Татарча сочинение “Татар милләте|Татар миллэте”
Сочинение на татарском языке на тему “Татар милләте”/”Татар миллэте”


III Төбәкара “Милләтем, киләчәгем”бәйгесенәдә катнашучы.
Татарстан Республикасы , Әлмәт районы, Түбән Мактама №2 рус урта мәктәбенең 7А сыйныф укучысы Идиятуллина Айсылу иншасы.
Җитәкче: Вилданова Ләйсән Марс кызы.
Милләтем,киләчәгем!
Дүрт йөз ел буе
Ниләр күрмәдек,
Түздек,чыдадык,
Һаман үлмәдек.
Бу өзек Мәҗит Гафуриның “Татар байрагы” дигән шигыреннән. Шигырьдә татар милләтенең үлемсезлеге, батырлыгы турында языла.
Мин — татар милләтеннән.Үземнең шул милләттән булуым белән горурланам. Аның шундый матур, шундый чиста теле, яхшы кешеләре, танылган галимнәре, атаклы язучылары, җырчылары, дөрес фикер йөртүче җитәкчеләре бар. Димәк, дүрт ярым гасыр иреклектән мәхрүм булып яшәгән, үзенең милли дәүләтчелеге булмаган татар милләте әле югалмаган.Әле мин татар булуым белән горурлана алам икән.Дәреслекләрдә, романнарда, кинофильмнарда, тарихны бозып, татарларны кыргыйлар, мәдәниятсез халык дип күрсәтү тормышка ашмаган.Милләтебез яши!!!Аның киләчәге бар.Моңа һәм милләтемнең якты киләчәгенә иманым камил!
Туган җир ул кеше күңеленә
Ана сөте белән салына…
Тәпи баскан җирем,эчкән суым
Кара, акмы, ачы, татлымы-
Бөтен гомерем белән түли алмам
Шушы җирдә яшәү хакымны.
Саҗида Сөләйманова.
Кайда барсаң да үзеңнең туган җиреңне бик сагынасың, яратып искә аласың. Дөрес, туган җиреңдә син тугансың, үскәнсең, анда синең тормышыңдагы иң истәлекле вакыйгаларың, туганнарың, дусларың. Ничек инде аны яратмаска?! Анда сиңа бөтенесе таныш, истәлекле. Туган җиреңнең матур табигате, җирләре һәм кешеләре. Тормышыңның иң әһәмиятле вакыты туган җиреңдә үткән.
Кешелек дөньясында бер тылсымлы көч яши. Ул — безнең телебез. Борын-борыннан бөек акыл ияләре, укымышлылар, иҗат кешеләре бу көчнең зурлыгына, нәфислегенә сокланганнар.Халык тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, киң хыялында гәүдәләнә торган изге теләкләрен белдерә.Телдә халыкның рухы да, табигате дә һәм тормыш-көнкүреше дә чагыла.Тел гасырлар буе яшәп килә.Телнең иҗатчысы — халык.Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай, чын халыкның телен, чын халык рухын гасырлар буе үсеп, камилләшеп килгән халык иҗаты әсәрләреннән генә белеп була дип бик дөрес күрсәткән.Татар теле -дөньяда иң матур тел!Татар теле- ул минем туган телем, ә туган телгә бик сак килергә кирәк, аның диңгездәй киң байлыгы, чишмәдәй саф үзенчәлекләре зур осталык белән дөрес файдаланырга, ул рухи байлыкны сакларга, чиста тотырга кирәк.
Татар теле- безнең туган телебез. Ә без үзебез- татарлар. Иң борынгы вакытлардан тарихта татарлар горур, тырыш, түзем, батыр, бердәм һәм уңган халык булып яшәгән һәм яши.Татарлар Россиянең һәм СССР таркалганнан соң мөстәкыйльлек алган дәүләтләрнең, дөньяның төрле почмакларында да очратырга мөмкин.Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребез арасында күп кенә күренекле кешеләр- дәүләт һәм җәмәгать эшлекләре, галимнәр, журналистлар һ.б. кешеләр чыкканнар.Татар халкы үзләренең гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр һәм саклыйлар.Алар элек-электән хөрмәткә лаеклы булганнар, шуңа күрә үзебезнең милләтебезне сакларга, яратырга һәм дус-тату яшәргә кирәк. Без татарлар- без булдырабыз!
Милләтемнең татар баласы мин.
Милләтемнең асылташы мин ,
Гаиләмнең йөзек кашы мин ,
Чал тарихлы Казан кызы мин,
Мәдәни кыйммәтләрне саклап,
Милләтемне алга сөрүче дә -мин.
Мин татар кызы, татар баласы, һәм татар булуы ул узе бер бәхет диеп уйлыйм. Чөнки үземнең телемне бик яратам, Татар телендә ирекле сөйләшәм, татар телендэ җырлыйм, татар телендә телевидениядә, балалар өчен тәүлек әйләнәсендә эшли торган «Шаян ТВ» каналында, тапшыруларда катнашам. Чынлап та, «үз телен белгән кеше бик күп уңышларга ирешер»-дип уйлыйм. Минем татар телен яхшы белуем әни белән әтидән килә. Без гаиләдэ гел татар телендә сөйләшәбез, һәм тел белүнең төп нигезе- гаилә — дип уйлыйм. Әгәр дә гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә татар телендә соөйләшмәсәк, ул татар теле бетергә дә мөмкин. Минем уйлавымча, туган телне яраттыра белергә, популярлаштырырга кирәк. Безнең республикабызның җитәкчесе Рөстәм Нургалиевич Минниханов бу эштә башлап йөри. Бу телевидениедә балалар каналын ачуы призидентыбызның фикере һәм ярдәме булды. Балалар кечкенәдән татар телен ишетеп, татар телендә сөйләшеп үсәргә тиеш.
Безнең Казанда төрле бәйгеләр дә уздыралар . Иң яраткан татар теле бэйгесе -«Дулкыннар» бәйгесе. Монда җырлар, нәфис сүз белән бәйләнгән бәйге үткәрәләр. «Дулкыннар» ел саен безнең үзебезнең телне саклап калуга , һәм телебезне үстерүгә өлеш керткән олы шәхесләргә багышлана. Алар арасында бик танылган Г Тукай, Р. Валиев, Ф Яруллин, Н Җиһанов, Р Яхин , Н Исәнбэт .
Идел яшьләр үзәге ул бөтен татар балаларын берләштерә. Бик күп лагерьлар оештыра. Мин ул лагерьларда актив катнашам. Анда без татар балалары белән генә түгел, чит республикалардан килгән балалар белән дә аралашабыз. Татар телен бик яхшы белмәсәләр дә, безнең белән аралашкач: «Мин татарчаны ныклап өйрәнәм әле»,- диеп кайтып китәләр. Мин алар белән татар телендэ генә сөйләшергә тырышам, чөнки без туган телебездә сөйләшә торган яшьләр, шуңа күрә бер мохит кирэк. Менә «Дулкыннар» һәм ШАЯН ТВ татар мохитен тудыра.
Без татар мәдәниятен, татар сәнгатен үстерергә тиеш. Аны үстерү өчен, балаларга да тырышырга кирәк, үзеңнең өлешне кечкенәдән кертергэ кирәк!
Әлбәттә, милләт бит ул җыр белән, биюгә генә әйләнеп калмый. Без милли үзәкне дә үстерергә тырышырга тиеш. Милли үзаң ул,минемчә, үзеңнең миллэтенне, телеңне популярлаштыру. Башка илләргә барсак та, горурланып сөйлим Татарстан турында, Казан турында, татар милләте турында.
Татар милләтенең күп кенә шэхесләрен чит илләрдә дә беләләр. Кибетләргә керсәк тә, татар телендә жырлар яңгырый. Аннан соң аэропортыбызга да Габдулла Тукай исемен — бөек шагыйребез, күренекле шәхесебез исемен бирделәр. Килеп төшүгә, белдерү ясыйлар. «Сез Тукай исемендәге аэропортка килеп төштегез»,-дисәләр, барыбыр кызык бит, ничек матур яңгырый. Әлбәттә, кешеләр кызыксыналар.
Лагерьда танышкан, чит регионда яшәүче дусларыма татар телендәге шигырьләрне җибэрэм. Смс-лар белэн аралашканда да, инстаграмда да- татар телендә генә язарга тырышам.
Ә безнең милләтебезнең киләчәге бик зур. Безнең Республикабызда шундый милли сәясәт бар- ул китаплар. Мин бик яратып китаплар укыйм . Мәсәлән, Г. Әбсәләмовның «Ак чәчәкләр» әсәрен бик яратып укыдым. Анда төрле геройлар аша , без тормышка күз салабыз, тормышка өйрәнәбез, анда гыбратле хәлләр бар. Миңа бик ошый.
Безнең Ш. Мәрҗани, мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдинов бар. Алар да милләтне үстерүгә зур өлеш керткәннәр бит инде. Мәсәлән, Ш. Мәрҗәнинең тууына 200 елга багышланган хәбәләре булды. Мин анда катнаштым. Бик күп кызыклы хәбәрләрне тыңлап утырдым.
Кайсы яктан гына алсаң да, татар ул булдыра , өлгерә. Мәсәлән, фигуристка Алинә Заһитова, без аның белән яшьтәшләр. Мин аның өчен шатландым. Ул татар кызы, үзе Ижевск шәһәрендэ яши.
Мәскәү шәһәрендэ Алсу җырчы быз. Ул кая барса да, татар жырларын да җырлый. Мин аның җырларын өйрәнәм.
Аннары Равиль Фәгдиев, Америкада яши, татар шәхесе.
Миңа бик охшаган сәясәтчеләрем бар, ул Минтимер Шәрипович Шәймиев, ул Болгар, Свияжскины төзекләндерүгә зур өлеш кертте.
Татар гимназияләре бар, анда бәйрәмнәребезне үткәрәбез. Мин, мәсәлән, Каз өмәсен яратам. Без бик еш авылга кайтабыз һәм каз өмәләрендә катнашабыз, казларны йолкып, жырлый-жырлый, аларны чишмэлэрдэ юып, кыймаклар пешереп, бик кызык итеп уткэрэбез. Бу горуф гадәтләрне саклап калу, онытмау.
Безнен милләтебезне аерып тора торган киемнәрне яратам. Минем бик куп мили бизәкле кулмәкләрем бик куп. Аларны яратып Татар телендәге бәйгеләренә, концертларга киям. Минем кулмэклэр белән, башка милләт дусларым да кызыксына…Милли аяк киемнәрен бик яратам. Киеп йорим.
Безнен милләт хатын-кызлары кул эшенэ бик осталар : матур тегәләр, матур чигэлэр, бәйлиләр. Мин дэ Кул Шэриф мэчете рәсемен чигеп рамка оченә куеп, диварга олдем.
Безнен милләт бик кочле милләт. Юкка гына мени Г.Тукайә йткән : «Халык кочле ул, зур ул»-дип. Милләтемнең киләчәге якты, һәм ул өметле яшьләрдә.
Автор материала: К. Назмиева (1 курс)
Милләтем минем горурлыгым
Гафаров Руслан, 6А сыйныфы
Минтатар малае!
Күпме мәгънә, күпме горурлану хисе салынган бу юлга! Горурланырлык
та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны…Сөембикәсе булган горур милләт
улы бит мин.
Әйе,
моңлы Тукайлары,
Мин үземнең җырлы моңлы туган телемә, горур милләтемә мөкиббән.
Татар телендә сөйләшүем, Татарстан җирендә яшәвем белән бик бәхетле мин.
мәхәббәтле Кол
Галиләре…һәм, ниһаять,тимер кебек көчле ихтыярлы Минтимерләре бар
милләтемнең.Алар биттатарның йөзек кашлары.Шундый көчне каян алган,
ничек моңлы булган, батыр булганнар? Ул көчхалыкта, туган җирдә, туган
телдә.
батыр Җәлилләре,
Нинди генә сынауларга дучар булмаган минем татар халкым?! Сыналган
сыгылмаган, үз исеменә тап төшермәгән. Бүгенге көндә татар халкын
таныйлар, санлыйлар, фикерләренә колак салалар, киңәшләрен тыңлыйлар.
Татар халкы яшәмәгән кыйтга,ил, шәһәр бармы икән җир шарында?!
Кайда гына яшәсә дә, татар кешесенә эш сөючәнлек, кунакчыллык, гаделлек,
пөхтәлек кебек сыйфатлар хас. Чит илләрдә яшәүче татарларда
бу
сыйфатлар бигрәк тә ачык сизелә.Алар һәрвакыт татарларның үзәге булган
Татарстанны сагыналар, телләрен онытмыйлар, динне, горефгадәтләрне,
милли йолаларны саклыйлар,берберсенә ярдәм итәләр, рухи яктан көчле
булырга тырышалар, милли бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәләр.
Татар халкының милли бәйрәмеСабантуй гына да ни тора! Ул инде күптән
Татарстан чикләрен үтеп чыкты. Башка милләт халыклары да рәхәтләнеп
Сабан туен бәйрәм итәләр, аралашалар. Ул чынчынлап дуслык бәйрәменә
әверелде.
Шулай да бүгенге хөр, ирекле тормыш җиңел генә бирелмәгән. Тарихка
әйләнеп кайтсак, күпме михнәт күргән безнең халык.
…1552 нче елда борынгы бабаларыбыз үз дәүләтен югалтуга дучар ителгән,
азатлык өчен көрәштә күпмесе шәһит киткән, Сөембикә ханбикә кулга
алынган. Буйсынмаган, халкын, динен сатарга теләмәве, онытмавы өчен Явыз
Иван төрле җәзалар биргән: яратмаган кеше белән яшәргә мәҗбүр иткән,
сөекле улыннан аерган, рухи яктан Сөембикәне сындырырга тырышкан. Татар
халкының горурлыгын үзендә чагылдыручы мәһабәт Сөембикә манарасы бүген
шуның тарихи символы булып тора. Тигезсез көрәштә шәһит киткәннәрнең каны тамган җирдә күтәрелгән Кол Шәриф мәчете, бүгенге буынга
үткәннәрне онытмаска өндәп, азан тавышын яңгырата.
Татар милләтенең тугырылык символы булып Гаяз Исхакыйның Зөләйхасы
тора (Г. Исхакый “Зөләйха” драмасы ) Үзенең диненә, теленә,милләтенә
гомере буена тугырылык саклаучы Зөләйха образы күпме татар халкының
прототибы ул. Күпме ихтыяр көче , күпме көчле рух кирәк булган аларга.
Алар милләтнең йөз аклыгын саклаганннар,шушы асыл сыйфатларны киләчәк
буынга тапшырыр өчен күпме күз яше түккәннәр, күпме кан тамызганнар,
күпмесе гомерләре белән түләгәннәр.
Тарихны хаклы рәвештә халык хәтере, диләр. Бүгенге буын үзенең үткәнен
белергә, хөрмәт итәргә һәм аны киләчәк буынга тапшырырга тиеш.
“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, диелә халык мәкалендә.Без үткән
буын каршында бурычлы. Алар тапшырган эстафетаны без түкми –чәчми
киләчәк буынга тапшырырга тиеш.
Тукай кебек бөек шагыйре булган халыкбөек халык. Киләчәк буын да
моны яхшы аңласын,белсен һәм хөрмәт итсен иде.
Мин Татар халкының башка милләт халкына игелек кенә кылып яшәве,
тигез хокуклар биреп, үз кочагында яшәтүе, диннәрен, йолаларын хөрмәт итүе
белән чиксез горурланам. Милләтемнең киләчәгенә зур өметләр баглыйм.
Татарстан дигән Ватаным бар,
Татар дигән халкым бар минем.
Узганнардан түгел, мин халкыма
Киләчәктән урын барлыймын
Уз иленнен кадерен белер очен, читлэргэ китеп карау кирэк микэн!?Берэулэр анын матурлыгын миллэтенен яхшылыгын читтэн дэ курмэскэ момкин.,икенчелэр туган жирендэ яшэткэн хэм коннен кояшына иелеп сэлам бирэ.Миллэпэрвэрлэр элбэттэ туган илдэн аерылу бик вырдыр.Юкка гына бу хакта жырланмый инде.Мин дэ –узе илемнен нечкэ кунелле бер баласы.Туган ягымнын урман куллэре ,таулары болыннары шаулап утырган иген кырлары хэммэсе изге бер жыр.Саба якларында миллэтлэрнен торлелеге куп тугел,лэкин без барыбыз да бик тату яшибез.Саба яклары-матур як.Ачык йозле кешелэр,тырыш хезмэтчэннэр яши анда.Бу районда миллэт бер берсе белэн аралашып тату гына яши.Безнен райондагы кешелэр бутэн якларда юк сыман.Ул кешелэрнен нинди тырыш,тату кеше икэнен йозенэ карап та белеп була шикелле.Безнен миллэт хэм кешегэ кадерле.
-
Комментариев (0)
Минем миллэтем минем горурлыгым сочинение по татарскому языку
Светило науки — 1 ответ — 0 раз оказано помощи
Уз иленнен кадерен белер очен, читлэргэ китеп карау кирэк микэн!?Берэулэр анын матурлыгын миллэтенен яхшылыгын читтэн дэ курмэскэ момкин.,икенчелэр туган жирендэ яшэткэн хэм коннен кояшына иелеп сэлам бирэ.Миллэпэрвэрлэр элбэттэ туган илдэн аерылу бик вырдыр.Юкка гына бу хакта жырланмый инде.Мин дэ –узе илемнен нечкэ кунелле бер баласы.Туган ягымнын урман куллэре ,таулары болыннары шаулап утырган иген кырлары хэммэсе изге бер жыр.Саба якларында миллэтлэрнен торлелеге куп тугел,лэкин без барыбыз да бик тату яшибез.Саба яклары-матур як.Ачык йозле кешелэр,тырыш хезмэтчэннэр яши анда.Бу районда миллэт бер берсе белэн аралашып тату гына яши.Безнен райондагы кешелэр бутэн якларда юк сыман.Ул кешелэрнен нинди тырыш,тату кеше икэнен йозенэ карап та белеп була шикелле.Безнен миллэт хэм кешегэ кадерле.
Остались вопросы?
Новые вопросы по предмету Математика
Минем горурлыгым-минем милләтем.
Мин татар! Һәм мин бу сүзне башымны күтәреп, горурланып әйтәм. Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны… булган горур милләт баласы мин.
Мин үземнең җырлы-моңлы туган телемә, горур милләтемә чын күңелдән бирелгән. Чиста, саф татар телендә сөйләшәм, Татарстан җирендә яшим.
Нинди генә сынауларга дучар булмаган минем халкым?! Тукай сүзләре белән әйткәндә:
Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызылып-сызылып чыга күңленнән.
Сыналган-сыгылмаган, үз исеменә тап төшермәгән.
Татар халкы гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык. Мин үземнең татар булуым, милләтем белән горурланып яшим. Татар телемдә сөйләшү күңелемне иркәли, татар җыры, татар моңы авыр кичерешләрдән арындыра, рухи биеклекләргә күтәрә. Татар моңы-җыры җир шарының төрле почмакларында яңгырый. Халкымның гасырлар буена җыелган тәҗрибәсе: мәкальләре, әйтемнәре тәрбия баскычыннан җитәкләп югарыга күтәрә, ниндидер бер илаһи рәхәтлек хисләре кичерергә мәҗбүр итә. Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле, татар теле дөньясы – үзе бер тылсымлы дөнья. Без тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләребезне, күңел түрендә яткан тирән кичерешләребезне, хыялыбызда гәүдәләнә торган изге теләкләребезне белдерәбез.
Һәр халык үз телен яратып «Ана теле” дип атый. Ана теле һәрвакытта беренче урында торырга тиеш, аның аша дөньяга, аң-белемгә юл ачыла. Безнең төп бурычыбыз — үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәнергә тиешбез.
Әйе, милләт буларак сакланып калу бүген безнең һәрберебездән тора. Беркемгә, бернәрсәгә карамыйча, үз ана телебездә сөйләшергә, үз динебезне тотарга, үзебезчә яшәргә безгә беркем комачау итәргә тиеш түгел. Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыкларны, киртәләрне үтте. Халык күпме изелсә дә, ана телен саклап калды. Ә милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә.
Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын дигән сүз. Менә шушы рухи хәзинәне саклап калу максатыннан, татар язучыларыбыз гаҗәеп гүзәл әсәрләр иҗат иткәннәр.
Син югалтма, татар, үз кыйблаңны,
Кычкырып әйт, татар, үз сүзеңне!
Якла, Ходай, якла татарыңны!
Сакла, татар, сакла үз-үзеңне!
Роберт Миңнуллин
Губайдуллин Ранис, 8 класс.
