Кешеләр һәм язмышлар
Яхшылык җирдә ятмый
Нәрсә ул яхшылык һәм шәфкатьлелек? Бу сүзләрнең мәгънәсе нидә? Уйлап карасак, шәфкатьлелек — бер-береңә ярдәмгә килергә әзер булу, якын кешең өчен үзеңне, үзеңнең хис-тойгыларыңны корбан итүдер, мөгаен, гомумән, чын күңелдән эчкерсез яхшылык кылу. Безнең чынбарлыкта бар кешедә дә бу күңел сыйфаты, кызганычка каршы, юк. Шәфкатьлелек ул Ходайга ышану гына түгел….
«Яхшылык җирдә ятмый» дигән борынгылар.Чынлап та, яхшылык ул безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-беренә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре. Яхшылык беркайчан да онытылмый. Әлеге заманда бар дөньяны материаль байлыкка омтылу яулап алган. Ә яхшылык, игелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатларына урын юк кебек. Әлбәттә, акча белән дә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм кулын сузып була, әмма чын күңелдән ярдәм күрсәтәсе килгән кешедә әллә ни зур акча суммалары, гадәттәгечә, булмый. Халык «Яхшы сүз — җан азыгы» дип бер дә юкка әйтмәгән. Якын кешеңнең рухи яктан күңелен күтәрү, авыр минутларда аның хәлен аңларга тырышу да бик мөһим. Җылы, яхшы сүз материаль ярдәмгә караганда да кирәгрәк булырга мөмкин, чөнки байлык ул була да бетә, ә кылган яхшы эшләр күңелдә, йөрәктә кала һәм бер булса да әйләнеп кайтачаклар.
Яхшылык турында халык әйтемнәре, мәкальләре бик күп. Безнең дөнья ничек карасаң да яхшылыкка нигезләнгән. Әгәр яхшылык булмаса, булыр идемени бу дөньяда шундый изге хисләр — тынычлык хисе, дуслык хисе, мәхәббәт хисе? Бу рухи сыйфат һәрбер кешенең күңелендә булырга тиеш. Кеше бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән. Шуңа күрә дә үзеңнән соң килгән кешеләр синең тик яхшы эшләреңне генә искә алып яшәргә тиеш. Игелекле, шәфкатьле кеше генә чын мәгънәсендә бәхетле була ала һәм башкаларны да бәхетле итә ала бу тормышта.
Яхшы булу, игелекле булу, мөгаен, бик җиңел дә түгелдер. Бу сыйфатларны күңелдә балачактан ук тәрбияләп яшәргә кирәк, әти-әниләрнең баланы тәрбияләгәндә мөһим максатларның берсе — баланың күңелендә яхшылык тойгысы тудыру һәм үз киләчәгендә бала тик яхшылыкка омтылып, яхшылыкка таянып яшәргә тиеш. «Яхшылык җирдә ятмый». Әлбәттә, бу мәкаль туры мәгънәдә әйтелмәгән. Ләкин шуңа да карамастан, ул бик мәгънәле. Аның бары тик «төбенә төшенеп», күпме чын мәгънә салынганын гына аңларга кирәк.
Җир йөзендә кешеләр кыяфәтләре буенча бертөрле. Әмма күңелләре барсының да бертөрле түгел. Чөнки дөньяда яхшы күңелле һәм дә начар күңелле кешеләр бар. Яхшы күңелле кешеләрнең, әлбәттә, күңелләрендә һәрвакыт сафлык, пакьлек һәм яхшылык хөкем сөрә. Алар нинди генә эш эшләргә тотынсалар да, күңелләрендә начарлык булмаганлыктан, эшләре һәрвакыт җайга бара. Дөньяда бер яхшылык эшләсәң, ул сиңа меңе белән әйләнеп кайта һәм кайчандыр эшләгән барлык начар эшләреңне дә каплый.
Әйе, кайбер вакытта син бик яхшы кеше булып, начарлыклар эшләмәсәң дә, начар күңелле кешеләр синнән көнләшеп, начар эшләргә «батырырга» телиләр. Алар сине алдалап, начар эшләр эшләтәләр. Нәтиҗәдә, синең гаебең булмаса да, син гаепле булып каласың. Бу бернинди кысаларга да сыймый, чөнки ул гаделсезлек. Менә шул начар күңелле кешеләр үзләре начарлык эшләмичә йөрсә, башкаларны начарлыкка өйрәтмәсәләр, дөньяда яхшы кешеләр күбрәк булыр иде. Бу фикер белән барлык кешеләр дә килешер, дип уйлыйм. Шул начар кешеләр аркасында гына бит дөньяда үзгәрешләр юк һәм ул артка таба «тәгәри». Әле дә ярый дөньяда милиция хезмәткәрләре бар. Алар барыбер шул кешеләрне тоталар һәм төрмәләргә утырталар. Төрмәдән чыккач та кайбер кешеләр нәкъ шундый булып калалар, кайберләре үзләренең киләчәк тормышы турында, гаиләсе турында уйлап эш итәләр һәм тормышларын үзгәртәләр. Бу аның үзе өчен дә, гаиләсе һәм туганнары өчен дә шатлык. Ул аннан соң үзенең башка начар дусларын да тәртипкә өйрәтергә мөмкин. Менә шул яхшы кеше аркасында дөньяда күпме яхшы кеше арта. Шундый кешеләр дөньяда күбрәк булсын иде. Андый кешеләр булуы белән хөкүмәт тә горурланыр иде.
Дөньядагы бар кеше дә яхшы булырга омтылмый. Бу эш кайберәүләр өчен авыр. Ә кайберләре яхшылык эшләп үзләренә тән сихәте алалар. Яхшылык эшләү алар өчен берни дә түгел. Алар бит моның яхшылык белән кайтачагын беләләр. Әкиятләрдән дә моңа мисал китереп була. Үткән көннәрнең берсендә мин телевизордан әкият карадым. Бер егет дөнья буйлап кыз эзләргә чыга. Ул бик күп җирләрне үтә, тамагы да ача. Юлда барганда җәфаланып ятучы, ярдәмгә мохтаҗ булган хайваннарны күрә. Егетнең аларны ашыйсы килә, ләкин хайваннар үзләрен ашамауларын үтенәләр, кирәк чакта ярдәм итәчәкләре турында әйтәләр. Егет аларның сүзләренә ышана һәм юлын дәвам итә. Юлда бара торгач, бер чибәр кызны очрата, аның белән сөйләшеп китә.Кыз аңа бик ошый. Ләкин аның әтисе патша була һәм шуңа күрә кызын теләсә кемгә бирергә теләми. Шушы көннән башлап, егет бары тик кыз турында гына уйлый башлый, нишләргә дә белмичә, көне буе аптырап йөри. һәм, ниһаять, төн җитә. Аның янына үзе коткарган хайваннар килә һәм аңа киңәш бирәләр. Алар бергәләп төнлә белән кызны урлыйлар. Егет хайваннарга рәхмәт әйтә һәм үзе яраткан кыз белән бергә кала.
Бу әкият кенә булса да, аның нигезендә яхшылык ята. Егет хайваннарга яхшылык эшли һәм бу аңа үзенә дә яхшылык булып кайта. Димәк, яхшылык җирдә ятмый. Моңа ышанырга һәм яхшылыклар гына эшләргә кирәк. Чөнки, кешеләрне шатландыру — үзе бәхет.
Альбина Вәлиева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза 
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Светило науки — 2 ответа — 0 раз оказано помощи
Ответ:
Минемчә, тормышта һәм чынлыкта яхшылык һәрвакыт изгелеккә әйләнеп кайта. Әгәр син кешегә яхшылык кылсаң, ул сиңа яхшырак мөнәсәбәттә булачак һәм авыр минутларда да ярдәм итәчәк.
Мәсәлән, мин һәрвакыт ярдәм итәм, үз дусларына, әгәр алар мине сорый барырга, алар белән кибеткә яки аңлатырга, нәрсә дә булса аңлашылмый. Тик дуслар да, мөмкин булса гына, миңа гозердән баш тартмыйлар.
Әдәбиятта да үзара ярдәмләшү мисалларын табарга була. Әйтик, Минем яраткан «хроника Нарнии» китабында безнең дөнья балаларының башка чынбарлыкка ничек эләгүе һәм анда төрле кешеләргә, хайваннарга ничек ярдәм итүләре турында әйтелә. Нарниядә дуслары күп, аларны барысы да яраталар һәм ярдәм итәләр, кирәк булса.
Әмма балалар шуңа күрә дә башкаларга игелек кылмыйлар, җаваплы ярдәм алырга өметләнәләр. Үзләренә дә башкалар өчен нәрсә дә булса эшләргә ошый. Миңа калса, игелекле кешегә ярдәм итү бик рәхәт, аның кәефе искиткеч. Һәм, мөгаен, күңелебездә яхшы була, әгәр дә без башка нәрсә дә булса күңелле итеп эшләсәк. Димәк, безнең изгелек һәрхәлдә яхшы кәеф, яхшы кәеф, кемнеңдер бәхетлерәк эшләвеннән шатлык хисләре белән әйләнеп кайта. Әгәр яхшылыкның хакын өмет итсәк һәм нигъмәт биреп шөкер итүне оныткан кешеләргә рәнҗетүеңне көтсәң, ул вакытта һич тә зарар итә алмассың, мәгәр көферлек вә тәкәбберлек кенәдер. Яхшылык эшләргә кирәк, ул вакытта ул изге гамәлгә кайтачак.
сочинение яхшылык жирдэ ятмый
- Нрс ул яхшылык, м шфкатьлелек? Бу сзлрне мгънсе нид? Уйлап карасак, шфкатьлелек — бер-бере ярдмг килерг зер булу, якын кеше чен зене, зене хис-тойгыларыны корбанга китердер мгаен, гомумн, чын келдн эчкерсез яхшылык кылу. Безне чынбарлыкта бар кешед д бу кел сыйфаты, кызганычка каршы, юк. Шфкатьлелек ул Ходайга ышану гына тгел. Яхшылык кылган кешелр Ходайга ышанмасаларда шфкатьле м изгелекле булып кала аладыр, минемч. Лкин чын келе белн Алла Тглг ышанган кеше шфкатьсез була алмый.
Яхшылык ирд ятмый дигн борынгылар. Чынлап та, яхшылык ул безне яхшы эшлребез м уйларыбыз, кешелрне бер-берен карата яхшы м рхимле мнсбтлре. Яхшылык беркайчанда онытылмый. леге заманда бар дньяны материаль байлыкка омтылу яулап алган, кп кешелрне уйлары, эшлре белн акча идар ит. яхшылык, игелеклек, шфкатьлелек сыйфатларына урын юк кебек. лбтта, акча белн д мохта булган кешелрг ярдм кулын сузып була, мма чын келдн ярдм крстсе килгн кешед лл ни зур акча суммалары, гадттгеч, булмый. Барыбызга да ист тотырга кирк, халык Яхшы сз — ан азыгы дип берд юкка йтмгн. Якын кешене рухи яктан келен ктр,авыр минутларда аны хлен аларга тырышу да бик мим. ылы, яхшы сз материаль ярдмг караганда да киргрк булырга ммкин, чнки байлык ул була да бет, а кылган яхшы эшлр келд, йркт кала м бер булса да йлнеп кайтачаклар.
Яхшылык турында халык йтемнре, мкальлре бик кп. Безне днья ничек карасада яхшылыкка нигезлнгн. гр яхшылык булмаса, булыр идемени бу дньяда шундый изге хислр — тынычлык хисе, дуслык хисе, мхббт хисе? Бу рухи сыйфат рбер кешене келенд булырга тиеш. Кеше бу дньяга мгелекк килмгн. Шуа кр д зенн со кешелр сине тик яхшы эшлрене ген иск алып яшрг тиеш.
Яхшы булу, игелекле булу, мгаен, бик иел д тгелдер. Бу сыйфатларны келд балачактан ук трбиялп яшрг кирк, ти-нилрне баланы трбиялгнд мим максатларны берсе баланы келенд яхшылык тойгысы тудыру м з килчгенд бала тик яхшылыкка омтылып, яхшылыкка таянып, яхшылык белн ген кулланып яшрг тиеш.
http://www.insha.ru/text/185
Дөньяви этика
нигезләре
4
сыйныфта “ Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар” дигән темага дәрес эшкәртмәсе.
Әзерләде:
Чубар – Абдул гомуми урта белем бирү мәктәбе башлангыч класс укытучысы Ямалиева
З.Р
Тема: Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?
Максат:
-укучыларда бер-берсенә һәм әйләнә
–тирәдәгеләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек
хисләре тәрбияләү;
— Яхшылык белән начарлыкны аера белергә ,
матур сүзләр кулланырга өйрәнү;
— бер- береңә, башкаларга хөрмәт белән
карарга күнегү.
— проект эшләү, аның буенча сөйли белү
күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлау: Р.Миңнуллин, Ф.
Яруллин, В.Маяковский шигырьләре, ватман, клей, магнитлар,рәсемнәр, урындык,
презентация.
Дәрес барышы.
3слайд. Хәерле иртә, укучылар! Без сезнең белән дәресебезне
башлыйбыз.Теманы ачыклау өчен Ф.Яруллин һәм В. Маяковскийның шигырьләре белән
танышып китик.
Ходай безне яраткан,
Төрле җиргә тараткан.
Акыл биргән, тел биргән,
Иман биргән, дин биргән.
Кояш биргән, Ай биргән,
Яшәр өчен җай биргән.
Җир дигән зур табынга
Нигъмәтләрен бай биргән.
Эшләр өчен кул биргән,
Сайлар өчен юл биргән.
Килгән кадәр кулыңнан
Яхшылыклар кыл, дигән.
4слайд.
Китапны әгәр ертсаң,
Уенчыгыңны бозсан,
Укучылар сөйлиләр:
-Бу
начар малай,-
диләр…
Бусы кергән пычракка,
Шуңа үзе шатлана,
Андыйны яратмыйлар:
“Ул- начар, шапшак бала… ”
5 слайд.
-Укучылар,бу шигырьләрдә нәрсә турында сүз
бара? Безнең бүгенге дәресебезнең темасы ничек булыр?
— Дөрес, “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар”.
6 слайд.
—
Укучылар, сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?(фикерләрен тыңлау, нәтиҗә ясау)
«Яхшылык җирдә
ятмый » дигән борынгылар.Чынлап та, яхшылык ул безнең яхшы
эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-беренә карата яхшы һәм рәхимле
мөнәсәбәтләре.
Яхшылык беркайчан
да онытылмый.
Начарлык ул яхшылыкның
киресе.
Кешеләргә,
хайваннарга, кошларга, табигатькә карата начар мөгамәлә.
Кешегә начарлык
эшләсәң, үзеңә кире әйләнеп кайта.
7 слайд.
-Яхшы кеше нинди
була?
• Яхшы миһербанлы ярдәмчел тәрбияле укымышлы
• тырыш эшчән олы
җанлы тәмле телле
-Начар кеше нинди
була?
Саран алдакчы әләкче
көнче сугыш чукмары усал кешегә, хайваннарга әшәкелек эшләүче гайбәтче
тыңлаусыз хыянәтче
Ялкау әшәке
телле
8 слайд.
Барыбыз
да яхшылыкка мохтаҗ,
Бу
заманда бигрәк.
Яхшылыкны
эшләү җиңел түгел,
Ә
эшләргә кирәк! Р.Миңнуллин.
9 слайд.
Ясап килгән рәсемнәр буенча әңгәмә.
-Ә хәзер,
укучылар 2 төркемдә эшләрбез. Сезгә конвертларда рәсемнәр бирелгән, ватманга
шул рәсемнәрне яхшы һәм начар гамәлләргә бүлеп ябештерергә кирәк.
10 слайд.
Мәкальләр.
Татар халык
мәкаль-әйтемнәрендә яхшылык мактала, яманлык хурлана.
“Яхшы булсаң
даның чыгар, яман булсаң җаның чыгар.” – ди татар мәкале. Бу мәкаль яхшылык
кылган, үзе тәрбияле булган кеше турында яхшы сүзләр йөрер, аның турында
ишеткән кеше аны зурлар ди, ә яманлык кылган кеше булган гомерен тыныч үткәрә
алмас ди, чөнки кеше яманлык эшләсә, яман холыклы булса, тирә-юньдәгеләр аны
чүпкә дә санамый, ә инде яманлык кылганлыгын үзе дә аңлауга ирешсә, үзен
тиргәүдән артмый.
Яхшылык, начарлык турында мәкальләр белән
танышу, ватманга ябештерү.
Яхшылык һәм
начарлыкны кояш, болыт рәсемнәре белән сурәтләү.Ватманга ябештерү. Килеп
чыккан стендны (проект эшләрен) күрсәтү.
11 слайд.
Яхшылыкны эшләве җиңелме сон?
Яхшылык
эшләү һәр кешенең кулыннан килә. Ул бик зур һәм кечкенә эшләрдә чагыла.
Дустыңа, күршеңә, туганыңа һәм хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеңә елмаеп
карау, егылса кул бирү, булдыра алганча авыр хәлендә ярдәм итү, яхшы бүләкләр,
яңалыклар белән шатландыру – болар барысы да яхшылык инде.
Барча
халыклар яхшылыкны хөрмәтли, яманлыкны хурлый. Дөньяда яхшы кешеләрнең даны
күркәм, начар кешеләрнең даны йөрәк әрнеткеч.
Начарлык
эшләү бик тиз һәм җайлы. Әйтик физкультура дәресендә туплы уйнаганда ялгыш
иптәшеңә тигерәсең, берәр җирен авырттырырга мөмкин. Менә шул вакытта син
иптәшеңнән гафу үтенсәң, бик яхшы була. Ә андый тылсымлы сүзләр бик күп.
12
слайд.
— Сез
нинди матур сүзләр беләсез?
— “Гафу
итегез”, “Исәнмесез”, “сау булыгыз”, “зинһар өчен”, “рәхмәт “һ.б.
13
слайд.
Хәзер Дәрдемәнднең “Өч ул” хикәясен тыңлап
үтик. ( укучылар белән инценировка)
Бер кешенең өч улы бар иде. Иң кечкенәсе
Гали исемле була. Әтиләре базардан өчесенә дә берәр алма алып кайтты. Алмалар
бик пешкән – татлы сулы җимешләр иде. Беркадәр вакыттан соң әтиләре:
“Алмаларны нишләттегез?” – дип сорады,
балаларын янына чакырып.
Өлкән улы әйтте:
-Әти, мин алманы
ашадым. Эчендәге орлыкларын җыеп куйдым. Бакчабызга чәчеп, алма агачы үстерергә
булдым.
-Яхшы иткәнсең,
улым! – диде әтисе.
Уртанчы
улы әйтте:
-Мин дә алманы
ашадым. Бик тәмле, татлы җимеш икән. Әтиемә Хак тәгалә исәнлек бирсен, дип
дога кылдым.
Әтиләре янә:
“Яхшы иткәнсең, улым!” – диде.
Өченче улы
Гали әтисенә карап әйтте:
-Алманың яртысын
ашадым…
Әтисе әйтте:
-Яртысын
нишләттең?
Гали куркып
кызарып әйтте:
-Күршебезнең улы
Вәли авырып ята. Барып, яртысын аңа бирдем. Бик куанды, дога кылды.
-Бәрәкалла, углым!
Син бигрәк тә яхшы иткәнсең! – дип, әтисе Галинең битеннән, күзләреннән үпте.
1. Әти
кешенең һәм аның улларының яхшылыгы турында әйтегез. Ни өчен Галине әтисе
аеруча мактый?
2. Сезнең
кемнәргә дә нинди яхшылыклар эшләгәнегез бар?
13 слайд.
Мин сезгә Серле урындык алып
килдем. Ни өчен серле соң ул? Бу урындыкка утырган һәр кеше бары тик үзенең
эшләячәк изге эшләре турында әйтәчәк. Әйдәгез, берәм-берәм утырабыз. Сез
бүген нинди изге эшләр эшләргә уйлыйсыз, шуларны әйтерсез. (әти-әнигә булышам,
5 ле алам, һ.б)
14 слайд.
Дәресне минем Р.Миңнуллинның “Яхшылык” дигән
шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым килә.
Яшәү безгә авыр булыр иде
Яхшылыктан башка.
Шуңа күрә яхшылыкны эшлик
Без үзебез башта.
Укучылар сезгә бик зур рәхмәт. Зур уңышлар
сезгә!
Видео-җыр тыңлау. “Песня о
доброте”
Эндәш сүзләр
Теманың актуальлелеге.
Заман татар теле һәм әдәбиятын укытуга катгый таләпләр куя: мәктәптә укытылган дистәләгән предметлар янәшәсендә татар телен үзләштерү, туган тел матурлыгын танып-белүне оештыру, балада гомер буена җитәрлек абруйлы мөнәсәбәт, горурлык хисе уяту. Дәрес шәхес күңелен кузгатырлык булырга тиеш. Иҗади фикерләүгә сәләтле, иҗади эшчәнлек оештыруга омтылган укытучы гына укучысын үз фикере, дөрес бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп тәрбияли ала.
“Эндәш сүзләр” темасы татар теле программасы буенча 7 нче сыйныфта үтелә. Сөйләм нинди генә төрдә булмасын, ул һәрвакыт кемгә дә булса мөрәҗәгать ителгән була. Шуңа күрә эндәш сүзләрнең сөйләмдәге роле бик зур.
Эндәш сүзне без күп кулланабыз, әмма аларны җөмлә кисәкләреннән аеруда укучылар кыенсыналар һәм язганда алар янында тиешле тыныш билгеләре куюда хаталар да җибәрәләр.
Ә ягымлы эндәш сүзләрне бик аз кешеләрдән ишетәбез. Дөресен әйтергә кирәк: күңелгә ятышлы эндәш сүзләргә бик саранбыз. Ә якташ шагыйребез Гарифҗан Мөхәммәтшин безгә туган як табигатенең матурлыгын, серлелеген эндәш сүзләр аша бик матур итеп бирә. Әгәр без аның геройлары сыман туган телебездә бер-беребезгә шулай эндәшсәк, сөйләмебез нинди матур булыр иде… Укучыларга туган як табигатенең матурлыгын күрә белергә өйрәтү максатыннан якташ шагыйребез иҗатына мөрәҗәгать итсәм, сөйләмдә эндәш сүзләрне дөрес куллана алсалар, тел байлыгын арттыруга да ярдәм итәр дип уйлыйм.
Дәреснең технологик картасы
Дәреснең темасы: Эндәш сүзләр. 7 нче сыйныф.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
- шәхескә кагылышлы: сөйләгән иптәшеңә хөрмәт, игътибарлылык, сөйләмгә карата җаваплылык;
- метапредмет: белемнәрне структуралаштыру, иптәшеңне тыңлый белү, әңгәмәдә катнаша белү;
- предмет буенча: эндәш сүзләр һәм алар янында нинди тыныш билгеләре куелуын өйрәнү;
Яңа төшенчәләр: эндәш сүз, риторик сорау, риторик эндәш.
|
Дәреснең этаплары |
Укытучы эшчәнлеге |
Укучы эшчәнлеге |
Планлаштырылган нәтиҗәләр |
||
|
Предмет буенча |
Метапредмет |
Шәхескә кагылышлы |
|||
|
Оештыру Мотивлаштыру |
Сыйныфны сәламли, уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра. Дәресне якташ шагыйребез Г.Мөхәммәтшинның шигыре белән башлап җибәрә. Шигырь темасын билгеләтә. Районда туып үскән әдәбият, сәнгать әһелләреннән кемнәрне белүләрен ачыклый. |
Укытучыны сәламлиләр. Шигырь темасын билгелиләр. Районда туып үскән әдәбият, сәнгать әһелләреннән кемнәрне белүләрен әйтәләр. |
КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү; Р: эш урынын дәрескә әзерләү. |
Сыйныфташ -ларны хөрмәт итү. үзмаксат кую |
|
|
Танып-белүгә мотивлаштыру Проблемалы ситуция тудыру |
Г. Мөхәммәтшин- ның ”Киселгән агач төбе янында уйлану” шигырен сәнгатьле укып, нинди сүзләрнең калын хәрефләр белән бирелүен ачыкларга куша, нәтиҗә ясата. Дәреснең темасын, максатын формаштырырга тәкъдим итә. Бүген нәрсә турында сөйләшербез? |
Сорауларга җавап бирәләр. Дәреснең темасын, максатын билгелиләр, фараз кылалар. Шигырьдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең эндәш сүзләр булуын аңлаталар, эндәш сүзләрнең җөмләнең төрле урынында килә алуы турында нәтиҗә ясыйлар. |
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу ТБУУГ: төшенчәләрне аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру |
Үзбәя бирү |
|
|
Танып-белүне оештыру Яңа теманы өйрәнү |
“Әй каеннар, сердәшләрем” шигырен күчереп язарга, эндәш сүзләрне табып, аларның җөмләдәге урынын, алар янында нинди тыныш билгеләре куелуын билгеләтә. |
Укучылар биремне укыйлар, күнегүдәге эндәш сүзләрне табалар, җөмләнең кайсы урынында килүен ачыклыйлар, алар янында нинди тыныш билгеләре куелуын билгелиләр. |
эндәш сүз билгеләрен аерып күрсәтә белү |
ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу |
Үзбәя бирү |
|
Ял минуты |
|||||
|
Яңа белемнәрне беренчел ныгыту |
1. Дәреслектәге кагыйдә (117-118б.) белән таныштыра. 2. “Каеннар җыры” текстын сәнгатьле укыта, эндәш сүзләр кергән җөмләләрдә тыныш билгеләренең куелышын аңлаттырга. |
1.Дәреслектәге кагыйдә белән танышалар. 2. Текстны сәнгатьле укыйлар, эндәш сүзләр кергән җөмләләрдә тыныш билгеләренең куелышын аңлаталар. |
эндәш сүз, аңа хас билгеләрне аерып күрсәтә белү, сөйләмдә эндәш сүзләрне дөрес куллану |
ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу |
КУУГ: фикер алышуда катнашу |
|
Мөстәкыйль эш |
Мөстәкыйль эшне оештыра: карточкада бирелгән шигырь юлларын сәнгатьле итеп укып, таблица тутырта. Эндәш сүзләр янына нинди тыныш билгеләре куелуын билгеләтә. |
Мөстәкыйль эшне дәфтәрләрдә язмача башкаралар; үрнәк белән (слайдта) чагыштырып, бер-берсенең эшләрен тикшерәләр, хаталарны төзәтәләр. |
эндәш сүз, аңа хас билгеләрне аерып күрсәтә белү |
РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү |
КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү |
|
Яңа белемнәрне ныгыту |
Гаиләдә туганнар арасында кулланыла торганнар матур эндәшү сүзләрен искә төшерә. Кеше исеменә кушып, якын итеп эндәшә торганнарын искә төшерәләр(туганым, ахирәт, адаш, кордаш, дустым…). Кечкенә йөрәк рәсемнәренә гаиләдә әти-әниләренә, туганнарына әйтә торган иң матур сүзләрне яздырта. |
Гаиләдә туганнар арасында кулланыла торганнар матур эндәшү сүзләрен искә төшерәләр. Кеше исеменә кушып, якын итеп эндәшә торганнарын искә төшерәләр. Кечкенә йөрәк рәсемнәренә гаиләдә әти-әниләренә, туганнарына әйтә торган иң матур сүзләрне язалар. |
ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
Парларда эшли белү; |
|
|
Рефлексия (дәреснең нәтиҗәләре) |
Эндәш сүзләрнең моделен төзетә. Төркемнәрдә эшләтә, һәр төркемнән 1 укучыга үз моделен яклата. Дәрестә алган яңа белемнәрне билгеләтә. — Бүген нинди яңалык белдегез һәм тагын нәрсә турында күбрәк беләсегез килә? Укучыларның дәрестәге эшчәнлекләрен үзләренә бәяләтә. (Кемнәр мин барысын да аңладым, беләм, ди – ак чәчәкләрне сайлар , кем аңладым, ләкин кагыйдәләрне тагын кабатларга кирәк. ди — кызылларын, кем миңа бу тема авыррак булды, ди — сарыларын сайлар). (Укучылар өстәлдәге вазалардан үзләрен бәяләргә тиешле төстәге чәчәкләрне алалар. Нәтиҗә ясала, билгеләр куела). Дәрескә нәтиҗә ясый һәм укучыларның эшчәнлеген бәяли, өй эше (сайлау буенча) биремнәрен аңлата: 1.Эндәш сүзләр кулланып, “Без – табигать дуслары» дигән темага хикәя (шигырь) язарга. 2.“Туган як табигатен саклыйк!” дигән темага, эндәш сүзләр кертеп, 5 җөмлә язарга. |
Тема буенча белемнәре белән уртаклашалар. Төркемнәрдә эшлиләр, һәр төркемнән 1 укучы үз моделен яклый Үзләренең эшчәнлекләренә бәя бирәләр, максатка ирешү дәрәҗәсен билгелиләр. Өй эше биременең аңлашылмаган өлешен ачыклыйлар, сайлап алалар. |
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү |
ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү; ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү |
Йомгаклау.
Эндәш сүзләр сөйләм төбәлгән зат яки предметларны белдерәләр. Риторик эндәш һәм сорау – сөйләмдә әһәмиятле мәгънәви позицияне билгеләү, тыңлаучының фикерен үзең теләгәнчә формалаштыру өчен кулланыла торган фигуралар. Укучыларыбыз үз сөйләмнәрендә аларны урынлы куллансалар, аларның фикере кешеләргә шулкадәр җиңелрәк һәм күркәмрәк булып ирешер.
Кулланылган әдәбият.
Н.В. Максимов, Г.Ә.Нәбиуллина. Татар теле, 7 нче сыйныф,Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014.
Г. Мөхәммәтшин. «Килегез, дусларым» (1985)
Г. Мөхәммәтшин. «Уеннан уймак» (1987).
Г. Мөхәммәтшин. «Гомерлек язым» (1995).
Г. Мөхәммәтшин. «Серләвек» (1998).
Г. Мөхәммәтшин. «Керим әле урманнарга» (2001).
Г. Мөхәммәтшин. «Бәхет» (2001).
Кушымта.
Җиргә кабат язлар килде,
Былбыллар кайтыр инде.
Үз телендә туган җиргә
Саумы, дип әйтер инде.
Кайтыр да, куанычыннан
Күкләргә ашар инде.
Сагындым, туган җирем, дип
Җыр белән дәшәр инде.
Гарифҗан Мөхәммәтшин.
Киселгән агач төбе янында уйлану
Агач төбе. Кемдер кискән агачын,
Утыр,дустым, килсә бер ял итеп аласың.
Ник сагайдың, күңелем, тик торганда?
Аптырама, агач күп ул урманда!
Кемдер кисеп алып киткән агачны —
Агачларның да була үз палачы.
Ник кискән, дисенме, белмим һич менә!
Утын итеп яккан микән пиченә?
Палачларның ни уйлавын кем белгән?
Агачка бит барыбер инде, ул үлгән!
Таңда инде яфраклары шауламас,
Җәен яңгыр, кышын җылы дауламас.
Сандугач та кунмас инде үзенә,
Коймас сары яфракларын көзендә…
Аптырама, дускай, үлем күп ул тормышта…
Төп өстендә чәбәләнә кырмыска.
Туктап-туктап уйга кала, кара син,
Кычкыра күк: күрегез бер чарасын!
Алыгыз, кешеләр, балтаны палач кулыннан,
Коткарыгыз киләчәкне үлемнән!
Коткарыгыз яшәешне үлемнән!
Нинди сүзләр калын хәрефләр белән язылган?
Дустым, күңелем, дускай, кешеләр. Автор аларга эндәшә.
Бу сүзләрне без ничек атарбыз?
Эндәш сүзләр.
Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр?
Эндәш сүзләр.
Әйдәгез, дәресебезнең максатын да билгелик. Нәрсәләр эшләрбез?
Эндәш сүзләр турында өйрәнү, алар янында нинди тыныш билгеләре куелуын ачыклау.
Шигырьне күчереп язарга, эндәш сүзләрне табарга, астына сызарга.
Әй каеннар, сердәшләрем,
Дусларым, танышларым,
Күңел җылымның күпмесен
Мин сезгә багышладым!
2.«Саумы, таныш кырларым!»-
Кыр яңгыратып кычкырдым.
Күргәч дулкынланып торган
Уҗымнарның кучкылын.
Әй тамчылар, тамчылар,
Сез, мөгаен, таңчылар.
Эндәш сүзләр җөмләнең кайсы урыннарында килгән?
Эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куелган?
Нәтиҗә ясыйбыз: эндәш сүзләр җөмләнең башында, уртасында һәм ахырында килә . Алар янында янында өтерләр, ә көчле тойгы белән әйтелгәндә өндәү куела.
Укучылар, автор бу шигырьдә нәрсәләргә эндәшә?
Каеннарга, кырларга, тамчыларга.
Алар безгә җавап бирә аламы?
Мондый сүзләр сынландыру, риторик эндәш, риторик сорау була. Аларга җавап таләп ителми.
IV. Ныгыту.
Карточкада бирелгән шигырь юлларын сәнгатьле итеп укырга һәм таблица тутырырга кирәк. Эндәш сүзләр янына нинди тыныш билгеләре куелуын аңлатырга.
Әле дә син бар туган ягым
Моңлы аһәңең белән.
Мин бәхетле синдә туып,
Синдә яшәвем белән.
Җырлыйк әйдә арышларым
Җыр сораган чагы күңелемнең.
Җырлыйк әйдә тургайларым
Җыр сораган чагы күңелемнең.
Чикерткәләр сезгә кушылып
Чалгымны яныйм әле.
|
Эндәш сүзләр |
Җыйнак эндәш сүз |
Җәенке эндәш сүз |
Нинди сүз төркеме белән белдерелгән |
Җөмлә башында килгән |
Җөмлә уртасында килгән |
Җөмлә ахырында килгән |
|
1. |
||||||
|
2. |
||||||
|
3. |
||||||
|
4. |
(Укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр, экрандагы дөрес җавап белән чагыштырып бәялиләр)
3 нче күнегү. Текстны сәнгатьле укырга. Эндәш сүзләр кергән җөмләләрне табарга, тыныш билгеләрен аңлатырга.
КАЕННАР ҖЫРЫ
1)Ул көнне әти мине йокыдан бик иртә уятты. 2) «Әйдә, улым, икәү бергә каеннарның яфрак ярганын тыңлап кайтыйк әле!» — диде ул.
3) Иртәнге татлы йокыдан айнып бетмәгән килеш мин башта игътибар итмәгән «Каеннарның яфрак ярганын тыңлап кайтыйк әле» дигән сүзләр бераздан миңа бик тә сәер тоелды — ничек инде каеннарның яфрак ярганын тыңларга мөмкин?
4) Сорау биреп йөдәтмәдем, вакыты җиткәч, әти үзе аңлатыр әле, дидем.
5)Сирәк була торган җылы, парлы май иртәсе. 6)Язгы назлы кояшның җылысы күлмәк аша да үтеп тәнгә рәхәтлек бирә. Без әти белән каеннар арасына узабыз.
7)— Тыңла, улым, — ди әти, — каеннар менә шушындый назлы көнне җырлый-җырлый, ярыша-ярыша яфрак яралар. 8)Аларның бүген иң бәхетле көне…
9)Мин әтидән аерылып эчкәрәк узам, туктап калам. 10)Тып-тын каенлык эченә күктән ниндидер зыңлау тавышы иңә. 11)Аңа дистәләгән кошларның ярышып сайравы өстәлә. 12)Шуларга серле черкелдәү, пышылдау, йомшак кына үзара сөйләшкән кебек авазлар кушыла. 13)Чатнап ачылган бөре кабырчыклары кыштырдап җиргә коела. 14)Болар бөтенесе бергәләп тантаналы бер моңга, музыкага әверелә. 15)Бераздан мин аларда таныш аһәңнәр, таныш ритмнар тоеп алам, сихерле моң дөньясына чумам, онытылам. 16)Каеннар җырлый… 17) Каеннарның бүген иң бәхетле көне!
18) Әти басып калган якка борылам — аның йөзендә шатлыклы елмаю.
19) Сизгән ул минем каеннар җырын аңлаганымны, ул канәгать.
20)— Әти, тагын барырбыз әле каеннарның яфрак ярганын тыңларга, — дидем мин әтигә борылып.
21)— Юк инде, улым, андый могҗиза бер генә көн була, гел кабатланмый. 22)Менә быелгы кебек матур яз килсә, киләсе елга барырбыз. Насыйп булса, — диде ул.
Текст өстендә эш.
— Өзектә автор нәрсә турында әйтергә тели?
— Ни өчен әти кешенең йөзендә шатлыклы елмаю чагыла?
Г.Мөхәммәтшин сүзләренә язылган “Керим әле урманнарга” җырын тыңлау.
-Татар телендә бик матур эндәшү сүзләре бар. Гаиләдә туганнар арасында кулланыла торганнар: абый, дәү абый, дәү әни, әби, әбием,кечкенә абый, нәни абый, апа һ.б.
Кеше исеменә кушып, якын итеп эндәшә торганнары: туганым, ахирәт, адаш, кордаш, дустым, иптәш, чәчәгем, апаем, җаным, әфәнде, ага яки агай, якташ, күгәрченем, балам, энем, акыллым, үскәнем, матурым һ.б.
— Укучылар, менә шушы кечкенә йөрәкләргә гаиләләрегездә әти-әниләрегезгә, туганнарыгызга әйтә торган иң матур сүзләрне языгыз әле.
— Чын йөрәктән әйтелгән матур сүзләр һәркемнең күңеленә үтеп керә. Сез дә гел шулай туганнарыгызга, дусларыгызга матур сүзләр генә әйтегез.
xn--j1ahfl.xn--p1ai
Тылсымлы сузлэр. Класс сагате.
Тема: Тәмле сүзләр.
Максат: укучыларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, аларны кешеләр белән “тәмле” сүзләр әйтеп аралашу кагыйдәләренә өйрәтү; әйләнә-тирәдәге кешеләр белән ихтирамлы, ягымлы, әдәпле итеп сөйләшергә күнектерү.
Класс сәгатенең барышы:
-Кадерле балалар! Класс сәгатебезне башлыйбыз. Мин сезне бүген тылсымлы, серле бер дөньяга алып барырга телим. Ә нинди дөньяга барганыбызны белер өчен, табышмакның җавабын табырга кирәк булыр.
Аның агы да була, карасы да, ул тәмле дә,ачы да була,аның авыры да була, җиңеле дә, салкыны да, җылысы да, озыны да, кыскасы да, төплесе дә, төпсезе дә, яхшысы да, яманы да, акыллысы да, тозсызы да. Ул сөйдерә дә, биздерә дә, елата да, көлдерә дә, ул кешене үтерә дә, ул кешене терелтә дә. Ул нәрсә була? (СҮЗ)
— Әйе, дөрес. Табышмакның җавабы – сүз. Димәк, без бүген сезнең белән сүзләр дөньясында, “тәмле”, “тылсымлы” сүзләр дөньясында кунакта. Ничек аңлыйсыз моны? (Укучыларның җаваплары тыңлана)
— Әйе, тәмле әйбер ашагач,авызга рәхәт була. Тәмле сүз ишеткәч, күңелгә рәхәт була. Ашый торгач, тәмле әйбер бетә, ә тамак туя. Ә тәмле сүзне? Күпме генә тыңласаң да, күпме генә кабатласаң да, тәмле сүзнең кадере китми, ул күңелдә кала, җанга яктылык, җылылык өсти.
— Ә “тәмсез”, тупас, ямьсез сүзләрне ишеткәч, ничек була? ( Күңел өши, тормышның яме бетә, караңгы булып китә).
— Безнең татар телебез – бик матур, ягымлы тел. Ул“тәмле”,“шифалы”, “тылсымлы” сүзләргә бик бай. Бүген без шундый сүзләр турында сөйләшәчәкбез.
1 укучы. Яхшы сүз — җан азыгы,
Яман сүз – баш казыгы.
Яман сүздән бик тиз китә
Бу тормышның кызыгы.
2 укучы. Яхшы сүздән канатланып,
Очар кебек буласың.
Игелеккә җавап итеп,
Изге гамәл кыласың.
3 укучы. Җылы сүз сиңа җан кертә,
Дәртләндерә, тергезә.
Яман сүз белән ялган сүз
Рухларыңны җимерә.
4 укучы. Саксыз әйтелгән төртмә сүз
Калдыра хәтереңне.
Яла сүз тагы да хәтәр,
Телгәли бәгыреңне.
5 укучы. Тупас сүзләр, нахак сүзләр
Күңелләрне рәнҗетә.
Бер-береңә тәмле телле
Булуга нәрсә җитә?
“Тылсымлы сүзләр”җыры башкарыла (Йолдыз сүзләре)
— Ә нинди тылсымлы сүзләр беләбез соң без?
— Исәнмесез, сау булыгыз, хәерле көн, хәерле кич, хәерле иртә, гафу итегез, зинһар, рәхмәт, хушыгыз, тыныч йокы һ.б.
— Ә хәзер, укучылар, тылсымлы сүзләр турында тагын да шигырьләр тыңлыйк.
Рәхмәтләр хакында.
Җиргә төшкәч -Рәхмәтемә
Бияләе, Рәхмәт өчен
Гафур алып Рәхмәт инде!
Биргән иде, Малай аңа
Динә аңа: Башын иде:
-Рәхмәт,- диде. –Рәхмәтемә
Малайның да Рәхмәт өчен
Җылы сүзгә Рәхмәтеңә
Кәеф килде. Рәхмәт,- диде.
Елмайды да: Динә көлде
-Рәхмәтеңә Бик күңелле
Рәхмәт!-диде. Рәхәт иде.
Кыз җавапсыз …Җиргә төшкән
Калсын диме? Бияләйгә
Җавап бирде: Рәхмәт инде.
(Ш.Галиев.)
Тәмле телле Әнисә.
Тәмле телле бул, балам, дип
Әйтеп тора әнисе.
Әнисенең һәрбер сүзен
Тыңлый безнең Әнисә.
Шуңа күрә кесәләрен
Тәм- том белән тутыра.
Тәмле телле булам, диеп,
Кәнфит ашап утыра…
(Г.Гыйльманов.)
Телне тешләдем.
Урысча кушып сөйләшсәң,
Белем нык арта икән.
Нигә соң телне тешләдем?
Ай- һай авырта икән…
Беләм: татар телен бозып,
Бик начар эш эшләдем.
Еламадым, түздем, мин бит
Туган телне тешләдем.
(Г.Гыйльманов.)
Тел дәресе.
Татар теле дәресендә
Безнең Вәли әллә нишли.
Озын телен чыгара да
Әллә үрти, әллә кешни…
Апа тирги:
Әллә, ди, ул,
Әниеңә белдерәсе?
Вәли әйтә:- Тиргәмәгез,
Бездә бүген тел дәресе!
(Г.Гыйльманов.)
Рәхмәтләр хакында.
Кемгә яхшылык эшләгән,
Ярдәм иткән нихәтле-
Сәлимнең барсы санаулы,
Бөтенесе исәпле:
-Ике әби, бер бабайга
Трамвайда урын бирдем.
Ике әби һәм бер бабай
Һәркайсы “рәхмәт!”- диде.
Авылдан килгән өч апа
Адрес белмәгәч рәтләп,
Әйтеп бирдем. Менә сиңа
Булды янә өч рәхмәт!
Урам аркылы чыгардым
Тагын ике әбине,
Ике әби икесе дә
Ике кат “рәхмәт!”- диде.
— Тырышкансың, рәхмәт,- дидем…
Сәлимгә ярап куйды:
— Тагын бер рәхмәт булды,- дип
Шунда ук санап куйды.
(Ш.Галиев.)
Авылдашың, дусың, танышыңны
“Исәнмесез!” диеп каршыла.
Шушы сүздән кәеф күтәрелә,
Шушы сүздән ният яхшыра.
“Исәнмесез!” диеп сәламлә син,
Түбәнәйтмәс сине илтифат.
Шушы сүздә- йөзләр яктыруы,
Шушы сүздә- ният яхшыруы,
Шушы сүздә җанга мең шифа!
(Нәҗибә Сафина)
Мин иртә белән мәктәпкә киләм,
Иптәшләремнең хәлләрен беләм.
— Исәнме, Мәрьям! Исәнме, Галләм!
— Сезгә, дусларым, иртәнге сәлам!
— Исәнме, Азат! Саумы, Салават!
— Авырмыйсызмы? Хәят һәм Булат?
— Сәлам, Мәликә! Исәнме, Иркә!
— Хәерле иртә! Хәерле иртә!
— Ә хәзер, укучылар, мин сезгә каурыйлар турында бер риваять сөйлим.
-Борын-борын заманда бер егет яшәгән. Ул бик тупас, ямьсез сүзләр белән сөйләшә торган булган. Беркөнне ул бу сүзләрне әйтүдән үзе дә туйган һәм акыл иясенә барган. “Мин кешеләргә бик күп авыр сүзләр әйттем, гөнаһымны ничек бетерергә?- дип сораган. Акыл иясе аңа каз каурыйлары биргән һәм аларны шәһәрдәге һәр өйнең ишек төбенә куеп чыгарга кушкан. “Аннан кире җыеп алырсың”,- дигән.
— Укучылар, ничек уйлыйсыз, егет каурыйларны җыеп алалганмы? Ни өчен?
( Юк, чөнки каурыйлар җилдә тиз таралып беткәннәр. Телебездән чыккан сүзләр дә бик тиз таралып бетәләр, башкалар күңеленә бик тиз үтеп керәләр. Авыр сүзне кире кайтарып булмый.)
Бер авыр сүз-
Хаксыз әйтелгән сүз
Кургаш булып килде кай яктан?
Бер авыр сүз,
Бер авыр сүз,
Бер авыр сүз
Екты аяктан.
Уйламыйча дустым бер сүз әйтте,
Йөрәгемә ул сүз кадалды.
Үзе берни белми китеп барды…
Ә сүз калды…
Ул сүз калды минем йөрәгемдә,
Аннан авыр яра юк сыман.
Җәясеннән ялгыш атылып киткән
Һәм дусына тигән ук сыман.
— Әйе, һәр сүзне уйлап, үлчәп әйтергә кирәк. “Сүз авызда чакта, аңа син хуҗа, авыздан чыккач, сүз хуҗа.” Сүз турында сез тагын нинди мәкальләр беләсез, укучылар?
- Җылы сүз җанны эретә.
- Яхшы сүз- җан азыгы,
Яман сүз- баш казыгы.
- Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә.
- Әйткән сүз- аткан ук.
- Яхшы сүз- чәчәк,
Яман сүз- чәнечке.
- Явыз кешенең ялган сүзе уттай каты пешерә, кешеләрне үтерә.
- Яхшы сүз әйтсәң, елан өеннән чыга, яман сүз әйтсәң, кылыч кыныннан чыга.
- Яхшы сүз алтыннан кыйммәт.
- Яхшы сүздән таш та йомшара.
- Авыздан чыккан сүз йөрәккә үтеп керә.
( Берничә күренеш күрсәтелә һәм анализлана)
“Энәле тел”, “Колмак белән Шалкан”.
— Класс сәгатебез ахырына да җитеп килә. Менә түбәндәге очракларда нинди “тәмле” сүзләр кулланырсыз икән?
* Әниең ерак юлга чыгарга тора.
— Юлларың хәерле булсын!
— Хәерле юл!
— Исән-сау йөреп кайт!
* Укытучың белән очраштың.
— Исәнмесез!
* Йокларга ятканда.
— Тыныч йокы!
— Тәмле йокы!
* Иптәшең туган көнеңә китап бүләк итте.
— Рәхмәт!
* Математикадан мәсьәләңне эшли алмыйсың, иптәшеңә ничек мөрәҗәгать итәсең?
— Зинһар!
* Әниегез сезне мәктәпкә нинди сүз белән озата?
— Әйбәт укы! Сәламәт бул! Матур йөре!
* Ялгыш берәрсенә килеп бәрелдегез.
— Гафу итегез!
* Сәламлибез бер- беребезне
Бер тылсымлы сүз белән:
Дүрт иҗектән тора ул
Языла бер сүз белән. ( Исәнмесез!)
* Сүзләр була бик күп төрле-
Тылсымлысы бик сирәк.
Ашап торгач, тамак туйгач,
Нәрсә әйтергә кирәк? ( Рәхмәт!)
— Укучылар, шуның белән бүгенге “тәмле” сүзләр дөньсындагы сәяхәтебез тәмам. Бүген ишеткән шифалы сүзләр күңелләрегездә озак саклансын. Ул сүзләрне башкаларга ешрак әйтергә тырышыгыз. Һәрберегез әти-әни, әби-бабай, туганнарыгызны, янәшәгездәге кешеләрне тәмле телегез, изге гамәлләрегез, яхшы укуыгыз, кайгыртучан карашыгыз белән кадерләгез!
1 укучы. Әйт кенә тәмле сүз-
Иркәләр күпме күз.
Әйт кенә яхшы сүз-
Һәркемдә көләч йөз.
2 укучы. Яхшы сүзне җаның тели синең,
Начарлыктан күңел көрсенә.
Ә син үзең андый яхшы сүзне
Әйтәсеңме башка кешегә?
3 укучы. Тылсымлы сүз, тәмле сүз,
Шундый җылы сүз икән.
Һәр күңелне эретерлек
Һәр кемгә дә үз икән.
4 укучы. Тылсымлы сүз белән кирәк
Матурлап эндәшергә.
Җае килсә, ихлас итеп,
Ягымлы сөйләшергә.
5 укучы. Берәү әйтә танышына:
“Туган, хәерле иртә!”
Җылы сүздән туган шатлык
Көне буена җитә.
infourok.ru
Өченче бүлек. Җөмлә төрләре Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре
Әйтү
максаты ягыннан җөмләләрне хикәя,
сорау, боеру җөмләләргә
бүләләр.
Чынбарлыкта
булган вакыйгалар, күренешләр, берәр
эш яки хәл турында хәбәр итә торган
җөмлә хикәя
җөмлә
дип атала. Ул чагыштырмача тыныч, салмак
тавыш белән әйтелә. Гадәттә, мондый
җөмлә хәбәр белән тәмамлана.
Мәсәлән: Җыр
тавышы бөтен бинаны яңгырата иде. (Г.
Бәширов) Кеше бар чакта да ирекле булып
бетә алмый. (А. Гыйләҗев)
Нинди
дә булса сорауны белдергән җөмлә сорау
җөмлә дип
атала.
Сорау я тыңлаучыга, я сөйләүченең үзенә
бирелә. Сорауны белдергән сүзгә басым
ясап әйтелә. Сорау җөмлә ахырына сорау
билгесе куела.
Сорау
җөмлә һәрвакыт сорау интонациясе белән
әйтелә һәм сорау алмашлыклары, -мы,
-ме
сорау кисәкчәләре ярдәмендә белдерелә.
Мәсәлән: Туган
өйгә озакладың, Кайларда йөрдең, балам?
(Р. Әхмәтҗанов).Ни
өчен һәр халык үзенең тарихын белергә
тырыша икән? (М.
Юныс). Кайвакыт
сорау интонациясе үзе генә дә сорауны
белдерә. Мәсәлән: Ләйсәнә,
әгәр берәрсе күрсә?
(К.Кәримов)
Боеру
җөмләнең үзенә генә хас интонациясе
була. Ул боеру тавышы белән югарырак
тонда әйтелә. Башка төр җөмләләрдәге
кебек үк, логик басым төшкән сүз тагын
да югарырак тон ала. Боеру җөмләдә әйдә,
әйдәгез, әйдәле, әле
кебек күрсәткечләр дә булырга мөмкин.
Алар боеруның төрле төсмерләрен
белдерәләр. Гадәти итеп кенә әйтелгән
боеру җөмләдән соң нокта куела.
Ихтыярны
хис белән белдергән боеру җөмләләр
ахырында өндәү билгесе куела. Мәсәлән,
Яле,
яле, сөйләп җибәр әле. (М. Мәһдиев).
Көчле
тойгы белән әйтелә торган җөмләләрне
тойгылы
җөмләләр
дип атыйлар. Аларда төрле тойгыларны:
шатлану, соклану, курку, шикләнү, ис
китү, үкенү, теләк, ниятләү, икеләнү һ.б.
Белдереләләр һәм күтәренке тавыш белән
әйтеләләр. Гадәттә, аның ахырында өндәү
билгесе куела. Мәсәлән: Күкчәтаудан
Сәлимә белән Әхияр кайткан! – дигән
хәбәр бөтен авылга сәгате, минуты белән
тарала. (М. Мәһдиев).
Тойгылы
җөмләдә көчле тойгы интонациясе,
эмоциональ бизәк өсти торган сүзләр
(нинди,
кайсы, соң, бит кебек сүзләр һәм ымлыклар),
кабатлаулар, инверсия зур роль уйный.
Сөйләүченең
ихтыярын, эшләргә кушуын, боеруын,
өндәвен, үтенүен, чакыруын, киңәшен
белдергән җөмлә боеру
җөмлә
дип атала. Аның хәбәре күпчелек очракта
боерык фигыль белән белдерелә.
Исегездә
тотыгыз!
Төрле тойгылар кушылып әйтелгәндә,
хикәя, сорау, боеру җөмләләр тойгылы
хикәя, сорау, боеру җөмләләргә
әйләнә. Мәсәлән: Карасана,
нинди гөлчәчәкләр! Мин кичә аларны ничек
күрмәдем икән соң?
(Д. Аппакова). Сөйләшеп кара әле син аның
белән! (С.Әдһәмова)
107.
Әйтү
максаты буенча җөмләләрне төркемләгез.
|
Хикәя |
Сорау |
Боеру |
Тойгылы |
-
Туган
җирең чүл булса да,
Күңелдә
ул гөл генә. (Р. Фәйзуллин)
-
Сезнең
таудан йөгереп төшкәнегез бармы?
(Х.Вахит) -
Бире
килегез, бире! (А. Әхмәт) -
Бу
көнне мин озак хәтерләрмен. (Г.Рәхим) -
Дөньяда
иң кирәк,
Иң
кирәктән ни кирәк? (Табышмак)
-
Халык
матур уйлаган, авылына, җиренә-суына
матур исемнәр бирә белгән. (Ә.Еники) -
Азык
эзләргә таралыгыз! (С.Әдһәмова) -
Авылда
гадәттә булмаган җанлылык сизелә. (Ф.
Акбулатова). -
Тырнак
очы кадәр дә вөҗданың калмаган синең!
(Р. Төхвәтуллин). -
Бәләкәй
бу урамга
безнең
зур мәхәббәт
ничек
сыйган? (Р. Фәйзуллин)
-
Кыш
үзенең салкыннары, бураннары белән
үтеп тә китте. Аңа алмашка дәртле яз
килде. Бөтен җир яшеллеккә чумды.
(Г.Бәширов)
108.
Боеру җөмләләрне укыгыз, хәбәре ничек
белдерелүен аңлатыгыз. Боеруның нинди
төсмерләре белдерелүен әйтегез.
-
Гөлләреңә
кунган сандугачлар -
Иртән
сине сайрап уятсын! (Р.Әхмәтҗан). -
Туктагыз,
зинһар, бүлдермәгез. (Г. Толымбай). -
Аңа
каршы көрәштә, әфәндем, булышырга кирәк.
(Г. Толымбай). -
— Сөйләмә
дә инде. (Г. Толымбай). -
Әйдә,
тизрәк чабыйк. Көтү тиз керсен иде дә,
сыерларны тиз табып кайтсак иде (Г.
Исхакый) -
— Бар,
әниеңә кертеп бир. (А. Гыйләҗев)
— Әй,
малай! Монда
кил әле!
(А. Гыйләҗев).
Яле, энекәш, карап карыйк
алай булгач. (А. Расих) -
Минем
ак башлы тананы югары очка җибәрмәгез
әле… (Г. Исхакый)
109.
Сорау
җөмләләрне укыгыз. Сорауны белдергән
чараларга карап, җөмләләрне төркемләгез.
|
Сорауны |
Сорау |
Сорау |
1.
Кем шулай аны мәгънәсез уен-тамашага
чакыртып кайтарды икән? (Н.Гыйматдинова)
2.
Бу нинди хикмәт тагы? (А. Расих)
3.
И моңлы бала! Үзең асыл булсаң да, нишләп
сагышлы, әрнешле соң синең язмыш?… (С.
Хафизов)
4.
— Хөсәен абзый, чәй салыйммы? (Г.
Гобәйдуллин)
5.
Габдуллаҗан. Кайда, буласызмы инде?
Кирәк-яракның барысы да булдымы инде?
(К. Тинчурин)
6.
Гаеп нәрсәдә соң? (А. Расих)
7.
Нәфисәнең күңеле синдә бар идеме соң,
дисезме? (Г. Толымбай).
8.
Нигә бирелеп китмәскә? (Г. Толымбай).
9.
Белмисең?
(Т. Гыйззәт)
10.
Мактама, дисеңме, Сибгать дус?
(Г. Толымбай).
110.
Тойгылы хикәя, тойгылы сорау, тойгылы
боеру җөмләләрне аерып күрсәтегез.
1.
Ана йөрәген җәрәхәтләгән баладан да
шәфкатьсезрәк тереклек иясе бар микән
дөнья йөзендә?! (Р. Кәрами)
2.
Тәмле дә була соң ул тау буенда пешкән
бәрәңге! (Г. Ахунов)
3.Сабан
туйлары буласын белгәнмени, ай-һай матур
иде бу җәйге иртә! (Җ. Тәрҗеманов)
4.
Әйтәсе дә юк, табигатьнең иң саф, иң
садә, иң ямьле чагы!… (Ә. Еники)
5.Ә
тугайдагы концертны онытырга мөмкинме
соң! (С. Хафизов)
6.
— Кара әле, ничаклы тәрәзәләр! — ди ул.
(А. Гыйләҗев)
7.
Туган илеңне, туган телеңне, туган
җиреңне тартып алудан да зуррак җәза
юктыр инде ул! (Р. Вәлиев)
8.
Газиз баласы читлектә булганда, нинди
генә кош үзен ирекле итеп тояр икән?!
(Р. Кәрами)
9.
Туган авыл җимешләре тәнеңә шифа булсын!
(Җ. Дәрзаман)
10.
Тырнак очы кадәр дә вөҗданың калмаган
синең! (Р. Төхфәтуллин)
11.
Менә нинди көчле ул ана мәхәббәте! (Г.
Бәширов)
12.
Язмыш кешеләрне кайсы гына нокталарда
кисештермәгән! (Р. Низамиев)
13.
Туган җирне онытып булмый, аны сагынып
кына була! (Г. Гыйльманов)
14.
Әй, килә соң тапкыр сүзләр бәхәс тынгач!
(Р. Фәйзуллин)
15.Әйтерсең,
бу һич йомылмас яшьле-моңсу күз аның
шәрәләнеп калган бердәнбер күңел
көзгесе… (Ә. Еники)
16.
Сагындым, бик сагындым сине , туган ил!
(Г. Кутуй)
17.
Суга кермичә йөзәргә өйрәнеп булмый
инде ул?! (А.Әхмәт)
18.
Ә ничаклы дару үләне, ничаклы агач орлыгы
җыйдык без анда! (С. Әдһәмова).
studfiles.net
Бер составлы һәм ике составлы җөмләләр
Ике
баш кисәге дә – ике оештыручы үзәге дә
булган җөмлә – ике
составлы җөмлә
дип атала.
Сөйләмдә
бер баш кисәк тирәсендә дә хәбәрлекле
мөнәсәбәт оешырга мөмкин. Бу баш кисәк
исем, сыйфат, алмашлык, рәвеш, модаль
cүзләр, фигыльләр була. Оештыручы үзәге
бер генә булган, икенчесен өстәп куеп
булмый торган җөмләләр бер
составлы җөмләләр
дип атала.
Баш
кисәге нинди сүз төркеме белән белдерелүенә
карап, бер составлы җөмләләр түбәндәге
төркемнәргә бүленә:
Баш
кисәге фигыль белән белдерелгән җөмлә
бер
составлы фигыль җөмлә дип
атала. Баш кисәге исем, сыйфат, рәвеш
белән белдерелсә, бер
составлы исем җөмлә
(ягъни номинатив)
дип атала. Баш кисәге бер сүз белән
бирелеп, башка сүзләр өстәп булмый
торган җөмлә сүз
җөмлә
дип атала.
Бер
составлы фигыль җөмләләрдә баш кисәк
төрле фигыль формалары белән белдерелеп
килә. Үтәүчегә бәйле рәвештә
билгеле үтәүчеле, билгесез үтәүчеле,
гомуми үтәүчеле, үтәүчесез фигыль
җөмләләр
була.
Билгеле
үтәүчеле фигыль җөмләләрдә
үтәүче
иялек,
юнәлеш килешендәге сүз, зат күрсәткече,
контекст аша белдерелә. Билгеле үтәүчеле
җөмләнең баш кисәге төрле чаралар
ярдәмендә белдерелә: инфинитив, инфинитив
+ ярдәмлек сүзләр (кирәк/кирәкми,
ярыйярамый, мөмкин /мөмкин түгел,
була/булмый, иде, туры килү, насыйп булу,
язу),
-асы/-әсе
иде, -асы/-әсе кил, -асы/-әсе калган,
-асы/-әсе бар/юк, түгел, бул, -ган/-гән
бар/юк, -у/-ү, -ыш/-еш исем
фигыль, кайтым яки төшем юнәлешендәге
фигыль формалары. Мәсәлән, Табу
өчен нәрсә эзләгәнеңне белергә кирәк!
(Ш.
Галиев)
Билгесез
үтәүчеле җөмләләрдә
үтәүче билгесез. Баш кисәк III зат
күплектәге хикәя һәм шарт фигыль белән
белдерелә. Мәсәлән, Карт
агачны күчереп утыртмыйлар бит ул (В.
Имамов).
Гомуми
үтәүчеле фигыль җөмләләрдә
үтәүче гомумиләштерелә. Баш кисәк II зат
берлек сандагы хикәя яки шарт фигыль
белән, -ганда/-гәндә
формалы сыйфат фигыль, —ып/-еп,
-мыйча/-мичә
һәм -магач/-мәгәч
формалы
хәл фигыльләр +
бул, ярый/ярамый, хәл юк,
-ырлык/-ерлек
түгел, -малы/-мәле түгел
формаларында килә. Мәсәлән,
Үткәннәрне үпкәләтмә, киләчәкне үртәмә
(Ш. Галиев).
Үтәүчесез
фигыль җөмләләрдә
үтәүче бөтенләй булмый, ул турыда искә
дә алынмый. Эш үзеннән-үзе үтәлә кебек
тоела. Баш кисәге табигать күренешләре
һәм эчке сиземләүләрне белдерә торган
фразеологик төзелешле фигыльләр белән
бирелә. Мәсәлән, Эчне
кату алды. Борыны салынган. Таң атты.
Номинатив
җөмләләрдә
баш
кисәге исемнәр,
алмашлыклар, саннар, сыйфатлар һәм
исем
урынындагы башка сүзләр
белән бирелә.
Семантик яктан
номинатив җөмләләр конкрет
предметны, абстракт
төшенчәне,
табигать
күренешен, төрле
обстановкаларны, килеш-килбәтне
тасвирлыйлар, ономастик,
топонимик атамаларны,
затны,
шәхесне, билгенең
яшәвен, тарихи
вакыйгаларны белдерәләр.
Структур
яктан номинатив җөмләләр берничә
төркемгә бүленә: (1) бер баш кисәктән
генә тора; 2) әнә, менә күрсәтү алмашлыклары
+ баш кисәктән килә; 3) аергыч+ баш кисәктән
тора; сыйфат фигыль+ баш кисәктән тора;
4) эндәш сүз яисә аерымланган кисәк + баш
кисәктән тора; 5) әнә, менә сүзләре генә
килә. Мөкәтә
тавы… Коры
үләнлек арасында нәзберек-тыйнак көмешсу
әремнәр яктырып күренә. (М. Галиев)..
Номинатив
җөмләләргә атау җөмләләр, күзаллаулы
баш килешле төзелмәләр, субстантив
бәялүне белдерә торган җөмләләр кертеп
карала.
Башка
сүзләрне ияртеп җәенкеләнә алмый торган
сүзләр белән бирелгән җөмләләр сүз
җөмләләр
дип аталалар. Сүз җөмләләрне җөмләнең
бер генә кисәгенә дә тиңләп булмый,
ягъни аны ия, хәбәр яки кайсы да булса
бер иярчен кисәк дип атау мөмкин түгел.
Алар хәбәрлек сүзләр, модаль сүзләр,
ымлыклар, төрле аваз ияртемнәре белән
биреләләр. Мәсәлән, Юк-юк…
Гөлләргә су сибәргә кирәк дип әйтүем
генә (Г. Гыйльманов). Елыйсы иде бер
үксеп-үксеп. Ярамый. (Г. Гыйльманов).
115.
Җөмләләрнең
баш кисәкләрен билгеләгез. Бер составлы
һәм ике составлы җөмләләрне аерып
языгыз.
|
Бер |
Ике |
1.
Кызларның берсе Әнисәнең кара толымын
сыйпап куйды. (А. Әхмәт)
2.
Яз җиле, кояш җиле! (Г. Сабитов)
3.
Тагын яз килде. Мин кулыма көрәк алдым
да бакчага чыктым. (Р. Гыйззәтуллин)
4.
Исәннәрнең кадерен бел,
Үлгәннәрнең
каберен бел. (Ш. Галиев)
5.
Иртәгә шушы вакытта Әхмәт абзый тагын
су алырга төшәчәк. (М. Мәһдиев)
6.
Күңелле һәм рәхәт булган җирдән качмыйлар.
(Р. Мөхәммәдиев)
7.Очрашулар,
утырышулар,сөйләшүләр күп булды. (Ә.
Еники)
8.
Бушлыкны ничек тутырырга? (Ә.Баян)
9.Безнең
өчен кайгырырга сиңа туры килмәс. (К.
Тинчурин)
10.Бары
тик язучы хезмәте генә шул килеш кала.
(Ф. Яруллин)
11.
Безнең бабай бик юмарт. (Н. Фәттах)
12.
Мин егылмас өчен көймә читенә тотындым.
(С. Сабиров)
116.
Бер
составлы фигыль җөмләләрнең төрләрен
билгеләгез.
1
– билгеле үтәүчеле
2
– билгесез үтәүчеле
3
– гомуми үтәүчеле
4
– үтәүчесез
1.
Йөк алашасын чабышка чыгармыйлар.
(А.Гыйләҗев)
.
2.
Һәркемнең беренче булып үзен сынап
карыйсы килә. (М. Галиев)
.
3.Үзеңнән
югарыга карап фикер йөрт. (Т. Галиуллин)
.
4.
Телеңә хуҗа булсаң, тыныч йокларсың.
(К. Тинчурин)
.
5.
Балалар рәнҗешеннән сак булырга кирәк.
(Г. Гыйльманов)
.
6.
Аны бит чабып өзмичә хәлең юк! (Г. Бәширов)
.
7.
Минем исә аны әз генә дә борчыйсым килми
иде. (А. Расих)
.
8.
Бодай тарттырырга килеш иде. (Г. Бәширов)
.
9.
Тагын да җиләсләнә төшкән. (Ф. Латыфи)
.
10.
Шул сөйкемле булганы өчен аны ачуландырасы
да килми. (Р. Фәизов).
11.
Сүзнең башыннан элек төбен уйла. (Мәкаль)
.
12.
Кызларның нинди фән өйрәнүләрен беләсе
килде Хәбирнең. (Ш. Хөсәенов).
117.
Бирелгән җөмләләр арасыннан номинатив
җөмләләрне аерып алыгыз. Мәгънәсе,
структурасы һәм баш кисәкнең бирелеше
ягыннан анализлагыз.
-
И
Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы
Казан! (Г. Тукай) -
Эч
пошыргыч
тынлык, ялгызлык. (Х. Сарьян) -
Төн
караңгы. Дөнья тын. Ләкин диңгез шаулый.
(Г. Ибраһимов) -
Севилья
– тыныч, ягымлы, яшәр өчен бик тә уңайлы
шәһәр. Заманында гарәпләр эз калдырган
бу каланың исеменнән үк шигърият аңкып
тора.(М. Галиев). -
Арага
башка хатирәләр, башка күренешләр килеп
кысылгалады. Хатыны. Сугыш. Институт.
Кызы Сафура. Аның белән артык катлаулы
мөнәсәбәт. ( А. Расих). -
Менә
караңгы күккә манарасын сузып утырган
мәчет. Әнә аның янәшәсендә кечкенә,
иске агач бина. Бусы мәдрәсә икән. Урам
яклап койма. Тар ишек кебек кенә капка.
(Г. Ибраһимов). -
Елга
яры. Читтәрәк җимерек будка. Җәйге кич.
Берәү дә юк (Х. Вахит). -
Биредә
рәхәт: күләгә, җиләс (И. Гази). -
Кыш
урталары. Һава салкын (С. Җәләл). -
Өйдә
өчпошыргыч тынлык. Кичен Газизә апа
үзе белән Мәгърүфә карчыкны да алып
керә (Ә. Фәйзи).
118.
Шигъри юлларда урын алган атау җөмләләрне
табыгыз, стилистик кулланылышын
аңлатыгыз.
1.
Яралы җан.
Җанлы
яра.
Жаның
булса,
Янмый
кара! (Р. Мингалим).
2.
Төн.
Тып-тын. Тып-тынлык.
Буш
бакча. Кош. Оя.
Ялгызы
салкыннан
Дерелди
буш оя. (Р. Мингалим).
3.
Бу
урында элек авыл иде.
Бүген
дала, бушлык, ташландык.
Таралыштык
сарык көтүедәй,
Аунап
ята нигез ташлары. (И. Гыйләҗев).
4.
Чукыраклар иле.
Күрсәтәсең
— юк күрмиләр…
Сукырлар
иле.
Сорыйсың
— җавап бирмиләр….
Телсезләр
иле.
Сыныйсың
— дога белмиләр…
Динсезләр
иле.
Исерекләр
һәм
угърылар,
Юләрләр
иле…
Башкалар
күптән гарьләнеп
үләрләр
иде.(Р. Миңнуллин)
6.
Кыш. Декабрь. Иң
кыска көн.
Җан
үтәли җил исә.
Нишләп
салкын соң әле бу?
Кояш
та бар югыйсә… (Р. Мингалим).
7.
Эх,
бу вакыт!
җирдә
катлам булып,
Һәрбер
буын яңа гөл булыр…
Без
китәрбез. Язмыш көчендә
Нинди
үлем килсә — шул булыр.(Р. Фәйзуллин).
119.
Текстларны
укыгыз. Атау җөмләләрне һәм күзаллаулы
баш килешле әйләнмәләрне тикшерегез.
-
Бер
уч җылы… Шагыйрь бәгырендә ул — кайнар
йомгак, күкрәктән суырып алуга суына
төшеп, кешеләр күңеленә күчәсе бер уч
җылыга әверелә. Ул
йомгак очы ата-бабалар рухына күзгә
күренмәс җеп очлары белән тоташкан.
Бер уч җылы… җаны суына барган чакта,
инде яшәүгә өметен өзгән
мәлдә Тәңре ут тергезгән шул бер уч
җылы коткарып калгандыр аны… -
Төнге
дала.. Караеп күренгән балбалның мең
еллар буена җил-су-кояш ашаган таш
чыраен учак шәүләсе ялмап-ялмап ала.
Якында гына тышаулы атлар пошкыра… -
Сарыҗан…Сарьян….
Борынгыдан килгән әнә нинди мәгънәле
исемне кушканнар икән аңа. Сәер дә,
серле дә. Бер ишетүдә хәтергә уелып
кала. әдәбиятта үз тәхетен тоткан проза
остасы Хәсән Сарьян тормышта да, исеменә
хас булганча, үзенчәлекле шәхес иде… -
Дәверләр….
Үкенечле дәверләр… Җил, үз телендә
нидер пышылдап, үткәннәргә дәшә. Дөньяны
биеткән, сугыш театрында каһарман
булган бабамнар рухына төбәлгән сорау
күңелдә сулкылдый: “Нишләп саклый
алмадыгыз?! -
Шушы
туфани телнең сулыш-аһәңен,
куәт-мөмкинлеген, бәһасез җәүһәрләрен
саклаган һәм
баеткан
иң саллы
тармак – ул синдер, мәгърур Татар теле!
Күпне
кичергән моңлы тел! Газиз ана теле! Изге
Тел Иясе! (М. Галиевтән).
120.
Текстларда
урын алган сүз җөмләләрне табып,
кулланылыш үзенчәлеген аңлатыгыз.
Аларның нинди сүзләр белән бирелүен
әйтегез.
1.
Син тәһарәт төзи беләсеңме?..
Мин
беләм… Авызга өч мәртәбә су аласың,
аннан соң әти төсле итеп тамак кырасың:
— Эһе-эһе.
-
Әнә,
Рәбяга тәрәзәдә, кулына нәни генә
каймалы читекләр тоткан…
—
Әләлики-кызыкый, әләлики-кызыкый. Яңа
читегем, яңа читегем… Абый, абый, яңа
читегем…
— Бик
исем китте… Үземә дә әти яңа читек алып
кайт кан… Миңа — мулла абзыйныкы кебек
кәҗүл читек.
— Әләлики-кызыкый,
әләлики-кызыкый…
-
Мин
күземне күтәреп карадым, читек тә
кызганыч, мулла абый да кызганыч.
Бәхетсез читек, нәни түгел читек! Бу
кәҗүл дә түгелдер әле… Түгел!
Мин
читекләрне мулла абыйга суздым. (Г.
Исхакыйдан) -
— Миңлегали,
Әхмәдулла! Миңлегали, Әхмәдулла!
— Нәрсә?
5.
Әнә тагын килә. Әллә сорарга инде? Ничә
яшь икән аңа? Кызык бит.
-
Бабай,
бабай дим… -
Әү,
олан. Син сиңамы?.. Кычкырыбрак сөйлә,
колагым йомшаграк. Нәрсә дисең? -
Димим.
-
Ә?
-
Димим,
дим. -
Ыһы.
-
Бабай,
сиңа ничә яшь
инде? -
Юк,
кирәкми, булышма. Кичә яңгыр да күп
булышты. -
Кирәкми.
Рәхмәт, балам, рәхмәт.
Ярдәм
хакында уйлап та карамаган Саматка кыен
булып китте. Ярый әле аңлап бетермәде…
(Г. Гыйльман).
studfiles.net
Разработка урока «Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре»
Тема: «Эндәш сүзләр һәм
алар янында тыныш билгеләре»
8 класс
Максат:
1. белем бирү: модаль кисәкләр турында гомуми төшенчә; укучыларның 8 нче сыйныфта һәм рус теле дәресләрендә алган белемнәренә нигезләнеп, эндәш сүзләр турында тулырак мәгълүмат бирү; эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләрен аңлату; 2. күнекмәләр булдыру: укучыларның сөйләм телен үстерү; эндәш сүзләр янында тыныш билгеләрен дөрес, аларны сөйләмдә һәм язуда дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру;
3. тәрбия бирү: Муса Җәлил иҗатына кызыксыну һәм шагыйрьгә карата хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау:
1. индивидуаль карточкалар.
2 .М. Җәлил шигырьләре.
Дәрес тәртибе: яңа төшенчәләрнең формалаштыру дәресе.
Методлар: өлешчә эзләнү, тикшерүне ысулы.
Дәрес барышы
1 Оештыру.
Укучыларда уңай халәт булдыру.
2 Актуальләштерү
Җөмлә кисәкләре буенча тестлар эшләү.
3 Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Укытучы:
Агам син, тиңсез акын Муса, синең
Җырыңны тыңлый бөтен казакъ ие.
Фашистан каушамаган иргә атап
Җырлыймын: ашкындыра хисләр мине.
Сәйфи Кудаш (башкорт шагыйре):
Әйтче, Муса, мондый матурлыкны
Кай җиреңдә саклап йөреттең?
Кемнән алдың шундый горурлыкны?
Нинди ялкыннарда чыныктың?
Бик теләдең, Муса, азат илдә
Мәңге яшәр өчен хөр булып.
Бер матур җыр идең син үзең дә,
Гомерең дә калды җыр булып
Бу шигырь юллары кемгә багышланган?
Татарның каһарман шагыйре Муса Җәилгә.
Бу шигырь юллары Җәлилгә багышланганын кайдан белдегез?
Чөнки бу шагыйрьләр Җәлил дип эндәшәләр.
Шулай итеп, эндәш сүз дип нәрсә атала?
Сөйләм, төбәп әйтелгән затны, предметны белдерә торган сүз эндәш сүз дип атала.
Дәресебезне М. Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры иҗатына бәйләп алып барачакбыз. Шагыйрьнең тиңдәшсез батырлыгы, ныклыгы турында сүз сезгә бирелә.
Бер укучы М. Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры иҗаты турында сөйли.
Укытучы:
— Шагыйрьне сугышка аның иң кадерле кешеләре – хатыны Әминә һәм кызы Чулпан озатып кала. Шагыйрьнең иҗатында аларга багшланган бик күп шигырьләре бар. Шуларның берсен сезгә тәкъдим итәм. “Хуш, акыллым” шигыреннән эндәш сүзләр кергән юлларны укып, тыныш билгеләренең куелуларын аңлатырга, алар җөмләнең кайсы урыннарында килгән?
Эндәш сүзләр җөмләнең башында да, уртасында да, ахырында да килә. Алар янында өтерләр, көчле тойгы белән әйтелсәләр өндәү билгесе куела. Эндәш сүзләр җәенке һәм җыйнак булала
Әйе, шагыйрь сөйгәненә карата татар халкында очрый торган матур эндәш сүз формалары куллана, сөйгәненә мәхаббәт белән бергә кушылып яши.
“Кичер, илем”, “Юллар” шигырьләреннән эндәш сүзләр табу.
Укучылар, күргәнегезчә, телдә сөйләм яки затка гына түгел башка предметларга да төбәп әйтелә. Кешедән кала башка предметка төбәп эндәшү күренеше сыландыру дип атала. Бу күренеш шигырьләрдә еш кулланыла.
Шагыйрь тоткынлыкка эләгүенә җаны газаплана. Бу аның “Кичер илем” шигырьләрендә ачык чагыла. Шагыйрь туган илгә булган мәхәббәте әсирлектән көчле икәнен аңлата.
Фашистларга булган нәфрәте, аларның вәхшилекләре “Вәхшәт” шигырендә ачык чагыла (шигырьдән эндәш сүзләр табу, аңлату).
— “Дуска” шигыре Җәлилнең дусты, каләмдәше А. Алишка багышланган. Бу әсәр Ватазатлыгы өчен гомерләрен биргән ике зур шәхесенең киләчәк буыннарга васыяте булып яңгырый.
“Дускай” шигырен яттан сөйләү.
Дәфтәрләрдә эш. Сайланма диктант. (Муса Җәлил шигырьләреннән төзелгән диктант, укучылар эндәш сүзләрне язып алалар).
1) Җырым, синдә минем гәүдәләнде
Илне сөйгән йөрәк тибешем.
2) Мин саклармын йөрәк каным белән
Илемне һәм сезне, аппагым!
3) Өмет, җаным, болай шәп шәбен дә,
Ләкин… сугыш уен түгел шул!
4) Көрәш озак, юлы урау булыр,
Син көт бәгърем, өзмә өметеңне.
5) Госпитальдә хәзер мин…
Шулай да,
Син борчылма, тормыш юлдашым!
6) Сеңелкәй, килеп иреште
Безгә матур бүләгең,
Шул бүләкне алып бүген
Дулкынланды йөрәгем.
7) Җаным… дидең,
Ә мин сине көтәм
Кайтырсың бит тиздән яныма?
Кайгырма, күз нурым!
Коткарам мин үзем,
Ул килсә эчәргә,
Мин беләм нишләргә.
Укучылар, татар халкында борынгыдан килгән эндәш сүз формалары бар.
Муса Җәлил үзенең шигырьләрендә эндәш сүзләрне бик күп кулланганын сез үзегез күрдегез. Ни өчен шагыйрь аларны кулланган?
Чөнки шагыйрь үзенең туган җиреннән, якын кешеләреннән бик еракта булган, ә эндәш сүзләр аша без аның күңеле белән алар янында булганлыгын аңлыйбыз. Эндәш сүзләр сөйләмебезне матурлыйлар.
Дәрескә йомгак. Укучыларның яңа дәресне үзләштерү дәрәҗәсе компьютерда тикшерелә. (Тестлар алдан компьютерга кертелгән була)
1. Эндәш сүз дип:
а) сөйләм төбәп әйтелгән предметны;
б) сөйләм төбәп әйтелгән затны;
в) сөйләм төбәп әйтелгән затны, предметны белдерә торган сүз атала.
2. Әйт, нишлик, сердәшем,
Әйт, нишлик, акыллым.
а) җыйнак
б) җәенке
3. Ышан, илем, шушы ант сугарды
йөрәгемнең соңгы тибешен.
Бу җөмләдә эндәш сүз булып нинди сүз килгән
а) кардәшлек белән бәйле сүз;
б) сынландырылган предмет исеме;
в) шәхескә эндәшү сүзе.
4. Син борчылма, минем, йөрәк дустым.
а) җәенке
б) җыйнак
5. Бәхетле син, ерак илдәш,
хезмәтеңә мин баш иям.
Эндәш сүз янына нинди тыныш билгесен куяр идегез?
а) өндәү билгесе;
б) өтер билгесе;
в) ике яктан да өтер билгесе.
5. Өйгә эш (дифференцияләштерелгән иҗади эш).
infourok.ru
Разработка урока » Эндәш сүзләр һәм аларның белдерелүе»
Тема : Эндәш сүзләр һәм аларның белдерелүе.
Дәреснең максаты:
1. Хәлләр турында белемнәрне ныгыту.
2. Укучыларны эндәш сүзләрне таба һәм аларга хас
үзенчәлекләрне таный белергә өйрәтү.
3. Күзәтүчәнлекләрен, фикерләү, чагыштыра белү сәләтләрен,
сөйләм телләрен үстерү, гаиләдә үзара аралашуда ягымлы эндәш
сүзләр кулланырга өйрәтү .
4. Туган як, туган җиргә, татар теленә ихтирам тәрбияләү,
укучыларда бер-берсенә хөрмәт хисе булдыру.
Җиһазлау: дәреслек, таратма материал, кагыйдәләр таблицасы.
Дәрес барышы.
I.Оештыру ( уңай психологик халәт тудыру).
-Хәерле көн.Саумысыз,балалар. Бүген бездә татар теле дәресе.Дәрестә актив катнашып утыруыгызны телим.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
-Үткән дәрес материалын искә төшереп китик. Хәзер мин сезгә хәлләр темасы буенча тестлар таратам,сезгә 5минут эчендә җавап бирергә кирәк.
(тестлар таратыла)
III.Уку мәсьәләсен кую.
Дәфтәрләрне ачып, число язабыз.
Унҗиденче декабрь.
Эндәш сүзләр һәм аларның белдерелүе.
Сыйныф эше.
IV. Яңа теманы аңлату.
1.Сораулар буенча әңгәмә.
— Җөмләнең нинди кисәкләре була?
-Җөмләнең баш кисәкләре дип нәрсәне атар идегез?
-Җөмләнең нинди иярчен кисәкләрен беләсез?
-Ни өчен алар иярчен кисәкләр дип аталганнар ?
-Мәгънәләре ягыннан хәлләр нинди төркемчәләргә бүленәләр?
-Хәлләр күп очракта җөмләнең нинди кисәген ачыклап киләләр?
2.Нәтиҗә ясау.
Җөмләдә, баш һәм иярчен кисәкләрдән тыш, сөйләүченең чынбарлыкка, тыңлаучыга, җөмлә эчтәлегенә һәм төзелешенә мөнәсәбәтен белдерә торган кисәкләрне модаль кисәкләр дип атыйлар. Җөмләнең модаль кисәкләренә эндәш һәм кереш сүзләрне, кереш җөмләләрне кертәләр. Бу кисәкләр җөмлә һәм мәгънә ягыннан интонация аша бәйләнеп киләләр. Аларга сорау куелмый.(схема белән эшләү)
Хәзер тактага язылган өзекләрне укып китик. Сөйләмнең кемгә яки нәрсәгә төбәп әйтелгәнлеген аңлатыгыз. Ул сүзләрнең нинди интонация белән укылуына һәм алар янында нинди тыныш билгеләре куелуына игътибар итегез.Тикшерелгән җөмләләрдән чыгып, эндәш сүзләрнең кагыйдәсен чыгарып карарбыз.
1. И туган тел, и матур тел,
Әткәм- әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
2.Машинист дус, йә син паровозны
Акрынайтыр идең беразга,
Синең белән барган пассажирлар
Республикам аша узганда. (Г.Сәләм)
3.Сыздырт, курай, үткән кайгыларны,
Өздерт, курай, йөрәккәй кылларын;
Сиздерт ,курай, кайнар тойгыларны,
Сөйдерт, сөйләп башкорт моңнарын.(Ш.Бабич)
-Әйе, укучылар, дөрес нәтиҗә ясый алдыгыз.
(Укытучы эндәш сүзләргә билгеләмә бирә).
Сөйләм төбәлгән затны яки предметны белдерә торган сүз яки сүзләр тезмәсе эндәш сүз дип атала.
Эндәш сүз һәрвакыт икенче зат белән бәйләнгән була. Мәсәлән: Малай,кайтырга уйламыйсыңмы?
Эндәш сүзләр җөмләнең теләсә кайсы урынында килә алалар.
Составы ягыннан җыйнак һәм җәенке булалар.
Кешедән кала башка предметларга эндәшү күренешен сынландыру диләр.
Эндәш сүзләр җөмләнең башка кисәкләреннән өтерләр белән аерыла.
Эндәш сүзләрне җөмләдә таный белергә, сөйләмдә дөрес кулланырга тиешбез.
Искәрмәләр.
-
Эндәш сүзле җөмләдә зат алмашлыгы белән белдерелгән ия һәрвакытта да әйтелми.Аны хәбәр аша белеп була. Мәсәлән: Ай,һай,әти, озак йөрдең җөмләсендә ия (син) әйтелмәгән. Моннан чыгып кына әти сүзен ия дип карарга ярамый.
-
Җөмләдә зат алмашлыгы бервакытта да эндәш сүз була алмый. Мәсәлән: Ярышка сез дә барасыз җөмләсендә сез алмашлыгы ия була.
V. Теманы ныгыту.
1. Дәреслек буенча эш.
94-95 нче битләр
158 нче күнегү.(телдән)
160 нчы күнегү.(язма)
2. Нәтиҗә ясау.
VI. Дәрескә йомгак ясау.
Тактага язылган өзекне сәнгатьле итеп укып чыгыгыз һәм шигырьдәге эндәш сүзләрне табыгыз.
(Г.Сәгыйровның шигырь юлларыннан өзек)
Кадерлем,назлым,сөеклем,
Карлыгачым,былбылым;
Җаным-бәгърем,күгәрченем,
Таң йолдызым, күз нурым!
Алтыным,кояшым,аем,
Якыным,сөйгән ярым;
Гүзәлем,гөлем,матурым,
Шатлыгым,кайгы-зарым…
Г.Сәгыйров
Укытучы
– Бары тик эндәш сүзләр ярдәмендә дә нинди матур шигырь юллары тезеп була икән.
Билгеләр кую.
VI. Өй эшен аңлату.
161 нче күнегү.
compedu.ru
Икенче бүлек
Җөмләнең
грамматик кисәкләргә бүленеше
Җөмлә кисәкләре
Баш
кисәкләр
Иярчен кисәкләр
баш
кисәкләр
Модаль кисәкләр
Аныклагыч
ия
хәбәр
аергыч
Тәмамлык
хәл
Эндәш сүзләр
Кереш сүзләр
Җөмләгә
түбәндәге билгеләргә ия:
1.
Җөмләгә хәбәрлек хас.
2.
Җөмлә сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләмгә
мөнәсәбәтен белдерә, ягъни модальлек
хас (шатлана, борчыла, гаҗәпләнә, соклана
һ.б.).
3.
Җөмлә сүз тәртибе кагыйдәләренә буйсынып
төзелә.
4.
Җөмлә
хәбәр итү интонациясе
белән әйтелә.
Җөмләнең
структур үзәген төзүче иң әһәмиятле
кисәкләре баш
кисәкләр
дип атала. Баш кисәкләргә:
Баш
кисәкләрне
ачыклап, аныклап, җөмләне җәенкеләндереп
килүче кисәкләр – иярчен
кисәкләр
дип аталалар.
Иярчен
кисәкләргә:
Җөмләдә
сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләмгә
мөнәсәбәтен белдерә торган кисәкләр
дә килә. Аларны модаль
кисәкләр
дип атыйлар. Модаль кисәкләргә:
Һәр
җөмлә кисәге үзенә тиешле сызык белән
сызыла:
ия
хәбәр
аергыч
тәмамлык
хәл
аныклагыч
эндәш
сүзләр
кереш
сүзләр
Исегездә
тотыгыз!
1.
Баш
кисәкләр — җөмләнең нигезе, оештыручы
үзәкләре.
2.
Иярчен һәм модаль кисәкләр — җөмләне
җәенкеләндерә торган кисәкләр.
3.
Җөмләдә иярчен һәм модаль кисәкләр
булырга да, булмаска да мөмкин, ә баш
кисәк һәрвакыт урын ала.
4.
Баш кисәкләр — ияртүле бәйләнешнең
хәбәрлекле мөнәсәбәте дигән сүз.
Хәбәрлекле мөнәсәбәтне белдерүче
чаралар, икенче төрле әйткәндә, ия
белән хәбәрне бәйләүче чаралар.
5.
Аергыч, тәмамлык, хәлләр – ияртүле
бәйләнешнең ачыклаулы мөнәсәбәте дигән
сүз.
6.
Аныклагыч сүзләрнең аныклаулы мөнәсәбәткә
керүе нигезендә барлыкка килә.
Җөмләнең баш кисәкләре
Җөмлә
төзелсен өчен, я ике сүзнең (иянең һәм
хәбәрнең) хәбәрлекле мөнәсәбәткә керүе,
я бер генә сүзнең (баш кисәкнең) хәбәр
итү интонациясе белән әйтелүе кирәк.
Җөмләнең
үзәген төзүче иң әһәмиятле кисәкләр
баш
кисәкләр
дип атала. Баш кисәкләргә керә:
Ия
һәм хәбәр җөмләнең оештыручы үзәген,
нигезен тәшкил итәләр. Ия белән хәбәр
булмаса, җөмлә була алмый. Ия – җөмләдә
баш килештәге сүз белән бирелеп, хәбәрне
үзенә ияртә торган грамматик бәйсез
кисәк. Ия белән хәбәр бәйләнешен өйрәнү
– үзара хәбәрлекле мөнәсәбәткә кергән
сүзләр бәйләнешен өйрәнү дигән сүз.
Җөмләнең ия турында хәбәр итә торган
һәм аңа грамматик буйсына торган баш
кисәге хәбәр була.
-
Җөмлә,
гадәттә, ике баш кисәктән тора. Көз
килде.
Көннәр
җылы.
Әбиләр
чуагы
башланды.
Шул ук фикерне бер сүз белән дә белдерергә
мөмкин: Көз.
Җылы.
Әбиләр
чуагы.
Биредә
бер баш кисәк – ия генә кулланыла. Мин
чит тел өйрәнәм.
Бу
җөмләдә баш кисәкләрнең икесе дә
кулланыла.
Чит тел өйрәнәм.
Чит тел өйрәнәсем
килә.
дигән җөмләләрдә бер баш
кисәк — хәбәр генә кулланыла. -
Җөмлә
бер генә сүздән дә торырга мөмкин. Эх!
Рәхмәт! Әйе.
Биредә ия дә, хәбәр дә кулланылмаган,
ләкин җөмлә буларак карала. Бер генә
сүздән торган мондый җөмләләр
таркалмыйлар.
32.
Өзекне
игътибар белән укыгыз. Баш кисәкләрне
бергә язып алыгыз.
Мин
авылыбызның … Рамазан чишмәсе буенда
утырам. Ул авыл уртасындагы таулык
куеныннан агып чыга
да, ун адымлап йөгереп баргач, кечкенә
елгачык эченә кереп югала.
Елганы
чыпчыклар төркеме сырып алган. Алар
чыркылдаша-чыркылдаша
су чәчрәтеп уйныйлар. Томшыкларына
тамчылар алып
күккә чөяләр дә, кабат кабып йотмакчы
булып, югары күтәреләләр.
Бераздан тагын әйләнеп кайталар!
Чыпчыклар
уенына мавыгып,
чишмә төбенә килеп төшкән
сандугачны
күрми дә калганмын икән. Бу ялгыз кош
елга суына
да,
шунда чыркылдашып уйнаган чыпчыклар
төркеменә
дә исе китмичә,
чишмәнең түренәрәк узды. Су буена килеп
җиткәч,
чишмәгә үрелер өчен,
урын җайларга кереште.
Аннары үзенең сусап-кибеп беткән
томшыгын агымга төртте…
(Г.
Гыйльман).
33.
Җөмләдәге
баш кисәкләрне табып, таблицада ия
белән хәбәрне аерып языгыз.
-
Кинәт
Рифкать сискәнеп китте (Р. Вәлиев). -
Кояш
куе ботаклар арасыннан озын нур-кылычларын
сузган (Г. Рәхим). -
Ул
төнне без бик вакытлы өлгердек (М.
Маликова). -
Сөембикә,
туфлиләрен салып, чыклы үләнгә басты
(Ф. Садриев). -
Әтил
тизрәк җылыга, ачык урынга йөгерде (Ф.
Бәйрәмова). -
Авылның
нәкъ уртасында ике катлы зур йорт бар
( Ф. Латыйфи). -
Җәй
буе укып, хәзерләнеп, бүген ул менә
тагын экзаменга бара (И. Гази).
studfiles.net
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яхшылык latin yazuında])
| Яхшылык | |
| Моның каршысы | явызлык[d] һәм badness[d] |
|---|---|
| Моңа өлешчә туры килә | ценности (этика)[d] |
Яхшылык — гомуми төшенчә мораль, аң, этика категориясе, уңай кыйммәтләрне[1]характерлый.
Иң элек начар төшенчәсенә каршы куелган (ягъни яхшылыкка өндәүче гамәлләрнең явызлыкка этәрүе), ә аннан соңрак явызлык төшенчәсенең антонимы буларак кулланыла, үз теләгең белән, эчкерсез һәм ихлас гамәлләрне аңлатып килә, мәсәлән, якын кешегә , шулай ук таныш булмаган кешеләргә яки хайваннарга һәм табигать дөньясына ярдәм күрсәтү. Тормыш ягыннан караганда, бу төшенчә һәрнәсәгәдә кешеләргә уңай бәя бирүдә чагылыш таба, яки бәхет, шатлык, мәхәббәт ягъни теге яки бу кешеләрнең, «яхшылык» төшенчәсенә якын мәгънә ала.
Яхшылык табигате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Яхшылык һәм явызлык — антонимик төшенчәләр һәм, шул рәвешле, бер-берсен кире кагалар. Европа традицияләре буенча яхшылыкны, гадәттә, яктылык, матурлык, ут белән тиңлиләр. Явызлыкны караңгылык белән. Кайбер дин телләрендә яхшылык белән явызлык автоном көч буларак, дөньяда мәңгелек идарә итү хокукына көрәш алып бара. Мондый карашларның системасы теология фәнендә дуализм дип атала.
Мәдәнияттә игелек төшенчәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Рус мәдәниятендә «яхшылык» матди милекне аңлата. «Игелекле кеше» — бай кеше. Авырлыгын күп ашамлыклар сатып алу ярдәмендә күп җыйган кеше игелекле буламы? «Игелеклелек» — кешегә үз яхшылыгы, милке белән бүлешә алу мөмкинлеге. Христиан дине килү белән бу сүз башка мәгънә ала, шул исәптән ул матди байлыкка барлык булган катнашын югалта.
Шәфкатьлелеккә кагылышлы гыйбарә: «Яхшылык йодрык белән булырга тиеш». Бу сүзләрне М. Светлов берничә шагыйрьгә шушы сүзләргә башлана торган шигырь язырга мөрәҗәгать итә [2]. Иң танылган шигырьне Станислав Куняев яза:
Яхшылык йодрык белән булырга тиеш
Яхшылык кырыс булырга тиеш,
Яхшылыкка каршы чыкканнардан
Йон барлык якка очсын өчен.
Башка мисал булып « игелек көчләренең акыл көчләреннән өстенлек алуы» дигән сүзләр тора, ул христиан бәяләвенә карата скепсисны чагылдыра.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
че надо
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Добро и зло // Большой энциклопедический словарь.
- ↑ . — 2000 экз. — ISBN 5-320-00323-4.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Добро (рус.)
Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз. |
Аллаһ Раббебез Коръәндә, 41 нче «Фуссыйләт» сүрәсенең, 34- 36 нчы аятьләрендә:
«Яхшылык илә явызлык бертигез булмаслар, чөнки яхшылыкта файда һәм савап бар, явызлыкта зарар һәм газап бар. Әгәр сиңа берәү явызлык кылса, син аңа җавап итеп яхшылык кыл, ул кеше сиңа начарлыкны дошманлык белән кыладыр, әмма син сабыр ит һәм дә аның явызлыгына каршы һәрвакыт изгелек ит, соңра ул синдә явызлыкның, юклыгын белеп, явызлык итүеннән туктар һәм тәүбә итеп, синнән гафу сорар, аннары бер-берегезгә якын дус булырсыз. Ләкин бу эшне һәр кеше эшли алмас, мәгәр көчле иманлы, чын сабыр мөэминнәр генә эшли алырлар, вә явызлыкка каршы изгелек итү һәрбер кешегә бирелмәс, мәгәр олуг бәхетле кешегә генә бирелер. Әгәр явызлык итүчегә изгелек итәргә шайтан сиңа ирек бирмәсә, шайтанның шәреннән Аллаһка сыен, Ул сине шайтан вәсвәсәсеннэн саклар, аннары явызлыкка каршы изгелек итә алырсың. Ул — Аллаһ — ишетүче вә белүчедер».
Нинди гүзәл, мәгънәле сүзләр! Ихласлык белән әхлакка чакыру! «Ислам дине явызлыкка өнди», — дип сафсата сатучыларның күңелне ихластан куандырырлык бу аятьләрне укыганнары бармы икән? Юктыр. Укыган булсалар, Исламга яла ягудан туктарлар иде. Коръәни Кәримдәге; «Явызлыкка яхшылык белән җавап бир», — дигән сүз еш кына гаҗәпләнү уята һәм күп очракта дөрес аңлатылмый.
Нәрсә соң явызлык? Кем соң ул — явыз кеше? Җир йөзендә үзен явыз дип санаучы берәр кеше бармы икән? Мөгаен, юктыр. Алай булгач, явызлык та юкмы әллә? Барыбыз да әйбәт булгач, явызлык кайдан килеп чыга? Берәүнең дә явызлыкны җене сөйми. Шулай булгач, ул ничек тормышыбызга килеп керә?’
Явызлык ул — ут кебек. Утның көче бар нәрсәне юкка чыгаруга яндыруга корылган. Явызлык та, ут шикелле үк, куркыныч һәм дәһшәтле. Шулай булса да утның да, явызлыкның да йомшак яклары бар. Әгәр учакка яну өчен нәрсә дә булса өстәп тормасак, ул үзеннән-үзе бетә, юкка чыга. Шуның кебек үк, явызлыкны да әледән-әле котыртып, куәтләп тормасаң, үзеннән-үзе бетә.
Шуның өчен дә Аллаһ Раббебез явызлыкка яхшылык белән каршы торырга кушкан. Чөнки явызлык ул явызлыктан көч ала, куәтләнә. Яхшылык белән аңа каршы торып, без аның тамырын корытабыз, нигезенә кадәр янып бетәргә мәҗбүр итәбез.
Явызлыкның үзенчәлеге — ачу килүдә, комсызлыкта, кирелектә, сатлык булуда, монафикълыкта күренә. Әмма аың нигезе, тамыры «мин-минлек»кә барып тоташа. Менә ни өчен!
Пәйгамбәребез (с.гв.): «Күңелеңдә тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлек булган кеше Җәннәткә кермәс», — дигән. Тәкәбберлек, үзеңне генә ярату, өстен кую — менә явызлыкның чыганаклары
Әмма күп очракта тормышыбыздагы авырлыклар, кыен хәлләр башкаларның кылган эшләре аркасында түгел, безнең тирә-юнебездәгеләрне дөрес аңлый алмавыбыз нәтиҗәсендә килеп чыга. Әгәр башкаларны аңларга тырышсак, без «Явызлыкка — явызлык» дигәннең гаять дәрәҗәдә хата булуына инанырбыз. Өйрәткәннәрен үзебез яратмасак та, без кешеләрне өйрәтергә бик маһир. «Алай эшләмә, менә болайрак эшлә», дип, без яхшылык эшләгән булып, кешеләрнең ачуын чыгарабыз. Һәрвакыт үзе өйрәнергә омтылган кеше чын остаз була. Күбрәк укыган, өйрәнгән саен кеше үзенең никадәр надан булуын, күп нәрсәгә төшенергә кирәклекне аңлый. Өйрәнү өчен гомеренең дә җитмәячәген чамалый һәм инде андый кеше башкаларның нәрсәнедер белмәве үзенең белемсезлеге янында бик кечкенә булып күренә.
Тормыш ул бик сак эш итүне сорый. Фикерләреңне, сүзләреңне, хәрәкәтләреңне контрольдә ныклы игътибарда тоту бик әһәмиятле. Шул вакытта гына без күп бәлаләрдән азат булырбыз. Яланаяк барганда чәнечкегә бассак, авырттырган өчен аны
гаепләргә сәбәп юк, «Мине таптыйлар», — дип, бәлки, чәнечке дә безгә үпкәлидер. Һәркайсыбыз башкаларны тикшерергә, гаеп итәргә, хөкем чыгарырга яратабыз. Әмма еш кына онытабыз: башкалардагы усаллык та нәкъ безнеке кадәрдер, артык та түгел, ким дә түгел. Әгәр бу явызлыкка каршы көрәшәбез, дибез икән, үзебезгә каршы көрәшү генә дөрес. Башкаларның явызлыгын күреп, яисә эшләрен явызлык дип уйлап, аларга каршы көрәш ачу — утка утын өстәп тору белән бер. Сиңа ямьсез сүз әйткәннәр икән, димәк, моңа сәбәп чыгаргансың. Шулчак без дә тагын да ямьсезрәк сүз әйтсәк? Нәрсәгә ирешәбез? Андый вакытта хөрмәтле, күркәм сүз белән җавап кайтарыйк, моңа хәлебез җитми икән, дәшми калыйк. Тынычлыкка ирешербез, менә бу инде явызлыкны җиңү була. Без эчебездәге явызлыкка тышка чыгарга ирек бирмәдек. Димәк, явызлыкка яхшылык белән җавап бирү — ул үз эчеңдәге явызлыкны җиңү. Ә ул — иң бөек җиңү. Шуны эшли алмыйбыз икән, чыгырдан чыгып, бәйдән ычкынып, үзебезнең дөреслекне, әйбәтлекне исбатлау өчен нәтиҗәсезгә вакыт әрәм итәбез икән, үзебез дә явыз дип санаган кешедән аерылмыйбыз.
Бар кыенлыгыбыз шунда: башкаларның безне аңлауларын, хөрмәт итүләрен телибез. Үзебез башкаларны аңларга, яратырга, ихтирам итәргә тиеш, дип уйламыйбыз. Без күпме генә тырышсак та, тәрбияләсәк тә, янына ятып чәчләребезне йолкысак та балан агачы виноград бирмәс. Без аның балан булуы белән килешергә, файдалы якларын өйрәнеп, куллана белергә кирәк. Тормыш бай бит. Ямьсез гадәтләр, яман холыклар булган кебек, уңай күренешләр, уңай холыклар да җитәрлек. Безгә аларны күрә, бәяли белергә генә кирәк. Без еш кына тирә-юнебездәгеләргә күбрәк таләп куябыз. Алар безне аңларга, яратырга, хөрмәт итәргә, хаталарыбызны гафу итәргә тиеш.
Шул эшләрне эшләмәсәләр, безнең өчен явыз булып хисапланалар һәм без аларга каршы көрәш ачабыз. Ә үзебездә башкаларга карата андый уңай сыйфатлар бармы соң? Юк икән, әйдәгез, булдырыйк. Балан агачында виноград үсмәсә дә, без аны балан булганы өчен яратыйк. Әгәр бар агач бер төрле, яки бар чәчәк бер төсле булса, матурлык күренер идеме? Гәрчә, ул без яраткан чәчәк булса да. Нота да 7 төрле, һәм төрле-төрле тавышка ия. Әгәр барысы да бертөрле булса, көй чыкмас иде.
Күңелгә ятышлы көй, яки симфония булсын өчен, колакларыбызны сөендерсен өчен, аларны кемдер бер тәртипкә салырга һәм бер дирижерның һәр хәрәкәтен карышмыйча үтәргә кирәк. Дөнья да гүзәл, кешеләр дә гүзәл һәм менә шул гүзәллек камиллеккә
ирешсен, берберебезгә комачаулык тудырмыйча, килешеп яшик, дисәк, олуг яралтучы Аллаһ кануннарына буйсынып. Аның хокемнәреннән чыкмыйча яшәү кирәк. Иң зур оркестрда да, әгәр уйнаучыларның берсе генә булса да: «Мин үземчә уйныйм
әле, мин бу инструментта дөньяда иң яхшы уйнаучы», — дип фикерләп уйный башласа, гармония бозыла. Дөньяда явызлыклар, безгә ошамаган эшләр бар икән, ул яралтылганнар кимчелекле, дигән сүз түгел, ә киресенчә, яралтучының безгә кушканнарын үтәп яшәмибез, дигән сүз һәм еш кына тормышыбызда, гаиләбездә, эшебездә уңышсызлыклар килеп чыга.
Кайвакыт кемнеңдер озак уйлавы, әкрен хәрәкәт итүе бездә ачу уята, безне чыгырдан чыгара. Ә бит бездән әкрен кеше бар икән, димәк, иң әкрене без булыр идек. Бездән ахмак кеше булмаса, иң ахмагы без булыр идек. Андый кешеләрне күрсәк, ачуыбыз чыкмасын, шөкранә кылыйк. Тормышта кем күбрәк егыла: чабып баручымы, әллә салмак йөгерүчесе? Чабып баручы күбрәк егыла, билгеле. Шулай икән, салмак кеше сирәгрәк саташа, азрак ялгыша булып чыга бит. Ә нишләп, алайса, салмакларга безнең ачу чыга? Шуның кебек, һәр эшнең хәерле яклары бар. Без аның хәерле ягын күрә, бәяли белергә, начар ягыннан гыйбрәт алып яшәргә тиеш. Бер бик күркәм холык иясеннән: «Бу кадәр гүзәл холыкны кемнәрдән өйрәндең?» — дип сораганнар. «Начар, ямьсез холыклы кешеләрдән. Берәүдә кешеләргә. яки миңа ошамаган сыйфатны күрсәм, ул сыйфат миндә булса, аны бетерергә тырыштым», дигән. Менә бу — дөрес яшәү рәвеше, менә бу — явызлыкка яхшылык белән җавап бирү.
Аллаһ пакь — пакьлекне сөя, Аллаһ гүзәл — гүзәллекне сөя, Аллаһ мәрхәмәтле — мәрхәмәт кылучыларны сөя, Аллаһ гафу итүче — гафу үтенүчеләрне сөя һ.б. Һәркайсыбыз Аллаһ кушканнарны үтәсәк, бу сыйфатларыбыз куәт алачак. Үзебезгә
дә, безнең тирәбездәгеләргә дә яшәү җайлы, матуррак булачак. Аллаһка гыйбадәт кылып яшәү — үзеңнең иң явыз дошманың — нәфесеңне, хайвани теләкләреңне җиңеп, фәрештәләрдән өстен күтәрелү, дигән сүз.
Кычкырышабыз, талашабыз, үпкәләшәбез, судлашабыз, сугышабыз, барыбыз да үзен явызлыкны җиңү юлында дип уйлый. Карыйсың, гомер дә үтеп киткән, ни үзең, ни башкалар бер минут та тынгы тапмаган, ә нәрсәгә ирешелгән? Ә явызлыкка каршы көрәшү ул — Аллаһның күркәм, гадел, мәңге үзгәрми һәм мәңгелек сәгадәткә илтә торган кануннарына буйсынып яшәү икәнен фикерләргә күбебезнең гомере дә җитми. Көрәштек, тәнкыйтьләдек, берәүгә дә тыныч яшәргә ирек бирмәдек, ахыры ни булды, явызлык кимедеме? Юк бит, киресенчә, ачу-нәфрәт утлары, орлыклары чәчтек.
Беребез дэ мәңгегә килмәгән. Кыска гына, бер мизгел генә гомеребезне Аллаһка мәхәббәт белән, бер-беребезгә мәрхәмәт һәм итагать белән яшәүләребезне Хак Тәгалә насыйп итсә иде.
Менә бу инде явызлыкның кимүенә, җиңелүенә иң зур сәбәп, аның җәелүенә иң зур киртә булыр иде. Нәфесебезне, хайвани һәм шайтани сыйфатларыбызны җиңеп, алардан өстен чыга алсак, олы җиһадта җиңүчеләрдән һәм туры юлдан Аллаһның
Җәннәтләренә баручылардан булыр идек. Ий, Раббем, Син мәрхәмәтле һәм Кодрәт иясе, без зәгыйфь бәндәләреңә сабыр булырга һәм мөстәкыймнәр юлында, хак юлда булып яшәүләребезне, мәңгелек сәгадәт йорты булган Җәннәтләреңә ирешүебезне насыйп кыл.
«Әгәр яхшылыклар кылсагыз, үзегез өчен яхшылык кылган буласыз, вэ әгәр явызлыклар кылсагыз, янә узегез өчен явызлык кылган буласыз» (Коръәни Кәрим. 17 нче «Бәни Исраил» сүрәсе, 7 нче аять).
Җәлил хәзрәт Фазлыев
Язманы укучылар саны: 31


