Сочинение сез ин гузэл кеше икэнсез укытучы

Галятдинов Айнур

Казан шәһәре

5нче гимназия

Иң гүзәл кеше икәнсез…

          Укытучым! Укытучы апам! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле, тылсымлы бу сүзләр!

         Беренче тапкыр мәктәпкә килгән сентябрь иртәсе күз алдыма килеп баса. Әниемне җитәкләгән килеш укытучы апабыз каршына килеп бастык. Ул, ягымлы елмаеп, безне үз тирәсенә җыеп алды. Аның күзләреннән нур сирпелә, әйткән сүзләреннән җылылык  бөркелә иде.

            Шушы көннән башлап ул безнең икенче әниебезгә әйләнде, сабый күңелләребезгә ачкыч таба белде. Һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Укытучыбыз безнең белән бергә шатланды да, көенде дә: безне чын кешеләр итеп тәрбияләргә тырышты; намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте, һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды. Аның әйткән һәрбер сүзен истә калдырырга тырыша идек. Дәрес вакытларында иң актив укучы буласым килә иде минем.  Өй эшләрен дә һәрвакыт җиренә җиткереп эшли идем.    Чөнки…  Ярый, ни өчен икәнлеге әлегә сер булып торсын, сәбәбен соңрак язып китәрмен.

             Кем турында яза икән соң бу укучы, дип уйлыйсыздыр сез. Чыннан да, мин бит әле беренче укытучымның исемен язарга өлгермәдем. Фәридә Фәрит кызы – минем беренче укытучым. Ул – гимназиябездәге хөрмәтле укытучыларның  берсе. Зур тәҗрибә туплаган, үз эшенең остасы ул безнең укытучыбыз. Класстагы балаларның һәрберсенә аерым игътибар бирә, аларны белемле һәм тәрбияле кешеләр итеп үстерер өчен үзенең көчен, вакытын һәм осталыгын һич тә кызганмый Фәридә Фәритовна. Чөнки бала башлангыч сыйныфта нинди белем туплый, алга таба да укуын шуның нигезендә дәвам итә. Һәм без остазыбыз йөзенә кызыллык китермәскә тырышабыз. Аның белән без хәзер дә гимназиябездә еш очрашабыз. Фәридә апа белән очрашканда, әниемне күргәндәй рәхәт булып китә. Ул безнең укуыбыз белән гел кызыксынып тора, кирәк вакытта киңәшләрен дә бирә.

              Бу уку елында Фәридә Фәритовна үзенең юбилеен билгеләп үтте. Актлар залында зур бәйрәм булды. Без дә, укытучыбызга рәхмәтебезне белдереп, аны зур бәйрәме белән котлап чыгыш ясадык . Аның киләчәктә тагын да зур уңышларга ирешүен, сәламәт булуын, һаман да шундый ягымлы булып калуын теләдек.

              Хәзер алда әйтеп үткән серне чишсәм дә була торгандыр. Чыннан да, мин өй эшләрен аннан-моннан гына әзерли алмый идем. Чөнки минем әнием дә — укытучы. Ул минем киләчәктә ныклы белемле, тормышта кешеләргә файдалы булып үсүемне тели. Ә моның өчен күп тырышырга, барлык көчеңне куярга, шуның өстенә әле әниемнең  йөзенә кызыллык китермәскә дә кирәк.

               Укытучы һөнәренең нинди авыр һәм җаваплы эш икәнлеген мин әнием аркылы яхшы беләм. Шуңа да барлык укытучыларга  зур хөрмәт белән карыйм. Балалар бакчасына йөргәндә әниемнең төне буе утырып дәфтәрләр тикшергәне, киләсе дәресенә әзерләнгәне хәтеремдә. Бик ярдәм итәсем килә иде ул вакытта, ләкин мин әниемнең укучыларыннан кечерәк идем шул. Әнием ничәмә-ничә баланы укырга, язарга, санарга өйрәткән, тәрбия биргән. Әле хәзер дә мәктәпне моннан 10-15 еллар элек тәмамлаган егет-кызлар әниемә чәчәкләр алып киләләр, рәхмәт әйтәләр. Әниемнең шул чакта ничек дулкынлануын һәм шул ук вакытта горурлануын күрсәгез иде сез! Әле кайчан гына бу егет һәм кызлар, парта артына утырып, хәрефне хәрефкә ялгап, иҗек төзеп утырганнар. Ә хәзер инде алар үзләре дә һөнәрле. Кайсы табиб, кайсы шәфкать туташы, ә кайсы эколог. Кемнәр генә юк алар арасында!

              Дөньяда һөнәрләр бик күп, әмма, минем уйлавымча, иң җаваплысы – укытучы эшедер. Күренекле галимгә дә, атказанган артистка да, бөек шагыйрьгә дә укытучы белем биргән. Хәтта президентны да кайчандыр әнисе зур сумка тоттырып мәктәпкә озаткан бит. Ә аны мәктәптә елмаеп укытучысы каршы алгандыр…

              Беренче укытучымның тырышлыгы, әниемнең киңәшләре бушка китмәде. Мин бүгенге көнгә хәтле уку алдынгысы булып торам. Хөрмәтле укытучыма зур рәхмәтемне белдерәм. Сезнең урыныгыз һәрвакыт минем күңелем түрендә булыр!

              2010нчы ел Укытучы елы дип игълан ителде. Мин барлык укытучыларга да шатлыклы көннәр телим. Укытучыларыбыз, сез гомерегез буе балаларны тәрбиялисез, белем бирәсез, ышаныч, өмет, җылылык бүләк итеп, балаларның көннәрен яктыртып яшисез. Киләчәктә дә бик күп сабыйларга белем бирергә, бик күпләрнең күңел түрләрендә иң кадерле, иң гүзәл кеше булып сакланып калырга язсын сезгә, хөрмәтле укытучыларыбыз!

Татарча сочинение “Иң гүзәл кеше|Ин гузэл кеше”

Сочинение на татарском языке на тему “Иң гүзәл кеше”/”Ин гузэл кеше”Мин укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем. Игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Шулай зур авырлык белән иген үстерә. Ул үстергән игеннәр бөтен халыкны сөендерә. Укытучы да нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли. Ә бала, үсеп җиткәч, алган тәрбиясен, белемен кулланып, халкына хезмәт итә.
Моннан өч ел элек бер-беребезне белми торган унсигез бала үзебезнең беренче укытучыбыз белән таныштык. Бу минутта без барыбыз да каушаган, дулкынланган идек. Ә укытучыбыз үзенең көләч йөзе, ягымлы күз карашы һәм тыныч тавышы белән барыбызны да үзенә каратты, күңелләребезгә ачкыч тапты. Менә шулай зур сабырлык белән безне белем диңгезенә алып кереп китте. Минем укытучым дөресләрне мавыктыргыч, кызык итеп алып бара белә. Авыр темаларны да җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирә. Ул безнең арабызда берәр нинди аңлашылмаучылык килеп чыгуын, авырып китүебезне яки кәефсез чагыбызны бик тиз сизеп ала. һәрвакытта игътибар белән тыңлый, юата, ярдәм итә. Мин үземнең олы күңелле укытучымны хөрмәт итәм. Аңа авыр һәм мактаулы эшендә уңышлар һәм сәламәтлек телим!Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Ин гузэл кеше” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

радик50

радик50
@радик50

November 2021
1
23
Report

сочинение сез ин гузэл кеше икэнсез

Please enter comments

Please enter your name.

Please enter the correct email address.

Agree to terms of service

You must agree before submitting.

Answers & Comments


SaBrIn300303


Это какой яз? переводи и я тебе отправила сочинение

0 votes
Thanks 0

метки: Укытучым, Беренче, Татарск, Булган, Булып, Укырг, Укучылар, Рвакыт

Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да , иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына . Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык… Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң.

Уйлап карасаң , укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгәллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгәен.

Әнә шундый абруйлы укытучыларның берсе шәһәребезнең 17 нче мәктәбендә укыта. Ул тирән белемле татар теле укытучысы , 28 ел буе туган телнең нечкәлекләрен балаларга аңлатучы, югары категорияле, “Россия Федерациясенең белем бирүдәге мактаулы хезмәткәре” дигән күкрәк билгесенә лаек булган, күп санлы мактау грамоталары белән бүләкләнгән мөхтәрәм укытучы Зөмәрә Тәхәү кызы Миндибаева . Аның бөтен гомере туган телебез, мәктәп, балалар, киләчәк өчен лаеклы алмаш үстерүгә багышланган.

Укытучыма балалар укытуга 17 яшеннән керешергә туры килгән, авырлыклар берсе артыннан берсе туа, күңелгә төрле уйлар килә.

Ләкин яшь кыз кыенлыклар алдында каушап калмый, куелган максатына кыю атлый. Югары белем алып , бөтен гомерен мәктәпкә багышлый, әдәпле-әхлаклы ,тәртипле-тәрбияле укучылары шуның ачык мисалы, минемчә. Укытучым һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле , эчкерсез һәм тыйнак кеше. Аның ”Үскәнем, балам”,- дигән сүзләре һәрберебезнең күңелен йомшарта ала. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, укытучым җавап бирә, аңлап хәлеңә керә, күңелдә өмет чаткылары уята белә. Аның аңларга, ярдәм итәргә әзер торуы чагылган йөзен күз алдыма китерәм һәм миңа җиңел булып китә.

Зөмәрә Тәхәутдиновна – безнең сыйныф җитәкчебез, ул һәрчак үсештә. Аның зур тәҗрибәсе өстенә, тирән кызыксыну һәм эзләнүләр алып бару сыйфаты да бар. Юкка гына аның фәнни хезмәтләре шәһәрдә гына түгел, республика күләмендә дә югары бәяләнмиләр инде. Һәм, билгеле инде, шундый укытучыбыз барлыгы белән без чиксез горурланабыз.

2 стр., 601 слов

«Укытучы булу җиңелме?»

… тик хезмәтеңне яратып һәм күңел биреп башкарганда гына ирешеп була. Ә хәзерге заман укытучысына тормыш нинди генә таләпләр куймый? Укытучы … туа. Ачасыр мәктәбендә дә бу юнәлештә зур эш алып барыла. Әдәби атналыкларда “ Сәнгатьле шигырь уку” конкурслары, тематик викториналар, … тирән эз калдыручы, бала күңеленә иң якын кешене — УКЫТУЧЫ дип атыйлар. Авыр юлны халкы белән бергә үткән, Һәм язмышын халкы …

Мин Зөмәрә апаның һәр дәресен яратып, көтеп алам. Ул һәр теманы җентекләп аңлата. Авырракларын безгә аңлашылганчы, йөз тапкыр аңлатырга да риза ул. Безне: “Бу тема буенча сораулар имтиханнарда еш очрый, шуңа күрә аңлап калыгыз”-, дип һәрчак кисәтеп тора. Быел имтихан бирәсе елыбыз булганга күрә, укытучыбыз вакытын да, көчен дә җәлләми.

Зөмәрә апаның дәресләре бик кыска тоела, үтеп киткәне сизелми дә. Чөнки ул аларны файдалы да, мавыктыргыч та итеп төзи белә. Авыр тема булып, алҗаганыбыз сизелә башласа, үзе яисә башка кешеләр белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләп ял иттереп ала, яңа әсәрләр белән таныштыра.

Безгә һәрвакыт ял итәргә кушса да, үзенең ял иткәнен күргәнем юк. Ул безнең белән төрле чаралар оештыра. Кайчан ярдәм сорап килсәң дә, ул: вакытым юк” яисә “ардым”, дип кире бормый. Игътибар белән тыңлый, аңлата, ярдәм итә. Шуңа аның яныннын кеше өзелми. Дәресләрдән соң да, кичке якта да мәктәптә күрергә була аны. Аның өчен иң мөһиме –мәктәп һәм без-укучылары. Кайвакыт кызганып та куям үзен. Ул да бит арый, алҗыйдыр. Кайчан ял итәргә өлгерә икән соң ул? Һәркөн кочак- кочак дәфтәр тикшереп, журнал тутырып, ничә дәрескә планнар да язасы бар бит әле аның. Мөгаен, төне буе шуларны эшлидер. Ә иртән елмаеп укучылар каршына кереп баса да, гадәттәгечә, “Исәнмесез. Дәресне башлыйбыз…“-дип яңа көнен башлап җибәрә. Шул минутларда ул чиксез бәхетледер кебек тоела миңа. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән. Без апабыздан үрнәк алабыз, аны шатландырыр өчен яхшы билгеләренә укырга тырышабыз . Тик тиздән аерышу мизгелләре көткәне генә күңелне тырный, моңсуландыра. Ләкин мәктәбебезне һәм укытучы апабызны онытмыйча, аралашып торачагыбызга мин ышанам. Бу – табигый, чөнки ул безнең яклаучыбыз, киңәшчебез, тәрбиячебез.

Киләчәктә бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таныр. Әйе, нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керделәр. Хәреф танырга, язарга өйрәттеләр, белгәннәрен хәтеребезгә сеңдерергә тырыштылар, шуларны үзебездән таләп иттеләр, Кеше булырга әйдәделәр. Шундый да тырыш, шундый да булдыклы, үз фәнен бик яхшы белүче, балалар белән уртак тел табып, мәктәптән кайтырга да онытып эшләүче Зөмәрә апабыз алдында без баш иябез. Сез –Укытучы исемен горур йөртуче кеше.

Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

👋 Привет Лёва
Середнячок

40/250

Задать вопрос

радик50

+10

Решено

4 года назад

Другие предметы

5 — 9 классы

сочинение сез ин гузэл кеше икэнсез

Смотреть ответ

1

Комментарии

радик50

15 предложении

Ответ

0
(0 оценок)

0

SaBrIn300303

SaBrIn300303
4 года назад

Светило науки — 27 ответов — 0 раз оказано помощи

это какой яз? переводи и я тебе отправила сочинение

(0 оценок)

https://vashotvet.com/task/3193634

Григорьева Арина 8в класс

МБОУ “Васильевская средняя
общеобразовательная школа №2

ЗМР РТ»

Учитель:
Хисамеева Зульфия Анваровна
«… Ул минем укытучым»

Җир йөзендә
иң-иң матур теләкләрне,

                                                              
Сорасалар, багышларга кемгә, диеп.

Әсир иткән
үзенә бик күп йөрәкләрне

                                                              
Укытучыма, дияр идем, башым иеп.”

         Җир 
йөзендә  бик  күп  һөнәрләр  бар.  Шулар  арасында  укытучы  һөнәре    бик 
авыр, бик  җаваплы, ләкин  иң  дәрәҗәле  һөнәрләрнең  берсе  булып  тора. Җир
йөзендә яшәгән һәр кешенең язмышы укытучыга бәйле.
  

Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да,
кызыклы да. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга
карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек  таләп итә.
 Кешелекнең
киләчәге — укытучылар кулында. Алар балалар күңеленә нинди орлык сала алса,
хезмәтләренең дә җимешләре шундый булачак. Кешелекнең киләчәге —
укытучылар кулында.

 Безнең мәктәбебездә иң яхшы укытучылар эшлиләр. Алар
арасында татар теле укытучысы – Хисамеева Зөлфия Әнвәровна. Ул һәр вакыт
игелекле, гадел,игътибарлы, ягымлы, түземле кеше. Татар теле дәресләрен бик
кызыклы үткәрә. Дәрес саен – яңа ачышлар! Татар теленең  матурлыгы, байлыгы
белән таныштыра. Дәресләрдә без күп кирәкле мәгълүмат алабыз, татарча матур
итеп сөйләшергә өйрәнәбез.

Минемчә, иң мөһиме: Зөлфия Әнвәровна безнең белән
тигез аралаша. Шуның өчен без үзебезне өлкән, җаваплы хис итәбез. Бер беребезгә
игътибарлы, ярдәмчел булырга тырышабыз. Татар теле дәресләре һәрвакыт кызык һәм
күңелле үтә.  Минемчә, мондый дәресләр һәм мондый укытучылар гына булганга күрә
укучылар рәхәтләнеп укыячаклар, белем алачаклар!

Мин рус милләтеннән булсам да, татар теле дәресләренә
рәхәтләнеп йөрим һәм татар телен кызыксынып йөрәнәм. Укытучыма нык сәламәтлек,
эшендә уңышлар телим һәм яхшы, акыллы укучыларны күбрәк телим!
Гаиләләрегезгә
татулык, тынычлык һәм муллык юлдаш булсын!

Сез- иң мәртәбәле Кеше,

Сез- иң чын Укытучы.

Шәкертем кеше булсын дип

Утлы күмер йотучы.

(Э.Шәрифуллина)

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы
МБГББУ «16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе»

«Укытучы — иң изге, иң гүзәл, иң мөкатдәс кеше»

Укытучы:

1 квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гыйләҗева Рәзилә Кирам кызы.

Чистай- 2016

Бүгеннән көз җиргә аяк басты:

Алтын яфрак тезә юлларга.

Шау-гөр килеп укучылар атлый,

Чәчкә бәйләмнәре кулларда.

Шул чәчкәләр һәр сентябрь саен

Күңел тәрәзәмне кагадыр.

Ни дисәң дә минем тамырларда

Укытучы каны агадыр.

(Флера Тарханова)

Мин — укытучылар гаиләсеннән. Минем әбием,
әнием,апам гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаганнар. Әнием —
Гүзәлия Габделбарый кызы, гомере буе туган авылым мәктәбендә
башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде. Таләпчән булуына
карамастан, укучылары аны чын күңелдән хөрмәт итәләр, юксыналар.
Бүгенге көндә ул лаеклы ялда булса да, миңа ярдәм итә, үзенең җылы
киңәшләрен бирә. Мин дә әнием сукмагыннан киттем. Кечкенә чактан ук
укытучы булырга хыялландым. «Кем булырга?» дигән темага сочинение,
хикәяләр язганда да, «Киләчәктә мин укытучы булам,» — дип яза идем.
Шушы хыялларым мине Бөгелмә педагогия училищесына илтте. Аннан Яр
Чаллы дәүләт педагогия институтында укыдым. Бу минем өчен искиткеч
зур бәхет иде.

Бүгенге көндә Чистай шәһәренең «16 нчы гомуми
белем бирү мәктәбе» ндә татар теле һәм әдәбияты укытам.
Укучыларымны бик яратам, һәр иртә алар янына ашыгам. Балалар да
мине хөрмәт итәләр. Без алар белән төрле бәйрәмнәр, кичәләр
үткәрәбез, район һәм республика бәйгеләрендә катнашабыз.

Укытучылык хезмәте авыр булса да, эшемне яратып,
күңел биреп эшлим. Билгеле, балалар белән җанлы аралашу, кызыклы,
файдалы чаралар тәрбия эшендә уңышларга, аңлашуга, эшеңнән
канәгатьләнүгә китерә.Укытучы артист, шагыйрь, оста белем һәм
тәрбия бирүче булса гына балалар белән тулы ышанычка, уртак
максатка ирешә ала. Син авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне
бар көчеңне куеп башкарасың. Нарасый күңеленә син чәчкән игелек
орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.

Буыннан-буынга күчкән укытучылык хезмәтен
башкару бер дә җиңел түгел. Ул бөтен йөрәгеңне биреп эшләүне,
гаиләң тарафыннан аңлауны сорый. Ләкин, минемчә, чын укытучының
йөрәге бик олы, күңел җылысы чиксез…

Үзем укытучы булып эшләсәм дә, минем дә беренче
яраткан укытучым бар. Шуның өчен дә миңа «мәктәп» белән «укытучы»
төшенчәсе бик якын.

Укытучым. Мәктәп. Бу ике сүз

Күңелемдә яши янәшә.

«Мәктәбем»-дип әйткән чакта күңел,

«Укытучым»-дип йөрәк эндәшә.

Укытучы — иң изге, иң гүзәл, иң мөкатдәс кеше.
Әлеге исемене йөртү — үзе генә дә горурлык ул. Гомер-гомергә
укытучы һөнәре — иң күркәм, иң ихтирамга лаек һөнәрләрнең берсе
булып саналган. Алар гына һәрвакыт тормыш дәрьясында кайный, мең
төрле сорауларга җавап бирә, безне белем дөньясына алып керә. Бер
үк вакытта укытучыларыбыз безнең иң якын дусларыбыз да. Бары алар
гына безнең күңел йозагына тиешле ачкыч таба алалар, кирәк вакытта
эчкерсез ярдәм итәләр. Укытучыларда булган белем — очсыз-кырыйсыз
диңгездер ул, ә алардагы җылы караш — иң салкын йөрәкне дә эретә
алырлык кояш кебектер ул.

Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да,
кызыклы да. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык,
балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез
бирелгәнлек таләп итә. Галим дә, төзүче дә, шагыйрь дә, табиб та
укытучыдан башлана. Һәркем укытучысын йөрәк түрендә йөртә, иң җылы
хисләр белән искә ала.

Энҗе Мөэминованың «Хәтерлим мин әле
бүгенгедәй…» дигән җырны белмәүчеләр юктыр. Һәркем дә үзенең
беренче тапкыр мәктәпкә аяк басуын, шаян сыйныфташларын, ягымлы,
таләпчән укытучыларын онытмыйдыр ул. Мин дә үземнең беренче мәртәбә
матур күлмәк, ак алъяпкыч киеп, чәчләремә ак бантиклар тагып, чәчәк
бәйләме тотып, мәктәп баскычыннан атлавымны хәтерлим. Беренче
тапкыр безне нәни кулларыбыздан тотып , укытучыбыз Гайнатуллина
Фәягөл апа матур, якты сыйныф бүлмәсенә алып керде. Беренче дәрес
тыңлавым, дәфтәрдәге беренче билгеләр бүгенгедәй хәтеремдә. Беренче
тапкыр такта алдында җавап бирүләр, каушап, белгәнеңне дә онытулар
— барысы да истә. Шул көннән башлап Фәягөл апа безнең кадерле
беренче укытучыбыз булды.

Без сыйныфта 16 укучы идек . Һәркайсыбызның
үзенең соравы, борчуы. Ләкин Фәягөл апаның барыбызга да акыллы
киңәшләре, тулы җаваплары һәрвакыт әзер иде.

Балаларның теле кыңгырау,

Бер чыңгылдый, ява мең сорау.

Барсына да җавап биргәнсез,

Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Сердәшчебез, киңәшчебез, икенче әнкәбез
булган Фәягөл апаны беркайчан да онытмабыз. Аның исеме йөрәк
түрендә. Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә, беренче укытучым, мең рәхмәт!
Фәягөл апаны олы ихтирам белән искә алам. Хәрефләр язарга,
авазларны дөрес әйтергә, сәнгатьле укырга, кушарга,алырга,
тапкырларга, бүләргә, кешелекле булырга өйрәткән, хөрмәтле
укытучым! Олы йөрәкле һәм түзем булганыгыз өчен сезнең алда баш
иям. Йөрәк түремнән чыккан җылы сүзләремне, иң изге теләкләремне
әлеге шигъри юллар аша җиткерәсем килә.

Ак кәгаздәй сабый күңеленә

Язмышларны башлап яздыгыз,

Өмет тулы күпме күзләргә сез

Яшәү чаткылары салдыгыз.

Ходай сезгә озын гомер бирсен,

Мин дә үземне Укытучы һөнәрен дөрес сайлаганмын
дип әйтә алам.Чөнки балаларны чын күңелдән яратам,аларга үзләремнең
киңәшләремне бирәм.. Дәрескә иҗади якын килеп, кызыклы, мавыктыргыч
итеп оештыру эшемне нәтиҗәле итә. Укучылыр белән төрле чараларда
катнашып призлы урыннар алабыз.

Без бүген яңа мәгълүмати технологияләр заманында
яшибез. Бүгенге укучыны шаккатыруы кыен — бала дәрестән ниндидер
могҗиза көтә. Дәресләрем аңлашелы һәм кызыклы булсын өчен, мин уен
технологияләре кулланам. Төрле проблемалы ситуацияләрне чишеп,
уйный-уйный, без тел дигән дәрьяны кичәбез.Мәктәптә укытучының
инновацион эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күп төрле чараларга бәйле.
Болар методологик, оештыру-педагогик, методик һәм техник чаралар.
Ләкин хәлиткеч чара булып, әлбәттә, педагогның белем бирү
өлкәсендәге һәр яңалыкны күрә белүе һәм аны үз эшендә куллануы
тора.

Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше
үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать
өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының
үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә
белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның
киләчәге өметле. Балалар — безнең киләчәгебез.

Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле
хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар
теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Сочинение сегодняшний день 6 класс по русскому языку описание природы
  • Сочинение сегодня утром я шел по улицам старого дрездена сочинение егэ
  • Сочинение святыня земли русской
  • Сочинение салтыков щедрин биография
  • Сочинение салампи саламла ят на чувашском языке

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии