МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН
«Отдел образования» Администрации муниципального района Краснокамский район Республики Башкортостан
На республиканский конкурс сочинений
«Пою мою республику», посвященный Дню
Республики Башкортостан и Году российского кино
Тукай в наших сердцах
Выполнила: Салимова Динара, ученица 11 класса
Муниципального бюджетного общеобразовательного
учреждения «Школа – интернат среднего (полного) общего образования с.Новокабаново»
муниципального района Краснокамский
район Республики Башкортостан
(МБОУ Школа – интернат с.Новокабаново МР Краснокамский район РБ)
Учитель: Салимова Линара Гависовна
2016 г.
Көз мәле. Әкрен генә яфраклар коела. Без бәрәңге алабыз, ә урамда малайлар пыр тузып уйнап йөри. Бик матур итеп киенгәннәр, шат күңелле, көләч йөзле, шаян малайлар. Ирексездән Тукай искә төшә… Кызганыч тормыш кичергән, ятимлек михнәтләрен татыган, оядан-ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бер сабый…
Габдулла Тукай… Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала? Юктыр.
Тукай үзенең иҗаты, шигырьләре белән халкыбызның хис-тойгыларын җиңел, шома, искиткеч матур бер телдә әйтеп бирә алды. Тукай – халыкның уй-кичерешләре белән яшәп, бервакытта да аңардан аерылмады. Шуңа күрә без аны халык шагыйре дип атыйбыз.
Тукай – татарның җаны. Ул татарны эче катканчы көлдерә ала, ул татарның йөрәген өздереп-өздереп елата ала. Аның күпчелек шигырьләренең үзеннән-үзе җырлап торуларына игътибар итми мөмкин түгел. Аның “Әллүки”, “Тәфтиләү”, “Зиләйлүк”, “Туган тел” кебек җырлары шулкадәр халыклашкан. Бу моңнардан һәркем үз күңелендәге хисләргә аваздашлык таба. “Туган тел” җыры исә – татарларның гимны ул. Әдәби-музыкаль кичәләр, төрле милли бәйрәмнәр дә шушы җыр белән тәмамлана.
Тукай – балаларның үз шагыйре, ул аларча сөйләшә, алар дөньясында яши. Шагыйрь дөньяны балалар күзе белән күрә. Ул үзе дә сабыйга әйләнә. Татар әдәбиятының алтын фондына кергән “Шурәле”, “Су анасы” кебек әсәрләре белән безне гаҗәеп әкияти булган серле дөньяга алып керә, бераз сискәндерә, юата. Бу әсәрләр бүген дә композиторларга, рәссамнарга, драматургларга, артистларга көч һәм илһам биреп тора.
Тукайның авыр тормышта яшәве һәм фаҗигале үлеме безнең күңелләрне тетрәндерә. Ачлык, ятимлек, фәкыйрьлек, рәхимсез чир… Җәллад балтасы гомер буена аның баш очында асылынып торган. Менә шушы авыр шартларда иҗат иткән шагыйрь милләткә бай мирас калдыра. Ә бит дөньядан китеп барганда Тукайга нибары егерме җиде яшь кенә булган…
Бөек Тукайның үлмәс әсәрләре безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала.
Чыннан да Тукайга күңел тора-тора әйләнеп кайта. Күп кенә язучыларыбыз, галимнәребез әле дә булса аның тормыш юлын, иҗатын өйрәнүне дәвам итәләр. Сөекле шагыйребез турында күп кенә әсәрләр иҗат ителде.
Әйе, Габдулла Тукай иҗаты – серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый, укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул – бөек шагыйрь!
Мин – татар кызы. Минем милләтем – бөек татар милләте. Тукай кебек бөек шагыйрь иҗатын белүем белән горурланам.
Һәр ел саен халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Сәхнәләрдә, мәйданнарда, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр уздырыла. Анда аның үлемсез әсәрләре яңгырый, әкиятләре сәхнәләштерелә.
2013нче елда беренче тапкыр уздырылган «Тукай моңнары” конкурс-фестивалендә мин, башта районда җиңеп, аннары республикада катнашу бәхетенә ирештем. Ел саен бу конкурка зур җаваплылык белән әзерләнәм. Ә быел исә мәктәпнең иҗади төркем укучылары, Тукай әкиятләрен заманча сәхнәләштереп, Уфада беренче урын яулады!
Габдулла Тукай… Синең гомерең нәкъ умырзая чәчәге кебек кыска булды. Әмма иҗат иткән әсәрләрең – мәңгелек!
Синең алдыңда баш иябез, бөек Тукай!
Эссе
Тукай безнең күңелләрдә
Тукай! Татар халкының йөзе, аңы, намусы, йөзек кашы. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгәндер. Чыннан да, Тукай – ул татарның Пушкины, Даниянең Андерсыны, немецларның – Гетесы. Ул үзенең барлыгы белән милләтебезнең байлыгын, тәрбиялелеген, укымышлылыгын, тырышлыгын дәлилли торган шәхес. Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, шигырь җыентыклары йөзләрчә тапкыр бастырып чыгарылды.
Габдулла – гарәп сүзе. “Аллага якын кеше” дигәнне аңлата. Ә Тукай “салават күпере” дигән мәгънә белдерә. Ул халкыбыз йөрәгендә салават күпередәй матур төсләр, эзләр калдырган.
Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай истәләген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максаты белән ЮНЕСКО халыкара оешмасы һәм Татарстан Республикасы Президенты 2011 елны Тукай елы дип игълан иттеләр. Бу – шагыйребезгә олы хөрмәт билгесе.
Бөек шагыйребез 1886нчы елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Әтисе мулла була. Габдуллага 5 ай булганда ул үлә. Әнисе, аны вакытлыча Шәрифә карчыкка калдырып, Сасна авылына кияүгә чыга. Шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башлана: ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетүләр. Әлегәчә, бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп, үз гомерендә җиде-сигез хатын-кызга “Әни” дип дәшеп караганы булмагандыр.
Һәр буын ел саен апрель аенда Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Татар халкы яраткан шагыйренең һәйкәле янына җыелып, аны котлый, чәчәкләр куя, шигырьләрен укый, җырларын җырлый. Шагыйрьнең балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авыллары, аның бай табигате белән бәйле. Шушы авылларның җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә тирән эз калдыра һәм шагыйрь бу якты эзләрне үзенең үлемсез шигырьләренә сала. Кеше күңелендә була торган намуслылык, тугърылык, гаделлек сыйфатларын Тукай шигырьләре аша җиткерергә тели. Шундый әсәрләрнең берсе – “Су анасы”. Бу әсәргә Әнвәр Бакиров көй язган. Тукай тудырган табигать баласы – Су анасы буыннан буынга күчеп яшәп килә.
Шагыйрьнең туган ягы – инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Ләкин Казан артының матурлыгы Шүрәлеле калын урманнарында, Су анасы яши торган елгаларында. Шундый гаҗәеп матур табигатьле авылы турында шагыйрь 1909 нчы елда “Туган авыл” шигырен яза. Авылдашлары бу шигырьдә сурәтләнгән чишмәне “Тукай чишмәсе” дип йөртәләр һәм кадерләп тоталар. Алмаз Монасыйпов бу шигырьгә көй язган.
Г.Тукай үзенең бу шигырендә хезмәтне бәхет чишмәсе, яшәү шатлыгы, ди. Армый – талмый эшләргә, кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнә башларга чакыра. Әдәплелеккә, эшчәнлеккә өйрәтүдә Тукай сабыйларның җанына, күңеленә салу өчен нинди үтемле, нинди тәэсирле һәм бәрәкәтле юллар салган үзенең “Кызыклы шәкерт” әсәрендә.
Мин – татар.
Нинди генә телдә сөйләшсәк тә, кайда гына яшәсәк тә, без – бер халык, без – бербөтен, без – Тукай оныклары.
«Телсез идек – Тукай безне телле итте, җырсыз идек – Тукай безне җырлы итте…» дигән девиз астында мәктәбебездә Тукай елын башлап җибәрдек. Чараларыбызның берсе “Без – Тукай оныклары” дип аталды, икенчесе “Тукайга – чәчәкләр” Тукаебыз күпкырлы булган кебек, укучылар да төрле яклап сәләтле. Кемдер уен коралында уйный, кемдер җырлый, кемдер бии.
Кечкенәләр өчен Тукай кичәсе уздырылды. Алар шигырьләр сөйләп сөендерделәр. Бәйрәмгә Шүрәле белән Былтыр да кунакка килделәр. Тукайның барлык әсәрләрендә туган җиргә мәхәббәт бар, балалар күңелләренә бу хисләрне салып куялар. Шигырьләрне сәнгатьле укырга алдан өйрәнәләр, әти-әниләренә сөйләп күрсәтәләр. Һәрберсенең “Тукай оныгы” дигән исем аласы килә. Аделина “Сабыйга” шигырен сөйләп, беренче урынны яулады.
Тукай безнең белән ел буе. Яңа елга аның Шүрәлесе безне котларга килә, бүләкләрен бирә. Хәтта рус Снегурочкасы белән дуслашып та өлгерә. Аны да “Яшел чыршы” дип җырларга өйрәтә.
Уку – беренче урында. Шуңа “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыре мәктәбебезнең уставында язылган. Тукай оныкларына “2”ле, “3”легә укып йөрү килешмәс.
«Сөйкемле Шүрәле» бәйгесендә, рәсем конкурсында катнаштык. Мәктәп китапханәсендә «Тукай безнең күңелләрдә» темасына дәрес-кичә үткәрдек. Апрельдә бездә «Туган тел атналыгы» уза. Бик матур чаралар үткәрәбез. Башлангыч сыйныфлар Тукай әкиятләрен сәхнәләштерә, витраж буяулары белән Тукай геройларын сурәтли. Йон, бисер, каен тузы, мүк тә эшкә ярап куя, чөнки Шүрәле –ул табигать баласы. Су анасы белән Былтырны өлкән класс кызлары тукымадан ясадылар. Урта звено укучылары сәнгатьле уку кичәсендә Тукай шигырьләрен сөйләде, әкиятләренә иллюстрацияләр ясады. Кәҗә белән Сарык та, Шүрәле урманы да, Су анасының матурлыгы да яшь рәссамнар күзеннән читтә калмады.
Ә безнең өчен иң кызыгы – ул ярминкә. Без аны «Милли ашлар ярминкәсе» дип атыйбыз. Ярминкә һәр елны сөекле шагыйребезнең туган көне алдыннан оештырыла.
Шәһәребез Тукай районына карый, әллә шуңа Тукай тормышыбызга ныкъ үтеп кергән. Чәчәкләр бәйрәме бөек шагыйребезгә чәчәкләрдән мәдхия җырлау булды. Тукай геройлары тату булган кебек, Тукай оныклары да дус, ярдәмләшеп яшәсеннәр.
Мин – татар.
Нинди генә телдә сөйләшсәк тә, кайда гына яшәсәк тә, без – бер халык, без – бербөтен, без – Тукай оныклары.
Башкарды: Яр Чаллы шәһәре МБОУ “СОШ №28” 11 А сыйныф укучысы Бадыгина Адиля Ильсуровна
Укытучы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Купчакова Әлфия Фаикъ кызы
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Бадыгина Адиля Ильсуровна |
11А |
МБОУ «СОШ №28» города Набережные Челны |
Купчакова Альфия Фаиковна |
Литературное творчество — эссе |
метки: Байлыгы, Башка, Нигъм, Барлык, Республика, Башкортостан, Мульт, Тукайн
Районный конкурс сочинений
посвященный Дню Республики Башкортостан и Году
«Пою мою республику»
/На татарском
Тукай безне
Выполнила:
Халилова Назиля
МБОУ СОШ им. Ф.Ахмалетдинова
с. Ахметово
Муниципального района
Кушнаренковский район
Республики Башкортостан
Руководитель:
Хаммадиева И.Р.,
учитель татарского языка.
201 6 -201 7 учебный год
Сөекле Тукаебыз тормышы һәм иҗаты белән минем беренче танышуым балалар бакчасына йөргән чагыма туры килгән иде. Аның балалар өчен язылган “Кәҗә белән сарык” әкияте, “Бала белән күбәләк”, “Мияубикә”, “Кызыклы шәкерт”, “Шаян песи” кебек шигырьләре әле хәзер дә көмеш кыңгыраулар сыман колагымда яңгырыйлар.
Шагыйрь: «Һич сине куркытмасыннар Шүрәле, җен һәм убыр — барчасы юк сүз, аларның булганы юктыр гомер”, — дип кисәтеп язса да, урманда йөргән чакта артымнан Шүрәле басып җитәр дә, “кети-кети” уйнарга чакырыр, ә елгадан Су анасы килеп чыгар кебек тоела иде. Бу инде Тукаебызның иҗатындагы сурәт-рәвешләрнең тирән тәэсиредер.
– Габдулла Тукайның татар мультфильмнары башында тора, — дип тә әйтер идем. Без аларны беренче татар мультфильмнарыбызда күрдек, “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре, “Бала белән күбәләк”не укыганда андагы вакыйгалар күз алдыгызда җанланмыймыни? Җанлана һәм ничек кенә әле! Алай гына да түгел, Тукай иҗаты – мультфильмнар өчен мәңге бетмәс чыганак ул. Балага мультфильмны берничә секунд кына карат, ул аның татарныкы икәнен, һичшиксез, әйтеп бирер. Димәк, татар аннимациясе башында Тукай тора.
4 стр., 1902 слов
Татарстанда татар телен саклау,үстерү һәм өйрәнү материал (10 класс)
… рнәкләре, горурлык хисләре уятырлык вакыйгалар бик куп. Татар халкына милли горурлык тәрбияләү өчен бик әһәмиятле һәм н … Сәйдәшев, Софья Гобәйдуллина кебек бөек композиторлар, кино йолдызларыбыз Марат … үзеңнең туган татар телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой–шагыйрь Муса Җәлил … беренче чиратта гаиләдә сеңдерелә. Гаиләдә, аннан соң балалар бакчасында, башлангыч мәктәптә туган телендә тәрбияләнгән бала …
Мультфильм ул тәрбия, белем бирү һәм телгә өйрәтү чарасы әле. Тукай иҗаты буенча эшләнгән 30 артык мультфильмны барлык балалар да яратып карый.
Габдулла Тукайның тагын бер асыл сыйфаты — татар җырын, татар моңын сөюе. “Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә, мин соң туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә, байлыкка ия була алыр идеммени”, — дип яза ул. “Мин кечкенәдән үк җырчы идем, — диелгән шагыйрьнең хәтимәсендә дә (соңгы сүзендә).
— Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем”.
Ишеттем мин кичә берәү
җырлый
Чын безнеңчә матур, милли
көй.
Башка килә уйлар
төрле-төрле
Әллә нинди зарлы, моңлы
көй…
Аның “Әллүки” җырының сүзләре дә, моңы да беркемне дә битараф калдырмас, мөгаен.
Мин үзем дә авыл
Тукай иҗаты күңелемнең нечкә кылларын тибрәндермәсә, бу юлларны язу мөмкин булыр идемени? Милли тел һәм милли моң бер-берсеннән башка яши алмаган кебек, телебез дә милләтебездән аерылып, ялгызлыкка дучар булмасын иде.
Габдулла Тукай татар халкы өчен җаны-тәне белән янучы, йөрәге яшәү дәрте белән тулы булган шагыйрь. Аның шигырьләре гүзәл яшь кызга, илаһи җәннәт бакчасына һәм гашыйк йөрәккә тиң. Менә нинди ул — Тукай!!! Тукай мәңге безнең күңелләребездә.
Районный
конкурс сочинений,
посвященный
Дню Республики Башкортостан и Году российского кино
«Пою
мою республику»
/На
татарском языке/
Тукай
безнең күңелләрдә
Выполнила:
Халилова Назиля, обучающаяся 7 класса
МБОУ СОШ им. Ф.Ахмалетдинова
с. Ахметово
Муниципального
района
Кушнаренковский
район
Республики
Башкортостан
Руководитель:
Хаммадиева И.Р.,
учитель татарского языка.
2016-2017 учебный год
Тукай безнең
күңелләрдә
Исеме һәм иҗаты белән татар
әдәбияты тарихында иң олы урын алган, әдәбият күгендә иң якты йолдыз булып
янган Габдулла Тукайның мирасы, әдәби әсәрләренең рухи байлыгы милләтебезнең
горурлыгы булып тора.
Сөекле
Тукаебыз тормышы һәм иҗаты белән минем беренче танышуым балалар бакчасына
йөргән чагыма туры килгән иде. Аның балалар өчен язылган “Кәҗә белән сарык”
әкияте, “Бала белән күбәләк”, “Мияубикә”, “Кызыклы шәкерт”, “Шаян песи” кебек
шигырьләре әле хәзер дә көмеш кыңгыраулар сыман колагымда яңгырыйлар.
Шагыйрь:
«Һич сине куркытмасыннар Шүрәле, җен һәм убыр — барчасы юк сүз, аларның
булганы юктыр гомер”, — дип кисәтеп язса да, урманда йөргән чакта артымнан Шүрәле
басып җитәр дә, “кети-кети” уйнарга чакырыр, ә елгадан Су анасы килеп чыгар
кебек тоела иде. Бу инде Тукаебызның иҗатындагы сурәт-рәвешләрнең тирән тәэсиредер.
– Габдулла
Тукайның татар мультфильмнары башында тора, — дип тә әйтер идем. Без аларны
беренче татар мультфильмнарыбызда күрдек, “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре, “Эш
беткәч уйнарга ярый” шигыре, “Бала белән күбәләк”не укыганда андагы вакыйгалар
күз алдыгызда җанланмыймыни? Җанлана һәм ничек кенә әле! Алай гына да түгел,
Тукай иҗаты – мультфильмнар өчен мәңге бетмәс чыганак ул. Балага мультфильмны
берничә секунд кына карат, ул аның татарныкы икәнен, һичшиксез, әйтеп бирер.
Димәк, татар аннимациясе башында Тукай тора.
Мультфильм
ул тәрбия, белем бирү һәм телгә өйрәтү чарасы әле. Тукай иҗаты буенча эшләнгән
30 артык мультфильмны барлык балалар да яратып карый.
Габдулла
Тукайның тагын бер асыл сыйфаты — татар җырын, татар моңын сөюе. “Әгәр миңа
җырлар ярдәм итмәсә, мин соң туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә,
байлыкка ия була алыр идеммени”, — дип яза ул. “Мин кечкенәдән үк җырчы идем, —
диелгән шагыйрьнең хәтимәсендә дә (соңгы сүзендә). — Кайда ишетсәм дә, җырлау
тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем”.
Ишеттем мин
кичә берәү
җырлый
Чын безнеңчә матур, милли
көй.
Башка килә уйлар
төрле-төрле
Әллә нинди зарлы, моңлы
көй…
Аның
“Әллүки” җырының сүзләре дә, моңы да беркемне дә битараф калдырмас, мөгаен.
Мин
үзем дә авыл кызы бит. Бабам таң алдыннан искиткеч көйле тавыш белән укыган Коръән аятьләренең моңы күңелемә сеңеп калган.
Тукай
иҗаты күңелемнең нечкә кылларын тибрәндермәсә, бу юлларны язу мөмкин булыр
идемени? Милли тел һәм милли моң бер-берсеннән башка яши алмаган кебек, телебез
дә милләтебездән аерылып, ялгызлыкка дучар булмасын иде.
Габдулла Тукай татар халкы өчен җаны-тәне белән янучы, йөрәге
яшәү дәрте белән тулы булган шагыйрь. Аның шигырьләре гүзәл яшь кызга, илаһи
җәннәт бакчасына һәм гашыйк йөрәккә тиң. Менә
нинди ул— Тукай!!! Тукай мәңге безнең күңелләребездә.
Бу дөньяда бик аз яшәп, үзеннән соң зур эз калдырган язучыларны искә төшергәндә, беренче чиратта, Габдулла Тукай күз алдына килә. Ул бары тик 27 ел гына яшәп кала. Шушы вакыт эчендә бик күп шигырьләр яза, үзеннән соң бай мирас калдыра.
Язучының иң зур мирасы – үлмәс шигырьләре, поэмалары. Габдулла Тукайның мирасын галимнәр бүгенге көндә дә өйрәнүләрен дәвам итәләр. Аның һәрбер шигыре үзенчәлекле, кызыклы, һәркайсында күпмедер дәрәҗәдә сер яшеренгән.
Габдулла Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрендә табигать образлары, халык авыз иҗатына якын образлар аерым урынны алып тора. Игътибарны “Ай һәм кояш” шигыре җәлеп итте. Аның бу шигыре XIX гасыр ахыры XX гасыр башында иҗат иткән Александр Федоровның «Колыбельная песня» шигыренә охшаган. Гүзәл Юнысова үзенең “История одной колыбельной” мәкаләсендә Тукай бу шигырьгә охшатып язган дип саный, чөнки Габдулла Тукай үзенең әсәрләрендә рус авторларының фамилияләрен күрсәтмәгән, бары “русчадан” дип, язу белән генә чикләнгән.
Габдулла Тукайның әсәрләре күп кенә телләргә тәрҗемә ителгән. “Ай һәм
кояш” шигыренең дә русча тәрҗемәсе бар. Бу шигырьне С. Олендер һәм В.
Думаева-Вәлиева русчага тәрҗемә иткәннәр.
В. Думаева- Вәлиева шигырьнең соңгы юлларында Ай белән Кояшны абый һәм сеңел белән чагыштыра.
…Так Луна и Солнце, словно брат с сестрою,
Делят день и вечер дружно меж собою.
Ә Габдулла Тукайда “ике туган агай-эне” диелә.
…Кояш һәм Ай — ике туган агай-эне —
Менә шулай дустлык берлән нәүбәтләшә.
Бу юкка гына түгелдер. Әгәр дә Ай һәм Кояш турындагы көнчыгыш халыкларның һәм һиндларның мифларын карасаң, анда аларның “берсе — кыз, берсе – малай” дип язылган.
“Дөрес, дөнья халыкларында бу образны төрлечә сурәтлиләр: грузиннарда Ай – ир-ат, Кояш –хатын-кыз; Дагстандагы тау халыкларында Ай –кыз, Кояш –егет; абхазларда Ай – ир-ат, Кояш – Хатын-кыз…”
Ә татар халык әкиятәрендә Ай хатын-кыз кыяфәтендә күз алдына килеп баса. Бәлки, В. Думаева – Валиева моны истә тотып тәрҗемә иткәндер… Тәрҗемә рус телле укучыларга да сөекле шагыйребезнең иҗаты белән тирәннәнрәк танышырга мөмкинлек бирә.
“Ай һәм кояш” шигыре 1909 нчы елда язылган. Язылганга бер гасырдан артык гасыр үтсә дә, ул балаларның иң яраткан шигырьләренең берсе булып кала бирә. Чыннан да, Г. Тукай — нәниләр психологиясен, аларның уй-фикерләрен, теләкләрен белүче бөек шагыйрь. Еллар үтсә дә, аның иҗатына булган кызыксыну кимеми. Киресенчә, кешеләр аның шигырьләрен укып, үзләренә юаныч, күңел тынычлыгы, рухи азык таба. Ә шигырьләре… Галимнәр, шигырь яратучылар өчен мавыктыргыч бер дөнья булып кала бирә…
Кулланылган әдәбият исемлеге:
-
Сайты интернета – www.yandex.ru
-
Татар мифлары. Беренче китап.- Казан: Татар. кит. нәшр. , 1996.- 388б.
-
Татарско-русский словарь: Под ред. Ф.А. Ганиева.- Казань: Татар. книж. изд., 1988.- 462 с.
-
Тукай Г. Избранное. Казань, Татарское кн. изд-во, 1978.- 272 с.
Яковлева Роза Анатольевна,
Казан шәһәре 82 нче мәктәпнең
туган тел һәм әдәбияты укытучысы
Г.Тукай – татар халкы күгендә якты йолдыз.
“Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Курергә шаһлыгын, тәхетен татарның.
Татар бәхете өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татар…”
(“Үз-үземә”)
Тукай! Татар халкы телендә, күңел түрендә яңгырап торган бу исемнең халык өчен нинди кадерле, аның язмышында никадәр әһәмиятле икәне шөбһәсездер. Нигә шулай, берәүләр, ижаты белән әдәбиятта тирән эз калдырып та, халыкныкы булып китә алмый, икенчеләре, әдәбият тарихына гына тугел, халык тарихына җуелмас битләр яза…
Тукай феномены, Тукай талантының бөеклеге һәм яшәү көче хакында күп уйландым мин. Бу уйланулар бер нәрсәне ачык аңларга ярдәм итте: халык язмышы милләт язмышыннан аерылгысыз, халык өметләрен һәм әрнүләрен, сөенечләрен һәм тормышын сурәтләгән иҗат кына озын гомерле, кадерле була икән.
Г.Тукай 1886 елның апрелендә дөньяга килә. Балачагы. ятимлек ачысын татып үтсә дә , язмышында зур роль уйнаган изге күңелле кешеләр яхшылыгы , туган як табигатенең гүзәллеге аны шагыйрьлеккә әзерләгән. Инде 1905 елда Тукайның шигырьләре басыла, үзе таныла башлый. Ләкин бу иҗат гомере 1913 елда туктап, өзелеп кала. Нибары унсигез елга сузылган бу юл Г.Тукайга мәңгелек дан, исем, дәрәҗә алып килде.
Жисми яктан шагыйрь тормыштан китсә дә, еллар үткән саен Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аның тарафыннан иҗат ителән 400 дән артык классик шигырь , 9 поэма, 350 дән артык чәчмә әсәре чын татар телендә язылуы, телнең нәфислеге һәм саф булулары белән аерылып тора.
Тукай ижаты куптән инде халыкара хәзинәгә әверелде. Ул татар әдәбиятында дөнья халыкларының телләренә иң күп тәржемә ителгән әдип. Тукай иҗаты дөнья мәдәнияты бакчасындагы татар чәчәге ул. Үзе дә төрек, гарәп, фарсы, рус, казах, татар телләрен яхшы белеп Пушкин, Лермонтов , Толстой, Крылов, Некрасовны, рус теле аркылы көнбатыштан Байронны, Шекспир, Гейне, шәрыкътан оригиналда Хафиз, Сабир, Сәгъди, Низаминыукыган, тәржемә иткән, алар иҗаты белән татар халкын һәм башка төрки халыкларны таныштырган язучыларның беренчесе.
Шуңа күрә дә безнең куңелләрдә, йөрәкләрдә, Тукай рухы, Тукай шигырьләре, Тукай моңнары. Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңнары яңгыраганда татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге якты булыр!
Тукай! Татар халкының йөзе, аңы, намусы, йөзек кашы. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгәндер. Чыннан да, Тукай – ул татарның Пушкины, Даниянең Андерсыны, немецларның – Гетесы. Г.Тукай шагыйрь генə түгел, бəлки халкыбызның теле дə, рухы да, язмышы да. Ул чын мəгънəсендə татар халкының үз улы. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшəү көче бөркеп, күңеллəрне җылытып торучы мəңгелек кояш кебек үзенə бер илаһи көчкə ия. Әдəбият күгендə нибары җиде-сигез ел ялтырап, үз йолдызлыгын-шигъри мəктəбен булдырган остазның мирасы бай һəм күптармаклы.
Габдулла Тукай 1886 елның апрелендә дөньяга килә. Балачагы ятимлек, фәкыйрьлек ачысын татып үтсә дә, язмышында зур роль уйнаган изге күңелле кешеләр яхшылыгы, туган як табигатенең гүзәллеге аны шагыйрьлеккә әзерләгән. Инде 1905 елда Тукайның шигырьләре басыла, үзе таныла башлый.
Тукай иҗаты белән без балачактан танышып үсәбез. Аның “Балага”, “Бала белән күбәләк”, “Сабыйга”, “Кызыклы шәкерт” әсәрләрен белмәгән кеше юктыр. Әдипнең матур тасвирлы шигырьләре белән безне матурлык һәм гүзәллекне хис итәргә өйрәтә, ул безнең рухыбызны тәрбия итә. Ул үзенең шигырьләрендә кешеләрне дөрес юлдан барырга өнди, ялкаулыктан, караклыктан, куркулыктан көлә, батырлыкны, уңганлыкны мактый.
Уку-гыйлем –татар халкының наданлыгы, артталыгы өчен борчылу, бу хәлдән чыгу юллары турында уйлану әдип иҗатында әйдәгән темаларның иң әһәмиятлеләреннән санала. Ул үзе халык хисләре белән хисләнеп, үзенең күңеленнән кайнап чыккан шигырьләре белән халыкның күңелен, үзенчә әйтсәк «шүрәлечә» кытыклый. Тормышыбыздагы җитешмәгән җирләребезне күрсәтә, көлә.
Халкыбызның тормышы, яшәеше, милләтенең иминлеге өчен әрнү туган җир белән бәйләп күрсәтелә. Чөнки туган җиренә булган мәхәббәте, аңа бар булмышың белән береккәнлек кенә кешене чын кеше итә. «Шүрәле» поэмасындагы Кырлай һәм Казан арты төбәгенең мәһабәт табигате, «Пар ат»та «Иртәнге намазга бик матур, моңлы азан әйткән дәртле Казан, моңлы Казан,
нурлы Казан» шагыйрьнең берүзенең генә түгел, бөтен татар халкының илһам бирер туган җире образы булып күтәрелә.
Габдулла Тукайның тагын бер асыл сыйфаты — татар җырын, татар моңын сөюе. Татар моңын нечкә йөрәге аша кабул итүе, җыр-моңга гашыйклыгы Тукайның шигырьләрен сыгылмалы, ритмлы, моңлы итә. Моны без генә түгел, үз заманында зирәк композиторлар да күреп ала белгән. Шуңа күрә Г.Тукайның күп кенә шигырьләренә көй дә язылган. Аның «Әллүки», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Туган тел» кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә. Аларда һәркем үз күңелендәге хисләргә аваздашлык таба. «Туган тел» җыры исә соңгы елларда аеруча еш яңгырый. Күп кенә әдәби-музыкаль кичәләр, хәтта төрле җыеннар да шушы җыр яңгыравы белән тәмамлана.
Халыкны халык иткән икенче бер бөек хәзинәгә — туган телгә мәдхия җырлый Тукай. Бу тел аның өчен әткәсе-әнкәсе теле булган өчен кадерле, үз халкының әби-бабайлар аша килгән бөтен рухи тамырлары белән тоташтырган өчен якын, үзеңнең бар эчке дөньяңны ачып бирергә ярдәм иткән өчен кыйммәт, изге теләкләреңне Ходайга ирештерә алганы өчен газиз. Егерменче гасыр башында, татар халкының алдында нинди киртәләр, хәл ителмәгән мәсьәләләр торса, Габдулла Тукай шуларның бөтенесен үзенең ялкынлы йөрәге аша уздырып, шуларга җавап эзли, халыкның игътибарын җәлеп итә. Һәр яңа буын аңардан үзе өчен иң кирәкле фикерләрне, олы ләззәт биргән асыл энҗеләрне таба.
Г. Тукай образы сәхнәдә, музыкада, сынлы сәнгатьтә дә гәүдәләндерелә. Ф. Яруллин «Шүрәле», Ә. Бакиров «Алтын тарак», Р. Гобәйдуллин «Кисекбаш» балетларын иҗат итәләр һәм бу балетлар халык күңелендә зур урын ала.
Габдулла Тукайның әсәрләре татар мультфильмнары башында тора дип тә әйтергә кирәк. Чөнки иң беренчеләрдән булып, нәкъ менә аның “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре, “Бала белән күбәләк”е буенча беренче татарча мультфильмнар эшләнгән.
Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, шигырь җыентыклары йөзләрчә тапкыр бастырып чыгарылды.
Тукай… Йөз меӊнәрчә кешеләр зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә алалар бу исемне. Халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыручы мактанычлы улларының берсе Габдулла Тукай еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара. Һәр буын ел саен апрель аенда Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Татар халкы яраткан шагыйренең һәйкәле янына җыелып, аны котлый, чәчәкләр куя, шигырьләрен укый, җырларын җырлый.
Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максаты белән ЮНЕСКО халыкара оешмасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2011 елны Тукай елы дип игълан иттеләр. Бу – шагыйребезгә олы хөрмәт билгесе.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты чынлап та — мәңгелек. Әдип татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңнары яңгыраганда татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге якты булыр
