Татарча сочинение “Кышкы сихри урманда”
Сочинение на татарском языке на тему “Кышкы сихри урманда”
Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бик бай. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та, үзенең саранлыгын күрсәтеп, салкынча гына елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур.
Чын кышны, билгеле инде, урманда гына тоярга була. Ә кырлар, яз җиткәнче ял итәргә уйлап, ап-ак юрганга төренәләр дә тыныч кына тирән йокыга талалар. Анда ап-ак кардан башка берни дә күреп булмый. Урманда песнәкләрнең һәм урман гайбәтчесе саесканның агачтан агачка сикереп йөрүе кышкы урманга азмы-күпме җанлылык өрә. Ап-ак түшәк өстендәге җәнлек эзләре дә урманның бөтенләй үк йоклап ятмавын күрсәтә. Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Әйтерсең агачларны үтә күренмәле ап-ак ефәк белән чорнап чыкканнар. Урман эчендә сузылып киткән чаңгы эзеннән барганда, чаңгы таягы белән агачка кагыласың, йомшак кына энҗе бөртекләре коела. Агачларның кышкы салкыннарда шартлаулары ишетелә. Пышылдап кына әйтелгән сүзләр дә еракларга яңгырый. Бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык. Бөтен дөньяга яшәү матурлыгы турында кычкырасы килә. Тик тукталып каласың. Синең тавышыңнан агачлардагы аклык коелыр да, матурлыкка зыян килер кебек.
Кышкы урман гаҗәеп матур шул! Кыргый җәнлекләр дә кышны һәрберсе үзенчә үткәрә. Аю кар астындагы өнендә йоклап ята. Төлке үзенә азык эзли. Тиен көз көне киптергән чикләвекләрен, гөмбәләрен ашый. Куян ак тунын кигән. Керпе кар астында йоклый.
Кышын кыргый җәнлекләргә яшәү бик авыр. Аларга азык җитми. Шуңа күрә без аларга бераз ярдәм итәргә тиешбез. Кошларга җимлекләр ясап элергә һәм аларны һәрвакыт карап, тулыландырып торырга кирәк.
Урман − безнең зур байлыгыбыз. Аның ямен җибәрмәсәк, агачларны кисмәсәк һәм сындырмасак, кошларны атмасак, урманны сакласак иде.
Кышкы урмандагы табигатьнең гүзәллеген күзәтү, аны тасвирлау.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Сочинение. Иҗади хикәя.
Кышкы урман.
Карлары, бураннары белән салкын кыш килде. Әйе, кыш безнең кирәкне бирә! Колакларны, битләрне чеметә, борыннарны кызарта. Кояш та, аз гына күренеп тора да, ашыга-ашыга офыкка кереп югала. Ә кышын табигать бик матур була. Аеруча, кыш көне урман бик матур һәм якты. Куаклар ап-ак бүрек кияләр. Нарат — чыршылар яшел күлмәкләре өстеннән мамык шәл ябыналар. Алар, әйтерсең лә, моңсуланып, тирән уйга чумганнар.
Урман хуҗасы аю, тәмле төшләр күрә-күрә, рәхәтләнеп йоклый. Куянкайлар соры туннарын акка алыштырганнар. Урман тавыгы да кышның рәхәтен белә: әйбәтләп бөре, миләш, кипкән җиләкләр ашый да, карга чумып йоклый. Өстеннән чаңгы белән үтеп китсәң дә уянмас. Чукырлар салкыннан бер дә курыкмыйлар. Алар кыш көне дә бала чыгаралар. Сирәк кенә ата чукыр ояга очып килә дә, ана чукырны алыштыра. Үзе байтак кына утырып, нәни йомыркаларга тән җылысын бирә. Бу вакытта анасы куак, агачлар тирәсендә чыр-пыр очып йөри, тамагын туйдыра. Бу салкында утырып, чеби чыгарып кара! Чукырлар гына шулай итеп кыш көне бала чыгаралар. Бигрәк гаҗәеп бу табигать!
Урмандагы сихри тынлыкны тукран боза. Ул агачлардагы кортларны ашый. Менә бер ботактан көртлек очып төште. Шунда ук аның артыннан көлтә койрыклы төлке йөгерде. Бер мәлдә көрттә алар арасында көрәш башланды: кайсы җиңәр? Тирә – якка кар тузаны очты, пырылдап, көртлек төлке агайдан котылырга азапланды, ләкин җирәнкәй көчле иде. Төлке аны муеныннан тотып алган да, тыпырчынуына карамыйча, тирән кардан сөйрәп алып китте. Ул урында кошның йоннары , төлке эзләре генә калды. Әйе, кышын да урманда тормыш дәвам итә…
Менә кинәт җил чыкты. Җәяүле буран башланды. Моны күреп, агачлар башларын селкеп куйдылар. Тынлыкның бетүе кош –кортларга да ошамады. Кошлар я түбәнәйделәр, я күккә күтәрелделәр. Буран көчәйгәч, алар дә ояларына ашыктылар.
Мин, кардагы урман картасын укый – укый, чаңгыда сәяхәтемне дәвам иттем. Шулай да, бик матур һәм серле ул кышкы урман! Табигатьнең гүзәллеген күрә һәм тоя белергә кирәк.
Натуралистлар һәм табигать сөючеләр өчен кышкы табигать темасына язылган чираттагы кулъязмамны тәкъдим итәм. Ул сезнең газета битләрендә дөнья күреп, укучыларга ирешсен иде. Бу юнәлештә фикердәш газета укучылары миңа хат язып, үзләренең тәҗрибәләре һәм күзәтүләре турында булган мәгълүматлары белән бүлешсәләр, мин бик шат булыр идем, һәм аралашу җайланыр, дип ышанып калам.
Алтын көзләр узып, җир өсте ап-ак юрган ябынгач, күңелдә ниндидер сагыш уяна. Андый вакытларда мин, чаңгы киеп, урман-кырларга чыгып китәм. Чөнки кышкы табигатьнең үз матурлыгы, гаҗәеп күренешләре бар. Мин үзем кыш турында китаплар, брошюралар, энциклопедияләр җыю белән мавыгам. Табигатьне күзәтеп, көндәлегемә теркәп барам. Күзәтү нәтиҗәләре күпме файдалы мәгълүматлар бирә икән бит! Бу шөгыль белемеңне арттыра, табигатькә карата сак караш формалаштыра. Хәтта вакыты белән ачышлар ясарга да этәрә.
Кышкы урман үзенә сихрилеге белән тартып тора. Җәнлекләрнең кар өстендә калган эзләренә карап та күп мәгълүмат алырга була. Соңгы 35 – 40 елда, бүреләр саны кимегәч, төлке, куян, тиен, керпе, сусар кебек җәнлекләр саны арта төште. Алар үзләрен ирекле хис итә башладылар, иркен сулыш алдылар. Кайчандыр, узган гасырның җитмешенче еллары уртасында “Бүре – урман санитары” дип белеп, бүре атуны тыйдылар, нәтиҗәдә, аларның саны бик нык артып китте һәм бүреләр авыл хуҗалыкларына хөҗүм итә башладылар. Соңрак, тиреләренә шактый бәя куеп, бүрене атарга рөхсәт иттеләр. Минемчә, бүреләр санын арттырырга да, киметергә дә кирәкми. Бүреләр авыру җәнлекләрне, үләксә ашап, чыннан да санитар була алалар, төрле авырулар таралуга юл куймыйлар. Урманчылар, үз хуҗалыкларында бүреләр санын барлап, аучылар белән берлектә эшләсеннәр иде.
Кышын тундрадан безнең якларга күптөрле кошлар кайталар. Алар, җылы якка киткән кошларга алмашка килеп, табигатьне җанландырып җибәрүчеләр, безнең шартларга шулкадәр җайлашканнар ки, төрле һава шартларында да үзләрен иркен хис итәләр. Мондый кошлар ылыслы урманнарны аеруча үз итәләр.
Кышын урманнарда тиеннәр еш очрый. Алар кар өстеннән дә, ботактан ботакка да бик оста һәм җитез сикерәләр. Спортның бу төрендә аларны, һичшиксез, чемпионнар дип атарга мөмкин. Шуңа күрә килеп туган куркыныч хәлдән алар бик тиз качып котылалар. Тиеннәр – бик уңган җәнлекләр. Алар үзләренә кыш буена җитәрлек күләмдә запас җыеп куялар. Моның өчен тиеннәрнең махсус кладовойлары да бар.
Кайбер хайваннар һәм кошлар һава торышындагы үзгәрешләргә аеруча сизгер була. Кышкы табигатьнең үз “синоптиклары” бар. Мәсәлән, чыпчык иртә таңнан ук ашарга керешсә – кичен җиңелчә суытыр, кызыл түш кышын сайраса, кара карга агач башына кунып кычкырса – буран күтәрелер. 1977 елның 19 октябрендә иртән авылга якын гына урнашкан урман полосасында нарат агачы башына кунган карга кычкырган тавыш ишеттем. Шул көнне иртәнге сәгать тугызда кар ява башлады, бер сәгатьтән соң җәяүле буран кузгалды, төшке аш вакытына күз ачкычсыз буранга әйләнде һәм ике тәүлек дәвам итте.
Көчле суык алдыннан төлке эт кебек өрер. Чыпчыклар борыннарын канат астына яшерсәләр – я суык, я буран булыр, ә бер урынга җыелышып, чыркылдашып торсалар – җепшек булыр. Саескан иртән кычкырса, мәче мич түбәсенә менеп ятса – суытыр. Кайбер елларда кар соң төшә һәм озак вакыт җебетеп тора. Ә куяннар исә җәйге туннарын кышкыга алыштырып өлгерәләр. Мәсәлән, 1974 елның 8 ноябрендә яуган кар бер атнадан эреп бетте дә 20 декабрьгә кадәр кар яумыйча торды. Кара җир өстеннән йөгерүче ап-ак куяннар аучылар өчен бик җиңел табышка әйләнделәр. Мәче башлы ябалак, филин, бүре, төлке, кабан дуңгызы – куян өчен иң куркыныч дошманнар.
Һава торышы үзгәрүен хәбәр итүче күренешләрне өйрәнүне дәвам итик. Ай чыкканда ай әйләнәсендә киртә булса – буранга, ике караңгы түгәрәк күзәтелсә – суыкка була. Кыш көне салават күпере күренсә, яшен яшьнәсә (1985 елның 31 декабрендә булды) – давылга. Болытлар ак булса – көчле буран булачак, зәңгәр болытлар, ай караңгыланса, урман шауласа, елгада боз өстенә су чыкса – яңгырга, җепшеккә. Кояш батканда кызыл багана күзәтелсә – суыкка. Тал һәм усак агачлары песи чыгарсалар – кыш гадәттәгедән җылырак килә. Йолдызлар күп булса да, кыш җылы һәм буранлы булыр. Төтен җиргә төшсә, болытлар җилгә каршы барса, кояш тирәсендә нурлар югары чагылса – кар явар, буран булыр. Утын шартлап янса, төтен туры булып өскә күтәрелсә, кояш кызарып чыкса, киртәләнеп бик еракта күренсә, ай колаклы, ай тирәсендә алка караңгы булса, яңа айның очлары нәзек һәм бөгелеп торса, болытлар түбәннән акса – суыкка. Яңа ай чалкаеп килсә – кышын кар күп булыр.
Кайбер кышкы күренешләр җәйнең ничек килүен чамаларга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, кышның төньяк бураннары урак вакытында яңгырга китерер.19 январь көнне буран булса – игеннәр каерылып уңар, салкын булса – корылык булыр. Ә 22 январьда салкын булса, 23ендә кар яуса – җәй яңгырлы булыр. Кышын агачлар еш бәсләнсә – җәен иген дә, бал да уңар. Боз кытыршыланып туңса, Раштуада (Рождество) салкын булса – иген мул булыр. Кыш карсыз булса – җәен уңыш начар булыр. Беренче кар вак булса – кыш тиз генә китмәс һәм печән дә, иген дә мул булыр.
Кыш көне басуда тычкан аулаган төлкене күзәткәнегез бармы? Бу вакытта ул цирк аренасында чыгыш ясаган җәнлекне хәтерләтә. Төрле язучылар әсәрләрендә дә, татар халкы әйтемнәрендә дә төлке еш очрый. Мәсәлән: төлке үзенең койрыгын катырмый; төлкенең койрыгы озын, ләкин үзенекенә утырмый; кыю төлкенең өч өне бар; төлке яңгырдан куыш эчендә саклана; төлкене алдан эзләсәң – ул артта кала; төлке җиде бүрене уздыра; төлкенең колагы сак. Кызык, төлкегә Патрикеевна дигән отчество ничек бирелгән соң? Патрикей – ул борынгы Патриций дигән латин исеменнән алынган бит. Борынгы Русьта «Ц» хәрефе урынына «К» хәрефе язганнар һәм мондый исемне князь гаиләләрендә туган балаларга гына кушканнар. Менә шулай, кайчандыр, моннан 700 еллар чамасы элек, Бөек Новгородта Патрикей Наримунтович атлы бик хәйләкәр, астыртын князь яшәгән. Хәтта аның яшәү дәверендә “Патрикей” сүзе “Алдакчы” дигәнне аңлаткан. Төлкене дә хәйләкәрлеге өчен Патрикеевна, дип атыйлар икән.
Төрле елларда кар катламының тирәнлеге дә төрлечә була. Кайбер аеруча кырыс, суык кышларда агач кәүсәләре өшеп туңа. Мәсәлән, 1978 – 1979 еллар кышында 54 градуска җиткән салкында чикләвек, алмагач, өрәнге агачлары аеруча зыян күрде. Имән агачлары соңарып булса да яфрак ярды язын, ә калган агачларның кар катламы астында булган өлешләре генә яфрак яра алды. Чөнки өске өлешләре тәмам туңган иде.
Чын натуралист табигатьне күзәтеп, һәрбер яңа күренешне язып алырга тиеш. Чөнки бу күренешләр башкача кабатланмаска мөмкин, әмма тупланган белем төрле вакытта ярап куя.
Минем күзәтүләремне кызык дип тапкан газета укучылары миңа хатлар язсын иде. Ә мин аларның тәҗрибәләрен рәхәтләнеп үземнең сынамышлар җыентыгына туплар идем. Адресым редакциядә.
Динар Латыйпов.
Чишмә авылы,
Әгерҗе районы, Татарстан Республикасы.
Бердэмлек
Опубликовано 12.06.2017 по предмету Другие предметы от Гость
>> <<
Кышкы табигать кочагында сочинение плиз очень надо
Ответ оставил Гость
А скажи автора пожалуйста и я напишу.
Оцени ответ

Найти другие ответы
Загрузить картинку

