдоха дип атала. Кайвакыт берлек сан белән күплек сандагы төшенчәләр аңлатыла:
Хәли л. Айлар бата, чулпан калка,
Чулпан калкып танны уята,
Китәм, җанкай, кулын бир.
Галиябан у. Озатканда карап калам,
Күз керфегем талганчы.
Жырлардан китерелгән өзекләрдә автор — «айлар» (берлек сан урынына күплек формасы), «керфегем талганчы» (күплек сан урынына берлек формасы) — синекдоха алымын куллана.
Әсәрнең әһәмиятле күренешләрен М.Фәйзи гипербола һәм литота белән белдерә. Хәлил телендәге «минуты ай, сәгате ел (гипербола), шулкадәрле сагындым «фразасыннан анык хисләренең самимилеген, көчен сизеп була. Галиябануньң кече күкеллелеген, йомшак теллелеген, мәрхәмәтлелеген «Тау чаклы рәхмәт» фразасыннан да төшенеп була. Галимәбануның «дүрт кул белән бирер идек инде», Бәдринен «Куанычыбыз эчебезгә генә түгел, дөньяга ла сыя алмый» әйтелмәләреннән ата-ананың баласы өчен борчылуын, үз төшенчәләренрендәгечә бәхетле итәргә тырышуы чагыла. Исмәгыйль «яклы”ларнын реаль көче, коллизиянең кискенлеге дә (соңгысы ироник яңгырашта булса да) тасвирлана әлеге гипербола («тау чаклы рәхмәт», «дүрт кул белән», «дөньяга да сыя алмый») алымы аша. Литота алымына «Галиябану» драмасыннан Хәлилнең «Миннән чыпчык чаклы рәхмәт» дип Галиябануның «тау чаклы рәхмәт» репликасыннан дустәнә шаяруын китерергә мөмкин.
Персонажлар характерын бер-ике сүз белән төгәл чагылдыруда драма авторлары тышкы формасы эчке мәгънәсенә туры килмәүче сүзләр кулланалар. Драматург персонажнын кыланышларыннан көлеп, ирония алымы белән дә үз мөнәсәбәтен чагылдыра. Исмәгыйльнең мин-минлеген, аның адәм көлкесенә калуын М.Фәйзи иронияле репликаларны «чәкештереп», көчәйтеп җибәрә:
И с м ә г ы й л ь. Сезнен тирәдә козгыннар йөри диләр. Расмы әллә шул сүз?
Г а л и я б а н у. Рас иде дә, котылдым инде.
Галиябануның үзеннән «котылуын»аңлагач. Исмәгыйль тораташ катып кала. Сүз уңаеннан искәртеп узыйк, биредә “Сезнең тирәдә козгыннар йөрилиләр» репликасында, сүз сөрешеннән аңлашылганча, үзенчәлекле троп — симфора алымы кулланыла (татарча аны читләтеп әйтелгән «ишарә» дип әйтергә мөмкин). Алдагы мисалдагы ирониягә каршы ирония шәхси драмаларның чишелешен тизләтә. Исмәгыйль характерының астыртынлыгын. түбәнлеген эзлекле сурәтләү өчен ярдәм итә.
Ачы ирония — сарказм алымы белән автор Исмәгыйльнең чын йөзен — үҗәтлеген, ерткычлыгын тагы ла калку чагылдыра:
И с м ә г ы й л ь (кычкырып көлә). Бар. әнә теге чүплек башындагы өйдә сине килен итеп көтеп торалар ди.
Галиябану белән Исмәгыйль арасындагы «упкын»ның тирәнлеген дә тасвирлап килә әлеге сарказмлы («чүплек башындагы өйдә») реплика.
Мирхәйдәр Фәйзи диалог оештыруда җанлы сөйләмнең төрле-төрле синтаксик борылышларына, төрле-төрле экспрессив алымнарына мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, Галиябану Хәлил белән вәгъдәләшкәч, ашыга-дулкынлана болай ди:
Галиябану. Иртәгә үк җибәр! Иртәгә үк җибәр! Исмәгыйль кысылганчы бер хәл булсын
Драматург үз персонажы холык-фигылен, анын кылган гамәлләрен, очрагына- карап, кыска репликалар белән тасвирлый:
Б ә д р и. Сөенче! Сөенче! Башланган. Менә Исмәгыйльгә бүләккә эшләп куйган.
Бәдринен әйтергә кыймый йөргән эчке теләген шушы бер «Сөенче!» сүзе белән дә аңлата алган М.Фәйзи.
Бу өзектән күренгәнчә, персонажлар сөйләмендә кыска җөмләләр белән аерым фактлар гына бирелә.
Бер-бер хәлнең сәбәп-нәтиҗәләре күпләп саналып китүе сәхнәдәге вакыйгаларның киеренкелеген чагылдыра Мәсәлән, Исмәгыйль Галиябануны атасыннан «сатып алу» алдыннан, эчтән ярсып болай ди:
Исмәгыйль. Тик шуны яхшы бел, Галиябану ниприменно миңа булырга тиеш! Монарчы алам дип йөреп: инде читкә жибәрү мина үлем белән бер! Монда минем Исмәгыйлълегем изелә. Мин үземнең исемемне әллә нинди малайлардан таптатмас өчен, һәртөрле юлга керергә әзер. Галиябануны Хәлилгә биргәннәр, дип хә6әр чыкканга бер генә тәүлек булса да, миңа төбәп байтак сүз ишеттерделәр. Менә шундый ишеттерүчеләргә Һәм ишеттерәчәкләргә минем жавабым Галиябануны үземә алу белән генә булырга кирәк….
«Галиябану» драмасында тамашачының игътибарын нинди дә булса вакыйгага яки теге яисә бу четерекле проблемага юнәлтү өчен драматург әледән-әле риторик сорау, риторик әйтелмәләр куллана.
Автор тәэсирле өндәмәләр белән Галиябануның гүзәллеген ин элек атасыннан мактата:
Б ә д р и …Уйнамагыз сез Галиябану белән! Уд алдата торган бала түгел, төсен, буен. акылын, фигылен, белемен, җитезлеген, үткерлеген, ходай «мә сиңа!» дип биргән дә куйган инде. Шуның эчен дә бит берәүгә дә чыкмаган көй аңа чыкты.
Атасы санап үткән әлеге күркәм сыйфатларны без кичке яшьләр уенында Галиябануның үз-үзен тотышыннан, сөйләменнән күрәбез. Егетләр юкка гына аңа «сандугач» исемен такмыйлар да, соңыннанрак соклануларын тәэсирле риторик өндәмәләр белән тәмамламыйлар:
С и б г а т. Өзәләр үзәкне!
Рәхмәт. Теләләр бәгырьне!
Бик т и м е р. Турыйлар бавырны!
Шул рәвешчә, М.Фәйзи бөтен игътибарны бер персонажга туплап, бер объектка үзе теләгән мөнәсәбәтне оештыра.
«Галиябану» әсәрендә төп мәгънәне — контексттан аңлашылган төп фикерне — әдип кабатланып килүче синтаксик конструкцияләр (анафора) белән дә бирә. Исмәгыйльнең монарчы аңламаган ялгышына төшенүен, фажигага алып килүче катгый карарын тамашачыга гадәттән тыш тәэсирле итеп җиткерү өчен ул бу алымны куллана:
И с м ә г ы й л ь . Ник мин болан йоклап йөрдем? Ник күптән аталарына хәбәр бирмәдем»‘ Мин шул үземнән башкага бирергә базмасларына ышандым. Әгәр биргән булып чыксалар? (Кулын селтәп жибәреп). Хурлык валлаһи! (Арлы-бирле йөри.) Юк! Галиябануның миннән башкага баруын уйларга да ярамый.
Исмәгыйльнең чамасыз мин-минлеген, явызлыгын тагын да ачыклау өчен М.Фәйзи аның үзеннән «кыйбат» сүзен кабатлатып, эпифора алымыннан, ягъни бер үк сүз яки сүзтезмәнең реплика ахырында кабатлануыннан файдалана:
Исмәгыйль… Миңа намус кыйбат. Миңа исемне җуймау кыйбат… Мина Исмәгыйль отылды дигән сүзне ишетмәү кыйбат…
Драма коллизиясенең югары ноктасында “йә” теркәгеченең кабатлануы Исмәгыйльнең катгый фикерен куәтләп килә:
И с м а г ы й л ь. Минем файда, зыянымда синең эщең булмасын! Миннән йә Галиябануны, йә җаныйны биреп котыласың!
М.Фәйзи текстының нигезенә салынган мәгънәне ипләтеп әйткәндә, шулай ук. фабула борылышларындагы әһәмиятле өлешләрне охшаш синтаксик конструкцияле образлы тәңгәллелек белән бирә.
Хәлил. Юлыма таш яуса да бармый калмам. Вәгъдә бирешкән чактагы, «сөйгәне өчен корбан булудан “яшь егет баш тартырмы» дигән сүзне мин уйнап кына итмәдем. Тик үзең теге хәйләне онытма!
Галиябану. Ярый, мин күнәм. Синеке булып калу өчен тау тишеп чыгарга да ризамын…
Биредә «таш яуса да бармый калмам», «тау тишеп чыгарга». «сөйгәне өчен корбан булудан» фразеологик әйтемнәрнең тәңгәллеге геройларның кыенлыкларда да максатчан, көчле рухлы булуларын күрсәтә.
Коллизия чишелешендә М.Фәйзи капма-каршылык алымы куллана. Мәсәлән, күренгәнчә. Исмәгыйль белән Галиябану арасындагы «аңлашуда» фикерләр үзара кире кагылып, кисәтүләрдән янауга кадәр үсә, конфликт ечәйтәннән-көчәя бара:
И с м ә г ы й л ь. Юк, син минеке булырга тиеш. Син минем юлымны бума!
Г а л и я б а н у. Мәңге булмам!
Йомгак.
Бу әсәрен автор үзенең иң яраткан әсәрләре рәтенә кертә. Аны эшләп тәмам итү унае белән, ул үзенең көндәлек дәфтәренә түбәндәге юлларны язган: «Моңарчы татар әдәбиятында булмаган бер тарызда җырлар, уеннар белән язган, идеалымның көзгесе булган пьесамны тәнкыйтьчеләр аяусыз тибеп җибәрерләр инде…Һәрһәлдә бу тәҗрибәм үземә рух бирде. Бик яраттым мин аны». Чынлап та бу әсәрне яратмаслык түгел һәм бу вакыт белән расланды да. Шуңа да мин филологик анализ ясау өчен нәкъ менә шушы әсәрне сайладым. Пьесаның теле гаҗәеп матур. Халыкның җанлы сөйләм элементлары – мәкаль, әйтем, афоризмнар белән баетылган. Драматург аңлашылмаучылыкларга, төрле сәнгати детальләргә, символик образларга мөрәҗәгать иткән, портретлар, психологик контрастлар, драматик антитезалар яратып файдаланган. Шуңа да бу әсәр белән эшләвен алдан ук кызыклы буласын белдем. Гәрчә әсәр мәҗгелек темаларның берсе – мәхәббәт темасын гәүдәләндереп, сюҗеты традицион “мәхәббәт очпочмагы” мотивына корылса да, әдип иҗатының гына түгел, ә татар әдәбиятының җитди казанышы – таҗы , бизәге булып тора. Сәбәп нәрсәдә соң? Әлбәттә, әсәр М.Фәйзинең драматург булып өлгергән, җитлеккән, каләме шомарган иҗат дәверендә дөнья күрә.
Кулланылган әдәбият.
- Фәйзи М. Әсәрләр/ Мирхәйдәр Фәйзи. – Казан: Мәгариф, 2007.
- Татар драматурглары: библиографик белешмәлек/ төз. Ф.Ганиева, Р.Яруллина, А.Саттарова. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2007.
- Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау. – Казан: Мәгариф, 2005.
- Нуриев Г.-Р.С., Хәйруллина А.Х. Сәхнә теле.- Казан, “Отечество” нәшр., 2004.
- Нуриев Р. Татар классик драматургия поэтикасы: Мононграфия. – Казан: Татар дәүләт гуманитар институты нәшр., 1999.
- Мөлеков М. Музыкаль драма һәм халык җырлары// Мәгариф. – 2000. – №12.

Юкка гына Жорж Саядларны, Эмиль Золяларны да укымаган ич ул!
Кеше күзләр белән аңлаша. Егетнең күңеле төшкән туташ та, мәгънәле караш ташлап, аңа би
тараф түгеллеген аңлатып өлгерә. Бу үзара якынаюда аның тарафыннан беренче адымнар була. Егетне солдат хезмә теннән көтеп алган, аңа хисләрен озак еллар җуймаган кызны бәхетле гаилә тормышы көтә. Салих бабайның өйләнү вакыйгасы әнә шундый бер истәлек булып аның күңеленә мәңгегә теркәлә.
Галиябану һәм Хәлил — иске гадәт-йола корбаннары
Галиябану һәм Хәлил. Галиябану һәм Исмәгыйль. Хәлил һәм Исмәгыйль. Өч кеше арасында булган мөнәсәбәтләр, хисләр тарихын тудырган әсәр ул — «Галиябану» драмасы. Олы мәхәббәтне бернинди сәбәпләрнең, киртәләрнең дә юк итә алмавын раслаган пьеса.
Галиябану белән Хәлилне иске гадәтләр корбаннары дип карап буламы икән? Өлешчә була да торгандыр. Шул ук вакытта проблеманы гореф-гадәтләргә генә кайтарып кал дыру да пьесадагы вакыйгаларны бик тар аңлау, мө нәсәбәтләргә тирән уза алмау һәм барыннан да бигрәк холыклар бирелешенә игътибар итмәү булыр иде.
Пьесаның беренче күренешләреннән үк Бәдри белән Гали мәнең байлыкка кызыгулары күренеп тора. Бәдри, кызын Исмәгыйльгә биреп, кайберәүләр белән исәп-хисап ясамакчы, үзеннән хәллерәкләр рәтенә узмакчы. Гореф-гадәтләр кызны егет янына чыгаруны тыйса да, йорт янында сызгыру чыны Исмәгыйль дип уйлагач, тизрәк Галиябануны аның янына җибәрмәкчеләр. Бай кияү, алам, дип торганда, «хан кызында гына була торган бозыклыгы» ишетелсә дә, күз йомарга торалар. Монысы да гадәт-йолага ятып бетми. Иң кызыгы: кызны авыл баена бирәм дип уйлап йөргән атаананың башына Галиябану белән Хәлил арасында мәхәббәт хисләре бардыр дигән уй да килми бит әле.
Исмәгыйльнең үзсүзлелеген генә кара син! Масайган бай малайлары барында, Галиябану кебек чибәр авыл кызлары ның хәле мөшкел инде. Андыйлар кулга төшмәсә, «үз исем

нәрен таптатмас өчен, андыйлар һәртөрле юлга ке рергә әзер». Хәлилен дә үзсүзле түгел дип әйтеп булмый. Дорфалыгы белән Исмәгыйльне чыгы рыннан бик тиз чыгарасын да белә югыйсә, янын
нан кыз белән тиз арада китеп кенә барасы да бит…
Инде Бәдри абзыйга килгәндә, Галиябануның: «Безнең әти бик аумалы кеше ул», — дигән сүзләре аның тагын бер сыйфатын күрсәтә булса кирәк. Кыз әле аларны байлыкка сатылырга мөмкин дип тә саный.
Без ата кешенең каты теллелеген һәм каты куллылыгын да күрәбез.
Дөрес, әти-әнинең үз сүзен үтәтергә теләве вакыйгалар барышын катлауландырса да, Хәлил белән Галиябану үле мендә төп рольне уйный дип әйтеп булмый. Алар, әлеге традицияләргә, байларның максат-омтылышларына каршы килеп, үз бәхетләрен яклау юлына басалар, әмма бу очракта аерым бер кеше сыйфатындагы Явызлык шул юлга аркылы төшә.
Егет кешене кыюлык бизи
1914 нче елда дөнья күргән «Акчарлаклар» повесте шул чорның сезонлы эшчеләре тормышын тасвирлый. Аның үзәк герое Гариф та — шуларның берсе.
Ш. Камал бу әсәрдә вакыйгаларны игътибарны җәлеп итәрлек тәфсилле сурәтли. Сезонлы эшчеләр арасында көчкүәте белән аерылып торган яшь егетләр бер Гариф кына түгел. Диңгез кузгалган бер вакытта Сафаның үз-үзен тоты шын гына искә төшерик. Сикерә-сикерә, неводчыларга яр дәмгә йөгерә ул.
Егетләр, дулкыннарны җиңеп, көймәгә үрмәлиләр. Өч пар ишкәкне алты кеше бер уңайга күтәреп салып, су эченә уза. Көч белән ишкәнгә, салкынны да тоймыйлар алар.
Бөтен балыкчылар диңгезне җиңгән егетләргә соклану хисе белән карый, ярга чыкканнан соң, аларга яхшы сүз әйтә. Татар яшьләре андыйлар арасында күпчелек. Шәрәфи абзый исә уңган егеткә — Гарифка ярдәм итәргә ашыга.
Балыкчыларның батырлыгын диңгез дә таныгандай була. Ул торган саен усаллана бара, көчлеләрдән җиңелергә телә ми. Җ и л улый, сызгыра.

Үз-үзләрен аямыйча, табигать күренеше белән бил алышкан егетләр минем дә мәхәббәтемне яула ды.
«Киләчәккә хатлар» әсәренең үзәк идеясе
Идея — әсәрдә уздырылган фикер яки фикерләр җыелма сы. Үзәк идея — минем уйлавымча, алар арасында калку ландырып куелганы, аерым торганы, игътибарны тагын да ныграк җәлеп иткәне.
«Киләчәккә хатлар» поэмасының үз заманындагы уңышы әнә шул төп идеягә бәйле булган да инде. Ул әсәрнең һәр бүлегендә төрле формаларда кабатланып бара. Поэманың беренче кисәгендә Һ. Такташ:
Без яңа җир, Яңа кеше өчен
Җирдә зур дау алып барабыз, —
дип яза, ул көрәшнең «начар кешеләр»гә каршы юнәлде релгәнлеген белдерә.
Икенче бүлек әлеге көрәшнең нигезен күрсәтеп бирә. Ул — «фронтлардан илнең һәр почмагына җәелгән» сыйн фый көрәш. Үзара сугышлар яңага — сыйныфсыз җәмгы ятькә илтәчәк. Күрәсез, шагыйрь фикердә кабатлана. Дөрес рәге, беренче бүлектә язганнарын Һ. Такташ һаман киңәйтә, ачыклый, ассызыклый бара.
Яңа кеше өчен көрәшне һәр шәхес алып бара. Ул кешенең ике «мин»е арасында оеша, ягъни һәркем бантындагы кар шылыклы фикерләр арасыннан дөресрәген, заман өчен га делрәген, лаеграгын сайлап ала. Һ. Такташ, шәхеснең эчке каршылыклар көрәшен күрсәтү өчен, Мохтар карт образын тудыра.
Поэма ахырында сыйныфлар арасындагы көрәшнең пла нетада төрле иҗтимагый стройлар арасындагы көрәш төсме
рен алуы чагыла.
Һ. Такташ: «Киләчәккә хатлар» поэмасында чор сулышын сурәтләүдә зур уңышларга ирешкән, илдәге вакыйгаларга үз мөнәсәбәтен белдергән һәм аны үзәк идея рәвешеңдә ча гылдырган.

Яраткан уеным
Яраткан уеннарым бик күп минем. Шулар ара сыннан берәрсе турында булса да сөйлим әле.
Авыл малайларының көне күбрәк эштә уза. Әниләр биг рәк тә җәйне көтеп тора, кул арасына керер идегез, диләр. Бары тик озын кичләр генә безнең карамакка кала.
Капка төбе утыргычларындагы кызлар янына җыелабыз да алар оештырган уеннарда катнашабыз. Иң кызыгы «Ва тык телефонлы» уйнау, минемчә. Беренче бала башына ни килсә, шуны күршедәгесенең колагына әйтә, анысы — икен че күршесенә. Шуннан китә инде, китә…
Рәт ахырына чыкканда, ул сүздән җилләр искән була. Уен ның оештыручысы сорагач, һәркем үзе ишеткән сүзне ка батлап күрсәтә. Аңа кадәрге утыручының сүзе бозылган бул са, аннан берәр җәза үтәтәләр. Ә бит кайберәүләр, кызык өчен, «телефон аша килгән сүзне» юри аңлашылмаслык итеп әй тәләр, кайвакытта үзләре үк бозалар да. Бу хәлләргә һәркем көлеп кенә карый: уен гына бит ул, бары тик кичке ял уены.
Халкымның күнел байлыгы
Халыкның күңел байлыгы аның сөйләм телендә чагыла. Аерым бер кешенең матур һәм дөрес сөйләме дә шулай ук аның белем дәрәҗәсен, рухи сыйфатларын чагылдыра.
Яшүсмерләр сөйләме белән олы буын кешеләренең арала шу әдәбендә аерма бик зур була. Әти-әниләр мәкаль-әйтем- нәр кушып сөйләшергә яратса, иркәләү-назлау кушымчала рын мулдан кулланса, без иптәшләребезгә бәяләмәле эн
дәшләр белән мөрәҗәгать итәбез, төрле кушаматлар тагабыз. Кушаматсыз авыл кешесе булмаса да, аны башка кешегә тагу, кешенең исемен бозу — бик зур әхлаксызлык, яман
чирләрнең берсе.
Мин иншамда кешегә эндәшләрнең бик матурлары булуы турында сөйләргә телим. Мин аларны әбиемнән еш ишетәм. Ул безгә, бәләкәчләрем, йомшакларым, бәгырькәйләрем, ди, тагын әллә нинди ягымлы сүзләр белән эндәшә.
Әбиемнең кечкенә генә мәче баласы бар. Нинди генә наз лы сүзләр әйтми ул аңа. Тырнакларын тырпайткан чагын да — кычыткан баласы, усалкаем, ашарга теләмәгәндә —
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]
- #
- #
- #
04.02.2016283.14 Кб11Obrazovanie_6.doc
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
«Галиябану» драмасында мәхәббәткә табынган геройлар
«Галиябану» әсәрен Мирхәйдәр Фәйзи 1916 елда яза. Ул башта «Сәгадәтбану» дип исемләнгән була, әмма үзгәрә. Нәрсә сәбәп булган икән? Галимнәр, бәлки, бу хакта ачык беләдер, ә мин менә кыз исеменә салынган мәгънә дип уйлыйм. Пьеса героинясы үзе теләгән бәхеткә ирешә алмый бит. Шулай булгач, аны «бәхетле кәләш» дип йөртмәү, «бөек кыз» дип атау хәерлерәк. Һәм бу исем Галиябануның җисеменә дә бик ятышлы.
Инде Галиябану дидеңме, күңелгә Хәлил килә. Бер-берсен сөйгән кыз һәм егет саф хисле, хезмәт сөючән, гаделлек яклы геройлар булып истә калган. Җырга-биюгә дә бердәй оста алар. Бик тә пар үзләре. Күкләрдә очып йөриләр. Табигатьтә, кош һәм җыр телендә аңлашалар. Мәхәббәтне югары күтәрәләр, илаһилаштыралар, хисләрен һич кенә дә җиргә төшерәселәре килми.
Араларына тәкәбберлеге белән даны чыккан Исмәгыйль кергәч, без аның аларны аерасына ышанмыйбыз, бары тик, вакыйгалар ниндирәк юнәлеш алыр икән, диебрәк кенә көтәбез.
Пьеса ахырында ярсыган Исмәгыйль Хәлилне атып үтерә. Ә бит Хәлил бу эшне алданрак эшли алган булыр иде. Ул яхшылык белән җиңәренә ышана, Галиябану сүзеннән чыгарга теләми. Шактый гына горур да бит әле егетебез. Мескен кешене үтерү аның намусына тия.
Ике егет бер үк шартларда үзләрен төрле рәвешчә тота. Исмәгыйль, җиргә ташланган револьверны алып, көндәшенә атарга түбәнсенми. Һәм Хәлилнең егетлеге безнең каршыда тагын да калкуланып киткәндәй була.
Хәлилнең кыз белән үзе арасындагы мәхәббәтнең үлемне дә җиңәчәген, мәңгелек икәнлеген әйткәне раслана. Сөйгәне үтерелгәннән соң, Галиябану: «Үземне суга атып булса да, аңа бирелмәм»,— ди. Димәк, ул да мәхәббәте хакына хәтта үләргә әзер.
Хәлил һәм Галиябануның бер-берсе белән хушлашкан минутлары бик тетрәндергеч.
Хыялланыр дәрәҗәгә җиткән кызга, Хәлилнең төсе, яратулары билгесе булып, «Галиябану» җыры кала. Бу җыр аларның бер-берен унөч яшьтән сөюләре хакында. Үсмерлек чорына атлаганда яралган, ныгыган һәм йөрәкләрдән җуелмаслык мәхәббәт хакында.
Галиябану аны Хәлил «исеменә мәңгелек бүләк» дип атый.
«Галиябану» драмасы тормышка ашмаган хыяллар, мәхәббәткә табынган геройлар язмышын сөйли, дип сүзне йомгаклыйсы килә.
Светило науки — 2 ответа — 0 раз оказано помощи
«Галиябану» драмасында мәхәббәткә табынган геройлар
«Галиябану» әсәрен Мирхәйдәр Фәйзи 1916 елда яза. Ул башта «Сәгадәтбану» дип исемләнгән була, әмма үзгәрә. Нәрсә сәбәп булган икән? Галимнәр, бәлки, бу хакта ачык беләдер, ә мин менә кыз исеменә салынган мәгънә дип уйлыйм. Пьеса героинясы үзе теләгән бәхеткә ирешә алмый бит. Шулай булгач, аны «бәхетле кәләш» дип йөртмәү, «бөек кыз» дип атау хәерлерәк. Һәм бу исем Галиябануның җисеменә дә бик ятышлы.
Инде Галиябану дидеңме, күңелгә Хәлил килә. Бер-берсен сөйгән кыз һәм егет саф хисле, хезмәт сөючән, гаделлек яклы геройлар булып истә калган. Җырга-биюгә дә бердәй оста алар. Бик тә пар үзләре. Күкләрдә очып йөриләр. Табигатьтә, кош һәм җыр телендә аңлашалар. Мәхәббәтне югары күтәрәләр, илаһилаштыралар, хисләрен һич кенә дә җиргә төшерәселәре килми.
Араларына тәкәбберлеге белән даны чыккан Исмәгыйль кергәч, без аның аларны аерасына ышанмыйбыз, бары тик, вакыйгалар ниндирәк юнәлеш алыр икән, диебрәк кенә көтәбез.
Пьеса ахырында ярсыган Исмәгыйль Хәлилне атып үтерә. Ә бит Хәлил бу эшне алданрак эшли алган булыр иде. Ул яхшылык белән җиңәренә ышана, Галиябану сүзеннән чыгарга теләми. Шактый гына горур да бит әле егетебез. Мескен кешене үтерү аның намусына тия.
Ике егет бер үк шартларда үзләрен төрле рәвешчә тота. Исмәгыйль, җиргә ташланган револьверны алып, көндәшенә атарга түбәнсенми. Һәм Хәлилнең егетлеге безнең каршыда тагын да калкуланып киткәндәй була.
Хәлилнең кыз белән үзе арасындагы мәхәббәтнең үлемне дә җиңәчәген, мәңгелек икәнлеген әйткәне раслана. Сөйгәне үтерелгәннән соң, Галиябану: «Үземне суга атып булса да, аңа бирелмәм»,— ди. Димәк, ул да мәхәббәте хакына хәтта үләргә әзер.
Хәлил һәм Галиябануның бер-берсе белән хушлашкан минутлары бик тетрәндергеч.
Хыялланыр дәрәҗәгә җиткән кызга, Хәлилнең төсе, яратулары билгесе булып, «Галиябану» җыры кала. Бу җыр аларның бер-берен унөч яшьтән сөюләре хакында. Үсмерлек чорына атлаганда яралган, ныгыган һәм йөрәкләрдән җуелмаслык мәхәббәт хакында.
Галиябану аны Хәлил «исеменә мәңгелек бүләк» дип атый.
«Галиябану» драмасы тормышка ашмаган хыяллар, мәхәббәткә табынган геройлар язмышын сөйли, дип сүзне йомгаклыйсы килә.
-
Инша: Галиябану хэм Хэлио иске гореф-гадэт корбаннары темасына
Пожалуйста ТАТАР ТЕЛЕНДЭ-
Предмет:
Другие предметы
-
Автор:
joelschaefer526
-
Создано:
3 года назад
Знаешь ответ? Добавь его сюда!
-
-
Алгебра 9 класс
-
Другие предметы
3 минуты назад
Cos(pi/6-2x)=-1
не могу понять, везде расходятся решения и ответы:( -
Найдите силу тяжести, действующую на стальное тело, длинной 30 см, шириной 20 см и высотой 5 см (плотность стали 7800кг/м³).
Решите с объяснением пожалуйста
-
Химия 8 класс помогите пожалуйста)))
-
Литература
18 минут назад
Помогите пожалуйста, завтра контрольная по литературе. Это из произведения Некрасова «Кому на Руси жить хорошо?»
Информация
Посетители, находящиеся в группе Гости, не могут оставлять комментарии к данной публикации.
Вы не можете общаться в чате, вы забанены.
Вопросы без ответа
-
Найдите силу тяжести, действующую на стальное тело, длинной 30 см, шириной 20 см и высотой 5 см (плотность стали 7800кг/м³).
Решите с объяснением пожалуйста
-
Закончите уравнения реакций, дайте названия продуктам реакций:
1) Na2O + H2O →
2) SO2 + H2O →
3) SO3+ H2O →
4) CaO + CO2 →
5) CaO + P2O5→
6) K2O + SO3 →
7) Na2O + SO3 →
K2O + SO2→
9) CaO + SO3→
10) CuO + HCl →
11) Na2O + H3PO4 →
12) K2O + H2SO3 →
13) ZnO + HCl→
14) MgO + HCl →
15) BaO + H2SO4 →
16) Na2O + HNO3 →
17) P2O5 + KOH →
18) CO2 + KOH →
19) KOH + SO3 →
20) Ba(OH)2 + H2SO4 →
Определите тип химической реакции.

How much to ban the user?
1 hour
1 day
Дәрес№11
Тема. М.Фәйзи. “Галиябану” әсәрен анализлау.
Максат. 1. “Галиябану” әсәрен өйрәнүне йомгаклау,әсәргә анализ ясау.
2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
3. Мәхәббәтнең байлыктан өстен булуын төшендерү.
Җиһазлау.
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
1.Уңай психологик халәт тудыру.
2.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
II.Актуальләштерү.
- Өй эшен тикшерү.
Әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.
а) “Галиябану” драмасындагы төп конфликтны ачыклагыз. (байлык – мәхәббәт)
ә) Мәхәббәт –кешене күтәрә, үстерә торган хис дибез. Галиябану белән Хәлилгә карата бу фикернең дөреслеген раслагыз.
б) Исмәгыйль Хәлилне яратамы?
В) Галиябану һәм Хәлил образларының берникадәр идеаллаштырып бирелгәнлеген сез ниләрдә күрәсез?
г) Хәлилнең үлеменә кемнәр ни дәрәҗәдә гаепле?
Д) Драма иске гореф-гадәтләрнең кайсы якларын кабул итмәү рухы белән сугарылган? Гасырлар буена килә торган гаилә тәртипләрен кайсы образлар гәүдәләндерә?
Е) Драмада икенче планда торган геройларны, ягъни ярдәмче персонажларны билгеләгез, аларга характеристика бирегез.
III. Төп өлеш.
М.Фәйзи. “Галиябану” әсәрен анализлау һәм образларга характеристика бирү.
Бу әсәрен М.Фәйзи “Сәгадәтбану” исеме астында 1916 елның көзендә язып тәмамлый, әмма кат-кат төзәтә, икенче елны да әле үзгәрешләр кертә. Әсәрнең исемен дә алыштыра: мәхәббәтенең ахыры үкенечле беткән кызга “сәгадәт” (бәхет) сүзе, чыннан да, туры килми.
Әсәрнең темасын билгелик. (мәхәббәт)
Төп конфликт нәрсәдә? (байлык-мәхәббәт)
Идеясе (әйтәсе килгән фикере)
Проблемалар.
Образларга характеристика
Галиябану − гади авыл кызы. Аның иң зур теләге − сөйгән егетенә кияүгә чыгып, бәхетле булу. Аның авылның башка кызларыннан аермасы юк диярлек: алар кебек үк киенә, эшен эшли, җиләккә йөри, көянтәләп су китерә, чигү чигә, шатлана, кайгыра, әти-әнисенең сүзеннән чыкмый. Бераз аермасы да бар-барын. Галиябану − үз авылында гына түгел, тирә-якта да чибәрлеге белән дан казанган кыз. «Менә кыз дисәң кыз, чәчрәп тора, − ди яучы карчык Бәдига. − Уңган, җитез. Ул төс дисәң, юлыңда башыңны җуярлык». Атасы Бәдри дә искәртә кызының төсен, буен, акылын, белемен, җитезлеген. Ярлы кызы булса да, авылның зур бае, матурлыгына кызыгып, Галиябануга өйләнергә йөри. Авыл егетләре кызга күз өстендә каш итеп карыйлар, аңа «сандугач» дип исем кушалар. Әлбәттә инде, бөтен яктан килгән кызның бәхете булырга тиеш.
Галиябануның сөйгәне − авылның ярлы егете Хәлил. Автор аны «урта хәлле» ди, киемнәре дә әйбәт кенә: «аягында ыспай итек, каплавыч яка, итәкләре чигелгән күк сатин күлмәге өстеннән төймәләми генә простойрак пиджак кигән». Бәдига карчык аның турында: «Хан кызын димләсәң дә, оят китермәслек егет»,− ди. Хәлилнең сүзләре, үз-үзен тотышы, гадәт-холкы да яучының сүзләрен раслап тора. Авылда ул беренче гармунчы. Шулай ук Галиябануны өзелеп ярата.
Галиябануга өйләнергә йөрүче икенче бер егет − Исмәгыйль. Автор аны: «Күп җир биләүче бай егет»,− дип таныштыра. Исмәгыйль дә чибәрлеге, җорлыгы ягыннан кешедән ким түгел. Үзенең бай булуын, көчле булуын туры килгәндә искә төшерергә ярата. «Минем исемем ишетелгәндә,− ди Исмәгыйль үзе турында, − бөтен тирә халкы тетрәп торалар. Минем бөтен авыл халкын бармагымда уйнатырга кулымнан килә». Әнә шушы кеше, Галиябануны үзенә алырга теләп, ике яшь йөрәкнең бәхетенә аркылы төшә.
Ой эше. «Галиябану һәм Хәлил − иске гадәт-йола корбаннары» дигән темага инша языгыз.
«Галиябану» драмасында мәхәббәткә табынган геройлар
«Галиябану» әсәрен Мирхәйдәр Фәйзи 1916 елда яза. Ул башта «Сәгадәтбану» дип исемләнгән була, әмма үзгәрә. Нәрсә сәбәп булган икән? Галимнәр, бәлки, бу хакта ачык беләдер, ә мин менә кыз исеменә салынган мәгънә дип уйлыйм. Пьеса героинясы үзе теләгән бәхеткә ирешә алмый бит. Шулай булгач, аны «бәхетле кәләш» дип йөртмәү, «бөек кыз» дип атау хәерлерәк. Һәм бу исем Галиябануның җисеменә дә бик ятышлы.
Инде Галиябану дидеңме, күңелгә Хәлил килә. Бер-берсен сөйгән кыз һәм егет саф хисле, хезмәт сөючән, гаделлек яклы геройлар булып истә калган. Җырга-биюгә дә бердәй оста алар. Бик тә пар үзләре. Күкләрдә очып йөриләр. Табигатьтә, кош һәм җыр телендә аңлашалар. Мәхәббәтне югары күтәрәләр, илаһилаштыралар, хисләрен һич кенә дә җиргә төшерәселәре килми.
Араларына тәкәбберлеге белән даны чыккан Исмәгыйль кергәч, без аның аларны аерасына ышанмыйбыз, бары тик, вакыйгалар ниндирәк юнәлеш алыр икән, диебрәк кенә көтәбез.
Пьеса ахырында ярсыган Исмәгыйль Хәлилне атып үтерә. Ә бит Хәлил бу эшне алданрак эшли алган булыр иде. Ул яхшылык белән җиңәренә ышана, Галиябану сүзеннән чыгарга теләми. Шактый гына горур да бит әле егетебез. Мескен кешене үтерү аның намусына тия.
Ике егет бер үк шартларда үзләрен төрле рәвешчә тота. Исмәгыйль, җиргә ташланган револьверны алып, көндәшенә атарга түбәнсенми. Һәм Хәлилнең егетлеге безнең каршыда тагын да калкуланып киткәндәй була.
Хәлилнең кыз белән үзе арасындагы мәхәббәтнең үлемне дә җиңәчәген, мәңгелек икәнлеген әйткәне раслана. Сөйгәне үтерелгәннән соң, Галиябану: «Үземне суга атып булса да, аңа бирелмәм»,— ди. Димәк, ул да мәхәббәте хакына хәтта үләргә әзер.
Хәлил һәм Галиябануның бер-берсе белән хушлашкан минутлары бик тетрәндергеч.
Хыялланыр дәрәҗәгә җиткән кызга, Хәлилнең төсе, яратулары билгесе булып, «Галиябану» җыры кала. Бу җыр аларның бер-берен унөч яшьтән сөюләре хакында. Үсмерлек чорына атлаганда яралган, ныгыган һәм йөрәкләрдән җуелмаслык мәхәббәт хакында.
Галиябану аны Хәлил «исеменә мәңгелек бүләк» дип атый.
«Галиябану» драмасы тормышка ашмаган хыяллар, мәхәббәткә табынган геройлар язмышын сөйли, дип сүзне йомгаклыйсы килә.
III бүлек
Инкыйлабтан соңгы татар әдәбияты буенча язма эшләр
Әдәбиятыбыз көннән-көн байый, үсә бара. Шушы кечкенә бер китапта аны иңләп чыгу мөмкин түгел. Киләчәктә китапның дәвамы булыр, телгә алынмаган әсәрләр хакында да язарбыз, дип уйлаганны әйткән идек инде.
Без III бүлектә дә бер үк автор иҗаты буенча икешәр язма эш тә башкардык. Бу — иҗатчының төрле яктан ачу мөмкинлекләрен арттыру һәм бер үк белемеңне төрлечә кулланып булганлыгын күрсәтү өчен кирәк иде. Кайбер язучыларның программага кертелгән бер генә әсәренә дә тукталмадык, чөнки алар буенча өстәмә әдәбият шактый күп, башкаларга зуррак урын бирү кирәк, дип санадык. Укырга кергәндә, абитуриентның гомумән татар әдәбиятын күзаллавын да ачыкларга тырышалар. Әсәр исемнәре аталмаган сочинение темалары бирәләр, иҗатны сайлау мөмкинлеге калдыралар. Мондый очракта өстәмә укылган китаплар ярдәмгә килә. Аннан соң программада каралмаган роман яисә повесть буенча без тәкъдим иткән хезмәт дәреслеккә кергән шундый тип эчтәлекле икенче әсәрне ачуга күрсәткеч була ала. Шуларны күздә тотып, анализлау өчен, соңгы елларда басылган, тәнкыйтьчеләр тарафыннан уңай бәя алган берничә өстәмә әсәр дә алынды.
Сугыш чоры, аннан соңгы әдәбият буенча галимнәр шактый күп язды инде. Ә менә үзгәртеп кору елларында чыккан китаплар буенча әдәби тәнкыйть материаллары юк дәрәҗәсендә, шунлыктан чагыштырмача яңарак әсәрләргә күбрәк урын бирдек.
Бөтен кешенең каләмгә осталыгы бердәй булмый. Бу бүлектәге сочинениеләр дә төрле зурлыкта, төрле катлаулылыкта. Шунысы хак: автор аларны, теле матур һәм камил булса иде, дигән теләк белән язды.
Һади Такташның «Урман кызы» поэмасында Әминә образының бирелеше
Мин романтик рухлы Такташка, аның шул рухлы әсәрләренә улеп гашыйкмын, чөнки әлеге шигырьләрендә яшь ир-егетнең иҗатчы буларак ни дәрәҗәдә өлгергәнлеге аеруча ачык күренә. Шагыйрьнең «Урман кызы» поэмасы камиллеге, тәэсирлеге, серлелеге белән таң калдыра.
Без башта Әминә исемле яшь кыз белән танышабыз. Исеме булса да, аны, урманда чәчәктән муенсалар тагып, гөлдән гөлгә күчеп йөрүче итеп тасвирланганга, гади бер татар кызы дип кенә аңламыйбыз. Җитмәсә, шагыйрьдән шигырьләр яздырта алырлык чибәрлеге, йөзеннән ташып торган бәхете, озын толымнарының җилдә уйнавы, үзенең шаян холкы күз алдына килә. Шагыйрь аны укучының су кызы дип кабул итүен тели. Ә бит Әминә, чыннан да, су кызыдай: күзләре төпсез, шәүләләре күлдә уйный. Юк, ул Матильдага якынрак бугай. Хәер, Матильда үзе дә су кызына бераз охшаган ич! Таралып төшкән чәчләргә әйләнә дә кайта шагыйрь, әйләнә дә кайта.
Әминә — Хәятның үзе. Ул шаян, ул оялчан, ул матур, ул серле… Иң гаҗәбе: «аның толымнары бәхетлеләр»… Очкынлы күзләренең көче хәтта шагыйрьне телсез итә. Әминә — яшь. Аның күзләрендә әле мәхәббәт юк. Анда дөньяга гомумән соклану гына бар. Сафлык бар.
Һади Такташ үзенең героинясын әнә ничек илаһилаштыра, югарыга күтәрә, сафлыкның бер чагылышы итә, фәрештәгә тиңли.
Әминә матурлыгы өчен табигатькә бурычлы. Аны урман, күлләр, гөлләр шундый иткән.
Шагыйрь абыйсына таңда очраганга күрә, ул — таң кызы да. Таң кызына сәламнәрне дә таң җилләре аша юллый лирик мин. Бу гүзәлкәй янында нигә калмый соң шагыйрь? Ник аны, үзен бәхетле итми? Тормыш шулай куша. Ул Әминә янына бер юлчы гына булып тукталган. Бәлки әле, бу дөньяда да бер юлчы гынадыр… Ул «кайгы-хәсрәт» таулары астыннан җәүһәрләр эзләргә кузгала, киләчәген көрәшләрдә күрә. Әнә шул караңгы көннәргә таба барганда, бер яктылык янында рухын ял иттерә кебек.
Яшь бер кыз рәсемен шигырьдә тудырган Һади Такташ үзе дә нечкә хисле, тойгыларга бай ир-ат булып ачыла.
Кәрим Тинчуринның «Американ» комедиясендә «милләтпәрвәрләр»нең чын йөзен ачу
Кәрим Тинчуринның «Американ» әсәрендә яңа җәмгыятьне кабул итә алмаган, эчтән генә кабат «кеше булу» теләге белән янган кайбер адәмнәрнең чын йөзе бер төркем хәйләкәр студентлар тарафыннан фаш ителә. Үзләрен милләт Хадимнәре, аны яклаучылар дип атап, кирәк чакта аның өчен бер нәрсә дә эшләмәгән, миллилекләре, юл табып, Америкага таюда гына булган Габдуллаҗан, Мусаларның буш куыклыгы әсәр ахырында бик ачык күренә.
Бер караганда, аларны чынлыкта да милләтче дип уйларга мөмкин. Милли ашлар гына ашыйлар, милли биюләр генә бииләр, милли кияүләр генә күзлиләр…
Әнә шул миллилек атрибутларын ачыклый башласаң, көлми хәлең калмый. Болай да чын миллилекне белдермәүче, тышкы чагылышка гына караучы бу нәрсәләр дә асылда милли булып чыкмый. Дилбәрнең милли күрешүе — реверанс, бөтен халыкта булган кабартма да — милли ризык. Искәндәр аларның наданлыгыннан үзләренең сүзләре белән үк көлә. «Россиянең милли чәе»н сагынуы турында сөйли, һәрдаим миллилеккә басым ясап тора.
Башта егетләр җәмәгать хадиме кадимче Мусаның кем икәнлеген ачалар. Әлбәттә, аның Америка татарлары алдында сынатасы килми, үзен алдынгы карашлы итеп «күрсәтә». Хәтта ки балачактан ук пәрәнҗәгә каршы көрәшкән икән: әнисенең башыннан яулыгын тартып ала торган булган. Балаларча беркатлы да, аңгыра да булып күренә ул. Муса француз теле белгән кызын зур милли тәрбия алган дип саный һәм тәрбиясез, «приданлы» мулла кызларына каршы куя. Яшәсен милләт, ди мәҗлестәгеләр. Яшәсен пианино, ди Искәндәр. Монда Дилбәрнең уйный белмәве аркасында җәфаланган пианиноны кызгану гына түгел, Мусага милләт һәм пианино төшенчәләре арасында әллә ни аерма булмавына ишарәләү дә бар. Милләтче Мусаның инде шуны да аңламавын күргәч, Искәндәр, яшәсен милли туташларыбызның имән бармаклары, дип кычкыра. Комедиядә күзгә төртеп көлү, мыскыллауны да аңламаган геройлар бихисап. Алар тәрбияләгән Дилбәрнең «Әпипә»гә «Во саду ли» рәвешенчә биегәнлегенә аптырыйсы юк.
Искәндәр татарның миллилеген бертуктаусыз американнарга хас сыйфатларга каршы куя. Татарларда «милли татарлар бар», Америкада — машина, һөнәр генә… Татарлар «Әпипә» бии, американнар балет белән генә канәгатьләнә. Болай булса, бик артка калачаклар. Искәндәрнең теле әнә шундый кинаяләрдән, күпмәгънәлелектән, асмәгънәлелектән тора. Икенче төрле әйткәндә, фаш итүче геройлар «мыек астыннан» көлә.
Башка геройлар белән очрашкач, тазлыкның да — милли авыру, ат маеның, сасы иснең һәм башка тагы бик күп нәрсәләрнең миллилек галәмәте икәнлеге ачыклана.
Милләтне алга җибәрәм, дип хыялланучыларның китаплары утынлыкта ята, үзләре урыс миссионерларына сатылырга да күп сорамый. Талашкан, бәхәсләшкән чакта аларга хас бөтен сыйфатлар бер-берсе тарафыннан атала да бетә.
Милләтпәрвәрләрнең иң зур хыялы, Рәсәйдә акча эшләп, Америкага качу икәнен әйттек инде. Имеш, «мондагы тупас халыктан туйган». Хыялларын кешегә ачып салырга да курка үзләре. Инде болай да социаль хәлләре какшаган, тагын да аскарак тәгәрәмәгәйләре. Ә сиздерми генә шылсаң, яхшырак. Бәлки, Америкада полицай ясарлар, профессор урыны хәзерләгәннәрдер…
Пьеса тәмамланганда, Искәндәрләрнең ярлыкны урлап качканы беленә. Мал-мөлкәт югалды, сатып булмады, дип, спекулянтларга хас булганча борчыласы урынга, Габдуллаҗан, утны сүндерергә боера, «тегеннән булмасын», ди. Моны чекистлардан курку дип аңларга кирәктер. Әнә шундый куркаклар, наданнар, комсызлар булып чыга электә югары катлауны тәшкил иткән кешеләр.
Тискәре тип геройлар, үзләрен фаш иткән җәмгыятькә каршы көрәшәбез дип, шул җәмгыятьнең әйдәүче көчләре булачак яшь буын тарафыннан көлкегә калдырыла. «Американ» татар сәхнәсен әнә шундый «милләтпәрвәр» образлары белән баета.
Достарыңызбен бөлісу:
eminofeyo991
Инша / «Галиябану» драмасында мәхәббәткә табынган геройлар
«Галиябану» әсәрен Мирхәйдәр Фәйзи 1916 елда яза. Ул башта «Сәгадәтбану» дип исемләнгән була, әмма үзгәрә. Нәрсә сәбәп булган икән? Галимнәр, бәлки, бу хакта ачык беләдер, ә мин менә кыз исеменә салынган мәгънә дип уйлыйм. Пьеса героинясы үзе теләгән бәхеткә ирешә алмый бит. Шулай булгач, аны «бәхетле кәләш» дип йөртмәү, «бөек кыз» дип атау хәерлерәк. Һәм бу исем Галиябануның җисеменә дә бик ятышлы.
Инде Галиябану дидеңме, күңелгә Хәлил килә. Бер-берсен сөйгән кыз һәм егет саф хисле, хезмәт сөючән, гаделлек яклы геройлар булып истә калган. Җырга-биюгә дә бердәй оста алар. Бик тә пар үзләре. Күкләрдә очып йөриләр. Табигатьтә, кош һәм җыр телендә аңлашалар. Мәхәббәтне югары күтәрәләр, илаһилаштыралар, хисләрен һич кенә дә җиргә төшерәселәре килми.
Араларына тәкәбберлеге белән даны чыккан Исмәгыйль кергәч, без аның аларны аерасына ышанмыйбыз, бары тик, вакыйгалар ниндирәк юнәлеш алыр икән, диебрәк кенә көтәбез.
Пьеса ахырында ярсыган Исмәгыйль Хәлилне атып үтерә. Ә бит Хәлил бу эшне алданрак эшли алган булыр иде. Ул яхшылык белән җиңәренә ышана, Галиябану сүзеннән чыгарга теләми. Шактый гына горур да бит әле егетебез. Мескен кешене үтерү аның намусына тия.
Ике егет бер үк шартларда үзләрен төрле рәвешчә тота. Исмәгыйль, җиргә ташланган револьверны алып, көндәшенә атарга түбәнсенми. Һәм Хәлилнең егетлеге безнең каршыда тагын да калкуланып киткәндәй була.
Хәлилнең кыз белән үзе арасындагы мәхәббәтнең үлемне дә җиңәчәген, мәңгелек икәнлеген әйткәне раслана. Сөйгәне үтерелгәннән соң, Галиябану: «Үземне суга атып булса да, аңа бирелмәм»,— ди. Димәк, ул да мәхәббәте хакына хәтта үләргә әзер.
Хәлил һәм Галиябануның бер-берсе белән хушлашкан минутлары бик тетрәндергеч.
Хыялланыр дәрәҗәгә җиткән кызга, Хәлилнең төсе, яратулары билгесе булып, «Галиябану» җыры кала. Бу җыр аларның бер-берен унөч яшьтән сөюләре хакында. Үсмерлек чорына атлаганда яралган, ныгыган һәм йөрәкләрдән җуелмаслык мәхәббәт хакында.
Галиябану аны Хәлил «исеменә мәңгелек бүләк» дип атый.
«Галиябану» драмасы тормышка ашмаган хыяллар, мәхәббәткә табынган геройлар язмышын сөйли, дип сүзне йомгаклыйсы килә.
| Меню сайта |
|
| Посетители |
|
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
Рифә Рахман: Татар телендә 100 сочинение
|
[ Скачать с сервера (158.6 Kb)
] |
04.10.2007, 18:21:05 |
Эчтәлек
Дустым!Каләм тибрәтүгә осталык еллар дәвамында тәрбияләнә. Син түбән сыйныфларда ел фасылларын тасвирлыйсың, әти-әниең, бәйрәмнәр турында язасың. Бераз үскәч, күзаллауларың киңәйгәч, туган халкың, илең хакында уйларны кәгазь битләренә төшерәсең. Әдәби әсәрләрне тирәнрәк өйрәнә башлагач, сочинениеләр синең анда язылганнарга мөнәсәбәтеңне белдерү, аерым образларны, иҗатчы осталыгын һәм башка бик күп нәрсәләрне бәяләү чарасына әйләнә. Роман укыйсыңмы, хикәяме, повестьмы, үз фикерләреңне теркәп бара торган бул. Кулыңа каләм алгач кына, аларны бергә туплау, хәтердә яңарту кыен. Үзеңдә кызыклы фикерләр дәфтәре булдыр. Әдәбият, тормыш турында көтмәгәндә башыңа килгән уйларны, башкалар әйткән гыйбрәтле фразаларны шунда язып куярсың, һәр ятлаган шигырь, чәчмә әсәрдән өзек сочинение язганда ярдәмгә килә ала. Хәтерең начар икән, берничә теманы ачканда кулланып була торган эпиграфлар гына хәзерлә. Кайвакытта, соңгы юлны үзгәртү белән генә дә, эчтәлеккә яңа мәгънә салып була. Димәк, берничә универсаль сочинениене хатасыз язарга өйрәнү имтиханнар вакытында синең эшеңне җиңеләйтәчәк. Каләм куәтен, иҗатчы осталыгын, кешегә соклануны, яшәү — үлемгә мөнәсәбәтне чагылдырган өзекләр дә универсальлеккә ия. Югары уку йортына керүчеләр өчен программаларда күрсәтелгән һәр әсәр буенча язма эш каралган. Шулай булгач, бик яхшы беләм дип уйлаганда да, әдәбиятны программада күрсәтелгән тәртиптә кабатлап чыгу кирәк. Гадәттә, укучыга өч төр сочинение язу тәкъдим ителә. 1917 елга кадәрге мирас, бүгенге әдәбият буенча һәм ирекле темага була ул. Кайберәүләр, шуның соңгысын сайлармын әле, дип уйлый. Филологлар хәзерләүче факультетларда еш кына ирекле темаларны да әдәбият буенча бирәләр. Бу очракта әдәби әсәрне, язучы иҗатын ирекле сайлау гына күздә тотыла. Ярдәмлек — язма эшләр буенча шпаргалка (күчергеч), дип уйлый күрмәгез. Беренчедән, кеше хезмәтен үзеңнеке итеп күрсәтү караклыкка керә, үзенә хөрмәте булган кеше моңа бармас. Икенчедән, бу сочинениеләр күпчелек өчен шактый катлаулыдыр, чөнки без фәнни югарылыктагы һәм аеруча сәләтле укучылар өчен өлге булырлык язма эшләр дә тәкъдим итәргә тырыштык, күбрәк югары уку йортларына керергә хәзерләнүчеләрне күздә тоттык. Әле бит төрле олимпиадалар, конкурслар, фәнни конференцияләр дә бар. Аларда еш кына үтә хәзерлекле балаларның чыгышларын тыңларга туры килә. Китап әнә андыйларга зур ярдәмлек булсын иде. Хезмәтнең, әлбәттә, теләсә кайсы укучы өчен файдасы тиячәк. Беренчедән, ул — үрнәк эшләр җыентыгы. Аннан соң кайвакыт, дәреслек авторлары белән бәхәскә кереп, башкачарак та карашлар уздырылыр, дәреслектә әйтелеп бетмәгәннәр дә өстәлер. Белгәнебезчә, язма эшле имтиханнарның төп максаты — укучының, абитуриентның үзбашка фикер йөртү сәләтен ачу. Әгәр язма эшләр үрнәгендә укучы каләме осталык ягына аз гына үзгәрсә дә, без бик шатбыз. Китапны чыгаручылар, ихтыяҗ була калса, киләчәктә һәр сыйныф дәрәҗәсендәрәк язылган иншалар җыентыгын хәзерләүне күздә тота. Язма эшләр дәреслектән файдаланып башкарылмады, алар әсәрләрне мөстәкыйль анализлау нәтиҗәсендә туды, шунлыктан укытучылар өчен өстәмә ярдәмлек була ала. Соңгы вакытта мөгаллимнәр арасында да бәйгеләр уздырыла башлады. Язма эшләребез аларга да билгеле бер дәрәҗәдә өлге булачак. Сочинениеләрдәге карашлар башкаларныкына аваздаш та, охшамаска да мөмкин. Моннан куркырга ярамый. Аңа омтылырга кирәк. Иң мөһиме: фикереңне дәлилләргә тырышудыр. Укытучылар күңелләренә охшаган эшләрне укып, дәресләрен төрләндереп җибәрә алырлар иде. Китапка төрле характердагы сочинениеләр тупланган. Әдәби-тарихи пландагы язма эшләр арасында бәяләмә, характеристика, чагыштыру рәвешендәгеләрен очратырсыз. Ирекле темага язылганнары да җитәрлек. Алары үз эченә аерым профессия, фән, сәнгатькә кагылышлы, иҗтимагый-сәяси, әхлакый проблемаларны күтәреп чыккан публицистик сочинениеләрне, ел фасыллары, әти-әниләр турында уйларыбызны чагылдырганнарны туплаган. Язма эшләр үзләре дә фикерне җиткерү рәвеше, төзелеше, рухы, аһәңе белән бер-берсеннән нык аерылып тора. Син алардан язу осталыгыңа туры килгәнне, күңелеңә якынны үрнәккә сайлап алырсың. Әдәби әсәрләр, иҗат буенча темалар гомумирәк тә, таррак та. Хикәя яисә кечкенә бер шигырьне генә тикшергәндә, фикерләр тирәнрәк була. Теманы тар планда алу язма эшне шулай ук тирәнрәк, тәфсиллерәк һәм фәннирәк итә. Синең зур игътибарыңа да лаек булмаган әсәр бөтенләй башка, моңарчы күрмәгән яклары белән ачылып китә һәм үзенә гашыйк иттерә. Язма эшләргә куелган тема теләсә кайсы иҗатчы әсәрен билгеле бер юнәлештә өйрәнеп булганны да күрсәтә. Шул үрнәктә сез икенче бер әдип яисә шагыйрь язганнарны тикшерә аласыз. Бүгенге көндә язма эшләрдә план мәҗбүри түгел, әмма фикерен эзлекле дәвам итә алмаучылар өчен аның файдасы бар. Истә тотыгыз: кайвакыт план комачаулый да. Иреккә омтылган фикерне чикли, тоткарлый, көтелмәгән юнәлештә үсәргә мөмкинлек бирми, киртә куя. Инде план буенча да яза алмыйсың, төртелеп каласың. Шулай булгач, план план язу очен генә башкарылмасын, гамәли файдасы тисен. Еш кына укучылар, эшне тәмамлап бетергәч, аның иҗат ителү тәртибен терки. Сочинение үзе тәмам, планын гына язасы калды, дигәнне еш ишетергә туры килә. Көлке түгелмени?! Кызганыч, кайвакыт бик тирән эчтәлекле язма эшләр дә, пунктуация хаталары күп җибәрелү сәбәпле, түбән бәяләнә. Моны да онытмасагыз һәм каләмегез төшереп узган юлларга игътибарлы булырга күнексәгез иде. Автор уй-фикер, нәтиҗәне белдергән җөмләләрне һәрвакыт туры сөйләм рәвешендә язу тарафдары түгел, шул ук вакытта ул, аларның билгеле бер рәвештә күңелдә тууын яисә җәмгыятьтә таралуын күрсәтергә кирәк булганда, өтер белән аерып кую яклы һәм шулай эшләде дә. Шулай итеп, шулай булгач, шулай икән һ. б., җөмлә башында килгәндә, кереш сүз буларак каралды. Боларны искә алсагыз иде. Сочинениеләрне автор күңелдән (истә калган материал буенча) бик кыска вакыт аралыгында язды. Озын күләмлеләрен — югары уку йортларына укырга керү, кечкенә күләмле эшләрне дәрес шартларын күздә тотып башкарды. Китап авторның белем дәрәҗәсен чагылдыруны максат итми. |
|
| Категория: Сочинениеләр (иншалар) | Добавил: ilbyak-school | Автор: Рифа Рахман |
|
| Просмотров: 66356 | Загрузок: 13585 | Комментарии: 78 | Рейтинг: 3.7/54 | |
| Всего комментариев: 74 | « 1 2 … 4 5 6 7 8 » |
|
Порядок вывода комментариев: 51 Язилюша
У вас есть сочинение «Галиябану хэм Хэлил-иске гадэт-йола корбаннары»? 52 Timur
Вам что трудно догадаться??!! Правой кнопкой мыши нажмите- там будет сохранить файл как и всё!!! Ответ: Можно и просто левой кнопочкой мыши щелкнуть на ссылку под названием материала. 53 миша
помогите пожалуста нужно сочинение на тему осень 54 Rail
ЗУР РЭХМЭТ!!!!!!!!!!!!!!!!! 56 Алсу
монда «Туган ягым — яшел бишек » сочинениясы юк мени??? 57 МуЗа
у вас есть сочинение «Гаиләм-минем терәгем , байлыгым , бәхетем.» Ответ: Будет, если напишите и разместите у нас! 58 Лёлик-Кролик
Бик зур рэхмэт…Мин куптэн шундый сайтларны эзлэгэн идем…нихаять таптым!!!!! 59 Алишка
мина «ни очен Хэлил белэн Галиябанунын мэхэббэте жимерелде?» дигэн темага сочинение кирэк.. 60 Айдар
я тож не могу просматревать |
|
| 1-10 11-20 … 31-40 41-50 51-60 61-70 71-74 | |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
М. Фәйзи. «Галиябану»
Бирем. «Галиябану
һәм Хәлил − иске гадәт-йола корбаннары»
дигән темага инша языгыз.
Галиябану һәм Хәлил − иске гадәт-йола корбаннары (Инша)
М. Фәйзинең
«Галиябану» драмасы татар сәхнәсендә
1916 елдан бирле куела һәм яратып карала.
Драманың үлемсезлеге, минемчә, аның
мәхәббәт өчпочмагына корылуында һәм
музыкаль булуында.
«Галиябану»
драмасында гадәттән тыш шәхесләр,
гадәттән тыш вакыйгалар алынмый. Сюжеты
да гади генә: егет (Хәлил) белән кыз
(Галиябану) бер-берсен яраталар, алар
арасына өченче берәү (Исмәгыйль) килеп
керә. Шушы нигездә генә корылса, драма
беркемне дә дулкынландырмас иде. Автор
кызыксындыруның башка якларына да
туктала, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне дә,
байлык мәсьәләләрен дә китереп кертә.
Драманың төп
геройлары − Галиябану белән Хәлил.
Галиябану − гади авыл кызы. Аның иң зур
теләге − сөйгән егетенә кияүгә чыгып,
бәхетле булу. Аның авылның башка
кызларыннан аермасы юк диярлек: алар
кебек үк киенә, эшен эшли, җиләккә йөри,
көянтәләп су китерә, чигү чигә, шатлана,
кайгыра, әти-әнисенең сүзеннән чыкмый.
Бераз аермасы да бар-барын. Галиябану −
үз авылында гына түгел, тирә-якта да
чибәрлеге белән дан казанган кыз. «Менә
кыз дисәң кыз, чәчрәп тора, − ди яучы
карчык Бәдига. − Уңган, җитез. Ул төс
дисәң, юлыңда башыңны җуярлык». Атасы
Бәдри дә искәртә кызының төсен, буен,
акылын, белемен, җитезлеген. Ярлы кызы
булса да, авылның зур бае, матурлыгына
кызыгып, Галиябануга өйләнергә йөри.
Авыл егетләре кызга күз өстендә каш
итеп карыйлар, аңа «сандугач» дип исем
кушалар. Әлбәттә инде, бөтен яктан килгән
кызның бәхете булырга тиеш.
Галиябануның
сөйгәне − авылның ярлы егете Хәлил.
Автор аны «урта хәлле» ди, киемнәре дә
әйбәт кенә: «аягында ыспай итек, каплавыч
яка, итәкләре чигелгән күк сатин күлмәге
өстеннән төймәләми генә простойрак
пиджак кигән». Бәдига карчык аның
турында: «Хан кызын димләсәң дә, оят
китермәслек егет»,− ди. Хәлилнең сүзләре,
үз-үзен тотышы, гадәт-холкы да яучының
сүзләрен раслап тора. Авылда ул беренче
гармунчы. Шулай ук Галиябануны өзелеп
ярата.
Галиябануга
өйләнергә йөрүче икенче бер егет −
Исмәгыйль. Автор аны: «Күп җир биләүче
бай егет»,− дип таныштыра. Исмәгыйль
дә чибәрлеге, җорлыгы ягыннан кешедән
ким түгел. Үзенең бай булуын, көчле
булуын туры килгәндә искә төшерергә
ярата. «Минем исемем ишетелгәндә,− ди
Исмәгыйль үзе турында, − бөтен тирә
халкы тетрәп торалар. Минем бөтен авыл
халкын бармагымда уйнатырга кулымнан
килә». Әнә шушы кеше, Галиябануны үзенә
алырга теләп, ике яшь йөрәкнең бәхетенә
аркылы төшә. Бу эшен ахырына җиткерү
өчен, ярдәмгә Галиябануның әти-әниләрен
тарта. Бәдри − Галиябануның әтисе бик
теләп булыша. Чөнки аның кулына күп
акча, байлык керәчәк. Кызының бәхете
икенче планга күчә. Иренең һәр сүзенә
риза булып яшәгән Галимәбану аңа каршы
чыгарга кыймый, ире белән ризалаша.
Бәдри күптән инде байларның тормышына
кызыгып карый. Аның да байларча яшисе
килә. Талпынып та карый. Хезмәтче малай
да тота. Ләкин, кая инде ул Исмәгыйльләр
шикелле бай булу?! Кызын бай кияүгә
биреп, Бәдри байлар табыныннан урын
алырга тели. «…Урыны килгәндә (кулы
белән көрәп күрсәтә) чумырыбрак калырга
кирәк»,− ди ул хатынына. Башта ук
дөреслекне белгән булса да, Бәдри кызын
Хәлилгә түгел, Исмәгыйльгә бирергә
теләр иде. Чөнки биреләчәк мең тәңкә
аның аңын томалый. Бу исә − Бәдринең
бөтен хыяллары тормышка ашачак дигән
сүз. Үз хыялын тормышка ашыруда Бәдригә
гасырлардан килгән һәм дин белән
ныгытылган тәртипләр ярдәм итә. Гаиләдә
ул − ирке чикләнмәгән хуҗа. Шулай итеп,
кешенең табигый омтылышы, бәхет турындагы
хыяллары иске тәртипләр һәм иҗтимагый
тәртипләр белән каршылыкка керде.
Көчлеләр көчсезләрне буйсындырдылар,
сатып алдылар. Галиябану белән Хәлил
шуларның корбанына әверелделәр.
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
eminofeyo991
Инша / «Галиябану» драмасында мәхәббәткә табынган геройлар
«Галиябану» әсәрен Мирхәйдәр Фәйзи 1916 елда яза. Ул башта «Сәгадәтбану» дип исемләнгән була, әмма үзгәрә. Нәрсә сәбәп булган икән? Галимнәр, бәлки, бу хакта ачык беләдер, ә мин менә кыз исеменә салынган мәгънә дип уйлыйм. Пьеса героинясы үзе теләгән бәхеткә ирешә алмый бит. Шулай булгач, аны «бәхетле кәләш» дип йөртмәү, «бөек кыз» дип атау хәерлерәк. Һәм бу исем Галиябануның җисеменә дә бик ятышлы.
Инде Галиябану дидеңме, күңелгә Хәлил килә. Бер-берсен сөйгән кыз һәм егет саф хисле, хезмәт сөючән, гаделлек яклы геройлар булып истә калган. Җырга-биюгә дә бердәй оста алар. Бик тә пар үзләре. Күкләрдә очып йөриләр. Табигатьтә, кош һәм җыр телендә аңлашалар. Мәхәббәтне югары күтәрәләр, илаһилаштыралар, хисләрен һич кенә дә җиргә төшерәселәре килми.
Араларына тәкәбберлеге белән даны чыккан Исмәгыйль кергәч, без аның аларны аерасына ышанмыйбыз, бары тик, вакыйгалар ниндирәк юнәлеш алыр икән, диебрәк кенә көтәбез.
Пьеса ахырында ярсыган Исмәгыйль Хәлилне атып үтерә. Ә бит Хәлил бу эшне алданрак эшли алган булыр иде. Ул яхшылык белән җиңәренә ышана, Галиябану сүзеннән чыгарга теләми. Шактый гына горур да бит әле егетебез. Мескен кешене үтерү аның намусына тия.
Ике егет бер үк шартларда үзләрен төрле рәвешчә тота. Исмәгыйль, җиргә ташланган револьверны алып, көндәшенә атарга түбәнсенми. Һәм Хәлилнең егетлеге безнең каршыда тагын да калкуланып киткәндәй була.
Хәлилнең кыз белән үзе арасындагы мәхәббәтнең үлемне дә җиңәчәген, мәңгелек икәнлеген әйткәне раслана. Сөйгәне үтерелгәннән соң, Галиябану: «Үземне суга атып булса да, аңа бирелмәм»,— ди. Димәк, ул да мәхәббәте хакына хәтта үләргә әзер.
Хәлил һәм Галиябануның бер-берсе белән хушлашкан минутлары бик тетрәндергеч.
Хыялланыр дәрәҗәгә җиткән кызга, Хәлилнең төсе, яратулары билгесе булып, «Галиябану» җыры кала. Бу җыр аларның бер-берен унөч яшьтән сөюләре хакында. Үсмерлек чорына атлаганда яралган, ныгыган һәм йөрәкләрдән җуелмаслык мәхәббәт хакында.
Галиябану аны Хәлил «исеменә мәңгелек бүләк» дип атый.
«Галиябану» драмасы тормышка ашмаган хыяллар, мәхәббәткә табынган геройлар язмышын сөйли, дип сүзне йомгаклыйсы килә.
Мөслим муниципаль районы
Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе
Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” әсәрен анализлау
8 нче сыйныф
Хәкимова Гөлнара Шәриповна,
Мөслим муниипаль районы
МББУ “Әмәкәй урта гомуми белем
бирү мәктәбе”нең югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
-әсәрдә кеше бәхете проблемасы куелышын ачыклау;
-драма әсәрен анализлау күнекмәләрен камилләштерү;
-укучыларда кеше язмышына карата дөрес караш тәрбияләү.
Җиһазлау:
Видеопроектор, интерактив такта, драматургның портреты, китап күргәзмәсе, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”.
Дәрес тибы: әсәргә анализ ясау
Дәрес төре: дәрес-дискуссия
Метод һәм алымнар: проблемалы сорау кую, индивидуаль, әңгәмә, төркемнәрдә эш, өлешчә эзләнү.
Дәрес барышы:
I.Оештыру моменты.
II.Уңай психологик халәт тудыру.
Слайд 1. “Галиябану” көе уйный.
III.Белемнәрне актуальләштерү.
Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Бүгенге дәресебездә мин сезне “Бәхет йолдызы нигә сүнә?” дигән темага сөйләшүгә чакырам. Уйлап карыйк әле, кеше кайчан бәхетле була? (Җаваплар тыңлана.)
Укытучы. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә бәхет сүзенә түбәндәгечә билгеләмә бирелә: ”Бәхет ул-тулы канәгатьләнү хисе. Бәхет-көрәш ул. Бәхетле кеше- бәхет хисләрен кичерүче, бәхеткә ия булучы.”
-Әйе, укучылар. Мин сезнең белән килешәм. Чыннан да, бәхетле булу өчен яраткан кешеләр дә, яраткан эшең дә, сәламәтлек тә, яхшы мөнәсәбәт тә, яхшы җәмгыять тә кирәк. Бәхет турында соравым юкка гына түгел. Бәхетле җәмгыять, кеше бәхете, хатын-кыз бәхете -әдипләребезне уйландырган тема. Без кеше бәхете, хатын-кыз бәхете, аның язмышы турында нинди әсәрләр укыдык?
Көтелгән җавап. М.Фәйзи “Галиябану”, Ф.Әмирхан “Хәят” һ.б.
Слайд 2.
IV.Төп өлеш.
Укытучы. Әйдәгез, “”Галиябану” әсәренә якынрак килик. Укучылар, әсәр ничәнче елда языла? Тарих фәненнән алган белемнәргә дә таянып, чорга бәя бирик.
Көтелгән җавап. 1916 елда. Революция алды еллары, сугыш чоры, авыр еллар.
Укытучы. Әсәр язучы иҗатының кайсы чорында языла?
Көтелгән җавап. М.Фәйзи иҗаты әдәбиятта үз урынын тапкан чорда.
Укытучы. Әсәр нинди төргә керә? Жанры буенча нинди?
Көтелгән җавап. Драма төре, жанры- мелодрама, музыкаль драма.
Укытучы. Әсәр нәрсә турында?
Көтелгән җавап. Мәхәббәт турында. Әсәрдә Галиябану һәм Хәлил мәхәббәте тасвирлана.
Укытучы.Дөрес. Ә менә аларның мәхәббәтенә нәрсә каршы килә? Туачак бәхетне нәрсә җимерә? Конфликт нинди җирлектә туа?
Слайд 3. Мәхәббәт өчпочмагы.
Укытучы.Каршылыкка кергән көчләрне, персонажларны ачыклагач, аларның теләк-омтылышларын аңлагач, бу сорауга җавап бирербез. Хәзер төп геройларга бәя бирик.Галиябану образы сездә нинди хисләр уятты? Аңа нинди бәя бирер идегез? (Экранда Галиябану)
Слайд 4
Җаваплар:
-Галиябану образы- матурлык символы.Татар кызларына хас булган тугрылык, уңганлык, булганлык символы. Ул – идеаль образ.
Галиябану — үз авылында гына түгел, тирә-якта да чибәрлеге белән дан казанган кыз. Эчке матурлыгы, рухи дөньясы исә тышкы матурлыгына тиң. Ярлы кызы дип тормый, авылның зур бае Исмәгыйль, Галиябануның матурлыгына кызыгып, өйләнергә йөри. Авыл егетләре Галиябануга күз өстендә каш итеп карыйлар, кызга «сандугач» дип исем кушканнар.
Укытучы. Әсәрдән мисаллар китерегез.
-«Менә кыз дисәң кыз, чәчрәп тора,— ди яучы карчык Бәдига. — Уңган, җитез. Ул төс дисәң, юлыңда башыңны җуярлык». Атасы Бәдри дә, бик кәперәеп, кызны мактап җибәрә: «Уйнамагыз сез Галиябану белән. Ул алдата торган бала түгел, төсен, буен, акылын, фигылен, белемен, җитезлеген, үткерлеген ходай «мә сиңа!» дип биргән дә куйган инде».
Укытучы. Ниһаять, Галиябануның теленә игътибар итик. Гасырлар буе нужа кууга, культурадан читтә торуга дучар ителгән авылның көндәлек сөйләшүендәге тупаслык һәм ямьсезлекне очратмассыз аның телендә.
Укытучы. Әсәрдән мисаллар китерегез.
«Беркөн кайдан, күкрәгемнең кайсы җиреннән алып кына җырладым икән мин бу көйне», «Юлыгызга фәрештәләр гөл сипсен!», «Унөч яшемнән алып йөрәгемә кереп утырган Хәлилем бар чагында, аның кызыксыз байлыгына бер дә исем китми».
Укытучы.Уңган кыз икәнлеге каян күренә?
Көтелгән җавап. Автор аны “алъяпкычтан” ди. Алъяпкыч ул- уңганлык, булганлык символы. Галиябану чигү чигә, җырлый , үзе дә җыр чыгара.
Укытучы. Галиябану образы татар әдәбиятындагы кайсы образга якын?
Көтелгән җавап. Ф.Әмирханның “Хәят” повестендагы Хәят образына якын.
Укытучы. Әйдәгез әле, бу ике образны чагыштырыйк, охшаш һәм аермалы якларын табыйк. (Тактага язу. Дәфтәрдә дә эш)
Охшашлыгы Аермасы
Тышкы матурлык Эчке матурлык
Хатын-кыз идеалы Социаль хәлләре
Шөгыльләре
Бәхет өчен көрәш
Слайд 5.
Укытучы. Ни өчен бу ике образ да идеаль образлар?
Көтелгән җавап. Ф.Әмирханның хатын-кыз идеалы — Хәят. Ул 20 гасыр башында татар хатын-кызларын шундый итеп күрергә тели. Чөнки ул Казанда туган язучы. Ә М.Фәйзи , киресенчә, авылда туып-үскән хезмәтче баласы. Аңа авыл тормышы якын. Аның өчен идеал- Галиябану.
Укытучы. Укучылар, ничек уйлыйсыз, бу образларның кайсы өстенрәк соң?
Көтелгән җавап. Әлбәттә, Галиябану. Чөнки ул образ халыкчанрак та, тормышчан да, рухи яктан да баерак.Табигать кочагында туып- үскәнлектән, аның эчке дөньясы да матуррак. Шулай ук Галиябануның уңганлыгы, җитезлеге, зирәклеге, җыр чыгарырга сәләтле булуы да Хәяттан өстен итә.
Укытучы. Бик дөрес, укучылар. Белгәнегезчә, автор башта әсәренең исемен “Сәгадәтбану” дип куйган була. Соңыннан ”Галиябану”га үзгәртә. Ни өчен?
Көтелгән җавап. Чөнки сәгадәт ул- бәхет дигән сүз. Ә героиня бәхеткә ирешә алмый. Ә Галия- бөек дигән сүз.Ул мәхәббәте белән бөек.
Слайд 6.
Укытучы. Галиябануның сөйгәне Хәлилгә нинди сыйфатлар хас? Портреты.
Көтелгән җавап. Хәлил “21 яшендә, күпне күргән егет” дип бирелә. Өстенә простойрак пиджак кигән-башкалардан өстен түгел. Пиджак ул татар киеме түгел, Европадан кергән. Бу- татар да зур дөньяга кушылып ята, күтәрелешкә әзер дигән сүз.
Хәлил -гади, беркатлы, әхлаклы, хисләргә бай. Аның күңел дөньясы тирән. Рухи дөньясы бай булса, кеше әхлаксыз була алмый. Ул тәвәккәл, аның белән хис идарә итә, акыл түгел.
Укытучы. Ни өчен?-
Көтелгән җавап. Чөнки аның Галиябануны алып китәргә акчасы да, өе дә юк.
Укытучы. Нинди нәтиҗә ясарга була?
Көтелгән җавап. Хис белән генә максатка ирешеп булмый, акыл кирәк!
Укытучы. Бу образ типикмы?
Көтелгән җавап. Әйе. Хәлил-шул чор татар татар дөньясында күпчелекне тәшкил иткән, кыйбласы төгәл билгеләнмәгән, киләчәге төгәл билгеле булмаган татарның төп массасы.
Укытучы. Хәлил белән Галиябану икесе дә бәхеткә лаек. Ләкин бәхетсезлек упкынына очалар. Галиябану һәм Хәлил мәхәббәте нинди каршылыкка очрый? Туачак бәхетне нәрсә җимерә?
Көтелгән җавап. Ике яшь йөрәкнең бәхетенә Исмәгыйль каршы төшә.
Слайд 7.
Укытучы. Исмәгыйльгә нинди бәя бирер идегез? Портреты.
Көтелгән җавап. Аягында американ итек. Бу аның кешедән өстен булуын, ыспайлыгын күрсәтә. Күзгә чалынмаган киң чалбар- намуссыз юл белән байлык туплау. Ул эчке дөньясын яшерә.Өстендә әйбәт тужурка. Бу аның халык арасында байлыгын күрсәтә.
Укытучы. Бу образ җыелма образмы?
Көтелгән җавап. Әйе, алар- авылның авторитетлы кешеләре, татар җәмгыятенең өстен вәкилләре.
Укытучы. Исмәгыйльгә Галиябану ни өчен кирәк?
Көтелгән җавап. Өстенлеген исбатлау өчен. Чөнки Галиябану чибәр, уңган, булган.
Укытучы.Ул аны яратамы?
Көтелгән җавап. Юк, аның Галиябануга карата хисе юк. Исмәгыйльнең уңганлыкка, булганлыкка , матурлыкка баш буласы килә. Чөнки ул сыйфатлар аның үзендә юк. “Кыз минеке булырга тиеш” дигән теләк-омтылышы яшьләрнең мәхәббәтенә киртә була.Чөнки ул үзен өстен санарга өйрәнгән. Байлыгы белән дә , дәрәҗәсе белән дә. Әсәрдә Исмәгыйль — шулай бозылган егет. Байлыгы аны үзен башкалардан өстен тотарга , буйсындырырга өйрәткән.
Укытучы. Укучылар, шушы урында мин сезгә видеосюжет карарга тәкъдим итәм.
Слайд 8. “Галиябану” әсәреннән өзек күрсәтелә..
Укытучы.Әсәрнең сюжет композициясен ачыклыйк .
Көтелгән җавап. Беренче пәрдә –экспозиция. Катнашучы геройлар белән танышабыз . Автор аларның теләк-омтылышлары, эш-гамәлләре, характер сыйфатлары турында белешмә бирә.
Без карап киткән өзек – әсәрнең төенләнеше. Аңлашылмаучылык килеп чыга. Хәлилдән яучы булып килгән Бәдига абыстайны Бәдри белән Галимәбану Исмәгыйльдән дип белеп, кызларын бирергә риза булалар.
Укытучы. Вакыйгалар үстерелә. Драманың конфликты нидән гыйбарәт? Ул кемнәр арасында формалаша?
Слайд 9.
Көтелгән җаваплар.
1.Хәлил-Исмәгыйль каршылыгы. Аның нигезендә Хәлилнең мәхәббәт
хисе белән Исмәгыйльдәге “кыз минеке булырга тиеш” дигән теләк-омтылышның бәрелеше ята.
2. Исмәгыйль –Галиябану. Әлеге бәрелештә мәхәббәт хисе Исмәгыйльнең “кызыксыз байлыгы”ннан өстен куела, мәхәббәткә дан җырлана.
3. Исмәгыйль- Бәдри. Бу каршылык эчендә Бәдринең байлыкны үз кызы бәхетеннән дә өстен куюы ачыклана.
4.Бәдри-Галиябану. Автор бу каршылык аша кеше характерындагы комсызлык, акча-байлыкка омтылыш гаилә тормышын гарипләндерә, кеше бәхетен , гомумән, кешелек кыйммәтләрен җимерә дигән фикерне раслый.
Слайд 10. Нәтиҗә ясау.
Укытучы.Димәк, шушы ярдәмче каршылыклар әсәрнең төп конфликты акча, байлык хатын-кызны бәхетле итә дигән иске караш белән саф мәхәббәт арасында формалаша. . Яшьләрнең саф мәхәббәтенә бу гына киртә булмас иде, тагын нәрсә каршы килә?
Көтелгән җавап. Иске гореф-гадәтләр. Байлык, акчага кызыгу Бәдри белән Галимәбануны исертә. Байлык, акча, дәрәҗә хатын –кызны бәхетле итә дигән иске караш яши алар күңелендә. Шуның белән кызларын фаҗигагә этәрәләр дә.
Слайд 11. Видеоклип карау. “Галиябану” җыры. Башкара Рафаэль Ильясов.
Укытучы.Бу өлеш әсәр сюжетының кайсы элементына туры килә?
Көтелгән җавап. Кульминацион нокта (Үз бәхетләре өчен көрәшүнең соңгы юлын – яшерен рәвештә никах укытуны сайлаган яшьләр белән Исмәгыйльнең очрашуы) һәм фаҗигале чишелеш (Хәлилнең атылуы)
Укытучы. Драматург нинди проблемалар күтәрә?
Көтелгән җаваплар:
-мәхәббәт хисенең зурлыгы; Галиябану шәхси бәхете , мәхәббәте хакына чынбарлыкка каршы чыга;
-драматург мәхәббәткә дан җырлау аша кеше бәхете мәсьәләсен күтәрә;
-мәхәббәт һәм байлык проблемасы.
Укытучы. Әсәрнең деясе нидән гыйбарәт ?
Көтелгән җавап. Дөньяда акчага сатып алынмый торган хисләр дә бар-мәхәббәт, дуслык хисләре. Акча, мал-мөлкәт, байлыкның акыл һәм зыялылык белән эш иткәндә генә кешегә, халыкка, милләткә файда китерүе раслана.
Укытучы. Әсәрнең әһәмияте нинди?
Көтелгән җавап. Чын сөюне зурлау. Бу проблемалар бүген дә актуаль.
Укытучы. Укучылар, әсәр геройларын күздә тотып, 20 йөз башы егетләрен , кызларын 21 гасыр яшьләре белән чагыштырып, ни әйтә аласыз? Бер гасырлык чорда кешеләр кеше буларак үзгәргәнме? Бу эшне төркемнәрдә башкарырбыз.
Төркемнәргә эш бирелә.
1 төркем. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр
Көтелгән җавап. Кешеләр арасында мөнәсәбәтләр һәрвакыт киеренке булган. Социаль тигезсезлек низаглар чыгуга китергән, ул хәзер дә шулай. Яхшы күңелле , ярдәмчел кешеләр тормышта һәрвакыт бар.
2 төркем. Галиябану-Хәлил мәхәббәте
Көтелгән җавап. Хәлил=Галиябану мәхәббәте зур хөрмәткә лаек, алар кавышкан булсалар, хәзерге парлар кебек аерылышмаслар иде. Хәлил кебек мәхәббәте өчен корбан булырга әзер булган егетләр хәзер юк диярлек. Галиябанудагы сафлык, олы мәхәббәт, кешелеклелек сыйфатлары яшьләргә үрнәк булырлык.
3 төркем. Байлык җәмгыятьтә нинди урын тота?Акча, байлык кирәкме?
Көтелгән җавап. Байлыкка табыну, акча ярату сыйфатлары ике чор кешеләренә дә хас.
-Ул зур көчкә ия.Әлбәттә кирәк, әгәр дә үз көчең белән табылган булса, кешелеклелек сыйфатларына киртә булмаса.
Укытучы. Еш кына байлык ияләре әхлаклылык, намус, зыялылык кебек сыйфатлардан мәхрүм булалар. Ни өчен?
Көтелгән җавап. Чөнки байлык һәм акча рәхәт тормыш бирә. Бигрәк тә хәрам мал , тир түкми генә табылган байлык шулай. Мондый тормыш кешене рухи яктан гарипләндерә.
V. Йомгаклау.
Укытучы. Укучылар, менә без М.Фәйзинең “Галиябану” әсәренә анализ ясадык. Галиябану белән Хәлил үзләренең бәхет йолдызларын кабызмакчы булдылар. Бәхет йолдызлары сүнде. Ни өчен икәнен ачыкладык.
Нәтиҗә. Әсәрдә автор кеше бәхете мәсьәләсен күтәреп , ул саклауга һәм яклауга мохтаҗ дигән фикер үткәрә. Саф һәм керсез мәхәббәткә дан җырлана. Акча- байлык акыл белән эш иткәндә генә файда китерә, дигән нәтиҗәгә киләбез.
VI.Өй эше 2 вариантта бирелә:
1) “Бәхет йолдызы нигә сүнә?” дигән темага сочинение язарга.
2) “М.Фәйзинең “Галиябану” әсәрендә кеше бәхете мәсьләсе”. Фәнни-тикшеренү эше.
«Галиябану» драмасында мәхәббәткә табынган геройлар
«Галиябану» әсәрен Мирхәйдәр Фәйзи 1916 елда яза. Ул башта «Сәгадәтбану» дип исемләнгән була, әмма үзгәрә. Нәрсә сәбәп булган икән? Галимнәр, бәлки, бу хакта ачык беләдер, ә мин менә кыз исеменә салынган мәгънә дип уйлыйм. Пьеса героинясы үзе теләгән бәхеткә ирешә алмый бит. Шулай булгач, аны «бәхетле кәләш» дип йөртмәү, «бөек кыз» дип атау хәерлерәк. Һәм бу исем Галиябануның җисеменә дә бик ятышлы.
Инде Галиябану дидеңме, күңелгә Хәлил килә. Бер-берсен сөйгән кыз һәм егет саф хисле, хезмәт сөючән, гаделлек яклы геройлар булып истә калган. Җырга-биюгә дә бердәй оста алар. Бик тә пар үзләре. Күкләрдә очып йөриләр. Табигатьтә, кош һәм җыр телендә аңлашалар. Мәхәббәтне югары күтәрәләр, илаһилаштыралар, хисләрен һич кенә дә җиргә төшерәселәре килми.
Араларына тәкәбберлеге белән даны чыккан Исмәгыйль кергәч, без аның аларны аерасына ышанмыйбыз, бары тик, вакыйгалар ниндирәк юнәлеш алыр икән, диебрәк кенә көтәбез.
Пьеса ахырында ярсыган Исмәгыйль Хәлилне атып үтерә. Ә бит Хәлил бу эшне алданрак эшли алган булыр иде. Ул яхшылык белән җиңәренә ышана, Галиябану сүзеннән чыгарга теләми. Шактый гына горур да бит әле егетебез. Мескен кешене үтерү аның намусына тия.
Ике егет бер үк шартларда үзләрен төрле рәвешчә тота. Исмәгыйль, җиргә ташланган револьверны алып, көндәшенә атарга түбәнсенми. Һәм Хәлилнең егетлеге безнең каршыда тагын да калкуланып киткәндәй була.
Хәлилнең кыз белән үзе арасындагы мәхәббәтнең үлемне дә җиңәчәген, мәңгелек икәнлеген әйткәне раслана. Сөйгәне үтерелгәннән соң, Галиябану: «Үземне суга атып булса да, аңа бирелмәм»,— ди. Димәк, ул да мәхәббәте хакына хәтта үләргә әзер.
Хәлил һәм Галиябануның бер-берсе белән хушлашкан минутлары бик тетрәндергеч.
Хыялланыр дәрәҗәгә җиткән кызга, Хәлилнең төсе, яратулары билгесе булып, «Галиябану» җыры кала. Бу җыр аларның бер-берен унөч яшьтән сөюләре хакында. Үсмерлек чорына атлаганда яралган, ныгыган һәм йөрәкләрдән җуелмаслык мәхәббәт хакында.
Галиябану аны Хәлил «исеменә мәңгелек бүләк» дип атый.
«Галиябану» драмасы тормышка ашмаган хыяллар, мәхәббәткә табынган геройлар язмышын сөйли, дип сүзне йомгаклыйсы килә.
Всего ответов: 1
Инша / «Галиябану» драмасында мәхәббәткә табынган геройлар
«Галиябану» әсәрен Мирхәйдәр Фәйзи 1916 елда яза. Ул башта «Сәгадәтбану» дип исемләнгән була, әмма үзгәрә. Нәрсә сәбәп булган икән? Галимнәр, бәлки, бу хакта ачык беләдер, ә мин менә кыз исеменә салынган мәгънә дип уйлыйм. Пьеса героинясы үзе теләгән бәхеткә ирешә алмый бит. Шулай булгач, аны «бәхетле кәләш» дип йөртмәү, «бөек кыз» дип атау хәерлерәк. Һәм бу исем Галиябануның җисеменә дә бик ятышлы.
Инде Галиябану дидеңме, күңелгә Хәлил килә. Бер-берсен сөйгән кыз һәм егет саф хисле, хезмәт сөючән, гаделлек яклы геройлар булып истә калган. Җырга-биюгә дә бердәй оста алар. Бик тә пар үзләре. Күкләрдә очып йөриләр. Табигатьтә, кош һәм җыр телендә аңлашалар. Мәхәббәтне югары күтәрәләр, илаһилаштыралар, хисләрен һич кенә дә җиргә төшерәселәре килми.
Араларына тәкәбберлеге белән даны чыккан Исмәгыйль кергәч, без аның аларны аерасына ышанмыйбыз, бары тик, вакыйгалар ниндирәк юнәлеш алыр икән, диебрәк кенә көтәбез.
Пьеса ахырында ярсыган Исмәгыйль Хәлилне атып үтерә. Ә бит Хәлил бу эшне алданрак эшли алган булыр иде. Ул яхшылык белән җиңәренә ышана, Галиябану сүзеннән чыгарга теләми. Шактый гына горур да бит әле егетебез. Мескен кешене үтерү аның намусына тия.
Ике егет бер үк шартларда үзләрен төрле рәвешчә тота. Исмәгыйль, җиргә ташланган револьверны алып, көндәшенә атарга түбәнсенми. Һәм Хәлилнең егетлеге безнең каршыда тагын да калкуланып киткәндәй була.
Хәлилнең кыз белән үзе арасындагы мәхәббәтнең үлемне дә җиңәчәген, мәңгелек икәнлеген әйткәне раслана. Сөйгәне үтерелгәннән соң, Галиябану: «Үземне суга атып булса да, аңа бирелмәм»,— ди. Димәк, ул да мәхәббәте хакына хәтта үләргә әзер.
Хәлил һәм Галиябануның бер-берсе белән хушлашкан минутлары бик тетрәндергеч.
Хыялланыр дәрәҗәгә җиткән кызга, Хәлилнең төсе, яратулары билгесе булып, «Галиябану» җыры кала. Бу җыр аларның бер-берен унөч яшьтән сөюләре хакында. Үсмерлек чорына атлаганда яралган, ныгыган һәм йөрәкләрдән җуелмаслык мәхәббәт хакында.
Галиябану аны Хәлил «исеменә мәңгелек бүләк» дип атый.
«Галиябану» драмасы тормышка ашмаган хыяллар, мәхәббәткә табынган геройлар язмышын сөйли, дип сүзне йомгаклыйсы килә.
mashylya077_zn
