Татар халык ашлары сочинение

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Алексеевская общеобразовательная школа №1»

Проектная работа

«Татар халык ашлары»

    Работу выполнила:

Ученица 8 «А» класса

 Цыганова Алёна

п.г.т. Алексеевское 2017 год.

Кереш

Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татарлар элек-электән иген иккән,шуңа күрә оннан, ярмадан ашлар әзерләгән, арыш, бодай, карабодай, борчак, арпа һәм солы онын, тары, карабодай, борчак һәм борай, соңрак дөге ярмасын киң кулланган. Крестьян халкы тарттырмыйча гына борчак белән ясмыктан төрле ашамлыклар әзерләгән. Ит, бигрәк тә сарык,сыер һәм ат(тай) ите татарларның яраткан ашы булган. Яңа суйган терлек итен өстенрәк күргәннәр, әмма җәен,саклар урын булмаганлыктан, тозлы һәм каклаган ит тә кулланганнар. Иттән аш, шулпа пешергәннәр, аштан алган итне еш кына шулпадан соң биргәннәр. Ат итен аеруча яратып ашаганнар, чөнки ул бик туклыклы, халык арасында хәтта ат ите ашаган кеше салкынга бирешми, ару-талуны белми дигән фикер дә яшәгән. Борынгы татар ашлары арасында тавык, каз, үрдәк, күркәдән әзерләнгән ашамлыклар шактый булган,терлек һәм кош итен күбрәк пешереп кулланганнар. Итне бик сирәк, бай татарлар бәйрәм табынына гына кыздырып биргәннәр. Татар ашлары арасында сөт азыклары зур урын алып торган. Ләкин сөтне шул килеш кенә сирәк кулланганнар, чәйгә салып эчкәннәр яисә ашамлыкларга салганнар.Сөттән май язганнар,сөзмә, эремчек, катык, коймак, корт ясаганнар. Татарлар ясаган атлан май бөтен тирә-юньдә дан тоткан. Йомырканы төрлечә пешергәннәр, ашка салганнар,тәбә әзерләгәннәр, камырга һәм төрле бәлешләргә сытканнар. Сабантуй вакытларында ул традицион ашамлык булып саналган. Балыкны азрак кулланганнар. Корбан балыгы, сазан, судак кебек балыкларны кыздырганнар, алардан бәлеш салганнар. Елга балыгыннан тәбә пешергәннәр. Яшелчәләрне күбрәк бәлеш эченә салганнар һәм башка ашамлык янына биргәннәр. Яшелчәләрдән- кабак, чөгендер, суган, шалкан, кишер, ачы торма, кыяр һәм кәбестәне күп кулланганнар. Авыл кешеләре кыргый үләннәрдән: балтырган, кузгалак, кычыткан, көтүче сумкасы, мәтрүшкә, кыр суганыннан беренче һәм икенче ашлар,бәлеш эчләре әзерләгәннәр. Кыргый җиләкләрдән: мүк җиләге, нарат җиләге, балан, җир җиләге, каен җиләге, кара җиләк, шомырт, миләш башлыча эчемлекләр һәм бәлеш эчләре ясаганнар. Мин Татарстанда яшим, шуңа күрә татар халкының милли ризыклары белән кызыксынам. Кыстыбый, өчпочмак, гөбәдия, чәк-чәк, бәлешләр турында төрле мәглүмат җыям, әни белән бәйрәмнәрдә пешерәм.

https://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=397e3220b814845ecbdedcb98f8b7b80-l&n=13

Чәк-чәк тарихы буенча без әлеге ризыкның әзерләү тәртибенең үзләрмәвен күрәбез. Ә менә формасы төрле булырга мөмкин, бу ясаучының зәвыгына карап эшләнелә. Вакытлар үтү белән, әлеге ризыкны бәйрәм ризыгына чутлыйлар, чөнки ул һәр бәйрәм табынык бизәгән. Әлегрәк бу татлы чәк-чәкне туйларга әзерли торган булганнар, бу кияү һәм кәләш әти-әниләренең мөһим бүләге итеп каралган. Хәзер исә чәк-чәкне әзерләү өчен аерым бәйрәм яки вакыйга кирәк түгел, әлеге ризык һәр гаиләнең өстәлендә көндәлек ризык!

«Чәк-чәк»

Кирәкле әйбер:

  • Он – 400 г.
  • 4 данә йомырка.
  • Сөт – 67 г.
  • Шикәр – 10 г.
  • Тоз – 22 г.
  • Көнбагыш мае – 210 г.
  • Бал – 370 г.
  • Шикәр комы – 90 г.

Әзерләү ысулы:

Катырак итеп басылган татлы камырны кисәкләргә бүләләр һәм бер сантиметр калынлыкта бау сыман итеп тәгәрәтәләр, аннары вак кына турыйлар, кайнап торган майда саргыт төскә кергәнче болгата-болгата пешерәләр. Балга шикәр комы салып аерым савытта кайнатып алалар. Балның әзерлеген белү өчен, кайнап торган массаны кашык белән алып салкын суга тамызалар, әгәр ул оешса, җәелеп китмәсә, бал әзер була. Әзер төшләрнең өстенә бал сиробы салып болгаталар, киң савытка өеп куеп чәй янына бирәләр.

http://magazini.podnesi.ru/images/moscow/shops/bahetle/9001613.jpg

Гөбәдияне, гадәттә, кунак чакырганда пешерәләр. Гөбәдия — катлам-катлам эчле зур түгәрәк бәлеш. Аның эченә корт (киптергән эремчек), бүрттергән дөге, кыздырган суган белән чапкан ит, ваклап йомырка, йомшартып йөзем, яисә төшен алып өрек яки кара җимеш салалар. Аларның һәркайсын аерым әзерлиләр. Пешкән гөбәдияне кискәч, катламнар аермачык беленеп торырга тиеш. Гөбәдияне әче камырдан да, төче камырдан да ясыйлар, камырга майны күп салалар. Гөбәдия итле һәм җиләк-җимешле була. Җиләк-җимешле гөбәдиягә ит салмыйлар, аны икеләтә юкарак ясыйлар һәм чәй янына чыгаралар. Итле гөбәдияне, кайнар килеш, шулпалы аш артыннан бирәләр

«Гөбәдия»

Кирәкле әйбер:

  • Он – 170 г.
  • Май – 25 г.
  • Йомырка – 40 г.
  • Сөт – 30 г.
  • Шикәр комы – 6 г.
  • Чүпрә – 5 г.
  • Су – 30 г.
  • Дөге – 150 г.
  • Йөзем – 50 г.
  • Йомырка — 120 г.
  • Май – 80 г.
  • Корт – 170 г.

Әзерләү ысулы:

Май, шикәр салып изгән әче камырны ике өлешкә бүләләр. Берсен җәеп майлы табага салалар, өстен майлыйлар. Камыр өстенә таралып торган бүрттергән дөге, аннары корт, вак кына туралган йомырка, йөзем салалар. Эченә эреткән атланмай яисә сары май сибәләр. Гөбәдиянең өстенә җәйгән камыр каплыйлар, кырыйларын табадагы камыр чите белән сырлап, чеметеп ябыштыралар. Өстен берничә җирдән тишкәлиләр, майлыйлар, он белән май катнашмасыннан гыйбарәт балчык сибәләр һәм духовкада пешерәләр. Әзер гөбәдияне кисәкләргә бүлеп, кайнар килеш чыгаралар.

http://chestisvet.ru/uploads/posts/povar/15-08-2016/2515082016_2080904962.jpg

Бәлешне сыер, сарык һәм төрле кош итеннән, балыктан, ярмадан һәм яшелчәләрдән (бәрәңге, кишер, кәбестә һ.б.), җиләк-җимештән пешерәләр. Бәлешне биек итеп тә, тәбәнәк итеп тә, вак кына итеп тә ясыйлар. Биек бәлеш (аны «зур бәлеш» дип тә йөртәләр), гадәттә, шулпалы була. Ярмалы бәлешне табынга табасы белән чыгаралар, башта аның өстен кисеп өләшәләр, аннары, эченә май салып болгаталар да, эчен һәм кырые белән төбен кисеп, һәр кешегә салып чыгалар. Тәбәнәк бәлешне «юка бәлеш» диләр, аны, өлешләргә бүлеп, кеше саен тәлинкәгә куялар.

«Бәлеш»

Кирәкле әйбер:

  • Он – 600 г.
  • Су яки сөт – 150 г.
  • Май – 120 г.
  • Бер йомырка.
  • Ит – 900 г.
  • Бәрәңге – 1500 г.
  • Май – 150 г.
  • Башлы суган – 180 г.
  • Шулпа – 200 г.
  • Тоз.
  • Борыч.

Әзерләү ысулы:

Төче камыр әзерләп, аны ике өлешкә бүләләр. Камырның зуррак өлешен 4-5мм калынлыгында җәяләр дә майлы табага салалар, уртасына бәлешнең эчен салалар. Аннары камырның кечерәк өлешен җәеп өстенә ябалар, кырыйларын чеметеп ябыштыралар. Бәлешнең капкачында тишек тишәләр, шулпа өстиләр, камырдан бөке ясап каплыйлар, өстен майлыйлар да духовкага куялар. Бәлеш 1,5-2 сәгать пешә. Мич кызу булып, бәлешнең өсте көя башласа, өстенә оннан басып җәймә яисә дымлы кәгазь ябалар. Бәлешне табынга бөтен килеш чыгаралар.

Нәтиҗә

Мин үзем яраткан татар халык ашлары турында сөйләдем. Үзем рус милләтеннән  булсам да, миңа татар халык ашлары бик таныш, чөнки минем күршеләрем татарлар. Без алар белән барлык татар бәйрәмнәрен бергә үткәрбез . Минем фикеремчә, һәр ризык үзенчә тәмле. Ә башка милләт вәкилләрең гореф – гадәтләрен, йолаларын хөрмәт итү – һәр кешенең изге бурычы.  Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар. Бәйрәм табыны ризыклары арасында ниндиләре генә юк. Зур табыннарга чәкчәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш ише нигъмәтләрне куймый калмаганнар. Көндәлек тормышта коймак, белен, төрле кабартмаларны токмач салынган ит шулпасы белән ашаганнар. Сабантуй бәйрәменә алдан ук каз каклаганнар, казылык ясаганнар

ТАТАР ХАЛЫК АШЛАРЫ – ТАТАРСКАЯ НАЦИОНАЛЬНАЯ КУХНЯ.

Подробности

Автор: Гулия Хусаинова

Опубликовано 30 Июнь 2014

Просмотров: 4058

Рейтинг:   / 13

Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. 
Камыр ашлары
бавырсак, бармак,бәлеш, бөккән, бүдәнә,вак бәлеш, горабия,гөбәдия, дучмак,дүртмеш, кабартма,коймак, күмәч, күптермә,кыстыбый, өчпочмак,пәрәмәч, сумса, чәкчәк,чәлпәк, чүбәрәк/

У вас нет прав для создания комментариев.

Рецептлар – тарихи документларга тиң язулар. Әби-апалар, туташ-ханымнардан белешү белән генә чикләнмичә, китаплардан да эзләнергә, Татарстан татарлары белән генә аралашып калмыйча, Кырым, Себер, Казахстан татарларының ашлары белән дә танышырга кирәк. Гомумән, киң вә иркен төрки дөньяны иңләп чыгарга. Бәлки, нәкъ менә шул вакытта безнең милли аш-суларыбыз турында «ташка басканнар», ягъни тарихи документлар тулы куәтенә ия булырлар. Чөнки милләтнең йөзен билгеләүче һәм аны башка милләт вәкилләре белән дә дуслаштыручы – ул ризык!

Боларның барысы турында да мин Балтач районына барып кайткач уйлана башладым. Тарих, аш-су, нәсел җепләрен тасвирлаучы шәҗәрәләрне бер йортта таптым. Һәр эшләгән эшен тәмле итеп сөйләп тә бирә белүче уңган хуҗабикәдә кунакта булдым бит. Сүзем Гөлфәния Шәрип кызы Мәхмүтова турында булачак.

1-10

«КАРИЛЕНӘ ҖИТ,  КАРИЛЕНДӘ – ИТ!»

«Беләсеңме, нәрсә тавышы еракка барып җитә? Ризыкныкы!» – диеп каршы алды мине Гөлфәния ханым. Бер атнага гына булса да, чит илләргә чыгып китәргә туры килсә, шунда ук яңа җирдә безнең ризыкларны хәтерләткәнен эзлисең, кафеларын караштырасың, бер дә булмаса, үзең сатып алып пешерәсең. Дөрес тә әйтә соң, дип уйлап торган мизгелдә Гөлфәния ханым яңа табышмак бирде: «Кариле авылы турында нинди әйтем йөргәнен беләсеңме?» Аптырашта калдым. Юк, минәйтәм. «Ничек итсәң ит, Кариленә җит, Кариленә җитсәң, табак тулы ит!» Әй, тукта, шушы урыннан тулырак итеп сөйлим әле…

ТОКМАЧНЫҢ ШАКМАКЛЫСЫ

Гөлфәния ханым тумышы белән Балтач районы Кариле авылыннан, ике кыз үстерә, бер нәни оныгы өчен дәү әни дә инде ул. Хуҗабикәбезнең өенә килеп кергәч, шаккатасың. Бу кадәр пөхтәлек, шәһәр фатирларыннан ким булмаган ремонт, шау чәчәктә утыручы бүлмәләр!

Гөлфәния ханым тормыш иптәшен югалту кайгысы турында үзе сүз кузгатмаган булса, мондый йортны кечкенә генә бер хатын-кыз карап торадыр дип һич уйламас идем. Уңганлыгы бар эштә дә сизелә: килеп керешкә – аш, коймак, кош теле…

Аш бүлеп чыгаргач та, токмачына күз төште. «Кибет токмачына да охшамаган, кулдан да киселгән шикелле түгел, махсус җайланма да кулланмаган, ахрысы», – дип сокланып утырганда, хуҗабикәбез, ни уйлавымны аңлап алып: «Шакмак токмач күргәнең булмаган, бугай», – дип елмайды. «Болай бит җайлырак: ашавы да, кисүе дә. Кашыктан токмачың төшеп китми, безнең Балтач якларында мондый үзгә токмач популяр ул. Хәзер аңлатам ничек кисүемне. Түп-түгәрәк итеп камырыңны җәясең, аны тасмаларга кисәсең дә, бераз кыеклатып, ромб фигурасы барлыкка китереп, кисәсең». Мин, гаҗәпләнүемне сиздермәскә тырышып, камыры турында сораша башладым: «Формасы үзенчәлекле булгач, моның камыры да гади түгелдер. Су кушасызмы соң? Ничә йомыркага басасыз?» – дим. «Юк, монда серләр була алмый. Токмач камырын берничек тә төрлеләндереп булмый аны. Су кушмыйм, кеше санына карап, йомыркасын салам. Сулы камыр йомшак була, тиз җеби. Без элек-электән шулай пешерәбез».

– КАБАРАМЫ? – КАБАРА!

Бу үзенчәлекле ашны ашып бетергән арада күзем тагын түгәрәкләнде: чәй өстәленә Гөлфәния ханым коймак чыгарды. Әгәр Европадан яңа гына кайтып төшкән булсам, мин аны «панкейк», дияр идем, Россиянең башка берәр шәһәрендә яшәсәм, «оладьи», дип атар идем. Әмма чып-чын татар өендә күргәч, мин әлеге коймакларны… бары тик кабартмага гына тиңли алдым. Карап-карап тордым да, өйләрендә мич тә тапмагач, сорарга булдым: «Коймакларыгыз зу-у-ур! Моны пешерүнеңдәсерләре бармы?» ・ дип төпченәбашладым. «Бәй, мич коймагы бит бу! Дөресрәге, духовканыкы. Әменәясалышы үзгәрәк. Мин камырны тышка, суыкка чыгарып куям. Шунда яхшы кабара ул», ・ димәсенме Гөлфәния апам. Без барыбыз да батарея янына урындык куеп, урындык өстенәкамырлы кәстрүлне урнаштырып, аны да тастымал белән каплап кабартканда, бу ханым, бер дәборчылмыйча, аны суыкка ук чыгарып куя!

・ Кабарамы? ・ дим, гаҗәпләнеп.

・ Кабара! ・ ди.

・ Яхшымы?

・ Ничек кенәәле!

Баксаң Гөлфәния апа мондый кабару ысулын үзе дәялгыш кына ачкан икән. Бәлеш өчен әзерләнгән камырны кемдер урамга чыгарып куйсаң яхшырак була, дип әйткән булган аңа кайчандыр. Шулай итәдә Коймак өчен әзерләнгән камыры да шунда чыгып, урамда онытылып кала бервакыт. Ул коймакны барыбер пешерәГөлфәния апа, шуннан соңинде болай эшләсәңтәмлерәк тәбула икән, дип нәтиҗәясый. Шул вакыттан башлап, камырны кабартыр өчен, 30 минутка суыткычка куеп тора башлый.

КЫРЫМНАНКИЛГӘНКУНАК

Коймаклар ашалып беткәннән соң кош теле белән танышырга керештем. Монысы инде чынлап та «безнеке» түгел, әКырымныкы! Татарстанда аны кош теле, урама, чәчәк дип атарга күнеккән булсалар да, бу кунак «Кырым хворосты» исемен йөртә Әлегәтулысынча татарлашып бетмәгән.

Аны пешерер өчен 1 чокыр сөт, 1 кап маргарин, тоз һәм он кирәк булачак. Камырны басабыз да җәябез. Аннан соң аны рулет формасына кертеп төрәбез дә юкарак кисәкләргәкисәбез. Кызган майга салып пешерәбез.

Сироп ясарга да онытмыйк: 1 стакан шикәргә4 аш кашыгы бал кушып, 10 минут кайнатабыз. Аннары майда пешкән һәр кисәкне бер яклап кына сиропка манып алабыз. Моны тиз эшләргәкирәк, чөнки камыр эреп таралып та китәргәмөмкин. Шуннан баллы ягы белән өскәкаратып, җылы яктан килгән дустыбызны киптерәбез һәм ашыйбыз. Кырымлылар баллы, майлы ашарга ярата икәнлеген сез инде, шәт, аңлагансыздыр.

«АВЫЛЧАКЕЙТЕРИНГ»

Без бит Балтачка коймак, кош теле, аш пешерергәбармаган идек, әмма шулкадәрле күп нәрсәхакында белеп кайттык. Каян беләикән боларныңбарысын да Гөлфәния апа, дисәк, сәбәбе бик гади икән ・ ул да булса туйлар. Никахлар әзерләүче булып эшли икән героинябыз. Шуңа коймакны да, бәлешләрне дәбик күп төрле итеп пешерәбелә Заманчалаштырып, мин

Гөлфәния апаның шөгелен «авылча кейтеринг» дип атар идем. Чөнки аның заказлары күп һәм ул эшенә бик җитди карый: бары бәлеш яисә чәкчәк пешерү белән генә чикләнми. Ә заказ бирүчеләр белән бергә утырып, меню төзи, мәҗлес көнне аларга барып, аш бүлмәсендә мәш килә. Энәсеннән алып җебенә кадәр табын әзерли! Гөбәдияләр, ит бәлешләре, паштетлар да хәстәрли. Паштет – пирог түгел, дип бәхәсләшергә ашыкмагыз. Балтач якларында паштет исемен нәкъ менә өсте ачык пирог йөртә! Сары, кара җимешләрне бүлеп, камырга тезәбез дә өстен ачык калдырабыз. Шул була инде паштет!

«СҮЗ БАШЫМ БИТ ШҮРӘЛЕ…»

Без Балтач якларына Кариле авылына өлеш пешерергә барган идек. Шул ризыкны пешермичә, кайтып китә алмыйбыз бит инде. Өлеш ул – шул ук вак бәлеш, ләкин тавык ите кушып ясала, дип уйлаучылар да бардыр. Сез дә шундыйлар исәбендә йөрисез икән, әйдәгез, иң башта бергәләшеп Юныс Әхмәтҗәновның «Татар халык ашлары» китабында тәкъдим ителгән рецепт белән танышыйк. Һәм аларны чагыштырып карыйк.

КИТАПЛАРДА НИГӘ ЮК?!

«Татар халык ашлары» китабында өлеш юк! Вак бәлешләр. Өчпочмаклар, сумса, дучмаклар бар, ә өлеш юк. Алай гына да түгел, вак бәлешкә салынучы итләр исемлегендә дә тавык ите күренми. Бары сыер, сарык, үрдәк, каз.

Ниһаять, тиз пешә торган вак бәлеш эзләп таптым. Ләкин анда да сарык итенең бары йомшак җирләрен салып, бүрттерелгән дөге белән пешерергә кушканнар. Шулай итеп, бу безнең аш-су рубрикасында беренче очрак: 1. Татар халык ашы дип йөртелгән өлеш чынлыкта татарныкы түгел. 2. Өлеш ул – шактый үзгәреш кичергән вак бәлеш булып чыга, димәк.

Ерак-еракларга таралып һәм мәрҗәндәй сибелеп яшәгән төрки туганнарның кайсысыныкы соң син, серле өлеш? Шунысы куандыра: ул безне бергә җыярга сәләтле ризык була ала!

Камыр пилмән камырын хәтерләтергә тиеш. Баскач та аны суыткычка 30 минутка алып куябыз. Соңрак камырны түгәрәкләп җәябез. Өлешләргә кирәк булган түгәрәк рәвешендә җәелгән камырны кисәбез. Гадәттә, моның өчен мин майонез чиләгенең капкачын кулланам. Камыр түгәрәкләп киселгәннән соң, эчлекне салып, кечкенә бәлешләр формасында җыям. Аннары майланмаган табага тезәм дә, 200 градуслы духовкага 40–50 минутка куям.

ГӨЛФӘНИЯ МӘХМҮТОВА РЕЦЕПТЫ:

Камыр өчен:

1. Кефир– 250 г

2. Акмай– 250 г

3. 1 йомырка

4. 1/2 балкашыгытоз

5. 1/2 балкашыгысода

6. Кирәгенчәон

Эчлек өчен:

1. Суган– 3 баш

2. Тавыките– 700 г

3. Тоз борыч

1-1

1-2

1-3

1-4

1-5

1-7

1-9

1-6

1-8

1-11

Татар халык ашлары

Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы.

пешерүчеТатар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.
Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар. Бәйрәм табыны ризыклары арасында ниндиләре генә юк. Зур табыннарга чәкчәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш ише нигъмәтләрне куймый калмаганнар. Көндәлек тормышта коймак, белен, төрле кабартмаларны токмач салынган ит шулпасы белән ашаганнар. Сабантуй бәйрәменә алдан ук каз каклаганнар, казылык ясаганнар.


Татарча пицца

tatarchaPica

Йомшак кына итеп камыр басабыз һәм утыз минутка кабарырга калдырабыз.
500 г онга: ярты стакан сөт, бер йомырка, 50 г маргарин, 1-2 аш кашыгы көнбагыш мае, бер аш кашыгы каймак, бер аш кашыгы шикәр комы, 10 г коры чүпрә, чама белән тоз.

Татарча пицца

Камырны табага тигезләп җәябез. Тавык итен озынча итеп турыйбыз һәм камыр өстенә тезәбез. Борыч, тоз сибәбез, аджика сөртәбез.
Суганны ярымбоҗралап турыйбыз – икенче кат итеп тезеп куябыз.
Өченче кат – ярымбоҗра итеп киселгән помидор. Кыярны юка гына итеп телемлибез дә дүртенче кат ясыйбыз. Майонез сылыйбыз.
Өчпочмак формасындагы сыр кисәген телемнәргә кисәбез һәм пиццаның өстен каплыйбыз. Сырга да майонез сылыйбыз. Тәмләткечләр сибәбез (әлеге очракта – киптерелгән петрушка, укроп, тавык ите өчен тәмләткечләр сиптек).
200 градуска кадәр кызган мичкә 35-40 минутка куябыз.

1 Пицца өсте өчен: тавыкның ак ите, ике помидор, бер баш суган, 1-2 тозлы кыяр, аджика, майонез, 300 г сыр, тәмләткечләр, тәменчә тоз, борыч.

Фәния Гайнановадан рецепты

«Гөлтан» салаты

goltanSalatyТавык түшен ваклап турыйбыз. Суганны турап, әчелеге бетсен өчен 5 минут кайнар суда тотабыз. Йомырканы эре угычтан уып, майонез белән катнаштырабыз. Кыярны – вак шакмаклап, укропны ваклап турыйбыз.
Зур сай тәлинкәнең төбенә тавык итен салып, йомыркалы майонезның өчтән бер өлешен ит өстенә ягабыз. Суганның суын агызып, кыяр белән катнаштырабыз һәм йомыркалы майонез өстенә түшибез. Кыяр өстенә мул итеп укроп сибеп, өстенә йомыркалы майонез ягабыз. Чираттагы рәткә суы сөзелгән гөмбә салына. Аның өстенә йомыркалы майонез ягабыз.
Салат өстен ярым боҗралап туралган кыяр, кызыл борыч һәм урталайга бүленгән бүдәнә йомыркалары белән бизибез.

Пешкән тавык түшегә: 5 йомырка, 300 г маринадлаган гөмбә, ярты баш суган, ике кыяр, 1 зур учма укроп, 5 аш кашыгы майонез.
Бизәү өчен: 5 бүдәнә йомыркасы, бер кызыл борыч, петрушка

Ләйсән Хәмитовадан рецепты

татар халык ашлары

Кәбестә бәлеше

Кәбестә бәлеше

Кәбестә бәлеше дә — ачы камырдан; ул яшел суган бәлеше кебек үк ясала.

Кәбестә бәлеше эче әзерләү.

Тыгыз башлы кәбестә сайлап алып, тышкы яфракларын чистарткач, күчәнен кисеп ташлыйлар һәм, вак кына итеп, тагаракта чабалар. Аннары, тоз сибеп, кул белән уалар, иләктә суын саркыталар. Шуннан соң кәбестәне майлы табага салалар да, бераз тоз өстәп, өстен каплап сүрән утта йомшарганчы парландыралар. Суынгач, вак кына турап пешкән йомырка, күп итеп май һәм тоз салып, яхшылап болгаталар һәм бәлеш ясыйлар. Кәбестәне табадагы камырга тигезләп җәйгәч, кискәндә, ашаганда эче коелмасын өчен, өстенә 1-2 чи йомырка туглап салалар.

1 бәлешкә: 1-1,2 кг ачы камыр, 2 кг кәбестә, 200-250 г май, 6-7 йомырка, 1/2 стакан сөт.

video

татар халык ашлары

Каймаклы тавык

каймаклы тавык

Каймаклы тавык

Табада кыздыру өчен чебеш яисә кечерәк яшь тавык әйбәт. Чистарткач, урталай яралар, тиреле ягыннан тукмак белән яссыланганчы суккалыйлар, ике ягына да тоз, борыч сибеп ышкыйлар, 1-2 сәгать салкында тоталар. Аннары кызу майлы табада, әйләндерә-әйләндерә, 35-40 минут кыздыралар.
Кыздырган тавык итен кәстрүлгә салып, бераз гына шулпа, вак итеп тураган кишер, суган, тоз, борыч, каймак өстәп, 10-15 минут кайнатып алалар.
Каймаклы тавыкны табынга яшелчәләр белән бирәләр.

1 өлешкә: 150 г. тавык, 20 г. башлы суган, 15-20 г. май, 50-75 г. каймак, тоз, борыч — кирәгенчә.

video

татар халык ашлары

Кабак бәлеше.

Кабак бәлеше.

Кабак бәлеше

Кабак бәлешен дә башка бәлешләрне ясаган кебек үк ачы камырдан ясыйлар, тик ясаганнан соң, мичкә тыкканчы табасында 30-40 минут кабарталар. Аннары, өстенә чи йомырка сөртеп, мичкә тыгалар. Бәлеш 60-80 минут пешә, мичтән алгач, бераз суытып кисәләр.
Бәлеш эче әзерләү: Бәлеш өчен өлгергән каты кабак алалар. Башта, урталай ярып, эчен чистарталар, кабыгын әрчиләр һәм вак кына итеп турыйлар. Аннары өстенә тоз сибеп бераз угач, иләктә саркыталар һәм бүрттерелгән дөге кушалар, сары май эретеп салалар.
Кабакны, шакмаклап турап, кайнар суга салып алырга да мөмкин, аннан соң, иләккә яисә чиста тастымалга салып саркыткач, шикәр, тоз, ярма һәм май салып болгаталар.
Кабак бәлешен бүрттерелгән тары ярмасы белән дә пешерәләр. Кабак бәлешенә ярманы бүрттермичә дә салырга була.

1 бәлешкә: 1 кг ачы камыр, 1,5 кг кабак, 300 г дөге яисә тары ярмасы, 250-300 г сары май, бәлеш өстен майларга 1 йомырка.

video

Тиз пешергән кабак бәлеше

Эреткән май, тоз, лимон кислотасын, йомырканы яхшылап болгаталар. Шуңа вак итеп туралган кабак, бәрәңге боткасы катнаштыралар (йөзем җимеше дә салырга мөмкин). Майлы табага тигез итеп җәйгәч, өстенә йомырка сарысы сөртәләр, 45-50 минут духовкада пешерәләр. Аннары, бераз суытып, табынга бирәләр.

500 г кабакка: 50 г май, 250 г бәрәңге боткасы, 100 г йөзем җимеше, калганнары — кирәгенчә.

татар халык ашлары

Каймаклы пирог

сметанник

Каймаклы пирог «Сметанник»

Каты итеп басылган ачы камырны, җәеп, таба кырыена җиткереп майлы табага салалар. Тирән савытка йомырка сытып, каймак, шикәр комы өстиләр һәм болгаталар. Шуны камыр өстенә 1-2 см калынлыкта салып, кырыйларын сырлыйлар һәм духовкада 30-40 минут пешерәләр. Әзер пирогы суытып, кисеп чәй янына бирәләр.

1 сметанникка: 0,5 кг камыр, 500 г каймак, 4 йомырка, шикәр комы.

«Грекча салат»

Өстәлгә помидор, яшел кыяр, баллы борыч (аның төрле төстәгеләрен алсан, тагын да яхшырак), төше алынган зәйтүн җимеше, брынза, пекин кәбестәсе, көнбагыш яки зәйтүн мае алып куялар. Башта помидор, кыяр, борыч, кәбестәне яхшылап салкын суда юалар. Кыярның башларын кисеп алырга, помидорның сабагын өзәргә, борычны орлыкларыннан чистартырга онытмабыз. Аннан аларны 2 см зурлыгында шакмаклап турыйлар. Туралган яшелчәләрне тирән савытка салалар. Хәзер инде сырны да нәкъ шулай ук шакмаклап турыйлар һәм савытка бушаталар. Продуктлар өстенә зәйтүн җимешләре салалар да, бераз көнбагыш яки зәйтүн мае өстәп, яхшылап болгаталар.

татар халык ашлары
  1. Катлы бәлеш

  2. Үпкә-бавыр кыздырмасы

  3. Коймак

  4. Сырлы тәбә

Презентация  10 рус телле укучыларга  татар  халык ашларын өйрәнгәндә  кулланыла.Монда милли ризыкларның исемнәре, тәрҗемәләре,тарихлары  бирелгән.Шуның нигезендә укучылар белән сүзлек өстендә  дә  эш алып барыла. Дәрестә куллану бик уңайлы.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?

Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.

Быстро и объективно проверять знания учащихся.

Сделать изучение нового материала максимально понятным.

Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.

Наладить дисциплину на своих уроках.

Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа

«Презентация «Татар халык ашлары»»

Татар халык ашлары.  Татарские национальные блюда.

Татар халык ашлары. Татарские национальные блюда.

Токмач ашы –суп из лапши

Токмач ашы –суп из лапши

Бәлеш-Балиш

Бәлеш-Балиш

Кыстыбый-Кыстыбый

Кыстыбый-Кыстыбый

Өчпочмак-Треугольник

Өчпочмак-Треугольник

Чәк-чәк - Чак-чак

Чәк-чәк — Чак-чак

Гөбәдия -Губадия

Гөбәдия -Губадия

Бавырсак-Баурсак

Бавырсак-Баурсак

Пәрәмәч-перемяч

Пәрәмәч-перемяч

Вак бәлеш-вак балиш

Вак бәлеш-вак балиш

Он - мука

Он — мука

Камыр - тесто

Камыр — тесто

Бавырсак -баурсак

Бавырсак -баурсак

Татар халкы үз милли ашларына бик бай, hәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшhүр.  Азыкны казанда пешергәннәр, йөздереп кыздырганнар hәм мичтә пешергәннәр. Мичтә бигрәк тә ипи пешергәннәр. Иписез көндәлек аш та, бәйрәм табыны да узмый, ул изге азык.

Татар халкы үз милли ашларына бик бай, hәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшhүр. Азыкны казанда пешергәннәр, йөздереп кыздырганнар hәм мичтә пешергәннәр. Мичтә бигрәк тә ипи пешергәннәр. Иписез көндәлек аш та, бәйрәм табыны да узмый, ул изге азык.

Татар халкында пилмән - бәйрәм көннәрендә, я кунак чакырганда әзерләнә, аны hәрвакыт шулпа белән бирәләр.

Татар халкында пилмән — бәйрәм көннәрендә, я кунак чакырганда әзерләнә, аны hәрвакыт шулпа белән бирәләр.

Кунак чакырганда, бигрәк тә шәhәр кешеләре, пылау пешерәләр.

Кунак чакырганда, бигрәк тә шәhәр кешеләре, пылау пешерәләр.

Өчпочмак та- традицион татар ашамлыгы, аның эченә элек ит белән суган гына салганнар, соңрак турап бәрәңге дә куша башлаганнар.

Өчпочмак та- традицион татар ашамлыгы, аның эченә элек ит белән суган гына салганнар, соңрак турап бәрәңге дә куша башлаганнар.

Кыстыбый гади ашамлыклардан санала. Юка җәймә эченә тары боткасы салып ясаганнар. 19 гасырда кыстыбый эченә бәрәңге боламыгы сала башлаганнар.

Кыстыбый гади ашамлыклардан санала. Юка җәймә эченә тары

боткасы салып ясаганнар.

19 гасырда кыстыбый эченә бәрәңге боламыгы сала башлаганнар.

Гөбәдия-бик үзәнчәлекле ашамлык, аны күбрәк шәhәр халкы әзерли.

Гөбәдия-бик үзәнчәлекле ашамлык, аны күбрәк шәhәр халкы

әзерли.

Чәкчәк Милләтебез горурлыгы, табынның күрке –чәкчәк. Ул hәр туй мәҗлесендә була.

Чәкчәк

Милләтебез горурлыгы, табынның күрке –чәкчәк. Ул hәр туй мәҗлесендә була.


1


ТАТАР ХАЛЫК АШЛАРЫ – ТАТАРСКАЯ НАЦИОНАЛЬНАЯ КУХНЯ Автор Хусаинова Г.Х.


2


Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.


3


Камыр ашлары бавырсакбавырсак, бармак,бәлеш, б өккән, бүдәнә,вак бәлеш, горабия,гөбәдия, ду чмак,дүртмеш, кабартма,коймак, күмәч, күптермә, кыстыбый, өчпочмак,пәр әмәч, сумса, чәкчәк,чәлпәк, чүбәрәк,бармакбәлешб өккәнбүдәнәвак бәлешгорабиягөбәдияду чмакдүртмешкабартмакоймаккүмәчкүптермә кыстыбыйөчпочмакпәр әмәчсумсачәкчәкчәлпәкчүбәрәк


4


Итле ашамлыклар азуазу, балык тәбәсе,бишбармак, җылгы р,казылык, калҗа,катлама, койка, куллама,кыздырма, л агман,мантый, пилмән, пы лау,стейк тартар, тавык,тулма, ту тырган балык,тутырган каз, тутырган тавык, тутырма, чүлмәк бәлешбалык тәбәсебишбармакҗылгы рказылыккалҗакатлама койкакулламакыздырмал агманмантыйпилмәнпы лаустейк тартартавыктулмату тырган балыктутырган казтутырган тавыктутырмачүлмәк бәлеш


5


Шулпалар борщборщ, куастан салкын аш, өйрә, салма, сө тле аш, татарча солянка,токмач, у мач, хуҗабикә,чума р, шулпакуастан салкын ашөйрәсалмасө тле аштатарча солянкатокмачу мачхуҗабикәчума ршулпа


6



7


ЧӘКЧӘК – ЧАК-ЧАК


8


ЗУР БӘЛЕШ – ЗУР БАЛИШ


9


ӨЧПОЧМАК — ТРЕУГОЛЬНИК


10


КЫСТЫБЫЙ — КЫСТЫБЫЙ


11


ПИЛМӘН — ПЕЛЬМЕНИ


12


БАВЫРСАК — БАУРСАК


13


ШӘҢГӘ, ДУЧМАК — ШАНЕЖКИ


14


ПӘРӘМӘЧ — ПЕРЕМЯЧИ


15


ГӨБӘДИЯ — ГУБАДИЯ


16


ВАК БӘЛЕШ – ВАК БАЛИШ


17


КОШ ТЕЛЕ – ХВОРОСТ


18


ТОКМАЧЛЫ АШ – СУП ЛАПША


19


КҮРӘГӘЛЕ КАТЛЫ ПАШТЕТ- КАТЛЫ ПАШТЕТ С КУРАГОЙ


20


ТАВЫК ИТЕ БЕЛӘН ӨЛЕШ – ОЛЕШ С КУРИЦЕЙ


21


ТАЛКЫШ КӘЛӘВӘ — ТАЛКЫШ КАЛЕВЕ


22


КЫЗДЫРЫЛГАН БАЛЫК – ЖАРЕНАЯ РЫБА


23


ПӘХЛӘВӘ — ПЕХЛЕВЕ


24


Туклану кешенең яшәве өчен төп шартларның берсе. Кешенең сәламәтлеге дә, аның эшкә сәләтлелеге дә һәм хәтта озак яшәве дә туклануны дөрес оештыруга бәйләнгән.


25


Литература «Раннур» нәшриятында басылып чыккан «Татар халык ашлары» китабы.

Слайд 1
Ачык дәрес
“Татар халык ризыклары ”

Ачык дәрес  “Татар халык ризыклары ”


Слайд 4«Таркалган сүз» уены
Камөчпоч – …
Быйкысты – …
Лешбә – …
Маккой – …
Чәмәрәп

– …
Кәчкәч – …

«Таркалган сүз» уеныКамөчпоч – ...Быйкысты – ...Лешбә – ...Маккой – ...Чәмәрәп – ...Кәчкәч – ...


Слайд 5Өчпочмак
Кыстыбый
Бәлеш
Коймак
Пәрәмәч
Чәк-чәк

ӨчпочмакКыстыбыйБәлешКоймакПәрәмәчЧәк-чәк


Слайд 6Сүзлек эше
Камыр — тесто
Тоз — соль
Токмач ашы – суп из домашней

лапши
Ит- мясо
Он – мука
Сөт — молоко

Сүзлек эшеКамыр - тестоТоз - сольТокмач ашы – суп из домашней лапши Ит- мясоОн – мукаСөт -


Слайд 9Ит

Токмач Тоз

Кишер Суган

Борыч

Ит


Слайд 11Диалогны тәрҗемә ит һәм рольләргә бүлеп укы.
— Айсылу, син өчпочмак пешерә

беләсеңме?
— Юк. Минем әнием пешерә белә.
— Аны пешерү өчен нәрсәләр кирәк?
— Камыр, ит , суган, бәрәңге, май, борыч, тоз

Диалогны тәрҗемә ит һәм рольләргә бүлеп укы.- Айсылу, син өчпочмак пешерә беләсеңме?- Юк. Минем әнием пешерә белә.-


Слайд 141.Исе юк, төсе юк.
Аннан башка тормыш юк.
2. Кабара да,кабара.
Аның саен агара.
Мич

эчендә кызара,
Тәмле исләр чыгара.
3.Мичтән алгач “АХ!”диләр,
Уңган диләр, мактыйлар.

1.Исе юк, төсе юк.Аннан башка тормыш юк.2. Кабара да,кабара.Аның саен агара.Мич эчендә кызара,Тәмле исләр чыгара.3.Мичтән алгач “АХ!”диләр,Уңган


Слайд 151.Ана – җан бирүче,Ә икмәк яшәтүче.
2. Җир кемнеке- икмәк шуныкы.

Мәкальләр:

1.Ана – җан бирүче,Ә икмәк яшәтүче.2. Җир кемнеке- икмәк шуныкы.Мәкальләр:


Слайд 16Өйгә эш
Татар халык ашларыннан бер рецепт язып алып

килергә.

Өйгә эш Татар халык ашларыннан бер   рецепт язып алып килергә.


Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Таможенное дело что нужно сдавать на егэ
  • Татар теленнэн экзамен
  • Таможенное дело твгу экзамены
  • Талисманы для успешной сдачи экзамена
  • Татар теленнэн сочинение урнэклэре гиа

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии