Егэ по татарскому языку демоверсии

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №6» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Госуслуги

Решаем вместе

Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Нижнекамск, ул. Тукая, д. 15, к. а
Телефон: +7(855)-543-12-70;+7(855)-541-96-15
E-Mail: school6n-kamsk@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «СОШ №6» НМР РТ
Руководитель: Глухарева Ирина Сергеевна
Год основания учреждения: 1969
У нас учатся: 545 учащихся, в том числе 9 иностранных граждан
У нас учат: 29 учителей

Демонстрациооные версии КИМов ЕРТ по татарскому языку

Демонстрационные версии   КИМов единого республиканского тестирования по татарскому языку, кодификатор, спецификация.

Отведённое на выполнение работы СОКРАТИЛОСЬ до 2,5 часов.

26-02-2015_08-08-38.zip

В данном разделе представлены документы, определяющие структуру и содержание контрольных измерительных материалов государственной итоговой аттестации по родным языкам и родной литературе в 2023 году:

  • кодификаторы проверяемых требований к результатам освоения основной образовательной программы основного общего образования и элементов содержания для проведения государственной итоговой аттестации по родным языкам и родной литературе в 2023 году;
  • спецификации контрольных измерительных материалов для проведения осударственной итоговой аттестации по родным языкам и родной литературе в 2023 году;
  • демонстрационные варианты контрольных измерительных материалов для проведения государственной итоговой аттестации по родным языкам и родной литературе в 2023 году.

Порядок проведения единого регионального экзамена по башкирскому языку и Порядок проведения государственной итоговой аттестации для обучающихся по образовательным программам основного общего образования, изучавших родной язык из числа языков народов Российской  Федерации и литературу народов России на родном языке из числа языков народов Российской Федерации и выбравших экзамен по родному языку из числа языков народов Российской  Федерации и литературе народов России на родном языке из числа языков народов Российской Федерации, для прохождения государственной итоговой аттестации в Республике Башкортостан

Башкирский язык

Татарский язык

Русский язык

Марийский язык

Чувашский язык

Удмуртский язык

  • Раздел находится в стадии наполнения

  • Раздел находится в стадии наполнения

  • Раздел находится в стадии наполнения

  • Проектов не найдено

  • Раздел находится в стадии наполнения

  • Раздел находится в стадии наполнения

  • Раздел находится в стадии наполнения

  • Раздел находится в стадии наполнения

Эшне башкару өчен кулланма

Татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәрне башкаруга 40 минут вакыт бирелә. Тәкъдим ителгән эш 2 өлештән тора.

Беренче өлеш 20 биремне үз эченә ала (А1-А20), сез алар арасыннан дөрес дип уйлаган җавапны сайлап алырга тиеш.

Икенче өлеш В1-В6 биремнәреннән тора. Әлеге биремнәр текстка бәйле рәвештә башкарыла. В1-В6 биремнәренә җавапны сез мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга һәм язып куярга тиешсез.

Биремнәрне тәкъдим ителгән тәртиптә үтәгез. Аларны үтәү барышында сезнең өчен кыенлык тудырганнары килеп чыкса, әлеге биремне калдырып торып, алдагыларына күчәргә киңәш итәбез. Сез бу биремнәргә, вакытыгыз калган очракта, кабат әйләнеп кайта алачаксыз. Беренче өлештәге һәр биремнәргә якынча 1,5 минут вакыт бирелә. Икенче өлештәге һәр биремгә 2 минут вакытыгызны сарыф итегез.

Дөрес җаваплар, катлаулылыкларыннан чыгып, 1 яки югарырак баллар белән бәяләнәләр. Әлеге балларны бергә кушканнан соң, сезгә гомуми балл чыгарыла, шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җаваплар бирергә һәм күбрәк баллар җыярга тырышыгыз.

Сезгә уңышлар телибез !

1 өлеш (А)

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1-А20) үтәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнәр аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына «Х» билгесе куегыз.

А1. Бер генә иҗектән торган сүзне табыгыз:

  1. ай
  2. алма
  3. китап
  4. ярма

А2. Кайсы рәттәге сүзләрдә [w] авазы әйтелә?

  1. Вәкил, ватык, вакыт, валчык
  2. вагон, витамин, вокзал, Владимир
  3. җавап, витрина, волейбол, Вәли
  4. веранда, вакыт, паровоз, тавыш

А3. Кайсы сүздә ь билгесе аеру билгесе булып тора?

  1. төньяк
  2. яшь
  3. сәгать
  4. руль

А4. Татар телендә ничә сузык аваз бар?

  1. 10
  2. 11
  3. 12
  4. 9

А5. Татар телендә генә булган сузыкларны табыгыз:

  1. [ы], [э/е], [и]
  2. [у], [а]
  3. [ә], [ө],[ү]
  4. [и], [о], [ы]

А6. Иҗекләргә дөрес бүленгән сүзләр рәтен билгеләгез:

  1. гө-л-ләр-гә, әйт-егез
  2. гөл-ләр-гә, әй-те-гез
  3. кайт-ып, к-үреп
  4. ү-скән, ки-теп

А7. Сүзләрне тәрҗемә итәргә ярдәм итүче сүзлек:

  1. синонимнар сүзлеге
  2. орфографик сүзлек
  3. татарча-русча сүзлек
  4. антонимнар сүзлеге

А8. Фигыль:

  1. предметның билгесен белдерә
  2. предметның эшен белдерә
  3. предметны белдерә
  4. предметның санын, исәбен белдерә

А9. Тезмә сүзләр булган рәтне билгеләгез:

  1. әти-әни, исәп-хисап
  2. үги ана яфрагы, кура җиләге
  3. һәрбер, тузбаш
  4. авылдаш, сыйныфташ

А10. Нинди дәрәҗәдәге сыйфатларга –рак,–рәк кушымчалары ялгана?

  1. гади дәрәҗәдәге
  2. кимлек дәрәҗәсендәге
  3. чагыштыру дәрәҗәсендәге
  4. артыклык дәрәҗәсендәге

А11. Аның зат алмашлыгы кайсы килештә килгән?

  1. баш килештә
  2. юнәлеш килешендә
  3. иялек килешендә
  4. төшем килешендә

А12. Исем:

  1. предметның билгесен белдерә
  2. предметның эшен белдерә
  3. предметны белдерә
  4. предметның санын, исәбен белдерә

А13. Дәр…я  сүзендə нинди хəреф төшеп калган? 

  1. ы                
  2. и                
  3. ь        
  4. ъ

А14. Кушма сүзләрдән генә торган рәтне күрсәтегез:

  1. ап-ак, савыт-саба, Зилә
  2. ашъяулык, Айнур, төнбоек
  3. карабодай, дөнья, кәгазь
  4. ямь, яз, Агыйдел

А15. Кайсы рәттәге сүзләр III зат, берлек сандагы боерык фигыльләрдән генә тора?

  1. кайтсын, ашасын, күрсен
  2. кайта, ашый, күрә
  3. кайтсыннар, ашасыннар, күрсеннәр
  4. кайтам, ашыйм, күрәм

16. Юклык формасындагы фигыльләргә кайсы кушымча ялгана:

  1. – ма (– мә), – мый (– ми)
  2. – лар (– ләр), – нар (– нәр)
  3. – да (– дә), – ты (– те)
  4. – сыз, – сез

А17. Күплек санда, урын-вакыт килешендә килгән исемне табыгыз:

  1. бакчада
  2. балаларга
  3. яфракларда
  4. урамда

А18. Дөрес язылышны тап:

  1. бермең җиде йөз илле
  2. бер мең җиде йөз илле
  3. бер мең җидейөз илле
  4. бер мең җиде йөзилле

             А19. Боерык фигыльләрдән торган рәтне күрсәтегез:

1. пешермә, борчыла, хыялланыр

2. уянсын,туйды, язам

3. китермә,  илт, очыгыз

4. карама, укыячак, тудым

А20. Антонимлыкка нигезләнгән парлы сүзләр кергән рәтне билгеләгез:

       1) берәм-берәм, көлә-көлә, кызып-кызып

       2) көн-төн, вакытлы-вакытсыз, яше-карты

       3) аң-белем, алай-болай, йөгерә-чаба

       4) савыт-саба, бала-чага

2 өлеш (В)

Әлеге өлештәге биремнәрне, тәкъдим ителгән текст ярдәмендә үтәгәндә, җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1-В6 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга ярамый.

(1)Аңа рота китеп барган юлдан бер тапкыр үтәргә дә туры килгән иде.(2)Ул балага күтәрелеп карады. (3)Бала  зур булып ачылган күзләре белән аңа бик җитди карап тора. (4)Бу караш Зарифның икеләнүен өзде.  (Ә.Еники)

В1. Икенче җөмләдәге нечкә әйтелешле сүзне языгыз.

В2. Рус теленнән кергән алынма сүзне языгыз.

В3. Сыйфат булган җөмләнең санын күрсәтегез.

В4. Дүртенче җөмләнең  иясен табыгыз һәм төшем килешенә куеп языгыз.

В5. Икенче җөмләнең әйтелү максаты буенча төрен билгеләгез.

В6. Ясалышы буенча күзләре сүзенең төрен билгеләгез.

Җаваплар

1 өлеш (А)

А1

1

А2

1

А3

1

А4

3

А5

3

А6

2

А7

3

А8

2

А9

2

А10

3

А11

3

А12

3

А13

3

А14

2

А15

1

А16

1

А17

3

А18

2

А19

3

А20

2

2 өлеш (В)

В1

Күтәрелеп

В2

Рота

В3

3

В4

Карашны

В5

Хикәя

В6

Тамыр

Поделитесь с коллегами:

Татар теленнән БРТ, 2015 ел ТАТАР ТЕЛЕ (Предметның коды — 23), IX класс (Үрнәк вариант)

1 нче бүлек

Ответом к заданиям 1-8 является последовательность цифр, запишите её в бланке ответов № 1 справа от номера соответствующего задания, начиная с первой клеточки. При переносе ответа на бланк следует указать только эту последовательность, без запятых, пробелов и прочих символов. Каждый символ пишите в отдельной клеточке в соответствии с приведёнными образцами.

1

Вы услышите четыре коротких диалога, обозначенных А, Ә, Б и В. Определите, где происходит каждый из этих диалогов. Используйте каждое место действия из списка 1-5 только один раз. В задании есть одно лишнее место действия.

Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу.

1.

Китап кибетендә

2.

Бакчада

3.

Театрда

4.

Вокзалда

5.

Сәүдә үзәгендә

Ответ:

Диалог

А

Ә

Б

В

Место действия

2

Вы услышите пять высказываний. Установите соответствие между высказываниями каждого говорящего А — Г и утверждениями, данными в списке 1 — 6. Используйте каждое утверждение из списка 1-6 только один раз. В задании есть одно лишнее утверждение.

Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу.

1.

Сөйләүче Татарстанның башкаласы турында әйтә.

2.

Сөйләүче «КамАЗ» заводы турында әйтә.

3.

Сөйләүче республиканың мәдәнияте турында әйтә.

4.

Сөйләүче Татарстанның сәнәгате турында әйтә.

5.

Сөйләүче башкалабызның спорт корылмалары турында әйтә.

6.

Сөйләүче туган авылы турында әйтә.

Ответ:

Говорящий

А

Ә

Б

В

Г

Утверждение

Вы услышите разговор двух друзей. В заданиях 3 — 8 обведите цифру 1, 2 или 3, соответствующую выбранному Вами варианту ответа.

Вы услышите запись дважды.

3

Мөнирә … белән шөгыльләнә.

1)

гимнастика

2)

теннис

3)

фигуралы шуу

4

Мөнирә … яшьтән бирле спорт белән шөгыльләнә.

1)

ун

2)

биш

3)

җиде

5

Мөнирә … беренчелегендә катнашкан.

1)

республика

2)

Россия

3)

шәһәр

6

Самат … белән кызыксына.

1)

музыка

2)

спорт

3)

компьютер

7

Самат … катнашкан.

1)

ярышта

2)

олимпиадада

3)

конкурста

8

Самат … барган.

1)

Мәскәүгә

2)

Төмәнгә

3)

Самарага

2 нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие их приведённых утверждений 9-16 соответствуют содержанию текста (1 — текстка туры килә), какие не соответствуют ( 2 — текстка туры килми).

В бланке ответов № 1 поставьте знак «х» в клеточку, номер которой соответствует номеру выбранного Вами ответа.

Малай яр буенда балык тотып утырганда, бераз читтә, куак арасында әллә нинди тавышлар ишетә башлады. Курыккан, сызгырган һәм башка тавышлар…

Малай кармакларын тиз генә судан чыгарды да тавыш килгән якка китте. Анда, камыш арасында, кошлар сугыша икән. Кечкенә генә камыш чыпчыклары олы бер кошны кыйныйлар. Теге кош исә, авызын ачып, күккә карап тик ята.

Усалланган кошларны малай куып җибәрде. Һәм ни күзе белән күрсен, кыйналучы кош — кәккүк икән! Барысы да шунда аңлашылды. Кәккүк камыш чыпчыклары оясына йомырка салырга кергән дә аны бу кошлар куып чыгарганнар.

Малай кәккүкне дәү әнисе өенә алып кайтты. Озак та үтмәде, кәккүк ишек янындагы почмакка күкәй салды. Шуннан соң малай аңа оя ясады һәм кәккүкне шул ояга урнаштырды. Кәккүк, чыпчыклар кыйнагач, акылга утыргандыр, үз оясын саклар дип уйлады малай. Ләкин бик нык ялгышты! Кәккүк үзе салган йомырканы да, оясын да ташлап качты.

  • Үзеңдә булмаса, кыйнап кына акылга утыртып булмый инде аны, — диде дәү әни. (Әхсән Баяннан)

9

Малай ниндидер тавышлар ишетә.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

10

Малай бик озак балык тотып утыра.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

11

Камыш чыпчыклары кечкенә генә кошны кыйныйлар иде.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

12

Кыйналган кош хәрәкәтсез ята.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

13

Малай кошлар сугышын карап кына торды.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

14

Кәккүк яралы иде.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

15

Малай кошны әбиләренә алып кайта.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

16

Кәккүк оясын ташлап китә.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

17

Прочитайте тексты и установите соответствие между текстами А — Е и заголовками 1 — 8. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую цифру только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

Получившуюся последовательность цифр запишите в бланк ответов № 1 справа от номера соответствующего задания, начиная с первой клеточки. При переносе ответа на бланк следует указать только эту последовательность, без запятых, пробелов и прочих символов. Каждый символ пишите в отдельной клеточке в соответствии с приведёнными образцами.

1.

Көтүченең уйлануы

2.

Күршеләрнең эте

3.

Этнең тиеннәрне ялап куюы

4.

Тиеннәр эт балалары белән

5.

Урманга бару

6.

Тиеннәрне эт оясына кую

7.

Тиен балаларын алып кайту

8.

Ят кош балаларын чыгару

А. Кошларның ят кош йомыркасыннан бала чыгаруы беркемне дә гаҗәпләндерми. Ә хайван һәм җәнлекләр белән андый хәлнең булганым ишеткәнем юк иде. Сирәк булса да була икән.

Ә. Көтүче абый урманнан бик кечкенә тиен балаларын алып кайта. Алар бик хәлсез булалар. Безнең урманнарда тиеннәр бик аз. Беткән дәрәҗәдә диярлек. Бу ике тиен баласы үлсә, алар тагын да кимерләр.

Б. Шуны уйлап, абый аларны терелтергә тырыша. Аларга сөт эчертәсе килә. Ләкин алар эчә белмиләр. Белмиләр һәм теләмиләр дә. Инде нишләргә? Көтүче абый уйлана башлый.

В. Күршеләренең этләре яңа гына балалаган иде. Абый шуны исенә төшерә. Актүшнең өч көчеге барлыгын ул белә. Этнең балаларын имезгәнен дә күргәне бар. Әниләре төсле аклы-каралы көчекләр — бик шаяннар. Гел уйнарга гына торалар.

Г. Көтүче абый тиен балаларын күршеләрнең эт оясына кертеп куя. Үзе күзәтеп тора. Эт тиен балаларына тимиме? Аларны кабып йота күрмәсен! …

Д. Бераз карап торгач, ана эт тиеннәр янына килә. Аларны төрле яклап карап чыга. Аннары ялап куя. Димәк, Актүш аларны кабул итә. Шулчак көтүче абый да, тынычланып, эшенә китә.

Е. Хәзер авыл урамында, ана эткә ияреп, көчекләр генә түгел, ә тиен балалары да сикергәли. Башта бу күренешкә гаҗәпләнсәләр дә, авыл кешеләре дә күнектеләр. Алар бу гаилә дуслыгына сокланып елмаялар гына.

Текстлар

А

Ә

Б

В

Г

Д

Е

Исемнәр

3 нче бүлек

Ответы на задания 18 — 32 запишите в бланке ответов № 1 справа от номера соответствующего задания, начиная с первой клеточки. Каждый символ пишите в отдельной клеточке в соответствии с приведёнными образцами.

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 18 — 25 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию 18- 25.

18

Бүген шимбә, иртәгә …………………. барырга кирәк түгел.

МӘКТӘП

19

Дәресләр беткәч, без …………………. барырга булдык.

КИНО

20

…. роботлар турында фильм күрсәтәләр.

КИНОТЕАТР

21

Мин үземә һәм …. ике билет сатып алдым.

ДУС

22

Без … рәттә алтынчы һәм җиденче урыннарда утырдык.

ӨЧ

23

Чыннан да, бу фильм мавыктыргыч иде һәм ………. бик ошады.

БЕЗ

24

Фильм … тә, без роботлар турында озак сөйләштек.

БЕТӘРГӘ

25

Мәктәпкә баргач, сыйныфташларыбызга да бу …. карарга киңәш итәчәкбез.

ФИЛЬМ

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 26 — 32 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию 26-32.

26

Гыйлем Камай ……………………. галим булган.

ТАЛАНТ

27

Ул яшьтән … калган һәм тугыз яшеннән эшли башлаган.

ӘТИ

28

Ләкин егетнең белем алу ……………… зур булган, ул үзлегеннән укырга өйрәнгән.

ТЕЛӘ

29

Соңрак Гыйлем Камай укытучылар хәзерләү мәктәбен …. .

ТӘМАМ

30

Ул Томск университетының химия … дә укыган.

БҮЛ

31

Университетны … тәмамлагач, аны Казанга күчергәннәр.

УҢЫШ

32

Гыйлем Камай 1935 нче елдан органик химия кафедрасы белән җитәкчелек итә …………………., ә соңрак Казан университеты ректоры да булып эшләгән.

БАШ

По окончании выполнения заданий 18 — 32 не забудьте перенести свои ответы в бланк ответов № 1.

4 нче бүлек

Для ответа на задания 33-38 используйте бланк ответов № 2.

При выполнении заданий 33 — 38 обратите внимание на то, что ваши ответы будут оцениваться только по записям, сделанным на бланке № 2. Записи в черновиках при проверке экспертом не учитываются.

В заданиях 33-37 необходимо написать реплики в соответствии с заданной речевой ситуацией.

Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

33

  1. Познакомьте родителей со своим (своей) новым другом (новой подругой).

    34

  2. Уточните у прохожего, где находится остановка автобуса.

    35

  3. Поинтересуйтесь у сестры, кем она хочет стать.

    36

  4. Спросите, у кого есть толковый словарь татарского языка.

    37

  5. Пожелайте одноклассникам успехов на экзаменах.

38

Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

… Каникулда мин шәһәргә туганнарыбызга кунакка бардым. Мин бу шәһәр белән таныштым, төрле урыннарда булдым. Апам мине тәмле ризыклар белән сыйлады.

… Синең кайда кунакта булганың бар? Синең быел җәен кая кунакка барасың килә? Ни өчен?

10

1. Тыңлап аңлау: диалогик һәм монологик текстларның төп эчтәлеген тыңлап аңлау.

ЕРТ по татарскому русская группа аудирование ответы демоверсия

Демонстрационный вариант  2017 г. – задание №1

1. Вы услышите четыре коротких диалога, обозначенных А, Ә, Б и В.
Определите, где происходит каждый из этих диалогов. Используйте каждое место действия из списка 1-5 только один раз. В задании есть одно лишнее место действия. Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу. 

  1. Кибеттә
  2. Китапханәдә
  3. Тукталышта
  4. Урамда
  5. Кинотеатрда
 Диалог А Ә Б В
 Место действия

Демонстрационный вариант  2017 г. – задание №1.

1. Вы услышите четыре коротких диалога, обозначенных А, Ә, Б и В.
Определите, где происходит каждый из этих диалогов. Используйте каждое место действия из списка 1-5 только один раз. В задании есть одно лишнее место действия. Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу. 

  1. Өс киеме кибетендә
  2. Аяк киеме кибетендә
  3. Китап кибетендә
  4. Ашамлыклар кибетендә
  5. Җиһазлар кибетендә
 Диалог А Ә Б В
 Место действия

  • Войти

  1. Ученикам
  2. Образовательные ресурсы
  3. ГИА
  4. Демоверсии, спецификации, кодификаторы по родным языкам

Сайтыбызга рәхим итегез!

Download

Туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе, 2019 ел

Туган телдә белем бирү мәктәпләре укучылары өчен 2019 нчы елда туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру материалларының күрсәтмә варианты.

Туган тел 2019.pdf

Adobe Acrobat Dokument
2.3 MB

Download

Татар теленнән ТДИ, 2018

Demoversia_OGE_21_kod_2018.pdf

Adobe Acrobat Dokument
293.7 KB

Download

Татар теленнән ТДИ, 2017 ел

ОГЭ. Татарский язык. Код 21. Демоверсия.

Adobe Acrobat Dokument
952.2 KB

Download

Татар теленнән ТДИ, 2016ел

ОГЭ. Татарский язык. Код 21. Демоверсия

Adobe Acrobat Dokument
1.7 MB

Download

Татар әдәбияты. Демоверсия-2017

ОГЭ. Татарская литература. Код 21. Демов

Adobe Acrobat Dokument
3.2 MB

Download

ТДИ бланклары

Бланк ОГЭ.pdf

Adobe Acrobat Dokument
923.5 KB

Download

Татар теленнән БРТ, ТДИ имтиханының төзелеше һәм эчтәлеге турында

письмо_по_татарскому-банк_заданий.pdf

Adobe Acrobat Dokument
189.1 KB

Download

БРТ бланклары

бланк №1, №2.pdf

Adobe Acrobat Dokument
1.3 MB

Download

Демоверсия-2016

Код 21. Демовариант 2016.pdf

Adobe Acrobat Dokument
898.8 KB

Download

Демоверсия-2017

Код 21. Демовариант.pdf

Adobe Acrobat Dokument
2.3 MB

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Татар теленнән бердәм республика тестының язма өлешен үтәү өчен, 2 сәгать (150 минут) вакыт бирелә.

Татар теленнән тестның язма өлеше 33 биремне үз эченә алган 4 бүлектән тора. 1 нче бүлектә 8 бирем (1 – 8 нче биремнәр) бар. Алар укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән. 2 нче бүлек 9 биремнән тора (9 – 17 нче биремнәр). Алар укучыларның укып аңлау күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә. 3 нче бүлек 15 биремнән тора (18 – 32 нче биремнәр). Алар укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерүгә кайтып кала. 4 нче бүлек 1 биремнән тора. Ачык типтагы 33 нче бирем укучыларның язма сөйләмен тикшерүгә юнәлдерелгән.

Тест биремнәрен үтәгәндә, орфографик сүзлекләрдән файдаланырга рөхсәт ителә. Караламадагы язулар тикшерелми!

Уңышлар телибез!

*****

Единое республиканское тестирование по ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ

для обучающихся, изучающих татарский язык в русских группах общеобразовательных организаций с русским языком обучения

ПИСЬМЕННАЯ ЧАСТЬ

Инструкция по выполнению работы

Время, отведенное на выполнение письменной части тестовой работы – 2 часа (120 минут).

Письменная часть тестовой работы по татарскому языку состоит из четырех разделов, включающих 33 заданий. Раздел 1 (задания по аудированию) включает 8 заданий на понимание аутентичных текстов (задания 1-8). Раздел 2 (задания по чтению) включает в себя 9 заданий (задания 9-17). Раздел 3 (задания по лексике и грамматике) состоит из 15 заданий (задания 18-32). Раздел 4 (задание по письменной речи) состоит из одного задания (задание 33), в котором предлагается написать личное письмо.

Во время выполнения теста разрешается пользоваться орфографическим словарем. Записи в заданиях и черновиках не проверяются!

        Желаем успеха!

1 нче бүлек

Ответом к заданиям 1 и 2 является последовательность цифр, запишите её в бланке ответов №1 справа от номера соответствующего задания, начиная с первой клеточки. При переносе ответа на бланк следует указать только эту последовательность, без запятых, пробелов и прочих символов. Каждый символ пишите в отдельной клеточке в соответствии с приведёнными образцами.

Вы услышите четыре коротких диалога, обозначенных А, Ә, Б и В. Определите, где происходит каждый из этих диалогов. Используйте каждое место действия из списка 1–5 только один раз. В задании есть одно лишнее место действия. Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу.

1.

Театрда

2.

Ашханәдә

3.

Музейда

4.

Кунакханәдә

5.

Китапханәдә

Диалог

А

Ә

Б

В

Место действия

Вы услышите пять высказываний. Установите соответствие между высказываниями каждого говорящего А – Г и утверждениями, данными в списке 1 – 6. Используйте каждое утверждение из списка 1 – 6 только один раз. В задании есть одно лишнее утверждение. Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу.

1.

Сөйләүче китап турында әйтә.

2.

Сөйләүче дәфтәр турында әйтә.

3.

Сөйләүче пенал турында әйтә.

4.

Сөйләүче сумка турында әйтә.

5.

Сөйләүче көндәлек турында әйтә.

6.

Сөйләүче буяулар турында әйтә.

Говорящий

А

Ә

Б

В

Г

Утверждение

Вы услышите разговор двух друзей. В заданиях 3–8 обведите цифру 1, 2 или 3, соответствующую выбранному Вами варианту ответа. Вы услышите запись дважды. По окончании выполнения заданий 1–8 не забудьте перенести свои ответы в бланк ответов № 1.

3.  Лилия … каршыларга бара.                      

1)

әбисен                                                      

2)

туганын

3)

дустын

4. Әмир … барырга җыена.

1)

мәктәпкә

2)

түгәрәккә

3)

вокзалга

5. Әмир … көтә.

1)

поезд

2)

автобус

3)

Лилияне

6. Әмир … кызыксына.

1)

каникуллар белән

2)

автобуслар белән

3)

экология белән

7.  Лилия каникулларны … үткәрәчәк.

1)

дусты белән

2)

сыйныфташлары белән

3)

туганнары белән

8. Дуслар … автобуста китәләр.

2 нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведённых утверждений 9 – 16 соответствуют содержанию текста (1 – текстка туры килә), какие не соответствуют (2 – текстка туры килми).

Һәркемнең үз әнисе үзенә кадерле. Минем әниемнең ягымлы йөзе әле дә күз алдымда. Аның акыллы киңәшләре, җылы сүзләре һәрвакыт исемдә саклана. Ул тормышта күп авырлыклар күргән, ләкин алдагы көнгә ышаныч белән караган.

Башка әниләр кебек безнең әни дә балаларының эшчән булып үсүләрен тели иде. Ул, безне кеше итәр өчен, бөтен көчен бирде. Ә безнең аны борчыган чакларыбыз да булды.

Көзнең матур бер көне иде. Алмалар, көнбагышлар өлгергән вакыт. Әни дә үстерә иде бакча җимешләрен. Бакчабыздагы көнбагышларга һәркем кызыга иде, бигрәк тә малайлар. Көнбагыш ашат әле дип сорыйлар иде. Шулай беркөнне малайлар бик сорагач, әнигә әйтмичә, бакчага кереп киттем һәм көнбагыш башларының иң зурларын өзеп алдым. Аларны малайларга алып чыктым. Шул вакыт колагыма таныш тавыш ишетелде. Артка әйләнеп карасам, әни басып тора. Үзе елмая. Мин ни әйтергә дә белмичә туктап калдым. Әнием мине үз янына чакырып алды да ачуланмый гына өйгә алып керде. Ә өйдә бер төркем кызлар җыелган. «Менә минем улым ничек үсте, үз бакчасы җимешен үзе яшереп ашый» – диде.

Бала вакытта булган бу хәл минем бөтен гомеремә сабак булып калды. Әниемнең «Туры сүзле һәм эштә гадел булырга кирәк» дигән киңәшләрен хәзер дә онытмыйм. Күңелемә әнием салган орлыклар үстеләр, чәчәк аттылар. (Мөхәммәт Гайнуллиннан)

 Һәр кеше өчен әни иң якын кешеләрнең берсе булып тора.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

Әнисе әйткән сүзләрне малай хәтерендә калдырган.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

Әнисенең тормышы бик җиңел булган.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

Әни балаларын тәрбияләүгә зур игътибар биргән, шуңа күрә алар аны борчымаганнар.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

Аларның бакчасында көнбагыш бик уңган.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

Малайның дуслары, бакчага кереп, көнбагыш алып чыкканнар.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

Әнисе улын нык ачуланган.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

Бала чагындагы әле вакыйганы бу кеше беркайчан да онытмаган.

1)

текстка туры килә

2)

текстка туры килми

17

Прочитайте тексты и установите соответствие между текстами А – Е и заголовками 1 – 8. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую цифру только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

Получившуюся последовательность цифр запишите в бланк ответов № 1 справа от номера соответствующего задания, начиная с первой клеточки. При переносе ответа на бланк следует указать только эту последовательность, без запятых, пробелов и прочих символов. Каждый символ пишите в отдельной клеточке в соответствии с приведёнными образцами.

1. Бүләкне яшереп кую.

2. Абыйсы белән апасының бүләк әзерләүләре.

3. Бүләкнең эреп бетүе.

4. Илдарның идән сөртүе.

   5. Су буена баруы.

    6. Малайның шатлануы.

   7. Илдарның бүләк турында уйлануы.

      8. Туганнарның гаҗәпләнүе.

А.  Илдар быел Әниләр бәйрәмендә әнисенә башка беркем дә уйлап таба алмаган әйбер бүләк итәргә булды. Ул инде белә: Хәлим абыйсы, әнисенә дип, матур сәгать алып куйды. Нәсимә апасы тәмле исле хушбуй алып кайтты. Илдар аның тәмледән-тәмле исләрен каян беләме? Апасы өйдә юк чакта, ике мәртәбә алып иснәп карады инде ул бу хушбуйны.

Ә.  Беркөнне тәрәзәдән тышка карап утырганда, Илдарның башына шундый уй килде: әгәр дә ул, кардан әнисенең сынын ясап, 8 Март көнне шуны алып кереп бүләк итсә? Әй сөенер иде әнисе! Илдар шулай итте дә. Әниләр бәйрәменә бер көн кала, ул кич буе кар тәгәрәтте, кар кисәкләреннән бер кеше сыны ясап куйды. Бу сын әнисенә бик тә охшаган кебек тоелды.

Б. Шул ук кичтә Илдар үзенең бүләген качырып кына алып кереп, бүлмәсенең бер почмагына бастырып куйды. Җәймә белән капларга да онытмады. Иртән барысы да гадәттәгедән иртәрәк уянды. Ел саен шулай: иртәнге ашка кадәр үк Илдар әтисе, абыйсы һәм апасының котлау сүзләрен, бүләк бирүләрен түземсезлек белән көтте.

В.  Чират җиткәч, Илдар әнисе янына килде дә: «Хәзер мин үз бүләгемне күрсәтәм», — дип, бүлмәсенә йөгерде. Әмма, бүлмә ишегеннән атлап керүгә, ниндидер суга басуын тоеп алды Илдар. Идәнгә карады да аһ итте: аның «кар әнисе» җылы өйдә эреп беткән, ә кар суы бөтен бүлмәгә җәелгән!

Г.  Илдар нишләргә дә белмичә каушап калды. Әнисенә нинди бүләк бирә инде ул хәзер? … Менә сиңа бәйрәм! … Әнисе күргәнче, тизрәк сөртергә кирәк. Әле ярый бүлмәдә зур агач савытта гөл үсеп утыра. Илдар бөтен суны шул гөл төбенә агыза торды. Инде идәнне сөртеп бетерәм дигәндә генә, зал яктан әнисенең: «Илдар, балам, бүләгеңне карарга чыгыйкмы инде?» — дигән тавышы ишетелде.

Д.  Илдар соңгы мәртәбә идәнне сыпырып алды да, гөл төбенә соңгы тамчы суны агызып, чүпрәкне карават астына яшереп куйды. Шул вакыт аның янына әнисе, әтисе, абыйсы, апасы килеп керде. Килеп керүгә, юеш идән уртасында басып торган Илдарга карап телсез калдылар…

Е.  Шул вакыт әнисе:

 И-и-и улым, менә нинди зур бүләк әзерләгәнсең син миңа! Идәнне югансың! Миңа бер эш тә калдырмагансың. Рәхмәт, улым, мең рәхмәт сиңа!.. Кил әле, шуның өчен яратыйм үзеңне! Шул вакыт еларга җыенган Илдарның күзләрендә ниндидер тылсымлы нур чагылып китте. Һәм ул, дөньядагы иң бәхетле бер малай булып, әнисенең кочагына атылды… (Галимҗан Гыйльмановтан)

Текстлар

А

Ә

Б

В

Г

Д

Е

Исемнәр

По окончании выполнения заданий 9 – 17 не забудьте перенести свои ответы в бланк ответов № 1.

3 нче бүлек

Ответы на задания 18 – 32 запишите в бланке ответов № 1 справа от номера соответствующего задания, начиная с первой клеточки. Каждый символ пишите в отдельной клеточке в соответствии с приведёнными образцами.

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 18 – 25 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию 18 – 25.

Татарстанда кырыктан артык район һәм өч … якын авыл исәпләнә.

МЕҢ

Безнең авылыбыз Арча … урнашкан.

РАЙОН

Авылның … Акчишмә.

ИСЕМ

Аңа XVII …. нигез салынган.

ГАСЫР

… 22 км ераклыкта Яңа Кырлай авылы урнашкан.

АРЧА

Бу авыл бөтен дөньяга мәгълүм, чөнки анда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай … .

ЯШӘРГӘ

Авыл … шагыйрьнең музее бар.

УРТА

24

Монда Тукайның әйберләре, портретлары, төрле … чыккан китаплары саклана.

ЕЛ

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 26 – 32 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию 26 – 32.

Гаиләнең бюджетын төзү – акчаны … тотуның төп шарты.

ФАЙДА

Чыгымнарны язып бару киләчәктә акчаны дөрес тотарга … бирә.

МӨМКИН

 Әгәр гаиләнең … һаман да бертөрле булса, аны язмаска да мөмкин.

КЕР

Ләкин чыгымнарны язарга кирәк: ашауга, фатирга, … кирәк-яракларын алуга, транспортка һәм башкаларга киткән акчаны язып бару мөһим.

ХУҖА

Шулай ук киләчәктә … әйбер алу, ял итү өчен билгеле күләмдә акча җыю турында да онытмаска кирәк.

КЫЙММӘТ

Әгәр бер үк вакытта бик күп әйбер сатып алырга уйласагыз, аларның …. алдан ук төзегез.

ИСЕМ

Үзегез өчен өй календаре булдырыгыз һәм анда түбәндәге мәгълүматны языгыз: сатып алынырга … әйберләр, туганнарның туган көннәре.

ТИЕШ

По окончании выполнения заданий 18 – 32 не забудьте перенести свои ответы в бланк ответов № 1.

4 нче бүлек

Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Сорауларына җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

Мин укый торган мәктәпнең тарихы бик бай. Анда танылган кешеләр укыган. Безнең мәктәптә күңелле чаралар, очрашулар, спорт ярышлары үткәрелә.

… Ә синең мәктәбең нинди? Сиңа мәктәбегездә нәрсәләр ошый? Син ничек укыйсың һәм нинди чараларда катнашасың?

Татар теленнән бердәм республика тестын бәяләү системасы

Тыңлап аңлау биремнәре өчен текстлар

Сейчас Вы будете выполнять задания по аудированию. Каждый текст прозвучит 2 раза. После первого и второго прослушивания у Вас будет время для выполнения и проверки заданий. Все паузы включены в аудиозапись. Остановка и повторное воспроизведение аудиозаписи не предусмотрены.

Задание 1

Вы услышите четыре коротких диалога, обозначенных А, Ә, Б и В. Определите, где происходит каждый из этих диалогов. Используйте каждое место действия из списка 1-5 только один раз. В задании есть одно лишнее место действия. Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу.

У Вас есть 20 секунд, чтобы ознакомиться с заданием.

Диалог А

А: Гафу итегез, бүген «Шүрәле» ролен кем уйный икән?

Ә: Кызганычка каршы, белмим шул. Мин программа алырга өлгермәдем әле.

А: Миң дә алмадым. Спектакль башланганчы аласым килә.

Ә: Мин программа сатучыларны уң яктагы фойеда күргән идем.

А: Рәхмәт, хәзер шунда барам.

Диалог Ә

А: Хәерле көн! Сездә Әмирхан Еники хикәяләре бармы?

Ә: Хәерле көн! Әйе, бар. Сезгә кайсы әсәре кирәк.

А: Мин «Мәк чәчәге» хикәясен укырга телим.

Ә: Татарча укыйсызмы? Әсәрнең рус теленә тәрҗемәсе дә бар.

А: Мин татарча укыйм.

Ә: Хәзер алып киләм. Бераз гына көтегез.

Диалог Б

А: Исәнмесез! Төшке ашка нәрсә тәкъдим итәсез?

Ә: Исәнмесез! Бүген токмач борчак ашлары пешердек, карабодай һәм бәрәңге быламыгы да бар. Ит һәм балык ризыклары күп төрле.

А: Миңа токмач ашы һәм карабодай белән балык бирегезче.

Ә: Яхшы. Ә чәйне нәрсә белән эчәргә телисез?

А: Мин лимонлы чәй яратам.

Ә: Ярый. Ашларыгыз тәмле булсын!

А: Рәхмәт!

Диалог В

А: Исәнмесез! Сездә 3 көнгә бер кешелек буш бүлмә бармы?

Ә: Исәнмесез! Әйе, андый бүлмәләр бар. Сезгә кайсы вакытка кирәк?

А: Бүлмә миңа түгел. Германиядән килгән дустыма кирәк. Ул унынчы ноябрьдән унөченче ноябрьгә кадәр шәһәребездә булачак.

Ә: Ярый. Бүлмәгә бронь ясау өчен, аның паспорт мәгълүматлары кирәк булачак.

А:. Мәгълүматлар бар. Дустым җибәрде инде.

Ә: Алайса, менә бу анкетаны тутырыгыз.

А: Яхшы.

Задание 2

Вы услышите пять высказываний. Установите соответствие между высказываниями каждого говорящего А – Г и утверждениями, данными в списке 1 – 6. Используйте каждое утверждение из списка 1 – 6 только один раз. В задании есть одно лишнее утверждение. 

Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу. У Вас есть 30 секунд, чтобы ознакомиться с заданиями.

Сөйләүче А

Алар күп төрле була. Без алар белән рәсемнәр, картиналар ясыйбыз. Бер төсне икенчесе белән кушсаң, тагын да матуррак өченче төс килеп чыга. Минемчә, аларны һәр бала белә һәм файдалана. Ә рассамнар өчен алар төп эш коралы булып тора.

Сөйләүче Ә

Аның белән һәркем таныш. Укучылар аларны дәресләрдә файдаланалар, зурлар үз эшләрендә кулланалар. Һәркем кирәкле мәгълүматны шунда язып бара. Аның зурлары да, кечкенәләре дә, калыннары да, юкалары да була. Без математика дәресләрендә шакмаклыга, ә рус һәм татар теле дәресләрендә буйлыга язабыз.

Сөйләүче Б

Ул – кечкенә тартма. Ул бик күп төрле була. Аны һәр мәктәп укучысы белә. Укучылар карандаш, каләм, бетергеч һәм линейкаларын шунда саклыйлар. Аның формалары төрле. Гадиләре дә, уенчык сыманнары да була. Ул – бик уңайлы һәм укучыларга кирәкле әйбер.

Сөйләүче В

Алар – белем чыганагы. Кечкенәләр дә, зурлар да аларны укыйлар һәм күп мәгълүматлар алалар. Аларны сату өчен махсус кибетләр дә бар. Аларның төрләре бик күп. Маҗаралы әсәрләр язылганнары да, шигырь җыентыклары да, рәсемлеләре дә, рәсемсезләре дә була.

Сөйләүче Г

Ул кечкенә китап кебек, ләкин анда язарга ярый. Ул мәктәп укучыларында була. Анда укучылар өй эшләрен язалар. Укытучылар билге куялар. Әти-әниләр билгеләрне аннан белә алалар.

Задания 3 – 8

Вы услышите разговор двух друзей. В заданиях 3 – 8 обведите цифру 1, 2 или 3, соответствующую выбранному Вами варианту ответа. Вы услышите запись дважды. У Вас есть 60 секунд, чтобы ознакомиться с заданиями.

Әмир: Сәлам, Лилия!

Лилия: Исәнме, Әмир! Син кая ашыгасың?

Әмир: Тукталышка. Түгәрәккә соңга калырмын дип куркам.

Лилия: Нинди түгәрәккә?

Әмир: «Яшь эколог» түгәрәгенә.

Лилия: Түгәрәк кайда була соң? Мин мәктәптә андый түгәрәк барлыгын белмим.

Әмир: Ул «Балалар үзәге»ндә эшли. Моннан ике тукталыш ераклыкта.

Лилия: Ни өчен җәяү генә бармыйсың?

Әмир: Соңга калырга куркам. Өйдән соңрак чыкканмын. Автобуста тизрәк барып җитәчәкмен. Син каядыр китәсеңме?

Лилия: Юк, дустымны каршы алырга барам. Ярты сәгатьтән аның поезды киләчәк.

Әмир: Дустың кайда яши?

Лилия: Мәскәүдә. Ул безгә кунакка килә. Без көзге каникулны бергә үткәрергә телибез.

Әмир: Син тимер юл вокзалына автобуста барачаксыңмы?

Лилия: Әйе.

Әмир: Ничәнче автобуста барачаксың?

Лилия: 63 нчы автобуста барырга телим.

Әмир: Әнә ул килә. Әйдә, шуңа утырабыз. Ул минем тукталышка кадәр дә бара.

Лилия: Яхшы, әйдә.

1 нче таблица

ҖАВАПЛАР

Биремнәр

Дөрес җавап

Биремнәр

Дөрес җавап

1 Диалоглар

1524

17

2713486

2

62315

18

МЕҢГӘ

3

3

19

РАЙОНЫНДА

4

2

20

ИСЕМЕ

5

2

21

ГАСЫРДА

6

3

22

АРЧАДАН

7

1

23

ЯШӘГӘН

8

3

24

УРТАСЫНДА

9

1

25

ЕЛЛАРДА

10

1

26

ФАЙДАЛЫ

11

2

27

МӨМКИНЛЕК

12

2

28

КЕРЕМЕ

13

1

29

ХУҖАЛЫК

14

2

30

КЫЙММӘТЛЕ

15

2

31

ИСЕМЛЕГЕН

16

1

32

ТИЕШЛЕ

Шәхси хат язу биремен бәяләү критерийлары

3 нче таблица

К

Бәяләү критерийлары

3 балл

2 балл

1 балл

0 балл

К1

Коммуникатив бурычны үтәү

Эш тулысынча башкарылган: 3 сорауга да тулы җавап бирелгән. Мөрәҗәгать итү, саубуллашу һәм имзалау фразалары дөрес сайланган.

Алынган хатка рәхмәт белдерелгән

Эш башкарылган: 3 сорауга да җавап бирелгән, әмма берсенә бирелгән җавап тулы түгел. Хат стилен бозган 1  2 төгәлсезлек бар һәм/яки 

алынган хатка рәхмәт белдерелмәгән

Эш өлешчә башкарылган: 2 сорауга гомуми җавап бирелгән, әмма 1 сорауга бирелгән җавап тулы түгел яки бер сорауга гомумән җавап юк. Хат стилен бозган 3 яки күбрәк төгәлсезлек бар, итагатьлелек формалары сакланмаган

Эш башкарылмаган::2 сорауга җавап бирелмәгән яки текстның күләме тулмый

К2

Текстны оештыру

Текст логик эзлеклелектә төзелгән һәм абзацларга бүленештә хаталар юк; тел чаралары дөрес кулланылган; хатның төзелеше язма этикет нормаларына туры килә

Текст, гомумән алганда, логик эзлеклелектә төзелгән, ләкин логик бәйләнешләрдә һәм/яки абзацларга бүленештә яки хатның төзелешендә 1  2 төгәлсезлек бар

Текст төзелешендә логик эзлеклелек сакланмаган; язма текст төзелешендә 3 яки күбрәк хата бар, яки хатның төзелеше язма этикет нормаларына туры килми

К3

Текстның лексик-грамматик төзелеше

Коммуникатив бурычны үтәү өчен кирәк булган төрле лексик һәм грамматик чаралар файдаланылган (текстны аңлауга зыян китермәгән 1-2 төгәлсезлек рөхсәт ителә)

Текстны аңлауга зыян китермәгән тел чараларына караган хаталар бар (3  4 тупас булмаган хата рөхсәт ителә) яки тел хаталары юк, ләкин артык гади лексик һәм грамматик чаралар кулланылган

Текстны аңлауга зыян китермәгән тел чараларына караган хаталар бар (5  6 тупас булмаган хата рөхсәт ителә) һәм/яки текстны аңлауга зыян китерә торган 1  2 грамматик хата бар

Текстны аңлауга зыян китерә торган хаталар 6дан күбрәк

К4

Орфография һәм пунктуация

Орфографик һәм пунктуацион хаталар юк, яки текст эчтәлеген аңлауга зыян китерми торган 1  2 хата бар

Текст эчтәлеген аңлауга зыян китерми торган 3  4 орфографик һәм пунктуацион хата бар

Текст эчтәлеген аңлауга зыян китерә торган орфографик һәм пунктуацион хаталар 4тән күбрәк

Шәхси хат язу биреме К1-К4 критерийлары буенча тикшерелә. Максималь 10 балл алырга мөмкин.

Текстның эчтәлеге биремгә туры килмәсә (язма хат характерында булмаса, тәкъдим ителгән сорауларга җавап урынына башка мәгълүмат язылса, тәкъдим ителгән хат күчереп кенә язылса) бу бирем өчен 0 балл куела.

Хатның күләме 40 сүздән ким булса, К3 һәм К4 критерийлары буенча максималь балл куелмый.

Эшнең күләмен билгеләгәндә, беренче сүздән алып соңгысына кадәр (шулай ук адрес, язылу вакыты, имза да) исәпкә алына. Хатта укучы үзенең чын исемен, адресын күрсәткән очракта эш тикшерелми.

Рус телендә гомуми белем бирүче оешмаларның рус төркемнәрендә IX сыйныф укучыларына татар теленнән  бердәм республика тесты

ТЕЛДӘН ҖАВАП БИРҮ ӨЛЕШЕ

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Татар теленнән бердәм республика тестының телдән өлешен үтәү өчен, һәр укучыга 15 минут вакыт бирелә. Моңа җавап бирергә әзерлек өчен каралган вакыт та керә.

Татар теленнән тестның телдән җавап бирү өлеше укучыларның телдән сөйләмен тикшерүне максат итеп куя һәм 2 биремне үз эченә ала: 1 нче бирем – диалогик сөйләмне тикшерү; 2 нче бирем  монологик сөйләмне тикшерү.

Алдагы биремне үтәп бетергәч кенә, киләсе биремне үтәү башлана ала. Җаваплар аудио- һәм видеоязмага языдырылып бара. Куелган коммуникатив бурычларны тулысынча үтәргә, төгәл һәм анык итеп сөйләргә, планнан читкә китмичә җавап бирергә тырышыгыз. Бу очракта Сез балларны күбрәк җыя алачаксыз.

Уңышлар телибез!

*****

Единое республиканское тестирование

по ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ для обучающихся, изучающих татарский язык в русских группах общеобразовательных организаций  с русским языком обучения

УСТНАЯ ЧАСТЬ

Инструкция по выполнению работы

Время, отведенное на выполнение устной части тестовой работы – 15 минут на каждого ученика.

Устная часть тестовой работы состоят из двух заданий: речи. 1-е задание – для проверки навыков диалогической речи; 2-е задание – для проверки навыков монологической

Каждое последующее задание выполняется после окончания предыдущего задания. Ответ ученика записывается на аудио- и видеозапись. Постарайтесь полностью выполнить поставленные коммуникативные задачи, говорить ясно и чётко, не отходить от ситуации и следовать предложенному плану ответа. Так Вы сможете набрать наибольшее количество баллов.

Желаем успеха!

Сез җиңел атлетика буенча спорт секциясенә йөрүче укучы буларак сораштыруда катнашасыз. Сорауларны игътибар белән тыңлагыз һәм тулы җаваплар бирегез. Һәр сорауга җавап бирү өчен, сезгә 40 секунд вакыт бирелә.

•        Сез ничә ел җиңел атлетика белән шөгыльләнәсез?

•        Сезгә спортның бу төре ни өчен ошый?

•        Ярышларда яшь спортчылар да катнашамы?

•        Сезнеңчә, хәзерге яшьләр спортның кайсы төрләренә күбрәк игътибар бирәләр?

•        Сезнең тренерыгыз нинди кеше?

Көндәлек тормышыгыз турында сөйләгез. Әзерләнү өчен, сезгә 2 минут бирелә. Текстны сөйләү өчен, 2 минут вакыт каралган.

Сөйләмегездә түбәндәге мәгълүматлар да булсын:

•        Иртән мәктәпкә ничек әзерләнәсез?

•        Сез нинди дәресләр укыйсыз?

•        Өй эшләрен кайчан әзерли башлыйсыз?

•        Сез ничек ял итәсез?

Телдән сөйләмне бәяләү критерийлары

Диалогик сөйләм (максимум – 6 балл)

Диалогик сөйләм

Баллар ( максимум 5 балл)

1-5 нчы сорауларга җаваплар

1 балл.

Сорауга тулы җавап бирелгән; фонетик, грамматик, лексик  төгәлсезлекләр  җавапны аңлауда кыенлык тудырмы.

0 балл.

Сорауга җавап бирелмәгән

ЯКИ  җавап бу сорауга туры килми,

ЯКИ  җавап 1 сүз яки сүзтезмә белән генә бирелгә,

 ЯКИ  җаваптагы  фонетик, грамматик, лексик төгәлсезлекләр җавапны дөрес аңларга кыенлык тудыра.

Монологик сөйләм (максимум – 7 балл)

К

Бәяләү критерийлары

3 балл

2 балл

1 балл

0 балл

К1

Коммуникатив бурычны үтәү

Бирем тулысынча үтәлгән: коммуникатив максатка ирешелгән, тема тулысынча ачылган (соралган 4 бирем дә  үтәлгән). Укучы 10-12 фраза әйткән.

Бирем  үтәлгән: коммуникатив максатка ирешелгән, тема тулысынча ачылмаган ( 1 биремгә җавап юк). Укучы 8-9 фраза әйткән.

Бирем  өлешчә үтәлгән: 3 бирем  тулы үтәлмәгән,

ЯКИ

1 бирем, гомумән, үтәлмәгән,

ЯКИ 1 бирем генә тулы үтәлгән, 3 бирем өлешчә генә яктыртылган. Укучы 6-7 фраза әйткән.

Бирем үтәлмәгән: 2 бирем үтәлмәгән  яки текстның күләме 5 яки кимрәк фразадан тора.

К2

Сөйләмне оештыру (К4)

Текст логик эзлеклелектә төзелгән һәм төгәлләнгән текст буларак формалаштырылган. Кереш һәм  йомгаклау фразалары бар.

Текст, гомумән, логик эзлеклелектә төзелгән. Ләкин кереш ЯКИ  йомгаклау фразасы төшеп калган.

Логик эзлеклелекне бозган 1-2 төгәлсезлек бар.

Текст төзелешендә логик эзлеклелек сакланмаган;  яки кереш һәм йомгаклау фразалары юк. Текст төзелеше итагатьле  кагыйдәләрен боза.

К3

Сөйләмне тел ягыннан оештыру

(К5)

Текстны оештыруда кулланылган лексик  берәмлекләр, грамматик формалар һәм фонетик яңгыраш татар сөйләменә туры килә. 4 тупас булмаган лексик-грамматик яки 3 тупас булмаган фонетик төгәлсезлек  рөхсәт ителә.

Текстны аңлауга  зыян китермәгән тел чараларына караган хаталар бар.  5 лексик-грамматик хата  яки 4 тупас булмаган фонетик төгәлсезлек бар.

Текстны аңлау кыенлашкан.  Хаталар саны күп: эчтәлекне аңлауга зыян китерә торган 6  яки күбрәк лексик-грамматик хата бар, яки  5 яки күбрәк фонетик хата бар.

Тест эше өчен түбәндәге билгеләр куела:

0-19 балл –  «2» ле билгесе;

20-39 балл –  «3» ле билгесе;

40-55 балл – «4» ле билгесе. Искәрмә: бу очракта укучының тыңлап аңлау һәм сөйләм биремнәренең һәрберсе өчен 5 яки күбрәк балл җыярга тиеш. Әгәр укучының тыңлап аңлау һәм сөйләм  биремнәре өчен баллары 5 тән кимрәк булса, «3» ле билгесе куела.

56-67 балл –  «5» ле билгесе. Искәрмә: бу очракта укучының тыңлап аңлау һәм сөйләм биремнәренең һәрберсе өчен 8 яки күбрәк балл җыярга тиеш. Әгәр укучының тыңлап аңлау һәм сөйләм  биремнәре өчен баллары 8 дән кимрәк булса, «4» ле билгесе куела.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Новое и интересное на сайте:

  • Егэ по татарскому языку 2022
  • Егэ по татарскому языку 11 класс
  • Егэ по татарски
  • Егэ по сути 4 буквы сканворд
  • Егэ по русскому языку что можно использовать

  • Добавить комментарий

    ;-) :| :x :twisted: :smile: :shock: :sad: :roll: :razz: :oops: :o :mrgreen: :lol: :idea: :grin: :evil: :cry: :cool: :arrow: :???: :?: :!: