Нэрсэ ул Жыр? Минемчэ,беренче урында тавыш курсэту,сэхнэдэ уз узен бн соклану х.б тугел. Жыр-ул нэрсэгэдер ойрэтергэ тиеш,минемчэ.
Жыр аша син халыкка нэрсэдер эйтэсен,нидер житкерэсен,узен аша уткэреп,шуна да мин «оч тиенлек»жырлар жырламаска тырышам. Мин ул Жыр бн халыкка нэрсэ эйтэ алам? -Бернэрсэдэ. Бэлки хэзер заманча жырлар жырларга кирэктер,ике ноталы,оч сузле,ну бит булдырып булмый,мин халык жырлары тынлап ускэн бала… Сэхнэдэ минем уйлавымча ин мохиме ул : Мэгънэле жыр,МОН,зэвыклы кием,хэм уз узенне дорес итеп халыкка житкерэ белу.
Акыл ойрэтэ дип уйлый курмэгез,уземнен уйларымны гына язам…)))

Голназ Асаева — Тан атканда
Халык җырларының әһәмияте.
Безнең татар халкы борын-борынга җырга-моңга хирыс халык. Шатлыгын да, сагышын да җыр аша белдерә ул. Татар халкы моңнан яралгандыр, ахрысы. Шулай булмаса, халкыбызның “Кара урман”, “Шахта”, “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”, “Әллүки”, “Зиләйлүк”ләре булмас иде. Әйтерсең, халык җырларында бөтен үткән фаҗигале татар халкының күңелен нечкәртеп, җанына рәхәтлек бирүче аһәң булып яңгырый, аның йөрәгенә барып җитә дә күңелендәге изге хисләрне уята, тетрәндерә.
Халык җырлары бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале мирастыр. Халык җырларының җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бер нәрсә булганы өчен аларга зур әһәмият бирергә кирәк. Аларны кадерләргә, югалтмаска, буыннан буынга тапшырырга кирәк. Халык җыры, халык көе – ул, халык авазы, халык тойгысы һәм фикеренең турыдан-туры чагылышы, аның музыкаль теле.
Кеше, үзенең көндәлек тормышында, сагыш, кайгыдан арынасы, яки, киресенчә, эченә сыймаган шатлыгын, куанычын белдерәсе килсә, җырлап җибәрә. Күптән ишетелгән, күңелендә сакланган, үзенең хис – тойгыларына туры килә торган көйне суза.
Җыр туа, җыр яши, җырлаучысы булганда – җыр мәңге яши. Җыр ул – яшәү чарасы. Җыр – ул халыкның җаны. Үзенең теле булмаган халык булмаган кебек, үзенең җыры, музыкасы һәм музыка уен-кораллары булмаган халык та дөньяда юк.
Кешенең туганнан алып бөтен гомере җыр һәм музыка белән тыгыз бәйләнештә уза. Ул иң элек бишек җыры тыңлап үсә. Соңрак кеше тормышында уен, хезмәт һәм көнкүреш җырлары киңрәк урын алып бара.
Җыр – ул рухлану, җыр – ул матурлыкка соклану. Җыр кешенең юлдашы. “Җырсыз кеше – канатсыз кош” – ди халык.
Җыр – кешенең балачагыннан алып соңгы гомеренә кадәр аерылмас юлдашы. Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була. Ә нечкә күңелле, матурлыкны яраткан кеше беркайчан да начарлык эшләми. Ул кешеләрне ярата, чит җирләрдә яшәгәндә дә туган ягын сагынып яши, йомшак бәгырьле кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле була.
Халык җырларын, халыкның милли көйләрен, уен җырларын бөтен нечкәлекләре белән оста һәм матур итеп башкару – ул үзе бер сәнгать. Халкыбызның уен җырлары элек бик киң таралган булган. Кич белән болыннарда, авылның елга буйларында, клубларда “Наза” уены, түгәрәкле җырлы уеннар, кара-каршы җырлап уйный торган уеннар, “Йөзек салыш”, “Йолдыз санау” һ.б. уеннар киң таралган. Заманалар үзгәрү белән бу җырлар, уеннар акрынлап онытылып баралар.
«Халык иҗатын белми торып, хезмәт халкының чын тарихын белеп булмый», — дигән бөек рус язучысы М.Горький.
Үз халкыңның улы яки кызы булу өчен аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, әкият-дастаннарын, күп гасырлы тарихын, әхлак, тәрбия тәртипләрен ана сөте белән сендереп үсү кирәк. “Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс” – дип халык юкка гына әйтми.
Музыка – хисләр теле ул. Күп кенә тикшерүче музыка белгечләре татар халык җырлары репертуарын өч төргә: озын көй, кыска көй, катнаш көйләрнең элементлары катнашуында туа. Мәсәлән, “Салкын чишмә”, “Сибелә чәчәк” һ.б.
Халык җырлары балалар күңелендә кече яшьтән үк тирән эз калдыра. Татар халкының сөекле шагыйре Г.Тукайның бөтен биографиясе моның ачык мисалы булып тора. Шагыйрь бала чактан ук халык җырларын бик ярата. Аларны бөтен нечкәлекләре белән аңлап сабый күңеленә сеңдерә, үзе дә җырларга ярата.Ул истәлекләрендә алты яшеннән үк халык җырларын башкаруын әйтә. Халык җырлары моңлы һәм озын көй булуларына карамастан, аларда халыкның шат күңеллеге тормышка гашыйк булулары, дәртле омтылышлары яңгырый.
Җыр – татар халкының иң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Җыр – бер-берсенә тыгыз бәйләнгән ике өлештән – көйдән һәм поэтик сүзләрдән тора. Җыр сөйләр өчен түгел, ә көйләр өчен чыгарыла. Әгәр халыкның моңлы, аһәңле матур көйләре аның тиңдәшсез һәм оста композитор булуы турында сөйләсәләр, шул көйләрнең нәфис сүзләре аның акыллы һәм талантлы шагыйрь булуын раслый.
Татар халкының җыр хәзинәсе үзенә күрә бер тарих ул. Анда без ерак гасырлар тавышын да, бүгенге көннәр аһәңен дә ишетәбез.
Мин үзем дә җырларга бик яратам. Минем нинди җыр җырлавымны ишетеп, әни кәефемне белә. Җыр безгә яшәргә ярдәм итә.
Балалар иҗаты
Җыр – кешенең юлдашы
Татар халкы җырга-моңга гашыйк. Җырлаучысы булганда җыр мәңге яши. Җыр ул-яшәү чарасы.
Халыкларның җаны ул-моң диләр,
Моң диләр дә, бездә җыр диләр.
Өзгәләсә,телсә бәгырьләрне-
Татар җыры әнә шул диләр,-дип язган шагыйребез Г. Тукай. Гомеренең ачы хәсрәтен, шатлыклы мизгелләрен халык моңга әйләндергән.
Ярый әле без очсыз-кырыйсыз җирдә ялгыз түгел. Күңелләрне юатырдай җырларыбыз бар. Күбесе күңелгә үтеп керердәй моңнар. Җыр-кешенең балачагыннан алып, соңгы минутына кадәр аерылмас юлдашы. Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата. Ә матурлыкны яраткан кеше беркайчан да начарлык эшләми. Ул мәрхәмәтле, ярдәмчел була. Җыр аның гомерлек юлдашына әверелә.
Бары да үтә,
Бары да онытыла.
Байлык, зурлык китә, югала.
Тик җыр үлми
Күчеп буыннарга
Киләчәктә яшәп җыр кала.
Алинә Кәримова,
Ямаш мәктәбе укучысы.
Фото: редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза 
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Теги:
җыр
Әнинең кайчан үлгәнен хәтерләмим, мин бәләкәй идем әле. Булса, башлангыч сыйныфларда укыганмындыр. Без, балалары өчен олы булып күренсә дә, әти яшьли тол калды. Мин гаиләдә — икенче бала, миннән олы абыем бар иде. Ялгыз ир-атка сыңар канат белән тормышны тартып барырга нык авыр булгандыр. Балалыгыбыз белән без аны күреп тә…
Әнинең кайчан үлгәнен хәтерләмим, мин бәләкәй идем әле. Булса, башлангыч сыйныфларда укыганмындыр. Без, балалары өчен олы булып күренсә дә, әти яшьли тол калды. Мин гаиләдә — икенче бала, миннән олы абыем бар иде. Ялгыз ир-атка сыңар канат белән тормышны тартып барырга нык авыр булгандыр. Балалыгыбыз белән без аны күреп тә бетермәгәнбездер. Әмма ничек кенә авыр булмасын, әти безне какмады, сукмады.
Кайдадыр кунып, кайтмыйча калган көннәрен дә хәтерләмим. Әти безгә бар нәрсәдә дә булдырырга тырышты. Мәктәп кирәк-ярагы дисеңме, абый белән икебезгә дә агачтан чана, чаңгы ясап бирде, өстәлдә һәрвакыт ризык мул булды. Ферма эше авыр булса да, әти хуҗалыкны, йорт янын, бакчаны ташламады. Яз җиткәч, бергәләшеп, бакча чистарттык, казыдык, әйбер утырттык. Хәзерге кебек, әллә нинди яшелчәләр булмаса да, кыш буена җитәрлек итеп кишер, суган, чөгендеребез була. Күп итеп, бәрәңге утырта идек. Боларның барысы да абый белән икебезнең өстә булды. Җәй буе сибү сибү, чүп утау, корт чүпләү — эшнең күплегеннән, билчән, алабута йолкудан гарык булып, елаган чаклар да күп булды. Боларга тагын кош-корт карау да өстәлә. Кыскасы, уйнап-көлеп йөрергә вакытыбыз булмады. Анысы башка балаларныкы да шулай булгандыр инде. Әмма әниле йортта балалар барыбер бу кадәр эшләп үсмәде. Күңелне юксыну басканда, без гел яңа әни турында хыяллана идек. Аныңбелән ничектер рәхәтрәк, иркенрәк тормыш булыр кебек тоела иде. Ләкин еллар узды, безнең йорт бусагасын бер хатын-кыз да атлап кермәде. Кем белә, бәлки әтине димләп тә караган булганннардыр, без аларын белми калганбыздыр. Үсә төшкәч » әни» төшенчәсе үзеннән-үзе ничектер юкка чыккан кебек булды. Алай гына түгел, өчәү яшәп яткан дөньяга икенче бер хатынның үтеп керүен мин, бәлки, ошатмас та идем. Булса, үзебезнең әни, юк икән, безгә башка берәү дә кирәкми, дип уйладым.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, абый шәһәргә укырга китте. Студент чакта сирәк кенә булса да, кайткалады. Ул вакытта кая инде еш йөрүләр? Хәзерге кебек таксилар да, микроавтобуслар да юк чак бит. Акча ягы да чамалы. Югары курста укыганда ук заводка эшкә кергән иде, кулына диплом алгач, бүтән җиргә барып тормады. Әтинең авылга кайтмыйсыңмы соң дип икеләнеп кенә чакыруына каршы: «Миңа завод ошый. Тимер эшен яратам, беркая да китмим» , — дип җавап бирде. Завод абыйны башы-аягы белән үзенә суырып алды. Ул елга бер, үзенең ялында гына кайтты.
Ә мин беркая да китмәдем. Чөнки әтине кызгандым. Күз яшьләре белән:»Китмә. Синсез калсам, нишләрмен?» — дип елады ул. Авылда кая барасың? Эш төрлелеге юк. Хыялым укытучылык булса да, әти белән фермага йөри башладым, сыер саудым. Тормыш беркөе генә агылды да агылды. Кечкенәдән мунчаны гел әти белән керә идек. Зурайгач, сирәк булса да ул минем янга: «Аркаңны ышкыйм, кая, яхшылап чабындырыйм», — дип кергәләп чыкты. Баштарак оялсам да, әти мине,баштан сыйпап, гел тынычландырды. Ул:
— Син нәрсә, әтиеңнән ояласыңмы? — ди торган иде.
Кыскасы, әти җүнсез сүз сөйләмәс, дип мин дә оялмаска өйрәндем. Алай гына түгел, башта үзем кереп киткән булам да, эчтән генә: әти керсен иде, көчле куллары белән аркаларымнан усын иде, дип тели башладым. Теләкләрем бик еш кына кабул булды. Минем кебек кызлар кичләрен клубка чыга башладылар. Фермада да сүз — шул турыда. Кем чыккан, кем кунакка кайткан, кем кемне озаткан. Ә миңа әти клубка чыгарга беркайчан да рөхсәт бирмәде. «Синең өчен иң яхшы егет — мин. Башкалар алдар, еларсың. Ә мин сине беркайчан да үпкәләтмәм», — диде. «Сөйләшеп ятарбыз, син хәзер зур инде, миңа синең белән рәхәт,»- ди-ди, әти минем янга ята да башлады. Үзенең караватына да чакыра иде. Мине хатын иткән беренче ир дә ул булды. Минем өчен бөтенләй башка дөнья ачылды. Бер — бер артлы ике балабыз туды.Икесе дә акылга зәгыйфь булдылар. Бер үк каннан булгач, шулай була икән ул. Без бит анде авыл балалары, аны-моны белеп үскән кешеләрме. Авырлы чакта да, тапкач та, кеше безне сөйләп туя алмады. Ләкин кулдан берәүнең дә тотканы булмады. Аз идеме авылда малайлары белән ялгыз калган аналар, яки безнең кебек үк — аталы-кызлы яшәүчеләр? Әти дә, мин дә алдынгы терлекчеләр, эчеп-тузып йөрмибез. Сәвит заманында иң мөһиме шул иде бит. Шуңа күрә безнең тормышка тыгылучы булмады. Кеше безнең гайбәтне сата торды, үзебез чәпчемәдек. Ә шулай да арада: йөргән егете булгандыр, ник кыз баланы газапларга, диючеләр булды. Еллар шулай уза торды, безнең турыда сөйләүдән дә туктадылар.
Кызганыч, ике баламның берсе кыска гомерле булып чыкты. Авыл кырындагы күлгә батты. Анысына үзем гаепле булганмындыр инде. Казларны алып кайт әле, кояш бата, су буенда төлкеләр күп, бумасын тагын, дип җибәргән идем. Беренче тапкыр гына куып кайтуы да түгел иде, югыйсә, акылга тулы булмаса да,моның ише эшне генә белә иде. Чыкмый калган берничә казны куарга дип кергән дә, баткан, балакаем. 60 яшенә җитеп, әти дә үлеп китте. Гомер буе ир белән хатын булып яшәсәк тә, мин аңа исем белән дәшмәдем. Кычкырышып, талашканны хәтерләмим, бар эшне бергәләп эшләдек. Мунча салдык, өйне яңарттык. Бүрәнәнең бер башында ул булса, икенчесенә мин килеп ябыша идем. Хәзер кызым белән икәү генә калдык.
Кеше — шул ук табигать баласы. Хайваннар арасында да үгез бозавының сыерга сикерүе- гадәти хәл. Без аны-моны уйламыйча яшәдек инде.Томана булдык. Хәзер бөтен кеше китап укый, телевизор карый, дин белән кызыксына. Бер карасаң, безнең өстә — зур гөнаһтыр. Күпләр мине азгынлыкта гаепләр, әмма тормышың шулай булып чыккач, нишлисең? Берәүне дә нахакка рәнҗеткәнебез булмады, малны эшләп таптык. Әти мине олыгайгач та бала итеп назлады, хатын итеп яратты. Йөрәкне авырттырган бер әйбер: ул да булса — кызым. Аннан алдарак үлеп китсәм, ни булыр? Акылы юк бит, үзе генә яши алмаячак.
http://www.tulachi.ru/ru/archive-gazata/item/8758-әtiem-irem-buldyi-bulgan-hәl.html
фото http://playcast.ru
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза 
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Әйе, чыннан да, нәрсә соң ул бәхет? Һәркем үз-үзенә шушы сорауны бирәдер. Кемдер бәхетне рухи байлыкта, кемдер сау-сәламәт булуда, кемдер дуслар күплектә, мәхәббәтен табуда, гаиләдә, хезмәттә, әти-әнисе исән булуда, матди яктан тәэмин ителүдә күрә. Алар, бер-берсе белән тоташып, бәхет чылбырын тәшкил итәләр. Санаганнарның берсе генә булмаса да, бу алтын чылбыр…
Кош — очар, кеше бәхет өчен яратылган, ди бит халкыбыз. Әйе, чыннан да, кеше гомере буе үз бәхете өчен көрәшеп яшәргә хаклы. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә дә бит: бәхет — тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе, диелгән. Бәлки, бәхет — азрак михнәт күреп, күбрәк рәхәт кичерүдер. Ләкин, бәхетсезлек күрмичә, бәхетле булып булмый бит. Күрәсең, бәхет төшенчәсенә кешеләр үз тормышы тәҗрибәсеннән чыгып бәя бирә.
«Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә», «Бөтен илнең тормышы яхшырганда гына без бәхетле була алабыз икән», «Бәхетсезләргә ярдәм итү, аларга кул бирү — бәхетле булуның бер шарты ул» дигән сүзләрне дә әйткән олуг әдипләребез Габдулла Тукай һәм Фәтхи Бурнашлар. Шулай ук татар әдәбиятында да бәхет төшенчәсе һәм аның кеше тормышында нинди роль уйнавы турында язылган әсәрләр бик күп. Мәсәлән, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр», Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме», Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» һәм башкалар.
«Нәрсә соң ул бәхет?» — дигән сорауга депутат һәм яраткан шагыйребез Разил Вәлиевнең дә фикере бик урынлы: «Бәхет ул һәрвакыт алда була. Гомумән, бәхетле мизгел генә булырга мөмкин. Сагынып сөйләрлек гамәлләрең, дусларың булсын. Бәхет, оҗмах шикелле, һәрвакыт алда. Оҗмах һәрвакыт алга дәшеп тора. Ул шундый хыялый, серле бер көчтер инде. Бүген үзен бәхетле дип санаган кеше, минемчә, бәхетле түгелдер. Ул фәкать шатлык, канәгатьләнү кичерә.Бәхет ул матди хәлдә була алмый, аны тотып карап булмый. Күңел түрендәге хис, рухи халәт ул. Сау-сәламәт, бәхетле булыйк!»
Гомумән, бәхетне мин гел алга омтылып яшәүдә күрәм. Кеше үз алдына куйган ниндидер максатларга ирешеп, яңадан үз-үзенә максатлар куеп, шуңа омтылып яшәве белән көчле. Кешене хыял, өмет яшәтә, диләр бит.
Шәхсән үземә килгәндә, өйдә мин — үз балаларыма, тормыш иптәшемә, ә инде эштә укучыларыма, хезмәттәшләремә кирәк булуымны тоеп яшәвем белән бәхетле.
Аллаһ Раббыбыз Җирне һәм күкләрне, алар арасында булган барча мәхлукатны нинди гүзәл итеп яралткан. Бу гүзәллек эчендә иң камил итеп адәм баласы яралтылган. Үзеңнең кеше булуың, барча мәхлукаттан өстен булуың бәхет түгелмени? Әмма без күп вакыт канәгать була белү хисен югалтып, үзебезне бәхетсез сизәбез. Бу дөньяда яшәү — ул бер сәяхәт. Сәяхәт итүче үзе белән никадәр күп әйбер алса, аңа хәрәкәтләнү өчен уңайсыз була. Ул иркен сулап, рәхәтләнеп йөрсен өчен әйберләренең җиңелчә һәм җитәрлек кенә булуы шарт. Ә без еш кына бик күпне телибез, теләгебез үтәлгән саен, нәфсебез тагын да арта төшә, һәм тынычлыгыбызны югалтабыз, азапланабыз, алдашабыз, урлашабыз, җинаять юлына басабыз, кешегә бирелгән гүзәл сыйфатларны да югалтып бетерәбез. Хәтта үзебезнең иң якыннарыбыз булган әти-әниебез, туганнарыбыз белән дошманлашабыз һәм араларны өзәбез. Иң кызганычы — барча нәрсәне юктан бар иткән һәм ике дөньяның хуҗасы булган Аллаһ Раббыбызны дә онытып җибәрәбез, иманыбызны байлыкка алыштырабыз.
Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә (14 нче «Ибраһим» сүрәсе, 7 нче аять): «Минем биргән нигъмәтләремә шөкрана кылучыларга Мин нигъмәтләремне арттырып бирермен, көфранә кылучыларга, зарланучыларга газабым каты булыр», — диде. Димәк, нигъмәтләребез күп булсын, үзебез дөньяда һәм Ахирәттә бәхетле булыйк, дисәк, иң элек барына канәгать булырга һәм шөкрана кылырга кирәк. Күзләребез күрә, колаклар ишетә, ис сизәбез, тәм тоябыз, йөрибез, кулларыбыз белән төрле эшләр эшли алабыз, бәхет түгелмени? Матур-матур йортлар төзеп, матур келәмнәр, җиһазлар алабыз. Аларны күзебез күрмәсә, бу гүзәллектән безгә рәхәтлек булыр идеме? Кош сайрауларын, чишмә челтерәвен, яңгыр шыбырдавын тыңларга яратабыз. Әгәр ишетмәсәк, болар безгә шатлык китерер идеме? Матурдан-матур киемнәр алып, кешеләр янында мактанып йөрергә яратабыз. Аякларыбыз йөрмәсә, өйдә утырсак, кирәк булыр идеме икән безгә кыйммәтле туннар? Сау-сәламәт булуыбыз зур бәхет икән, ә без шуңа шөкрана кылабызмы? Канәгатьме?
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә:
«Һәркем үзенең һәр буыны өчен һәркөнне сәдака бирсен. Ике дошманны килештерү — сәдака, юлчыга ярдәм итү — сәдака, яхшы сүз — сәдака, намазга баручының һәр адымы — сәдака, юлда кешеләргә комачаулык ясаучы әйберне алып куюың — сәдака», — дип әйтте.
Бу хәдистә иң беренче итеп ике дошман кешенең арасын төзәтү турында әйтелә. Кайсы да булса бер җирдә, бер авылдамы, бер коллективтамы, үзара дошман ике кеше бар икән, аларны килештерү — фарыз-кифая. Әгәр алар дошман хәлендә яшиләр икән, авылның бар халкы, яки бөтен коллектив гөнаһлы була, һәркем көченнән килгәнчә аларны дуслаштыру өчен тырышырга тиеш. Бу очракта ялганлау да гөнаһ түгел. Ә без нишлибез? Ике кеше арасында низаг чыкканын, яки үпкәләшкәнен белсәк, әле бер якка, әле икенче якка куәт биреп, шуннан сөенеч табып яшибез.
Оныта күрмик, бервакыт безгә дә шулай «куәт» бирүчеләр табылыр. Әмма изгелек эшләү өчен дуслаштыру нияте белән үзара дошман булган кешеләрне эзләп йөрү дә кирәкми. Кайберәүләр әйтер: «Безнең авылда андый кешеләр юк, мин ничек итеп сәдака бирим, кемне дуслаштырыйм», — дип. Пәйгамбәребез: «Сәдаканы үзеңнән башла», -диде. Әйдәгез, үзебездән тотыныйк. Бәлки күңелебездә күпмедер көнчелек, хөсетлек, кемгәдер үпкәбез, кемнеңдер уңышыннан көнләшү бардыр. Менә шушы хисләр безне эчтән корт кебек кимерә бит. Гүзәл дөньяда яшәвебезне кыенлаштыра, авыруга сабыштыра. Гаеп кемдә? Үзебездә бит. Хисләребезне тезгенли белмибез, кемгәдер юл куя белмибез, кеше сөенеченә шатлана белмибез. Башкаларга килгән сөенечкә ихластан шатлана белсәк, безгә начарлык кылганнарны чын күңелдән гафу итә алсак, шөкрана кылучы да, сәдака бирүче дә, араларны төзәтүче дә булырбыз, иншаллаһ.
Юлаучыга, сәфәрдәге кешегә булышу, ярдәм итү дә — сәдака. Юлга чыккан кеше үз авылыннан, танышларыннан читтә була, һәм инде ниндидер уйламаган-көтмәгән мәшәкать килеп чыкса, бөтенләй ят булган бер кеше аңа ярдәм кулы сузса, әлбәттә, юлаучы чиксез шатлана. Ярдәм итүче дә — зур игелек кылучы, ягъни сәдака бирүче санала. Бүген әле һәркемнең дә машинасы юк, кешеләр очраклы машинага ышанып юлга чыгарга да мәҗбүр.
Машинада баручылар истә тотсын иде: юл кырыенда кул күтәреп торучыны игътибарсыз калдырмыйк. Килер бер көн, кулларыбызны күтәреп Аллаһтан нидер сорарбыз. Безнең күтәрелгән куллар ул көнне буш калмаслармы? «Теләгем кабул булмады», — дип ул көнне кемгә үпкәләрбез? Без Аллаһның биргән нигъмәтенә шөкрана кылучы булырбызмы?
Халык: «Яхшы сүз — җан азыгы, начар сүз — баш казыгы», — ди. Ә без күркәм сүзләр әйтәбезме? Аны кемнәргә әйтәбез? Өйдә якыннарыбыз белән матур итеп сөйләшеп утырабызмы, әллә хуҗаларыбыз алдында ялагайланыр өчен генә итагатьле булып, игелекле сүзләр кулланабызмы? Бүген: «Бик саваплы бер дога укыйсым, өйрәнәсем килә, сүрәләрнең кайсын укысам, саваплырак булыр икән?» — дип йөрүчеләр күп. Әгәр саваплы буласың килә икән, башкалар белән күркәм мөгамәләдә бул, ихлас сүзләреңне кызганма, башкаларны хөрмәт ит, кимчелекләрен гафу ит. Үзеңне яныңдагы кеше урынына куеп кара. Үзеңне яратасың икән, башкаларны да ярат. Үзең күркәм сүзләр ишетәсең киләме, башкаларга да шундый сүзләр ишеттер. Берәр кешенең кимчелеген күреп, эчең поша икән, ә синең үзеңдә дә күпмедер кимчелек бардыр, башкаларның да сиңа ачуы чыгадыр, шуңа тизрәк төзәлергә тырыш. Әллә үзгәрә алмыйсыңмы? Алайса, башкаларга ник үпкәлибез?
Әти-әниебезгә, хатыныбыз, балаларыбызга матур сүзләрне күпме әйтәбез? Хәлләрен сорашып, сөйләшеп утырабызмы? Пәйгамбәребез: «Үзеңнән соң сәдака гаиләңә тиеш», — диде. Кешеләр янында матур булып кылансаң да, Аллаһ каршында тәкъва булам, дип тырышсаң да, гаиләңне кайгыртмасаң, алар белән күркәм мөгамәләдә була алмасаң, яки кешеләрнең үзеңә файдалы булганнары белән генә үзеңне күркәм тотсаң, бу изгелекме, әллә монафикълыкмы? Аллаһ кешене гүзәл сурәттә яралтты, аның сүзләре дә үзенең асылына муафикъ булырга, Аллаһ аңардан канәгать калырлык күркәм булырга тиеш. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә (2 нче «Бәкара» сүрәсе, 263 нче аять): «Яхшы сүз рәнҗеп биргән хәердән яхшырак», -диде.
Әлбәттә, сәдаканың иң әҗерлесе һәм мәҗбүрие — фарызларны үтәү һәм хәрамнан тыелу. Акылның шөкранасы — намаз, сәламәтлекнеке — ураза, байлыкныкы — зәкят, хаҗ. Аллаһның биргән нигъмәтләренә шөкрана кылучы фарызларны үтәүдән, хәрамнардан тыелудан зур сөенеч таба, аның барча күзәнәкләренә дә шатлык иңә, чөнки Раббылары каршындагы бурыч үтәлде. Дөнья яралтылганда яралтылып, Раббысын күргән һәм иман китергән җан Җир йөзендә намаз вакытында Хак Тәгалә белән кавыша. Шуңа күрә дә намаз укучылардан нур бөркелеп тора. Намаз укучының җаны тантана итә. Ә укымаучының җаны — хәсрәттә. Ул әллә нинди байлыклар, кәеф-сафа корулар, исерткеч эчемлекләр белән җанын тынычландырмакчы була, әмма булдыра алмый. Җаны тынычсыз кеше канәгать була алмый, андый бәндәдә нур булмас. Шуңа күрә намаз укучы гыйбадәткә бәйрәмгә әзерләнгән кебек хәстәрен күрә, җаны Раббысы белән очрашуга әзерлек тантанасын кичерә. Ихластан намаз укучы кеше гыйбадәт урынында үзен Раббысы белән янәшә хис итә. Ул вакытта аның өчен Аллаһ кайдадыр еракта түгел, ә каршысында, янында, һәм инде ул үзе гүя җирдә түгел, ә күкләргә күтәрелә. Намаз укучы инде үзен дөньяның барча мәшәкать-борчуларыннан, ваклыкларыннан өстен итеп сизә, аның күңеле аркылы Раббысының барча сыйфатлары һәм гүзәл исемнәре үтә һәм ул чиксез бәхетле булу хисен кичерә. Андый кешенең намазда әйткән һәр зикере, догасы, һәр укыган сүрәсе аның үзенә генә түгел, ә янәшәсендәге кешеләргә, барча мәхлукатка сөенеч-шатлык китерә. Менә шул инде чын намаз була һәм без шуңа омтылырга тиеш. Ашыгабыз, чабабыз, дөнья куабыз, әйдәгез, әз генә тукталыйк, ял итеп алыйк, тәнебезгә генә түгел, җаныбызга да Раббысы белән очраштырып, рәхәтлек бирик. Бер көн килер, без куа торган дөнья безне үзеннән куар. Аллаһ кушканча яшәмәсәк, җаныбыз Раббысы каршына ничек кайтыр, мәңгелегебездә үзен ничек хис итәр?
Һәр буынның сәдакасы — намазны мәчеткә барып укуда. Бер көн килер, йөри алмабыз. «Аллаһны искә алырга җыелган кешеләр, шул җыелудан шифа табарлар», — диде Пәйгамбәребез. «Мәчеткә баручының һәр адымына бер савап булыр һәм адымы табан озынлыгы белән үлчәнер» һәм «Мәчеткә баручыга да, аннан кайтучыга да, барган саен да, кайткан саен да Аллаһ Җәннәттә табын әзерләр», — дигән хәдисләр бар. Күзләребез күрә икән, әле аякларыбыз йөри икән, аларның шөкранасы итеп, әлбәттә, мәчеткә йөрик. «Шөкрана кылучыларга арттырып бирермен», — диде Аллаһ Тәгалә. Сәламәтлекне хастаханә юлында гына түгел, ә мәчет юлында күбрәк эзлик. Хакыйкатьтә дә шулай бит: мәчеткә еш йөрүче өлкәннәребез хастаханәгә сирәгрәк баралар. «Караңгыда мәчеткә баручыларның Кыямәт көнендә йөзләре якты булыр», «Азапланып мәчеткә баручыларга әҗер-савап икеләтә булыр», — дигән хәдисләр дә бар. Ә без әле караңгылыкны, әле пычракны, әле яңгырны, әле эссе кояшны сәбәп итеп, мәчеткә бармаска тырышабыз. Әйткәннәр бит: «Теләгән кеше әмәлен таба, теләмәгән кеше сәбәбен таба», — дип. Сәбәпне табарбыз, әмма барысын белеп, күреп торучы һәм Кыямәт көнендә гадел хөкем чыгаручы Аллаһ бар. Аның хозурына баргач, тел түгел, сүзләр түгел, кылган гамәлләребез генә кыйммәткә ия булачак. Шулай булгач, мәчеткә йөрмәвебезгә, намаз укымавыбызга ураза тотмавыбызга, сәдака бирмәвебезгә аклана торган сүзләр сәбәпләр тапмыйк, Аллаһ каршында аларның кыйммәте юк. Тизрәк тәүбәгә килик һәм изге гамәлләр кылыйк, җаныбыз тыныч булыр.
Бүген һәркем диярлек юлда. Кешегә комачаулаучы әйберне алып кую яки чүп ташламау — менә бу да сәдака. Трамвайдан төшкәч, билетыңны җиргә ташладың икән, менә инде бу да иманның зәгыйфьлегенә бер дәлил. Без бүген ничек яшибез соң? Ике күрше, өендәге чүпне нинди дә булса савытка тутырып, урамга чыгарып түгә дә, янәшә утырып урамнарның пычрак, чүпле булуыннан зарлана, тәртип урнаштырмый, дип, авыл җитәкчесен, хөкүмәтне сүгә. Урамнардагы, чирәмлекләрдәге, елга буйларындагы, урман кырыйларындагы чүп өемнәренә карап та иманыбызның ни дәрәҗәдә икәнен билгеләп була. Хәдистә әйткәнчә, без юлда комачаулый торган әйберләрне алып куючы булсак, хәзерге кебек чүпләүче булмасак, үзебез өчен дә, иманыбыз өчен, җәмгыять өчен дә яхшы булыр иде. Җәмгыятькә файдалы икән, димәк, сәдака.
Нәрсә генә эшләсәк тә, әлбәттә, Аллаһ ризалыгы өчен эшләү кирәк. Аллаһ риза булсын өчен тырышып тормышын алып баручы, башкалар сөенгәннән шатлык хисе кичерүче чын бәхетле кеше була. Аллаһ Раббыбыз хакыйкый бәхетебездән аермасын, вакытлыча гына булган дөнья байлыкларын гына бәхеткә санап, җәннәт нигъмәтләреннән мәхрүм кала күрмик. Бәхет ул — дөнья һәм Ахирәт байлыкларын тигез күреп, икесеннән дә тәм таба белүдә.
Ахирәт өчен дип, дөньядан бөтенләй ваз кичү дә дөрес түгел. Дөнья малына Ахирәтеңне алыштыру да акылсызлык. Барысына канәгать булып, шөкрана кылып, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп булсын.
Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ,
Җәйне яратмаган кеше юктыр ул бу дөньяда. Әлбәтта, бала-чага өчен җәй – өч айга сузылган зур бәйрәм, чөнки китаплар һәм мәктәп турында онытып торырга мөмкин.
Шундый җәйнең бер көне турында сөйләп китәсем килә минем. Без балачакта гел бергә уйнап үскән өч малай җәйне мәшәкатьсез, дәресләр турында уйламыйча гына үткәрә идек. Шундый бер көнне без урманда үткәрергә уйладык. Җәйге урманда бит бик рәхәт! Анда җиләс һәм тыныч, кошларның матур итеп сайрауы таң калдыра, ә иң мөһиме – урманда рәхәтләнеп җир җиләге, кура җиләге белән тамак туйдырып кайтасын. Ә куян яки керпе күрә алсаң – үзе бер зур вакыйга!
Безнең якларда зур кара урманнар юк. Дөресен әйткәндә, кечкенә агачлыклар, анда төз каеннар, баһадир имәннәр, биек усаклар үсә. Кайсебер якта олы чыршы-наратларның куе яшеллеге күренгәли. Ә урман җәнлекләреннән җитез куянны, эшчән керпене һәм дә хәйләкәр төлкене генә очратырга мөмкин.
Ул көнне без иртән иртүк торып, тиз генә юынып, ашап, кәрзиннәребезне күтәреп юлга чыктык. Урманга юл ике сәгать вакытны ала иде. Көн бүген бик эссе булырга охшаган. Көнчыгышта күк йөзе ал ут кебек яна, һава чиста һәм якты. Кайдадыр сандугач иртәнге җырын җырлый, авылда әтәчләр яңа көнне каршылап кычкыралар, ә көтүче малларны яланга ашыктыра инде. Урманга без кояш кыздыра башлаганчы барып җитәргә ашыктык.
Без агачлыкка килеп җиткәндә, беренче кояш нурлары каеннарның яшелендә уйный башлаган иде инде. Аяк астындагы үләндә чык тамчылары ялтырый. Урман эчендә кошларның моңлы тавышлары агыла, барлык табигать яңа көнне каршылый, төнге җиләс һава әкрен генә күтәрелеп бара.
Без кошлар тавышын тыңлый-тыңлый урман эченә үттек. Тар урман сукмагы безне кечкенә генә яланга алып чыкты. Ялан кояш нурларында иркәләнә иде. Ә иң кызыгы шунда – ямь-яшел үлән өстендә әллә күпме кызыл нокталар ята, әлбәтта, бу җир җиләге! Без барыбызда җиргә утырып хуш-исле җиләкне башта туйганчы корсакларыбызга, аннары кәрзиннәргә тутырдык.
Безнең кәрзиннәребез тулганда көн уртасы якынлашкан иде инде. Кошлар тавышы тынган, тик тукран гына арымыйча тукылдый да тукылдый. Без авыр кәрзиннәребезне күтәреп сукмак буенча экрен генә атладык. Сукмак безне бу юлы чылтырап аккан саф чиста сулы чишмәгә алып килде. Авыр кәрзиннәребезне дәү чыршы астына куеп без тәмле суны эчеп ял итеп алырга киңәшләштек. Шулай урман тавышларына колак салып утырганда кинәт кайдадыр бездән ерак түгел генә ботаклар шыгырдауы ишетелде һәм күз ачып йомганчы безнең каршыдан гына бер зур соры куян йөгерде дә юк та булды.
Аннары без үзебезнең юлыбызда тукранны очраттык, ул безнең башлар очында гына тырыша-тырыша эшен башкара иде. Без аны куркытмыйча гына юлыбызны дәвам иттек.
Көн кызу, тузанлы, бөркү иде. Без авылга кайтып җиткәндә кояш көнбатышка якынлашып җитте. Арып-талып, ачыгып кайтып кердек без өйгә, ләкин барыбызда бик шат идек, чөнки бу җәйге көнне без файда белән үткәрдек. Без бу көнне салкын кыш килгәч тә хуш-исле җиләк вареньесе белән тәмле чәй эчеп искә алырбыз.
Нужно написать сочинение на татарском языке нэрсэ ул бэхет! пж
- «бэхет уз-узенэ тугры каледа» сочинения на татарском языке
- Бэхет- бу доньяда бэхетле хэм бэхетсез кешелэр бик куп. Бэхетле кешелэр нинди сон ул? Бэхетле кеше дип телефоннары хэм планшетлары булган кешелэр тугел, э кемнен эти-энисе бар, гаилэсе, горурланып яшэуче туганнары, авыр чакларында янэшэ булган дуслары булган кеше ин бэхетле кеше бу доньяда. Мин бик бэхетле кеше, янэшэмдэ эти-энием дэ, дусларым да, туганнарым да, бар. Э бар бит кешелэр, балалар: аларнын ойлэре, ашарга ризыклары, киемнэре, эти-энилэредэ юк бит. Э без бу доньяга рэхмэт эйтеп соенеп яшэргэ тиеш. Ботен эйберебез дэ бар. Аллага шокер)
- Тормышта берднбер бхет ул рвакыт алга омтылыш Э. Золя
(эссе)
Нрс ул бхет? з-зен бу сорауны биреп карамаган кеше юктыр. рберебезг туры килерлек итеп авап табарга ммкин д тгелдер дип, уйлыйм мин. ркем бхет тшенчсен зенч алый. Кайберлр бхетне материаль тышлыкта крлр, кем чендер кешене ниндидер бер эчке халте, кайберлр бхетне янындагы зеннн башка берд крлр.
Мин д бу сорау турында еш уйлыйм. Мин татар авылында укытучылар гаилсенд скн гади авыл кызы, мин балаларым чен ни, ирем чен тормыш иптше, укучыларым каршында р сорауга авап бирерг тиешле укытучы.
Мин табигать баласы. Шуадыр табигать кочагында йрерг, урман шавын, кошлар сайраганын, чишмлр ырлаганын, ягыр яуганын яратам. ырларда ырланганча з илемд ямьле миа брге бакчасы да. Мин туган ягымны, туган илемне балачагымдагы тсле матур, тыныч, имин м бхетле булуын телим. Моны чен дрес вакытында укучыларымда туган якка мхббт, табигатьк сакчыл караш трбиялрг тырышам.
Мин ни. Янымда ике улым м тормыш иптшем булу минем чен зур бхет. Лкин бхет кблк кебек. Аны артыннан куса,ул синнн кача, игътибарыны башкага юнлтс инре килеп куна. Димк, гел бер нрс берднбер бхете турында уйланып утырырга ярамый. Шул ук вакытта берни эшлм д дрес тгел. Бхет артыннан куарга тгел, алга омтылырга-тулы тормыш белн яшрг кирк. Шул вакытта бхет кблге гел яныда булыр дип уйлыйм мин. Ике улымны мгыятьк файдалы, тормыш алып барырга слтле акыллы, тртипле татар егетлре итеп трбиял минем изге бурычым. Моны чен рвакыт алга барырга, килчк турында уйларга кирк. Бу омтылыш зе бхет.
Мин укытучы, з эшемне яратам. Яраткан нрем белн шгыльлнерг яратам. Укытучы нре минем чен нрс со?
з-земне танып бел;
земне кирк икнлегемне алатучы м эшемнн кангатьлн ала торган шгыль;
миа тормышта кч м алга этргеч биреп торучы нр;
рвакыт яраткан кадерле кешелрем янында булырга ммкинлек бирче нр;
земд кимчелек дип санаган сыйфатларны юкка чыгарырга яки киметерг ммкинлек бирче нр.
Мин укучыларымны яхшылыкка, бер-берсен хрмт итрг, намуслы, гадел булырга йртм. Балаларны яратам, аларда шхес крерг тырышам.
Балалар келе безг тапшырылган бит. Нкъ мен укытучы балаларга чиксез олы дньяда з урынын табарга ярдм итрг тиеш. Сабыйларны барысы да башлана гына бит ле! Шуа кр минем кредом: зыян китерм!
Яраткан кешелрдн ген рнк алалар. Уышка ирешкннрне ген яраталар дигн йтем бар. Мин д бу сзлр белн килешм. Сине яратканнарын бел нинди бхет!!! мен уышка иреш чен рвакыт эзлнерг, йрнерг, укырга алга омтылырга кирк. Кешег сабый чагыннан ук м рвакыт укырга кирк. Барлык кренекле галимнр башкаларны йрт белн ген чиклнмгннр, злре д гомерлрене ахырына кадр укыганнар. Укудан туктаса, башкаларны укыта алмаячаксы, дип йткн Д. С. Лихачев.
Сезне игътибарыгызга сйлш ткъдим итм.
Бервакыт укучы укытучыдан сораган:
Укытучым, яшешне мгънсе нидн гыйбрт?
Кемне яшеше? дип шаккаткан укытучы.
Укучы:
Кеше яшеше.
Укытучы азрак уйланып торгач болай дигн:
йдгез, берглп авап эзлибез.
Блки, яшешне мгънсе мхббттдер? ди беренче укучы.
Начар тгел. мма тормышыны ахырында минем тормышым зая узмады дип йтерг бу итрме?
Шул вакыт икенче укучы:
Минемч, яшешне асылы зенн со гасырларга итрлек мирас калдыру.
ченче укучы куркып кына болай ди:
Блки ул яшешне асылын, мгънсен эзлрг кирк тгелдер? http://baxet.jimdo.com/ http://insha.ru/text/298
- КТО ЭТО СПИСЫВАТЬ БУДЕТ


