Татар теленнэн сочинение урнэклэре гиа

Сборник сочинений на татарском языке для всех классов. Более 100 разных тем и вариантов упорядочены в алфавитном порядке. Также в боковой панели сайта имеется быстрый поиск по названию. Всё онлайн и абсолютно бесплатно. Татар16 ру – стараемся для вас.Барлык сыйныфлар өчен татарча сочинениеләр җыентыгы. 100 дән артык вариантлар һәм темалар алфавит тәртибендә урнашканнар. Шулай ук сайтның уң  панеленда исем буенча кызу эзләү бар. Барлыгы да онлайн һәм бушлай. Татар16 ру – сезнең өчен торышабыз.

Сочинениялэр:

А

Ак көз

Алар ватанны сакладылар

Апрель ае

Ә

Әдәбият − минем тормышым

Әниемнең изге куллары

Әти белән сөйләшү

Әти-әни – иң кадерле кешеләрем

Б

Б. Урманчының салтык болыны

Батырлык

Безнең авыл

Безнең гаиләдә китап

Безнең Мырау

Безнең фатирабыз

Белем – якты нур

Белемнең тормыштагы әһәмияте

Беренче кар

Беренче сентябрьдә

Бөек Җиңү бәйрәмендә

В

Г

Гади генә таш диярсең

Гаҗәеп дустым

Д

Дәү әнием

Дәү әтием

Дус-кызыма хат

Дуслык – бөек көч

Дуслык төле

Дустыма хат

Е

Ё

Ж

Җ

Җәй могҗизалары

Җәйге выкыйга

Җәйге каникуллар

Җәйге паркта

Җәйге таң

З

И

Игелеклелек

Икейөзлелек

Илдә тынычлык булсын

Инсафлы кызлар

Иң гүзәл кеше

Иң яхшы кеше

Исемнәр турында

Й

Йорт хайваны тоту − җаваплы эш

К

Каз өмәсе

Казан – мәңге яшь шәһәр

Казанга экскурсия

Карга боткасы

Кешеләрдәге матур сыйфатлар

Киләчәк бүгеннән башлана

Китап − тормыш дәреслеге

Китап − ул хәзинә

Көз башы

Күңелле кыш килде

Күңелле ял

Кыш килә

Күңелле тәнәфес турында

Күзәтүчән булыйк!

Кышкы салкын көннәрдә

Кышкы сихри урманда

Л

Л. Фәттаховның “сабан туе” картинасы

М

М. Казаковның “үксез бала” рәсеме

Матур сыйфатлар

Матурлык тудыручы

Матурлык һәм зәвык

Мәктәп директоры булсам

Мәктәптә яраткан фәннәрем

Мин бәйли беләм!

Мин дәрес әзерлим

Мин язны ни өчен яратам?

Минем әнием

Минем гаиләм

Минем дустым

Минем нәни этем

Минем этем

Минем яраткан шөгылем

Миңа эт нигә кирәк

Моң

Муса Җәлил – тормыш юлы

Н

Нардуган бәйрәме

Начар гадәтләр

Нәүрүз

Ң

О

Ө

П

Патриотлар

Походта

Р

Рәнҗеш

С

Сабан туе

Сагыну хисе

Сәламәтлек сагында

Солдат буласым килә

Спорт белән шөгыльләнәм

Минем өчен спорт

Т

Табигатьне саклагыз

Татар композиторы

Татар милләте

Татар рәссамы

Тәрбияле кеше

Телефоннан аралаша беләсеңме?

Тиен белән очрашу

Туган тел

Туган төлем – иркә гөлем

Туган телемне яратам

Туганнарда кунакта, яки кызыклы көн

Тугры дус − җанлы хәзинә

Тутый кош

Тылсымчы булсам

У

Укытучы булсам

Укытучым

Урман җәнлекләре

Урманда

Ү

Үзем турында

Ф

Февраль

Х

Хайваннар – кешеләрнең ярдәмчесе

Хайваннарга да табиб кирәк

Хат үрнәге

Хезмәт кешене бизи

Хокук белгеченә кирәкле сыйфатлар

Хыял

Хыялдагы бүлмәм

Һ

Ц

Ч

Чәчәкләр ае

Чын дус

Ш

Шәфкать туташы

Щ

Ъ

Ы

Ь

Э

Энем

Этләр яхшылыкның кадерен белә

Эш белмәгән − кеше көлдерер

Эшләмәгән − ашамый

Ю

Юлларны гизүче һөнәр

Я

Якын дусларым

Ялган һәм чын батырлык

Ямьле идел буйлары

Ямьле яз

Яраткан бәйрәмнәрем

Яраткан дәресем

Яраткан песием

Яраткан һөнәрем

Яраткан шөгылем

Ярату

Ятимлек

Яшь дус

Янгын сүндерүчеләр − тормыш сагында

Бурыч. (Р. Хафизова)

1) Сәгать алты тулар-тулмас иртәнге прогулкага чыгып барганда, күрше квартирага звонок биреп торучы карчыкка юлыктым. 2) Звонок төймәсе шактый биектә, әбинең буе тәбәнәк кенә: ул, аяк очларына басып, өскә үрелгән. 3) Язгы пальто өстеннән бөркәнгән ак шәле җилкәсенә җыерылып төшкән. 4) Карчык, кулын звонок төймәсеннән алмый гына, миңа текәлеп куйды. 5) Йөзе борчулы, күз карашында ниндидер өметсезлек, аптыраш сизелә иде. 6) Болай да ябык, җыйнак гәүдәсе борчудан куырылып калган кебек тоела.

7) Әбигә күршеләремнең бер генә атна элек ялга китүләрен әйттем. 8) Ул, хәвефләнеп, ни әйтергэ белми тотлыгып калды. 9) Аның тәмам өметсезлеккә төшүен күреп, кызганып куйдым. 10) “Бик кирәк идемени соң алар?” – дим. 11) Карчык баскан җирендә таптанып алды, авыр сулады. 12) “Кирәк иде шул, бәбкәм, бик кирәк иде. 13) Өченче килүем инде. 14) Мунчага барганда, акчамны онытып калдырып, Хәбирәдән 25 тиен акча алып торган идем. 15) Шуны бирәсем бар иде,” – ди. 16) “И әби, шул 25 тиен артыннан йөрмәсәң инде, – дим, – әллә ни зур акча түгел ич!”

17) Карчык миңа ялт кына карап алды. 18) Сүзләремне ошатмавы шундук йөзенә чыкты. 19) “Бирәчәкнең зурысы-кечесе юк аның, бала. 20) Олы кешегә андый бирәчәк белән яшәү дөрес түгел. 21) Үлеп-нитеп китсәм, өстемдә кала ич!” – диде. 22) “Алайса, калдыр соң миңа 25 тиеңне, алар кайткач, кертеп бирермен,” – дим.

23) Әбиемнең йөзе балкып китте. 24) Җыерчыклары язылды. 25) Ул кире уйламасын тагын дигәндәй, миңа ашыгып тиеннәрен сузды. 26) “И балам, игелекле кеше икәнсең, рәхмәт яугыры, тагын ничекләр килермен дип хафаланган идем. 27) Рәхмәт, балам, аягың-кулың сызлаусыз булсын”.

28) Әбиең өстеннән тау төштемени! 29) Ул ашыга-кабалана ишектән чыгып китте. 30) Бурычыннан арынган әбинең эчке бер нур белән балкыган йөзе, җете ак челтәр шәле күз алдымда торды. (244 сүз)

“Бирәчәкнең зурысы-кечесе юк аның, бала. Олы кешегә андый бирәчәк белән яшәү дөрес түгел. Үлеп-нитеп китсәм, өстемдә кала ич!” – диде. Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз.

Сочинениенең күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

Икебез дә унөчтә булсак… (М. Кәрим)

(1) 1933 нче авыр ел иде. (2) Яз башыннан Акманайга балыкка йөрибез. (3) Алты яшьлек энем Ильясны да ияртәм. (4) Бик сабыр бала ул. (5) Көн буе чебен-черки тешләүгә еламый, түзә. (6) Эшебез уңышлы булса, учак ягып, балык кыздырып ашыйбыз. (7) Бөтенесен дә түгел, әлбәттә. (8) Кайбер көннәрдә тоткан балыкның барысын өйгә алып кайтабыз.

(9) Көн шундый эссе иде. (10) Күл өстенең тынычлыгы күңелгә курку сала. (11) Җимгә кагылып караучы юк. (12) Ак эшләпә кигән энем яр читендә күләгәдә тын гына утыра. (13) Ара-тирә сорап куя: “Капмадымы?” (14) “Юк шул”,  дим. (15) “Көн озын бит, кабар әле”, ‒ дип тынычландыра мине сабый.

(16) Төш узды. (17) Тирә-якта кармак салган малайлар, бәхет эзләп, я Ишбайга, я Димгә китте. (18) Без калдык. (19) Ильяс белән без һаман бәхет сыныйбыз. (20) Көн кичкә авышты. (21) “Абый, капмадымы?”  ди энем. (22) “Хәзер, хәзер каба”,  дип ышандырам. (23) Шулай дип әйтүем булды, зур кармагымның калкавычы бераз кузгалып куйды да кинәт төпкә батты. (24) Алтын сары корбан балыгы үлән өстенә чыгып ятты. (25) Кайткач, үлчәүгә салып карадык, кило ярым булды. (26) Ильяс якын килергә дә курка. (27) “Бу балыкмы, абый?”  ди. (28) “Балык. Корбан исемле”. (29) Ул шунда ук тезеп китте: “Безнең күрше ‒ Корбан. Безнең балык ‒ корбан”.

(30) Мин тиз генә кармакларны җыйдым да, балыкны капчыкка салып кайтырга чыктык. (31) Ильяс, дәртләнеп, башта бик тиз атлады. (32) Юкәлекүл урманына җиткәч, ач бала хәлсезләнде. (33) “Бераз гына утырып торыйк әле, абыем”, ‒ диде.

(34) Корбан миңа көч бирде. (35) Утырып тору кая ул! (36) Ильясны иңемә күтәрдем. (37) “Их, абыем <…> ‒ диде ул, рухланып,  нигә икебез дә унөчтә түгел икәнбез? (38) Икебез дә унөчтә булсак, күтәрешеп йөрер идек, арымас идек”.

(39) Энем инде күптән дөнья куйды. (40) Мин торып калдым. (41) Кайчак үкенеп тә куям: нигә аны шулай ешрак күтәреп йөртмәдем икән? (42) Мин бит һәрвакыт аңа караганда өлкәнрәк, көчлерәк булдым.

(43) Кешеләр бер-берсенә игътибарлырак булсалар, үкенечләре әзрәк калыр иде..

“Кешеләр бер-берсенә игътибарлырак булсалар, үкенечләре әзрәк калыр иде…” Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз. Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.

Мин кулыма китап алам… (Р. Миңнуллин*)

(1) Без  китаплы халык. (2) Татар халкы гыйлемле булган, китап укыган.

(3) Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли.

(4) Кулъязмаларны күчереп язучы осталар барлыкка килгән. (5) Хәзергечә әйтсәк, китапларны тиражлаучылар була.

(6) Аннан басма китаплар чоры башланган. (7) Безнең әби-бабайларыбыз үз телләрендә белем алганнар, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә белгәннәр. (8) Шунысы мөһим: без үзебез генә белемле булып калмаганбыз, мәгърифәт нурларын башка тугандаш халыкларга да таратканбыз. (9) Якын-тирәдә генә түгел, Урта Азия далаларына кадәр барып җиткәнбез. (10) Бу да халкыбызның игелекле хезмәтләреннән саналырга тиеш.

(11) Яңа чорлар килде. (12) Радио-телевидение, компьютер, интернет заманы. (13) Техника үзгәрә, компьютерлар, телефоннар, телевизорлар, музыка тыңлый торган төрле аппаратуралар яңара, камилләшә. (14) Уены да шунда, дәреслекләре дә, фильмнары да, музыкасы да, фотосурәтләре дә, хәтта шпаргалкалары да…

(15) Классикларыбызны укып үсмәгән, бүгенге язучыларыбызны белмәгән милләттәшләребез рухи тамырларыбызны да, тарихыбызны да, гореф-гадәтләребезне дә аңламаслар дигән шигем бар. (16) Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс, дигән шикелле, китап белән кермәгәнне, компьютер белән кермәсә, нишләрбез? (17) Беренчедән, компьютер  компьютер инде ул. (18) Аның җаны да, хисе дә юк. (19) Виртуаль дөнья <…> реаль дөньядан, тормыштан аерылу дигән сүз. (20) Икенчедән, компьютерның милләте юк.

(21) Без күп гасырлар дәвамында белемне бары тик китап аша алганбыз. (22) Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның бай тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап биргән. (23) Шуңа күрә дә без Китапка чиксез рәхмәтле.

(24) Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! (25) Китапсыз күңел  буш күңел, китапсыз йорт  нурсыз йорт, китапсыз милләт  киләчәксез милләт. (26) Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! (27) Әлегә…

*Роберт Миңнуллин (1948)  халык шагыйре, популяр җырлар авторы. Аның шигырьләрендә туган җир, табигать, мәхәббәт лирикасы, әниләр темасы чагыла. Алар лирик образлар, нечкә хисләр, тапкыр һәм юмористик гыйбарәләр белән бирелгән.

Шомырт нигә елый? (Р. Төхфәтуллин)

(1) Зәй буендагы ялгыз шомырт төбенә палаткабызны корып, бер җәйне бик күңелле ял иткән идек без. (2) Мин кармак салып утырам, улым чикерткәләр куа, зәңгәр-кызыл тубын чөеп уйный, кошлар белән сөйләшә, арыгач, шомыртның күләгәсенә ятып йоклый.

(3) Шул көннәрдән бирле шомырт якын дустыбызга әйләнде, һәм без улым белән һәр яз шомыртыбызның хәлен белергә бара торган булдык. (4) Шомырт безне бик куанып каршылый, нәни яфраклы ботакларын селкетеп, сәлам бирә.

(5) Аннары без шомыртыбыз янына аның шау чәчәккә төренер вакытын чамалап киләбез. (6) Бу вакытта чияләр, алмагачлар, миләшләр үзләренең чәчәк бөреләрен ачар-ачмас кына утыралар. (7) Бу дөньяда үзләре генә белә торган тантана көннәрен көтәләр алар.

(8) Җәй азакларына таба да без шомыртыбызга кунакка киләбез. (9) Дустыбыз безне, авызны бераз бөрештерсә дә, бик тәмле чем-кара җимешләре белән сыйлый.

(10) Быел шомыртыбызның яфрак ярган шатлыгын уртаклашырга бара алмадык. (11) Шунлыктан аның мул чәчәкле хуш исле бәйрәменә вакытында барып җитәргә ашыктык.

(12) Шатлыгын уртаклашырга дип килсәк тә, шомыртның бик моңаеп утырганын күрдек без. (13) Дустыбызның бәйрәменә соңга калдыкмы? (14) Әнә бит, инде чәчәк таҗларын коеп бетерә язган ул.

(15) Килеп җитүгә, дустыбыз каршында башларыбызны иеп, сүзсез калдык. (16) Юк, чәчәкләрен коймаган шомырт, аны талаганнар. (17) Ботагы белән сындырып алып, кул җитәрдәй бөтен чәчәкләрен урлап киткәннәр. (18) Урлар чәчәк калмагач <…> кайсыдыр тагын да өскәрәк үрмәләгән һәм шомыртның бер ботагын сындырып ук төшергән. (19) Ул каерылган ботак җиргә үк салынып төшкән, яфраклары йөзләрен җыерганнар. (20) Каерылган урындагы кызгылт-сары җәрәхәттән, дымланып, кан саркый сыман. (21) Тал-тирәк арасында ниндидер кошлар сайрый, бөтен Зәй буе моңсуланып калган иде. (22) Акрын гына шомыртыбыз янына атладык.

(23) ‒ Шомырт… елый,  диде улым, агачның һәр ботагында җемелдәгән тамчыларга карап, үзенең дә күзләреннән чыккан күз яшьләрен сөрткәләп алды.

(24) Әйе, елый иде шомырт…

“ ‒ Шомырт… елый,  диде улым, агачның һәр ботагында җемелдәгән тамчыларга карап, үзенең дә күзләреннән чыккан күз яшьләрен сөрткәләп алды.

Әйе, елый иде шомырт…” Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яки аларның номерларын

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз

Сихерле чәчәкләр. (Г. Кутуй)

1) Рөстәмне курку алды. 2) Әмма аның куркуы кызыксыну, хәйран калу белән катнаш иде. 3) Шуңа күрә урманнан качу, кая булса да югалып тору Рөстәмнең башына да кермәде.4) Моңарчы һичкайда күрмәгән, ишетмәгән дәһшәтле гүзәллекне татудан туган хис иде бу. 5) Агач яфраклары һәм үсемлекләр, алтынга манчылгандай, ялтырап яна башладылар. 6) Бөтен әйләнә-тирә иснәп туйгысыз хуш ис белән тулды. 7) Бер сүнеп, бер кабынып торган яшен яктысы күзләрне чагылдырды. 8) Рөстәмнең күзләре дүрт булды: ул берничә абагада нәфис бриллиант кашларыдай җем-җем итеп торган чәчәкләр күрде. 9) Күз ачып йомганчы, алар шундый үстеләр. 10) Чәчәчктән яуган нурлар яктылыгында үлән арасына төшкән кечкенә генә инәне дә табарга мөмкин иде. 11) Рөстәм бу тылсымлы чәчәкләрне ашыга-ашыга өзәргә тотынды. 12) Аңарда комсызлык туды: тел астына гына кыстыру түгел, ул аларны учлап-учлап авызына тутырды һәм чәйнәми-нитми йота барды. 13) Хәер, чәйнәргә кирәк тә түгел иде, чәчәкләр авызга эләгү белән, пешеп өлгергән җиләктәй эределәр һәм үзләреннән-үзләре югала бардылар.

14) Шуннан соң нәрсә булганын Рөстәм хәтерләми. 15) Аның башы әйләнде: ул, хәлдән таеп, җиргә егылды…

16) Бу вакыт Рөстәм трамвайлар туктала торган урынга килеп җиткән иде инде. 17) Җәяү байтак киленде, килә-килә өс-башы да кибәргә өлгерде. 18) Почмакта портфельле бер иптәш басып тора иде. 19) Рөстәм аның янына килде һәм:

‒ Абый, сәгать ничә? – дип сорады.

20) Рөстәмнең соравы портфельле иптәшне сискәндереп җибәрде. 21) Ул як-ка борылып карады, күзләрен уды. 22) Кул сәгатенә күз салды һәм сөйләнә-сөйләнә китеп барды:

‒ Сәгать сигез… 23) Ә кем сорый – белмим… 24) Колагыма шулай чагылды, күрәсең…

25) Рөстәм шатлыгыннан нишләргә белмәде. 26) Сикерәсе, биисе килде. 27) Димәк, әби ялганламаган. 28) Хыял чынга әйләнде. 29) Димәк, Рөстәм чынлап та күзгә күренмәс булды. (241 сүз)

“Рөстәм шатлыгыннан нишләргә белмәде. Сикерәсе, биисе килде. Димәк, әби ялганламаган. Хыял чынга әйләнде. Димәк, Рөстәм чынлап та күзгә күренмәс булды.” Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрнең номерларын куегыз яки цитаталарны күчереп языгыз.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

Табигатьнең кадерле бүләге (Г. Бәширов)

(1) Авылыгызның нинди урында утыруына игътибар иткәнегез бармы? (2) Ә бит безнең бабаларыбыз теләсә кайда авыл салмаганнар. (3) Авыл булып утыру өчен, якында гына урманы да, болыны да, елгасы да булган, салкын чишмә чыга торган уңайлы урыннар сайлаганнар.

(4) Чишмә суы хәзер дә авылның иң кадерле сыйларыннан санала. (5) Кунак килдеме, берәрсе ерак юлдан кайәттымы, апалар чәйгә чишмә суы алып кайтырга ашыгалар. (6) “Суыбыз бик тәмле безнең!” ‒ дип, чын күңелдән горурланып, кунакны кыстый-кыстый сыйлыйлар. (7) Халык чишмәләргә матур исемнәр дә кушкан: Ак чишмә, Татлы чишмә, Шифалы чишмә…

(8) Уйлап карасаң, халыкның чишмә һәм коеларны шулай зурлавы һич тә юкка түгел. (9) Без көн саен чәй кайната, аш пешерә, юына һәм коена торган шушы гап-гади суның искиткеч гаҗәеп яклары, тылсымлы сыйфатлары бар. (10) Яшәү өчен бик әһәмиятле булган шушы төссез сыекчада алтмыштан артык төрле химик элемент бар икән. (11) Суның тәме дә, йомшаклыгы яки катылыгы да шул элементларның күп яки аз булуына бәйле.

  1.  Кайбер сулар белән авыруларны дәвалыйлар, андый чишмәләрне халык Изгеләр чишмәсе дип атаган.
  2.  Һәркем белә: сусыз яшәү мөмкин түгел. (14) Кеше атналар буе ашамыйча тора ала, әмма сусыз берничә көнгә дә түзә алмый. (15) Әгәр кеше тәнендәге суның уннан бер өлеше кимесә дә, аның хәле начарлана. (16) Менә бит суда нинди тылсымлы көч бар!

(17) Кайбер кешеләр, бәлки: “Күпме язсаң да, су һаман да шул су инде ул, мең ел элек аккан, тагын мең еллар агачак”,  диярләр. (18) Һич алай түгел шул. (19) Дөньяда чиксез нәрсә юк ул. (20) Эчә торган төче су планетадагы барлык суларның нибары ике генә процентын тәшкил итә. (21) Калган туксан сигез проценты эчәргә ярамый. (22) Ул ике процент һич артмый <…> ә кими генә бара…

(23) Бу хәл безне сагайтырга, табигатьнең бу кадерле бүләгенә игътибарлы булуны искәртергә тиеш.

“Бу хәл безне сагайтырга, табигатьнең бу кадерле бүләгенә игътибарлы булуны искәртергә тиеш.” Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.

Хәсән бай. (М. Кәбиров)

(1) Бик абруйлы кеше булган Хәсән бай. (2) Татар авылларында гына түгел, ә Россиянең зур шәһәрләрендә дә мәчетләр төзеткән ул. (3) Болай дип әйтүе генә җиңел, ә бит аны: «Менә бу шәһәремдә мәчет сал!»  дип көтеп тормаганнар. (4) Хәер, яңа фабрикалар, күперләр төзеткән, чиркәүләр салдырган татар баена каршы да төшә алмаганнар. (5) Октябрь революциясе алдыннан ул шәхси банк ача, тимер юллар төзергә тели.

(6) Ләкин… (7) Революциядән соң аның гомер буе туплаган байлыгын тартып алалар, түзә алмаслык газапларга дучар итеп, төрмәләрдә йөртәләр, якыннарын атып үтерәләр. (8) Бернинди байлыгы да калмавына ышангач, ачлыктан, тән һәм күңел газабыннан сөяккә әйләнсә дә, алтмыш сигез яшьлек картны үлемгә хөкем итәләр.

(9) Әмма, уйламаганда, бер могҗиза була. (10) Иртәгә атып үтерәләр дигән төнне Хәсән бай кинәт юкка чыга. (11) Нинди генә тикшерүчеләр килеп, кемнәрдән генә сорау алмасыннар, Хәсән бай турында бер хәбәр дә ишетелми. (12) Аның яхшылыгын күргән халык шундый нәтиҗәгә килә: никадәр бай булса да, ятимнәрне онытмады бит, мәдрәсәләр, мәктәпләр салдырды, мәчетләр төзетте, гомере буе изгелектә булды. (13) Шуңа күрә Ходай үзе аны коткаргандыр, Ходай үзе ярдәм иткәндер. (14) Якын дусларының ярдәме белән төрмәдән качып, чит илгә чыгып киткән, хәзер шунда яши икән, дигән хәбәрләр дә булды. (15) Монысы дөреслеккә якын иде<…> шуңа күрә хөкүмәт органнары Хәсән байга охшашларны көтте. (16) Тик Хәсән бай кабат күренмәде…

(17) Тегермәне, остаханәләре күптән юкка чыкты, ә мәчете һаман тора… (18) Бер карасаң, исең китәрлек бит! (19) Хәсән байдан калган бөтен нәрсә исән, тик үзгәргәннәр инде. (20) Совет власте да җимерелде, болар һаман исән!

(21) Шуларны уйласаң, бер фикер килә: Хәсән байның хезмәтен юкка чыгару өчен, шулкадәр кан коеп, шулкадәр хәсрәт чигәргә кирәк иде микән?!

Шуларны уйласаң, бер фикер килә: Хәсән байның хезмәтен юкка чыгару өчен, шулкадәр кан коеп, шулкадәр хәсрәт чигәргә кирәк иде микән?! Бирем: бу җөмләгә карата үз фикерегезне языгыз. Фикерегезне тексттагы 2 җөмләнең номерын күрсәтеп яки тексттан алынган цитаталар ярдәмендә раслагыз.

Текстта «(выписываете то что дано жирным шрифтом…………….. )» дигән юллар бар.

Минемчә, бирелгән өлештә текстның төп темасы чагылыш тапкан. Бу — (выбираете 1 из: Интернеттан дөрес файдалану, туган телне саклау, табигатьне саклау, дуслык, ата-анага хөрмәт, туган җир, шигърятнең бөеклеге, милли бәйрәмнәр) ………. темасы. Автор безне (выбираете 1 из: Интернеттан дөрес файдаланырга, туган телне сакларга, табигатьне сакларга, дус булырга, ата-ананы хөрмәт итәргә, туган җирне яратырга, шигъриятне яратырга, милли бәйрәмнәрне онытмаска) чакыра.

Мин, һичшиксез, автор фикере белән килешәм. Чыннан да, бу проблема бүгенге көндә бик күп кешеләрне борчый. Язучы үзе дә бу фикерне (№ предложения) җөмлә белән дәлилли. Автор фикеренчә, «выписываете предложение…………….» . (№) җөмләдә автор болай ди: «выписываете предложение…………….» . Бирелгән теманы ачуда бу фикер дә нигезле дәлил булып тора дип уйлыйм.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: автор мине күп нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итте. Аның фикере бүгенге көндә дә бик актуаль. ………

статья Татар теленнән ОГЭ эзерлэну

IX сыйныфны тәмамлаганда татар теленнән имтихан тапшыру мәҗбүри иде. Сынаулар традицион формада гына узды. Туган (татар) телендә белем алган укучылар — сочинение элементлары белән изложение, рус телендә белем алган татар телле укучылар диктант яки изложение яза алды. Ә рус телле укучылар билетлар буенча сынау тотты. Моңа кадәр укучылардан укылган яки тыңланган текстка мөмкин кадәр якын булган эчтәлектәге тулы изложение язу сорала яки билгеле бер темага ирекле сочинение яисә нинди дә булса укылган әсәргә карата, үз фикереңне белдереп, сочинение язу таләп ителә иде. Ә БРТ (бердәм республика тесты) да күләме ягыннан чикләнгән, җыйнакландырылган изложение һәм укылган текстта әйтелгән фикерне дәлилләп язылган сочинение язу таләп ителә..

  Скачать сертификат | заказать Золотой сертификат о публикации  Скачать сертификат соавтора  Заказать рецензию на публикацию

Вместе мы делаем образование лучше!
Сейчас на сайте 2700 пользователей.
Отзывы

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Талисманы для удачи на экзамене
  • Таможенное дело сколько нужно баллов егэ
  • Татар теленн?н егэ
  • Талисман на экзамен пять рублей
  • Таможенное дело рта вступительные экзамены

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии