метки: Мэхэббэт, Татарча, Кандалый, Жырчысы, Хыялымдагы, Турында, Хисен, Буларак
Ответ №1
Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә гаилә, әдәп-әхлак
мәсьәләләреннең күтәрелеше.
Г. Кутуй үзен шагыйрь, драматург, прозаик, публицист, тәрҗемәче буларак таныткан, үз заманының әдәби хәрәкәтендә кайнаган җәмәгать эшлеклесе.
Алга омтылыш, тормышның һәр өлкәсендә зарур үзгәрешләр, гомуми җанланыш, капма – каршы карашлар бәрелеше әлеге сәләте тулы файдаланылмаган хатын – кызны да иҗтимагый яшәеш мәйданына чыгара. Гадел Кутуй исә кордашлары арасында нәфис затларга мәдхия җырлаучы буларак аерылып тора, алданрак бара. Һәм менә нәкъ хатын – кыз бөеклеген данлаган “ Тапшырылмаган хатлар “ повесте аны бөтен дөньяга танытты. Кечкенә генә күләмле, гади итеп язылган әсәр ни өчен бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмады! Минем уйлавымча, иң саф, иң олы хис – мәхәббәт хисе, балаларны пар канатлы нигездә тәрбияләү – гаиләнең төп кануны, кешенең күңелен биреп эшли торган һөнәри хезмәте һәм, гомумән, бу тормышта бәхетле кеше булып яшисе килеп яшәү теләге, чорлар, гасырлар, буыннар алышынса да, үзенең асыл кыйммәтләрен, мәгънәсен югалтмый.
Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәренә бүгенге көн күзлегеннән чыгып, әдәп-әхлак каннуннарын, яшәешебезнең асыл кыйммәтләрен, дин нигезләрен, җәмгыятебездә барган үзгәрешләрне аңлап, хөкүмәтебезнең гаиләләрне кайгыртуга йөз белән борылуын күреп заманча бәя бирү актуаль мәсьәләләрнең берсе.
“Тапшырылмаган хатлар” повесте исеменнән үк күренгәнчә, эпистоляр жанрда, ягьни хатлар рәвешендә язылган. Әсәрдә дүрт хат – дүрт сюжет сызыгы бар. Беренчесе – мәхәббәт тарихы, икенчесе – гаилә тарихы, өченчесе – хезмәт юлы тарихы, дүртенчесе – бәхетле булырга теләү тарихы. Бу тышкы бүленеш кенә түгел, бәлки идея-композицион бүленеш. Һәр хат повестьта күтәрелгән проблеманың билгеле бер ягын сәнгатьчә хәл итүгә буйсындырылган. Аларның барысын да Галия образы ялгый, беркетә, мәхәббәт, гаилә мәсьәләреннән хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны, бала тәрбияләү, кешенең үз хезмәтенә җаваплы мөнәсәбәте кебек проблемаларга кадәр үсә.
«Тапшырылмаган хатлар» повестеның төп темасы – мәхәббәт. Г. Кутуй, гаҗәеп зур осталык һәм җылылык белән, Галия образын психологик үсештә күрсәтә. Галия Казанда рабфакта укый. Искәндәрне очрата, аңа чын күңелдән гашыйк була.
4 стр., 1557 слов
Мәгърифәтче Г.Исхакый повестьларында хатын-кыз язмышын чагылдыру үзенчәлекләре
… ә. Шулай ук хатын-кызны санга сукмаган, аны бары тик физиологик теләкләр канәгатьләндерү объекты итеп кенә санаган җәмгыять тә, Гаяз Исхакый раслаганча, инкыйраз ө … Ул әле өйләнмәгән иде» (1916) әсәрләрендә хатын-кызның гаиләдәге урынын, ана мәхәббәте, бала хакы кебек гомумкешелек … кешенең үз-үзен тотышын, аның нинди тәрбия алуына һәм, гомумән гаиләви-әхлакый мөнәсәбәтләргә генә кайтарып калдыру кебек …
Мәхәббәт искиткеч гүзәл хис, ул кешегә яңа яшәү көче, энергия, тормышына шатлык өсти торган, илһам, дәрт бирә торган серле, сихри бер халәт. Мәхәббәт кыенлыкларны, авырлыкларны җиңәргә булыша, яшәү дәрте сүнгәндә дә, кем өчендер бик кирәк булуыңны аңлау, аның өчен генә яшәү – мәхәббәтнең могҗиза тудыра алуына ышандыра. Мәхәббәт хисен тормыш азагына кадәр вакламыйча, кадерләп саклау – кешенең тормышын тулыландыручы иң зур бәхет. Кызганыч, безнең геройларыбыз икесе арасында туган олы мәхәббәт хисен ахырга кадәр саклый алмыйлар. Бу очракта Искәндәрне генә гаепләп калдыру дөрес түгел. Алар икесе дә гаилә корып яшәргә әзер кешеләр түгел, ә гаилә кору өчен кешедә җаваплылык һәм төп тәрбияне биргән нигез – гаилә, ата-ана җылысын, назын тоеп, гаилә тәрбиясе нигезендә үсәргә кирәк. Искәндәрнең алдагы тормышы турында сөйләнми. Галия ата-ана назы, гаилә җылысы күрмәгән, гомумән, гаилә тормышының нинди булырга тиешлеген аңлап җитмәгән, яшь, беркатлы, тәҗрибәсез кыз. Искәндәр белән Галия ир белән хатын булып гаилә корып яши башлагач та, аларның кимчелекләрен аңлатырга, киңәш бирергә янында әти-әниләре юк.
Галия белән Искәндәр яратышып өйләнешәләр. Бергә китап уку, роль өйрәнү. Искәндәр Галияне ярата, спектакльдән соң ул, мәсәлән, гримын да сөртмичә өенә ашыга. Чөнки, ди ул Галиягә “мин бу рольне син күрсәткән төзәтмәләр белән, сине сөеп, синең турыңда уйлап, син биргән шатлык эчендә уйнадым. ”-ди.
Әмма озакламый гаилә күгендә болытлар куера башлый.
Галиянең Вәли Сафиуллин белән матур гаилә коруларына, бәхетле булуларына чын күңелдән ышанабыз.
Әсәр барышында Галия үтә оялчан, юаш-басынкы күренгән кыз, вакыйгалар барышында көтелмәгән каршылыкларны җиңеп үтүче, яшәеш турында тирән уйланучы белгечкә, көчле кешегә әйләнә. Бу галәмдә һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Пар канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашып яшәүче гаилә төзү — бик җаваплы эш. Сез дә үз вакытында гаилә кору алдында торачаксыз.
Поделитесь с коллегами:
Тема: Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә гаилә темасы.
Максат:
1. Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча алган белемнәрне камилләштерү.
2. Укучыларның сөйләм телен үстерү, фикер йөртергә, нәтиҗә чыгарырга өйрәтү.
3. Әсәр геройларында чагылдырылган халкыбызның матур әхлакый сыйфатларын күзәтү һәм нәтиҗәләр ясау, уңай әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Җиһазлау:
Интерактив такта, мультимедиа аппараты, DVD-плеер (караоке белән), CD-диск һәм компьютер.
I. Оештыру моменты.
1) Һ.Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» шигыре укыла.
Яшьлек,
Гомрең кыска синең,
Шундый кыска булып тоела,
Кичен чәчәк аткан була,
Ә таңында инде коела…
Мәхәббәт
Ул үзе иске нәрсә,
Ләкин
Һәрбер йөрәк аны яңарта,
Тиле яшьлек ярты гомрен бирә
Аның хисе белән янарга…
Янган яшьлек,
Үткән мәхәббәтләр,
Алар мәңге миндә терелмәс,
Күзләрем дә хәзер беркемгә дә
Гыйшык уты эзләп тегелмәс.
2) Укытучының кереш сүзе. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
— Бүгенге дәресебездә дөнья күләмендә таралган, күп телләргә тәрҗемә ителгән, күпме халыкта ихтыяҗ тапкан Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча фикер алышырбыз.
Ни өчен повесть яшьләр һәм өлкәннәр тарафыннан яратып, кызыксынып укыла соң?
Әсәр хатлар рәвешендә язылган, анда кешенең иң яшерен, серле, изге хисләре чагылдырылган. Г.Кутуйның тормыш иптәше Галимә Кутуева истәлекләренә караганда, әсәр гаилә истәлекләренә таянып язылган. Автор әсәрне күңеле аша үткәреп язган, шуңа да укучы күңеленә үтеп керә, аның җанына кагыла, күңелен сафландыра, яхшылыкка, мәрхәмәтлелеккә өнди. Бәхетле гаиләләр нинди була икән? Шушы әсәр нигезендә без сезнең белән сорауларга җавап эзләрбез, күтәрелгән проблемалар буенча фикер алышырбыз.
Укытучы сүзе. — Әсәр белән без таныш инде, шулай да кыскача эчтәлекне искә төшереп узыйк әле. (укучылар эчтәлек сөйлиләр)
— Ә хәзер «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендәге сюжет сызыкларына тукталыйк. Укучылар җавабы тыңлана:
«Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә дүрт хат — дүрт сюжет сызыгы бар.
-
Беренчесе — мәхәббәт тарихы
• Икенчесе — гаилә тарихы
• Өченчесе — хезмәт юлы тарихы
• Дүртенчесе — бәхетле булырга теләү тарихы
Укытучы сүзе. Аларның барысын да бер образ берләштерә. Ул — Галия образы.
Автор аның портретын ничек сурәтли? (тексттан шул урынны укып китәләр)
— Галиянең Казанга килү алу чорын сурәтләгез. (фикерләр тыңлана)
— Галия яшьтән үк язмыш ачысын татыган, шулай да авырлыкларга бирешмичә, Казан университетының рабфагына укырга керә. Яшьләр бергәләп кичәләр оештыралар, концертларга йөриләр. Ул Искәндәр белән таныша…
Ничек уйлыйсыз, Искәндәр белән язмышын бәйләп Галия ялгышмадымы икән?
(фикерләр тыңлана)
Укытучы: Р.Фәхреддиннең гаилә төзү, никах турындагы хезмәтәләре бар.Аның кайбер фикерләре белән сезне таныштырып үтәм.
Издиваҗ (өйләнешү, никахлашу). Тәне сау-сәламәт һәр кеше үзе өчен «тереклек иптәше» сайларга — өйләнергә, никахлашырга тиеш.
Кешеләр базарга барганда да яхшы юл эзлиләр. Тормыш иптәше исә 5-10 чакрым юл барыр өчен сайланган иптәш түгел, бәлки бергәләп көн күрәчәк, гомер кичерәчәк иптәш. Бу кешенең холык-фигылен, яхшы якларын тикшерү белән бергә, үзеңнең дә аңа лаекмы-юкмы икәнлегеңне белергә кирәк.
(Ләйлә Дәүләтованың «Мәхәббәт көче» шигыре укыла)
Мәхәббәт көче.
Мәхәббәт көче булганда- мин дә көчле,
Җиңеп барам юлымдагы һәр киртәне.
Сине күрсәм иде дигән теләк белән
Башлыйм бит мин яңа туган һәр иртәне.
Һәрбер җырым бары синең хакта гына,
Син күрсен дип, гел матурлык эзли йөрәк.
Башкаларда һич эшем юк, миңа бары
Синең яратуың кирәк, тик син кирәк.
Мәхәббәтне, яраткан кешеңне хөрмәт итәргә кирәк. Ярата белгән кеше бәхетле була. Мәхәббәттән югары бернәрсә дә була алмый. Мәхәббәт ул — гаилә, балалар, шулай ук җаваплылык та.
( Экранда күрсәтелә).
— Гаилә — ул ир белән хатын, һәм балалар. Ир белән хатын гаилә төзи, ягъни үзенә тормыш иптәше, тормыш юлдашы сайлый.
Юкка гына тормыш иптәше диелмәгән, чөнки алар гомер буе бер-берсенә иптәш һәм терәк, сердәшче һәм киңәшче булырга тиеш. Безнең төп геройларыбыз Галия белән Искәндәр дә матур гаилә корып җибәрәләр.
Яшьләрнең бер-берсенә карата мөнәсәбәтләре нинди була?
Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (җаваплар тыңлана)
— Ярату Галиягә көч бирә. Искәндәрдән калышмас өчен, иптәшләре арасында кыен хәлгә калмас өчен, Галия үз белемен үстерү өстендә эшли. Төрле китаплар укый, фән, техника, тарих, әдәбият белән кызыксына. Бөек кешеләрнең фәнни эшләре белән таныша.
— Яшь гаиләдәге проблемалар нәрсәдән башланып китә соң? Искәндәрнең үзгәрүен нинди сәбәпләр белән аңлата аласыз? (Фикерләр тыңлана).
— Уйлап карагыз әле, Искәндәр кебек образлар тормышта еш очрыймы? (Фикерләр тыңлана).
— Әйе, Искәндәр мондый ялгышлар ясамаса, яраткан кешесен аңларга тырышса, үзара аңлашу булса, гаилә таркалмас иде.
Гаиләне саклап калу өчен, Галия ниләр эшли соң? Бәлки, Галиянең дә кимчелекләре бардыр? (җавап бирәләр) ( Бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддинның ир белән хатын хакы турында язылган сүзләр белән язылган слайд күрсәтелә)
Хатын — ирнең тереклек иптәше, иренең йортына хуҗа булучы, аның малларын саклаучы, балаларга тәрбия бирүче. Ул курчак түгел, һәрчак уйнап-көлеп тормас. Хатын — хайван түгел, ошаса — асралып, ошамаса — базарда сатылмас. Хатын — хезмәтче дә түгел, яхшы хезмәт итсә — асралып, хезмәт итә белмәсә — куып җибәрелмәс. Хатын — тормыш юлдашы, гомерлек иптәштер.
Ир. Изге шәригать — хатынны үзенә иптәшлек өчен кабул итеп алучы. Ата-анасыннан, кардәш-кабиләсеннән, туып-үскән җирләреннән аерылып килгән хатынын олылап, хөрмәт итеп торучыдыр. Ир үзенең хатынын борчулардан, төрле зәхмәтләрдән саклар. Хатынының ялгышлык белән эшләнгән эшләрен кичерер, яхшы нәсыйхәтләр бирер, аны шәфкать канаты астында тәрбия кылыр. Юк-бар сүзләр белән хатынын борчымас, ягымлы, мәрхәмәтле булыр, авыр эшләр йөкләмәс. Үзен генә кайгыртып, үзе турында гына уйламас.
— Ирексездән, Галиянең «Нигә соң бездә матур гаиләләр аз?» дигән соравы искә төшә, һәм бүген дә актуаль яңгыраганы аңлашыла. Бу хакта сезнең фикерегез ничек? (Җаваплар тыңлана)
— Яшьләр бер-берсен яратып өйләнешәләр, ләкин шушы парлар арасыннан аерылышучыларның саны артканнан арта бара.
— Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыралар. Ул — уртак бәхет. Алар теләкләренә ирешмәсә, бу — икесенең гаебе. Менә шул кимчелекләр аркасында Галия белән Искәндәрнең дә гаиләләре таркала. Ике бала ятим кала. Галия өчен авыр чор башлана. Шул вакытта Галия нәрсәдә юаныч таба.
(Укучыларның фикерләре тыңлана)
— Әдрәскә килгәч, Галиянең нинди сыйфатлары ачыла?
Галия Әдрәстә дә, файдалы булырга омтыла, кешелек намусын саклап кала, тырыш, кыю икәнен күрсәтә. Югары культуралы, үз белгеченең остасы була, кебек фикерләр тыңлана.
— «Мин безнең чор татар хатыны турында, аның бай һәм матур эчке дөньясы турында, сәләтлеге турында сөйләргә теләдем» — дип язды Гадел Кутуй. Сезнеңчә, Галиянең иң күркәм сыйфаты нәрсәдә? (ана булуы турында укучыларның фикерләре)
Галиягә балалары хакына тормыш кыенлыкларын җиңәргә, көчле булырга өйрәнергә туры килә. Авыр, җаваплы, күп көч таләп итә торган эштә эшли, шуңа карамастан балаларына игътибарлы булуы беркемне сокландырмый калмыйдыр.
-
Йомгаклау
Галиянең Вәли Сафиуллин белән матур гаилә коруларына, бәхетле булуларына чын күңелдән ышанабыз.
Әсәр барышында Галия үтә оялчан, юаш-басынкы күренгән кыз, вакыйгалар барышында көтелмәгән каршылыкларны җиңеп үтүче, яшәеш турында тирән уйланучы белгечкә, көчле кешегә әйләнә. Бу галәмдә һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Пар канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашып яшәүче гаилә төзү — бик җаваплы эш. Сез дә үз вакытында гаилә кору алдында торачаксыз. Моның бик җаваплы эш икәнен истән чыгармасагыз иде.
Дәреснең темасы: Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестенда мәхәббәт һәм гаилә темасы
Дәреснең максаты:
1.Дидактик максат – әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәләне билгеләү; анализлау.
2.Үстерелешле – фикерләүнең чагыштыру, гомумиләштерү алымнарын кулланып,укучыларның сөйләм телен үстерү, фикер йөртергә, нәтиҗә чыгарырга өйрәтү.
3. Тәрбияви- укучыларны олы тормышка әзерләү, конкурентлыкка сәләтле һәм креатив фикерли белүче, әхлаклы шәхес тәрбияләү.
Җиһазлау: МЕНДЖМЕНТ, проектор, аудиокассета, компьютер.
Кулланылган структуралар: СИ – ФИНК — УАНДЭ, ПЛЕЙСМЭТ-КОНСЕНСУС, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН, СИНГЛ РАУНД РОБИН, КАРТА – ДВОЙНОЙ ШАР
Эш формалары: командада, группаларда , фронталь .
Көтелгән нәтиҗә:
— предмет нәтиҗәләре: әсәрдәге геройларга характеристика бирү;
— шәхси нәтиҗәләр: геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү; гаилә, мәхәббәт төшенчәләрен аңлап кабул итү; башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалашу;
— метапредмет нәтиҗәләре: коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгүлүмат чаралары белән эшләү тәҗрибәсен ныгыту.
Универсаль уку гамәлләре:
— танып белү УУГ: укучыларның сорау куя белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә ирешүне булдыру;
— регулятив УУГ: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; ихтияр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларга ия булуга ирешү;
— коммуникатив УУГ: төркемдә эшли белү; мәгълуматны туплау өчен күмәк эшчәнлектә катнашу.
I. Оештыру моменты.
II. Психологик уңай халәт булдыру.
1.Укытучы. Хәерле көн телик таңнар саен,
Аяз күкләр телик җиребезгә.
Кояшлы көн телик һәр кешегә,
Һәм иминлек телик илебезгә.
Хәерле көн телик барчабызга,
Хәерле көн телик үзебезгә.
Дәреснең эпиграфы: “Кешенең бар нәрсәсе дә гүзәл булырга тиеш:
Йөзе дә, киеме дә, йөрәге дә, уйлары да.”
А.П.Чехов.
2. Укучыларның бер-берләрен сәламләве (ТИМБИЛДИНГ күнегүләр)
III. Белемнәрне тигезләү. Биремнәр үтәү.
1. Татар әдәбиятында хатлар жанрында иҗат иткән автор.
1) Г. Бәширов.
2) Ш.Камал.
3) Һ. Такташ
4) М.Фәйзи
2. Әсәрне дәвам итегез.
Ап ак карга басып Алсу килә …
3. Тапшырылмаган хатлар» әсәрендәге Галиянең Искәндәр белән танышкан кичне башкарган җырын билгеләгез.
1) “Тормыш турында җыр”
2) “Язылып бетмәгән җыр”
3) “Галиябану”
4) “Уралда гына”
4. “Тик булса иде ирек” шигыренең авторын билгеләгез.
1) Һ.Такташ
2) Ф.Кәрим
3) М.Җәлил
4) Ф.Яруллин
5. Гомәр –кайсы әсәр герое?
1) Ф.Кәрими. “Салих бабайның өйләнүе”.
2) Ш.Камал. “Акчарлаклар”.
3) Г.Бәширов. “Туган ягым-яшел бишек”.
4) М.Фәйзи. “Галиябану”.
6. Портрет…
1) әдәби әсәрдә сурәтләнгән табигать күренеше;
2) әдәби әсәрдә геройның тышкы кыяфәтен: йөзен, фигурасын, гәүдә тотышын, хәрәкәтләрен, үз-үзен тотышын, хәрәкәтләрен, киенү рәвешен сурәтләү;
3) әдәби әсәрдә геройның үз-үзенә сөйләве яки башкаларга төбәп сөйләгәннәре;
4) ике яки берничә кешенең кара-каршы сөйләшүе.
7. Советлар Союзы Герое исеменә лаек…
1) Ф.Кәрим
2) Г.Кутуй
3) М.Җәлил
4) А.Алиш
8. Пролог —
1) әдәби әсәрнең бетем өлеше.
2) әдәби әсәрнең кереш өлеше.
3) әдәби жанр.
4) сюжет элементы.
— Үзбәя.Экранда җаваплар һәм бәяләү нормалары. Укучылар үз эшләрен бәялиләр һәм билге куялар
IV. Укучыларны дәрескә мотивлаштыру.
Экрандагы картина нигезендә СИ-ФИНК-УАНДЭ структурасы буенча эш.
- Сез ниләр күрәсез?
- Сездә нинди идеяләр туды?
- Сез нинди фикерләр әйтер идегез?
(А4 битенә үз фикерләрен язалар.)
Һәр команданың 2 нче укучысы фикерләре тыңлана. Өстәмәләр кертелә.
IV. Уку мәсьәләсен кую (Дәреснең темасын билгеләү)
- Укучылар, бу рәсем белән безнең бүгенге дәрес арасында нинди бәйләнеш була ала?
Җавап: “Без алдагы дәрестә Г.Кутуй иҗатын өйрәнә башладык. Өйгә укырга “Тапшырылмаган хатлар” повесте бирелгән иде.Әсәрдә гаиләдәге мөнәсәбәтләр чагыла. Бирелгән рәсемдә дә гаилә сурәтләнгән. Гаилә мәхәббәт нигезендә туа.
— Укучылар, димәк, без бу дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
Җавап. — “ Тапшырылмаган хатлар” повестенда мәхәббәт һәм гаилә темасы.
— Укучылар, без бүген “Бәхетле гаилә нинди була? проблемасын чишәргә тырышырбыз.
СЁКЛ ОФ ВЬЮПОЙНТС структурасы нигезенә командаларга рольләр бирелә. Беренче команда — Ата-ана, икенче команда – Бала ролендә. Һәр команда шушы темага төрле күзлектән чыгып үз фикерен җиткерә.
— Ата-ана. Үзара тату яшәгән, гаилә мөнәсәбәтләре хөрмәт һәм ихтирамга нигезләнгән гаилә бәхетле була.
— Бала. Без материаль як мөһим дип саныйбыз. Акча җитәрлек булса, гаиләдә аңлашылмаучанлыклар булмый. Нәтиҗәдә, гаилә бәхетле була.
(Укучылар команда эчендә бер-берләренә сораулар бирәләр)
Самат:
— Рәфинә, синеңчә гаилә бәхетендә мәхәббәт бернинди роль дә уйнамыймы?
Рәфинә:
— Мин мәхәббәтсез гаилә коруга каршы. Акча гына гаилә мөнәсәбәтләрен җайлый алмый. Мондый гаилә барыбер таркалачак.
Илһам:
— Минемчә, мөнәсәбәтләр акчага корылган гаиләдә үскән бала да киләчәктә бәхетле гаилә кора алмаячак.
( Командалар рольләрен алмашалар. Беренче команда-Бала, икенче команда – Ата-ана)
Бала. “Тапшырылмаган хатлар” әсәрен укыгач, мин шундый фикергә килдем. Гаилә корырга җыенучы яшьләр бер-берләрен яхшы белергә тиешләр.
Ата-ана. Байлыкка нигезләнеп корылган гаилә берничек тә бәхетле булмаячак.
(Рольләр алышынгач, командаларның фикерләре үзгәрүе күренә)
— Укучылар, фикерләрне бергә туплап, нинди нәтиҗә ясый алабыз?
(Командаларның җаваплары тыңлана)
Нәтиҗә. Гаилә коруга җаваплы карарга кирәк.
V. Уку мәсьәләсен чишү.
— Укучылар, язучы әсәргә ни өчен “Тапшырылмаган хатлар” исеме биргән?
Укучы. – Хатлар язылган, әмма иясенә тапшырылмаган.
— Әсәрнең сюжетын сез ничек күз алдына китерәсез? (А3 битендә модельләштерү. 2 минут вакыт бирелә. 2 нче төркем чыгыш ясый.)
— Рәхмәт. Укучылар, иптәшләребезгзә рәхмәт белдерик әле.
Сез беренче хатны “Мәхәббәт тарихы” дип исемләгәнсез. Нәрсә соң ул мәхәббәт? Шул турыда сөйләшеп алыйк әле. Сүзне 1 нче командага бирәбез (презентация)
Презентация буенча фикер алышу. Сораулар бирү.
2 команда. – Сез мәхәббәтнең берничә төрен күрсәткәнсез, шулай да беренче урынга кайсын куяр идегез?
1 команданың җавабы – Ватанга мәхәббәт.
— Әйдәгез, 1 хатның эчтәлеген искә төшерик әле.
( Бер укучы кыскача эчтәлек белән таныштыра)
-Укучылар, беренче хаттан мәхәббәт турындагы урыннарны табабыз.
(Җаваплар тыңлана)
— Галия белән Искәндәр гаилә коруга әзерме? (КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы буенча эш итәләр һәм һәр төркемнән 3 номерлы укучының җавабы тыңлана)
Җавап. – Юк, алар бер-берсен бик аз беләләр.
— Юк, арага хыянәт керде.
( Укучылар төркемнәрдә уртак нәтиҗәгә киләләр. Мәхәббәт һәрвакыт та да сөенечләр генә китерми)
- 2 нче хатны “ Гаилә тарихы”дип исемләдегез. Нәрсә соң ул гаилә?
(2 төркем презентация белән чыгыш ясый)
1 нче төркем сораулар бирә.
- Гаилә нинди мөнәсәбәтләргә нигезләнергә тиеш?
Җавап. — Гаиләдә бер-береңә хөрмәт, ихтирам,чын ярату хисләре булырга тиеш.
- Ә хәзер яшь гаиләнең тормышын искә төшерик.
( 2 нче хатның кыскача сюжеты белән танышабыз)
- Галия гаилә бәхетен нәрсәдә күрә? Искәндәр белән Галиянең бу мәсьәләдә карашлары туры киләме?(Әсәрдән табып укырга)
(Җаваплар тыңлана, төркемнәрдә фикер алышу)
- “Семья дәфтәре” нинди максат белән языла башлый?
Җавап. – Галия тормышларының көйсезләнә баруын сизү белән “Семья дәфтәре” башлый. Минемчә, гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләрне кәгазьдәге язу гына саклап кала алмый.
Укытучы сүзе. – Укучылар! Мин гаилә корганда якыннарыбыз шушындый мәгънәле теләкләр җиткергән иде. 28 ел узса да, бу юллар бүгенгедәй минем колакта һаман да яңгырыйлар.
Загс биргән язу- кәгазь бит ул,
Саргаер ул сандык төбендә.
Саргаймасын сезнең саф мәхәббәт,
Саклансын ул бөтен гомергә.
-Гаилә ни өчен таркала? (ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС структурасы буенча А3 битендә эшлиләр. Шул вакытта Галия җырын тыңлыйбыз. Һәр төркемнең 4 номерлы укучысы уртак фикерне җиткерә)
( Икенче хатка нәтиҗә ясала. Гаилә коруга җитди карарга кирәк.)
—Укучылар,өченче хатны сез ничек атадыгыз?
Җавап. — Хезмәт юлы тарихы.
— ӘДРӘСТӘ БУЛГАН КАЙСЫ ВАКЫЙГАЛАР “ГАЛИЯ – ҮЗ ҺӨНӘРЕНЕҢ ОСТАСЫ” ДИП ӘЙТЕРГӘ МӨМКИНЛЕК БИРӘ?
(ҖАВАПЛАР ТЫҢЛАНА)
— ИСКӘНДӘР: “ГАЛИЯ КЫЗУ ЭШ АРКАСЫНДА БАЛАЛАРНЫ ОНЫТКАН”,- ДИП УЙЛЫЙ АЛАМЫ?
ҖАВАП. — ЮК. ЧӨНКИ ГАЛИЯ КҮП ВАКЫТЫН БАЛАЛАРЫНА БАГЫШЛЫЙ. АЛАР БЕЛӘН ШУБЕРТНЫҢ “ЯЗЫЛЫП БЕТМӘГӘН СИМФОНИЯ”СЕН ТЫҢЛЫЙ, РӘСЕМ ЯСЫЙ, ФИКЕРЛӘРЕ БЕЛӘН УРТАКЛАША.
(ТӨРКЕМНӘРДӘ ЭШ. УКУЧЫЛАР ӨЧЕНЧЕ ХАТКА НӘТИҖӘ ЯСЫЙ.
Галия- чын Ана һәм яхшы врач. (балаларын ташлап китүче аналар да бар бит.)
— Укучылар. Дүртенче сюжет сызыгына тукталабыз. Бу хатны сез Вәли белән очрашу дип исемләдегез.
-“ИРЕҢ БЕЗГӘ ЯЛ ИТӘРГӘ КИЛДЕ”,- ДИГӘН СҮЗЛӘРНЕ ИШЕТҮ ГАЛИЯГӘ НИЧЕК ТӘЭСИР ИТӘ? (СИНГЛ РАУНД РОБИН)
ҖАВАП. – ГАЛИЯ КЕМ КИЛДЕ ИКӘН ДИП АПТЫРАШТА КАЛА. ИСКӘНДӘРМЕ, ВӘЛИМЕ? ИСКӘНДӘР КИЛСӘ, ҮЗЕМНЕ НИЧЕК ТОТАРМЫН? ВӘЛИ КИЛСӘ, КҮЗЕНӘ НИЧЕК КҮРЕНЕРМЕН?-ДИП УЙЛЫЙ.
— НИ СӘБӘПЛЕ ГАЛИЯ ВӘЛИНЕ ҮЗ ӨЕНӘ ЧАКЫРЫРГА ТЕЛӘМИ?
Җавап. – Галия бик күп еллар дәвамында балаларына фотографиядәге Вәлине әтиегез дип әйтеп килде. Ялганлавы өчен аңа оят иде.
—АЕРЫЛЫШКАНДА ГАЛИЯ НИ ӨЧЕН ИСКӘНДӘРГӘ ЯЗГАН ХАТЛАРНЫ ВӘЛИГӘ БИРЕРГӘ БУЛА?
ҖАВАП. – ИСКӘНДӘР ГАЛИЯНЕ ИҢ АВЫР ВАКЫТТА ИКЕ БАЛАСЫ БЕЛӘН ТАШЛАП КИТӘ. УЛ ГАЛИЯНЕҢ ЯЗГАН ХАТЛАРЫНА ЛАЕК ТҮГЕЛ
— УКУЧЫЛАР! СЕЗ ГАЛИЯ БЕЛӘН ВӘЛИ УРЫНЫНДА БУЛСАГЫЗ, ҮЗЕГЕЗНЕ НИЧЕК ТОТАР ИДЕГЕЗ? (РОЛЬЛӘРДӘ — УКУЧЫЛАР. БУ СИТУАЦИЯДӘ АЛАР ҮЗЛӘРЕН ЗУРЛАРЧА ТОТТЫЛАР. МИНЕМ КҮЗЛӘРЕМӘ ЯШЬЛӘР БӘРЕП ЧЫКТЫ.)
-УКУЧЫЛАР. БИК ЗУР РӘХМӘТ СЕЗГӘ. СЕЗ МИНЕ ВАКЫТЛЫЧА ГЫНА БУЛСА ДА ЯШЬЛЕГЕМӘ КАЙТАРДЫГЫЗ.
-БАРЛЫК ХАТЛАРНЫ ДА НӘРСӘ БЕРЛӘШТЕРӘ?
ҖАВАП. — ГАЛИЯ ОБРАЗЫ.
—ЯЗУЧЫ НИНДИ ӘДӘБИ АЛЫМНАРДАН ФАЙДАЛАНГАН?
ҖАВАП. — АНТИТЕЗА,ЧАГЫШТЫРУ, ХАТ ҺӘМ ХАТ ЭЧЕНДӘ ХАТ.
-УКУЧЫЛАР, ӘДӘБИ АЛЫМНАРГА МИСАЛЛАР КИТЕРИК ӘЛЕ. (МИСАЛЛАР УКЫЛА)
-Укучылар, кАРТА-ДВОЙНОЙ ШАР СТРУКТУРАСЫН КУЛЛАНЫП, А3 БИТЕНДӘ эшлибез. 1төркем- Искәндәр-Вәли, 2 команда Галия-Искәндәр образларына чагыштырма характеристика бирә (командалар чыгышы)
— Нәтиҗә ясыйбыз. Кешенең характерлы сыйфатлары язмышында зур роль куйный
— Укучылар. Автор ни сәбәпле Шубертның “Язылып бетмәгән” симфониясен керткән?
Җавап.- Галиянең тормышы да тәмамланмаган симфония сыман. Аның бәхетле тормышы әле башлана гына.
-Гадел Кутуйга ни сәбәпле хатлар жанрын сайлады икән?
Укучы җавабы. – Әгәр әсәр башка жанрда язылган булса, автор укучысына геройларының эчке кичерешләрен бөтен нечкәлекләре белән җиткерә алмас иде.
-Автор бу повесте белән укучыларына ни әйтергә тели?
(һәр төркемнән 1 нче номерлы укучының җавабы тыңлана)
- Гаилә коруга җитди карарга кирәк, ул – зур җаваплылык.
- Тышкы матурлыкка нигезләнеп кенә гаилә кормагыз.
- Гаилә сыналган мәхәббәткә нигезләнеп барлыкка килергә тиеш.
-Укучылар, әйдәгез,гомуми нәтиҗәгә килик. Сезнеңчә,бәхетле гаилә нинди була?
Җавап. – Бер-береңә хөрмәт,ихтирам,саф мәхәббәткә корылган, җылы мөнәсәбәтләр өстенлек иткән, сау-сәламәт балалар тәрбияләүче гаилә бәхетле була.
VI. Рефлексия.
- Укучылар, исегезгә төшерегез әле, повесть ничәнче елда язылган?
Җавап. – Әсәр 1935 нче елда языла.
- Ни өчен“Тапшырылмаган хатлар” повесте бүген дә яратып укыла?
Җавап. – Гаилә- җәмгыятьнең бер кечкенә оешмасы. Гаиләләр никадәр нык булса, җәмгыять тә көчле була. Гаилә һәм мәхәббәт темасы мәңгелек һәм әһәмиятле тема. Әсәрнең уңышы да шунда. Бу әсәр 70 нче елларда сәхнәләштерелгән. 2016 нчы елда повесть нигезендә фильм эшләнде. Башлангыч серияләрен мин дәү әнием белән яратып карадык. Фильм белән әсәр арасында шактый аермалы яклар булса да, мин фильм уңыш казаныр дигән фикердә .
- Укучылар, һәрберегез үзбәя карточкаларыгызны аласыз һәм тутырасыз.
- Мин бик яхшы эшләдем.
- Мин яхшы эшләдем.
- Миңа тырышырга кирәк.
VII. Өйгә эш бирү.
- 1. “ТАПШЫРЫЛМАГАН ХАТЛАР” ПОВЕСТЕНЫҢ БИШЕНЧЕ ХАТЫН ЯЗАРГА.
2. “МӘХӘББӘТ – УЛ ҮЗЕ ИСКЕ НӘРСӘ…” ТЕМАСЫНА СОЧИНЕНИЕ ЯЗАРГА.
3. “ХАТЫН-КЫЗНЫҢ БӨТЕН МАТУРЛЫГЫ, БӨТЕН КҮРКЕ АНА БУЛУДА” ТЕМАСЫНА ИҖАДИ ЭШ БАШКАРЫРГА.
VII. Дәресне йомгаклау.
- Укучылар, Рәхмәт сезгә. Бүгенге дәрес сезгә гаилә коруда, үзегезгә тормыш иптәше сайлаганда зур ярдәм булса иде дигән теләктә дәресне тәмамлыйбыз.
Файдаланылган әдәбият. 1.Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V- IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа (Төзүче – авторлары: Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Йосыпова) , Казан,2013.
2. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Заманча уку-укыту технологияләре: югары һәм махсус урта уку йортлары өчен лекцияләр курсы.- Казан: КФУ, 2015. – 367 б.
3. Ф.Ф.Харисов. Заманча белем бирү технологияләре: Аспирантлар, магистрлар һәм укытучылар өчен кулланма.- Казан, 2015.- 62 б.
Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә чор идеологиясе чагылу
Гадел
Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте
язучыларның беренче съездыннан соң
ижат ителә. Анда Горький, совет
хатын-кызының якты образын тудырырлык
материаллар булса да, бу эш тормышка
ашырылмады, ди, һәм татар язучысының
әлеге әсәре шул сүзләргә җавап рәвешендә
кабул ителә.
Бер
караганда, социаль йөкләмә үтәлеше
кебек булса да, нигезендә тормышчан
материаллар яткан китапны татарлар да,
хәтта башка милләт вәкилләре дә бик
ярата. Ул тиз арада русчалаштырылып
бастырыла, зур популярлык казана.
Повестьта
сурәтләнгән героинялар совет
хатын-кызларының калку образлары дип
бәяләнә. Артыкбикә исеменә кирәксезлек
мәгънәсе салынса да, ул — авылда үз
урынын тапкан комсомолка. Галия — югары
белем алган, илгә танылган татар табибәсе.
Төп
героинябыз, язмыш тарафыннан зур
сынауларга дучар ителсә дә, үзен югалтмый.
Иреннән аерылган хатын-кыз җәмгыятьтә,
өйдә, эш урынында үзенә авторитет казана.
Язучы әйтерсең тол хатыннарга аның
үрнәгендә яшәү өлгесе тудыра.
Гадел
Кутуй «Тапшырылмаган хатлар»да үзе
белгән тормышны, милли зыялылар тормышын
сурәтли. Бер артистның үз-үзен тотышына
таянып кына, бу социаль төркем турында
кискен нәтиҗәләргә килүдән дә курка
шикелле. Бөтен тормыш
ларын
намуслы хезмәткә, гаиләләренә багышлаган
күпләгән совет артистлары бар, ди ул. Ә
менә Искәндәрнең әхлакый тотрыксызлыгы
аның мещанлыгыннан килә, дип аңлата.
Язучы,
совет гаиләсе нинди булырга тиеш,
кебегрәк сорауга да җавап эзли. Аеруча
ул аның әхлакый ягына киң туктала.
Утызынчы еллар — совет җәмгыяте төзелгән,
аның идеологиясе һәр җирдә ныгытылган
чор, шуңа күрә язучының нәкъ менә совет
кешесе, совет интеллигенциясе гаиләсе
нинди әхлакка ия икәнлеге хакында
уйлануы гаҗәп түгел.
Г.
Кутуй үзенең героинясын чиктән тыш
ватанпәрвәр итеп бирә. Галия ерак бер
авылда Мәскәү турында, ул мине онытмый,
дип уйлый. Казан аның өчен әйтерсең
революция бишекләренең берсе буларак
кадерле. Университет, В. Ленин адымнарын,
Горькийны исенә төшерә. Рус әдәбияты
классигы Толстойны да хәтеренә китерә.
Галия, болар хакында, үзе хакында
уйлаганда, ерак үткәнгә дә еш кайта.
Элек
әтиләренә рәсем ясарга ярамаган, җырларга
рөхсәт ителмәгән… Аларга Галиягә
эләккән бәхет тәтемәгән.
Галия
өчен чын мәхәббәт — ирләре артыннан
Себергә киткән декабрист хатын-кызлары
мәхәббәте. Ул, бер-берсен яраткан кеше
бергә яшәргә, илгә хезмәт итәргә тиеш,
дип исәпли, инде акыл җыйганнан соң
бигрәк тә.
Галия
иренә, илгә гади бала гына түгел, ә батыр
тудырырга, үстерергә хыяллана. Үзенең
тормышка, яшәешкә, гаиләгә бәйле
фикерләрен В.И. Ленин гаиләсендәге
вакыйгалар, бандитлар кулыннан һәлак
булган Ольга Дилевская хаты һәм башкалар
аша ныгыта.
Ул
совет кешесенең генә саф әхлак белән
гомер итә аласына ышана шикелле. Япония
тормышыннан алып язылган бер китаптан
өзек укыгач, анда фәхишәлек барлыкка,
кешенең, килешү төзеп, шул юлга басуына
гаҗәпләнә. Әлеге килешү турында кәгазьне
социаль гаделсезлек турында документ
дип бәяли.
Галия
буржуаз җәмгыятьтә кимсетелүгә дучар
ителгән хатын-кызлар турындагы материаллар
өчен махсус папка башлый. Икенче бер
папкада — Крупская, Клара Цеткин,
парашютист ханымнар һәм башкалар турында
истәлекләр. Галия шулар үрнәгендә
тәрбияләнә, тәрбияли. Киләчәктә әлеге
кыз-ханымнарның һәрберсе җырларга
салыныр, дип өметләнә.
Элек
һәм хәзер, «аларда» һәм бездә, Искәндәр
һәм Вәли, син һәм мин — Галиянең фикер
сөреше әнә шул схема рәвешендә корыла.
Ул уйлардан чыгып, без Галия инанганнарны
түбәндәгечә терки алабыз:
— совет
илендә генә хатын-кыз чын бәхетен таба;
— совет
хатын-кызы хуҗабикә генә булырга тиеш
түгел, аңа зур һәм мактаулы иҗтимагый
вазифалар йөкләнгән;
— һөнәргә
ия булмаган хатын-кыз тормышта үзен
таба, ача алмый;
— мещанлык,
әхлакый бозыклык һәм башкалар — буржуаз
җәмгыятькә хас сыйфатлар, һәм алар совет
илендә яшәргә хаксыз…
Кыскасы,
«Тапшырылмаган хатлар» повестеның төп
героинясы совет системасына мәдхия
укый. Әсәрнең шул чор идеологиясен
чагылдыруы бәхәссез.
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
№ 185
(8 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)
Язилә ХӘЙРЕТДИНОВА,
Теләче районы Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат. Мәхәббәт һәм гаилә төшенчәсен әдәби әсәр эчтәлеге аша ачу.
Дәреснең бурычы. Әдәби әсәрнең темасын, идеясен, проблемасын ачыклау максаты белән текстны анализлау күнекмәләрен формалаштыру; текстны анализлау барышында критик фикерләү сәләтен үстерү; укучыларны олы тормышка әзерләү, конкурентлыкка сәләтле һәм креатив фикерли белүче, әхлаклы шәхес тәрбияләү.
Җиһазлау: интерактив такта, проектор,ноутбук, презентация, китаплар күргәзмәсе.
Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу.
Метод һәм алымнар: иҗади уку һәм эзләнүле ысуллар: укытучы сүзе, эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү, текст өстендә эшләү, әсәргә проблемалы анализ, проблемалы сорауларга җавап табу, биремнәр үтәү. Әңгәмә, чыгыш, сәнгатьле уку, анализ, проблемалы сорау.
Дәреснең эпиграфы. Кешенең бар нәрсәсе дә гүзәл булырга тиеш:йөзе дә, киеме дә, йөрәге дә, уйлары да.(А.П.Чехов.)
Дәрес барышы
- Оештыру өлеше.
Уңай психологик халәт булдыру.
- Белемнәрне тигезләү
Биремнәр үтәү.
- Татар әдәбиятында хатлар жанрында иҗат иткән автор.
а) Г.Бәширов; ә) Ш.Камал; б) Һ. Такташ; в) М.Фәйзи.
- Әсәрне дәвам иттерегез.
Ап ак карга басып Алсу килә …
- «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендәге Галиянең Искәндәр белән танышкан кичне башкарган җырын билгеләгез.
а) «Тормыш турында җыр»; ә) «Язылып бетмәгән җыр»; б) «Галиябану»; в) «Уралда гына».
- «Тик булса иде ирек» шигыренең авторы кем?
а) Һ.Такташ; ә) Ф.Кәрим; б) М.Җәлил; в) Ф.Яруллин.
- Гомәр – кайсы әсәр герое?
а) Ф.Кәрими. «Салих бабайның өйләнүе»; ә) Ш.Камал. «Акчарлаклар»; б) Г.Бәширов. «Туган ягым – яшел бишек»; в) М.Фәйзи. «Галиябану».
- Портрет ул – …
а) әдәби әсәрдә сурәтләнгән табигать күренеше; ә) әдәби әсәрдә геройның тышкы кыяфәтен: йөзен, фигурасын, гәүдә тотышын, хәрәкәтләрен, үз-үзен тотышын, киенү рәвешен сурәтләү; б) әдәби әсәрдә геройның үз-үзенә сөйләве яки башкаларга төбәп сөйләгәннәре; в) ике яки берничә кешенең кара-каршы сөйләшүе.
- Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган әдип …
а) Ф.Кәрим; ә) Г.Кутуй; б) М.Җәлил; в) А.Алиш.
- Пролог ул – …
а) әдәби әсәрнең бетем өлеше; ә) әдәби әсәрнең кереш өлеше; б) әдәби жанр; в) сюжет элементы.
Үзбәя. Экранда җаваплар һәм бәяләү нормалары чыга. Укучылар үз эшләрен бәялиләр һәм билге куялар.
III. Укучыларны дәрескә мотивлаштыру
Экрандагы картина нигезендә эш.
Укытучы.
– Сез картинада ниләр күрәсез?
– Картина сездә нинди идеяләр тудырды?
– Сез нинди фикерләр әйтер идегез? (А4 битенә укучыларның һәркайсы үз фикерен яза. Һәр төркемнән бер укучының фикере тыңлана. Өстәмәләр кертелә.)
Үзбәя
- Уку мәсьәләсен кую. Дәреснең темасын билгеләү
Укытучы. Укучылар, бу рәсем белән безнең бүгенге дәрес арасында нинди бәйләнеш була ала?
Укучылар. Алдагы дәрестә без Гадел Кутуй иҗатын өйрәнә башладык. «Тапшырылмаган хатлар» повестен укырга бирелгән иде. Әсәрдә гаиләдәге мөнәсәбәтләр чагыла. Бирелгән рәсемдә дә гаилә сурәтләнгән. Гаилә мәхәббәт нигезендә туа.
Укытучы. Укучылар, димәк, без бу дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
Укучылар. «Тапшырылмаган хатлар» повестенда мәхәббәт һәм гаилә темасы.
- Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
Укытучы. Укучылар, язучы әсәргә ни өчен «Тапшырылмаган хатлар» дигән исем биргән икән?
Укучылар. Хатлар язылган, әмма иясенә тапшырылмаган.
Укытучы. Әсәрнең сюжетын сез ничек күз алдына китерәсез? (А3 битендә модельләштерү. 2 минут вакыт бирелә. 2 нче төркем чыгыш ясый.)
Укытучы. Сез беренче хатны «Мәхәббәт тарихы» дип исемләгәнсез. Нәрсә соң ул мәхәббәт? Шул турыда сөйләшеп алыйк әле. Сүзне 1 нче төркемгә бирәбез. (Алдан әзерләгән презентация буенча чыгыш ясыйлар.)
Презентация буенча фикер алышу
Укытучы. Сез мәхәббәтнең берничә төрен күрсәткәнсез, шулай да беренче урынга кайсын куяр идегез?
1 нче төркем. Ватанга мәхәббәт.
Үзбәя
Укытучы. Әйдәгез, беренче хатның эчтәлеген искә төшерик. (Бер укучы кыскача эчтәлек белән таныштыра.)
Укытучы. Укучылар, беренче хаттан мәхәббәт турындагы урыннарны табабыз. (Җаваплар тыңлана.)
Укытучы. Галия белән Искәндәр гаилә коруга әзерме?
Укучылар. Юк, алар бер-берсен бик аз беләләр. Юк, арага хыянәт керде.
(Укучылар төркемнәрдә уртак нәтиҗәгә киләләр: мәхәббәт һәрвакытта да сөенечләр генә китерми.)
Укытучы. Укучылар, Икенче хатны «Гаилә тарихы» дип исемләдегез. Нәрсә соң ул гаилә? (2 нче төркем презентация нигезендә чыгыш ясый. 1 нче төркемдәгеләр сораулар бирә. Әңгәмә.)
Үзбәя
Укытучы. Гаилә нинди мөнәсәбәтләргә нигезләнергә тиеш?
Укучылар. Гаиләдә бер-береңә хөрмәт, ихтирам, үзара аңлашу, чын ярату хисләре булырга тиеш.
Укытучы. Ә хәзер яшь гаиләнең тормышын искә төшерик. (Бер укучы 2 нче хатның кыскача сюжетын сөйли.)
Укытучы. Галия гаилә бәхетен нәрсәдә күрә? Искәндәр белән Галиянең бу мәсьәләдә карашлары туры киләме? (Әсәрдән табып укыйлар. Җаваплар тыңлана, төркемнәрдә фикер алышу.)
Укытучы. «Семья дәфтәре» нинди максат белән языла башлый?
Укучылар. Галия, тормышларының көйсезләнә баруын сизү белән, «Семья дәфтәре» башлый. Минемчә, гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләрне кәгазьдәге язу гына саклап кала алмый.
Укытучы. Укучылар! Мин гаилә корганда якыннарыбыз шушындый мәгънәле теләкләр җиткергән иде. 32 ел узса да, бу юллар бүгенгедәй минем колакта һаман да яңгырыйлар. Сез дә шигырьдәге фикер белән килешерсез дип уйлыйм.
Загс биргән язу – кәгазь бит ул,
Саргаер ул сандык төбендә.
Саргаймасын сезнең саф мәхәббәт,
Саклансын ул бөтен гомергә.
Укытучы. Гаилә ни өчен таркала? (Һәр төркем А3 битендә эшли. Шул вакытта «Искәндәр җыры»н тыңлыйбыз. Һәр төркемнең бер укучысы уртак фикерне җиткерә.)
Нәтиҗә. Гаилә коруга җитди карарга кирәк.
Укытучы. Укучылар, өченче хатны сез ничек атадыгыз?
Укучылар. Хезмәт юлы тарихы.
Укытучы. Әдрәстә булган кайсы вакыйгалар «Галия – үз һөнәренең остасы» дип әйтергә мөмкинлек бирә? (Җаваплар тыңланыла.)
Укытучы. ИСкәндәр: «Галия кызу эш аркасында балаларны оныткан», – дип уйлый аламы?
Укучылар. юК. чӨНКИ гАЛИЯ КҮП ВАКЫТЫН БАЛАЛАРЫНА БАГЫШЛЫЙ. аЛАР БЕЛӘН шУБЕРТНЫҢ “яЗЫЛЫП БЕТМӘГӘН СИМФОНИЯ”СЕН ТЫҢЛЫЙ, РӘСЕМ ЯСЫЙ, ФИКЕРЛӘРЕ БЕЛӘН УРТАКЛАША.
тӨРКЕМНӘРДӘ ЭШ. уКУЧЫЛАр өченче хатка нәтиҗә ясый.
Нәтиҗә. Галия – чын Ана һәм яхшы врач. Балаларын ташлап китүче аналар да бар бит.
Укытучы. Укучылар, дүртенче сюжет сызыгына тукталабыз. Бу хатны сез «Вәли белән очрашу» дип исемләдегез.
«Ирең безгә ял итәргә килде», дигән сүзләрне ишетү Галиягә ничек тәэсир итә?
Укучылар. Галия Кем килде икән дип аптырашта кала. «искәндәрме, Вәлиме? Искәндәр килсә, үземне ничек тотармын? Вәли килсә, күзенә ничек күренермен?» – дип уйлый.
уКЫТУЧЫ. Ни сәбәпле Галия Вәлине үз өенә чакырырга теләми?
Укучылар. Галия бик күп еллар дәвамында балаларына фотографиядәге Вәлине әтиегез дип әйтеп килде. Ялганлавы өчен аңа оят иде.
Укытучы. Аерылышканда Галия ни өчен Искәндәргә язган хатларны Вәлигә бирергә була?
Укучылар. Искәндәр Галияне иң авыр вакытта ике баласы белән ташлап китә, анда кешелеклелек сыйфатлары юк. Ул Галиянең язган хатларына лаек түгел.
Укытучы. Укучылар, Сез галия белән вәли урынында булсагыз, бу очрашуда үзегезне ничек тотар идегез? (рольләрдә – укучылар.)
Укытучы. бАРЛЫК ХАТЛАРНЫ ДА НӘРСӘ БЕРЛӘШТЕРӘ?
Укучылар. ГАЛИЯ ОБРАЗЫ.
Укытучы. ЯЗУЧЫ НИНДИ ӘДӘБИ АЛЫМНАРДАН ФАЙДАЛАНГАН?
Укучылар. аНТИТЕЗА,ЧАГЫШТЫРУ, ХАТ ҺӘМ ХАТ ЭЧЕНДӘ ХАТ.
Укытучы. УКУЧЫЛАР, Әсәрдән әдәби алымнарга МИСАЛЛАР табыйк ӘЛЕ. (МИСАЛЛАР УКЫЛА.).
Укучылар, хәзер А3 битендә эшлибез. 1 нче төркем – Искәндәр-Вәли, 2 нче төркем Галия-Искәндәр образларына чагыштырма характеристика бирә. (Һәр команда үз эше белән чыгыш ясый.)
Укучылар (гомуми нәтиҗә ясый). Кешенең характерлы сыйфатлары язмышында зур роль уйный.
Үзбәя
Укытучы. Укучылар, автор ни сәбәпле Шубертның «Язылып бетмәгән симфония»сен керткән?
Укучылар. Галиянең тормышы да тәмамланмаган симфония сыман. Аның бәхетле тормышы әле башлана гына.
Укытучы. Гадел Кутуй ни сәбәпле хатлар жанрын сайлады икән?
Укучылар. Әгәр әсәр башка жанрда язылган булса, автор геройларының эчке кичерешләрен бөтен нечкәлекләре белән укучысына җиткерә алмас иде.
Үзбәя
- Яңа белемне үзләштерүне тикшерү
Укытучы. Автор бу повесте белән укучыларына ни әйтергә тели?
Укучылар.
– Гаилә коруга җитди карарга кирәк, ул – зур җаваплылык.
– Тышкы матурлыкка нигезләнеп кенә гаилә кормагыз.
– Гаилә сыналган мәхәббәткә нигезләнеп барлыкка килергә тиеш.
Үзбәя
VII. Яңа белемнәрне ныгыту
Укытучы. Укучылар, әйдәгез, гомуми нәтиҗәгә килик. Сезнеңчә, бәхетле гаилә нинди була?
Укучылар. Бер-береңә хөрмәт, ихтирам һәм үзара аңлашуга, саф мәхәббәткә корылган, җылы мөнәсәбәтләр өстенлек иткән, сау-сәламәт балалар тәрбияләүче гаилә бәхетле була.
VIII. Өйгә эш (өч вариантта бирелә, сайлап, бер эшне үтәргә).
- «ТАПШЫРЫЛМАГАН ХАТЛАР» ПОВЕСТЕНЫҢ БИШЕНЧЕ ХАТЫН ЯЗАРГА.
- «МӘХӘББӘТ – УЛ ҮЗЕ ИСКЕ НӘРСӘ…» ТЕМАСЫНА СОЧИНЕНИЕ ЯЗАРГА.
- «ХАТЫН-КЫЗНЫҢ БӨТЕН МАТУРЛЫГЫ, БӨТЕН КҮРКЕ АНА БУЛУДА» ТЕМАСЫНА ИҖАДИ ЭШ БАШКАРЫРГА.
- Рефлексия. Дәрескә йомгак ясау
Укытучы. Укучылар, исегезгә төшерегез әле, повесть ничәнче елда язылган?
Укучылар Әсәр 1935 елда язылган.
Укытучы. Ни өчен «Тапшырылмаган хатлар» повесте бүген дә яратып укыла?
Укучылар. Гаилә – җәмгыятьнең бер кечкенә оешмасы. Гаиләләр никадәр нык булса, җәмгыять тә көчле була. Гаилә һәм мәхәббәт темасы – мәңгелек һәм әһәмиятле тема. Әсәрнең уңышы да шунда. Бу әсәр 70 нче елларда сәхнәләштерелгән. 2016 елда повесть нигезендә фильм эшләнде. Башлангыч серияләрен яратып карадык. Фильм белән әсәр арасында шактый аермалы яклар булса да, мин фильм уңыш казаныр дигән фикердә.
Укытучы. Укучылар, дәрестә нинди авырлыклар белән очраштыгыз?
Укучылар. Сорауларга әсәргә нигезләнеп, җавап бирдек, әлегә бездә тормыш тәҗрибәсе аз.
Укытучы. Укучылар, буген дәрестә алган белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга мөмкин?
Укучылар. Тормыш юлдашын сайлаганда бик игътибарлы булырга кирәк. Бер-береңә ышаныч, хөрмәт булмаса, бәхетле гаилә төзеп булмый.
Укытучы. Укучылар, һәрберегез үзбәя карточкаларыгызны аласыз һәм тутырасыз.
– Мин бик яхшы эшләдем …
– Мин яхшы эшләдем …
– Миңа тырышырга кирәк …
Үзбәя, бәя
Укытучы. Укучыларым, рәхмәт сезгә. Бүгенге дәрестә алган белем-күнекмәләрегез сезгә олы тормыш юлына аяк басканда, гаилә корганда ярдәм итсен дигән теләктә дәресне тәмамлыйбыз.
1
Тема: Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар повесте буенча сочинение.
I. Максатлар:
—коммуникатив:повесть буенча монологик сөйләм оештыру;
—тәрбияви: татар әдәбиятына карата ихтирам уяту; укучыларда эстетик зәвык
тудыру.
II. Бурычлар:
Укучыларның сүз байлыгын арттыру;
Сөйләм культурасын үстерү.
III. Принциплар:
Дидиктик: уку—укытуның тәрбияви характерда булуы;күрсәтмәлелек.
Гомумметодик:коммуникатив, ситуатив—тематик принциплар(матур әдәбият
белән бәйле булуы).
IV. Уку—укыту ысуллары: өлешчә эзләнү.
V. Укыту алымнары: повесть буенча хикәя яздыру; текст белән
эшләү,сүзлек белән эшләү.
VI. Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм үстерү.
VII. Җиһазлау: Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте,
акбур,такта.
VIII. Файдаланылган әдәбият:
1)Ганиева Ф.Ә.,Рамазанова Ч.Р. Әдәбият.8нче сыйныф/Ф.Ә.Ганиева,
Ч.Р,Рамазанова.—К.—2015.-269 б.
2)Харисов Ф.Ф., Шәкүрова М.М., Хөснетдинов Д.Х. Педагогик практика
көндәлеге/Ф.Ф.Харисов, М.М.Шакурова,Д.Х.Хөснетдинов.К.-2016.-81б.
3)Кутуй.Г. Тапшырылмаган хатлар/Г.Кутуй.К.-1996.-345б.
2
Дәрес планы
I. Мотивлаштыру—ориентлаштыру.
1.Оештыру. Психологик уңай халәт тудыру.
2.Уку мәсьәләсен кую:
а) Укучыларны матур әдәбият дип аталган сәнгать төрен кабул итәргә
әзерләү.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
1)Анализлау
а)әсәрдәге төп образларны билгеләү.
ә) вакыйга барган чорны билгеләү.
б)әсәрнең идеясе.
III. Рефлексив бәяләү.
1.Йомгак.
2.Үзбәя.
3.Өй эше.
3
Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру—ориентлаштыру
1.Укытучы: Исәнмесез,укучылар!Хәерле көн! Мин сезгә уңышлы эш телим.
Кәефләрегез ничек?
Укучы: Бик яхшы.
Укытучы:Кем бүген сыйныфта дежур?
Укучы:Мин.
Укытучы:Бүген ничәнче число?
Укучы:Егерменче декабрь.
Укытучы:Атнаның кайсы көне?
Укучы:Сишәмбе.
Укытучы:Дөрес.Ә кем бүген сыйныфта юк?
Укучы:Барыбыз да биредә.
Укытучы:Алайса дәресебезне башлыйбыз.
2.Укытучы:Укучылар,бүген без сезнең белән берничә дәрес өйрәнгән әсәр—
“Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча сочинение язарга тиеш булабыз.
Шул сәбәпле мин сезгә 266 биттәге Иҗади эш өчен дигән бүлеккә игътибар
итәргә тәгъдим итәм. Таптыгызмы?
Укучы:Әйе.
Укытучы:Монда дүрт сочинение темасы бирелгән. Сезгә аеруча ошаганы
бармы?
Укучы:Мина беренче тема бик ошый.
Укучы:Ә миңа соңгысы.
Укучы:Ә минем өченче темага язасым килә.
Укытучы:Димәк, һәр кеше үзенә ошаган теманы сайлап ала. Сезгә хәл итәр
өчен ике минут вакыт бирелә.
Укытучы:Бөтен кеше темасын сайладымы?
4
Укучылар:Әйе.
II. а)Укытучы:Алайса әйдәгез бергәләп сөйләшеп карыйк,
сочинениеларыгызда сез нинди образлар турында сүз алып барачаксыз?
Укучы:Вәли,Искәндәр.
Укытучы:Дөрес.Тагын?
Укучы:Төп героиня –Галия турында.
Укытучы:Дөрес. Ә ничек уйлыйсыз,кемгә атап җавап хаты язарга җиңелерәк
булачак?
Укучы:Минемчә,Галия исеменнән.
Укытучы:Ни өчен?
Укучы:Чөнки Искәндәргә караганда Галия хислерәк,ул
эмоциональрәк.Шуңа күрә аның исеменнән хат язу кызыграк һәм дөресрәк
булыр дип уйлыйм.
Укытучы:Яхшы.Тагын кемдә нинди фикерләр?
Укучы:Ә мин үзем Искәндәр исеменнән җавап хаты язачакмын.
Укытучы:Ни өчен?
Укучы:Чөнки Галия язган хатларның эчтәлеген инде без беләбез, ә менә
Искәндәр фикерләрен ишетү,уйлап бетерү кызыклы булыр иде.
Укытучы:Бик тә кызыклы һәм үзенчәлекле фикер. Ә кем мәхәббәт—гаилә
проблемасын сайлады?
Укучы:Мин.
Укытучы:Ни өчен?
Укучы:Чөнки әсәрдә нәкъ менә әлеге проблема—төп проблема.
Укучы:Яхшы.Ә синеңчә автор әлеге проблеманы кем образлары аша ачык
күрсәтекән?
Укучы:Минемчә, Галия һәм Вәли гаиләсе мисалында.
Укытучы:Ә Вәли образы мәхәббәт мәсьәләсен ачыкларга ярдәм итәме?
Укучы:Юк, дип уйлыйм.
5
Укучы:Ә мин,әйе, дип уйлыйм. Чөнки нәкъ менә Вәли аркасында Галия
үзгәрә.
ә)Укытучы:Балалар,әсәрдәге вакыйгалар кайсы елларда барганы билгелеме?
Укучы:Әйе,егерменче гасырда.
Укытучы:Яхшы,ә төгәлрәк әйтеләме?
Укучы:Әйе, мәсәлән,беренче хатта төгәл дата —1923нче ел күрсәтелә.
Укытучы:Димәк?
Укучы:Вакыйгалар егерменче гасырның 20—50 еллар аралыгында бара.
Укытучы: Яхшы, димәк сез әсәрне бик игътибар белән укыгансыз,молодцы!
б)Укытучы:Балалар,әйдәгез әле әсәрнең төп идеясен билгеләп карыйк.
Укучы:Төп иядея мондыйрактыр: мәхәббәткә саф, җаваплы, тугры булганда
гына аны саклап калып була.
Укытучы:Яхшы.Тагын кемдә нинди фикерләр туды?
Укучы:Бары тик гаиләсен яраткан,хөрмәт иткән,яклаган,гаиләсе алдында
ихлас булган кеше генә бәхетле була ала.
Укытучы:Бик дөрес.
Укытучы:Яхшы. Хәзер дәфтәрләрегезне ачып бүгенге числоны, сочинение
дип язып куегыз. Язып бетердегезме?
Укучылар:Әйе.
Укытучы:Алайса игътибар белән тактага карыйк. Тактада мин дүрт теманы
да язып куйдым. Сез инде аларны сайлап алдыгыз,шулаймы?
Укучылар:Әйе.
Укытучы:Һәр тема астына мин сезнең өчен терәк сүзләр язып куйдым.
Укучы:Ә алар безгә нәрсә өчен кирәк булачак?
Укытучы: Әлеге сүзләр сезгә сочинениегызда кирәк булырга мөмкин. Сез
аларны дөрес җөмлә башлау өчен кулланыла аласыз. Шулай ук Темагызга
бәйле ярдәмлек сүзләр: сурәтләүче сыйфатлар, монда мәкаль—әйтемнәр дә
бирелгән.
6
Терәк сүзләр:
1 тема: “Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестенда Искәндәр һәм
Вәли образлары”:
—Чын ир—ат
—Кыю йөрәкле
—Битараф
—Бәхетсез
Минем фикеремчә,…
—Шуны әйтәсе килгән иде
—Беренчедән,…
2 тема: “Тапшырылмаган хатлар” повестенда мәхәббәт—гаилә
проблемасының хәл ителеше”:
—Матур гаилә, тату гаилә
—Мәхәббәт ул—үзе иске нәрсә…
—Бер—берсен хөрмәт иткән гаилә бөтен кайгыны җиңәр
—Гаиләдә мәхәббәт булса…
—Бер—береңә карата игътибарлы булсаң гына…
Ахырдн шуны әйтәсе килә,…
3тема: “Галиянең дүрт хаты да Искәндәргә тапшырылган дип уйлап,
Искәндәр исеменнән Галиягә хат языгыз”:
—Кадерле, Галиям!
—Галиякәй!
—Җавап хаты язарга батырчылык иттем
—Ачу саклама…
—Беләсеңме…
—Синең хатларың миңа…
7
—Моңа кадәр сиңа җавап бирмәвемнең сәбәбе:…
4тема: “Галия яки Искәндәргә үз исемегездән хат языгыз”:
—Искәндәр,ни өчен син…?
—Галия,бәлки хатларны тапшырырга кирәк булгандыр?
—Шуңа күрә,шул сәбәпле…
—Матур гаилә
—Бер—берегезгә хөрмәт…
—Әлеге гамәлең өчен…
—Гаиләнең көче…
Укытучы: Балалар,хәзер сочинениене яза башласагыз да була.
III.Рефлексив бәяләү.
1.Йомгак
Укытучы:Бүген без сезнең белән нинди әсәр өстендә эшне тәмамладык?
Укучы: Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестена нигезләнеп
сочинение яздык.
Укытучы: Яхшы. Сезгә әсәр ошадымы?
Укучылар:Әйе, әсәр бик тә ошады.
Укытучы:Ә ни өчен?
Укучы:Чөнки ул бик кызыклы,аның язылу формасы да бик үзенчәлекле.
Укытучы:Тагын ни өчен?
Укучы:Бу повесть бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган.
2.Үзбәя
Укытучы:Балалар, тәкъдим ителгән темалар сезгә ошадымы?
Укучы:Әйе. Аларның һәрберсе бик кызыклы иде.
Укучы:Ә миңа сочинение хат формасында язу ошады.
3.Өй эше.
