Автор:
Фархутдинова А. ученица 7 класса
Размышления на тему родного края
Скачать:
Предварительный просмотр:
Туган як.
Һәр кешенең туган ягы бар. Минем туган ягым, Башкортстан республикасының ямьле Агыйдел буенда урнашкан, Дүртөйле шәһәре. Шәһәребездә бик күп милләт кешеләре дуслыкта һәм бердәмлектә яши.
Туган шәһәремне мин бик яратам.Аның табигате дә яшел куе урманнарга, саф сулы елгаларга, чишмәләргә бай. Урманнарда төрле җиләк-җимеш, гөмбәләр үсә, елгаларда балыклар йөзә.
Нинди генә кеше булмасын һәм кайда гына тумасын, һәркемгә дә үзенең туган ягы кадерле дип уйлыйм. Чөнки мин үзем дә башка җиргә чыгып китсәм, үзебезнең Дүртөйлене сагынам.Анда кайчандыр бик искә алмаган гади генә нәрсәләр дә кадерле була башлый. Үзебезнең “Венеция” урманнарына чыгып җиләк җыю, үзе бер рәхәтлек. Мондагы табигатьнең матурлыгын сүз белән дә аңлатырлык түгел. Ә инде җәелеп аккан Агыйдел елгасы ничә буын шагырьләре өчен илһам чишмәсе булып тора. Аларның өчен генә түгел, хәтта гади халык та җәй буе Агыйдел ярларында ял итә, аның матурлыгына соклана.
Туган ягымның шушы байлыкларын, матурлыгын, сафлыгын киләчәктә дә саклап яшәргә кирәк дип уйлыйм!
Дүртөйле шәһәренең 3 нче санлы гимназиясе укучысы
Фәрхутдинова Алсу, 7сыйныф.
Минем туган ягым Башкортостан. Безнең республикабыз бөек Рәсәй киңлекләрендә урнашкан. Монда бик күп милләт дуслыкта һәм бердәмлектә матур гомер кичерә. Аларның уникаль гореф-гадәтләре, борынгы культуралары туган ягыбызның иң мөһим рухи байлыгы.
Һәркемгә үз туган ягы йөрәгенә бик якын һәм кадерле. Кайда гына булмасаң да, нинди генә матур җирләрне күрмәсәң дә күңел барыбер үз туган ягыңа тартачак, чөнки монда табигать тә матуррак, һава да чистарак. Безнең өчен зур горурлык шулдыр – кем генә Башкортостанга кунак булып килмәсен, барсында мондагы яшел куе урманнар, саф чиста сулы елгалар, бөек Урал таулары һәм кунакчыл, нечкә күңелле башкорт һалкы таң калдыра. Туган як – ул минем яраткан гаиләм һәм туган йортым гына түгел, туган ягым минем бөтен Башкортостан.
Эссе җәй көннәрендә урманда олы имәннәр һәм төз каеннар күләгәсендә, җиләстә йөрү иң рәхәтедер. Кайдадыр якында гына җитез чишмә үзенең моңлы җырын җырлап йөгерә, ул бер дә арымый: кышын да, җәен дә, язын да, көзен дә каядыр ашыга да ашыга. Минем туган ягым урманнары төрле-төрле җиләк-җимешкә, гөмбәләргә, дару ясый торган үләннәргә бай. Аларны барсында курыкмыйча кулланырга мөмкин, чөнки алар саф һавада, кеше аягы басмаган җирдә үскәннәр. Бу бөтен байлыкны безнең яхшы һәм миһербанлы мөнәсәбәтебез генә саклап киләчәк буыннарыбызга да җиткерер.
Минем өчен кадерле һәм якын булган як ул минем туган авылым. Туган авылым зур түгел, кечкенә, ул ике калкулык астында урнашкан. Бу ике калкулык кышны салкын җилләрдән саклый безне, а җәйне монда авыл халкы урман җиләге җыеп мәш килә. Кечкенә тауларыбызны җитез елга уратып алган. Бала-чагага җәй көнендә иң зур шатлык иртәннән кичкә чаклы шушы елгада ташбаш яки зур булмаган табан балыкларын тотып утыру. Ерак түгел генә безнең урманыбыз да бар, анда без җәй көннәрендә җиләк һәм гөмбә җыеп вакытыбызны уздарабыз. Урал таулары безнең туган авылыбыздан ерак урнашкан. Минем туган ягым – чиксез калкулыклы дала, кайсебер җирдә аны зәңгәр сулы елагалар кисеп чыга.
Башкортостанда уникаль табигать һәм мәдәният байлыклары бик күп. Монда булган сәяхәтчеләрнең күңелендә Башкортостанда күргән матурлыклар озакка саклана һәм тагын да шушы тылсымлы җиргә борылып кайтасы килеп торадыр.
Безнең бурычыбыз — шушы табигый байлыкларны, туган ягыбызның матурлыгын саклауга барлык көчебезне салу, туган җиребезгә олы ихтирам белән карау. Шулай булса гына монда килүче кунакларбыз да безнең туган ягыбызга, туган җиребезгә ихтирам белән карарлар һәм аңа зыянлык ясамаслар.
Гость:
Туган як — ул урын, анда мин туган, урын, ул миңа бик кадерле. Миңа юллар туган як, чөнки монда мин туганмын, тәүге тапкыр башлады йөрергә, сөйләшергә, укырга. Монда мин беренче тапкыр китте мәктәпкә, беренче тапкыр яулаучы туган көн, яңа ел һәм башка искиткеч бәйрәмнәр. Биредә туганнарым да, гаиләм, дуслар, танышлар, мин үзем белән провожу бик күп вакыт һәм җаннарга бәйле күп тәэсирләр приятных Мин ышанам, һәрбер кеше бар матур һәм яхшы истәлекләр турында туган краенда. Туган як — аерым урын, барысы да монда туган, знакомое. Кешеләр, родившееся бер краенда һәм встретившиеся башка шәһәрдә яки илдә чын күңелдән шат каршы алып, земляка, хәтта, әгәр аны белми. Табигать монда особенная, мондый буларак, башка урыннарда. Туган ягым хорош елның теләсә кайсы фасылында. Җәй көне миңа ошый яшел просторы басулары лугов, көзен — золотистые березовые рощи, ә кышын-ак сугробы һәм летящие кар бөртекләре, метели һәм искрящийся кояшта кар. Һәр цветочек билгесе, һәм хәтта килми срывать аны белеп, ул үсә, туган җирендә. Миңа бик кадерле туган ягым! Һәм бер дә үкенмим, дип туа мондый матур краенда.
- Подробности
-
Автор: Гульнара Исмагилова -
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 6699
Рейтинг: 
“ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ЗУР ФРОЛОВО ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
Якташ шагыйрьләр иҗатында туган як образы
Эшне башкарды: 8 нче сыйныф укучысы
Газизов Эмиль
Җитәкче: беренче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Исмәгыйлева Г.Т.
2013 нче ел
Эчтәлек
1. Кереш. Туган якны яратып 3-4
2. Төп өлеш.
1) Ренат Харис –горурлыгыбыз 4-7
2) Бакый Урманче – татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы 8
3) Әхмәт Рәшит – танылган шагыйрь 8-10
4) Яшь шагыйрь Рифат Сәлах 10-11
5) Буа төбәгендә яшәүче Гөлнур Айзетуллованың үзенчәлекле шигырьләре 11-16
6) Җирле шагыйрә Гөлшат Мөхтәрова 16-17
7) Тәүфикъ Камалиев иҗатына күзәтү 17-18
3. Йомгаклау 18
4. Кулланылган әдәбият 19
Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган төбәк! Туган табигать! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Нинди генә язучылар, шагыйрьләр аны зурламаганнар, күкләргә чөеп мактамаганнар. Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Безнең аңыбыздагы һәм тойгыларыбызда чагылган таныш урыннар, акрынлап, Ватан образын күзалларга ярдәм итә. Туган якны өйрәнү халык культурасының гасырлардан килгән традицияләрен, халыкның зур һәм матур эшләрен аңларга булыша. Туган илебезгә, аның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә туган якны өйрәнүнең мөмкинлекләре аеруча зур.
Бүгенге әдәбият фәнендә әдәби туган як материалларын файдалану проблемасы актуаль яңгыраш алды. Җирле шагыйрьләребезнең иҗатын барлау, өйрәнү, алар белән әдәби кичәләр үткәрү әдәбиятны тирәнтеп өйрәнүгә ярдәм итә. Буа төбәге язучыларга, шагыйрьләргә бай як. Аларның иҗатында тирә-юнь гүзәллеген ачучы әсәрләр зур урын алып тора. Эзләнү эше шушы максаттан чыгып эшләнде. Якташ әдипләребезнең, язучыларыбызның иҗатларына күзәтү ясалды. Туган як образына мисаллар китерелде.
Ренат Харрис, Әхмәт Рәшитов, Тәүфикъ Камалиев, Рифат Сәлахов, шагыйрә Динә Камалетдинова, Гөлнур Айзатуллова шигырьләрендә мәдхия җырлаган иксез-чиксез тугайлары-кырлары, урманнары, талгын гына агучы Зөя, Карлы, Бола елгалары белән Буа табигате искиткеч матур һәм кабатланмас.
Табигать темасы әдәбиятта мәңгелек тема, туган як, ватан төшенчәләре белән бербөтен, аерылгысыз. Ул әсәрләрдә кеше образын тудыру өчен актив кулланыла. Биредә кеше табигатьнең бер өлеше итеп карала, аның холык-фигыле һәм эчке халәте табигатьтәге үзгәрешләр аша күрсәтелә. Табигать образының аллегорик образ буларак кулланылуы еш күзәтелә. Әсәрләрдә кеше табигать белән каршылыкка керә һәм без аның табигатьтән ерагаюы зур проблема булуын, кешегә афәт китерү мөмкинлеге ачылуын күрәбез. Эзләнү барышында менә шушы проблеманы ачуга юнәлдерелгән эш алып барылды.
Табигать безгә – балаларына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар һава, эчәр су. Болар – бәяләп бетергесез байлык: берсе генә булмаса да, җирдә тормыш юк. Шушы матурлыкны шигырь юлларына салучыларыбыз шактый.
Ренат Харис – горурлыгыбыз.
Татарстан Республикасының халык шагыйре, публицист, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклесе Ренат Харис (Ренат Мәгъсүм улы Харисов) 1941 нче елның 6 нчы маенда Ульянов өлкәсенең Цильна (Чынлы, элек Богдашкино) районы Кәйлә (Зирекле Күл — Елховое Озеро) авылында туа. Әти-әнисе укытучылар булып, бер авылдан икенче авылга еш күчеп йөргәнлектән, Р.Харисның балалык һәм мәктәп еллары Буа төбәгендәге авылларында уза
Ул — кырыктан артык поэма, дистәгә якын шигъри цикллар, йөз илледән артык җыр, романслар, кантаталар, ораторияләр авторы. 1997 нче елда Ренат Харис лирик шигырьләре тупланган «Хисемнең җисеме» китабы өчен (1996) Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Аның “Казма”га багышлап язылган шигыре – авылның бай табигате, инеш-елгалары, елның төрле фасылында шундый матур, якын сүзләр белән үрелгән.
Лашчы үрләреннән, Казма,
Син бик матур күренәсәң –
Зөя суы тукып биргән
өрфиягә төренәсең.
Суыкларда иңнәреңә
ябынасың көмеш парча…
Яши беләсең син, Казма,
җәен – гөлчә, кышын – карча…
Елларның һәр фасылында
Син үзеңчә якты, күркәм…
Шигыремнең һәр хәрефен
Зөяң суы белән сөртәм.
“Буа ягым – тау ягым” шигырендә халкы белән горурлана.
Карлы дигән инешнең
Агышлары килешле.
Дулкыныннан бер җыр оттык
Сез дусларга килешли:
Буа ягым – тау ягым,
якты янсын маягың,
күркәм эшкә,
кайнар хискә,
тапкыр сүзгә бай ягым!
Зөя буе тал-тирәк,
Сандугачсыз тал сирәк,
сандугачкай бер җыр җырлый,
отып калырга кирәк…
Ренат Харис иҗат иткән “Буа җыры”нда да туган якка дан җырлана.
Һәркайдагы кебек кояш,
Йолдызларың һәм аең –
ә шулай да син күпләрдән
яктырак , Буакаем.
Әй, Буам-Буакаем!
Җаннарыма җылы алам
Кайтып бер күргән саен,
Әй, Буам-Буакаем.
Һәркайдагы кебек таллар,
Наратлар, юкә, каен –
Ә шулай да син күпләрдән
Ямьлерәк, Буакаем.
Һәркайдагы кебек кышлар,
Моңлы көз, көләч маең –
Ә шулай да син күпләрдән
Серлерәк Буакаем.
“Сәйдәш яры” поэмасында да таныш урыннарны шактый очратабыз.
Буа, Буа! Урамнарың
минем өчен китап кебек –
өйләрең әкият сөйли,
мәзәк сөйли һәрбер кибет.
Буа, Буа! Хатирәләр
әйди мине! Син дә әйдәш…
Урамнарыңны укыймын,
ә уемда кабат Сәйдәш…
Уйларымның чәбәләнгән
юлларына бер оч эзләп
Зөягә килеп чыкканмын…
Күперендә торып… йөзәм,
йөзәмен Казанга таба,
дулкыннарга салып башны…
Әнә ямь яшел Бикмураз,
әнә Түбән Наратбашы.
Ә арырак Күл Черкене
шәүләсен Зөягә манчый…
Бу авылда туган безнең
Нәкыш Сәйдәше – Урманче.
Аңа күрше – минем Казмам –
бер урамын Зөя ашый.
Казма – галимнәр авылы.
галимнәр калада яши.
Хәтта мин дә… Әүвәл — Буа,
Аннары соң – шәһре Казан…
Нишлисең бит – укымышлы
Авылларга үчү язган…
Өчмунча түбәләре дә
тора күк моннан яктырып…
Шәриф Хөсәен авылы –
“Әни килде”нең авторы.
Әнә Килдураз!.. Юк, җитте…
Кирегә йөзәм – Буага…
Ә Буа янында Зөя
талларны җырлатып ага.
Бакый Урманче – татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, нәкыш остасы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, педагог, Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты. Булачак рәссам 1897 нче елның 23 нче февралендә Казан губернасының Буа районы Күл-Черкен авылында туа. Узган ел бу авылда музей ачылды. Бакый – мәңгелек!
Бакый Урманченың шигырьләрендә дә туган як образы чагылыш таба. “Күл Черкене” шигыре моңа ачык мисал булып тора.
Елганың бер ягы ком, бер ягы яр
Аркылы келтерәгән күпер салган.
Сабый чак балык тотып шушы ярдан,
Сабыйлык узды ич елга буйларында.
“Тәтә-әнкәй” циклыннан 1934 нче елда язылган “Күл Черкене – Тәтә әнкәй” шигырендә дә туган як образы бар.
Әле дә шаян малай булып,
Зөя суы буйларында уйнар идем,
Ак чыбылдык эчендә газиз әбкәм
Кочагында тыкшынып йоклар идем.
Гаяз Исхакый исемендәге премия иясе Әхмәт Рәшит тә Буа ягыннан. 1936 нчы елның 25 нче мартында Яңа Чәчкап авылында туган. Шигырьләрендә туган ягыбызның танылган кешеләренә, табигатенә дан җырлана. “Исәк егетләре” шигырендә уңган егетләрне.
Өчесе дә алар бер тамырдан,
Ышанычлы нәсел, эше рас,
Марс, Айдар, Рөстәм исемнәрен
Исәк җире гомер онытмас.
Өченчесе спорт каһарманы,
Үзе хәтле ике сикерә.
Безнең Буа алган җиңүләргә
Ул үзенчә өлеш китерә.
“Тантана” шигырендә җиребезнең муллыгына игътибар бирелә.
Буаларның даны ерак йөри –
Үстерә ул аны елдан-ел;
Бәрәкәтле табын түрләрендә
Быел менә тагын шатлык мул.
Җире дә бит гаять юмарт аның,
Яңгыры да булды җитәрлек;
Ә сез, якташларым, сынатмагыз –
Буа данын гел-гел күтәрик.
Такыр юлдан чаба машиналар
Иртә таңнан алып көнозын,
Раслап бәхет орлыклары белән
Буаларның изге хак сүзен.
“Җанга якын Норлатым” җырында да горурлык хисләре ята.
Ямьле авыл безнең Норлат,
Чишмәләре ага җырлап
Таллыклар арасыннан;
Егетләрнең йөрәгенә
Ут кабына яшь кызларның
Назлы күз карашыннан.
Җирең юмарт, җилең җылы,
Табыннарың һәрчак тулы –
Кунаклар күреп китсен;
Туган ягым, и Норлатым,
Гомер буе җанга якын
Бәллүр бишегем бит син.
Язлар саен сабан туе,
Гөрли бәйрәм көннәр буе
Киң мәйданнар түрендә;
Бил алышыр батырлар бар,
Сөлге чигәр матурлар бар
Безнең Норлат җирендә.
Кайда торса да мактала,
Кая барса да дан ала
Норлатта туган ирләр;
Җырлыйбыз шуңа шатланып,
Илкүләм матур ат алып
Яшәсен туган җирләр.
Шагыйрь туган авылына багышлап “Чәчкабым” шигырен яза . Ул хәзер җыр итеп җырлана.
Чәчәкләр чыкта коена
Җәйләрен аяз көнне,
Сагынуларым чиктән ашты –
Чәчкапка кайтам инде.
Әй Чәчкабым, Чәчкабым,
Яшь чагым, чибәр чагым,
Чәчләрне чәчкә бәйләрдәй
Ярларны синдә табыйм.
Чәчкапта үскән кызларның
Чәчкәйләре чем-кара;
Сагынып кайтсаң ярыңны
Сизелми ерак ара.
Туган ягында калган мәктәпне дә сагына шагыйрь. “Вахитов мәктәбен сагынып” шигырендә:
И, кайда сез, яшьлек елларыбыз –
Вахитовта укып йөргән чак,
Киләчәккә илтер хыялларны
Ал төсләргә генә төргән чак.
Яшь шагыйрь Рифат Сәлах шигырьләрендә дә туган як образын табарга була. Туган авылына багышланган “Яңа Чәчкап” шигырендә сагыну хисләре ята.
Туган авылым, Яңа Чәчкап,
Гөрләп торасың микән?
Чит җирләргә чыгып киткәч,
Сагындырасың икән.
Бик сагындым, туган авылым,
Ямьле Лашчы буйларын.
Еракка китеп барсам да,
Һәрчак синдә уйларым.
Уңган-булган халкың белән
Җиһанга нур чәч тагын!
Син һәрвакыт күңелләрдә,-
Җырга күчтең, Чәчкабым.
Җырларымда яшисең син,
Исемең дә чәчә моң.
Еракларга китсәм дә мин,
Бер кайтырмын, Чәчкабым
Буа төбәгендә яшәүче танылган мөгаллимә Гөлнур Айзетуллова шигырьләре хис-кичерешләргә бик бай, алардан моң агыла. Шуның өчен дә шагыйрә матур-матур җырлар авторы буларак танылды. Җырларда туган як, мәхәббәт темасы үзәк урынны алып тора. Үзенчәлекле шигырьләренә күз салыйк.“Буа арбатында йөрим”
Буа арбатында йөрим әле:
Кояш уйный үзәк урамда.
Бар борчулар эреп юкка чыга,
Очрый монда дуслар, туганнар.
Матур, күркәм күренимче дисәң,
Чәчтарашы тора елмаеп.
Буа Арбатында һич җыр тынмый:
Дәртләндерә, дәшә моңаеп.
Тик бер урын мине уйландыра:
Әрнеп карыйм гел ул тарафка.
Һәйкәл булып баскан якташларым
Мәңгелеккә Буа-Арбатта!
Буа Арбатында йөрим бүген,
Яшьләр хуҗа үзәк урамда.
Җаныбыздай якын туган җирне
Без яратыйк, дуслар,туганнар!
Җирле шагыйрәнең «Гүзәл каләм» шигырендә туган якның матурлыгы, аның тарихы тасвирлана.
Карлы елгасының кочагында
Дулкыннарга сыенып бер кала
Үскән монда бик күп еллар элек –
Үзе Буа диеп атала.
Күн киемнәр белән сату иткән
Гаярь сәүдәгәре Буаның.
Ничә гасыр бер сыныкны бүлә
Рус, чувашы, татар туганым.
Канлы еллар булган тарихында –
«Буа эше» аерым каралган.
Туфрагында, Буам, асыл затлар
Һәм батырлар туган, яралган.
Улларыңның исемнәре мәрмәр
Һәйкәлләре күчкән гомергә.
Буа! Буа! Кемнәр генә кайдан
Кайтмый бүген сине күрергә.
Туган ягыбызга багышланган җырлар да шактый. Г.Айзетуллованың «Яшә, Буам» җырында шәһәребезгә соклану чагыла.
Зәңгәр күгең аяз булсын,
Капламасын болытлар!
Синдә йөргән сукмакларның
Якынлыгын онытмам.
Буа! Буа!
Җырлар туа
Сине зурлап, сине мактап.
Яшә, Буам!
Озак еллар
Син халкымның данын саклап.
«Буам минем» җырында горурлану хисен табарга була.
Буа туфрагына
Кем басса да,
Бу мөхтәрәм дуска ни әйтим?
Күп гасырлык
Акыл сандыгының
Үз хуҗасы минем милләтем.
Буам – минем – изге туфраккаем,
Күңелемнең моңлы бишеге!
Кояш сыман балкып каршы ала
Үзенә килгән һәрбер кешене.
Бәрәкәтле безнең
Буа җире!-
Сокланырлык рухлы халкы бар,
Гүзәл илен
Ашлы-сулы итеп
Яшәтергә биргән анты бар!
Бу туфракка
Аяк баскан сабый
Күз яшьләре тамып, җан атып.
Һәр кунагын
Олылаган Буам
Һәм озаткан назлап, яратып.
Чишмәләре суын
Эчеп туймыйм
Саркып чыккан нинди туфрактан?
Буам минем!
Горурланып яшим –
Булганлыгым өчен бу яктан…
Гомумән, Г.Айзетуллова Буа турында күп яза.
Буа! Буа!
Минем туган ягым,
Газиз җирем, туган шәһәрем!
Шушы җирдә тамган
Кендек каным,
Монда тамган
Тәүге яшьләрем.
(«Буа» шигыре)
«Буада – театр» шигырен 2004 нче елда яза.
Казан сәхнәләрен таң калдыра
Буа артистлары уйнап та.
Яшьләрендә яшьлек дәрте ташый,
Алар әле мактау алачак.
Буа театры үз исемен
Тарихларга горур язачак!
Буаның танылган кешеләре турында да шигырьләре байтак.
Һәр төбәкнең –
Горурланыр өчен!-
Үз рәссамы, шагыйрь, әдибе…
Буа ягы шанлы
Бакый белән,
Данлый аны Гомәр Галие!
Тинчәледә
Калган истәлекләр
Серен сөйли бүген музейда.
Йөзләгәннәр
Хәтерендә саклап
Килә үзенең кыю улына.
Чит илләргә чыгып
Гыйбрәт алган,
Кылган эше бөек, гадиме?
Бүген менә
Халкым бәя бирә —
Буа данлый Гомәр Галине.
(«Асыл ядкарь» шигыре)
Туган ягыбызда төрле милләт халкы дус яши. Моны без шагыйрә иҗатында да күрәбез.
Җир-су тоткан, иген иккән,
Буа җирен бик үз иткән.
Татар, чуваш, рус кешеләре
Тыныч, тату тормыш көткән.
Буа! Буа! Үз бишеге –
Күп милләтле халкымның.
Саклап калсын гомерлеккә
Чын дуслыкның ялкынын!
(«Чын дуслык»)
«Ташкичүем» җырында да гүзәл табигатьне күрергә була.
Егетләрең моң ярата –
Гармун тарталар.
Сагынуга түзә алмый
Сиңа кайталар.
Ташкичүем! Ташкичүем!
Гүзәл төбәгем!
Син дип тибә,
Янып-көя
Минем йөрәгем.
Егетләр белән горурлануны башка шигырьләрендә дә күреп була.
Гаярь ир-егетләр яши бездә,
Беләкләре тимер, көчлеләр!
Ярышларда – горур!
Кодрәт белән
Җиңә алар якты хис белән
Сабан туе саен баһадирлар
Тәкәләрне сала иңенә…
Тирә-якның
Алып батырлары
Буалылар барда — җиңелә!
(«Буа егетләре»)
Җирле шагыйрә Гөлшат Мохтарова шигырьләрендә дә туган якны ярату хисләрен күрәбез.
Буа ягы моңлы, сулары да чыңлы,
Күңелләргә бик якын туып үскән җир.
Күлләренең ямен, суларының тәмен,
Сөйләр сиңа күреп анда искән җил.
Буа җире – туган җирем,
Төшләремә керәсең.
Назлы җилең, ямьле җирең
Юрганына төрәсең.
Җәйге болыныңда чапкан колының да
Өсти сиңа, Буам, өсти чиксез ямь
Кайтканымны күрә, юлымны гел бүлә
Синең тыныч сулы мәһабәт Зөяң.
Кайткан чакта сиңа юлларымда миңа
Каеннарың чыга каршы алырга.
Киткәнмен мин уйнап, әйт әле, ни уйлап?
Кайтып киләм, Буам, синдә калырга.
Туган якның агым сулары кебек лирик героебызның йөрәге ярсу, туган як таңнары кебек үк аның йөзе алсу. Кыскасы, яшьлеккә хас тойгылар бәрелешеп, ташкын хисләр өермәсен – туган як шигырьләренең һәр сулышында тоеп торабыз.
Тәүфикъ Камалиев (Тәүфикъ Сәлах улы Камалетдинов) 1940 нчы елның 3 нче февралендә Татарстанның Буа районы Ташкичү авылында туа. Әдәбият ка алтмышынчы еллар башында килә. Туган җир, яшьлек, якташлары турын дагы романтик яңгырашлы лирик шигырьләрен эченә алган «Ромашкалар эзлим» исемле беренче җыентыгы 1967 нче елда басылып чыга. Шуннан соң дөнья күргән «Сабыр канатлары сынмый» «Адымнар», «Сезгә генә сөйлим», «Хәләл көчем белән», «Яшьлеккә кайту» исемле шигырь китапларында шагыйрь гади хезмәт кешесенең уй-хыялларын шигъри юлларга салырга, тормыш-яшәешнең асылы хакында саллы, үз сүзен әйтергә омтыла. «Бу Ташкичү инде» шигыре туган авылына багышлана.
Бу Ташкичү инде, Ташкичү,
Җитеп килә зәңгәр кич әнә…
Башны тагын тыгам чишмәгә…
Бу Ташкичү инде, Ташкичү,
Чишмә суын эчеп туялмыйм,
Ширбәт кушкан кемдер шуңарга.
Үзең белән бергә ал да кит,
Ташы белән бергә кубар да.
Бу Ташкичү инде, Ташкичү,
Урап-урап кайткан кешегә…
Тугыз күпер тугыз төшендә,
Бу Ташкичү инде, Ташкичү.
Бөтен нәрсә таныш бик яшьтән:
Качып-качып елаган, көлгән җир.
Кайдалыгын аның мин генә,
Тик берүзем генә белгән җир.
Бу Ташкичү инде, Ташкичү,
Ә күгендә шул ук иске ай,
Су юлында аңкый ислемай…
Бу Ташкичү инде , Ташкичү.
Йомгаклау
Шигырьләреннән күренгәнчә, якташларым нинди генә темага алынса да, аны ныклы өйрәнеп, ягъни үзләрен чолгап алган дөньяны, гомумән, тормышны өйрәнеп, бигрәк тә табигать күренешләренә мөрәҗәгать итеп, шулар аша кеше күңеле, кичерешләре белән бәйле хәл-вакыйгаларны сурәтләргә, аларга олы мәгънә салырга ярата.
Күңелебездә рухи төшенкелек вакытында якташларыбызның шигырьләр җыентыкларын кулыбызга алабыз, һәм уйландыра, моңландыра, сөендерә, көлдерә торган әсәрләр бездә горурлану хисләре уята. Шуның өчен дә аларга иҗатлары өчен рәхмәт әйтәсе килә.
Татарстанга күренекле җырчылар, язучылар, шагыйрьләр, сәнгать, мәдәният, дәүләт эшлеклеләре, Хезмәт алдынгылары биргән Буа ягы бүген дә тулы канлы тормыш белән яши. Безнең халык һәрчак белемгә, яктылыкка омтылган, киләчәк буынны да шул рухта тәрбияләгән. Тирә-ягыбызда милли рухлы кешеләр булганда, уңдырышлы Буа ягыннан әле байтак талант ияләре чыгар.
Хезмәтемне төгәлләп шуны әйтәсем килә: туган җир табигате турында кайгырту –киләчәгебез турында кайгырту ул. Буалылар үз якларын яраталар, аның тарихы һәм традицияләре белән горурланалар, байлыкларын арттыралар.
Шулай итеп, эзләнү эшен туплаганда кызыклы очрашулар булды, файдалы сөйләшүләр алып барылды. Мин үземә күп мәгълүмат алдым. Хезмәтемне киләчәккә әзерлек дип тә кабул иттем.
Кулланылган әдәбият
1. Айзатуллова Г. Х. Бәхет гөле. –Казан: Идел-Пресс, 2008.
2. Айзетуллова Г.Х. Буа төбәгенең тарихи сәхифәләрен барлаганда. -Буа район типографиясе, 2012.
3. Айзетуллова Г.Х. Өч мизгел. –Буа шәһәре, 2012.
4. Ахмадуллин Ш.А. Буинск. Страницы истории. –Казан, 2011.
5. Әхмәт Рәшит – Wikipedia материаллары.
6. Буа ягым-тау ягым. Татарстан китап нәшрияты, 2000.
7. “Буинский район и город Буинск-территория мира, согласия и созидания” –буклет.
8. Газета, журнал материаллары
9. Мөхтәрова Г.М. Йөрәк серем. -Буа район типографиясе, 2004
10. Рәшит Ә.Ә. Һәркемнең үз хакыйкате: публицистик язмалар. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.
11. Рәшит Ә.Ә. Язмыш җилләре. Шигырьләр, поэмалар. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2006.
12. Сәлахов Р.Г. Күңел бөртекләре. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007.
13. Туган туфрак җылысы. –Казан, 2000.
14. Харис Р.М. Сандугачлар тынган вакыт. –Казан: Идел-Пресс, 2011.
15. Харис Р.М. Сайланма әсәрләр. 7 томда. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2006.
16. Харис Р.М. Тоткасыз ишек. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999.
У вас нет прав для создания комментариев.
«Минем туган илем»
Туган ил, туган жир, туган туфрак , сулаган саф һава, челтерәп аккан шифалы чишмәләр, елгалар…..Барысы да туган якта үз, якын , кадерле, сокландыргыч ! Урал тауларының киң итәгендә туган ягым Башкортостан урынлашкан.
|
|
Башкортстан- таулар иле, Монда алсу, тын таңнар, Шул таңнарга уй-хисләрем Яшьтән үк манчылганнан. Башкортстан — күлләр иле, Күлләре зәңгәр күзле. Чишмәләре ачык йөзле, Каршылар жырлап сезне.( М.Сиражи) |
Шушы зәңгәр күзле күлләр, ачык йөзле чишмәләр , тын таңнар бөтенесе туган жиремдә. Чишмәләр жырын тыңлый-тыңлый хәтфә үләннәр келәме өстеннән ялан аяк йөгерәм….Ә искән жылы назлы жил битемнән иркәли….. Каршыга очраган зифа каеннар серемне саклый, киңәш бирә сыман .Нинди ләззәтлек, рәхәтлек ! Һәркемгә шушы бәхет тияме соң!? Юктыр, чөнки кемдер үз туган жирен, нигезен корыта, оныта ; туган теле һәм тарихыннан баш тарта. Халык акылы : » Илен белмәгән — тиле», — ди . Фаиль Шәфигуллинның «Каеннар » шигыре юллары күңел сагышыннан язылган :
Серләшеп туймый каеннар
Яшел хәтфә аланда.
Каен телендә сөйләшү
Рәхәт, ахры, аларга.
Яфраксыз бер каен гына
Сүзсез, кайгыга чумган.
Ана телен белми торган
Кызганыч кеше сыман.
Телсез халык булмый, ил булмый…. Телебезне онытсак, тарихыбыз мәңгелеккә гасырларда югалыр. Башка милләтне хөрмәт итик, телен , мәдәниятен өйрәник, әмма үз тамырларыбызны онытмыйк.
Күренекле шагыйрь Мостай Кәримнен шигырь юллары кечкенәдән йөрәгемә жуелмас хәрефләр белән язылган:
|
|
Жир Шарының картасына Карасан яхшы гына, Башкортостан шул картада Бер яфрак хәтле генә… |
Бер яфрак хәтле генә…. Кем генә базнат итмәгән, кара кулларын сузмаган , ләкин өзеп алырга көче житмәгән.Чөнки шушы яфрак үскән агачның тамыры нык , гасырлар буе кара туфрак куенында ныгыган, үскән. Туган ягымның ныклы тамыры — халкыбыз. Башкортстанда күп милләт халыклары үзләренең икенче туган илләрен тапканнар. Рус, татар, башкорт, мари, мордва, чуваш һәм башка милләтләр бер кан туганнар кебек дуслыкта, татулыкта яши. Барысы очен дә Башкортстан газиз, сөекле , якын … Халыклар татулыгы, хезмәте, тарихы, ижаты, күренекле шәхесләре туган жиребезгә дан китерә. Батырлар эзе жыр, шигырь ,хикәя , әсәрләрдә язылган…Герой — шагыйрь Муса Жәлилнең ялкынлы шигырь юллары туган илгә чын сөю хисләре булып яңгырый:
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антыма.
Бар жырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма….
Халкымның күренекле зыялылары , шәхесләре күп : М.Кәрим, З. Биишева, М.Гафури, Р.Хәсәнов, М.Акмулла , И.Тасимов, Зәки Вәлиди , С.Юлаев һәм башкалар. Аларның тормыш юллары , халыкка хезмәте үрнәк булып тора. Туган як, халкыбызның үткәнен данлап, якты киләчәге өчен хезмәт итү үзе бер шатлык, горурлык. Уй-фикерләремне Салават Юлаевның шигырь юллары белән тамамлыйсы килә:
Минем туган кырларым,
Балдай татлы суларым,
Яланнарым, урманым ,
Күккә ашкан Уралым —
Минең изге төягем,
Сезне сөя йөрәгем…..
Туган ягымны сөям, тарихын өйрәнәм, халкыбыз белән горурланам , туган телемдә дан жырлыйм !



