Сочинение су буенда

Ур-ра! Ниһаять, зарыгып көтеп алган җәйге каникуллар да килеп җитте. Күпме рәхәтләнеп ял итәсе, елгада су коенасы, җәйге кояшта “кара чутыр” булганчы кызынасы, кулга кәгазь — каләм алмыйча, мәктәп турында уйламыйча яшисе бар…

Әйе, би-и-ик рәхәт булачак. Иртән: “ Мәктәбеңә соңга каласың!“ дип, йокыдан да уятмаслар, “Бүген ничәлеләр алдың?” дип теңкәгә дә тимәсләр. Әй, рәхәт тә инде син, җәй!

Шундый уйлар белән, каникулның беренче көннәреннән үк әбием янына кайтып киттем. Ә анда… Тирә — ягын урманнар әйләндереп алган авыл, авылыбыз яныннан гына бормаланып-бормаланып агып ятучы Агыйдел елгасы безне күптән сагынып көтә иде инде. Шуңа күрә иң башта, вакытны озакка сузмыйча, минем кебек кунакка кайткан малай-кызлар белән тизрәк елга кочагына ташландык. Әй йөзеп тә куйдык инде! Хәтта әбиләребезнең:” Барыбер су буенда ятасыз, каз-үрдәкләргә күз — колак булырсыз”,- дигән кисәтүләрен, ияртеп җибәргән каз-үрдәкләрен генә түгел, Роберт абый Миңнуллин шигырендәгечә я көндезге, я кичке ашка кайтырга да онытып җибәргәләдек. Андый чакларда берәребезнең әти-әнисе, я әби — бабасы килеп, безне “өшкертеп” алып кайтып китә иде китүен. Ләкин бу гына безне туктатамы соң? Икенче, өченче көнне дә шул ук хәлләр кабатланды әле.

Шулай су буенда күпме яткан булыр идек икән, белмим. Безне авылыбыз урманы үзенә “дәште”. Без, әбиләребез җитәкчелегендә, урманга менеп киттек. Ә анда җиләкләр пешеп ята икән ич! Нәкъ Тукай абый язганча: ”Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк”. Урманда җиләк күп күбен, ләкин бу эш су буенда чупырдап яту түгел шул инде. Арыта да, чебен — черкиләре дә тынгылык бирми. Шулай да сер бирмәдек тагын. Җиләкләрнең соңгыларына кадәр урманга йөрдек әле. Беренчедән, һәрберебез белә: бу җиләкләрдән ясалган кайнатмалар, компотлар безне кыш буе сөендерәчәк әле. Икенчедән, яфрак астыннан күренер-күренмәс булып, “Мине өз! Мине өз!” дип утырган җиләкләр, әле йокларга яткач та, тынгылык бирмичә, урманга чакырып торалар.

Җиләк чоры үтәргә өлгермәде, әбием печән турында сөйли башлады. Шулай инде, кәҗә-сарыкларның да ашыйсылары килә бит. Без, бала-чагалар да, олыларга ияреп печән җыярга киттек. Анысы үзе тагын бер могҗиза икән ич! Сәнәк-тырмалар тотып, җылы якка очып китәргә җыенган кошлар кебек тезелеп баскан апа — абыйлар һәркайсы үз эшен шундый җитез, оста башкара. Алар арасында без дә, очарга өйрәнүче кошчыклар кебек җилпенеп йөрибез шунда. Кайчакта олыларның шулай оста эшләүләренә сокланып, кайчакта төрле яктан аңкыган үлән исләренә шаккатып, эшләгән эшемне дә онытып җибәргәләдем әле. Шундый тәмле исләр… әллә нинди кыйммәтле хушбуйларың бер якта торсын.

Ә беркөнне абыем мине балыкка барырга чакырды. Мин бик теләмичә генә риза булдым. Ә су буенда балык каптырып карагач, кайтасым да килмәде. Элек, ничек шул кармак башына ничә сәгатьләр буе карап утырып була икән, дип уйлый идем. Утырасың икән ул! Балыкларның кармакны уйнатуын, ниләр майтаруын карап утыруы үзе бер спектакль икән ич! Ә инде кармагыңа кечкенә генә бер балык та эләксәме?! Әкияттәге алтын балыкны эләктергәннән ким хис итмисең икән үзеңне. Шулай итеп, әбием әйткәндәй, миңа быелгы җәйдә “балык җене”дә кагылды әле.

Әйе, бик рәхәт, бик истәлекле һәм бик тә файдалы үтте минем җәйге ялым. Ял да иттем, әбиемә дә булыштым, үземә яңа шөгыльләр дә таптым. Бер дә сагынмам кебек тоелса да, мәктәбемне, китап-дәфтәрләремне дә сагындым әле.

Автор: Вильданова Алсу Илгизовна, ученица 7 В класса МАОУ «Средняя общеобразовательная школа №35 с углубленным изучением отдельных предметов», Республика Татарстан, г.Набережные Челны.

Руководитель: Салемгараева Лайсина Ильгизовна, учитель татарского языка и литературы 

СУ БУЕНДА

Ул көнне Ягъфәр иртән иртүк идарәгә барырга җыенды. Башта көн дә киеп йөри торган кыска сырмасын, аның өстеннән каты брезент плащын, итеген, күн тышлы колакчын бүреген кигән килеш кенә барырга уйлаган иде. Ләкин иренә кырыс булып күренергә тырышкан, чынлыкта исә ягымлы гына өйрәтеп-төзәтеп торырга күнеккән хатыны бу юлы да аны битәрләргә тотынды: текмәләр тезелеп чыккан кыек якалы чиста күлмәген, аннары моннан биш ел чамасы элек алынып та берничә тапкыр гына иңенә эленгән пинжәген киде. Учларына төкергәләп торды да пинжәге- нең кирегә бөкләнә төшкән якасын рәтләштергәләп куйды, йомшак каз канаты белән җилкәләрен сыпыргалап алды, кыш буе киеп йөреп күнегеп беткән бүрек урынына шактый ук уңган хәрби фуражкасын киде. Бөтенләй икенче төс керде Ягъфәргә. Яз төсе, бәйрәм төсе. Ул инде шул килеш чыгып китәргә үк җыенган иде. әмма әле апрель ае гына булуын, урамда суык җил икәнен уйлап плащ киде. Сугыш беткәннән соң военкоматка, военкомның үзе янына махсус чакыртып тапшырылган бүләген — «Германияне җиңгән 5 «К У.» .М П. — Бу кыяфәтең белән кеше күзенә ничек күренмокче буласың? Ичмасам, чиста күлмәгеңне, пинжәгеңне ки. — Туйга бармыйм ич. Бәйрәм көн дә түгел. — Туйга булмаса, председательнең үзе янына барасың. — Таптың сүз. кем соң ул председатель? Кыз кеше түгел, кочаклашып үбешәсебез юк… — Үбөшмосөң, эш турында сөйләшәсең бар. Бу синең туең-бәйромецнон болайрак… — Бәлки син медальне дә тагарга кушарсың? — Анысын да так. Урлаган нәрсә түгел бит. Сатып алынган нәрсә дә түгел. Җиңү хөрмәтенә бирелгән бүләк. Ягъфәр хатынының сүзен уйлап бер мәл тын торды, хатынын хаклы дип тапты һәм өстен алыштырырга тотынды. Башта вак вак 65 ечен» медален дә такмакчы иде, ләкин аны кайда куйган булуын һич хәтеренә төшерә алмады, озаклап эзләп торасы килмәде һәм шул килеш, медальсез генә барырга булды. Ягъфәргә илле яшьләр, типсә тимер өзәр чагы, ә менә саулыгы аркасында беренче группа инвалид булып йөри. Шуңа колхозда эше юк дисәң дә ярый: бригадир да, председатель дә наряд биреп борчымыйлар аны. Ләкин Ягъфәр намуслы кеше. Колхоз җирендә яшим, шунда терлек-туарымны — кәҗәмне, бәтиләре белән өч сарыгымны көтүгә йөртәм, егерме биш сотый бакчага бәрәңге утыртам икән, димәк, мин үзем дә колхозга файда китерергә тиеш дип саный. Шуңа күрә һәр елны язга чыгу белән идарәгә эш сорап килә. Чәчүлек орлыкны сакларга дисеңме, тракторлар янына су ташыргамы, чәчелгән кукуруз орлыкларын чүпләргә өерләре белән ябырылучы кара каргаларны куып торырга дисеңме — берсеннән да баш тартмый Ягъфәр, җитәкчеләр кая куйса, шунда бара, эшнең төшемлесен эзләми, колхозга файда булсынга йөри. Кырлар инде кардан арчылган, апрель кояшы астында буланып яталар, шулай да сабанга чыгарга иртә әле. Тракторчылар, техниканы әзерләп-җайлап бетергәннәр до, кырга чыгар сәгатьне көтеп, машина янында тәмәке төтәтәләр. Тополь агачларындагы бүрек- бүрек ояларыннан кара каргалар кычкырганы ишетелә, читән асларыннан, кое бурасы төпләреннән яшел чирәм бәреп чыккан. Терлек әле көтүдә түгел. Авыл халкы чиратлашып үзләре көтәргәме, әллә көтүче ялларгамы икәнен һаман хәл итә алмый, шуңа күрә мал- туар урамда каңгырып йөри. Йоннары коела башлаган арык гәүдәле сыерлар йорт нигезләренә елышканнар, кояшта кызыналар, әнә тыкрыкта бер әрсез тәкә сарык тирәсендә бөтерелә… Табигатьне чолгап алган бу түземсезлек Ягъфәргә дә күчте булса кирәк, ул иркенрәк сулыш ала башлады, каны кайнап, йөрәге яшьләрчә җитез тибәргә тотынды. Бу тибеш Ягъфәрнең нәкъ баш түбәсенә куелган плексиглас пластинка турысында көчлерәк, ешрак булып сизелә иде. Ягъфәр, тирә-яктагы төрле буяулардан, язгы нртә- нең хуш исләреннән исерү шатлыгын тойган хәлдә, урам буйлап бара бирә. Менә ул адымнарын юри акрынайтты, иртәләрен председатель бүлмәсендә була торган гадәттәге ыгы-зыгы басыла төшсен әле дип, ашыкмый гына бара. Ул председатель кабинетына ничек килеп керәчәге, ничек итеп сүз башлаячагы, ярым шаяртып, ярым җитди итеп председательгә: — Гвардия рядовой Шамгунов алгы сызыкка килеп басты. Аны төп юнәлешкә куегыз! — дип, хәрбиләрчә итеп кулын чигәсенә куячагы турында уйлады. Ә Баһрамов, аларның председательләре, һәрвакыттагыча эше муеннан булса да, аны шатланып каршы алачак, мактап та җибәрәчәк: — Син, Ягъфәр, молодец, ичмасам. Наряд биргәнне дә, чакыра килгәнне дә көтеп ятмыйсың,— диячәк. Хәер, Ягъфәр үзе дә аптырап тормаячак, күзен дә йоммыйча: — Халкыма хезмәт итәм! — дип чатнатып җавап бирәчәк. Баһрамов җайлы кеше ул. Утыз меңче булып килгән иде. Эшен белә, кешеләргә ягымлы. Белеме дә зур: укымаган китабы юк. Аның тырышлыгы аркасында колхоз аяктан егылмый калды. Баштарак ул Ягъфәрне чәчкечләр янына ат белән орлык ташырга куя торган иде. Ә ашлыкның машинадан туп-туры чәчкечкә сала торган җайланма уйлап табылгач, аны су ташу эшенә күчерде. Узган язда исә бүтән бер эш тапты: бәрәңге каравылларга куйды. Хатын-кызлар бәрәңгене чиләкләр һәм кәрзиннәр белән чокырдан алып чыга- лар Да утыртыр алдыннан берара кояш җылысы алсын өчен шве bo Эш Ягъфәр көткәнчә барып чыкмады. Хәрбиләрчә рапорт бирер- я гә дә, председательнең мактау сүзләрен ишетергә дә насыйп булма- э ды аңа. Ул кабинетка килеп кергәндә, председатель әле яңарак кына £ колхозга райком җибәрүе буенча килгән партком секретаре белән < сөйләшеп утыра иде. Ягъфәрне күрү белән урыныннан торып, аның » каршысына килде. — О-о, Шомгунов! Әйдә, әйдә, рәхим ит. Гомерең озын булыр, ы синең турыда гәп кора идек. £ Ваһрамов, Ягъфәргә тәкъдим итәргә теләп булса кирәк, эскәмия- < гә тотынган иде, нигәдер кире уйлады, ияк кагып кына ишарә итте: s — Утыр, Ягъфэр абзый! Ягъфәр утырды, өстәлгә җәелгән постауның тузанын сөртеп, шунда фуражкасын куйды. «Уңай туры килде әле бу, кешесе дә күп түгел, председательнең дә кәефле чагы бугай»,— дип уйлап — Менә яз да җитте, Ягъфәр абзый,— диде Ваһрамов.— Сизәсеңме, елның иртәсе бит бу… — Сизом. Бөтен тереклек уянган. Яз килү минем өчен дә бәйрәм бит ул,— диде Ягъфәр, аның сүзен җөпләп, һәм артык тартынып тормыйча, иркенләп сөйләшергә урын калдыра торган бу «бәйрәм» сүзен бик тә вакытлы кыстырып җибәрүенә эченнән шатланып куйды. Ләкин нәкъ менә шул «бәйрәм» сүзеннән соң секретарь урыныннан кузгалды һәм тәмәкесен кабызырга тотынды. — Я, ярый, мин киттем, агитаторларны эшкә кушарга кирәк. Плакатларын, листовкаларын хәстәрли башласыннар,— диде дә чыгып кипе. Ә Ваһрамов кәгазь кыстыргычны алып, ашыкмый гына турайтты да шуның белән кара савытын чистартырга, аннан ниндидер йомычка кисәкләре, үле чебеннәр казып чыгарырга тотынды. «Әй. җүнсезләр, тәмәке төпчегенә тикле кара савытына салалар бит!» — дип зарланып алды. «Председатель кара савытында үлгән чебеннәр эзләргә тотындымы.— бу хәерлегө түгел инде, тәртәгә тибәчәген көт тә тор! — дип уйлады Ягъфәр, юлының уңмаячагын сизенеп.— Эх, комиссарны чыгармыйчарак торырга, аның янында сөйләшергә кирәк иде…» Кара савытының төбендә бернәрсә дэ калмады булса кирәк, председатель казынуыннан туктады. — Беләсеңме, без нәрсә дип сөйләштек. Ягъфәр абзый? — диде ул, ниһаять.— Сиңа утыз хезмәт көне язарга булдык. — Тиктомалгамы? — Ник алай булсын. Тиктомалга чуан да чыкмый диләр бит. Сиңа рәхмәт йөзеннән. Колхоз өчен күпме хезмәт түккән кеше бит син. Иң кыен чакларда эштән баш тартмадың, хаста кеше бит мин. галдына сибәләр. Ягъфәр исә. кулына тал чыбыгы тотып, терлекләрне, казларны куыП Тора. Вер өйрәнеп киткәч, авыр булмады тагын, бәрәңгене һич кенӘ дӘ әрәм иттермәде. Бәлки Председатель быел да бәрәңгегә куяр. Идарә йортының коридорында буш һәм ТЫЯ иде. Тик әрсез бер тавык кына бик җитди кыяфәт белән ике ишек арасында таптана, әледән-әле бусага асЛйрыйа башын тыккалап карый иде. Ягъфәр бик вакытлы килүенә шатланып куйды. Башта күпне күрергә те ләүче әлеге ТавыКНы пыраклатып куып чыгарды, фуражкасын салды һәм, уч төпләренә төкереп, чәчеп сыпырырга тотынды. Ләкин чәчләре инде сирәгәйгән, алар аша аксыл җыерчыклар челтәре белән кискәләнгән баш түбәсе аермачык күренеп тора иде. алды. булдыра алмыйм, дип тормадың. Ә хәзер инде сине борчып тормаска булдык. Эшче көче җитәрлек. Ә син ял ит, балыгыңны тот… Бакчаң өчен дә кайгырма. Бүтәннәрнекеннән иртәрәк тә сөреп ташларбыз, утын китертербез, мал-туарыңа азык бирербез. Ягъфәр, кинәт бөтен барлыгын биләп алган кайгысын яшерә алмыйча, көрсенеп куйды. Баһрамов моңа бик нык гаҗәпләнеп: — Әллә син канәгать түгелме, тинтәк балыкчы? Миңа аена илле сум пенсия бирсәләр, тынымны да чыгармыйча тик ятар идем әле. Җәннәт бит: эш дип баш ватасы юк, беркая чакырмыйлар, беркем сүкми-тиргәми. Ә монда, кем әйтмешли, өстән басалар, өстән кысалар. Э-э-х! — Нәрсәсенә шатланыйм мин моның? Мин бит сездән хезмэг көне сорарга килмәдем. Әнә бер чукрак бабайга бир син аны, миңа бирмә. — Ул ниткән бабай татын? Фронтта яраланган солдатыбызның да хәленә кермәскә без… Әллә син су ташый торган арбаңнан мәтәлеп төшеп, тагын имгәнмәкче, мине бөтен район алдында хурлыкка калдырмакчы буласыңмы? Юк инде, рәхмәт, Ягъфәр абзый, анысы булмас! Ягъфәр нинди генә авыр көннәрендә дә үзен кызгандырасы килмәде, ул гына да түгел, кызгана башласалар, кычкырып елап җибәрер хәлгә җитә иде. Бик кирәк чакларда да инвалидлык биргән хокуклардан файдаланганы булмады, кибеткә кергән чакларында башкалардан узып прилавка янына тыгылмады — бер пачка тоз алу өчен дә юри чиратка баса иде. Шәһәрдә булган вакытларында трамвайга утырса-нитсә үзен, сау-сәламәт кешеләр, яшьләр белән беррәттөн, өлкәннәргә, алгы ишектән керүче балалы хатыннарга урын бирергә күнектерде. Ә монда, туган авылында, баксаң-күрсәң, аны бөтенләй исемлектән сызып ташлаганнар, сабыйларның да кулыннан килә торган юк-бар эшне дә кушарга теләмиләр, бүтәннәргә комачау ясап, аяк астында буталып йөрмәсен дип, болай гына хезмәт көне язмакчылар… Хәзер үк, идарә бүлмәсендә үк Баһрамовка үзең минем хәлгә төшсәң иде син, менә шунда аңлар идең, дип әйтәсе килде Ягъфәр- нең. Ләкин шул вакытта телефон шалтырады. Районнан шалтыраталар иде булса кирәк. Председательнең «әйе, әйе, эшләрбез», дип түбәнчелек белән вәгъдә бирүләренә, әле сыерларның сөтне киметү сәбәпләрен тәфсилләп аңлата башлавына, әле терлек азыгының җитешмәвеннәи, болында үләннең булмавыннан зарлануына карап, Ягъфәр монда үзенең артык икәнен һич хатасыз шәйләп алды. Баһрамов, телефон трубкасын иңбашы белән колагына кысып, чит- чотлары мунчалаланып беткән куен дәфтәренең битләрен кабаланып актарырга, ниндидер кәгазьләр эзләргә тотынды. — Председательнең эше дә майлы ботка түгел шул. Әнә бит ничек тинтерәтәләр үзен,— дип уйлап алды Ягъфәр сүрелә барып. Кешеләргә, һәртөрле җан иясенә карата йомшак күңелле булган Ягъфәр бүтән вакыт булса Баһрамовны һичшиксез кызганган, «ну кыздыралар да соң үзеңне, ходай түземлек кенә бирсен!» — ДИП җор сүз белән аны юатырга тырышкан булыр иде. Ләкин бүтәннәргә карата нечкә күңелле булып та үзен кызгануларын һич ошатмый торган бу кеше менә хәзер председательне шулай әрепләүләреннән, аның гаепле кеше төсле акланып торуыннан үзенә күңел юаткыч бер ләззәт тапкандай булды. Ягъфәр Баһрамовның телефоннан сөйләшеп бетерүен дә көтеп тормастан, фуражкасын киде дә, саубуллашырга юри онытып, тантана иткән кеше кыяфәте белән усал елмаеп чыгып китте. Көн аяз, кояшлы булырга охшый иде. Ягъфәр бу язгы якты көндә аеруча каралып күренгән йортлар яныннан атлаганы хәлдә >ш сорап таң тишегеннән идарәгә ашыгуы өчен үзен битәрләүдән *гуктамады. Шунда берочтан: «Ничек дип йөрәккә кадый бит. ләгънәт! Хезмәт хакы язачакбыз, имеш!» —дип, председательне дә үчекләп алды, һәм ачуын тыя алмыйча, кемнеңдер ава башлаган читә- ♦ >яенә төкерде. 2 Өйгә кайткач Ягъфәр хатыны белән сөйләшеп эчен бушатмакчы, ;1ңа председательнең мәгънә белмәс бер хайван-бәндә булып чыгуын әйтмәкче булган иде, ләкин Фәйрүзәсе иртән үк фермага эшкә кит- [Кән иде. Үзе дә сизмәстән, ул көзге каршына килеп басты һәм, ка- .рый торгач, председатель белән икесе арасында охшашлык тапкандай булды. Бер үк төсле кысык күзләр. Бит сөякләре бер чамарак калкып тора, яңаклары эчкә баткан. Тик Ягъфәрнең чәче инде кое- ‘лып бетә язган, ә председатель куе көдрәләре аркасында бүреген ‘кия алмый интегә. Мондый охшашлык Ягъфәрнең ачуын тагын кабартып җибәрде, шуннан соң ул түзмәде, көзгедәге шәүләсенә кашын җыерды. Билгеле инде, үзенә түгел, әлеге теге председательгә охшаган кешегә. «Тукта әле.— диде Ягъфәр шул ук кешегә, инде яз [булуы. тиздән мал-туарны җәйләүләргә чыгарыр чакның җитәчәге. :менә шунда инде председательнең, теләсә до теләмәсә дә. аның янына балык сорап киләчәге турында уйлап.— Күрсәтермен мин сиңа [тиктомалга хезмәт көне язуның ни икәнен! — Ул аягүрә басып, көзгене җиңе белән сөртеп алды.— Менә шунда исеңә төшерермен мин Iсинең. Эх, медальне юкка тагып бармаганмын! Фронтовиклар белән ничек сөйләшергә кирәклеген белер идең…» 2 Врачлар инвалидлык кәгазе биргәннән бирле Ягъфәр балык тоту белән мавыгып китте. Кама буеннан менмәс булды. Балыкка ул җәен колхоз эшенә чыккан көннәрендә, көзен елгада, су өстен тутырып, үзенә бертөрле кыштырдаган тавыш чыгарып, бәстән аксылланып торган зил акканда һәм кыш буе тик ятудан ялыккан Кама әре эре боа кисәкләрен ярсый-ярсый ваткан, сәке асларында йомырка өстендә утыручы җанкәйләрен сагынып яр буенда каңгырып йөрүче ата казлар бу бозларның бер-берсенә бәрелеп шатыр-шотыр килүеннән куркышып читәнгә елыша торган вакытларында гына төшми кала иде. Мондый чакта Ягъфәргә тыныч су өстендә дә әйләнергә торган җәлпәк төпле көймәсе белән Камага чыгу турында уйларга да юк. Әмма суның кимегәнен, тынычланганын көтеп ятарга да тәкате калмый Ягъфәрнең. Ул бар булган җиһазларын ала да фронтта тез тиңентен аяксыз калып, агач аяк белән йөрүче күрше се Фатихларга керә. Фатихның бакчасы артында язгы ташкын вакытларында түбәсенә тикле су астында кала торган кара мунчасы бар. Ягъфәр мунча түбәсенә башта җиһазларын, плащын ыргыта, аннары үзе менә, аяксыз дусты Фатихка менәргә булыша. Менә шуннан алар икәүләшеп балык тота башлыйлар. Балык әйбәт каба. Болганчык суда алабугалар, шыртлакалар шактый еш чиртә, ара- тирә зур-зур корбан балыклары да әләккәләп куя. Мунча янындагы читән буена ирләр, хатын кызлар, яшь-җилкенчәк җыела. Түбәгә кунаклап алган Ягъфәр кармак сабын тартып кына тора, һәм ул тарткан саен су эченнән тыпырчына-тыпырчына балык агылып чыгп. Ягъфәр тоткан бер балыгын кармактан ычкындырып ала да. әйләнеп карап тормыйча гына, иңбашы аша артка таба атып бәрә* Бала чага шашынып чыелдап кычкырырга тотына, ә олкөннәр, аны МАРСЕЛЬ ЗАРИПОВ ф СУ БУЕНДА юри үчекләп: «Эх, мать якасына, Ягъфәр, мич башында яткан килеш кенә кармак саласы кала сиңа хәзер!» — диешәләр. Ягъфәр боларның берсен дә ишетми, язгы салкынның акрынлап бөтен тәненә сеңә баруын сизми, тик кич җиткәч кенә бавырларына тикле туңганын аңлый, җәй җитми торып су буена аяк басмам дип үзенә үзе сүз бирә. Әмма икенче көнне шул ук хәл яңадан кабатлана. Җәй җитүгә елга тынычлана, элекке эзенә төшеп, салмак кына, вәкарь белән генә ага башлый, Фатихның мунчасы яр буеннан ерак бер җирдә, бакча уртасында торып кала. Ягъфәр көздән үк көйләп калдырган җәйпәк төпле көймәсен чыгара. Каракош авылында балык тоту киң таралган кәсеп түгел, күпләр аңа мәзәк итеп Кенә, бала-чага эше итеп кенә карыйлар. Олыларның беркадәресе ферма тирәсендә, машиналар тирәсендә көне- төне кайнашканга балык тоту белән онытканда бер, хозур өчен гена шөгыльләнә. Икенчеләре исә кармакларын, суалчаннарын, бүтән җиһазларын вакытында хәстәрләп куярга өлгерми кала. Ягъфәр иса алар аяк киенгәнче су буена төшеп тә утыра. Каракош — дүрт йөзләп хуҗалыгы булган шактый зур авыл. Шулай да мондагы халык бер-берсенең хәле белән хәбәрдар булып яши. Ягъфәр дә кемнең өендә кайчан туй булачагын, кемгә көтелмәгән җирдән кунаклар килеп төшкәнен әллә кайдан белеп өлгерә дә, нәкъ кирәк вакытта килеп, йодрыгы белән шул йортның тәрәзәсен кага башлый: — Әй, кунакларны ни белән сыйламакчы буласыз? Көлдә пешкән бәрәңге беләнме? Тегеләрнең җавап биргәнен дә көтмичә, тәрәзәне тартып ача да, саңаклары селкенеп торган тере балыкларны шалт итеп тәрәзә төбенә китереп сала. — Шыртлака белән кушып пешерсәң менә дигән шулпа чыга судактан. Кыздырыйм дисәң, кара балык белән карасьтан да әйбәте юк. Сомны исә тозлап какларга кирәк… — дигән була. Өй эчендә зык куба: «О-о, менә хәзер балык шулпасы мәтәш- терәбез!» — диешәләр. Хуҗа кеше һәм кунаклар, стаканнарын тотып, Ягъфәр янына ашыгалар: — Әйдә, җибәр берне, Ягъфәр. — Юк, эчмим мин… — Әйдә, әйдә, капла… Тавык кына эчми хәзер… Аңарга стакан сузалар, төрлечә кыстап карыйлар. Ягъфәрнең эчеп җибәрәсе, балык исе сеңгән учларын иснәп торасы, хәмернең башка китеп, күңелгә вәсвәсә салуын сизәсе, кунакларга кушылып кычкырып җырлыйсы, иртәгесен үзеңә урын таба алмый йөрерлек булып бер исерәсе килә. Ләкин ул, ике төрле уйларга урын калдырмый торган бер катгыйлык белән, аракы кебек агуны инде күптән авызына алмавын, күрәләтә торып сәламәтлегенә зыян китерергә теләмәвен аңлата башлый. Ягъфәр үзенә авылда ничектер югарыдан торыбрак, кызганыбрак карауларын да, аның балык тоту белән мавыгуын җир сөрергә, терлек карарга, чын ир кешенең генә кулыннан килә торган бүтән эшкә сәләтсез булганга ирексеэдән сайлап алган бер шөгыль итеп кенә санауларын яхшы белә. Моны Ягъфәр авыр кичерә, гарьләнә, аның каравы, эчәсе килүен басар өчен үз-үзе белән көрәшкән, таза-сау ирләр дә кайчак каршы тора алмастай бу азгын теләкне авызлыклаган минутларда ул үзен бүтәннәр төсле үк көчле кеше итеп сизә, алай гына да түгел, тормыш тоткасы булган чын эш белән мәшгуль, ихтирамга лаек бу кешеләрдән үзен өстен итеп саный башлый иде. Яз җитеп, җир өстендә чирәм борын төртә башлау белән. Ягь- фәрнең өенә председатель үзе килә. Монысы инде бөтен авылда сирәк була торган хәл, ни өчен дисәң, гадәттә председатель кирәк кешене үзе янына йомышчы малай аркылы чакыртып ала. Ә менә Ягьфәр исә моидый игътибарга гадәти бер нәрсә итеп карый. Ул берни булмагандай самовар яңартырга тотына, идән астыннан март- > та ук тотып каклап куйган корбан балыкларын алып чыга. Пред- < седатель балыкның майлы кабыргасын кимереп куя. Ягьфәр исә £ тәмәке белән дус булмаганга балык артыннан чәй йотып җибәрә. — Аның күңелен ләззәтле дә, шатлыклы да түземсезлек били башлый. — әмма ул моны сиздермәскә тырыша, председательнең сүз башлата- * нын көтә. . Менә, ниһаять, Баһрамов урыныннан кузгала, бер мәл чалбарын каккалап тора, бер корбан балыгын алып кесәсенә тыга һәм о болай сүз ара сүз чыгып кына әйткәндәй: — Савымчыларны җәйге лагерьга чыгарабыз,— дип куя. Ягьфәр, бу эшне хуп күргәндәй, ияк кага. < — Вакыт инде. Җәй җитте, үлән чыкты. — Эссегә китсә, терлекне арлы-бирле куып йөртүдән генә дә ни л тикле сөтне югалтабыз. — Сыерларга кыен, әлбәттә. Куып йөртүдән дә мәгънә юк.— ди о Ягьфәр, председательнең сүзен җөпләп.— Җан ияләре бит… — Зур эш бу.— ди председатель.— Шул уңай белән бәйрәм сы- з мак бер нәрсә мәтәштерергә исәп. Халык җаваплылыкны да сизсен, үзләренә игътибарны да күрсен. Син, әйдә, бер-ике җәенне чамала инде. Тозлап-каклап куй. Кулыңнан килә ул синең. Баһрамов килгән саен Ягъфәр аның янында үзен эрерәк, хәтта кырысрак та тотарга сүз биреп куя. Ләкин һәр очракта ничектер онытылып китә, шатлыгыннан үзен-үзе белештермичә, күзен дә йоммый ялганлый башлый. Янәсе, җәен ул Ягъфәр өчен чүп тә түгел. Менә председатель ярдәмгә бер кеше генә бирсен, ул көймәсенә мотор куячак та Астраханьга барып җитсә җитәчәк, иллә мәгәр артель өстәленә осәтернең менә дигәнен, элек патшалар табынына куела торганын китереп салачак. Әсәтер балыгын тотып алып кайту түгел, күрә дә алмаячагын Ягьфәр үзе дә яхшы аңлый, шулай да бер башлагач ул инде сөйләүдән туктый алмый, осәтерне көймәгә ничек тартып чыгарырга кирәк икәнен, аңардан күпме кара икра алып булуын, аның күпме- сен тозларга мөмкин икәнен тезеп китә, тузга яэмаганнарны әйтеп ташлый, аннары үз ялганыннан үзе үк кызара. Шул тикле кызып китә Ягъфәр, үзен-үзе туктата алмас хәлгә җитә, үзе уйлап тапкан уйдырмага үзе ышана башлый һәм, балаларча беркатлылык белән, аның бу ялганнарына бүтәннәр дә ышаналардыр дип уйлый. Председатель, шайтан, хәйләкәр кеше. Ягьфәрнең бу гадәтен яхшы белә. Тегенең әсәтер дигәннәренә һич исе китми аның. •— Я. ярый, әсөтере чәнчелеп китсен. Дәүләт балыгы ул, валютага китә. Аның өчен сиңа да. миңа да шундый эләгер, гомереңдә шыртлакага кул якмаслык булырсың,— ди председатель, шундук, сиздермәстән генә тегеңә салам кыстыра: —- Өч потлы җәен алып кайта алсаң, шул җиткән. Син каклаган җөен булганда әсәтерең бер якта торсын… Ягьфәргө шул җитә кала. Дөресен генә әйткәндә, ул Баһрамов- ның әсәтер турындагы уйдырмага ышанмавы белән канәгать: ялган ачылмыйча калачак. Шулай да моны сиздерми, көрсенгән була: — Ярый инде алайса,— ди ул.— Җәене булыр анысы,— Андый сыйга лаек өствлегез генә булсын. Икенче көнне иртән үк Ягъфәр эшкә тотына. Башта буадан ямь- яшел гөберле бакалар тотып кайта да салкын сулы тирән чүлмәккә тутырып куя. Шуннан соң гына кармакларын ала да кеше-кара йөрми торган урын эзләп китә һәм җан-фәрманга тыпырчынган зур мыеклы симез балыкны ярга тартып чыгармый торып әйләнеп кайтмый. Өсте-башы ләмгә буялган, пычранган килеш туп-туры дусты Фатих өенә барып керә, бер-ике атнага дип тегенең мунчасын сорап ала да шунда күрәзәлек итә башлый. Беренче башлап ул җәенне берәр килолы кисәкләргә бүлеп чыга, аларның итен иткә, кылчыгын кылчыкка аера, аннары итенә тоз сибә дә әлеге кисәкләрне — берсе янына берсен — агач мичкәгә сала, өсләреннән түгәрәк такта белән каплап, авыр нәрсә белән бастырып куя. Шулай бер атна үтә. Җиденче көнгә китте дигәндә, Ягъфәр мичкәдән тозланган кисәкләрне алып, мунча эчендәге киштәләргә элеп чыга, эчтә җил уйнап торсын өчен тәрәзәләрне ача, ләүкә өстендәге чүпрәкне тартып чыгара да мичкә ягарга тотына. Аның ягуы да үзенчә: утын агачларын әле бөтенләе белән мичкә тыга, әле тартып чыгара, ул арада булмый, утка махсус киптерелгән ниндидер хуш исле үлән яфраклары ыргыта. Әледән-әле өенә дә кайтып килә… Ягъфәрнең бу мәзәкләренә инде күнегеп беткән Фәйрүзәсе аны табын янына чакырып карый, әмма тегесе кулын гына селти: янәсе, тәмам бәйләндең ич. Шуннан соң инде Фәйрүзәнең дә түземе бетә, ләкин ул бүтән хатыннар кебек тавыш куптармый, тиз генә өенә керә дә бер савытка токмачлы кайнар аш яисә буланып торган бәрәңге сала һәм әлеге мунчага йөгерә. Ягъфәр аны бусага төбендә каршы ала, ашамлыгын кабул итә дә үзен кире куа башлый. Ләкин Ягъфәрнең дулкынлануы хатынына да күчеп өлгергән була, ул аяк очларына гына басып мунча алдына керә, төтен тулы бүлмәгә башын гына тыгып, ни өчендер шыпыртлап: — Тиз буламы инде? — ди. — Озакламый була,— дип, шулай ук шыпырт кына җавап бирә Ягъфәр. Аннары хатынына карата күңелендә рәхмәт хисе уянганны сизеп, өстәп куя: — Өч көннән… — Барып чыгар микән соң? — Чыкмый диме соң? Искитмәле булачак! Ягъфәренең шатлыгына шатланудан Фәйрүзәнең дә күңеле почмаклана, ул елмаеп ук җибәрә, ә аның бу елмаюыннан Ягъфәргә тагын да рәхәтрәк булып китә, ул үзен бүтәннәрнең кулыннан килми торган эшне башкаручы аерым бер кеше дип хис итә башлый. Атна ахырына төтеннән тәмам каралып беткән, аягына да басып тора алмастай арыган Ягъфәр, өенә кайтып, өстен чишенә һәм изелеп йокыга талыр алдыннан хатынына: — Председательгә әйттер, җәенне алырга кеше җибәрсен…— дип әйтергә генә өлгерә. Шуннан соң нәрсә булачагын ул барып карамаса да яхшы белә. Председатель Ягъфәр каклаган балыкны алачак та урман уртасында савымчылар, көтүчеләр өчен мәҗлес сыман бер нәрсә оештырачак. Районнан да кешеләр чакырачак. Халык утырышып беткәч, ул беренче булып үзе торып басачак, стаканын күтәрәчәк, үтә күренмәле булыр дәрәҗәгә җиткереп каклаган балыкны чәнечкесе белән эләктереп алачак, аны яктыга куеп бер мәл сокланып карап торачак. Шуннан соң гына җәйләүдәге кешеләрнең яхшы эшләвен теләп, аларны көчләрен кызганмаска чакырып тост күтәрәчәк. Бүтәннәр дә эчеп җибәрәчәкләр, ашарга тотыначаклар һәм, әлбәттә, табында итеннән-маеннан дисеңме, колбасасыннанконсервасыннан дисеңме, сый-хөрмәтнең мул икәнен бөтенләй онытып, әлеге хуш исле каклаган балыкка ябырылачаклар. Мәҗлесне түгәрәкләргә м- кыт җиткәч, председатель, кунакларга берәр кисәк балык тоттырып, мактанып алачак: — Безнең колхоз маркасы бу, янәсе. Ягьфәр шайтан эше. Җәен генә булса да, әсәтерең бер якта торсын. Чын сихерче ул безнең Ягьфәр, билләһи!.. Өенә кайтып, ачулы-гарьле килеш көзге алдына утырган Ягьфәр 3 менә шулар турында уйлады. Бу юлы үзе янына килгән председа- S тельне ничек каршы алачагын бөтен ваклыклары белән күз алды- >. на китерде. Ягьфәр, әлбәттә, сер бирмәячәк, берни булмагандай, Баһрамовны каклаган корбан балыгы белән сыйлаячак, хәл-әхвәл ♦ сорашачак, төрле юк-бар турында сөйләшәчәк, ә менә сүз иң мөһим, а иң кирәкле нәрсәгә килеп төртелгәч, күзен бераз кыса төшеп, кис- •кен генә башын чайкаячак. Җитәр инде, балык тоту доггән нәрсә Z белән арасын өзде Ягъфәрегез, ул хәзер бүтән пенсионерлар төсле х тыныч кына яши башларга исәп тота,— диячәк. Ягьфәр көтелмәгән бу сүзләрдән председательнең тамагына кылчык кадалуын, аның чәчәлеп йөткерә башлавын күз алдына китер- £ |де һәм көлеп җибәрде… u Менә фермадан Фәйрүзәсе дә кайтты. Ягьфэрнең идарәгә эш ? сорап барган булуын белгәнгә, ул аны өйдә туры китерүенә гаҗәп- < ләнде, ә картын көзге каршында күргәч бөтенләй аптырап калды. 3 :Ягъфәр башта ялганларга, «чәнчелеп китсеннәр эшләре белән, баркаска булдым»,— дияргә уйлаган иде, ләкин хатыны алдында бер- кайчан да икеле-микеле сөйләгәне булмаганга моны булдыра алма- 1ды, идарәгә нинди уйлар белән барып керүен, Баһрамовның нинди әшәкелек эшловен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. — Юләрләнеп йөрисең шунда, әтисе,— диде хатыны.— Безгә, ике бөртеккә күпме кирәк сон? Син пенсия аласың, мин, биргәненә шөкер, эшлим. Җитмәгәнмени безгә… Ул бу сүзләрне ачулангандай итеп әйтә, ә үзенең тавышы йомшак, ягымлы. — Беләсең син, юләрләнеп, имеш… Кеше арасында буласым килә минем, аңлыйсыңмы син шуны? Су өстендәге маяк төсле гел бер ялгызым бит… — Юләрләнеп шул… Кирәгең бар иде синең аларга, ул кеше- [ләргә… Миңа ярый инде — шундый язмышны үземә үзем сайлап залдым. Ә бүтәннәр синең белән газапланырга теләмиләр шул. Эшләгәнең бер тиенлек булса, мәшәкатең биш сумлык бит синең… f Ягьфәр хатын-кыз нәселен начар белә. Озын һәм авыр тормыш юлында аңа очраган хатын-кызларның беренчесе һәм соңгысы шул гфәйрүзо булды. Шуңа күрә булса кирәк, ул хатыныннан бернәрсә дә яшерми, күңелендә туган иң нечкә хисләрне, иң яшертен уйлар- ны да аңа сөйләргә күнеккән, хәтта үзе өйдә булмаганда да аның 1белән гәп корып йөри, андый очракларда да Фәйрүзәсе менә шунда, гкаршыда гына аны тыңлап утырган төсле җитди итеп сөйләшә. Шума й итсә аның уйлары ачылып киткәндәй була, хыяллары ничек- -тер канатлырак була башлый, дөньяга карашы җитдиләнә. 1 Сүзенең ахырында Ягьфәр хатынына председательне ничек ка- ‘бул итәчәген, аңардан ничек үч алачагын да әйтеп салды. Балык •тотулар бетте инде хәзер, диячәк ул аңа, алай гына да түгел, бөтен ‘йорт-җирне сатып чишмә һәм коедан битәр суы булмаган урынга күчеп китәргә исәп бар, диячәк. Бүтәннәр эссе чүлдә дә үлмиләр, •суны төштә күреп булса да яшиләр, без дә үлмәбез, диячәк. Хәер, күчеп китү- турында ул болай гына, ачуы килүдән генә әйткән иде. Ә менә иренең һәр сүзен чынга алырга күнеккән хатыны бу юлы да аңа ышана калды, хәтта шатланып та куйды. — Үлмәбез әле,— диде ул, иренең сүзен җөпләп. Тик ни өчендер Ягьфәргә сәерсенеп бер мәл карап торды.— Син өйдә кайнашырсың, мин эшкә керермен. Юкса, котым алына шул елга буена төшеп китсәң. көймәңниең белән агып китәрсең дә кире кайтмассың, әҗәлең шул елгада булыр дип ут йотып утырам. Хатыны ниндидер гаебе бар кеше төсле, Ягьфәргә карап елмаеп куйды, һәм аның йөзендә яшереп булмастай чая бөр шатлык балкый башлады. Ягъфәр хатынының авыр еллар, олы һәм кече кайгылар сөреме белән өртелгән ягымлы күзләренә карап торды, ул күзләрдә кабынып киткән шатлыкны бөтен күңеле белән аңлады. Һәм кинәт аның бөтен барлыгын коточкыч бер уй биләп алды: «Күр әле мине, үзе турында гына уйлый торган «мин-минлекле» җанны, шул елга-балык аркасында, шул нәләт төшкән мавыгуым аркасында күпме газап чуккән бит минем хатын!» Ягъфәр Фәйрүзәсе белән гомер иткән елларын, үзен нәни баладай караган хатынына менә шул изгелеге өчен балык тоту хиреслегеннән бүтән бернәрсә дә бирә алмавын, алай гына да түгел, шул хиреслек аркасында аны гел хәсрәт эчендә тотуын күз алдына китерде. Менә хәзер шулар өчен хатыныннан гафу үтенәсе, аны иркәлисе, назлыйсы килде Ягъфәрнең. Ләкин ул моны булдыра алмады, өметсез бер кыяфәт белән кулын гына селтәде. 3 Чыннан да, моңа кадәр Ягъфәр аны чын-чынлап белмәгән икен ләбаса, өйдә аның үзенең теләкләре һәм омтылышлары гына өстәйлек иткән икән, шушы көнгә тикле ул янәшәсендә шундый ук теләкләре, омтылышлары, ихтыяҗлары булган тере кеше яшәвен, аның бу теләкләре белән исәпләшергә кирәклеген уйлап та карамаган икән. Гомер буе, Фәйрүзәсен белә башлаганнан бирле, менә әлеге, бүгенге сөйләшүгә кадәр гел шулай булган икән. Ә Фәйрүзә аның күңеленә беренче тапкыр сугыш вакытында, зур газапларның һәм зур батырлыкның башлануы булган коточкыч җәйдә килеп кергән иде. Ул көнне авыл халкы армиягә алынганнарны озата иде. Озатучылар да, сугышка китүчеләр дә бер-берсен соңгы тапкыр күрүләре бик ихтимал икәнлекне яхшы аңлыйлар, шуңа күрә һәркемнең күңелен ниндидер тантаналы кайгы биләган. Басуда иген өлгереп килә, арыш башаклары җиргә иелә башлаган. Сугышчыларны озатырга чыккан халык басу капкасы янына җыелды. Үзенең булачак хатынын, Фәйрүзәсен — ялаң аягының балтырлары тырналып беткәнгә булса кирәк, яклаучысыз калган нәүмиз бер ятим төсле генә булып күренгән Фәйрүзәсен — Ягъфәр әнә шунда очратты. Ул аның кем кызы икәнен дә белми — буй-сынында дисеңме, бите-күзендә дисеңме әлеге игътибарны җәлеп итәрлек берние булмаган озын торыклы мондый үсмерләр азмыни авылда! Шулай булса да һич кичекмәстән сугыш эченә барып керәсе, җитлегеп җитмәгән әлеге чандыр кызны ил өстенә килүче куркынычтан саклап-ярлыкап каласы килде Ягъфәрнең, нәкъ менә шул минутта УЛ үзен көчле-куәтле кеше итеп, немец җәберләргә теләгән һәркемнең яклаучысыдай хис итте, берәр ягымлы, җор сүз әйтеп, кызның күңелен күтәреп җибәрәсе килде аның. Бөтен халык алдында Ягъфәр Фәйрүзә янына килде дә ниндидер зәңгәр чүпрәк катыштырып үрелгән кыска толымнарыннан сыйпады. — Син курыкма бер дә. Күрәмсең, фашист өстенә ни тикле кеше бара. Мәскәве дисеңме, Казаны, Ташкенты — бөтен ил күтә релде бит. Дәррәү китереп суксак, фашист дигәнеңнең көле күккә очар… — Ә мин курыкмыйм,— диде кызый, бер дә исе китмичә генә, ә үзе, куе кашларын күтәрә төшеп, рәхмәт хисе тулы ягымлы күзләрен сирпеп аңа бер мәл карап торды.— Исән йөреп, сау кайтыгыз… ♦ Ул тагын нидер әйтергә теләгән иде булса кирәк, ләкин Ягъфәр < аны шундук онытты, гармунчыга кушылып, бар көченә җырлап 3 җибәрде. Менә шул гына. Алар арасында бүтән берни дә булмады: сөешүа яратышу да, кочышу-үбешү дә. Ягъфәр аны исенә дә төшереп кара- * ‘мады дисәң, хәер, инде сугышның өченче елында, һич истә-оста юк ‘чагында Фәйрүзә аның төшенә керде. Нәкъ печән өстендә Ягъфәр ‘Каманың хатын-кызлар гына су керә торган бер тын култыгына » ‘барып чыккан икән. Караса, баеп баручы кояш нурына чумган су в ‘эченнән ниндидер алсу төскә манчылгандай булып әлеге кызый = чыгып килә, » гене куаклар арасына яшеренә, күзләрен йома с аның йомры күкрәкләре очында төерне, иңбашына төшеп торган ‘бөрчек-бөрчек булып утырып калган су тамчыларын 1 күрә икән. Иртән Ягъфәр күңеле моңарчы булмаган ниндидер татлы да, шатлыклы да сагыш белән тулган килеш уянып китте. Биредә, рәхимсез сугыш эчендә, тикмәгә түгел, кешелек табигатенең иң изге, иң югары билгеләмәсе буенча йөрүен, үзе өчен булудан битәр, халык иминлеге өчен кан коюын искиткеч ачык һәм кискен итеп * аңлагандай булды. Икенче көнне шундый яңа хис белән ул атакага | барды, дошман окопларына якынлашканда ни өчендер төнлә күргән төшен тагын хәтерләргә тырышты, ләкин хәтерендә берни дә калма- I ган иде. Менә шунда ул яраланды. Бетен барлыгын биләп алган I ярсуга бирелгән хәлдә, ул баштарак каскасының түбәсен снаряд кыйпылчыгы тишкән булуын да сизмәде, бер кызган килеш һаман ) дошман окопларына таба йөгерүендә булды, бөтен көченә: «Ә-әә!.. Нәсел-ыруыгызны…» дип кычкыруын белде, тик бераздан гына, үзе I дә сизмәстән, каядыр читкә янтая баруын абайлап, коты очты… I Шул көннән соң Ягъфәр ел буе госпитальдә ятты һәм Каракош- I ка инвалид булып кайтты. Врачлар аның нәкъ баш түбәсенә плек- I сигластан уч төбе кадәр ямау салдылар. Шуннан соң ул баш очын- I дагы әлеге ямауның сәгать йөрүе төсле һәрвакыт тик-тик-тнк итеп I сугып торуын ишетә торган булып китте. Ягъфәр госпитальдән буш өйгә кайтып төште. Үзе исән булса да I бар нәрсәгә битараф булып, бер нәрсә белән дә кызыксынмыйча, ; баш түбәсендәге плексиглас ямауның торган саен сирәгрәк, зә- I гыйфьрәк тибүен сизгән хәлдә, көннәр буе урамга карап тәрәзә кар- I шында утырды. Фәйрүзә, аның хәзерге хатыны, бушап калган бу өйгә нәкъ ; менә шундый көннәрнең берсендә килеп керде. Кыюсыз һәм һәрнәрсәдән өркүчән япь-яшь бу кызга, хәер. Ягъфәрнең сүнеп барган йөрәгенә тормыш өрү, шатлык, җиңеллек китерү ансат булмады. I Бәхеткә каршы, Ягъфәр күңелендәге җылылык бөтенләй үк сүнмәгән, көл астында калган очкындай, кабынып китәр сәгатен көтеп, күмелеп кенә торган булган икән. Күп айлар үткәннән соң ул күңел түрендә зәгыйфь кенә, кыюсыз гына булып ниндидер теләк кузгала, уяна башлавын сизде. Ул күкрәгенә тормыш өргән фәрештәнең кем булуын аңлап, хәлсез куллары белей аның тыгыз һәм җылы җилкәсеннән сыйпады… имеш. Ягъфәр, кызның ялангачлыгыннан оялып, тиз £ икән. Шулай да п кара кучкыл булып торган ике л юеш чәчләрен, калак сөякләренә ч аермачык jj Сугыш бүләк иткән чирдән бөтенләй арындым, баш түбәсенә ямау салганга кадәрге хәлемә кайттым дип уйлады Ягъфәр. Хәзер аның тормышы ике яртыга бүленгәндәй булды. Беренчесе беленер- беленмәс ак тап булып хәтернең теге ягында калды, ә икенчесе ул теге упкын эченнән чыккан, Фәйрүзә җилкәсенә кулын салган көннән соң башланды. Аңа җан керде, ике ел чамасы тракторчылар арасында хисапчы булып эшләп йөрде, сабый бала төсле тормышны, табигатьне үзе өчен өр-яңадан ачты, юк-бар гына нәрсәгә дә — үлән арасында дөньясын онытып сайраган чикерткәләргә, урамдагы тузан өстендә борчак бөртекләре төсле сикергәләгән яңгыр тамчыларына, җәйге җилдә тирбәлеп утырган үлән сабакларына гаҗәпләнеп карап тора торган булды, бала чакта кичергән шатлыкларны яңадан кичерде. Тормыш аның өчен ниндидер бер кызык нәрсә булып китте, ул чыннан да бу якты дөньяга яңа килгән кешедәй яши башлады. Әмма снаряд кыйпылчыгы аңа шактый нык бәргән булган икән. Кисәккисәк хәтере югала торган булды Ягъфәрнең. Бүген язганнарны иртәгә оныта, кәгазьдәге саннарның кайдан килүен исенә төшерә алмыйча, мәгънәсез караш белән шуларга текәлеп тик утыра. Эш гаугага кадәр барып җитте. Тракторчылар я бер көнгә бүтән чакларда ай буе ала алмаган кадәр акча эшләгән булалар, я ай буе эшләп тә бухгалтерия аларга түгел, алар бухгалтериягә тиеш булып чыгалар. Ягьфәргә теләсә дә, теләмәсә дә пенсиягә китәргә туры килде. Тума-тумыштан ялгызлыкны җене сөймәгән егет үзенең эшкә яраксыз булып калуын бик авыр кичерде, елга бер генә тапкыр булса да «бүтәннәр төсле булу», башкалар белән эшкә чыгу аның өчен чын бәйрәмгә әверелә иде. Каракош халкы аның эшкә яраксызлыгын күрмәмешкә салыша. Ләкин Ягъфәр күзсез түгел бит ул, кызгануларын бик яхшы күрә. Әмма ул түзә, кеше алдында моны сизмәгән-белмәгән булып кылана, бүтәннәрнең аңа игътибарлы булуларына шатлангандай итә. Тик көчле-куәтле елга киңлегенә чыгып, ташып аккан дәрья кочагында калгач кына ул йөрәкне әрнетеп торган бу кимсетүле хистән арына башлый, үзен тирә-юньдәге табигать белән тоташ итеп, иксез-чиксез галәмнең кечкенә генә булса да бер кисәкчәсе дип хис итә иде. Баштарак ярыйсы гына барса да, көннәрнең берендә ул су өстендә көймәдә килеш аңын югалтты. Аны очраклы рәвештә узгынчы балыкчылар күреп, өенә алып кайтып салдылар. Ул мондый өянәкнең һәр минутта кабатлануы ихтимал икәнен яхшы белә, үзе генә түгел, аның аркасында Фәйрүзәнең дә иза чигүен аңлый, ләкин элеккечә яшәвен дәвам итә: җәйләрен су өстендә үткәрә, ә кыш җитте исә. баш түбәсендәге ямауны күрсәтер өчен врачлар янына йөри. Фәйрүзәсе, аны үзен генә җибәрергә куркып, фермадан сорап китә дә больницада шәфкать туташы хезмәтен үти башлый. Ягъфәр- не больницада күптән белгәнгә артык сузып тормыйлар, операция урындыгына утырталар. Врачлар аңа операцияне ни өчендер, йөрәге өчен куркып булса кирәк,— наркозсыз гына ясыйлар. Ягъфәр инде мондый чактагы авыртуларга да, үзе тирәсендә кайнашкан врачларның борчылып пышылдауларына да игътибар итмәскә күнегеп бетте. Операция ясаганда ул бүлмә ишеге төбендә куркынып басып торучы хатыныннан күзен алмыйча утыра. Үзе өчен аеруча кыен булган бу минутларда Фәйрүзәсе белән булган бөтен тормыш юлын көнен көненә күз алдына китерә, теге басу капкасы төбендә булган беренче очрашу-сөйләшүдән башлап менә шушы операция урындыгына килеп утырганга тикле булган һәр вакыйганы да тәфсилләп уйлый, Фәйрүзәнең көн саен аңа ничектер бүтән чәрәк, йомшаграк, ягымлырак, игътибарлырак була баруын исенә төшерә, шундый кешелекле уңган хатынга тап булуына шатлана һәм үзенең бу изгелеккә шундый ук изгелек белән җавап бирә алмавы, аны хәтта ана булу кебек бик табигый бәхеттән дә мәхрүм итүе өчен пошына башлый иде. Бер ятим бала алып үстерергә иде, ичмасам. Ләкин ничек үстермәк кирәк соң аны? Ягъфәрнең үзенә ♦ сабый бала тәрбиясе кирәк ләбаса! Менә шуңа аның йөрәге әрни, < һәм врачлар пычагы тиюдән булган авырту бу эчке әрнү, күңел S сыкравы алдында бөтенләй чүп кенә булып тоела иде. Менә шул £ эчке сызлануын басар өчен ул больницаны тутырып: — Күр әле син, Фәйрүзәкәй, нишләтәләр алар мине! Өр-яңадан 5 дөньяга тудырмакчылар бит! — дип кычкырып җибәрә. Ф Иртәгесен иртән палатага курчак төсле ап-актан киенгән врач керә дә, үз итеп, Ягьфәрнең караваты читенә килеп утыра, аның ? күзенә карамыйча гына, марля белән бәйләнгән башына салкынча = кулын куя. = — Ну, көч тә бар үзеңдә! — ди ул.— Бирдең безнең кирәкне < кичә, бик нык әйттең. Сакламыйсың син үзеңне. Кара аны, бөтен- я ләйгә монда калырга туры килмәсен… л Врачларның шундый игътибары Ягьфәргә ошый, күңел әрнүе 7 бераз басылгандай була, шулай да ул йөзенә ачулы төс чыгарып: о — Бик кирәгегез бар иде. Минем ихтыярда булса, сезнең якка — борылып та карамас идем,— дигән була. 5 Фәйрүзәсе алдындагы гаебен чын күңелдән таныган Ягъфәр, “° больницадан чыккач, врачлар кушканча гына көн итәргә, елганы күрмичә бөтенләй тора алмас булганда гына яр буена бер төшеп менәргә дип, үз-үзеиә сүз бирә. Ләкин мондый тормыш аның өчен чын газап була башлый, төннәрен йокысы кача, шулай да биргән вәгъдәсен үтәр өчен бөтен күңелен биләгән вәсвәсәдән котылмакчы булып, тәмам интегеп бетә һәм. каршы торып булмый торган бу көчкә буйсынып, кача-поса елга буена, көймәсе янына төшеп китә. Баштарак болай итү аңа бик тә уңайсыз иде, ләкин еллар үтү белән ул үзе ук уйлап чыгарган бер теориягә ышана башлады: бу дөньяда кеше өчен иң мөһим нәрсә, иң зур хакыйкать төрле чир- хасталыкларга яраклашуда түгел,— алай булса тормыш дигәнең зәгыйфь тән, көчсез-кодрәтсез рух рамкалары белән чикләнер иде. Кеше күңеле өчен иң зур ләззәтләрнең берсе үз табигатеңне иң зур афәтләргә, бәла-казаларга, авыру-сырхауларга каршы көрәшкә җайлаштырудан, шуларга каршы торырга күнектерүдән гыйбарәт. Чөнки дөнья дигәнеңнең зурлыгы-кечкенглеге барыннан да элек кешенең аны үз карашы, эшләгән эшләре белән үлчи-чамалый белүендә. 4 Ягъфәр үзен биредә, Каракошта түгел, кайдадыр бүтән бер җирдә, бөтенләй елгасы-суы булмаган урында яши итеп күз алдына китерде һәм хатынына артыгын лыгырдап җибәрүенә үкенеп куйды. — Әллә көчләп әйттерделәрме сине, тел бистәсе?! Ул үзен тирги-тирги, әйткән сүзеннән ничек тә кире кайтырга, күчеп китү турында артык кызып китүдән генә әйтеп җибәргәнмен, дип, хатынына аңлатыр өчен сәбәп эзли башлады. Бер тапкыр да бала тапмаган бүтән хатыннар төсле, аның Фәйрүзәсе до тән һәм йөз чибәрлеген саклаган, төсе-бите белән дә. буе- сыны белән дә ун-унбиш елга яшьрәк күренә. Эшкә уңган, җитез хәрәкәтле Фәйрүзә мондый көннәрне дә Ягъфәренә бернинди эш калдырмый иде, ә бүген исә бөтенләй бөтерелеп кенә йөри. Ягьфэр бакчада җир казымакчы булып карады, ләкин көрәге майлы кара балчыкка батып калды, чиләкләргә барып тотынган иде, алар тум- тулы булып чыктылар. Кардан арынганнан соң кибеп тә җитмәгән ишегалды да чип-чиста килеш тора иде… Ул арада хатыны өй эшләренә тотынды — самоварын, кашык- аягын катык белән чистартып куйды. Фәйрүзәдәге күтәренкелек Ягъфәргә дә күчте, ул да мендәр-ястыкларны, юрганнарны кояшка чыгарып элеште, тузаннарын каккан булды. Аннары хатыны базга төшеп бәрәңге алып менде. Ягъфәр дә, кулына пычак алып, аңа булышмакчы булды. Алар икәүләшеп бәрәңге әрчеделәр. Фәйрүзәнең пычак тоткан кулы бәрәңге өстеннән күз иярмәс тизлек белән йөри, бәрәңге кабыгы юка гына озын киң тасма булып бөтәрләнеп төшеп кенә тора. Ягъфәр дә сер бирмәскә тырыша, ләкин аныкы барып чыкмый: пычак бәрәңге кабыгын ите-ние белән умырып ала, ә кабык Фәйрүзәнеке төсле бөтерелеп барасы урынга сынып-сынып төшә иде. Ягъфәрнең моңа ачуы чыга, шуңа ул каударлана-ашыга башлый, ләкин аңа карап эше рәтләнми. — Ашыкма шул тикле, бөтен йомшагын кабыкка чыгарып бетерәсең ич,— диде аңа Фәйрүзә, икенче бәрәңгесен әрчергә тотынып. — Ашыгып ни файда инде. Сине барыбер куып җитеп булмый. Әнә бит бармакларың ничек тигез йөри! — Ә син куып кара, бәлки җитәрсең дә… — Маташып торасы да юк… Гаҗәеп хәл, әллә шул сүзләрдән, әллә бүтән сәбәп аркасында, Ягъфәр кинәт тынычланып китте, пычагы бәрәңге өстендә җитезрәк йөри, иң мөһиме — әрчелгән кабык юкарак һәм тигезрәк булып чыга башлады. Күңел яктысы йөзенә чыккан, бәйрәмчә балкып торган Фәйрүзәсенә караган килеш, Ягъфәр хатынының шатлыгы аның да шатлыгы була баруын, моңа кадәр аның йөрәген тырнап торган кайгының бик вак бер нәрсә генә булып калуын торган саен ачыграк аңлый барды. Кайгы яисә зур шатлык Ягъфәрдә гел яр буена төшү, елгага чыгу теләген уята. Бүген дә шулай булды, ләкин ул иң башта хатыны турында уйлады, биргән вәгъдәсен искә төшерде һәм, өзәргә булгач берьюлы өзәргә кирәк, дип тыелып калды. — Бүтән аны борчымыйм.— дигән катгый карарга килде Ягъфәр.— Бәлки төн җиткәч тагын бер генә, соңгы тапкыр гына көймәдә әйләнеп кайтырмын да шуның белән вәссәлам.— Һәм ул, кыен хәлдән чыгу юлын табуына, шундый акыллы да, хәйләкәр дә карарга килүенә шатланып, тынычланып калды… Ягъфәр бик зирәк йоклый. Көндезге борчулардан тәмам арып, изрәп йоклап яткан хәлендә дә ул хатынының йокыга китүен сизде һәм, урыныннан торып, киенергә тотынды. Ул һәрвакыттагыча саклык белән, шылт иткән тавыш та чыгармыйча, бернәрсәгә сугыл- мыйча-кагылмыйча җыенды. Шулай да инде өйалдына чыгам дигәндә генә аны хатынының тавышы туктатты: — Син кая болай, Ягъфәр? — Болай гына… чыгып керәм әле. Бөркү монда, ничектер тын кысыла… Ягъфәр шулай дип чыгып китмәкче иде дә тагын туктады. Ул хатынының нидер сизүен, ялганының тотылуын аңлады, Фәйрүзәнең аны әрепли башлавын, үпкә белдерүен көтте. Хатыны торып утырды, кинәт, яшь кыздай оялып, юрганыя күкрәгенә каплады. Иртән булган сөйләшүне онытмаган икән, кинәт сорап куйды: — Кая күченербез икән без, Ягъфәр? — Кая дисеңме? — Мондый сорауны бөтенләй көтмәгән Ягь- фәр кинәт каушап калды.— Район үзәгенә, әлбәттә…— диде. — Нигә, Казанга, яисә бүтән бер шәһәргә дә ярый. Култыкла- ‘шып йөрербез. Безнең алай йөргән дә юк бит әле. — Әйе шул. Мин сине эләктереп алырмын да, әй, китәрбез, мин сиңа әйтим! — Хәзер ирләр түгел, хатыннар култыклый инде. Телевизордан күрсәттеләр. — Шулаймыни? Менә бит без синең белән авылда торып ничек артта калганбыз. Ягъфәр үзенә-үзе ачулана, шуңа күрә хатыны белән ничектер ярым шаяртып сөйләшә, ләкин Фәйрүзәсе әллә моны аңламый, әллә ♦ аңламаган булып кылана, һаман үзенең такылдавын белә иде: а . — Ә син култыклашып йөри дә белмисең әле. Безнең икәүләп 2 йөргәнебез юк лабаса. Син һаман үзең генә. Шул больницага бар- 3 ганда гына инде. Менә ничә ел бергә яшибез, үзең белән елга буена с. да алып төшкәнең юк,— дип. ул Ягъфәренә ягымлы гына итеп үпкә * белдереп алды. Ә Ягъфәргә шул да җитә калды, кызарынды, уңайсызланды, бит урталарының ут булып януын сизде. £ — Әйдә, хәзер алып төшәм! “ — Әйдә. а. Тон тымызык иде, баш өстендә еракта-еракта йолдызлар җемел- < дәшә, ә аларның таңгы нурлары җир өстенә ерак галактикаларның я .күгелҗем томанын алып киләләр төсле тоела. Ягъфәр Фәйрүзәнең көймәгә кереп утыруын көтеп торды да үзенең мамык сырмасын ыргытты. «Аякларыңны төребрәк утыр, ту- ңарсың»,— диде һәм көймәне ярдан этеп җибәрде дә, үзе менеп утырды. 5 Су өсте тын иде. Елга төн буе дулкыннарын уйнатып арыган да хәзер инде иркенләп ял итә. Шулай да дәрьяның көче, киңлеге күңелләрдә ниндидер җилкенү уята. Яктыра башлады. Яр буенда акрынлап каралҗым куаклар, ялгыз йорт менеп кунаклаган текә калкулык беленә башлады. Бзш өстендә күк гөмбәзенә сагаеп кына иртәнге шәфәкъ канат җәйде. Елга уртасында су өсте тигез, кара- кучкыл, ә текә яр буенда югарыдан искән җилдән саклап торучы калкулык ышыгында томан эленеп тора. Суга тотешкан җирдә томан аксылкүгелҗем, югарыга таба акрынлап алсу төскә манчыла бара, һәм ерактан иртәнге яктылыкта су өсте төтенләп янып тора төсле. Куаклар арасында, әлерәк кенә алар кузгалып киткән урында ниндидер бер кошчык, тынычлыкны болай вакытсыз бозуына уңайсызлангандай, тыелып кына, кыюсыз гына тавышын сынап карады, аннары бар көченә сайрап җибәрде. Күз ачып йомган ара да үтмәгәндер,— бу тавышка икенчесе, өченчесе кушылды, һәм дөньяда менә шушы елгадан, шул кошлар чыр чуыннан гайре берни до калмаган төсле тоела башлады. Ягъфәр, көймәсен чак кына кыеклап агымга каршы тоткан хәлдә, күгелҗемләнеп күренеп торган каршы як ярга таба ишүен белде. Иренең сырмасын иңенә элгән Фәйрүзә көймәнең койрыгында тын да алмый утыра иде. Ул кинәт ни өчендер шыпыртлап: — Тиздән чия бөре ачачак,— дип куйды. — Алмагачлар чәчәк атачак, аннары икмәк өлгерәчәк.— дип өстәде Ягъфәр һәм хатынының мондый сизгерлегеннән, зның уйларының юнглешен аңлый белүеннән күңеле нечкәреп тынып калды. СУ БУЕНДА Алар су чупылдавын, дулкыннарның салмак кына шаулашуларын тыңлап, бу авазларны бозмас өчен тын гына утырдылар. Аннары Фәйрүзә түзмәде: «Нинди рәхәт!» — дип тирән сулап куйды һәм кулын суга тыкты. — Эх, теге вакытта юкка гына тәрбиягә бер малай алмадык,— диде Ягъфәр.— Яшь чагында аякка бастырган булыр идек әле. — Кызый әйбәтрәк. — Малай ышанычлырак инде анысы. — Алайса, берьюлы икене: бер малай, бер кыз… — Кайдан аласың андыйларны? Язмыш дигәнең балаларны шулай парлап ятим итәр дисеңме? Әйләнә-тирәдәге бар нәрсә: киң җәелгән су өсте дә, яр буйлары да ал төскә керде. Өстенә бөркелгән бу мул яктылыктан каушап калган маяк гаҗәпләнүеннән хәтта күзен дә кысмас булды. Елга уртасыннан зур ак пароход йөзеп бара, аның койрык ягында, аста алсу төскә кереп су кайный иде. Ягъфәр пароходларны яратмый, аның палубаларындагы бәйрәмчә киенгән эшсез пассажирларны аксөякләр дип саный, тик берьюлы берничә баржаны этеп баручы, зур-зур салларны тартучы буксирлар турында гына ихтирам белән: «Менә болар чын эшчеләр, ичмасам, күпме йөк тартып баралар!» дип уйлап кала. Ул пароходның бушап калган палубаларына, пәрдәләре төшерелгән тәрәзәләренә карап торды да, бар көченә: «Уяныгыз, торыгыз, йокы капчыклары! То-ры-гыз!» —дип кычкырып җибәрде. Ләкин аның тавышы бик зәгыйфь булып ишетелде, киң күкрәкле гайрәтле елга бу тавышны, еракка җәелергә бирмичә, шундук йотып җибәргәндәй булды. Пароход та, Ягъфәргә һәм аның кычкыруына һич тә игътибар итмәстән, канатлы коштай очып үтеп китте. Җәлпәк төпле көймә көчле дулкыннар өстендә чайкалып калды. Ягъфәр ишкәкләрен ычкындырды да, бөтен тәнен-мускулларын йомшартып, көймәдә утыра бирде. Бу минутта ул язмыш дигәнең кешегә бүләк итә алган рәхәтлекләрнең иң-иң зурысын кичерә иде. Чыннан да бәхетле иде ул бу мәлдә. Яр буенда яңа салынган нарат бүрәнәле йортлары, җил-яңгырлар каралткан өйләре белән чуарланып торган әнә шул туган авылы барга, аның җанына да, тәненә дә ял бирә торган менә бу елга барга, рухи яктан аңа бик якын булган сөйгән хатыны менә шулай каршысында утырып торганга ул бәхетле иде. Ягъфәр белән никадәр иза чиксә дә, аның Фәйрүзәсе сулмаган, киресенчә. еллар үтү белән аның хатын-кыз мөлаемлыгы отыры арта төшкән иде. Ягъфәрнең иркәләүдән азынмаган күңеле хәзер нечкә бер сагыш белән тулып ташый, җилсалкыннан өшегән җир кояш җылысын көткән төсле, назлауга сусый иде. Менә әгәр хәзер аңа Фәйрүзәсе: «Әйдә, Ягъфәр, ташлыйк бар нәрсәне, мине кулыңа күтәр дә алып кит шул су өсләтеп!» — дисә, ул ике дә уйлап тормас, бәхетеннән бөтен дөньясын онытып, күтәреп алып китәр иде. Ягъфәрнең күңелендә бу минутта хәтта бүген аны хезмәт кешеләре арасыннан миһербансыз рәвештә сызып ташлаган председательгә карата да үч-ачу калмаган иде. Баш түбәсендәге плексиглас ямау да, врачларның әледән-әле аның башына ремонт ясаулары да ничектер юк нәрсә генә булып тоелдылар. Ләкин шулай да бу минутта аның өчен каршысында утырган Фәйрүзәсенә карап торудан, аның сулышын ишетүдән, бер сүз дә әйтмичә генә аны уйлаудан да зуррак ләззәт юк иде. «Менә бит ниндиләр бездә хатыннар! — ДИП уйлады Ягъфәр.— Алтын хатыннар. Алар булмаса безнең ир-ат халкы беткән булыр иде. Чын әгәр — харап булыр иде». Ягъфәр турылыклы булганы, яратканы өчен хатынына бернәрсә белән дә җавап бирә алмавына гомере буе газапланып, үз арала- рында бүтәннәрнеке кебек чын сөешү-иркәләшүнең булмавына күңеле әрнеп яшәде. Сукыр кеше түгел бит ул Ягьфәр, күрә: сарыф ителмәгән табигать көченә буйсынып хатынының таза-сау тәне ничек сагышланганны да, Фәйрүзәнең назлау-иркәләү яратучы йөрәгенең шул ук көчтән ничек вәсвәсәләнүен дә күрә… Хатыны алдындагы менә шул ирексез гаебен аңлагангамы, хәзер нәкъ Фәйрүзә теләгәнчә эшләргә, бар нәрсәгә кул селтәп, елга буеннан бөтенләйгә күчеп китәргә карар итүе Ягъфәргә аерата бер рәхәтлек бирә иде. Бу карар аның үзенә карата булган ихтирамын арттырды, ул үз- үзено олырак һәм көчлерәк булып күренә башлады. Икенче көнне Ягьфәр төш күрде. Алар йорт-җирләрен сатканнар икән дә Каракоштан күчеп киткәннәр икән. Бу юлы да бәхет дигәнең аларны әйләнеп үтмәгән, өйләрен ярыйсы гына бәягә сатып, яңа җирдә дә әйбәт кенә йортҗиргә тап булганнар икән. Фәйрүзә район үзәгендә йон тетү фабрикасында кабул итүче булып эшкә кергән, ә Ягьфәр көнозын өйдә. Район үзәгендә елгамазар юк, халык суны колонкалардан гына ала, шуңа күрә ул тәүлегенә унар сәгать йоклап, врачлар кушканча гына тормыш итә башлаган икән. Ягьфәр бу графикны бозмаска тырыша, ләкин шунысы бар: төн җиттеме, төшенә әллә нәрсәләр кереп интектерә икән. Үзе йоклый, ә үзе бакча артында гына елганың дулкын какканын, кояшның су өстен алсу төскә мануын, бер-бер артлы ак пароходлар үтеп торуын күреп-ишетеп ята икән… Ул да булмый, һич истә-оста юк чагында, аның янына колхоз председателе килеп чыга. Бүлмәгә кереп утыра да кайдандыр Иделнең иң түбән агымыннан көтү-көтү булып килүче әсәтер балыклары турында, бүтән тузга язмаган нәрсәләр турында сөйләргә тотына, шунда сүз арасында гына яңа җәйләүләр оештыруларын бер-ике сүз белән генә әйтеп куя. Ягьфәр исә берни дә белмогән-аңламаган булып күренергә тырыша, ә үзе кунагын чәй эчәргә кыстый-кыстый, район үзәгендәге тормышны мактарга, моңа кадәр юләр булып авылда яшәгәнмен дип үзен үзе сүгәргә тотына… Председатель чәй эчеп туйганнан соң чокырын әйләндереп каплый, сыйхөрмәте өчен рәхмәт әйтә-әйтә, аңа карап көрсенеп тора да: «Юкка күчтең син монда, тинтәк балыкчы!»—дип китеп бара… Ягьфәр әле уянып киткәч тә моның төш кенә икәнлегенә ышанырга теләмичә, тын да алмыйча ятты. Аннары аңына килде, үзен чолгап алган кара стеналарга, түшәмгә күз төшерде, кабат йокыга китәр алдыннан председатель турында ачу белән, нәфрәтләнеп уй- ламахчы булып карады, ләкин күңелендә ачу булса да, җанга рәхәтлек китерми иде ул…

Гыймадиева Н.С., Галләмова Р.В.

Уйларыбыз ак кәгазьдә

СОЧИНЕНИЕЛӘР

Казан

«Гыйлем» нәшрияты

ББК 81.2 Тат-9

Г 92

Гыймадиева Н.С., Галләмова Р.В.

Г 92 Уйларыбыз − ак кәгазьдә…: Сочинениеләр җыентыгы. − Казан: «Гыйлем» нәшрияты, 2008. − 112 б.

ISBN 978-5-9901152-1-8

Җыентыкта тормышның төрле якларына караган, төрле күләмдәге 125 үрнәк сочинение тупланды. Сайлап алу яисә берләштереп язу мөмкинлеге күбрәк булсын өчен, һәр темага берничә вариант тәкъдим ителде. Үрнәккә таянып, укучы теләсә кайсы темага сочинение яза алыр.

Китап, нигездә, урта мәктәп укучыларына, әти-әниләргә, укытучыларга татар теленнән ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.

ISВN 978-5-9901152-1-8

© Галләмова Р.В., 2008

Эчтәлек

Яшь дус!        

Мәңге яшь шәһәр        

Казанга экскурсия        

Ямьле Идел буйлары        

Безнең авыл        

Туган авылым        

Туган телем − иркә гөлем        

Туган тел        

Туган телемне яратам        

Дуслык теле        

Мин гаиләмне яратам        

Дәү әтием        

Дәү әнием        

Иң яхшы кеше        

Әниемнең изге куллары        

Минем әнием        

Әти белән сөйләшү        

Әти-әни − иң кадерле кешеләрем        

Энем        

Үзем турында        

Безнең фатирыбыз        

Хыялдагы бүлмәм        

Яраткан шөгылем        

Спорт белән шөгыльләнәм        

Ятимлек        

Туганнарда кунакта, яки кызыклы көн        

Гаҗәеп дустым        

Дуслык − бөек көч        

Чын дус        

Тугры дус − җанлы хәзинә        

Минем дустым        

Дустыма хат        

Йорт хайваны тоту − җаваплы эш        

Миңа эт нигә кирәк?        

Минем этем        

Этләр яхшылыкның кадерен белә        

Яраткан песием        

Безнең Мырау        

Тутый кош        

Хайваннар − кешеләрнең ярдәмчесе        

Урман җәнлекләре        

Табигатьне саклагыз        

Тиен белән очрашу        

Беренче сентябрьдә        

Укытучым        

Белем − якты нур        

Күңелле тәнәфес турында        

Яраткан дәресем        

Мин дәрес әзерлим        

Походта        

Күңелле ял        

Кешеләрдәге матур сыйфатлар        

Начар гадәтләр        

Җәйге вакыйга        

Телефоннан аралаша беләсеңме?        

Инсафлы кызлар        

Матур сыйфатлар        

Патриотлар        

Батырлык        

Ялган һәм чын батырлык        

Моң        

Матурлык тудыручы        

Гади генә таш диярсең…        

Хыял        

Киләчәк бүгеннән башлана        

Ярату        

Игелеклелек        

Рәнҗеш        

Матурлык һәм зәвык        

Икейөзлелек        

Тәрбияле кеше        

Исемнәр турында        

Сагыну хисе        

Тылсымчы булсам        

Күзәтүчән булыйк!        

Китап − ул хәзинә        

Китап − тормыш дәреслеге        

Безнең гаиләдә китап        

Белемнең тормыштагы әһәмияте        

Әдәбият − минем тормышым        

Иң гүзәл кеше        

Укытучы булсам        

Мәктәп директоры булсам        

Сәламәтлек сагында        

Шәфкать туташы        

Хокук белгеченә кирәкле сыйфатлар        

Хайваннарга да табиб кирәк        

Юлларны гизүче һөнәр        

Янгын сүндерүчеләр − тормыш сагында        

Эшләмәгән − ашамый        

Хезмәт кешене бизи        

Минем яраткан шөгылем        

Мин бәйли беләм!        

Эш белмәгән − кеше көлдерер        

Көз башы        

Ак көз        

Беренче кар        

Күңелле кыш килде        

Кышкы салкын көннәрдә        

Кышкы сихри урманда        

Февраль        

Ямьле яз        

Мин язны ни өчен яратам?        

Апрель        

Чәчәкләр ае        

Җәйге паркта        

Җәйге таң        

Җәй могҗизалары        

Урманда        

Нәүрүз        

Карга боткасы        

Сабан туе        

Нардуган бәйрәме        

Каз өмәсе        

Илдә тынычлык булсын        

Бөек Җиңү бәйрәмендә        

Алар Ватанны сакладылар        

Солдат буласым килә        

Картиналар буенча инша язу үрнәкләре.        

М. Казаковның «Үксез бала» рәсеме        

Х.А. Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы        

Л. Фәттаховның «Сабан туе» картинасы        

Б. Урманченың «Салтык болыны» картинасы        

Яшь дус!

Сиңа шулай эндәшкәнгә гаҗәпләнмә. Син инде хәзер урта яшьтәге мәктәп балалары арасында. Сиңа карата таләпләр дә үзгәрә, үсә бара. Син хәзер мөстәкыйль фикерли беләсең, уйларыңны ак кәгазьгә төшерергә дә өйрәндең. Әгәр ярдәм кирәк булса, кулыңдагы китап сиңа ярдәмгә килергә әзер. Җыентыкка кергән язма эшләр төрле темаларны эченә ала. Язмаларның авторлары − синең яшьтәшләрең.

Китаптан син туган якка, дуслыкка, туганнарыңа, яраткан хайван-җәнлекләреңө, табигать мизгелләренә, төрле һөнәрләргә һәм башка бик күп күренеш, хис-тойгыларга багышланган язмаларны таба алырсың. Кайберләре сиңа ошап та бетмәскә мөмкин. Бу очракта син үзеңчә итеп уйларыңны ак кәгазьгә төшер, үзеңне сынап кара. Һәркемнең һәрнәрсәгә, һәр вакыйгага үз фикере булырга тиешлеген онытма.

Мәктәп программаларында рәссамнарның рәсем-картиналары буенча эшләр дә каралган. Без алар белән эшләү үрнәкләрен дә сезнең игътибарга тәкъдим итәргә булдык, һәр рәссам үз фикерен буяулар белән җиткерә, ә син шул фикерләрне сүзләргә күчерергә тырыш.

Без исә бирелгән язма эшләрдә яктыртылган мәсьәләләр сине дә бик еш уйландыра, хыял канатларында очырта, борчый торгандыр дигән фикердә. Шуңа безнең максатыбыз − сине дөньяның, яшәешнең һәр мизгеленә игътибар белән карарга, фикерләреңне эзлекле, җыйнак итеп бирә белергә, тел хәзинәләреннән оста файдаланырга өйрәтү. Эшкә кереш. Әле язылмаган ап-ак кәгазь битләре синең уй-фикерләреңне көтеп ята.

Уңышлар сиңа, яшь дус!

Авторлар.

Мәңге яшь шәһәр

Иркәли җанны Идел һавасы,

Ишетәм синдә әнкәм авазын.

Мәхәббәтем син,

Бәхетем каласы −

Мең яшьлек Казан,

Мең яшәр Казан.

Роберт Әхмәтҗанов.

Туган ягым − Татарстан. Киң кырларга, шаулы урманнарга, елгаларга, көмештәй ялтырап торган күлләргә бай минем туган ягым. Бәлки шуңа күрәдер, телебез дә каен ботагыдай сыгылмалы, көйләребез кебек назлы безнең.

Чиксез яшел киңлекләр, урман, кыр, күлләр илендә, инде мең елдан артык үзенең серле исеме, шөһрәтле тарихы булган Казан шәһәре Идел елгасына Казансу килеп кушылган җирдә урнашкан.

Казан − Татарстанның башкаласы. Ул татарларны бер үзәккә туплап торучы башкала − безнең рухи мәркәзебез. Ул − минем туган шәһәрем дә. Казанның, тарихчылар һәм археологлар ачыклый алган гомере генә дә 1000 елдан артып китә. Ә аңа кадәр ул күпме еллар дәвамында яшәгән, бер Ходай белә.

Казан шәһәренең салынуы турында бик күп халык авыз иҗаты ядкярләре һәм әдәби әсәрләр бар. «Хан кызы Алтынчәч», «Кабан күле», «Алпамша» әкиятләре, «Туйбикә казаны» легендалары − әнә шундыйлардан.

«Шәһри Болгарда халык бай яшәгән. Ләкин Аксак Тимер Шәһри Болгарны җимергән.

…Бер кабиләнең анасы Туйбикә карчык унбишләп кешене иярткән дә җил көймәсе белән Идел буйлап китеп барган. Ул алты потлы казанын да үзеннән калдырмаган, казанның чылбыры да алты пот икән. Шактый баргач, юлчылар яр буена төшкәннәр. Бу урын аларга ошаган. Шунда туктап, яшәп калганнар. Безгә аш-су, бәхет теләп торсын диеп, казанны күмеп куйганнар.

Шушы урында Казан шәһәрен сала башлаганнар, ди. Чылбырлы Казан әле хәзер дә шәһәр астында ята, ди, тик аны табучы гына юк, ди. Казан исеме әнә шулай килеп чыккан, имеш». («Туйбикә казаны».)

Чынлап та, безнең халкыбыз бик кунакчыл бит, димәк, ул сыйфат безгә борынгы бабаларыбыздан күчкән. Өйгә кунак алып кайту, аңа хөрмәт күрсәтү − бүген дә халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе.

Казан − тарихи шәһәр. Аның иң биек урынына Кремль диварлары урнашкан. Ә диварлар артында кызыл кирпечтән салынган Сөембикә манарасы һәм ап-ак Спас манарасы; Казаныбызга нур чәчеп торучы Кол Шәриф мәчете бар. Казан Кремле − Бөтендөнья тарихи мирас һәйкәле дип игълан ителде.

Казаныбызга мең яшь булуга карамастан, ул яшәрә генә бара. Чөнки аны көннән-көн матурлыйлар, яңарталар. Башкалабызның иске урамнары, йортлары төзекләңдерелә. Шулай ук яңа урамнар һәм микрорайоннар да калкып чыга, метро төзелә. Казан һаман да иҗат дәрте белән рухланып яши, киләчәккә ачык йөз белән карый.

Казан − безнең республикабызның йөрәге ул, белем үзәге. Монда бик күп атаклы язучылар, галимнәр, рәссамнар, композиторлар яшәгән, укыган, иҗат иткән… Шәһәребездә бик күп уку йортлары, музейлар, театрлар, парклар бар. Казанда төрле халык вәкилләре үзара дус яшиләр һәм эшлиләр.

Казаным − ул дуслык шәһәре! Казаным − ул тарихи шәһәр. Казаным − ул гел яңарып торучы, картаймый торган мәңге яшь шәһәр!

Казанга экскурсия

Менә без Казанда экскурсиядә. Республикабызның башкаласы булган Казан − Идел буендагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Аңа 1000 ел элек нигез салынган. Бүгенге көндә Казан − миллионнан артык халкы булган зур шәһәр. Ул истәлекле урыннарга бик бай.

Экскурсиябезне Кремльдән башлап җибәрдек. Кремль Казанның үзәгендә урнашкан. Ерактанрак карасаң, әйтерсең лә ул бер утрауны биләп тора. Кичләрен шушы утрауны төрле төстәге утлар яктырта. Бу − искиткеч күренеш. Кремльгә кергән юлда ап-ак Спас манарасы урнашкан. Аны сәгать бизи. Кремль янында герой шагыйребез Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Ул әсирлектә дә үлемсез шигырьләр язган, батырларча һәлак булган. Без аның шигырьләрен яратып укыйбыз.

Казанны һич тә Сөембикә манарасыннан башка күз алдына китереп булмый. Тирә-якка нур бөркеп торучы бу манара Казанның йөзек кашына һәм гүзәл тарихи символына әйләнде. Сөембикә − татар халкының горурлыгы, иминлек билгесе, иманы, кыйбласы ул. Кремльдә без Сөембикә манарасының тарихы белән таныштык. Ул − бик борынгы корылма, һәм дөньядагы авып баручы берничә шундый корылмалар исемлегенә кертелгән. Хәзерге көндә төзүчеләр аның авышып баруын туктатканнар. Яңа корылмалардан булган Кол Шәриф мәчетен дә озаклап карадык. Ул искиткеч матур һәм зур мәчет икән, һәм, хаклы рәвештә, илебезнең җиде могҗизасы исемлегенә керергә тиеш. Кремль безгә бик ошады.

Аннан соң Казанның бүтән истәлекле урыннарына юнәлдек.

Казан − студентлар шәһәре. Ул инде күптәннән Россиянең югары белем, фән, нәшрият үзәге булган. Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен Идел буе, Урта Азия халыклары өчен мөгаллимнәр, фән эшлеклеләре әзерләгән, дәреслекләр һәм китаплар бастырып торган. Шуңа күрә дә анда бик күп уку йортлары урнашкан.

Университет − Казаныбызның горурлыгы. Анда меңнәрчә студент югары белем ала. Минем әти-әниләрем, күп туганнарым да аны тәмамлаган. Минем дә шул университетта укыйсым килә.

Казанның үзәгендә урнашкан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты да республикабыз горурлыгы. Ә аның каршында халкыбызның сөекле улы, композитор Салих Сәйдәшевкә һәйкәл куелган.

Без тагын Татар дәүләт академия театры бинасы янында булдык. Ул Г. Камал исемен йөртә. Театр Кабан күле буенда урнашкан. Без шунда күңелле ял иттек.

Казанның тагын бер истәлекле урыны булган Тукай музеена да бардык. Атаклы шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлы буенча күп мәгълүмат алдык. Казан шәһәре миңа бик тә ошады.

Мин үз туган ягымны бик яратам һәм аның белән горурланам.

Ямьле Идел буйлары

Туган ягымның табигате бик матур. Үзенең калын урманнары, саф чиста сулы чишмәләре, яшел болыннары, яхшы һәм тырыш кешеләре белән дан тота ул. Туган як һәркемгә дә якын. Мин дә бәләкәй чакта ук аның табигатенә сокланып үстем. Җәй көннәреңдә ул тагын да матурая.

Бервакыт без Идел буена походка бардык. Җәйнең матур бер көне иде. Идел безне җем-җем итеп уйнап торган чал дулкыннары белән сәламләп каршы алды. Күктә − кошлар симфониясе, су өстендә − акчарлаклар уйнавы.

Су буеның матурлыгын каләм белән язып, тел белән сөйләп бетерерлек түгел! Әллә кайлардагы диңгез-океан буйлары бер якта торсын! Яр буеңда йөзьяшәр наратлар, имәннәр тамырлары белән җиргә нык ябышканнар. Әмма кайберләре яр белән бергә җимерелеп төшкән, шулай да, табигатькә үзләренчә җайлашып, үсүләрен дәвам иттерәләр. Суга якын булуларына шатланып, дулкыннарның үзләрен коендырып китүен көтәләр.

Мондагы табигатьнең гүзәллегенә хәйран каласың. Идел ярының сап-сары, чип-чиста, кабырчыклы, чуерташлы комыннан барасы да барасы килә. Су өстендә уктай атылып балык тоткан акчарлакларны күзәтеп тору да кызык. Ә Иделнең суы… Кызу көндә колач салып йөзүдән, бергәләшеп су чәчрәтә-чәчрәтө уйнаудан да бәхетлерәк мизгелләр бармы икән?!

Халкыбызның бөтен тормышы диярлек шушы елга белән бәйләнгән. Шулай булмаса, ул аны җырларга кушып җырламас иде.

Идел бит ул, Идел бит ул,

Тирән бит ул, киң бит ул…

Татарстаныбызның матурлыгын күрәсе килгән кешегә Идел буена барырга киңәш итәр идем мин.

Безнең авыл

Татарстан җиренең иң матур ягын күрәсегез килсә, безнең авылга килегез. Мин авылыбызның бөтен матурлыгын сөйләп тормыйм. Шагыйребез Г. Тукай әйтмешли, «уйласам авылымны, гакълымнан да мин хәзер шашам» («Шүрәле»). Авылымның искиткеч бер урыны турында гына сөйлисем килә. Мондый гүзәллекне сез башка бер җирдә дә таба алмассыз. Ул − безнең авылдан ике чакрым чамасы ераклыктагы күл. Аны безнең авыл халкы Мүкле күле дип йөртә. Гадәттә аның «күле» сүзе төшеп кала. «Мүклегә барам, Мүкледә коендым…» дип кенә сөйләшәләр.

«Күлләр күп инде ул, безнең авылда да бар», − диярсез. Бардыр, әмма безнеке кебеге юк. Күлебез урман буенда көзге кебек ялтырап ята. Күлгә үзен чорнап алган урманнардан сукмаклар сузылган. Суы искиткеч чиста, йомшак. Кер юам дисәң, сабын да кирәкми: чип-чиста итә. Болары да гаҗәп түгел әле. Андый күлләрне дә очратырга мөмкин. Иң гаҗәбе − күлнең уртасында утрау бар. Ә утрауда, суда коенып чистарып чыккандай, ап-ак каеннар үсеп утыра. Утрау ел саен диярлек урынын алыштыра. Җил аны төрле якка этеп чыгара. Утрау үзе дә гади түгел: анда мүк җиләге үсә. Элек авылым кешеләре, өй салганда, утраудан мүк чыгарганнар. Бәлки күлнең исеме дә шуннан калгандыр. Күл турында авылым кешеләре бик күп хикәятләр сөйли. Мин дә бик күп сөйли алыр идем. Менә кайда ул чын гүзәллек!

Туган авылым

Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул − туган авылым. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Яшьлекләрендө авылын ташлап чит җирләргә киткән кешеләр дә, туган туфракларын сагынып, аның табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр язалар. Якташ шагыйребез Р. Фәйзуллин да «Кайту» шигырендә туган авылын ничек сагынуы турында яза:

Рәхәтләнеп аунадым бер

туган як кырларында!

Кулларымны куеп тордым

чишмәнең парларына.

Рәхәтләнеп таптап йөрдем

бала чак сукмакларын,

искә төшереп, гомеремнең

татлы төштәй чакларын…

Мин дә чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә!

Авылымны ике яктан җиләк-җимешкә бай матур таулар, калкулыклар кочаклап алган. Без һәр елны Төбәк, Карамалы, Абалый тауларына җиләккә йөрибез, җәен-көзен гөмбә җыябыз.

Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк аңда! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч гүзәллек! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. Күтәрелә дә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Әкияти манзара эчендәге авылым көннән-көн матурлана, яшеллеккә күмелә.

Туган телем − иркә гөлем

Гомерем дә җыйдым гыйлем –

Мөгаллимнәр бирде белем.

Күңелемә якын итеп

Алган сабак − туган телем.

Илдус Гыйлаҗев.

Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул − кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. «Туган» сүзе тагын берничә сүз белән сүзтезмә ясый: «туган ана», «туган ил» һәм «туган тел». Бу төшенчәләр − өчесе дә кеше өчен иң якын, иң кадерле. Әгәр кеше бу төшенчәләргә битараф караса, аларны еш алыштырса, онытса яки хыянәт итсә, ул кешегә «изге» дигән сүз таныш түгел.

Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә «балам» дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре − әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән:

И туган тел! Синдә булган

Иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм

Әткөм-әнкәмне, Ходам!

Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә генә алар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә алалар. Шуңа күрә дә безнең билгеле шәхесләребез, галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр. Галимнәр фикеренчә, үз туган телендә белем алу балага җиңелрәк бирелә һәм белемне үзләштерү, аңлау дәрәҗәсен арттыра икән. Үз туган теленең кешегә тәэсир көче дә ныграк. Бу турыда аксакал язучыбыз Гомәр Бәширов бик дөрес әйткән. Ул инде туган телнең байлыгын бик яхшы белә, чөнки гомере буе халык авыз иҗаты җәүһәрләрен җыйган һәм өйрәнгән кеше. «Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, − дип яза Г. Бәширов, − һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән. Өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән». Никадәр мәгънәле сүзләр!

Минем туган телем − татар теле. Шагыйрь Наҗар Нәҗми аны «җырдай моңлы», Равил Фәйзуллин «тыйнак, басынкы, түзем», И. Гыйләҗев «тәмле, күркәм, өстен», ә Хәсән Туфан исә «күкрәүләр теле, батыр һәм җәүһәр мирас» дип атыйлар.

Тел тарихы ул − ил тарихы. Безнең туган телебез тарихның төрле авырлыкларына, җәзалау-кимсетүләренә дучар булган. Ләкин:

Чукындырган чагыңда да

Чукынмадың, татар теле, −

ди Наҗар Нәҗми.

Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Х. Мөҗәйләрнең татар телендә язылган шигырьләре фашистларның тимер ишекләреннән, гильотиналарыннан да көчле булдылар. Бу турыда шагыйрь Р. Фәйзуллин:

Түзем тел ул −

окопларда, төрмәләрдә, лагерьларда

атылса да, асылса да,

җиңү рухын җуймаган ул.

Гильотина өсләрендә

Яшәү җырын җырлаган ул! −

дип, татар теленә булган югары бәясен бирә.

Туган тел турында фикерләремне шагыйрь И. Гыйләҗев сүзләре белән йомгаклыйсым килә:

Ул булганда адашмабыз −

Юлым туры, нурлы көнем.

Күз карасы кебек саклыйм

Анам телен − Татар телен.

Туган тел

Туган тел дип әйтүгә, Г. Тукай язган шигырь юллары искә төшә:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм, әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Минем туган татар телем чынлап та бик матур. Ул минем өчен әткәм-әнкәм кебек үк якын. Туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк дип уйлыйм мин. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә.

Мин Свердловск шәһәрендә тудым. Ул вакытта минем әти-әнием анда эшләгәннәр. Мин рус мәктәбендә укыдым.

Күптән түгел без Казанга әйләнеп кайттык. Без гаиләдә гел татарча сөйләшәбез, чөнки барыбыз да татар балалары. Свердловскида вакытта татарча өйдә генә сөйләшеп була иде. Казанга кайткач, мин урамда да, транспортта да татарча сөйләшеп йөргән кешеләрне күреп шатландым. Күңелем рәхәтләнеп китте. Ничектер алар миңа бик якын булып, туган кебек тоелдылар. Ә мәктәптә татар теле дөресләре буласын белгәч, мин бигрәк тә сөендем. Татар телен өйрәнү безгә рус һәм инглиз телләрен өйрәнергә һич тә комачауламый. Авылга кайткач, әбием, башымны сыйпап: «Бәбкәм, беркайчан да үз телеңне онытма, туган телеңне балаларыңа да өйрәтерсең!» − ди. Мин, әлбәттә, гомер буе үземнең туган телемне саклармын!

Туган телемне яратам

Минемчә, туган телне яратуны шагыйребез Г. Тукай тулысынча аңлатып биргән. «Туган тел» шигыре кешене тормышының бөтен чорларына алып кайта. Сиңа гомер бүләк иткән әти-әниеңнең теле аша, син дөньяны таныгансың. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук бүтән. Ул сиңа үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә. Туган телең аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла. Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Ә моң кешенең йөрәгендә, күңел түрендә туа. Моңлы халык начар була алмый. Моң ул − халык рухының ышанычлы сакчысы. Шуны онытмасак, телебез һәрвакыт моңлы, ягымлы, аһәңле булыр.

Туган тел һәр кеше өчен кадерле һәм газиз була. Ә безнең өчен татар теле кадерле һәм газиз, чөнки без − татар балалары. Татарча безнең телебез ачылган, без татарча бишек көйләре, әкиятләр тыңлап үскәнбез. Шуның өчен дә ул безгә бик якын. Ана телем − туган телем!

Татар теле − татар халкы өчен уртак милли тел. Бу телдә дөньядагы дистә миллионга якын татар халкы үзара аңлаша, аралаша. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы, дәрәҗәле халык була!

Дуслык теле

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырмый торган «әти», «әни», «әби», «бабай» сүзләрен туган телдә әйтәбез.

Безнең телебез − татар теле. Шуңа күрә без үз телебездә сөйләшәбез, белем алабыз. Шәһәрдә яшәгәч, кайбер балалар үз телләрендә сөйләшә белмиләр. Чөнки әти-әниләре алар белән үз туган телләрендә аралашмый.

Мин дә, сеңлем дә − шәһәр кызлары. Безнең туган телебез − татар теле. Әти-әниебез безнең белән һәрчак татарча гына сөйләшәләр. Шуңа күрә без татар телен бик яратабыз һәм әйбәт беләбез. Ә безнең якын күршебез һәм дустыбыз Света − рус кызы. Ул рус гаиләсендә туган. Без кечкенәдән үк бергә уйнап үстек. Бер үк бакчага йөрдек. Көн саен бер-беребезнең өенә дә кереп уйный идек. Шул аралашу нәтиҗәсендә, без рус телен өйрәндек, ә Света татар телен яхшы белә башлады. Аның әти-әнисе бездән Света белән татарча сөйләшүебезне үтенә иделәр. Әнә шулай уйный-уйный, без, мәктәпкә кергәнче үк, ике телне дә яхшы гына үзләштердек. Светага татар теле ошый. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ул гел югары билгеләр генә ала. Аңламаганнарын бездән сорый. Төрле сыйныфларда укысак та, без аңа бик теләп булышабыз. Светаның «бабуля»сы да, оныгына татар теле өйрәткәнебез өчен, безгә рәхмәт укый, тәмле пироглар белән сыйлый.

Бер-беребезнең телләрен белгәч, безнең дуслык та ныграк. Әти-әниләребез дә үзара дуслаштылар, кунакка йөрешәләр. Алар да бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Нәкъ Тукай әйткәнчә:

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

(«Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре»)

Мин гаиләмне яратам

Бу ел илебездә Гаилә елы дип игълан ителде. Телевизордан эмблемасы да күрсәтелеп тора. Эмблемада әти, әни, балалар сурәтләнгән булса да, минемчә, гаиләләр төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, әби яки бабай белән оныклар, әни белән балалар, әти белән балалар, ә кайбер очракларда балалар үзләре генә дә бер гаилә булып яшәргә мөмкиннөр. Ничек кенә булмасын, мондый гаиләләрнең дә гаилә булып аталырга һәм бәхетле булырга хаклары бар дип уйлыйм мин.

Ә хәзер үземнең гаиләм турында язасым килә. Безнең гаилә дә эмблемага туры килә. Безнең гаиләбездә дүрт кеше: әтием, әнием, апам һәм мин. Гаиләбез бик тату һәм бик тырыш. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Әтием белән әниемнең эшләре дә уртак. Алар һәрчак үзара сөйләшәләр, киңәшләшәләр, фикерләшәләр. Безнең фикерләрне беләсе килеп, бездән дә киңәшләр сорыйлар. Шулай җыелып, фикерләшеп, уен-көлкеле сөйләшүләрдән яңа идеяләр туа.

Өй эшләрен дә бергәләп эшләргә яратабыз. Әниебез тәмле итеп ашлар пешерә. Төп эшебез уку булса да, өй җыештыру, идәннәрне, савыт-сабаларны юу шикелле эшләр белән әниебезне борчымаска тырышабыз. Апа белән без хәзер зурлар инде, үзебез дә булдырабыз андый гына эшләрне. Вакыты булганда, безгә әтиебез дә ярдәм итә.

Буш вакытларыбызда, бергәләшеп, кроссвордлар, сканвордлар чишәргә, компьютерда интеллектуаль уеннар уйнарга яратабыз. Әтиебез бик белемле, эрудит кеше безнең. Безгә дә күп кызыклы мәгълүмат бирә ул, без белмәгән һәм аңламаган күп нәрсәләрне гади һәм кызыклы итеп аңлатып бирә. Кайбер телетапшыруларны һәм кинофильмнарны да бергәләп карарга яратабыз. Театрларга, концертларга да күп вакытта бергәләп йөрибез. Аннан бергәләшеп фикер алышабыз. Кемгә нәрсә ошаганын, нәрсә ошамаганын ачыктан-ачык сөйләшәбез.

Өебез кечкенә булса да, бездә һәрчак кунаклар күп була, чөнки туганнарыбыз, гаилә дусларыбыз күп безнең. Барысы белән дә тату, аралашып яшибез. Әтием дә, әнием дә − авыл балалары. Алар республикамның ике районында туып-үсеп, Казанда очрашканнар һәм яратышып гаилә корганнар. Әби-бабаларыбыз да, күпләгән туганнарыбыз да авылда яши. Буш вакыт булу белән, без аларның хәлләрен белешеп, кирәк булганда булышып та киләбез. Авылда алар − тәртипле, акыллы, хөрмәтле кешеләр. Гаиләмне мин алардан башка күз алдына да китерә алмыйм. Төрле җирләрдә яшәсәк тә, без бөтен туганнарыбыз белән бергәләшеп, дус булып, зур бер тату һәм матур гаилә булып яшибез.

Мин үз гаиләмне бик тә яратам. Әниемне дә, әтиемне дә, апамны да бик тә, бик тә яратам. Алар да мине яраталар. Мин аларның һәрчак сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле булуларын теләп яшим. Бөтен-бөтен гаиләләргә дә иң изге теләкләремне телим. Ә кешегә теләгән изге теләкләр унлата, йөзләтә савап булып кешегә кире кайта ул, кызым, дип әйтә иде минем дәү әни. Мин бөтен кешеләрнең бер-берсенә изге теләктә булып яшәүләрен телим.

Дәү әтием

Дәү әтиемнең исеме − Кәрим. Ул авылда яши. Кәрим бабай күп еллар мәктәптә укытучы булып эшләгән. Бик күп балаларга белем биргән, тормышта яхшы кешеләр булырга өйрәткән. Дәү әтием бик акыллы һәм зирәк, шуның өчен аны бөтен кеше хөрмәт итә.

Дәү әтием Бөек Ватан сугышында да катнашкан. Ул, сугышның беренче көненнән башлап, Берлинга кадәр барып җиткән. Сталинград өчен барган сугышларда бик каты яраланган. Аның балчыкка күмелгән гәүдәсен шәфкать туташы күреп алган. Дәү әтием ике көн кыр госпиталендә яткач кына аңына килгән, су сораган. Аннан соң гына тылга, госпитальгә озатканнар аны. Сигез ай дәваланып, үлемне барыбер җиңгән ул. Яңадан үзе теләп фронтка киткән. Сугышны Берлинда тәмамлаган. Сугышчан батырлыклары өчен бик күп медальләр, орденнар белән бүләкләнгән.

Тынгы белмәс дәү әтием хәзер дә гел хәрәкәттә. Авылда аның зур бакчасы һәм бик күп умарталары бар. Без җәйге каникулда дәү әти янында торабыз. Аны бик яратабыз. Мин аның белән җәй көне эшкә йөрергә яратам. Дәү әтием белән булганда, бер эштән дә курыкмыйм. Печәнне бик оста чаба минем дәү әтием. Аннан соң без ул печәнне әйләндергәләп торып киптерәбез. Икенче көнне, ат җигеп, печәнне өйгә алып кайтабыз, кышка дип өеп тә куябыз. Ә атны су буена алып төшәргә дәү әтием мине үземне генә җибәрә. Мин рәхәтләнеп атта йөрим, аннан соң аны яхшылап юам.

Дәү әтиемне мин генә түгел, авылыбыз кешеләре дә бик ярата. Ул гел кешеләргә ярдәм итеп яши. Мин дәү әтием белән горурланам һәм аның кебек яхшы кеше булырга омтылам.

Дәү әнием

Минем дәү әнием бар. Аның исеме − Маһруй. Мин аны бик яратам. Аның өендә гел чисталык, пөхтәлек. Аның башында һәрвакыт ап-ак яулык. Ул шундый уңган, тәмле телле, мөлаем, ягымлы. Без килгәч, ул нинди дә булса тәмле ризык пешерә. Без дәү әнием пешергән кыстыбый һәм арыш оныннан сөт белән пешерелгән кесәлне бик яратып ашыйбыз. Кесәлне авылда бары тик ул гына пешерә белә. Ә чәй эчкәндә, дәү әни безгә үз тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйли.

Күзләре начар күрсә дә, дәү әни безгә җылы бияләйләр, оекбашлар бәйләп тора. Безне дә бәйләргә өйрәтә.

Дәү әнием инде картаеп бара. Чал чәчләре дә көннән-көн арта кебек. Битендә җыерчыклар булса да, минем өчен ул − бик якын, кадерле һәм иң матур кеше. Минем аның яныннан бер дә китәсем килми, аннан аерылганда, елыйсым килә. Ул бит авылда берьялгызы яши, ә без − шәһәрдә. Бик чакырсак та, аның шәһәрдә яшисе килми. Әтиләремә дә үпкәләп куям: нигә калдырып киткәннәр инде аның берүзен? Мин алай эшләмәс идем. Дәү әниләр янында яшәү бик рәхәт бит.

Иң яхшы кеше

Мин кайчандыр белгән кешеләр арасында иң яхшысы ул минем карт әбием иде. Хәзер инде ул мәрхүмә. Тик минем күңелемдә ул иң изге кеше булып калган. Ул нәрсәсе белән искитәрлек яхшы иде соң? Үзенең тормышы белән. Мин әбиемнән, 90 ел эчендә нәрсәләр кичердең, дип сораша идем. Аның кайбер хикәяләре мине хәзер дә гел гаҗәпләндерә.

Минем карт әбием гомере буе авылда яшәгән. Ул әле узган гасыр башында ук туган. Октябрь революциясеннән соңгы хәлләрне дә яхшы хәтерли. Колхозлашу елларындагы авырлыкларны да күп күтәргән. Ире Бөек Ватан сугышына киткәндә, өч бала тотып калган. Иртәннән кичкә кадәр колхоз кырларында эшләгәннәр. Ачлы-туклы яшәгәннәр. Гаилә зур, колхоз акча бирми, эшләгән өчен бераз икмәк кенә бирә. Ә дәүләткә сөт тә, йон да, йомырка да тапшырырга, налоглар түләү өчен, заемнарга язылу өчен акча да кирәк. Шундый авырлыкларга түзеп тә, алар сынмаганнар. Сугышта бер аягын калдырган карт бабамны көтеп алган карт әбием. Алар тагын ике бала табып үстергәннәр. Карт бабам, бер аяксыз килеш тә, пенсиягә чыкканчы колхозда балта остасы булып эшләгән, аннан соң да күрше-күләнгә, авылдашларга йортлар салып, буралар бурап биргән. Сугыштан соңгы еллар да авыл халкына җиңеллек алып килмәгән. Әбиемнең өч баласы, гаиләләре белән, бәхет эзләп шахта якларына чыгып киткәннәр.

Бер караганда, гади генә кебек тоелган вакыйгалар. Ә шулар аша илебезнең тарихын, халкыбызның язмышын ничек тулы аңларга була бит. Дөреслекләрдән дә аңламаган күп нәрсәләрне мин нәкъ менә карт әбием сөйләгән истәлекләрдән аңладым.

Әниемнең изге куллары

«Җәннәт − аналарның аяк астында» дигән юллар аналарын хөрмәт итүче, тәрбияләүче кешеләргә карата әйтелгәндер, минемчә. Әнисен хөрмәтләгән кеше, һичшиксез, оҗмахка керәчәк. Чөнки әни − безгә тормыш биргән кеше. Мин әниемне бик яратам. Әни булмаса, мин дә булмас идем. Әмма, әниемне яратуым аның өчен генә түгел, әлбәттә. Мин аны гаҗәеп дәрәҗәдәге яхшылыгы өчен яратам. Өйдә яки мәктәптә мин нәрсә генә эшләсәм дә, ул мине һәрвакыт кичерә. Хәтта начарлык эшләсәм дә: сәбәпсез дәрес калдырсам, акчаны башка нәрсәгә тотып бетерсәм дә, әни мине, әлбәттә, башта ачулана, ә аннан соң барыбер гафу итә. Ул мине нинди генә булсам да − яхшы булсам да, начар булсам да ярата.

Ләкин еш кына без әниләребезнең сүзләренә колак салмыйбыз, үзебезнеке иң дөрес кебек тоела. Тик соңыннан үкенергә дә туры килә. Бервакыт мин, әниемнең сүзен тыңламыйча, салкын көндә җиңел генә киенеп чыгып киттем. Соңыннан бу миңа бик кыйммәткә төште. Салкын тидереп, айдан артык хастаханәдә яттым. Әнием көн саен минем яныма килеп йөрде. Нәрсәләр генә алып килмәде ул миңа. Ничек кенә савыктырырга тырышмады! Менә шул вакыйгадан соң, мин әниемнең изге җан булуына ышандым. Бу турыда үзенә әйтмәсәм дә, аның сүзен тыңларга тырышам. Әниләр һәрвакыт дөрес әйтәләр шул.

Әнием бик матур да минем. Аның күзләре дә матур, чәчләре дә искиткеч хуш исле, куллары да гаҗәеп җылы һәм назлы. Авырган чагымда ул кулларын минем маңгайга кую белән, бөтен авыруым кими, хәтта бөтенләй дә бетеп китә иде. Үз кулларыма әнинең кулларын алу белән, мин ниндидер изге әйбергә кагылган кебек булам: минем җаным яктырып китә, тормыш аңлаешлы һәм гади булып тоела башлый, борчулар һәм проблемалар онытыла.

Чыннан да, бөтенесе дә гади һәм ачык бит: менә янәшәмдә әнием, менә аның куллары − һәм тормыш дәвам итә, бөтен нәрсә дә яхшы буласына ышаныч арта.

Минем әнием

Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа бик рәхәт.

Син шул вакытта үзең дә сизмәстән, «әни» дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер «әни» дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки «әни» дигән сүз белән аңа иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды.

Әни… Нинди олы сүз бу!

Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки, «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!

Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем «әни» сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. «Әнием» дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк. Аздан да күңелләре булып куя бит аларның.

Әни безне (абыем белән мине) бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән «кызым» диеп сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен ял димисең, һәрвакыт хезмәт итәсең.

«Балачак − шук чак», диләр. Безнең дә төрле чакларыбыз булгалыйдыр, әнием. Зинһар өчен, безне кичерә күр. Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләрең тормыш иткәндә юлдаш булсалар иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием!

Ташлама, әнкәй, ташлама

Мине изге догаңнан.

Ташласаң изге догаңнан,

Мин бәхетле булалмам.

(Р. Миңнуллин «Әнкәмнең догалары»)

Әти белән сөйләшү

Кызык, әтием минем яшемдә ниндирәк булды икән? Ә бала чакта? Кичә мин әтиемнән шул турыда: балачагы, яшьлек еллары турында сөйләвен үтендем.

− Берәр төрле хәл турында сөйлә инде, − дип, әтине аптыратып бетердем.

− Алайса, ярар инде, − дип, әтием сөйли башлады. − Үскәндә, мин бик шук малай булып үстем. Бервакыт без иптәш малайлар белән «сугыш-сугыш» уйнадык. Мин үземне сугышчы итеп хис итәм һәм үзем уйлап чыгарган дошманнарга каршы «сугыша» идем. Ниндидер зур гына тимер таптым да, шул тимерне дошман танкына ыргытырга уйладым. Танк урынына күрше абыйның иске генә машинасы килә иде. Мин, әлбәттә, машинага түгел, ә ул узып киткәч шул урынга ыргытмакчы идем «гранатамны». Әмма, кызганычка каршы, күрше абый шул вакытта машинасын туктатты. Минем «гранатам» нәкъ машинаның тәрәзәсенә барып тиде һәм, әлбәттә инде, тәрәзәне ватып төшерде. Мин бик курыктым, чормага менеп качтым һәм кичкә кадәр шунда утырдым. Кич белән әтием мине тапты һәм тынычландырды.

Менә шундый хәл турында сөйләде миңа әтием. Ә мин аны бик тәртипле, акыллы, тыныч малай булып үскән дип уйлый идем. Ләкин болар бала чакта булган. Шул вакыйга аңа күп нәрсәләрне аңларга, кайбер начар гадәтләрен бетерергә ярдәм иткән.

Әтием тагын хәтеренә нык уелып калган яшьлек еллары − Совет Армиясе сафларында хезмәт итү еллары турында да сөйләде. Ул башта Самара шәһәрендә укыту курсларында булган. Шунда хәрби хезмәт осталыгына өйрәнгән, нинди генә авырлыклар килсә дә, Туган илне сакларга ант биргән. Аннары ул Мөскәү аэропортында чик сакчысы булып хезмәт иткән. Әтием анда бик күп дуслар тапкан. Ул аларны әле дә еш искә ала, фотоларын без бергәләп карыйбыз. Туган җирдән читтә яшәү авыр булса да, түзәргә кирәк. Ике арада йөргән кайнар сәлам хатлары очрашу көннәрен тагын да якынайта. 1988 нче елның көзеңдә әтием туган авылына әйләнеп кайта. Әти-әнисе, туганнары аны сагынып каршы алалар.

Әтием әйтүенчә, элек армиягә бармый калу егетләр өчен хурлык саналган. Чөнки авыру егетләрне генә армиягә алмаганнар. Хәрби хезмәттә булып кайткан егетне генә чын ир дип санаганнар, ул шуның белән горурланган.

Мин дә, әтиемнән үрнәк алып, туган илебезне саклаучы булып үсәрмен!

Әти-әни − иң кадерле кешеләрем

Әти, әни, әткәй, әнкәй… Кеше өчен иң кыйммәтле, иң кадерле сүзләр бу. Әниең сине күкрәк сөтен имезеп үстергән, әтиең белән икесе төннәрен дә, көндезләрен дә синең өчен борчылган. Алар нинди генә эшкә тотынсалар да − барысы да синең өчен дип, синең хакка дип эшләнә. Әти белән әнидә кояш җылылыгы да, йолдызлар нуры да бар. Ачулансалар, шелтәләсәләр дә, без ул илаһи затларга ачу һәм үпкә сакларга тиеш түгелбез. Чөнки аларның шелтәле сүзләре дә син әйбәт булсын өчен әйтелә. Күңелләребездән, күз алдыбыздан аларның нурлы йөз сурәтләре китмәсен, югалмасын иде. Гомеребез буе әнкәй, әткәйләрнең җылы карашлары безне озата барсын иде.

Энем

Бу дөньяда кем генә үзенең энесе яки сеңлесе булуын теләми икән. Ә миңа әнием энекәш бүләк итте. Ул 2001 нче елның 30 нчы октябрендә туды. Бәбиләрнең шундый да кечкенә булуларын һичкайчан белмәгән идем. Матурлыкта аңа тиңнәр юктыр, дип уйладым мин, аны күргәч. Аның чәчләре кара, бөдрәләнеп тора, күзләре дә матур. Елмайса, бар дөньяны балкыта. Без аңа Азат дип исем куштык. Бу исем азат, ирекле булу дигәнне аңлата.

Без Азат белән бергәләп уйныйбыз. Ул бигрәк тә машиналар белән уйнарга ярата. Азат аларның һәрберсенең исемен белә, аларны бик саклап кына уйный.

Без энемне барыбыз да бик яратабыз. Аның акыллы, сәламәт, тырыш бала булып үсүен телибез.

Үзем турында

Минем исемем − Айгөл, фамилиям − Нуриева. Мин 1995 нче елның 16 нчы маенда Казан шәһәрендә тудым. Безнең гаиләбез зур һәм тату. Минем әбием, әтием, әнием һәм кечкенә энем бар. Әтиемнең исеме − Камил. Ул милиционер булып эшли. Әниемнең исеме − Роза. Әнием − укытучы. Әбиемнең исеме − Маһинур. Ул өйдә безгә тәмле ашлар пешереп тора. Мәчеткә дә йөри. Энем белән миңа кызыклы китаплар укырга, догалар өйрәтергә дә вакыт таба. Энемнең исеме − Айнур. Аңа биш яшь. Ул балалар бакчасына йөри. Каратэ белән шөгыльләнә, хәрефләр укырга өйрәнә, мәктәпкә барырга әзерләнә. Ә мин Казан шәһәренең 90 нчы гимназиясендә 4 нче сыйныфта укыйм. Безнең мәктәп К. Насыйри урамында урнашкан. Ул өч катлы.

Мин 1 нче сменада укыйм. Дәресләр сәгать сигездә башлана, икегә кадәр дәвам итә. Дәресләрдән соң китаплар укырга яратам, музыка мәктәбенә йөрим. Дусларым белән урамда уйнарга да вакыт табам. Гаиләбез белән театрларга, концертларга да йөрергә яратам.

Безнең фатирыбыз

Без Зорге урамындагы ун катлы йортта яшибез. Без яшәгән урын бик матур. Тирә-юньдә гел агачлык. Ә яз һәм җәй көннәрендә бигрәк тә матур була монда. Агачлар яшеллеккә күмеләләр. Берсен-берсе уздырып кошлар сайрый.

Фатирыбыз бишенче катта урнашкан. Ишектән кергәч тә − алгы бүлмә. Ул ишектән алып юыну бүлмәсенә кадәр сузыла. Уң якта − аш бүлмәсе. Анда суыткыч, газ плитәсе, гарнитур, өстәл, урындыклар куелган. Аш бүлмәсе алсу төстә.

Аш бүлмәсе янында − кунак бүлмәсе. Ул яшел төстә. Тәрәзә пәрдәләре дә, диван, кәнәфиләр, идәндәге келәм дә яшькелт төстә. Алга таба узгач, уң якта − йокы бүлмәсе, ә сул якта − балалар бүлмәсе. Йокы бүлмәсе ачык зәңгәр төстә. Балалар бүлмәсе персик төсендә. Анда карават, китап һәм кием шкафлары, компьютер өстәле, ике урындык куелган. Тәрәзә төбендә бик матур гөлләр үсә.

Өебез бик матур һәм җылы. Без аны гел чисталыкта һәм тәртиптә тотабыз.

Хыялдагы бүлмәм

Минем, үз бүлмәм бар барын. Ләкин ул бик гади бүлмә: гадәти җиһазлар тезелгән (шкаф, карават, урындык, өстәл), стенада гадәти обойлар, бернәрсәсе белән дә җәлеп итми торган ак түшәм, гадәти тәрәзә һәм ишек. Ләкин минем могҗизалы, бик матур итәсем килә бүлмәмне.

Әкияти дөньяга керү турында ишек үк әйтеп торырга тиеш, минемчә. Ул җыелма ишек булсын иде, ә аның тоткасы төрле кечкенә җәнлек фигуралары сыман булуын телим. Менә безнең ишек хәрәкәткә килеп ачыла һәм бүлмәгә керәбез. Баш очында без… йолдызлы күк күрәбез! Чөнки түшәм кара төстәге көзгедән ясалган һәм анда йолдызларга охшаган күпләгән кечкенә-кечкенә лампочкалар эленгән. Ә иң кызыгы − аларның яктылыгын көйләп торырга, йолдызларны бик кечкенә дә, кояш кебек бик зур да итәргә була.

Хәзер стеналарга игътибар итик. Алар да әкияти һәм фантастик: фотообойларда төрле табигать күренешләре сурәтләнгән. Бер якта без чын джунгли күрәбез: юан лианалар, зур агачлар, маймыллар, әкәмәт чәчәкләр… Икенче якта башка рәсем: ком һәм ташлар, ә еракта, миражга охшаган яшел оазис. Алгы стена үзебезнең табигатьне күрсәтә: елга буендагы таллар һәм тирәкләр, югарырак имәннәр һәм каеннар. Ишеккә таба борылып карасак, анда зур ак бозлар, зәңгәр күк йөзе, пингвиннар күрәбез, әйтерсең бу Антарктида.

Ә өй җиһазлары кайда соң? Бүлмә бит буп-буш. Кесәмнән пульт алам да, бер төймәсенә басам. Су матрацы җәелгән карават килеп чыга. Икенче төймәсенә басам: идәннән өстәл килеп чыга, ә аның өсте монитор икән. Башка төймәләргә бассам, стеналардагы шкаф ишекләре ачыла, китап киштәләре килеп чыга. Ә менә бу яшел төймәгә бассам, бүлмә яңадан бушап кала.

Тәрәзә тоташ бер пыяла кебек тора. Форточкалар да, тоткычлар да юк. Алар да, пульт төймәсенә баскач кына килеп чыгалар.

Менә бу бүлмә дисәң дә − бүлмә! Кемгә генә ошамас икән шундый бүлмәдә яшәү! Минем менә шундый кызыклы бүлмәдә яшисем килә шул!

Яраткан шөгылем

Мин йөзәргә бик яратам. Бу − минем иң яраткан шөгылем. Мин бассейнга йөрим, анда йөзү секциясендә шөгыльләнәм. Миңа бигрәк тә баттерфляй ысулы белән йөзү ошый. Ул брасс стиленә охшаган, тик йөзгәндә кулларны гына судан чыгарасың.

Йөзү мускулларны ныгыта һәм сулыш алуны яхшырта. Мин, йөзү белән җитди шөгыльләнә башлаганнан соң, физик яктан ныгыдым. Йөзү буенча район ярышларында катнаштым. Дөрес, югары урыннар алмадым. Әмма анысы бик үк мөһим дә түгел, чөнки мин спорт белән сәламәтлек өчен шөгыльләнәм.

Үземнең организмны ныгыту өстенә, мин әле спорт секциясенә йөри башлагач тапкан дусларым белән аралашудан да тәм табам. Без барыбыз да сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз, кайбер безнең яшьтәшләр кебек тәмәке тартмыйбыз, сыра һем башка исерткеч эчемлекләр эчмибез. Бу начар гадәтләр − йөзүченең иң явыз дошманнары. Тәмәке тарткан кеше яхшы итеп йөзә алмый.

Әти-әнием дә хәзер минем өчен тыныч. Ә элегрәк әти минем белән начар гадәтләрне булдырмау турында озаклап сөйләшә иде. Ә хәзер без башка мөһим мәсьәләләр турында сөйләшәбез, безнең бассейнда уздырылган ярышларга, башка спорт төрләре буенча ярышларга йөрибез. Әтием минем белән горурлана, дип уйлыйм мин.

Спорт белән шөгыльләнәм

Меңләгән, миллионлаган кешеләр спорт яраталар, чөнки ул сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә. Соңгы елларда илебездә спортка аеруча зур игътибар бирелә башлады. Спортның бөтен төрләре буенча Спорт Сарайлары ачылды. Әле төзеләселәре дә бик күп. Казанда һәр мәктәп каршында спорт мәйданчыклары булдырылды, спорт заллары яңартылды. Димәк, һәркемгә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр барлыкка килде. Бүген бу мөмкинлекләр аеруча әһәмияткә ия. Чөнки Казанда тиздән бөтендөнья унивирсиадасы үткәрергә әзерләнәбез.

Мин дә спорт белән чын-чынлап шөгыльләнә башладым. Мәктәбебезгә бер апа килде дә кемнәрнең чирәмдә хоккей уйнарга теләкләре барлыгын сорады. Иптәш кызларым белән мин дә язылдым. Башлаганда бик җитди карамасам да, йөри торгач, үз иттем мин аны. Ә хәзер аерыла да алмам кебек. Тренерымны, командадагы кызларны да бик яратам. Күп кызлар, авырлыкларга түзә алмыйча, берәм-берәм секциядән китеп бардылар. Ә без дустым белән түздек, ташламадык. Безнең тырышулар юкка китмәде, өч кенә ел шөгыльләнсәк тә, Татарстан җыелма командасына да алдылар. Бу команда белән без Россиянең бик күп шәһәрләрендә ярышларда катнаштык, призлы урыннар да яуладык. Медальләр, бүләкләр алдык. Спорт бик күп вакытыбызны алып, бик күп тырышлыклар таләп итсә дә, җиңү мизгеле бик рәхәт шул.

Бөтен кешегә дә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә тәкъдим итәр идем, чөнки спорт физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәрбияли. Ихтыяр көчен дә ныгыта.

Ятимлек

Ятим балаларның күңеле яралы. Аларның карашларында ук моңсулык ярылып ята, йөзләренә һәрнәрсәдән, һәркемнән курку язылган. Ләкин алар да бит башкалар кебек үк тулы хокукка ия булган кешеләр. Юк шул, алар әти-әниле булудан мәхрүм ителгәннәр. Аларның башларыннан сыйпап, хәерле төн теләп, әкиятләр сөйли-сөйли йоклатучы, иң тәмлеләрен генә сайлап кыстый-кыстый ашатучы әниләре, усал күзләрдән, усал куллардан саклаучы, яклаучы әтиләре юк. Бу балаларның күңелләре китек. Өс-башлары мул, тамаклары тук булса да, алар җылы наздан мәхрүм. Шуңа күрә ятим балалар һәрнәрсәгә шикләнеп карыйлар. Әмма, аларга төрле яктан товар сайлаган кебек караган кешеләр дә бар бит. Менә шундыйлар ятимнәрнең кешеләргә ышанычын какшата. Шундый адәмнәр ятимнәрнең яралы күңелләрен таш белән тутыралар. Бала күңеле болай да авыр тормыштан бары тик дорфалык, катылык кына көтә. Андый кешеләрне ятимнәр янына якын да китерергә ярамый, минемчә. Барыбыз да шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булсак иде аларга карата.

Туганнарда кунакта, яки кызыклы көн

Якшәмбе бик тә кызыклы көн булды. Мин бөтен өй эшләрен шимбә көнне үк эшләп бетердем, шуңа күрә якшәмбе көнне тулысы белән ял итә ала идем!

Иртән мин иптәш малайга шалтыраттым, аның белән төрле эшләребез турында бер ярты сәгатьләр сөйләштек. Аннан соң туганнарга кунакка барырга җыена башладык. Аларга барырга без атна буе җыенган идек. Алар, чыннан да, бик тә яхшы һәм кызыклы кешеләр, шуңа күрә бөтен гаиләбез аларга бару көнен көтә иде.

Әти-әнием белән Рафис абыйларда мин кунакта кичкә кадәр булдым. Алар күптән түгел генә чит илгә барып кайттылар. Үзләре белән фотоаппарат та, фотокамера да алып барган булганнар. Өйгә кайткач, шунда төшерелгән пленкалардан Рафис абый дүрт сәгатьлек кино ясаган. Менә шул киноны карарга дип безне дә чакырганнар иде.

Дүрт сәгатьлек кино бер утыруда каралып бетте: таныш булмаган әмма матур шәһәрләр, анда яшәүче кешеләр, зур музейлар; бездән аермалы табигать, океан, анда йөзеп йөрүче дельфиннар, китлар, безгә таныш та булмаган төрле-төрле балыклар; әллә нинди киң яфраклы агачлар. Карап утыру бик тә күңелле булды.

Аннан соң Рафис абый чит илдән алып кайткан сувенирлар күрсәтте. Берничә сувенирны безгә дә бүләк итте. Миңа киң кырыйлы эшләпә бирде. Өйгә кайтканда мин эшләпәне бер дә салмадым. Йокларга ятканда, мин аны карават янына элеп куйдым. Ул көнне мин чит ил төшләре күрдем.

Гаҗәеп дустым

Кайвакытта бөтенләй дә көтелмәгән очрашулар була. Мин дә, көтмәгәндә, гаҗәеп кеше белән таныштым.

Әлеге малай белән мин чүп чиләген чыгарганда, баскычта очраштым. Мин аның күзләренә игътибар иттем, алар бик тә ачык һәм зәп-зәңгәр иделәр, мин гүя диңгез төбен күрдем. Көтелмәгәнлектән аздан гына чиләкләремне төшереп җибәрмичә, мин аңа «сәлам» дидем. Ә ул шундый матур һәм ягымлы итеп «әссәламегаләйкем» диде. Без шулай сөйләшеп киттек, һәм мин яңа танышым турында бик күп яңалыклар белдем.

Ул гадәти мәктәптә уку белән бергә, мәчет мәдрәсәсендә дә белем ала икән. Ә мин андый мәктәпләр булуы турында белми дә идем. Әмма алар бар икән, һәм яңа танышым Илһам да шуларның берсенә йөри икән. «Чөнки минем әбием дә, әнием дә Аллаһы Тәгаләгә ышаналар, минем үземнең дә мөселман булып үсәсем килә. Мин дә дингә ышанам», − диде Илһам. Бу «дингә ышанам» дигән сүзләр миңа бик көчле тәэсир итте. Андый кеше белән сөйләшү минем өчен бик гыйбрәтле дә, рәхәт тә булды.

Яңа танышым белән сөйләшүләрдән соң, мин тормыш, Алла, дини кануннар турында күп нәрсәләр белдем. Яшәешкә икенче төрлерәк карый башладым. Бик гади дә, бик акыллы да итеп сөйләгәнгә, аның сүзләре миңа бик нык тәэсир итте. Мин хәзер яңа дустым белән горурланам, һәм шул көтелмәгән очрашуга рәхмәтлемен.

Дуслык − бөек көч

Дуслыкның көче нәрсәдә, дип сорарсыз сез.

Беренчедән, чын дус сине беркайчан да уңайсыз хәлдә калдырмас, алдамас, авыр вакытта һәрчак булышыр. Әгәр дә мин өйдә дәреслегемне яисә каләмемне онытып калдырсам, ул миңа үзенекен биреп торыр.

Икенчедән, авыр вакытларда дустым мине тыңлар, берәр кеше мине кыерсытса, ул мине яклар. Бервакыт мине унберенче сыйныф укучысы кыерсытты, ул миннән күпкә көчлерәк, мин аңа җавап бирә алмадым. Дустым Наил мине тыңлады, аңлады һәм тынычландырды. Мин аңа рәхмәтлемен! Аңа авыр булганда, мин дә һәрвакыт булышырга әзер.

Өченчедән, дуслар бергәләшеп таулар күчерергә мөмкин. Дустым янымда булганда, мин бөтен эшне дә эшли алам, ул бит миңа булышачак. Хәтерлим, хезмәт дәресендә мин бер детальне эшли алмый тордым, ә Наил үзенең эшен эшләп бетерде, аннары миңа булышты, икәү бергә дәрес беткәнче детальне ясап та бетердек. Шулай итеп мин яхшы билге алдым. Менә шуңа күрә дә мин, дуслык − бөек көч, дип уйлыйм.

Чын дус

Чын дус дип кемне әйтеп була соң? Үзенең эшләре белән дуслыкны исбатлаган кешене генә дус дип әйтеп була. Ә дуслык турында күп сөйләшеп тә, эшләре белән аны исбатлый алмаган кеше иптәш яки таныш дип кенә санала, минемчә.

Әгәр дә Илшат минем чын дустым икән, мин аңа нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, ул мине кире какмас. Чын дус тагын сорамыйча да, үзе белеп тә булышыр. Мин моны күп тапкырлар сынадым инде. Балык тоткандагы бер хәл искә төшә.

Җәйге каникулларда без күл буена барган идек. Балык тотканда, суга кергәч, аягым пыяла ватыгына киселде. Суда вакытта авыртуны тоймаган идем, ярга чыккач, аяк авырта башлады, шаулап кан да ага. Шунда Илшат белән нәрсә булды дисезме? Ул башта бик агарынды, чөнки минем өчен курыккан икән. Шунда ук миңа беренче ярдәм күрсәтә башлады. Үзенең күлмәгенең бер җиңен ертып алды да минем яраны бәйләп куйды. Шуннан соң без кайтырга булдык. Ә мин киселгән аягыма бөтенләй баса алмый идем. Шунда Илшат мине үзенең җилкәсенә күтәреп алып китте. Әлбәттә, без алай озак бара алмадык. Чөнки мин аңа караганда күпкә авыррак. Бераздан мин үзем дә атлый ала башладым. Әмма ул, аннан соң да юл буе мине күтәрешеп, булышып кайтты. Бик авыр булса да, ул гел миңа булышып атлады. Чын дус менә шундый була ул!

Тугры дус − җанлы хәзинә

«Тугры дус − җанлы хәзинә» диләр. Чыннан да, чын дустың булу − үзе зур байлык иңде ул. Тугры дустың бар икән, синең таянычың, киңәшчең бар дигән сүз. Зур хәзинә, зур байлыкка ия булып та, чын дустың булмаса, яшәүнең яме булмас иде.

Дус авырлык килгәндә ярдәм кулын суза. Кешенең кем икәнлеген тикшереп тормый.

«Тугры дус − җанлы хәзинә» мәкале чын дусның зур байлык булуын раслый. Чын дустың булса, бернәрсә дә куркыныч түгел. Ул сине бәла-казалардан коткарырга, ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Чын дус беркайчан да дуслык турында сөйләп йөрми, бары тик изге эшләр генә эшли.

Минем дә чын дустым бар. Аның исеме − Рамилә. Рамиләнең миңа чын дус икәнлеген мин бер вакыйгадан соң белдем.

Күрше сыйныфтагы бер малай минем белән танышмакчы булган иде. Ул малай бик тәртипсез, шуңа күрә − минем аның белән бер дә аралашасым килмәде, үзенә дә шулай дип әйттем.

Ә ул минем турыда әллә нинди ялган сүзләр сөйләп йөри башлаган. Шуннан соң беркөнне, сыйныфташ кызларым мин югында минем турында төрле начар сүзләр сөйли башлаганнар. Мин, имеш, шундый да, мин, имеш, мондый. Ә Рамилә, чын дус булып, мине яклап, «кадерле» сыйныфташларыма:

− Кызлар, сез ник андый начар сүзләр сөйлисез? Сез бит бернәрсә дә белмисез, кеше ялганын арттырып сөйлисез! − дигән.

Һәм сез беләсезме, кайбер кызлар хәтта үз сүзләре өчен оялганнар да. Чөнки, шул сөйләшүдән соң, ике сыйныфташым яныма килеп, үз сүзләре өчен гафу үтенделәр һәм Рамиләнең ничек итеп мине яклавы турында сөйләделәр. Мин үземнең дустыма бик рәхмәтле булдым. Шуннан соң безнең дуслыгыбыз тагын да ныгыды, ә мин «Тугры дус − җанлы хәзинә» дигән мәкальнең дөреслегенә тагын бер тапкыр инандым.

Минем дустым

Кош − канаты белән,

Кеше дуслык белән көчле.

Татар халык мәкале.

Дуслык − кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре. Дуслар һәрвакыт бер-берләрен аңлыйлар, кайгы килгәндә, ярдәмгә ашыгалар, шатлык-сөенечлөрен бергә бүлешәләр. Дуслык − ул ике кешенең уртак кызыксынулары, бер-берсе белән ярдәмләшеп, авыр чакта терәк булып яшәүләре. Ул − теләсә нинди байлыктан, акчадан кыйммәтрәк, сатылмый торган бөек нәрсә.

Дуслык, барыннан да элек, ярдәм кирәк чакта, авырлыклар аша сыналырга тиеш. Янәшәңдә якын дусларың булганда, сине бернинди каршылыклар да куркытмый. «Дуслык таулар күчерә» ди халык. Бергә булганда, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин. Кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, кыенлыклар артта кала, тик янәшәңдә якын дустың гына булсын.

Минем иң якын дустым − сыйныфташым Марат. Безнең дуслык бик гади генә башланды. Без икебез дә 1 «Б» сыйныфына укырга килдек. Тәнәфестә таныштык һәм бергә уйный башладык. Аннан соң Марат безнең өйгә кунакка килде, безнең уртак шөгыльләр табылды; бергәләп музыка тыңлый башладык, компьютерда уйнадык, бер үк спорт секциясенә язылдык.

Марат − бик әйбәт малай. Хайваннарны бик ярата. Ул бик игелекле һәм мәрхәмәтле, ачык йөзле, һәрвакытта да күршеләре белән исәнләшә, кайчакларда күрше әбиләргә чүп түгәргә, яисә кибеттән авыр сумкаларын алып кайтырга булыша.

Безнең сыйныфта Маратны гадел һәм кыю булганы өчен яраталар. Кайбер балалар безнең дуслыкка көнләшебрәк тә карыйлар. Мондый дуслыкны адым саен очратып булмый бит.

Без бер-беребезгә укуда да, спортта да гел ярдәм итешәбез. Мин Мараттан берәр нәрсә турында үтенсәм, ул аны эшли. Аңа ярдәм кирәк булганда, мин дә шунда ук ярдәм итәргә ашыгам.

Дустыма хат

Казан, 15 нче март, 2008 ел.

Исәнме, Галия. Сиңа дустың Әлфия хат яза. Синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Менә хәзер сиңа җавап хаты язарга булдым.

Син миннән ниләр эшлисең, хәлләрең ничек дип сорыйсың. Минем хәлләр әйбәт. Яхшы билгеләренә генә укыйм. Беләсең бит инде, математиканы гына яратып бетермим. Шунлыктан начар билгеләр дә эләккәли. Дәресләрдән соң инглиз теле өйрәнергә йөрим.

Бер яңалыгым бар. Соңгы вакытта мин яратып рәсем ясый башладым. Күбрәк хайваннарны ясарга өйрәнәм. Кибеттән рәсем ясарга өйрәтә торган бер китап алган идем, менә шуннан соң тотындым инде. Бер рәсемемне сиңа да җибәрәм. Ошармы икән инде ул сиңа, хатыңда язып җибәрерсең.

Тагын бер яңалыгым бар. Мин Асылъяр иҗаты белән кызыксына башладым бит әле. Аның «Евровидение» конкурсына сайлау концертында татарча җыр белән чыгыш ясавы да сокландырды мине. Хәзер менә фоторәсемнәрен, газета-журналлардагы аның турында язылган мәкаләләрне җыя башладым. Җырларын да туплап барам. Бик кызыклы шөгыль икән ул.

Менә шуның белән бөтен яңалыклар да язылып бетте бугай. Сау бул! Синнән хат көтеп калам. Дустың Әлфия.

Йорт хайваны тоту − җаваплы эш

Күпчелек бала өендә нинди дә булса йорт хайваны тоту турында хыяллана. Кемнәрдер эт яки песи, кайберәүләр тутый кош, кенәри, хәтта кара карга тоталар. Ташбака, күсе, диңгез дуңгызы асраган балалар да бар. Йорт хайваны тәрбияләү, әлбәттә инде, бик яхшы һәм мактауга лаеклы эш.

Әмма һәрбер йорт хайванының тере җан иясе икәнлеген онытмаска кирәк. Ул ашарга да, йокларга да, уйнарга да тиеш. Ул авыруларны да, шатлыкларны да сизә. Шуңа күрә аны яратырга, иркәләргә, аның өчен үзеңне һәрчак җаваплы тоярга кирәк.

Мин дә тере җан иясенең хуҗасы: минем Акбай исемле этем бар. Акбай − Көнчыгыш Европа овчаркасы. Ул бик тә матур. Барлык овчаркалар кебек үк, Акбай да бик акыллы эт һәм өйрәтүләрне тиз үзләштерә.

Акбайның үз характеры бар. Ул мине мәктәптән каршыларга ярата, минем битләремне ялый. Урамда без аның белән уйныйбыз: узыша-узыша чабышабыз, мин таяк ыргытам, ул аны кире алып килә, шаярып сугышабыз да.

Акбай күп әмерләрне белә һәм бик теләп башкара. Дөрес, «Ярамый!» дигән әмерне бик үк өнәп бетерми. Тик бу әмерне үтәү бик мөһим. Аны белмәсә, мәсәлән, урамдагы бөтен нәрсәне кабып карый башлар иде. «Алып кил!» дигән команданы бик тә ярата.

Акбайны безнең гаилә генә түгел, күршеләр һәм дуслар да бик ярата. Бөтен кеше яратса да, аның өчен иң җаваплы кеше − мин һәм аның бәхете тулысыңча миңа бәйләнгән. Әгәр дә мин Акбаемны ашатырга онытсам, бу инде чүп чиләген түгеп керергә оныту гына түгел, ә яраткан хайваным ачлыктан тилмерәчәк дигән сүз. Әгәр дә ул авырып китеп, мин аны вакытында дәвалый алмасам, ул үлеп тә китәргә мөмкин бит. Димәк, йорт хайваны тоту бик җаваплы һәм җитди эш икән. Әгәр дә без агуларны онытмасак, урамнарда һәм чүплекләрдә хуҗалары ташлап киткән яки куып чыгарган этләр һәм мәчеләр дә булмас иде.

Миңа эт нигә кирәк?

Миңа бик тә эт кирәк. Ни өчен дисезме? Хәзер әйтеп бирәм.

Беренчедән, эт − кешенең иң якын һәм тугры дусты. Ул беркайчан да дустына, хуҗасына хыянәт итми, аны сатмый, алдамый. Юкка гына «Эт − кешенең дусты» дип әйтмиләр. Этләрнең тугры дус булулары турында китаплар укыганым, кинофильмнар караганым бар минем. Шуларның иң истә калганы «Белый Бим − черное ухо» дигәне булгандыр. Бим дигән эт хуҗасына тугры булуы аркасында күп җәфалар күрә. Бу фильм кешеләрнең дә төрле булуын күрсәтә. Берләре − шәфкатьле, эткә ярдәм итәргә тырышалар. Икенчеләре исә − рәхимсезләр. Алар Бимны үлемгә дучар итәләр. Мин бу фильмны һәммә кешегә, олысына да кечесенә дә карарга (яки китабын укырга) киңәш итәр идем. Кайсыдыр илдә хуҗасына тугры булган эткә һәйкәл дә куелган диләр.

Икенчедән, мин үземнең этем булуын телим. Минем аны үземчә тәрбиялисем килә. Мин эт тәрбияләү турында күп китаплар укыдым. Этләрнең нинди нәселдән булулары, үзенчәлекләре турында язылган язмаларны да җыеп барам. Димәк, мин этләр турыңда күбрәк беләм һәм шуңа күрә миңа нәкъ менә эт кирәк.

Өченчедән, минем этләрне өйрәтәсем килә. Эт өйрәтүчеләрне дрессировщиклар диләр. Минем «Ко мне, Мухтар» фильмындагы кебек, этне төрле әмерләремә буйсынырга өйрәтәсем килә. Бу бит шундый кызыклы шөгыль.

Менә шуңа күрә мин өти-әниемнең миңа эт бүләк итүләрен телим.

Минем этем

Безнең Актырнак исемле этебез бар. Ул түп-түгәрәк, кап-кара, бик матур көчек. Йоннары ялт-йолт итеп тора. Артык зур да түгел. Тәпи очлары ап-ак, башында да ак тап бар. Тәпиләре ак булганга, без аңа Актырнак дип исем куштык та инде.

Без аны җылы сөт белән дә, тәмле аш, файдалы боткалар белән дә сыйлыйбыз. Ул, рәхмәт әйткәндәй, шатланып койрыгын болгый. Алгы тәпиләрен күтәреп иркәләнә. Мин аны һәркөн урамга алып чыгам. Үзе бәләкәй генә булса да, ул бик җитез, тиз йөгерә. Ул урамда артымнан чаба, өрә һәм минем белән шатлана-шатлана уйный. Без аны бик яратабыз.

Актырнак юынырга бик ярата. Ул тәмле итеп сөяк белән аш ашый. Мин аны кечкенәдән төрле һөнәрләргә өйрәтә башладым. Мин берәр җирдән кайтсам, ул мине шатланып каршы ала, басып, битемне ялый; күрешергә кулымны сузсам, тәпиен бирә. Минем төрле әмерләремне дә үти: бас дисәң − баса, утыр дисәң − утыра, ят дисәң − ята. Безгә чит кеше килүен әллә кайдан сизеп ала, өрә башлый. Каргаларны бер дә яратмый ул. Биби, чебиләрне алып китәрләр дип курка, ахры.

Мин Актырнакны үзем белән урманга алып барам. Монда ул үз тавышьгаа үзе сокланып йөри. Бик каты өрә. Урманның эченә үк кереп, әллә кайнардан әйләнеп кайта. Миңа нәрсәдер ашыгып-ашыгып сөйләргә тели. Бик кызык эт ул. Миңа аның белән бик күңелле.

Этләр яхшылыкның кадерен белә

Безнең урамда, чик сагында хезмәт итеп картайгач, хуҗасына ияреп кайткан Хан исемле эт бар. Ул хуҗасын аңлый һәм аның командаларын төгәл үти. Аны бөтен урам баласы ярата. Чөнки ул тугры дус, уяу сакчы, сизгер, акыллы, батыр. Этләр һәрвакыт кешеләргә хезмәт итәргә әзер. Кайда гына хезмәт итмиләр икән этләр! Чигебезне явыз дошманнардан гына түгел, наркотиклардан да саклыйлар. Коткаручы этләр дә бар. Алар суга батучыларга, янгын вакытында авыр хәлдә калган, адашкан һәм төрле һәлакәткә очраган кешеләргә ярдәмгә киләләр. Кайбер этләр көтү көтәләр. Сукыр һәм инвалид кешеләргә хезмәт күрсәтүче этләр дә бар. Бөек Ватан сугышында этләр яралы солдатларга санитарлардан да алдан ярдәмгә килгәннәр. Тәннәренә граната бәйләнгән этләр дошман танкларын шартлатканнар. Хуҗасын саклар өчен үз-үзен корбан итүче этләр дә бик күп.

Ничек яратмыйсың инде шундый тугры дусларны! Тик кешеләр кайвакыт үзләренең тугры дусларын ташлыйлар. Хуҗасыз калган этләр урамда ачлы-туклы яшәргә мәҗбүр булалар. Урамда шундый этләр күргәч, күңелемә авыр була. Шундый этләр өчен приютлар күбрәк ачылса, әйбәт булыр иде.

Кайчакта мин үзебез турында уйлыйм да, кешеләргә этләрнең сыйфатлары җитми дип куям. Кешелеклелек, ярдәмчел булу, бер-беребезгә карата җылы хисләр җитми. Күп кенә кешеләр үзара тупас сөйләшә, ярдәмнең ни икәнен белми, әдәплелекнең бер генә сыйфаты да юк аларда. Ә этләрне шәфкатьле, тугры булырга беркем дә өйрәтми. Алар үзләре теләп безнең өйне саклыйлар, сәбәпсез беркайчан да кешегә усал итеп өрмиләр. Яхшы күңелле кеше белән усал кешене аера беләләр бугай әле, чөнки кайбер кешенең аягына сыдырылып йөриләр, ә кайберәүләрнең янына да килмиләр. Кемнең кем икәнен шуннан да чамалап була инде! Кешеләр арасында шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек күбрәк булсын иде!

Яраткан песием

Әти, песи алыйк әле!

Һәммәбез карар иде.

Әгәр дә песи булмаса,

Мәче дә ярар иде.

Роберт Мщнуллин.

Кечкенәдән үк хыялым песи алу иде. Ниһаять, ул хыялым тормышка ашты. Кыш башында без песи баласы алып кайттык. Мин дә, апам да бик шатландык. Песигә Йомшаккай дип исем куштык.

Песиебез − ап-ак, матур йонлы, озын койрыклы, зәңгәр күзле. Ул шундый матур, минем аны гел кулымда гына йөртәсем килеп тора иде. Без песине беренче көннән үк бик яхшы итеп тәрбияли башладык. Кибеткә барып, песиләр өчен кирәкле бөтен әйберләрне алып кайттык, үзе теләгән җирдә урын әзерләдек. Тик ул, күп тә үтмәде, авырып китте. Әти Йомшаккайны биш көн рәттән хайваннар табибына, уколлар ясарга алып йөрде. Әти белән мин дә йөрдем. Шуннан соң песиебезнең авырганы юк. Ул авырганда, миңа да бик авыр булды. Ул инде хәзер үсеп килә, тиздән бер яшь була. Хәзер Йомшаккай бик тә уйнарга ярата.

Иртән, беренче булып, ул әтиебезне эшкә озатып кала. Аннан соң шаярып безне уята башлый. Без мәктәпкә киткәнче, ул гел «мыр-мыр» килеп аяк астында бөтерелә. Утырсам, тезләремә менеп утыра. Уйный башлагач, кайбер вакытларда онытылып китеп, тешләп яки тырнап та ала. Мәктәптән мин аны бик сагынып кайтам. Аңа ашарга, эчәргә бирәм. Йомшаккай балыкны бигрәк тә яратып ашый. Балык яки балык консервасы белән берәр нәрсә бирсәң, ул мыраулый-мыраулый, бик тәмләп ашый.

Йомшаккай безнең бик шаян, бик уйнарга яратучан песи булды. Ул, ашаганнан соң, бераз ял итеп ала да, уйнарга тотына. Сәгатьләр буе, бертуктаусыз уйнарга мөмкин ул. Кайбер вакытта аның белән уйный-уйный мин дә арып бетәм.

Мин Йомшаккаемны бик яратам. Матур песи булганы өчен дә яратам. Акыллы песи булганы өчен дә яратам. Мине яратканы өчен дә яратам. Мин аны ямьсез, усал песи булса да яратыр идем, мөгаен. Чөнки без аның белән бик дус. Ә дустыңны, әлбәттә иңде, яратасың бит.

Безнең Мырау

Безнең Мырау исемле песиебез бар. Ул дәү әти белән дәү әни өендә яши. Дәү әти аны авылдан алып килгән иде. Бик матур, йоп-йомшак, иркә, сөйкемле песи. Йоннары аксыл көрән төстә.

Дәү әтием алып кайтканда, ул йодрык кадәрле генә булган. Ул дәү әбиемнең алъяпкыч кесәсендә генә үскән. Кесәгә кереп утыра да, бөтен өй эчен, кешеләрне күзәтә, аннан соң йоклап китә икән.

Мыравыбыз хәзер инде зур үсте: аңа ике яшь булды. Аның кызык гадәтләре бар. Дәү әниебезгә берәр кунак килеп, сумкасын идәндә калдырса, Мыравыбыз, кеше күрмәгәндә, сумка эченә кереп тә китә, нәрсәләр барлыгын тикшереп тә чыга. Аннары кунак алдына менеп утыра да, мырлый-мырлый аңа нәрсәдер сөйли башлый.

Песиебез дәү әнине бик тә ярата. Дәү әни ятып торса, бер дә аның яныннан китми. Шунысы гаҗәп, ул дәү әниемнең кай җире авыртканын бик тиз сизеп ала, шул урынга килеп ята. Дәү әни: «Җылыткыч куйган шикелле була», − ди. Әгәр әбием йөзтүбән ятса, песиебез аның аркасын дүрт аягын дүрт якка җәеп ятып җылыта.

Мырауның ит ашыйсы килсә, дәү әниемнең аягын алгы ике тәпие белән кочаклап ала да суыткыч янына этә. Янәсе «шунда ит бар, миңа ит алып бир!» Мырау әле тагын йомырка да ашарга бик ярата.

Аның тагын бер гадәте − көне буе йоклый да, төннәрен өйдән чыгып китә. Нәкъ табышмактагы кебек:

Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый төн буе,

Аннан, мыегын селкетеп,

Йоклап ята көн буе?

Безнең Мырау инде бу! Ул мактанчыграк та әле. Тоткан тычканнарын, без күрсен диптер инде, ишегалды уртасына тезеп куя.

Мин песиләр турында шигырьләр, хикәяләр укырга яратам. Шагыйрь Хәкимҗан Халиковның «Курыкканга куш» шигырен сезгә дә сөйлим әле.

Төн. Бүлмә тын. Берзаман

Әй кычкыра Минҗамал:

− Әни, ут яндыр, зинһар!

Коткар! Коточкыч җен бар!

Очкын күзле, мыеклы,

Үзе кара, койрыклы!

Ә мин песиләрдән курыкмыйм. Аларны яратам, иркәлим, уйнатам, ашатам. Йомшак йомгак кебек тәгәрәп-тәгәрәп уйный безнең чибәр Мыравыбыз. Аннан да акыллы, аннан да матур, аннан да йомшак песи дөньяда юктыр.

Тутый кош

Тутый кош ул − матур һәм күңелле кош. Аның канатларында бөтен салават күпере төсләрен күрә алабыз. Тропик урманнардан булуы аның тышкы кыяфәтеннән үк күренеп тора.

Бездә Кеша исемле тутый кош яши. Кеша үзенең артыңнан күзәтүне, аның белән сөйләшүне бик ярата. Өйдә үзе генә калгач, истә калдырган сүзләр белән үз-үзен мактый башлый: «Кеша яхшы», «Акыллы», «Кеша − искиткеч кощчык». Чынлыкта, ул мактанмый, ә без әйткән сүзләрне кабатлый гына. Кайбер тутый кошлар бик күп сүзләр беләләр һәм тулы җөмләләр дә төзи алалар.

Кеша − бик дус кош. Аңа игътибарны киметсәң, ул үз сурәте белән сөйләшә башлый. Кешаның томшыгы белән көзгегә сугуын, бер җирдән икенче җиргә очып йөрүен һәм, башын күтәреп, канатларын җәеп, үз-үзенә нәрсәдер исбат итүен күзәтеп торуы бик кызык.

Кеша − кызыксынучан тутый кош. Аңа кемнең нәрсә эшләгәнен белергә кирәк. Мин, чәй эчәр алдыннан, нәрсә дә булса кисә башласам, Кеша бер кисәген алып кача. Бер тапкыр ул әни җылыткан ашка очып керде. Ярый әле аш җылынырга өлгермәгән иде.

Кеша безнең гаиләне бик яхшы белә һәм бездән курыкмый. Ул башка, җилкәгә утырып, кешенең нәрсә эшләгәнен күзәтә. Белмәгән кеше янына ул беркайчан да якын очмас.

Мин, Кешаны күзәтеп, тутый кошлар турында бик күп мәгълүмат белдем.

Хайваннар − кешеләрнең ярдәмчесе

Йорт хайваннары кешеләр өчен азык чыганагы булып тора. Шул максатларда кеше сыер, сарык, кош-корт асрый. Өйдә матурлык өчен тоткан хайваннар да бар. Болар, мәсәлән, песиләр, попугайлар, аквариум балыклары. Әмма сочинениенең темасы башка хайваннар, нәкъ менә кешегә тормыш алып барырга булышучы хайваннар турында язуны таләп итә. Монда исә кешенең иң беренче һәм иң тугры ярдәмчеләре булган ат белән эт турында сөйлисе килә.

Әлеге хайваннар борынгы заманнардан ук кешегә тугрылыклы хезмәт итәләр. Алардан башка кешелек җәмгыяте хәзер дә кыргыйлык чорыңда яшәр иде, мөгаен. Чөнки ат кешегә сугышлар вакытында да, тыныч тормышта да җәмгыятьне алга алып барырга булышучы төп көч булган. Ат белән йөкләр дә ташыганнар, җир дә эшкәрткәннәр, утырып, ерак җирләргә дә йөргәннәр, яңа җирләр дә ачканнар. Сугышлар вакытында аңа атланып сугышканнар, кораллар ташыганнар, сугыш кырыннан яралыларны җыйганнар. Хәзер инде атларны ипподромнарда һәм авылларда гына күрергә була. Авылларда хәзерге көнгә кадәр ул транспорт чарасы буларак та, ит һәм кымыз бирүче буларак та файдаланыла.

Безнең дә авылда атыбыз бар. Аның исеме − Кашка. Дәү әти миңа атта йөрергә рөхсәт бирә. Җәй көне арба җигеп печәнгә, утынга барабыз. Без печән чапканда, утын җыйганда ул яшел үлән ашап йөри.

Мин Кашканы су буена алып төшәргә яратам. Атка атланып, бүтән малайларны кызыктырып, елга буена төшүләре бик тә күңелле. Анда мин атка су эчертәм, аны яхшылап юам. Кире кайтканда да аңа атланып кайтам. Кашка авыл кешеләренә бәрәңге утыртканда да, бәрәңге алганда да, тирес түккәндә дә булыша.

Ат ул − бик сизгер һәм акыллы хайван. Син аны яратсаң, ул да сине ярата, тыңлый, үзенчә сәламләп тавыш бирә. Ат бик кирәкле хайван дип уйлыйм мин. Шушы гаҗәеп хайванга һәр шәһәрдә һәйкәл куйдырыр идем.

Кешенең шундый ук тугры дусты − эт. Борынгы заманнардан бирле эт кешегә йортын саклаучы булып хезмәт иткән, киек аулаганда зур ярдәм күрсәткән. Сугышлар вакытында этләр ярдәмендә күперләр, танклар шартлатканнар. Хәзерге вакытта этләр төрле объектларны саклыйлар, милиция хезмәтендә торалар, МЧС ның коткаручылар отрядларында хезмәт итәләр, сукыр кешеләргә ярдәм итәләр. Коткаручы этләр турында аерым әйтергә кирәктер, мөгаен. Этләр, Әрмәнстандагы һәм Курил утрауларындагы җир тетрәүләрдән соң, Буйнак һәм Мәскәүдәге террористик актлардан соң хәрабәләр астыннан йөзләрчә кешеләрне табып, аларның гомерләрен саклап калдылар. Көнкүрештә кешеләрне бәла-казалардан саклап калу очраклары да исәпсез-хисапсыз. Ә күпме тәртип бозучы һәм җинаятьчеләр этләр ярдәмендә тотыла һәм тиешле җәзасын ала!

Этләрнең дә, атларның да кеше тормышындагы әһәмияте хәзер дә кимеми. Шуңа күрә кешеләр этләргә һәм атларга зур рәхмәтле.

Урман җәнлекләре

Безнең як урманнарында керпеләр, куяннар, төлкеләр, тиеннәр яши.

Керпе − бик чәнечкеле җәнлек. Аның бөтен тәне энәләрдән тора. Ул гөмбәләр, алмалар ярата. Аларны, кышка хәзерләп, җир астына күмеп куя. Керпе, ерткыч җәнлекләрдән сакланыр өчен, түгәрәк шар формасын ала. Ул еланнардан да курыкмый. Еланнарның башларына ташлана. Керпе сукыр тычканнар белән дә туклана. Ул үзенең балаларын бик ярата.

Куяннар ике төрле була: йорт куяннары һәм кыр куяннары. Йорт куяннарын ит, тире һәм мамык өчен үстерәләр. Куян ите − бик файдалы диетик ризык, ә мамыгыннан шәлләр, бияләйләр бәйлиләр. Кыр куяннары кышын ак, ә җәен соры төскә керәләр. Бу аларга дошманнарыннан качарга ярдәм итә. Чөнки куяннар бик куркаклар. Алар йоклаганда да бер күзен ачып, берсен йомып йоклыйлар икән.

Хәйләкәр төлкене без әкиятләрдән, җырлардан, табышмаклардан ишетеп беләбез. Анда ул акыллы, чая, хәйләкәр. Ул бик кызыксынучан. Төлке бик яхшы ишетә. Ул кырларда, урманнарда яши. Кырда кыр тычканнары белән туклана. Ул шулай кешеләргә файда да китерә. Чөнки тычканнар кырдагы ашлыкны ашый. Төлке тагын бакаларны, вак кошларны ашый. Җәй көне үсемлекләр белән дә туклана. Урман-кырларда ризык җитмәсә, авылга килеп тавык, үрдәкләрне дә алып китәргә мөмкин.Төлке матур җанвар, купшы киенгән. Туны җылы, матур һәм калын.

Урман җәнлекләре елдан-ел азаеп бара. Аларны сакларга кирәк!

Табигатьне саклагыз

«Табигатьне саклагыз!» Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур мәгънә салынган.

Туган як табигате − чиста һава һәм экологик яктан чиста ашамлыклар гына дигән сүз түгел әле ул. Ул − Туган илебезнең матурлыгы да, җаны да. Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату, очсыз-кырыйсыз урманнарны бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларының агулы газлары белән чиста һавабызны бозып бетерү, хәрби уеннар вакытында туфракны һәм һаваны агулау, авиация ягулыгының агулы калдыклары − болар әле хәзерге цивилизациянең туган ягыбыз табигатенә салган зыянының бер өлеше генә. Табигатьне пычратучылар белән көрәшне без бүгеннән үк башламасак, берничә дистә елдан соң, бөтен тереклек көеп беткән чүл уртасында калуыбыз бар бит. Ул вакытта инде противогаз кимичә сулап та булмас, радиациядән саклый торган скафандрлар киеп яшәвебез дә бик ихтимал. Бу инде ниндидер фантаст язучының пессимистик уйдырмалары түгел, бу турыда фәннең төрле өлкәләрендәге атаклы белгечләр − биологлар, экологлар, химиклар, астрофизиклар, метеорологлар безне хәзер үк кисәтә.

Ә бит әле туган як табигате ул − калкулыктагы кипкән печән эскертләре арасындагы каен агачлары да, тынлык һәм хуш исләр белән тулган чыршы урманы да, иң кызу җәй көннәрендә дә салкын һәм көмештәй саф сулы күлләр дә, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклар да.

Әйдәгез, туган табигатебезне саклыйк, һәрберебез, булдыра алганча, табигатьне саклыйк, һәм безнең барыбызның да тырышуларыннан кешелекнең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә табигатькә карата начарлыклары кимер. «Миннән соң су басса да ярый» дигән принцип белән яшәргә ярамый. Минем фикерем шундый һәм ул шагыйрь Ә. Баянов фикерләре белән аваздаш. Ул үзенең «Сәяхәтнамә» поэмасында болай ди:

Атом кебек шартлап, үкереп түгел,

Тавыш-тынсыз атлый һәлакәт.

Һаман итәр яшереп хәрәкәт ул,

Бакчабызның кадерен белмәсәк без,

Саклый белмәсәк.

Тиен белән очрашу

Кош түгел, оча,

Ябалактан курка,

Чикләвек ярата,

Сызгырса,

Урманны яңгырата.

Табышмак.

Моның кем булуын аңлагансыздыр инде. Әлбәттә, бу − тиен. Мин тиенне рәсемдә күргәнем һәм аның турында китаплар да укыганым бар иде. Ә бервакыт миңа тиенне күрергә насыйп булды.

Без әти белән урманга чикләвек җыярга бардык. Бик матур көзге көн иде. Көзге матурлыкка хозурланып, бер-беребездән ерак китмәскә тырышып, чикләвек җыябыз. Аяк астында коелган яфраклар кыштырдый. Мин, чикләвек күрергә тырышып, игътибар белән куакка карыйм. Кинәт күзем миңа томырылып карап торган бәләкәй җәнлек күзләре белән очрашты. Аның зур матур күзләре миңа гаҗәпләнеп карый иде. Мин тиенне шунда ук танып алдым. Иң беренче булып күземә озын йонлач койрыгы һәм очы пумалалы колаклары чалынды. Тиеннең йоннары кызгылт, ә күкрәк өлеше аксыл иде. Мин тиенне куркыттым, ахры. Ул кинәт, уктай атылып, бер ботактан икенчесенә сикереп юк булды. Бер мизгелгә сузылган бу көтелмәгән очрашудан, мин озак айный алмый тордым. Тиен күрүем турында әйткәч, әтием миңа тиеннең дә, кышка азык туплар өчен, чикләвек җыюын сөйләде. Тиен аларны оясына, төрле агач куышларына, мүк араларына яшереп куя икән. Чикләвекләрдән башка көнбагыш, миләш, балан, шомырт, яшь куак үсентеләрен һәм кайрыларын да яратып ашый, ди. Ә зоопаркларда, читлекләрдә яши торган тиеннәр алмадан, грушадан, кишердән һәм кипкән җимешләрдән дә баш тартмыйлар икән.

Мин, әти белән сөйләшә-сөйләшә, чикләвек җыям. Үзем күзләрем белән һаман тиенне эзлим. Ә тиен бүтән күренмәде. Мин кайбер чикләвекләрне юри алмый калдырдым. Тиенгә күчтәнәч булсын! Әле бит алда озын салкын кыш бар.

Беренче сентябрьдә

Их, сикердек, шатландык,

Кош кебек канатландык.

Сентябрьнең бере ич,

Бүген уку көне ич.

Мөхәммәт Әхмәтгстиев.

Җәй бик матур булса да, мәктәп, укытучылар, сыйныфташлар барыбер сагындыра икән.

Менә көтеп алынган беренче сентябрь дә килеп җитте. Иртән үк бакчага чыгып, кичтән карап, сайлап куйган иң матур чәчәкләрдән бәйләм ясап куйдым. Ясадым да, үзем дә сокланып карап тордым: иң матур чәчәк бәйләме минеке булыр, мөгаен! Укытучыма да ошар дип уйлыйм. Чәчләремә матур бантиклар куеп, кичтән үтүкләп куйган күлмәгемне, яңа туфлиләремне кигәч, күбәләктәй матур булдым. Мәктәп киемнәре дә сагындырган икән бит!

Мәктәп безне бу көнне үзенең ишекләрен киң итеп ачып каршы алды. Без мәктәпне шундый сагынганбыз! Сыйныф җитәкчебезне дә бик сагынганбыз икән. Сыйныфташлар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, җәйге хатирәләр, истәлекләр турында сөйлиләр, көлешәләр, шатланалар.

Сыйныф җитәкчебез безне сыйныф бүлмәсенә алып керде. Җәй көне анда ремонт ясалган. Бөтен җир көлеп тора. Укытучыбыз Белем бәйрәме белән котлады, быел өйрәнәчәк фәннәр белән таныштырды.

Укытучым

Һөнәрләр бик күп, аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Ләкин бу һөнәрләргә өйрәтүчеләр кемнәр соң? Әйе, училище, техникум, институт, университет дигән уку йортлары бар. Ә аларга кадәр укый торган белем йорты − мәктәп. Балалар җиде яшь тулгач, мәктәпкә киләләр. Менә шушыннан башлана инде һөнәр ияләренең тамыры. Ә шушы яшь, ныгымаган тамырларга су сибүче кешеләр − укытучылар. Алар бу тамырларны ныгыта һәм зур агач булып үсәргә булыша. Минем әйтәсе килгән сүзем дә шушы кешеләрнең берсе турында.

Ул − минем укытучым. Аның мине беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора: «Исәнме, матурым, без сине яратабыз».

Ул − бик әйбәт укытучы. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша.

Дәресләрне дә бик күңелле итеп үткәрә ул. Аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга да җавап таба. Һәрберебезнең хәленә керә белә.

Без мәктәп тормышындагы һәрбер эшкә катнашабыз һәм югары урыннар яулыйбыз. Моңа да безне укытучыбыз әзерли. Нинди генә кызыклы уеннар уйлап чыгармый ул. Укытучы гына түгел, ә артист та, язучы да!

Укытучы менә шундый оста һөнәр иясе икән ул! Мин укытучымны бик яратам!

Белем − якты нур

Белем алырга теләмәгән кешенең тормышы кыргый кеше тормышына охшаган: банан күрдең дә өзеп алдың − ашап бетердең, ә иртәгә нәрсә булыр − мөһим түгел. Шундый кыргый кешеләргә охшамас өчен, белем алырга омтылырга, аны үзеңә сеңдерә белергә кирәк.

Элегрәк, кечерәк чагымда, мин үзем дә белемнең әһәмиятен аңлап бетермәгәнмен. Ипине агачта үсә дип уйлый идем шул. Әмма, үсә төшкәч, тормышта белемсез бернинди дә файдалы эшләр эшләп, максатка ирешеп булмаслыгын аңладым. Белем алмыйча, һөнәрле дә, акыллы да булып булмый. Тормышны дөрес, матур итеп төзү өчен, белем кирәк. Мин шуңа төшендем.

Белем − яктылык, тормышыбыз яхшырак һәм баерак (матди һәм бигрәк тә рухи яктан) булсын өчен, безнең яшәеш юлыбызны гел яктыртып торучы нур ул.

Безнең халкыбыз белемле кешегә зур бәя биргән, олылаган, хөрмәтләгән. Бу турыда халыкның күпсанлы мәкаль-әйтемнәре дә сөйли. «Белемсез − берне, белемле меңне егар», «Белгәнгә − якты, белмәгәнгә караңгы», «Белем − бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы», «Белемнән зур хәзинә юк» ише мәкальләр халкыбызның белемгә булган карашын күрсәтәләр. Бу мәкальләр бүген генә тумаганнар. Димәк, кешеләр борынгы заманнарда ук белем алуның кешелек язмышында тоткан олы ролен аңлаганнар. Бу урында 18 нче йөз шагыйре Г. Утыз-Имәни шигырен китереп үтәсем килә:

Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,

Баш иярләр һәрвакыт белемлеге.

Күңелле тәнәфес турында

Мәктәптә дәресләр арасындагы тәнәфес бер дәрестән соң тулысынча ял итеп, икенче дәрескә әзер булырга мөкинлекләр тудырырга тиеш инде ул. Моны ничек булдырырга соң?

Беренчедән, мәктәптә тәнәфес бик күңелле булсын иде: коридорларда акрын гына төрле музыка уйнап торса (бигрәк тә классик һәм заманча музыка булса әйбәт); күңелле һәм кызык кына театральләштерелгән тамашалар күрсәтелсә; мәктәп радиосыннан күңелле игъланнар һәм мәзәкләр яңгырап торса, ничек күңелле булыр иде!

Икенчедән, тәнәфес вакытында укучылар психологик яктан ял итәргә тиешләр дип уйлыйм: фонтан янында утырып торырга, психологка кереп чыгарга, аквариумда йөзеп йөрүче балыкларны күзәтергә, коридорда попугай яисә кенәриләрне тыңларга мөмкинлекләр тудырылса, бик шат булыр идем. Мин, бик рәхәтләнеп, мәктәптә шундый шартлар тудыруга булышыр идем. Уйлавымча, күп балалар үзләре үк балыклар һәм вак җәнлекләр алып килерләр иде, радиопьесаларда бик теләп катнашырлар, мәктәпкә үзләренең иң яраткан җырлары язылган дискларны биреп торырлар иде.

Әгәр дә мин мәктәп директоры булсам, тәнәфес балаларның уку вакытында иң күңелле вакыт булырлык бар нәрсәне дә эшләр идем.

Яраткан дәресем

Соңгы вакытларда мин рәсем дөресләрен бик ярата башладым. Элегрәк бу дәресне мин бик үк яратып бетерми идем. Чөнки минем рәсемнәрем ничектер ямьсез булалар, аларны кешегә күрсәтергә дә ояла идем, укытучы да ул рәсемнәрне ничектер борынын җыерып кына карый иде дә, уртача гына билге куя иде.

Ә башлангыч мәктәптән бишенче сыйныфка күчеп, безне башка укытучы укыта башлагач, минем рәсем ясауга мөнәсәбәтем бөтенләй үзгәрде.

Яңа укытучы безгә башта рәсем ясауның нигезләрен өйрәтте: перспектива нәрсә ул, чагыштырмалылык ничек була, төсләрнең төрле төсмерләрен ничек аерырга, күләгә-шәүләләрне ничек итеп дөрес ясарга икәнлеген аңлатты. Мин бик тырышып, укытучы өйрәткәннәрне кабатладым. Шуңа күрә минем рәсемнәрем бик нык үзгәрде. Аларны инде хәзер бер дә оялмыйча карарга да, кешегә дә күрсәтеп була. Укытучым хәтта аларның кайберләрен бөтен сыйныфыбыз алдында мактап күрсәтә башлады. Шундый вакытларда мин горурлану хисе кичереп утырам, ул көн минем өчен бик тә шатлыклы була.

Дәресне ярату яки яратмау ул дәреснең сиңа ошавы яки ошамавына бәйле, укытучының нинди булуы да бик мөһим. Рәсем буенча минем гел «дүрт» тә «бишләр генә булмый, әлбәттә. Укытучыбыз һөркайчан да гадел билгеләр куя. Андый вакытларда мин начар билгемне төзәтергә, рәсемне яңадан ясарга тырышам.

Мин дәрес әзерлим

Мәктәптә өйгә бирелгән дәресләрне мин кичкә таба әзерләргә яратам. Мин белгән кайбер балалар, өй эшләрен мәктәптән кайту белән үк әзерләп куялар. Өй эшләре күп булганда, мин дә шулай итәм аны. Ә гадәттә, өйгә кайтып ашап алгач, мин я компьютерга утырам, яисә урамга чыгып керәм. Компьютерда я уйнап алам, я Интернетны карап алам, я өйрәтүче программаларда берәр нәрсә ясыйм.

Кич белән мин дөрес әзерләргә утырам. Дәрес әзерләүне авыр фәннәрдән башлыйм. Гадәттә математика, рус телләрен эшләп куям. Башта язма биремнәрне эшлим, аннан соң телдән биремнәрне өйрәнәм. Боларны эшләп бетергәч, мин бераз ял итеп алам − я телевизор карыйм, я музыка тыңлыйм. Аннан соң телдән әзерләнә торган фәннәрне − әдәбиятны, тарихны, биологияне укып чыгам.

Шигырь ятларга бирсәләр, мин аны берничә көн эчендә ятларга өйрәндем. Чөнки бер генә кичтә шигырьне яхшы итеп сөйләргә өйрәнүе авыр. Ә берничә көн кабатласаң, ул яхшырак истә кала, матуррак итеп сөйлисең дә, яхшырак билге дә куялар.

Дәресләрне мин менә шулай әзерлим.

Походта

Бервакыт без сыйныфыбыз белән походка чыктык. Чыгып киткәндә, көн матур иде. Әмма, без бер аланлыкка туктап, ашап алырга әзерләнгәндә генә, көн бозыла башлады. Башта кечкенә генә күренгән болытлар берзаман кабарып, каралып киттеләр, яңгыр исе таралды. Без палаткаларны корып та бетерә алмадык, коеп яңгыр ява башлады.

Яңгыр башлангач, мин учак ягарга булдым. Учак ягу авыр эш түгел үзе. Көн коры булып, утын коры булса, аны мин «бер» дигәнче ягып җибәрәм. Әмма яңгыр астыңда, бөтен утыннар юеш булганда, ничек ягасың иңде аны. Юеш утыннар берничек тә янып китә алмады, тик пыскып утырдылар. Малайлар учак ягуның төрле ысулларын өйрәтә башлады.

− Бензин кирәк, − диде берсе.

− Каен тузы кирәк, − диде икенчесе. Әмма боларның берсе дә юк иде бездә.

Шунда мин мәктәп укытучыбыз Илшат Зөфәровичның өйрәткөнннөрен искә төшердем дә, ерак түгел генә үскән чыршы агачларына таба киттем. Нәкъ шулай, укытучы өйрәткәнчә, чыршы агачының аскы ботаклары астында җир коп-коры иде, ботаклар үзләре дә бераз гына чыланган. Малайлар белән шулай чыршының аскы ботакларын кисеп учак ягып җибәрдек. Күңелле уйнаган учак ялкыннары безгә тиздән кайнар чәй һәм җылы аш булачагын хәбәр итә иде. Укытучыны игътибар белән тыңларга кирәклекне мин тагын бер кат шунда аңладым.

Күңелле ял

Һәр елны без сыйныфыбыз белән урманга, елга буйларына барабыз. Мондый походлар безнең дус сыйныфыбызны тагын да берләштерә. Безнең барлык походларыбыз да кызыклы үтә, ә берсе турында мин күбрәк сөйләргә телим.

Майның соңгы көннәре иде. Без, җыенып, юлга чыктык. Ашыкмыйча гына бардык, җырламаган җыр калмады, шаярдык, уйнадык, көлдек, фотога төштек. Табигать тә безнең белән бергә шатлангандай тоелды. Ул инде җәйне каршы алырга әзер: тирә-юнь ямь-яшел, чәчәкләрнең ниндиләре генә юк, чут-чут итеп кошлар сайрый, бал кортлары, төклетуралар безелдәп бал эзләп оча. Бөтен җирдә матурлык. Күңелгә Г. Тукайның шигъри юллары килә:

Ак күмәч берлән ашарлык саф һава;

Җир яшел; кошлар да сайрый, валлаһи!

(«Валлаһи»)

Мин иң алдан бара идем. Искиткеч матур урынга килеп чыктык. «Ял итү өчен менә дигән алан!» дип уйлап та өлгермәдем, укытучым ялга туктау турында әйтте. Монда урман елга яры белән тоташкан иде.

Безнең теләк: чәй кайнату, шашлык һәм көлгә күмеп бәрәңге пешерү иде. Малайлар учак ягу өчен урын сайлый башладылар. Укытучыбыз урманда ут ягарга ярамавын искәртте. Без түбәнгә − елга ярына ук төшеп киттек. Монда инде ут ягарга мөмкин иде. Утынны урманнан җыеп төштек.

Шашлык кыздыруны мин үз кулыма алдым. Әтигә ярдәм иткәләгәнем дә ярап куйды. Бөтен яктан да тигез кызсыннар өчен, мин шашлыкларны күмер өстендә әйләңдергәләп тордым. Шашлыктан тамган май яна башласа, аның өстенә соус сипкәләдем. Шашлыгыбыз телеңне йотарлык булды. Көлдә пешкән бәрәңгене дә авызыбызны пешерә-пешерө ашадык. Табигатьтә, саф һавада һәрнәрсә тәмле булып тоелды. Үзебез әзерләгән ризыклар аеруча тәмле булды.

Тамак туйгач, рәхәтләнеп уйнадык; арыгач, тынып калып, урман шаулавын, кошлар сайравын, елга агуын, бөҗәкләр безелдәвен тыңладык.

Бу ялны озаккарак сузасы килде. Шуңа күрә без өйгә кич кенә кайттык. Табигатьнең матурлыгы безне әллә нишләтте. Күңелләребез сафланып калгандай булды. Арыдык, ләкин безгә бик рәхәт иде.

Кешеләрдәге матур сыйфатлар

Кеше һәр яктан да матур булырга тиеш. Әгәр дә тышкы яктан кеше чибәр булып, эчендә начар уйлар булса, ул инде яхшы кеше булмый. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, изгелек, ягымлылыкны мин кешедәге иң матур сыйфатлар дип атар идем. Бөек шагыйрь Муса Җәлил дә:

Көчлелегең белән горурланма!

Кешелегең белән горурлан! −

дип яза үзенең «Бер үгет» шигырендә.

Кешелекле, мәрхәмәтле, сабыр булу, кешеләргә авыр чакларда ярдәмгә килү − һәркемгә дә кирәк сыйфатлардыр, минемчә. Шулай ук, түземлелек, хезмәт сөючәнлек кешенең кешелеклелеген дә, дәрәҗәсен дә арттыра.

Әгәр син кешеләрне яратмасаң, кеше кайгысын уртаклаша, аңлый белмөсөң, әгәр дә син чынлап торып дуслаша белмәсәң һәм дусларың булмаса, кесәңдә акчаң күп булудан үзең өчен дә, башкалар өчен дә бернинди файда юк. Надан, чикләнгән, сәнгатьне аңламаучы һәм яратмаучы кеше булып калгансың икән, кыйммәтле машинаң булудан, кыйммәтле урындагы бассейны һәм теннис кортлары булган зур коттеджларда яшәвеңнән ни мәгънә һәм файда?! Син, бу очракта, көтмәгәндә баеп киткән һәм үзен бик акыллы дип санаган бер хайван, ә дөресрәге мактанчык маймыл гына.

Кыйммәтле җиһаз җыю, байлык артыннан куу белән шөгыльләнмәскә, ә үзеңнең эчке дөньяңны баетырга, белемеңне һәм уңай сыйфатларыңны арттырырга, ихтыяр көчен ныгытырга, чын дуслар табу һәм үзең дә чын дус булырга өйрәнергә кирәк. Шулай булса, вакыт узу белән барысы да килер: матди байлык та, тормышның төрле шартларына бәйле булмау да, үз-үзеңне яклый белү дә.

Әлбәттә, минем уй-фикерләрем бераз буталган. Хәзергә үземнең акылымны һәм характерымның уңай сыйфатларын камилләштерергә һәм үстерергә икәнлеген, ә калган нәрсәләрнең аннары килерен аңласам да, мин бит юллар чатында торам. Ләкин шунысы бәхәссез: күркәм сыйфатларга ия булганда гына кеше җәмгыятьтә, тормышта үз урынын табар!

Начар гадәтләр

Начар гадәтләр күп төрле була. Олылар тәмәке тарталар, аракы эчәләр, наркотиклар кулланалар. Балаларның да начар гадәтләре була. Мәсәлән, кечкенә балалар борыннарын актаралар. Кайбер яшүсмерләр төкерә-төкерә сөйләшәләр, урамда ашап яисә ямьсез итеп сагыз чәйнәп йөриләр.

Мин үземдә начар гадәтләр юк дип уйлый идем, әмма бер вакыйга мине башкача уйларга мәҗбүр итте. Яңа елны бәйрәм иткәндә, әти безне видеокамерага төшерде.

Бәйрәмнәрдән соң без видеотасманы карадык. Шунда мин үземне күрдем. Мин бит туры басып йөрмим икән. Алга иелгәнмен, җитмеш яшьлек бабаймыни.

Мин үземнең гәүдәмне турайтырга булдым. Әмма, нәрсәдән башларга? Әнием белән киңәштем. Ул миңа яхшы киңәшләр бирде. Мәсәлән, бер күнегү ясарга өйрәтте. Аның өчен стенага арканы терәп басарга, башка җиңел генә китап куярга һәм туры гына йөреп китәргә. Йөргәндә, китапны төшермәскә тырышырга кирәк икән.

Мин, бөтен тырышлыгымны куеп, бу эшкә тотындым һәм ике айдан соң минем йөрүем матурланды. Әлеге күнегүләрне мин хәзер дә дәвам итәм. Менә шулай итеп, мин бер начар гадәтемне бетердем.

Җәйге вакыйга

Бу җәйдә мин гел Казанда булдым, чөнки әти белән әни җәй буе эшләделәр. Шулай булса да мин яхшы ял иттем: дусларым беләң ишегалдында уйнадым, су коенырга йөрдем, китаплар укыдым, комьютерда күп нәрсәләр эшләргә өйрәндем.

Беркөнне без дусларым белән су коенырга киттек. Шуннан кайтканда, мине кайбер гадәтләрем турында уйланырга мәҗбүр иткән бер вакыйга булды.

Пляждан кайтышлый без Бауман урамына кереп чыгарга булдык. Туңдырма алдык та урам буйлап киттек: урамда рәсем ясап утыручы рәссамнарның картиналарын карадык, күпләгән сувенирлар күрдек. Шуннан ерак та түгел җыр ишеттек. Җырны урам музыкантлары башкара иде. Без алар янына килдек, озак кына җырларын тыңлап тордык. Шунда минем аларга кесәмдә булган вак акчаларны бирәсем килде. Яннарында яткан эшләпәгә вак акча салыйм дигәндә, эрегән туңдырмам, таягыннан шуып, эшләпәгә килеп төште. Мин бик оялдым һәм йөгереп киттем.

Шул вакыйгадан соң мин урамда туңдырма белән сак булырга кирәклеген аңладым. Гомумән, урамда туңдырма, пирожки, чипса ашап яки чупа-чупс суырып йөрү бер дә матур гадәт түгел шул инде.

Телефоннан аралаша беләсеңме?

Хәзерге заманда бөтен кешенең дә телефоны бар. Телефоннан аралашу безнең көннең күп вакытын ала, чөнки дөресләрне дә телефоннан сөйләшеп әзерлибез, башка мәсьәләләрне дә телефон аша хәл итәбез. Әмма кайберәүләр телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен белмиләр. Миңа ул турыда әтием бик яхшылап өйрәтте.

Беренчедән, кешенең өенә иртәнге тугызга кадәр һәм кичке тугыздан соң шалтырату матур гадәт түгел, диде. Ул вакытта бик якын туганнарыңа һәм дусларыңа гына шалтыратырга мөмкин.

Икенчедән, телефонны кем генә алса да, беренче булып аның белән исәнләшергә, таныш кешең булса хәлләрен сорарга, аннан соң гына кирәкле кешеңне чакыруларын үтенергә.

Өченчедән, телефоннан сөйләшү күп вакытны алмаска тиеш. Чөнки син сөйләшә торган кешенең, аның гаиләсенең башка эшләре дә булу бик мөмкин, ә син телефоннан юк-бар сөйләшеп аның кадерле вакытын әрәм итүең бар.

Бу кагыйдәләр миңа беренче вакытта бер дә ошамаган иде. Ә шуларны үти башлагач, минем буш вакытым күбәйде. Укуым да яхшырды. Чөнки хәзер мин вакытымны телефоннан җыен юк-бар сөйләшеп уздырмыйм, ә укуым һәм сәламәтлегем өчен файдалы итеп үткәрәм. Бу кагыйдәләрне үти башлаган дусларым да шул фикердә.

Инсафлы кызлар

Инсафлы, тәрбияле кызларны һәркем ярата. Аларга карап күңел сөенә. Мондый кызлар, гадәттә, матур, тыныч сөйләшәләр. Оялган булалар. Шул ук вакытта алар һәр эшне төгәл итеп, җиренә җиткереп башкаралар. Алар турында «кулларында ут уйнаталар» дип тә әйтәләр.

Инсафлы булу − татар кызлары өчен аеруча хас сыйфат. Алар теләсә кемгә сүз кушмыйлар. Кешене, тирә-юньдәгеләрне игътибар белән тыңлый беләләр. Кирәк булганда, уйлап, нигезле итеп җавап бирәләр.

Минем бер дустым бар. Ләйсән исемле. Аны һәркем ярата. Мин дә аңа карап сокланам. Аңардан үрнәк алырга тырышам. Ләйсән − гаиләдә иң өлкәне. Аның әле энесе белән сеңлесе дә бар. Аларны тәрбияләү, карау Ләйсән өстеңдә диярлек. Әти-әниләре эштә булалар. Ләйсән туганнарына бик игътибарлы. Энесен мәктәпкә, сеңлесен балалар бакчасына йөртә. Алар һәммәсе дә чиста, пөхтә киенәләр. Бер-берсен бик яраталар. Кечкенәләре апаларына көн яңалыклары турында сөйлиләр. Ләйсән аларны игътибар белән тыңлый, кайбер кисәтүләр дә ясый. Ярамаган эшләрнең ни өчен ярамый икәнлеген үтемле итеп, сабыр гына аңлата. Кечкенәләр, әлбәттә, апаларын тыңлыйлар. Мин алар арасындагы үзара мөнәсәбәткә сокланам. Ләйсән кечкенәләргә «энем», «сеңлем» дип, ягымлы итеп эндәшә, ә тегеләре «апам» дип өзелеп торалар.

Ләйсән яшьтәшләре белән аралашырга да вакыт таба. Кичләрен без урамга чыгабыз. Ял көннәрендә театрларга йөрибез. Ләйсән үзенең кайда булуы турында әти-әнисенә әйтеп тора, борчылмаска куша. Дустымның күп сыйфатлары безгә дә үрнәк булып тора. Ләкин Ләйсән бу турыда белми.

Минемчә, инсафлы кызлар минем дустым Ләйсән кебек булырга тиеш.

Матур сыйфатлар

Мин кешедә барыннан да бигрәк сүзендә тору һәм гаделлек шикелле сыйфатларны хөрмәт итәм. Болар, минемчә, иң төп сыйфатлар һәм кеше шул сыйфатларга ия булу-булмау белән бәяләнә. Мин үземдә шул сыйфатларны булдыру өчен тырышам: ялганламаска тырышам, вәгъдәмне үтим.

Ялганчы, намуссыз кеше дә тормышта югарылыкка ирешергә мөмкин, әлбәттә, тик аның якын дуслары, чын хисләре булыр микән?! Юктыр, мөгаен.

Әгәр дә кеше нәрсә дә булса вәгъдә итеп, шуны үтәми икән, ул үз-үзенә чокыр казый, минемчә, башкаларның үзенә карата ышанычын югалта. Ә андый вәгъдәсез, ышанычсыз кеше белән бөтенләй аралашмасаң әйбәт. Шундый бик мөһим вакытларда берничә тапкыр авыр хәлдә калдырган иптәшем бар иде минем. Ул, мәсәлән, стадионга киләм, дип вәгъдә итәргә һәм килми калырга мөмкин иде. Ә мин, шул кешегә ышанып, аны ике сәгать көткәнем булды, ә аннан соң, футбол карамыйча, өйгә кайтып киттем, чөнки футбол карарга калсам, караңгыда үзем генә кайтасы була иде. Берникадәр вакыттан соң, бу кеше белән дуслыгым үзеннөн-үзе юкка чыкты. Ул дуслыкның югалуы минем өчен бер генә дә кызганыч булмады.

Юлларыбызда тугры, гадел кешеләр күбрәк очрап торса иде.

Патриотлар

Патриот сүзе үз Ватаныңны ярату дигән мәгънәне аңлата. Безнең илебез, аның данлы тарихы патриотларга бай. Без патриот дип атаган кешеләр үз тормышларын Туган ил язмышыннан башка күз алдына да китерә алмыйлар: гомерләрен туган халкына, Ватаны азатлыгы, иминлеге һәм матур тормышы хакына хезмәткә яки көрәшкә багышлыйлар.

Минем өчен чын патриотизмның якты үрнәге булып 1825 нче елда восстаниедә катнашкан декабристлар тора. Алар Ватаннарында яхшы үзгәрешләр ясарга тырышып, куркыныч адымнарга барганнар, әмма һәлакәткә очраганнар. Бу кешеләр гомерләрен, байлыкларын, бәхетле тормышларын халык өчен корбан иткәннәр. Әмма аларның берсе дә үз идеяләреннән баш тартмаган. Бу идеяләре өчен аларның күбесе дар агачларында асылган, төрмәләргә ябылган, сөргеннәргә сөрелгән. Алар безнең Ватаныбыз тарихына чын патриотлар булып кереп калганнар.

Безнең заманда да бар алар, чын патриотлар. Ватаныбызга яки дусларына куркыныч килгәндә, кешеләр үзләре турында түгел, башкалар турында уйлыйлар. Шушы хис өскә чыга. Кеше үзен корбан итү бәрабәренә, башкаларны саклап кала яки зур катастрофаны туктатып кала. Патриотизмның чын үрнәкләрен күпләп сөйләп булыр иде. Чернобыльдә булган шартлау вакытында, җир тетрәүләрдән соң, «Курск» су асты көймәсендәге катастрофада кешеләр чын батырлык үрнәкләрен күрсәттеләр. Бу кешеләр үзләре турында түгел, башкалар турында уйлап эш иттеләр. Аларның шушы батырлыклары дөньяны тагын да зуррак һәлакәттән саклап калды. Бу кешеләрне патриотлар дими кем дисең?

Батырлык

Безнең заманда кешеләр батырлык эшләргә атлыгып тормыйлар. Ни өчен икәнен дә белмим. Мин һәрвакыт батырлык кылган кешене күрәсем килде. Ләкин әлегә кадәр очрата алмаган идем. Хәзер андый кешене беләм. Ул − минем күршем Булат.

Без ишегалдында уйный идек. Кызлар скакалка сикерәләр, малайлар туп уйный. Кинәт эт өргән тавыш ишетелде, һәм без үзебезгә таба йөгереп килгән зур бер эт күрдек. Ул бик усал иде. Бу этне мин бик яхшы беләм. Ул шундый усал, аны хуҗасы да урамга авызлык киертеп кенә алып чыга. Ә ул әнә бүген бавын өзеп качкан.

Эт туп-туры Камиләгә таба чаба иде. Камилә куркуыннан калтырый башлады һәм елап җибәрде. Шунда котырган этнең каршына Булат сикереп чыкты. Аның кулында нечкә чыбык кына иде. Тик Булат аның белән эткә шундый итеп кизәнде, эт шүрләп калды. Шунда бөтенләй без көтмәгән хәл булды. Усал, көчле эт туктады һәм… куркуыннан койрыгын кысып качып китте.

Без барыбыз да Камилә белән Булатны чолгап алдык. Алар икесе дә агарынган, күзләрендә яшь иде. Әмма алардан берәү дә көлмәде. Мин аларга карадым да, үзем дә шулай эшли алыр идемме икән, дип уйладым. Шулай эшләгән булыр идем, мөгаен.

Шул көннән башлап, без Булатны иң көчле һәм батыр малай дип саныйбыз. Ә мин шундый күршем белән горурланам.

Ялган һәм чын батырлык

Нәрсә ул батырлык? Кешеләр «батырлык» төшенчәсенә нинди мәгънә салалар соң? Батырлык ул − кыюлык, гайрәт, тәвәкәллек, кирәк булганда, үз-үзеңне аямау. Ә ялган батырлык булырга мөмкинме соң? Мисаллар ярдәмендә шул турыда уйланып карыйк.

Шулай итеп, кемне соң без «батырлык» төшенчәсенә туры килгән батыр дип әйтә алабыз? Андый батыр дип без, котырган янгын эченнән төтенгә буылган сабыйны алып чыгучы янгын сүндерүчене (ә ул бит иптәшләренең янгынны сүндереп беткәннәрен көтәргә, аннан соң гына да янгын урынына керергә мөмкин иде) әйтә алабыз.

Төрле илләрдә булгалап торган хәрби бәрелешләр вакытында, снарядлар шартлаганда һәм пулялар сызгырганда, яраланган кешеләргә ярдәм күрсәтүче табиблар да − чын батырлар.

Бер доза наркотик яки берникадәр сумма акча өчен кеше үтерергә әзер торган бандит юлына аркылы баскан милиционер да, бәхәссез ки, чын батыр.

Әмма ялган батырлыкның да мисаллары күп. Мәсәлән, үзенең шартлаткычы белән бернинди гаепсез йөзләрчә кешенең гомерен өзгән террорист-камикадзеның «батырлыгы». Аларның бу гамәлен кайбер илләрдәге радикаль юнәлешле төркем кешеләре батырлык дип санаса да, бу безнең өчен аңлашылмаган, ялган батырлык. Кешенең гаепсезгә тамган бер генә тамчы каны да хәтта иң бөек максатларны да аклый алмый.

Минем, чираттагы мисалым, бәлки кемнәргәдер ялгыш дип тоелыр. Әмма мин хулиган дусларын яклаучы, аларның әшәкелекләрен олылардан, укытучылардан яшереп килүче малай яки кыз да, бандит кебек үк, ялган «герой» дип уйлыйм. Бу чагыштыру бераз катгыйрактыр, бәлки кырыстыр, тик нәкъ менә шундый кечкенә, әшәке адәм актыгыннан зур, канкойгыч бандит-«герой» үсеп чыга да инде. Бу − минем, кайберәүләр өчен бәхәсле дә булган шәхси фикерем.

Моң

Дөньяда һәрбер кеше моңлана белә. Моңланган вакытта кайбер кеше җырлый, ә кайбер кеше музыка тыңлый.

Минемчә, моң ул − кеше күңеленең җырда чагылышы. Шушы сүздән «моңаю» дигән сүз дә ясалгандыр. Ә «моңаю» сүзе кешенең уйлануларын, сагынуларын, үкенү-юксынуларын белдерә. Үзен юатырга тырышып, кеше ниндидер җырны көйли, борчыган мәсьәләләрне вакытлыча булса да онытып тора. Ә үзе уйный һәм җырлый белмәгән кеше башкаларны тыңлый. Кайбер кешеләр моңланган вакытта картиналар ясый яисә төрле бизәкләр чигә. Моң кешене иҗат итәргә этәрә, һәрбер милләт кешесе үзенчә моңлана. Аларның моңында үз милләтенең үзенчәлекләре чагыла. Мин үзем моңланган вакытта баянда уйныйм. Баянда уйнаган көйләр мине әллә кайларга, еракларга алып китә. Моңлана белмәсә, кешенең тормышы буш булыр иде. Күңеле тулганда моңлана, озын көйләр суза, ә шатлыгы булганда, үзенең куанычын күңелле көйләргә күчерә. «Моң» сүзе җырның көе белән дә, сүзләре белән дә нык бәйләнгән.

Моңлы бала түгел идем,

Моңнар төште башыма, −

сүзләрен «Әпипә» көенә һич кенә дә җырлап булмас иде. Шулай ук «Көзге ачы җилләрдә» җырына «Сабан туе», «Туган ил»гә «Шома бас» сүзләрен куеп булмый. Җырларда җырчының кичерешләре, рухы, җаны чагыла. Г. Тукай җырлар турында: «Бу − бертөрле сихри көзгедер», − дип яза. Ул кешенең күңеленнән бәреп чыга.

«Моң» төшенчәсе татар халкына гына хас, диләр. Шуңа күрә аның төгәл тәрҗемәсе дә юк.

Матурлык тудыручы

Сәламәт кеше − бәхетле кеше. Әмма тәне сәламәт булып та, ул рухи яктан чирле булырга мөмкин. Мондый кешеләрдә гайбәт һәм ялган сөйләү, яла ягу, хәйләкәрлек, кешене мыскыл итү, тәкәбберлек, саранлык, ялкаулык һәм башка тискәре сыйфатлар була. Бу инде тышкы гариплеккә караганда куркынычрак.

Фәнис Яруллинның исемен кем генә белми икән. Ул солдат хезмәтендә фаҗигагә очрап имгәнә. Табиблар аның аякка баса алмаячагын әйтәләр. Әмма Фәнис абый Яруллин бирешми, шигырьләр яза башлый. Казан дәүләт университетын тәмамлый. Үзенә гомерлек иптәш булырлык Нурсиясен таба. Матур-матур әсәрләр иҗат итә. Фәнис Яруллин кешеләрне ярата, тормышта яктылыкка омтыла, язмышыннан зарланмый һәм сыкранмый, бөтен кыенлыкларны җиңә. Гомерлек бәлагә дучар булган язучы, ихтыяр көчен туплап, матурлык тудыра, үзенең кырыклап китабын халыкка бүләк итә. Ул бөтен халкыбызның мактанычына, куанычына әйләнде. Менә шундый матур сыйфатлар кешене бизи, дәрәҗәсен күтәрә, гаиләсенә, милләтенә, иленә файда китерә.

Гади генә таш диярсең…

Бервакыт мин су буенда гаҗәеп таш таптым. Беренче карашка ул таш гади генә кебек иде. Мин аны яхшылап юып карарга булдым. Юганнан соң, таш өстендә әкияти бер рәсем пәйда булды. Гүя ташка диңгез буенда утырып торучы су кызы рәсеме ясалган. Диңгездә давыл уйный, зур-зур дулкыннар ярга бәрелә, алар су кызын диңгезгә алып китергә телиләр кебек. Игътибар белән карасаң, менә шундый рәсем ясалган иде ул ташта. Әлбәттә, башка кеше анда бүтән төрле рәсем күрергә, яисә бернәрсә дә күрмәскә дә мөмкин. Мин ул ташны әти-әниемә дә, дусларыма да күрсәттем. Тик алар анда бөтенләй башка төрле рәсемнәр күрделәр. Хәзер ул таш безнең өйдә саклана.

Әйләнә-тирәдәге һәр күренешне, һәр вакыйганы һәркемнең үзенчә күрүе, үзенчә күзаллавына бу таш мисалында тагын бер мәртәбә инандым.

Хыял

Әгәр кеше хыяллана белмәсә, җәмгыять бер урында гына торыр иде. Хыялларны тормышка ашыру юлында кешеләр зур ачышлар ясаганнар, тормышны, яшәешне үзгәрткәннәр.

Минемчә, хыял буш җирлектә генә туарга тиеш түгел. Хыял тормышчан булганда гына чынга аша. Мәсәлән, кечерәк чакта мин үземдә булмаган уенчыкларны булдыру турында хыяллана идем. Зуррак үскәч, укый белә башлагач, китаплар, төрле матур киемнәр турында да хыялландым. Бу хыялларымны тормышка ашыру миннән тормый иде, әлбәттә. Ә хәзер мин яхшы укырга, бик белемле булырга һәм кайбер начар гадәтләремне бетерү турында уйланам. Бу күп тырышлык, нык ихтыяр көче таләп итсә дә, аның тормышка ашуы үземнән тора. Бөтен көчемне куеп тырышсам, хыялларым чынга ашар дип өметләнәм.

Менә шул тормышчан хыялны чынга ашыру бездән күп сыйфатлар таләп итә. Болар һәркемдә була ала торган тырышлык, уңганлык, нык ихтыяр көченә ия булу, тормышны ярату, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булу, мәрхәмәтлелек, үз-үзеңә дөрес бәя бирә белү, җитешсезлекләреңнән арынырга тырышу, зыялы булырга омтылу, тырышып уку, бөек кешеләрдән үрнәк алу һәм башка бик күп сыйфатлар. Бу сыйфатларга һәркем ия була ала. Димәк, хыялга бары бер адым гына ясарга кирәк.

Киләчәк бүгеннән башлана

Киләчәк ул − без, яшьләр. Берничә елдан яки берничә дистә еллардан илебез белән нәкъ менә без идарә итә башлаячакбыз. Димәк, илебезнең киләчәге дә безнең моңа ни дәрәҗәдә әзер булуыбызга бәйле дигән сүз.

Әлбәттә, минем белән бик күпләр килешмәскә дә мөмкин, шулай да әйтеп китим әле: миңа безнең киләчәгебез бик тә томанлы, караңгы булып күренә бит. Ни өченме? Чөнки күпчелек яшьтәшләрем, дусларым үзләренең киләчәкләре турында бер дә уйланмыйлар, ә илнең киләчәге турында уйланалар дип бөтенләй дә әйтеп булмый. Аларны сәясәт тә, югары сәнгать тә, әхлаклылык та борчымый, хәтта ул турыда уйлап та карамыйлар. Аларны бары бер генә нәрсә − кайда күбрәк акча эшләп булуы гына кызыксындыра. Таныш егетләрнең күпчелеге престижлы уку йортына укырга керү, яхшы машинада йөрү, әти-әни җилкәсендә мөмкин кадәр озаграк утыру турында гына хыялланалар. Менә аларның бөтен уйлары һәм киләчәккә максатлары.

Шекспирның «булыргамы, булмаскамы» дигән фәлсәфәсе яшьтәшләрем өчен бөтенләй дә ят. Күршенекеннән зуррак һәм калынрак булган һәм евролар белән шыплап тутырылган акча букчасына ия булу кебек бердәнбер теләк янында фәлсәфи фикерләрнең күпчелеге бөтенләй дә югалып кала. Кая ул мәхәббәт, матурлык, әхлак, кайгы уртаклашу кебек сыйфатлар?! «Болар − акыллыбашларның фантазиясе». Күпчелек яшүсмерләр нәкъ менә шулай уйлыйлар бит. Ә олылар бу хәлне күрмәмешкә салышалар.

Белмим, мин бәлки алдагы тормышыбызны күзаллавымда артык таләпчәнмендер, әмма тормыш бит ул, гадәттә, без уйлаганнан да кырысрак. Реаль чынбарлык уй-фикерләрдән уннарча, йөзләрчә тапкыр ямьсезрәк һәм караңгырак була бит. Киләчәк бүгеннән башлана, ләкин хәзергә әле мин шул бүгеннән башланган киләчәккә моннан да артык оптимизм белән карый алмыйм.

Ярату

Нәрсә соң ул ярату? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирер иде. Ярату ул − сөю, гашыйк булу. Мәхәббәт кеше күңеленә үтеп керсә, туң йөрәкне дә эретә, һәм шунысы бәхәссез: ул − мәңгелек.

Мәхәббәт темасы − әдәбиятта да мәңгелек тема. Сөя белгән кешенең күңеле дә матур була. Шуңа күрә чын сөю темасына язылган әсәрләр укучыга сихри көч бирә, яшәү дәртен арттыра.

Гашыйк булган кешенең күңеле чистара, сафлана бара, минемчә. Җир йөзендә мәхәббәт яши икән, димәк, тормыш дәвам итә, һәм ул матурлыклардан тора. Минемчә, ярату ул − булмастайны да булдыру, сөйгәнен өчен һәрнәрсәгә әзер булу.

Игелеклелек

Игелекле булу ул − шәфкатьле, иманлы, әхлаклы булу, сабыр гына сөйләшү, мөлаем, ярдәмчел булу. Бу сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Гомумән, без әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, әти-әни хакын хакларга тиешбез. Бу үзе игелеклелекне күрсәтә. Тормышта күренгәнчә, игелекле булу ул − ярдәмчел булу, кеше хәленә керә белү, читләр хәсрәтенә сөенмәү, һәр әни баласының күңеленә шушы сыйфатларны − игелеклелек җимешләрен салырга тели.

Игелекле кеше − башка кешеләргә изгелек кылучы зат. Тирә-юньдәгеләргә яхшылык эшләү һәркемнең кулыннан килми ул. Начарлыкны гына бик тиз эшләп була. Аның өчен хәтта уйларга да кирәкми.

Бүгенге көндә изгелек эшләүчеләр шактый күп. Мәсәлән, безнең күрше апа балалар йортында эшли. Ул безгә ятим балаларга ярдәм итүче кешеләр турында сөйли. Кайберәүләр киемнәр, акча, бүтән кирәк-яраклар белән ярдәм итәләр икән, аларның саны соңгы елларда тагын да артты, ди ул. Ә кайберәүләр ятим балаларны тәрбиягә алалар, ди. Хәтта бер гаилә өч баланы тәрбиягә алган. Аларга беркем дә бу эшне эшләргә кушмаган. Бу гаиләләр кешегә ярдәм итүне үзенең намус һәм вөҗдан эше дип саный.

Бу − изгелекнең бер кечкенә үрнәге генә. Кешеләр өчен кылган бөтен гамәлләрне дә изгелеккә мисал итеп була, минемчә. Әби-бабайларга, авыр хәлле кешеләргә булыштыңмы, өйдә әти-әниеңө, дустыңа ярдәм иттеңме, хәтта теләсә кемгә яхшылык эшләсәң дә, бу − изгелек. Янәшәбездә шундый кешеләр күбрәк булса, яшәве күпкә күңеллерәк булыр иде.

Рәнҗеш

Кемгәдер начарлык эшләсәң, җаның тынычлык тапмаячак яки ул кешенең рәнҗеше дә төшәргә мөмкин. Борынгылар: «Кеше рәнҗетүдән сак булыгыз. Рәнҗеш, каргыш кебек ул, төшә», − дигәннәр. Рәнҗеш төшү ул − кемне дә булса рәнҗеткән, кимсеткән кешенең берәр төрле бәла-каза күрүе, авырлыкларга дучар булуы.

Начар гамәл кылу гөнаһ санала. Ә кеше, бу дөньяда, я булмаса мәңгелек йортына күчкәч, гөнаһлары өчен, иртәме-соңмы җавап тотачак, һәрберебез игелекле гамәлләр кылырга, саваплы эшләр башкарырга гына омтылсак иде.

Безнең татар халкыңда «Кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең» дигән мәкаль бар. Шуңа күрә кешене рәнҗетмәскә кирәк. Коръәндә дә кешене рәнҗетү, кимсетү зур гөнаһ санала. Ә гөнаһлы кеше гомере буе вөҗдан газабы кичерә.

Матурлык һәм зәвык

Зәвыклы итеп киенә белү ул − яшь үзенчәлеген, гәүдә төзелешен исәпкә алып, модага ярашлы итеп, чиста, пөхтә итеп киенү. Ләкин матурлык һәм зәвык икесе бергә туры килгәндә генә чын мәгънәсендә гүзәллек туа. Чыннан да, театрга чистартылмаган итек белән ап-ак күлмәк киеп бару − зәвыксызлык билгесе.

Кайвакыт шуңа да юлыгасың: транспортта бик матур киенгән кыз бара. Ә аның янында бер әби басыл тора. Кызның исә торып урын бирергә уенда да юк. Әгәр кызга берәрсе кисәтү ясаса, аның теленнән нинди генә сүзләр ишетмисең. Монда инде кызның матур киеме бөтенләй югалып кала. Эчке матурлык белән тышкы матурлык туры килсә генә чын матурлык, зәвык күзгә ташлана, һәрнәрсәдә гармония булырга тиеш шул.

Икейөзлелек

Безнең халык үз тәҗрибәсеннән бик күп мәкальләр иҗат иткән. Шуларның берсе − «Курыкма тугыз башлы еланнан, курык икейөзле адәмнән». Бу мәкаль белән мин тулысынча килешәм. Мәкаль икейөзле кешеләр турында. Үзенең чын йөзен яшереп, икейөзле кеше бик күпләрне (үзенең иң якын кешеләрен) алдый. Үзендә бернинди борчылу да сизми, шулай кирәк дип уйлый. Мондый кеше — бик куркыныч кеше. Тугыз башлы еланнан качып та, башка төрле саклану чаралары ярдәмендә дә котылырга була. Чөнки син аның елан икәнен һәм сиңа куркыныч тудырырга мөмкин булуын белеп торасың. Ә икейөзле адәмне җиңел генә белеп булмый. Икейөзле адәм хәйләкәр була, синең алдыңда ул намуслы булып кыланырга мөмкин.

Тыштан яхшы булып күренеп, асылда начарлык эшләүче, берәү алдында бер төрле, икенче кеше алдында икенче төрле сөйләүчеләрдән сак булыйк. Андыйлар белән дус булырга да, аларга ышанырга да ярамый. Үзебез дә андый булмаска омтылыйк.

Тәрбияле кеше

Тәрбияле кеше. Бу төшенчә нәрсәне аңлата соң? Аңлатмалы сүзлек «тәрбияле» сүзен «яхшы тәрбия алган, әдәпле, үз-үзен культуралы тота белгән, әхлаклы кеше» дип аңлата.

Әлбәттә, төрле чорларда, төрле дәверләрдә бу төшенчәгә төрле мәгънә салынган, чөнки «яхшы тәрбия»не төрле чор кешеләре төрлечә аңлыйлар. Мәсәлән, борынгы грекларның яки борынгы шумерларның «яхшы тәрбия»се безнең заманда киресенчә начар гадәт булырга мөмкин бит.

Ләкин мин безнең заманда «яхшы тәрбия» һәм «яхшы әхлак» сүзләренең нәрсәләр аңлатканы турында уйландым һәм менә нинди нәтиҗәләргә килдем.

Яхшы тәрбия алган кеше беркемгә дә, хәтта дус булмаган кешеләргә карата да дорфа булмый. Ул һәрвакыт, һәркем белән итагатьле һәм ягымлы була. Андый кеше беркайчан да эше белән дә, сүзе белән дә бүтән кешене рәнҗетмәс. Тәрбияле кешедән начар, ярамаган сүз ишетмәссең, башка кешеләр янында ул хәтта авыррак сүз дә кулланмас.

Әгәр кеше үз артыннан килгән хатын-кызга ишек ачса (Америкада андый кешене хатын-кызларның хокукын бозучы, ишек ача алмаслык хәлдә булуына ишарәләүче тупас бәндә дип әйтерләр иде), ир кеше беренче булып хатын-кыз белән исәнләшсә, аны тәрбияле дип санарга була. Ә авылда тәрбияле кеше очраган бөтен кеше белән исәнләшергә тиеш, шәһәрдә инде алай эшләп булмый.

Өстәл артында үзен тота белгән, ул кагыйдәләрне үтәгән кеше дә тәрбияле була. Ул үзен көнкүрештә дөрес һәм пөхтә тотарга, киемнәре чиста һәм пөхтә булырга, үзенең тышкы кыяфәтен гел күзәтеп торырга тиеш.

Тәрбияле кешедән күп нәрсәләр таләп ителә шул! Әгәр дә кеше бала чагында ук яхшы тәрбия алган булса, бу таләпләр алай ук авыр да түгел бит инде.

Исемнәр турында

Кешенең Ватаны, ата-анасы, туганнары бер генә булган кебек, исеме дә бер генә була. Ул аның гомере буена бирелгән. Кайбер исем кешенең нәселен дә билгели, фамилия булып китә, буыннан буынга күчә бара. Рәмиевләр, Акчуриннар, Апанаевлар, Камаллар − менә шундыйлардан. Бу исемнәрне кайчандыр бер кеше йөрткән, һәм алар милләтебезнең йөз аклыгын билгеләүче исемнәргә әйләнгәннәр.

Исем сайлау − ата-ананың бала тудырудан кала, иң җаваплы эшләреннән берсе. Мода шаукымына гына ияреп исем сайлау, чыннан да, күңелсезлекләр дә китереп чыгарырга мөмкин. Кеше, үсә төшкәч, үзенең исеменнән ояла башлый. Әти-әнисенә үпкәли. Үзләренең исемнәреннән оялып, әйтергә хурланып йөргән берничә кешене беләм мин: Маузер, Рафинат, Октябрина, Вилена һ.б.

Исем, минемчә, кешене бизәүче сыйфатларның иң мөһиме булырга тиеш.

Сагыну хисе

Сагыну ул − еракларга киткән кешенең үз илен, халкын, туганнарын юксыну, аларны күрәсе килү хисе.

Минемчә, сагыну хисе Туган илеңнән, яраткан кешеләреңнән читкә киткәч туа. Бу хисне без икенче төрле итеп «күрәсем килә», «кайтасым килә» дигән сүзләр белән белдерәбез. Әниләремнән, туган җиремнән ике-өч кенә көн аерылып торсам да, минем аларны күрәсем килә башлый. Туганнарым, аларның һәрбер эше, хәрәкәтләре күз алдыма килә. Мин аларга ашкынам. Туган җирем дә нәкъ шулай. Урамымның һәр күренеше, кешеләре бер минутка да истән чыкмый. Бу хис − сагыну хисе. Сагыну хисе кешене ниндидер ярамаган эше өчен үкендерә дә, кеше үзенең эшләренә анализ ясап ала.

Сагыну хисе Г. Кутуйның «Сагыну» нәсерендә бик ачык чагылыш таба. Әсәрдә шушы хис үз туган илен дошманнардан азат итү өчен сугышка киткән солдат йөрәгендә дә яши. Аның сагынуы бик көчле. Ул аны берни белән дә алыштыра, баса алмый. Аның, тизрәк җиңү яулап, Туган иленә, туган йортына, туганнары янына кайтасы килә. Үз илендә гади генә булып күренгән нәрсәләр дә, чит илдә солдат өчен алыштыргысыз, иң гүзәл әйберләр, күренешләр булып тоела. Сагыну хисен ул бары тик үз илендә генә баса алачак. Солдатка Туган иле бик кадерле, чөнки ул монда туган, яшәгән, чын дуслар тапкан, шагыйрь булып җитлеккән. Шагыйрь бары тик үз туган телендә генә, үз халкы өчен генә иҗат итә. Ул − чын мәгънәсендә ирекле. Аны бернинди байлык та кызыксындырмый. Шуңа сагына ул Туган илен.

Тылсымчы булсам

Миндә Әбүгалисинадагы тылсым көче булса, беренче чиратта авыру балаларны терелтер идем. Сугышлар барган җирдә тынычлык урнаштырыр өчен, бөтен көчемне куяр идем. Кешеләрне бер карауда ук яман белән яхшыга аера алсам, күпме күңелсезлекләр, бәла-казаларны булдырмый калыр идем.

Минем авылда бабам чирли, йөри алмый. Мин аны яшь чагындагы кебек йөгереп йөрерлек итәр идем. Шул ук вакытта үзебезнең гаиләне дә онытмас идем. Киләсе күңелсезлекләрне, алдан ук белеп, булдырмый калыр идем. Әти-әниемне яшь итеп кенә тотар идем. Гаилә белән ерак илләргә, дөнья гизәргә барыр идек.

Әгәр мин тылсымчы булсам, үзем теләгән чакта теләгән ел фасылларын булдырыр идем. Кирәк вакытта гына җил истерер, яңгыр яудырыр, кар-бураннар булдырыр идем. Җир өстендә корылык та булмас, берөзлексез яңгырлар да яумас иде.

Мин тылсымчы булганда, бер кеше дә авырмас, сугышлар тукталыр, кешеләр бәхетле булырлар иде. Бөтен кеше миңа рәхмәт яудырыр иде.

Күзәтүчән булыйк!

Без җиргә басып йөрибез, әмма туктап, шул җирне яхшылап караганыбыз бар микән? Әгәр дә без иелеп, ә иң яхшысы ятып, җирне карасак, үзебез өчен кызыклы да, файдалы да күп нәрсәләр күрер идек.

Менә шаян җил өзгән имән яфрагы ята. Менә − өзелеп төшкән бер миләш бөртеге. Менә кечкенә генә гөмбә чыгып килә. Бер кырмыска ниндидер үләнне тартып бара. Әнә тегендәрәк суалчан шуышып йөри.

Әнә анда нинди матур корыган агач ботагы. Гаҗәеп матур ул. Ә горур басып торучы чебен гөмбәсе матур түгелме? Агулы булса да, ничек кенә матур икән әле ул, итәк тә киеп куйган бит!

Ниләр генә юк аяк астында! Әллә нәрсәләр күреп була анда. Алар турында матур-матур хикәяләр дә язып була. Күрә белергә генә кирәк.

Китап − ул хәзинә

Китап − белем чишмәсе.

Мәкаль.

Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм мин. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый. Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз.

Үзем әле укый белмәгәндә, миңа китапларны әнием я әтием укыйлар иде. Алар миңа кечкенә вакытта бик күп китаплар укыдылар, ә аннары мин үзем укырга керештем. Аларның эчтәлекләрен аңлый башладым.

Минем иң яраткан китабым − Роза Хафизованың «Актәпи ник моңая?» дигән китабы. Аны миңа әнием Яңа ел бәйрәменә бүләк итте. Башта миңа китап укып чыга алмаслык калын булып тоелды. Ә укый башлагач, мин китапның ахырына килеп җитүемне сизми дә калдым. Китапта әкиятләр, пьесалар тупланган. Миңа бигрәк тә «Курай малай маҗаралары» һәм «Кирлемән» дигән әкият-повестьлар ошады. Курай малай бик яхшы герой, аннан үрнәк алырга була. Курай малай һәм Талсылу белән хыял канатларында сәяхәт итүе күңелле дә булды соң! «Кирлемән» дигән өкият-повестьны укыганда, үземне читтән күргән кебек булдым. Бу китап яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтте. Кирлемән белән дуслашмаска кирәклегенә ишарәләде. Ул бары тик начарлыкка гына өйрәтә.

Соңыннан «Актәпи ник моңая?» дигән әкиятне укып чыктым. Бу әкият минем өчен кызыкта, кызганыч та булды. Шулай итеп, үземдә китап укырга теләк уянуын сизми дә калдым! Мин киләчәктә дә кызыклы китаплар белән дуслашырга хыялланам.

Китап − тормыш дәреслеге

Кемдер китапны «тормыш дәреслеге» дип атаган. Чыннан да шулай бит! Үзебезнең тормыш һәм дөнья турындагы иң дөрес мәгълүматны нәкъ менә китап бирә. Кеше бөтен нәрсәне дә үзе генә аңлый алмый. Китаплар булмаса, кеше мең ел яшәсә дә, бөтен белемне, табигатьнең барлык кануннарын, күп гасырлар дәвамында ясалган бөтен ачышларны белә дә, өйрәнә дә алмас иде. Бу белемнәр һәм ачышлар өчен кешелек никадәр ялгышлар ясаган, күпләгән корбаннар да бирергә туры килгән. Моны без шулай ук китаплар аша беләбез.

Китаплар кешелек тарихында ясалган ялгышларның бүген кабатлануыннан да саклыйлар. Бу максаттан дәреслекләр, белешмәләр, энциклопедияләр генә түгел, ә әдәби китаплар да зур роль уйный. Әдәби әсәрләр дә яшәү дәреслекләре булып торалар. Алар безне башка кешеләр белән дөрес аралашырга, яхшылыктан явызлыкны аерырга өйрәтәләр, кешенең эчке дөньясын аңларга ярдәм итәләр, безнең хисләребезне арттыралар. Шулай ук техник белемнәр белән дә баеталар, үзебезнең мөмкинлекләребезне белергә, үзебезне генә түгел, якыннарыбызны да, чит кешеләрне дә аңларга булышалар.

Без әле яңа җирләр дә ачмадык, велосипед та уйлап тапмадык. Боларны безгә кадәр үк эшләгәннәр инде. Ә бу турыда без шулай ук китаплардан укып белә алабыз. Моның белән без күпме вакытыбызны янга калдырабыз, никадәр ялгышлыклар эшләми калабыз! Китапны уйлап тапкан, аларны күчереп яза башлаган, аннан соң төрле ысуллар ярдәмендә бастыра башлаган кешеләргә зур рәхмәт! Аларның хезмәтләре нәтиҗәсендә, без хәзер китап укып рәхәтләнәбез, кешелекнең бик тә зур һәм бәяләп бетермәслек булган тәҗрибәсен өйрәнәбез.

Безнең гаиләдә китап

Безнең өйдә китаплар бик күп. Аларны әти-әнием студент вакыттан бирле җыйганнар. Хәзер инде аларга апам белән минем дә китапларым елдан-ел өстәлеп бара. Китаплар белән безнең бер зур шкаф тулган.

Әтием китапларны билгеле бер тәртиптә урнаштырган. Әдәби әсәрләр китап шкафының аерым киштәләренә тезелгән. Бер киштәсендә татар язучыларының китаплары, икенче киштәсендә рус һәм чит ил язучыларыныкылар куелган. Ә аерым бер киштәне татар халкы, тел һәм әдәбият тарихына караган хезмәтләр алып тора. Аның белән янәшә − әтиемнең китаплары. Анда төрле техник белешмәләр, йорт һәм ремонт эшләре буенча китаплар һәм тарихи китаплар (әтием − тарихчы) урын алган.

Әнием бик еш куллана торган китапларның да үз урыннары бар. Болар − аш-су пешерү, варенье-консервлар ясау турында, гөлләр-чәчәкләр үстерергә, тегәргә, чигәргә һәм бәйләргә өйрәтүче китаплар.

Апамның һәм минем китапларыбыз да аерым-аерым киштәләрдә саклана. Болар инде төрле сүзлекләр, классик язучыларның мәктәптә өйрәнелә торган әсәрләре, дәреслекләр, компьютер программалары буенча берничә төрле белешмә, балалар өчен китаплар. Апам рәсем сәнгате белән кызыксына, шунлыктан аның киштәсендә төрле рәссамнарның һәм сынчыларның альбомнары да бар.

Ә газета һәм журналлар китап шкафының аскы өлешен тулысынча яулап алганнар. Без аларның кайберләрен ел саен мәктәпкә макулатурага тапшырабыз, тик алар бер дә кимеми, гел артып кына бара шикелле.

Әлбәттә инде, һәрберебезнең яраткан китаплары бар. Әти төрле белешмәләрне, фатирда ремонт ясау буенча китапларны еш файдалана. Әдәби китапларны да укый. Әни аш-су пешерү, йорт эшләре буенча булган китапларны күп куллана. Ул китапларда аш-су пешерү буенча рецептлар, кер юу, тегү, кием чистарту буенча файдалы киңәшләр бик күп. Мин яхшы һәм тиз итеп компьютерда эшләргә өйрәнмәкче булам, шунлыктан төрле программаларны аңлаткан китапларны еш файдаланам.

Өйдә китаплар күп булу, ягъни шәхси китапханә булу бик җайлы. Ниндидер мәгълүмат кирәк булганда, тиз генә карап аласың, укырга кирәкле әдәби әсәр дә кул астында гына, эзләп йөрисе юк. Өйдә шундый зур китапханә булдырганнары һәм китапны яратырга өйрәткәннәре өчен, мин әти-әниемә бик тә рәхмәтле. Алла боерса, үземнең балаларымны да китапны яратырга өйрәтермен.

Белемнең тормыштагы әһәмияте

«Китап − белем чишмәсе» дигән мәкаль бар. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Ә кешегә белем ни өчен кирәк, аның кеше тормышындагы әһәмияте нинди соң? Бер караганда, бик гади сораулар кебек. Әмма күп вакытта шундый гади сорауга җавап бирү кайбер нәрсәләрне яхшырак аңларга ярдәм итә.

Белем безнең тормышта искиткеч зур әһәмияткә ия. Белемнән башка йортлар да төзеп булмый, кешене дә дәвалап булмый, автомобиль дә йөртеп булмый, пианинода да уйнап булмый. Билгеле бер белем булмыйча, гомумән, берни дә эшләп булмый.

Хәтта иң гади эшләр өчен дә нәрсә дә булса белергә кирәк. Мәсәлән, дөрес ашарга өйрәнү өчен генә дә, кечкенә балага кашык, чәнечке, чынаякның нәрсә икәнлеген белергә кирәк.

Ә катлаулырак нәрсәләр турында әйтеп тә торасы юк. Техниканы белми торып, машинада бер метр да барып булмый. Анатомияне белми торып, кешегә дөрес итеп операция ясап булмый. Белемнең кеше тормышыңдагы әһәмияте турында күп мисаллар китереп булыр иде. Халык бу турыда бик белеп: «Белемсез бер эш тә чыкмый», «Белемнән зур хәзинә юк», «Белем − бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы», − дигән.

Әдәбият − минем тормышым

Мин кечкенә чагымнан бирле китаплар укырга яратам. Аеруча татар телеңдә язылганнарын. Хәзерге көнгәчә татар әдәбияты минем тормышымда зур урын алып тора. Балачакта китаплар белән мине дәү әнием таныштырса, бүгенге көндә әдәбият дәресләрендә татар теленә генә, татар әдәбиятына гына хас булган, матур, тирән эчтәлекле әсәрләр белән мин үзем танышам, һәрбер укыган әсәр минем тормышыма бер яңалык булып керә. Алар аша мин дөнья белән танышам, үземә тормыш тәҗрибәсе туплыйм.

Минем өчен үз туган телемдә укый алу зур бәхет. Татар теленең матурлыгына игътибар иткәнегез бар микән? Искиткеч нәфислек! Татар әсәрләренең һәрберсен җыр белән тиңләп була. Ә нинди күренекле шәхесләр бизи безнең әдәбиятны: Г. Тукай, М. Җәлил, А. Алиш, Ә. Еники, М. Мәһдиев! Алар безнең горурлыгыбыз бит. Хәзерге көндә дә күп кенә яшь язучылар бар. Мин үзем дә шигырьләр, хикәяләр язарга яратам. Ләкин үземне шагыйрь дип әйтергә минем хакым юк. Минемчә, Г. Тукай кебек шәхесләр генә лаек бу исемгә. Алар әдәбиятыбызның күрке булып торалар.

Һәр кеше үзенең туган телен белергә тиеш. Ә инде әдәбиятка килгәндә, ул − безнең киләчәгебез. Еллар үтсә дә, бөек шагыйрьләр күтәргән темалар хәзер дә актуаль булып кала. Нинди генә шигырьне, әкиятне укысаң да, алар күңелне баета, бу гүзәл дөньяның серләрен ача. Китап укыган кеше, гомумән, бу дөньяны икенче яктан күрә, тормышның кадерен белергә өйрәнә. Шуңа күрә барлык балаларны да китап укырга өндисем килә. Үз телен, әдәбиятын белгән кеше беркайчан да югалмас, тормышында үз урыный таба алыр. «Китап − белем чишмәсе» дигән халык. Чыннан да, китап биргән белемне бернәрсә дә алыштыра алмый.

Әдәбият − ул минем киләчәгем. Укыгыз китапларны! Анда безнең тарихыбыз, милләтебез, безнең бүгенге һәм киләчәк көнебез! Телебезгә, әдәбиятыбызга тугрылыклы булып калыйк, дуслар!

Иң гүзәл кеше

Мин укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем. Игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Шулай зур авырлык белән иген үстерә. Ул үстергән игеннәр бөтен халыкны сөендерә. Укытучы да нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли. Ә бала, үсеп җиткәч, алган тәрбиясен, белемен кулланып, халкына хезмәт итә.

Моннан өч ел элек бер-беребезне белми торган унсигез бала үзебезнең беренче укытучыбыз белән таныштык. Бу минутта без барыбыз да каушаган, дулкынланган идек. Ә укытучыбыз үзенең көләч йөзе, ягымлы күз карашы һәм тыныч тавышы белән барыбызны да үзенә каратты, күңелләребезгә ачкыч тапты. Менә шулай зур сабырлык белән безне белем диңгезенә алып кереп китте. Минем укытучым дөресләрне мавыктыргыч, кызык итеп алып бара белә. Авыр темаларны да җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирә. Ул безнең арабызда берәр нинди аңлашылмаучылык килеп чыгуын, авырып китүебезне яки кәефсез чагыбызны бик тиз сизеп ала. һәрвакытта игътибар белән тыңлый, юата, ярдәм итә. Мин үземнең олы күңелле укытучымны хөрмәт итәм. Аңа авыр һәм мактаулы эшендә уңышлар һәм сәламәтлек телим!

Укытучы булсам

Әнием миннән бервакыт кем булырга теләвем турында сорады. Мин югалып калдым, һөнәр сайлау бит ул − бик авыр һәм җаваплы адым. Дөньяда бик күп һөнәрләр бар. Кайсын сайларга?

Уйладым, уйладым да шундый фикергә килдем: укытучы булам. Укытучы һәрбер баланы укырга, язарга өйрәтә. Хәтта президентларны да укытучылар укыткан бит.

Укытучы булу җиңел түгелдер. Моның өчен бик күп белергә, балаларны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк.

Шул көннән бирле, мин һәр көн укытучы булу турында уйланам. Кечкенә чагымны, беренче тапкыр мәктәпкә баруларымны искә төшердем. Күз алдыма балалар бакчасындагы тәрбиячеләрем, беренче укытучым килеп басты, һәм мин бер фикергә килдем: укытучы − иң мактаулы һәм иң намуслы хезмәт иясе. Укытучыдан башка беркем дә һөнәргә өйрәнә алмый. Укытучы − барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше. Шуның өстенә, алар әле һөнәр генә түгел, ә тәрбия дә бирәләр. Ә мин нинди укытучы булыр идем соң?

Әгәр дә мин укытучы булсам, һәр укучымны ихтирам итәр идем, чөнки һәр кеше, шул исәптән, бала да − шәхес бит.

Укытучы булсам, мин дәресләрне кызыклы, балалар сулыш алырга да онытып, кызыксынып, игътибар белән тыңларлык итеп үткәрер идем. Мин аларга слайдлар, проекция экраннарында компьютер программалары күрсәтер идем. Бөтен биремнәрне принтерда яхшы кәгазьгә бастырып бирер идем. Һәрбер карточка темага туры килгән рәсемнәр яки фотографияләр белән бизәлгән булыр иде. Мин һәр укучының партасында компьютер торуын булдырыр идем һәм күпчелек биремнәрне өйрәтүче программалар рәвешендә бирер идем. Ә билгеләр икәү генә булыр иде: «үти алган» һәм «әлегә йомшаграк».

Менә шундый укытучы булыр идем мин!

Мәктәп директоры булсам

Директор булсам, мин беренче эш итеп мәктәптә тәртип урнаштырыр идем. Тәртипсез балалар булмас, алар башкаларга укырга комачауламаслар иде. Укытучылар да, бигрәк тә яшь укытучылар, хәзерге шикелле, тәртипсезлекне күреп тә, башларын читкә борып йөрмәсләр иде. Андый укытучыларны мин мәктәпкә дә кертмәс идем.

Малайларның кызларны җәберләүләрен дә бетерер идем. Әтием-әнием сөйләве буенча, алар үскәндә, малайлар кызларны бик хөрмәт иткәннәр, ә кызлар бик матур һәм тыйнак булганнар. Шуңа күрә алар мәктәбеннән бер генә хулиган да, җинаятьчеләр дә үсеп чыкмаган. Аларның авыл укытучылары балаларны җәмгыятькә файдалы, хезмәт яратучан, гаилә тотарлык, кешелекле егетләр һәм кызлар итеп тәрбияләгәннәр.

Мәктәптә тәнәфесләрне дә, хәзергечә мәгънәсез итеп түгел, ә балалар нәкъ менә ике дәрес арасында физик яктан да, эмоциональ яктан да ял итә алырлык, тынычлап икенче дәрескә әзерләнерлек итеп оештырыр идем.

Укудан тыш түгәрәкләрне дә күз буяу өчен генә түгел, ә файдалы нәтиҗәсе булырлык итәр идем.

Мәктәптә дә, мәктәп янында да чит-ят, укуга комачаулык итүче кешеләрне йөртмәс идем.

Менә мин шундый директор булыр идем!

Сәламәтлек сагында

Һөнәр сайлауга бик җитди карарга кирәк, һөнәр бит ул кием дә, әйбер дә түгел − аны һәрвакыт алыштырып булмый. Минемчә, һәр кеше һөнәрнең үзенә ошаганын, ул эшкә сәләтле булуын исәпкә алып сайларга тиеш.

Мин үзем балалар табибы булырга хыялланам. Табиб һөнәре − мактаулы һәм җаваплы эш. Бу һөнәрне сайлауга мине авыру балалар күбәю этәрә. Табиб булсам, мин балаларны дарулар белән генә түгел, ә йомшак сүзем, шифалы кулларым белән дә дәвалар идем. Авыру балаларның хәлләрен җиңеләйтү, аларны дәвалау бик мактаулы, гадел, кирәкле хезмәт дип саныйм. Кешеләрне сәламәтләндереп шатландырасым килә минем.

Ләкин табиб булу өчен, теләк кенә җитми, ә тырышып, яхшы билгеләргә генә укырга да кирәк.

Җир йөзендә барлык балалар да шат, бәхетле яшәсеннәр һәм беркайчан да авырмасыннар иде.

Шәфкать туташы

Бик тә кирәкле һөнәрләрнең берсе − шәфкать туташы. Бу һөнәрне үзләштерү өчен, мәктәпне тәмамлагач, мин медицина көллиятена укырга керәчәкмен.

Без әлеге ак халатлы ягымлы апалар белән балачакта ук − прививка ясатырга дип, яисә авырып китеп балалар шифаханәсенә килгәч танышабыз. Шул вакытта ук бу хезмәтнең кирәклеген аңлый башлыйсың.

Шәфкать туташы булып эшләү кызыклы гына түгел, ә авыр да. Чөнки эш вакытында төрле характерлы кешеләр белән аралашырга туры килә. Әмма авыруларыннан савыгырга ярдәм иткән кешеләрдән рәхмәт сүзләре ишетү бик рәхәт буладыр.

Шәфкать туташлары бик белемле булырга тиеш. Алар биология, анатомия нигезләрен дә, массаж ясау кагыйдәләрен дә, төп даруларның кулланылу тәртибен дә, медицина приборларының ничек эшләвен һәм аларны дөрес куллана да белергә тиешләр. Боларны белүдән тыш, шәфкать туташы авырттырмыйча укол кадарга, прививка ясарга, киселгән-сынган урыннарны дөрес итеп бәйли белергә һәм башка бик күп медицина гамәлләре белергә тиеш.

Алар юкка гына нәкъ шәфкать туташы дип аталмыйлар шул. Анарның күңелләре изге, уйлары шәфкатьле була, алар кешеләрне нык яратырга тиешләр. Бик кирәкле һәм җаваплы һөнәр!

Хокук белгеченә кирәкле сыйфатлар

Кеше һөнәрне бер мәртәбә генә сайларга, һәм ул аның бөтен гомеренә җитәргә тиеш. Хәзерге заманда бөтен эштә дә компьютерны белергә кирәк. Аны белү һәр эшкә ярдәм итәчәк.

Кем булырга соң? Мин бу сорауга уйламыйча да җавап бирә алам: мин хокук белгече булачакмын. Хыялым − мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керү. Безнең бу һөнәрне сайлаган ике туганыбыз да бар. Анарның эшләре авыр, ләкин бик кирәкле. Кеше хокукларын яклау, хөкүмәт һәм шәхси милекләрне саклау, гадел хөкем карары чыгару − барысы да юристлар эше. Юристлар прокурор, судья, адвокат, нотариус хезмәткәрләре, юрист-консультант булып эшлиләр.

Юрист кешеләр белән бик еш аралаша. Шуңа күрә, аңарда күп матур сыйфатлар булырга тиеш. Болар: кешеләр белән эшлекле сөйләшә белү, мөлаем, саф күңелле, ачык йөзле һәм тәрбияле булу. Әмма барыннан да бигрәк, юрист белемле булсын.

Моның өчен мәктәптә үк бик тырышып укырга, түзем, сабыр, акыллы булырга, дөрес фикерли белергә кирәк. Әлбәттә, мин боларны аңлыйм. Яхшы укырга тырышам. Милиция хезмәткәрләре, тикшерүчеләр турында фильмнар карыйм, китаплар укыйм, үземне чыныктырам. Хыялым тормышка ашсын өчен, хәзердән үк үземне шул юнәлештә әзерләү, кирәкле сыйфатларны булдыру һәм тырышып уку бик мөһим шул.

Хайваннарга да табиб кирәк

Әлбәттә, һөнәрләр бик күп, ләкин һәр кеше аны күңел кушуы буенча сайласа, нәтиҗәсе дә югары була. Бу − зарури.

Минем, Айболит кебек, хайваннар табибы буласым килә. Кечкенәдән үк барча хайваннарны яратам. Безнең өйдә балыклар да, кошлар да, мәчеләр дә, этләр дә бар.

Мин урамда калган ач, йортсыз-иясез мәче һәм этләрне бик кызганам. Аларны һәрчак ашатырга тырышам. Бервакыт безнең песиебез бик каты авырды, үлем хәлендә ятты. Без гаиләбез белән песиебез өчен бик борчылдык, мин аны югалтудан бигрәк тә курыктым. Аңа бик катлаулы операция ясадылар. Табиблар аны үлемнән алып калдылар. Хайваннар табибы булу теләге шул вакыйгадан соң уянгандыр, мөгаен, чөнки бу һөнәрнең бик кирәклеген, мөһимлеген мин шул вакытта аңладым.

Аннан соң мин песиебезне тәрбияләп, ярасын чистартып, уколлар ясап аякка бастырдым. Ул мине бик ярата, рәхмәтен белдереп, күземә генә карап тора. Мәктәптән кайтканда каршы ала, исәнләшкәндәй, «Мияу!» дип куя. Иртүк, соңга калмасын дигәндәй, өстемә менеп уята.

Хайваннар кешеләрнең яхшылыкларын, изгелекләрен аңлыйлар, үзләре дә аларга рәхмәтле булырга тырышалар. Хайваннар табибының бик кирәкле, изге һөнәр булуына хәзер бер шигем дә юк.

Юлларны гизүче һөнәр

Җир йөзендә кирәкле һөнәрләр бик күп. Кешелек өчен бик әһәмиятле һөнәрләрнең берсе — машина йөртүче (шофер). Бу кешеләрдән башка без берничек тә яши алмыйбыз. Алар һәркөнне миллионлаган кешеләрне автобусларда, трамвай-троллейбусларда эшкә алып баралар, эштән алып кайталар. Һәркөнне меңнәрчә тонна товарларны илебезнең бер почмагыннан икенче почмагына ташыйлар.

Югары класслы шофер булу өчен, автомобиль йөртү таныклыгы алу гына җитми. Аның өчен бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Шофер өчен иң кирәклеләре дип игътибарлылык, саклык, түземлек, аруны онытып тору, үз машинаңны саклау һәм ярату сыйфатларын әйтер идем.

Үскәч, минем дә машина йөртүче буласым килә. Чөнки мин машинада йөрергә бик яратам. Әтием дә машина йөртүче. Ул мине машинада йөрергә өйрәтә, юл йөрү кагыйдәләрен аңлата. Хәзерге техника катлаулы, барысын да белер өчен, яхшы укырга кирәк.

Мине, бигрәк тә, ерак юлларга йөрүче шофер хезмәте кызыктыра. Беренче чиратта, әлбәттә, ерак юлларның романтикасы белән җәлеп итә ул мине. Ерак һәм озак рейсларда күпме яңа җирләр күрәсең, күпме яңа кешеләр белән аралашасың! Танк кебек зур машинаның руле артыңда, аның көчен һәм тизлеген тоеп бару ничек рәхәт була! Ә алдагы шома юл, синең машинаң астына кереп китеп, артта калып бара, ә алда еракларга барып югала. Бу хис белән нәрсә генә чагыша ала икән?!

Үзеңнең җәмгыятькә кирәклегеңне тою, гадел эшләп алынган акчаңны гаиләңә кайтарып бирү бик рәхәттер ул!

Янгын сүндерүчеләр − тормыш сагында

Халкымның күңел байлыгының тирәнлегенә исең-акылың китәрлек. Мәсәлән, хезмәт турындагы мәкаль һәм әйтемнәрне генә алыйк: «Белгән белгәнен эшләр, белмәген беләген тешләр», «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», «Эш сөйгәнне − ил сөяр», «Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен» һ.б. Әлеге китерелгән мисаллар − халкыбызның күңел түреннән чыккан, гасырлар буе туплаган тәҗрибәнең нигезе. Никадәр фәлсәфи мәгънә салынган ул юлларга.

«Эш сөйгәнне − ил сөяр» мәкале бөтен сорауларга да җавап бирә төсле. Әйе, тырышып, җиренә җиткерелеп башкарылган һәрбер эш зур хөрмәткә лаек. Ул хезмәт зурмы, кечкенәме − иң мөһиме − кешеләргә файдалы булсын. Мөгаен, шуңадыр да, Президентыбыз М. Шәймиев Кремльдәге Ак йортта ел саен хезмәт батырларының зур эшчәнлеген билгеләп үтә. Алар арасында кемнәр генә, нинди генә һөнәр ияләре юк: эшчеләр династиясен дәвам итүче токарьлар, слесарьлар һәм шулар белән беррәттән фәннең төрле өлкәләрендә эшләүче галимнәр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре; кешегә еш кына икенче гомер бүләк итүчеләр − табиблар, шәфкать туташлары, янгын сүндерүчеләр һ.б. Менә бу әйтеп кителгән мисал, шуны күрсәтә: илебездә һәрбер һөнәр мактаулы, бары тик аны күңел кушканча сайлый белергә кирәк.

Үзеңне төрле һөнәр иясе урынына куеп карасаң, кайберләре турында уйланып каласың. Үзеңә-үзең сорау бирәсең: «Бу һөнәр гаять авыр, аны башкарырга минем көчем һәм сабырлыгым җитәрме?» Бу хезмәтне башкаручыларга ихтыяр көче дә, куәт тә кирәктер бит?! Әйе. Башта мең сорау туа. Билгеле, бу сорауларга җавапны, вакытлар үтеп, тәҗрибә туплап кына табып була. Менә шундый һөнәрләрнең берсе − янгын сүндерүчеләр һөнәре.

Һәрбер кеше үзенең гаиләсе, балалары, туганнары, ата-анасы белән дөньяның тәмен белеп, хыялларын тормышка ашырып матур гына яшәп ятканда хәвеф-хәтәр бездән бер адым ераклыкта гына йөри. Бер генә ялгышлык эшләсәң, шунда ук зур бәхетсезлек, зур каза килеп чыгарга мөмкин. Кеше, үзенең гомерен саклап калыр өчен, бик тә сак булырга тиеш. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, игътибарсызлык һәм җавапсызлык күп кенә кешеләрне бәхетсезлеккә һәм фаҗигагә китерә. Менә шундый бәлаләрнең берсе − янгын. Халыкта шундый мәкаль бар: «Карак бер генә нәрсәне ала, ут бөтен нәрсәне көлгә әйләндерә». Янгын үз юлындагы бөтен әйберне кара күмер итә. Иң аянычы шул, социологларның тикшеренүләре күрсәткәнчә, ел дәвамында янгыннардан меңнәрчә кеше һәлак була. Алар арасында ут чыгуда бөтенләй гаепсез кешеләр дә күп: күрше-күләннәр, балалар, карт-корылар һәм янгын сүндерүчеләр…

Янгынның килеп чыгу сәбәпләре күп төрле: алар табигать факторларына да, кешеләрнең игьтибарсызлыгына һәм ваемсызлыгына да бәйле. Минем андый фаҗигане үз күзләрем белән күргәнем бар. Ул чакта мин әле кечкенә идем. Тәмле төшләр күреп йоклап ятканда, ниндидер тавышлар ишетеп уянып киттем. Тәрәзәгә карасам, күршеләрнең ишегалдында, аждаһа авызыннан чыккан кебек, зур ут ялкыны күреп алдым. Күршеләребезнең мунчалары яна иде. Ут ялкыннары тирә-яктагы күршеләргә дә үрмәли башлады. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, тирә-күршеләр чиләкләр һәм бүтән төрле кирәк-ярак алып, утны сүндермәкче булдылар. Ләкин бу «җанвар» бик көчле иде. Аны кул көче белән генә сүндерә алмадылар. Әле дә ярый, янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитте. Алар бу аждаһаны җиңделәр. Күршебез янгын сүндерүчеләргә дә, башка булышучыларга да зур рәхмәтен белдерде. Менә мин ул вакытта, бәләкәй булсам да, янгын сүндерүчеләр хезмәтенең нинди авыр икәнлеген бик яхшы аңладым.

«Бүгенге көндә батырлык эшләп буламыни?» − ди кайберәүләр. Әлбәттә, була. Менә янгын сүндерүчеләрне генә алыйк. Алар үз тормышларын куркыныч астына куеп, ә кайбер чакларда корбан да итеп, көн дә янгын дигән «аждаһа» авызыннан күпме кешеләрне һәм материаль байлыкларны коткарып калалар. Баш исән булса, әйбер табыла. Ә менә кеше гомерен кире кайтарып булмый. Янгын сүндерүчеләрнең һөнәрен мин табиблар хезмәте белән янәшә куяр идем.

Изге эш башкарганнары өчен һәрбер кеше аларны ихтирам итә. Үзләренең эшләренә һәрвакыт тугры калучы янгын сүндерүчеләр, рәхмәт сезгә.

Эшләмәгән − ашамый

Җәйге каникулда мин авылда − әбием янында ял иттем. Шулай беркөнне, без әбием белән бакчадагы яшелчәләрне җыя башладык. Әбием миннән: «Арымассыңмы соң?» − дип сорады. Мин: «Һи, яшелчә җыйганда гына арыйлармы инде?» − дип куйдым.

Ярты сәгать эшләгәннән соң, мин ялгышканымны аңладым. Яшелчәләрне җыю җиңел эш түгел икән. Җәй ахыры булса да, арканы кояш кыздыра, түтәл арасында йөргәндә, аякны кычыткан чакты. Шуның өстенә кигәвен дә тешләп китте. Чебеннәр, озынборыннар теңкәгә тия. Бераз эшләү белән аркалар, куллар авырта башлады, биттән шаулап тир акты.

Әлбәттә, кич белән, үзебез җыйган кишер, чөгендер, кыяр, яшь бәрәңгене капчыкларга, тартмаларга тутырып куйгач, күңелле булды. Мин авылда эшләүчеләрнең авыр хезмәте турында шунда гына бераз аңладым. «Эшләмәгән − ашамый», дип, халык бик белеп әйткән шул. Мин шул бер көндә генә дә никадәр арыдым. Ә ул яшелчәләрне әбием яз, җәй буе карап үстергән дә бит әле. Җирен дә казыган, суын да сибеп торган, чүп тә утаган, башка эшләрен дә эшләгән. Мин әбиемә бик зур рәхмәт әйттем.

Хезмәт кешене бизи

Татар халкында «Хезмәт кешене бизи» дигән әйтем бар. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул.

һәр бала кечкенәдән нәрсә белән булса да кызыксына. Мин − авыл баласы. Шуңа күрә авылдагы эшләрнең бик күбесе таныш миңа. Әтием һәм бабам белән техника тирәсендә чуалырга яратам, машина йөртергә өйрәнәм. Әти-әнием белән бергәләп бакчада эшләү, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү дә ошый миңа.

Яшелчә үстерү дигәннән, аңа без көздән әзерләнә башлыйбыз, борыч һәм помидорлар утырту өчен туфрак әзерләп калдырабыз, ә иртә яздан без аларны уңдырышлы туфракка чәчәбез. Бу эш белән күбрәк әнием шөгыльләнә, мин дә аңа кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Бу эшләр миңа бик зур канәгатьләнү бирә.

Яз җитү белән, бакчада җиң сызганып эшкә тотынабыз: җир казу, йомшарту, утырту; ә аннан соң су сибү, аларны ашламалар белән тукландыру, чүп утау, уңышны җыю − барысы да безнең өстә. Кем әйтмешли, кырмыскалар кебек тырышабыз. «Җәйге көн ел туйдыра» диләр бит, ел әйләнәсе буена үзебез үстергән яшелчәләр, җиләк-җимешлөр өстәлебездә тора.

Әти белән әнигә булышу да хезмәткә керәдер инде − сизелми генә. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала. Әйе, җир эшен мин бик яратам, бәлки, киләчәктә агроном да булып китәрмен әле.

Минем яраткан шөгылем

Мин нәрсә эшләргә яратам соң? Китап укырга, компьютерда төрле уеннар уйнарга, савыт-саба юарга һәм, әлбәттә инде, торт пешерергә яратам.

Әле кайчан гына мин ашарга пешерергә бөтенләй дә яратмый идем, чынлап торып бәрәңге дә кыздырганым юк иде. Әмма, әни белән торт пешерергә уйлаган көннән соң, барысы да үзгәрде.

Беркөнне шулай әни белән торт пешерергә керештек. Ләкин әни үзе дә торт пешерә белми икән бит. Безнең камыр табага ябышып көйде. Крем артык сыек булып агып бетте. Никадәр ризыкны гына әрәм иттек. Ә әнинең бик тә өйдә пешергән торт ашыйсы килә иде. Щуннан соң мин әниемә сюрприз ясарга булдым.

Икенче көнне, мәктәптән кайткач, мин торт пешерергә керештем. Аш-су китабын алдым да андагы бер рецепт буенча торт ясый башладым. Килеп чыкты бит! Тәмле торт ясау алай ук авыр түгел икән.

Әни эштән кайтуга, крем белән матур итеп бизәлгән яңа пешкән хуш исле торт өстәлдә тора иде инде. Мин дә үз-үземнән канәгать булып, шатланып, әниемне каршы алдым. И, әнинең мине мактаганын күрсәгез!

Мин, берникадәр вакыттан соң гына әниемнең тортлар пешерә белүен аңладым. Ә теге көнне ул торт пешерә белмәгән булып юри генә кыланган икән. Шулай итеп ул минем пешерергә өйрәнүемне теләгән. Әнинең хәйләсе үзен тулысыңча аклады. Хәзер тортлар һәм бәлешләр пешерү − минем иң яраткан шөгылем.

Мин бәйли беләм!

Мин буш вакытларымда китап укыйм, уйныйм, телевизор карыйм, чигәм. Ә беркөнне хезмәт укытучыбыз Роза апа безне бәйләү серләренә төшендерде. Хәзер исә иң яраткан һөнәрем − бәйләү. Мин әлегә зур әйберләр бәйли белмим. Турыга гына бәйлим. Бик кызып китеп, бервакыт курчагыма шарф бәйләгән идем, матур булып чыкмады − сүттем. Ләкин күңелемне төшермәдем, яңадан эшкә керештем. Монысы үземә дә, әниемә дә ошады. Аннары мин курчагыма итәк, башлык бәйләдем. Бәйләгән әйберләрем көннән-көн әйбәтрәк була барды. Шуннан соң инде мин үземә әйберләр бәйли башладым. Иң беренче итеп озын шарф бәйләдем. Әнием киңәше белән баш-башларына чуклар да тактым. Андый шарф беркемдә дә юк иде. Мин горурланып йөрдем: мондый матур шарфны үзем, үз кулларым белән бәйләдем бит! Әниемнән башлык бәйләү серләрен дә өйрәнеп алдым. Минем башлыгыма да күпләр сокланып карады. Шулай итеп мин бәйләү серләрен тырышып өйрәнә башладым. Хезмәтем, һөнәрем миңа шатлык китерә.

Эш белмәгән − кеше көлдерер

Мин, бервакыт, әниемне гаҗәпләндерергә уйладым. Ул эштән кайткан вакытка туры китереп, манный боткасы пешереп куярга булдым. Алдым зур кәстрүл, аңа күп итеп манный ярмасы салдым, шуның өстенә салкын сөт өстәдем һәм газ плитәсенә куйдым. Ут кабызып җибәрдем һәм, бер егерме минут уйнап алыйм әле дип, компьютер артына утырдым.

Вакыт үтте. Үз-үземнән бик канәгать булып, аш бүлмәсенә кердем. Кәстрүл капкачын ачып карасам… Кәстрүл төбендә ниндидер бер кара боламык «пыф-пыф» килеп утыра. Аны ашау түгел, курыкмыйча карап та булмый иде. Бу әйбер әниемне гаҗәпләндерәм дип пешерә башлаган манный боткасына бер генә дә охшамаган. Менә шунда мин «Эш белмәгән − кеше көлдерер» дигән мәкальнең нәрсә аңлатканын аңладым.

Көз башы

Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда?! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр.

Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар.

Башка кошлар да җәй аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. Ә сентябрь аенда кырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар. Машиналар тыз да быз чабып тора: бәрәңге ташыйлар. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала. Иелеп бәрәңге чүпләгән җиреңнән тураеп, аларга кул болгыйсың: «Хәерле юл сезгә! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз». Аларны ерак юллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала. Аларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята. Мине иң дулкындырганы − көзнең менә шул чоры.

Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.

Ак көз

Табигатьтә үзгәрешләр берөзлексез булып тора. Менә беренче кар да яуды. Ул бик матур иде. Кар агачларга ак тун кидерде. Кар әле иртәрәк яуган. Агачларда нинди генә төс юк: яшел, сары, кызыл, көрән һәм ак. Алар ак кар арасыннан тагын да матур күренәләр. Җир өсте ап-ак. Әллә инде кыш та җиттеме? Юк, бу − ак көз. Карлы көз. Бу кардан әле чаңгыда да шуып булмый. Әмма кар йомарлап атышып уйнап була. Бик теләсәң, кар бабай да ясап була. Чын кышка ераграк әле. Борынгылар чын кышны, беренче кар яугач 40 көннән соң гына килә, диләр. Килсен генә, көтәрбез.

Ноябрьдә урманда да бик матур. Агачлар кышкы йокыга әзерләнә. Аларның ботакларына кар шәлләре ябылган. Урман җәнлекләре дә кышка үзләренчә җайлашалар, туннарын алмаштыралар, азык эзли башлыйлар. Урман эчендәге сазлыкларга, чишмәләргә сукмаклар сузыла, кайбер җәнлекләр анда су эчәргә төшәләр. Ул сукмаклар төрле яктан килеп бер ноктада кисешәләр. Андагы симметрия гаҗәпләндерә мине. Табигать могҗизалар тудырырга сәләтле. Яратам мин елның шушы фасылын.

Беренче кар

Йокыга китәр-китмәс кенә ятканда, әниемнең ягымлы тавышы ишетелде. Ул: «Балам, беренче кар ява, торып карыйсынмы?» − диде. Мин сикереп тордым да тәрәзәгә капландым. Чынлап та, беренче кар ява иде.

Әле генә сап-сары яфраклар белән түшәлгән җир өстенә энҗе чәчәгедәй ап-ак кар бөртекләре куна. Көз белән кыш очрашканнар. Кем кемне җиңәр?

Кар бөртекләре ниндидер акыл ирешмәслек көй астында бииләр, ул көйне алар үзләре генә ишетә сыман. Мин дә шулай җир өстендә тирбәлеп очып йөрер идем.

Бу зур кар бөртекләреннән башка нәрсә күрмәм микән дип, мин борыным белән пыялага терәлдем. Берни күренми. Караңгылык.

Мин тәрәзә янында уйланып басып тордым: анда − төпсез караңгылык эчендә берәм-сәрәм әле сүнмәгән тәрәзәләр шәйләнә. Ул тәрәзә артында яшәүче кешеләрне күз алдына китердем. Бу кышкы кичтә алар нишли икән? Нәрсәләр эшлиләр, нәрсәләр турында уйлыйлар икән?

Шул вакытта әнием ут яндырды һәм мин тәрәзә яныннан киттем. Минем гаиләм үз янымда, шуңа күрә башка кешеләр турыңда миңа нигә уйланырга? Хәзер минем бөтен дөньям — минем әтием, әнием, сеңлем һәм аягыма сырпаланып торган песием.

Яңа яуган ак кар бөтен кешегә дә, минем гаиләмә дә, ул йортлардагы һәр гаиләгә дә ак бәхетләр, күп шатлыклар алып килсен иде!

Күңелле кыш килде

Мин иртән йокыдан тордым. Урынымны җыйдым. Бит-кулларымны юдым, тешләремне чистарттым. Тәрәзәдән урамга карасам, бөтен җир ап-ак. Кар ява, кар! Киенеп урамга чыктым. Урамда чып-чын кышкы көн. Әле кичә генә кап-кара булган җир ап-ак кар белән капланган. Бөтен дөньяда аклык, сафлык хөкем сөрә. Аяк астында яңа яуган кар шыгыр-шыгыр килә.

Кар бөртекләрендә аклык та, сафлык та, шатлык та бар. Кар яуганда, күзләрем генә түгел, күңелем дә иркәләнә. Ап-ак бәскә төренгән агачларны кем матур димәс? Саф, салкын һавасың сулап, күкрәгеңә шифа һәм дәва аласың. Керфекләреңә, чәчеңә, иреннәреңә күбәләк кар килеп куна. Бу карлар барысы да синеке. Җилне бишек итеп, кар бөртекләре тирбәлә. Кар ява, яусын әйдә, шатлыклар чиксез булсын!

Өр-яңа җирләрне үзләштергәндәй, беркем дә аяк басмаган яңа яуган карга эз салып баруы − үзе бер могҗиза.

Яңа яуган кар өстендә тормышның бар сулышы ярылып ята. Урам буйлап узганда, кемнеңдер өенә эз керүен, кайсыныңдыр урам буйлап узуын күрәсең. Әнә ерак түгел, шаярып уйнашкан эт эзләре ярылып ята, аңа каршы якта − ат чанасы эзе. Мондый хозурлык бары кыш көне генә була ала.

Ә безгә, балаларга, кышын тагын да рәхәт һәм күңелле. Кышның уеннары гына да ни тора бит! Кар йомарлап атышу, җепшек кардан кар бабай һәм кар кызы, тагы әллә нинди фигуралар ясау дисеңме − берсе дә калмый. Тимераякларга, чаналарга, чаңгыларга да чират җитә. Артыңнан кар өермәләре калдырып, биек-биек таулардан чаңгы-чана шуу нинди күңелле! Ул шугалакта тимераяк шууларның рәхәтлеге сөйләп бетергесез! Үзеңнең юешләнеп беткәнеңне дә сизмисең. Пальтоңның итәкләренә бозлар катып бетә. Бияләйләреңнән су тама. Алай да өйгә кайтасы килми. Болар барысы да кыш көне генә була торган күренешләр. Шуңа күрә без кышны яратабыз.

Кышкы салкын көннәрдә

Менә кыш та килеп җитте. Дөнья мамыктай ак карга күмелде. Ул энҗе карда ятып ауныйсы килә, ләкин бик салкын.

Әйе, кыш үзенең суыкларын сиздерә башлады. Кыш үзен күрсәтә! Битне, колакларны чеметтерә. Хәтта мәктәпкә дә бармадык. Урамда салкын булса да, тәрәзәдән караганда, бик матур күренешләр ачыла. Кар бөртекләре ак чәчәкләрне хәтерләтеп төшә. Нәкъ Такташтагыча:

Ак чәчәкләр ява.

Дөнья матур,

Шундый матур булып тоела;

Күге зәңгәр, гүя йолдызлары

Ак кар булып җиргә коела…

Кар яуганда, тәрәзәдән күзләремне алмыйм. Өйдә күңелсез миңа. Урамга чыгасы килә. Әмма тәрәзәгә рәсем булып төшкән ак сакаллы Кыш бабай күз кысып, шаян елмаеп: «Урамда салкын, колак-борыннарыгызны өшетермен», − дип әйтә сыман.

Шулай да кайбер балалар урамга чыкмыйча түзмәгәннәр. Алар барыбер тимераяк, чаңгы-чана шуа бирәләр, кар атышып уйныйлар, кар бабай ясыйлар, тау өяләр, тауны су белән катыралар. Шулай итеп суыкны үртиләр. Ә ул аларны тагын да катырак чеметә.

Ә миңа өйдә күңелсез. Ләкин мин беләм: тиздән көннәр җылыныр, кояш чыгар. Каян беләсең, дисезме? Беләм. Әбиемнең тәрәзә төбеңдәге гөлләре, өебездә үсеп утырган яшел лимон агачы сер итеп әйттеләр миңа. Алар да нәкъ минем кебек ямьле язны көтәләр. Тиздән кошлар канатларында язны алып кайтырлар, күңелемдәге хыялларым тормышка ашар.

Кар ява, буран уйный. Ләкин болар барысы да тәрәзәнең урам ягында. Шулай моңланып, хисләнеп күңел язны көтә.

Кышкы сихри урманда

Кыш − табигать фасыллары арасында иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка кыш килә. Килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, Җир-анага коелалар. Кыш, шулай итеп, үзенең ак келәмен җәя.

Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бик бай. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та, үзенең саранлыгын күрсәтеп, салкынча гына елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур.

Чын кышны, билгеле инде, урманда гына тоярга була. Ә кырлар, яз җиткәнче ял итәргә уйлап, ап-ак юрганга төренәләр дә тыныч кына тирән йокыга талалар. Анда ап-ак кардан башка берни дә күреп булмый. Урманда песнәкләрнең һәм урман гайбәтчесе саесканның агачтан агачка сикереп йөрүе кышкы урманга азмы-күпме җанлылык өрә. Ап-ак түшәк өстендәге җәнлек эзләре дә урманның бөтенләй үк йоклап ятмавын күрсәтә. Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Әйтерсең агачларны үтә күренмәле ап-ак ефәк белән чорнап чыкканнар. Урман эчендә сузылып киткән чаңгы эзеннән барганда, чаңгы таягы белән агачка кагыласың, йомшак кына энҗе бөртекләре коела. Агачларның кышкы салкыннарда шартлаулары ишетелә. Пышылдап кына әйтелгән сүзләр дә еракларга яңгырый. Бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык. Бөтен дөньяга яшәү матурлыгы турында кычкырасы килә. Тик тукталып каласың. Синең тавышыңнан агачлардагы аклык коелыр да, матурлыкка зыян килер кебек.

Кышкы урман гаҗәеп матур шул! Кыргый җәнлекләр дә кышны һәрберсе үзенчә үткәрә. Аю кар астындагы өнендә йоклап ята. Төлке үзенә азык эзли. Тиен көз көне киптергән чикләвекләрен, гөмбәләрен ашый. Куян ак тунын кигән. Керпе кар астында йоклый.

Кышын кыргый җәнлекләргә яшәү бик авыр. Аларга азык җитми. Шуңа күрә без аларга бераз ярдәм итәргә тиешбез. Кошларга җимлекләр ясап элергә һәм аларны һәрвакыт карап, тулыландырып торырга кирәк.

Урман − безнең зур байлыгыбыз. Аның ямен җибәрмәсәк, агачларны кисмәсәк һәм сындырмасак, кошларны атмасак, урманны сакласак иде.

Февраль

Һәр айның үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Февраль − көннәр саны ягыннан кыска ай. Әмма көннәре кышның бүтән айларыннан озынрак. Кояш инде, гыйнвар аендагыча бик азга гына түгел, ә озаккарак чыга. Шулай да кояш көнозын елмаеп торган көннәр сирәк була бу айда. Февраль − күзачкысыз бураннары белән билгеле ай. Бөтен кыш буена яумаган кар шушы кыска айда ява. Кышның соңгы ае бит. Биек-биек кар таулары өя, юллар ябыла. Кыш, киткәнче, бөтен хикмәтләрен күрсәтеп калдырырга тырыша.

Шулай да февраль − язның күршесе. Яз билгеләре дә сизелә башлый. Кояш югарыданрак карый, юмартрак кылана. Кояш кыздырган көннәрдә түбәләрдән саран гына тамчылар тамгалый, боз сөңгеләре сузьша. Ләкин әле бу яз килде дигән сүз түгел. Февраль − алдакчы ай. Бер көнне кояш кыздыра, төнен ай балкый, икенче көнне коточкыч буран башлана. Салкыннар үзәккә үтә. Шарт та шорт итеп, өй бүрәнәләре шартлый. Агачлар чатнап куя, аларны калын бәс каплый. Кышның соңгы ае барыбер дә аклыкта, сафлыкта шул әле. Ак каеннар, ябалдашлы наратлар, киң итәкле чыршылардагы кар юрганы, аз гына кагылуга, өстеңә ишелер төсле. Кояш нурлары астында кар өсте бәллүрдәй ялтырый, тагын әллә нинди асылташларга охшый. Бар җирдә гүзәллек тантана итә. Кыш яз белән көрәшен дәвам итә, дилбегәсен тапшырырга ашыкмый.

Ямьле яз

Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп, кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы −

Сагынып көткән яз килә.

Мөнир Мазунов.

Кышның салкыннарыннан соң мин язны сагынып көтеп алам. Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты.

Бүген язның беренче генә көне. Аның әле кыштан әллә ни аермасы юк. Салкын. Бураннар да уйный. Ләкин мин боларны язның кыш белән тартышуы дип уйлыйм. Кояш барыбер үзенекен итә, җылыта. Түбәләргә боз сөңгеләре дә элеп куя. Кояш җылырак карау белән, боз сөңгеләреннән туктаусыз тамчылар сикерә башлый. Алар кояш нурларында энҗе кебек ялтырыйлар. Түбә калайларыннан пар күтәрелә. Чыпчыклар һәм песнәкләр дә күңеллерәк чыркылдаша. Көннәр дә озыная бара.

Яз кояшы елмаеп карау белән, бөтен табигать кышкы йокысыннан уяна башлый. Кояш балкый, ул өй түбәләрендәге карларны эретә. Карлар эри башлагач, җылы яклардан кошлар да кайта башлар. Язгы җылы җил агачтагы яшь бөреләрне уятыр. Тиздән алар хуш исле яшел яфраклар ярырлар. Кояш эссе нурларын көннән-көн күбрәк сибәр. Җирдән җырлый-җырлый гөрләвекләр челтерәп агар. Бозлар кузгалыр. Кырларда беренче умырзая баш калкытыр. Кешеләр язгы эшләргә керешерләр. Язның да эше күп: иңе-буе күренмәгән кырларны кардан әрчисе, ямь-яшел уҗым басуларын ачасы бар. Кырларда тиздән тракторлар гөрләр − язгы кыр эшләре башланыр. Язның әле дымлы җирне үләннәр һәм аллы-гөлле чәчәкләр белән бизисе бар.

Ә бүген әле март башы гына. Төннәрен салкын булса да, көндезен инде кояш балкый. Туган җиребезгә яз килә, яз исе аңкый. Яз − матур, шатлыкларга бай, күңелле вакыт. Түрдән уз, яз!

Мин язны ни өчен яратам?

Яз көне табигать, көзге каршында боргаланучы гүзәл кыз кебек тоела. Ә көзге − зәңгәр күкләр, алар буенча йөзеп йөргән ак мамык болытлар.

Мин дә ел фасылларыннан бигрәк тә язны яратам шул. Чәчәкләр исен, агачларның бүрткән бөре исләрен яратам, җылы язгы күлдәвекләрне, чыпчыклар һәм песнәкләрнең күңелле чыркылдавын яратам. Кояш яктырак һәм җылырак карауга, алар үзләренең шат чыркылдаулары белән шатлыкларын сиздерә башлыйлар. Күгәрченнәр, кояшка чыгып утырып, кабарынып гөрләшәләр. Йорт кошлары да калышмыйлар. Алар ачык капкалардан чыгып, кояшта кызыналар, саран гына тамган тамчылардан авыз итәләр. Казлар да үзләренчә шатланалар, аларның тавышлары көр чыга. Шулай булмыйча соң, тиздән бит нәсел калдыру буенча зур эш башланачак.

Яз көне җылы якларда кышлаучы кошлар да очып кайта һәм оя кора башлыйлар. Ә сыерчыкларга җиңелрәк, чөнки аларга йортларны кешеләр алдан әзерләп куялар. Шуңа күрә сыерчыклар үзләренең ояларын җыештыралар да шунда ук эшкә тотыналар: басу-кырларны кышкы йокыларыннан уянган корткычлардан чистарталар. Каргалар да эшли, гәрчә кешеләр аларга оялар ясап бирмәсәләр дә.

Болар табигатьтәге үзгәрешләр, бу − табигатьнең уяну вакыты, аның кышкы йокыдан уяну вакыты, иртәсе.

Ә өйдә әни кышкы киемнәрне шкафка яшерә, ә әти ящиктан турист кирәк-яракларын чыгара. Мин үземнең велосипедымны әзерли башлыйм, чөнки тиздән күлдәвекләр кибеп бетәчәк һәм урамда балалар белән велосипедта узышып булачак. Яз − күңелле вакыт.

Яз башында без әниләребезгә, әбиләребезгә һәм апа-сеңелләребезгә чәчәкләр һәм бүләкләр бирәбез. 8 Март бәйрәме − иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе.

Ә яз ахырында мәктәп укучыларының тагын бәйрәмнәре була − Соңгы кыңгырау. Бу да минем яраткан бәйрәмем, чөнки аннан соң җәйге каникуллар башлана.

Менә никадәрле күңелле вакыйгаларга бай бит ул яз!

Апрель

Менә яз килде. Кояш үз нурларын көннән-көн күбрәк чәчә. Ул бөтен табигатьне йокыдан уятырга тели. Хуш киләсең, ямьле яз!

Яз айлары керүгә, табигатьтәге үзгәрешләр көннән-көн күбрәк күренә. Апрель ае − язның аеруча кайнап торган чагы. Хәзер инде кар кара төстә, көннән-көн кими. Көпшәк кар астында су җыела, урыны-урыны белән кар өстеннән каралып язгы ташу акканы күренә. Ул үзенә бертөрле гүләү белән килеп төшә. Юлында очраган барлык нәрсәне үзе белән алып китә. Елгада бозлар кузгала. Зур-зур бозларның агып киткәнен карап торуы нинди күңелле! Кояш иртәрәк карый торган яр буйларында, юка бозны тишеп, зәңгәрсу умырзаялар чыга. Аларның оя-оя булып утырулары күңелләрне нечкәртә. Йонлач сабакларына, матур чәчәкләренә карап сокланып торасың. Тиздән сап-сары тузганаклар да күренә башлар. Җир йокыдан уяна. Яз инде тулы хокук белән үз вазифаларына керешә.

Зәңгәр күктә язгы кояш елмая. Өй кыекларыннан тамчылар тама. Язгы җылыдан кар эреп, гөрләвекләр хасил була. Җылы яклардан, туган якларын сагынып, яз хәбәрчеләре − каргалар, сыерчыклар кайта. Урамда иртәдән кичкә кадәр балаларньң шат тавышы ишетелеп тора. Күңелле дә соң яз көне!

Чәчәкләр ае

Май − язның соңгы ае. Ул җәйгә якын тора. Аны чәчәкләр ае дип атар идем мин. Ай башында сиреньнәр, шомыртлар чәчәккә күмелә. Тузганаклар сап-сары чәчәк ата. Май урталарында алмагачлар, чияләр һәм башка җиләк-җимеш агачлары ап-ак чәчәккә күмелә. Алардан бал кортлары бал җыя. Кичен пырылдап май коңгызлары оча. Бала-чага, аларны тоту өчен, ярыш оештыра. Җирне ямь-яшел чирәм каплап ала. Яшь кычытканнар, әрекмәннәр баш калкыта. Карлыганнар, беренчелекне алу өчен, яфрак ярырга ашыгалар. Бөтен җирдә хуш ис, чәчәкләр исе, бал исе. Матурлык. Бер ел фасылы белән дә тиңләштереп булмый торган матурлык.

Җәйге паркта

Җәй көне без сеңлем белән үзебезнең паркка йөрергә чыга идек. Парк безнең өй янында гына, шуңа күрә әни безне, бер дә курыкмыйча, үзебезне генә җибәрә. Шуның өстенә безнең белән этебез Актырнак та йөри. Килеп кенә кара син безнең янга, хулиган!

Ә бер көн аеруча хәтеремдә калды, чөнки ул көнне бик күңелле хәлләр булды.

Беренчедән, без паркка кергәч үк гөмбәләр таптык! Алар ашарга яраклы гөмбәләр, һәм бу шәһәр үзәгендә! Бу гөмбәләр кечкенә генә аланлыктагы агач төбе янында сибелгән иде. Бөтен гөмбәләр дә бер-берсенә бик тә охшаганнар. Барысы да бер төрле, мөгаен, күптән түгел генә үсеп чыкканнардыр. Без үзебез белән кәрҗиннәр алмаган идек, әмма минем кечкенә пакетым бар иде, гөмбәләрне шунда җыйдык.

Икенчедән, мин ул көнне, тукран дигән бик кызыклы кошны күрдем. Әлеге, кызыл калфаклы урман гүзәлен мин нәкъ баш очында сәер тукылдау ишеткәч кенә шәйләдем. Без сеңлем белән берничә минут тукранның агач кайрысыннан нәрсәдер чукыганын карап тордык, аннары Актырнак тукранны куркытты.

Гомумән, паркта безнең белән күп кызыклар булды. Әлеге күңелле көнне мин озак хәтеремдә саклармын.

Җәйге таң

Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата.

Габдулла Тукай.

Таң ата… Бу − табигатьнең иң могҗизалы, иң серле, иң гүзәл вакыты.

…Әнә бар дөнья әкияттәгедәй сихри тынлыкка чумган, шылт иткән тавыш та юк. Күктәге берәм-сәрәм йолдызлар әкрен генә төссезләнәләр. Көнчыгыш ягы алсулана, аннан, агара төшеп, таң сызыклары беленә башлый. Тып-тын. Якында гына аккан чишмә тавышы табигатьнең тынлыгын матурлап тора. Кояш та, тын гына үрелеп, җиргә күз сала. Аның нурлары, үлән өстендәге чыкның күзләрен чагылдыра. Сандугач сайравы иртәнге тынлыкны җанландырып җибәрә.

Урман артыннан күтәрелгән кояшның алсу йөзе ашыкмый гына җир өстенә күз сала: «Мин юкта ул-бу булмаганмы, барысы да исән-саулармы?» Шуны гына көткәндәй, таллыкта сандугач сайрап җибәрә; әрәмәлектә күке аваз сала; салкынча шаян җил агачларны, үләннәрне, битләрне сыйпап үтә; чыклы чирәм, кычыткан исе борыннарны кытыклый; кайдадыр кайтмый калган сарык бәтие тавыш бирә; абзарларда иренеп кенә сыерлар мөгрәп куя; йокы аралаш казлар каңгылдап ала. Ара-тирә капка ачылган-ябылган тавышлар ишетелгәли. Хуҗабикәләр торып, сыер саварга керешәләр. Тирә-якка җылы сөт исе тарала…

Ул арада кояш тагы да югарырак күтәрелә, серле тынлык юкка чыга, җирдә яңа көн башлана.

Җәй могҗизалары

Июнь — чәчәкләр ае. Шушы айда болын-кырлар гына түгел, юкәләр дә чәчәккә күмелә. Бу айда бал кортлары армый-талмый эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар.

Июньдә кешеләр дару үләннәре җыялар. Чөнки күп кенә дарулар чәчәкләрдән ясала. Безнең республикабызда чәчәкләрнең ниндиләре генә юк!

Беркөнне без дә − әбием, сеңлем һәм мин − урманга дару үләннәре җыярга киттек. Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып, әбием күрсәткән дару үләннәрен җыя торгач, шактый ардырды. Без чишмә буенда ял итәргә туктадык. Бит-кулларыбызны юып, чишмәнең саф суын эчкәч, арыганнар онытылды. Өйгә дару үләннәре җыюыбызга шатланышып кайттык.

Июнь ахырында җиләкләр дә өлгерә башлый. Мин каен җиләге җыярга яратам. Каен урманыңда кошлар җырын тыңлый-тыңлый, иртәнге чыклы үләннәр арасыннан кызарып пешкән җиләк җыюдан да рәхәт мизгел бар микән?! Савытың тулгач, аның хуш исенә исереп, матурлыгына сокланып бер мәл карап торасың. Ә җиләк сине һаман җибәрми. Үлән арасында җемелдәп, кызыктырып тора. Аның тәме… Бернинди экзотик җимешләр дә алыштыра алмый безнең урманнарда пешкән каен җиләгенең тәмен!

Урманда

Мин Казан шәһәреңдә яшим. Җәйге каникулда авылга кайтам.

Беркөнне дәү әтием мине урманга алып барды. Ни генә күрмәдек без анда! Кошлар сайравын тыңладык. Бурсык оясын күрдек. Эзләре дә бар иде. Аннары дәү әти каен җиләге үскән урын тапты. Җиләге бик тәмле, әмма быел вак икән. Яңгыр азрак булгандыр.

Ә мин зур гына агач төбе янында үскән берничә усак гөмбәсе таптым. Шул төп янына килеп җиткәч, аяк астымда нәрсәдер ялтырап китмәсенме. Елан! Аркам буйлап салкын тир бәреп чыкты. Дәү әти кайдадыр ерактарак, күренми дә. Ә елан миңа ташланса, чакса нишләргә?!

Яхшылабрак карасам, еланның баш өстендә ике саргылт-кызгылт тап бар. Ә елан үзе кап-кара. Ә, бу бит тузбаш елан. Тузбашның агулы булмавын биология дәресеннән белә идем. Минем куркуым акрынлап бетте. Теге гөмбәне кисеп алдым да, тынычланып, дәү әтием янына киттем. Менә бу вакыйгада миңа биология дәресләрендә алган белемем ярдәм итте. Ә тормышта мондый очраклар никадәр булачак. Шуңа күрә алган белемнәрне күңелдә яхшылап сеңдерә барырга кирәк икән.

Кайтканда, күл буена туктап, суда коендык.Урманда күргәннәремне мәктәптә малайларга да сөйләрмен әле.

Нәүрүз

Нәүрүз − төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Ул 21-22 мартта уза. «Нәүрүз» сүзе фарсы теленнән алынган. Ул «яңа көн» дигәнне аңлата. Бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкән чорга туры килә. Урта, Кече Азия илләрендә 21 нче мартта Яңа елны каршылыйлар. Иран, Әфганстан һәм башка кайбер илләрдә ул дәүләт бәйрәме итеп кабул ителгән. Биредә ул язны каршылап, язгы кыр эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменә әйләнгән.

Нәүрүзне безнең халкыбыз да бәйрәм итә. Бу көнне балалар йорттан йортка кереп, «нәүрүз әйтеп» йөргәннәр. Нәүрүз такмагын әйтеп, алар хуҗаларга бәхет, уңыш теләгәннәр. Хуҗалар исә балаларга бүләкләр әзерләгәннәр: нәүрүз боткасы өчен ярма, йомырка, май биргәннәр. Аннан бөтен авыл халкы нәүрүз боткасына җыелган, бәйрәм иткән.

Шулай итеп безнең халкыбыз ял да итә белгән, тырышып эшләгән дә.

Карга боткасы

Менә яз да килеп җитте. Димәк, тиздән авылларда язгы эшләр башланачак. Басуларда карлар эреп, җирләр бераз кипкәч, тракторлар сукага чыгалар. Ә аннары ашлык чәчәләр.

Ләкин авыл кешеләре эштән бушаган арада күңелле итеп ял да итә беләләр. Мин авылдашларымның Карга боткасы дигән бәйрәм үткәрүләрен күрдем. Иртәннән, балалар җыелышып, өйдән өйгә йөреп, ботка пешерер өчен он, ярма, йомырка, май, җимешләр җыялар. Аларны бер кеше дә буш кул белән чыгармый. Балалар өй янына киләләр дә, җырлар җырлап, такмаклар әйтеп әлеге өйгә, аның хуҗаларына изге теләкләр телиләр. Шулай итеп, бөтен йортка кереп чыгалар һәм җыйган әйберләрен өлкәннәргә кайтарып бирәләр.

Өлкәннәр болынга чыгып ботка пешерә, ә яшьләр, балалар шунда җырлыйлар, бииләр, такмак әйтәләр, төрле кызыклы уеннар уйныйлар. Бу бәйрәмдә кешеләр ял вакытларын бик күңелле үткәрәләр. Соңыннан бергәләшеп ботка ашыйлар, берберләренә яхшы теләкләр телиләр: дөньялар имин булсын, сугышлар булмасын, яңгырлар яусын, игеннәр уңсын, балалар акыллы, тәүфыйклы, миһербанлы булсыннар.

Язгы кыр эшләре беткәч, бик тиздән, авылларда җәйге Сабан туйлары да гөрләр.

Сабан туе

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме.

Сабан туе − ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Минем бик күп Сабантуйларда булганым бар. Иң элек Сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерлиләр. Безнең авылда Сабантуй елга буеңдагы яшел чирәм белән капланган иңкүлектә үткәрелә. Якында гына челтерәп аккан чишмәсе дә бар.

Иртәгә Сабантуй буласы көнне авыл яшьләре, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Бу «Сөлге җыю» дип атала.

Икенче көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык җыела. Мәйдан уртасында батырлар көч сынаша. Җиңүчеләрне тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Бертуктаусыз музыка яңгырый, һәркем үзенең осталыгын күрсәтә: кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер музыка коралларында уйный.

Яланаяклы малайлар багана башындагы сөлгегә үрмәлиләр. Олыраклар аркан тартыша, капчык белән сугыша, кашыкка йомырка салып йөгерәләр. Уңган кызлар йөгерә-йөгерә су ташый. Бер төркем халык чүлмәк ватучыга көч биреп тора. Кемдер табактагы катыктан авызы белән акча эзли. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар.

Кинәт мәйдан, тын калып, чабышып килүче атларга юл ача. Беренче килгән атны шау-гөр килеп кул чабып каршы алалар. Соңыннан килгән ат та өлешсез калмый. Кайсы кеше, йөгереп килеп, атның муенына сөлге сала, икенчесе чабышчы малайның башына түбәтәй кидерә.

Сабан туе шулай, шаулап-гөрләп, кичкә кадәр дәвам итә. Бушап калган мәйданга карагач, ямансу була. Тагын бер елга кадәр сау бул, Сабантуй! Без сине сагынып көтәрбез.

Нардуган бәйрәме

Керәшен татарлары Яңа ел бәйрәмен Нардуган дип атаганнанр. Бу бәйрәм 25 нче декабрьдә башланып, 5 нче гыйнварга кадәр дәвам иткән. Бәйрәм барышында төрле уеннар оештырылган. Бәйрәмнең төп мизгелләре: кеше танымаслык итеп киенеп йорттан йортка кереп йөрү, махсус җырлар башкару, кунак булу; йөзек салып багу, кызларның язмышын билгеләү, кияү булачак кеше турында төрлечә багулар үткәрү. Битләрен каплаган егетләр, кызлар уеннар оештырганнар һәм бер-берсен күзләгәннәр. Кайбер кешеләр, төрлечә киенеп, үзләрен танытмыйча, урамнарда такмаклар әйтеп, халыкның күңелен ачып, көлдереп йөргәннәр. Аларны «шамакайлар» дип йөрткәннәр. Шамакайлар кулларына мич капкачы, табалар тотканнар, аларны бер-берсенә сугып, төрле тавышлар чыгарганнар, кыңгыраулар шалтыратканнар, ягъни куркыныч көчләрне (җеннәрне) куганнар. Бу бәйрәмне Идел буе халыкларыннан мари, мордва, чуваш, удмуртлар да бәйрәм иткән, Алар бәйрәмгә үзләренең милли үзенчәлекләрен дә керткәннәр. Бар халык бәйрәмне яратып көтеп ала торган булган.

Каз өмәсе

Татар халкы − эшкә бик уңган халык. Ул элек-электән үк күпләп каз асраган.

Каз өмәсе − көзге авылның иң яраткан йола-бәйрәмнәреннән берсе ул. Бер йортта каз суялар. Кызлар, яшь киленнәр, шул өйгә җыелып, каз мамыгы йолкыйлар. Бу эш озакка сузыла, чөнки казлар күп. Эш вакытында алар милли җырлар җырлыйлар, риваятьләр сөйлиләр, бәетләр укыйлар. Бала-чага, исләре китеп, аларны тыңлап тора да, урамга чыгып, иптәшләренә сөйләп күрсәтә. Шулай итеп халыкның әкият-риваятьләре буыннан буынга күчә.

Мамыкны җыеп бетергәч, кызлар казларны көянтәләргә асып, су буена төшәләр, салкын суда юалар. Бу эштә егетләр дә кызларга булыша.

Эш тәмамлангач, мәҗлес башлана. Яшьләр матур җырлар җырлыйлар, күңелле уеннар уйныйлар. Бик күңелле бәйрәм бу.

Илдә тынычлык булсын

Сугыш. Бу сүз күп кенә кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята. Чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. Исегезгә төшерегез: Бөек Ватан сугышында күпме кеше һәлак булган, күпме кеше туган якларына гарипләнеп кайткан. Күп кенә балалар, аналар шушы сугыш аркасында якыннарын югалтканнар, ятим калганнар.

Сугыш, сугыш… Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш.

…Сугыш ул − өч яшендә ятим калган әбиемнең ачы язмышы да. Аңа өч яшь булганда, әнисе үлгән була, озакламый әтисеннән дә хәбәр өзелә: кара мөһерле хат кына килә…

Сугышлар беркайчан да булмасын иде. Гөрләп туйлар узсын, сабыйлар тусын, барысы да әтиле-әниле үссеннәр! Җирдә матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклый. Шуңа күрә дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар − туган илдә тынычлык булсын!

Бөек Җиңү бәйрәмендә

Бөек Ватан сугышының тынганына алтмыш елдан артык вакыт үтте. Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар!

Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.

Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.

Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!

Алар Ватанны сакладылар

1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ул вакытта Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән. Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас!

Безнең бәхетле тормышыбыз һәм азатлыгыбыз өчен түгелгән канны ничек онытырга мөмкин соң?! Үз гәүдәсе белән дошман пулеметын каплаган Александр Матросов (чынлыкта ул татар егете Шакирҗан Мөхәммәтҗанов) батырлыгын, дошман әсирлегеннән фашист самолётына утырып качкан һәм иптәшләрен дә әсирлектән коткарган Михаил Девятаев, фашистлар куркып «төнге шәүләләр» дип атаган хатын-кызлар эскадрильясын һәм аның командиры Мәгубә Сыртланова, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыкларын ничек онытып булсын! Ә меңнәрчә, миллионнарча солдатларның көндәлек батырлыклары аз булганмы?! Алар бит юлсыз җирләрдә пычрак ерып, бернинди авырлыкларга карамастан, дошманны туган илебездән куып чыгарганнар һәм аны үз өнендә − Берлинда тар-мар иткәннәр. Аларның көндәлек хәрби батырлыклары шулай ук хөрмәткә лаек. Аерым героик батырлыклар турында язылган китаплар, төшерелгән кинофильмнар бар.

Ватанны фронтта гына түгел, тылда да саклаганнар. Тылда − кырларда, завод-фабрикаларда эшләүче миллионнарча хатын-кызларның, карт-корының, бала-чаганың батырлыгыннан башка Җиңүне күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә күптәннән инде бу кешеләр дә Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән тигезләштерелгән.

Ватанны чит ил илбасарларыннан азат итүгә хәрби табиблар да зур өлеш керткән. Алар миллионнарча кешеләрнең гомерләрен саклап калганнар, меңнәрчә солдатларны хәрби сафка кайтарганнар.

Ватанны азат итү бөтен халык эше булган. Шуңа күрә «алар Ватанны сакладылар» дигәндә, без ул сугыш еллары халкын − барысын да күз алдында тотарга тиешбез: ул елларда яшәгән, сугышта катнашкан, тылда эшләгән кешеләрне. Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз − ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

Солдат буласым килә

Без төннәрен рәхәтләнеп йоклыйбыз, көндезләрен тынычлап укыйбыз, эшлибез. Ә солдатлар, безнең җиребезгә беркем дә явыз ният белән яшеренеп кермәсен дип, көне-төне сакта торалар. Миңа хәзер ун яшь. Тагын сигез елдан мин дә армия сафларына басармын. Мин кечкенәдән үк солдат булырга хыялланам. Әтием, хәтта шаяртып, мине «комбат» дип йөри. Бу хыялым тормышка ашсын өчен, мин үз-үземне хәзердән үк чыныктырам. Иртәмне зарядка ясау белән башлыйм, турникта тартылам, гантельләр күтәрәм, кулымда идәннән күтәреләм, озак итеп башымда торам. Айкидо дигән спорт төре белән дә шөгыльләнәм. Хәрби кешеләр җитди, төгәл, түземле, тәвәккәл, таләпчән һәм көчле ихтыярлы булырга тиеш. Мин үземдә шундый сыйфатлар тәрбияләргә тырышам. Музыка мәктәбендә дә укыйм. Берничә төрле уен коралында уйный беләм. Музыка безнең армия тормышын бизәп, җанландырып җибәрер дип уйлыйм.

Минем әтием дә армия сафларыңда хезмәт иткән. «Армия − егетләрдән чын ирләр ясый торган мәктәп ул. Дуслыкның кыйммәтен армиядә аңлыйсың. Ватан өчен җаваплылык та шунда тәрбияләнә», − дип сөйли ул. Ватанны саклау − һәр кешенең, бигрәк тә һәр ир кешенең иң изге бурычы. Мин үземә йөкләнгән бу бурычны төгәл үтәрмен дип уйлыйм. Безнең күгебез гел аяз, чишмә суларыбыз саф, аналарның йөзе якты, сабыйларның йокысы татлы булсын өчен, минем солдат буласым килә.

Картиналар буенча инша язу үрнәкләре.

М. Казаковның «Үксез бала» рәсеме

М. Казаковның «Үксез бала» рәсемендәге Габдуллага дүрт-биш яшьләр чамасы. Сабыйның, нәрсәнедер аңларга тырышып, томырылып карап торуы үзәк өзгеч моң, тирән сагыш белән өртелгән. Бу бала бик күзәтүчән, олыларча уйларга сәләтле, фикерләүгә ия. Автор баланың шушы халәтен шулкадәр табигый, тормышчан итеп сурәтләгән ки, үзеңне дә шул бала янында итеп сизә башлыйсың, аны кочагыңа алып иркәлисе, назлыйсы килә…

Алдында − катык, ярып пешерелгән бәрәңге, кара ипи, агач кашык, чи бәрәңгедән ясалган уенчык.

Сабыйның игътибарын ниндидер көтелмәгән хәл җәлеп иткән. Кыш фасылы булса кирәк, чөнки Габдулланың аягында йон оекбаш. Авыл баласы җәй көне яланаяк йөрергә ярата бит. Элек җылы абзарлар булмаган, шуңа күрә хуҗабикәләр сыерны өйгә алып кереп сауганнар. Хәтта яшь бәрәннәр, бозаулар өйдә торган. Өйгә алып кергән сыерны савучы әнисенең хәрәкәтләрен күзәтәме? Әллә яңа гына йомыш белән ишектән кергән күршегә карыймы Габдулла? Һәрхәлдә, бала игътибарын җәлеп итәрлек вакыйга бар ул караган якта.

Сабый алдына куелган кайнар бәрәңгенең суынганын сабыр гына көтеп утыра. Менә-менә ул хәзер ашый башлар кебек. Өй җылы, чиста; бик пөхтә итеп сәкегә урын-җир җыеп куелган. Тынычлык, туклык сизелә. Кыш булуына карамастан, тәрәзә төбендә гөлләр чәчәк атып утыра. Тәрәзәдән төшкән яктылык Габдулланың йөзен яктырта. Төсләр, буяулар якты, ачык.

Алда ятимлек, фәкыйрьлек җәфалары күрәчәк даһиның бәхетле сабый чагын сурәтли рәссам.

Әсәр бик җанлы, тормышчан, мәгънәле. Тукайның җитди, уйчан, сагышлы күз карашы күңелдә озак саклана. Бу инде рәссам М. Казаковның таланты турыңда сөйли.

Х.А. Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы

Күренекле рәссам Х. Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилнең әсирлектәге тормышын, батыр көрәшен сурәтли.

Моабит төрмәсе. Җәлил хөкем алдыңда, фашистлар аннан сорау алалар. Капма-каршы ике дөнья кешеләре очрашкан. Берсе − Муса Җәлил − шагыйрь, көрәшче. Икенчеләре − фашистлар, кешеләрне җәзалап тәм табучы, дөньяны канга батыручылар.

Алгы планда Муса Җәлил горур басып тора. Аның нәфрәт тулы күзләрендә кискенлек һәм катгый караш чагыла. Ул фашистларга кыю рәвештә батырып карап тора. Җәлилнең буйсынмас килеш-кыяфәте туган иленә бирелгәнлеген раслый.

Төрмә киемнәреннән булса да, шагыйрьнең өсте-башы пөхтә, җыйнак. Өстендә иске телогрейка, муенына төрмә номеры тагылган. Рәссам герой-шагыйрьнең эчке ныклыгын, көчле ихтыярын бирә алган. Бу күренештә Муса Җәлилнең килеш-торышы нәкъ үзе язган шигырьгә туры килә:

Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,

Үләм икән — үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә.

Хөкем итүче фашистлар шагыйрьгә каршы утырганнар. Аларның йөзендә борчылу, тынычсызлану сизелеп тора. Креслога хуҗаларча киерелеп утырганы М. Җәлилгә гаҗәпләнеп, буйсындырырга көче җитмәүдән, аңа ачу белән карый, аның җиңендә − свастика (фашистлар эмблемасы, очларын тигез итеп бераз бөгеп ясалган төре). Аның борчылуын кулында төтенләп, дерелдәп яна торган трубкасы да сиздерә. Зур чиндагы фашистларның икенчесе ачуыннан урыныннан сикереп торган, шагыйрьнең буйсынмас характерына аптырап, моны нишләтергә дигән сыман, аңа нәфрәт белән карап тора. Ә өченчесе, ачулы каушавын басу өчен, зажигалка кабызып, телефоннан сөйләшә, кемнәндер киңәш, ярдәм сорый булса кирәк: йөзе тынычсыз, хәсрәтле күренә. Ишек төбендәге төрмә сакчысының да кичерешләре бик киеренке, җанлы: аның күз карашында шагыйрьнең ныклы ихтыярына, туган иленә турылыклы булуына гаҗәпләнү катнаш соклану чалымнары да сизелә. Гүя ул, үз хезмәтенең түбәнлегенә үртәлеп, күңелсез уйларга баткан.

Тиздән фашизмның җиңеләчәген бүлмә эчендәге җиһазлардан да белергә мөмкин. Стенадагы рамда Гитлер рәсеменең яртысы гына күренә. Бүлмә шактый җиһазлы: люстра, креслолар, зур, авыр өстәл. Өстәлдә фашистларның төрле үзәкләрен тоташтыра торган телефоннары, бөркет рәсемле кара савыты һәм өзлексез тартуны белдереп торган тәмәке төпчекләре, ә бераз читтәрәк аларның купшы перчаткалары һәм фуражкалары ята. Рәссам Харис Якупов Җәлилнең горур торышына капма-каршы итеп, фашистларның эчке борчылулары аша аларның җиңелә баруларын, тиздән халыклар хөкеме алдына басарга тиешлекләрен ачык гәүдәләндергән.

Л. Фәттаховның «Сабан туе» картинасы

Сабантуй − татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәме. Ул, язгы сабан чәчүләрен тәмамлагач, һәр ел саен июнь аенда үткәрелә. Тырыш хезмәттән соң, халык шатланып, куанып бәйрәм итә, күңел ача. Димәк, Сабантуй − халкыбызның хезмәт бәйрәме.

Полотнода беренче күзгә ташланган нәрсә − киң мәйданда халыкның кайнап торуы. Рәссам һәр кешенең йөз-кыяфәтен, портретын, бәйрәмчә киенүен, Сабантуй көрәшен эзлекле сурәтләп бирә алган.

Алгы планда Сабан туеның таҗы − көрәш сурәтләнгән. Көрәшнең үзәгендә өч кешене күрәбез: икесе − кызып-кызып, җан-фәрманга көрәшүчеләр; өченчесе − иңенә сөлге бәйләгән ак сакаллы бабай анарга хөкемдар ролен үти. Ул көрәшне шулкадәр бирелеп күзәтә, хәрәмләшү булмасын өчен, көрәшүчеләрнең бер генә хәрәкәтен дә күздән ычкындырмый. Өстәл янында утырган, җиңенә кызыл тасма бәйләгән аксакал да үзенең кордашына булыша, көрәшне бик сынап карый. Мәйдандагы башка кешеләр дә уртадагы көрәшне бик кызыксынып күзәтәләр, һәркемнең йөзендә киеренкелек күренә, кем кемне җиңәр? Алар көрәшүчеләргә көч һәм дәрт биреп торалар.

Рәссам үз халкының тормышын бик тирәнтен белә, авыл халкының гадәтләрен дә калку итеп тасвирлый; бер яктагы баганада чиккән, чүпләмле сөлгеләр җилферди. Эскәмиядә җиңүчегә дигән тальян гармун тора. Кешеләрнең киемнәрендә дә миллилек сизелә. Монда татар халкының элеккеге киеме белән хәзергесе аралаша. Өлкән буын кешеләре − картлар − күлмәк, күлмәк өстеннән камзул, башларына түбәтәй кигәннәр. Авыл хатын-кызлары − аклы бала итәкле, озын җиңле күлмәктән, ак ефәк шәлләрдән; шәһәрнекеләр исә мода буенча киенгәннәр. Хәтта мәйдандагы халыкның утыру рәвеше, басып торуыннан, йөз-кыяфәтләре, күз карашыннан үзенчәлекле сыйфатларны күреп була. Күбрәк ал, кызыл, ак, яшел төсләр бирелә: кызыл башлы чиккән сөлгеләр, суккан кызыл ашъяулыклар − элек-электән татар халкының үз кул көче белән эшләгән әйберләре аның нечкә зәвыгын, иҗат талантын күрсәтәләр.

Мәйдан хәрәкәтен көчәйтү өчен, андагы киеренкелекне белдереп, рәссам көчле искән җилне, җил белән тирә-яктагы болытларның кабарынып җыелуларын, агач ботакларының җилгә сыгылып-сыгылып торуын оста итеп тасвирлаган. Табигатьтәге хәрәкәтне җанлы гәүдәләндерүе сәбәпле, Л. Фөттахов халыкның дулкынлануын, мәйдан ыгы-зыгысын күз алдына китереп бастыра.

Бу рәсем хезмәт кешесенең шатлыгын, мул тормышының куанычын, халкыбызның матур гадәтләренең бүгенге көнгә кадәр саклануын күрсәтә.

Хәзерге вакытта Сабантуйларны татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә үткәрәләр.

Б. Урманченың «Салтык болыны» картинасы

Б. Урманче − төрле темаларга картиналар иҗат итүче рәссам. Миңа аның аеруча ошаган картинасы − «Салтык болыны».

Картинада рәссам авыл халкы өчен иң кызу вакытны − печән өстен сурәтләгән. Авыл халкы − яше дә, карты да болынга печәнгә төшкән. Печән инде чабылган, кипкән − җыеп кына аласы бар. Әллә инде яңгыр килә: кешеләр ашыга-ашыга эшлиләр. Ир-егетләр печәнне кибәнгә өяләр. Кибән башында тәҗрибәле бабай тора. Ул инде печәнне ничек өясен белә. Кулларында сәнәк уйнап торган егетләр бабайга печәнне биреп торалар. Ә икенче бер егет, уңган кызлар җыйган печәнне ат белән тарттырып китереп торалар. Кешеләр генә түгел, атлар да тиз йөриләр. Ат тоткан егет аны көчкә тыеп тора. Чөнки ат дүртаякланып чабып китәргә әзер.

Кызлар бәйрәмчә киенгәннәр. Өсләрендә − чәчәкле, бала итәкле күлмәкләр, матур алъяпкычлар. Чәчләрендәге чулпылары чыңлап-чыңлап ала. Башларында − ак эшләпә, бусы − кояштан саклану өчен. Һәркемнең йөзе шат, беркем дә тик тормый. Алдарак инде өелеп куелган печән чүмәләләре күренә. Бернинди яңгыр да куркыныч түгел. Кышка азык әзер.

Учебное издание

Гимадиева Назия Саляховна

Галлямова Рузиля Вагизовна

Мысли на чистой бумаге…

Сборник сочинений

(на татарском языке)

«Гыйлем» нәшрияте

Белешмәләр өчен телефон:

8 (927) 249-18-81

Форматы 60х90 1/16. Газета кәгазе. «SI_Times New Roman» гарнитурасы. Офсет басма. Басма табагы 7,0. Тираңы 7000 данә. Заказ №Р-908.

ААҖ «Идель-Пресс полиграфия-нәшрият комплексында басылды.

420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2.

Татарча сочинение “Ямьле идел буйлары”

Сочинение на татарском языке на тему “Ямьле идел буйлары”
Туган ягымның табигате бик матур. Үзенең калын урманнары, саф чиста сулы чишмәләре, яшел болыннары, яхшы һәм тырыш кешеләре белән дан тота ул. Туган як һәркемгә дә якын. Мин дә бәләкәй чакта ук аның табигатенә сокланып үстем. Җәй көннәреңдә ул тагын да матурая.
Бервакыт без Идел буена походка бардык. Җәйнең матур бер көне иде. Идел безне җем-җем итеп уйнап торган чал дулкыннары белән сәламләп каршы алды. Күктә − кошлар симфониясе, су өстендә − акчарлаклар уйнавы.
Су буеның матурлыгын каләм белән язып, тел белән сөйләп бетерерлек түгел! Әллә кайлардагы диңгез-океан буйлары бер якта торсын! Яр буеңда йөзьяшәр наратлар, имәннәр тамырлары белән җиргә нык ябышканнар. Әмма кайберләре яр белән бергә җимерелеп төшкән, шулай да, табигатькә үзләренчә җайлашып, үсүләрен дәвам иттерәләр. Суга якын булуларына шатланып, дулкыннарның үзләрен коендырып китүен көтәләр.
Мондагы табигатьнең гүзәллегенә хәйран каласың. Идел ярының сап-сары, чип-чиста, кабырчыклы, чуерташлы комыннан барасы да барасы килә. Су өстендә уктай атылып балык тоткан акчарлакларны күзәтеп тору да кызык. Ә Иделнең суы… Кызу көндә колач салып йөзүдән, бергәләшеп су чәчрәтә-чәчрәтө уйнаудан да бәхетлерәк мизгелләр бармы икән?!
Халкыбызның бөтен тормышы диярлек шушы елга белән бәйләнгән. Шулай булмаса, ул аны җырларга кушып җырламас иде.
Идел бит ул, Идел бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул…
Татарстаныбызның матурлыгын күрәсе килгән кешегә Идел буена барырга киңәш итәр идем мин.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Ямьле идел буйлары” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Ответ оставил Гость
Инша. “??йне? бер к?не”.
Мен? безне? сагынып к?теп алган ямьле, яшел, ч?ч?кле к?лм?ген киеп, безне с?ендереп ??й килде ??м без ялга чыктык.
Бу к?н башка к?нн?рд?н ?зене? шатлыгы, елмаеп торган кояшы бел?н иск? кереп, к??ел т?ренд? уелып калды. Билгеле аны? ирт?се башка к?нн?рд?н аерылып тора иде. Мин кояшны? ?ылы, назлы нурлары минем алсу битемне сыйпауга уянып киттем. Аннан без гаил? бел?н урманга, ?ил?кк? киттек. Без урманны? матурлыгына, табигатен? сокланып, хозурланып карап тордык. Бал кортлары эшк? керешк?н, кошлар мо?лы сайрылар, ?крен иск?н ?ил агачларны ирк?ли, матур к?б?л?кл?р аллы-г?лле ч?ч?кл?р бел?н серл?ш?л?р, болар барсы да сихри к?чк? иял?р. Чир?м ?стен? т?шк?н чык ?ем-?ем кил?. ?ир ?сте к?з явын алырлык кызыл ?ил?кл?р бел?н тулышканнар.
Табигатьк? бик озак сокланып карап торганнан со?,без ?ил?к ?ыярга керкштек. Урман быел ?ил?кк? бай булганлыктан чил?кл?р д? тиз тулды. ?ни бел?н м?тр?шк?л?р, ромашкалар, б?тнекл?р ?ыйдык. ?бием? б?л?кк? дип ч?ч?к б?йл?ме д? ясадым. Шуннан со?,сихри урманыбыз бел?н хушлашып, кайтырга чыктык. Кайтканда “Ырзак” чишм?сене? суын эчтек. ?зебез д? сизм?ст?н ?анга сих?т, к?ч керде ??м без ?зебезне? талчыгуыбызны шушы шифалы чишм? суы бел?н бастык. Шулай итеп, без ?йг? чил?кл?рне тутырып, табигатт? ял итеп, шатланып кайтып кердек. Ул к?н бик к??елле ?тте. Мин ??йне бик яратам.

??йге каникулны мин ничек ?тк?рдем
Ур-ра! Ни?аять, зарыгып к?теп алган ??йге каникуллар да килеп ?итте. К?пме р?х?тл?неп ял ит?се, елгада су коенасы, ??йге кояшта “кара чутыр” булганчы кызынасы, кулга к?газь – кал?м алмыйча, м?кт?п турында уйламыйча яшисе бар…
?йе, би-и-ик р?х?т булачак. Ирт?н: “ М?кт?бе?? со?га каласы?!“ дип, йокыдан да уятмаслар, “Б?ген нич?лел?р алды??” дип те?к?г? д? тим?сл?р. ?й, р?х?т т? инде син, ??й!
Шундый уйлар бел?н, каникулны? беренче к?нн?ренн?н ?к ?бием янына кайтып киттем. ? анда… Тир? – ягын урманнар ?йл?ндереп алган авыл, авылыбыз яныннан гына бормаланып-бормаланып агып ятучы Агыйдел елгасы безне к?пт?н сагынып к?т? иде инде. Шу?а к?р? и? башта, вакытны озакка сузмыйча, минем кебек кунакка кайткан малай-кызлар бел?н тизр?к елга кочагына ташландык. ?й й?зеп т? куйдык инде! Х?тта ?бил?ребезне?:” Барыбер су буенда ятасыз, каз-?рд?кл?рг? к?з – колак булырсыз”,- диг?н кис?т?л?рен, ияртеп ?иб?рг?н каз-?рд?кл?рен ген? т?гел, Роберт абый Ми?нуллин шигыренд?геч? я к?ндезге, я кичке ашка кайтырга да онытып ?иб?рг?л?дек. Андый чакларда бер?ребезне? ?ти-?нисе, я ?би – бабасы килеп, безне “?шкертеп” алып кайтып кит? иде кит?ен. Л?кин бу гына безне туктатамы со?? Икенче, ?ченче к?нне д? шул ук х?лл?р кабатланды ?ле.
Шулай су буенда к?пме яткан булыр идек ик?н, белмим. Безне авылыбыз урманы ?зен? “д?ште”. Без, ?бил?ребез ?ит?кчелегенд?, урманга менеп киттек. ? анда ?ил?кл?р пешеп ята ик?н ич! Н?къ Тукай абый язганча: ”К?з ачып йомганчы, ?ичшиксез, ?ыярсы? бер чил?к”. Урманда ?ил?к к?п к?бен, л?кин бу эш су буенда чупырдап яту т?гел шул инде. Арыта да, чебен – черкил?ре д? тынгылык бирми. Шулай да сер бирм?дек тагын. ?ил?кл?рне? со?гыларына кад?р урманга й?рдек ?ле. Беренчед?н, ??рберебез бел?: бу ?ил?кл?рд?н ясалган кайнатмалар, компотлар безне кыш буе с?ендер?ч?к ?ле. Икенчед?н, яфрак астыннан к?ренер-к?ренм?с булып, “Мине ?з! Мине ?з! ” дип утырган ?ил?кл?р, ?ле йокларга яткач та, тынгылык бирмич?, урманга чакырып торалар.
?ил?к чоры ?т?рг? ?лгерм?де, ?бием печ?н турында с?йли башлады. Шулай инде, к???-сарыкларны? да ашыйсылары кил? бит. Без, бала-чагалар да, олыларга ияреп печ?н ?ыярга киттек. Анысы ?зе тагын бер мог?иза ик?н ич! С?н?к-тырмалар тотып, ?ылы якка очып кит?рг? ?ыенган кошлар кебек тезелеп баскан апа – абыйлар ??ркайсы ?з эшен шундый ?итез, оста башкара. Алар арасында без д?, очарга ?йр?н?че кошчыклар кебек ?илпенеп й?рибез шунда. Кайчакта олыларны? шулай оста эшл??л?рен? сокланып, кайчакта т?рле яктан а?кыган ?л?н исл?рен? шаккатып, эшл?г?н эшемне д? онытып ?иб?рг?л?дем ?ле. Шундый т?мле исл?р… ?лл? нинди кыймм?тле хушбуйлары? бер якта торсын.
? берк?нне абыем мине балыкка барырга чакырды. Мин бик тел?мич? ген? риза булдым. ? су буенда балык каптырып карагач, кайтасым да килм?де. Элек, ничек шул кармак башына нич? с?гатьл?р буе карап утырып була ик?н, дип уйлый идем. Утырасы? ик?н ул! Балыкларны? кармакны уйнатуын, нил?р майтаруын карап утыруы ?зе бер спектакль ик?н ич! ? инде кармагы?а кечкен? ген? бер балык та эл?кс?ме?! ?киятт?ге алтын балыкны эл?ктерг?нн?н ким хис итмисе? ик?н ?зе?не. Шулай итеп, ?бием ?йтк?нд?й, ми?а быелгы ??йд? “балык ?ене”д? кагылды ?ле.
?йе, бик р?х?т, бик ист?лекле ??м бик т? файдалы ?тте минем ??йге ялым. Ял да иттем, ?бием? д? булыштым, ?зем? я?а ш?гыльл?р д? таптым. Бер д? сагынмам кебек тоелса да, м?кт?бемне, китап-д?фт?рл?ремне д? сагындым ?ле.
Источник: [ссылка заблокирована по решению администрации проекта]

Щербаков, берсе бөек рәссамнар, ул умел язарга күренешләре белән төгәллек кадәр вак-төяк эшләр. Үз әсәрләрендә ул иде күрсәтергә, һава шартларын, ел фасылы һәм саму табигатьне шулай реалистично, дип полотно була легкостью спутать белән фотосын.
Бу картинада «Су китә» изображено иртә язда, кайчан кар кљн белән гадәттән тыш тизлек һәм өстәп куя шул чишмәләр ага һәм елгасының суга. Шундыйларның берсе ручьев тулы су һәм изобразил авторы посредине рөхсәт ителми. Су темная, диярлек, кара, салкын һәм зеркально ровная. Бары тик анда беркайда да виднеются зур түгел, чак заметные, дулкын нче легенького ветерка. 
Сул як яр буенда тагын ята белоснежное покрывало кар булмаса, бердәм проталины, ә уң ягында безнең иң су инде күренә прошлогоднюю желтую бара. Буенча ике як нче су тора стройные тагын голые агачлар, берничә кустов, ә заднем планда густой рощей үсә, югары яшел нарат.
Якты уты кояш освещено чиста, ачык зәңгәр белән кечкенә белоснежной тучкой, күк. Сулдан бу почмагында виднеется өлеше басулар да шулай ук тулысынча укрыто кар һәм әгәр дә берничә көн, кояш булыр сөендереп үзенең җылысы булса, әйләнә-тирәсендәге барлык растает, ягъни бара чыгар ярларның һәм заполнит бөтен луг. Ә сходит, язгы ташу бик акрын бара, акрынлап спадая.
Нче картиналар веет свежестью, җылылык һәм энергия белән хезмәт итте. Калса, тагын денек һәм менә-менә полезут умырзаялар һәм булачак сөендереп үзенең матурлыгы белән.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Сочинение студенчество прекрасная пора
  • Сочинение студенческие отряды
  • Сочинение студента как я провел зимние каникулы
  • Сочинение студент третьего курса женя лесневский не собирался
  • Сочинение структура организации

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии