Автор:
Хусаинова Сабина Алмазовна
Скачать:
Предварительный просмотр:
Менэ ямьле жэйдэ килеп житте. Жэйне яратмаган кеше юктыр ул бу доньяда. Без, бала-чага очен ботенлэй жэй – оч айга сузылган бер зур бэйрэм.
Июнь башында мин мэктэптэ оештырылган лагерьга йордем. Мин анда дусларым белән аралаштым һәм вакытны күңелле үткәрдем.
Мина бу жэй бигрэк тэ ошады, чонки мин электэн барасы килгэн, Татарстан башкаласы – Казанда булып кайттым. Мин анда “Заречье” сэламэтлэндеру лагеренын “Дуслык” профиль сменасында ял иттем. һәр көнне төрле квестлар, конкурслар һәм чаралар үткәрелде. Кубекле кичэ булды, Казанга экскурсияга алып чыктылар, халыкара бокс коненэ дэ бардык. Жэй булуына карамастан, анда кондэ татар теле, бию, жыр, хезмэт, инглиз теле, спорт дэреслэре узды. Казандагы Кол-Шариф мэчете, Бауман урамы, Ривьера аквапаркы, курчак театры “Экият”, Кабан куллэренен гузэллеген, матурлыгын сойлэп бетергесез.
Ойгэ кайткач мин эниемэ булыштым, бакчада чуп утадым, жилэк-жимешлэр жидым. Жэйнен ахырына таба Тугай авылында, туганнарымда кунакта булдым.
Минем жэйге каникуллар бик рәхәт хэм бик истәлекле утте. Мин бу җәйдә минем белән булган барлык кешеләргә дэ рэхмэтлемен.
Минем уйлавымча, жэй — ин яхшы ел фасылы, чонки жылы, эйлэнэ — тирэ искиткеч матур. Ин моhиме — каникуллар. Безгэ телэгэн жиргэ, телэгэн вакытта барып ял итэргэ момкин.
Бу ел жэйге каникуллар вакыйгаларга бик бай булды. Каникуллар башлану белэн мин «Нарат асты» сэламэтлэндеру лагерендэ ял иттем. Анда бик кунелле hэм кызык булды. hэр конне конкурслар, торле мероприятиялэр уткэрелде. Без бассейнда су коендык, уеннар уйнадык, ярышлар оештырдык, фотога тоштек. Мин анда дусларымны очраттым hэм бик куп яналары белэн таныштым. Алар белэн икенче елга кадэр елашып саубуллаштык.
Ойгэ кайткач, бакчада чуп уташтым, жилэк, карлыган жыештым.
Янгырлар туктагач, кояшлы берничэ конне мин Казанда — Татар иленен башкаласында уткэрдем. Андагы океанариум, Кырлай аттракционнар паркы, Бауман урамы, балалар поезды, Ривьера аквапаркы, Кремль, Экият курчак театры, Камал театры, Кабан куллэренен гузэллеген, матурлыгын, кызыклылыгын сойлэп бетергесез.
Лэкин ял никадэр рэхэт hэм кызыклы булса да, белем коне дэ якынлаша. Яна коч — дэрт белэн, китап — дэфтэрлэрне жыйнап белем алырга эзерлэндем. Сыйныфташларны, укытучыларны, мэктэбемне бик сагындым…
Татарча сочинение “Җәй могҗизалары|Жэй могжизалары”
Сочинение на татарском языке на тему “Җәй могҗизалары”/”Жэй могжизалары”
Июньдә кешеләр дару үләннәре җыялар. Чөнки күп кенә дарулар чәчәкләрдән ясала. Безнең республикабызда чәчәкләрнең ниндиләре генә юк!
Беркөнне без дә − әбием, сеңлем һәм мин − урманга дару үләннәре җыярга киттек. Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып, әбием күрсәткән дару үләннәрен җыя торгач, шактый ардырды. Без чишмә буенда ял итәргә туктадык. Бит-кулларыбызны юып, чишмәнең саф суын эчкәч, арыганнар онытылды. Өйгә дару үләннәре җыюыбызга шатланышып кайттык.
Июнь ахырында җиләкләр дә өлгерә башлый. Мин каен җиләге җыярга яратам. Каен урманыңда кошлар җырын тыңлый-тыңлый, иртәнге чыклы үләннәр арасыннан кызарып пешкән җиләк җыюдан да рәхәт мизгел бар микән?! Савытың тулгач, аның хуш исенә исереп, матурлыгына сокланып бер мәл карап торасың. Ә җиләк сине һаман җибәрми. Үлән арасында җемелдәп, кызыктырып тора. Аның тәме… Бернинди экзотик җимешләр дә алыштыра алмый безнең урманнарда пешкән каен җиләгенең тәмен!
Сочинение / Җәй могҗизалары
Июнь — чәчәкләр ае. Шушы айда болын-кырлар гына түгел, юкәләр дә чәчәккә күмелә. Бу айда бал кортлары армый-талмый эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар.
Июньдә кешеләр дару үләннәре җыялар. Чөнки күп кенә дарулар чәчәкләрдән ясала. Безнең республикабызда чәчәкләрнең ниндиләре генә юк!
Беркөнне без дә − әбием, сеңлем һәм мин − урманга дару үләннәре җыярга киттек. Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып, әбием күрсәткән дару үләннәрен җыя торгач, шактый ардырды. Без чишмә буенда ял итәргә туктадык. Бит-кулларыбызны юып, чишмәнең саф суын эчкәч, арыганнар онытылды. Өйгә дару үләннәре җыюыбызга шатланышып кайттык.
Июнь ахырында җиләкләр дә өлгерә башлый. Мин каен җиләге җыярга яратам. Каен урманыңда кошлар җырын тыңлый-тыңлый, иртәнге чыклы үләннәр арасыннан кызарып пешкән җиләк җыюдан да рәхәт мизгел бар микән? ! Савытың тулгач, аның хуш исенә исереп, матурлыгына сокланып бер мәл карап торасың. Ә җиләк сине һаман җибәрми. Үлән арасында җемелдәп, кызыктырып тора. Аның тәме.. .Бернинди экзотик җимешләр дә алыштыра алмый безнең урманнарда пешкән каен җиләгенең тәмен!
http://www.insha.ru/text/107
Җәйне яратмаган кеше юктыр ул бу дөньяда. Әлбәтта, бала-чага өчен җәй – өч айга сузылган зур бәйрәм, чөнки китаплар һәм мәктәп турында онытып торырга мөмкин.
Шундый җәйнең бер көне турында сөйләп китәсем килә минем. Без балачакта гел бергә уйнап үскән өч малай җәйне мәшәкатьсез, дәресләр турында уйламыйча гына үткәрә идек. Шундый бер көнне без урманда үткәрергә уйладык. Җәйге урманда бит бик рәхәт! Анда җиләс һәм тыныч, кошларның матур итеп сайрауы таң калдыра, ә иң мөһиме – урманда рәхәтләнеп җир җиләге, кура җиләге белән тамак туйдырып кайтасын. Ә куян яки керпе күрә алсаң – үзе бер зур вакыйга!
Безнең якларда зур кара урманнар юк. Дөресен әйткәндә, кечкенә агачлыклар, анда төз каеннар, баһадир имәннәр, биек усаклар үсә. Кайсебер якта олы чыршы-наратларның куе яшеллеге күренгәли. Ә урман җәнлекләреннән җитез куянны, эшчән керпене һәм дә хәйләкәр төлкене генә очратырга мөмкин.
Ул көнне без иртән иртүк торып, тиз генә юынып, ашап, кәрзиннәребезне күтәреп юлга чыктык. Урманга юл ике сәгать вакытны ала иде. Көн бүген бик эссе булырга охшаган. Көнчыгышта күк йөзе ал ут кебек яна, һава чиста һәм якты. Кайдадыр сандугач иртәнге җырын җырлый, авылда әтәчләр яңа көнне каршылап кычкыралар, ә көтүче малларны яланга ашыктыра инде. Урманга без кояш кыздыра башлаганчы барып җитәргә ашыктык.
Без агачлыкка килеп җиткәндә, беренче кояш нурлары каеннарның яшелендә уйный башлаган иде инде. Аяк астындагы үләндә чык тамчылары ялтырый. Урман эчендә кошларның моңлы тавышлары агыла, барлык табигать яңа көнне каршылый, төнге җиләс һава әкрен генә күтәрелеп бара.
Без кошлар тавышын тыңлый-тыңлый урман эченә үттек. Тар урман сукмагы безне кечкенә генә яланга алып чыкты. Ялан кояш нурларында иркәләнә иде. Ә иң кызыгы шунда – ямь-яшел үлән өстендә әллә күпме кызыл нокталар ята, әлбәтта, бу җир җиләге! Без барыбызда җиргә утырып хуш-исле җиләкне башта туйганчы корсакларыбызга, аннары кәрзиннәргә тутырдык.
Безнең кәрзиннәребез тулганда көн уртасы якынлашкан иде инде. Кошлар тавышы тынган, тик тукран гына арымыйча тукылдый да тукылдый. Без авыр кәрзиннәребезне күтәреп сукмак буенча экрен генә атладык. Сукмак безне бу юлы чылтырап аккан саф чиста сулы чишмәгә алып килде. Авыр кәрзиннәребезне дәү чыршы астына куеп без тәмле суны эчеп ял итеп алырга киңәшләштек. Шулай урман тавышларына колак салып утырганда кинәт кайдадыр бездән ерак түгел генә ботаклар шыгырдауы ишетелде һәм күз ачып йомганчы безнең каршыдан гына бер зур соры куян йөгерде дә юк та булды.
Аннары без үзебезнең юлыбызда тукранны очраттык, ул безнең башлар очында гына тырыша-тырыша эшен башкара иде. Без аны куркытмыйча гына юлыбызны дәвам иттек.
Көн кызу, тузанлы, бөркү иде. Без авылга кайтып җиткәндә кояш көнбатышка якынлашып җитте. Арып-талып, ачыгып кайтып кердек без өйгә, ләкин барыбызда бик шат идек, чөнки бу җәйге көнне без файда белән үткәрдек. Без бу көнне салкын кыш килгәч тә хуш-исле җиләк вареньесе белән тәмле чәй эчеп искә алырбыз.
Минем җәйге ялым.
Җәйге
каникулны һәр укучы көтеп ала. Җәйге кояш үзе дә безнең эш беткәнен генә көтеп
тора диярсең. Яллар башлану белән ул матуррак елмая, урамга уйнарга, урманга
җиләккә, су буйларына йөзәргә дәшеп тора. Каникуллар өч ай, барсына да
өлгерергә була.
Быелгы
җәйдә дә күп нәрсәгә өлгердем мин. Дуслар белән урамда да уйнадык, Интернетта
да туйганчы утырдым, әни белән җиләккә дә йөрдем, йорт эшләрендә дә булыштым,
мәктәптә практика вакытында чәчәкләргә су сиптем, карлыган, чия җыйдым.
Ә җәйнең
иң истә калган мизгелләре ул, һичшиксез, әти — әни белән Сочига сәяхәт булды.
Минем Кара диңгезгә бу икенче тапкыр баруым инде. Автобуста ике тәүлек бару да
ялыктырмады. Юлда ничә шәһәр, авыл аша үтеп, илебезнең төрле почмакларын күреп
барасың. Нинди матур, бай икән бит безнең илебез!
Адлерда
үткәргән ун көн бик тиз үтеп китсә дә, күңелдә бик күп истәлекләр калды.
Олимпиада уеннары үткән спорт объектлары белән якыннан таныштык. Олимпия паркы
безнең торган җирдән ерак түгел иде. Беренче көнне прокатка велосипедлар алып
бардык. Икенче көнне музыкаль фонтан күрергә автобуста сәяхәт иттек.
Абхазиягә
сәяхәт тә ошады миңа. Мондагы табигатьнең матурлыгын сөйләп тә, язып та бетереп
булмый, үз күзләрең белән күрергә кирәк.
Ә диңгез
һавасы, аның шифасы! Көне буе суда йөздек, яр буенда кызындык.
Авылга
кайткач та, табигать безне эссе көннәре белән озак куандырды. Диңгез кебек
булмаса да, Корманны суында йөзүе рәхәт.
Җәйге
яллар быел да минем өчен мавыктыргыч та, күңелле дә, файдалы да узды.
Павлов Владислав, 6 нчы сыйныф укучысы.