метки: Татарск, Яшэгэн, Укытучысы, Аларг, Туган, Буларак, Утырган, Тормыш
Йөрәгемне балаларга бирәм,
Чын күңелем биреп укытам.
Күрсәм әгәр Сезнең уңышларны
Сөенәм мин олы шатлыктан.
Укытучы! Нинди горур яңгырый бу исем.Тирә- ягыбызга бер күз салыйк әле, нинди гүзәл корылмалар, биналар, бакчалар, завод-фабрикалар! Һәрберсендә укытучының хезмәте бар, чөнки шунда эшләүче кешеләрне укытучы тәрбияләгән.
Укытучы-зур тормыш юлына чыгаручы. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә , ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен, иң беренче нәүбәттә укытучыларына, остазларына бурычлы.
Укытучы… Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә… Юк, гади сүз түгел бу… Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.
Менә мин дә
Мин Тукай моңнарын ишетеп, әнием , әбием әкиятләрен тыңлап, уенчыклар белән уйнап утырган сабый мәктәптән кайткан абыем белән апамның мәктәптәге хис –кичерешләрен, фикерләрен әнием белән уртаклашуларын тыңлыйм. Апам : “Әйбәт тә сөйләдем инде, барыбер укытучым “4”ле куйды,”-ди .Әни тыңлап торды да : “И балам, укытучы бервакытта да ялган билге куймый, әзерләнүең җитмәгәндер, ныклап өйрәнсәң, “5” ле алырсың,-” ди. Бу сүзләре дә әниемнең күңел кылларыма кагылды. Димәк, нинди бар яктан да үрнәк, гадел кеше дә икән ул укытучы.
Сабый чагым әнә шулай укытучы һөнәренә хөрмәт, мәхәббәт хисләре салынып үтеп китте.Минем дә беренче тапкыр мәктәп сукмагына аяк басар чагым җитте.
Бугенгедәй хәтеремдә, ак алъяпкычлар, ак бантлар тагып, тәүге тапкыр мәктәп сукмагына аяк баскан көндә “балам ” дип эндәшеп, нәни кулымнан җитәкләп, ачык йөз белән беренче укытучым каршы алды.Беренче укытучымның сәнгатьле итеп шигырь укулары, туган авыл, туган йорт, ата-анага мәхәббәт уятырлык гыйбрәтле хикәяләр сөйләве дә хәтердә. Шәфкатьлелек , миһербанлыкка өндәп әйткән сүзләре колагымда яңгырый .
2 стр., 702 слов
Сочинение минем беренче укытучым на татарском
… зләре һәрберебезнең күңелен йомшарта ала. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, укытучым җавап бирә, аңлап хәлеңә … әрбиячебез. Киләчәктә бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таныр. Әйе, нәкъ мен … генә күңелне тырный, моңсуландыра. Ләкин мәктәбебезне һәм укытучы апабызны онытмыйча, аралашып торачагыбызга мин ышанам. Бу – табигый, чөнки ул …
Бүген мин остазларымның ышанычын акларга тырышып…. мәктәбендә укытучы булып эшлим. 20 елдан артык эшләү дәверендә миңа педагогика өлкәсендә күпне белергә, яңа программаларны , төрле технологияләрне өйрәнергә, энциклопедияләр, белешмәләр укырга, укучы аңына тәэсир итәрлек ысулларны эзләргә туры килде .
Укытучы булып эшләвемнең беренче көненнән үк, дәрескә кергәч балалар белән аралашам, аларга үземнең әйләнә — тирәгә мөнәсәбәтемне белдерәм. Чын күңелдән алар белән аралашам, тугры, эчкерсез, намуслы булырга тырышам, чөнки бала күңеле бик сизгер бит ул. Дәресне кызыклы мавыктыргыч итеп уздырам. Әгәр дәрестә моңсуланып утырган йөзне күрсәм , мин дә борчылам; мавыгып эшләсәләр, зур канәгатьләнү хисе тоям. Мин укытучы буларак, укучыма теге яки бу ситуациядә дөрес чишелешне такмыйм, үзләренә чишү юлын табарга ирек бирәм. Укучы белән укытучы арасында ара булырга тиеш, диләр. Әйе, сүз дә юк. Ә ләкин ул дивар да, барьер да түгел, ә биек баскыч булырга тиеш , минемчә. Менә шул биеклектән мин үз артымнан баручыларга белем баскычына менәргә ярдәм кулымны сузам. Ярату- кеше күңелен яктыртып торучы кояш шул ул. Кояш җылысыннан башка җир йөзендә тереклек булмас иде. Әгәр укытучыда чын кешелеклелек сыйфатлары бөркелеп тормаса, балада шәфкатьлелек тәрбияләп булмас иде. Яратуны сизүгә, риясыз бала үзен бәхетле хис итә. Ярату- бала күңелен җайга салучы бердәнбер игелекле көч ул!
Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр… Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф… Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым.
Минем фикеремчә, яхшы укытучы булу өчен белем генә аз, ә тәнеңдәге бөтен күзәнәгең аша син үзеңне укытучы итеп тоя белергә дә тиеш. Һәр иҗатка тартылган, ачылган таҗ бөресе – үзе бер могҗиза бит ул.Табигатьнең шушы гап-гади тылсымын күзәткән һәр күңел сөенә, шатлана.Укучыларның шигырьләрен укыганда көтелмәгән чагыштырулар, уңышлар уңышлы табылган гыйбарәләр, гади генә тормыш күренешләреннән олыларча җитди итеп ясалган нәтиҗәләрне күреп куанам да, алар киләчәге өчен борчылып та куям.Чәчәк бөресе кебек иҗатка тартылган керсез күңелле укучыларыбыз тормышның салкын кырауларыннан куырылып калмасыннар иде. Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, укучыларымның иҗади , шигъри җимешләрен сөенепһәм хуплап каршылыйм һәм аларга хәерле юл ак бәхетләр телим.
9 стр., 4271 слов
Татарстан — минем республикам
… әрнең тормышы да гөл бакчасы кебек булырга тиеш. Халкыбыз шуның өчен тырыша да инде. Л … Германиядә, Берлинның Плетцензее төрмәсендә унбер татар улының гильотина пычагы астында башы өзелде. Алар … үз гомерен чагыштыра, нәтиҗә ясый. Минем туган ягым Югары Кибәхуҗа авылы … күп диңгезләргә барып җитеп була. Ә боргаланып-боргаланып, бу матур җирл … н Ил бирдем дә Күкрәк сөтем белән Тел бирдем. Саклый алсаң — м …
Мин укучыларым өчен укытучы апа гына түгел, мин –киңәшче, ярдәмче. Бурычым -ата-аналар белән берлектә һәр баланы бәхетле итү. Бәхет күпкырлы. Ул кешенең үз сәләтен ача белүендә дә, хезмәтне башкаруында да, дөньяның матурлыгы белән хозурлануында да, баланы чын кеше итеп тәрбияләүдә дә чагылыш таба.
Замана гел үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артта калмас өчен, компьютер дигән фән — техникасын өйрәнергә туры килде. “Миңа татар теле нәрсәгә” дип утырган үзебезнең үк татар баласын кызыксындырыр өчен проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам.Укучыларым презентация ясый беләләр, бергә-бергә эшләгәндә, компьютер өлкәсендәге яңалыклар белән дә алышабыз.
Без болгавыр заманда яшибез.Укучыларыбызның кулында айфон, кәрәзле телефоннар.Укучыны берни белән дә кызыксындыру мөмкин түгел. Ә без , укытучылар, әллә нинди авыр хәлләрдән дә чыгу юлын табабыз.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, туган телгә мәхәббәт тә , әдәби әсәрләр укуга омтылыш та булдыру кирәк. Андый чакларда артист та, мең төрле укучының холкын белүче , күз карашыннан аңлаучы ана да, кирәк чакта психолог та, күңеле яраланганда йөрәк җылың , тәмле сүзең белән дәвалаучы табиб та булырга туры килә. Укытучы , минемчә, күпкырлы талант иясе дә ул.
Хезмәтем минем-мәңге картаймас шатлыгым чыганагы.Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин -укытучы.әлбәттә замана күзлегеннән чыгып караганда, һөнәрем җиңел түгел, ләкин үзэшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның сиңа зур ышаныч белән төбәлгән күзләрен күрсәң, барлык арулар да югала, хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.
Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, үзе зур бәхет бит ул. Бу тарафтан үземне бәхетле дип саныйм. Вакыт…Вакыт галиҗәнәпләре аяусыз. Күз ачып йомганчы үзенең борчулары, кайгылары, шатлыклары белән үтә дә китә. Артта калган гомергә күз салсаң, горурлык хисләре шатлык белән үрелеп күз алдына килеп баса.
Мәктәптә эшләү дәверендә үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәр санап бетергесез күп була. Бу вакытта укучыларым миңа яшәргә, яңа үрләр яуларга көч бирә. Аларның шат йөзләре, самими елмаюлары, нур сибелгән күзләре эшләргә дәрт уята.
Олы бәхет-бөтен гомереңне
Яшь буынга бирү, багышлау;
2 стр., 660 слов
Минем нием укытучы сочинение татарча
… бер гади укытучы булып Хезмәт итәм бүген тормышта. Һәр укучым язылмаган роман, Һәр дәресем маяк тормышка. Мин бәхетле, әгәр укучыларым С … Бу — укучыларны рухи яктан сәламәт шәхес итеп тәрбияләү минем бер уңышым. Мин дәресләремдә укучыларымның сөйләмен лексик … өйләсәләр ана телендә. Кайгыларын, шатлыкларын бергә Бүлешсәләр татар телендә.
Илең-халкың белән бергә атлау,
Тормыш агышыннан калышмау.
Җиргә лаек итеп уллар, кызлар
Тәрбияләү нинди куаныч!
Укытучы өчен моңардан да
Бармы икән олы юаныч?
Өйдә мин әнигә булышам: Савыт- саба юам, тузан суыртам, өстәл әзерлим, өй җыештырам, идшн юам, кибеткә барам. Әтигә булышам: кран төзәтергә, шүрлек элергә, яңа мебель җыярга.
Сочинение / Эш белмәгән − кеше көлдерер
Мин, бервакыт, әниемне гаҗәпләндерергә уйладым. Ул эштән кайткан вакытка туры китереп, манный боткасы пешереп куярга булдым. Алдым зур кәстрүл, аңа күп итеп манный ярмасы салдым, шуның өстенә салкын сөт өстәдем һәм газ плитәсенә куйдым. Ут кабызып җибәрдем һәм, бер егерме минут уйнап алыйм әле дип, компьютер артына утырдым.
Вакыт үтте. Үз-үземнән бик канәгать булып, аш бүлмәсенә кердем. Кәстрүл капкачын ачып карасам… Кәстрүл төбендә ниндидер бер кара боламык «пыф-пыф» килеп утыра. Аны ашау түгел, курыкмыйча карап та булмый иде. Бу әйбер әниемне гаҗәпләндерәм дип пешерә башлаган манный боткасына бер генә дә охшамаган. Менә шунда мин «Эш белмәгән − кеше көлдерер» дигән мәкальнең нәрсә аңлатканын аңладым. http://insha.ru/text/93
Сочинение / Эшләмәгән − ашамый
Җәйге каникулда мин авылда − әбием янында ял иттем. Шулай беркөнне, без әбием белән бакчадагы яшелчәләрне җыя башладык. Әбием миннән: «Арымассыңмы соң?» − дип сорады. Мин: «Һи, яшелчә җыйганда гына арыйлармы инде? » − дип куйдым.
Ярты сәгать эшләгәннән соң, мин ялгышканымны аңладым. Яшелчәләрне җыю җиңел эш түгел икән. Җәй ахыры булса да, арканы кояш кыздыра, түтәл арасында йөргәндә, аякны кычыткан чакты. Шуның өстенә кигәвен дә тешләп китте. Чебеннәр, озынборыннар теңкәгә тия. Бераз эшләү белән аркалар, куллар авырта башлады, биттән шаулап тир акты.
Әлбәттә, кич белән, үзебез җыйган кишер, чөгендер, кыяр, яшь бәрәңгене капчыкларга, тартмаларга тутырып куйгач, күңелле булды. Мин авылда эшләүчеләрнең авыр хезмәте турында шунда гына бераз аңладым. «Эшләмәгән − ашамый», дип, халык бик белеп әйткән шул. Мин шул бер көндә генә дә никадәр арыдым. Ә ул яшелчәләрне әбием яз, җәй буе карап үстергән дә бит әле. Җирен дә казыган, суын да сибеп торган, чүп тә утаган, башка эшләрен дә эшләгән. Мин әбиемә бик зур рәхмәт әйттем.
Татар Кандызы урта мәктәбе
Эссе
Урман кешегә нигә кирәк?
Эшне башкаручы:
Татар Кандызы урта мәктәбенең
5 нче сыйныф укучысы
Хәлиуллина Миләүшә,11 яшь
2011 ел.
Урман
Шаулый анда Һәрбер агач,
Көчле җилләр искәндә,
Үләнендә пешә җиләк
Кояш нуры төшкәндә.
Ямьле язлар килү белән
Чут-чут сайрыйлар кошлар,
Тиен,керпе,куян,бүре
Йөриләр бер сукмактан
Монда һәрчак саф һава,
Чәчәкләр керфек кага,
Булса чишмә-суы чиста,
Тын гына челтерәп ага.
Мин Татар Кандызы авылында яшим. Безнең табигатебез искиткеч матур. Челтерәп аккан саф сулы чишмәләре, авылның уртасыннан аккан Кандыз елгасы,биек-биек таулары ,тирән чокырлары булган ,яшеллеккә күмелгән авылым минем күңелемә бик якын. Авылым таллар арасындагы чокырсу урынга урнашкан. Моннан бер-ике гасырлар элек тау итәкләреннән үк урман башланган. Чәчүлек җиренә әйләндереп,урманнарның шактый өлеше киселгән. Хәзер инде иң якын урман да өч километр ераклыкта.
Урманыбыз катнаш урман. Анда яфраклы агачлар да, ылыслы агачлар да үсә,киек җәнлекләр, кошлар рәхәтләнеп яшиләр. Мин үзем дә урманны бик яратам. Җәй көннәрендә анда җиләк җыярга барабыз, ял итәбез. Урман Һавасы сәламәтлекне ныгыта, нервларны тынычландыра, микробларны үтерә. Шуңа күрәдер инде ял итү урыннарын урманга якын итеп төзиләр дә бит.
Урман турында рәссамнар картиналар ясыйлар, шагыйрьләр аңа багышлап шигырьләр язалар , биологлар үсемлекләре, геологлар файдалы казылмалар белән кызыксыналар.
Урман кеше тормышында кирәкле , мөһим урын алып тора. Ул кешеләргә күп файда китерә: ризык бирә, сәламәтлекне ныгытуда ярдәм итә, һаваны сафландыра, җир өстен ашалудан саклый, төзү материалы өчен дә кулланыла. Урман- кошларның, җәнлекләрнең яшәү урыны да булып тора. Анда алар оя коралар, азык табалар.
Урман ул безнең дустыбыз, саклаучыбыз, дәвалаучыбыз, уендыручыбыз, кыскасы, безнең тормышыбыз. Ул тавышларны йота, кислород бүлеп чыгара.
Ел саен агачлар күп киселә, ягыннар да чыгып тора. Ә киләчәк кешеләре өчен урман бетәргә мөмкин. Әби-бабайларыбыз мондый фикерне гел әйтеп торалар: “ Кеше үз гомерендә бер генә төп агач үстерсә дә , аның гомере бушка узмаган диләр”. Димәк, урманны сакларга, үстерергә, җәнлекләренә-кошларына ярдәм итәргә һәм яңа мәйданнарга агачлар утыртырга кирәк.
Җир елый,ишетәсезме?
Мин ишетәм.
Челтерәп аккан чишмәләрем
Нигә кипкән?
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Сандугачлы талкайларны
Кемнәр кискән?
Табигатьне кемнәр шулай
Әрәм иткән?
Кешеләрдә миһербанлык
Кая киткән?
Җир елый ишетәсезме?
Мин ишетәм.
Бу гүзәллек, бу Җир шары
Яшәр микән?
Табигатьне саклау өчен нишләргә кирәк?!
Мин болай дип күз алдына китерәм. Имеш Һава ул безнең үпкәләр, су-кан, җир-йөрәк, үсемлекләр-баш, хайваннар-куллар, кошлар-аяклар. Безнең йөрәк начар эшләсә-хәлебез бетә, кан начар йөри, баш авырта, куллар, аяклар начар хәрәкәтләнә. Шуның сыман, су пычранса, -андагы үсемлекләр, хайваннар, кошлар тормышы ничек үзгәрә? Урман бетсә-хайваннарның, кошларның яшәү урыны булмый….
Хайваннар, кошлар, балыклар , бөҗәкләр һәм без- кешеләр дә Җир планетасында яшибез. Шуңа күрә Җир- безнең туган йортыбыз. Ләкин бу йортыбызда барысы да тәртиптә түгел шул! Елга-күлләрдә суны пычратканнар, шунлыктан анда балыклар үлә, чәчәкләрне өзәбез -күбәләкләр юкка чыга. Моңа кем гаепле соң? Әйе, без, кешеләр! Шуңа күрә без моны истә тотарга тиеш. Туган йортыбызның табигатен саклау , аны пычратмау, аның өчен яхшылык эшләү — бу безнең бурычыбыз.


А
Ак көз
Алар ватанны сакладылар
Апрель ае
Ә
Әдәбият − минем тормышым
Әниемнең изге куллары
Әти белән сөйләшү
Әти-әни – иң кадерле кешеләрем
Б
Б. Урманчының салтык болыны
Батырлык
Безнең авыл
Безнең гаиләдә китап
Безнең Мырау
Безнең фатирабыз
Белем – якты нур
Белемнең тормыштагы әһәмияте
Беренче кар
Беренче сентябрьдә
Бөек Җиңү бәйрәмендә
В
Г
Гади генә таш диярсең
Гаҗәеп дустым
Д
Дәү әнием
Дәү әтием
Дус-кызыма хат
Дуслык – бөек көч
Дуслык төле
Дустыма хат
Е
Ё
Ж
Җ
Җәй могҗизалары
Җәйге выкыйга
Җәйге каникуллар
Җәйге паркта
Җәйге таң
З
И
Игелеклелек
Икейөзлелек
Илдә тынычлык булсын
Инсафлы кызлар
Иң гүзәл кеше
Иң яхшы кеше
Исемнәр турында
Й
Йорт хайваны тоту − җаваплы эш
К
Каз өмәсе
Казан – мәңге яшь шәһәр
Казанга экскурсия
Карга боткасы
Кешеләрдәге матур сыйфатлар
Киләчәк бүгеннән башлана
Китап − тормыш дәреслеге
Китап − ул хәзинә
Көз башы
Күңелле кыш килде
Күңелле ял
Кыш килә
Күңелле тәнәфес турында
Күзәтүчән булыйк!
Кышкы салкын көннәрдә
Кышкы сихри урманда
Л
Л. Фәттаховның “сабан туе” картинасы
М
М. Казаковның “үксез бала” рәсеме
Матур сыйфатлар
Матурлык тудыручы
Матурлык һәм зәвык
Мәктәп директоры булсам
Мәктәптә яраткан фәннәрем
Мин бәйли беләм!
Мин дәрес әзерлим
Мин язны ни өчен яратам?
Минем әнием
Минем гаиләм
Минем дустым
Минем нәни этем
Минем этем
Минем яраткан шөгылем
Миңа эт нигә кирәк
Моң
Муса Җәлил – тормыш юлы
Н
Нардуган бәйрәме
Начар гадәтләр
Нәүрүз
Ң
О
Ө
П
Патриотлар
Походта
Р
Рәнҗеш
С
Сабан туе
Сагыну хисе
Сәламәтлек сагында
Солдат буласым килә
Спорт белән шөгыльләнәм
Минем өчен спорт
Т
Табигатьне саклагыз
Татар композиторы
Татар милләте
Татар рәссамы
Тәрбияле кеше
Телефоннан аралаша беләсеңме?
Тиен белән очрашу
Туган тел
Туган төлем – иркә гөлем
Туган телемне яратам
Туганнарда кунакта, яки кызыклы көн
Тугры дус − җанлы хәзинә
Тутый кош
Тылсымчы булсам
У
Укытучы булсам
Укытучым
Урман җәнлекләре
Урманда
Ү
Үзем турында
Ф
Февраль
Х
Хайваннар – кешеләрнең ярдәмчесе
Хайваннарга да табиб кирәк
Хат үрнәге
Хезмәт кешене бизи
Хокук белгеченә кирәкле сыйфатлар
Хыял
Хыялдагы бүлмәм
Һ
Ц
Ч
Чәчәкләр ае
Чын дус
Ш
Шәфкать туташы
Щ
Ъ
Ы
Ь
Э
Энем
Этләр яхшылыкның кадерен белә
Эш белмәгән − кеше көлдерер
Эшләмәгән − ашамый
Ю
Юлларны гизүче һөнәр
Я
Якын дусларым
Ялган һәм чын батырлык
Ямьле идел буйлары
Ямьле яз
Яраткан бәйрәмнәрем
Яраткан дәресем
Яраткан песием
Яраткан һөнәрем
Яраткан шөгылем
Ярату
Ятимлек
Яшь дус
Янгын сүндерүчеләр − тормыш сагында
Минем иң кадерле кешем.
Йөрәгемнең иң түрендә
Иң кадерлем,әнием
Яхшылыкка,яктылыкка
Алып бара мине әниием!
Һәр кешенең бу дөньяда иң кадерле, иң якын кешесе бар — ул әни. Һәр бала кечкенәдән үк ул матур сүзне белә, ярата. Минем әнием дә минем өчен иң газиз, иң яраткан кешем. Аны ничек яратмыйсың?
Минем әниемнең исеме Гүзәл . Ул шундый матур. Аның күзләре безнен бакчадагы голлэргэ охшаш. Әни безнең гел шат күңелле,һәрвакыт елмаючан . Ул игътибарын олысына да,кечесенә дә күрсәтергә вакытын таба.Әнием минем бар эшкә дә оста .Алар этием белэн бергэ куп мал асрыйлар. Ә анын пешергэн ашлары ашап туйгысыз.Әнием без авырганда,безне дәвалый,иркәли.Тәмле ашлары белән гаиләбезне һәрвакыт сыйлый.
Мин әниемне бик яратам.Аны ярату гына җитми,аның кадерен белергә,сүзен тыңларга кирәк. Яхшы укуым ,үземне үрнәк тотуым,эшкә өйрәнеп үсүем белән аны шатландырырмын.Киләчәктә әниемә ныклы тазалык , озын гомер . бетмәс шатлык телим .
Сапакеев Алмаз 2 класс
минКазан шәһәреңдә яшим. Җәйге каникулда авылга кайтам.
Беркөнне дәү әтием мине урманга алып барды. Ни генә күрмәдек без анда! Кошлар сайравын тыңладык. Бурсык оясын күрдек. Эзләре дә бар иде. Аннары дәү әти каен җиләге үскән урын тапты. Җиләге бик тәмле, әмма быел вак икән. Яңгыр азрак булгандыр.
Ә мин зур гына агач төбе янында үскән берничә усак гөмбәсе таптым. Шул төп янына килеп җиткәч, аяк астымда нәрсәдер ялтырап китмәсенме. Елан! Аркам буйлап салкын тир бәреп чыкты. Дәү әти кайдадыр ерактарак, күренми дә. Ә елан миңа ташланса, чакса нишләргә?!
Яхшылабрак карасам, еланның баш өстендә ике саргылт-кызгылт тап бар. Ә елан үзе кап-кара. Ә, бу бит тузбаш елан. Тузбашның агулы булмавын биология дәресеннән белә идем. Минем куркуым акрынлап бетте. Теге гөмбәне кисеп алдым да, тынычланып, дәү әтием янына киттем. Менә бу вакыйгада миңа биология дәресләрендә алган белемем ярдәм итте. Ә тормышта мондый очраклар никадәр булачак. Шуңа күрә алган белемнәрне күңелдә яхшылап сеңдерә барырга кирәк икән.
Кайтканда, күл буена туктап, суда коендык.Урманда күргәннәремне мәктәптә малайларга да сөйләрмен әле.
