Эссе
Тукай безнең күңелләрдә
Тукай! Татар халкының йөзе, аңы, намусы, йөзек кашы. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгәндер. Чыннан да, Тукай – ул татарның Пушкины, Даниянең Андерсыны, немецларның – Гетесы. Ул үзенең барлыгы белән милләтебезнең байлыгын, тәрбиялелеген, укымышлылыгын, тырышлыгын дәлилли торган шәхес. Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, шигырь җыентыклары йөзләрчә тапкыр бастырып чыгарылды.
Габдулла – гарәп сүзе. “Аллага якын кеше” дигәнне аңлата. Ә Тукай “салават күпере” дигән мәгънә белдерә. Ул халкыбыз йөрәгендә салават күпередәй матур төсләр, эзләр калдырган.
Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай истәләген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максаты белән ЮНЕСКО халыкара оешмасы һәм Татарстан Республикасы Президенты 2011 елны Тукай елы дип игълан иттеләр. Бу – шагыйребезгә олы хөрмәт билгесе.
Бөек шагыйребез 1886нчы елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Әтисе мулла була. Габдуллага 5 ай булганда ул үлә. Әнисе, аны вакытлыча Шәрифә карчыкка калдырып, Сасна авылына кияүгә чыга. Шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башлана: ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетүләр. Әлегәчә, бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп, үз гомерендә җиде-сигез хатын-кызга “Әни” дип дәшеп караганы булмагандыр.
Һәр буын ел саен апрель аенда Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Татар халкы яраткан шагыйренең һәйкәле янына җыелып, аны котлый, чәчәкләр куя, шигырьләрен укый, җырларын җырлый. Шагыйрьнең балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авыллары, аның бай табигате белән бәйле. Шушы авылларның җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә тирән эз калдыра һәм шагыйрь бу якты эзләрне үзенең үлемсез шигырьләренә сала. Кеше күңелендә була торган намуслылык, тугърылык, гаделлек сыйфатларын Тукай шигырьләре аша җиткерергә тели. Шундый әсәрләрнең берсе – “Су анасы”. Бу әсәргә Әнвәр Бакиров көй язган. Тукай тудырган табигать баласы – Су анасы буыннан буынга күчеп яшәп килә.
Шагыйрьнең туган ягы – инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Ләкин Казан артының матурлыгы Шүрәлеле калын урманнарында, Су анасы яши торган елгаларында. Шундый гаҗәеп матур табигатьле авылы турында шагыйрь 1909 нчы елда “Туган авыл” шигырен яза. Авылдашлары бу шигырьдә сурәтләнгән чишмәне “Тукай чишмәсе” дип йөртәләр һәм кадерләп тоталар. Алмаз Монасыйпов бу шигырьгә көй язган.
Г.Тукай үзенең бу шигырендә хезмәтне бәхет чишмәсе, яшәү шатлыгы, ди. Армый – талмый эшләргә, кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнә башларга чакыра. Әдәплелеккә, эшчәнлеккә өйрәтүдә Тукай сабыйларның җанына, күңеленә салу өчен нинди үтемле, нинди тәэсирле һәм бәрәкәтле юллар салган үзенең “Кызыклы шәкерт” әсәрендә.
Мин – татар.
Нинди генә телдә сөйләшсәк тә, кайда гына яшәсәк тә, без – бер халык, без – бербөтен, без – Тукай оныклары.
«Телсез идек – Тукай безне телле итте, җырсыз идек – Тукай безне җырлы итте…» дигән девиз астында мәктәбебездә Тукай елын башлап җибәрдек. Чараларыбызның берсе “Без – Тукай оныклары” дип аталды, икенчесе “Тукайга – чәчәкләр” Тукаебыз күпкырлы булган кебек, укучылар да төрле яклап сәләтле. Кемдер уен коралында уйный, кемдер җырлый, кемдер бии.
Кечкенәләр өчен Тукай кичәсе уздырылды. Алар шигырьләр сөйләп сөендерделәр. Бәйрәмгә Шүрәле белән Былтыр да кунакка килделәр. Тукайның барлык әсәрләрендә туган җиргә мәхәббәт бар, балалар күңелләренә бу хисләрне салып куялар. Шигырьләрне сәнгатьле укырга алдан өйрәнәләр, әти-әниләренә сөйләп күрсәтәләр. Һәрберсенең “Тукай оныгы” дигән исем аласы килә. Аделина “Сабыйга” шигырен сөйләп, беренче урынны яулады.
Тукай безнең белән ел буе. Яңа елга аның Шүрәлесе безне котларга килә, бүләкләрен бирә. Хәтта рус Снегурочкасы белән дуслашып та өлгерә. Аны да “Яшел чыршы” дип җырларга өйрәтә.
Уку – беренче урында. Шуңа “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыре мәктәбебезнең уставында язылган. Тукай оныкларына “2”ле, “3”легә укып йөрү килешмәс.
«Сөйкемле Шүрәле» бәйгесендә, рәсем конкурсында катнаштык. Мәктәп китапханәсендә «Тукай безнең күңелләрдә» темасына дәрес-кичә үткәрдек. Апрельдә бездә «Туган тел атналыгы» уза. Бик матур чаралар үткәрәбез. Башлангыч сыйныфлар Тукай әкиятләрен сәхнәләштерә, витраж буяулары белән Тукай геройларын сурәтли. Йон, бисер, каен тузы, мүк тә эшкә ярап куя, чөнки Шүрәле –ул табигать баласы. Су анасы белән Былтырны өлкән класс кызлары тукымадан ясадылар. Урта звено укучылары сәнгатьле уку кичәсендә Тукай шигырьләрен сөйләде, әкиятләренә иллюстрацияләр ясады. Кәҗә белән Сарык та, Шүрәле урманы да, Су анасының матурлыгы да яшь рәссамнар күзеннән читтә калмады.
Ә безнең өчен иң кызыгы – ул ярминкә. Без аны «Милли ашлар ярминкәсе» дип атыйбыз. Ярминкә һәр елны сөекле шагыйребезнең туган көне алдыннан оештырыла.
Шәһәребез Тукай районына карый, әллә шуңа Тукай тормышыбызга ныкъ үтеп кергән. Чәчәкләр бәйрәме бөек шагыйребезгә чәчәкләрдән мәдхия җырлау булды. Тукай геройлары тату булган кебек, Тукай оныклары да дус, ярдәмләшеп яшәсеннәр.
Мин – татар.
Нинди генә телдә сөйләшсәк тә, кайда гына яшәсәк тә, без – бер халык, без – бербөтен, без – Тукай оныклары.
Башкарды: Яр Чаллы шәһәре МБОУ “СОШ №28” 11 А сыйныф укучысы Бадыгина Адиля Ильсуровна
Укытучы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Купчакова Әлфия Фаикъ кызы
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Бадыгина Адиля Ильсуровна |
11А |
МБОУ «СОШ №28» города Набережные Челны |
Купчакова Альфия Фаиковна |
Литературное творчество — эссе |
Тукай безнеӊ күӊелләрдә!
И мөкатдәс моңлы сазым!
Уйнадың син ник бик аз?
Г. Тукай.
Рәхмәт, апрель! Син безгә татар халкының сүнмәс учагы, бөек шагыйрь Габдулла Тукайны бүләк иттең.
Тукай… Йөз меӊнәрчә кешеләр зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә алалар бу исемне. Халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыручы мактанычлы улларының берсе Габдулла Тукай еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара, татар гамәлендә халыкка хезмәт итү ягыннан аңарчы тиңдәше булмаган маяк булып балкый.
Г.Тукай шагыйрь генə түгел, бəлки халкыбызның теле дə, рухы да, язмышы да. Ул чын мəгънəсендə татар халкының үз улы. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшəү көче бөркеп, туң катлауларны эретеп, күңеллəрне җылытып торучы мəңгелек кояш кебек үзенə бер илаһи көчкə ия. Әдəбият күгендə нибары җиде-сигез ел ялтырап, үз йолдызлыгын-шигъри мəктəбен булдырган остазның мирасы бай һəм күптармаклы.
Г. Тукай шигырьләрен кешеләр бала чактан ук өйрәнәләр, укыйлар. Аның әсәрләре күп кенә телләргә тәрҗемә ителә. «Су анасы», «Шүрәле»сен, «Кәҗә белән Сарыг»ын кем генә белми икән?
Сабый чагымнан әнием мине «Туган тел» җырын көйләп тирбәткән. Апамны да шул җыр белән юаткан. Кечкенәдән күңелемә үтеп кергән бу моң, бу сүзләр әле дә миңа юлдаш. Аның шигырьләре белән мин шулай таныштым. «Су анасы»н, «Бала белән Күбәләк», «Сабыйга» шигырьләрен укып сөендем.
Ул шигырьләр күз алдында серле бер олы дөнья булып, я «Туган тел» тылсымлы булып, я әкрен генә аткан таң булып, я Казанга карый җилдергән «Пар ат» булып баса, я сихри Кырлай урманыннан «Шүрәле» яки «Су анасы» булып калкып чыга, я Тукайны дөньяга китергән Кушлавыч туфрагы – «Туган авыл» табигате пәйда була.
Шул вакыттан алып, озата килә мине тирән тойгылы, тынгысыз уйлы, тылсымлы Тукай шигърияте.
Тукай — үз халкының язмышыннан әрнеш — рәнҗешләреннән, якты өметләреннән, антыннан, әманәтеннән яралган шагыйрь. Әмма шул кыска гомерендә дә ул катлаулы уй-кичерешләр белән тулы булып, кешелеклелек, азатлык һәм хаклык өчен көрәшкә күтәрелгән яшь кешенең драматик дөньясын шактый тулы чагылдыра алды.
Г. Тукай үзенең шигырьләрендә кешеләрне дөрес юлдан барырга өнди, ялкаулыктан, караклыктан, куркулыктан көлә, батырлыкны, уңганлыкны мактый. Аның шигырьләре безнең әби-бабаларыбызга тәрбия биргән, соңгы буынга да тәрбия бирәчәк. Ә инде ул язган шигъри юлларны укыганнан соң йөрәктә кыюлык, рухта бер төрле көч сизәсең, үзеңә ышанасың. Ул шигырьләр әллә нинди гаҗәеп бер тәэсир калдыралар. Тукай матур тасвирлы шигырьләре белән безне матурлык һәм гүзәллекне хис итәргә өйрәтә, ул безнең рухыбызны тәрбия итә.
Ул үзе халык хисләре белән хисләнеп, үзенең күңеленнән кайнап чыккан шигырьләре белән халыкның күңелен, үзенчә әйтсәк «шүрәлечә» кытыклый. Тормышыбыздагы җитешмәгән җирләребезне күрсәтә, көлә.
Мин үзем Тукайны туктаусыз укый алам. Нигә туйдырмый, үзем дә аңламыйм.
Ә аның җырлары? Нинди илаһи көч бар җырларында? Тыңлаганда, бөтен дөнья онытыла, күңел сызып кына елый. Бер уйласаң, Тукайның үз кичерешләре генә кебек. Ятимлек, әнисеннән аерылу ачысы, күз яше. Ул сине әллә кайларга, тарихка, язмышка алып кереп китә. Күңел нигәдер язмыш турында уйлана, борчыла, чөнки аларның тамыры бик тирәндә ята. Нигезендә — әрнү. Әйе, халкыбызның тормышы, яшәеше, милләтенең иминлеге өчен әрнү.
Халык турында уйланганда, халык язмышы турында язганда, беренче чиратта туган җире белән күрсәтә. Чөнки туган җиренә булган мәхәббәте, аңа бар булмышың белән береккәнлек кенә кешене чын кеше итә. «Шүрәле» поэмасындагы Кырлай һәм Казан арты төбәгенең мәһабәт табигате, «Пар ат»та «Иртәнге намазга бик матур, моңлы азан әйткән дәртле Казан, моңлы Казан, нурлы Казан» шагыйрьнең берүзенең генә түгел, бөтен татар халкының илһам бирер туган җире образы булып күтәрелә.
Халыкны халык иткән икенче бер бөек хәзинәгә — туган телгә мәдхия җырлый Тукай. Бу тел аның өчен әткәсе-әнкәсе теле булган өчен кадерле, үз халкының әби- бабайлар аша килгән бөтен рухи тамырлары белән тоташтырган өчен якын, үзеңнең бар эчке дөньяңны ачып бирергә ярдәм иткән өчен кыйммәт, изге теләкләреңне Ходайга ирештерә алганы өчен газиз. Егерменче гасыр башында, татар халкының алдында нинди киртәләр, хәл ителмәгән мәсьәләләр торса, Габдулла Тукай шуларның бөтенесен үзенең ялкынлы йөрәге аша уздырып, шуларнга җавап эзләде, халыкның игътибарын җәлеп итте. Һәр яңа буын аңардан үзе өчен иң кирәкле фикерләрне, олы ләззәт биргән асыл энҗеләрне таба. Тукай иҗаты — иңләп бетерә алмаслык диңгез бит.
Габдулла Тукай бу җирдә бары егерме җиде ел яшәде. Дөньяга яз килде, яз китте. Үзенең даһи иҗаты белән туган халкына да яз китерү турында хыялланды. Халык аны онытмый: 26 нчы апрель көнне аның хөрмәтенә бәйрәм оештырыла; аның исеме мәктәп, бакчаларга, урамнарга; аның исемендәге бүләк атаклы шагыйрьләргә, язучыларга бирелә. Димәк, Тукай исән! Ул яши!
Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,
Син мәңгегә безнең арада.
Мәңге көләч, шат шигырьләреңнән
Туган халкым кодрәт, көч ала.
Районный
конкурс сочинений,
посвященный
Дню Республики Башкортостан и Году российского кино
«Пою
мою республику»
/На
татарском языке/
Тукай
безнең күңелләрдә
Выполнила:
Халилова Назиля, обучающаяся 7 класса
МБОУ СОШ им. Ф.Ахмалетдинова
с. Ахметово
Муниципального
района
Кушнаренковский
район
Республики
Башкортостан
Руководитель:
Хаммадиева И.Р.,
учитель татарского языка.
2016-2017 учебный год
Тукай безнең
күңелләрдә
Исеме һәм иҗаты белән татар
әдәбияты тарихында иң олы урын алган, әдәбият күгендә иң якты йолдыз булып
янган Габдулла Тукайның мирасы, әдәби әсәрләренең рухи байлыгы милләтебезнең
горурлыгы булып тора.
Сөекле
Тукаебыз тормышы һәм иҗаты белән минем беренче танышуым балалар бакчасына
йөргән чагыма туры килгән иде. Аның балалар өчен язылган “Кәҗә белән сарык”
әкияте, “Бала белән күбәләк”, “Мияубикә”, “Кызыклы шәкерт”, “Шаян песи” кебек
шигырьләре әле хәзер дә көмеш кыңгыраулар сыман колагымда яңгырыйлар.
Шагыйрь:
«Һич сине куркытмасыннар Шүрәле, җен һәм убыр — барчасы юк сүз, аларның
булганы юктыр гомер”, — дип кисәтеп язса да, урманда йөргән чакта артымнан Шүрәле
басып җитәр дә, “кети-кети” уйнарга чакырыр, ә елгадан Су анасы килеп чыгар
кебек тоела иде. Бу инде Тукаебызның иҗатындагы сурәт-рәвешләрнең тирән тәэсиредер.
– Габдулла
Тукайның татар мультфильмнары башында тора, — дип тә әйтер идем. Без аларны
беренче татар мультфильмнарыбызда күрдек, “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре, “Эш
беткәч уйнарга ярый” шигыре, “Бала белән күбәләк”не укыганда андагы вакыйгалар
күз алдыгызда җанланмыймыни? Җанлана һәм ничек кенә әле! Алай гына да түгел,
Тукай иҗаты – мультфильмнар өчен мәңге бетмәс чыганак ул. Балага мультфильмны
берничә секунд кына карат, ул аның татарныкы икәнен, һичшиксез, әйтеп бирер.
Димәк, татар аннимациясе башында Тукай тора.
Мультфильм
ул тәрбия, белем бирү һәм телгә өйрәтү чарасы әле. Тукай иҗаты буенча эшләнгән
30 артык мультфильмны барлык балалар да яратып карый.
Габдулла
Тукайның тагын бер асыл сыйфаты — татар җырын, татар моңын сөюе. “Әгәр миңа
җырлар ярдәм итмәсә, мин соң туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә,
байлыкка ия була алыр идеммени”, — дип яза ул. “Мин кечкенәдән үк җырчы идем, —
диелгән шагыйрьнең хәтимәсендә дә (соңгы сүзендә). — Кайда ишетсәм дә, җырлау
тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем”.
Ишеттем мин
кичә берәү
җырлый
Чын безнеңчә матур, милли
көй.
Башка килә уйлар
төрле-төрле
Әллә нинди зарлы, моңлы
көй…
Аның
“Әллүки” җырының сүзләре дә, моңы да беркемне дә битараф калдырмас, мөгаен.
Мин
үзем дә авыл кызы бит. Бабам таң алдыннан искиткеч көйле тавыш белән укыган Коръән аятьләренең моңы күңелемә сеңеп калган.
Тукай
иҗаты күңелемнең нечкә кылларын тибрәндермәсә, бу юлларны язу мөмкин булыр
идемени? Милли тел һәм милли моң бер-берсеннән башка яши алмаган кебек, телебез
дә милләтебездән аерылып, ялгызлыкка дучар булмасын иде.
Габдулла Тукай татар халкы өчен җаны-тәне белән янучы, йөрәге
яшәү дәрте белән тулы булган шагыйрь. Аның шигырьләре гүзәл яшь кызга, илаһи
җәннәт бакчасына һәм гашыйк йөрәккә тиң. Менә
нинди ул— Тукай!!! Тукай мәңге безнең күңелләребездә.
метки: Байлыгы, Башка, Нигъм, Барлык, Республика, Башкортостан, Мульт, Тукайн
Районный конкурс сочинений
посвященный Дню Республики Башкортостан и Году
«Пою мою республику»
/На татарском
Тукай безне
Выполнила:
Халилова Назиля
МБОУ СОШ им. Ф.Ахмалетдинова
с. Ахметово
Муниципального района
Кушнаренковский район
Республики Башкортостан
Руководитель:
Хаммадиева И.Р.,
учитель татарского языка.
201 6 -201 7 учебный год
Сөекле Тукаебыз тормышы һәм иҗаты белән минем беренче танышуым балалар бакчасына йөргән чагыма туры килгән иде. Аның балалар өчен язылган “Кәҗә белән сарык” әкияте, “Бала белән күбәләк”, “Мияубикә”, “Кызыклы шәкерт”, “Шаян песи” кебек шигырьләре әле хәзер дә көмеш кыңгыраулар сыман колагымда яңгырыйлар.
Шагыйрь: «Һич сине куркытмасыннар Шүрәле, җен һәм убыр — барчасы юк сүз, аларның булганы юктыр гомер”, — дип кисәтеп язса да, урманда йөргән чакта артымнан Шүрәле басып җитәр дә, “кети-кети” уйнарга чакырыр, ә елгадан Су анасы килеп чыгар кебек тоела иде. Бу инде Тукаебызның иҗатындагы сурәт-рәвешләрнең тирән тәэсиредер.
– Габдулла Тукайның татар мультфильмнары башында тора, — дип тә әйтер идем. Без аларны беренче татар мультфильмнарыбызда күрдек, “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре, “Бала белән күбәләк”не укыганда андагы вакыйгалар күз алдыгызда җанланмыймыни? Җанлана һәм ничек кенә әле! Алай гына да түгел, Тукай иҗаты – мультфильмнар өчен мәңге бетмәс чыганак ул. Балага мультфильмны берничә секунд кына карат, ул аның татарныкы икәнен, һичшиксез, әйтеп бирер. Димәк, татар аннимациясе башында Тукай тора.
4 стр., 1902 слов
Татарстанда татар телен саклау,үстерү һәм өйрәнү материал (10 класс)
… рнәкләре, горурлык хисләре уятырлык вакыйгалар бик куп. Татар халкына милли горурлык тәрбияләү өчен бик әһәмиятле һәм н … Сәйдәшев, Софья Гобәйдуллина кебек бөек композиторлар, кино йолдызларыбыз Марат … үзеңнең туган татар телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой–шагыйрь Муса Җәлил … беренче чиратта гаиләдә сеңдерелә. Гаиләдә, аннан соң балалар бакчасында, башлангыч мәктәптә туган телендә тәрбияләнгән бала …
Мультфильм ул тәрбия, белем бирү һәм телгә өйрәтү чарасы әле. Тукай иҗаты буенча эшләнгән 30 артык мультфильмны барлык балалар да яратып карый.
Габдулла Тукайның тагын бер асыл сыйфаты — татар җырын, татар моңын сөюе. “Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә, мин соң туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә, байлыкка ия була алыр идеммени”, — дип яза ул. “Мин кечкенәдән үк җырчы идем, — диелгән шагыйрьнең хәтимәсендә дә (соңгы сүзендә).
— Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем”.
Ишеттем мин кичә берәү
җырлый
Чын безнеңчә матур, милли
көй.
Башка килә уйлар
төрле-төрле
Әллә нинди зарлы, моңлы
көй…
Аның “Әллүки” җырының сүзләре дә, моңы да беркемне дә битараф калдырмас, мөгаен.
Мин үзем дә авыл
Тукай иҗаты күңелемнең нечкә кылларын тибрәндермәсә, бу юлларны язу мөмкин булыр идемени? Милли тел һәм милли моң бер-берсеннән башка яши алмаган кебек, телебез дә милләтебездән аерылып, ялгызлыкка дучар булмасын иде.
Габдулла Тукай татар халкы өчен җаны-тәне белән янучы, йөрәге яшәү дәрте белән тулы булган шагыйрь. Аның шигырьләре гүзәл яшь кызга, илаһи җәннәт бакчасына һәм гашыйк йөрәккә тиң. Менә нинди ул — Тукай!!! Тукай мәңге безнең күңелләребездә.
Тукай! Татар халкының йөзе, аңы, намусы, йөзек кашы. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгәндер. Чыннан да, Тукай – ул татарның Пушкины, Даниянең Андерсыны, немецларның – Гетесы. Г.Тукай шагыйрь генə түгел, бəлки халкыбызның теле дə, рухы да, язмышы да. Ул чын мəгънəсендə татар халкының үз улы. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшəү көче бөркеп, күңеллəрне җылытып торучы мəңгелек кояш кебек үзенə бер илаһи көчкə ия. Әдəбият күгендə нибары җиде-сигез ел ялтырап, үз йолдызлыгын-шигъри мəктəбен булдырган остазның мирасы бай һəм күптармаклы.
Габдулла Тукай 1886 елның апрелендә дөньяга килә. Балачагы ятимлек, фәкыйрьлек ачысын татып үтсә дә, язмышында зур роль уйнаган изге күңелле кешеләр яхшылыгы, туган як табигатенең гүзәллеге аны шагыйрьлеккә әзерләгән. Инде 1905 елда Тукайның шигырьләре басыла, үзе таныла башлый.
Тукай иҗаты белән без балачактан танышып үсәбез. Аның “Балага”, “Бала белән күбәләк”, “Сабыйга”, “Кызыклы шәкерт” әсәрләрен белмәгән кеше юктыр. Әдипнең матур тасвирлы шигырьләре белән безне матурлык һәм гүзәллекне хис итәргә өйрәтә, ул безнең рухыбызны тәрбия итә. Ул үзенең шигырьләрендә кешеләрне дөрес юлдан барырга өнди, ялкаулыктан, караклыктан, куркулыктан көлә, батырлыкны, уңганлыкны мактый.
Уку-гыйлем –татар халкының наданлыгы, артталыгы өчен борчылу, бу хәлдән чыгу юллары турында уйлану әдип иҗатында әйдәгән темаларның иң әһәмиятлеләреннән санала. Ул үзе халык хисләре белән хисләнеп, үзенең күңеленнән кайнап чыккан шигырьләре белән халыкның күңелен, үзенчә әйтсәк «шүрәлечә» кытыклый. Тормышыбыздагы җитешмәгән җирләребезне күрсәтә, көлә.
Халкыбызның тормышы, яшәеше, милләтенең иминлеге өчен әрнү туган җир белән бәйләп күрсәтелә. Чөнки туган җиренә булган мәхәббәте, аңа бар булмышың белән береккәнлек кенә кешене чын кеше итә. «Шүрәле» поэмасындагы Кырлай һәм Казан арты төбәгенең мәһабәт табигате, «Пар ат»та «Иртәнге намазга бик матур, моңлы азан әйткән дәртле Казан, моңлы Казан,
нурлы Казан» шагыйрьнең берүзенең генә түгел, бөтен татар халкының илһам бирер туган җире образы булып күтәрелә.
Габдулла Тукайның тагын бер асыл сыйфаты — татар җырын, татар моңын сөюе. Татар моңын нечкә йөрәге аша кабул итүе, җыр-моңга гашыйклыгы Тукайның шигырьләрен сыгылмалы, ритмлы, моңлы итә. Моны без генә түгел, үз заманында зирәк композиторлар да күреп ала белгән. Шуңа күрә Г.Тукайның күп кенә шигырьләренә көй дә язылган. Аның «Әллүки», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Туган тел» кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә. Аларда һәркем үз күңелендәге хисләргә аваздашлык таба. «Туган тел» җыры исә соңгы елларда аеруча еш яңгырый. Күп кенә әдәби-музыкаль кичәләр, хәтта төрле җыеннар да шушы җыр яңгыравы белән тәмамлана.
Халыкны халык иткән икенче бер бөек хәзинәгә — туган телгә мәдхия җырлый Тукай. Бу тел аның өчен әткәсе-әнкәсе теле булган өчен кадерле, үз халкының әби-бабайлар аша килгән бөтен рухи тамырлары белән тоташтырган өчен якын, үзеңнең бар эчке дөньяңны ачып бирергә ярдәм иткән өчен кыйммәт, изге теләкләреңне Ходайга ирештерә алганы өчен газиз. Егерменче гасыр башында, татар халкының алдында нинди киртәләр, хәл ителмәгән мәсьәләләр торса, Габдулла Тукай шуларның бөтенесен үзенең ялкынлы йөрәге аша уздырып, шуларга җавап эзли, халыкның игътибарын җәлеп итә. Һәр яңа буын аңардан үзе өчен иң кирәкле фикерләрне, олы ләззәт биргән асыл энҗеләрне таба.
Г. Тукай образы сәхнәдә, музыкада, сынлы сәнгатьтә дә гәүдәләндерелә. Ф. Яруллин «Шүрәле», Ә. Бакиров «Алтын тарак», Р. Гобәйдуллин «Кисекбаш» балетларын иҗат итәләр һәм бу балетлар халык күңелендә зур урын ала.
Габдулла Тукайның әсәрләре татар мультфильмнары башында тора дип тә әйтергә кирәк. Чөнки иң беренчеләрдән булып, нәкъ менә аның “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре, “Бала белән күбәләк”е буенча беренче татарча мультфильмнар эшләнгән.
Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, шигырь җыентыклары йөзләрчә тапкыр бастырып чыгарылды.
Тукай… Йөз меӊнәрчә кешеләр зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә алалар бу исемне. Халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыручы мактанычлы улларының берсе Габдулла Тукай еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара. Һәр буын ел саен апрель аенда Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Татар халкы яраткан шагыйренең һәйкәле янына җыелып, аны котлый, чәчәкләр куя, шигырьләрен укый, җырларын җырлый.
Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максаты белән ЮНЕСКО халыкара оешмасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2011 елны Тукай елы дип игълан иттеләр. Бу – шагыйребезгә олы хөрмәт билгесе.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты чынлап та — мәңгелек. Әдип татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңнары яңгыраганда татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге якты булыр
мәдәният
Тукай исән, җыры күңелләрдә!
Габдулла Тукай — татар халкының бөек шагыйре. Бу дөньяда Тукайны белмәгән, аның бер шигырен булса да укымаган татар кешесе юктыр.
Тукай әкиятләре белән без кечкенә чагыбыздан ук таныш. Йоклар алдыннан әти-әниләребез безгә «Су анасы», «Шүрәле» әкиятләрен сөйләгән һәм «Бишек җыры»н көйләгән. Балалар бакчасында да без Тукайның күп шигырьләрен өйрәндек, бәйрәмнәрдә…
Габдулла Тукай — татар халкының бөек шагыйре. Бу дөньяда Тукайны белмәгән, аның бер шигырен булса да укымаган татар кешесе юктыр.
Тукай әкиятләре белән без кечкенә чагыбыздан ук таныш. Йоклар алдыннан әти-әниләребез безгә «Су анасы», «Шүрәле» әкиятләрен сөйләгән һәм «Бишек җыры»н көйләгән. Балалар бакчасында да без Тукайның күп шигырьләрен өйрәндек, бәйрәмнәрдә «Туган тел», «Бала белән Күбәләк» җырларын җырлый идек. Ә хәзер мәктәптә без аның иҗатын тирәнтен өйрәнәбез: Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романыннан өзекләр укып, тормыш юлы белән танышабыз, әсәрләренә анализ ясыйбыз. Сабый чагыбыздан ук янәшәбездә яшәсә дә, Тукай — чиксез дөнья, ә иҗаты — бетмәс-төкәнмәс хәзинә икән. Безнең яшьтә ул ятим бер бала булган. Үз көче, үз тырышлыгы белән халкыбызның яраткан шагыйре булып дөньяга танылган. Габдулла Тукай кечкенәдән безне озата бара, үзенең әсәрләре аша безгә акыллы, зирәк киңәшләрен бирә: зурларны хөрмәт итәргә, табигатьне сакларга, хезмәт сөяргә, телебезне яратырга өйрәтә.
Быел халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. 26 нчы апрельдә Шигърият бәйрәмендә яңгыраячак үлмәс әсәрләре шагыйрьнең үзенә үк дан җырлый, хәзерге заман иҗатчыларын яңадан-яңа әсәрләр иҗат итәргә рухландырып тора. Быел да әдәбиятта һәм сәнгатьтә ирешкән казанышлары өчен кайбер иҗат кешеләре Г.Тукай исемендәге премия белән бүләкләнәчәк.
Бары тик 27 ел гына яшәсә дә, Тукай безнең белән һәрчак янәшә. Аның исеме — мәңгелек. Урамнарга исемен биреп данлый халык үзенең сөекле улын. Туган авылымдагы бер урам Г.Тукай исеме белән атала, башкалабызда халык иң күп йөри торган урамнарның берсе дә аның исемен йөртә. Габдулла Тукайның әсәрләре бүген дә сәхнәләрдән төшми: аның «Туган тел», «Туган авыл», «Әллүки», «Бәйрәм бүген» җырларын җырчыларыбыз бик яратып җырлыйлар. Без аннан үрнәк алып яшибез, аның белән горурланабыз.
Габдулла Тукай — халкыбызның горурлыгы, мәңге сүнмәс якты йолдызы. Гасырларны үтеп безгә килгән, һәйкәл булып басып безне күзәтә. Ул исән, исеме — телләребездә, җырлары, шигырьләре һәм әкиятләре — күңелләребездә.
Шәйхетдинова Ландыш, Габишево урта мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза 
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Теги:
Лаишевский район
Тукай
Габишево
Бу дөньяда бик аз яшәп, үзеннән соң зур эз калдырган язучыларны искә төшергәндә, беренче чиратта, Габдулла Тукай күз алдына килә. Ул бары тик 27 ел гына яшәп кала. Шушы вакыт эчендә бик күп шигырьләр яза, үзеннән соң бай мирас калдыра.
Язучының иң зур мирасы – үлмәс шигырьләре, поэмалары. Габдулла Тукайның мирасын галимнәр бүгенге көндә дә өйрәнүләрен дәвам итәләр. Аның һәрбер шигыре үзенчәлекле, кызыклы, һәркайсында күпмедер дәрәҗәдә сер яшеренгән.
Габдулла Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрендә табигать образлары, халык авыз иҗатына якын образлар аерым урынны алып тора. Игътибарны “Ай һәм кояш” шигыре җәлеп итте. Аның бу шигыре XIX гасыр ахыры XX гасыр башында иҗат иткән Александр Федоровның «Колыбельная песня» шигыренә охшаган. Гүзәл Юнысова үзенең “История одной колыбельной” мәкаләсендә Тукай бу шигырьгә охшатып язган дип саный, чөнки Габдулла Тукай үзенең әсәрләрендә рус авторларының фамилияләрен күрсәтмәгән, бары “русчадан” дип, язу белән генә чикләнгән.
Габдулла Тукайның әсәрләре күп кенә телләргә тәрҗемә ителгән. “Ай һәм
кояш” шигыренең дә русча тәрҗемәсе бар. Бу шигырьне С. Олендер һәм В.
Думаева-Вәлиева русчага тәрҗемә иткәннәр.
В. Думаева- Вәлиева шигырьнең соңгы юлларында Ай белән Кояшны абый һәм сеңел белән чагыштыра.
…Так Луна и Солнце, словно брат с сестрою,
Делят день и вечер дружно меж собою.
Ә Габдулла Тукайда “ике туган агай-эне” диелә.
…Кояш һәм Ай — ике туган агай-эне —
Менә шулай дустлык берлән нәүбәтләшә.
Бу юкка гына түгелдер. Әгәр дә Ай һәм Кояш турындагы көнчыгыш халыкларның һәм һиндларның мифларын карасаң, анда аларның “берсе — кыз, берсе – малай” дип язылган.
“Дөрес, дөнья халыкларында бу образны төрлечә сурәтлиләр: грузиннарда Ай – ир-ат, Кояш –хатын-кыз; Дагстандагы тау халыкларында Ай –кыз, Кояш –егет; абхазларда Ай – ир-ат, Кояш – Хатын-кыз…”
Ә татар халык әкиятәрендә Ай хатын-кыз кыяфәтендә күз алдына килеп баса. Бәлки, В. Думаева – Валиева моны истә тотып тәрҗемә иткәндер… Тәрҗемә рус телле укучыларга да сөекле шагыйребезнең иҗаты белән тирәннәнрәк танышырга мөмкинлек бирә.
“Ай һәм кояш” шигыре 1909 нчы елда язылган. Язылганга бер гасырдан артык гасыр үтсә дә, ул балаларның иң яраткан шигырьләренең берсе булып кала бирә. Чыннан да, Г. Тукай — нәниләр психологиясен, аларның уй-фикерләрен, теләкләрен белүче бөек шагыйрь. Еллар үтсә дә, аның иҗатына булган кызыксыну кимеми. Киресенчә, кешеләр аның шигырьләрен укып, үзләренә юаныч, күңел тынычлыгы, рухи азык таба. Ә шигырьләре… Галимнәр, шигырь яратучылар өчен мавыктыргыч бер дөнья булып кала бирә…
Кулланылган әдәбият исемлеге:
-
Сайты интернета – www.yandex.ru
-
Татар мифлары. Беренче китап.- Казан: Татар. кит. нәшр. , 1996.- 388б.
-
Татарско-русский словарь: Под ред. Ф.А. Ганиева.- Казань: Татар. книж. изд., 1988.- 462 с.
-
Тукай Г. Избранное. Казань, Татарское кн. изд-во, 1978.- 272 с.
Яковлева Роза Анатольевна,
Казан шәһәре 82 нче мәктәпнең
туган тел һәм әдәбияты укытучысы


