Укучылар иҗаты
Кышның энҗе-мәрҗәннәре
Мөслим гимназиясенең 2нче сыйныфы укучылары «Туган ягыма кыш килде» дигән темага хикәяләр язганнар.
Кышның энҗе-мәрҗәннәре
Туган ягыма кыш килде. Бар дөньяны ап-ак кар каплады. Салкын һава битләрне өшетә. Энҗе кар бөртекләре йомшак кына керфек очларына куна да, минем сулышымнан эреп юкка чыга. Ә менә агачлар энҗе бөртекләрдән мамык шәл бәйләп бөркәнгәннәр. Шәлләренә нәфис бизәк булып кызылтүшләр тезелгән.
Бу сихри җиһанга кояш үзенә бертөрле серлелек өсти. Җир өслегендә ялтырап яткан энҗе-мәрҗәннәр күз явын алырлык! Кыш бик матур ел фасылы шул!
Бәдертдинова Зәринә
Кыш бик матур ул!
Ап-ак карлар яудырып, кабат Мөслимебезгә кыш килде. Көннәр бик нык суытты, салкын җилләр исә башлады. Кайбер көннәрдә матур итеп кар ява. Ул көнне мин өйдә утырмыйм, тизрәк тышка чыгам. Кар бөртекләре минем өстемә, битемә куналар. Балалар урамда рәхәтләнеп чанада, чаңгыда шуалар, Кар бабай ясыйлар.
Кар тирә-юньдәге агачларны да суыктан саклый, үзенең ак юрганы белән төрә. Кыш бик матур ул!
Галиева Иркә
Кышның мамык шәле бар…
Бөтен дөньяны ап-ак кар каплады. Табигать җем-җем итеп торган яңа матур күлмәген киде. Агачлар да җылы мамык шәлләрен ябынды. Елгалар, күлләр көзге кебек шома боз белән капланды. Урман кырлар өстендә тантаналы тынлык.
Кыш көне көннәр салкын булса да, без курыкмыйбыз. Барыбыз җыелышып тауга барабыз. Чана, чаңгы, тимераякта шуабыз. Безнең тавыштан тау яны шау-гөр килеп тора. Мин кышны яратам. Кыш — елның иң матур ел фасылы.
Гәрәев Данис
Мөслимемә кыш килде
Минем туган ягым Мөслимгә дә кыш килде. Җир өсте ак кар белән капланды. Көннәр салкынайды. Агачлар әллә кайчан алтын яфракларын койды. Күк йөзен авыр соры болытлар каплады. Ул болытлардан көн саен җир өстенә ап-ак мамык кебек кар төшә. Кайчагында кышның саран гына саргылт кояшы да күренгәли.
Кыш — күпме шатлык алып килүче ел фасылы ул! Без тауда чана, чаңгы шуабыз, Кар бабай ясыйбыз. Әле тиздән Яңа ел киләчәк! Безгә Кыш бабай күчтәнәчләр өләшәчәк. Мин кышны бик яратам!
Гыйлметҗанова Эльвира
Ап-ак дөнья
Салкын карлары, көчле бураннары белән туган ягыма кыш килде. Бөтен дөнья ак төскә төренде. Агачларга бәс кунды. Бик күп җәнлекләр тирән йокыга талды.
Ә урамнар балаларның тавышыннан шаулап тора. Анда балалар чаңгы, чана шуалар. Мин кышны бик яратам.
Нафикова Регина.
Шыгыр-шыгыр кар таптап…
Кыш килде. Ул бөтен дөньяга ап-ак юрганын каплады. Җәнлекләр кар юрганы астында тирән йокыга талды. Агачларга бәс кунды.
Тышта салкын. Ә без шыгыр-шыгыр кар таптап, урамда йөрибез. Төрле кышкы уеннар уйныйбыз. Мин туган ягымны да, туган ягымның кышын да яратам.
Нафикова Рената.
Кыш
Менә туган ягыма кыш килде. Төн чыкканчы бар җирне ап-ак кар каплап киткән. Бөтен җир ап-ак булган. Урман җәнлекләре татлы йокыга талды.
Кыш елгаларны боз белән каплады. Балалар тимераякларын киеп бозда шуарга киттеләр. Кыш килгәнгә алар бик шатландылар, чөнки кыш көне бик рәхәт!!!
Садыйкова Әминә
Кар өсте — үзе матурлык!
Кар-бураннарын туздырып, салкын җилләрен ияртеп кыш та килеп җитте. Барлык дөнья ап-акка күмелде. Урман-кырлар, елга-күлләр, барысы да ак кар астында калды.
Кыш көне кар өсте — үзе матурлык! Яңа яуган кар өстендә куянкайларның, эт-төлкеләрнең эзләре ярылып ята. Мондый чуар бизәкне без бары тик кыш көне генә күрә алабыз.
Кышны балалар да бик көтеп ала. Кыш көне чана-чаңгы шуасың, кардан сыннар ясыйсың, кар атышлы уйныйсың. Бу уеннарны бары тик кыш көне генә уйнап була. Шуңа да без кышны бик яратабыз.
Мөхәммәтдинова Әминә
Кыш көне бөтен дөнья сихри матурлыкка төренә. Агачларга ак бәс сарыла. Җир өстен каплаган ап-ак кар энҗе кебек ялтырап тора.
Без өсләребезгә җылы туннарыбызны, аякларыбызга киез итекләребезне киеп урамга чыгабыз. Анда бик рәхәт. Без чыр-чу килеп тау шуабыз, кар атышлы уйныйбыз. Суык битләребезне чеметә, ләкин без бер дә курыкмыйбыз. Тышта күңелле, саф һава. Шуңа да мин туган ягыма кыш килгәнен көтеп алам.
Кашапова Әминә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза 
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Минем кышкы каникулларым.Бу каникуллар мина бик охшады, лэкин алар бик тиз утеп тэ киттелэр… Каникуллар башлангач, без безнен гаилэбез белэн чоршы бизэдек, чыршы бизэу бик кызык хэм рэхэт икэн, чонки без аны бетен гаилэбез белэн бизэдек.Шуннан сон Яна ел да килеп житте.Мин Яна елны уземнен эти энилэрем хэм туганнарым белэн каршыладым.Без жырладык, биедек, безнен президентыбызнын сэгать унике тулганчы сойлэвен тонладык.Сэгать унике тулып киткэч, без чыршы карарга бардык, ул шундый матур хэм куркэм иде.Тагын без анда верблюд курдек хэм анын белэн фотага тештек.Каникуллар беткэндэ мин литература фэненнэн сочинение яздым, хэм дэреслэргэ эзерлэнэ башладым.Каникуллар бик тиз утеп киттелэр, дэкин алар мина бик ошады!
Перевод-
Эти каникулы мне очень понравились. Сначало я наряжала ёлку- это было так увлекательно и интересно. Потом мы всей семьёй справляли Новый год. Пели, танцевали, смотрели обращение президента по телевизору. И ходили на елку. Она была очень красивая, яркая и большая. А ещё мы там видели верблюда. Я конечно же сфотографировалась с ним.
Когда каникулы заканчивались
я начала писать сочинение по литературе, подготавливаться к урокам.
Каникулы пролетели незаметно и очень быстро. Но они мне очень понравились!
Оцени ответ

Яз көне өйдә гөлләрнең саны арта. Алар җәй ахырында шау чәчәктә утыралар.
Китап
Китаплар укырга яратам. Рәсемле китапларым бик күп минем. Аларның барысында да әкиятләр генә. Минем үземә «Су анасы» китабы ошады. Аны Тукай абый язган икән.
Китап
Көн саен китапханәгә барам. Шигырьләр язам бит мин. Андагы китапларны укыгач, тагын да матуррак язармын кебек.
Минем әнием дә — язучы. «Китап укымаган кеше ша гыйрь була алмый», — ди ул.
Китап
Китап. Минем иң кадерләп саклаган әйберемдер ул. Өебездәге китапларның кайберләрен әбием дә укыган. Ан нан алар әтигә калган. Ул китапларның барысын да ми нем бүлмәдәге киштәгә куйды.
Саргая башлаган китап битләрен ачканда, әби-бабам ту рында уйлыйм. Алар бик белемле булган. Китап укыганга ул, ди әти.
Безнең сыйныф
Мин беренче сыйныфта укыйм. Без — алты бала. Өче без — кыз, өчебез — малай. Апа кызларны малайлар белән утыртты. Минем урыным Алмаз янында.
Сыйныф бүлмәсе
Менә безнең сыйныф. Ул матур, якты, чиста. Аның идән-

нәре агачтан. Тәрәзәләренә ап-ак челтәр пәрдәләр эленгән.
Сыйныф бүлмәсендә ун парта бар. Арттагы парталар алдагыларыннан биегрәк. Апа өстәле сыйныф бүлмәсенең уртасында тора. Мин аның каршы сында утырам.
Безнең сыйныф
Безнең сыйныф бүлмәсе — икенче катта. Монда гел кеч кенә балалар гына. Сыйныф бүлмәсендә санау һәм язу так талары бар. Тәрәзә төбендә гөлләр үсә.
Шкаф киштәләренә төрле уенчыклар тезелгән. Аларны апа тәнәфестә безгә бирә. Бергәләп уйныйбыз. Дәрес баш ланыр алдыннан җыеп куябыз.
Безнең гаилә
Безнең гаиләдә өч кеше. Әни, әти һәм мин.
Әнием балалар укыта. Әтием машина йөртә. Мин мәктәпкә йөрим. Һәркайсыбызның эше бар.
Безнең гаилә
Гаиләбез зур безнең. Әбием белән бабам, әтием белән әнием, энем белән миннән тора ул.
Гаиләдә иң олы кеше — бабай. Гаиләдә иң тырыш кеше — әти. Өебездә иң сабыр кеше — әби.
Өебездә иң матур кеше — әни. Аларның акыллы малайлары — мин. Минем яраткан энем — Әнис.
Безнең гаилә
Гаиләсен яратмаган кеше булмыйдыр. Мин әтием белән әниемне дә, әбием белән апамны да бик яратам.

Әти миңа рәсем ясарга өйрәтә. Әни миңа дәрес хәзерләргә булыша. Әби минем өчен тәмле әйберләр пешерә. Апам белән бергәләп уйныйбыз.
Мин аларның барысына да дөнья хәлләрен сөйлим. Тыңлыйлар, ял итәләр.
Көзге яфрак
Кулымда — көзге яфрак. Каен ботагыннан очып төште ул. Аның бер ягы кызыл, икенче ягы сары. Көзге өрәңге яфрагы ул.
Көзге яфрак
Көзге яфрак кешенең эштә арган кулларына охшаган. Җыелган уч кебек ул. Әнә бер учка яңгыр тулган. Икенче берсенә җил ком салган.
Учларын йоммый яфрак. Көзге яңгыр суын миңа суза.
Көзге яфрак
Көзге яфрак очып йөри. Бу көз соң килде. Калган яф раклар агачта әле.
Ялгыз яфракны кызганам. Иптәшләре яши. Ул инде үзен үстергән ботактан өзелгән. Яфракның өзелгән килеш булса да яшисе килә. Һаман иптәшләре янында бөтерелә ул.
Кышкы уеннар
Кыш җитте. Җир ап-ак. Көне буе урамда уйныйбыз. Чана-чаңгы шуабыз. Өйгә керәсе дә килми.
Кышкы уеннар
Кыш көне уйнарга бик күңелле. Тау өсте тулы бала-чага. Мин дә алар арасында. Үзебез ясаган чаналарда сикертмәдән сикереп уйныйбыз.

Акбай да миңа иярә. Тауга чананы ул алып менә. Безгә башка уен кирәкми дә!
Кышкы уеннар
Кыш көне уеннарның ниндиен генә уйнамыйсың! Җылы көндә кар бабай тәгәрәтәсең. Салкын көндә окоп казый сың. Күп вакытта чаңгыда узышасың.
Мин үзем хоккей уйнарга яратам. Күбрәк капкада то рам.
Айрат — оста сакчы. Алия — капкага туп тибүче. Гөлнур белән Маратка кем булсалар да ярый.
Тамчы
Түбәдән тамчы тама. Кар эри башлаган. Яз җитә бугай. Түбә кыегындагы боз сөңгесе кечерәйгән. Аның да очы там чыга әйләнгән.
Тамчы
Тып-тып. Тамчы тавышымы ул? Әйе, тамчы икән. Яз җит кәнен хәбәр итә. Бик каты чиртә. Тәрәзәне ватмас микән?
Тамчы
Тәрәзә кыегында тамчылар бии. Алар аннан баскыч төбенә сикереп төшәләр. Аяк киемнәрем шунда минем. Тамчы тулгандыр инде.
Чынаяк өстендә тамчылар бии. Самавыр борыны шаяра. Тыштагы тамчы аларны да үз янына чакыра. Тамчы! Тыптып! Чык-чык!
Әбием
Әбиемә алтмыш яшь. Бер дә карт түгел ул. Битләре алсу. Күзләре кара. Үзе гел көлеп тора.
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]
- #
- #
- #
04.02.2016283.14 Кб11Obrazovanie_6.doc
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
Мин кышны бик яратам.Чонки без кыш конендэ чангыда шуабыз,хоккей уйныйбыз.Туган ягыма кыш килде
Алтын көз китүгә, таягына таянып, ап-ак сакаллы кыш кунакка килде. Ул акрын гына җир өстенә күбәләк-күбәләк кар яудырырга кереште. Кар бөртекләре, жемелдәшеп, берсе белән берсе уйнап, җир-анага коелдылар. Озакламый җир өсте ап-ак юрган ябынды. Кыш үзенең ак келәмен җәйде. Елгалар, күлләр өсте көзге кебек шома боз белән капланды. Зифа каеннар кар кызларыдай басып торалар.
Узган җәйнең табигый уңайсызлыкларыннан тәмам аптырап алҗыган урман-кырлар, хәзергә барысы да тукталып торып, киләсе елда эшне яңа көч белән һәм яңача башлап җибәрү өчен ак юрганга төренеп, тирән йокыга талган. Тик песнәкләрнең агач очыннан килеп җитәр-җитмәс нәзек авазлары һәм урман гайбәтчесе — саесканның, юк хәбәрне бар итеп, агачтан агачка сикергәләп, чыркылдап йөрүе генә кышкы урманга бераз җанлылык өрә. Матур кышкы кунакларыбыз — кызылтүшләр инде октябрь ахырында ук килеп җиткәннәр иде. Безнең кышкы урманнар, бакчалар бу матур кошлардан башка бик ямансу булыр иде.
Көзге яңгыр көннәрендә, затлы каурыйларын чылатудан куркып, агач куышында ачлы-туклы гомер уздырган зур чуар тукран, кышкы салкын көннәр урнашкач, һәр көн иртүк торып эшкә тотына: «Тук-тук-тук» .
Урман-кырлар өстендә кышкы тантаналы тынлык. Тик басу-кырлар өстеннән туктаусыз агылып торган җәяүле буран гына һәр төбәктә кышкы кырыс тәртипләрнең ныклыгын күзәтеп, барлап йөри. Көннән-көн соңарып чыккан кояш, бераз вакыт салкынча елмаеп, урман-кырларны биләп алган кышкы күренешләргә күз ташлый да, күңелгә ятышсыз вакыйгалардан тизрәк читләшергә ашыккандай, яңадан офыкка таба тәгәри башлый һәм тиздән урман артына төшеп югала.
Тыныч еллар, уңышлы һәм бәхетле еллар килсен! Төкле аякларың белән түрдән уз кыш!
Хоккей — бик популяр, яшьләр арасында. Бу-иң кызыклы спорт һәм күп кенә тели научится уйнарга аңа. Әмма өчен бу кирәк сноровка сабырлык , чөнки юлга вершину тернисток түгел.
Отмена
Нелли Семиулина
Отвечено 27 сентября 2019
-
Комментариев (0)
Добавить
Отмена
КЫШКЫ УЕННАР
Яңа ел каникуллары чорында районыбыз авылларында төрле мәдәни, спорт-уен чаралары үткәрелде. Шулай, 4 гыйнварда Бельский, Олы Куганак һәм Покровка авылларында кызыклы спорт-күңел ачу чаралары үтте. Бу мәйданчыкларга район Хакимияте башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков та килде.
Кыш көне суык һәм күңелсез дип кем әйтте?! Киресенчә, актив спорт төрләре белән шөгыльләнү, саф һавада кызыклы уеннар уйнау өчен менә дигән вакыт. Күпләр кышны ап-ак карлары өчен генә түгел, ә тылсымлы яңа ел бәйрәмнәре, чана-чаңгыда шуу һәм туйганчы кар бәрешеп уйнау мөмкинлекләре өчен ярата. Салкын, кояшлы көндә аяк астында кар шыгырдатып чанада яисә чаңгыда шуу үзе ни тора! Шулай ук кыш — ул балаларга гына тугел, ә өлкәннәр өчен дә кар бабайлар, кар сарайлары төзү һәм кызыклы уеннар чоры. Ә инде яңа ел каникуллары моның өчен бик уңайлы вакыт. Бит вакытны сәламәтлек өчен файдалы итеп, гаилә белән берлектә үткәрергә мөмкин.
Яңа ел каникуллары чорында районыбыз авылларында төрле мәдәни, спорт-уен чаралары үткәрелде. Шулай, 4 гыйнварда Бельский, Олы Куганак һәм Покровка авылларында кызыклы спорт-күңел ачу чаралары үтте. Бу мәйданчыкларга район Хакимияте башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков та килде.
Бу көнне Бельский авылында “Спорт! Кар! Гаилә!” исеме астында чын гаилә спорт фестивале үтте. Күпфатирлы йорт территориясенә бөтен авыл халкы җыелды. Күңелле эстафетада балалар да, өлкәннәр дә теләп катнашты, ераклыка пима очыру, капчык киеп йөгерү, аркан тартышуда көч сынашты. Танау һәм бит очларыннан тешләгән салкын җил, әйтерсең лә, барысын да уеннарда актив катнашырга чакырды.
Әлбәттә, Кыш бабай һәм Карсылудан башка нинди бәйрәм булсын инде?! Бәйрәмчә бизәлгән урман купшыкае янында алар төрле конкурслар оештырды, бүләкләр таратты, барыбыз да яраткан “В лесу родилась ёлочка” җыры астында чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады. Чарага килгән һәркем күңел ачты, бик матур гаилә бәйрәме булды.
Бу көнне Покровка авылында да вакытны күңелле уздырдылар. Авыл мәдәният йорты алдында “Яңа ел каруселе” әйләнде. Әкият геройлары – Убырлы карчык һәм аның ярдәмчеләре Кикимора белән Җен дәртле көйләр астында бала-чага өчен күңелле уеннар үткәрде. Балалар ике командага бүленеп, чыршыны кем тизрәк һәм матуррак бизәүдә ярышты, себеркегә атланып йөгерү, аркан тартышуда көч сынашты, шулай ук табышмакларга җавап тапты, алып баручы белән берлектә ритмик көйгә биеде. Әйткәндәй, боегырга ирек булмады, хәтта кояшсыз көн дә кәефне төшерә алмады.
Шул ук көнне Олы Куганак авылының “Салават күпере” Балалар иҗат йорты спорт залында 2002 елгы һәм аннан алдарак туган егетләр арасында бокс буенча Стәрлетамак районының Ачык беренчелеге үтте. Кышкы каникул призы өчен рингта үсмерләр клубы һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре катнашты. Барлыгы 50 яшь боксчы килде. Залда аларның җанатарлары да бар иде. Кайберәүләргә бу турнир беренче җитди сынау булды, ә кайберләренә үзләренең көчен янә бер сынау мөмкинлеге иде.
Боксчылар алышы тамашасы бик чагу булды. Әлбәттә, һәр ярыштагы кебек, монда да көчлеләр билгеләнде. Һәр авырлык категориясендә җиңүчеләргә һәм призёрларга оештыру комитеты тарафыннан грамоталар һәм медальләр тапшырылды.
Спорт-күңел ачу чараларында катнашучылар яхшы кәеф, бик күп уңай тәэссоратлар алып кайтып китте.
Хатлар – тормыш көзгесе
Кышкы каникуллар
Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар. Ә миңа ак тунлы кыш ошый. Чана-чаңгыда шуарга, кар атышып уйнарга, тәгәрәтеп, Кар бабай ясарга була. Ә кар күп булса, уеннар тагын да кызыклырак. Биек таудан выжылдап очып төшәсең, күмәкләшеп, карда аунап аласың да, тирләп-пешеп өскә үрмәлисең, аннан тагын, тагын. Бер дә туйдырмый андый…
Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар. Ә миңа ак тунлы кыш ошый. Чана-чаңгыда шуарга, кар атышып уйнарга, тәгәрәтеп, Кар бабай ясарга була. Ә кар күп булса, уеннар тагын да кызыклырак. Биек таудан выжылдап очып төшәсең, күмәкләшеп, карда аунап аласың да, тирләп-пешеп өскә үрмәлисең, аннан тагын, тагын. Бер дә туйдырмый андый уеннар. Бияләйләр боз булып ката, битләр уттай яна, үзе шундый рәхәт!
Дусларым белән тимераякта шуарга да яратам. Боз өстенә беренче чыгу белән җиңел генә шуып китеп булмый, әлбәттә. Таеп китеп, бозга барып төшкән чаклар да күп булды. Тик без аннан гына куркып кала торганмыни?! Шугалакка берничә тапкыр барганнан соң, хәйран шәп шуа башладым. Биючеләр бии-бии остара дигән кебек, мин дә шуа-шуа остардым. Кышкы каникуллар җитүгә чанада да, чаңгыда да, тимераякта да шуарбыз.
Гатиятова Вәсилә,
IVА сыйныфы укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза 
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Теги:
250


