Быел туган йортны яңарттык. Мәшәкәте күп булды: кәкре-бөкре калын идән такталарын кубарып, бер-берсенә кереп кенә утыра торганнарын җәйдек. Искеләрен сүткән чакта, идән астына күз салдым. Зал ягында – баз. Әти шунда агач яшникләр куеп, бакчадан җыйган алмаларны саклый торган иде. Аларның хуш исен әле дә онытасым юк! Иң гаҗәпсендергәне шул булды: идән астында, бер почмакта кечкенә генә уенчык машина аунап ята. Зур тизлек белән барган җиреннән, кинәт кенә һәлакәткә юлыкканмыни! Балачакта машиналар белән уйнарга ярата идем шул. Димәк, бу уенчык машина да инде ярты гасыр, әнә шулай әйләнгән хәлендә, идән астында караңгыда яткан…
-Нигезең нык, абзый, – диде идән җәюче балта остасы, үзебезнең авыл егете, – черегән җире күренми…
– Минем гомергә җитәр әле! – дигән булдым мин.
Мин һәрчак: «Әле дә ярый әни исән!» – дип уйлап куям. Йортны, нигездә, аның өчен яңартабыз. Картайган көнендә яхшы өйдә яшәсен, мәңгелеккә күчкәндә дә халык: «Мул тормышта яшәгән икән бу карчык!» – дисеннәр…
Без – дүрт бала. Бишенчебез… тугач, өч айдан соң үлгән. Нидән үлгәнен беркем дә белми. Бик матур бала булган, күз тигән, диделәр. Барыбызны да берләштереп торган иң нечкә җеп, өзелергә тора. Әни ул турыда уйламый да, уйлыйсы да килми. Ул шушы тормышка ябышкан, шуңа береккән, аңа рәхәт монда.
Әнинең беркая да китәсе килми. Юкса, ветеран хатыны буларак, каладан фатир да бирделәр үзенә. Алып бардык без аны анда, тугызынчы катка хәтле алып мендек, ләкин шул дәүләт биргән фатирында, көч-хәл белән ике сәгать кенә утыра алды. «Улым, алып кайт син мине, тотма монда, үлсәм, үз йортымда гына үлим!» – диде. Аңладым: авылдан гомер китәчәк түгел әни!
Туган йортын, туган ягын сагыну хисе генә түгел, монда үз-үзеңне саклау инстинкты да өстенлек итә, күрәсең. Гомер буе авылда яшәп, авыл суын эчеп үскән карт кешеләр, авылдан балалары янына китеп, калада яши башлауга ук, нигәдер, бик тиз сүнә. Таш кала аларны һәм, киресенчә, алар таш каланы кабул итә алмый – керсез җаннарына тынгы таба алмыйча, чәчәк кебек сулалар. Минем әни, Аллага шөкер, әлегә исән, сәламәтлегеннән башка бернигә дә зарланмый. Әнә ул, Ходай биргән гомеренә сөенә-сөенә, көн-төн плитә янында кайнаша. Бүген ул кыстыбый пешерә. Минем кыстыбый тышын яратканымны яхшы белә, көйгәнен бигрәк тә! Беренчесен, әллә ашыгып, әллә махсус көйдереп ала да: «Мә, улым, ашый тор, бусы көеп китте әле!» – дип шул кыстыбый тышын алдыма китереп куя. Мин исә сөенәсе урынга, нигәдер елыйм, әнидән күз яшьләремне яшереп, тын гына елыйм…
Әти кайчак: «Мин үлгәч кемгә калыр инде бу йорт, кем карар аны!?» – дия иде. «Миңа калыр, мин карармын!» – дигәч, ул: «Китчәле, мыхамур!» – дип кул гына селти иде. Ул, ялкаулыгы чиктән ашкан, бер күзе белән авылга карап сокланса, икенчесе белән кала ягына караган, мәхәббәт шигырьләре язып, Мәҗнүн исемен алырга йөргән шагыйрь малаена әллә ни зур ышаныч багламагандыр да, билгеле. Хәзерге йортыбыз әти яшәгән йорттан күпкә матуррак, әйбәтрәк булып күренсә дә, аны үткәнгесе белән чагыштырып булмый, әлбәттә.
Бу йортта һәрчак тормыш кайнап торды. Әти дә, әни дә – яшь. Без – балалар – барыбыз бергә. Күңелле чак. Бервакыт шау чәчәктә утырган шомырт янында җыйнаулашып фотога төштек. Әти, әни, ике апам, абый, Сәрвәр тәтә һәм мин. Йорт эчендә ремонт беткәч, мин шул фотоны түргә элеп куйдым. Эләрлек тә шул: яшь чак, матур чак! Ә мин – төпчек малай, бөтенләй сабый бала (башыма кәләпүш кидергәннәр!), нәүмиз генә шау чәчәккә баткан язгы бакчага карап утырам…
Йортның төп бурасын кайчандыр урыс авылыннан сатып алып кайтканнар. Өйнең тышкы ягын сайдинг белән төргәндә, иске такталарын, сүтәргә туры килде. Шуны сүткәндә дини китапларга тап булдык, алар бура белән такта арасына кыстырылган иде. Гарәпчә язылган бу борынгы китапларның саргайган кәгазь битләре кара тузанга баткан, бер күчкә оешып укмашкан иде. Система дини китапларны өнәмәде, алар ачыктан-ачык тыелмасалар да, аларны күздән ераграк тотарга туры килде.
Әтием кырыс холыклы булса да, алдынгы карашлы кеше иде. Беренче эш итеп ул өй каршында җәйге «кухня» салдырды. Җәй айларында өйгә кунарга гына керәбез, ә көндезен ашау-эчү шунда уза, өстәлдәге самавыр һәрчак кайнап тора. Телевизор антеннасы баганасын авылда да беренче булып әти куйдырды. Ул антеннаны түбә башына күтәреп куяр өчен ярты авыл кешесе җыйналды…
Мин – бәхетле кеше. Туган авылым, йортым, нигезем бар. Бу бәхет бөтен кешегә дә тәтеми. Әгәр дә әтием сугыштан исән кайтмаган булса, без дүрт бала бу дөньяга килмәгән дә булыр идек.
Кайчандыр нигезебезнең хуҗасы булып безнең бабай торган. Фамилиябез дә аның исеменнән килә. Эшчән, тырыш һәм шулай ук бик кырыс кеше булган, диләр аны. Ярлы яшәмәгән, элеккеге бәя белән банкта биш мең алтын акчасы булган. Ул аны ашлык һәм иген, алма сатып җыйган. Властька Керенский җитәкләгән вакытлы хөкүмәт менеп утыргач, ул акчалар янган. Хәлле, әйбәт яшәгән кешеләрне совет заманында кулак итеп күргәннәр, әмма бабайны «кулак» дип гаепли алмаганнар. Акыллы һәм сак кеше булган, дип уйлыйм аның хакында. Патша заманында ничек хәлле яшәсә, колхоз чорында да югалып калмаган ул, мул яшәгән. Тирә-якны, табигатьне яраткан – йорт артында гына алма бакчасы, агачлык. Авылда аның исеме белән бер чишмә, бер күпер атамасы да булган…
Сугышны узган әти, нигәдер, авылына кайтырга ашыкмаган. Сугышка хәтле ул, Ферганә каналы төзегәннән соң, Әндиҗанда (Үзбәкстан) яшәгән, анда сәүдә эшендә йөргән, сугышны узгач, Әндиҗанга барып, бар булган байлыгын кире алып кайткан. Сәүдәгәр яһүд аны Әндиҗанда калырга, хәерче Рәсәйгә кайтмаска үгетләп караган, ләкин әти аны тыңламаган, берникадәр яшәгәннән соң, кабат туган җиренә әйләнеп кайткан. Сәбәбе: җирсү һәм әнисен сагыну.
Әтисен бөтенләй белми ул. Бабай Беренче Бөтендөнья сугышында һәлак була, шул сәбәпле әтинең әнисе өч яшь бала белән тол кала: ике кыз (әтинең апалары) һәм әти үзе. Әнисе өч бала белән Мөхәммәткәрим атлы бер авыл мужигына кияүгә чыга. Аңардан ул тагын бер кыз бала таба. Ул кыз бала да кияүгә чыгып, күп бала табарга өлгерә. Ләкин әбинең генә (әтинең әнисе) гомере артык озын булмый, ул, йөрәк ревматизмыннан чирләп, үлеп китә. Әтигә кабат авылдан китү мөмкинлеге ачыла. Ләкин ул китмичә кала. «Казанга китү мөмкинлеге бар иде, ләкин авылны ташлыйсым, бабам үстергән талларны калдырып китәсем килмәде. Кая гына китсәм дә, миңа рәнҗеп ятарлар төсле тоелды!» – дип аңлатты ул авылда калуын. Бер карасаң, нәрсә соң инде ул тал?! Талны аны хәзер агачка да санамыйлар, чүп үләненә тиңлиләр. Аңардан йорт та, бура да салып булмый, мунча миченә яксаң да, артык җылысы чыкмый. Тал агачы белән мунчаны җылытыр өчен, бер арба коры утын ягарга кирәк. Күрәсең, ул талны ниндидер төзү материалы итеп түгел, ә җан иясе рәвешендә күргән. Урман булып, таллар гына түгел, төрле-төрле агачлар үсә безнең бакча артында: шомырттыр, карамадыр, юкәдер, өянкедер…
«Төрлесенең холкы төрлечә, һәркайсы белән аерым телдә сөйләшәм мин!» – дия торган иде әти.
Утыз яшен тутырган, сугыш афәтен кичергән фронтовик, ялгыз яшәүдән туеп, төп нигезгә әнине алып кайта. Әнине клубтан театр карап утырганда дәшеп чыгаралар. Сугыштан соң кызлар күп, җүнле ирләр, егетләр аз, әтигә бик күп кешене димләп карыйлар, ләкин әти инде бер генә кызга күз салган була. Туганнарына: «Алсам, Анияне генә алам, алмасам, беркемне дә алмыйм, авылдан китәм!» – дип үз таләбен куйган әти шул рәвешле әнигә өйләнә. Ләкин аларга төп нигезгә кайтып төпләнгәнче, авылдан авылга күченеп, берничә йорт алыштырырга туры килә. Бу йөрүләр әтинең эш урыны белән бәйле була. Шуңар күрә ике апам да, абыем да төрле җирдә туалар, бер мин генә шушы йортта туганмын. Бары тик әти үзенең туган колхозына рәис булып эшкә кайткач кына, безнең гаилә, ниһаять, бик озакка шушы нигездә төпләнеп кала…
Әти картаеп үлде. Туксан өч яшендә. Үләре алдыннан бер ике-өч ай элек әти: «Йортны сатып, акчасын банкка салып куярга кирәк!» – дип саташты. Үз гомерендә шактый күп тормыш нужалары күрүгә дә карамастан, бәхетле кеше, дип саныйм. Үләсен аңламыйча һәм белмичә китеп барды ул бу якты дөньядан…
Авыл йорты – ул үзе бер дөнья. Ул яңа гына дөньяга килгән бала өчен аягына басып, үсеп җиткәнче гаҗәеп сер булып кала. Ниндидер бер хикмәти сер – илаһи тарту көче бар авыл йортында!
Татар авылларының күбесе кечкенә инеш һәм чишмә тирәсендә урнашкан, шуңар күрә дә безнең урамнарыбыз «керәле-чыгалы», алар тигез бер яссылыкта урнашмаган. Инеш-елга кайсы якка акса, урамнарыбыз да шул тарафка таба үскән. Тартылып торган өчпочмакны хәтерләткән татар «хутыр»лары тар ягы белән урамга карап тора. Әйтерсең лә йортлар кеше күзеннән качырып салынган, биек коймалар артында яшеллек эчендә яшерелгән. Бездә җәй кыска, кыш шактый озын. Өй тәрәзәләре кояш ягына карап тора. Сәбәбе гади: кояш җылысы күбрәк керсә – өй һәрчак җылы торган…
Авылда алты почмаклы йортларга караганда дүрт почмаклылары күбрәк. Нарат бурадан салынган өй каршында чолан ясап куялар, өйгә кергәндә болдыр аркылы керәсең. Өйнең шулай ук түр ягы һәм чарлагы да бар. Җәен үстергән бәрәңгене салыр һәм саклар өчен, җир казып, идән асты ясап калдыралар. Без – балалар бик шаулагач-котырышкач, әни: «Бик шауламагыз, шауласагыз, идән астына ябып куям!» – дип куркыта торган иде. Ә ул идән асты безнең өчен, чынлап та, иң куркыныч һәм иң шомлы урыннарның берсе булып тоела иде. Әгәр дә олылар берәребезне, бәрәңге алырга дип, идән астына төшереп җибәрсә, без тын да алмыйча, куркышып, аның шуннан исән-имин менгәнен көтеп утыра идек. Өйдә тагын бер шундый куркыныч урын бар, ул мич артында ясалган кечкенә төнлек. Ул көндезен дә, кичен дә гел караңгы килеш тора, җил-давылда гүли, безнең уйлавыбызча, анда ниндидер куркыныч җеннәр, йорт ияләре йөри, аксак тәпиләре белән бертуктаусыз шыпырдашалар…
Йорт ияләре, дигәннән… Мин үзем андый «җан» ияләренең барлыгына бигүк ышанып бетмәсәм дә, нигәдер шуңар ышанасы да килә. Халык сөйләве буенча, һәрбер өйдә йорт иясе бар. Кем соң ул йорт иясе? Бармы ул? Булса, ни кыяфәтле ул? Идән астын яраткан, идән астында яшәп, төн урталарында чыгып, шыпыр-шыпыр, өй эчендә йөри торган мәхлукны бездә йорт иясе диләр. Йорт иясе төрле җенестә һәм төрле кыяфәттә булырга мөмкин. Төрле халыкта төрлечә, ягъни. Бездә аны Бабакай, диләр. Без аны кечкенә, карыш буйлы, озын ак сакаллы, ак чәчле, кеше сымак киенгән бер карт кеше итеп күз алдына китерәбез. Йорт иясе, билгеле ки, халык юравы буенча өйне төрле бәла-казалардан, афәтләрдән саклый. Ут казасы буласы булса, ул төне буе йокламыйча йөреп чыга, тыныч кына йоклап яткан кешеләрне аякларыннан тартып уята башлый, тавышлана…
Мин аның барлыгын сизәм. Бездә яшәвен, бездә булуын телим. Аны беркайчан да онытмыйм: шәһәргә китәр алдыннан ашарына нәрсә булса да куеп калдырам. Сакласын йортны! Йортның рухын, иминлеген сакласын!
Борын заманнарда авыл йортларында агач сәкедән һәм тимер казан куелган олы мичтән ары артык нәрсә булмаган, өй эче буш һәм иркен торган. Күрәсең, бу авыл халкының ярлылыгыннан һәм шулай ук аның тыйнаклыгыннан да киләдер.
Түр ягы – ир ягы булып саналган. Монда хатын-кызга урын табылмаган. Хатын-кыз күбрәк почмак якта яшәгән. Түр якта тәрәзәләр күп булу сәбәпле, монда почмак ягына караганда, шактый якты һәм иркен булган. Түр ягында күп вакытны йортның хуҗасы һәм аның олы яшьтәге ир балалары уздырган. Түр якның дәрәҗәсе башкаларга караганда югары булган, ул еш бизәлгән, һәрвакыт чиста, пөхтә торган, монда гаиләгә кагылышлы төрле кыйммәтле әйберләр сакланган. Өйгә килгән кадерле кунакны да иң элек түр ягына чакыра торган булганнар. Безнең түр як гомер буе әти белән әни бүлмәсе булды, ул якка без күп очракта әтидән рөхсәт сорап кына керә идек…
Татар йортының иң күркәм әйберсе булып мич саналган. Акшарланган ап-ак мич. Мич йорт хуҗаларын ашаткан да, җылыткан да. Мичнең ничек салынуына, аның кайсы якка авышуына карап, бүлмәләрнең торышы да үзгәргән. Элеккеге авыл мичләренә хәзер инде ясин чыгарга гына калды, авыл җиренә зәңгәр ягулык, ягъни газ килеп керү белән аларны заманча ясалган тимер мичләр алыштырды. Өйдә ак мичкә урын калмады, аның дәрәҗәсе төште һәм хәҗәте дә калмады. Утын-күмер, паровой белән ягу бетте, хәзер кая да шул газ! Газ гына бетмәсен инде! Газ бетсә, элеккеге ак мичләр кабат исебезгә килеп төшәчәк бит!
Авыл миче безнең өчен бер зур җан иясе булып тоела иде. Мичнең, әгәр дә игътибар итсәк, башы да, йөзе дә, авызы да, хәтта кашы да (мич сыры) бар. Кыскасы, кеше кебек ул – алды да, арты да үз урынында. Мичнең аның кеше кебек үк җаны да бар. Тартмаган мич авыру карчыкны хәтерләтә, ул авыр яна, кире тартып, өйгә төтен кертә, андый мичнең морҗасыннан кара сыек төтен генә пыскып тора. Аның җылысы да, бәрәкәте дә юк. Яхшы мич (аны таза ир-ат дип уйлыйк!), гөрләп-шаулап яна, мичкә салган утыннары да шыртлап-шартлап, очкыннар атып яна. Андый мич янында җылы да, күңелле дә, – тәнгә сихәт, җанга рухи көч иңә…
Мич торган урында кечкенә генә аралык кала – аны йә чәчәкле чаршау, йә бүлмә тактасы белән бүлеп куялар. Бездә аны почмак як дип атыйлар. Шул якта әни, йә кыз-кыркын (апалар) ашарга әзерли. Тик мичне сүткәч, йортны зурайтып, аш ягын аерым бер бүлмә итеп ясаткач, шул почмак ягы да юкка чыкты, ул гади бер йокы бүлмәсе генә булып калды. Өй миче хикмәтле нәрсә ул. Гел хезмәттә – җәен дә, кышын да. Мичтә пешкән ипинең тәмлелеген хәзергеләр белмиләрдер шул һәм, мөгаен, белмәсләр дә. Ходайның рәхмәте, безнең буынга андый бәхет татыды! Әнинең олы мичне тергезүе безнең өчен бер бәйрәм була торган иде. Безнең мичтә пешкән азыкны яратуыбызны белә – иртән таңнан, шыпыр-шыпыр килеп, әкрен генә камыр изә башлый. Камыр ризыкларының пешкәнен көтә-көтә түземлегебез бетә, шуңар күрә пешә барганын әкренләп «эрли» барабыз. Әни түгел, ә табигать-Ана үз куллары белән үзе әзерли кебек тоела иде безгә…
Салкын көннәрдә мич өйне җылыта. Өйдәге мичне һич кенә дә суытырга ярамый, иртә-кич кабызып, җылытып торабыз. Әле мин түр якта «голланкалар» (голланд миче) торганын да хәтерлим. Калын кара калай белән уратылып алынган ул түгәрәк мичнең өйне ничек җылытканын хәтерләмәсәм дә, аның шул сурәте хәтергә сеңеп калган. «Галанка»ларны күп очракта ризык пешерер өчен түгел, ә өйне җылытыр өчен генә кулланганнар. Ә чын авыл мичендә бар нәрсәне дә әзерләгәннәр, хәтта чуен казан куеп, терлекләргә боламык та пешергәннәр. Бәрәңге боламыгы, мичтә пешкән хуш исле ипи дә, кабартма да, юка да түгел, билгеле, аның яман исеннән котылыр өчен, чолан ишеген ачып, өйне шактый озак җилләтергә туры килә иде…
Мичне, билгеле ки, бер татар гына түгел, ә башка халыклар да кулланган. Ләкин татар өйләре җылырак булган, чөнки мичнең бер генә ягы (арты дип әйтик!) диварга орынып торган. Мич өйне җылытып кына калмаган, ул хәтта кешене дә дәвалаган. Әниебез (гомере буе чирләде) салкын тидерә калса, йә әти белән ачуланышса, җылы мич башына менеп китә дә, шуннан берәр көн төшмичә ята. Ходайның хикмәте, берзаман әнкәй терелеп төшә (җылы мичнең сихәте бар, күрәсең!), соңыннан өйдә дә, гаиләдә дә тынычлык урнаша…
Әйе, безнең балачагыбыз шундый ук ак мич тирәсендә узды. Югарыдарак мич сыры дигән нәрсә бара, без шуңар бар булган уенчыкларыбызны, китап-дәфтәрләребезне тезеп куя идек. Мич ягу гел безнең өстә булды, иртән-кичен киртәдән утын ташып, мич яктык. Соңрак күмергә күчтек, ләкин күмергә күчсәк тә, мичне һаман да вак утын белән элдерергә мәҗбүр идек. Мич морҗасы җилле-давыллы көннәрдә куркыныч авазлар чыгарып, шаулап тора. Әнә шулай мич морҗасы улаганын тыңлый-тыңлый безнең күбебез шагыйрь һәм язучы булып бетте дә инде. Кызганыч, ул ак мичләр хәзер тарихта гына калып бара. Андый мичләрне өюче осталар да юк дәрәҗәсендә, хәзер андый мич сала башласаң, авылда оста табалмыйсың. Чөнки теләсә кемнең кулыннан килә торган эш түгел ул, аның үз нечкәлекләре, серләре бар – ялтыратып өеп куйган мичең тартмаска да мөмкин…
Бу йорт – әти йорты. Әни – килен, ул – килгән кеше. Килсә дә, килмешәк түгел. Чөнки әниебез кебек әлеге йортка береккән, аны чын мәгънәсендә яраткан кеше арабызда булдымы икән!? Унөч яшеннән бригадир йөген тарткан, сугыш чорындагы ач һәм ялангач тормышның бар ачысын, бар авырлыгын үз җилкәсендә татырга өлгергән яшь кыз, сугыштан кайткан әтигә кияүгә чыкканнан соң, шушы нигезгә килен булып төшкән. Әни: «Мине клубта театр караган җирдән Сафиулла бабаң дәшеп чыгарды, әле мин кияүгә чыгарга теләми идем, бригадир эшеннән туйдым, шуңа кияүгә чыктым!» – дип сөйли иде. Әти үз чиратында: «Ишегалдында эт өреп тора, әниегезнең өстенә сикерә, ә ул шул этне атлап чыгып, өйгә кереп китте!» – дип шаяртырга ярата иде, әнинең шулхәтле кияүгә чыгарга теләвенә ишарә ясап…
Безнең әни – гади кеше, гади бер авыл хатыны. Хәер, җиде класс белеме бар, үзенә кирәген укый-яза белә. Безнең йорт кебек үк гади һәм тыйнак кеше ул. Татар йортлары тарихына багышланган юка гына китапның төсле фотосүрәтләренә күз салып утырам. Фотосурәтләрдә – агач сәке, сәндерә, сандык, чаршау, кашага, намазлык, шамаиль, бирнә букчасы, чиккән сөлге, тастымал, комган, палас, тал бишек һәм башка нәрсәләр. Мин яшәгән йортта боларның кайберләре әле булгаласа да, аларның күбесе хәзерге заман тормышы өчен хәҗәтсез нәрсә булып калды. Аларның күбесе заман сынауларын үтә алмады, ягъни үзләрен саклап кала алмады. Хәзер инде беркем дә өй түшәменә кашага сузып куймый, сөлге чигеп тә маташмый. Минем әни, сүз дә юк, заман белән бергә атлый алмады, яңа тормышны, яңа буынны аңламады, ләкин тормыштан төшеп тә калмады. Нинди генә авырлык килсә дә, дөньяны аңлый алмыйча интексә дә ул һәрвакыт шушы йортка ышыкланды. Ул аны җирдән-яңгырдан гына түгел, ә рухи көчсезлектән дә саклады. Әйе, йорты, авылы, иле булган кеше беркайчан да тормыш авырлыкларыннан сыгылып төшми, Ил-йорт аны саклый.
Ятим калды синсез, әни, дөнья…Әнине югалткач, мин озак кына денгә керә алмыйча интектем. Ни җүнләп язалмадым, ни яшәмәдем. Кул китте. Әйтерсең әни үзе белән тормышымны да, илһамымны да алып китте. Ярты елдан артык вакыт узгач кына әзрәк денгә кереп, кабат тормышка кайттым. Тик һаман да юксынам үзен, өйгә кайтам да, әнине сагынып, елап утырам. Әтине югалтуны артык авыр кичермәдем, ә менә әнинең китүен шактый авыр кичердем, үземне комлы сайлыкка кереп баткан кораб каршында басып калгандай хис иттем. Әни яткан диван каршында гына чәчәк сурәте төшерелгән бер пар зәңгәр башмак торып калган, әнинең башмаклары. Менә ул хәзер ухылдап урыныннан күтәрелер дә, шул башмак эчләренә кан тамырлары чәрдәкләнгән аксыл аякларын тыгып, бүлмә буйлап атлап китәр кебек. Мин аңар: «Әни, кайттыңмы?» – диярмен, ә ул җавабында: «Кайттым, улым, әйдә, утыр, чәй куйыйк!» – дип эндәшер сымак. Мин ул башмакларны шундук күздән югалттым, түзәрлек түгел чөнки, күзгә яшь килеп өелә…
Ата-бабамнан мирас булып калган туган йортыма мәдхия язармын дип йөрдем. Туган йортка мәдхия укымыйча мөмкинме соң! Ләкин күп очракта (ташландык нигезләрне күреп) җаныма һаман да сыкранырга гына кала: «Әй… нигез, туган нигез! Мине иркәләп үстергән, бишеккә салып тирбәткән, шушы якты дөньяга күзем ачкан, күңелемдә мәхәббәт хисләрен уяткан, туган нигезем, ни булды сиңа? Нишләп соң барысы да сине ташлый, синнән кача? Капка-ишегеңне тауда чана шуып кайткан сабый балалар, көянтә-чиләк күтәреп, чишмә суы ташучы апалар, кызлар түгел, ә җилләр, әче җилләр генә каерып ача.
Туган йортым, туган нигезем! Мин бит синең балаң, кадерле, сөекле балаң. Минем синдә каласым, синең кочагыңда иркәләнәсем, сиңа сыенасым, синдә яшәп, гомер итәсем килә. Үз сүземә тугры була алырмынмы, үз-үземә хыянәт итмәмме, ачы язмыш җилләре мине синең җылы куеныңнан тартып алганда, синең түр ягыңда яисә бусагаңда булса да басып кала алырмынмы?! Анысы Ходай иркендә! Бәхет-шатлыкларым синдә артса, кайгы-газапларым синдә кимесә һәм соңгы сулышым да синдә өзелсә, мин ничек бәхетле булыр идем! Җил-давыллардан, тормыш гарасатларыннан исән-имин чыккан, хәзергә тиклем имәндәй нык торган газиз туган йортым, туган нигезем, инде мин сине югалтырмын кебек. Тик мин шуны беләм: мин сиңа кайтачакмын, ышан, барыбер бер әйләнеп кайтачакмын, үзем булмасам да, рухым бер әйләнеп кайтыр, дип өметләнәм…»
P.S. Төн. Авылга кайтып киләм. Күрәм – өйдә ут яна. Күңелемдә: «Әни!» – дигән күңелле уй йөгерә. Ялгышамын – соңгы мәртәбә авылдан киткәндә әни ягындагы утны сүндерергә онытканмын…
Обновлено: 10.03.2023
- Для учеников 1-11 классов и дошкольников
- Бесплатные сертификаты учителям и участникам
Кашапова Ләлә Миннәхтәм кызы , I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең “Лениногорск шәһәре 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Тема: Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Минем яраткан йорт хайваным” (5нче сыйныфның татар төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)
Максатлар: 1 . Укучылар белән”дуслык”, “миһербанлы”,”ярату” төшенчәләрен ачыклау, төрле аспектларда күзаллау.2.Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча эш барышында укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен ныгыту; аларда мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү,чагыштыру,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыру.3.Укучыларда миһербанлылык ,киң күңеллелек, яхшылык сыйфатлары тәрбияләү.
Метод: фикер алышу,әңгәмә,чыгышлар,сорауларга җавап.
Җиһазлау :укучылар әзерләгән презентацияләр,сүзлек дәфтәрләре,”Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”,чыгышлар.
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.Исәнләшү. Исәнмесез,балалар! Хәерле көн барыгызга да!Мин сезне күрүемә бик шат!
-Ә хәзер дәресебезне башлыйбыз.
— Укучылар, бүген безнең бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Ул “Минем яраткан йорт хайваным” дип атала. Дәресебез традицион дәресләрдән бераз үзгә булыр,чөнки тема алдан бирелгән иде. Дәресебез эзләнү дәресе дә, бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе дә.
Әңгәмә үткәрү.
Үткән дәресләрдә без Дәрҗия Аппакованың “Йолдызкай”,”Шыгырдавыклы башмаклар”хикәяләрен укыган идек. Хәтерләсәгез, беренчесендә Нәсимәнең яраткан песие Йолдызкай турында укыдык.Искә төшереп алыйк әле, ни өчен аның кушаматы шундый исемле иде соң?(әсәрдән шул урынны табып, укып күрсәтәләр) . Тагын шуны да әйтергә кирәк: үз гаебен яшереп, песине- Йолдызкайны гаепләве Нәсимәгә авыр уйлар,күңел төшенкелеге китерсә, әсәр ахырында Нәсимә үз хатасын аңлый.
“ Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе үзәгенә куелган фикер бүгенге тормышта аеруча актуаль. Бер-береңә ярдәм итү,җылы мөнәсәбәт, кайгы уртаклашу, хәлгә керү- балаларда тәрбияләнергә тиешле төп сыйфатлар. Авыр вакытта дусты Ләләгә ярдәмгә килгән, иң кадерле әйберен-“сары күбәләк канаты төсле”, башмакларын аңа бүләк иткән Гөлшат канәгатьләнү, җиңеләеп калу хисен кичерә.Димәк,беренче әсәрдә бала һәм хайван арасындагы мөнәсәбәтне күзәтсәк,икенчесендә-балаларның бер-берсе белән,янәшәсендәге якын кешеләре арасындагы мөнәсәбәтне күзәттек. Нәкъ шушы урында, ”дуслык”, “миһербанлылык”,”ярату” төшенчәләрен ачыклау кирәктер дә.Һәрберегезгә дуслык турында мәкальләр язып килергә кушылган иде.
1укучы.Мин үземнең чыгышымда сүзлек эшенә кирәкле презентация әзерләдем.(күрсәтә)
— Ә менә “миһербанлылык”, ”ярату” сүзләрен ничек аңлауны дәрес башында кабатладык. Төгәлрәк аңлату өчен, сүзләренең кагыйдәсе, фәнни аңлатмасы бар микән? Әйдәгез, сүзлекне ачыйк , сүзләрнең мәгънәләрен эзлик. Бу сүзләрнең мәгънәләре болай бирелгән:
” Миһербанлы”- 1)Йомшак күңелле,шәфкатьле, мәрхәмәтле. 2)Рәхимле, шәфкатьле; җиңел,мәшәкатьсез,уңай,йомшак җанлы.
“ Ярату ”- 1)Берәр нәрсәне яки кешене бик якын итү, аңа тартылу,хөрмәт итү2)Икенче җенестәге кешегә мәхәббәт хисе тою. 3)Нәрсә белән дә булса теләп шөгыльләнү,мавыгу,шуңардан канәгатьлек тою,һәвәс булу4)Берәр нәрсәгә гадәтләнү,гадәт итеп алу.5)Хуплау,күңеленә хуш килү,тәмен охшату.6)Яхшы үсү,яшәр өчен кирәкле шартны билгели:таләп итә,кирәк саный.
“ Дуслык”- 1)Кешеләр арасында бер-береңә ихтирам, рухый якынлык, карашлар берлеге аркасында туган үзара якын мөнәсәбәт.2)Берәр нәрсә яисә берәр шөгыль белән артык мавыгу турында.
Димәк,йорт хайваннарын яратырга,аларга карата миһербанлы булырга кирәк, дустанә мөнәсәбәттә булу безнең яшәвебезне матурлый,мактый,ә без үзебез аның өчен нәрсә дә булса эшләргә дә тиеш булып чыга түгелме?Тикшереп карыйк.
Укытучы. Әйдәгез , бу сүзләрне эчтән укып чыгыйк та истә калдырыйк.
2 укучы. Минем чыгышым “Дуслык турында мәкальләр” дип атала.
-Йөз сум акчаң булганчы,йөз дустың булсын.
-Юлга чыксаң,дустың үзеңнән яхшы булсын.
-Дуслар эзләмәгән кеше үзенә дошман.
3 укучы(презентация) . Безнең ишегалдында нинди йорт хайваннары яши, мин шул турыда презентация әзерләдем.Бигрәк тә шунысы кызыклы булды, ат турында турында мәгълүматлар бик күп. Йорт атлары токымының нәсел башы булып кыргый ат тарпан исәпләнә. Тарпанны кулга ияләштерүе моннан 5-6 мең еллар элек була.Алар бик сак, йөргәндә җиңел һәм кызу йөгергәннәр.
Гражданнар сугышы чорында атлы гаскәргә күбрәк өстенлек бирелә. Кыюлыгы һәм барлык дршманны өркетеп торган легендар Чапаев та үзенең аты белән һәрвакыт бергә була.
Бөек Ватан сугышы чорында да атлар хезмәте киң кулланылган. Минометлар, кыр кухняларын, сугыш кирәк-яракларын һәм яралыларны ташу кебек эшләрне башкарганнар.
Бүгенге көндә кулга ияләштерелгән атларның 200дән артык токымы билгеле.Кулга ияләштерелгәннән соң ат авыл хуҗалыгы эшләрен башкаруда һәм йөк ташуда кешенең даими ярдәмчесенә әверелә.
Безнең әби-бабаларыбыз да ирләре сугышка киткәч, атлар белән басу сукалаганнар, тырмалаганнар, урманннан утын алып кайту да алар өстенә төшкән.
4 укучы ( презентация). Минем чыгышым халкыбызның иң күренекле бәйрәме Сабантуй турында.Сабантуйның үзәгендә элек-электән татарча көрәш һәм ат чабышы булган.
5 укучы. Ә мин Җәвад Тәрҗемановның “Таяк атым шәп чаба” дигән шигырен сөйләп күрсәтәм.
Таяк атым шәп чаба,
Мин аңарга атланам.
Уйныйм ,көләм ,шатланам шул,
Уйныйм ,көләм ,шатланам.
Атның ялыннан сыйпыйм,
Йөгәненнән нык тотам.
Автобуска утырсак та,
Мин ат өстендә кайтам шул,
Мин атөстендә кайтам.
Йөгерсәк тә мин армыйм
Бер дә күтәртеп бармыйм.
6 укучы. Син яраткан йорт хайваныңны ничек итеп тәрбиялисең? Нәрсә белән туклана ул?Нинди һөнәрләргә өйрәтәсең? Шул турыда кыскача әйтеп үтәм .Яратып,үз итеп эндәшкәнне аңлыйлар алар.Песи мияуласа,эт аякка килеп сарыла,ә ат тыныч холыклы,сабыр гына синең килгәнне көтеп тора.
Аларның яшәү урыннары:авылда -сарай эчендә булса,шәһәрдә -эт,песиләрнең яши торган урыннары кеше белән бер йорт эчендә була.Күбегез авылларга кайтып йөриЧыннан да,бу йорт хайваннарын күреп кәеф күтәрелә,дуслык атмосферасы туа.
III.Йомгаклау. Сезнең чыгышларыгызны тыңлап,мин бик шатланып утырдым.Сез,бик җаваплы карап,темага якын килгәнсез.Дәрескә йомгак ясап,шуны әйтәсем килә.Сезнең яраткан йорт хайваннары-эт,песи,ат икәнлекне аңладык.Сез бит үзебез ничек теләсәгез,шулай итеп йорт хайваннарын тәрбияли,ярата,үстерә аласыз.Тырышырга гына кирәк!
Россия. Родина. Это край, где мы родились, где живем, это наш дом, это все, что нас окружает. Моя Родина-это деревня Топкинбашево. Из иллюминатора вертолёта видна проплывающая внизу снежная пустыня. Иногда только проступают на ней тёмные-побольше, поменьше, совсем крошечные-пятна какой-то растительности. Ни домика. Тонкой змейкой вьется узкая дорога. Когда вешняя вода смывает её напрочь, разольются болота и речушки. И тогда расстояние, преодолеваемое по воздуху, за считанные минуты, на долгие месяцы делают территорию труднодоступной. Несмотря на труднодоступность жители деревни любят свой край, свою землю. Большинство родились и живут здесь всю жизнь, многие возвратились на родную землю, не найдя себя ни в каком другом месте. У народов деревни особый менталитет, как говорят сейчас, обусловленный историей, традициями, национальной культурой, условиями жизни. Держать охотничье ружьё и забрасывать рыбацкие сети здешние ребятишки учатся раньше, чем познают азы грамоты.
Почему я люблю свой край?
Потому, что он нравится мне.
Потому, что он мой, он мне дорог.
Нет другого такого нигде!
Из поколения в поколение передаются рассказы о важнейших событиях, выдающихся личностях, об их подвигах и великих делах. Наша Родина — это и люди, которые нас окружают в повседневной жизни. Люди, которые родились в одном краю, всегда как-то ближе друг к другу, всегда лучше смогут понять друг друга, им легче найти общий язык и стать друзьями.
Родина как много в этом слове для каждого из нас звучит! Моя малая родина — неповторимая и любимая, самая прекрасная на земле. Это место, где прошло моё детство. Меня всегда тянет к родной земле, к её природе.
Нет России другой.
Берегите её тишину и покой.
Это небо и солнце,
Этот хлеб на столе
И родное оконце
В позабытом селе.
Предварительный просмотр:
Сочинение на тему
Выполнила ученица 8 класса
Руководитель: учитель русского языка и
литературы Юмадеева З.Х.
Әй, авыл, син мең шәһәрдән
Мең кабат ямьле вә хуш.
Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан! Болар – җанга иң якын сүзләр.
Туган авылым минем өчен бишектән, әти – әни бусагасыннан, авыл янындагы тугайлардан, урманда үсеп утыручы каеннардан башланды.
Минем туган авылым – сазлык урынының берсендә, Носка елгасында урнашкан Лаемтамак авылы. Ул тату, эш сөючән, атлар, сыерлар тоткан, балык эше белән шөгыльләнгән халкы белән данлы. Шулай ук туган авылым табигатенә сокланып туя алмассың: төрле чәчәкләр белән бизәлгән киң болын, көмеш сулы елга, саф һавалы урман, ап – ак каеннар.
Туган ягыбызда туып – үскән кешеләр арасында игенчеләр, язучылар, укытучылар, табиблар, инженерлар,сугыш ветераннары бар. Алар үз бәхетләрен туган авылда тапканнар. Авылыбыздан ерак яшәгәннәре дә безнең горурлыгыбыз: шагыйрь, язучы – Галия Абайдуллина, җырчы – Закина Арангулова, күренекле врач – Вил Файзуллин, полиция хезмәткәре – Ралит Нигматуллин һ.б.
Хәзерге көндә авылыбыз көннән – көн төзекләнә, ямьләнә, халыкның тормышы өзлексез яхшыра, дәрте үсә, канатлана.
Тик халык юл мәшакәтенә зарлана, чөнки кыш көнендә генә кеше иркенләнеп үз машинасында шәһәргә бара ала. Ә минем өчен бу, киресенчә, юл булмавы яхшы дип уйлыйм. Чөнки бездә сугыш – талаш, никотин исе юк, саф һава, чисталык, тыныч йокы хөкем сөрә.
Мин үз авылымны бик яратам. Лайтамак авылы – минем өчен изге, кадерле, гаҗәеп якын, матур, искиткеч гүзәл, бай авыл.
Кошлар гүзәл авылыма
Күкне терәгән наратлар
Тып – тын калып тыңлыйлар.
Предварительный просмотр:
Муниципаль автоном уку йортынын
7 класс укучысы
Лаемтамак авылы , 2017 ел
Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение
Сочинение на тему :
ученица 7 класса
Село Лайтамак, 2017 год
Туган ягымда кыш.
Кышын бары усемлеклэр
Сэер йокыга тала.
Табигатьнен кырыс чагы,
Язны котэргэ кала.
Гажэеп матур,искиткеч гузэл безнен туган ил жире! Бигрэк дэ ягымлы ул кыш коне.
Быел кыш иртэ килде. Жир остенэ ап-ак кар ятты. Беренче кыш ае керугэ, болыннарны,кырларны ап-ак кар каплап китте. Яна чына яуган кар остендэ тэуге чангы эзлэре куренэ башлады .
Чын кыш башлану белэн,ул эзлэр тагын да кубэйде. Елгалар,куллэр битен козге кебек шома боз каплап алды. Коннэр кыскарды,тоннэр озайды. Еш кына суык жиллэр исэ башлады. Балалар кышны котеп алалар. Алар озак-озак чангыда йорилэр,еш кына тимераякта шуалар,боз остендэ хоккей уйныйлар. Тик жылы якларга китми калган кошларга,жэнлеклэргэ азык ягыннан бик авыр.Шуна курэ кубесе кеше яши торган жирлэргэ елыша. Без,балалар кошлар турында кайгыртырга,аларга жим бирергэ тиеш. Безнен ишек алдында жимлек бар, мин хэрбер иртэ кошларга жим салам, хэзер минем тышка чыгуымны котеп торалар, курыкмыйча яныма килэлэр.
Кыш коне-табигатьнен ин матур, чиста, ягымлы чагы . Мин ел саен кышны сагынып котеп алам. Чонки чангы йорергэ яратам, хэрбер елны Тубыл шэхэренэ барып урын алып кайтам. Тагын кышны ни очен яратам? Кыш коне бэйрэмнэргэ бай. Яна ел узе нигэ тора! Ел саен бу бэйрэмне сагынып котеп аласын. Аннан сон тагын да кунелле…Каникуллар. нинди кунелле, онытылмаслык коннэр, каникулнын утуен белми дэ каласын.
Кыш конен авыл халкы да котеп ала, чонки кышын гына шэхэргэ юл безнен авылга бар. Башка ел фасылларында шэхэргэ бару юк, тик жэен генэ самолёт белэн барып була, шулай була калса да, самолётка элэгу авыр, бер ай алда язылып кую.
Мина кыш коне сихерле дэ, серле дэ, монлы да, куркэм дэ, кадерле дэ кебек тоела. Шагыйрьлэрнен кыш турында шигырьлэрен, язучыларнын хикэялэрен укысан да, рэссэмнэрнен картиналарын карасанда сокланып туя алмыйсын! Менэ ни очен кыш конен мин яратам! Сонгэт Бекенин кыш турында мондый сузлэрне эйтсэ дэ:
Кышын бары усемлеклэр
Сэер йокыга тала.
Табигатьнен кырыс чагы,
Язны котэргэ кала.
Мин яши торган йорт темасына хикэя !Хикэя фигыль кулланып
Трудности с пониманием предмета? Готовишься к экзаменам, ОГЭ или ЕГЭ?
Воспользуйся формой подбора репетитора и занимайся онлайн. Пробный урок — бесплатно!
- 07.07.2015 23:26
- Другие предметы
- remove_red_eye 2868
- thumb_up 24
Ответы и объяснения 1
Знаете ответ? Поделитесь им!
Как написать хороший ответ?
Чтобы добавить хороший ответ необходимо:
- Отвечать достоверно на те вопросы, на которые знаете правильный ответ;
- Писать подробно, чтобы ответ был исчерпывающий и не побуждал на дополнительные вопросы к нему;
- Писать без грамматических, орфографических и пунктуационных ошибок.
Этого делать не стоит:
Есть сомнения?
Не нашли подходящего ответа на вопрос или ответ отсутствует? Воспользуйтесь поиском по сайту, чтобы найти все ответы на похожие вопросы в разделе Другие предметы.
Трудности с домашними заданиями? Не стесняйтесь попросить о помощи — смело задавайте вопросы!
В данном разделе публикуются вопросы и ответы на них к непопулярным предметам.

??ркемг? д? ?з туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер к??еле бел?н ?зене? газиз туган авылына, туган ш. рен? ашкынып кайта.
Безне? чиксез ки? илебезд? матур ш. рл?р ??м авыллар бик к?п. Тик б?ек татар теленд? а?лашып, с?йл?шеп, татар халкыны? гореф-гад?тл?рен? буйсынып яш?г?н кешел?р, ?лб?тт?, Татарстан республикасында гомер кичер?. Татарстан республикасы экономик яктан ??м кеше саны буенча Русияне? и? зур республикаларыны? берсе. Шулай ук х?зерге Татарстан- й?зд?н артык милл?тк? туган йорт, туган як. Ул к?п милл?тле республика. Татарстан ?зене? бай тарихы ??м уникаль табигать ресурслары бел?н халкында горурлык хисе уята, шу?а к?р? д? бу табигать почмагы туристларны? игътибарын яулап алган. Зур у?ыш бир? торган ки? басулар, к?п миллионлы ш. рл?р з??г?р сулы Кама, Идел елгалары ??м яшел урманнар бел?н алмаша. Республика ?ир асты байлыклары бел?н д? горурлана ала.
Татарстан – минем туган ягым
Һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең газиз туган авылына, туган шәһәренә ашкынып кайта.
Безнең чиксез киң илебездә матур шәһәрләр һәм авыллар бик күп. Тик бөек татар телендә аңлашып, сөйләшеп, татар халкының гореф-гадәтләренә буйсынып яшәгән кешеләр, әлбәттә, Татарстан республикасында гомер кичерә. Татарстан республикасы экономик яктан һәм кеше саны буенча Русиянең иң зур республикаларының берсе. Шулай ук хәзерге Татарстан- йөздән артык милләткә туган йорт, туган як. Ул күп милләтле республика. Татарстан үзенең бай тарихы һәм уникаль табигать ресурслары белән халкында горурлык хисе уята, шуңа күрә дә бу табигать почмагы туристларның игътибарын яулап алган. Зур уңыш бирә торган киң басулар, күп миллионлы шәһәрләр зәңгәр сулы Кама, Идел елгалары һәм яшел урманнар белән алмаша. Республика җир асты байлыклары белән дә горурлана ала.
Татарстан республикасында татар мөселман һәм рус православие мәдәниятенең үзара бәйләнеп яшәвенең үрнәге күрсәтелгән.Тарихының авыр вакыйгаларына карамастан, татар һәм рус халкы татулыкта һәм бердәмлектә яши.
Татарстанда буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр бик күп. Шуларның берсе — Сабантуй бәйрәме. Бу милли бәйрәм язгы чәчү тәмамлануга багышлана. Элек-электән Сабантуйның күрке — ат чабышлары, әлеге Татарстанда да бу спорт төренә бик әһәмиятле урын бирелә. Сабантуй бәйрәме Татарстанда гына түгел, ә татарлар яшәгән барлык регионнарда да, хәтта чит илләрдә дә үткәрелә.
Татар халкының милли бәйрәмнәре белән бергә республикада яшәүче башка милләтләрнең дә бәйрәмнәренә дә зур игътибар салынган.
Татар көйләре бигрәк тә моңлы булып тоела. Башка телләргә тәрҗемә ителми торган моң сүзе татар халкының күңелен сыйфатлый. Татар шигърияте һәм җыр иҗаты белән бер рәттә татар мәдәниятендә традицион һөнәрләр дә зур урын алып тора, алар татар халкының рухи дөньясын чагылдыралар. Мәсәлән, татар халкының ювелир сәнгате бөтен дөньяга билгеле. Шулай итеп, татар сәнгате безнең – татарларның — борынгы буыннарыбызның яшәү рәвешен, мәдәниятен чагылдыра. Без, егерме беренче гасыр кешеләре, үз халкыбызның, үз туган ягыбызның гореф-гадәтләрен ихтирам итеп яшәргә тиешбез.
Читайте также:
- Сочинение я и искусство
- Спор овощей 3 класс русский язык сочинение
- Любимый жанр фильма сочинение на английском
- Каким должен быть учитель английского языка сочинение
- Сочинение о николае заболоцком
(Нәсер)
Мин тугач та әтием юкә агачыннан йорт салган. Аның тәрәзә йөзлекләре өтерге белән уелып, бизәкләп эшләнгән иде. Зур гына түгәрәк өстәл урнашкан түр бүлмәсе, аш бүлмәсе, тыйнак кына чоланы да бар. Йортыбызны җылытып торучы, курчак кебек җыйнак ак миче гаилә учагының күрке булды.
Йортыбыздан кунаклар өзелмәде. Алар килсә, әнием икешәр итле бәлеш әзерләп, мичкә куяр иде. Ул бу эшне бик яратып башкара иде. Мичтә ике бәлеш пешә. Берсе кунакларга, икенчесе без – тәмле тамак балаларга.
Урамда суытса, мәктәптә дәресләр укытылмады. Без бала- чагага таудан шуарга менә дигән сәбәп! Агач чана тартып, капка ачып чыгуыбыз була, күзебез йортыбызның морҗасына төшә. Аннан агылган төтеннең төрле төстә булуы, агылышы гаҗәпләндерә иде. Әни әйтмешли: «Җил йөрсә, ул йөрер, бер сәгатьтә дөнья күрер». Морҗа төтене, кайчак, күк җилән кигән атка охшаш була яисә ак корабтай талгын гына йөзә, ә кайвакыт кап-кара диңгез дулкыныдай өерелеп агыла иде.
Без үскәндә, кунаклар килгәч, үзебезнең өстәл артына утырганны белмим. Ә мич тирәли уйнаулар әле дә истә. Без балаларның башында бары бер нәрсә – уен иде. Мәктәп дәресен караудан тыш, йортта сиңа йөкләнгән гамәлләрдән ары, бүтән бер эш тә юк. Рәхәтләнеп уйныйбыз. Мич безнең төп уен үзәген үтәүче бер почмакка әверелә иде. Уеннан безне өйгә таралган хуш ис кенә туктата алды. Ул мич эчендә тәгәрәп пешкән бәрәңге дисеңме, кызарып, авыз суларын китереп торган бәлеш булсынмы, кабарып пешкән коймаклармы – бар да телеңне йотарлык була иде.
Җәйләр җитте исә уйнау мәйданчыгын урамга үзгәртәбез. Анда безне биек яшел капкабыз каршында өелеп яткан, яңа гына киселгән, татлы исле бүрәнә өеме үзенә сыендыра. Нинди генә уеннар уйналмады: «Унике таяк», «Йөзек яшерү», «Чәчкәләр исемен әйтү», «Саңгырау телефон», «Штандр» (тупны өскә чөясең, башкалар йөгереп, ераграк чаба, аларның якынрагына туп атасың), «Классиклар», «Качыш», «Чичикай» яшерү (Пыяла ватыкларын җыеп, бер тартмага салып, җир астына күмү ), сикергеч аша сикерү уеннары. Ә кышын – чана, чаңгы шуулар. Үзебез урам буйлап йөреп, бүләк җыеп, балалар Сабан туена кадәр үткәрдек. Ә җәйге кичләрдә өебез каршындагы каз үләнле болында, кое янында, кемдер калдырган бүрәнәләр өстенә утырып, җырлар җырладык.
Безнең яшел капкабыз да үзенчәлекле иде. Капка түбәсе тоташ тактадан эшләнгән булуы белән охшый иде безгә. Серлелеге шунда иде аның: елан теле кадәр келтифун – биге дә эленгән бит үзенә.
Мичкә ягар өчен утын өмә оештырып әзерләнә иде. Әтиемә утын кисәргә әнием дә булыша, мәктәптән бергә эшләгән укытучылар да килә, күрше Зәйтүн абый да керә иде. Олылар көрән төсле кытыршы тешле, агач саплы озын пычкы белән тарта-тарта утын кисәләр. Аннан утыннарны нык саплы балта белән ваклап-ваклап яралар. Ә инде ярылган утынны сарайга ташу безгә йөкләнә торган булды.
Салкын кыш көннәрендә мичнең кадере, бәһасе икеләтә арта. Әнием күмер кыскыч белән кисәү агачын бер якка куеп, кипкән бер өем утынны кичтән үк мич алдына кертеп куя иде. Мичебез җылыны саклый торган булса да, иртән йорт шактый суына. Әни иртән торып, гаилә торганчы, мичкә ут төртеп җибәрә. Ул аны бер ярату белән башкара, кипкән каен тузына шырпы сызып кабыза да, утын өсти иде. Утыннар, шуны гына көткәндәй, юкарак агачларга кабып, чалт-чолт килеп яна башлыйлар. Татар теле укытучысы булгангадыр инде, «Кара айгыр утка сикерә», – дип такмаклап, кисәү агачы белән ул утыннарны арлы-бирле китерә башлый иде. Без, юрган астыннан чыгарга куркып, утынның чытыр-чытыр килеп дөрләп янганын тыңлап ята бирәбез. Алар нидер сөйли-көйли кебек тоела. Нинди генә эш булмасын, әнием аны гел берәр моңлы җыр көйләп башкарды. Сугыш чорында иза чигеп, арбага җигелеп корыган агач ташуларын исенә төшерептер, «Олы юлның тузаны» җырын бик еш җырлый иде. Өебезнең күрке булган ак мичебез шул мизгелләрдә беp балалар өчен җыр бишеге дә булган, күрәмсең!
Өйгә җылы дулкын тарала. Мичтә әнием коймак пешерә булса кирәк, исе борыннарны кытыклап безгә дә килеп җитә. Берәм-берәм түгәрәк өстәл артына җыелышабыз.
Ә кичләрен әнинең бишек җырына:
«Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем,
Сиңа теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем», – дип җырлаганына изрәп йоклап китәсең.
Рәвешенә китереп, җан җылысын биреп, оста салынгангадыр, мичебез беркайчан да ишелеп яисә ватылып җәфаламады кебек. Гел төзек булды. Әнием аны гел акбур белән агартып торды. Аның корымга буялган, таплы чагын хәтерләмим. Ак фәрештә кебек иде ул – безнең мичебез.
Ә без, шук балалар, чак кына йорт башына җитмәдек! Әти белән әни өйдә юк чак иде, эшкә чыгып киткән вакытлары булгандыр инде. Без сеңлем белән икәү ни булса да уйлап чыгарырга гына торабыз. «Күрергә күркәм, тотарга куркам», дип тормадык, кулга шырпыны алып кабыздык та, мич алдындагы идән ярыгына ташладык. Анда чүп-чар аз булмагандыр инде. Без ташлаган шырпы чүпкә эләгеп янып китә, без тагын ташлыйбыз, тагын яна. Безгә кызык, матур бит – караңгылыктан ут, яктылык сирпелә. Янгын чыгып, өйсез калырга мөмкин булуы уебызга да кереп чыкмый. Аннан әти-әни сизеп алды, бу эш өчен ярыйсы гына эләкте үзебезгә.
Безнең балачак урамда үтте дисәм дә, ялгышмам. Көннәр буе урамнан кайтып керми идек! Аеруча кышны зарыгып көтеп алабыз! Безнең бәрәңге бакчабыз артыннан борылып-борылып аккан Урсалы елгабыз кышын боз белән каплана. Киез итеккә тимераяклар бәйләп елгага төшәбез. Тимераякта шуабыз, шуып арыгач хоккей уйныйбыз. Мин, уйный белмәгәнгәдер инде, гел капкада торам. Саклаган капкама бер алка да кертәлмиләр, чөнки аны ерактан ук күреп тотып алам.
Яр башыннан күзәткән күрше апа әнигә барып:
– Кызың сәгатьләр буе елга буенда бозда ята, суык тидермәс микән? – дип, борчылуын белдерә торган булган.
Балачакта бары бер тапкыр тамак авыртып чирләгәнем истә калган. Елга буеннан кызарып, алсу алмадай тулышып пешкән битләр белән өйгә кайтып, мичкә сыенасың да барлык туңганнарың юкка чыга. Әйтерсең лә ул сине көтеп торган, җылыта, кыздыра. Без балалар гына түгел, әти-әни дә билләре авыртуны сизсәләр, кайнар мичкә сөялеп, сызлаган урыннарын дәвалыйлар иде.
Туган йортыбыз күрке булган ак мичебез күңелем түрендә мәңге истән җуелмас ядкарь булып саклана.
метки: Йортым, Бабам, Госпитальд, Торыгыз, Янында, Башлый, Биреп, Ырлый
Минем әбиемнең әтисе Фаттахов Мөгыйн Сабир улы 1912 елны Чкалов өлкәсе, Абдуллин районы, Иске Шалты авылында доньяга килә. Әниләре бик яшьли үлеп киткәнгә аларга эш тә, аш та талымлап торырга туры килми, бик иртә эшкә җигеләләр. Әтиләре ялгыз алты баланы аякка бастыра, а иң өлкәне Мөгыйн бабам була.
Мәрхәбә әбием белән 1934 нче елда өйләнешеп, күрше йортка башка чыгалар. Башта уллары, аннан соң кызлары дөньяга килә. Мөгыйн бабам механизатор булып эшли башлый, дөньялары көннян- көн матурлана. Шулай зур өметләр белән яшәп ятканда, сугыш башлана. Кешеләргә күпме кайгы китерә ул сугыш.
Мөгыйн бабама да повестка килә, ул тракторы белән үк фронтка китәргә дип, хәрби комиссариатка барса- игеннәрне җыеп, көзге сөрүләр беткәнче бронь биреп , кире кайтарып җибәрәләр.
1942 нче елның нояберендә ул фронка китә. Башта Богырыслан янында өйрәнүләр үтәләр, бары февраль аенда гына сугышка озаталар. Башта бабамнан еш кына хатлар килеп тора. Ул: “ Немецны куып алга барабыз, сугышлар бик каты бара”, -дип яза. Бераздан хатлар туктый, бернинди хәбәр дә булмый. Август урталарында гына хәрби госпитальдән язган хаты килә. Бабам бик нык яраланып, ике ай буе госпитальдә яткан икән.
1942 нче елның 5 нче октябрь төнендә, ул туган йортының ишеген кага. Ярасы авыр булганга, сугышка яраксыз дип табалар. Пуля йөряк ягыннан күкрякне тишеп, калак сөяген ватып чыккан, сул кулы хәрәкәтсез, катып калган,муенына асылынган була. Шундый хәлдә кайтса да, бабамның исән булуы , гаиләләренә зур шатлык була. Ял итеп ята торган чакта түгел, ул башта налог агенты, аннан соң колхозда кассир , соңыннан колхоз рәисенең ярдәмчесе булып эшли. Гарип булып каласы килмәгәнгә, көндә кулына массаж ясыйлар, дәвалыйлар….Ниһаять, җансыз бармакларга җан керә, а соңырак кулы да хәрәкәтләнә башлый. Бабам кабат үзенең яраткан эше- тракторына утыра. Ул елларда тракторларга көне- төне эш- көзләрен , көндезен ашлык сыктырса, төнгә- сөрергә китә. Кыш керү белән тракторларын ремонтка куеп, унике чакрым араны- кая ат, кая җәяү йөреп, язга кадәр ремонтлап йәриләр.
1943 нче елда кызы- әбием туа. Әтисенә бер тамчы кебек охшаган кызын , бабам бигрәкләр дә ярата. Кичләрен, арып кайтуына карамастан, җырлый-җырлый кечкенә кызчыгының бишеген тибрәтә. Бабамның иң яраткан җыры:
9 стр., 4275 слов
Мой любимый сказочный герой (иван царевич, карлсон, баба яга) 3, 5 класс
… людей чему-то нужно уметь. Сочинение на тему Баба яга мой любимый сказочный герой Одним из самых выделяющихся персонажей русских народных сказок является баба яга. Её прообразом говорят, послужили … «Иван Царевич» — сочинение о собирательном образе русского героя То, с чего маленький читатель начинает свой путь в большой мир литературы — это русский народный фольклор: сказки, былины, сказы, песни. …
Һаваларда йолдыз, Суларда кондыз, Хафизәкәй балдыз… Ул җырны тыңлаганда әле дә әбиемнең күзләренә яшьләр килә.1944 елның ахырында Мөгыйн бабамны военкомат юлында йөртәләр- йөртәләр дә, кулы ныклап төзәлеп эшләмәвенә карасамтан, повестка биреп җибәрәләр.
Бу хәл 1945 нче елның 15 нче гыйнварында була. Бабама бу юлы фронтка китү бик авыр була, чөнки ул сугыш белән күзгә-күз очрашып, сугышның ни икәнен күреп кайткан була инде. Җитмәсә әбием кулында берсеннән –берсе кече 3 бала.
Бабамнан хатлар еш килеп тора, урыннары гел алышынып торганга, үзе генә авыл хатларын ала алмый.Бер хатында: “Сугышлар ифрат каты бара. Немецны куып, көндя алга барабыз.Немец җиренә килеп җиттек, исән кайтуымны теләп торыгыз”, — дип яза. А соңгы хаты 1945 нче елның 25 нче апрелендә языла. Ул болай дип яза: “Хатымны ашыгып язам. Без Германия җирләренә аяк бастык. Сугышлар бик нык тора. Немец бөтен көчен куеп, бирешмәскә тырыша.Җир белән күкләр тоташкан кебек, туктаусыз бомбалар коела.Догагыздан калдырмагыз, теләктә торыгыз”,- дигән юллары саклана.
26 нчы апрель көнне Линец дигән авыл янында бабам һәләк була…Күп еллардан соң, аның гәүдәсен ,Баутцен шәһәренең, туганнар каберлегенә күчерәләр.
Бүгенге көндә ул каберлекләр интернет челтәренә кертелгән, карап , чистартылып торганлыгы күренеп тора.
Әбиемнәр картайганчы, әтиләрен сагынып, юксынып яшәгәннәр. Әбием һәрвакыт: “Кабат сугышлар күрергә язмасын, без кичергән авырлыкларны, балаларым күрмәсен. Дөньялар тыныч булсын, бәндәләрнең каны коелмасын”,- дип тели.
Последнее обновление: 10 февраля 2021 г., 13:13
Минем һөнәрем – минем киләчәгем
Һәрберебез бала чактан ук булачак һөнәре турында хыяллана, тормышта үз урыны хакында уйлана. Мин үзенең профессиясенең кадерен белүче, яраткан эшенә бөтен гомерен багышлаучы кешеләргә баш иям.
Безнең мәктәптә профессияләр турында күп сөйлиләр, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар уздырыла, оешмаларга экскурсияләр үткәрелә.
Менә мин мәктәпнең Туган якны өйрәнү музеенда. Монда намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән якташлар турында сөйләүче материаллар бар. Үз вакытында сыер савучы Е. Ильина һәм бозаулар караучы Н. Романова Ленин орденына лаек булганнар. Алдынгылар арасында “Татарстанның атказанган нефтьчесе”, “Татарстанның атказанган агрономы”, “Татарстанның атказанган терлекчесе” бар. Болар барысы да авылдашларның хезмәт батырлыгы турында сөйли. Безнең авыл үзенең мич салучылар, балта осталары, тегүчеләре белән дан тоткан. Мин үземнең ерак бабайларымның алдынгы тракторчы булулары белән горурланам. 1976 нчы елда бабамның әтисе Андрей фидакарь эше өчен Хезмәт Кызыл Байрагы белән бүләкләнгән.
Һичшиксез, һөнәр сайлау күп факторларга бәйле. Шуларның берсе – кумирың булу. Минем өчен олы абыем Владислав юл күрсәтүче булып тора. Аның әлегә зур хезмәт тәҗрибәсе юк, мәктәп музее экспонатлары сөйли торган дәүләт бүләкләренә ия түгел. Ул әле ике ел элек кенә Лениногорск полтиех көллиятен тәмамлады. Абыем мәктәптә дә яхшы укыды. 9 нчы сыйныфтан соң көллиятнең “Электромеханика һәм электр җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү” бүлегенә укырга керде. Ул бирелеп укыды, анда аңа бар нәрсә дә ошый иде: төркемдәге микроклимат та, тулай торактагы шартлар да, уку бүлмәләре дә. Мин үзем дә бу уку йортында күп мәртәбәләр кунакта булдым.
Лениногорск политех көллияте – шәһәрнең иң дәрәҗәле уку йортларының берсе. Ул 1952 нче елның 2 нче октябрендә Татарстан Республикасы идарәсе “Хезмәт резервлары” әмере белән оешкан. 65 еллык юлы булган уникаль уку йортында минем абый да белем алган.
Уку дәверендә ул күп тапкырлар төрле һөнәри конкурсларда катнашты, грамоталарга, Рәхмәт хатларына лаек булды. Соңгы курста укыганда Казахстанда практика үтте. Укуын отличие белән тәмамлады. Хәзер исә үзенең белгечлеге буенча Әлмәт нефть институтында укуын дәвам итә. Абыемнан менә дигән энергетик килеп чыгасына ышанычым юк.
Абыем Владислав спорт белән даими шөгыльләнә. Кыш көне рәхәтләнеп мине хоккейда уйнау серләренә өйрәтә. Балык тоту белән мавыга, күп укый, әти – әниебезгә хуҗалыкта ярдәм итә, начар гадәтләр белән дус түгел.
Хезмәткә мәхәббәт безгә гаиләдә тәрбияләнгән. Әниебез эш сөючәнлеге белән безгә үрнәк. Әти белән хуҗалыкта эшлибез: техника ремонтлыйбыз, кышка печән әзерлибез, бакчада бәрәңге, малга чөгендер үстерәбез һ. б.
Хәзерге вакытта мин 9 нчы сыйныфта укыйм. Мине дә башкаларны кебек һөнәр сайлау борчый. Тик минем юлым инде сызылган. Бу – абыемның юлы. Мәктәптән соң укуымны политех көллиятендә дәвам итәргә хыялланам, электрик һөнәренә өйрәнәсем килә. Электрик профессиясе шактый яшь. Әлеге белгечлеккә ихтыяҗ көннән – көн арта. Аңа таләпләр дә үзгәрде. Элек примитив җайланмалар турында белем җитәрлек булса, хәзер алдынгы технологияләр тирән белем һәм техник мәгълүмат яңаруын таләп итәләр. Энергетик булу – җаваплы һәм почётлы. Кайчан алар чын батырлык күрсәтәләр. Электролинияләрдә, җитештерүдә еш кына аварияләр була. Мондый хәлләрдә энергетиклардан профессиональлек һәм кыюлык таләп ителә. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында электроэнергия сүндерсәләр, күңелсез була. Әйтерсең, тормыш тукталган. Һәм кабат яктылык! Энергетиклар, тылсымчылар кебек: җитешсезлекләрне бетерәләр, ут кабызалар, кешеләрне куандыралар. Менә ул нинди кирәкле, шәфкатьле һәм заманча һөнәр!
Егоров Вячеслав
Егоров Вячеслав
Автор:
Зарипова Руфия Рамил кызы
Казан шәһәре 175 гомуми урта белем мәктәбенең 5а сыйныфы укучысы Зарипова Руфия Рамил кызы, 12 яшь.
Җитәкче:Ахтямова Гөлназ Мингали кызы
Минем әтием!
Жир йөзендә иң якын кешелер әти-әнидер.Әни үзенең назын бирсә,әти һәр яктан терәк булып тора. Әтиләрнең канат астында үзеңне көчле һәм иркен хис итәсең.Минем әтием дә бик яхшы ,олы җанлы, әйбәт әти. Ул югары уку йортын тәмамлап, үз профессиясе буенча төзелешкә эшкә керә. Әтием Үз эшен яратып эшли.Әтием 18 ел буе инде халык өчен җылы, иркен, матур һәм зур йортлар сала.Әтиемнең кул астында бик күп кеше эшли. Ул көннер буе эштән арып кайтса да, безнен белән уйнарга ,безгә булышырга көч һәм вакыт таба.Энием белен 15 ел бергә яшиләр.Этием әниемне дә гел яратып матур сүзләр белән генә эндәшә.”Сез минем 2 кечкенә йолдызларым, ә эниегез 3чесе “ дип әйтә әтием.Минем әтием кебек әтиләр юк кебек миңа. Үсеп житкәч, миндә ярымны әтиемә охшаганын табырмын, алла боерса.Әтием беркайчан да авырмасын иде, гел шундый әйбәт игътибарлы, ягымлы әти булып калырга язсын аңа, ходаем.Мин әтиемне бик яратам
Спасибо милый папочка
Что ты достался мне!!
Люблю улыбку ясную
Она как свет в окне!!
Хочу чтоб ты счастлив был
Успешен и здоров!!
Ты самый замечательный
И лучший из отцов !!!
Скачать:
Предварительный просмотр:
Казан шәһәре 175 гомуми урта белем мәктәбенең 5а сыйныфы укучысы Зарипова Руфия Рамил кызы, 12 яшь.
Җитәкче:Ахтямова Гөлназ Мингали кызы
Минем әтием!
Жир йөзендә иң якын кешелер әти-әнидер.Әни үзенең назын бирсә,әти һәр яктан терәк булып тора. Әтиләрнең канат астында үзеңне көчле һәм иркен хис итәсең.Минем әтием дә бик яхшы ,олы җанлы, әйбәт әти. Ул югары уку йортын тәмамлап, үз профессиясе буенча төзелешкә эшкә керә. Әтием Үз эшен яратып эшли.Әтием 18 ел буе инде халык өчен җылы, иркен, матур һәм зур йортлар сала.Әтиемнең кул астында бик күп кеше эшли. Ул көннер буе эштән арып кайтса да, безнен белән уйнарга ,безгә булышырга көч һәм вакыт таба.Энием белен 15 ел бергә яшиләр.Этием әниемне дә гел яратып матур сүзләр белән генә эндәшә.”Сез минем 2 кечкенә йолдызларым, ә эниегез 3чесе “ дип әйтә әтием.Минем әтием кебек әтиләр юк кебек миңа. Үсеп житкәч, миндә ярымны әтиемә охшаганын табырмын, алла боерса.Әтием беркайчан да авырмасын иде, гел шундый әйбәт игътибарлы, ягымлы әти булып калырга язсын аңа, ходаем.Мин әтиемне бик яратам
Спасибо милый папочка
Что ты достался мне!!
Люблю улыбку ясную
Она как свет в окне!!
Хочу чтоб ты счастлив был
Успешен и здоров!!
Ты самый замечательный
И лучший из отцов !!!
Кто чем богат, тот тем и делится!
Заяц-хваста
Прекрасное далёко
Рождественский венок
Два морехода
метки: Яраткан, Татарск, Тоемлый, Зебез, Ребезна, Вакыт, Матура, Туган
Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне
Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,
Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән
Укытучыга, дияр идем, башым иеп.
Лена Шагыйрьҗан
Укытучы! Бу сүзне ишеткәч, һәрберебезнең күңелендә хатирәләр яңара, үзе өчен якын, мөлаем укытучысын күз алдына китерә.
Мөгаллим һөнәре элек-электән иң мактаулы һөнәрләрдән саналган. Чөнки без, үсеп килүче яшь буынның, киләчәге укытучы кулында. Аның хезмәтенең нәтиҗәсе – белемле, аек фикерле, тормышта үз урынын тапкан укучылары.
Укытучы – ул үз һөнәренең остасы, бала күңелен аңлаучы, авыр вакытта ярдәм итүче, юатучы, акыллы киңәшләрен бирүче. Минемчә, балалар язмышына битараф кеше чын укытучы була алмыйдыр ул.
Шушы күркәм сыйфатларны үзендә туплаган, утыз тугыз ел гомерен татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган, яраткан укытучыбыз Вәлиуллина Фәния Нургали кызы турында язасым килде.
Үзенең ягымлы йөзе, тыныч тавышы, дустанә мөнәсәбәте белән күңелләребезгә ачкыч таба алды, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятты. Укытучы апабыз (без аңа яратып шулай дәшәбез) дәресләрен мавыктыргыч, кызыклы итеп оештыра белә. Авыр темаларны да җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирә.
Әдәбият дәресләрендә шагыйрьләр һәм язучыларыбыз белән таныштырганда, өстәмә әдәбият, гәҗит – журналлардан алынган материаллар, презентацияләр кулланып, аларның тормышын тагын да тулырак күзалларга ярдәм итә. Әдәби әсәрне аңлый, автор фикерен тоемлый белергә, әсәрдәге чорны үзебез яшәгән вакыт белән чагыштырырга, охшаш һәм аермалы якларын күрергә, нәтиҗә ясый белергә өйрәтә.
Матур әдәбият аша бездә кешелеклелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләүгә омтыла. Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин кебек бөек галимнәребезнең тәрбия турындагы нәсыйхәтләрен өйрәтә. “Тәрбияле бала гына бәхетле була, тәрбияле булыгыз!” – дип еш кабатлый апабыз.
Туган җиребезнең матурлыгын күрә белергә, аны яратырга һәм сакларга кирәклеген төшендерә. Туган телебездә сөйләшү, аны саклау да безнең бурычыбыз икәнне аңлата.
Халкыбызның тарихы, гореф – гадәтләре, милли бәйрәмнәре турында да апабыз оештырган кичә – бәйрәмнәрдә өйрәндек. Төрле викторина, шигырь
бәйрәмнәре, китап укучылар конференциясе, пьесалар сәхнәләштерү, олимпиада һәм бәйгеләрдә актив катнашырга кызыксындыручы безнең апабыз булды.
3 стр., 1204 слов
Рассуждение по татарскому языку : «Мин- укытучы»
… мин остазларымның ышанычын акларга тырышып…. мәктәбендә укытучы булып эшлим. 20 елдан артык эшләү дәверендә миңа педагогика өлкәсендә күпне белерг … ди .Әни тыңлап торды да : “И балам, укытучы бервакытта да ялган билге куймый, әзерләнүең … шул ул. Кояш җылысыннан башка җир йөзендә тереклек булмас иде. Әгәр укытучыда … ә чыгу юлын табабыз. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, туган телгә мәхәббәт …
Фәния Нургали кызы безнең яраткан укытучыбыз гына түгел, хезмәттәшләре арасында мөхтәрәм остаз, киңәшче, гаиләсендә кадерле әни һәм яраткан дәү әни дә әле.
Хөрмәтле укытучыма ныклы сәламәтлек, сабырлык, иҗади уңышлар телим. Сезгә, күңелләребезгә изгелекләр салганыгыз өчен зур рәхмәт!
Минеева Алина, 8 а сыйныфы укучысы








